ДОГАЛЫ ЕЛЛАР

Сөйлә, җил... Юат мине... Тауларга карап тау булалмасам да. тауларга таянып ятканым бар. езнен бакча башындагы ин биек өянкене кистеләр. Колач җитмәс1S лек әзмәвердәй агач, дөнья белән бәхилләшеп, бөтерелә-ботерелә, гөрселдәп ауды. Мин аның эчтән җан кылы ухылдап өзелгәнен * «Гасыр кптабывннан аерым бүлекләр. ишеткәндәй булдым. Тамырлары тирәнгә киткән түгәрәк, бирчәйгән кабыклы төбе карт агачның ак бәгыре сыман ачылып китте Пычкы чүбен аралап, мин еллар боҗрасына төбәлдем. Гасырга яшьтәш агачның дымлы көзгесеннән туган елым боҗрасын ничек табарга? Үзәктән сырланып килә-килә, ел фасыллары кырык алты тапкыр бөтерелеп алгандыр. Менә ул, шушы тирәдә, урта бер җирдәрәк булырга тиеш. Хәтәр сугыш тынганнан соң, җир йөзенә вакытлыча тынычлык иңгән ел. Сталин исән әле, мартеннарда аның һәйкәленә дип тау-тау руда эретелә. Көлгә әйләндерелгән Хиросима белән Нагасаки җирендә беренче шытымнар чыккан ел. Нәкъ ун елдан мәшһүр шагыйрь булып кайтасы Хәсән Туфан Уралда көтү көтә. Минем әтигә утыз сигез яшь. Ил-көндә коточкыч ачлык хөкем сөрә. Үлчәү йолдызлыгының бәрәкәтле нурлары җиргә туры караган мәлдә малай тапкан әнигә «Сталин бүләге» — биш метр сатин биргәннәр Ачлыкялангачлык патшалык иткән чорда бу да зур бүләк булып тоелгандыр. Әнием, бизәкле тукыманы йөзенә якын китереп, аның исерткеч хуш исеннән күзләрен рәхәт йомып, бер мәлгә хозурлык кичергәндер. Октябрьнең вак яңгырлы тымызык көнендә тәкъдирдән юаныч, җанына сабырлык сорап дога кылгандыр. Өянкенең соңгы талпынышы да саваплы гамәлгә дучар иде — инешкә аркылы авыл, аргы ярны тоташтырган күпер булып ятты ул. Ә аргы якта— минем хәтер болыннары, таулар, ак болытлы офыклар, армас- уенчак җил кочагында ирек-иркенлек тәмен тоеп, йөгереп тә, мәтәлчек атып та кинәнеп туя алмаган киңлекләр... Туган төбәгемдә табигатьнең үзе шикелле гадел карашлы кешеләр белән аралашып үсүемне олы бәхет дип саныйм Юк, бәләкәйдән үк Парижларны күрмәдем, дөньялар гизмәдем. Омма язмышыма үпкәләмим. Ярлы балачагым күңелле узды. Шуңа да мин яшәү дигән очраклы могҗизаның тирән дә, серле дә коесына еш тукталып карыйм — уйланам. Өметне алдагыга күчерә торып, аздан да канәгатьлек алу —миңа нәселдән бирелгән сыйфаттыр, мөгаен. Минем өчен Эйфель манарасы — авылымның пожар каланчасы иде. Тегермән шарлавыгы — Ниагара, аръяк болын түмгәклегендә үскән аксыргаклар— балачагым пальмалары, шул тугайлар өстеннән юк сәбәптән дә сыктап әйләнгән тәкәрлекләр — адашып калган диңгез акчарлаклары иде «Вальпараиса, Галлапогос, Титикака, Куала-Лумпур — шәп яңгырый торган исемнәр, белом! Әмма минем өчен Аксыргак авылы, Ташлыяр елгасы тагын да шәбрәк яңгырый! Кадерле булганга шәбрәк яңгырый!»— дип яза олуг әдибебез Аяз ага. Әйе, бәхәссез хакыйкать. Туган ягыңдагы инеш-күл, тау-үзән исемнәрен әйткән чакта җан рәхәт сулкылдый, сутлы тамырлар аша җиргә тоташканыңны тоясың. Ул исемнәр туган як шамаиленә язылган догалыкның аерым бер сүзләре кебек. Донья картасына карасаң, Татар бугазыннан алып Карпатка кадәрге тулы бер кыйтганың елга-күлләре, тау-үзәннәрснә торки-iarap атамалары кушылган. Гасырлар буена барган боек күчешләр дә, яулап алучыларның тарих хәтерен кол итәргә адарынулары да үзгәртә алма! ан бу географик атамаларны! Моңа Ходай тәгалә үзе ирек бирмәгән Ул исемнәр шул төбәктабигатьнең үз тыны-сулышыннан татар аһәңе белән кушылып яратылган да мәңгелек яңгыраш алган. Алтайдамы син, Уралдамы. Байкал яисә Азов (Азак) ярында гомер сөрәсеңме—әлмисактан бирле үземнең ата-бабалар бишек иткән җиремдә мин, дип башыңны горур тотарга иде дә бит, кеше туганым, үткән зурлыкларыңны аң-знһенеңә сыйдыра алмыйсың шул әле Күпләргә инде моны якынча белү дә тос түгел, ә бәлки, чит милләт горурлыгына күчен, кан бозу гына язгандыр... Малай чакта биниһая озын чыбыркы белән селтәнгән булып, киредән аны җыя алмыйча чуалып азапланган кебек, әллә кая таралган уйларымны хәтер йомгагына чорнап, тау өстендә ятам. Мөкәтә тавы... Коры үләнлек арасында нәзберек-тыйнак көмешсу әремнәр яктырып күренә Тау бите буйлап, түбәтәй-түбәтәй булып, җете чәчәкле кыргый мәтрүшкәләр сибелгән. Исе шулкадәрле дә үткен, аны, гадәттә, мунча кызып өлгерер алдыннан ләүкәгә, себерке суына салалар. Кайнар пар белән кыргый мәтрүшкә исе кызышып кушыла да... куе бальзамлы хуш искә түзә алмыйча кытыкланган мунча ишеге шартлап ачылып китә... Тау иңенә чалкан төшеп, туарылып аккан болытларга карыйм. Мин йозәмме, болытлармы Сирпелеп киткән тымызык әрем исеңдә — яшәү дәрте, исерткеч тәм, йомшак җил пышылдавы Ваемсыз балачактагы кебек, күңелгә тыелгысыз хис тула, тау—яшел мендәр булып, үз кочагында тирбәтә. Менә ул минем туган ягым. Аны күрү, колачлау өчен чама белгән биеклек кирәк. Арырак — бу манзараның икенче каты башлана. Болары инде тагын да биегрәк — киртләч сукмаклы, итәгендәге кучкар-кучкар таш арасыннан җидешәр, унар толымлы чишмәләр бәреп чыкканы, куеннарыннан шәрә тезле кызчыклар кебек җитәкләшеп каеннар менеп барганы—Язулы тау, Дегет тавы, Ял таулары.. Арырак, тагын да биегрәге — офыкны иңенә күтәргән зәңгәр дулкын кәрваннары — ерак Урал кыяларының юашланган соңгы аккордлары. Боларның иң горуры, уртадан зәңгәр пирамида булып калыкканы — Чатыр тау! Тәңре тәхете!.. Шушы өч төстә, өч яссылыкта торган таулы манзарага карыйм да, сокланудан, кочагыма сыйдыра алмаудан, табигатьнең кодрәте каршындагы көчсезлегемнән, гомер кыскалыгын оныттыра торган хозурлыгыннан күзгә нәүмиз-татлы яшь килә Шул мәлдә, әни кулы сыйпаган кебек, сизгер җил керфектәге тозлы яшь тамчысын итәге белән сыпырып ала. Гаҗәп бит, тыйнак кына Мөкәтә тавыннан әнә нинди ераклыклар күренә. Ә артында — ак күбекле карабодай кыры уртасында түм-түгәрәк гөмбәз булып, япа-ялгыз курган — Суыр тавы калыккан. Кайчандыр аның иңендә саллы гәүдәле суыр дигән җәнлекләр йөргәндер. Ни сәбәпледер бу җәнлекләр ераккарак, Чатыр тау тарафларына китеп барганнар. Үзләре урынына карсак йомраннарны калдырганнар. Шунысы гаҗәп: йомран да арткы аягына утырып, дөньяны тамаша кылырга ярата, хәвеф-хәтәр сизенсә, әче итеп сызгырып куя. Суыр да нәкъ шулай. Төсләре дә охшаш. Аермалары — песи белән юлбарыс кебегрәк. Холыклары исә чагыштырырлык та түгел. Йомран — Бонапарт холыклы, кәрлә, чәберчек, ярсу, тешләк. Суыр исә олпат җәнлек, гәүдәле булса да, үлән генә ашаганлыктан, явыз түгел. Өненә кереп качарга өлгерә алмыйча чарасыз калса, үзен рәнҗеткән кешенең күзенә карап утыра да а.пы аяклары белән битен сөртә-сөртә, адәм баласы сыман үксеп җылым. Аның инәлеп җылавына да карамыйча зыян салган кеше гомерлек каргыш ала, алдагы тормышында мантым алмый инде. Суыр—әдәби телебездә байбак дип атала.. Өненнән чыгып, кызгылт ком-балчыктан үзе өйгән постаментка горур һәйкәл булып баскан суыр каршында гонаһсыз уй белән туктал син, кеше туганым! Бу җәнлекнең тарихы, нәсел шәҗәрәсе ерак гасырларга барыл тоташа. Алар—мәңгелек сагында торган бакый таулар белән бер тиңдә сөйләшергә хаклы җан ияләре! «Тарих фәне атасы» Геродот, безнең эрага кадәр 450 ел элек һималай таулары арасында «Алтын эзләүче кырмыскалар» барлыгы хакында язып калдырган. Бу кырмыскалар эттән бәләкәйрәк, төлкедән зуррак, үзләре куе йонлы имеш. Алар Греция кырмыскалары кебек үк җирне казып оя ясыйлар, дип язган Геродот, һәм шуларның өннәреннән алтынлы ком җыючы дард дигән халык турында да искәрткән тарихчы (дард дигән җыелма исем астында бүгенге көндә шина, Кашмир, кхо, кихистан халыклары күздә тотыла). Шулай итеп, алтын эзләүче кырмыскалар хакындагы легенда, әллә нинди әкияти сурәтләр алып, төрле кыйтгаларга тарала. Кыю сәяхәтчеләр төрле тарафларга — Грециядән башлап Кытай диңгезенә. Монголиядән алып һиндстанга кадәр шул кырмыскаларны табу өмете белән юлга чыгалар, әмма максатларына ирешә алмыйлар. Ике .мең елдан артык дәвер эчендә бу серле кырмыскаларны таба-ачыклый алмыйлар. Шул чорлар эчендә галимнәрнең фараз кылып язылган күпме хезмәтләре дөньяга туа. Александр Македонский да һиндстанга яу сәфәре вакытында алтын табучы кырмыскаларның эзенә төшү максатын куйган була. Ләкин ул гаскәрен бүтән юлга борып җибәрүе аркасында ниятенә ирешә алмый кайта. Ә бу легенданың башы каян килә соң? Әхәмәнидләр мәмләкәте чәчәк аткан бер дәвердә (безнең эрага кадәр 522— 486 еллар) Төньяк һималай төбәге аның бер өлкәсе санала. Шул төбәктә зәңгәр күзле, аксыл чәчле, сугышчан, гаярь кабилә яшәве билгеле була. Алар фарсы патшасы Дарийга күпләп алтын китерәләр һәм алтын таба торган сәер җан ияләре хакында әйтәләр. Дарий моның белән кызыксына, затлы сараена бу җәнлекләрне китертә. Бу хәбәр фарсылардан Геродотка барып ирешә һәм ул бу җәнлекләрне кырмыска дип атый. Берничә гасыр үткәч, фарсы хакименең сараенда йонлы, гаҗәп зур кырмыскалар күрүе хакында Иеарх һәм Мсгасфсн әйтүе буенча, атаклы Страбон да язып калдырган (безнең эрага кадәр һәм безнең эраның 64/63— 23/24 елларында яшәгән). Ниһаять, безнең чорларда бу хикмәтле кырмыскалар белән француз галиме, этнограф Мишель Пессель кызыксына башлый. Сорбонна, Оксфорд, Гарвард университетларында белем алган, Мексикада Юкатан ярымутравында джунгли арасыннан майяларның уннарча шәһәрләрен тапкан бу галим күп кенә хезмәтләрне, бигрәк тә немец галимнәренексн җентекләп укып чыга. Сөйләшерлек дәрәҗәдә булса да тибст телен өйрәнә, һәм берничә елын һималайга сәяхәт кылуга багышлый. Ул анда минаро дигән халык яшәгән авылларга барып чыга. Галим шакката минаролар нәкъ европача кыяфәтле, зәңгәр күзле, аксыл чәчлеләр икән Ул алар белән дустанә мөнәсәбәткә керә, гореф-гадәтләрен өйрәнә. Минаролар Будда динендә саналсалар да һаман әле, борынгы гадәтләре буенча, Бабалашен (Зур тау ата) дигән Аллага һәм әби-Лхамга (Алиһә әби) табыналар икән. Алтын эзләүче кырмыскалар хакында Пессель күпме генә сорап караса да берәү дә ул хакта берни дә белми Сәяхәтен дәвам итеп ул һиндстан, Пакистан чигендәге демаркацион сызыкны үтен чыга, моңа кадәр чит кеше аягы басмаган тарлавыклар, хәтәр кыялар аша узып, ул, үзенең юлдашлары белән, Дансар тау яссылыгына килеп җитә Минаролар моңа кадәр бер генә европалыны да бу җирләргә аяк бастырмаган булалар. Тәкәббер немец галимнәре, әлбәттә инде, җирле халык белән җылы мөнәсәбәткә керә алмагандыр. Шуңа күрә ачыш та француз тәрбиясе алган Мишель Пессельне көтә. Диңгез өслегеннән 4000 м. биеклектә яткан Дансар тау яссылыгына килеп чыккач, ул хәйран кала. Күз күреме җирләргә нәни таучыклар булып суыр оялары сибелгән. Минаролар аңа «Безнең ата-бабал арыбыз тушындагы оялардан алтын комы җыйганнар. Болар алтын табучы җәнлекләр»,— дигәннәр. Егерме биш гасыр элек Геродот кузгаткан сер, шулай итеп, 1980 елда француз галиме тарафыннан ачыла. Оя казыганда алтынлы җирнең комын чыгарып өюче жан ияләре кырмыска түгел, ә суыр дигән җәнлекләр икән бит! _ е - а Шунысы хикмәтле минаро телендә бу җәнлекләр байбак дип атала икән... Минаролар, кайбер галимнәр фикеренчә, борынгы бабаларыбыз скифларның нәсел башы санала. Димәк, алар Европага таба күчеш чорында кайсы таулыкларда алтын барлыгын белү өчен, суыр-байбакларны үзләре белән алып, үрчетә-үрчетә тауларга җибәрә барганнардыр. Менә ни өчен Алтайдан алып Идел-Дон арасындагы далаларга кадәр сибелгән скиф курганнарында гаҗәеп бай алтын әйберләр табыла. Скифларның «җәнлек стиле»ндә искиткеч сәнгатьле эшләнгән алтын әйберләре грекларның антик сәнгатенә тиң куярлык түгелмени! Шулай итеп, минем туган ягымның йөзек кашы булган Чатыр тау тезмәләрен туган җире иткән суыр-байбакларның нәсел тамыры әнә кая, дөньяның түбәсе — һималай кыяларына барып тоташа. Шушы тарихны белгәннән соң, бу үтә дә гадел, самими җәнлекләргә хөрмәтем тагын бер башка артты. Бер җәйне хәтерлим әле: кояшлы июнь көне иде. Чатыр тауның иң биек ноктасына менеп, саф җилендә коенып алдык та, янәшәдәге таулар куенына төштек. Чаукалыкта учак яна, асылма казанда шулпа кайный. Күмер өстендә шашлык кымырҗый. Табын мул, кәеф шәп. Магнитофоннан ургылып музыка агыла. Бервакыт тау битләре буйлап тезелгән кызгылт өркәчләр артында хәрәкәт купты. Безнең ул кадәр үк явыз түгеллегебезгә тәмам ышангач, суырлар бала- чагалары, бөтен гаиләләре белән оялары кырыена чыгып яттылар. Изрәп музыка тыңлыйлар. Астарак, безнең учактан ерак түгел генә оядан чыккан суыр үрә басып сакта тора. Якын бара башласаң, бөтен гәүдәсен селкетеп, койрыгы белән көч биреп, сызгырып куя: бүтәннәргә хәбәр сала, янәсе. Мин аңа таба отыры якынаям, суыр күзгә туп-туры карап тора. Үзе чамалаган кадәр ара калгач кына ялт итеп оясына чума. Тагын аңлашып булмады... Югыйсә, тау битендәге бөтен суырларны җыеп әйтәсе идем: — Ничәмә-ничә гасыр буена күпме галимнәрнең, алтынга кызыгучы башкисәрләрнең хыялында йөргән, сокландырган, аптыраткан, табындырган җәнлекләр бит сез! Кышларын, озын йокыга талгач, ата-бабала- рыгызның туган җире — бәллүр кар түбәле һималай кыялары төшегезгә керәме?! Керәдер, мөгаен... Әгәр сезне Геродот хәзрәтләре кырмыска дип атап, күпме акыл ияләрен саташтырмаган булса, европалылар тарафыннан күптән инде кырылып беткән булыр идегез. Рәхмәт аның боек ялгышына! Рәхмәт аның егерме биш гасыр чишелми килгән табышмагына! Кызыгам мин сезгә, мәҗүси җаннар. Туган ягымның туграсына тере бизәк булып керәсе галиҗанәб байбаклар!.. _ишмә тавыннан караганда туган авылым кочакка сыя да бетә. Әнә, каен урманының ике тарафыннан Нөгеш, Чат сулары агып чыга да, авыл эчендә кушылып, Эстәрле инешенә әверелә Өянке тамырларына тотынып аккан шул инеш буаларында мин йөзәргә өйрәндем. Тал күләгәсендәге серле кумырыклардан дөмберт белән балык куа идек. Бидәлгә яисә кәрҗингә эләккән балыкны җыясың, кара төстәге этләй балыгын ташлый барасың. Тегермән буасында беләк буе чуртаннар эләгә, болар безнең авыл өчен акула дәрәҗәсендә, өлкәннәр генә эләктерә ала торган патша-балыклар. Тегермән шарлавыгыннан соң инеш тараеп, зирек куаклары арасыннан шәбәеп ага. Анда тәңкә балыклар белән бергә «кылыч балыклар» да эләгә. Уйламыйрак тотынсаң, сырты кулыңны кисә торган, үрдәк борынлы, бармак буе бу балыкларны без, ниндидер хәшәрәт эләктергән кебек чирканып, суга ыргытабыз. И җүләр чак! Кылыч балык дигәнебез кара уылдык бирә торган затлы чөгә (стер- лядь) булган икән. Аларның әнкәләре Камадан Ык аша безнең Эстәр- легә тыныч суга уылдык чәчәргә керә торган булганнардыр Маймычлары үсә төшкәч, киредән Ык аша Камага китеп барганнардыр. Без, мокыт ташбашлар, әнә шул ерак сәфәргә җыенган, киләчәктә зур үсеп, Мәскәү Кремле өстәлләренә куелырга тиешле «чөгә малайларын», тотарга чирканып, иреккә җибәргәнбез икән Эстәрле баш авылы яныннан башланган чишмә калын урман эченнән көн яктысы эзләп ага, үз юлындагы салкын чишмәләрне җитәкләп, авылның «казлар һөҗүменә» җиткәнче сафлыгын саклап килә. Урман күләгәсе төшкән сай суда бик тә елгыр балыклар йөзә. Ярдан күләгәңне күрүгә, ук кебек атылып, әллә кай арада юкка чыгалар. Тәмле булсалар да бу балыкларны яратып бетермибез. Шул бер-ике дистә елгыркайларны тоту өчен чытырманлыкта таланып, юешьләнсп, көне буена йөрергә кирәк. Соңы күңелле, әлбәттә. Балыклы савытың белән өйгә кайтып керүең—Парижны алуга бәрабәр. Тамагың ач, әмма бәхетлесең, күзләреңдә— борынгыдан килгән кыргый дәрт булып сунарчы хисе яна. Балыгыңны чистарту, йомырка белән кыздыру эшен, ясканып, әти үз остенә ала. Табигатьнең сулышка иркен чаклары! Хәзер инде ул ярларга әйләнеп кайтсаң да юк... Чат суыннан, үзебез дә белмичә, патшаларны кикертә торган керкә (форель) балыгы тотканбыз икән шул малай чакта. Күпме күзәткәнем бар: авылдашларым балык күргәч, әсәренеп китәләр, күзләрендә мәҗүси очкын кабына, сирәк тәтегән ризыкка олы бер канәгатьлек белән тотыналар. Моның сәбәбе нәрсәдә икән, дип уйлаганым бар. Бәлки безнең ата-бабаларыбыз бу якларга күчеп килгәнче, зур сулар ярында яшәгәннәрдер. Балык аларның кондәлек-гадәти ризыгы булгандыр. Балыкка табыну, тәм хәтере буыннан-буынга бирелә микән әллә? Күченеп килгәч, баштагы чорда зур суларны сагынып, Эстәрле инешен дә, итек тә чылатмаслык дип, кон күргәннәрдер Агыйлсл булып Агыйделне бәләкәйсетеп җыру чыгарганнар бит әнә.. Агыйдсл сулары кебек Тар сулар булмас инде... Әллә ничә диңгез-күлләргә ия булган, иксез-чиксез мәмләкәтле татар гына мондый җыр чыгара ала. Авылымның нәсел башы гомер сөргән урыннарда калын нарат-чыр- шы урманнары шаулагандыр. Наратка табыну да буыннан-буынга күчә барган, күрәсең. Ник дисәң, авылыбызга якын гына тоташ каен-усак- имән урманы, ә зиратка, гадәттә, нарат-чыршы утырталар Каенның әсәре дә юк. Ихата буенда каен үегерү монысы инде бөтенләй күрелмәгән хәл. Авыл башындагы куш наратка атлар да бит борылып карады... Бу җырга куш нарат каян килеп керде соң әле, безнең авыл башында өянке иде бит, куш тирәк дип язсам да була иде Бу хакта шулай кайта-кайта уйланганым бар Куш нарат Бәлки минем ата-бабамнар яшәгән авыл башында чынлап та куш нарат үскәндер Зур даулардан соң таланган җимерелгән авылны калдырып, бәхилләшеп киткән чакта, җигүле атлар соңгы тапкыр яшьле күзләре белән куш наратка борылып карагандыр Моны борынгы бабамнар авазын алып ки нән җил колагыма пышылдагандыр, һәм мин бу күренешне их тыярсыз дан кәгазьгә төшергәнмендер... Бәләкәй чакта хәтерлим әле тау өстендәге зиратның иң калку урынында карт нарат бар иде. Яшенле давыл купкан гарасатлы тонда ул авып төште. Киң ябалдашлы, куе ботаклы, каерылып үскән дәһшәтле-мәһабәт нарат иде ул. Авылымның тере шәҗәрәсе, иң карт хәтере булгандыр, мөгаен. Төнге яшен уты күк йөзен ялман алганда ул тарафка карасаң, тетрәп китәсең, ботаклары көчле җилдән иңрәп кайный, нарат унике башлы дию сыман талпына, йолкына, төбе-тамыры белән бөтен авылны кубарып алып, галәмгә алып менеп китәр шикелле. Тыныч кичләрдә исә, каршы як тау артында кояш баеганда, наратның бирчәйгән кәүсәсе алтынсу төскә маныла. Иңкүлектәге авылыма инде моң гына төн җәелә, ә карт нарат очында әле һаман онытылган шәфәкъ нуры көйри, шул тымызык яктылык еллар аша минем күңелемдә аҗаган булып сулкылдый... Туган авылымның исеме—Балтач. Күңел диварына җуелмас мөһер итеп сугылган бу атаманың яралгытамыры каян килә: бал—данмы, балта—данмы?—бу мине һәрчак уйландыра иде. Украинада Балта дигән поселок, Балтача фамилиясе йөртүчеләр бар. Моның кыпчаклардан күчкәнлеге бәхәссез. Халык телендә йөргән риваятьләр мондый: имеш, безнең авыл урынында элек кичеп чыккысыз кара урманнар булган. Юан кәүсәләренә оялаган бал кортларының гөҗелдәве агач шауларын да күмеп китә икән. Эссе җәй көннәрендә агач ботаклары арасыннан тач-тач бал тамып торган. «Тачбал»лы төбәк, әнә шулай, тора-бара халык телендә «Бал- тач»ка әверелә, имеш. Кара урманнар булуына да, бал тамып торуына да ышанам. Әмма телдә нинди дә булса атаманың кирегә әйләндерелүе—юк дәрәҗәсендә сирәк була торган хәлдер. Бервакыт, тарихи чыганаклар укып утырганда, мин таныш исемне күреп сискәнеп киттем, күк капусы ачылгандай булды. Балта кеше исеме икән лабаса. Ни өчен Балтычка? Күпвакыт рус теле кайбер төрки-татар сүзләрен шундый итеп имгәтә, соңыннан инде аны ата-анасы да таный алмый... Идегәйне дә әнә Идика, Идека, дип язганнар бит. Димәк аның әтисе Балтачай яисә Балтачы булып чыга. Сугыш коралы — айбалта ясаучы яки балта остасы дигән сүз. Димәк, минем туган авылымның исеме борынгыга, кыпчактатарларга барып тоташа, дастаннарга кергән атаклы Идегәйнең әтисе— Туктамыш хан тарафыннан һәлак ителгән бәкләр бәге — Балтачы исемен йөртә. Төп урыны кайда булгандыр, Идел-йорттан башланып, Урал тарафларына кадәр җитеп төпләнә барган балтачларның элгәрләре—борынгы бабаларыбыз бу олуг шәхеснең— Балтачының исемен авылда туган һәр буын кешесе теле ачылганнан алып, телдән калганчыга кадәрле кабатларлык символ итеп, саклап калганнар. Малай чакта серле Чатыр тау бездән бик еракта тоела иде. Тау итәгендә мәгарә бар икән, анда яраннары белән, Пугачев үзе яшеренеп яткан, йөрәксенеп эченә кергән кешеләр хәзер дә әле кылыч-хәнжәр, ук-калкан ише кораллар табып чыгалар икән, дип сөйлиләр, ул мәгарә минем төшләремә керә иде. Еллар узгач, шундый бер тарихи китапка тап булдым. Себердән кайтышлый, 1722 елда Петр Симон Паллас безнең якларга да сугылып чыга Медицина докторы, табигать фәннәре профессоры, Санкт-Петербург һәм Рим академияләре әгъзасы Симон Паллас үз күзе белән күргәннәрен бөртекләп язып барган. Яшенле яңгыр үтеп китәр-китмәстән үк, кызыгып, ул Чатыр тауга күтәрелә. Тауның уң як итәгендәге иңкүлектә берничә рудник бар, дип яза ул. Халык телендә аларны бакыр базы дип йөрткәннәр, соңыннан инде мәгарәгә әйләнгән. Паллас килгән дәвердә бу рудниклардан кыш буена мең пот руда алганнар. Йөз пот рудадан ике пот чиста бакыр чыга икән. Руданы купец Мясников кул астындагы Иштирәк бакыр кою заводына ташыганнар (бер потка бер тиен түләү исәбеннән). Паллас Туйкә авылында кунып чыга. Икенче көнне Чалтаймас елгасын кичеп, ул иске Бөгелмә юлыннан, безнең авыл кырыеннан гына узып китә. Балташеводан өч чакрымнар киткәч, туйралы Ядтай тау тезмәсе башланды, дип яза галим. Ул тауны бүген дә халык телендә Ял тавы дип атыйлар. Шунысы гыйбрәтле: Паллас килеп киткәнгә җәмгысы 224 ел вакыт үткән Шул еллар эчендә табигать ничек үзгәрә икән. Чатыр тау итәгендә, бакыр базлары казылган иңкүлектә хәзер сарык көтүе йөри, суырлар оя кора. О элек, Паллас килгән чакта ул төбәк менә болайрак булган «В теплой долине, в которой находилися рудники, много цвело Бобовнику, дикаго Миндалю, также на некоторых местах распускали с?