Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР КАЗАХСТАН—ТАТАРСТАН ХЕЗМӘТТӘШЛЕГЕ 25 26 август көннәрендә Президент М Шаймиев җитәкчелегендәгеТатарстан Республикасы рәсми делегациясе. Казахстан Республикасы Президенты Н Назарбаев чакыруы буенча, әлеге җөмһүрияттә булды Очрашу вакытында ике республика арасында икътисади, фәнни-техник, мәдәни багланышларны тагын да ныг ы ту турында сөйләшенде. Казахстанга «КамАЗ» йөк автомобильләре, аларга запас частьлар җибәрү, бу машиналарны Казахстанда жыю. Татарстаннан алынган электр энерт иясе хисабына безгә металлопрокат бирү. Казахстандагы нефть ятмаларын бергәләп үзләштерү һ. б мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Визит барышында Казахстанда Татарстан вәкиллеген ачу турында хөкүмәтара килешүгә кул куелды Килешүдә әлеге республикада яшәүче татар диаспорасы мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыру да күз унында тотыла КҮРШЕЛӘР КУЛ КЫСЫША 28 августта Казан Кремлендә Татарстан белән Башкортостан Республикалары арасында «Үзара дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту турында»1ы килешүгә кул куелды Әлеге тантанада Башкортостан ягыннан әлеге тугандаш республиканың Президенты М Рәхимов җитәкчелегендәге хөкүмәт делегациясе. Татарстан ягыннан Президент М Шаймиев. Премьер-министр Ф Мөхәммәтшин. Дәүләт Советы Рәисе В Лихачев һ б. рәсми кешеләр катнашты МӘДӘНИ БАГЛАНЫШЛАР НЫГЫЙ 29 августта Татарстан Җөмһүриятснсн Милли китапханәсен дә Татарстан Республикасы белән Әзәрбайжан Республикасы Мәдәният министр тык лары арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды Документны Татарстан Мәдәният министры М Твишев белән Әзәрбайжан Мәдәният министры Полад Был-Был Оглы үз имзалары белән беркетте гәр Шу гай иген икс республика территориясендә яшәүче халыклар мәдәниятен ирекле һәм тигез хокуклы үстерү гарантиясенә нигез салынды. П БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ КӨННӘРЕНДӘ ВОКЗАЛНЫҢ ЙО1 ЕЛЛЫГЫ 27 августта мәркәзебездә Казан тимер юл "вок талының йөт еллыгы зурлап билге ләп үтелде. Иртәнге якта -Мәскәү Казан» поезды белән Татарстан башкаласына кадерле кунаклар П Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары һәм шулай ук Россия Федерациясенен юллар министры Н Аксененко. «Трансстрой» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры В Брежнев килеп төште Вокзалда аларны ТР Президенты М Шаймиев. Премьер-министр Ф Мөхәммәтшин. Казан шәһәре мэры К Исхаков һ б рәсми кешеләр каршылады. Аннары янар1ылган-төзекләндерелгән тимер юл вокзалын ачу тантанасы булды Камал һәм Качалов театры артистлары тимер юл вокэалынын үткәне белән бүгенгесен чагылдырган, кызыклы шәхесләребезне гәүдәләндергән мавыктыргыч тамаша да күрсәттеләр КАЗАН МЕТРОСЫНА НИГЕЗ САЛЫНДЫ Шул ук көнне Татарстан Президенты М Шаймиев һәм килгән кунаклар, конгресс делегатлары, кин җәмәгатьчелек вәкилләре Казан метросына анын беренче линиясенә һәм тәүге станциясенә нитсә салуда катнаш тылар Свердлов урамында уздырылган тан таналы җыенда Җөмһүриятебез Илбашы шул уңайдан «Киләсе буыннарга Мөрәҗәгать» белән чыкты Аннары әлеге «Мөрәҗәгать» салынган махсус савыт беренче станция булачак урынга урнаштырылды, метро диварынын беренче тимер-бетон коелмасы җир астына төшерелде. Казан метросы Россиядә бүгенге көндә төзелә торган метроларның җиленчесе булачак Тантанада чыгыш ясаган Казан шәһәре мэры К Исхаков. халык фикерен искә алып, элеккеге Куйбышев мәй данының («Кольцо»нын) татар халкының бөек улы шагыйрь Г. Тукай исеме белән аталып йөртеләчәге турындагы шатлыклы хәбәрне ирештерде Тагын шунысы куандыра Казан метросының Тукай мәйданындагы беренче станциясе дә нәкъ менә анын олуг исемен йөртәчәк РЕСПУБЛИКА КОНЕ 30 августта башкалабыз Казанда һәм Татарстанның барлык районнарында Республика көненә багышланган бәйрәм тамаша лары булып узды «Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезтеге турында» Дек та- рация кабул ителүнен 7 с.