Логотип Казан Утлары
Хикәя

КОЯШЛЫ ИҖАТ

Үзенең бетен гомерен милли матбугатка, әдәбиятка багышлаган гүзәл шәхесләр бар Бу айда үзенең олы юбилеен билгеләп үтүне Кояш Тимбикова да әнә шундый якты язмышлы әдипләребездән берсе. Кояш Закир кызы Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туган. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авы сы мәктәпләрендә укып ун класс тәмамланганнан соң. 1954—1959 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. аннары егерме елга якын (1959—1979) «Азат хатын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы секретаре булып эшли 1979—1982 елларда ул — «Казан утлары» журналының җаваплы секретаре хезмәтендә. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифас ын оашкара К Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре — очерк характерындагы журналисток язмалар һәм хикәяләре белән көндә лек матбугатта 1959 елдан күренә башлый Алплмыилынчы елларда Татарстан. Башкортстан газета-журнал- ларында. Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Кояш безгә елмая» (1962). «Тылсымлы таяк» (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда «Зәңгәр күлмәк» исемле хикәяләр һәм «Күңелләргә күләгә төшмәсен» исемле очерк китаплары дөнья күрә Тагы бераздан. 1971 елда. «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре — «Синең өчен» дигән повесте урнаштырыла. Аннан соңгы елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр («Сөлге булсын бүләгем». «Шикәр Гайшә». «Таяныч». «Ут» һ б.). КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган «Агым уртасында» археологлар турында «Тәңкәле тау» һәм мораль-этик проблемаларны күтәргән «Кышкы талпыну» «Ярлар биек» һ. б. исемле повестьларын иҗат итә. К. Тимбикованың очерк, хикәя һәм повестьлары тупланган ике дистәгә якын китабы басылып чыкты Аның аерым әсәрләре рус һәм башка кайбер милли телләргә дә тәрҗемә ителгән. Без Кояш ханымны олы юбилее уңаеннан кайнар котлыйбыз һәм укучыларга әдибәнең яңа әсәрен тәкъдим итәбез.

 

НӘФЕСЛЕ НӘФИСӘ

 Нәфесенә кол булса, солтан да—колның колы Нәфесенә хуҗа булса, кол да солтаннан олы. Халык сүзе в.—акындагы яна талпынышның ни икәнлегенә Нәфисә, һич көтмәгәндә, трамвайда гапләшеп баручы хатыннар сүзен ишеткәч «-wZb кенә төшенде. Арадан берсе ап-ачык әйтте. « ..үлемтеккә. дигән булып, акчаңны кассага сала күрмә! Хәзер бөтен кеше ни бар байлыгын йорт-мазар. гараж, кибет шикелле корылмалар сатып алуга кертә» Ул кысан бүлмәләренә кайтып егылганда көн караңгыланган, гамак ачыккан, хәл беткән, әмма күңел дигәне көр иде. Ире Габделбәр, гадәтенчә, кәнәфидә йокы симертә. Нәфисә каударланып чишенә башлаган иде. 1 үтеннән саллы гына төен дерелдәп идәнгә төште. Шул тавыш, кирәкмәгәнгә, Габделбәрне уятты да инде. Җитмәсә, акча төене нәкъ аттың борын төбенә барын туктаган иде. Ир кеше күзен ачып җибәрүгә. Бусы ни тагы9 — дип сорап куйды. — Акча! диде Нәфисә Бөтен кассалардан каердым да алдым. Без генә, сарыклар кебек, берни белми ятабыз икән бит. Халык саклык акчаларын барлап, кирәкмәгән нәрсәләрен сатып, кузгалмый торган әйбер җыя икән. Акчаларны алмаштырырга, кассаларны банкротлыкка чыт арын бетерергә торалар икән Син бит әле безнең ул саклык акчаларны үлемтеккә дип тота идең?.. Габделбәрнең сораулары һавада әләген калды Сиңа сөйләп горган мин җүләр!—дип чәпченә-чәпченә. Нәфисә коридорта чытып китте. Алар шушы, өй дисәң, өй түгел, фатир дисәң, аңа да охшамаган әлеге ун-унбиш метрлы бүлмәдә егерме еллап бергә яшәделәр Башта тулай торакка дип кенә урнашканнар иде. Ул елларда Казанга төзүчеләр бик кирәк булды. Төзелешкә килгән кешене кире бормадылар. Тулай торакка да кертәләр, паспортка мөһер дә сугалар Шулай да торакның бер ягы кызларныкы, икенчесе егетләрнеке иттереп бүленгән. Кереп-чыгып йөрергә рөхсәт юк. Алай-болай өйләнешүчесе табылса, аңа тулай торакта яшәргә рөхсәт ителми иде. Язмыш дигәнең гел канунда күрсәтелгәнчә генә барып чыкмый икән. Бу торак таг ылар да акрынлан тәмам буталып беттеләр: кызлар янына яраткан егетләре керен куна башлады, аннары өйләнештеләр, балалар таптылар. Гаиләлсләр янында яшәүне өнәмәгән буйдаклар мондый бүлмәләрдән китә горды Шул рәвешле Нәфисә белән Габделбәр дә. башкалар да, рөхсәтле-рөхсәгсез дигәндәй, яшьлек бүлмәләрендә картаеп га баралар инде Кайсылары бер. кайсылары ишле үк балалар үстерделәр. Инде алары да кайсы-кай тарафка китеп урнашты Хәзер яшьлек бүлмәләрендә пенсия яшендәгеләр боегып утыра Ире белән сөйләшүне мәгьнәсезгә чыгарып. Нәфисә күрше бүлмәдәге Разыя янына керде Ул да монда бер кыз үстереп, аны кияүгә озатты. Үзе ялгыз тына яшәп ята. Синең бүлмә җәннәт кебек. Разыя! - дип килеп керде Нәфисә Безнең Габделбәр, каравылыннан кайтуга, сузылып ятын йоклый башлый да, сулыш алырлык та һава калдырмый — Соң, форточкаңны ачып ал! — Разыя күршесен алга уздырды.