Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИПНЕҢ КӨНДӘЛЕГЕ

Татар халкынын күренекле әдибе Мирсәй Әмир> ә бу айда 90 яшь тулган булыр иде. Әдәбиятта үзенен «Агыйдел», «Хикмәтуллиннын маневрда күргәннәре», «Балыкчы ялганнары» кебек гүзәл повестьлары. «Саф күнел» романы. «Миңлекамал» һ. б. драмалары һәм бигрәк тә күп санлы юмористик хикәяләре белән гаять үзенчәлекле урын алган бу талантлы каләм осгасынын әсәрләре хәзер дә рәхәтләнеп укыла. Алар безнен күнелләргә зур эстетик ләззәт, рухи байлык бирә. Бу санда журнал укучыларга әдипнен 1944 елда альт барылган көндәлегеннән өзекләр тәкъдим итәбез. ( Аны безгә әдипнең кызы Гөлшат тапшырды. ) 1 — январь, 1944 ел. Моңарчы, үз гомеремдә берничә тапкыр, көндәлек язып карадым, ләкин алар һаман бәхетсезлеккә очрый югала яки юкка чыгарыла килделәр. Быел, әдәбиятта 15 ел эшләп килгәннең соңында, беренче тапкыр буларак, ижат эшенә бушатылуым уңае белән һәм шушы көннен яна ел башына туры килүе уңае белән, көндәлек дәфтәремне терелтергә ниятләдем Ләкин, кызганычка каршы, бүген, көндәлегемне башлаган көндә бердә генә дә язарга дәртем юк. Сәламәтлегем начар: эчемнең рәте юк. Шуңа күрә, бүген язасы килгән сүзләрне алдагы берәр көнгә калдырып (чөнки алар барыбер бүген генә башка килгән сүзләр түгел, кайсы көнне язсан да — барыбер), бүген булган фактларны кыскача теркәү белән генә чикләнәм. Көндез бераз тәржемә белән утырдым. Б. Горбатовның «Тарас гаиләсе»н тәржемә итеп бетереп киләм. Кичен ТДА театрында булдым. Н Исәнбәтнең «Җирдән Чичән» комедиясынын премьерасын карадым. Әсәр канәгатьләндермәде Бердән «Хуҗа Насретдин»ны кабатлый. Икенчедән идеясы белән, социал әһәмияте белән бик түбән. Хәтта дөрес түгел Минемчә Нәкый һаман да шәхси ирек мәсьәләсен буржуача чикләнгән мәгънәдә аңлый. ТДА театры шундый жиңел нәрсәләр белән тамашачыларыбызның зәүкын (вкусын) бозып бетерә инде Ибрай Газыйдан хат алдым. Җавап язарга кирәк булыр 7/1—44. Яңа елның беренче өч көнен авырып, жүнле эш тота алмыйча, ята-тора йөреп уздырдым. Аннан соңгы көннәрдә дә канәгатьләндерерлек ижат эше белән утыра алмадым. «Непокоренныемны тәржемә итеп бетердем. Ләкин укып карап чыгып бетермәдем әле. Иртәгә бһтерергә тиешмен. Бу эш, әһәмиятле эш булса да. күңелем анда түгел, күңелем пьесада («Җеннекамал»да) Мондый эшләрдән тизерәк арынып, шуңа ябышасым килә. Бүген Гөлшатка ордер белән пима алдым Беренче пимасы. Шуңарга шатлана белгән булуын әйт әле син аның! Кичә миңа 37 яигь тулды. 37 яшь тулганда беренче тапкыр Казанның рәтле кешеләре рәтенә кереп. I - категория буенча 2-че магазинга беркетелеп, сухой 180 Мирсәй Әмир. 1977 ел'. паек алып кайттым Быелларда бик зур мәсьәлә бу Турыдан-т\ры беренче секретарь һәм Совнарком белән хәл кылына торган мәсьәлә Артык язып тору өчен вакыт сон. с. 02. ятам 9/1—44. Кичә «Непокоренныеины укып бетердем. Татгосиздатка тапшырдым Кичә үк кич Я С. да (Язучылар Союзында) Гадел Кутуйнын фронттан кайтуы (отпускка) унае белән, очрашу кичәсе булды Кутуй ике' медаль, бер орден һәм гвардеец значогы тагып кайткан Молодец кеше Кичә күнелле генә узды Сырец эчтек Агай-эне арасында телләре кирәгеннән артыграк чишелеп китүчеләр дә булды. Үзем дә бераз арттырыбрак җибәрдем бугай, зарарсыз Бүген күрше карттан 2 метр утын сатып алдым. Шушы атна эчендә мен ярым сум акча табып бирергә кирәк Уен түгел, «Җеннекамал»га (язып яга торган пьесамны хәзергә чама белән шулай дип атап йөртәм. ихтимал бу исем Йгәрер) договор төзеп, шуна акча алырмын дип өметләнәм инде Эшләнеп тмәгән эшкә акча алу ин теләмәгән, ин яратмаган гадәт тә бит башка чара булмагач, теләмәгән эшне эшләргә дә мәҗбүр буласын Кичен, әле шушы минутка кадәр (сәгать бер), шул пьеса белән утырдым Тиз көйдә мотлак авылга — колхозга китәргә, шунда тәмамлап кайтырга кирәк, дип торам. Бүген базардан 550 сумга бер пот бәрәңге алып кергәнмен икән әле. балдыз исәбенә булса да, бүген ул да зур эш. Гөлшат бүген бик шаярды. Ул бик сүзгә остарып бара «Гали белән кәжә»не ота язды бит һәрбер яңа сүзләре, һәрбер яңа кыланышлары белән әледән-әле куандырып тора ул безне. Тик кичке сәгать 10 нарга кадәр йокламыйча гына эшне тоткарлый Ә ул йокламаганда эшләү — язу мөшкел «Атасы күкәя яза» ди ул (Әти хикәя яза дигән сүзе). «Атасына мишәйт итмә» ди үзенә үзе, ә үзе мишәйт итә. Кайчакмы, бик җитди эше бар кеше төсле тон белән «мин әттәсенә мишәйт итәм». дип «аңлы» рәвештә мишәйт итәргә тотына Кабинет, кабинез бөтен вакытны тулысы белән җитди эшкә файдалануны юлга кую өчен шул җитми. Аш өстәле — язу өстәле, язу өстәле аш өстәле Кабинет