Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛКЫБЫЗ ХАКЫНДА ЯҢА СҮЗ

Күптән түгел Татарстан Фәннәр Академиясенең Гуманитар фәннәр бүлеге һәм Г. Ибраһнмов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты «Материалы по нсгорин татарского народа» дигән күләмле гыйльми мәкаләләр җыентыгын бастырып чыгарды. Шул уңайдан китапның фәнни редакторы профессор Фагнх Урмапче белән журналыбыз хезмәткәре Тәүфикъ Әйди әңгәмә корды. Укучыларыбыз! а түбәндә әнә шул әнгәмәнен кыскача эчтәлеген тәкъдим итәбез. Т. Ә. Фатих әфәнде, барыннан да элек Институт галимнәренең бг китапны әзерләве турында кыскача мәгълүмат бирсәгез иде. Ф. У. Татар халкының барлык этник төркемнәре тарихын да эченә алган күләмле һәм күптомлы хезмәт язу эшенә әзерлек Институтта сиксәненче еллар ахырында башланды һәм өч юнәлештә алып барылды Шуларнын беренчесе һәм иң җитдие — төрле тарихи чыганакларга багышланган фәнни җыентыклар чыгару. Әлегә кадәр бу юнәлеш нигездә Казан ханлыгы һәм Казан губерниясе тарихына караган материалларны чыгару белән чикләнә иде. Шундый ике җыентык соңгы елларда да басылып чыкты. Башкалары, бигрәк тә Шәрекъ чыганаклары. хәзерге күзлектән карап әле һаман рәтләп басылганы юк Бу җәһәттән 1937 елда Мәскәүдә нәшер ителгән зур күләмле һәм конкрет материалга гаять бай ■■История Татарии в материалах и документах» дигән китапны үрнәк итеп альт булыр иде Шул нигездә татар халкы тарихы чыганакларына багышланган яңа җыентыклар чыгару әлегә кадәр татар тарихчыларының җитди бурычы булып кала Яна мәгълүмат рәвешендә түбәндәгене әйтә алам: хәзер безнең Филология һәм сәнгать белеме институтында борынгы кытай чыганакларының татар халкы тарихына да кагылган материалларыннан торган күләмле китап әзерләнә. Кытай чыганакларының татарларга һәм борынгы төркиләргә караган әсәрләреннән торган бу җыентык тагар халкы тарихын, бигрәк гә анын килеп чьпышын. борынгы һәм бик борынгы заманнарын өйрәнү өчен әйтеп бетергесез әһәмияткә ия булачак. Бу эшнең икенче юнәлеше — олы тарихчыларыбызның Октябрь инкыйлабына кадәр яисә чит илләрдә язылган җитди, зур күләмле хезмәтләрен бастырып чыгару Бу җәһәттән дә институтта әһәмиятле эшләр башкарылып, күп хезмәтләр дөнья күрде Билгеле булганча, күп еллар буена безнең тарихчылар нигездә татар халкының зур булмаган бер өлешен генә «сыйдырган» Татарстан тарихын язып килделәр Халык тарихын янача язуның өченче юнәлеше — менә бу өлкәдәге эзләнүләрнең методологиясен тамырыннан үзгәртеп, татар халкының гомуми тарихын язуга керешү иде. Бу юнәлештә дә шакт ый эшләр башкарылды. МАТЕРИАЛЫ ПО ИСТОРИИ ТАТАРСКОГО НАРОДА Т. Ә. Күзәтергә алынган китапның да максаты шуның белән бәйләнгәндер инде? Икенче төрле итеп әйткәндә, әңгәмәнең исемендә китерелгән «халкыбыз хакында яңа суз» гыйоарәсе үзен аклый аламы? Китапта халкыбыз хакында нинди яңа суз әйтелә? Ф. У. Әйе. китапны язганда истә тотылган берничә таләпкә аеруча игътибар итәргә кирәк барыннан да элек авторларның һәммәсе дә элеккеге марксистик- ленинчыл. тоталитар методологиядән баш тартырга, татар халкы тарихын яна ысулда язарга тиешләр иде. Галимнәрнең күпчелеге бу бурычны уңышлы башкарып чыкты дип әйтергә мөмкин Әйтик, халкыбызның килеп чыгышы мәсьәләсе киң планда, конкрет тарих материалларына гына түгел, ә бәлки тел. халык иҗаты. бигрәк^ тә борынгы мифология мәгълүматларына да таяну нигезендә язылды. Шулай ук Болгар һәм Казан ханлыгы чорлары да яна күзлектән тикшерелде. Бездә күп еллар буе хокем сөреп килгән. Казан ханлыгының Рәсән империясенә «кушылуы» прогрессив адым дигән фикердән гомумән баш тартып, бу вакыйганың татар халкы тарихында нинди зур тарихи фаҗига булуы ярыйсы ук төгәл ачыкланды Казан ханлыгының, гомумән татар ханлыкларының Рәсән империясе колониясенә әверелүе шулай ук киң яктыртылды Төп игътибар тарихны бозуга юл куймыйча, чын тарихка якынрак килүгә юнәлтелде. Тарихи хезмәт барыннан да элек вакыйгаларны дөрес яктыртыр!