он первые цветы вишни, ракитник и Aftragalus phyfodes. Я от рудника возвратился опять в деревню, в коей меня ожидали мои повозки » алай чакта без Сталин башын чөеп уйный торган идек, һәр малай кесәсендә кимендә бер-ике медаль кисәге —«Бөек атабыз» сурәте төшерелгән, әниләргә тылда алны-ялны белми эшләгән өчен сугыштан соң «якты кон» хисабына, ягъни, бер тиснсезгә бил бөккән өчен бирелгән бүләкләр булгандыр ул. Кул тими торса, яшькелт кунык каплый торган бу медальләрнең тормышта бернинди шатлык-бәхет тә китермәсен белгәннәрдер, шуңа күрә, без сукбайларның аларны югалтып, әрәм-шәрәм итеп бетерүенә дә күз йомып караганнардыр шул өметсез алданган бичара әникәйләр. Әмма без түшенә орден-медальләр тезгән фронтовик агайларга кызыгып, аларга үзгә бер хөрмәт белән карый идек Хөкүмәт бүләгенә алар- ның һәммәсе кан коеп, зур батырлыклар күрсәтеп ирешкәндер кебек тоела иде. Бүләк биргән җирдә беркайчан да тулы дөреслек булма! ан һәм булмаячакны ул дәвердә башыбызга да китермәгәнбез. Ясалма каһарманнар, ялган легендалар, мәңгегә дип куелган вакытлы һәйкәлләр кеше аңын томалый торган данлы сәхифәләр Болар бар да тоталигст хөкем сөргән җәмгыятьнең үз-үзен исертеп яшәү рәвешеннән килә икән Күз алдына китерәм: Берлинны алганда Рейхстагка беренче булып байрак кадаган Заһитов һәм аның полкташлары турында хәбәр килгәч, Сталин: «Монда да татар өлгергән...»— дип, тешен кысып, ысылдап куйгандыр. Алың сулышыннан аңлап, яула гаярь булсалар да. Сталин сүзеннән чыга алмаган маршаллар «тарихи хатамны төзәтер!ә ашыкканнардыр Җиңү байрагын элүчеләр икәү берсе рус, икенчесе грузин булса, бик шәп килеп чыга бит! Соңыннан, монтажлап, документаль кинога төшерәсендә... Күкрәген пуля тишкән килеш. Рейхстагның түбәсенә кадәр менеп җитеп, гөмбәзгә байрак беркеткән Заһитовның кемгә кирәге бар! Кан белән язылган дөреслекне сөртеп ташлап була ич Менә ул ил батырлары, тарих анналына керәсе каһарманнар Егоров һәм Кантария Әгәр Сталин милләте белән чукча булса, Егоров янәшәсендә байрак тотып йөгерүче дә чукча булыр иде «Күзгә кырып салырлык» кына чукча милләтеннән берәр солдатны фронт буйлап эзләтеп, рейхстаг ишеге төбенә минуты белән китереп җиткерерләр иде Әгәр инде бөтенләй табылмый икән, бүтән милләт кешесен чукча итеп, батырлык хакына, тудырган анасын да оныттырыр лар иле Кантария дигәннән... 1976 елла Мәскәүдә «Яшь әдәбиятчыларның Бөтенсоюз семинары»нда катнашырга туры килгән иде Шул көннәрдә комсомолның үзәк комитеты бинасында күренекле шәхесләр белән очрашу үткәрделәр. Космонавт, алдынгы эшче кебекләр арасыннан икәне Зоя Космодемьянскаянын әнисе белән Кантария истә кал! ан М В Кантария зур башлы, чәче такыр итеп кырылган, Эльбрус тау сырты шике i- ле борынлы таза грузин иде Рейхстаг түбәсенә байрак элүе хакында ул саран гына, тсләртеләмәс кенә искә алын үтте — Командир кушты да, Егоров белән икәү элдек инде, диде Аннары ул Грузиядә яшәвен. ике катлы йорты, жимеш бакчасы барлыгы М турында тәфсилләбрәк сөйләде. Күренеп тора: байрак хакында артык жәелсп китмичә, тере легенда гына булып йорисе килә, ахрысы. Бәлки аны мондый очрашуларга еш чакырып, тәмам алҗытып бетергәннәрдер, бер үк нәрсәне кабат-кабат тугылаудан тәмам туйгандыр, батырлык кылса да тыйнак табигатьледер (грузин да булсын, тыйнак та булсын!) дип, эчемнән генә аны акларга да тырыштым бугай. Ул чакта әле Заһитов турындагы документлар якты дөньяга чыкмаган иде. Без сугышның кайтавазын тоеп үстек. Авылда сугыш кырларыннан Европага кадәр ил-җирләр гизеп кайткан фронтовиклар шактый иде. Аксаклары, аяксызлары — безнең өчен аерым чутта йөри. Ат караучы Шәрәфи абзый сыңар аягын агачтан үзе ясап кия, очына кыршау сугылган аягы, җирне төеп, түгәрәк-батынкы эз калдырып бара. Югары оч Садыйк абзый «ак эштә» — кәнсәләрдә. Аның кием шәп: куе зәңгәр френч, шундый ук төстәге галифе. Сыңар аягы да хөкүмәтнеке. Утыргач, протез аягын сузып куйса, галифе балагыннан түгәрәк резинасы гына түгел ялтыр тимере дә күренә. Аның таягы кәкре башлы, бик матур эшләнгән. Ни гаҗәп, без малайлар өчен таякка таянып йөрүче аксак фронтовиклар гарип булып тоелмыйлар иде. Киресенчә, чын ир-ат нәкъ менә шундый булырга тиеш дип уйлап, аларга кызыгып карый идек. Үзебез дә таяк юнәтеп, аксак булып уйнап мәш килә идек. — Судабикер килә! Судабикер! Тавышыннан ук әллә каян танып, урамга йөгереп чыгабыз. Америка машинасы студебеккерның алгы фаралары тимер челтәрле, үзе биек, ун тәгәрмәчле, безнең «полуторка» моның янында чүгеп кенә кала. Машина үтеп киткәч, рәхәтләнеп бензин исе сулыйбыз. Ят, тәмле тоелган бу ис хәзерге Париж ислемайлары хушлыгыннан да шәбрәк тоела иде безгә, артык саф һавадан туйган малайларга. Менә — шаулы Бөгелмә базары, һәркайда ыгы-зыгы, сату-алу бара. Ә мин хәер сорашучыларны күзәтәм. Күбесе—фронтовиклар, өсләрендә уңып, сүсәреп беткән солдат гимнастеркасы. Әнә берсе сыңар куллысы, өздереп тальянда уйный, аның янәшәсендә ике аягы да бот төбеннән өзелгән, кулдан ясалган дүрт тәгәрмәчле нәни арбага утырган димме, баскан димме—гармун моңына кушылып җыр суза. Алларында—тиен акчалы пилотка. Бернинди льготалар күрмичә үлеп бетәсе мондый фәкыйрьләр күпме иде ул елларда! Авылга еш кына кинолар килә, сугыш турында булмаса, без аны карап вакланмыйбыз. Кинода безнең солдатлар һәрчак сәләмә киемле була, сазлыкка батып пычранып беткән солдатлар ардыра башлагач, кайчан немецлар күренер икән, дип көтәсең. Безнең офицерларның погоннары да иләмсез, коргаксыган чабата олтырагы сыман калҗаеп тора, ә тегеләр ялтыр киемнән, погоннар нәфис итеп үрелеп ясалган, ике кокардалы фуражкалары текә маңгайлы. Эчендәге тимер чыбыгын киереп, без үз фуражкаларыбызны шулай текә маңгайлы итмәкче булабыз — барып чыкмый гына бит... Немецлар хәрби киемне бик зәвык белән, малай чактан ук кызыгырлык итеп, тегә белгәннәр икән шул. Ниһаять, ике кокардалы, биек маңгайлы фуражкаларны Россия офицерларына да туксанынчы елларда кияргә насыйп булды. Партизаннарны да, сугыш бетеп кырык ел үткәч, энәдән-җепкә киендерә башладылар. Кер дә кунмаган ап-ак якалы, кардай ак туннардан землянкадан чыгып киләләр, минсиңайтим... Әлбәттә, киноларда гына шул. Бик соңлап... Хәерчелектән башы чыкмаган илдә авырлыкларны сәләмә кием белән генә күрсәтү, сәнгатьтәге өтеклек культы табигыйдер, мөгаен. «Муса» операсында Җәлилне дә бер күренештә умырык гимнастерка белән чыгаралар. Үз чорында Мусаны якыннан белгән бельгияле Андрей Тиммерманс, Казанда бу спектакльне карагач, болай ди: — Муса болай сәләмә түгел иде. һәрчак ак күлмәктән бик пөхтә йөрде... Без караган фильмнардагы, укыган китаплардагы сугыш вакыйгаларында кырылган немецларның исәбе-хисабы юк иде. Безнекеләр таш яисә агач артына посып атып яталар, ә немецлар, үрә басып, пуля яңгыры астына өерләре белән кереп кырылалар иде. Фильм төшерүчеләр шулкадәр арттырып җибәрәләр, немецларга карата нәфрәт түгел, киресенчә, кызгану хисе уяна иде. Хыялда кырганбыз икән фашистларны, сугыш беткәч санап карасалар (алман халкында кеше кадере исәпле икән шул), әллә ничә ил белән сугышып та алар сигез миллионга якын корбан биргәннәр. Ә безнексләрнең әле дә очына чыга алганнары юк... Утызмы, иллеме миллион... Минем төшкә кырык биш ел буена гел сугыш күренешләре кереп җәфалады. Баш очында граната шартлап өлгергәнче уянып китә идем. Манма тир... Мендәр коткара иде. Әгәр беркөнне уянырга өлгерә ал- масам, дигән курку гел миемне бораулап торды. Шөкер, хәзер инде андый мәхшәрләр төшкә керми, ничә еллар буе караган фильмнардан йоккан опиум тәэсире каннан чыгып бара, күрәсең Онытырлыкмыни... Кичләрен капка төбенә фронтовиклар җыела. Китә хатирәләр Әллә нинди серле исемнәр — Варшава, Кенигсберг Мин сулышымны да алмыйча, тыңлап, чирәмдә ятам. Их, без үсеп җиткәч тә шулай зур сугыш булыр микән, яу кырларында батырлык күрсәтеп кайту безгә дә тәтер микән, дип матур хыялларга биреләм. Соңрак, Әпсәләмов романнарын укый-укый бу теләгем тагын дә көчәйде. Сугыш — кызыктыргыч романтика икән лабаса! һәлак булуын да момкинме?! Булсани. совет үлеме ич ул!.. Ике дә уйламыйча ашкынып, яуга кереп үзен корбан игәргә әзер империя солдатын әнә ничек тәрбияләгәннәр икән Ә капка төпләре башка иде Күршебез Нургали абзый сөйли башласа, дөньяңны оныттыра да куя Минем әти сугышка кермәгән, Мәскәүдә метро төзелешендә эшләгән. Шуңа күрә ул, сугыш сөремен Мәскәү аша гына чамалаганга күрә, бик белдекле булып сүзгә катнашмый, әйбәт тыңлаучы сыйфатында коч биреп кенә утыра. Нургали абзый картайды инде хәзер. Тормышның нечкәлекләрен художникларча күреп, үзеннән дә, кешедән дә сәнгатьле көлә белгән тел остасы хәзер йомшады, хәтере дә какшый башлады. Сирәк кенә кайткан арада күрешәбез дә: — Нургали абзый, мин җиде яшьләрдә чакта син шундый бер вакыйга сөйләгән идең: күрәләтә үлемгә җибәреп, муеныңа пуля тигәч, ул мәгънәсез, яшь командирны ата язуың турында Нургали абзый озак кына уйланып утыра, әллә син гнуларны хәтерлисең, ди. Шулай итеп, Нургали абзыйның күргәннәрен үзенә хәзер мин сөйлим... Нуркалсй Бу донья михнатс да чпцге тор час. Шулай ук рахате да чаңге булмас. А выл өстендә моңлы рәшә тирбәлә Малахай ко лагын җилфердәтеп, язгы кар суларын чәчрәтә-чәчрәтә, урам нидән бер малай килә. Ярты бәхет кә ирешкән юеш танаулы малай Бер аягына нык табанлы Америка ботинкасы, икенче аягына күтәртмә ге чаоага кигән Әгәр мин, рәссам булсам, картаеп килгән бу гасырның егерме бер яшьлегенә кайгыр идем дә. шушы күренешне тымызык сурәткә төшерер идем. Г Утыз Имәнм «Ачлык патша» хакимлек иткән авыл, яңаклары эчкә багка бөкре карчык шикелле, өмет белән тулган хәсрәтле күзләрен олы юл ягына төбәгән. Гаҗәп бит: Американың бай кулы, океан аша сузылып, Эстәрле инеше буендагы Балтач дигән фәкыйрь авылны ничекләр тапкан да, үзенең ярдәмен баткакчытырманлы, канлы-даулы Россия аркылы ничекләр китереп җиткергән диген! —- Егерме беренче елгы ачлыкта Америкадан китерелгән аш, кофе бирәләр иде. Бервакыт кием-салым өләштеләр,—ди Нургали абзый.— Иң соңыннан Сабира дигән кыз белән икәү басып калдык. Әлбәттә, икебез дә нәүмиз каласы килми. Шулай итеп, Сабирага ботинканың бер сыңарын, миңа икенче сыңарын бирделәр. Киеп йөрдек шулай, чабата белән аралаштырып... — Үземне белә башлаганым шул елларга туры килә,—ди Нургали абзый.—Ач булгангадыр инде, күп нәрсә нык истә калган. Нәрсәдер урлап тотылган Көчтер Хөсәенне ат кырыена, тәртәгә бәйләп, авыл Советы рәисе чыбыркы белән яра-яра авыл буйлап әйләндерде. Бурлаш- каны өчен Кашап абзыйны, эт итеп кыйнап, биниһая юан бүрәнә белән биленнән бастырып куйганнарын хәтерлим. Яңа тәртипләр шулайрак керә башлагандыр инде авылга... «Ат үләте» дигән афәтле шаукым Азнакай төбәгендә егерме сигезенче елны башлана. Беркем каршы сүз әйтә алмый. Ярым хәрби тәртипләр халыкның өнен алып бара. Район үзәгеннән килеп төшәләр дә, бик шикле анализлар алган булып, иң таза атларны гына чирлеләр исемлегенә кертәләр. Чатыр тау итәгендәге Уразай авылы янына галәмәт зур, тирән чокыр казыталар һәм аны киртәләп алалар. Тирә-як авыллардан китер- телгән атларны шул киртә эченә кертеп, бәйләп куялар да, колагына терәп аталар. Тетрәп киткән малкай, бөтен гәүдәсе белән гөрселдәп, чокырга төшеп китә. — Безнең атны да чирле дип таптылар,— ди Нургали абзый.—Ул чагында атсыз калу—аяксыз-кулсыз калу белән бер иде... Әти атны үзе җитәкләп китте. Аның кайтканын өчәү—әни, түтәй һәм мин, тәрәзәгә капланып, көне буе көттек. Кич белән, кояш баер алдыннан, кулына бау кисәге тоткан әти күпер тавыннан төшеп килә. Күңел һаман ышанмый әле, ул башка кешедер, безнең әти һичшиксез атка атланып кайтырга тиеш, дип йөрәк сулыгып тибә. Әмма ул безнең әти иде шул... Чыраена үлек төсе кергән, кайтып кереп, сүзен әйтә алмыйча, бик озак сәкедә утырганнан соң: «Канатсыз калган кош кебек, менә без дә атсыз калдык...»—диде. Моңа кадәр әле җылы сүз ишетергә гаҗиз булып утырган әни, түтәй һәм мин кычкырып елап җибәрдек. Әти дә, башын аска игән килеш, читкә борылып, күз яшен сөртте... Гаярь иде безнең бахбай, соңыннан белдем, аны киртә эченә кертә алмыйча шактый азапланганнар, үлем исен сизгән булгандыр, бичара. Бер мәртәбә аткач та ул әле егылмаган, күкрәге белән бәреп, чокырның икенче ягына ыргылып чыккан, аңа тагын, тагын атканнар. Шуннан соң гына чокырга мәтәлгән...— дип, Нургали абзый тын кала Гомер дисбесенең җитмеш алтынчы төймәсен тарта башлаган абзыйның күк аязлыгы төшкән зәңгәр күзләрен моң баса, куе, ап-ак чәчләренә сагышлы каен яктысы күчә. Ул чакта авыллардагы иң шәп атларны гына җыеп үтертү вәхшилеге таза хәлле җир кешесен аяктан егу өчен махсус эшләнгәндер, мөгаен. Яңа казылган чокыр... Колагына терәп аткач, гөрселдәп егылган атның рәнҗүле ялварган күз карашы Нургали исемле самими малайның тешләренә кереп, күпме саташтыргандыр. Аннары инде, еллар үткәч, Нургали солдат, мондый тетрәндергеч күренешләрне кешеләр мисалында, сугыш аланнарында күргән. Фронт кануннары катгый Хәрби »» 97 фатында, мин эшли идем, университет күләмендәге газеталар арасында ел да беренче урынны алгач, Ташкент, Самарканд, Бохара, Мәскәү, Ленинград калаларына, казна хисабына, сәяхәткә җибәргәннәре дә булды). Менә шул бөтен стенаны алып торган газетада минем дә «Әдәбият крематориена чималлар» дигән беренче памфлетым басылды. Анда шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең «Җир мәрҗәннәре» китабы хакында шактый усал язылган иде. Сонетларның шартлап тәмамланган соңгы ике юллыклары мисалга китерелеп («Карьерага хирес түрәләр үргә менеп тирес түгәләр». «Әй кешелек, бүген күр менә, татар театры үр менә!», тагын «чылана—кылана», «почмакта—кочакта», «торгач та врачка» кебек мәзәк рифмаларны җыйнап, көлкеле сюжет та корган идем бугай. Мәхмүт ага Хөсәенгә бу памфлетның күчермәсен көне-сәгате белән җиткергәннәр. Ул чакта китап нәшриятында эшли иде ул. Мәхмүт ага шагыйрьләрчә кор тавышы белән телефон аша кафедра мөдирен ут бастырган. Борын беләнрәк сытып чыгарган сүзләре мондыйрак булгандыр дип фаразлыйм: «Ниндидер малаегыз анда... Мине!.. Татар әдәбияты классигын... Мине — Муса Җәлил ученигын мыскылларга җөрьәт итеп Мин моны болай гына калдырмыйм!..» Кафедра мөдире Юдкевич (ботен кагыйдәләрне бозып, татар бүлегеннән журналистиканың икенче курсына җайлы гына күчергән иде ул мине) бер сәгать эчендә мәкаләне русчага тәрҗемә иттереп, көнендә утырыш җыйдыра. Мин берни белми калам. Тәнәфес вакытында тәмәке тарткан курсташларым янында ваемсыз гына басыл тора идем, Гази ага килеп иңемә кулын салды да, читкәрәк алып китте: — Әле генә кафедра утырышы булды. Теге... синең мәкаләң хакында. Мәхмүт Хөсәен бик ярсып шалтыраткан булган. Мин сине яклап чыктым. Дөрес язгансың. Тик... Турыдан маңгайга күсәк белән кизәнәсең. Тәнкыйтьтә этика булырга тиеш: чама белеп суктыру, читләтеп әйтү осталыгы... Фикерең булгач, анысы тәҗрибә белән килер... Көтмәгәндә ишелеп төшкән бу хәбәрдән каушап мин Гази ага янында ни әйтергә белми басып торам. Мөдәррис Әгъләмнең шигырь юллары искә төште: Мин дигәнчә генә булса икән, Булса икән мин дигәнчә генә! Тимерченең чүкечедәй вакыт Килеп төшә башка янчә генә... Шагыйрь буларак, үзебезне даһига санап, Мәхмүт Хөсәеннән көлеп йөргән еллар иде шул. Язучылар берлегенең матур әдәбиятны халыкка җиткерү бюросында эшли башлагач, Мәхмүт ага белән якынаеп киттек. Оешма өчен алыштыргысыз шагыйрь иде ул. Шәп оратор (кайбер олырак шагыйрьләребез аның шул ягыннан көнләшкәндер дә әле...). Кайчан телефоннан шалтыратма — яңгырмы-кармы, әллә кайларга чыгып китәргә солдатча әзер, залда татармы-русмы—аңа барыбер, ике телдә дә теттереп чыгыш ясый, тамашачыны үзенә карата белә. Соңыннан аның егетлегенә гашыйк булып чибәр кызлар уратып алалар иде. Шигърияте нинди биеклектә идеме?.. Ходай биргән сәләт микъдарын ул тамчысына кадәр иҗатына сала иде... Бервакыт ул бездән бер айлык гонорарын (1978 ел. Профессорлар хезмәт хакы кадәр!) алды да, кәефе килеп, мине «Казан» ресторанына алып китте Кондезге тын ресторан залының түренә кереп утырдык. — Сиңа коньяк, миңа—боржоми Эчү—синнән, түләү—миннән. Ашарга ни теләсәң шуны сайлый аласың! — Сугышта взвод командиры булган Мәхмүт аганың приказ тоны белән сөйләшүе ошый иде мина. Кыстый-кыстый ул миңа коньяк эчертә, үзе капмый, умырып ашый гына. Мин эчкәнгә ул кызыша бара, шар-шар сөйли. — Мәхмүт ага, исермә,—дигән булам шаяртып. Ә мин гел шулай- Мәҗлесләрдә кеше эчкәнгә исерергә өйрәнеп беттем инде. Шулай истирәхәт кылып шәп кенә утыра торгач,— күңелем сизенгән иде аны,— Мәхмүт ага теге мәсьәләгә килеп төртелде бит: — Хәтерлисендер, студент чагыңда син мина карата тупас бер нәстә язып чыгарган идең? Ничек әле?.. Чималлармы? — Исеме онытылган инде...— дигән булам, карлыгыбрак. — Миңа үлеп гашыйк булып йөргән теге туташны беләсең бит, бер чорда укыдыгыз. Шул әйтә: «Газетаны җыртып алып килимме, Мәхмүт абый?»—ди. «Кагылма!—минәйтәм. Ул Марсель Галиевегез яшь әле, язучылар арасындагы көнчелекне аңламый. Үз намусында калсын! Еллар үтәр, Мәхмүт абзасының кем икәнен аңлар! Шул чакта үкенер ул һәм миннән килеп гафу үтенер. Аннары без гомерлек дус булырбыз, дим. Дөрес әйткәнменме?! Шул мәлдә Мәхмүт аганың коньягы эчне яндырып алды. Болай гына сыйлый дисәм... Юк, берни дә онытылмый икән шул бу тормышта, бар кылганың өчен дөньялыкның йә бусында, йә тегесендә җавап тотасың була икән... Мәхмүт аганың тавышы бөтен ресторанга яңгырый, ерак өстәлдәге- ләр дә борылып-борылып карый иде. Аның тавышы әкеренәймәс микән дип, тыныч тавыш белән сойли башладым. Ул, урындыгы белән янәшәмә тартылды. — Беркем дә котыртмады, Мәхмүт ага. Инанганымны яздым Үземне гаепле санамыйм да. Гафу үтенүне дә кирәк санамыйм. Хәзерге акылым белән андый әйбер язмас идем Очрашуларга нигә Мәхмүт Хөсәенне йөртәсез! — диюче авторитетлар бар. Мин сезне хөрмәт итәм, алар сүзенә карамыйм — Рәхмәт аңлавыңа!