ӘДӘБИ МӨСӘХӘБӘ

Защитник вольности и прав в сем случае совсм не прав Пушкин. алимжан иптәш Ибраһимовның Рәшит казый хакында язылган мәкаләсен укыдым. Галимжан иптәш бабай хакында бик матур вә бик туры бер характеристика биргән Ләкин ул актыкка таба үзенең яза торган төп зур юлыннан әллә кая читкә кереп китеп, шактый гына адашып алган. Менә монда безне туктата торган нокта да шушы адашудадыр. Галимжан иптәш бик аз бер мөнәсәбәт белән «Мулла бабай», «Тормышмы бу?» кеби әдәби әсәрләргә тукталып, аларны «Фазаиле шөһүр». «Кызыл алма»лар белән бер рәттән санап китә, «Бәдәвам»ны укучы карчыклар бетмәгән кебек, бәлки «Тормышмы бу?»дан мәгънә эзләүче карт хәлфәләр әле дә анда- монда бардыр, ди. Мин үзем дә шул «Тормышмы бу?»лардан мәгънә эзләүче бер «карт хәлфә» булганлыктан, бу турыда үз фикеремне әйтеп китәргә мөнасип күрдем. «Карт хәлфәмнең фикерендә, әлбәттә, яшьләр өчен шул көенчә үрнәк булырлык фикерләр булмас, ләкин ул. һич булмаганда, бу мәсьәләнең күтәрелүенә, иләнүенә, бу хакта тәнкыйть вә мөхәкәмәгә юл ачар. Юкса мондый бер мөһим мәсьәләнең болай сүз арасында кузгалып калуы белән генә канәгатьләнеп калырга ярамый. Бу—татар әдәбиятының хаят. мәмат мәсьәләсе. Мин уйлыймын ки «Тормышмы бу?»лардан мәгънә эзләп маташучылар арасында безнең кебек «карт хәлфә»ләр генә түгел, бәлки бәгъзы яшь мөгаллимнәр. яшь шәкертләр дә бардыр. Бәлки аларны да Галимжан иптәшнең язганнары беркадәр аптырашта калдыргандыр «Тормышмы бу?», минем үз карашымда Гаязның әсәрләре арасында иң өстен торганнарыннандыр. Монда реальный тормыш гаять куәтле вә ялкынлы бер шәхси тойгы белән яктыртып мәйданга чыгадыр. Шуның өчен моны «Фазаиле шөһүр»лар белән бер рәттән йөртү татар әдәбияты мөхибләренен йөрәкләрен әрнетәчәк вә аларны шашырып калдырачак бер хәлдер. Садә күңелле бер әхлакчылык белән язылган «Кәләпүшче кыз» һәм «Өч хатын белән тормыш» хакында сүз барса, тагын бер хәл иде Әмма «Тормышмы бу?» кеби тирән мәгънәле, матур телле, бай тасвирлы, чын мәгънәсе белән современный булган бер әсәр хакында мондый сүзләр әйтеп ташлауга нинди мәгънә бирергә кирәк? Әгәр «Тормышмы бу?» вакыты үткәй мәгънәсез бер нәрсә булса. Толстойның «Исповедь» һәм «Воскресение»ләренен дә рус әдәбиятындагы мәгънәләре шулай булырга тиеш иде Аннан соң әле матбугатка чыгып бетәргә дә өлгермәгән «Мулла бабай» кай арада модадан чыгып, мәгънәсез бер нәрсә булып киткән? «Мулла бабай» кеби татар иске тормышының бөтен ягын кочаклаган, һәр төрле типларга, табш ать тасвирларына гаять дәрәжәдә бай булган татар әдәбиятының мәңгелек кыйммәтле хәзинәсе булган олуг бер диңгез хакында мондый сүзләр язу. минем карашымда, татар әдәбиятын бөтенләй инкарь белән бәрабәрдер «Шәкерт абый» «порнография» икән, моның бу җәһәттән яңа гына «Ярдәм» мәҗмугасында чыккан «Гайния»дән нинди аермасы бар? Тегенең ни өчен мәгънәсе калмаган да. бу бик мәгънәле булган? Әдәбиятка бер төрле караш, газетага яки календарьга