а тиеш дигән таләп китапның методологик нигезен тәшкил итте Бу —бер Икенче җитди һәм катлаулы бурыч: татар халкы тарихын Татарстан белән генә чикләп куймыйча, аның башка җирләрдә, өлкәләрдә, хәтта башка илләрдә яшәгән төркемнәренең тарихына да билгеле бер караш ташлау. Т. Ә. Фатих әфәнде, сез «караш ташлау» дип. бик төгәл әйттегез булса кирәк. Чөнки китапта төп урынны татар халкының Идел буенда яшәгән этник төркемнәре тарихы алып тора. Моннан кала, тик Әстерхан татарлары Лә. и Финляндия. Кытай. Япония. Төркия кебек илләрдә яшәүче татарлар турында гына сөйләнә. Татар халкының башка Һәм зур гына этник төркемнәре бөтенләй читтә калган. Шулай түгелме? һәм моны ничек аңларга соң? Ф. У. Шулай, әлбәттә. Китапның фәнни редакторы буларак, мин бу copayi а шактый төгәл җавап бирә алам: редакцияләү өчен минем кулга килеп кергән материаллар арасында Себер татарлары тарихына багышланган берничә материал (5 6 битлек) да бар. әмма алар нигезендә Себер татарлары тарихын күзаллап булмый иде Шунлыктан алар китапка кертелмәде Киләчәктә бу темага күләмлерәк һәм төплерәк хезмәтләр дә тәкъдим ителер, дип уйлыйм Татарларның башка өлкәләрдә һәм илләрдә яшәүчеләре турында сүз чыккач. тагын шуны әйтә алам Әстерхан татарлары буенча тәкъдим ителгән материаллар да аерым һәм зур булма: ан мәкаләләрдән гора иде. Мин ул мәкаләләрне авторларга -Л. Арсланов һәм В Викторин:а яңадан кайтарып бирдем һәм яңадан язып китерүләрен үтендем. Алар әлеге материалларны тулысынча кабат эшләп чыктылар һәм нәтиҗәдә, минемчә. Әстерхан татарларына багышланган махсус һәм күләмле генә бүлек барлыкка килде. Т. Ә. Бу авторларның «Әстерхан татарлары» мәкаләсе күпче зек укучыларга билгесез байтак мәгълүматка ия. Мисалга, андагы милләттәшләребез соңгы җитмеш елда югары безем алуда (үсеш 1,2 тапкыр!, хезмәткәр булып эшләүдә (үсеш 1.1 тапкыр) бүтән халыклардан бик нык артта калган икән Туган me зне оныту да көчәйгән. Әммә минем игътибарымны б» га .зимнәрнең эшчәнлегендә татарны этник яктан таркату «батырлыгы" җәлеп итте Тарих этнография фәннәре халыкның үткәнен тикшергәндә, аның кайсы ыр\-кабиләләрдән оешуын теле нинди шивә /./әрдән кристаллашуын җентекли, бер уйлаганда, бу мәкаләнең эчтәлеге, тикшеренү ысул./ары һ. б. барысы да табигый кебек Әмма без беләбез тоталитар совет режимы озак е / шр буе бер составлы «совет халкы» укмаштырырга теләп, урыс булмаган милләтләрнең милли аңын сыекларга тырышты, шул максаттан чыгып, теге яки бг халыкның этник тамыр /арындагы чуар /ыкны аеруча яратып ачты. Янәсе, күптөрле кушылдыктан яралгансыз, тагын бер зур кушылу була икән табигый һәм хәерлегә! Аерым милләтне тарихи тамыры буенча таркату исә бигрәк тә файдалы хисапланды шу / чакта аның урыслаштыруга карышу көче кимиячәк иде Кайберәүләр күзәтүенчә. .7 Арс занов инде байтак е нардан бир /е әнә шундый ассимилятор /арга-йотучыларга хезмәт итә, «тикшеренүләре» белән татар милләтеннән нугай, карагач һ б этник төркемнәрне аерып чыгаруга нигез әзерли. имеш. Чынлыкта ул сепаратизмга база булдыру, аның тарафдарларын рухландыру белән мәшгуль икән. Мондый эшчәнлек Себер татарларыннан, керәшеннәрдән аерым этнос ясарга тырышуда, болгар «теориясен» таратуда, әнә шулай бүлгәләп. җелеген суырып, эчке энергиясен зәгыйфьләндереп. халкыбызның яңарышына. уянып аякка басуына киртәләр куелуда күренә. Гуманитар фәннәр идеологик тышаулардан азат түгел, бәлки тәмам азат була да алмыйдыр. Татарстан галиме республикабызның төп мәнфәгатьләренә теләктәшлек күрсәтсә, аның үсешенә һәм ныгуына хезмәт итсә, яхшырак булыр иде. Аталган мәкаләдә һәм Л. Арслановның бүтән хезмәтләрендә менә шуны күрү кыен. