ҖАВАПЛЫЛЫК ТОЙГЫСЫ

Шагыйрьнең шагыйрьлеге чыгарган китапларының исәбе белән түгел. ә аерым-аерым шигырьләре белән билгеләнә Чын шагыйрьнең исеме бер-ике шигыре белән дә шигърияттә, тарихта калуы бик мөмкин Башкорт шагыйре Хәсән Назар, иллене тутыруына карамастан, бары тик юка-юка гына өч китапның авторы. Бу, бәлки, шагыйрьнең шигърияткә «. дөньяның гөнаһсыз бер сабые бит ул» дип каравыннан да. гомерем буе «Гамәлдә мин бер китапны язам» дип раславыннан да килә торгандыр Безнең арада «Сай елгалар шаулы булалар» дигән әйтем яши Хәсән Назарның шигърият елгасы тирән, ләкин тыныч та. шаусыз да түгел. Мондый күренеш чын шигърияткә хас нәрсә, чөнки аның тынлыгы да. шавы да ясалма түгел. Бу инде һәр кылган зшендә самими. уз фикерле, уз сүзле булуыңнан да һәм узНажар НӘҖМИ.

Башкортстаннын халык шагыйре ж Хәсән Назар. башкорт шагыйре Кардәшлек Башкортстан! Син кардәшлек иле. Миндә асабалар улында Бер дөньябыз моңы Ваклану юк Уйнап җанның милли кылында тойгы үзеңне уз иҗатың, талантың, иманың белән саклый алуыңнан да килә Без башкорт һәм татар телләрен тәрҗемәсез телләр, дип әйтергә яратабыз, ләкин телләр тәрҗемәсез булмаса да. шигырьләрне тәрҗемә итәргә кирәк икән Мәсәлән, без күпләребез шигырьләрне башкорт телендә язсак, ә Хәсән Назар башкортча чза дияр идем бу аермалыкны тоя белү бик мөһим нәрсә. Хәсән Назар уз шигырьләренә карата бик тә таләпчән шагыйрь һәм алар алдында җаваплы зык тойгысы аны һич тә читләтеп үтми. Шигырьләренең татар укучыларына тәкъдим ителәчәген белгәч, аның «Бу бик мактаулы, юкин бик җаваплы әйбер», дип борчылуы юкка түгел. Әйе. җаваплылык — иң мөкатдәс Тарих риза Урал куеныннан, Ә кемгә соң тарих кадерсез? Нәфес белән ларлык түбәнлеге. Үрли алмассыз һич хәзер сез! Вак җаннармы масайсыннар өчен Каһарманнар рухны көчәйтте? Айкала да җаным чайкала тик. Ишеткәндә «Сибелә чәчәк»не. Сибелмик без! Төс тә, көч тә безгә Изге дуслык— Ватан терәге. Мәңге типсен күкрәкләрдә безнең Салават һәм Тукай йөрәге Башкортстан! Син —кардәшлек иле, Миндә асабалар улында — Бер дөньябыз моңы. Җаным фида Туганлык һәм иман юлында Җыр хакында Сарылып килеп керә күңелеңә, Гүзәл заттан — җыры татарның. Тәрәзәдән карап кала бит ул, Иярләгән чакта атларны. Мин тауларда әмма, далаларда Ил тойгысы белән чапканда. Җиремне һәм гомеремне уйлап. Җиңелеп йә җиңеп кайтканда. Онытылып китеп, әсәрләнеп, Асыл җырын сузам башкортның. Язмышыма терәк булды җырым. Күккә ашты, таулар яңратты. Адәмнәрдә гөнаһ булса да ул, Җыр-гөнаһсыз, кеше аермый Яратам мин татар җырларын да. Җырлы җанда кояш баемый. Тере зират Бу авылда туй күлмәге Тегелмидер. Бармакларга көмеш балдак Киелмидер. Курай да юк, кубыз да юк Бу авылда. Бәбиләрне сикертүләр Юктыр монда. Калган бары картлар гына Бу авылда. Яшь-җилкенчәк таралышкан — «Җиңел» юлда. Кайтсалар, кояш чагылмый Бу чыкларда. Чагыла буш шешәдән калган Ярчыкларда. Корый нигез... Җирләр ятим. Сулар боек. Сүнә ай да зәгыйфь кенә Нурлар коеп. Танырмын туганымны Әй. сихри авыл көйләре! Сезсез мин ул минме соң? Сарылды сездән күңелгә Нечкә зәвык, тирән моң. Сез шундый — җырларга сезне Кирәкми күкрәк көче. Җан сулышын салган сезгә Гомернең таңы, киче. Янганда ял алам көйләп Үземә күрә генә: «Ефәкләр булып уралдың Яшь кенә йөрәгемә». Яшьме йөрәк, яшь түгелме. Онытам сезне көйләп. Хәлләремә керәсез сез. Булмый һәркемгә сөйләп «Таң атканда», «Озатканда», «Сибелә чәчәк». . «Исле гөл»... Тормыш «Шахта»сында, «Рәйхан», Үзең аңла, үзең бел. Әй, сихри авыл көйләре! Сезсез мин ул минме соң? Үтте минем дә йөрәктән. Фани дөнья, синең моң. .