караган шикелле бер караш була түгелме сон? Теге начар, чөнки былтыр язылган, ә бу шәп. чөнки быел гына чыккан юкса Гаязның соңгы татар әдәбиятының нәмунәсе булырлык әсәрләрен «Кызыл алма» китаплары белән бер рәттән санауның мәгънәсе нәрсә? Галимжан иптәш кеби үзен игътибарлы бер тәнкыйтьче итеп таныткан кешенең тар фикерлекне бу дәрәҗәгә җиткерүе соң дәрәжәдә көенечле бер хәлдер Өсләренә яшьләрне тәрбия кеби мөһим бер вазифа йөкләнгән икән, әдәби Извращение белән шөгыльләнүдер. Галимжан иптәш шаят бу мәсьәләне болай кузгатып кына калдырмас, бу тугрыда әтрафлы изахәт бирер вә безне хәйран булып торудан коткарыр.
Аңларга тырыштык, аңлый алмадык (Галимҗан иптәш Ибраһимовка җавап/ алимҗан иптәшнең «Татарстан» да. № 56. мина жавап буларак язган «Аяларга тырышыгыз» дигән мәкаләсе чыкты Укып мәмнүн булдым Мәсьәлә торган саен кинәя. Миңа да бу мөһим мәсьәлә турысында әйтелеп бетмәгән фикерләрне әйтергә юл ачыла Иң элек Галимжан иптәшнең мәкаләсендә дикъкатьне җәлеп иткән нәрсә әдәбиятны дәверләргә аеру турысында булган шаблончылыктыр Ысу лы жәдидә дәверендә чыккан әдәбиятның һәммәсен бергә куеп, аларны. бер яктан, иске «Бәдөвам». «Тәки гажәп»ләргә, икенче яктан соңгы революция дәвере әдәбиятына каршы кую. мәсьәләне аз гына жентекләп караганда да әсассызлыгы күренеп тора торган бер нәрсәдер Галимжан иптәшнең җәдит дәвере әдәбиятына мисал итеп китергән әсәрләре арасында әдәби кыйммәтләре җәһәтеннән генә түгел, шәкел вә стилләре һәм рух вә мәгънәләре ягыннан да бер-берсеннән шул кадәр ерак нәрсәләр бардыр ки. аларны «җәдит әдәбияты» дип кенә бер почмакка ыргытуга аз гына әдәби зәүкы булган кеше дә разый булмас Мәсәлән. Фатыйх Әмирханның әсәрләре Риза казый хикәяләренә караганда революция дәвере әдәбиятында булган Галимжан Ибраһимов әсәрләренә күп якын торадыр Бу җәһәттән Гаяз үзе дә икегә бүленәдер ки. аның башта төче әхлакчылык рухында язылган «Тәгаллимдә сәгадәт». «Кәләпүшче кыз» һәм «Бай углы» кеби әсәрләре белән соңгы вакытта чыгарган «Тормышмы бу?». «Мулла бабай». «Сөннәтче бабай»лары кеби реальный тормышны тасвир иткән әсәрләре арасында җир белән күк аермасы кадәр аерма күренәдер Бу соңгыларда нинди булса да мәгълүм бер фикер, фәлсәфә сатылмый, гормыш шул булган көйгә тасвир ителә Аларның әдәби кыйммәтләре дә шунда һәм аларның бер дәвердә мәгънәле булып та. икенче дәвердә мәгънәсез булулары мөмкин түгел Риазиәгтәге (математикадагы) хакикәтләр фикер үзгәртүгә карап үзгәрмәгән ике җирдә икс революционер каршында да. революционер булмаган кеше каршында да һаман дүрт булган кебек, әдәбиятның мондый ялангач хакикәтләрдән гыйбарәт булганнары фикерләре, дөньяга карашлар үзгәрүгә карап үзенең иске кыйммәтен, мәгънәсен югалтмыйдыр. Әгәр дә бу мисалда ифратка кителгән дисәгез, тагын да якынрак бер мисал китерик Мәсәлән, бер шагыйрь иртәнге таң ату манзарасын тасвир итеп бер шш ырь язды яки бер рәссам шуның рәсемен төшерде