—дип, Мәхмүт ага иңемнән кочып алды. Шуның белән сүзне бетердек, хискә бирелеп, җәелеп китә торган кеше түгел иде Мәхмүт ага да. Икс арада салынган күпер, җылы мөнәсәбәт яшәү рәвешен мәгънәлерәк итә шул Мәхмүг ага шуннан соң миңа карата игътибарлы булды, юк кына әйберем матбугатта басылса да, тон уртасында булсын, телефоннан шалтырата, үзенә хас купайту белән очынып мактау сүзләрен жәлләми сибә иде. Бишенче курска җиткәч, диплом эшемнең оппоненты Гази ага Каш- шаф булды. «Иҗади...» дип аталган дипломымның баштагы 25—30 бите бүгенге татар әдәби тәнкыйтенә багышланган «теория» өлешеннән тора, калганы— газета-журналларда басылган яисә басылачак мәкалә-рецен- зияләрдән тупланган иде. Җитәкчем — профессор Мансур ага Хәсәнов. Профессор булуы бер хәл, ул бит әле Министрлар советы Председателенең урынбасары да... Ул министрлыкның дәрәҗәсен, эшем төтмәгәнлектән, аңлап та бетермим, ул турыда уйлый да алмый идем. Нәшриятка барып чыккач, күпне күргәнрәк язучылар: «Кайчан диплом яклыйсың, җитәкчең кем?» — дип сорыйлар да... «Мансур Хәсәнов», дигәч, «О-оо!» дип тел шартлатып куялар. Сөйләшүләре үзгәрә. Җитәкчем шундый мәртәбәле булгач, мин юкка чыкканнардан түгелдер, дип умыртка баганасын турайтыбрак басам. Болай да һавалы, корпә чак, мактанырга җитә кала «Мансур Хәсәновның ишеген тибеп кенә ачып керәбез...» -дип төтен җибәрәм. Министрлыкның кайда икәнен белешеп кенә йөргән чагым югыйсә Бсрконне мин, тәвәккәлләп. Кремльгә, Министрлар советына киттем. Алдан белешү, телефоннан шалтырату тәртибенә өйрәнмәгәнмен, әйтерсең лә Мансур ага Хәсәнов, бөтен эшен ташлап, көннәр буе гел мине генә көтеп утырырга тиеш Ишек төбендәге аерым мөнбәрдә утырган милиция хезмәткәре, йомышымны әйткәч, тоткарлыксыз үткәреп җибәрде Тыгыз келәмле киң баскычлардан өске катка күтәреләм. Калын стеналы бу борынгы бинада салкынча һава, ботсн вак уйларыңны оныттыра торган хакими тынлык 7* 99 иде. Биниһая зур тәрәзәле, затлы келәм җәелгән иркен кабинетта секретарь ханым минем белән ягымлы-йомшак сәйләште. Бөтен кергән кешеләр белән дә шулаймы, әллә безнең ише дипломник-студент хәленә керүеме — белмәссең, һәркайда тупас-дорфалык хөкем сөргән дөньядан килеп кергәч, аның болай итагатьле мөгамәләсе күңелгә рәхәт иде. Мансур ага минем белән «киңәшеп тормыйча» каядыр командировкага киткән. Кулъязмамны калдырып, секретарь ханым кулыннан телефон номеры язылган кәгазьне алып кайтып киттем. Киләчәктә дә төрле җитәкчеләрнең кабинетларына, сирәк булса да, керергә туры килер. Оҗмах яисә тәмугъ ишеге янындагы сакчы сыйфатында утырган секретарь туташ-ханымнарга аеруча бер хөрмәтем нәкъ менә шушы көндә күңелемә салыныр. Министр секретаре—ярым- министр, президентныкы — ярымпрезидент дәрәҗәсендә булырга тиештер кебек тоела миңа. Икенче тапкыр инде төгәл вакытны телефоннан белешеп, нәкъ әйтелгән сәгатькә килдем. Секретарь ханым мине Мансур ага Хәсәнов кабинетының катлы-катлы ишекләрен ачып (каушаудан буталып бетәр дигәндер инде), үзе озатып куйды. Ә мин бер дә каушамадым шикелле. Студент дөньясының ваемсыз каланчасыннан караганда бу тормыштагы дәрәҗәләр, урындыклар, кабинетлар барысы да мәзәк бер уен шикелле генә тоелган яшьлек еллары иде бу. Ә нигә каушарга, мин бит армиядә вакытта генерал, полковниклар белән янәшә кабинетта, дивизия штабында эшләгән малай... Шулай да... мондый мәһабәт кабинетка беренче тапкыр аяк басуым икән әле. Мансур ага Хәсәнов кара костюмнан, ак күлмәк һәм галстуктан иде. Түрдәге киң өстәл артыннан торып күреште. Якыннан аңа күз төшереп алгач, республиканың олы бер куласасын хәрәкәткә китерүче дәүләт җитәкчесе каршында басып торуымны хәзер генә төшенеп, елмаерга дип ачыласы иреннәрне авырттырып кысып куйдым. Кыяфәте—президиумнарда ерактан түгәрәкләнеп күренгән кызгылт чырайлы түрәләрнекенә охшамаган. Үзенә килешеп торган маңгай пеләше йөзен тагын да озынчарак итеп күрсәтә. Калын кара кысалы күзлек. Кырыс, таләпчән караш. Корыч тавыш—кыскасы, бөтен рәвеш-кыяфәте белән ул америка фильмнарындагы боссларны хәтерләтә иде. Аның сул ягындагы өстәлдә бөгәрләнеп черем иткән песиләр кебек бер өер телефон аппаратлары тора. Шул телефоннар белән күпме оешмаларның кан тамырына тоташкан, югары даирә вәкарьлеге сеңгән бу кабинетта мин җитдилек кысаларына кертә алмаган таркау фикерләремне җыеп, читлектәге кош кадәр генә калдырырга тиешлегемне аңладым. Мансур аганың беренче карашка кырыс-усал күренүе сөйләшә башлагач онытыла икән. — Карап чыктым эшегезне. Барып чыга болай булса. Минем монда әллә ни кирәгем дә юк шикелле. Менә, кереш өлешенә бераз каләм тидердем, яңадан ныклап күз йөртеп чыгарсыз. Аннары, тагын бер очрашып алырбыз... Ул арада секретарь ханым чәй кертте, һинд чәе!—дип, хуш исле буы «кычкырып» күтәрелгән чәйне бәллүр савыттан алган алтын кәгазьле конфет белән бер-ике йотып (икенче килүдә мин бер конфетны кесәгә шудыру кыюлыгына да ирештем бугай. Рәшит Әхмәтҗан әйтмешли: «Балага...»), лирик чигенүләрсез генә сөйләшеп алдык. Икенче тапкыр очрашуда ул диплом эшенең кереш өлешен тиз-тиз генә карап чыкты да имзасын куйды. — Яклау вакытында мин катнаша алмасам, борчылмагыз. Бары да тәртиптә булыр... Аспирантурада калырга теләгегез юкмы? Мин шунда бу кабинетка теләгән чакта керә алмасымны аңлап, зур тәрәзәләрдән күренгән Казансу киңлекләренә карап көч алдым да, күңелдә кайнаган бөтен зарымны ачып салдым. — Бик калыр идем дә, Мансур Хәсәнович, минем семья хәле... Күпме талантлы кешеләр яшәү шартлары булмау сәбәпле Казаннан китәргә мәҗбүр булдылар. Безгә дә шул язган, күрәсең... Буталчык сөйлим. Күз алдымда — Әмәт тавы тирәсендәге фатирым... Иске йорт. Ике айлык балабыз. Хатынымның дүртенче курс имтиханнары... Әбинең, эшеннән чыгып, безне коткарырга дип Уфадан килүе... Керогаз исе. Прокатка алынган коляска. Фатир хужасы— марҗа әбинең кичке унда утларны өзүе... Тагын, тагын әллә нинди өметсезлекләр... Шуларны бер учка җыеп, әйтеп калырга иде дә бит... Мансур ага мине игътибар белән тыңлады (мондый зарларны ул инде ишетеп аргандыр): — Башта эшкә урнашырга кирәк, хәзер мин сезгә менә дигән эш табам, телевидениегә әдәбият бүлеге редакторы кирәк,—дип, ул телефон номерын җыя да башлады. Мин, отыры әрсезләнеп, каршы килергә батырчылык иттем: — Анда кирәкми, Мансур Хәсәнович, телевидениедә бу гасырда фатир ала алмаячакмын!.. — Алайса, күңелегезгә охшаган эш эзләп карагыз. Тапкач, миңа килерсез... Бу кабинетка гозер белән бүтән беркайчан да керергә туры килмәде. Эш тә, фатир да ничектер үзеннән-үзе җиңел хәл ителде. Ярдәм кулын сузарга авырыксынмаган Мансур ага Хәсәнов дәрәҗәсенә таянып, кайберәүләр шикелле, аның исемен алдан йөртеп, терәкле үсү юлын сайларга мөмкин иде. Әмма мин әдәбият өлкәсендә тоткан урыныңны бары тик үз талантың белән генә расларга була, дип саный идем. Ләкин тормыш кагыйдәләре башка булып чыкты. Мин уйлаган чын зыялылар, чын әдәби мохит — хыялда гына икән шул. Диплом эшем әзер, дип канатланып йөргән көннәрдә оппонентым Гази ага Кашшаф белән аңлашылмаучылык килеп чыкты. Дипломның кереш өлешен «булып җитмәгән бу...» дип кайтара да бирә, кайтара да бирә. Кай җире ошамый, ни эшләргә кирәк — өздереп кенә әйтә алмый. Мин үземнең акыл тирәнлегенең сай казанын кыргычлап чыктым — бер касмагы да калмады. Мылтык терәсәләр дә бүтән кагылмаячакмын бу диплом эшенә, дип, үҗәт карарга килдем. Соңгы сөйләшүебез Гази аганың Горький урамындагы фатирында булды. Эш кабинеты җыйнак кына. Иске мебельләр. Гази аганың иң зур байлыгы — «Казан утлары»ның беренче саныннан—«Атака»лардан башлап бөртекләп җыйган журнал төпләмәләре икән. Сүз иярә сүз чыгып, мин Гази агадан: — Докторлык диссертациясе язарга алындыгызмы әле? — дип сорадым. Гази ага, икеләнебрәк: — Материаллар әкеренләп туплана инде, өлгерерменме —диде. Муса Җәлилләр янәшәсендә легендага әверелгән Гази ага Кашшаф фатирында кайчан шушылай киерелеп утыра алам әле, дип, мин аңа «акыллы киңәш» биреп калырга булдым: — Диссертация язып күпме вакытыгызны сарыф итәчәксез, Гази ага. Аның беркемгә дә кирәге булмаячак. Сез бит Такташ, Кутуй, Җәлилләрне якыннан күреп белгәнсез. Языгыз шулар турында дөп-дөресен. Югыйсә, әсәрләрен укыйбыз, ә тормышта нинди булганнар — күз алдына китерә алмыйбыз. «Тукай турында замадашлары» дигән китапны укып чыктым әле. Тукайның сурәте дә, тавышы да, сүзе дә юк ич анда' «Тукайның борыны тирли иде» дигән бердәнбер истә кала торган җөмлә бар. Безнең Равил Фәйзуллинның да маңгае тирли Шагыйрьне кеше буларак ачу өчен ул гына аз бит. Максим Горький әнә «Клим Самгин» белән юкка азапланган. Әдәби портретлары белән генә дә тарихта калачак ул. Нишләп безнең татар әдәбиятында бу жанр бөтенләй ЭШЛӘН- MOI ән икән, Гази ага? Бәлки кешене ярата белү тойгысы юктыр бездә? Гази ага эчке тойгыларын күңелендә үк сүндерә белә, йөзенә, күзләренә чыгармый иде. Сабыр гына тыңлап, уйланып утырды да: — Диссертация язу—уен эш түгел,—диде. Мин иске рояль капка чын үрелеп ачарга азапланганда бармагын кыстырган сабый хәлендә калып, сүз йомгагын күңелемә яшердем. Укытучыбыз Людмила Михайловна Пивоварова миңа эш белешеп куйган. Ике телдә чыга торган «Татарстан коммунисты» журналына тәрҗемәче кирәк икән. Чакырып китерде дә, минем өчен дустанә сөенеп, якамны, сәдәфләремне рәтли-рәтли: — Обком белән турыдан-туры бәйләнешле престижный журнал,— дип сүзен башлаган иде дә... — Аны кеше укыймы соң?—дип, үзем дә сизмәстән, укытучымны бүлдердем. Аркылы килгән соравымның урынсыз икәнен ишетмәве белән раслап, тезепме-тезә: —- Балда-майда йөзәрсең. Бәйрәм саен иң кыйммәтле тортлар, кәнфитләр, апельсин-лимоннар — аларга китерелә. Фатирны да тиз алырсың... Кая барып бәрелергә белмәгән чагым иде. «Фатир» дигән сүзе колакка эленеп калды бит. Озакка сузмыйча киттем әлеге журнал редакциясенә, барып кердем Ленин томнарын тәрҗемә итүдә иң көчле белгеч саналган баш тәрҗемәче Сәгыйть ага Хафизов кабинетына. Ул мине бик игътибар белән күздән кичереп, «сынау» алды, Азнакайдан икәнемне, туганы Миргасыйм ага Хафизовның кызы белән бер мәктәптә укуымны белгәч, бераз яктырып, русча язылган өч битлек мәкалә сузды. Шуны ничек тәрҗемә итүемә карап язмышым хәл ителәчәк иде. Кайтып карасам, теге өч битлек язмада кеше җаны-канына якын алырдай ник бер кәлимә сүз булсын. Ул елларда (1974) партия теле тормыштан тәмам аерылып, буй җитмәс биеклектә, үзенә аерым яшәгән риторикага корылган иде. Күңелне чиркандыра торган мондый нәрсәләрне тәрҗемә итә-итә мин үземнең бал корты кебек мыскаллап җыйган әдәби тел нектарын харап итмәмме? Энә очыдай нәзберек пумала белән нәфис рәсемнәр ясарга ниятләгән кулга, алаңгыр пумала тоттырып, койма буярга кушу белән бер ич бу! Икенче көнне Хафизов агага мәкаләне кайтарып бирдем. — Сездә эшләргә теләмим,—дигәч, Сәгыйть ага, акылындамы бу малай, дигән шикелле, өнсез калып, аптырап, бер мәл телгә килә алмыйча карап торды. Дөньяда иң кирәкле журнал чыгарам, иң бөек эш башкарам, дип йөргән агайны бу адымым белән бик рәнҗеттем ахрысы. (Куркуым дөрес булган. Уфадан күчеп килгән Госман Садә, шушы журналда тәрҗемәче булып эшләп, җансыз тел лабиринтларында буталып, биш-алты ел буена бер генә шигырь дә яза алмыйча интекте). Дипломны без берничә егет берьюлы якладык. Оппонентым Гази ага белән тәки аңлаша алмадык. Ул канәгатьсез, кәефсез иде ул көнне. Минем эш хакында сүрән генә сөйләде, «дүртлелек» дигән бәя чыгарды. Башка егетләрнең җитәкчеләре күккә чөеп мактап, һәммәсен бөек иттеләр. Ә минем. Гази ага ягына борылып карыйсым да килми. Ярый әле, кафедраның башка укытучылары, дәррәү кубып, эшемне «бишле»гә бәяләделәр. Яклау соңында егетләр җитәкчеләре белән кочаклашып (кайсы— кандидат, кайсы—редактор) «юарга» китеп бардылар. Мин берья- лгызым басыл калдым. Җитәкчең зур кеше булса да кыен икән. Мансур ага: «Яклагач, хәбәр бирерсең», дигән иде бит, ашыгып телефонга йөгердем. Портфельдә соңгы тиеннәрне җыеп алган затлы коньяк, шоколад бар. Кремль сарайлары өстәленә генә куя торган сый инде бу. Бер талпынуда телефоннан үзе белән тоташтым. Ике арада шушындый сөйләшү булды: — Ничәле? — Әйбәт. Бишле. — Шулай буласын белгән идем инде мин. Котлыйм. — Мансур Хәсәнович, башка егетләр җитәкчеләре белән сөйләшеп утырырга дип киттеләр. Шундый көн бит бу!.. Дөнья бер генә бирелгән. Гел эш тә эш булмас инде сезгә дә... Ни бит... Бер коньяк алган идем, икәү сөйләшеп утырырга дип.. Телефоннан ишетәм, Мансур ага көлеп куйды, сирәк була торган хәл! Күрәсең, болай туп-туры, гап-гади итеп, куштанланмыйча дәшүчене күптән күргәне булмагандыр аның. — И-ии, Марсель туган, үземнең докторлыкны яклагач та иптәшләр белән утыра алмадым мин. Рәхмәт. Вакытның бик тыгыз чагы,—диде. Бу тәвәккәллегемне соңыннан язучылар арасында сөйләп йөрделәр. «Мансур Хәсәновичны коньяк эчәргә чакырдыңмы? Булмас ла, шаяртасындыр...»—дип үчеклиләр иде. (1991 елгы ГКЧП вакытында илне шом баскан иде. Чатнар алдыннан империя карыныннан ярсыну сөреме чыгып, бөтен кешеләрнең аңын томалады. Яңадан цензура кысаларына кереп, рухны тезләндерәсе килмәүдән кызып язган бер мәкаләмдә мин Мансур ага Хәсәновка катырак бәрелдем шикелле. Үз мөмкинлегеннән чыгып олы эшләр башкарган шәхескә карата саграк буласы калган да бит... Нишлисең, өлкәннәр әйтмешли, заманы шундый иде... Мин ул чакта бер ачы хакыйкатькә төшендем: җәмгыять икегә аерылып коралга тотынса, туган атаң белән дә баррикаданың капма-каршы ягында калуың ихтимал икән. Ә үкенү, аек бәя бик соцлап, давыл узгач кына килә). Университетны тәмамлап бер ел үткәч, Гази ага белән Язучылар союзы коридорында очраштык. Элеккечә, соргылт бүреген, алдын артка әйләндерә язып, җайсыз игеп кигән. Кулында таягы, сыңар аягын яннан алдырып килә. Күрештек. Хәл-әхвәлләрен сорагач, ул: — Картаела... Мемуарлар язарга гына калдык инде хәзер диде. Теге вакыттагы сүземә үпкәләгән икән картым, онытмаган. Югыйсә мин чын күңелдән, хак әйткән сыман идем Фикерем киңрәк мәгънәдә иде. Мемуар дигән сүзне нишләптер онәп бетермим. Тагын аңлашып булмады... Тәкъдир моңа вакыт та калдырмаган икән шул, Гази аганың кояшы баеп, шәфәкъ бишегенә тошен җитәргә санаулы айлар гына калган булган (1975 елда, 68 яшендә ул донья куйды). Инде берничә ел үтсә дә мин һаман диплом эше белән әвәрә килгән чактагы Гази аганың канәгатьсезлеген искә төшереп, сәбәбен белә алмыйча аптырый идем. Беркөнне, кинәт башыма бер фикер килде Йөгереп диярлек бардым да, университетның архивыннан кулъязмамны эзләтеп таптырдым. Үзем битләрен актарам, үзем шигем дөрескә чыкмаса ярар иде дип телим. Юк! Сизенүем дөрескә чыкты Беренче бүлектә мин татарның күренекле тәнкыйтьчеләрен санап киткәнмен Арада —Гази ага Кашшаф исеме юк. Зур тәнкыйтьче дип санамаган очракта да, хормәт йөзеннән исемен телгә алырга тиеш идем лабаса. Сансызлык Мәгънә, тәрбия җитмәгәнлек Менә ни очен хәтере калган икән Гази аганың. Үзе тел белән әйтмәсә дә мин аның йөз-кыяфәтен, күзләрендәге тыенкы рәнҗүен еллар аша үтәли күрәм. Каләм ияләренең сабый кебек, юктан да хәтере калучан икәнен белгәнмени мин ул чагында. Такташ, Җәлилләрне кеше итеп язарга иде дип, мин ул дәвердә сизмичә дә үз күңелемә үссендерү орлыклары салганмын икән Билгеле бер яшькә җиткәч, күңелдә урын биләгән чордашларым турында бер китап язу теләге менә хәзер өлгереп, тон максатыма әверелде Дини сабаклар алмасам да, динле кешеләргә мин хөрмәтемне сиздереп, аларга читтән кызыгып карадым. Туган йортымнан чыгып киткәндә һәрчак әнием, капка баганасына сөялеп, дога укып, изге теләктә кала иде. Азнакайда укыганда Салиха әбием сумкамны готын мәктәпкә чыгып киткәндә догалы булды Бүгенге көндә Рәкыйбә әби (хатынымның әнисе) берәр эш майтарырга ниятләсәм, Ходайдан миңа карата игелек кылуын сорый Шул ак яулыклы оч карчык җир фәрештәләренең ак намазлык яктысы төшкән күзләреннән мин догалы еллар төсмерен күрәм Заман, тарих хакында уй-гамь йөрткәндә, якыннан белгән чордаш-кордашларымны сурәтләгәндә йөрәк турындагы каләмемне гаделлек кыйбласыннан тайпылдырма. Тәңрем... Башкаламы Казан атлы 1 ашкала? Маками Хакъ шәмус әйлэр (Ул урынны Ходай якты итвр). Г Кандалый азан — дөньяви шәһәрләр яшенә җиткән олпат кала, күпне кичер- К гән Башкала, юаныч-әрнүләрен тәкъдиргә салган Аккала. Аның гомер озынлыгын гасырлар боҗрасы билгели. Мәһабәт шәҗәрә агачының бирчәйгән буыннарына игътибар ит әле, алардан үкенечле тарих көле коела, хәтер авырайткан яфраклары борынгы риваятьләр хакында пышылдый. Тыңлый бел дә, ишеткәннәреңне акыл иләге аша үткәрә бел... Имеш, кала салынасы хисарга (ныгытылган үр) тәүге нигез ташын бисмиллалаган мәлдә, иртә-таңда кем дә кем очрый, шуны ай-ваена карамыйча нигез ташы астына салырга хан үзе боерган икән. Каюм Насыйри «Тәварихе Казан» дигән хезмәтендә болай дип яза: «...Иртәгесен мигъмарлар иртә белән чыгып кала корырга тотынгач та күрделәр: ханның үз угълы килә. Аның артыннан янә бер эт ияреп киләдер. Мигъмарлар, ханның угълын нигез астына салырга кызганып, аның белән ияреп килә торган этне тотып каланың нигезе астына салдылар...». Төзүче осталар соңыннан ханга беркемне дә күрмәдек, эт йөгереп бара иде, шуны тотып салдык, диләр. Хан әйтә: «Бу кала һәм ханлык этләр кулына кала икән...» Хикмәтле риваять бу! Хан улы әлеге вакыйганы үткенәйтү, бу риваятьне истә ныграк калдыру өчен кертелгәндер. Ә менә икенче өлеше... Игътибар итегез, сарыклар яисә дуңгызлар кулына түгел, ә этләр кулына калачак, дигән бит олуг хан җәнабләре. Бу хан, һичшиксез, боек акыл иясе, зирәк күрәзәче булган, ул әйткән фикернең асыл мәгънәсе шунда: тарихи риваятьләрдән күренгәнчә, һәр халык үзенең Җирдә яралышын нинди дә булса җанвар белән бәйле рәвештә карый Төркиләрнең ыру анасы — бүре санала Ә эт кавеме кулга ияләштерелгән бүре нәселеннән. Ягъни эт—бүре гаярьлеген җуйган мәхлук җанвар һәр хуҗага койрык болгаудан тәм-ләззәт алучы, көчле кул астында интегү-изелүне бәхеткә юраучы, юаш, күндәм эт хәленә төшкән халыкка калачак бу Казан һәм патшалык, дигән тәхет башы, олуг хан. Димәк, без — юашланган нәсел варислары. Моның белән килешү авыр, әмма хакыйкатькә күз йома алмыйсың шул. ___ азан—зарлы да, шанлы да кала. Үзендә ватандарлык хисе тойган кеше Кремль диварыннан торып Идел көзгесенә күз текәгән чакларында, борынгы бабалары хатасын төзәтергә теләп, гасырлар аша ометссз талпынып куядыр. Инәлеп бер кычкырып кара: тавышың бушлыкка таралып сулкылдый да үз йөрәгеңә кайтып егыла. Ул чакта . Казанның борын төбендә Зөя ныгытмасын төзүче мәскәүлеләргә ничек ирек куйганнар?! Шаһгали ауга дип алдан, хан даирәсенең иң югары катлау түрәләрен алып чыгып киткән чакта, дәүләтнең башсыз калачагын берәү дә уена китермәгәнмени? Югары хезмәткә күчкән татар, яһүд-нсмең һәм башка милләтләрнең каймагы хәрәкәткә китергән. Византия һәм Шәрекъ мәктәбен берләштергән Русь дипломатиясенең үтә хәйләкәр-мәкерле, акыллы вә явыз икәнен сизмәгәннәрмсни ханлыкның идарәчеләре?! Тагын шундый мең-мең сораулар... Әмма тарихны төзәтә алмыйсың шул, аны бары тик «корсак колы» (Һади Атласи билгеләмәсе) булган галимнәр генә кәгазьдә вакытлыча «төзәтә» алалар. Казанның егылуын, Шәрскъ капкасы аша мөселман галәменә каршы тәре походы башлануны Иван Грозный эшчәнлегенә генә бәйләп карау дөрес микән? Бәлки әле «Казан ханлыгын яулауда татарларның роле» дигән темага да берәр фәнни эш язылыр.. Шулай да... Казанның изге туфрагында тояк эзе калдырган Иван патша — булачак Грозный хакында бср-ике сүз әйтеп китик. Олуг кснәз Иван IV шаулатып унбиш яшьлеген уздырганда, ниндидер сүзе ошамаган өчен воевода Афанасий Бутурлинның телен кистертә. Менә шушылай тел кисүдән башланган вәхшилеге аның рус шәһәрләрен -җимерү, чиркәүләрен талауҗимерү, боярларны мыскыллап үтерү, башка халыкларның ил-җирләренә басып керүнең башы була. Унбиш яшьлек тинтәк малайны Казанга яу сәфәренә кузгалган полкларга ияртеп җибәрәләр. Чыныга торсын, янәсе. Булачак патша хәрби лагерьдә нинди генә мәзәк хәлләр күрсәтми Аптырагач, ул карлы-сулы кырны ермачлатып, тырыс алып шунда карабодай чәчеп йөри Куштан боярлар да, сакаллы сабыйга әйләнеп, моның янәшәсендә карабодай бөртеге сибеп йориләр. Берничә көннән соң, тинтәкнең теләге буенча, чәчү чәчкән оч боярның да башларын кисәләр... 