Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЯФРАКЛАРЫ ЯШЕЛ АК КАЕННЫҢ...»

Ир-егеткәй белән. әй. ит башы. Кайда булмас кабере — ак ташы7 ' Кайда, кемнең икән — безнең эчен Чәчәк булып сибелер пакь .чше? у юллар- үзем өчен бик кадерле булган «Шагыйрь Зыя Ярмәки каберендә» исемле шигыремнән Мин аны 1969 елнын гыйнвар аенда Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендә язган идем. Әйе. язмыш кушып, нәкъ менә шушы шәһәрдә яшәүче «Мөһаҗирләр» гаиләсе белән туганлашкач, шушында ук улым Салават та тугач, мин анда беркадәр вакыт «миһман»-кунак булган идем Безнең Идел-Урал киңлекләренә ияләшкән күзгә шактый ят. чуар Урта Азия мохитен күреп, тамаша итеп, шәһәрне карап йөргәндә, шундагы «Хуҗагез» зиратына да кергән идек Бездәгегә һич охшамаган таш төрбәле каберләр. Кинәт шуларның берсе янында тукталып калганмын Кабер ташындагы язуы җәлеп итте «Зыя Шәйхи улы Насыйров (Зыя Ярмәки). 21 01.1897—26.XI.I965 еллар» Әллә нишләп киттем. Болай да моңсуланып йөргән (читтә бит. Казаннан еракта!) күңелемә әллә нинди уйлар килде Ирләр язмышы, шагыйрьләр, татар халкы язмышы турында уйлар. . Шагыйрьнең атаклы «Ак каенмы да күңелдә яңарды Гыйбрәтле очрашу иде бу! Мин әле ул чакта бу төбәктә татарларның күпләп яшәвен дә. бирегә куып китерелгән кырым татарлары бистәсе булуын да белми идем. Сугышка кадәр бу шәһәрдә берничә ел Әмирхан ага Еники яшәюнне дә Соңрак мнн — монда яшәп, балалар укыткан, сугыш елларында язмышы «Идел-Урал» легионы белән бәйләнгән тагын бер мөһажир— Минһаҗ Исмәгыйли турында да ишетеп белдем Ул да Зыя Ярмәки белән таныш-дус булган икән, бу хакта шигыре дә бар Ә минем Ярмәки! ә багышланган шигырем 1970 елда «Казан утлары»нда басылды. Ул чакта Алман җирендә яшәгән Минһаҗ ага бу шигырьнең әлеге, мин бу язмам башында ук китергән дүрт юллыгын ошаткан ахры аны күчереп алган . ә инде үзе үлгәч, бу дүрт юл мөһажирнең архивыннан алынып, ялгыш үз шигыре булып кереп киткән (1995 елда «Мирас» журналында басылды) Бу үзе дә— шигырьләрнең гыйбрәтле язмышы булуын сөйли шикелле миңа' Сиксәненче елларда Казанга кайткан, балачагыннан бирле шигырь белән янып, олыгайган көндә булса да китаплар чакыру бәхетенә ирешкән тагын бер «сәях» Үзбәкстанда озак яшәгән. Маргилан җимешләрен безгә дә авыз иттергән Сафуан Мулла Гали дә бар бит әле Зыя Ярмәки. аның «Ак каенмы турында ул да бер генә уйланмагандыр.. Зыя Ярмәки —тумышы белән Самара өлкәсе Богырыслан өязе (хәзер Келә- үле районы) Иске Ярмәк авылыннан Тормыш юлы гасыр башы әдипләреннән бер дә аерылмый: мулла малае булу, туган авылында, аннан Чист айның зур мәдрәсәсендә мәгълүм Закир ишаннан белем дәресләре алу. ә 1909—1912 елларда исә Уфада, атаклы «Галия» мәдрәсәсендә уку Авылында мөгаллимлек итү. 1915—1916 елларда Лулла булып тору; Октябрь фетнәсеннән соң шулай ук мәк!әпләрдә укыту, китапханәче, балалар йортында тәрбияче булып эшләү. Бо1ырысланда укытучылар әзерләү курсларында педагоглык хезмәте.. Ә 1931 елдан ул- Үзбәкстанда. Башла мамык игү совхозында идарә секретаре, аннары 1953 елга кадәр— Фирганә өлкәсе Ташлак район башкарма комитетында җаваплы секретарь Б һәм бүлек мөдире булып эшләү Вафаты. алда язг аныбызча. 