— Әйдә, вакытың булса, чәй куям! — Куярсың куюын. Мин әле сиңа зур киңәш бирергә кердем: кассалардагы акчалар яна икән. Халыклар кузгалмый торган мал алырга керешкән. — Анысы ни тагын? — Җиргә береккән мал: йортлар, бакчалар, мунчалар, кибетләр, акчан җитәрлек булса, хәтта завод-фабрикалар... Ә-ә, алай икән! Аңладым. Әйдә, ала бирсеннәр! Бездә андый акча юк бит. Әнә шул айлык пенсиягә карап горам инде Бер яктан керә, икенче якта чыга — биргәненә мең шөкер! — Кешеләр фатирларын да саталар, ди. _ — Артыгы булган кеше сатадыр инде. Минем, бу бүлмәне саткач, нием кала? — И-и, гомергә томана булдың! Соң. безгә шул шае эшләп, мондый гына бүлмә тиешме? — Нишләдең син, Нәфисә? Әле бит шушы бүлмәләрдә бишәр-ал- тышар кыз гөрләп, шатланышып яши идек. Аннары, үзебезгә генә калгач, ирләребез белән торырга рөхсәт бирелгәч, сөенечтән нишләргә белми йөрдек. Хәзер менә берүзем калдым. Миңа тагы ни кирәк9 — Син әллә телевизордан дөньядагы адәм балаларының ничегрәк көн күрүен бер дә карамыйсынмы? Кеше булган кеше, шушы коридорлардан үтеп, сыңар бүлмәгә кайтып керергә тиешме9 Ә? — Тауга карап тау булып булмый, диләр, күршекәем. Мин үзем әүвәлдә күргән нужаларымны уйлан ятам да. бүгенгесенә шөкерана кылып тик йөрим. Бу томана хатынны үз ягына аудара алмаячагына өмете өзелә барганны сизгәч. Нәфисә соңгысын әйтеп салды: — - Бергәләп йөрү җайлы ул, әллә аерым фатирлар сорыйкмы, дигән идем. Ул башлыклар каршында, япа-ялгыз калчаеп басып торганчы, береңне-берең куәтли-куәтли талашуы җиңелрәк ул. — Әнә, ирең белән йөр!—диде Разыя Миңа бу бүлмәм җәннәт белән бер. Сәламәтлек кенә булсын. Инде алтмышка барганда йорт-җир алмаштыруны йорт иясе дә өнәмәс. Алла сакласын, картлык көнендә яңа өй сайлап йөри, дип кеше көләр. Миңа теге якка — мәңгелеккә әзерләнергә вакыт Балалар да шушы тирәдә генә, киләләр-китәләр. Өем җылы, якты— биргәнеңә мең шөкер! Разыяның кайнар чәен дә эчмичә, дулап чыгып китте Нәфисә. Туры килгәндә Габделбәрен дә җитәкләп, ул киреләнгәндә, ялгызы гына да фатирлар бүлә торган башлыклар янына сукмак салды ул. Кайчак бик тузынып: — Ордер алмыйча бүлмәгездән чыкмыйм, карт башым белән яшьләр тулай торагында яшәр тәкатем калмады, аерым фатир бирегез! —дип. бик яман кыланды. Кешесенә карап тәмле теллеләнергә дә өйрәнеп китте. — Бер җаен тапсагыз, буш итмәс идем, минем Әстерхан ягында туганнарым бар, балыкчылар, кара уылдык җибәрәләр. «Җибәрәләр» дигәне — көлке инде, әллә каян килеп чыккан бер очраклы хәл генә. Казанда кунар урын тапмагач, «чыбык очы тал башы» дигәндәй бер хатын көзен боларга кереп яшәгән иде. Казанда сатарга алып килгән уылдыгыннан «чеметеп» кенә күчтәнәч биреп калдырды. Нәфисә шул сәер ризыкны, үзе авыз итәргә дә кыймыйча, суыткычында саклый. Андый затлы ризыкларны «зур урындагылар» өстәлләреннән төшермәскә тырышалар икән. Тик Казан кибетләрендә уылдыкның карасы сирәк була, замана гадәтеннән төшеп калмаска теләүче «бөек» затлар исә аны. мен бәясенә төшереп булса да кулдан алырга әзерләр, ди Нәфисәгә бит ул нәмәрсә бөтенләй бушка килеп керде —фатир алырга ярдәм итсәләр, һич кызганып торасы түгел. Кайсысына төртергә икәнен чамаларга гына кирәк, ялгышмаска! Хата җибәрмәс өчен исә күбрәк йөрергә, сорашырга, киңәшергә, күбрәк кеше белән аралашырга туры килә Иренеп ятсаң, яңа фатир алу түгел, яшәп ятканыңнан сөреп чыгарулары да бик ихтимал. Хәзер шундый замана Төрледән-төрле башлыкларның ишекләре төбендә йөри башлавының беренче баскычында Нәфисә әнә шундый нәтиҗәләр ясады. Иртәдән кичкә кадәр чабып, арыпталып кайтып керә дә төннәр буе йоклый алмый ята. Ишеткәннәреннән йомгаклаулар чыгара, икенче мәртәбә очрашуында кемгә, нинди сүзләр әйтәчәген, ниндирәк язулар әзерләп барачагын билгели. Таң беленүгә, Нәфисә трамвай тукталышына ашыга, фатирлар өләшә торган оешмалар ягына китеп югала. Ни булса — шул: уылдык савыты да бушады Нәфисәнең, акча төене дә шиңде, шулай да аңа тел-теш тидерерлек түгел, кулында җәһәннәм чокырында яңа салынган йорттан бер бүлмәле фатир кәгазе бар. Бу беренче тырышлыгының, әллә ни озак көттермичә, шатлыклы нәтиҗә бирүе аны тагын да зуррак табышлар артыннан йөрергә канатландырып җибәрде Фатир чиратындагылардан ишеткән хәбәрләре дә Нәфисәнең җаный өр-яңа тырышлыкка дәртләндерә иде. Әйтик, бер ир үз машинасында чуашлар ягына барып арзанлы бәрәңге җыеп кайта икән дә, бәрәңге уңмаган якта, өчләтә файда калдырып, сатып йөри һәр әйләнеше 6—7 миллион саф табыш бирә, ди. Ул чүпрәк-чапрак сатып баручылар кыйссаларының очына да чыгарлык түгел, алары тәмам череп баеп, шәһәрнең әллә нинди кибетләрен, гаражларын үзләренеке иткәннәр дә шулардан һәрдаим миллион-миллион мал савып яталар икән. Нәфисә бу хәлләрнең һәммәсеннән гыйбрәт алды: бер бүлмәле фатирга сөенеп яшәр чак түгел, ул өйне җиһазлыйсы да бар бит әле Өр-яңа бүлмәгә яшьләр тулай торагына тыгынчыклап тутырылган шаламалар- ны илтеп куймассың бит! Димәк, акча табарга, дистә миллионнар белән генә исәпләнә торган җиһазлар булдырырга кирәк1 Бу хакта уйлый- уйлый Нәфисәнең башлары чатный башлады. Яңа табылган бер сердәше әйтте: «Башың чыдамаганны аяклар тарта Аптырама, әйдә минем белән Төркиягә!..» Чит илгә чыгу өчен әүвәл махсус паспорт кирәк икән, анысын булдырырга - акча. Моңарчы җыелганы очкан инде, пенсияне вакытында китермиләр, ирнең хезмәт хакын көттереп кенә бирәләр Нишләргә? Ул ашар өчен бүлеп куелган акчаны янга калдыру әмәлен эзләргә тотынды. Моңа да өйрәттеләр. Корсагына май үсүчән кешеләрне ашаудан биздерә торган дару чыккан икән Бу хәбәр Нәфисәгә