та. ашханә дә. ятак та. бала бүлмәсе дә һәммәсе бер Несолидно Ә кирәк иде Мечта Совинформбюро сводкалары бик куандыра, кичә Кировоград 12/1—44. Язучылар союзында Татарстан тарихы буенча укулар башлап җибәрдек Яшь тарихчы Гыймадинын беренче лекциясе булды (кереш) Безнең эштә матур гына, җитди тенә бер башланыш әле бу. Эзлеклелек белән дәвам иттерә алсак, бик яхшы булыр иде Бу көннәрдә фронтовик язучылар белән очрашу ешаеп китте әле Кичә Әхмәт Фәез кайткан иде. бүген Хатип Госман белән Ш Мөдәррис кайтып төштеләр (вакытлыча). Дуслар белән очрашу күңелле Берсеконтә авылга (Буа районына) китәргә җыенам ӨК исеменнән командировка алдым Шунда пьесамны төгәлләп кайтырмын дип ышанам инде Бу көннәрдә утырып язганым булмаса да. аяк өсте эшләп йөреп, уйлап йөреп финалын табып киләм шикелле күренә Бу бик зур эш Чөнки, пьесаны башлау җиңел, төгәлләү бик авыр икән Хәзергә мина шулай тоела, бу бәлки башла! ан вакытта финалын уйлап җиткермәүдән шулайдыр, гомумән, яза торган әйберемнең актыккы ноктасын күреп, шуна омтылып бармасаң. адашасын, юл таба алмыйсың, тәвәккәллек белән, кыюлык белән, ышаныч белән алга бара алмый сың. Тукта әле... Нигә соң мин бу көндәлегемә бик салкын карыйм ’ Нигә бу кадәр коры итеп, яңадан кайтып укыйсы да килмәслек итеп язам'’ Нигә ашыгам'’ Кем куа сон мине, би терәк тә бүген? _ Бүгенге вакыйгалар, тормыш прозасына нигезләнгән булсалар да. ул тикле коры түгелләр бит. Тулырак итеп языйм Болай булды: «Камал»га договор төзедем Договор төзүдән төп макса! ул пьесаны эшләп бетү өчен кирәк булган вакыт эчендә үземне материал!, яктан тәэмин итү Моны Алханов та шулай аңлады һәм берсүзсез. 3000 сум аванс алырсыз, гпле Ләкин мин. күңелемнән, ул акча кесәгә кермичә ышанырга теләмәдем Чөнки мине узган ел язган пьесама алган аванс борчый иде Ул пьесамның («Партизан ашы») куелмый калуына үземне гаепле санамасам да. үземне оурычлы бу тын калгандай хис итәм. аның өчен алынган акчаны, әдәбият дөньясында габпг ый хә i булса да. хәрәм аш ашаган төсле, йөрәгемдә ямьсез төен итеп саклап йөрим Яна аванска рөхсәт алгач га. шул хәрам тотар сыман тоелды һәм бухгалтер искә төшерде «Анысын түләмичә, монысын бирә алмыйм», диде Ләкин, закон буенча тикшерүгә китсә, театрның ул акчаны миннән алырга нигезе юк икәнлеген белә идем Яңадан Алхановка кердем. Алханов үзе дә моның шулай икәнлеген белә икән Теге пьесага бәйләнешле акча эшләрен өзәргә, бу пьеса өчен тиешле авансны бирергә вәгъдә бирде. «Без аны Сарымсаков белән хәл итәрбез, кылырбыз, син командировкаңа китә тор. доверенность калдырып кит. 15 еннән соң алып җибәрерләр», диде. «Яхшы», дип чыгып киттем. Ләкин., әлеге дә баягы, акча шундый нәрсә ул, кесәңә кергәнче ышануы кыен ана... Мин хәзер районга акчасыз чыгып китәргә тиеш Бу хәл күңелемне шактый төшергән иде Шулай, күңелсез генә өйгә кайттым. Гөлшатның минем белән шаярасы килә. Мин аны җилкәмә атландырып йөрергә өйрәткән идем, шуны таләп итә Бер-ике әйләндердем Ләкин аның һич тә канәгатьләнергә исәбе юк. Үз теле белән_ «чилкәнә утырт», ди, җылап-җылап таләп итә. «Башым авырта» дип карыйм, «ятып торам» дип карыйм, бер дә исәпләшергә теләми. Шулай тарткалашып тооганда. радиодан Сарымсаков (Театрның баш режиссеры) тавышы ишетелде. Ул Шәрәф Мөдәрриснең «Тупчы Ваһап» поэмасын укый иде Гөлшат, үзен җилкәмә утыртып сикереп йөрүне таләп итеп калды елап, тиз генә киендем дә радиога чыгып чаптым. Мин беләм Сарымсаков «Тупчы Ваһап»ны 15 минут укый. Ә мин, нормаль адымнар белән генә барганда, үз өемнән Радиокомитетка 15 минут барам Ашыгыбрак барганда 12—13 минутта бик иркен барып җитә алам. Сарымсаков укып бетереп киткәнче барып җитәргә һәм аның белән сөйләшеп, әлеге аванс мәсьәләсенә ачыклык кертергә, аны ышанычлырак итеп китәргә ниятлим Мин Радиокомитетка килеп җиткәндә, Сарымсаков һаман укый иде әле. Өч минут чамасы үтүгә, ул бетерде, мин, аның белән очрашу өчен, студия алды бүлмәсенә кердем Керсәм Сарымсаков та шунда, Шәрәф Мөдәррис тә Үбешеп күрештем. Сарымсаков белән бик тиз аңлаштык. Авансның реаль икәнлегенә ышанычым ныгый төште. Кыскасы: берничә көннән соң күренер... Шәрәф белән торып калдык. Минем, сәгать 8 ләр тирәсендә ӨКгә барасым бар иде, шуңа чаклы дип. сөйләшеп утырдык... Кызык кеше ул Шәрәф, бүгенге сөйләшүдә күренми ул. әлбәттә. Үткәндәге, аның белән бергә фронтта, редакциядә, һәм алгы линиядә үткәргән көннәрдәге кызык та, күңелле дә булган хәлләр Хәтердә җанлана да. шул фонда кызык булып күренә ул. Юк. хәзер Мөдәррис турында җәелергә настроением җитми.. Телефон белән белештем, ӨК дә миңа кирәкле кеше булмады, шуннан без Хатип Госман янына керергә булдык. Кердек Ләкин мин һаман да коры язам. Коры чыга Юк. бүгенге көн. бу арадагы көннәр болай коры түгел. Ләкин мин аларны тасвирларга иҗат көчемне сала алмый.