1965 елда үз үлеме белән Бу җәһәттән ул каһәрле язмышка дучар булган күп замандашларыннан аерылып тора. Әмма 1912 елда ук инде Уфада ике китап Яфраклары яшел ак каенның. Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар. Гөрләп тора һәр кон тау яны Яшь балалар, бигрәк матур кызлар Ак каенны сөеп мактыйлар; Җәй башында һәр көн сабан бегкәч. Ак каенда бәйрәм ясыйлар Ак каен ул инде бик карт каен. Яшьләр күнле анын куйнында. Ялгыз гына үсә. ялгыз яши Әүлияләр тавы буенда. («Яшьлек дәфтәрләре», «Күрсәтәм»), 1913 елда шулай ук ике шигырь мәжмутасе («Тойгыларым». Уфа «Әдәбият гөлләре». Оренбург) чыгарган шагыйрь әдәбият дөньясыннан күпкә аерыла, читтә яшәргә мәжбүр була. Илленче еллар азагында. «Хрушев жепшеге» вакытында аны тынгысыз әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллин эзләп таба: хат языша, шигырьләрен соратып ала (читтә яшәгәндә дә язуын туктатмаган икән!), һәм. шагыйрьнең вафатыннан сон бер ел үткәч. «Ак каен» исемле сайланма шигырьләр китабын дөньяга чыгара Бу китап чыккай ел безнең буын өчен шулай ук истәлекле минем («Гөлләр су сорый») һәм Рөстәм Мингалимнен («Әйт. Кояшым»)— беренче. Равил Фәйзуллинның («Аҗаган»)—икенче китаплары нәкъ шул елда басылды Хәтергә дә шуның белән (яшьлек үзен ярата!) кергәндер әле Әмма шигырьләре дә (элегрәк антологиядән дә укыг ан бар иде!) истә калган Кер вә таплардан агардым, мин хәзер бер кош кеби. Ялтырарга уйлыймын күктә бер йолдыз кеби Күп агырлыхларга, әнкәй, түзде бәбкән җилкәсе Шул ачы яшьләр, әни,—итте Тукайнын иркәсе Азак белдем: «иркәсе» сүзе биредә «сөеклесе» мәгънәсендә түгел, кече туганы. яраткан энесе мәгънәсендә икән. Рөстәм Мингалим дә (ул да. остазы Әнвәр Давыдов та Ярмәки якташлары. «Ярмәк» көе дә бар диләр иде ) бу сүзне куллана; Оренбур ягында Җәлил телендә дә бар бу шигъри, ягымлы сүз! Тукай мәктәбе. Тукай рухы. Милли моң. Ә менә бу юллар Бабичны хәтерләтә— әмма Бабичка кадәр язылганнар Әй күңелсез бу барыш, нинди барыш. Тик сукыр тәкълид (иярү Ped} белән уйсыз барыш Ул яза дип, бу яза. тоткан каләм. Бу сугыш мәйданына уксыз барыш Әлбәттә, Зыя Ярмәкине таныткан шигырьләре, беренче чиратта, табигать күренешләре, милли уеннар тасвирлары мәктәп дәреслекләренә дә кертелеп йортелгән «Яз». «Җәй башы». «Иртә». «Кич» һ. б. Болар классик шигырь үлчәмендә, шул стильдә язылса. «Ак каен»ы халык җырлары үрнәгендә Соңыннан ул үзе дә җырга әверелә, хәтта шагыйре онытылып торганда да онытылмый. Бәхетле язмыш, кызыклы язмыш! Ә утызынчы елларда Хәсән Туфан да үз «Ак каенмын яза гражданнар сугышы, авыл кешеләре тормышыннан Ул да җырга әверелгән. Ерак сөргеннәрдә чакта туган жирен ул да ак каеннары белән сагынгандыр, мөгаен Әлеге шул «ир-егет һәм ат башын» кая гына илтмәде бу гасыр, каһәрле чорлар! Гасыр башы шагыйрьләре Бабич. Гыйффәт туташ Ә Сәгыйди. И Башмаков. Т Ченәкәй язмышлары Төрле галантлар, төрле язмышлар1 Шулар янында Зыя Ярмәкинең «ак каен»лы моңлы язмышы Юк. һич кенә дә «урыс каены» түгел бу табигать баласы, бәлки, элекэлектән татар җанының, моңының, шигъриятенең үз символы, әйе. «аккаенмы, «җанкаенмы. Әле дә шаулап, балаларын - шагыйрьләрен барлый кебек ул шәҗәрә агачыдай карт ак каен. Әнә бит шагыйрь нәрсә дигән «Яшьләр күңеле анын куйнында» Ә мәңге яшәр каен үзс изгеләрдән изге сурәт' «Әүлияләр тавы буенда» ... Уйландыра бу!