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз? Ф. У. Профессор Л. Арсланов хезмәтләре белән мин күптән таныш Нугайларның татарларга гаять якын торган һәм шул ук вакытта, һичшиксез, аерым, мөстәкыйль халык булуын мин тулысынча таныйм һәм бу мәсьәләдә Л Арсланов белән килешәм. Карагачларга килгәндә дә мәсьәлә шулай ук хәл ителә Аларның да килеп чыгышы нигездә нугай халкы белән бәйләнгән. Т. Ә. Мин «Әстерхан татарлары» мәкаләсенә юкка гына тукталмыйм. Л. Арслановның нугайлык белән мавыгуы, аларны Казан татарларыннан аерырга тырышуы чамадан ашып китә сыман. Нугай XIII йөздә мәгълүм төрки ыруларны, кабиләләрне үз кул астына туплаган, тамырларында Чыңгыз хан каны аккан тарихи шәхес. Аның кул астындагы төрле төрки кабиләләр шартлы рәвештә генә «нугайлар» дип аталып китә. Элек Нугай кул астына кергән кабиләләр соңрак исә үзбәк, казакъ, каракалпак, татар һәм бүтән төрки халыкларны барлыкка китерүдә катнаша Аларның азчылык өлеше генә «нугай»лыгын саклап кала Борынгы «нугайлар» татар составына бигрәк тә күп кергән, ахры, казакълар һәм үзбәкләр безне әле дә юкка гына «нугай» дип атамыйдыр. Күпчелеге татарга уз ихтыяры белән әйләнеп беткән икән, нигә соң әле хәзер аларның янә бер учын бездән кабат аерыр өчен шул кадәр көч түгәргә? Л. Арсланов һәм В Викторин мәкаләсендә Әстерхан татар театрын егерменче елларда гына эшләгән итеп күрсәтү дә чынбарлыкка туры килми — сезнең институт хезмәткәре һ. Мәхмүтев аның сугыш башланган 1941 елда гына ябылуын исбатлы рәвештә кат-кат язып чыкты. Сез. җитди гыйльми җыентыкның редакторы буларак. Л Арслановның шундыйрак көчәнүләренә ничек карыйсыз7 Ф. У. Беренчедән, Л. Арслановның ничек эшләвен мин бик яхшы беләм. Шуңа күрә аның фәнни эзләнүләрен «көчәнү» дип атауга мин кискен каршы Милләте белән мари булып, бөтен гомерен татар телен, татар халкы тарихын, аның аерым этник төркемнәрен өйрәнүгә багышлаган профессор Л Арслановка һәм аның фәнни хезмәтләренә мин тирән ихтирам белән карыйм. Ул язган хезмәтләренең, минемчә, тоталитар идеологиягә бернинди дә катнашы юк. Ә инде аның «нугайлык белән мавыгуы» турында кабатлап әйтәм: мин нугай халкын, казан татарлары кебек үк, мөстәкыйль төрки халык дип саныйм Нугайларны шул ук татарлар дип карап, аларны көчләп казан татарларына кушарга тырышу берничек тә фәнни дөреслеккә туры килә алмый Сонгы елларда күтәрелеп киткән нугай милли хәрәкәте моның шулай булуын тагы да ачыграк күрсәтте. Т. Ә. Киләчәктә татар халкының тулаем һәм тәфсилле тарихын язу мәсьәләсе ничегрәк тора соң? Гомумән, бу әле тиз арада тормышка ашарлык эшме соң? Ф. У. Мәгълүм ки. яз башында республикабыз Президенты указы белән Татарстан Фәннәр Академиясе составында һәм элеккеге Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты (ТӘТИ) нигезендә ике яңа институт — Тарих, Филология һәм сәнгать белеме үзәкләре корылды. Сезнең сорауга әнә шул Тарих институты галимнәре җавап биргәндә, уңайлырак булыр иде Шулай да мин үземнең кайбер фикерләрем белән уртаклашып китмәкчемен: киләчәктә халкыбызның киңәйтелгән, тулырак һәм объективрак тарихын язу, һичшиксез, момкин һәм кирәк. Әйтик, хәзер Себер татарлары тарихын язу буенча белгечләр табу кыен түгел Андыйлар бар. Себердә генә түгел, хәтта безнең Татарстанда да Ә инде, мәсәлән. Польша, Литва. Белоруссия. Румыйния һ. б. илләрдә-җирләрдә яшәүче татарларның тарихын җентекләп язу шактый катлаулы эш булачак Чөнки без аларны махсус өйрәнгән белгечләргә ия түгел. , Т. Ә. «Без» дигәндә сез уз институтыгызны күздә тотасызмы? Яисә бу сүзгә башка берәр мәгънә саласызмы? Ф. У. Без дигәндә, мин Филология һәм сәнгать белеме институтын гына түгел, гомумән Татарстанны, анын барлык шәһәрләрендәге югары уку йортларын һәм башка оешмаларны да күздә тотам Бу эшкә читтә, башлыча, күрсәтелгән илләрдә, яшәүче галимнәрне тартыр! а кирәк булачак Т. Ә. Чыннан да. сезнең басылып чыккан китапта да автор.tap коллективы географик яктан киң генә Ф. У. Әйе. татар халкы тарихын язу эшенә керешкәч тә. институт җитәкчелеге бик күп җирләргә, хәтта чит илләрдә яшәүче һәм татар тарихы белән