Менә болар: а бер бәһа куйганда һичбер кеше бу әсәрләрнең революционный- мы. түгелме икәнлеген тикшермичә, фәкать сәнгать таләпләрен үтәгәнме, юкмы икәнлеген генә күздә тотачагы бик билгеле бер хакыйкатьтер Әдәбиятта сәнгать өченме, түгелме дигән бик иске бер бәхәс бар Монда без хәзер шул мәсьәләгә килеп төртеләбез Мин бу кечкенә мәкаләдә бу турыда үземнән бер нәрсә дә әйтмичә. Галимжан иптәшнең бу турыда үзен тыңлауны муафыйк күрәм Ул үзенең «Аң альбоммында нәшер ителгән бик мөһим мәкаләсендә бу турыда шушы мофһүмдә бер нәрсә яга «Сәнгать сәнгать өчен түгелме? бәхәсе үзе мәгънәсез бер бәхәс булып, мәсьәләгә һичбер болай килергә ярамый Әдәби әсәрләрнең кыйммәте монда түгел, бәлки хакикәтне дөрес ит герен, матур иттереп күрсәтүдер» ди Шулай игеп Галимжан иптәш реализмны үзенең сон чигенә житкерә торган бер фикер әйтә Аннан соң шул ук Галимжан иптәш бер вакыт кайдадыр, хәтеремдә калмаган. Гаяз хакында язган бер мәкаләсендә «Ике йөз елдан сон ннкыйраз»га зур әдәби кыйммәт биргәннән сон. Гаязның сонгы вакытта «Солдат». «Алдым- бирдем» кеби революция тәэсирендә язган нәрсәләрен яратмаган. Гаяз үзенең чын сәш.нькәрлеген югалггы. вакытлы фикерләргә бирелеп, агитация эшенә кереште» маэмунында язган иде Хәзер шул Галимжан иптәш шуңа капма-каршы булган фикерләр белән мәйданга чьпа. Дөрес, Галимжан иптәш монда үзен йотарга тырышачак мин «Мулла бабай» тарны бөтенләй кыйммәте беткән нәрсәләр дип әйтмим, алар үзләренең тарихи әһәмият гәрен югалтмыйлар, алар хрестоматияләргә керәләр диячәк Ләкин мәсьәлә тиунда, иң элек боларда нинди мәгънә югалсын’ Тукайның «Тан» шш ыре мәңге искерми, мәңге мәгънәсен югалтмый торган бер әсәр булган кебек. I ая шыпмәгкүр «көрләре дә андый югала юрган бер нәрсәгә матик түгелләр. Ботар публицистика түгел, гыйльми әсәрләр түге г Шуның өчен Рәшит Г казыйның вакыйган дә артта калган, вакыты үткән фикерләрен сөйләгәндә татар әдәбиятының мәңгелек хәзинәсе буларак әдәби, шигъри әсәрләрне китереп кыстыруның мәгънәсе нәрсә9 Бу чагыштыруның аз гына әсасы бармы? Аннан соң бу әсәрләрне «Фазаиле шөһүр»ләргә чагыштыру мәсьәләне бөтенләй чыгырыннан чыгара. Галимжан иптәш «Бәдәвам», «Фазаиле шөһүр»ләрне без җәүһәр дип таныйбыз, ди. (Аннан соң китерә дә, боларны хәзер карчыклар гына укый ди). Ә мин әйтәм: болар берсе дә жәүһәр түгел һәм боларнын җәүһәр булмаулары бик борынгы заманда язылуларыннан яки иске фикерләр гәлкыйм кылуларыннан түгел, бәлки әдәби кыйммәтләре булмаудандыр. Юкса юнаннарның миладтан күп элек язылган «Илиада»лары. әллә кайчан эштән чыккан игътикадлар, хорафатлар белән тулы булган хәлдә, бу замандагы бөтен мәдәни телләргә тәрҗемә ителеп, бөтен донья халкы тарафыннан укыла. Безнен «Фазаиле шөһүр». «Бәдәвам»нарның исә әдәби дәрәҗәләре - ноль, алар -чүп. Алар- нын «Тормышмы бу?»