Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гармунчы

 

Профессор Фуат Гарифуллинга олы гармунчыга 1. Авылда мин иң атаклы гармунчы малай идем. Мәктәптә дә, клубта да борынны шактый чөйдем Бармаклары саен аның мәхәббәт, диләр иде . Язмышыма комеш түгел, алтыннан олеш тиде Гармуным да гармун иде — ул балкып тора иде, итәт емдә патша кебек горур утыра иде. Дәртле чагымда тотынсам, әллә нишләтә идем кошлар итеп сайратам да, аттай кешнә тә идем Бик күп кызлар — гашыйк булып, егетләр — көнләп көйде Көннәрдән бер кон авылга яшь бер медичка килде Әллә халаты төсеннән яктырып китте авыл Беренче карлар яудылар Башлашты шунда давыл. һавада, урамда түгел, менә монда — йөрәктә Моңа чаклы булган хисләр тузгыдылар беррәттән. Татлы давыл, ачы давыл — әллә ялкын, әллә боз... Ис булып исертте мине һәм тилертте теге кыз. Уйларымны утка сала, бозлы җилдә җилгәрә... Чарасыздан гармун тотам — җаным җырлап җибәрә. 2. Аулак өйләргә йөрми бу, чыкмый бит клубка да — ялгыз карчыкта фатирда белмим ни эшләп ята. Җай эзлимен очрашырга, җай эзлим сүз дәшергә. Очрашкачт ын телем тешлим, күрешкәч күз яшерәм. Салкын тисен әле, диеп, бозлы сөт тә эчтем мин. Йөткерүләр кая инде, ичмасам ник төчкерим. Юри бармагымны кистем... һәм кердем бәйләтергә — ни булды? дип каршы алды, утыртты мине түргә. Бармак киселде, мин әйтәм, иң кирәкле бармагым... — Бармакның кирәксезе дә була мыни соң аның? Бу,—димен,— бака бармагы... (Сүз буталды ачудан) бака бармагы бик кирәк, мин әйтәм, гармунчыга... — Сез гармунчы мыни? — ди бу. Мин әйтәм, әйдә киттек, кошлар итеп сайратамын, кешпәтәм атлар итеп... — Юк, юк, хәзер түгел,—ди бу,— сез барыгыз, кайтыгыз, клубка чыгып тыңлармын, төзәлгәч бармагыгыз. Кайтып киттем. Маңгаема кышын җәйге җил бәрде. Тизрәк гармунга тотындым — җаным җырлап җибәрде. 3. Менә җитте көтелгән кич. Кыз да клубка килде. Мин ул кичтә Кирам Сати, Фуат Гарифи идем. Көйләрдән тезмәләр тездем, тездем дә кабат өздем.. Гармунымны канат итеп, бөтен авылны гиздем. Гармунчы башка егетләр уйнамады ул кичтә— мин гармунлы бер сихерче идем!.. Арттырмыйм һич тә. Җырлаттым да, биеттем дә, уйнаттым төрле уен — теге кызны шаккатыру иде исәбем-уем. Ул да кушылып җырлады һәм биеде кушылып Кулымда гармун сайрады әкияти кош булып.. Кыз кинәт уртага чыкты. Тынып калды барысы — Әйдәгез, үткәрик,— диде,— гармунчылар ярышы! Кул чаптылар барлык кызлар, малай-шалай кул чапты... Ә бөтен гармунчы егет чыгып китте шул чакны Теземә гармун утыртып, бер үзем калдым эчтә мин гармунчылар бөркете идем шул теге кичтә! Дулкынланудан күңелдә барлык кыллар тибрәнде Гармунны киереп тарттым — җаным җырлап җибәрде! 4. Нинди көйләр уйнаганмын - хәтерләмим, тик белом мин ярыштым ул вакы! га бары үз-үзем белән. Кыз кабат уртага чыкты: — Әй, егетләр, кайсыгыз ала да тальян гармунын уйнап җибәрә сызын?! Ярышка беркем чыкмады Кыз да аптырап калды Аннары яныма килде Гармунны сорап алды Сынап каран торды аңа. Каешын куйды киеп Күзен йомды. Бармаклары киттеләр шунда биен Көйләрдән тезмәләр тезде, тезде дә янә өзде, язларны искә төшерде, кайтарды җәйне, көзне Чәчрәде моң чыклар булып, каз канатына кунды. сиреньнәрдән өзелеп төшеп, юл тузанында тынды... Гармуннан булганын сыкты ахыр чигенә җитеп — былбыллар итеп сайратты, кешнәтте байтал итеп. Ишеттерде күбәләкнең ул канат кагышларын... Мин белмәдем гармунымда андый тавышлар барын. Гармун тынды Кыз елмайды... Тәкәбберлек! Чибәрлек!... Гармунны кайтарып бирде... һәм мин елап җибәрдем... 5. Очрашулар эзләмәдем мин аның белән кабат— күңелләрем талпынса да, чатнады бугай канат. Мәктәпне тәмамлагач та артистлыкка укырмын дигән идем... Шунда белдем: никадәрле сукыр мин. Остарак уйнаучылар да башка эштә утыра... Теге кыз да китеп барды врачлыкка укырга. Мин дә киттем... Мин дә алдым җаныма якын белем. Ләкин мәңгегә гармунга берегеп калды күңел. Кулларыма алган саен менә шушы гармунны, бөреләнгән мәхәббәтнең искә төшә бар моңы. Теге кызның бармагына кагылган кебек булам — татымый калган җылылык кан тамырыма тула. Елаганым искә төшә бөтен клуб алдында, ләкин кара булып түгел, ә манчылып алтынга. Ак халатлы теге кызны күңелем кайчак эзли... Ләкин язмыш ни өчендер һич кавыштырмый безне. Шундый чакта күкрәгемә уфтану җиле бәрә... Кулларыма гармун алам... Гармун елап җибәрә .. 1996