шөгыльләнүче галимнәргә дә мөрәҗәгать иткән иде. Кызганыч ки. җавап бирүчеләр. бигрәк тә конкрет мәкаләләр җибәрүчеләр бик аз булып чыкты Әйтик, әлеге китапта урнаштырылган мәкаләләрне язучылар арасында читтән нибары берничә кеше бар: Алабуга педагогия институты профессоры Л Ш Арсланов. Әстерхан өлкәсенең администрациясеннән В М Викторин. Урта Азиядән П. П. Литвинов Бу бик аз. әлбәттә Киләчәктә мәсьәләне чыннан да җитди хәл итү бурычы торгач, бу юнәлештәге эзләнүләрне нык кына киңәйтергә һәм тирәнәйтергә кирәк булачак Т. Ә. Фатих әфәнде, безнең сөйләшүләр дәвамында сүз еш кына киләчәк турында бара. Хәзер, республикабызда махсус Тарих институты оештырылгач, татар тарихын язу белән нигездә алар шөгыльләнергә тиештер? Ә сезнең Филология һәм сәнгать белеме институтының татар халкы тарихын язуга нинди мөнәсәбәте кала? Сез моны ничек күз алдына китерәсез' Ф. У. Бик җитди һәм катлаулы сорау Халык тарихы гаять әһәмиятле һәм четерекле мәсьәлә, Анда саф тарихчылар гына хәл итә алмый торган мәсьәләләр дә җитәрлек Әйтик, һәрбер халыкның борынгы һәм бик борынгы тарихын нигездә тарихчылар түгел, телчеләр һәм этнографлар, еш кына фольклорчылар. би!рәк тә борынгы мифология бел!ечләре яза Мин монда дистәләрчә мисаллар кигерә алыр идем Борынгы Шумер тарихын яхшы белгән, шул тарих буенча күп санлы монографияләр язган галим С Н Крамер мифолог, фольклорчы Үзенең Шумер тарихына багышланган китапларын да ул әнә шул борынгы һәм бик борынгы Шумер мифологиясе нигезендә яза Борышы Греция яисә Борынгы Рим тарихын аларның мифологик легендаларыннан, дастаннарыннан тыш кына күз алдына китерү мөмкинме сон? Әйтик, әгәр борынгы грекларның «Илиадамсы булмаса, кешелек тарихы, шул исәптән греклар үзләре дә б э. к XII йөздә булган Троян сугышы турында нәрсә белер иде икән? Борыш ы һинлетан тарихы шулай ук нигездә бу халыкның мифлары. «Рамаяна» һәм «Махабхарата» дасганнары. ведалар нигезендә языла. Чөнки матди археологик истәлекләр һиндстанда сакланмаган диярлек. Т. Ә. Фатих әфәнде, без бераз читкәрәк киттек бугай Үзебезнең татар тарихына әйләнеп кайтыйк әле Ф. У. Бер дә читкә китмәдек! Бездә, татар галимнәре арасында, мәсьәләнең әнә шул ягын аңлаучылар да бар Минем фикеремчә, тарих шундый киң. тирән һәм җитди фән кн. аннан башка бер генә гуманитар фән лә яши. бигрәк тә ниндидер үсеш кичерә-алмый. Мәсәлән, бездә күп еллар буе татар халык иҗатын тик шигъри әсәр буларак кына өйрәнеп, аның тарихи әһәмиятен чит тәтеп килделәр Ә бит халык тарихының билгеле бер өлкәләрен тик халык ижаты. бигрәк тә борышы мифология нигезендә генә өйрәнергә мөмкин Хәзер безнең татар халык иҗаты бүлеге «Фольклор һәм татарларның этник тарихы» бәйләнешен өйрәнә. Мәсьәләгә болай килү халык иҗатының, аны фәнни өйрәнүнең әһәмиятен гаять киңәйтә, тирәнәйтә Шуның белән бергә татар халкы тарихының да кайбер мәсьәләләрен ачыкларга ярдәм итә Мәсьәләнең икенче ягы гуманитар фәннәрнең кайсын гына алсак та. анын чын мәгънәсендә үсеше һәм чәчәк атуы әлеге фәнне тарихи яссылыкта өйрәнгән дә генә ачыклана Менә кайбер конкрет мисаллар, фән докторы Ф Гарипованын «Исемнәрдә ил тарихы» монографиясе (1994) Биредә сүз исемнәр ягъни, гагар геле һәм аны өйрәнү турында гына барадыр шикелле Чынлыкта автор мәсьәләгә бөтенләй башкача килә: әнә шул исемнәр, аларны фәнни шәрехләү нәтиҗәсендә ил вә халык тарихының катлаулы, башка беркем дә өйрәнмәгән якларын ачыклый Мондый мисалларны тагын да китереп булыр иде М 3 Зәкиевнен татар халкы тарихына, аггын килеп чыгышы һәм формалашуына караган хезмәтләре башлыча ана теле мәгълүматларына нигезләнә Т. Ә. Димәк. Филология һәм сәнгать белеме институты галимнәре татар халкы тарихын язудан беркайчан да баш тартмаячак һәм бу юнәлештәге эзләнүләрен киләчәктә дә дәвам итәчәкләр. Мин сезне дөрес аңладыммы. Фатих әфәнде? Ф. У. Әлбәттә. Хәзер безнең институтта әле генә басылып чыккан «Татар