м. Юк. «Җеннекамал» көнләшә. Үзеннән башка бернәрсәгә дә җибәрмәскә тели ул минем күңелемне. Әйдә, бөтен иҗат көчем хәзергә аңа булсын. Шуны төгәлләмичә, иптәшләргә хат та яза алмам ахыры Язсам да. иҗат җылылыгым артмастыр аларга. Гафу итегез, иптәшләр. Сез үзегез дә иҗат кешеләре бит, аңларсыз. 18. 1—44. Бүген мин Буага, кичә иртән 10 да килеп төштем. Райкомда булдым, аннары район лабораториясе белән танышып чыктым. Рай. ветврач белән сөйләштем, кичен прокурор Сюндюков белән сөйләшеп уздырдым (болар бары да минем пьеса өчен кирәк ) Әле Колхоз йорты номерында йокыдан торып, икмәк алырга чыгып, икмәксез кайтып утырдым (магазинар ябык, ләкин ачыр вакыт җиткән —сәгать озакламый 10 була). Бүген сәгать 12 дә «Коминтерн» колхозыннан (Толымбай авылы) миңа ат килергә тиеш. «Коминтерн» — район күләмендәге иң алдынгы колхоз диләр, Татарстан күләмендә дә алдынгылардан исәпләнә. Район җитәкчеләре, барсы да диярлек, өйдә юк чакка туры килдем. Казандалар Секретарь Әхтәмов ӨК пленумында. 15 ендә кич. мин иртәгә чыгып китәсе көнне. Ә Исхак кайтып төште Аның белән миндә чәй эчеп утырдык Поезд (яңа салынган юлдан) Буага 9 сәгать киләсе урынга 22 сәгать килде, бу кадәр соңару булганы юк иде. диделәр. 14 ендә Казанна китәргә тиеш булып та. 16 сына калуымның сәбәбе: 14 көнне кич. Язучылар союзы партоешмасының Язучылар союзы эше буенча ӨК карары белән танышуга багышланган җыелышы булды. Анда минем катнашу мәҗбүри иде Карар бик шәп, әдәби хәрәкәтебезгә чынлап та уңышлы якка таба үзгәреш кертерлек җитди, көчле карар 15 ендә поезд булмады, көн аралаш — җәй көннәрдә генә була. 18. 1-44. «Коминтерн» колхозына килеп җиттем. Яхшы гына каршы альт. Әхмәтҗанова Файза дигән хатын өенә урнаштырдылар. Эш шартлары тәэмин итү өчен кулларыннан килгән чараны күрергә тырышып торалар. «Коминтерн» — алдынгы колхоз. Председателе Латипов — тәҗрибәле председатель. Бу колхоз һәм аның алдынгы кешеләре турында Казанда ук ишеткән идем. Аларнын һәркайсы белән танышырга кирәк булыр Биредә Фатыйма Вилданова дигән бер укытучы бар. Ул — яхшы агитатор. Жәен. бригадир кирәк булгач, бригадир булып эшләгән Бик яхшы эшләгән Колхозчылар бик яратканнар үзен. Укыту вакыты җигеп. ул бригадирлыктан киткәч, колхозчылар җыла- ган Файза апа да әйтә җыладык. ди. Гомумән Фатыйманың эшчәнлсгенә. җитезлегенә, өлгерлегенә һәркайда сокланып сөйлиләр. Кичә генә партия сафына член итеп үткәрелгән бу кеше мине дә бик кызыксындырды Мотлак мин аның белән нечкәләп танышачакмын Ижат планыма үзгәреш кертүе дә мөмкин әле. Билгеле, пьесамны язып беткәннән соңгы планыма Фатыйма белән председатель мине Буадан үзләре килеп алдылар. Фатыйма беренче очрашуда ук үзе турында үзе дә сөйләп алды. Үзенең тормыш юлы турында яза башлаганлыгын да әйтте. Эшләгәнен күргәнне яратучы кешегә ошый. Артык .мактап җибәрмәделәр микән үзен? Латипов бик тыйнак кешегә ошый. Мин пьесамда алдынгы колхоз председателен бик горур итеп, һавалы итеп сурәтләргә уйлаган идем. Бу кешене күргәч, уем кирегә борылыбрак тора әле. Гомумән, мондагы кешеләр игътибар үзәгемне вакытыннан алда тартып алмасыннар дип куркам. Алла сакласын, бөтен планынны сүтеп ташларлар! Сак булырга, нык булырга кирәк' Шулай да бүген бригада җыелышына барырмын дип торам Эх. авыл! Ул һаман тыныч, һаман да үзендә ниндидер бер ләззәтле сер. йөрәккә якын моң асрый. Әнә. урамнан бер төркем яшьләр, салмак кына җырлап узалар Әле генә ике апа кереп чыкты. Җыелышка барышлый Файзаны да үзләре белән алып китәргә кергәннәр алар. Ачык йөзләрендә татар хатыннарында гына хас булган мөлаемлык, эчкерсезлек балкып тора. Ягымлы сагыш та бар ул йөзләрдә Алар ике-өч авыз сүз әйттеләр. Ирләрен юксыналар мескеннәр Киткәннән бирле хәбәрләре юк. ди Шулай да көтәбез, диләр. Бәлки үлгәндер дә дип көрсенә берсе. Бу хәтле сугышта барсы да булуы мөмкин, ди. 1 Ярый, ичмасам. безнекеләр дә көлдермәделәр», дип шатлык белдереп тә куя тагын 19. I—44. Бүген көне буе өйдән чыкмыйча язып утырдым 2 нче пәрдәнең беренче картинасын бетерә яздым. Сәгать сугып 10 минут. Көндез Фатыйма кереп чыкты. Үз тормышы турында яза башлаган әйберен укыды. Яхшы гына материал бар күренә. Хәзер ягам. 20. I—44. Иртән икенче пәрдәнең беренче картинасын бетереп куйдым. Көндез колхоз председателе янына правлениега барып, өч сәгатьләп сөйләшеп утырдым. Бик күп нәрсә алдым. Бу пьесага гына сыеп бетерерлек түгел Пьесада алган гоп моментларның дөреслегенә ышанычым ныгыды Хәзер сәгать 1.25. Ягарга кирәк, ардым 21. I—44. 