МИН ДӘ КЕШЕ ЛӘБАСА!

Доктор, дим, иң элек мин сезгә кичәге хәлләрне сөйләп бирим булмаса... Шулай иртәнге җиделәрдә баш авыртуга уянып киттем. Уяндым да ах-вах киләм: мин бит бу вакытта инде әллә кайчан станогым артында басып торырга тиеш ләбаса! Юрганны селтәп кенә ташладым да хатынга кычкырдым: — Нигә уятмадың, боламык? — Йомран кебек йоклыйсың-йоклыйсың да, аннары эт шикелле таларга тотынасың,—дип гайрәт чәчте хатын. Соңлап булса да эшкә киттем. Акча маясын кичкә сакларга кирәк, шуңа күрә трамвайда билетсыз гына барырга иде исәп. Тик кая ул, вагон эче буйлап ишекле-түрле йөрүче контролер хатын: — Әй, куян, нишләп билет алмадың?—дип бәйләнде генә бит, шайтан алгыры! Ни пычагыма кирәк диген инде, әнә шул ыгы-зыгы арасында кырык бишенче размерлы күнитегем белән ялгыш берәүнең аягына басканмын икән. Берәү дигәнем — чәчен-башын буяткан, кашын-күзен уйнаткан чибәр генә «тутый кош» булып чыкты. — Ах, зверь, фил икәнсең!—диде ул кызыл иреннәрен мул гына чалшайтып һәм тизрәк миннән ераклашу җаен карады. Шәһәрдә адәмнән күп нәрсә юк, ходаем. Трамвайдан төшкән арада башымдагы кәпәчем авышкан, плащ төймәләрем шатырдап коелган икән. — И-и балакай, тәмам йолкыш тавык булгансың бит, әй,—дип жәлләде үземне тукталышта басып торган тешсез бер әби. Ярар, инде бу мәрәкәләрдән котылдым, ахрысы, дидем дә станогым артына килеп бастым. — Ташбака сыман кыймылдыйсың син бүген,—диде мастерыбыз, җитди генә кисәтү ясап.— Болай селкенсәң, бригаданы төп башына утыртуың бар. Ниһаять, әбәт җитте, завод ашханәсенә кердек. — Эшләгәндә шүре күк, ашаганда бүре күк безнең Хәйрүш,—диде бер иптәшем, гомер булмаганны мыскыл итеп. Кич белән өйгә кайтырга чыктым. Күнегелгән гадәт буенча, юл уңаенда гастрономга сугылдым, билгеле. Кайсыдыр чатта биш-алты яшьлек кызның: — Әнием, кара әле, бу абый цирктагы аю шикелле алпан-тилпән атлап бара,—дигән сүзләре колагыма кереп калган. Өйгә үз аягым белән кайтып җиттем анысы. Әмма аяк астындагы арзанлы келәмгә абынып шап итеп егылуым кая, каршыма ялт итеп хатын килеп чыкты. — Кайда йөрдең болай? Тәмам чучка булгансың бит...—дия-дия уклау белән сыйларга кереште үземне. Доктор, дим, кеше булуым турында, зинһар, ыспыравка язып бирегез, ә! Юкса мине һәммәсе хайванга чутлый башладылар... Мин дә кеше ләбаса! Әгәр менә баш төзәтсәмме, шундук чып-чын кеше итеп сизә башлыйм мин үземне...

Реклама