халкы тарихы буенча материаллар» китабының киләсе томнары әзерләнә башлады Мәсьәлә бик киң планда куела. Сүз материаллар хакында баргач, эзләнү чикләре дә шактый киңәя. Безнең галимнәр та^ар халкының гомуми тарихы, аның мәдәнияте, әдәбияты, халык ижаты тарихын халыкның гражданлык тарихы белән тыгыз бәйләнештә өйрәнүен дәвам итәчәк. Бу юнәлештә башланган эшләр туктап калырга тиеш түгелдер дип уйлыйм. Т. Ә. Фатих әфәнде, инде мәсьәләнең тагы да четереклерәк ягына тукталып, әле генә матбугат битләрендә булып узган бәхәсләр турында да бераз фикер алышсак иде. Минем хәтерләвемчә, бу бәхәсләрдә сез да катнаштыгыз Менә бу бәхәс һәм анда күтәрелгән мәсьәләләр турында берике сүз әйтеп китсәгез иде. Ф. У. Монда мин бер-ике сүз белән генә чикләнмәс идем, билгеле. Чөнки мәсьәлә, чыннан да, бик четерекле, бик катлаулы һәм каршылыклы. Т. Ә. Минемчә дә. әлеге бәхәснең эченәрәк кереп, кайбер мәсьәләләргә ачыклык өстәп китү файдага гына булыр. Әйтик, бәхәстә яңгыраган төп фикерләрнең берсе тарихны тик тарихчылар гына язарга тиеш' Бер караганда, бу фикер бик дөрес кебек. Әмма конкрет килгәндә, 30—40 яшьлек тарих фәннәре кандидатының 70 яшендәге филология яки сәнгать фәннәре докторыннан — тарих белән даими кызыксынып, белемен шушы өлкәдә дә өзлексез баетып яшәгән тикшеренүченекен- нән хокукы һәм компетентлыгы ни өчен, һичшиксез, зуррак булырга тиеш икән? Кырык яшендәге тарихчы уз кишәрлегендә күп дигәндә 15—20 ел казынган, ә 70 яшьлек доктор 50 елга сузылган эзләнүләре барышында тарихтан ни өчен шул чшь белгеч дәрәҗәсендә укымышлы һәм белдекле булмаска тиеш7 Чын галим киң эрудицияле була, катлаулы мәсьәләләрне ачыклау ихтыяҗы аңардан янәшә гыйлем тармакларын да белүне таләп итә Кайбер бәхәсчеләрнең «дәлилләре», формаль якка басым ясаулары мине аптырашка калдыра. Кагыйдәнең дә чыгармалары була. Мәшһүр Геродот әнә тарих фәннәре докторы түгел, хәтта кандидатлык диссертациясен дә якламаган, ә шулай да тарихчыларның атасы санала. Сез моңа ничек карыйсыз? Ф. У. Сүз дә юк, тарихны профессиональ тарихчылар язарга тиеш. Әмма шулай да мин: тарихны чын галимнәр язарга тиеш, дип басым ясар идем Шул ук вакытта, алда искәрткәнемчә, тарихның кайбер өлкәләрен, юнәлешләрен, дөресен генә әйткәндә, профессиональ тарихчылар гына күтәреп бетерә алмый. Т. Ә. Матбугат битләрендәге бәхәстә татарларның, алар дәүләтчелегенең формалашу дәверен, тирәлеген билгеләүдә һәм аңлатуда академик М Зәкиевкә дәгъва да шактый күренде. Рәсми гыйльми дәрәҗәле тарихчылар мине, «ат аягын дагалаганда бака ботын кыстырган», дип гаепләячәк булса да. Зәкиев карашларының үземә күбрәк ошавын белдерергә җөрьәт итәм. Татар тарихы нәкъ менә Зәкиевчә ерак заманнардан башлап һәм киң географик мәйданда тикшерелергә тиеш Вакытында Кытай һәм Византия үзләрен генә мәдәни, башкаларны вәхши дип санаган. Вәхшиләрнең инде адәм рәтле тарихы да. игътибарга лаек мәдәнияте дә була алмый Соңгы берничә гасыр Көнбатыш Европаның төрле яктан күтәрелүенә китерде. Христиан динендәге индоарий нәселле Европа үзен яңа дәвернең Кытае һәм Византиясе саный, доньяның тоткасы һәм кендеге исәпли башлады Җиһанда иң затлы, сәләтле һәм иң булдыклы халык — алар, иң олы һәм соклангыч мәдәният— аларда. горурланырлык иң шөһрәтле тарихи үткән — аларныкы' Менә шулай мәркәзиевропачылык (европоцентризм) фәлсәфәсе, теорияләре һәм карашлары пәйда була. Шуның тарафдарлары Көнбатыш Европа илләрендә дистәләгән институт ачып, шул гыйльми үзәкләрдә меңләгән галим туплап, әлеге карашларны нигезләү, дәлилләү өчен дәртле эш җәелдерә, бу шөгыльгә СССР галимнәре дә шактый көч куша. Мәркәзиевропачылык индоарий һәм христиан булмаган халыкларның кешелек үсешендәге ролен, мәдәнияткә кушкан өлешен киметеп күрсәтергә яки тулаем инкарь итәргә тырышты. Милли бәйсезлеген дә югалткан халыкларга мондый шартларда киләчәктә генә түгел, үткәндә дә урын табылмавы