дә ярап куйды. Габделбәрнең эчендә, шәт. бер пот артык май бардыр. Үзе лә авырсына. Мөгаен, теге даруны гына эчеп, ашарга дигәнне янга калдырырга әллә ни кирәкмәс — Ярар соң! диде Габделбәр Алай бик кирәк булгачыннан Аның иң кирәге сәламәтлек! дигән булды Нәфисә Әнә әме- рикәннәр муен чокырларына каз йомыркасы куеп карыйлар, ди Чокырда каз йомыркасы тормый башласа, симергәннән санала, ди дә тиз-тиз әлеге даруны гына эчеп, ашамыйча яши башлыйлар, ди Иренә бу тәкъдимне ясаганчы Нәфисә янга күпме акча каласын да исәпләгән иде инде ябыктыра торган дару 200000 сум тора, ә Габделбәрне ашатырга 300000 сум китә Ай саен — чип-чиста йөз мең тәңкә җыелып барачак. Тәвәккәлләп тотындылар Беренче көнне Габделбәр аны-моны әйтми генә ятып йоклады Икенче көнне дә. ябыктыргыч сыеклыкка ризалашып, кәнәфигә янтайган иде. бер-ике минуттан торып, суыткыч янына китте Син нәрсә берни дә пешермәдеңмени'’ дип бакырды Бир әле акча, тавыкфәлән булса да алып керим, ул тиз пешә Ничек инде? Ябыгырга тиеш бит син?! — Умырып-умырып ит ашыйсым килсә дәме? Ач торып үләр хәл юк! — Соң, мин бит синең сүзгә ышанып, икс йөз меңлек дару алып куйдым. — Куйсаң, эч үзең!.. Янга калдырырга дигән акча икеләтә чыгым ясауга китереп, Габделбәр элеккегә караганда да күбрәк ит сорый, сыра эчә, теге дару исә исраф мал булып баксып утыра. Аны бит кире илтеп тапшыра алмыйсың инде! Гарьлеген кая куярга белмичә Нәфисә тагын шул Разыя бүлмәсенең ишеген шакый, аһ-зарын аңа түгә: — Кара инде син минем алашага: нинди затлы даруны әрәм итте! — ди. - И-и Нәфисә, сез киткәч, миңа күңелсез калыр инде,— Разыяның үз хәсрәте хәсрәт.— Егерме ел бергә туганнар кебек яшәдек. Сезнең бүлмәгә ниндирәк кеше китерерләр инде тагын?.. — Мин әле аны башкага бирү ягында түгел, артыгы булмас. Безнең яшьтә ике кешегә — бер бүлмәле квартир—әллә ни зур мал түгел. Кешеләр әнә өчәр катлы ташпулатлар салалар! — Нәфисә, әйтергәме-юкмы, дип уйлап алды да тагын өстәде: — Әле мин дә Яшел Үзән ягына чыгып киткән юл өстеннән бер урын карап кайттым. Теге фатирны алгалаганчы, шуннан йорт салырлык җир дә эләктереп калам, алла боерган булса! Нигә? Әллә без кеше түгелме?.. Разыя аны-моны аңлап та җитмәде, сорарга да өлгермәде, коридорда: «Әй, кайсыгыз — Нәфисә? Әйдә, киттек!»—дигән тавыш ишетелде. Теге чуаш бәрәңгесе җыеп йөрүче ир-ат икән. Нәфисәне ярдәмче итеп алган. Аның тавышын ишетүгә, Нәфисә чыгып чапты: «Уф-ф. оныта язганмын! Хә-әзер, хәзер!»—дигәне генә ишетелеп калды. Шул чыгып китүеннән соң шактый көннәр күзгә-башка күренми торган иде. Нәфисәнең бәрәңге сатып кайтуы—тагын бер мәзәк. Ул ишеген ачканда, ире өйдә юк иде. Буш бүлмәдә үзалдына сөйләнеп бераз йөр- гәләнде дә тагын күршесенә кагылды. Разыя аны, гадәтенчә, ачык йөз белән каршылады: «Әйдә, әйдә, уз!—диде.—Чәем дә әзер, үзеңне дә бик юксынган идем әле. Ходаем, башка якта яши башласагыз, бик сагынырмын инде...» Чәй табынында Нәфисәнең теле чишелеп китте. Сәүдәләренең ничек узуын әкият итеп сөйләде — Аллага шөкер, сигезәр миллион саф табыш керде керүен,— дип башлап китте дә тагын өстәде.— Алай да теге шуфир-мөртәт алдады мине. Бер поселокта танышларына алып керде. Мине мунчага кыстадылар. һәйбәт мунчадан баш тарта аламмы инде мин?! Кереп киттем пуфылдап, шәт ике сәгатьләп маташканмын. Күңелем булды, бөтенләй изрәп киттем. Алай да мунчадан чыга- чыгышлый ук ишегалдындагы машинабызның әрҗәсенә күз салдым: малай, телсез калам дип торам. Бушаган да калган әрҗә! Төбендә генә бәрәңгесе. Мин юк арада, кимендә, дүрт-биш тоннаны шуыткан теге кабахәт. — Әстәгъфирулла! — Разыя куллары белән кирегә ымлап куйды.— Булмас ла, канатым! Үзеңне шундый эшкә алып чыккан кеше турында алай яман уйлама, булмас! — Ә-әй! Сиңа аңлатып буламыни ул сәүдә юлын. Акчаның иманы юк, диләр сәүдәгәрләр. Ул синең кебек намаз иясенә дә хезмәт итә, кеше үтерүченең кесәсенә дә лып ята. Акча ул. җаныем, иманыңнан яздыра. — Алла ярдәм бирсен инде! Берүк сакланыбрак йөр! Бу юлга чыкканыңнан бирле үзең дә бик талчыгып-үзгәреп киттең әле... Әллә, бул- маса, ташлыйсыңмы соң? — Юк инде, малай, ни калган гомеремне дә хәерчелектә үткәрер хәлем юк! Бөтен тишек-тошыкларымны чыштырдап торган акча белән дыңгычлап тутырмыйча туктамыйм! — Ярар, ярар! Күңелең тартып тора икән, сабырлыгың җитә икән — бирсен Ходай! — Әйдә, җүләр. син дә! Чакырып торучысы булганда, кем баюдан баш тарта инде? Әйдә, киләсе атнада тагын чуашлар ягына чыгып китәбез. Миңа иптәш тә булырсың. Гел ир-ат арасында туйдыра. Сүгенәләр. аракы эчәләр Эчкәндә мине дә кыстыйлар Салкын кичтә кунар урын булмаса. авыл читендә генә кунабыз, жылыныр өчен әзрәк капмый да булмый... — И-и Нәфисәкәем. анысыннан саклана күр! Җылынырга киемнәрен бетмәгән, калынрак киемнәр алып чык юлга! - Разыя күршесенең төп соравын җавапсыз калдырмас өчен «кырт» кисте—Мине кыстама, ике аягымның берсен дә атламыйм. Ни булганы җитәр: балалар үзләренә- үзләре таба, миңа пенсиям җитеп ашкан, ни барына — бәрәкәт бирсен! Шул чәйләреннән соң Нәфисә шактый күзгә-башка күренми торды Аның коридордан ашыгып узып йөрүләрен генә ишетеп кала иде Разыя Аңлашыла: яңа фатирга күчү мәшәкате артыннан да йөрергә кирәк, сату-алуларын да