2 нче пәрдәне язып бетердем. 3 нче пәрдәнең I нче картинасын язып бетердем. Көндез Фатыйма кереп, үз тормышы турында язган материалларының дәвамын укып чыкгы. Кызык кеше Яхшы материал Аның бүгенге көндә нинди эшләр башкарганын белмәгән кеше өчен, бәлки кызык та булмас иде. Мин киткәнче язып бетеп өлгерсә, яхшы булыр иде Сәгать 1.10 минут Ашыйм да ятам, ләкин армадым. Шулай да яңа картина башларлык сафлык юк Буш араларда Сергеев-Ценскийның «Брусиловский про- рыв»ны укыйм Шуны укып ятырмын. 22. I—44. 3 нче пәрдәнең икенче картинасын язып бетердем. 3 нче картинасын башладым. Бүген бетермөкче идем дә. арыдым, иртәгә иртән шунысын бетереп, кичен 4 нче пәрдә белән утырырга уйлыйм, Ишек алдына чыгып, озак кына вакыт, соңгы-финал пәрдәне уйлап йөрдем. Шактый уңышлы вариант таптым кебек инде Үзем күз алдыма китереп, бик дулкынландым, күземнән яшьләр чыкты. Гомумән, пьесам уңышлы чыгар дип ышанам. Тик гадәттән тыш зур булуы күңелне борчый 9 картиналы пьеса була микән'’ Әле сәгать 12.30 гына. Йокым килми килүен, ләкин арыткан ахыры, язасы килми Сөт белән ипи ашыйм да ягам «Брусиловский прорывнны укып ягырмын Иртәгә Буага базарга барып килергә ният бар иде дә. бармам инде Язудан аерыласы килми. 23. 1—44. з нче пәрдәнең 3 нче картинасын көндез бетердем Кич 4 нче белән утырдым да. күңелдәгечә үк бармый әле. Кич. Пред. Лаг инов кереп, бераз сөйләшеп утырып чыкгы Яхшы ук хәзерлекле кеше ул. Шәп председатель. Күп кенә мәсьәләләрдә консультация алам үзеннән. Әле сәгать 1 до юк югын, шулай да ашыйм да ятам. 4 нче пәрдә иртәгә җиделерәк барыр төсле Иртәгә бетерсәм. 5 нче гораздо җиңел язылачак 24. I—44. Дүртенче пәрдәне бетерә яздым, ләкин очлап куя алмадым. Башта эшләнгән, иртәгә иртә бетерәм. 5 нче пәрдәне дә иртәгә төгәлли язармын дип ышанам Хәзер сәгать 2 25. I—44. Соңгы (5 нче) пәрдәнең финалы гына калды. Бүген бетерергә дә була иде дә, «утро вечера мудренее» дип, иртәгә калдырдым Сәгать 12—20. ятарга кирәк. 26. 1—44. Бетердем 1 нче пәрдәне икенче кат эшләп чыктым. Ләкин китап артык озын чыкты, кыскартасы булыр. Кичә «Брусилов...»ны укып чыктым. Сәгать 2.30 Ятам. 28. I—44. Кичә язарга (көндәлеккә) онытып җибәргәнмен икән Пьесаны шомарту-кыскарту, тулыландыру белән утырдым. Нури Арсланов килеп чыкты, аның белән озак кына сөйләшеп утырдык. Ул үзенең «Булат» исемле яңа яза башлаган поэмасының кереш өлешен укыды Бик яратып тыңладым. Бик өметле әсәр күренә. Шундый рухта очланып чыкса, ул поэманың күп кенә шагыйрьләребезне «паникака» төшерүе мөмкин. Тик бу талантлы шагыйрьнең ижад шартлары бик начар. Ул командир булып, допризывникларны хәзерләп йөри Биредән Казанга үтешли, Буа военкомы белән сөйләшеп карарга ниятләп торам әле. бәлки, берничә көнгә булса да ял бирергә мөмкинлек таба алыр. Кичә, бөтен Толымбай авылы халкын шаккатырган вакыйга булды. Мин торган өйгә каршы йортта Камәретдинов Борһанетдин дигән бер дезертирны тотып алып киткәннәр 21 ай өендә качып яткан! Адәм карарлык жире калмаган ди. беткән ди үзе Сакал баскан, ди. 21 ай буена тышка да чыкмыйча, мунча да кермичә, идән астында, кәжәнкәдә. өй түбәсендә «яшәгән». Чынлап та ис китәрлек -вакыйга! Кеше ничаклы түбәнлеккә төшәргә, үзен-үзе шулкадәр каты жәзага хөкем итәргә мөмкин Юаш кына кеше булган ди үзе. электән ярлы семьядан Хатыны колхозда ат караучы булып эшләгән. Күрше-күләне әйтә; бер дә сөйләшми иде шул, диләр Нинди кичерешләр булмагандыр ул хатында Бу турыда бер хикәя язарга дигән уй туды әле. Куркаклыкның ни кадәр түбәнлеккә китереп житкерүен бөтен коточкычлыгы белән күрсәтү өчен бик җайлы вакыйга1 . Кичә кич правлениедә — актив җыелышында булдым. Атлар турында бик күп сөйләделәр. Бер бия 8 айлык колын салган. Шуның буаз икәнен белмәгәннәр Берәү шушының белән гаепләп чыккач, пред, болай аңлатты, районнан килгән вет комиссия бөтен бияләргә осмотр ясап, «болары — буаз, болары — кысыр» дигән нәтиҗә биреп киткән. Комиссия буаз дип тапкан бияләрне аерым тәрбия астына алганнар, кысыр дип тапканнарын гомуми тәртиптә файдаланганнар Ләкин «кысыр»лар җөмләсенә кергән бияләрнең 4 се буаз булып чыккан. Тай салучы да шуларның берсе булган. Колхозда төрле комиссия нәтиҗәләре, төрле карарлар белән генә канәгатьләнеп эш итәргә ярамаганлыгын тагын бер кат раслый торган факт. Бу колхозга төрле корреспондентлар бик күп килә икән Кичә генә дә «Соц. земледение»дан бер фотокорреспондент, «Ком правда»дан бер