гаҗәпмени? Фәндә европоцентризм күпчелек җан ияләренә бишектән ук сеңдерелә килә. аның әсирлегеннән котылу җиңел түгел Аңа каршы кеше исә теге дистәләгән институтлардагы, үзәкләрдәге меңләгән галимнең гасырлар буена сузылган эзләнүләре нәтиҗәсенә, саташуларына һәм уйдырмаларына да каршы чыга, дигән сүз. Әлбәттә, бер галим ялгыз башы гына шундый куәтле укымышлылар гаскәрен коралсызландыра алмый. Бер биртек тарыдан ботка түгел, өйрә дә пешми Әмма шул бер бөртек уңдырышлы туфракка эләксә. аңа җылылык, яктылык, дым җитсә, тары үрчер, күбәер. М. Зәкиен, аңлашыла ки. барлык тәнкыйтьчеләрне бәлки ышандыра алмас, бәлки аның һәр фаразы киләчәктә исбатланмас та. әмма фаразларның күплеге һәм төрлелеге үзе үк хәзинә, хакыйкатьне табуның ачкычы лабаса. Аның фаразларын фәнни тикшеренүләр аша нигезләү яки кире кагу — безнең уртак эшебездер. Әлегә без. җитди дәлилләр китермичә галимне шамакай итеп күрсәтергә, аны мыскыл итәргә генә ашыгабыз сыман Мәркәзиевропачылар арбасына утырып, кыюрак галимнәребезнең эзләнүләреннән көлеп, без үзебезне ук мыскыл итмибезме икән? «Материалы по истории татарского народа» җыентыгында М Зәкиевнең халкыбыз килеп чыгышын яктырткан күләмле хезмәтен укыганда, мин бәхәсчеләребезнең мавыгыбрак китүләренә борчылып утырдым Ф. У. Әйс. Европада һәм Америкада европоцентризм һәм индоевропеистика юнәлешләре хөкем сөрә. Аларның фикеренчә. Европада һәм хәтта Евразиядә дә гомер-гомергә тик индоарнйлар гына яшәгән Башка халыклар, бигрәк тә төркиләр, монда күчеп килгәннәр Димәк. Европа һәм Евразия далалары ул индоарийларнын анайорты. Кал аннары килмешәкләр, дигән фикер урнашкан тарих гыйлемендә Ләкин галимнәрнең зур гына өлеше Евразия далаларында борынгыдан бирле төрки халыклар яшәгән, дигән карашта тора. М Зәкиев әнә шул карашны яклап, татар халкы да элск-злектән үзенең анайорты булган Идсл-Урал буйларында яши Татарларны тик килмешәкләр дип кенә уйлау тарихи дөреслеккә туры килми, дип язды. Бу җәһәттән. күзәтелә торган китапка язылган рецензия игътибарга лаек. Ул гомумән яхшы, җитди язылган Әмма анда да кайбер авторларның фикерен аңлап бетермәү күзгә ташлана Әйтик. М Зәкиев карашлары турында Ф Ислаев болай яза «Ул (Зәкиев) Идел буендагы этник аралашуда килмешәк татарлар катнашын кире кага» (Республика Татарстан. 24.09.96) Бу М Зәкиев караларын бозып күрсәтү Беренчедән. М Зәкиев хезмәтләрендә сүз татарларның элгәрегеләре булган саклар, сарматлар, аланнар, скифлар һ. б . нигездә төрки халыклар турында бара Димәк. М Зәкиев. гслиме моны ул юкмы, татарларның элгәргеләрсн тик Идсл-Урал буйлары белән генә чикләп куя алмый Чөнки, скифләрнен. әйгнк. яшәу ареалы Евразия далаларының бөтен киңлекләрен үз эченә ала Икенчедән. Идел-Урал татарларының килеп чыгышында һәм формалашуында Үзәк Азия татарлары да катнашкан дигән фикер М Зәкиевның 1977 елда чыккан «Татар халкы теленеп барлыкка килүе» диг ән моног рафиясендә үк әйтелгән иде Эстәп әйтим: күрсәтелгән мәсьәләләрнең барысы да нигездә профессиональ телчеләр һәм фольклорчы мифологлар тарафыннан өйрәнелә Т. Ә. Шулай да әлеге бәхәстә иң көчле һәм шулай ук кат-кат кабат шнган фикер - хәзер татар тарихы фәне тирән кризис кичерә, дию Менә бу карашка сез ничек җавап бирер идегез? Ф. У. Әйс. бәхәс барышында бу фикер кат-кат һәм җитди бер ачыш рәвешендәрәк кабатланды Багта мәсьәләнең теоретик куелышы турында Хәзер безнең Татарстан. Рәсәй һ б бик күп илләр глобаль кризис кичерә Минем аңлавымча, моның иң зур һәм әһәмиятле сәбәбе кешелек тарихыннан билгеле булганча, гасырлар чигендә кешелек дөньясы һәрвакыт дөньякүләм кризис кичерә Алып карагыз XIX йөз ахырын һәм XX йөз башын ул чор шундый ук коточкыч кризис чоры булмады дип кем әйтә ала? XIX һәм XX гасыр чигендәге глобаль кризис дөньяның аегын өскә әйләндереп салды XX гасыр башындагы коточкыч фаҗигаи вакыйгалар кешелек дөньясының яртысын гияр.