1552 елда Грозныйга егерме икс яшь тула. Аның хәрби җитәкче булырга сәләтссзлсгс хакында рус тарихчылары да яшерми. Казан каласы янында ай бус бернинди уңышка ирешә алмыйча, керләнеп, бетләп беткән яугирләрне сош ы хәлиткеч штурмга (2 октябрь) кузгатканда да Иван патша сәфәр очен җайлаштырылган чиркәүдә гыйбадәт кылып утыра. Яу-кырылыш соңгы аккордларына җиткән вакытта гына аны кенәз-восводалар мәҗбүри диярлек кигертәләр. Әйе, елъязманы җиңүчеләр тудыра, шулай итеп, Казанның җиңелүе бер кеше- Иван патша исеме астында тарихка кереп кала. Сөембикә манарасы аргында кояш баеган мәлдә ниндидер бер нәүмиз сагыштан күңел сыгылып килә. Тарихына битараф булмаган татар өчен генә хастыр бу, мөгаен. Француз исә күпне кичергән Бастилиясе эргәсендә шулай моңлы уйга чумадыр Шушындый тын кичле, тымызык бер мәлдә, күккә сирпелгән төсләрдән арынып, мин карашымны Идел ярларына төшерергә куркам. Анда — атабабамнар кичергән мәхшәр, канлы туй кабатланыр шикелле... Әнә ул... әсир ителгән ирләр белән яр буе тулган. Кан күреп шашкан үгезләр шикелле, рус гаскәриләренең йөзендә җиңү ган ганасы, алар ягында сугышкан сатлык татарлар үз кардәшләренә карага икеләтә явызрак. Менә гаскәриләр һәр бүрәнәгә 30, 40, 50 адәмне арканлап куялар да суга этеп төшерәләр. Бүрәнәне дулкын кагуга, гүр авазы белән илереп талпынган адәм гәүдәләре йөзтүбән әйләнеп суга чума, бәйләнгән аяклары гына үлем белән тартышын, тырпаешып кала. Коточкыч күренеш Күктә — яндырылганталанган ил-йортның хәрабәләре сыман умырык болытлар. Аяз офык сызыгында тулышып баеган Кояш -өнсез шаһит — дөньяның канлы күзе сыман. Бу вәхшилекне күрен бәгыре актарылган Идел, чарасызлыктан хәлсезләнеп, тынчып гына ага Кызгылт су киңлекләрен бүрәнәләр чирүе баскан, һәр бүрәнәдән аркан белән бәйләнгән 60, 80, 100 аяк тырпайган. Болар хисапсыз. Әстерханга кадәр агып төшәчәк меңнәр. Казан ханлыгының канлы апофеозы. Мәетле саллар агып бара. Каргалы күктә кисәтүле ава < Казанны үз кочебез белән генә саклый алмадык, кичерегез. Хәзер инде сезгә чират Сиңа — Әстерхан патшалыгы, сиңа—Себер ханлыгы, сиңа казакъ даласы, сиңа үзбәк баласы, сиңа - кыргыз-кайсак. сиңа Каф тау артындагы халыклар бәйләме... Бу тетрәндергеч манзараны зур рамга тартылган картина итеп ясый алырдай рәссам безнең гасырда туар микән?! Әгәр син Тәңре тарафыннан сайланган сәләт иясе икәнсең, илаһи Күк хәтере белән тоташу нокталарын таба бел — хәсрәтле Казанымның изүе ачык, аның җир йөзендә кабатланмас золымга дучар ителгән язмыш-симфониясе нәкы- шьле сәнгатьтә мәңгеләштерүне көтә. __ өньяви шәһәрләр яшенә җитсә дә, мәһабәтлеге, кыяфәт-рәвеше, архитектурасы ягыннан, әлбәттә, Казан күбесе белән ярыша ал- < г мый. Рим, Париж, Лондан, Мадрид кебек мәртәбәле башкалалар бик күп ил-халыкларны яулап алу, шуларның матди һәм акыл байлыгын бер кулга туплау нәтиҗәсендә төзелгәннәр. Бу калаларны күреп кайтканнан соң империя башкаласы Мәскәү дә гадәти бер купецлар шәһәре булып кына күренә. Ә Казан турында инде әйтәсе дә юк. Чөнки ул шаулы үсеш дәверендә, Везувий афәтенә тиң гарасатка дучар булып, Помпей язмышын бүлешә. Татарның Сарай-Бату, Сарай-Бәркә, Гөлстан, Аккирмән, Актүбә, Хаҗитархан, Үкәк, Болгар һәм башка шундый дистәләрчә шәһәрләре Хәзәр, Иран, Мисыр, Византия архитектурасы казанышлары белән баетылып, Идел төбәге табигатенә тәңгәл җирлектә, үз милли осталары тарафыннан төзелә. Казан ханлыгында да Шәрекъ һәм Ауропа төзелеш сәнгатен югары кимәлдә таш һәм мәрмәрдә чагылдыру өчен бай мөмкинлекләр ачыла. Урыны да нинди бит әле, гел күрше җиренә кызыгып яшәгән руслар аны юкка гына «оҗмах ягы» дип атамаганнар. Шәһәр төзү өчен гаҗәеп ландшафт. Күлләр, елга ярлары, дулкын-дулкын калкулыклар... Хак Тәгалә үзе дога иңдергән урын. Күп илләрдә урта гасырларның саклану чарасы буларак төзелгән кирмәнзамокларыннан арына барып, җиңел-ягымлы бизәктән торган, кешелекле, доньяга күзен ачкан архитектура үрнәкләре туып кына килгән дәвердә... татар цивилизациясенең нигезе убыла. Үзенә генә хас архитектура үрнәкләрен чагылдырасы күп идеялар сүнеп кала һәм аны башка милләтләр үзләштереп, үз шәһәр төзелешендә үстереп җибәрәләр. Бер генә мисал русның христиан храмнарын карыйк, кабарынкы гөмбәзләр—Көнчыгыш архитектурасыннан өлге булып кергән классик үрнәк. Руслар аны, нишләптер, «луковица» («башлы суган») дип атаганнар. Шәрекъ исә Җир-анадан Күк-ата хозурына ашкан гыйбадәтханә гөмбәзе рәвешенә тирән фәлсәфи мәгънә салган. Галәми күк гөмбәзенә фирүзә төсе белән кушылып, очлаеп тәмамлана торган гөмбәз тормыш чыганагы символы—хатын-кыз күкрәген чагылдыра. Мәскәүнең Кызыл мәйданында күз карашын ирексездән җәлеп итәрдәй «Таш чәчәк»—Покровский соборы бар. Барма һәм Постник тарафыннан проектланып, Казан ханлыгын алу хөрмәтенә төзелгән тугыз гөмбәзле бу соборның мөселманнар ярата торган төскә манылган гөмбәзләре чалманы хәтерләтә. Бу собор Казан Кремлендәге Колшәриф мәчетеннән күчереп төзелгән, дигән караш галим-белгечләр арасында әледән-әле кабынып куйгалый. Хәтта ташларына кадәр алып киткәннәр, элегрәк собор диварының ташларында гарәп хәрефле язулар да күрергә мөмкин иде, диләр өлкән яшьтәге мәскәүлеләр. Тиздән Казан Кремлен яңарту, төзәтү, ныгыту эшләре башланачагы хакында ишеткәлибез. Әгәр бу эш ханлык алынганнан соңгы тозелгәнне генә кайгыртуга кайтып калса, моның тарихи кыйммәте берьяклы гына булачак. Русларның XIX гасыр шедевры саналган урамын (Храм Христа спасителя) яңадан торгызу эшенә тотынуларын аңларга була. Моның белән алар Россияне яңадан торгызу кебек символик мәгънәне гамәлгә ашырачаклар. Без дә үз~ халкыбызның рухи күтәрелешен, милли горурлык хисе уятуны шулай ук изге догадан башларга тиешбездер. Моның өчен «Таш чәчәк» үрнәгендәге чалмалы манаралардан торган Колшәриф мәчетен, айлы нур иңдереп, кабаттан күтәрү кирәк Тарихи гаделлекне кайтаруда бу тәүге адым булачак. Әлеге саваплы эшкә халык та, гарәп илләре дә ярдәм итәчәк. Шәһәр архитектурасы — чор, сәясәт, хакими көчләр зәвыгының таш елъязмасы. Борын-борынгыдан галиҗәнаб архитекторлар, мигьмар- осталар олуг һөнәр иясе саналган. Алар белән патша-хан-солтан-шаһ- корольләр кул биреп күрешкәннәр Архитектураның гүзәл үрнәкләре белән үз исемен дә мәңгеләштерәсең белгән зирәк тәхет хуҗалары атаклы осталарны төрле илләрдән чакыртканнар Бүген без күрә торган Мәскәү Кремлен Византия осталары төзи башлый. Болар: Аристотель Фиораванти, Антонио Солари, Антон Фрязин, Марко Руффо, Алевиз (Алоизо) Фрязин (бусы Миңлегәрәй чорында Бакчасарайда хан сараен проектлаштыра). Ә инде Санкт- Петербургның затлы бина-храмнарын, һәйкәлләрен Ауропа шедеврлары кайтавазы рәвешендә чит ил архитекторлары — Карл Росси, Монфер- ран, Бартоломео Растрелли, Доменико Трезини, ҖанБатист Леблон, Винчеццо Бренна кебек атаклы осталар тозетә. Казанның бүген дә сокланырлык күренекле биналарын проектлаган Руш, Амлонг, Пэн, Петонди һәм башка архитектураларның исеме безнең колакка сәер тоела. Казан революциягә кадәр Россия шәһәрләре арасында өченче урында саналган. Бу — шәһәрнең зурлыгына карап кына түгел, ә белем бирү учакларының, интеллектуаль акылның тупланышына карап та бәяләнгән. Татарның рухи хәзинәсен, хәтерен алу тәүге тапкыр ханлык җиңелгәч булса (хан китапханәсе һәм архивын Мәскәүгә алып китү күздә тотыла), икенче кизәнү 1854—1855 елларда башкарыла. Казан университетының «Шәрекъ разряды»н (факультетын) бетереп, Санкт-Петербургка күчерәләр. Моның белән бергә, бай китапханә һәм олы белгеч галимнәр дә китәргә мәҗбүр булалар. Казанны гадәти бер провинция шәһәре итеп калдыру, башкала дигән рухны халык аңында бетерүне большевиклар гаҗәп дәрәҗәдә уңышлы башкаралар. Административ берәмлекләр, әйтик, елга пароходчылыгы, аэрофлот, тимер юл, хәрби округ һәм башка шундый үзәк идарәләр Казанның баласы гына булган шәһәрләрдә ачыла. Татар нефте акчасына Волгоград, Саратов, Куйбышев, Тольятти кебек шәһәрләр саллырак, масштаблырак төзелә башлый. Республиканың һәр тармагында кысылганлык, шартлар җитмәү сәбәпле, яшь белгечләр читкә китә тора, тере акыл хәзинәсе отыры саега бара. Биш гасырлар элек башланган бу хәрәкәтнең әле бүген дә тукталганы юк. Нәтиҗәдә— дәүләтчелек институтын төзүдә үзешчәнлек өстенлек ала бара, акыл-зиһен хәзинәсе булырлык көчләр бүтән милләтләрнең кодрәтен арттыруга хезмәт итәргә мәҗбүр. Мин бу очракта донья йөзенә таралган меңнәрчә тагар галимнәрен искә алырга җыенмыйм, ә кайсы да булса тармакны башлап җибәрүче, дәреслек төзеп, үз мәктәбен булдыручы остазлар турында искә алып үтәсем килә. Ерак гасырларга китсәк, руска беренче булып әдәби проза теле һәм тарих эшләп биргән Карамзин, югары поэзия теле булдырган Державиннан башлар идек. Яисә Төркиянсң хокук тарихы буенча беренче дәреслек язган Садри Максуди, шулай ук тореккә анатомия дәреслеге язган галим Ибраһим Одар бәйне искә алырга була Ләкин без бүгенге кондә күз уңында торган кайбер шәхесләргә дә тукталыйк әле: Әбдерәшит Бигиев — «Корыч металлургиясе» хакында чит илләрдә танылган бәһасез дәреслек төзегән, Магнитогорскида яши Мидхәт Дашиев — профессор, шикәр промышленносте белгече, «ак ширбәт алласы», Краснодарда яши Рәүф Акчурин — йөзем үстерү һәм кояшлы шәраб ясау буенча фәнни кулланма хезмәтләре белән танылган, Ялтада яши. Галия Измайлова — СССР халык артисткасы, Нәвои исемендәге операбалет театрының баш балетмейстеры буларак, үзбәк профессиональ бию сәнгатенә нигез салучы. Чыңгыз Әхмәров — Үзбәкстанның халык рәссамы, Шәрекъ миниатюраларына заманча сулыш биргән рәссам. Мидхәт Булатов—Ташкентның баш архитекторы булып күп еллар эшләгән профессор, Шәрекъта архитектура гыйлеменең югары кимәлдә үскән булуы хакында Ауропа галимнәренең аңын агартырлык фәнни хезмәтләр язган шәхес. Әле тагын хәрби өлкәдә, разведка өлкәсендә күпме хезмәт керткән татарларның исеме билгесез булып, империя карынында югалачак. Югарыда китерелгән мисаллар—диңгездән бер тамчы гына. Фән, сәнгать, промышленность өлкәсендәге көчләрне бер кулга җыйсаң, татарның мөстәкыйль дәүләтле булып яшәрлек потенциалы күз алдына килә дә баса. Менә ни өчен Ильминский кебек карагруһчылар татарга белем бирмәскә нык тартышканнар! Менә ни өчен бөтен татар диаспорасын туплап торган бер үзәкбашкала статусын булдырмау, аның архитектурасын мескен хәлгә калдыру гамәле күпме вакытлар буена эзлекле алып барыла. Чыңгыз ханнан ук килгән империя өлгесен яралгы итеп алган рус мәмләкәтендә архитектура да хәрби режим, казармачылык, эчпошыргыч бертөрлелеккә буйсындырылган. Аерым байлар төзеткән затлы сарайлар бармак белән генә санарлык. Сталин дәвереннән соңгы архитектура үз төшенчәсен бөтенләйгә җуйды. Бер командага буйсындырылган шәрә йортлар кабы шәһәрләрне басты. Кешене хиссезләндереп, уй-гамен йокы казармалары арасында адаштырган, күндәм бер мәхлукка әверелдергән сөмсез архитектура үрнәкләре бөтен республикаларга җәелде. Бары тик Балтыйк буе шәһәрләре һәм Тбилиси белән Ереван гына үз йөзләрен саклап калдылар шикелле. Соңгы дистә ел эчендә Казанның борынгы йортлары рәхимсез җимертелде, алар урынына тимер-бетон аламалар төзеп шәһәребезне гарипләт- теләр. Үзенчәлекле рельефны исәпкә алмыйча төзелгән «шырпы каплары» бөтен шәһәр панорамасын бозып-каплап тора. Озак еллар баш архитектор булып эшләгән М. Агишев Казанны рәнҗетүдә шактый хезмәт кертте. Аның ни дәрәҗәдә сәләтле икәнен чамалау өчен ул проектлаган «Татарстан» кунакханәсен һәм консерваториянең концертлар залын күз алдына китерү җитә. Ирек мәйданын бозып торган бу «кыяр парнигы»ның, ниһаять, фасадын сүтеп, коткару эшенә керештеләр. Бу бина рәткә китерелгәч, мәйдан түрендәге элеккеге партия өлкә комитеты бинасының сорылыгы да күзгә нык ташланачак. Димәк, аның фасадына да косметик үзгәрешләр кертү кирәк булачак дигән сүз. Казан елгасының аргы ягында сазлык өстенә ком җәеп, яңа кварталлар төзү дә Агишев чорында башланды. Ком өстендәге шәһәрнең гомере озын булырмы? Күпмедер вакыттан соң, ком катламын саз суырыр да, бер-берсенә Теләче районы халкы сыярлык йортлар рәте тырпайган субайлар өстендә утырып калмасмы?! Югыйсә Идел аша күпер салып, шәһәрнең яңа өлешен Ослан таулары ягына, саф һава хозурына чыгарсаң, күп калалар көнләшерлек икенче Истанбул була иде бит Казаныбыз! Яңа шәһәрләрдән «гигантская спальня» дип көләргә яраткан инженер, үз эшенең фанатигы Марат Бибишев тылсымы белән Чаллыда бик күркәм биналар төзелде. Ә Казанда һаман зәвыксызлык, архитектура өлкәсендә башкала дәрәҗәсенә тәңгәл иҗат сизелми. Казан, сыкрап, йозен югалта бара. Менә бу фәлән президент дәверендә төзелгән ансамбльләр! дип әйтерлек булсын өчен, кичекмәстән, башкалабыз төзелешенә аерым игътибар бирергә кирәк. Таш гомере озын да, хәтерле дә. окыга талган Казансу бозында пингвиннар кебек тезелешкән балыкчылар өстеннән таң шәфәгына манылган томан күтәрелгәндә шәһәр алсу дәрьядан йөзеп барган корабка охшап кала. Бу манзараны шундый итеп хәтереңә сала күр. Башкаланы, әнкә кебек үк, сайлап алып булмый. Ничек бар — шулай кабул ит тә, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлан. «Казан—татар шәһәреме?»—дип кинаяле сорау биргәнгә: «Казанны ничек татар шәһәре итәргә?»—дип гамьле сорау белән җавап бир. Чорыбыз күрәзәчесе болай ди: «Идел-Урал төбәгендә су-һава-тимер юл төенләнешендә иң уңайлы үзәк — Казан каласы. Халыкара ярминкәләр үткәрү өчен иң кулай урын. Моның өчен супермаркетлар, түбәле базарлар, биш йолдызлы отельләр, заманча портлар төзегез. Менә шул чакта инде сезгә чит илләр сәламен бирер. «Казан кайда ул, Казахстандамы?»—димәсләр. Ашыгыгыз! Россия исәеп аягына басса, Мәкәрҗә ярминкәсен кабаттан торгызу эшенә керешәчәк. Кем алдан өлгерә, базар хужасы шул була. Ләкин без моңа әзерме? Шәһәремә чит күз белән карыйм да йөрәк сыкрап куя. Рәсәйнсң яшәү, уйлау, эшләү рәвешен алып без шәһәр төзү өлкәсендә рәтле илләрдән йөз елларга артка калганбыз икән. Хәтта безнең мактана торган чисталык ягы да шул хәлдә... Минем безнең эрага кадәр дүрт мең ел элек салынган Эфес һәм Бергам шәһәрләренең калдыкларын күргәнем бар. Урамнары ак мәрмәр таш шакмаклар тезеп ясалган, бүген дә исән, чиста. Алтын Урданың шәһәр казылмалары да шуны күрсәтә. Гомумән, дөнья йөзендәге чын шәһәрләрнең урам-тротуарлары үзлегеннән тузан чыгарыл торучы асфальт белән түгел, таш плитә белән түшәлгәннәр. Шуңа күрә дә аларны шампунь белән юа алалар. Менә шуңа ирешми торып, Казанның чисталыгы хакында сүз йөртү буш хыял гына. Әгәр без берәр илдән атаклы архитектор чакыртып, аңа нинди дә булса берәр бина, күркәм бер сарай салырга заказ бирсәк, ул башта татарның сәнгатен өйрәнеп чыгар, борынгы шәһәр урыннарында археологик казылма әйберләрен өйрәнер. Алтын Урда һәм Болгарда сугылган кирпечләрнең бүгенгедән күпкә сыйфатлырак икәнен күрер һәм аны ясауның серләре нигә җуелганын аңларга тырышыр иде. Почмаклары, кыр-кырлары уалып беткән тосссз кирпечтән шәп бина салып булмасын төшенгәч, ул үз иленнән һәрберсе ипи кебек кадерләп төрелгән кирпечне сак кына кигертер иде. һәм ул яшәү өчен түгел, ә җан асрар өчен шыксыз казармалар төзүгә нокта куйдырып, төрки-татар архитектурасының борынгы үзенчәлекләренә заман сулышы open, яңа төзелешкә юл ачар, башкала кимәленә торырлык таш елъязманы башлап җибәрер иде. ызганыч, татар дигән милләт җаны, чатнап, икегә бүленгән. Укымышлы, зыялы интеллигенциянең бер өлешенә моң да, иман да әнкә core белән кермәгән Болар империя кем кулында, шуның аяк бармагы булырга әзер торып, бар үчлеген үз халкына борган канем. Шушы иң көчле ми-акыл үзәге тупланган катлауда бердәмлек булмау мөстәкыйльлеккә омтылу юлында халыкны да сүрән таркаулыкка һәм ваемсызлыкка китерә Киләчәккә күз аткан олы максат бер хәл, безгә к^нел йортыбызны чистарту* рәткә сала бару кебек көндәлек эшләрне дә хәл итәргә кирәк Казанның урам исемнәрен алыштыру хакында сүз кузгаттык та тынып калдык Моңа да көчебез җитмимени’ Кемнәрдер, ничек бар, шулай калсын, тарих бит ул, дип демагогия, сүз боткасы куерта башладылар. Сафсата бу! Тарих һәрчак үзгәрештә, яр ямала килә, ялгыша төзәтелә. Җитмеш-снксән ел—вакыт өчен төкерек, әмма яралары тирән, аны төзәтерлек көч бар, халык бар. Казанның матур бер урамы Бауман исемен йөртә.~ Кем ул? Кайсы халыкка нинди үлмәс эшләр калдырган? Мондый узгынчы исемнәр бихисап. Урамнарга халкыбызның сыналган, мәртәбәле шәхесләренең исемнәре бирелергә тиеш. Татарга хезмәт иткән, мәңгелек хезмәтләр калдырган бүтән милләт кешеләре— Лев Гумилев, Александр Ключарев, Михаил Худяков, Карл Фукс, Ибн Фадлан һәм башка шундый затларның исеме дә кадерле ядкарь булып чор хәтеренә уелсын иде. Миллионнарны корбан итеп яңа җәмгыять төзегән, хакимлектән ләззәт алып калыр өчен генә яшәгән очраклы шәхесләрнең урамга бирелгән исемнәре, һәйкәлләре тискәре нурланыш — кара тәэсир, үзенә бер төрле аура тудыра. Безгә кичекмәстән алардан арынырга, рухи чистарынырга вакыт җиткәндер. Мулланур Вахитовка һәйкәл ачкан чакта, эчке бер горурлык, күңел тулудан күз яше килгән иде. Еллар үтте. Алдыбызда һәм җирдә күп нәрсәләр үзгәрде. Карап үтәм дә, сәнгатьле эшләнгәнме бу?—дип үз- үземә сорау бирәм. Нинди күркәм урын. Тау үзе һәйкәлгә нигез югыйсә. Уйланырга дип баскычлардан күтәреләсең дә, тагын постамент... Кулын сузып, морҗа башыннан сикерергә җыенган кеше... утырып торган, фикерле һәйкәл булырга тиеш иде түгелме? Хәер, большевикларга кеше биеклегендә утырырга ярамагандыр шул. Тарихның борын төбеннән инфантиль геройлар эзләгәнче, ераккарак күз ташлап, халык азатлыгы өчен кылыч тотып, гаярь атларга атланып, үз артыннан меңнәрне иярткән чын каһарманнар—Япанчы, Колшәриф, Бәхтияр Канкаев, Канзафар Усаев кебек асыл затларны мәрмәрдә сын- ландырырга иде. Салих Сәйдәшев һәйкәле хакында да үзешчән көчләр активлык күрсәтә. Әгәр скульптор Рада Нигъмәтуллинаның ниндидер таяк болгап торган кеше сурәте-проекты тормышка ашса, без якты елмаюлы моң чишмәсе—Сәйдәш образын үтерәчәкбез. Ашыкмаска иде, бу эшне бисмилла итеп башкара алган берәр талант иясе бардыр ләбаса! Киләчәктә, бәлки, Г. Камал исемендәге театр бинасы каршында атаклы шәхесләребезгә куелган скульптура аллеясы булыр? Шул рәткә, үз чордашлары белән бергә, Салих Сәйдәшевкә дә бюст куелса, аның рухы рәнҗемәс иде шикелле. Ат турында татарда күпме җыр, мәкаль, канатлы сүз, әкият бар икән? Ат өстендә томырылып кыйтгаларны кичкән, яуларда, бәйрәм мәйданнарында дан алган халкым бу гадел һәм сылу хайваннарга мәңге бурычлы. Ә Казанда ник бер атлы һәйкәл булсын! Ханлыкка нигез салган Олуг Мөхәммәткә шундый һәйкәл куелу—милләт бар, яши һәм яшәячәк икәнен раслау булмас идеме?! Белгечләр әйтүенчә, Казан каласы җир һәм күк бәйләнешенең хикмәтле ноктасында, акыл һәм зиһен чыганагы тупланган бәрәкәтле агымда тора, монда яшәгән халыкка гуманлы миссия йөкләнгән. Тәкъдиребез шундый икән, безгә үткәннең күләгәле гөнаһларыннан арынып, якты сәхифәләргә аяк басар алдыннан, бер фалны ачып салырга кирәк. Өй иясе булган кебек, халыкның да сафлыгын кайгыртып, җир-су, урман-таулар сагында торучы Ватан Иясе була. Без аны моннан берничә гасыр элек рәнҗеткәнбездер Сөембикә-ханбикәнең каберен табып, аның җан читлеген (сөякләрен) алып кайтып, Казан зиратына иңдерсәк һәм аңа иң күркәм урында һәйкәл торгызсак. . Юк, ул кылыч күтәреп түгел, ә улы Үтәмешгәрәйнең башыннан сыйпап торган зифа, ак мәрмәр сын булып, халкына имин-садә гомер теләп дога пышылдаган Ватан-Ана мисалында мәйданга калкыр иде. Менә шул чакта гына җир-су, урман-таулар сагындагы рух иясе безгә йөз белән борылыр һәм бу каннан сугарылган шанлы җиребезгә иман нуры иңдерелер. Тәңренең ярлыкавы азанлы Казан өстеинән саба җиле булып дәверләр ярына узар Сүзсез дога Иска алырлар. исемеңне уртага салып Г Утыз Имәнм оң хасиятен кем аңлата ала? Кайсы йолдызның фатиха нуры астында туганнарга гына моңлы булу язган? Әллә соң моң биреләсе инсанга иңдереләсе җанны Тәңре кәүсәр суларына маиып аламы? Бу—минем очен җавап таба алмыйча гаҗизләнгән гомерлек сораулар. Шул сорауларга беренче адым — балачакка барып тоташа. Әнә ул—тал песие кебек йомшак чәчле малай, идәндә уйнап утыра. Өстәлгә аның буе җитми. Бәлеш-коймаклар, җимеш сулары китерелеп торган табында чөкердәшеп утыручы апаларның ул аяк очларын гына күрә. Әллә нинди тәмле сүзләр табып кыстаулардан соң табын кинәттән тынып калды. «И-ии, җырлаплар да күрсәтә инде, ә?!», «Бәгырьләрне озә инде, бәгырьләрне озә» дип пышылдаулар гамьсез уйнап утырган малайны да сагайтты. Кайбер апалар, җыларга алдан ук әзерләнеп, тирән кесәләреннән кулъяулык алып учларына йомарладылар. Менә Чәчкә апа җыр башлады. Озын кой дулкынына башын кыңгыр салды, эчтән кабынган шикелле, бит очлары алланып чыкты. Күзләре кысылып бегте дә, куе кара керфекләр арасында калтырап ropiaii чык тамчысыдай нур 1ына калды. Чәчкә апа җырлый... Кулын сузып, песине иркәләгәндәй, нәзакәтле хәрәкәтләр ясый, гүя ул үз тавышын сыйпый- сыйпый, моңын табындагыларның һәммәсенә тигез таратып җибәрә иде шикелле. Ә бу мәлдә малайны нинди тойгылар биләде соң әле, хәер, бер уч кына кояш сыярлык сай күңелендә нинди тойгы булсын ди, бары соклану, соклану .. Шәмдәлләрдә генә утлар яна... Нинди шәмдәл, нинди утлар? . Юк, әлеге сүзләр турында уйламый ул, дога тыңлагандагыча, нәни аңы җыр агышына рәхәт оеп тирбәлә, кинәнеп таркалатаркала тәрәзә кашагасындагы чүпләм сөл1еләргә күчә, түгәрәк елмаюы эре чәчәк булып ачылган яран гөлләренә сарыла, ишек остенә эленгән догалыкка кушыла. Чәчкә апа — табын күрке. Күпме күзләр аңа төбәлгән. Бу мәлдә Чәчкә апага үлеп гашыйк идем мин Менә ул җырлап бетерде. Сугыш чорын кичергән апажиңгиләр, күз төпләрен сортә-сортә, сагышлы төш халәтеннән чыга алмыйча, бер мәл өнсез утырдылар. Аннары, тыйнак кына сүзләрне уртага салып, бербсрсен кабатламыйча мактарга тотындылар Чәчкә апа исә, берни булмагандай, ваемсыз елмаеп утырган кебек Күрәсең, бар хәсрәтен җырларына сибеп тараткан да, хәзер инде кошларын очырган буш оя кебек, җиңеләеп калган Үсмер егет булып аулак өйләргә йөри башлагач, мине югары оч егете Фирдәвес шаккатырды. Тумыштан аксак иде ул. Кыяфәте авылга бер ак чәчле, ак кашлы, ак керфекле, ак йөзле, зәп-зәңгәр күзле Эллада осталары фил сөягеннән үтә дә нечкәләп ясаган сын шикелле Йа илаһым! Нинди тавыш' Нинди моң аңарда1 Юк. безнең авыл чишмәләренең генә суын эчеп үскән егет түгелдер бу! Сәмави җандыр, Җәнабе хакның тырнак очы тиеп киткәндер моның бишегенә М Фирдәвес тоне буе җырларга әзер. Тик бер шартны гына үтәп торсыннар җырның билгеле бер урынында тын алырга тукталгач, син аның кулына хәмерле стаканны сузып өлгер. Фирдәвес хәмерне уртлап куя да тагын башлый. Гаҗәеп моң! Кирәк түгел моңа купшы заллар, кирәк түгел күкрәүле алкышлар! Табигый моң бакый дәверләрдән күчә килгән нәсел хатирәләрен уята, япан дала иркенлегенә сусаган җан, читлеген киереп, сулкылдый башлый. Мин артык түзә алмыйм. Яратып йөргән кызымны каерып торгызам да күрше бүлмәгә алып чыгам, алдына ятып җылыйм. Көнләшүдән җылыйм. «Нигә миңа шундый моң бирмәгән Ходай! Нигә мине рәнҗеткән?! Аксак Фирдәвес миннән мең мәртәбә өстенрәк. Аның кебек җырлаучы дөньяда юк!..» «Моңлы кеше бәхетсез була, диләр... Син кызыкма... Сиңа бүтән сәләт бирелгән...»