туктатмый инде ул. өстәвенә, утарлык җир эләктерергә, бу бүлмәне дә үзләрендә калдырырга җай эзли бит әле ул Кемнедер таба, кайсындыр көтеп тора, башкасының өенә барып күчтәнәчен-фәлә- нен бирә — бөтенесе артыннан гел үзе генә йөгерә Габделбәргә, каравылыннан кайткач, ашарга булсын да. ятып йокларга булсын башкасында кайгысы юк. Язга таба Нәфисәнең эшләре тагын да арта төште. Беренчедән, өй салу өчен дип, каерып алган ун сутыйлы җиргә бәрәңге утыртырга кирәк иде. Бу зур мәшәкатьләр турында ишеткәч. Разыя «аһ» итте — И-и Аллам, ничекләр казып, утыртып бетерерсең аны? Яшь чакта да арып хәлдән тая торган идек, алтмышка барганда, ник яңарттың ул бәлане? — Казып йөрмәм әле! Акчаң булса, ярты сәгать эчендә әйләндереп бирәләр аны,- диде Нәфисә — Әй Ходаем, аның бит әле утавы, өюләре дә бар Ничек очлап чыгарсың? Икегезгә ике капчык бәрәңге җитә. Казучыга биргән акчаңа әзер бәрәңге генә сатып алсаң соң!9 — Бәрәңге быел гына утыртам мин. Көзен сатармын да. җәен җыйган материаллардан йорт салдыруга тотынырмын! Үзебезгә салып өлгертә алмасам да курыкмыйм: аз гына урыныннан кузгатып куйсам, төзелеп бетмәгән килеш тә сатып җибәрергә була. Нигез ташын гына куйганнар да йөзәр миллионга сатып җибәрәләр — белдеңме?! Башта бик батыраеп тотынган булса да. Нәфисә утыртылган бәрәңгесен вакытында тәрбияли алмады. Әле. Әстерханга барып уылдык алып кайтты, әле Мәскәүдән чүпрәк-чапрак ташыды сәүдәне туктатмады Бушаган арада бакчасына күз салган иде, аны ерып чыккысыз алабута баскан, өяргә җай калмаган булып чыкты «Ярар инде, ни булганын көзен казып алырмын!» дип ният кылып куйды ул. Әмма көзен дә җир аны шатландырмады бер рәт буенча казып чыкты Нәфисә —ник бер генә бәрәңге күренсен! Бары да сапка үсеп, кыргыйланып беткән. Калганын казып та тормады. Ярар. Зур эшләр артыннан йөргәндә, бәрәңгенең уңмавы өчен генә кайгырып утырып булмый. Нәфисәгә аннан зуррак, баш белән эшли торган мәшәкатьләр дә җитәрлек. Элек яшәгән бүлмәне дә үзләрендә калдырыр өчен аңа гомер иткән иреннән юри генә аерылып торырга киңәш бирделәр. Габделбәре кычкырып караган иде дә. кичке ашка бер яртыны алып кайтып, әйбәтләп сыйлагач, ризалашты тагы Хөкем залларына йөреп-нитеп тормыйча ансат кына аерылдылар Ул кәгазьне алганда да Нәфисәгә шактый гана «төртергә» туры килде. Ә-әй! Олы эш хакына бср-ике миллион төртү әллә ни түгел инде Хәзер у л акчага бүлмәне ала аласыңмы соң? Юк! Ә сатарга теләсәң йөз миллион бирәчәкләр! Бу четерекле эшне түгәрәкләгәч. Нәфисә җиңел сулап куйды Мин хәзер азат хатын! диде ул Разыя бүлмәсенә кереп утыргач Уф-ф! Әйдә, чәеңне куй әле. Тыныч кына чәйләп утырыйк' Минем бит хәзер ярты хуҗалыгым — теге фатирда, Габдебәрем — монда, әйберләребез дә кайсы-кая таралышып ята. Тегендә дә, монда да төенчекләр өстендә яшибез... — И-и, әйдә, күрше, уз, утыр, рәхәтләнеп ял ит! — Разыя аны ачык йөз белән каршылады. Түрдән урынын бирде. Әнә, башымны куеп торыйм, дисәң, кәнәфигә сузылып ят! Әле генә үтүкләп япмасын ябып куйдым, мендәр тышымның да чипчистасы, шикләнмә! Ят, ял ит! Бик арыгансың, сизелеп тора. Сузылды да ятты Нәфисә. Разыя бүлмәсенең саф һавасы, чиста каша- галары, йомшак ятагы — һәммәсе җанга әйтеп кенә аңлаталмаслык тынычлык иңдерә кебек. Нәфисә соклануын яшереп тә тормады: — Җәннәттә менә шушындый бер бүлмә бирсәләр, мин бик риза булыр идем, Разыя,—диде. — И-и Нәфисә-күршекәем! Ул җәннәт дигәненә ирешер өчен, кыямәт көннәрен кичерәселәр бар бит әле. Өлкәннәр әйткәннәр: үлем үзеннән әүвәлге хәлләргә караганда авыр вә үзеннән соңгы хәлләргә караганда җиңелдер, дигәннәр. Бу фанилыкта кылганнарыбызга имтихан тотасы- лар бар... — Ярар, алай бик тирәнгә алып китмә әле син! — Нәфисә яткан җиреннән Разыяның кер кунмаган пәрдәләрен, тузан тимәгән җиһазларын күзәтеп чыкты.— Кара әле, минем сиңа бер сүз бар: беләсеңме, миңа тиздән Әстерхан хатыны килә. Шулай сөйләшкән идек. Уылдык алып килә ул. сатарга. Тик, уйлап-уйлап торам да — мин аны кайда асрармын соң? Мондагы бүлмәне Габделбәр ат абзарына әйләндереп бетерде, яңа фатирны бөтенләй җиһазлаганыбыз юк, өстәл дә, урындыклар да алмаган, караватын әйтмим дә инде. Йозагын гына алмаштырган идек — шул килештән тик тора. Гел теге утар ягына кирпеч ташыйм, такта, шифер юнәтеп йөрим. — Мин ничек ярдәм итә алам?—дип сорады Разыя. — Әнә шул Әстерхан хатынын синең янга кертеп торсак, ачуың чыкмасмы? — И-и, ник аны сорап утырасың инде,—диде Разыя.— Тартынмаса- гыз, барыгыз да килегез дә керегез, канатым. Кулымнан килгәнчә сыйлармын, теләсә, әнә, караватыма ук ятсын, анысын ошатмаса, кәнәфине көйләрмен... Нәкъ шулай булып та чыкты. Күтәрә алган кадәр уылдык алып килгән Әстерхан хатыны кайтты да егылды, кайтты да егылды Разыя кәнәфиенә: — Уф-ф арыдым!—дигән сүзе теленнән төшеп тормады. Көннәр буе кара уылдык алучы бай гаиләләр эзләп йөрде.— Чеметеп-чеметеп кенә алалар, бер завод директоры гына өч килолы төргәкне берьюлы алды. Казаныгызда байлар аз икән,— дип зарланды. — Бәлки ул ризыкны өнәп бетермиләрдер?—дип тә сорап карады Разыя.— Татлымы соң ул, тозлымы? — Тозлы,—диде сәүдәгәр хатын.