тек прогрессив үсеш юлыннан алып, берничә гасырга артка ташлады. Рәсәй. гасыр уртасында Кытай. Вьетнам. Европаның яртысы шулай ук берничә гасырга артка ыргытыл ды Бу дөньякүләм тарихи трагедиянең сәбәпләрен һәм объектив мәгънәсен әле беркем дә рәтләп ачыклаганы юк Чөнки гасыр башында булган дөньякүләм трагедия соңгы елларга кадәр прогрессив күренеш дип бәяләнеп кнленде Хәзер без дә тасырдар чигенә якынлашып киләбез. XX гасыр бет.», тизлән XXI гасыр башланачак Тарихның әлегә кадәр беркем дә ачыклый алмаган объектив законнары буенча, гасырлар чигендә дөньякүләм кризис булырга тиеш һәм ул иң әшәке, куркыныч формада дөньяның алтыдан бер өлешен алып торган СССРда башлаш ан икән, мона һич тә гаҗәпләнеп булмый. 70 ел буена зур бер империя булып яшәгән Рәсәйнең бер селтәнүдә яртысы диярлек «кителеп төште». Кал! аннары да шул ук юлга басу алдында тора булса кирәк. Сакланачакмы алар, юкмы — бу сорауга тарихның үзе генә жавап бирә алачак. Бу дөньякүләм кризисның икенче күрсәткече -хәзер Рәсәйдә дә; Татарстанда да тормышның барлык өлкәләрендә котылгысыз кризис башланды, дөресрәге, менә инде берничә ел дәвам итә. Ул кризис ил тормышының хуҗалык, икътисад, дәүләтчелек, сәясәт, дипломатия, банклар системасы, идеология, яшьләрнең үз- үзен тотышы, әхлакый принциплары һ. б бик күп өлкәләренә кагыла. Кайдадыр кризис башланды дип кычкырганчы, «ә кайда юк ул кризис?» дип сорыйсы иде. Ә инде тарих фәнендә башланган кризис турында сүз чыккач, конкрет мәгьлүматларга гына таянырга мөмкин Чыннан да. ничек яшәгән сон соңгы 5—6 елда тарих фәне? Моңа югарыда гомуми җавап бирелгән иде инде Беренчесе безнең олы тарихчыларыбызның зур-зур китапларын чыгару: соңгы елларда Ш Мәржанинең «Мостафаделәхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (1989). Г Го- бәйдуллинның «Тарихи сәхифәләр ачылганда» (1989). һ. Атласиның «Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы» (1993). Әхмәт Зәки Вәлидинен «Кыскача төрек-татар тарихы» (1192), Ризаэтдин бине Фәхретдиннең өч китабы: «Болгар вә Казан төрекләре» (1993). «Казан ханнары» (1995), «Алтын Урда ханнары» (1996). һ. б китаплар чыгарылган. Бу эшнең шулай ук җитди юнәлеше — соңгы елларда тарихи хезмәтләр язу Андыйларның да саны аз түгел. Танылган тарихчы А X. Халиков гомеренен соңгы елларында аеруча нәтиҗәле эшләде Менә ул чыгарган китаплар: «Татарский народ и его предки» (1989). «Беренче дәүләт. Болгар иле» (1991). «Болгар- татар чыгышлы 500 рус фамилиясе» (1992). «Монголы, татары. Золотая Орда һәм Булгария» (1994); шул ук елларда С. X. Алишевның күләмле ике монографиясе чыга, соңгысы — «Казань и Москва Межгосударственные отношения» (1995); Р Фәхретдинов «Мондадыр безнең бабайлар» (1992). «История татарского народа и Татарстана» (1995); 3. 3. Мифтаховның шулай ук мәктәп дәреслеге; Ф Ш Хуҗинның «Великий город на Черемшане» монографиясе (1995); Г. М Дәүләтшин. Ф. Ш Хуҗин. И Л Измайлов дәреслеге һ. б.. һ. б Санап чыгу бик күпкә китмәсен өчен, шулар белән чикләник. Әмма тагы бер нәрсәне басым ясап әйтмичә булдыра алмыйбыз, соңгы елларда гына да Ибн Фазлан. Әл-Гарнати һ. б.-ның гаять әһәмиятле хезмәтләре кат-кат аерым китап булып чыкты Моннан кала, төрле гәзит-журнал битләрендә Идегәй. Сөембикә. Нурсолтан, Колшәриф һ. б бик күпләргә багышланган йөзләрчә мәкаләләр, очерклар, эсселар, төрле язмалар дөнья күрде. Милли тарих буенча күп санлы китапларның, мәкалә-материалларның басылып чыгуы татар матур әдәбияты үсешенә дә җитди йогынты ясады. Халык тарихы белән бәйләнгән әһәмиятле проблемалар соңгы елларда матур әдәбиятның үзәгенә күчә бара. Бер генә мисалга тукталып үтик игътибар иттеме икән кем дә булса, соңгы елларда Сөембикәгә генә багышланган ничә һәм нинди әсәрләр дөнья күрде: һ Атласиның «Сөембикә» очеркы (беренче тапкыр басылып чыкты), төрек язучысы И. В. Нәүрүзханның «Сөембикә» романы татарча гүзәл ханбикәгә багышланган