корреспондент килделәр. Татнаркомзем Талипов та килде. Шушы көннәрдә колхозда бер әдәби кичә үткәреп китәргә әзерләнәбез. Әле (иртәнге сәгать 9) пьесам өстендә утырам. Умач турында бер шигырь керә торган җире бар, шул шигырь белән азапланам.. (Кич с 1) Шигырьне очлый алмадым әле, шулай да бетерә яздым. Бүген Фатыймадан җәйге эшләре: агитаторлык, бригадирлык тәҗрибәләре турында шактый материал алдым, ләкин бетермәдем әле, иртәгә дә алам. Кичен, сәгать 12 гә кадәр Латыйпов Кадыйр белән (пред) сөйләшеп утырдым. Шактый күп материал алдым. Яхшы колхоз председателләрен бер колхоздан алып икенче начар колхозга күчерү яки аларны «күтәрәбез» дип, район күләмендәге берәр эшкә алу практикасына каршы берәр хикәя язасы килү тоя башладым Бу мәсьәләгә пьесамда да кагылам. Латыйпов белән сөйләшкәч, бу фикер тагы да куәтләнде. Колхоз председателе гомерлек булсын. Әгәр дә ул яхшы пред, булса, вот аңардан көтәргә була. Колхоз председателен күтәрү аны председателлегеннән алмаган көенчә булсын. Ә ана чин ягыннан түгел, сыйфат ягыннан профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелергә мөмкинлек бар. 29. I—44. Бүген әсәр өстендә нык утыра алмадым Иртән «умач» турындагы «бәет»не тәмамладым. Аннары Арсланов килде, аның белән сөйләшеп ' Бу турыда әдип 1969 елда «Җан көеге» дигән повесть яза. әмма бу әсәрен сон гына бастыра ала Әдипләр Мвҗит Рафиков (сулда) һәм Мирсәй Әмир (уңда) татар генералы Якуб Чанышен белән. утырдык Аннары Фатыйма килде анардан материал алып бетердем Ләкин ул үзе турында үзе яза башлаган әйберен мин киткәнчә төгәлли алмас Иртәгә көндез Буага барып кайтырга жыснам Базарны һәм «Кр Татария» корреспонденты Кузьминны күрәсе бар Анын белән мина. ӨК тарафыннан шушы колхоздагы агитация эшләренен торышы турында брошюра язарга тапшырганнар иле. хотя мин бу эшне өстемә алып бетермәгән идем, шулай да. башка кеше табылмас ахыры, эшләми булмас Иртәгә кич авыл күләмендә әдәби кичә уздырырга хәзерләнәбез Мин. Нурый һәм биредәге драмтүгәрәк членнары катнашырга тиеш. Берсе көнгә кайтырга чыгарга ният Фәүзия заданиесыннан башкалары үтәлде (үтәлә) бугай инде «Совет әдәбиятымның 9—10 номерларында Гайнуллиннын «Татар классик әдәбиягендә патриотизм мотивлары» дигән мәкаләсен укып чыктым Ярыйсы хезмәт Журнал өчыен мондый материаллар кирәк Әйбәт 30. 1—44. Бүген иртүк горып Буа базарына бардым Ләкин почти Казан базары, кайбер мәсьәләләрдә хуже. Фәүзия заданиеларын үтәргә бер ничек тә жае чыкмады. Райкомда булдым. 1 секретарь Әхтәмовны күрдем Военком янында булдым Язучылар Союзының правление члены буларак. Н Арслановка язу өчен мөмкинлекләр тудыруын сорадым. Бик теләп риза булуын, кулында булган мөмкинлекләрне бирәчәген белдерде Бүген кич Толымбай авылында әдәби кичә уздырдык Минем белән Арслановтан башка, драм түгәрәк членнары катнашты. Мин «Мөстәкыйм карт йокысы», «Курай». «Бер катлы кеше» дигән очеркларымны һәм «Немецча бишек жырларымң укыдым Татар Совет әдәбиятының хәзерге г орышы турында кереш сүз сөйләдем Әле шуннан кайтып утырам Н Арслановның «Булат Солтанов» поэмасының беренче өлеш тәре халык тарафыннан бик яратып тыңланды Кичәдә 250—300 ләп кеше булды Гомумән, бик ярат ып, бирелеп тыңладылар Иртәгә кайтырга чыгам дип торам Сәгать 11 40 I. ||—44. Кичә кич 9 да Казанга өйгә кайтып житте.м Бүген театрда Уразиков белән сөйләштем Ул анда хәзер худрук булган икән Иртәгә пьесаны укып чыгарга булдык Бүген кич союзда зур җыелыш булды ВКП(Ь) ӨК нең союз эше гурындагы карары буенча Шафиков доклад ясады Аннары К Тагын доклады булды Фикер алышулар Совнарком предынын культура эшләре буенча урынбасары Багыев чыгышы белән тәмам булды Әле шуннан кайтып утырам С I 20. 7. 11—44. Икенче февральда пьесаны театр кешеләренә укыдым (Уразиков. Габжәлилов. Сарымсаков. Исәнбәт. Разин. Хәсәнов тыңладылар ) Яраттылар Бик кызыксындылар. Тик кыскарту кирәк диделәр. Ләкин кыскарту бик читен икән. Хәзер төп эшем шул. Шуның белән утырам. Бу көннәрдә Язучылар союзында кеше бик аз калды (К Газый. К Нәҗми Мәскәүгә киттеләр. Г Разин авылда. Т. Гыйззәт тә юк). Пред правления урнына да. партоешма секретаре урынына да мин калдым. Көн саен ике сәгать шунда булам. Хәзер сәгать 2. Ятам (йокы килмәсә дә). 18. II—44. О сәгать 50 минут «Миңне Камал»ны кыскартуны тәмамладым Нәкъ мин бетерүгә радио Корсунда чолганышта булган дошманның бетерелүе — 52000 дошманның үтерелүе. 11 мең немецның плен алынуы турында Сталин приказын тапшырды Арыганнарым бетеп китте. Бу көннәрдә, нигездә, шул пьеса өстендә утырырга туры килде Көннәр бер-берсенә ошап узалар... Әнә. Мәскәү җиңүчеләр хөрмәтенә салют бирә. 15ендәК. Газый кайтты. 