— Мин сиңа берәр йөз граммлы банка калдырырмын дип ниятләгән идем дә-ә... Алучысы очрады, каһәре. Алучы барында тагын тыелып кала алмадым инде, авыз иттергән булыр идем югыйсә. Бу «кунак»тан соң тагын берничә тапкыр Нәфисә кешеләрен кун- дырыпкундырып чыгарды әле Разыя. Барысы да аның бүлмәсенең җылы. якты, саф һавалы, чиста, рәхәт булуына сокланып, рәхмәтләрен укып киттеләр. Әй шатланды Разыя, әй сөенде: күршесенең шундый мәшәкатьле чагында кулыннан ярдәм күрсәтә алу — аңа җан рәхәте иде. Тик монда кунак-төшемле көннәр еш булып тормый, сәүдәгәр халкы— ут белән бер, кичтән килеп керәләр дә таң беленмәстә чыгып китәләр. Аларга синең тәүлек буе өф-өф иттереп кенә кабарткан камырың ни дә, тавык шулпасына гына белбелдәтеп-күпертеп алган токмачың ни?! Хаптор-хоптыр капкалыйлар да чыгып йөгерәләр. Сөйләшеп утыру түгел, әйткән рәхмәтләре дә ишек ярыгына кысылып кала. Корбан таете көнне, Разыяга мәчеткә бергә йөрүче хатын мул гына иттереп сарык ите китергәч, һәйбәт пылау пешереп. Нәфисәне дә чәйгә чакырырга ниятләде. — Әйдә, бәйрәм көнне бераз ял ит! Корбан итеннән генә затлы ризыклар әзерләдем,— диде. Кермәсән. риза-бәхил түгелмен Ярар, әйтүеңә рәхмәт, хәзер керәм. диде Нәфисә. Тик табын янындагы сөйләшүләре Разыя күңеленә ошап җитмәде Башта матур гына башлап та җибәрделәр. Разыя белгәннәрен укып, әрвахлар рухына догалар да багышладылар Нәфисә дә битен сыпырып ыспай гына утырды Тик чәй эчүгә, пылау ашауга күчкәч, сүзләре тагын Нәфисәнең адәм акылы җитмәслек мәшәкатьләренә барып тоташты — Эшем күп, дип гадәти генә сөйләп киткән иде Нәфисә. - Әле менә теге аерым фатирга күчкәнче аңа бераз үзгәреш кертергә булдым: аның бәдрәфе белән юыну бүлмәләре аерым-аерым ясалган. Уйлап- уйлап тордым да. миңа ни пычагыма аерым бәдрәф’! Юыну урынына гына кыстырып куям да теге унитазны өстәмә бер бүлмә ясыйм Анысы янында караңгы бер бүлемтек бар, икесен бергә кушсаң, кечкенә генә сәке әмәлләргә була. Менә дигән йокы бүлмәсе дигән сүз бит бу! Аннан да узыбрак уйласаң, миңа бирелгән бер бүлмәле фатир ике бүлмәлегә әйләнде дигән сүз! Менә бит ул, Разыя-малай. башыңны эшләтсәң! И-и канатым! Ничекләр бу кадәр остарып киттең син. ә? — Йокыларым качты инде качуын, гел әле анысын, әле монысын исәпләп, шуны булдыру турында баш ватам И-и канатым, зиһенеңне чуалта күрмә инде, Алла сакласын. Чуалмый, акча белән вакыт кына таррак, әле тагын теге утар җиренә сугыласы бар, берәү шифер ышандырды: әгәр сүзендә торалса, ярты бәясенә генә төшә, боерган булса! Ходай җиңеллекләр бирсен! Ничекләр иттереп ерып чыгарсың? Габделбәр булыша күрсен инде? Юк, малай-җаным, ул хайван бөтенләй баш тартты миңа шушы бүлмә җитеп ашкан, ди. Берәүгә дә ышанырга калмады, үзем бар да. акча бар. Ну, Разыя-малакаем. бу юлга бер кергәч, аңладым: акчага бөтен нәрсәне булдырып була икән. Эрерәк сан сугылган кәгазеңне күрсәтсәң, министрның үзе шифереңне ташып куяр кебек тоела хәзер миңа, валлаһи менә! И-и. мин бер дә алай яшәмәдем шул. — Сип үзеңне яшәгәнгә санама да инде, малайкаем, юк ул. син кешенең ничекләр иттереп рәхәт яши алганын башыңа да китерә алмыйсың. Аны сөйләп, аңлатып та булмый. Яшәү рәхә(ен тояр өчен күпме кирәк, шул хәтле акчаң булсын! Акчаны санап тормыйча гына, аның бетүеннән курыкмыйча т ына көн итәргә! Аннары ул тагын сүзне үзгәрт ге. Кара, онытып торам, бу татлы ризыкларың белән зиһенем томаланды. Әле чакырмасаң да. кереп, киңәш итәсем бар иде бит теге Әстерхан хат ыны кил.» Килсе-е-ен. килсен! диде Разыя Әйдә, әнә аның урыны гел түрдә! Ашыгуын ашыгучан ул. барыбер миңа бер күңеллелек ясап ала. Кыстыбыйлар пешерермен, алла теләсә, токмач басармын. Килсен, син бер дә борчылма' Бу юлы бик озак тормас. Мин сөйләшеп куйдым монда. Бө1ен уылдыгын үзем генә сатып алам да. аныкыннан да арттырыбрак башкаларга озатам Разыя төшенмичәрәк торды И-и. тагын үз өстеңә мәшәкать алып каласың икән инде?! Ахмак булма: файдасын аңа белдермим ич мин, акчасы үземә кала! Әстәгъфирулла! Мин сиңа канчан әйт тем биг акчаның иманы юк! — И Нәфисә, шул сүзеңне бер дә яратмыйм. Теге юлы ишетмәмешкә салышып үткәргән идем инде, бусында килешеп куйыйк әле: шаяртып та әйтмә бүтән, яме?! Иман кадәр иманны алыштырырлык нәрсә юк бу дөньяда! — Ярар, ярар!—дигән булды Нәфисә Мин бит шаяртып кына. Күпме тырышуымны күреп торасың, һаман җитәр чиге күренми бит каһәр сукканның. Теге утар өе салынып ята, аңа йөрер өчен машинасы да кирәк бит инде аның. Алам, боерган булса. Арзанлысы да бар аның, бераз тотыла төшкәнен алсаң, арзангарак төшә икән. Алам. алам. Теге Әстерхан хатынын да машина белән барып каршылармын әле. Өлгерә алсам .. Разыяга бусы бөтенләй көтелмәгән яңалык иде: — Кара, син машина йөртә беләсеңмени? -дип сорады. — Әй. беркатлы да инде син, күрше! Әйттем бит: акчаң булса, әллә ниләр майтарып була. Мин бит кышын курска йөреп алдым. Бөтен хикмәтләренә төшенү юк инде ул, иллә мәгәр, акча төрткәч, тиешле документын ялт иттереп кулыңа тоттыралар Азапланып укып йөрүчеләр тиешлесен генә түләделәр, мин — ике миллион чамасы тоттым Машина алган көнне Нәфисә Разыя бүлмәсенә уттан качучы җәнлек кебек елдырып килеп керде. Сәламен бирергә дә онытты — Разыя, карале, ни дип аңлатырга да белмим, миңа акча кирәк булып чыкты бит әле,— дип шаккатырды. Ике сүзнең берендә: «Акчага теләсә кайсы министрны сатып алам!»