беренче роман булып Чаллыда нәшер ителде Моннан кала: Ә. Рәшит поэмасы. Р Батулла кыйссасы. Р Хәмиднен «Хан кызы» тарихи драмасы. М. Хәбибуллинның тарихи романы. Евг Суховнын «Молодежь Татарстана» гәзитендә басылып яткан тарихи романы һ б М Хә- бибуллин хәзер Батый ханга багышланган яна романын бастыра башлады. Тарихта фәнни кризис башланды дип чаң сугу — тик тавыш чыгару өчен генә куптарылган сүз. Тарих фәнендәге кризис турындагы шау-шу бетеп өлгермәде, кемнәрдер татар җырындагы кризисы хакында тавыш күтәрә башлады Әйдәгез алайса бәхәсләшик: театрдагы кризис, эстрададагы кризис, эшкуарлыкта кризис, кризис, кризис! Җитди булмый ласа болай. җәмәгать! Т. Ә. Бәлки, бәхәстә кризиснең дәвере ачык күрсәтелмәгәндер, буталгандыр? Тарих фәне, чыннан да. кризис кичерде, хәтта ул СССРда. мәшһүр Покровский әйткәнчә, фәннән сәнгатькә, марксистик-сталинчы л идеологиянең колына әйләндерелде. Татар халкы үзенең үткәнен дорескүзаллаудан мәхрүм ителде Татарның санаулы тарихчылары яки юк ителде, яки ялган тарих язарга мәҗбүр кызынды Шушы мәйданда эшләр өчен яшь алмаш әзерләнмәде Мондый шартларда Г Ибраһимов исемендәге ТӘТИ нормаль эшли дә алмый иде. Сәяси шарт tap үзгәргән туксанынчы елларда ТӘТИ тикшеренүләрендә борылыш барлыкка килде. ләкин ул элекке инерцияне җиңү, яңа белгечләр әзерләү кыенлыгы аркасында, җәмәгатьчелек ашкынганча, тиз һәм кискен була алмагандыр Бәлки институтыгыз җитәкчелегенең аерым мәсьәләләрдә аксавы да дәвам иткәндер — яңа шартларда туры юлдан ышанычлы төстә атлап китү кемгә дә җиңел бирелми Шуңа да карамастан. Сез санап узган хезмәтләр ТӘТИнең тоталитар дәвер кризисен- нән чыгар өчен байтак көч куюын, халкыбызның рухи дөньясын сәламәтләндерүгә саллы өлеш кертүен дә раслый шикелле Ф. У. Минем аңлавымча, басылып чыккан материаллар күрсәтүенчә (монда аларнын барысы да саналмады), безнен көннәрдә татар милли тарихы фәне янадан җанланып килә. Галимнәр янача фикерли һәм яза башладылар Шактый зур уңышларга да ирештеләр һәрхәлдә, гуманитар фәннәрнең бүтән бер генә юнәлеше буенча да бу кадәр күп китап басылмаган Дөрес искәрттегез, без бөлгенлеккә тоталитаризм дәверендә төштек. Ә хәзер тарих фәне яңарыш кичерә һәм нигездә уңышлы үсүен дәвам итә. Бәхәс ачу. бәлки, гыйльми максатны, югары хакыйкатькә ирешүне генә күздә тотмагандыр. Хәзер инде безнең барыбызга да аннан дөрес нәтиҗәләр ясап, җитди эшләрне эзлекле рәвештә дәвам итәсе иде. Т. Ә. Югарыда телгә алынган бәхәсләрнең һәм без сүз алып барган «Материалы по истории татарского народа» китабының тарих фәне очен әһәмияте турында басым ясап бер-ике сүз әйтү дә урынлы булыр, мөгаен Ф. У. Телгә алынган бәхәс, минемчә, анда нинди генә карашлар, фикерләр, сүзләр яңгырауга карамастан, чыннан да. җитди әһәмияткә ия Чөнки ул татар тарихының зур һәм катлаулы мәсьәләләрен күтәрде, хәзерге көндә тарихчы галимнәрнең игътибар үзәгендә нинди фәнни мәсьәләләр торырга тиеш, дигән сорауга җавап бирде Чын галимнәр ул бәхәстә яңгыраган фикерләрнең ышаныч- лыларын. фәнниләрен үзләре ачыклый алырлар һәм төп игътибарларын төрле җирләрдә, төрле илләрдә яшәүче милләгтәшләребезнен тарихын чын гыйльми нигездә өйрәнүгә юнәл герләр диг ән өмет бар Әле генә басылып чыккан китапның әһәмияте дә шул ук бурычлар белән бәйләнгән. Татар халкының этногенезы, гомуми һәм кирәк дәрәҗәдә киң, тирән тарихын язуда бу китап матбугатта әйтелгәнчә, беренче һәм. һич икеләнмичә әйтергә мөмкин, җитди адым. Киләчәктә дә шундый бай һәм тирән эчтәлекле китаплар чыга торыр дигән өметтә калабыз. Т. Ә. Фатих әфәнде! Минемчә, безнең сөйләшү кирәк дәрәҗәдә җитди барды. Сүз әлеге китап кысалары белән генә чикләнмичә татар халкы тарихының да кайбер әһәмиятле мәсьәләләренә кагылды. Сезгә бу әңгәмәдә катнашуыгыз һәм җавапларыгыз өчен рәхмәт яусын! Киләчәктә дә татар ха. зкы тарихы буенча шундый әһәмиятле китаплар чыгып торсын иде Ф. У. Амин!