Әйтмә син кем икәнеңне. Нинди юл куганыңны Көйләп җибәр авыл көен. Танырмын туганымны Идел бит ул... («Су буйлап») «Идел бит ул, Идел бит ул. Тирән бит ул, киң бит ул ..» Мәңге агар Идел төсле, Мәңге калыр көй бит ул. Хәсрәтле, сабыр йөрәкнең Дөньяга моңы калган. Әллә Иделдән алган ул, Әллә Иделгә салган. Әйтче, Идел, болыннарың Күпме аралар икән? Уелып китер уйлар өчен Җаным яралган икән. «Суларга сусап йөредем. Үзем су буйларында...» Миннән дә калыр дулкыннар Идел ятуларында. Фәридә Кудашевага Булыр да икән шул кадәр Фани дөньяда сагыш! Өзә бит үзәкләремне Фидакарь, моңлы тавыш. «Сәлимәкәй», «Илче Гайса»... Башкорт тыны җиткән көй. Татар бәгыреннән саркый «Сибелә чәчәк», «Әллүки»... Милләт—мөлкәтлектән өстен. Мөлкәтле тик һәр милләт. Күтәрә җырны — халыкның Үз аһәңендә көйләп. Булмас кабат мондый тавыш!.. Тансык — ихлас йөрәктер, Кардәшлекне кадерләргә Ул әле бик кирәктер. Рәхмәт, җырчы! Күңелләрдә Эретеп, гүя, бозны. Саклаштың авыр елларда Милли асылыбызны. Әле дә бит газиз илем Кайгыларсыз ил түгел. Чын җырләр һәм җырчыларда Таяныч таба күңел. Сарыла җанга, сарыла Аңлатып булмас сагыш. Өзә бит үзәкләремне Фидакарь, моңлы тавыш. Уртаклык Рухиятне билгелидер җырлар. Күк белән Җир шулай кушкандыр. Җырның милләте юк диючеләр — Алар бит ул уртак куштандыр. Хасиятен җырның санламаучы Кадерләсен ничек милләтне? Күзеңне ач! Рухбасарлар, әнә. Әзер тота гомум келәтне Аермалык һәм берлектә кочең. Башкорт белән татар мохите. Бер-беребезнең куенында кемдер Таба икән, тапсын бәхетне. Югалмый ул беркем — мөмкин түгел Ай белән Җир бергә кушылу. Бер-береңне күтәрешү җырда — Ул бит бездә язмыш кушуы. Тугры җанда — бер табигать, монда Юк батырлык, юк һәм куркаклык Йөрәк белән җыр ул булмый уртак. Яратуда бары уртаклык Ишек Шигырь эзләп йөрисе дә юк бит. Үзе килеп керә ишектән. Шигырь түгелмени, бер уйласаң, Шушы ишек күргән, ишеткән. Йомшак кулга, каты кулга да ул — Барысына күнгән, пешеккән Сөенчеләп шатлык килеп керә. Ябырыла кайгы ишектән Әти булу бәхетләрем минем Узармы, дип, юкмы бишектән. Уйламадым түгел... Үскәч, көтеп Күз алмадым кайчак ишектән. Тик рәхәттән 1 ормый өй эчләре. Бардыр янган, бардыр күшеккән Ташка күпме терәп була башны. Кайтып керәм шушы ишектән Капшамыймын килгән кешене мин Ишектәге «күзле» тишектән Кыямәттән өстен зиннәт, зәхмәт Кереп чыкмый һич бер ишектән Дога да юк миндә, бәддога да, Гомер-дөнья ул бер төш икән. Өзелер төш. Мәңгелеккә мине Озатырлар шушы ишектән. Аралаучы бәхетсезлекләрдән, Аеручы яки бәхеттән Күп нәрсәләр миндә — табигатьтән. Күп нәрсәләр миндә мөхиттән. Зурлыкларга ашсам, әйтәчәкләр: «Безнең заттан, безнең токымнан!» Күздән төшсәм әгәр, күрәчәкләр Тик үземнең генә холкымнан. Сызылып кына аткан илаһи таң... Уелып кына аккан су чыңнары.. Аларга бит зәвыксезлек хилаф, Җырларның да шулай бит чыннары Күкләргә ул астыртынлык хилаф, Яшьни яшен — нәфрәт асыллары. Ирмәк өчен генә атмый яшен Җырларның да шулай бит чыннары.

Реклама