25. II—44. Кичә «М Камал»ны театрның худ советында укыдым. К. Газый. Алханов. Н. Исәнбәт. X Габжәлилов. X. Уразиков. Н Таждарова. Хәсәнов иптәшләр катнаштылар. Әсәргә һәркайсы югары бәя бирделәр. Үзгәреш кертерлек замечаниелар булмады Бик тиз сәхнәгә чыгарырга кирәк, диделәр Билгеле, шатландым Ләкин сәхнәгә чыгып, көткән нәтижәне бирүен күрмичә, тынычлана алмыйм 19. 20. 21 ләрендә, «К. Татарстан-нын тапшыруы буенча, госпитальда ятучы полковник Вәлиев турында мәкалә яздым (Күберәк вакыт танышу белән узды.) 23 нче февраль номерында -Суворов Кавалеры ордены» исеме астында басылып чыкты ВКП (Б)ның ЭК агитпроп бүлеге тарафыннан Язучылар союзына язгы чәчү кампаниесына карата эстрада материаллары җыентыгы чыгару эше тапшырылды Бу эшне үтәү оештыру правление тарафыннан миңа йөкләнде Хәзер куп кенә вакытны шуңа бүләм Шул жыентык өчен үзем дә «Хужа Насретдин колхозда» исемле бер спенка язып алдым Язучы кеше өчен жидди әһәмияткә ия булырлык әсәр түгел. Әз генә булса да файдасы тисә, вакытына карата ярар Шулай да «К Татарстан»™ яратып кабул иттеләр. (Билгеле, башка вакытлы матбугат булмаганга, китап булып чыкканчы, массага житә торсын дип. «К. Т»га бирергә туры килде. «К. Т •• материалы түгел югыйсә). Иртәгә кич Фәүзия белән «Дворянское гнездо»ны карарга барырга җыенабыз Билет алынган. Әле, кичәге укудан соң. «М. Камал»ны карап чыктым Күп булса ике-өч жөмләгә төзәтмә кертергә туры килгәндер шулай да Сәгать 0—30 М булды 5. III—44. 1 март көнне кич М Камал» язучылар союзында укылды 20 кеше катнашты Гомумән яхшы фикер әйтелде. Бик кечкенә замечаниелар белән, пьесаны сәхнәгә куярга тәкъдим ителде. Финал белән килешмәүчеләр бар Трафарет диләр, ясалма диләр. Бу замечаниеләрдә хакыйкать бар. ләкин уңышлырак вариант табу бик кыен Ахрысы шулай калып торыр, чөнки аның өчен пьесаны туктатып торып, быелгы сезоннан калдырып булмый. 3 нче март көнне кич ӨК ВКП (Б) секретаре ип Шәфнков белән укып чыктык. Кич сәгать 9 да барган идем (квартирасына) иртәнге с. 4тә кайттым Ип. Шәфиков бик игътибар белән тыңлады, һәр пәрдә артыннан тыналыш ясап, фикер алыша-алыша укыдык һәр образга анализ ясап чыкты һәм ахырда әсәрдән канәгать булды. Шәфиков гомумән безнең әдәбият һәм культура мәсьәләләре белән бик кызыксына, аларны үстерергә тырыша торган кеше күренә Әдәбияг-сәнгать мәсьәләләрендә шактый тирән фикер йөртә ала. Җитәкче урында шундый кешенең булуы безнең өчен шатлыклы хәл Бик канәгать булып кайттым Бүген күрсәтелгән замечаниелар буенча пьесаны тагы бер кат карап чыктым. Кичә мине Язучылар союзы каршындагы партия оешмасы секретарынын урынбасары итеп сайладылар. Зур нагрузка. Иртәгә Язучылар союзында гомуми җыелыш, зур жыелыш. ләкин минем әзерләнә алганым юк әле. Теге «Хужа Насретдин колхозда» зур гына доход источнигы булып китәргә чамалый әле. Миңа аны газетада бастыруны туктатып торырга киңәш бирделәр 1000 әр сумнан ике театрга саттым инде Әле тагын сатарга мөмкинлек бар шикелле Мин аны ярты сәгать утырып яздым. Аңа караганда 10 өлеш кыйммәт булган бер хикәя өстендә айларча утырып та. ана килгән акчаның 10 нан берен генә алырга мөмкин Обидно Төп жанрым проза ашатмый мине Нинди каһәрләнгән жанр булды соң ул? Ә бит иң кыен, иң әһәмиятле жанр Сәгать 0— 45. 18. III—44. Бу көннәрдә күзгә күренерлек әһәмиятле эшләр булмады бугай Кичә «М Камал» теагр коллективына укылып, шуның белән аны сәхнәгә чыгару эчен әзерләү процессы башланып китте. Бөтен коллектив бер тавыштан яратып, соклану белән каршы алды. Рольләр бүлү һәм пьесаны сәхнәгә чыгару срогы турында театр дирекциясенең приказы укылды. Приказ буенча пьеса 24.' IV—44 тә Тамашачы алдына чыгарга тиеш Ләкин коллектив бу срокны озын дип тапты, аны 15 нче апрельгә өлгертергә дигән гәкъдим кертелде Бу тәкъдим театрның барлык техперсоналлары катнашы белән уздырылачак киңәшмәдә тикшерелергә тиеш. Рольләр?.. Иң әһәмиятле рольләрне башкарырга икешәр кеше билгеләнгән Миңлекамал ролен Мәрьям Сүльва белән Галия Булатова башкарырга тиешләр Сүльвага ышанам Булатовага да үзем ышана идем, ләкин ул үзе-үзенә ышанып бетми Аның тәэсире булуы мөмкин дип куркам Сульва авырмаса гына ярар иде. Гыйльманов ролендә Әбжәлилов белән Зиятдинов Әбжәлилов бик шәп Ләкин Зиятдинов... Мин аны һәрвакыт бик шаблон, схематик төстә гәүдәләндергән «уңай» образларда күреп өйрәнгәнмен Шуңа күрә аңардан жаным өшеп беткән. Бу бәлки артист гаебе түгелдер, драматурглар гаебе булгандыр"’ Шулай да минем жанлы. җылы Гыйльмановым да Зиатдинов