— дип йөрүче Нәфисәнең пенсиягә генә яшәүче Разыядан ярдәм соравына сәер иде сәерлеккә. Тик, ни дисәң дә, дөнья бит бу. нинди кеше башына ни генә төшми. Разыя бер дә аптырамады. — Сиңа бит миндәге ише вак-төяк кенә җитмидер инде, Ходаем,— дип, борчыла ук башлады.— Менә янымдагысы. Бичара пенсионерның ике-өч йөзлек тотып торуын күргәч. Нәфисәнең йөзе яктырып китте: — Җитә-җитә! Миңа бит бу алай-болай кәгазен яздырганда кирәге чыкса, дип кенә буш йөрергә ярамый. Машинаның үзе өчен түләдем. Башка акчам әмерикән долларына әйләндерелгән. Ишек саен «төрткәләп» йөргәндә дә доллар әрәм итеп булмый бит. — Ә-ә, ярый, үзең беләсеңдер.— Разыя, ниһаять, күршесенә акчалата да ярдәм итә алганлыгына сөенеп бетә алмады—Мин әле кичә генә алып кайтып куйган идем. Бу айда пенсияне вакытында күчергәннәр, рәхмәт төшкерләре! Шул сиңа насыйп акча булгандыр. — Мин аны озак тотмыйм. Әле, шул долларга тимәс өчен генә соравым. Әстерхан хатынын озаткач, тагын чуашлар ягына барып кайтабыз, капчыклап акча булырга тора. — Бирсен Ходай! Рәхәте белән, бәрәкәте белән керсен! — Бәрәкәте-ние шушында инде, малайкаем! Әле менә утар өенә җитәрлек бүлеп куйган идем дә тагын артырга тора: йорт салучылар мунчаны өйгә үк тоташтырып салырга, җылылык торбасын мунча аша үткәрергә киңәш бирделәр. Киңәшләре бик акыллы, бик кирәкле. Алай иткәндә торбалар күбрәк кирәк. Анысы бик кыйбат. Белми идем: метр- лап-фәлән йөртелми, малайкаем, килолап исәплиләр. Ул бит тимер дә чуен. Шуннан чамала инде аның бәясе күпме артканын. Разыя кара кайгыга батты: — И-и Аллам, ничекләр табыштырып бетерерсең? Кем күтәрешер, кем табышыр? — Акча! Башка берәүгә дә ышаныч юк. бөтенесен акча эшли. Габделбәренә дә ялынмыйм, малайга да, киленгә дә «мунча як әле!»—дип ялынасылары алда, боерган булса! Борыннарына борыч сибәм әле барысының да! — И-и Нәфисә. Ходай ярдәменнән ташламасын инде, уйламаганда, әллә нинди мәшәкатькә чумдың да куйдың ничек ерып чыгарсың? Габделбәрне ризалаштырырга тырышып кара әле? Мин дә әйткәләрмен. Җүләр булма! Ике поты бер тиен. Ул бөтенләй алкашлыкка чыгып бара инде, миңа ачуланган була, хайван! Имеш, карт көнендә мин аны буйдаклыкка чыгарганмын, имеш, мина гына күп кирәк. Нәселләрендә күренмәгән байлык кулга керергә торганда, әллә нинди изгелеккә чыкмакчы, имеш, аңа акча кирәкми, имеш, аның байлыгы күңелендә. Имеш, мин барыбер хәерче, күңелем ярлы. имеш, минем Нәфисә бик ямьсез иттереп хахылдады Бай булса, ятсын инде шул иске кәнәфигә капланып, минем, әнә, долларларны салырга яңа чемодан кирәк! — Әстәгъфирулла! Ходаем, рәхмәтеңнән ташлама бәндәләреңне! Нә- фисәкәем. алдыңны-артыңны карап йөри күр! Акчалы кешеләрне үтереп тә киткәлиләр икән бит. Алла сакласын! Әйтмәгәнем булсын' — Бары да мин дигәнчә булыр, күрше, кайгырма. Габделбәрнең дә каршыма килеп инәлер чаклары — алда! Әле менә паспортка пичәтләр суктырасы бар. теге яңа фатирга теркәлүне дә. утар җирен дә тәртәсенә кертеп куярга кирәк Кайсын алдан ясарга гына белмим: өй салырга җирне бушка алдым бит мин. өйсез кешеләр рәтеннән. Әгәр яна гына фатир алганымны белсәләр, тарталар да алалар. Торыр урыны булганнарга бик кыйммәткә сатып кына бирәләр җирне Теге уылдык алган хатыннан киңәш сорыйсым бар, тик аның янына буш кул белән барып булмый. Әстерхан кунагы килсен инде' Нәфисә бу сүзләрен, Разыяга аңлатудан бигрәк, үзе өчен, алда торган эшләрен барлау йөзеннәнрәк сөйләнде кебек. Аннары, ничек килеп кергән булса, шундый ук каударлану белән чыгып та китте — - Ну, малайкаем, кулың җиңел була күрсен! Машинага китәм бит!— диде.— Алып, теге ачык мәйдандагы машина саклагычларга илтеп куям да. гараж артыннан йөрергә тотынам, боерган булса. Үз гаражы булмаган кешенең машина асрап ягуын яратмыйм мин — Хәерле сәгатьтә!- диде Разыя Рәхәтен күрергә язган! Волгоград поезды килеп җитәргә тиешле сәгатыә Разыяның өс кияү бүлмәсе кебек җыештырылган, өстәленә кершәндәй ак эскәтер җәелгән, ашы кайнап чыккан, токмач салуны гына көтеп утыра, газ мичендә үрдәк бәлеше хуш ис бөрки иде. Бары да әзер, рәхим итегез, сәүдәгәр кардәшләр! Кунак-төшемне, таныш-белешне шушылай иттереп әзерлек белән каршылау Разыя канына сөйләп кенә аңлатып булмый торган бер ләззәт бирә. Аңардагы бу күтәренкелек әллә каян сизелеп үк тора хәрәкәтләр җитез, күзләре ялтырап яна. йөзен елмаю балкыткан Аларның торагында аш-су әзерләү бүлмәсе коридорга бер генә Үз бүлмәсе белән аш-су ягын мең генә урамагандыр ул. Шунсыз булмый да бит: итле шулпаны ашарлык хәлгә китергәнче генә дә күпме караштырырга туры килә?! Бәлешне дә. нәкъ Разыя теләгәнчә, кояш нурында кызартып алгандай ит тереп пешертергә теләсәң, мич капкачын мең ачып, мең дә бер ябасың. Менә Разыя да шулпа астындат ы утын басып, мичендәге бәлеш өстенә дымлы чүпрәк ябып, инде эшләрен тәмам түгәрәкләгәндәй итеп, кабат коридорга чыкты Бүлмәсенә җитәм дигәндә генә күрше ишектән Габделбәр күренде. Нихәл, күрше, исәнлек-саулыкмы? Ярый. Разыя, үзең ни эшләр бетерәсең? Гел сер бирмәскә тырышса да. Габделбәрнең өстенә карауга Разыя аны кызтанып куйды. Элекке гайрәтле ир-атның эзе дә калмаган. И-и Габделбәр! Алланың биртөненә мең шөкер укып тик ятам инде мин. Ходай сәламәтлектән генә аера күрмәсен! Анысы гпула-ай, дип сузды Габделбәр Аның үтеп китәргә дә исәбе бар иде дә, Разыя сорап калырга булды Карале, Габделбәр. Нәфисә сәгать кичәләрдә кайтырга булды ул? Габделбәргә хатыны турында сөйләшүдән дә авыррак хәл юк. Шулай да гомер буе телгә килешми, бик тату яшәгән бу күршегә орды-бәрде генә җавап та кайтарып булмый Ул эчендәген ихластан ачып салды. — Уфф Аллам!