лар белән бергә кую. хакикәтән дә, чүп белән энҗене бергә өеп куюдыр. Әгәр «Мулла бабай» искергән, мәгънәсез бер нәрсә булса, Галимжан Ибраһимовның әсәрләре арасында, һич шөбһәсез, иң беренче урынны тоткан «Табигать балалары» да искергән, мәгънәсез бер нәрсә булырга тиеш «Мулла бабаймның бер урынындагы «Шәкертләрнең хозурга чыгуы» дигән бабы «Табигать балалары» белән янәшә куелырга тиеш бер нәрсәдер. Хәлбуки профессор Гордлевский тарафыннан русчага тәрҗемә ителеп «Загородное гуляние шакирдов» исеме белән аерым бер китап хәлендә нәшер ителгән «Хозурга чыгу» «Мулла бабай»дагы шундый хисапсыз күп матур сәхнәләр арасында бер сәхнә вә бу бай картиналар залында бер картина гынадыр В. Либкнехт үзенең дусты Карл Маркс хакында язган хатирәсендә «Марксның һәр көнне укый торган әсәрләренең берсе Данте әсәрләре иде» ди. Соң бу Данте кем? Данте коруне вастедан (урта гасырдан) килгән бер Италия шагыйре булып, анын язган әсәрләреннән иң мәшһүре «Илаһи комедия» дә дөньяда явызлык кылган кешеләрнең ахирәт көнендә ничек газап кылынган- лыкларын тасвир итәдер. Данте үзе дингә ышанучы, католиклар ноктасында торучы бер кеше Әмма Маркс булса, яна материализмны нигезләүче бер кеше булганлыктан, боларнын арасында фикердә аз гына да якынлык булуы мөмкин түгел. Шулай булгач. Марксның Дантега кызыккан җире кайда иде? Шул ук Либкнехтның бәянына күрә. Маркс хакыйки тасвирның, тугры вә матур стил- нең гашыйкы иде. Инде Маркс кебек бер даһи үзеннән 700 ел элек килгән бер шагыйрьнең әсәрен һәр көнне укыгач, без ничек итеп аның бүгенге шәкертләрен әле жүзләре чыгып тә җитмәгән әсәрләрне, иске, мәгънәсез нәрсәләр дип тәкъдим вә аларны укыган кешеләрне «карт хәлфә» дип атау дәрәҗәсенә ирештек Революция дәверендә бер-ике ел эчендә берничә гасыр алга китү шулай буламы? «Бәдәвам»ны хәзер карчыклар гына укый, яки тарих язучылар гына укый. Бу турыда Галимжан иптәш белән безнең арада низаг юк. Ләкин «Тормышмы бу?». «Мулла бабай»ларны фәләннар гына укырга тиеш, фәләннар укымаска тиеш дияргә булмый. Боларны һәркем укырга тиеш, һәм аларны һәркем укый Монда картлык, яшьлек, хәлфәлек, шәкертлек юк Руслар Толстойны, Гогольны укыган мөддәттә, татарлар да Гаязны укыячак. Монда мәгънә эзләп уку. мәгънә эзләмичә уку дигән ике нәрсә булырга мөмкин түгел. Сүз ахырыда шуны да әйтеп китәргә кирәк ки. минемчә, Галимжан иптәш белән безнең арада булган низаг милләтчелек-коммунистлык, яки консерватор- лыкреволюционерлык, вә гомумән сәяси карашта булган бер аермадан килеп чыккан бер нәрсә түгел Галимжан иптәш моны юкка шул почвага тартырга азаплана. Бу чеп-чи әдәби бер бәхәстер. Шуның өчен Галимжан иптәш салкын канлылыкны саклый төшеп. «Лат» «Мәнат»ларны, «Абуҗәһелләрне» ходка куймый торса, тагы да күңеллерәк булыр иде. Галимжан иптәшнең үзенең хосусый, бик артык хосусый булган фикерен бөтен яшь буын укучыларның карашы итеп тәкъдим итүе дә кирәгеннән артык бер җөрьәттер Җамал ВӘЛИДИ. Казан. 