—әнә шулай юата, баштан сыйпый Тон кызы. Ә мин, кимсенеп, күңел ярасын учыма кысып бусагадан атлыйм да, еллар ызанын саный-саный, бүгенгемә ашыгам. Ни гаҗәп, бик күп көйләрнең иң нечкә борылмаларына кадәр хәтердән беләм югыйсә, ә шуны тавышка сала алмыйм. Эчтә—былбыл, тыштан — мөгерәү... Тумыштан бирелгән бу бәхетсезлек минем җыр-музыкага тартылуымны көчәйтте генә ахрысы. Биек бусагасыннан атлап керә алмаган малай шикелле мин бу изге храм тирәсендә ымсынып йөрдем-йордем дә. хыялымны бөтереп алып кереп китә торган әйләнмәле сәхнәләрдән исемемне яңгыратырга булдым. Ничекме? Бик гади итеп. Яшь шагыйрь — университетның бишенче курс студенты (ул чакта Казанның бердәнбер һәм чын университеты) борынгы йортның икенче каттагы шыр ярлы бүлмәсендә, акшарлары купкан мич капкачын ачыл куйган, каен утынына ут дөрләткән дә ялкын телләренә карап, моңсуланып утыра. Күптән түгел генә өйләнгән, дөньясы тарайган. Бүтән инде мәңге гашыйк була алмас, гөнаһ булыр, ярамый, дигән самими уйлары читлектәге йөрәген юата алмый Учактан дуамал очкыннар чәчри. Күмер араларыннан, әрнеп, шигырь юллары төшә. Урманнарда яна, яна, яна сары балкыш, Сизелми дә җиткән көз дисең. Үзең әле һаман кырлар буйлап Яшеллеген җәйнең, яшеллеген җәйнең эзлисен. Шулай итеп мин, җыр өчен дип, махсус шигырь язып утырам. Гадәти дүртьюллыклардан аермалы булсын дип, сүзләремне бүлгәләп, композитор хыялына, үзгә бер ритмга момкинлек калдырам имеш Тәҗрибәсез башым белән чамалыйм чытырманлы фикерне җыр өнәми, көйгә салынасы шигырьдә сүз аз булырга, җиңел истә калырга тиеш. Яшьлекнең дә мәңге, мәңге, мәңге булырына Ышанмадык мыни ышандык Ә нигә соң синең күзләрендә көзләр нуры кергән, көзләр нуры кергән уйчанлык?.. Кем бу җырга җан өрер? Кем көйчесе булыр? Бу турыда уйламыйм да бугай. Кыюланып, кайсы да булса композиторга шигыремне бирү хакында уйларга да куркам. Чөнки мин аларның берсен дә якыннан белмим. Каһәр суккан оялчанлык!.. Зур концертларда сәхнәгә тыйнак кына чыгып, пианинода җанга ятышлы итеп уйный торган музыкант ханым —Монирә Хәбибуллина (шагыйрь Менир Мазунов кызы) белән радиокомитетта танышкач, мин ана әлеге шигырьне бирдем. Тиз генә кемнәндер яздырып алыр да, бу кой тиз арада ботен Казанга таралыр — үземә калса, шулай уйлаган булам. Менә шул шигырь аркасында инде мин чорыбызның мәшһүр композиторы Ростәм ага Яхин белән танышу бәхетенә ирештем. Монирә ханым радиокомитетның кием элгече янында Рөстәм аганы «эләктереп» алган. Ничаклы җаена тошәргә тырышса да Рөстәм ага ул сузган кәгазьгә борылып карарга да теләмәгән. Аптырагач, Монирә ханым Ярый, алмассыз, менә шушында укып кына карагыз инде, зинһар,— дип, ялынып диярлек үтенгәч, Рөстәм ага шигырьне кулына теләр- теләмәс кенә алган, плащының сыңар җиңен кигән килеш туктап калган да... Монирә ханым аны болай дип сурәтли: — Үзе укый, үзе башын селкетә. Зур башлы иде бит Рөстәм ага Сизеп торам, кой аңарда шигырьне укыганда ук туа башлады. Шуннан укып бетерде дә, бер сүз дә әйтмичә, шигырьне кесәсенә салып куйды. Берничә коннән инде әзер романсын тотып миңа килде. Хәтеремдә, бу хәбәрне ишеткәч, мин бер дә сөенмәдем. Шундый мәртәбәле композиторны кузгатырга кирәкми иде. Исксчә итеп, саллы кой язгандыр. Ә мин бүген студентлар табынына бәреп керәсе яшьлек ритмын көткән идем, дип үкенечле уйлап та куйдым бугай Танышканда Ростәм ага йомшак кулын минем кул ихтыярына бирде Артык ипле, төгәл, пөхтә — зыялы икәнен ботен рәвеше әйтеп юра Ә минем, рәтле тәрбия алмаган егетнең, бу эчпошыргыч бертөрле җәмгыятьтә «почмаклы» буласы килү, аркылы фикер әйтеп шаккатырасы килү маһирлыгының баштан ашкан чагы. Әмма Рөстәм ага каршында мин югалып калдым. Ни таләпчән композиторның шигыремдәге бер генә сүзне дә үзгәрттермәве мине чарасыз калдырды. Тынлыкка таянып басып торабыз шулай... Нинди дә булса сүз әйтсәм, аның моң тулы касәсен саксыз кагылып чайпалдырырмын сыман Ул да мине әллә күрә, әллә күрми, күз карашы эчкерссз-самими, гүя ул күңелендәге моң сүрүе аша бу кырыс доньялыкка бик үк чыгарга теләми иде. — Мин сезне олы яшьтәге кеше дип уйлаган идем. «Яратырга инде соң дисең...» Сезгә болай әйтергә иртәрәк бит әле Кызык кызык — Мин аны чын күңелемнән, ышанып яздым,—дип мин акланырга керештем. Гомереңнең актык сулышында да мәхәббәтнең соңы соңгы булып тоелмыйдыр, дигән кебек, Ростәм ага сизелер-сизелмәс кенә киная белән елмайды — Кой бик тиз язылды. Андый очрак сирәк була. Гадәттә мин бик озак йортәм. Тагын шигырьләрең бармы, җыр очен дип язылганнары? — Юк, Ростәм ага. Монысы да үземне сынап карар очен генә Бүтән язмыйм! Рөстәм ага бер мәл сәерсенеп карап торды Иҗат галәмендә күпне күргән, күпне кичергән аганың күзләре: «Ай-Һай, мондый авыру бер керсә, туктый алырсың микән, егет...» дигән фикерне яшермичә эчтән елмая иде. И авыл гыйбаты!.. Сиңа чынлап та олуг классикның моң канаты кагылып киткән икән бит, моны сизмичә дә аның каршында ваемсыз басып торасың Хак тәгалә сиңа бәхегле мизгел иңдергән: икынбарлы бул, исендә калдыр, ашыкма, боек аһәңсазның күзләреннән ут ал күңелеңә Юк шул, юк инде, яшьлек сабырсызлыгы чабуыңнан тарта берни ишетмисең, күрмисең, сизмисең. Асыл бәя бирә белгәнчегә кадәр әле гомер агачыңның кәүсәсенә күпме еллар боҗрасы ураласы бар Мин гел шулай, үз вакытында белер! ә ашыкмыйча күп нәрсәләрдән соңга калдым. Болгавыр бу тормышның үтә тыныч бер сәгате сугар да. очрашырбыз, мосабәхә кылырбыз дип яшисең дә. Бәя биргесез затлар. 8-к.УлМ» НЗ гыйбрәтле тарихын иңнәренә салып, китә торалар, мин өлгерә алмыйм, гомер ярында нәүмиз басып калам. «Көзге моң» дип исемләнгән романсны танылган сәхнә осталары— Эмиль Җәләлетдинов, Рафаэль Сәхаби, Хәйдәр Бигичев пластинкаларга яздырдылар, зур тамаша залларында башкардылар. Хәйдәр Бигичев бу романсны янә бер башка күтәрде һәм зыялы-зәвыклы катлауның күңелен яулап алды. Мин дә шулар белән бергә әкеренләп «тәрбияләндем», җырны ярата башладым. Кайбер чакларда, тирәмдә кеше-кара югында, җитлекмәгән тавышым белән көйләп тә алгалыйм. Хөрмәткә лаек шәхесләрнең кулны кысып котлауларын тою да миңа рәхәт иде. Арадан берсе аеруча истә калган. Бик җитди, шаяртудан ерак торган галим кеше. Дус-ишләр белән театр холлында басып тора идем, янга килеп, кулны мишәрләрчә катылык белән кысты да: — «Көзге моң»ың белән котлыйм. Классик романс. Сүзләре Маркс теориясенә туры килә,—диде. Марксны беләм дип әйтә алмыйм. Аның хезмәтләрен төбенәчә укып чыккан кеше гомумән бар микән. Минем аптырап калуымны сизеп ул: — Коммунизмда кайгы-хәсрәт калмас, бары тик мәхәббәт сагышы гына калыр, дигән Карл Маркс. Сезнең шигырегез шуңа туры килә,—дип аңлатуны кирәк тапты. Бер елдан соң (1984—85), нәкъ шул ук сүзләр белән ул мине янә котлады. Мактау өлешен җиңел кабул иттем. Ләкин.. Илледән өстәге ир кеше, тарихчының әкияткә ышануы... Кайгы-хәсрәт юк икән, димәк, тереклек тә беткән дигән сүз... Хәер, ышана икән, көлмик лә... Иң мөһиме — романсны кабул итеп җылы сүз әйтүенә рәхмәт. Ул ишарәләгән фикер җырның соңгы аккордларында иде: Таҗын өзеп соңгы чәчәкләрнең киләчәгең юрап карынсың. Яратмаска сине мөмкин түгел! Яратырга инде, яратырга инде., соң дисең... Бервакыт Ирек мәйданында олуг шагыйребез Сибгат Хәким белән очраштык. Мин концертка бара идем. Ул һава суларга дип чыккан. Сибгат ага, гадәтенчә, йомшак кына итеп, сүзләрен мәгънәле өзә-өзә фикерен башлады: — Яхин кичәсендә булмадың. «Көзге моң»ны Бигич җырлады. Мин күп җырлар язган кеше. Көнләштем. Җыр беткәч, зал бер мәлгә тын ала алмыйча торды. Аннары... шартлады. Алкышлар биш минут буена сузылгандыр. Сезнең ул романс калачак... Үз гомерендә танылган композиторлар белән гаҗәеп җырлар язган аксакалның шулай эчкерсез әйтүе күңелемә шифалы уелып калды. Бүгенгедәй хәтеремдә: көзге җил иде. Сибгат ага бүреген төшереп бәйләгән иде. Юлбашчы һәйкәле янында җил гел юнәлешен үзгәртеп торганга, без әле болай, әле тегеләй борыла-борыла хәтсез сөйләшеп тордык. Хәйдәр Бигичевнең, зур оркестрга кушылып, «Көзге моң»ны искиткеч итеп җырлавын мин Мәскәүнең Колонналы залында тыңладым. Шыгрым тулы залда Мәскәү татарлары гына түгел, руслар да, чит ил кунаклары да бар иде. Бу шигырьгә Рөстәм аганың шулкадәр дә тирән мәгънәле көй язуына мин шунда ышандым. Күңелне әйтеп бетергесез горурлык хисе биләп алды. Алкышларның кодрәте турында әйтеп тә тормыйм. Сибгат ага сурәтләгәнне Мәскәү тамашачысы да раслады. Әлбәттә, бу романс Рөстәм аганың күпкырлы һәм бай иҗатында бер тамчы гынадыр. Әмма минем өчен ул тарихи тамчы Шигырь һәм көй бердәй тәңгәл килгәндә генә җыр гомерле була, диләр. Шулайдыр. Кешелекле шәхес буларак, Ростәм ага минем беренче әсәремә игътибар итте, җан иңдерде, мәрхәбә, дип, олы сәнгать дөньясына кереп китәргә сәбәпче булды. Шуңа күрә, аңа рәхмәтле хисләрем артыккарак китсә дә гөнаһ түгел. Күзәтергә иде: фортепиано яисә рояль янына кайсы композитор ничегрәк килеп утыра, аклы-каралы клавишаларны ничегрәк уята, беренче аккордлар тәэсире йөз-кыяфәтенә нинди нурлар булып төшә икән? Сәйдәшнең уйнаганын күрәсе иде. Яруллинны, Җиһановны, Ключарев- ны... Фасил Әхмәт, Ринат Еники ни рәвешле уйный, һәрберсенең үз ырымы, үз догасы бардыр? Рөстәм аганың фортепианода уйнаганын хәтерлим. Клавишаларга алай үк та сак-иркә кагылып, бармакларын тигезер-тигезмәс йөздереп кенә уйнаган музыкант тагын бар микән?! Йоз-кыяфәтенда мәҗүси ягымлылык. Гәүдәсен йә сулга, йә уңга салмак кына авыштыра-авыштыра бармакларын йөгертә, уйный дию генә аз, музыка тәэсирендә яши, хозурлана, яшәрә бара. Бу тылсымлы коралның ул әсире дә, хакиме дә, ул аңа ялвара да, боера да ала. Нәзберекнәфис авазларның төсе упкын өстендә тибрәнгән пәрәвез җебе шикелле жемелдәп-жемелдәп китә, чәчәк таҗларын кытыклап, сирпелеп кенә узган таң җиле кебек саф-садәлеге җанны иркәли, ләйсән тамчыларга таркалып, ямансу тойгыларыңны өрфия томан белән биләүли Яхин моңы — мөлаем-назлы моң. Табигатьнең язылмаган кануны бар: билгеле бер иҗат дәвереннән соң, елан кабыгын алыштырган кебек, тос алыштырырга, яңача фикерләүгә, үзгә бер ритмнарга күчәргә тиешсең. Бу — композиторга да, рәссамга да, шагыйрьгә дә, җырчыга да хас зарурилык. Күк тарафыннан Рөстәм ага Яхинга гомеренең соңынача җитәрлек кабатланмас моң дәрте бирелгән иде. Отыры камиллеккә ирешә барып, һәр әсәрендә яңа төсләр яңгырашы табып, кабатланмыйча, моңын беренче сафлыгында яшәтә алган композиторлар сирәктер ул дөньяда. Рөстәм аганың да балачак хәятенә моң тылсымнары иңдергән үз Чәчкә апасы, үз Фирдәвесләре булгандыр. Халык бәгыреннән иңрәп өзелгән мондый табигый сәләт ияләре, үзләре дә сизмичә, яшь кеше күңелендә учаклар кабызалар да билгесезлектә гаип булалар. Бәлигъ булгач кына бәясен аңлап, еллар аша кайта-кайта аларны эзләп-барлап карыйсың, әмма рәхмәт әйтергә үзләре юк, ятим рухлары гына калган була. Балачактан ук музыкаль оегкы салган әнә шундый билгесез остазларына карата Рөстәм ага мәрхәмәтле 6y.ru аңдыр Галәм чиксезлегсндә җисемнәр әйләнеше, йолдызлар мириадасы билгеле бер кой-ритмга буйсынып хәрәкәт игә икән, димәк, бөтен тереклек ияләре җанга тойгылар аша гына тәэсир игә тор! ан илаһи космик музыка чолганышыңда яши. һәм шушы авазлар дәрьясыннан җир йөзендәге һәммә халык-милләт үз табигатенә хас чишмәне отып ала. Бу хикмәт — Күк белән Җир арасында! ы илчеләргә, аерым бер моңдарларга, гасырлар аръягында исеме дә онытылырга мөмкин могҗизалы затларга — композиторларга бирелгән сирәк-гадсл очраклылык Ростам ага Яхин әнә шундый, учына бәхет ташы кысып туган сирәк затларның берсе иде. Татарның киң ябалдашлы, тирән тамырлы гомер агачында сындырылган, күмерләнгән кайгы-хәсрәт. әрнү-каргыш тармаклары гына түгел, биеккә үрләгән нык-сәләмәт үсентеләрендә яшәүгә мәдхия, тыенкы сагыш, сөюсәгадәг рухы да бар Ростам ага үз иҗатында милли төсмерләрне нәкъ менә шундый тармаклардан үрелеп алгандыр. Милли моң адәм баласына карында яралганда ук бирелә дә, тугач инде, әнкә соте белән сугарыла Бишек җырлары белән үз кавеменә тугры тәрбия алган кеше күңелеңдә геггә шушы моң челтәре саклана, бөтен тормышына җигәрлек олге булып, хис-тойгыларына шифа биреп торадыр, мог аен Музыкада миллилек нидән гыйбарәт9 Бу хакта Рөстәм ата белән гапләшкән бар. Ул. гадәтенчә, эчке фикерен көттереп кенә, бик сак әйткән иде -—■ Дала җыры бар, таулар җыры бар. Урман яисә диңгез җыры бар... Мин шул төбәктә яшәгән халыкларның үзенчәлекле моңын күздә тотам. — Милли моңы халыкның гореф-гадәтенә, яшәү рәвешенә, темпераментына, диненә, тарихына да бәйледер, бәлки? — Әлбәттә. — Гаҗәп хәл: японнар, кытайлар бездән бик ерак киңлектә яшәсәләр дә моңнарыбыз охшаш бит?.. — Димәк, кайчандыр якын булганбыз. Халыкның иле-җире, теле бетәргә мөмкин. Иң соңыннан моң кала... Музыка аша да тарихи багланышларны өйрәнергә, ачышлар ясарга мөмкиндер, бәлки,—дип Рөстәм ага, артык тирәнгә кермик, дигәндәй, сүзен болайрак йомгаклап куйды.— Музыка дөньясы каршында без бик бәләкәйбез. Ул дөньяны ачарга да ачарга әле... Идел-Йорт—без яшәгән киңлек, ике бөек-дәһшәтле дулкын—Шә- рекъ һәм Гареп чәкәшеп, тормыш хасил иткән төбәк. Рөстәм ага Яхин шушы төбәкнең башкаласы — Казанда туып-үскән. Шәһәр тәрбиясендә үскән композитор— аһәңсаз халыкның бетмәс-төкәнмәс көйләреннән, Сәйдәш иҗатыннан, русның Рахманиновыннан рухи этәреш алса, Көнбатышның даһилары — Бетховен, Шопен кебек мәшһүрләрнең әсәрләреннән дә бәлзәм алгандыр. Шуңа күрә дә аның музыкасы затлылыкка, ефәк томан белән өртелгән серлелеккә, кеше җанын олылый торган аһәңнәргә бай. Аның сыгылмалы музыкасын Париж залларында да, кара урман эчләрендә дә, дала киңлекләрендә дә, ак чалмалы кыялар эргәсендә дә йотылып тыңларга була. Аның көйләре французыңны, японыңны, инглизеңне, испаныңны да татарга әверелдереп тыңлата алу хасиятенә ия. XX гасыр урталарында Европаның ак рояльләре, җиз органнары клавишларын таптап, афәтле какофония—негрлы Американың гарасатлы җилләре бәреп керде. Африкалыларны бакый заманда ут белән бергә яратылган, җан адашырлык джунглилардан чыгарга, биеккә омтылган дәртлеялангач көйләре эссе экваторга хас иде. Төньяк ярымшарда, салмаграк яшәү рәвешенә күнеккән кавемнәрнең ул канын исертте; уй- гамьссз калдырып, җенси котыртып, төсле утлар гаммасында бөтереп, яшь буынның рухи халәтен талкый-тарката торган кыргый рок-музыка тантанасы булып чыкты. Классик музыка тәмен, милли төсмерләрен тәмам җуя язган Европа, айнып, бу шаукымны Россия киңлекләренә таба борып җибәрде дә үзе утырып уйлана башлады. Рухи яраларга дәва, шифалы моң кирәк иде. Моның өчен, тәкәбберлегеңне онытып, яңадан ак сакаллы Шәрекъкә борылу, фәлсәфә ташын, тел ачкычларын, диннәр бишеген биргән бабаңны тану, һәм, сабыйлык чорында ул биргән аһәңнәрне кабаттан искә төшереп терелтү мәгъкуль иде. Соңгы елларда Стокгольм, Рим, Вена, Берлин кебек шәһәрләрнең олуг залларында татар моңын тыңлап хәйран калалар. Нинди тирәнлек, нинди мөлаем сыгылмалык — пентатониканың бөек яңгырашы! Төрки- татар дөньясының бик борынгы тарихын-сәнгатен кузгатыл үзебез кечерәеп калмыйк, дигән гаделсез шик аркасында битараф калырга күндерел- гән Европаның галим-голәмә даирәсе, атаклы музыкантлар, белгечләр аһ иттеләр: «Без моны нишләп соң элегрәк белмәгәнбез?!» Заманында Көнчыгыш Европаны тетрәтеп, Әдрән диңгез ярларына җитеп, чыдам атларының кайнар тоягын чылаткан татарлар хәтәр корал белән түгел, ә милли музыкасы белән бүгенге көндә Көнбатышны тез чүктерергә сәләтле. Гасырлар буена бик күп шәһәрләре җимерелеп, сәнгати байлыклары чәчелептуздырылып, таланып беткән халкымның утка-суга бирешми торган күңел хәзинәсе — галибанә моңы сакланып калган. Моны халык иҗаты дәрьясыннан күтәрелгән, соңгы илле ел эчендә мәйдан тоткан бер плеяда композиторлар, чын сәнгать әһелләре раслады һәм үз иҗатлары беләр бу ганимәтне тагын да баетты. Шулар арасында Рөстәм ага Яхин—төрле музыкаль жанрдагы әсәрләре—би- бәһа мирасы белән аерым урын тота. Аның арфасына аяусыз вакыт җиле дә яратып кына кагылыр, Аллаһы боерса... Без көн дә иртән Дәүләт гимнын ишетәбез Милләтне олы эшләргә өндәп, Казан мәкаме, сүзсез дога булып яңгырый ул. Таң нурларыннан үрелгән бу мелодиядә Рөстәм аганың йөрәге тибә Иәгез, шундый чордашыбызның солтанатлы рухы каршында тынып калыйкчы бер мәлгә! Татарның ул — бәхетле сагышы... «Мин яшим әле!» Егылмас борын син башыңны сәҗдәгә куй. Утыз Имәни ——, ашка туфрак кирәк иде бу гөлгә... Б ик күитән туган иде бу шигырь юлы. Җанның иреккә, гажәеп илләр күрергә сусап алгысынган, ак болытлар агып барган киңлекләргә нәүмиз тартылган мәлендәме? Әллә инде кысан чүлмәген тамырлары белән киереп ваткан, һәм шуның белән үзен үлемгә дучар иткән гөлгә ис-акылым китеп карап торгандамы? Хәтерләмим... Нигәдер әлеге шигырь юлын алга таба дәвам итә алмадым. Гомернең азагын күрәсе килмәгән кебек, күңелнең дә бу шигырьне тәмам итеп, үзеннән аерасы килмәгәндер, мөгаен. Башка туфрак.. Юк, ил чигенең теге ягында калырга минем кыюлыгым җигмәде: авылым табигате, тыйнак инеше, җилләрне көрмәкләндереп уйнаган таулары, әти-әни йорты төшләремә кереп мине рухи сулышсыз калдырган булыр иде Бары тик шәһәрдә, таш арасында туып үскәннәр генә мондый самими хистән азат буладыр. Заманында чит илдә калучылар турында нәфрәтләнеп уйланганым хәтердә «Ни җитмәгән?» дигән мәгънәсез-беркатлы караш минем дә аңыма сеңеп өлгергән булган. Бик күп нәрсә җитмәгән икән шул безгә, бик күп нәрсәдән мәхрүм калып, гомерне заяга сарыф иткәнбез. Яшәвебезнең күп өлеше җан асрау гына булган икән. Язмышлар... Тарихларга кергән язмышлар. Менә ничә гасыр инде татарлар үз ватаны чиген атлап чыга да, башка халыкларны кочәйтеп, мәртәбәле эшләргә тотына. Әгәр безнең үз дәүләтебез таркалмаган булса, бер йодрыкка тупланып, үз халкыбыз исеменнән дөньяга нинди олуг шәхесләрнең исемен таныткан булыр идек. Күпме асыл ул-кызларыбыз мәйдан учларында һәйкәл булып калкыр иде. Кызганыч, һаман сибәбез, һаман сибеләбез. Татарның тарала башлавына инде ничә гасыр! Язмышлар Дәүләтле халыктан чыккан шәхес кайсы гына илдә яшәмәсен, ул барыбер дәүләтле кала. Үлгәннән соң да аның табутын үз иленә алып кайтып җиргә тапшыралар Милләтнең асыл улларын барлап тору кирәкле шәйдер. Россиянең тамак төбенә аркылы килгән татар халкының тирәндә тектоник тетрәүләре сүнмәгән әле. вакыт-вакыт уяна да, вулкан уты кайнаган бәгыреннән чыгарып, талант ияләрен дөньяга ыр1ыта Шундыйларның берсе — Рудольф Хәмит улы Нуриев Гүзәл сәнгате белән Ауропаны тез чүктергән, җиһанга танылган балет остасы. Рудольф Нуриевның Парижда чыккан ки1абыннан. Гадәттә, кешенең туган авылы яисә шәһәре була. Миңа язмыш юлда туу кебек сирәк очракны әзерлән куйган. Әнием Кызыл Армия сафларында политрук булып хезмәт итүче әткәм чнына барырга чыккан. Үзе белән ул оч апамны Роза, Резеда һәм .1иданы да иярткән. Шулай итеп, мин 1938 елның март аенда, Иркутск белән Владивосток арасындагы юлда, поездда туганмын. Берничә елдан соң әтиемне Мәскәүгә күчерәләр. Гаиләне дә ул р чнына алдыра Икенче ботендоньч сугышы баш лангач, әтиебез шуннан сугышка китә. Яу кырыннан исән-имин кайтып кергәндә аның күкрәге тулы орден-медамләр иде. 1946 елга кадәр безне — дүрт баланы әниебез күп газаплар белән карап үстерде. Сугышның беренче елында ук Мәскәүдәге йортыбызны бомба тошеп яндырды. Шуннан соң без Урал якларына Башкортстанга кайтып киттек. Монда күчү туган якларга кире кайту кебек булды. Чонки әтием тумышы белән шушы тобәктән иде... 1961 ел. Ленинградның С. М. Киров исемендәге опера-балет театры Франциядә спектакльләр күрсәтә. «Пари-матч» журналы хәбәрчесе Оливье Мерлен Парижда бу театр куйган спектакльләрнең иң югары ноктага ирешкәне «Баядерка» булды, дип яза. Балет дөньясында егерме өч яшьлек Рудольф Нуриевны табу фантастикага тиң ачыш, ди ул. «Йөзләп «кировчы» арасында ул бердәнбер йолдыз иде. һәр тамашадан соң бөтен рус труппасы, автобуска күндәм генә утырып, Республика мәйданындагы кунакханәгә кайтып китә. Ләкин һәр кичтә «Лебединое озеро»дан Зигфрид яисә «Жизель»дән Альберт алардан аерылып кала. Минем опера һәм балеттан дусларым—Клара Сэн, Пьер Берже, Марио Буа, Клер Мотт, Пьер Лакотт, Жан-Пьер Бонфу Рудольфны Сен-Жер- мен-де-Пре кварталының шаулы төнге тормышы белән таныштыралар. Әлбәттә, бу гафу ителмәслек саксызлык булган. Рудольфның йөрәгендә каршылыклы уйлар кайный. Әллә соң шәһәрләр шәһәре Парижда торып калыргамы? Илгә кире кайтса, алда нинди язмыш көтә аны? Күпме талант ияләре ачыла алмыйча сулып калды каһәрләнгән илдә. Яшәү бер генә бирелгән. Шул кыска гомердә үзеңне раслап каласы иде бит! Нинди авыр елларда да сыкранмыйча үстергән газиз әнкәсе, апалары исенә тошгәч, аның күзенә яшь килә. Бу аерылу мәңгегә булырга мөмкин шул. Кичермәсләр, шикләнү, сагаю, шәхесне салып таптау әхлагын байрак итеп алган бу илдә кичермәсләр аның бу адымын. 