Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИХ СИН, ЯШЬЛЕК!

Бер. . Икс... Өч... Унсигез... Егерме... Агач яфраклары узыша-узыша җиргә якынаялар Җир-Ананың җылы куенына сыенырга ашыгалар. Ләкин нигә шулай ашыгырга? Сез юньләп агач ботакларынын баллы ширбәтен, кояшнын иркәләвең, кошларның моңлы тавышын да ишетмәдегез бит! Бер аерылгач, кире юл юк инде. Яфраклар коела, ә алар белән бергә еллар уза, кеше гомере уза Балачак яшьлек белән, яшьлек исә картлык белән чиратлаша «Казан утлары»н кулыма алгач, иң беренче җәлеп иткәне тышлык булды. Нигәдер, әсәрләнеп, байтак кына карап тордым Үсеп, өлгереп җиткәч кенә сындырып алынган нарат ботаклары, саф су, я.мь-яшел алма, әйтерсең, ниндидер булачак хәл турында кисәтергә телиләр. Мин моны Т Галиуллинның «Тәүбә» романын укып чыккач кына аңладым. Сусыл алма Зөлфия, ә сындырылган нарат Сәет. Берсе олы ир, икенчесе яшь кыз. Әсәрне укыганда да җанга иң үтеп кергәне яшьләр тормышы булды Нинди аяныч хәл! Безнең Регина, Наташа, Сәнгать кебекләребез көннә-көн күбәя бит Ирексездән шундый сорау бирәсе килә «Безнең буыннан олыгайгач нинди тәрбиячеләр чыгар соң?» Ләкин йөрәкнең бер өлеше аваз сала барыбер Әлфияләр күбрәктер.. Тагын Зөлфиянең үлемен искә алыйк. Менә ул коточкыч юллар «Өченче тәүлек тәмамланып килгәндә Зөлфия дөнья кайгы-хәсрәтеннән, үзен мәсхәрә итүләреннән котылды». Кабат-кабат шул юлларны укыйм Йөрәк елый! Нигә? Ни өчен җәзалап үтерделәр аны? Бер гаебе дә юк иде бит Зөлфиянең' Ул бары яратты гына, чын яшьлек сөюе белән Сәеткә гашыйк булды. Хәтта табигать елый. Әгәр дә аның тавышы булса «Кешеләр! Бу дөньяда мин сездән дә әшәкерәк затларны күрмәдем», дияр иде кебек. Әсәрнең алдагы битләрен кабат ачканда, яшьлек дәрте дөрләп торган Зөлфиянең кырау суккан чәчәктәй «шиңүен» күз алдына китереп булмый Тагын бер аяныч мисалга тукталып китмичә булмый. Җирдә ик гүзәл зат ана. Ә Фәридә шушы сүзне пычракка, җиргә салып таптый, изә Үз газиз балаңнан баш тарту, аны вәхшиләрчә үтерүне иң зур җинаятькә тиңләргә мөмкин. Бер яктан аны аңлап та була, яшь кыз, кияүдә түгел, алданган Шул кайгыдан ул баласын кире кагарга мөмкин. Ләкин ул бит Сәет янында гаебен таныгач та, соңыннан кемнеңдер көче белән кире кага. Тыштан караганда саф татар кызларына охшаган Фәридә чынлыкта упкынга төшеп баткан инде Ярар, ул яшьлеге белән ялгышкан да булсын ди Тик нигә туган баланы канализация коесына илтеп салырга?! Үз кулларың белән үз балаңны' Аны бит беркем дә бу юлга этәрмәгән. Күңелендә аз гына миһербаны калган кеше, бу биг минем җанымның бер кисәге, дияр иде. Әйе, ана исемен аклый алмаганнар күбәя шул. Егерме биш... Утыз... Әнә күпме яфрак коелды инде Әнә күпме гомер үтте Яшьлекнең саф җилләре күптән башкаларны иркәли