длыгы II Бөтендөнья татар конгрессы барган көннәргә туры килүе белән икеләтә истәлекле бухты Конгресс делегатлары, килгән кунаклар мәркәзебездә үткән тантаналарда бик теләп катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар Бәйрәм рухы һәркемнең йөрәгенә үтеп керде. милли рух һәм ялкын өстәде — Тышлыктагы сурәтләр-------------------------------------- Тышлыкның беренче би1ендә: «Хәтер» рәссам X Шәрипов картинасыннан фотосурәт БОЛГАРГА СӘЯХӘТ 31 август көнне конгресс делегатлары һәм кунаклар. «Метеор»ларга утырып, Идел буйлап, халкыбызның тарихи бишеге булган шәһрн Болгарга сәяхәт кылдылар. Аларны биредә Спас районы халкы һәм җитәкчеләре бик җылы каршылады. Болгарда күргән һәр нәрсә -Олы манара. Мавзолей. Кара палата. Җәмит ь мәчете калдыклары. кабер ташлары һәм туган як музее һәркемне тетрәндерде Изге җирдә алар борынгы болгар бабаларыбыз рухына дога кылдылар «СӘФӘР» КУНАКХАНӘСЕ ЧАКЫРА Мәркәзебездәге Яшьләр үзәге белән янәшәдә 17 катлы яна бина «Сәфәр» кунакханәсе калкып чыкты Ул халыкара таләпләргә җавап бирерлек итеп төзелгән һәм җиһазланган Кунакханә 129 бүлмәле. 258 урынга исәпләнгән Төркиянен «Одак» исемле төзелеш-сәүдә акционерлык җәмгыяте 19 августта «Сәфәр»не дәүләт комиссиясенә тапшырды һәм ул кабул ителде Кунакханә беренче булып II Бөтендөнья татар конгрессы делегатларына хезмәт күрсәтте ӘДИПЛӘР ДӨНЬЯ ГИЗӘ БЕЗНЕКЕЛӘР —ШОТЛАНДИЯДӘ «Казан утлары» журналынын баш мөхәррире. шагыйрь Равил Фәйзуллин, «Идел» журналыннан язучы Нәбирә Гый- матлинова. журналистсәясәтче Тәлгат Бариев. дипломат-публицист Вахит Юныс. Бөтендөнья ПЕН-үзәгенен чакыруы буенча, август башында Шотландиядә узган 64 нче халыкара конгресста булып кайттылар Дөньякүләм мәртәбәле бу конгресста элеккеге СССР язучыларыннан. безнекеләр белән бергә, фәкать рус. литва. латыш халыклары вәкилләре генә бар иде Татар язучылары Эдинбургта һәм Лондонда үткәрелгән чараларда актив катнаштылар ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР АССАМБЛЕЯСЫ КОРЫЛТАЕНДА Татар халкының Милли Мәҗлесе рәисе — язучы Айдар Хәлим, Татар иҗтимагый үзәге. Милли Мәҗлес. «Иттифак» фиркасы әгъзалары белән берлектә. Төркиядә узган Төрки халыклар Ассамблеясынын IV корылтаенда катнашты һәм «Татар халкынын бөтен дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәжәга- те»н игълан итте Анын чыгышы делегатлар арасында зур кызыксыну уятты Ассамблея, мөрәҗәгать унаеннан. махсус резолюция кабул итте. БАШКОРТСТАНДА ОЧРАШУЛАР Алдагы елларнын уңай тәҗрибәсен искә алып һәм укучыларыбыз белән элемтәне тагын да ньныту максатыннан чыгып. 7 — 14 сентябрь көннәрендә туганлаш Башкортостанның милләттәшләребез күпләп яши торган Шаран. Бакалы районнарында. Туймазы һәм Октябрьск калаларында «Казан утлары» журналы һәм «Сабантуй» газетасы атналыгы үткәрелде Татарстанның халык шагыйре, күренекле драматург — «Сабантуй» газетасының редколлегия әгъзасы Илдар Юзеев. «Казан утлары» журналынын бүлек мөхәррире, язучы Шаһинур Мостафин. Башкортостанның һәм Татарстанның атказанган артисты Фән Вәлиәхмәтов мәктәпләрдә, китапханәләрдә. театрларда, мәдәният йортларында, предприятиеләрдә, җирле газета редакцияләрендә. шифаханәләрдә булып, милләттәшләребез белән очраштылар, әдәби-му- зыкалъ кичәләр үткәрделәр. СӘНГАТЬ ДӨНЬЯСЫНДА ИЛҺАМЛЫ МУЗЕЙ Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә 60 ел тулу унаеннан. биредә анын тарихи музеен ачу тантанасы булды Музейның директоры итеп халкыбызнын сөекле җырчысы— Г Тукай бүләге лауреаты Илһам Шакиров билгеләнде КҮРГӘЗМӘ ҮТКӘНГӘ дәшә «Казан» милли мәдәният үзәгендә рәссам Нияз Хаҗиәхмәт әсәрләреннән торган күргәзмә ачылды «Казан каласы—таш кала» дип исемләнгән әлеге күргәзмәгә анын ике дистәгә якын картинасы куелган Рәссам үз әсәрләрендә Казан ханлыгы чорын, шул замандагы дәүләт әһелләрен чагылдыра