16 июньдә Парижның Бурже аэропортына килгәндә Рудольф Нуриев шундый уйлар белән гаҗизләнә. Ләкин ул барыбер чит илдә калу хакында катгый уйга килмәгән була. Ирекле, хөр фикерле, үзе кебек яшь сәнгатькярләр белән аралашу, төнге Париж барлары—бөтенләй бүтән дөнья Рудольфның алгысынган хыялларына яңа канат куйгандыр. Ауропадан аерылу түгел бит әле бу, Лондонга очасылары бар, андагы зур сәхнәләрдә тантана итеп, Шекспирлы, Байрон- лы илдә үз көчеңне сынап карарга була. Шушы уй-омет аның сулышына иркенлек бирә. Сизенә югыйсә, Париж шаукымы болай гына үтмәячәк, үткен күзләр аны күптән эзәрлекли, баш очында мәкерле болытлар куера. Ә бу көннәрдә хәтәр оешмаларда инде аның исеме төрләнә, Париж- Мәскәү арасында яшерен хәбәрләр йөреп тора. Менә СССР Мин. Сов. каршындагы КГБ председателе А. Шелепинның КПСС ҮКына юллаган язмасыннан: «3 июня сего года из Парижа поступили данные о том, что Нуреев Рудольф Хамитович нарушает правила поведения советских граждан за границей, один уходит в город и возвращается в отель поздно ночью. Кроме того, он установил близкие отношения с французскими артистами, среди которых имелись гомосексуалисты. Несмотря на проведенные с ним беседы профилактического характера, Нуреев не изменил своего поведения...» «...Комитет госбезопасности по согласованию с Комиссией по выездам за границу при ЦК КПСС в тот же день дал указание резидентуре КГБ в Париже об отзыве Нуреева в СССР. 8 июня сего года резидент КГБ в Париже доложил, что Нуреев прекратил ночные отлучки, улучшил свое поведение, в связи с чем посол принял решение воздержаться от откомандирования его в СССР...» Ул көндә аэропортта булган хәлләрне үз күзләре белән күргән Пьер Лакотт «Гранд-Опера» журналында болай дип яза: «Мин иртән тугызда килдем Артистлар группасы анда иде инде. Алардан кала совет илчелегеннән килгән вәкилләр гадәттән тыш күп иде. Алар арасында полиция функциясен үтәүчеләр дә хәтсез булгандыр. Труппа җитәкчесе мине сәламләде һәм Нуриев белән бергә кофе эчәргә чакырды. Барысы да тыныч, Рудольф юкка гына хәвефләнгән икән. Лондонга самолет ярты сәгатьсез кузгалмый әле. Аларны озатмыйча кузгалмам дип уйладым. Кинәт залдан ниндидер дулкын узгандай булды. Мин берни дә аңышмыйча Рудольфка карадым. Ниндидер бәндә аның белән сейләште дә китеп барды. Рудольф ап-ак булып мина текәлде: «Яңа гына килеп әйттеләр. Коточкыч. Бар да бетте. Мине СССРга кайтаралар. Бүтән мин беркайчан да бии алмаячакмын. Коткар мине! Себердә черетәчәкләр!» Ул моны шыпырт кына әйтте, әмма шулкадәр кайнарланып сойли, миңа калса, ул бар коченә кычкыра иде сыман. Труппа Лондонга китәргә тиеш бит югыйсә, ул әйткәннәргә ышану мөмкин түгел иде. Минем икеләнеп торуымны күргәч, Рудольф кесәсеннән кечкенә хәнҗәр (кичә мин бүләк иткән идем) чыгарды: «Ярдәм итмисең икән — үз-үзсмне үтерәм!.. Менә билет—Лондонга түгел, ә Мәскәүгә!» Нишләргә белми чарасыз басып торам. Рудольф «Коткар мине!» дип, яшь тулган күзләрен төбәп, әрнеп ялына. Шунда мин аның җитәкчесенә барып, Рудольфның тәртипле, менә дигән кеше икәнен исбат итәргә тырыштым. Ул болай диде: «Мсье Лакотт, аны беркем дә шелтәләми! Эш шунда—әнисе каты авырып киткән. Аңа тиз арада кайтырга кирәк...» Дөреслек кем ягында? Бер якта — гамьсез чырайлы труппа директоры, илчелек вәкилләре, тәрҗемәчеләр. Икенче якта — калтырап, истерикага бирелергә торган Рудольф. Ниһаять, мин төшенеп алдым: ул хаклы булырга тиеш. Менә Лондон самолетына утырта башлау турында хәбәр иттеләр. Артистлар Рудольф янына килеп «Сау бул!» димиләр, гүя бәхилләшәләр иде. Кемнәрдер, башка беркайчан да күрешә алмаячагын сизгән кебек, елый. Шунысы мөһим: шик уятмас өчен мөмкин кадәр тыныч күренергә кирәк. Рудольфны транзит залына алып кереп китсәләр — бетте дигән сүз. Нейтраль зонада аңа инде берәү дә ярдәм итә алмаячак. Хәзер нишләр! ә соң? «Париматч» журналисты Оливье Мерленның мотоциклы аэропорт бинасы каршында тора икән. Әйт Рудольфка, минем мотоциклга таба йөгерсен, ди. Кая ул, тышкы ишеккә җиткәнче үк «фәрештә- сакчылар» эләктереп алачаклар үзен. Сиздермичә генә кәгазь кисәге алып, телефон номерлары яздым. Кем дә булса полициягә хәбәр итсә Шулай ук мин Андре Мальро (танылган француз язучысы, мәдәният министры), Рудольфны яхшы белгән Клара Сэн турында да уйладым. Язуны кемгә тапшырырга? Безне стена булып совет кешеләре уратып алган Янәшәдә берәү утыра. Бизнесмен яисә туристка охшаган Мин аның янына утырдым да, ботинка шнурын бәйләгән булып, язуны аңа төрттем. Таныш түгел кешем китеп барды. Әйләнеп килгәч, бар да тәртиптә, дигәнне аңлатып ым какты Җиңел сулап куйдым Ә баш очында галәмәт зур сәгать, аның уклары Рудольфны алып китәсе хәтәр мизгелгә отыры якынлаша бара Мин совет кешеләренә елмайган булам, алар инде тынычызлана да башладылар. Рудольф елый да елый. Менә бераздан тәрҗемәче минем янга килде. — Саубуллашыгыз да... Биш минуттан утырту башлана . Ул сүзен очларга да олгермәде, аэропортка давыл булып Клара Сэн бәреп керде Ул туп-туры безгә таба килә иде. Сакчылар аңа юл бирделәр. Клара артыннан тагылып диярлек ниндидер ир кеше ияргән иде. Клара мине үпкәндә колакка пышылдап өлгерде «Рудольфка әйт. ул минем артымдагы кешегә ташлансын. Ул полисмен. Рудольф аңа «И вант то ве фрее!»—дип әйтергә тиеш». Мин Рудольф янына бардым. Совет кешеләре тын калып торалар. Максатларына ирешергә аларның бит секундлар гына калды. Рудольфны кочакладым да, шик салмас өчен кычкырып «Күрәсеңме кем килде?! Клара үзе! Үбеп саубуллаш!»—дидем. Рудольф нәрсә эшләргә кирәген шунда ук төшенеп алды. Кларага таба юнәлде дә, кинәт француз полисменына таба ыргылды: «Минем азат буласым килә!» Совет Җантимерләре аны каерып алырга теләделәр, әмма Рудольф җан-фәрманга карыша башлады.» 1961 елның 16 июне—Рудольф Нуриев өчен тарихи көн, бөек сәнгатькә хәлиткеч адым. Көнбатыш матбугаты моны «Азатлыкка сикерү» дип бәяли, ә совет пропагандасы аңа «Ватанга хыянәт итү» дигән кара мөһер суга. Ленинград суды Рудольф Нуриевны 7 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара. Соңгы мизгелдә, аэропорттан да көчләп алып киткән булырлар иде, ләкин француз полисмены нык тора: — Варварлар илендә түгел, без — Франциядә, әфәнделәр,—ди.—Бездә кеше хокуклары белән санлашалар. Рудольф Нуриев гуманлы илдә калырга тели икән, без аның теләгенә каршы килә алмыйбыз. Парижның кояшлы аэропортында иреккә сусаган җан өчен барган тартышу КГБ председателе А. Шелепинның КПСС ҮКына юллаган язмасында болайрак чагыла: «Докладываю, что 16 июня 1961 года в Париже изменил Родине Нуреев Рудольф Хамитович, 1938 года рождения, татарин, беспартийный, артист балета Ленинградского театра им. Кирова, находившийся в составе гастрольной труппы во Франции...» Шулай итеп, кесәсендә тиеннәре генә булган Рудольф Нуриев атаклы Париж шәһәренә язмышын куя. Егерме җиде ел буе аның исеме афишалардан төшмәс. Йөз елга бер генә туа торган могҗиза, «оча торган татар» «Елисей кырындагы театр»да осталыгын күрсәтә башлый. Совет илчелеге гебсшникларының «сатлык җанны үтерү белән янаулары, вакытлы фатир, француз компартиясе боевиклары шаулашып спектакльне өзәргә тырышулары. . Министр-язучы Мальроның Мәскәү белән араны бозасы килмәве, Президент де Голль әмере белән Нуриевне «Гранд- Опера»га алмаулары... Әнә шулай итеп Ауропа талантны сындырып сыный. Копенгагенга күчкән Рудольфка 1962 елда Лондонның король балетыннан чакыру килә. Бу атаклы коллективта Нуриев ун ел буе балерина Марго Фонтейн белән бии. 1971 елда боек балерина сәхнәдән китә. Егерме елдан соң ул рактан үлә. Үләренә бер ай кала Нуриев Панамага килә. «Чын мәгънәсендә мин дүрт кешене яраттым, ди ул. Театр тәнкыйтьчесе Найджел Гослинг һәм аның хатыны балерина Мод Ллойдны. Биючеләр Эрик Брюн, Марго Фонтейнны». Рудольф Нуриевның Парижда чыккан китабыннан. _ Эвакуация вакытында без урыс гаиләсе белән бер йортта яшәдек. Урыслар белән яшәдем диюем укучыда кайбер сораулар да уятырга момкин. Алдан ук аңлатып китим: без — Нуриевлар нәселе татардан чыкканбыз. Минем әнием Казан дип аталган гаҗәеп матур, борынгы шәһәрдә туып үскән. Димәк, мин моселман оммәтеннән булам. Мин үземнең татарлыгымны җаным-тәнем белән тоям. Безнең тамырларыбызда кан тизрәк ага дип әйтимме, кай ягыбыз бсләндер без урыслардан аерылыбрак торабыз. Борынгы атабабаларыбыз күчмә кабиләләрдән булгангамы, әллә инде башка сәбәптән, татарларның холкы ботенләй үзгә. Бер яктан, борынгы җайдаклар кебек кырыс халык, икенче яктан исә күңелебез артык нечкә. Мондый сыйфатларның кушылмасы урыс халкына бик үк хас түгел. Бәлки, алда әйтелгән сыйфатларга ия булганга күрәдер, мин үземдә Достоевский персонажлары белән рухи уртаклыкны тоям... удольф үсмер чагында Ленинградның А. Я. Ваганова исемендәге хореографик училищесына эләгә алмый, бу бәхеткә ул соңлап, м унҗиде яшендә генә ирешә Шуңа күрә ул әрәмгә үткән елларын кайтару өчен ашыга: күп укый, өйрәнә, кирәксез санаган лекцияләргә йөрми, тәвәккәлләп, Мәскәүнең Зур театрындагы балет дәресләренә барып кайткалый. Тумыштан бирелгән талант өстенә аяусыз хезмәт куюы үзенекен итә: Россиянең бөтен балет мәктәпләре конкурсында ул могҗиза күрсәтә, сәхнәдә давыл булып бөтерелә, бөркет булып оча, сәнгатьле биюнең соклангыч үрнәген күрсәтә Шунда ук аңа мәртәбәле театрлардан чакыру килә. Мәскәүнең Зур театрын да кире кагып, ул Ленинградның Киров театрын сайлый һәм ялгышмый. «Зур театр, минемчә, артистларның тулысынча ачылу мөмкинлеген кыса.— дип яза ул.— Аларны рекордлар куя торган корыч мускуллы атлетларга әверелдереп, хезмәт итәргә алынган сәнгатькә карата тирән хисле мәхәббәтне үтерә , җансыз итә». Ләкин совет чынбарлыгы һәркайда бердәй кануннардан тора. Киров театрында да ул үзенчә кон күрә, бәйсез рухына мәйдан эзли, чит ил сәнгатькярлары белән аралаша. Аның бу холкын, әлбәттә, хупламыйлар. Тәртә арасына керергә теләмәгән чыгымчы тайны ничек булса да тышауларга телиләр. Еллар үткән саен мин гел бер сорауга әйләнеп кайтам: әгәр Рудольф Нуриев шул чакта Франциядә калмаган булса. Аның шанлы исемен бүген ишетер идек микән? Ул дөньяви бөеклегенә ирешә алган булыр идеме? Ай-Һай, көнләшү, аяк чалу, идсологик шик милли сыйфатка әверелгән җәмгыятьтә ерак бара алмаган булыр иде, бетерерләр иде егетне. Аның янәшәсендәге ун башка түбән берәүне күтәреп, әллә ничә лауреат итеп күккә чөярләр, үз вакыты җиткәч сабын куыгы сыман шартлап, юеше генә кала торган дан иясе итәрләр иде. Сәнгать дөньясының сәхнә артында аяусыз уен бара, чын шәхесләрне ботерсп алып, билгесезлек ярына ташлый торган гаделсез уен ул Париж биеклегеннән караганда бу ваклыклар артта кала. Алда көрәш, көрәш, көрәш. Ауропа да кочак җәеп каршыламый, аңа үзеңнең кодрәтеңне раслап күрсәтергә кирәк. Шунда гына ул зыялы реверанс ясаячак. Исән чакта тормышның бөтен мөмкинлекләреннән дә файдаланып калырга кирәк, дигән максат куйган Рудольф - «Чыңгыз хан токымы», даһи буларак, дөньяның иң затлы сәхнәләрендә фантастик сикереш ясый. Голланд журналисты Хенк ван дер Мсйденның Нуриев турында язган күзәтүләре кызыклы. Ул үз заманында Амстердамның «Милли балетмын да импрессарио булып эшли, торлс илләрдә Нуриев турнеларын оештыра. «Гастрольләрдә янәшә яшәдек. Ул миндә кунакта еш була иде. Без әле ачуланышабыз, әле татулашабыз. Бср-бсрсбсзне каһәрләп бетерәбез. Аннары бергә утырып эчәбез. Нуриев —кыргый? Нуриев белән аралашу мөмкин түгелме'' Мин аны башкача дип белом. Бер кичтә без очәү Франкфурт-на-Майненың интим ресторанында утырдык. Рудольф Мария Бовс белән «Корсар»да па-де-де биеп чыккан иде. Тон урталары җиткән, ресторанда тик без генә идек Нуриен бүре кебек ач, чөнки ул биер алдыннан бер тәгам дә ризык капмый иде Антрекотны ул шундый ләззәтләнеп ашады, аннары сарык игеннән котлетлар китертте. Тарелкасын күтәреп, калган маен эчеп үк куйды да. «Татарлар шулай ярата», - диде Без ул көнне күп эчтек. Рудольф гәүдәне саклый дип аракыны су урынына чөмерде. Ул кичтә аның кәефе бик шәп иде. Мария Бовеның һәртөрле шаяртуларыннан кызлар кебек чыркылдап көлде. Тормышта ул хатын-кыз Р кебек йомшак иде. Сәхиәдә исә—Тарзан. Чын ир. Йомшак холыклы дисәң дә... кайчакларда ул «шартлый», өзгәлән ташлардай була, һәркемгә җикеренә, биючеләрне, музыкантларны пыр туздыра. Ә бу кичтә ул шундый тыныч, үз-үзе булып калган иде. Ресторанның хуҗабикәсе: «Карап килим әле, кызым уянмады микән»,—дип икенче катка күтәрелә башлагач, Нуриев сагышлы елмаеп куйды. «Себердә мин апаларым белән мич башында йоклый идем. Без дә шулай баскычтан күтәрелә идек тә, бер-беребезгә сыенып җылына идек» Мин шунда бер нәрсәгә төшендем: бу суперйолдыз тормышта бик тә ялгыз һәм үзенең беркемгә билгесез үткәнен ничекләр сагынадыр. Хәзер ул әнә һәр кичтә, нервылар киеренкелегеннән ычкыныр дәрәҗәгә җитеп, осталыгының иң югары үрнәген күрсәтергә тиеш. Арганмы ул, авырыймы, йокысызлыктан иза чигәме—аңа һәрчак формада булу мәҗбүри. Чөнки ул — бөтендөнья улы. Нуриев—супермен. Дөнья йолдызы! Ул шыгрым тулы заллар җыя. Үзенә табынган хатын-кызлар ыргыткан кулъяулык, перчатка ише әйберләрне кагып кына төшерә. Горур, тәкәббер идол, аның вәкарь белән мыскыллы елмаюы тамашачыны жүләрләндерә, Антик каһарман, илаһи гәүдә торышы, башның гаҗәеп ыспай куелышы, утлы күз карашы... Хатын-кызлар, экстазга бирелеп, һуштан язалар... Андый чакта ул сагыштан бүре булып уларга әзер шикелле тоела иде. «Мин һәр көнне биергә тиеш!» дип, ул тормышын, үз-үзен яндырып бетерүгә корган иде. Бервакыт Брюссельдә шундый хәл булды. Нуриевның кыяфәте качкан. Температурасы бик югары, грипп. «Син иртәгә биергә уйлыйсыңмы?»—дип сорыйм. Җавап катгый: «Әйе!». Поездда ул калтырый башлады, одеал бөркәнде, башына яулык бәйләгәч, карчыкларга охшап калды. Килеп җитеп, кунакханәгә урнашкач, үле кебек, тахтага ауды. Мин табиб чакыртырга уйладым. Нуриев мәсьәләне башкача хәл итте. «Бииячәкмен1 Бельгиянең иң шәп мас- сажистын чакырт!» Кичен Нуриев сәхнәгә чыкты. Аның пары — «Гранд-Опера» биючесе Ноэль Понтуа ул көнне гомерендә дә онытмас. Беренче актта Нуриев Аполлон ролен башкарды. Икенче актта — па-де-де. Сәхнә артыннан күзәтәм, хәле начар моның, аягында чак басып тора. «Хәлең ничек?»—дип сорыйм антракт вакытында. «Җәһәннәмгә олак!»—дип кычкыра бу. Мин аңа, үзе яратканча, лимонлы чәй китерәм. Па-де-де биегәндә Нуриев соңгы сулышларын ала сыман иде. Залдан сыек кына кул чабулар, пышылдаулар ишетелә. Ноэльгә аның очсн дә тырышырга туры килде. Зал балеринаны көчле алкышларга күмде. Нуриев моны сәхнә артыннан карап торды, күзләрендә ярсу ут кабынды. Па-де-де соңында алар парлап чыктылар. Рудольф Ноэльне өскә чойде дә... ул аны очышта тотып алырга тиеш иде. Ләкин Рудольф кулларын салындырды, Ноэль лапылдап идәнгә егылып төште. Зал «аһ» итеп куйды. Рәтләр арасыннан: «Юри шулай эшләде. »—дигән сүзләр узды. Ноэль исә берни булмагандай ахырга кадәр биеде Зал аның көчле рухлы булуын бәяләп, көчле алкышларга күмде. Пәрдә төшкәч, Ноэль, тез капкачын уа-уа, грим бүлмәсенә көчкә барып җитте: «Ни өчен алай эшли ул? Ни өчен мине ташлады? Бүтән беркайчан да аның белән биемим!». Бер сәгатьләп вакыт үткәч, Нуриев грим бүлмәсенә килеп керде. Караңгы чырай белән каш астыннан карый «Ишеттеңме, аны ничек алкышладылар, ә?!»—дип кычкырды. Ул сабый бала кебек үпкәләгән иде. Чонки аның моңа кадәр әле болай уңышсыз чыгыш ясаганы юк иде. Шул кичтә ул Ноэльдән гафу үтенде. Нуриев хатын-кыз парларын махсус шулай кулыннан төшереп җибәрә, дигән фикер балет дөньясында нык тамыр җәйгән иде. Артистның уңышы, даны мәсьәләсендә ул башкаларны кичерми, бигрәк тә танылган балериналарны күрәлми иде. Әгәр инде узарга теләсәләр, ул ярсудан кайнап чыга иде «Оча торган татар!» «Нуриев! Нуриев!!