7 март «Татарстан хәбарләре» 10 март 1922. № 59(436) Җавап түгел. черк истории образованности и литературы волжских татар исемле * әсәремә «Безнең байраквның 11 номерында Галимҗан Ибраһимовнын тәнкыйдс басылып чыкты Тәнкыйтьче минем китапны басылганчы ук күргән һәм «Безнең байрак»та язган сүзләрен артыгы белән әйтеп миңа мәктүпләр язган, ләкин мин. аның бер фикеренә дә кушылмаганлыктан. аңа карап, китабымны аз гына да үзгәртмичә калдырган вә ана хосусый мәктүпләр белән тиешле җавапларны биргән идем. Менә шунын өчен вә. аннан соң, гомумән, тәнкыйтькә каршы тәнкыйть язу сөйгән бер эшем булмаганлыктан. мин Г Ибраһимовка каршы тәфсилле җавап бирергә теләмим Тик китабымда күзгә бик нык бәрелеп торган бер кимчелек бар ул мокаддимәсез, сүз башсыз чыккан. Хәлбуки мин аны язган идем, ничектер ул басылмыйча калган. Анда китапның төзелеше хакында байтак изахлар бирелгән иде. Менә шуның өчен мин монда мокаддимәдә әйтелгән аерым мөһим бер ноктаны искә төшереп үтәргә тиеш күрдем Китапның әлегә кадәр бездә чыккан тарих һәм әдәбият тарихы китапларыннан бер аермасы анда бездәге иске гыйлем-схоластика дөньясына артык күп урын бирүдер Бу хәл Г Ибраһимовка да ошамаган «Иске дәвернең дәреслекләрен, схоластикаларын тикшереп. Тәфтазаниләрнең «Гакаикыл әшья сабитән» дигән назарияләре хакында озак-озак тукталган хәлдә, ул өч гасыр буенча дәвам иткән борынгы әдәбишигьри хәрәкәт турында бер нәрсә әйтми» Менә тәнкыйтьченең бер сүзендә мәсьәләне чынлап тикшереп карамау һәм китапка өстән генә карау күренеп тора һәрбер дәвернең әдәбияты була, гыйльме була Гыйлем турысында язган, әдәбият зурында язмаган Бу. әлбәттә, бик мантыйкый бер фикер: гыйлем булгач, әдәбият та булырга тиеш, нигә берсен язган да. икенчесен калдырган9 Ләкин тарихта мондый мантыйклар белән әллә кая китеп булмый Анда бигрәк факт белән хисаплашыр! а туры килә Гыйлем белән әдәбият, дөрес, бергә баралар. Ләкин тарихның мәгълүм дәверләрендә, мә! ьлүм урыннарында бу икенең берсе, яки шуларның берәр торлесе иң алга чыгып. икенчеләрен капларга, хәтта аларнын шул дәвердә тоткан урынын ноль дәрәҗәсенә гешерерг ә мөмкин Мәсәлән, борыш ы Юнанстанда әдәбия i ин ки ары дәрәҗәсенә ирешкәндә, фән әле яңа баш күтәреп килә иде Фәнгә зур хезмәтләр иткән гарәпләрдә, рәссамлык һәм һәйкәлтарашлык сәнгате бөтенләй юк иде Иранлыларны искә төшерт өндә безнең күз алдыбызга аның Хафиз. Фирдәүси кебек uiai ынрьләрс килеп басса, америкалыларны хәтергә китергәндә һәр нәрсәдән элек аларнын техникасы, машинасы күз алдына килә Безнең яңгаруга (191 асырның ахырына) кадәр булган дәверебездә нә гыйлем вә нә әдәбият мәйданында һичбер иҗат ыбыз бу лмады Бу чын мәгънәсе белән фикри торгынлык дәвере иде Ләкин иҗадтан катгый назар. халкыбызның шул дәвердәге фикри хәятенә күз салсак, монда гыйлем белән әдәбиятның тоткан урыннары арасында) ы зур аерманы күрмичә мөмкин түгел. Бу дәвер безнең өчен фәкать гыйльми бер дәвер булып анда әдәби хәят бөтенләй юк дип әйтерлек иде Ул вакытның тар. туң гыйльме әдәбиятны бөтенләй таптап сүндер!