—дип тирән сулады да тезеп тә китте Син барын да белеп бетермисендер шул: безнең тормышның яме кит ге бит. Разыя Миңа кайчан кайтуларын әйтеп тормый ул хәзер. Аннан-моннан әйткәләсә дә, дөрес булмыйгйә ялганлый, йә чамасына туры китереп бетерә алмый Ул бит хәзер мең жирдә мен кешегә бәйләнгән. Берсеннән ала. икенчесенә сата, каршылый, озата, төзетә, төзәттертә ниләр генә кыланмый бит ул?! Сүзнең озынгарак китүен сизенеп. Разыя күршесен бүлмәгә алып керде: Монда басып тормыйк, әйдә, бераз хәл алырсың, дип. түренә уздырды. Габделбәр аның җылы, якты бүлмәсендә, чыннан да. иркен сулыш алып җибәрде. Сүзләре дә җанлырак яңгырый иде: — Менә бит! Күз тимәсен, гөлләр кебек яшәп ятасың! Син безнен бүлмәне кереп күр: эт оясы да аннан ягымлырак булыр иде. валлаһи! Ә-әй. бүлмә генәме соң?! Үземне карт көнемдә буйдаклыкка чыгарды. Гарьлегемнән кая барып бәрелергә белмим хәзер. Аерылсаң-нитсәң дә яшь чакта кирәк икән ул. — Алай ук әйтмә әле.— Разыя аны бүлдерми булдыра алмады.— Мин бит сезнең юри-малый гына аерылуыгызны беләм Аны. зурдан кубып, телгә алма инде син, Габделбәр! Санаулы көн тиз үтә ул, яңадан да язылышырсыз... — Язылышуда гына да түгел бит хикмәт Син аның ниләр кылануын күр: тормышны уйлау юк, өйне җыештыру юк. аш-су пешерү юк. бөтенләй әллә нишләде бит ул. Тышкы кыяфәтенә кадәр үзгәрде, өстенә карарга чиркангыч. Кем инде, шушы яшендә, чит илнеке, кыйммәтле, дип. киндер чалбар белән күн тужурка киеп йөри, йә? Нәфислеге нәфескә әйләнде. — И-и Габделбәр, без бит гомер буе—төзелештә, гел генә теге комбинезон дигәнне киеп йөрдек. Шуңа күрә минем аңа бер дә исем китми Аннары чалбар ул юл кешесенә бик җайлы, бөгелсән-сыгылсан да. чабуым күтәрелгәндер, дип. кайгырып тормыйсың. — Кем кушкан аңа юл йөрергә, ә? Ние җитмәгән? Эт чаба. дип. бет чабамы? — Бераз сабыр ит инде. Габделбәр. Әйдә, замана рәхәтен күреп калсын! Кулыннан килгәч, теләге булгач, тик тырышсын. Үтәр авырлыклар, үзеңә дә рәхәте тияр, Алла теләсә! Әле менә теге Әстерхан хатыны килә, дигән иде. шуны машина белән каршы алам. дип. канатланып йөри «Үзем төшәм вокзалга! Машинамны күрсә, күзе шар була инде!»—дип. кош тоткандай шатланып сөйләгән иде.— Разыя. бу сүзен әйткәндә, шуңа бәйләнеп, хатыннарның кайчанрак кайтачагын белеп булмасмы, дип тә өметләнгән иде. Тик нәтиҗә бөтенләй башкача килеп чыкты. Хатынының машина сатып алуын, инде аңа үзе утырып та йөри башлаганын ишеткәч. Габделбәрнең сөмсере тәмам коелды. — Алганмыни? Йөртә дә башлаганмыни9 - Ул бу сорауларны Разы- яга бирми, үзалдына гына кабатлый иде. Булмады болай булгач, булмады Ул агарынып китте. Куллары, иреннәре калтыранырга тотынды Кире якка борылып, чыгу ягын карады Аш-су әзерләүнең ләззәтен тоеп яшәүче хатыннарның иң зур бер теләге — пешкән ризыгыңның вакытында табынга куелуы, тәмләп, ипләп кабул ителүе. Бары да әзер булгач, аш-суың суынуын тоеп тору — пешекчегә иң зур газап. Минут саен ризыкның тәме китә, бәрәкәте кача сыман. Разыя да бу минутларда шул хәлдә калды Аңа мичтән алып, йомшарыр өчен тастымалга томалап куелган бәлеше дә. белбелдәп утыручы токмачы да, чәй янына куела торган татлы ризыклары да рәнҗидер кебек. Аларны Разыя кешеләргә, җан ияләренә тиң күрә. А ларның үзләрен адәмнәрдән Татыггырып карыйсылары, мактатасылары килеп торадыр. Күпме көтәргә мөмкин? Табынны күпме зарыктырырга була? Ул сабыр хәрәкәтләр белән, үзе өчен булса да, аш бүлә башлады. Матур итеп тезде дә куйды. Аннары ипләп кенә өстәл янына килеп утырды: - Аллаһүмә бәрыкъ ләнә, фи.мә ризык данә вә кыйнә газабәннар!— дип, аш догасын укыды, һәрвакыттагыча анысын үз сүзләре белән дә кабатлады,— Ходаем, ашаган ризыкларыма бәрәкәт бир, ачлык газапларыннан саклый күр, раббым!— Шулпа кабып куйды. Аның тәмен татып торды да. гадәтенчә, шөкер итте:— һай. тәмле булган! Сөбханалла! һай, таман булган!.. Аннары бәлеш телемен мактарга тотынды:— Күр син аның камырының матур булып кызарып чыгуын — Кояшның үзе кыздырган, диярсең! Әй бу үрдәк итенең хуш исләре! Ходаем, үстерүчесенә саулыксәламәтлекләр бир! Уч төбенә сыешлы күкәйдән шушындый да ләззәтле ит хәленә китергәнче ул үрдәккә күпме тәрбия бирергә кирәк бит! Күз алдыма авылыбызның кин Чирмешәне, шунда йөзеп симергән кошлар килеп басты, әй яшьлек, әй ул су буйлары, әй шул иркенлектә уйнап-шаярып узган балачак!.. Разыя бу үрдәк түшкәсен базардан сатып алган иде югыйсә, үзе барыбер дә шул ризыкны булдырган кешегә рәхмәт укыды, иң изге теләкләрен теләде: — Ходаем, киләсе елларда да кош-кортларыгыз мул булып, зыян- зәрәт кичермичә үссеннәр, кулларыгыздан куаныгыз! Мине шулай ризыклы иткәнегез өчен Аллаһы тәгалә меңе белән кайтарсын. Мин түләгән акча берни түгел. Акчаның алтыныннан да мондый бәлешнең бер телемен дә пешереп