—дип үкерә тамаша заллары. Бию бетүгә, зал аягүрә басып, алкышлардан шартлый. Бары тик җиңәргә, җиңәргә омтылган гладиаторны Ауропа заллары әнә шулай алкышлый. Шундый уңышларга ирешмәсә, ул күптән үлгән булыр иде» Рудольф Пуриевнын Парижда чыккан китабыннан. Соңрак, гаиләбез Уфа шәһәренә кучен килгәндә миңа биш яшь иде. Баштагы елларда без әтиемнең энесе фатирында яшәдек. Зурлыгы очкә оч метр гына булган бер бүлмәле фатирда без ике гаилә сыешып, тату гына гомер сордек. Ул чакларда хәтеремә иң уелып калганы озелеп ашыйсы килү, кон белән бергә туган ачлык иде. Әнием без дүрт баланы ачтан үтермәс очен, ойдәге барлык әйберләрне дә сатарга мәҗбүр булды. Әтиемнең киемнәре, ястык-мендәряәр, урындык tap, тегу машинасы һәм шуның ише башка әйберләр базарга чыгарылды. Өйдә тик бер радиоалгыч кына сатылмыйча калды. Аннан еш кына музыка тапшыралар, без исә музыкасыз яшәүне күз алдына да китерә алмый идек. Радио миңа серле зур доньяга чыгу очен тылсымлы тәрәзә кебек иде. Музыка тәэсиренә бирелеп мин авыр тормышыбыздан онытылып ала идем. Күңелем хыял белән тула, әллә нинди ераклыклар балачак томаны артыннан үзенә чакырып, мине татлы рәхәтлектә адаштыра иде. Музыканы артык бирелеп ярату минем биюгә булган һәвәслегемә дә тәэсир иткәндер. Биюгә гашыйк иткән иң беренче кеше Роза атлы апама мин гомерем буе рәхмәтлемен. Шул ярлы гына ойдә башланган бию зәхмәте, мине ботереп алып әллә кайларга алып китәр, дип кем уйлаган ул чагында. Шулай ител, балет сәнгате минем гомер юлымда котелмәгән борылышлар ясаган язмышыма, тормыш мәгънәсенә әйләнде. «Миңа аның Лондондагы викториан стилендә төзелгән галәмәт зур йортында булырга туры килде. Без XVII гасырның гаҗәеп өстәле артында төшке ашны ашадык. Бу өстәл тирәли утызлап кеше утырып булыр иде. «Мин монда гел ялгызым булам»,—диде Нуриев. Бөек артист байлык, затлылык, гүзәл кызлар, көнчел дус-ишләре чолганышында яшәсә дә, барыбер гадилеккә омтыла иде. Минем шәһәр читендәге йортта, тар солдат караватында еш кына кунып калгалый иде,»—дип яза Пьер Лакотт. Бер якта —талантның кабатланмас бәхете: континентлар, зур залларның күкрәүлс алкышы, бер гомердә сирәк була торган очыш-боеклек Икенче якта— шәхеснең дөнья белән бергә-бер калган сагышлы ялгызлыгы... Ничә еллар буена ул әнкәсе, туганнары белән күрешә алмый. Хатлар язып карый җавап килми «Сәнгать кешесе кайда тели — шунда яшәртә тиеш, мин сәясәткә катышмыйм»—дип, ул төрле илләрнең матбугат битләрендә чыгышлар ясый. Аның искиткеч биюен президентлар, корольләр карагандыр Аны затлы сарайлар кабул итеп, аллалар ризыгы белән сыйлаганнардыр. Әммә дөньяның фани байлыгы сагыну хисен баса аламыни1 Әнисе белән күрештерүне үтенеп, ул СССР җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Ләкин юкка, аның бәгырь авазы Кремльнең канны күп күргән калын диварларына бәрелеп челпәрәмә килә Дәрәҗәле илләрнең президентлары аның үтенече буенча Мәскәү түрәләренә чыгалар Ниһаять, 1988 елда гына аңа 72 сәгатькә туган иленә кайтып килергә рөхсәт итәләр. «Хыянәтче» улы өчен күпме йокысыз төннәр кичергән, таныш-белешләренең астыртын хөкеменә дучар ителгән булган, махсус органнар тарафыннан туктаусыз эзәрлекләнгән Фәридә ханым бу еллар эчендә тән һәм җан сәламәтлеген җуйган була инде. Авыру ана улын күрә дә, күрми дә... «Әни мине танымады...» Бу—Рудольф Нуриевның әрнүле бәгырь тавышы. Уфада аңа бирелгән сәгатьләр йөрәк тибешеннән тизрәк үтеп бара. Хыялында малай чагына кайта-кайта ул беренче тапкыр бию сәнгатенең әлифбасын өйрәнгән хореографик училищега ашыга. Менә таныш бина, таныш тәрәзәләр. Аны хәтерләгән укытучылар исәннәр микән? Кайчандыр шушы стеналар эчендә тагылган «Үҗәт татар малае»на әверелеп, ул бусагадан эчкә үтә алмый. Алдан әзерләнгән, идеология сөреме күзләренә чыккан укытучылар аны ишектән үткәрмиләр. Малайчак дөньясы үкенечле кара пәрдә артында кала... Илледән узгач кешедә кан кычкыруы, җирсү башлана, хис һәм акылы тәңгәл килгәннәр милли тамырларын эзләп, үз халкына кайтып төшәләр. Фантастик байлык һәм дан биеклегеннән торып, үзен дөнья улы дип санаган, күпме илләр кочагын җәеп каршы алган Нуриевның мондый тойгыларга күңеле саңгырау калырга да бик мөмкин иде. Ләкин аның дөньялыкта бирелгән ганимәтләр астында саф татарлыгы бөтенләй йомылып бетмәгән иде. Туксанынчы еллар башында аның Казанга тартылуы да юкка булмагандыр. Бу чорда инде ул биюче буларак балеттан китү алдында тора, әмма калган гомерен сәнгатьтән башка күз алдына китерә алмый иде. Шуңа күрә ул Нью-Йоркта дирижерлык курсларын бетерә. «Голгофага өч юл беләм»,—ди ул, үзенең биюен, хореография, дирижерлык сәнгатен күздә тотып. Укуын ул Вена филармония оркестрының баш дирижеры Вильгельм Хюбнер кул астында дәвам итә Венаның Ауэрспарг сараенда беренче мәртәбә пульт артына баса. Ул дирижерлык иткән оркестр Чайковский, Стравинский, Гайдн, Моцарт көйләрен башкара. Рудольф Нуриев Ауропада иҗат иткән ике дистәдән артык ел эчендә әкияти байлыкка ирешә. Кариб диңгезеңдә Сен-Бартелеми. Урта диңгездә Ли-Галли утраулары, Париж, Нью-Йоркта фатирлар, Лондонда— йорт, Монте-Карлода ранчо-виллалар, Пенсильвания штатында ранчо, бер-берсе миллион долларлар торган картиналар, затлы җиһазлар... Аның америкалы адвокаты белдерүенчә, 1975 елда Рудольф Нуриев васыять төзи. Алты ышанычлысы идәрә итәргә тиешле мирас ике фондка бүленә. Берсе — Лихтенштейн башкаласы Вадуцта, Монакога күчеп килгән апасы Розаны, Казандагы Резедәне һәм аларның балаларын тәэмин итәргә тиеш була. Икенчесе АКШта—Россиянең яшь балет биючеләрен Америка һәм Ауропа балеты казанышлары белән таныштыру очен файдаланырга тиешле була... Ауропа талантны бәяли белә. Әмма «Минем яшәү урыны-—сәхнә» дияргә яраткан Рудольфның бу байлыклар белән хозурланырга вакыты калмый. Ул бөтен гомерен сәнгатькә багышлый Менә шушындый һәрьяклы әзерлекле сәнгать әһле әнисенең туган шәһәренә иҗади хыяллар белән кайтып төшә. Ләкин тагар оркестрын һәм балетын дөньяга алып чыгарга сәләтле шәхесне Казан шаулатып каршы ала белмәде. Ныклап эшкә керешкәнче, бәлки, ул үзе дә реклама теләмәгәндер. Әллә соң яраннары да Нуриевның үз халкының улы булып танылуыннан курыктылармы? Бүгенге көндә бөек артистның мирасы аукционнарда коточкыч суммаларда сатылган чакта моңа беркемнең дә каршы килә алмавын күреп җан әрни, шөбһәле уйлар башка килә Димәк, күп нәрсә алдан уйланылган, хәл ителгән. Алкышлар белән күккә чөелгән Нуриев — боек, даһи, әмма кемнәрдер кулында—кол... Илле дүрт яшьлек Рудольфка тәңре тагын бер дистә ел гына ©стәгән булса да аның киләчәк язмышы үз халкы белән үрелеп китәр, «төп йорты» да чит кавем арасында, Париж читендәге Сент-Женьев-де-Буа каберлегендә булмас иде... өмкинлек кенә алсын татар... Кодрәтлеләр ярып чыга да үзен дөнья каршында раслый, тантана итә. Узган гасырлардан ук шулай килә. Урыска күчкән морзалар арасыннан галим- голямә, әдәбият-сәнгать әһелләре генә түгел, тәхет тоткан патшаларга кадәр бар. Шушы көчле дулкын астында күмелеп калмас өчен Россиядә яңа идеология кирәк булган. Бер яктан, татарның үткәнен кимсетеп, аның рухын сындыру, икенче яктан «татар золымымн уйлап чыгарып, аны гаепле итү, үзенең яулап алу, тәре походларын аклап, игътибарны читкә юнәтү. Татарны белемгә якын җибәрергә ярамый, безгә мәхлук, сугышчы яисә эш аты татары кулайрак, дигәннәр патша сатраплары, һәм шушы сәясәтне гасырлар буе уңышлы рәвештә алга сөргәннәр. Тарихны яшерә алмыйсың. Кайсы халыкка кодрәт өстәп, күпме микъдарда кан биргәнбез—без моны белеп торырга тиешбез. Ул кан тамчылары безнең йөрәкләрдә сулкылдап яна. Күр инде... Билгеле бер кавем үзенеке генә итеп урап алган элитар сәнгать төренә ни булды соң әле? Парижның балет театрын Рудольф Нуриев җитәкли. Ла-Манш аша кул гына суз Лондонның король театрында Казан егете Ирек Мохәммәдев дан казана. Моңарчы күрелмәгән модерн-биюләр салган Лилия Сабитова Берлинда балет спектакльләре куеп кайта. Гаҗәп бит, иң нәфис сәнгать төрендә, Ауропаның мәртәбәле өч иле балетында «кыргый татарлар» хакимлек итә! Рудольф Нуриев Дурова балетына моңарчы берәүнең дә хыялына кермәгән яңалык китерә. Ул ир-егет ролен калку итеп алгы планга чыгара. Шуның белән балет сәнгатендә яңа мәктәп тудыра. Дөньяви дан... шөһрәт, моны иңендә күтәрә алу өчен дә әзерлек, нуриевча холык-фигыльгә ирешү кирәктер Бервакыт, төп рольне биегәннән соң Парижның югары зәвыклы тамашачылары, аягүрә басып, Рудольф Нуриевне ярты сәгать буе алкышлап торалар. XX гасырда тагын кемгә тигән мондый бәхет! Бу вакыйга Гиннессның рекордлар китабына кертелә. Сәхнәдә ул—соклангыч, бәхетле. Пәрдә ябылуга исә хәлсез гәүдәсен кая куярга белми. Хәтәр авыру аны эчтән тарката бара. Сүнә баруын тоя, әмма бирешергә теләми «Шәп бит дөньяда яшәү!»—дип үз-үзен юата, иҗатында фидакарьләрчә янып, авыруын җиңәргә тели. Бәлки таланты хакына Тәңре мәрхәмәт күрсәтер, могҗиза булып, савыгып китәрмен дип тә үз-үзен ышандыргандыр СПИД вирусын ул тәнендә 13—14 сл йөртә. Шәхси табибы Мишель Канези аның көчле рухына, үз-үзен аямавына шакката. „ _ 1992 елның 8 октябре, Парижның «Гранд-Опера» сәхнәсендә «Баядерка» премьерасы бара Бу спектакльне куярга Рудольф Нуриевка Россиядән Нинель Курганкина да килеп ярдәм иткән була. Нәкъ 31 сл элек шушы сәхнәдә яшь Рудольф «Оча торган тагар» Ауропаның сәнгать күгендә йолдыз булып кабынган иде бит. Ә бүген аның шәүләсе генә калган Нуриевны тәхеткә утыртып сәхнәгә алын чыгалар Парижлылар сизенәләр -бу инде бәхилләшү Сүнеп барган йолдыз нуры күзләрендә яшь булып ялтырый. XX гасырның атаклы биючесе host хореографы 1993 елның 6 гыйнварында Сена елгасы буенда, Дувр каршындагы зиннәтле фатирында донья куяр. М Ә бүген... Сәхнәдә ул тагын бер мизгелгә онытылып, алкышлар яңгырыннан ләззәт ала. Франциянең .мәдәният министры Жак Ланг аңа Почетлы легион командоры дигән бүләк тапшыра. Сулышын тыеп, тын калган залга Нуриев болай дип кычкыра: — Ye su is enkore vivat! (Мин яшим әле!) «Үз халкым булганда...»—дип өстәр өчен аңа берничә ел җитми калды. Ике урман чигендә... Хыялы тарихның нәкъеше улды, Сузе— дилдә. хыялы куздә калды. Г. Кандалый өнге дала... Караеп күренгән балбалның мең еллар буена җил- I су-кояш ашаган таш чыраен учак шәүләсе ялмап-ялмап ала. Якында гына тышаулы атлар пошкыра. Учак тирәли яугирләр тезелеп яткан. Садакларында — уклар, кыныларында үткен кылычлар черем итә. Бары тик сакчы гына керфек какмый, учакка кизәк өсти-өсти үзалдына моңланып утыра. Бераздан ул да, япан дала күкрәгеннән сирпелгән әрем исеннән изрәп, калгып китә. Ә офык артында— бөек Урда йорты, олуг ханның Алтын таш сарае. «Уяу бул! Уяу бул!»—дип пышылдый күпне күргән балбал. Аның сагаюы учак ялкынына күчә. Үрсәләнгән ялкын — учакның сары җаны .. Сарыҗан... Сарьян... Борынгыдан килгән әнә нинди мәгънәле исем кушканнар икән аңа. Сәер дә, серле дә. Бер ишетүдә хәтергә уелып та кала. Әдәбиятта үз тәхетен тоткан проза остасы Хәсән Сарьян тормышта да, исеменә хас булганча, үзенчәлекле шәхес иде. Мин аны беренче күрүдә ошатып та бетермәдем шикелле. Кырыс күренә. Төмсәрәк чырай. Аз сүзле. Кара кысалы калын күзлек, кара чәч, үҗәт кысылган иреннәр, каш арасыннан маңгайга таба үрләгән таләпчән ике җыерчыкны да өстәгәч, тиз генә якын мөгаләмәгә кереп китәрдәй, күңел капкалары шар ачып ташланган беркатлы шәхес дип уйламыйсың аны. Тавышы нечкә дә, калын да түгел. Музыка белгечләре аны нинди тембрга да кертергә белмичә аптырарлар иде. Нәзберек гөл шытымын иң нечкә тамырларына кадәр имгәтмичә казып алган кебек, һәр сүзне ул кадерләп, күкрәк эченнән ала, җеген- җеккә китереп, ашыкмыйча әйтә, нәкъ язуындагы кебек, тулы җөмлә белән сөйли. Тавышыннан талгын җил канатыннан саркып киткән әрем тәме килә төсле... Гадәттә, роман-повестьлар укыганда аны язган әдипнең йөз-кыяфә- тен үзеңчә күз алдыңа китерәсең. Китап битендәге вакыйгалар аша хәтта тавышына кадәр ишеткәндәй буласың. Ә инде үзе белән чынбарлыкта күреп танышкач, күңелендә яралган сурәттән шактый аермалык күреп нәүмизләнәсең. Бары тик ныклап аралаша башлагач кына бу аерма бетә, килешәсең, күнегәсең. Хәсән Сарьянның бикле күңел дөньясын аз гына булса да ачып карау, аңлау өчен шактый аралашырга, төнге Казан урамнарын бергә гизәргә, озын юлларга чыгарга, иҗади бәхәсләр белән шаулы яшәп алырга кирәк иде әле. Бервакыт Лаеш районына чыгып киттек. Өчәү идек: арабызда иң өлкән икәнен тамак кырып куюы белән искәрткәләгән Сарьян абый, шәһәр ераклашкан саен мәҗүси елмаюы күзләренә күчә барган шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов һәм исеме халыкка билгеле шәхесләр эргәсендә берничә көн яшәп алуны бәхеткә санаган мин фәкыйрь. Атабай, Сараландагы көннәр аеруча истә калган. Яшьтәшләр буларак, авыл советы рәисе Вазыйх абзый белән Сарьян шунда ук уртак тел таптылар. Тормыштагы кызыкларны күрә белүче, фикерле, иҗади күңелле иде рәис. Рәхәтләнеп, чишелеп бер сөйләшеп утырырга бик тә сусаган булгандыр ул. Зур коймә белән табигать хозурына чыккач, шәһәрнең таш киеменнән котылган Хәсән Сарьян да иркенәеп, берьюлы ачылып китте. Мин ул чакта океандиңгезләр күрмәгән әле, Кама белән Идел кушылган урында, аргы яры зәңгәр томаннар артында югалган чиксез киңлекне акылыма сыйдыра алмыйча хәйран калып йорнм. Көчле дулкыннар тетрәткән яр гүя Идел-йорт сыйган материкның иң кырый ноктасы. Каршыда — чиксезлек... Ә табын янында Вазыйх абзый белән Сарьян авызга-авыз. Әңгәмә арасында бүленеп Хәсән Сарьян кызыклы санаган сүзләрне блокнотына төшереп бара. Шунысы гаҗәп: рәсми кәгазьме, кулъязмамы — ниндис генә булмасын, ул искиткеч төгәл, камил итеп, баш хәрефләрнең койрыкларын купшы бөтереп, иренмичә, күзне иркәләрлек итеп яза. Үземнең исә җомга көнне язган хәрефләр шимбәнекенә бөтенләй тәңгәл килмәскә мөмкин. Кәефкә карап үзгәрмәгән язу рәвеше холык ныклыгын белдерәдер, могаен. Вазыйх абзый ул көнне өенә кайтып тормады, безнең белән бергә кунакханәдә калды. Төне буе сөйләшеп чыктык. Икенче көнне дә ул очрашу оештырды. Ләкин ни хәл итәсең, барыбер, Сараланнан китәр кон җитте. Саубуллашкан чакта рәиснең күзендә ирләрчә яшь күренде — Шагыйрь булып тугансың син...—дип Сарьян да, аерылышасы килмичә аның кулын кысып торды. Клублар шыгрым тулы була иде ул елларда. Кичәне Хәсән Сарьян ачып җибәрә (тел ачкычы очен дип, сәхнәгә чыгар алдыннан бер стакан тулартулмас акны салып куя, монысын инде алдан хәстәрләп торабыз). Әдәбиятның үткәнен-бүгенгесен тәфсилләп, үтемле итеп сөйләп, халыкны әзерләп бетергәч, безгә чират җитә. Иң соңыннан Мөдәррис Әгъләмов чыгып, трибунага олпатларча таяна. Трибуна аның Тукай буйлык гәүдәсенә чамалап эшләнмәгән, бераз биегрәк. Залдан караганда калкып торган ике терсәк арасына чумган ялтыр пеләше генә күренәдер. Ә кырыйдан аның кыяфәте - Чили шагыйре Пабло Неру даның бераз кечерәйтелгән рәвешен хәтерләтә. Җиңел-ябык гәүдәдән борынгы шагыйрьләрдән килгән кодрәтле тавыш ургылып чыгуга, сүз хасиятеннән зал сыгылып, сулышын тыя Сөембикә кебек гүзәл хатын Кыйссаларга кереп калырлык Авылында шундый чибәр барда Ирләреңә бирсен сабырлык! Мишәр карчыгы «Капот әби...»не сөйләгәндә өлкәннәр күзендә яшь күренә. Сарьян абыйны пузатом: Модорриснс ул һәрчак, беренче занкыр күргән кебек, бирелеп тыңлый Болгавыр тормышта тонаһсыз гына алдашырга, уйнар1а яратса да Мөдәррис иҗатында бакый сүз изгелегенә хыянәт итми, җанын акгарьш ташлап яза. Юк, язмый озер шигырьне форешгалор кулыннан үрелеп кенә ала сыман. Атабай тугайлары бүгешедой күз алында Сентябрь җиле Чалып аяктан старта теләгәндәй дулкыннар ярта сикерә Кодрәтле су шавын тыңлап Мөдәррис Әгъләмов белей яр буеида йорибез. Без яшь әле, утызга да җитмәгән Тукай яшеме? Анысы Ходай тәгалә тарафьтннан иңдерелгән бәхетле ялт ыш Егерме җидедә боеклсккә ирешү бүтән кабат- ланмаячак... „ ~ _ ,, Мөдәррис Кандалыйлардан, Ьаоичтан шигырь юллары китерә Кол Гали, Хафизларны искә ала. Минем Гарсия Лоркалар. Евтушенколар белән җенләнгән чак. Каян соң әле бу сандык төбеннән «нафталинлы шигырьләр» тартып чыгара, архаизм, дип Мөдәррискә эчтән көлебрәк карап куям. Ә ул шигъриятенә кирәкле көй, сулыш, сүз егәренең асыл микъдарын Шәрыкъның дастани тирән тамырларыннан алырга икәнен үз акыл-зиһене белән шул чакта ук төшенгән булган каһәр! Бисмилласыз чорда яшәү рәвешең рәтле күренмәскә дә мөмкин. Әмма уй-гамь олпатлыгы аңа тумыштан бирелгән: иң мөһиме—эчке дөньяң шигъри догадан тукылган ак намазлыклы булсын... Атабай тугайлары... Җете зәңгәр сентябрь күге... Учак-табын янына түгәрәкләнәбез. Хәсән Сарьян, хискә бирелеп, Вазыйх абзыйның иңеннән кагып-кагып ала: — Шагыйрь син, билләһи! Шагыйрь! Киттек безнең белән Казанга. Вазыйх абзый көлә, үрелеп ярга таба карап-карап ала. Анда биниһая зур көймәсен аның дулкыннар чылбырыннан өзеп алып китәргә теләп кыйныййолка-чайкалдыра. Шуннан соң ун еллап вакыт үтте микән, бер көнне редакция коридорында мине бер кыз туктатты (йоз-кыяфәте, керфекләренә кадәр «илһам колы» икәне сизелеп тора): — Сез безнең авылга — Сараланга килгән елны миңа сигез яшь иде. Сезне кунак иткән Вазыйх — минем әтием иде,—диде. — Шулаймыни! Сарьян абый әтиеңне чак шагыйрь итми калды ул чакта,—дим, көлеп. — Әти язмады инде. Үз урынына мине җибәрде Казанга,—диде эчкерсез елмаеп, университет студенты, зәңгәр күзле кыз. Саралан кызы—Илсөяр Иксанова. берничә елдан, татарның кабатланмас шагыйрьләре йолдызлыгына үз моңы белән кушылыр. —. _ ичәләр үткәреп Мари ягында, Бәрәңге районында йөрибез. ХалК кыбызның мең еллык әдәбият тарихын кыска, үтемле итеп сөйләп чыккан Хәсән Сарьянның тонык тавышын еллар аша аермачык ишетәм. Кәефе килгәндә ул төрек акценты белән сөйли башлый, аннары, «онытылып китеп» бөтенләй төрекчәгә күчә торган иде. Кызганыч, ул елларда аңа иптәш кеше арабызда юк, «төрек» дигән сүзне дә сагаеп, як-якка каранып кына әйтә торган идек. Үзе әйтүенчә, төрекчәгә аны балачакта әнисе өйрәткән булган. Җитмешенче елларда шушы телдә бер иркенләп сөйләшеп, үзен сынап карау өчен аңа турист буларак Торкиягә бару бәхете дә тәтегән иде. Мәктәп укучылары каршында да ул төрекчә шигырьне укымыйча калмый иде: Йолк-йолукъ юрелер шаирләр, Багьырлар йылдызлара... Менә ул Торкиядә балаларның бик ярлы шартларда, интегеп яшәүләре, бәләкәйдән үк авыр эшкә дучар ителүләре хакында сеңдереп сөйли. Укучылар аның авызына карап сулышсыз калганнар. Төрекнең бәхетсез балаларын жәлләп күңелләре тулган, кайсылары менә-менә җылап җибәрерләр шикелле. Без, Рәдиф Гаташ белән, пәрдә артына чыгып китәбез, арттыра бу! дип, түзә алмыйча авызны тотып кына көлешәбез. Үземнең башлангыч мәктәптә укыган елларымны искә төшерәм. Капиталистик илләрдәге хәерчелек, балаларның рәтсез тормышы хакында сөйләгәндә «нигә безнең якка чыкмыйлар икән ул бәхетсез балалар?» дип аптырап уйлана идем. Чик буеннан сәләмә киемле төркем-төркем балаларның безнең илгә таба агылуы күз алдыма килә иде. Үзем чит ил балаларын кызганган булам, ә үземнең бозда шуарга юньле тимераягым юк, китаплар салырга рәтле сумкам юк, тагын әллә ниләр юк Юклыгынмы онытып, иң бәхетле илдә яшибез, дигән сөенү генә бар. Укучылар белән очрашудан соң, Рәдиф Гаташ: У к гҮ гелдсР инде, Сарьян абый, бигрәк бетереп ташладың Төркияне?. диде. Сарьян абый бер сүз дә дәшмәде, борын эченнән «кыңг» итеп, күзлек кысасын төзәтә-төзәтә, арлы-бирле йөренде дә, бераздан соң гына: ^Төркияне барып бер күргән кеше икенче тапкыр бармыйча түзә алмый. Дөресен сөйләсәм, юлымны ябам бит...—диде.—Төрки халыклар арасында бердәнбер бәйсез ил бит ул,— дип әллә ниләр сөйләргә җыенган сыман булды да, кәефсезләнеп, туктап калды. Күңелендәген ачып салмыйча, вакытында тыела белү утызынчы елларда туып үскәннәргә гомумән хас сыйфат шикелле тоела миңа Уйлаганбызмыни .. Торкиянең Измир, Конья, Анкара, Истанбул кебек калаларын тамаша кылып йөрербез дә (1985 ел), Рәдиф Гаташ белән шунда Хәсән Сарьянны еш кына искә алырбыз дип кем уйлаган... Төрки - янең көнкүрешендә, архитектурасында гасыр-дәверләр чиратлаша. Йөзләрчә манаралардан иртәнге-кичке азан — ислам моңы яңгырап шәһәрләр өстенә изге нур сибә. Кая барсаң да бер тел—төрек теле . Чибәр, горур халык. Яшь егетләр «Мин төрек!» дип күкрәк кагып торалар. Үз дәүләте булган халыкның күз карашы, гәүдә тотышы, буй-сыны, рухы башка икән шул. Кызыгасың, конләшәсең, чагыштырып карыйсың да... үз халкыңның язмышын уйлап, эчтән әрнеп, өметсезләнергә генә кала Ә теге чакта Сарьян күргән малайлар киләчәктә бизнес эше ачарга дип Алманиядә акча туплыйлардыр. Кая карама төрек малайлары сату итә, туфли чистарта, фаэтоннарга утыртып туристларны йөртә. Телләре дә, куллары да уйнап тора. Француз белән французча, инглиз белән инглизчә, алман белән алманча теттереп сөйләшәләр. Бәләкәйдән үк кыюлыкка, телгә, эшләп алган акчаның тәмен белергә өйрәнеп үсәләр ич төрекнең күмер күзле малайлары! Хәсән Сарьян үзе дә боларның эшчәнлегепә сокланып йөргәндер. Ул таза, нык гаиләдә, бәләкәйдән үк һөнәргә өйрәнеп үскән Уфа татарларының матур табигатьле Илеш төбәген ул еш сагына, җае чыкканда кайтып килергә тырыша иде. Туган йортының фотосын да күрсәткәне бар. Фронтоннары агачтан чигеп эшләнгән, мансардалы байлар йорты булып истә калган. Хәсән Сарьян әле Уфа университетында укытып, башлап язучы булып йөргән чакга Мостай Кәрим — Ок тябрь революциясе булмаса, без язучы түгел, ә Сарьянда батрак буласы идек,—дип юкка гына шаяртып әйтмәгәндер. Кай арада еракка кителде, вакыйга Бәрәңге районының шыңгырдап торган нарат клубында бара иде бит әле. Хәсән Сарьянга купшылык, купайту хас түгел, гадел итеп, саран гына мактап безне халыкка тәкьдим итә. Иң соңыннан сәхнәгә Рәдиф Гаташ чыта Аудиторияләрне күп күргән, тәҗрибәле, сүз куәсен чамалый белгән шагыйрь. Аның һәрчак кулланып, тамашачының күңелен ача торган серле ачкычы бар — Иптәшләр, мин сүземне су эчүдән башлыйм әле!—дип ул стаканга тотына, бер йотым гына уртлап куя. Шул мәлдә залдан җицелчә көлү дулкыны уза, ике арада якынлык урнаша Гаташ, башын чосн, кор тавыш белән «Ирләр булыйк!»ны сойли башлый. Озын кулын нәзәкатьле сузган, әйтерсең лә учына көзге яшереп, шуңа карап укый Кичәләр шулай бер җай гына бара иде, өченчеме конне нәтабигый хәл булды. Хәсән Сарьян, гадәтенчә, беренче булып трибуна артына чыкты да: — Иптәшләр, мин сүземне су эчүдән башлыйм әле...—дип бер тын калып күз кырыен гына Гаташка төшереп алды. Рәдиф Гаташ коелып төште’ ризасызлык шәүләсе күзлек пыялаларына кадәр җәелде Үз чираты җиткәч ул трибуна янына авыр сулап килде дә, ачкычын ют ал гып, бикле ишек катында чарасыз калган шикелле бераз таптанып торды, аннары элеккеге кыюлыгын җуйган тавыш белән шигырьләрен сөйләүгә күчте Соңыннан инде, әлбәттә, аңлашу булды. — Ул бит минем табыш, мин аны ничә еллар инде дога кебек кулланам,— дип, Гаташ Хәсән Сарьянның әле уң ягына, әле сул ягына чыгып, кулын селкиселки аңлата. Сирәк шаярта торган Сарьян канәгать калып көлә. «Сине сынап карамакчы идем...»—ди. Дусларча үпкәләшүнең соңы тирәнгә китә димени, айлы төн безне үз кочагына ала.~ Бәрәңге поселогы да, Йошкар-Ола кибетләре дә гаҗәп бай, кием- салым дисеңме, башкасымы — хәтта лимонга кадәр сатуда бар (1978 ел бит бу!). Бер кибеттә без «Казан хәерчеләрен» сатучы ханым: «Әллә әртисләр килгән инде?..»