ән иде Бу дәвердә әдәбият дигән нәрсә, как таковой, һичбер гыйлем йортында урын алмый, һичбер кеше әдәбият юлында үзенә карьера эзләми, һичбер кем әдип вә шагыйрь булырга омтылмый иде Ул вакыт та бер генә идеал бар йә галим булу, дамелла. мөдәррис яки ишан булу Бу заманда бездә хәтта әдәбият дигән истилах та юк иде Әдәбият кына түгел, телнең үзенә дә ихгыяр юк. татар теле хакында сүз дә булыр! а мөмкин түгел, хәт та һәрбер горек геле голама тарафыннан хур вә фәкыйрь күрелә иде Авыл мәктәпләрендә укучы яшьүсмерләрдә әдәби хәят, баш күтәрер-күтәр- мәс. ничек игеп хәзрәтнең, хәлфәнең киез катасы астында тапталып изелгәнлеге хакында мин китабымда шактый озын тукталдым Дөрес, бездә бу дәвердә Һибәтулла ишан. Шәмсетдин суфыи. Кандалый. Мокрый кебек шагыйрьләр чыккалады. Ләкин болар шул кадәр аз. хезмәтләре шул кадәр чикле һәм иттифакый (очраклы) һәм аларнын попу.тярносте шул кадәр юк иде ки. болар! а карап бездә бер әдәби хәят булуга хөкем итү мәсьәләне аңламау булыр иде Әйе. бу дәвердә анда-монда күренгән әдипләр бар. әмма бер әдәби хәят юк иде. бездә. Төркиядә вә хәтта Торкестанда булган профессиональ әдиплек, шагынрь- лек юк иде Моның бик күп сәбәпләре булып, ләкин бу сәбәпләрнең берсе, минемчә, ул дәвердә бездә патшалык вә аристократия сыйныфының булмавыдыр. (Мин моны китабымда да әйтеп киттем). Бездә мирза аталган бер кечкенә груһ булса да, алар, ярым урыслашкан хәлдә, халыктан бөтенләй аерым яшиләр иде Мәгълүмдер ки, элек заманнарда укучы гамма бул.маганлыктан һәм матбагачылык та таралып житмәгәнлектән, әдәбият бигрәк сарайлар тирәсендә, падишаһ, вәзирләр һимаясында туып үсә иде Аннан сон. схоластика һәм дини ортодокслык үзе. табигате белән шигырьгә, әдәбиятка дошман бер нәрсә. Без шуның өчен ислам Шәркының зур шагыйрь вә әдипләрен могтәзилләр (сектант) һәм тәсәвыф- чылар (суфилар) арасында күрәбез Бездә исә боларнын бере дә юк иде Гәрчә бездә суфый вә ишан аталган затлар булса да, боларнын Шәрыктаты дәрвишлек вә тәркы дөньялык (тормыштан йөз чөерү) белән һичбер мөнәсәбәте юк. болар артык жисманый вә дөньяви кешеләр булып, тәсавыфны алар күбесенчә үзләренең дөньяларын төзәтү өчен кәсеп итеп алган кешеләр була иде. Хасил, борынгы ислам Шәркында без бигрәк ике төрле шигъри әдәбият күрәбез: берсе — сарайлар тирәсендә, хөкемдарлар һимаясында җитешкән мәдхи «панегерический» әдәбият, икенчесе—бөтенләй моның киресенчә ханакәһларда, мәгарәләрдә туып-үскән суфыйлык вә сектантлык әдәбияты Бездә исә, сарайлар булмаган шикелле, ханакәһлар да юк иде. Тик схоластика кошы торган мәдрәсәләр генә бар иде Шуның өчен бездә чын мәгънәсе белән әдәби хәят иске тормышның җимерелүе, схоластика ояларының тузуы белән берлектә генә баш күтәрде. Инде моның туып үсүе өчен сарайларның да, ханакәһларның да кирәге юк, ул инде укымышлы халык гаммасына таяна, үзенә кирәкле материалны халыктан алып, шул ук халыкка эшләп кире кайтарып бирә