аркылы шаблон, үлек кеше булып чыкмаса ярар иде. дип бик куркам Берүк Әбжалиловка саулык бирсен ходай Маһинур ролендә—Камская. Үз урынында түгел, хәерле булсын, ышанып бетмим. Икенчесе Салиаскарова ташка үлчим Ләкин Маһинурга лаеклы башка кеше таба алмадылар Нәкыя — ИбраһимЬва. Ибраһимованы кызганып киттем, мескенне. Дездемона. Катерина... бәрәңге урлаучы надан авыл хатыны ролендә ничек күренер икән ул?. Венера Миңлебаева нәкъ үзе инде Гайни -Җиһаншина Гайнинең хатын-кызга әверелү моменты өчен бик лаек, ләкин аның «жегет» булып йөргән моментлары нишләр, тамашачыны ышандыра алырмы, белмим Башка рольләр түзәрлек кебек Бүген көне буена театрда роль текстларын тикшерүдә, дөресләүдә катнаштым. Иртәгә дә шул эш белән мәшгүл булачакмын Кичә «Коминтерн» колхозыннан алып кайткан мстериаллар буенча очерк язарга керештем Бүген кич тә бераз шуның өстендә утырдым Тизерәк төгәллисе иде Кичә С. Хәкимнән, бүген Ф Кәримнән хат алдчм Җавап язасы бар С 12 тулды. 13-мартта (бугай) Язучылар союзында Аппакованын балалар өчен ягы нан «Шүрәле» исемле пьесасын укыдык. Балалар өчен булган репертуар өзеклеген каплауда зур урын тотарлык бик матур спектакль булачак Аллага шөкер, кызармыйча кеше күзенә күрсәтерлек бер хатын-кыз язучыбызны табып киләбез шикелле Саклый алсак инде 25. III. Бу көннәрдә пьесаның либреттосын язу белән мәшгульмен «Коминтерн» колхозы кешеләре турында очерк өстендә утырам Бүген дә шуның белән утырдым Бүген Ф Кәримгә һәм Васимга хат яздым. Өченче көн С Хәкимгә хат язып жибәрдем Театрда «М Камалма репетиция бара. Өченче көн кич ӨК секретаре Никитин кабул итмәкче булган иде Сәгать төше 2 гә кадәр утырып кайттым, ләкин кабул итү була алмады Сәламәтлеге начар, диделәр . , _ 26. 111—44. Бүген Мидхәттән хат алдым Авыр хәбәр кигерде ул хат Бер аягын кискәннәр егетнең Кешенең яна чәчәк агып килгән чагы Хәрби эшкә омтылышы зур булып, бу өлкәдә талант иясе булган егет булмаса, бәлки бу кадәр авыр булмас иде Ләкин, ни хәл итәсең, тагын да начаррак булуы да мөмкин иде бит Хурлыклы яки үкенечле бәхетсезлек түгел Мидхәт кая кунсаң да ярарлык егет Әрәм булмас Бер аяк булмау кимчелеген генә чын йөрәк иясенә хас булган бик күп матурлыклар белән каплый алыр әле ул Шул ук хатында үзенең, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике тапкыр орден белән бүләкләнгән булуы г у рында да язган Аларны моңарчы язмый йөрде. Аның яшендәге кеше өчен нинди зур тыйнаклык! Мирсәй Әмир бер төркем татар әдипләре арасында Хат яздым үзенә. Радиодан «Бельцы»нын алынуы һәм безнең гаскәрләрнең дәүләт границасы- на барып чыгулары уңае белән юлбашчының приказын тапшырдылар. Ура! Абдул Әхмәткә хат яздым. Көндез утын кисү белән мәшгул булдым. 7. IV—44. 30 нче марттан ӨК гә чакырып, бер задание бирделәр якын көннәрдә (5—6 ларына) булачак радиомитингта чыгыш ясау өчен Норлат (Северный) районымнан бер бригадир хәзерләргә куштылар Поезд көтеп. 2 нче апрель- га калдым. 1 нче апрель көнне, кич сәгать 4—5 ләр тирәсендә, тагын ӨК гә чакырдылар. Владимир Дмитрич (Никитин) кабул итте. Бу кабул итүнең тарихы моннан башлана: декабрь аенда. ӨК бюросында язучылар мәсьәләсе каралган көнне, мин Никитинга записка биреп, кабул итүен сораган идем. Теләк — язачак пьесамда («Миңнекамал») күтәрергә ниятләгән проблемалар буенча, партия оешмасының җитәкчесе буларак, аңардан консультация алу иде. Ул мине кабул итәргә вәгъдә бирде, ләкин ул көннәрдә кабул итмәде. Эшләре бик күбәеп киткәнен күргәч, көтеп тормадым. Буа районына китеп, пьесаны язып кайттым. Пьесага репетицияләр бара иде инде Никитин онытмаган икән, шул записка буенча мине кабул итәргә булган Мин аны «М Камал»ның идея-политик эчтәлеге һәм драматик сюжеты белән кин күләмдә таныштырдым Ул бик кызыксынды, одобрить итте. Беседа вакытында Шафиков катнашты, бераз соңрак Шәрәфиев тә (Совнарком) килеп керде. Бу хәл — ӨКнең 1 нче секретареның язучыны саф ижат эше белән кабул итеп, сөйләшеп утыруы безнең язучылар эше тарихында (минем чорда) беренче вакыйга әле Шуңа күрә ул миндә шактый яхшы эз калдырды. И жатка булган дәртне көчәйтте Минем эшем белән — язучы эше белән—дәүләтнең, партиянең шундый жанлы кызыксынуы дигән сүз бит ул. Кечкенә эш түгел. Дөрес, минем иҗат эшемдә төп стимул түгел бу Төп стимул — халык. Кин катлам укучылар массасының ижадымны тәкъдим итүе — миңа билгеле. Халык арасында булган саен мин моны ачык күрәм. Шул миңа стимул бирә Шул ук вакытта партия һәм хөкүмәт тарафыннан да (халыкның гәүдәләнгән вәкиле бит алар бездә) тәкъдим итү зур эш ул. Шуннан берничә көн элек Шәрәфиев янында да булган идем. Ул очрашу да ижатка багланышлы мәсьәлә буенча иде. 2 нче апрельдә Норлат районына киттем Мамадыш авылы. Ленин колхозында өч көн булып. Мөнирә Шаһипова исемле бер бригадирны табып, оештырып. 