булмый... Күңеленнән иң матур теләкләр тели-тели, ара-тирә үзалдына сөйләнә- сөйләнә, ризыклардан ләззәт җыя-җыя шактый утырды Разыя. Өрек- йөзем, кара җимеш салып кайнатылган ширбәтен йотып куйгач, ике кулын күтәреп шөкер итәргә, дога кылырга тотынды: — Әлхәмделиллаһи ләди әтәгамәнә. вә сәканә. вә җәгаләнә мин әлмөслимин бирахмәтикә йә әрхамән рәхимин — Ходаем, мине туендырганың, сусавымны басканың өчен, үземне мөэмин-мөселман өммәтеннән яратканың өчен бихисап рәхмәтләремне кабул кылсынчы! Биргәнеңә мең шөкер, ашаган-эчкәннәрем әтиәниләрем. ата-бабаларым, мөэмин-мөселман әрвахларның һәммәсенең өлеше булсын, Раббем!. Шулчак коридорда аяк тавышлары ишетелде Разыя үз коридорында яшәүчеләрне аяк тавышларыннан ук таный Кайсының кайчан кайтып керүен дә белә. Болар — аңа таныш түгел. Үзләре ишлегә дә охшаган, сөйләшүләре дә ят. кычкырып, тәшвишләнеп сөйләшәләр. Азактан арадан бер хатын, барысының да тавышын бастырырлык издереп өзеп салды. Әйттем бит инде: уң якта, сул кулдагы өченче ишек! Дүртенчесендә- ире! Кертеп салыгыз шунда! Күпме интектерергә була, ә?! Бөгеп коридорның моңлы тынычлыгын алган бу тавышларга өй- дәгеләрнең күбесе, ишекләрен ачып, башларын тыктылар. Разыя чыкканда, Габделбәр дә ишегеннән күренде. Тыштан керүчеләр төркеме исә туп- туры нәкъ менә ана Габделбәргә таба киләләр. Аларның икесе милиция киеме кигән, берсе ак халатлы, тагын икесе авыру хәлендәгегә охшаш Ник дисәң, табак кебек түгәрәк битлесенең йөзен аркылы-торкылы марляга ураганнар, икенчесенең бер аягы ап-акка төрелгән, үзен ике яктан җитәкләгәннәр Разыя иң әүвәл табак битле хатынны таныды: И-и канатым. Әстерхан хатыны бит син, әйеме?!—дип. аңа каршы атылып чыкты. Ие, ие! диде тегесе. Әйт әле, аңлат әле шул милициягә! Безне гел чит кеше итеп калдырды. Нәфисәгә дә ышанмый, имеш, ул да Казанныкы түгел, имеш, пропискасы юк... Хәлне ин беренче Габделбәр аңлап алды Барына да тиз төшенде дә, коридорны яңгыратып көлеп җибәрде, өзлексез бер сүзне кабатларга тотынды: — Кертмим, кертмим, кертмим! Валлаһи-билләһи кертмим. Миңа бу чатан хатын ни пычагыма кирәк! Күрегез сез аның кыяфәтен генә, күрегез: дуңгыз көтүчесе дә болай киенеп йөрми, каштор-коштыр киндер чалбар, шыгыр-шагыр күн тужурка. Татар хатыны шулай йөрер идеме, ә? Иманыннан язган нәмәрсә! Әле монда кайткан! Бар, әнә, «бөтен уңайлыклары» булган яңа фатирына кит! Иәисә, әнә, байлар утарындагы өч катлы йортыңа барып ят!—Габделбәр, Разыядан хатынының машина алганлыгын ишеткәч, бик гарьләнеп, бер стакан аракы җибәргән иде. Теле-телгә йокмады:—Инде йортларың гына тар тоелса, әнә, машинаң эченә кереп ят! — Юк бит инде ул машина,—диде Әстерхан хатыны.— Бетте, яньчелде, харап кына итте! — Яхшы булган!—диде Габделбәр.— Шуңа ашкынды инде ул. Габделбәр бүлмәсенә кереп бикләнгәч, Нәфисә телгә килде: — Разыя, күршекәем!.. — И-и, әйдәгез, әйдәгез! Сөйләп торма! Хәлең китәр, әйдәгез!.. Машинада биртелгән хатыннарны йомшак урын-җиргә кертеп салгач, милиция кешеләре дә, ак халатлы шәфкать туташы да үзләренә кирәкле сорауларга җавап табарга дип, Разыяны уратып алдылар: «Бу хатыннарны беләме?», «Кемнәр болар?», «Ник берсе — Әстерханныкы? Ул нишләп йөри?», «Икенчесенең ник пропискасы юк?»—мең дә бер сорау инде. Шактый талкыгач, ниндидер кәгазьләренә кирәкле сүзләрен язып бетергәч, киттеләр. Разыя, Нәфисәне бимазалаудан тыелып, Әстерхан хатыны ягына борылды. Анысының битендә шардай ике күз генә ялтырый да иләктәй авызы күренә. Әллә елмаерга тырыша инде, Ходаем! Ул елмая да, җүнләп сөйләшә дә алмый икән: бөтен бите бәйләнгән. Шулай да, тырыша торгач, Разыяга аңлатты: — Бар, ишек төбендәге теге яньчек машинадан минем төенне альт кер! Мин бит шунын эчендә килгән кеше. Багажникта. Ачкычы монау!— Ул учын җәеп җибәрде.— Берәүгә дә бирмәдем. Анда бит ун миллионлык уылдык!.. Кунагының гыжлый-гыжлый акча санавын ишеткәч, Нәфисә ыңгырашып куйды. Разыя, әллә анысы да берәр күрсәтмә бирерме, дип. күршесе ягына омтылды. Тик анысы һаман күзен ачмаган иде әле. ыңгырашуында гына булды. Ул күңеленнән үзе кичергән хәлләрне уйлап ята иде. Уйлый да уйлый, бер нәтиҗәгә килә алмый иде әле: шактый эш башкарылган бит инде, шуңа үкенергәме?! Юктыр, үкенергә кирәкмәстер. Баш исән! Машинаны төзәттереп тә була, яңасы да әллә ни еракта түгелдер... Нәфисә тырыша-тырыша үз гамәлләрен дәвам итәрлек юллар эзләде. Башындагы кечкенә генә бер күзәнәк аның бөтен уйларына каршы торып маташа: «И-и Нәфисә, бу юлы исән калдың. Шуңа шөкер ит тә акылыңа кил! Үлгән булсаң, кем җирләр иде, үлемтеккә дигән акчаңны да туздырып бетердең, әле Разыяның пенсия акчасын да алган идең бит...» Бу уй аңа үз фикере кебек түгел, Разыя сүзләре кебек тоелды. Әйтә куйды: — Минем бит долларлар бар, Разыя, курыкма!.. — И-и ходаем, саташасыңмы соң. Нәфисә! Тукта, борчылма, белгәннәремне укыйм әле. Ходаем ишетсә, җиңеллек бирер «Йәси-ин, вәл- корьәнен хәким»... Аның моңлы мәкаме авазыннан ике яктагы ике сәүдәгәр тынычланып калды. Шуны гына көткән Разыя. ахшам намазы җитүен тоеп, аулак якка узды, намазлыгына басты. «И Раббем ният кылдым...» Нурлы бүлмәнең өч тарафындагы өч хатынның өчесе өч нияттә иделәр, алда кайсыныкы тормышка ашар?

Март. 1997 ел