иде. 1905 елларда матбугат баш күтәрү белән бездә әдәбият белән шөгыльләнү шул кадәр модага кереп китте ки. монда инде тегендәгенең тәмам киресенчә, әдәбият иң беренче сафта тора, һәрбер яшь егет әдип булырга омтыла, һәрбер шәкерт, ничек кенә булса да, шагыйрь булырга катыша иде. Гүя бу - иске дәвернең бер реакциясе иде. Бу тарих мәсьәләсендә дә шулай булды. Бездә хәзер һәркем әдәбият тарихы чыкканын көтә, бик күп кешеләр шуны язарга хәзерләнәләр, яки язалар, әмма бездәге гыйлем тарихын һичбер искә төшергән кеше юк. аны язарга хәзерләнгән, хәтта кирәксенгән кеше дә күренми. Менә шуның өчен дә тәнкыйтьче дә «Хакаикел әшъяэ сабитән»ләрнен тарихын язуны килештерми Әмма мин мәсьәләгә бөтенләй башка төрле карыйм Безнең өчен, үзебездәге гыйлем тарихының әһәмияте әдәбият тарихыныкыннан артык булмаса, бер дә ким түгел. Әмма иске дәвергә килгәндә, монда инде гыйлем төп юл булып тора. Моның янында әдәбият зәгыйфь бер шәүлә булып кына кала. Гәрчә без схоластика дәверен яңа гына үткәрсәк тә, гәрчә иске мәдрәсәнең ишеген ябып чыгучылар әле 25—30 яшьләрендә генә булсалар да, бу дәвер мәгънәви яктан гаять ераклашты, гүя инде ул бездән гасырлар белән аерылды Хәзер ул безнең үсеп килә торган яшьләребез өчен Европаның коруне вәстәсе булып калды. Менә шуның өчен әле хәтерләр саф чакта ысулы иске дәверне яза башларга вакыт. Мин китабымны язган вакытта төп юл белән генә яздым, әмма вак тармакларга ишарә кылып кына киттем. Шуның өчен мин беренче дәверне язган вакытта, бигрәк андагы гыйлемгә туктадым Әдәбиятыбызны исә соңгы дәвердән яза башладым, һәм чын мәгънәсе белән татар әдәбиятының тууы шул вакыттан башлаптыр Монда бер дә, тәнкыйтьче әйткәнчә, яңа әдәбиятның атасыз-анасыз уйнаштан туганлыгы күренми Моның өчен әсәрнең «Поэзия» дигән бүлеменең башын укып карарга кирәк Монда бездә иң элек шигырьнең нинди юл белән барганлыгы хакында бик ачык мәгълүмат бирелә. Тик андагы шагыйрьләр исемнәре белән әйтелмиләр. Минем «Исабәт» хакында язуым да шул ук әсастан чыгыптыр Ул дәвердә төп юл дингә каршы көрәш түгел, бәлки динне мәдәнияткә тәтбикъ иде. Болар арасында «Исабәт» бик кечкенә, бик жөзъи нәрсә булып кала Минем максадым аерым кешеләр, аерым әсәрләр хакында сөйләү түгел, бәлки заманның характерын күрсәтү иде Ул дәвердә әле бездә социализм да башлангыч (зачаток) хәлендә иде Шуның өчен мин аның төрле тармакларын аерып күрсәтмәдем. Затән, бу тармакларны татарлар арасында социализм хәрәкәтенең тарихын язучы берәм-берәм тикшерергә тиеш. Сүз ахырында тагын шуны әйтеп китим мин моны Г Ибраһимовка жавап итеп язмадым, чөнки аның боларга канәгатьләнү ихтималы юк Ул, үзенең әйтүенчә, минем китаптагы хаталарның меңнән берсен генә күрсәткән, әгәр аңар, минем хаталарымны чынлап саный башласа, тагы шуның кадәр 999 мәкалә язарга кирәк булыр, аңарга мондый авыр эшне йөкләтергә, әлбәттә, берәү дә теләмәс. җ. вәлиди «Безнең байрак» 8 май 1923. № 16(36)

Реклама