5 апрельдә кич Казанга кайттым (Ләкин митинг юк әле. кайчан буласы да мәгълүм түгел ) Колхозда язгы чәчүгә хәзерлекләрен тикшерү — пробный выезд көненә туры килдем «Ленин» белән ярышучы «Көчле ирек» колхозыннан да вәкилләр килгән иде. Колхозлар арасындагы социалистик ярышның, колхоз кешеләре арасында чынлап та зур әһәмияткә ия булган вакыйга икәнлеген күреп, аның көченә ышанып кайттым. Колхоз тормышын белү хәзинәм байый төште. Кичә шул турыда бер очерк яздым. Ул иртәгә иртән радио аша тапшырылырга, берсе көйгә «К Татарстан»да басылып чыгарга тиеш. Шул уңайдай колхоз бәясе белән пот ярым бәрәңге дә алып кайттым Хәзерге чорда тоже зур эш. Бүген кич Я С. каршындагы партия оешмасының ябык жыелышы булды. 0К бюросының язучылар эше турындагы карарының правление тарафыннан ничек үтәлешен тикшердек «М Камал»га репетицияләр бара Бүген И Газыйдан хат алдым 16. IV—44. Бу араларда (II.IV 15.JV) К Газый Әгәрже районына командировкага барып кайту сәбәпле, анын урнына калып. Союз правлениесы предссдателлеген алып барырга туры килде Төп эш Г Тукайның үлүенә 31 ел тулу уңае белән ясалган кичә оештыру булды. Кичә (15.IV) шул кичәдә булдым Кичәне ачу алдыннан кереш сүз сөйләдем. Кичәнең рәсми өлешендә, шагыйрь гурында моңарчы матбугатта чыкмаган яңа истәлекләр сөйләнде (М Гали тарафыннан. шагыйрьнең бала чагы узган Кушлавыч. Кырлан. Өчиле авылларына барып, замандашлары авызыннан язып альт кайткан истәлекләре. Г Кәрам истәлеге. Мәүлудова Зәйтүнә Тукайның сөйгән кызы истәлеге) М. Укмасый үзенең 1913 нче елда Тукайга багышлап язган, заманында патша цензурасы тарафыннан тотып калынган шигырен укыды Шушы кичә уңае белән мина Тукай турында бик күп уйланырга туры килде Күптән инде, башымда «Тукай турында роман язылса иде» дигән бер уй йөри иде Томанлы гына уй иде әле ул. Бу уем хәзер тагын да куәтләнә төште Чынлап та. Тукай образы үзеннән үзе роман язуны таләп итеп тора торган образ Анын гурында материал жыю өчен бик зур чыганаклар бар икән әле бездә Алар анын замандашлары Башлап кичә Габдрахман Кәрам белән һәм Мәүлудова Зәйтүнә белән таныштым Алар икесе дә Тукай турында бик күп. бик кыйммәтле материаллар белә торган кешеләр. Үз белгәннәрен мина сөйләргә вәгъдә бирделәр. Мин, хәзер, озакка сузмыйча, ул кешеләрнең истәлекләрен, мөмкин кадәр тулы килеш, язып алырга тиешмен Билгеле, бу әле романга керешү дигән сүз түгел. Бу зур ният әле миндә тиешенчә формалашып бетмәгән Хәзергә башымдагы бу хыялның күләме мондый беренче чиратта, үз поколением турында язарга ниятләгән романыма тотынып. 1947 нче елга шуны төгәлләргә тиешмен Шул зур эшне башкарып чыга алсам, миңа современный темадан бераз аерылып горырта булыр, хәтта шулай булырга туры килер дип уйлыйм Ул романга мин үз чорыбыз турындаг ы бөтен белгәннәремнең. бу чорга булган карашларымның каймагын биреп бетәргә тиешмен. Үз чорыбызның мине дулкынландырган моментларыннан сыгылып калырга тиешмен Тарихи темага күчеп эшләү өчен ин уңайлы момент булыр. Икенчедән, мин шул роман белән имтихан тогарга тиешмен. Тукай шикелле жаваплы тема шуны күрсәтергә тиеш Шулай итеп. Тукай турында роман язарга ниятем анык төскә кергән гәкьдирдә дә. мин аңа 1947 нче елдан да иртә тотына алмыйм, дигән сүз. Ләкин ана хәзерлек эшен кичектермәстән алып барырга кирәк. Чөнки анын гере замандашларының бәясе хәзер күтәрелгәннән күтәрелә бара Алар сирәгәяләр Аларны мөмкин кадәр файдаланып калырга кирәк Моңарчы Тукайга карата гамьсезлек ни чаклы булган бездә! Ис китәрлек, ачу кабартырлык гамьсезлек' Тукайга карага хөрмәг- сезлек! Әйе, аның өчен кемне дә булса башкаларны гаепләү белән канәгатьләнергә, бу кимчелекне төзәтүне кемнән дә булса башка берәүдән көтеп торырга ярамый Үзем нишләдем соң9 Ни эшли алам’ сорауны менә шулай куярга кирәк Бу көннәрдә ижаг белән утыра алганым юк әле Тат издагның матур әдәбият секторыннан, рецензияләү өчен дип. бер китап биргәннәр иде (эстрада материаллары жыенгыгы). шуны карап утырам «М Камалиның репетицияләрендә булт алыйм Буш минутларымда Ролланның «Очарованная душа» лиг «иг романын укыйм (Гомумән, мина хәзер романнарны бик күп укырга кирәк, укымаганнары белән танышырга, укылганнарын кабатларга роман уку роман язарга зарядканы арттыра). II нче апрельдә Уфа театрына «М Камал» турында хат ягып жибәрдсм Кичә С. Хәким отпускка кайтты Бик сагынышып күрештек