—дип ягымлы елмаеп каршы алды. Төрле тәм-томнар арасында күзне кызыктырган цейлон чәенең бер кулга икешәр генә кап бирелүен белеп алгач мин, бөтен сәләтемне эшкә җигеп, сатучы ханымны авызыма караттым. Казаннан зур концерт әзерләп киләчәкбез, иң шәп урынга билет сезгә, имеш. Ниһаять, минем тел юмартлыгы өчебезгә дә унар кап чәй белән бәһаләнде. Урамга чыккач, Хәсән Сарьян мине мактап бетерә алмады: — Күз алдында бер башка үсеп киттең. Синең белән юлга чыгарга була икән!.. — Шәп! Чәй хакына гөнаһсыз алдашырга ярый,—диде Рәдиф Гаташ. Шулай кәефле сөйләшә-көлешә якындагы ипи магазинына килеп кердек. Кердек тә, бер-беребезгә карашып, аптырап калдык. Бер кырыйда зур-зур тартмаларда чүмәләмә өелгән цейлон чәе тора, бу кадәрле байлыкны минем гомеремдә дә күргәнем юк иде. Сатучы белән безнең арада шундый сөйләшү булып алды: «Бу чәйләр сатыламы?» «Күргәзмәгә куймаган идек, абый җаннарым, сатарга дип куйдык...» «Ничә кап алырга мөмкин?» «Кесәгезгә карап инде, хет яшниге белән алып китегез, абый җаннарым...» Минем шунда ук кикрик шиңде, базарым төште. Юлдашларым миннән көләргә тотындылар. Боларга кушылып, үз-үземнән көлеп кенә мин хәлемне җиңеләйтә ала идем. Көлүне читкә куеп, җитдирәк уйлансаң сәер чынбарлык ачыла: безнең республика миллионнарча тонна нефть озата, иген кырларын таптап зур-зур заводлар кора, ә кибетләрдә фәкыйрь җил уйный Бәрәңге иккән мари ягында исә шартлар башка... Мәскәүчә тәэмин ителгән кибетләрдә—апельсин-лимон, һинд чәе. Татар, бичара, җелеген суырган саен дәртләнебрәк эшли, үзеннән көлгән саен сөенебрәк югарыга рапорт бирә. Бу турыда ачынып сөйләшүдән ары китә алмый идек шул без ул чакларда. Ә шулай да... Калын мари урманнары белән уратып алынган татар төбәген яраттык без. Ул карлы кичләрнең кәгазьгә сыя алмаган күпме хатирәләре кем белән дә бүлешеп булмый торган сагынуга әйләнеп калгандыр... Без китәсе көнне эре-эре кар ява иде. Йошкар-Ола автобусына кереп утырдык. Күңелдә ниндидер моңсулык. Күперенке башлык кигән чибәр-чибәр кызлар тәрәзә яныннан үтеп-сүтеп тора. Их, кичә кайларда идегез микән сез, чибәркәйләр?. Ирсксездән шушындый юллар хәтергә төште: Салмак кына йөзеп калды без тотмаган балыклар... Үз эченә йомылып, төксе генә утырган Хәсән Сарьян кинәт башын күтәрде дә: — Шәп сүзләр! Шигырь ич бу!—диде. Энциклопедик хәтерле Рәдиф Гаташ шунда ук бу юлларның Роберт Әхмәтҗанов шигыреннән икәнен әйтеп бирде. Шигъриятне ярата иде Хәсән Сарьян. Бервакыт Казаннан «Елочка» (хәзерге «Банк-клуб») кафесында кәефсафа корып утырабыз. Арада — Ерак Көнчыгыштан хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан яшь офицер — Зиннур Мансуров та бар. Аның яшь шагыйрь икәнен дә белгәч, Хәсән Сарьян: «Син мени инде ул ана турында гетрәндергеч шигырь язган Мансуров?..»-дип, аның «Казан утлары»нда чыккан циклыннан шундый юлларын хәтергә төшерде: Ник ашыктын. әни, туй күлмәген син икенче тапкыр кияргә? «...Туй күлмәгем белән... жир асты да якты нурлы булсын...»--дияргә. Лейтенант-шагыйрьнең үз авызыннан кабат-кабат сөйләтеп ул шушы шигырь моңында хозурланып утырган иде ул көнне Әдәби бәхәсләр вакытында масаебрак киткән без яшьләрне Хәсән Сарьян: «Галимҗан Ибраһимовны узуы җиңел, тик аны башта куыл җитәргә кирәк әле...»—дип оялтып куя иде. Телгә аерата сизгер, аз гына төгәлсезлектән дә рәнҗи торган әдипнең беренче проза китабыма эчке рецензия язарга алынуы минем өчен бәхет иде Шул кулъязмамны алырга дип мин аның дачасына бардым. Төп сүзгә керешкәнче ул кыл кебек бер эздән чигелгән кадак башларына кадәр күрсәтеп, үзе төзегән йортны үтә бер тәм-ләззәт белән аңлатып, таныштырып йөрде. Агач эшенә дә оста икәнен мин аның «Әткәм һөнәре» повеетыннан укып та, болай ишетеп тә белә идем. Сарьян абый өчен монда иң яраткан урын — бакчаның ой каршындагы почмагы иде, ахрысы Инглизләр төгәллеге белән кырт кисеп калдырылган кыргый үләнлек, кырыйда мәһабәт имән үсеп утыра. Берәү булса, күләгә төшерә дип. имәнне кисеп, төбетамыры белән каерып алып анда җиләк-җимеш утыртыр иде. — Дача җире алу белән күпләр кисеп ташладылар,—диде ул.— Сал аягыңны!—дип, үзе дә чишенеп, үлән остенә җәелеп утырды Имән күләгәсе төшкән бу нәни генә оазиста һәр үлән сакаулы, һәр чәчәк үзенчә матур-кадерлс иде. — Печәнен, курпысын чабып торам,- диде Хәсән Сарьян. Минем өчен сәер тоелды: шушы уч төбе кебек җирдә печән чап. имеш. Ул чакга минем әти-әни исән, авылыма кайгып. җәй саен киерелеп печән чабам. Туган нигезең булгач, урман-болыннарга да үзеңне хуҗа итеп саныйсың. Хәзер инде менә печән чоры җитсә, җан талпына, чалгы җыры төшләргә керә, печән чабасы килеп кул кычыта башлый. Кайтып кына булмый, нигез беткән, ара өзелгән. Менә кайчан аңладым мин Сарьян абыйны. Чалгы тавышы аның еракта калган хатирәләрен уяткандыр, шушы кулъяулык кадәр җирлә печән чапкан мәлдә туган ягы тугайларын искә төшереп юангандыр. Төннәрен, исән калдыруына рәхмәтле булып, талгын җилдә шаулаган имән төбендә моңаеп утыргандыр Без ул конне урман аланнарында кузгалак өзеп каба-каба сәгатьләр буе сөйләшеп йөрдек. Күптән түгел генә аның яңа повесты «Бер ананың биш улы» басылып чыккан иде. Үзең яратыл язган әсәрне халык хөкеменә тапшыру — язучы очегг сирәк килгән бәйрәмдер. Гадәттә, дача киемнәреннән генә йөрергә яраткан Сарьян абый ул көннәрдә саргылт төстәге яңа плащ киеп, кулына дипломат тотып нәшриятка килә иде Бөтенесе дә кулын кысып котлыйлар. Аның йөзендә >чке мәгърурлыгын чак тыеп торган канәгатьлек һәм шул ук вакытта үзе генә белгән ризасызлык га чагыла. Повесть редакторлар тарафыннан кыркылып, гозәттерелмәсә. нәкъ ул язганча басылса, тәэсире тагын да көчлерәк буласы иде Кызганыч, заманасы шундыйрак иде шул Бу әсәрен ул. басылып чыкканчы, кулъязма килеш миңа укыгкан иде Фаҗигале симфония кебек үтә камил, тетрәндергеч әсәрнең вакыйгаларын онытырлыкмыни: бәхетле гаиләдә берссннән-берсс таза, чибәр биш малай үсә Сабан гуйлар, авылның самими гадәтләре. Агыйделдән сал агызулар Шулай кинәнеп яшәргә килгән егетләр тормышның кайсыдыр борылышында төрле сәбәпләр аркасында эчкечелек агуына биреләләр. Дүрт ир-егет котылгысыз үлемгә дучар була. Әсәрнең соңы ананың хыялыйлануы белән бетә иде. Журналда чыксын өчен нинди генә шартларга күнмисең, Хәсән Сарьянга да повестьтагы персонажларны кабаттан терелтү җиңел бирелмәгәндер... Әмма бер юаныч бар: әсәрнең төп нөсхәсе исән кала, вакыт аны яңадан соратып ала, күтәреп чыга. Тик... үз вакытында нидер барыбер өзелеп калган була. «Бер Ананың биш улы»нда саллы каләмле әдип җәмгыятьтә кеше җанын таркатырга үрелгән астыртын көчләрне алдан сизенеп, тормышны кырыс чынбарлыгы белән сурәтләп бирде һәм шуның белән сиксәненче еллар прозасында иң көчлеләр рәтенә басты. Бүген менә Идел ягыннан дымлы сулыш сирпелгән урманда гәп корып йөргәндә дә безнең уй-гамебез, сүз сөреше һаман шул әдәбияттан ерак китә алмый иде. — Сукырлар турындагы повестыгызны кайчан язасыз инде, Сарьян абый? — Чират шуңа җитте инде. Тиздән тотынам. Көзгә... Малай чакта аны тома сукырлардан гына торган артистлар труппасына алалар. Шулар белән ул концертлар, спектакльләр куеп, авылдан- авылга йөри. Сукырлар гаҗәп кызык халык, бөтенләй бүтән дөнья, аларга көн дә бер, төн дә бер, дип, мавыктыргыч итеп, күп тапкырлар сөйләгәне бар иде аның. — Труппа җитәкчесе көчле ихтыярлы кеше иде, шуны Казан урамында очратып исәнләштем. Сукырлар колакка сизгер була бит. Тавышымнан таныды, унҗиде ел үткән бит югыйсә... «Сарьян энекәш, син ич бу! Үскәнсең, үскәнсең...» — дип, буемны чамалап, баштан сыйпап алды. Хәсән Сарьян үзе әйткәнчә, «утырып яуган яңгыр кебек» тел белән ашыкмыйча, ипле итеп, һәр күренешнең күләгәсенә кадәр метекләп, нечкә җеп белән үрә-үрә яза белә иде. Әсәрен укыганда тел хасияте сиздермичә дә сине олыгайта бара, кайчакларда бу тәэсиргә бирешәсе килмичә, күңелдәге яшьлек таеның дөрес кагыйдәләр кысасыннан читкә сикереп, үзенчә юл сабарга теләп үрсәләнүе дә гаҗәп түгел... — Үсмер чак хатирәләре... Романтик рухта язарга кирәк инде бу әсәрегезне,—дип акыл саткан булам. Хәсән Сарьян дәшмичә, баш кына селкеп куя. Күңелендә инде аның тере образлар яши, мәйданга чыгарга омтыла, әмма язучының ак кәгазь каршында туачак газаплы мизгелне сузып, ашыкмыйча, ләззәт кичергән чаклары иде күрәсең. Ничә еллар буе җаныннан аерырга кызганып йөргән бу әсәрне язарга өлгерә алмаячагын, ул вакыйгаларны бүтән беркем дә, беркайчан да яза алмасын без ул чакта уебызга да китерә алмый идек шул. Көне нинди иде бит... Кояшлы хозурлыктан кинәнгән көндә без бу дөньяга мәңгегә килгән кебек, «Алла бирсә»не дә онытып, уй-ниятләрсбезне уртаклашып йөрибез. Кошлар авазына күмелгән каенлы-усаклы урманны кинәт тоташ наратлык алыштырды. Хәсән Сарьян тукталды да: — Менә монда чик сызыгы...—диде.— Сизәсеңме, һавасы кинәт үзгәрде. Бәлзәм,— дип, ул наратлыкка кергәч, күкрәк тутырып сулыш ала башлады. Җиз кәүсәле мәһабәт наратлар арасында чынлап та әллә нинди иркенлек, җанны иркәли торган саф тынлык иде. — Менә, шушында һава кырт киселә,— дип ул яңадан мине каенлы якка алып чыкты.—Аерманы сизәсеңме?—Ике арада һава чиге булуына ул мине сабыйларча үҗәтлек белән төшендерергә кереште. Ике урман арасы... Туган җиренең елгаларын кан тамырлары белән чагыштырып язган әдипнең йөрәгендә тетрәнүләр бармы — бер үзе генә беләдер. Зарлану гадәте аңа хас түгел. Әнә бит ул, вакыт-вакыт күзлеген сала да чигәләрен кысып тора (кан басымы югары булган кешеләргә хас сыйфат-гадәт). Уфа—Казан арасы... Бу ара Хәсән Сарьян өчен ерак та, якын да түгел, бу ара әдипнең бәгыре белән тоташкан. Менә бүген дә ул хатирәләргә бирелде, язучылар арасындагы эчкерсез мәзәк хәлләрне көлә-көлә сөйли, Уфа университетындаукыткан еллары искә төшкәч, ачынып бер-ике сүз әйтеп куя да үз эченә йомыла. Тел хасиятенең тирән тарлавыкларына төшә белгән әдипкә гыйлемлек сәләте тумыштан бирелгән Аңа бәрәкәтле мәйдан гына кирәк булган. Ләкин утызынчы елларда төптән киселгән чын зыялылар урынына килгән үзешчән, мөтәгалимнәр арасында ул ышанычлы терәк таба алмый. Милләтләрне аерып, тарихтан олы баба эзләп, мирасны бүлешеп кайнашкан фәһемсез вә фәнсез даирәне ташпап Казанга күчәргә мәҗбүр була. Әдәбиятчылар арасында да җанына урын таба алмый. Олыны олы, кечене кече итеп, кемгәдер ачылып китәргә ниятләп талпынып та куя, тагын сагаеп, үз кабыгына яшеренә. Мондый чакта ул ятымсыз, мыжык булып тоела. Эчтән, күңеле сыкрап торганда ничек инде ваемсыз сүз сөрешенә кушылып китә алсын. Кемгә сыенасың. Тарих тәмен җуйган өлкән әдипләрнең дә халык язмышына караган хәтере шушы гасыр белән генә чикләнә... Әллә соң һәркем эчтән, аерым-аерым гына сызамы? Йә, кем бар?! Мондый өметсез мәлләрдә, иңендәге ташны кагып төшереп, Сары җан кычкырып җибәрер шикелле. «Уйсыз да, буйсыз да, Алласыз да, мулласыз да әдәбият быргычылары, ишетәсезме?! Юк, мин кычкырмыйм, күңелемнән генә әрнеп эндәшәм.. Юк, сезгә түгел, үз-үземә Кичерегез...» Ике халык арасы... Сарьян сагынып Уфага бара да күңелсезләнеп кайта. Ике халыкны аерган сызык, упкын булып, киңәйгәннән-киңәя бара Бер башы Уралда, Казакъ далаларына терәлгән, икенче башы Иделгәчә җиткән олы дәүләт булып яшисе бер тел-логать агачындагы ике җимеш бит без югыйсә, татар-башкорт кавеме. Ни җитми? Кем бүлә? Кем дигәне икс араны болгатып торучы бер өер. Держава кулы аларны үсендереп тора. Аерылганны аю булып, бүленгәнне бүре булып яшерен генә бугазлап бара Ике халык арасы... Әз генә бу ара җылына башладымы, бәләкәй «Идегәйләр» калкып чыга. Юк, болар кылыч тотып ияргә утырырлык та, җәя тартырлык та хәлдә түгел. Болар — «Икенче Рим» учыннан төшүгә туфрак буласы астыртын мәхлүкләр, алданган бичаралар «Ник берегез дә эндәшми? Мин дә дәшмим ...» Сары җан карашында — әрнү-кисәтү, рәнҗү-шелтәчарасызлык... Ә эчтә — гомер кыясы убылганнан убыла бара... Ике урман арасы... Сарьян абый кайсы якка чыгыйм икән дип икеләнгәндәй туктап калды, тагын чигәләрен кысып торды. Әллә авырыйсызмы? дип сорау бирмәсен дигәндәй, күз төпләрен сыйпап алды да, акланган сыман — Безнең яшьтә шулай инде, кул белән тигезләп тә карыйсың, җыерчыклар артканнан арта гына бара,— диде — Кая әле сезгә картаю турында уйлау. — Безнең нәсел озын гомерле. Кимендә туксанга кадәр яшим әле мин,— дип, Сарьян абый үз-үзен юаткан кебек әйтеп куйды. Кинәт ул беләгемнән кысып тотты: — Ишеттеңме, күке кычкырды?! Әллә кычкырды, әллә юк, мин ул әйткәч кенә кайтавазын ишеткән кебек булдым — Бу вакытта күке кычкырмый, сакаулана,—дип. ул, эчтән нидер юраган-сораган кебек, сагаеп тыңланды. Бер кычкырды да тынды кәккүк Бәлки ул күк катларыннан иңгән тәкъдир тавышы булгандыр... Шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, урман аланнарында бер-береңне тиң итеп ачылып сөйләшеп йөрүнең соңы җитте. Кон кичкә авышкан талгын бер мәлдә без күл аша салынган асылмалы күпер төбендә хушлаштык. Ул аргы ярда басып калды Соңгы дигән хәтәр хакыйкатьне белмәү бәхете бирелгән шул адәм баласына... Сары көз Хәсән Сарьянны безнең арадан мәңге тынлык иленә алып китте. Аңа нибары кырык тугыз яшь иде. Сарьян, диюгә миңа әлеге ике урман чиге күз алдына килә. Шул чикнең кайсы ягына чыгып кунарга белми җилфердәп очкан сары күбәләк күрсәгез, тимәгез аңа. Бәлки ул аның сары җаныдыр. Былбыллы дала күкрәгендә янган борынгы учагын эзләп очадыр... «Искән жил. Үткән гомер. Калган хәтер...» Күңелеңне тоз тот иткәндә дә аһ. Алла сине кимлеккә салмас— үзе ул шаһ. Утыз Имәнн. __ ан булырга омтылган шагыйрьгә караганда шагыйрь булырга омтылган ханнар дөньяда күбрәк. Әмма ни хәл итәсең—газаплы вә бөек ләззәт кеше йөрәгендә икегә бүленә алмый; тәхет биеклеген сайлыйсың икән, илаһи Күк бәгыре белән араны өзәсең. Менә ни өчен үз күңеленең ханы булып кына калу — чын шагыйрьләрнең тәхетсез бәхете. Әмма тарих хәтеренә күчкәч, хан (яисә патша, король, шаһ) биләгән тәхет дәвере, шул чор зирәклеге Шагыйрь иҗаты аша бәяләнә, аның каурый каләменнән төшкән һәр кәлимә сүз хаким әмереннән үтемлерәк яңгырый башлый. Дәүләт иярендә утырган фәһемле хаким бу хакыйкатьне белә, менә шуңа күрә дә Шагыйрь белән кылычка-кылыч килми: үткер күзле Арыслан һәм күк катламнарын ярып очкан Кошның яссылыклары кисешми, әмма алар бер-берсенең барлыгын сизеп, тоеп- күзләп торалар. Икесе дә Вакытның күз карасында... Булган бит заманалар... Шәрекъның мәшһүр шагыйре Хафиз болай дип язган: «Әгәр Шираз- ның төрек гүзәле йөрәгемне учына алса, мин аның бер миңе өчен Сәмәрканд вә Бохараны бүләк итәм». Ширазны басып алгач, Аксак Тимер шагыйрьне табып китерергә боера. Дөньяны тетрәткән җиһангир шагыйрьгә болай ди: — И бәхетсез! Мин үземнең яраткан шәһәрләрем Сәмәрканд вә Бохараны данлау өчен гомеремне кызганмадым. Ә син аларны ниндидер себеркенең миңе өчен бирергә телисең! Җиһангирның бу ачуы баш бәһасенә торганын яхшы аңлаган Хафиз каушап калмый: — И изгеләр хакиме! Артык юмартлыгым аркасында шушылай ярлы ич мин!—ди. Тимербәк шагыйрьнең тапкырлыгыннан шаркылдап көлә һәм иңенә затлы чапан салып, аны иреккә җибәрә. Бер ым кагуга күпме кала- илләрне көл итә алган җиһангир шушы мизгелнең, шагыйрь аркасында, тарихка якты сәхифә булып керәсең, бәлки, аңлап эш иткәндер. Аксак Тимер золымы хакында лаф орган Ауропа егерменче гасырда шактый шагыйрьләрне эшафотка меңгереп. вәхшиләрчә юк итте. Канлы язмышка Андалузиянең гаҗәеп шагыйре Гарсиа Лорка да эләгә. Аны кырга атарга алып чыгалар. Айнадамар чишмәсе янында цикадалар җырлый. Кайчандыр «оҗмах иле» дип аталган Испанияне калдырып, «галибанә яктырып ал таң атканмда ничек инде бу җирдән китмәк кирәк. Шагыйрь җылый. Аның үләсе килми. Конкистадорлар Лорканың кулын машина борысыннан көчкә каерып алалар. Бу тормышны бибәһа яраткан шагыйрьнең соңгы, тетрәнгеч халәтен мин аңлыйм. «Атыгыз!»—дип күкрәк киереп баскан, әллә нинди ялган батырлык үрнәкләреннән өстен табигыйлеккә ия бу халәт. Әйе, фәрештәләрнең канатын сындырган егерменче гасырда күп шагыйрьләр тарих тәгәрмәче астында калып тапталды. Әмма без алар арасьшиаи Җәлнл, Фучик кебек рәсми дан бирелгәннәрен генә еш ишетеп беләбез Яши белеп яшәүгә караганда үлемне бәхет итеп күрсәтә алган тоталитар җәмгыятебездә очраклы дан бусагасында тизрәк үлеп, һәйкәлгә әвереләсе килү теләге аң-акылны томалап, бөтен тән күзәнәкләренә сеңгән бер чорда кинәт... Сәер аваз... Сискәндереп яңгыраган бу фикернең асыл мәгънәсенә төшенүне хәтта үз-үзеңнән, бер-береңнән яшерәсе килә иде. һәм ул шулай булды да... Үлеп үлемсезлек яулау бердәнбер юл түгел тормышта! _ к шигырь... Ирекле шигырь... /% Тыюлы капкалар ачыла башлаган алтмышынчы еллар. Кеше дигән затның Җир тарту көчен җиңеп галәмгә чыгуы зиһен офыкларын ачып җибәрде. Рухи күтәренкелек. Күңел ирегенә тантана итү мөмкинлеге бирелгән дәртле чор. Хәтта шигырь көйле үлчәмнәрдән чайпалып түгелә, араннарны күкрәк белән бәреп ачкан аргамаклар кебек, иркен хәяткә омтыла, мәңгелеккә исәп тоткан кануннарны җимерә Үз җаны тибрәнешен түгел, ә җәмгыятн фикерне гел бер чама ритмга салып, тыныч кына агым уңаена аккан «иске шагыйрьләрне» сискәндереп, «фәгыйләтен, фәгыйләтен, фәгыйләт» кысаларына сыеша алмыйча, сүз кодрәтен ирекле шигырь буразналарына чәчеп яшьләр килә Равил Фәйзуллиннар буыны... Бу ташкынның күкрәп килүен күреп, поэзия арысланнары, бурзайлары, төлке-куяннары, хәтта, мәңге гамьсез ишәкләренә кадәр күңел колакларын торгызып, йокымсыраган аңнарны уятыл, дәртлерәк алдырып китәләр. Ә инде әдәбият ишеге төбенә килеп өелешкән күпләр, өннәре алынып, тормышның каядыр төшемле ярыкларына посалар Алдыйлар, менә хәзер генә, егсрмс-утыз ел үткәч, коя кискән шул чор шигырьләрен тотып, атасыз калган әдәбият мәйданына кызгандырып керә башладылар Алтмышынчы еллар... Мәгънәле, кызыклы, иҗаттан шашынган, бәхәсле, бәхетле чор... Университетның ак рояль кебек затлы бинасында укып йөрүләр горурлык, әлбәттә. Әмма чын белем алырдай кешелек акылыннан тупланган җәүһәрләр тирән мәгарәләрдә, җиде йозак белән бикләнгән. Аларның барлыгын шәйлисең генә. Әмма Казан борынгы шәһәр, тыелган акыл монда астан сатыла. Бер йодрык булып барганда күп нәрсәгә ирешергә була. Әнә бит Парижның Монпарнас урамында тасыр башыннан бирле дөнья шагыйрьләре, рәссамнары җыела торган атаклы «Ротонда» кафесы булган Ул хәзер дә бар Париж исән торганда киләчәктә дә шулай булачак. Әгәр инде бездә дә шулай әдәби мәсләкле кешеләр җыела торган урын булса, аны җимерерләр, юк итәрләр яисә исемен я пыштырырлар иде. Чонки без хәтерне кисеп барудан ләззәт ала торган милләт кул астында яшибез. Ә яшьлеккә Пегас тоягын дагалау урыны барыбер кирәк Казанның үзәгеннән ерак түгел генә Әмәт тавы бар Куе бакчалар рәтеннән килеп шул тау итәгенә сыенып кына бер йорт гора. Аның тар гына тимер баскычыннан күтәреләсең дә, алкалы каен төбендәге сыңар тәрәзәне шакыйсың Эчтән пәрдә селкенеп куя, аннары ишек ачыла. Студент шагыйрь Равил Фәйзуллинның мәгарәсенә шаулашып шагыйрьләр кереп тула. Мондагы хөрлек, мондагы иркенлек, бүлмә үзе бәп-бәләкәй югый Поэзияне актарып ташлап, моңарчы күрелмәгән биеклеккә ирешәсе яшьләр (хыял булса, шундый булсын') вакыт белән дә. дәрәҗәләр белән дә хисаплашып тормыйлар Потларга сукырларча табыну - шәхеснең рухын кимсетә. Алар өчен табыну кыясы бер тснә-поэзия Кемнәр алар? Кулдагы биш бармак кебек бердәмлеккә кемнәр керә соң? «Көлемсерәп көн башланды», дип Дәрдемәнд рухын кабаттан шигърияткә алып кайтырга хыялланып та, Рәмиевләрнеке кебек алтын көшеле булмау сәбәпле, иркен, үтемле поэмаларга күчеп, асылташ кебек мең яңгырашлы нечкә лирикасын гел алдагыга калдыра килгән РЕНАТ ХАРИС.. «Йөрәкләр турында язасы бар әле!» дип гомере буена җитәрлек ымсындыру тудырган, кискен бәхәскә кергәннәрне, ике арага төшеп, беркатлы вәгазе белән килештерә белгән, онытылган керәшен җырларын күтәреп чыгып, искиткеч җырлый белгән ГӘРӘЙ РӘХЙМ... Үзенең туган авылы «Марс»ны кайчакларда Марс планетасы белән бутаучы, башын Байроннарча югары чөеп «Ирләр булыйк!»ны укыгач, мәхәббәт шигырьләренә күчеп, залдагы хатын-кызларның йөрәк тибешен алкышлар давылына әйләндерүче РӘДИФ ГАТАШ... Гадәти кешегә насыйп булмаган «дүртенче яссылык»тан торып, көтелмәгән яктан аркылы килеп бәхәс уятучы, шигырендә Җир шарын дәвалау өчен палатага алып керүче РӨСТӘМ МИНГАЛИМ... һәм... бишлекнең лидеры—РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН... Бу плеяда үз арасына читләрне кабул итми. Үз артларыннан килгән талантларны (Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиевләрне) кайчакларда сынап, «уйнатып» карыйлар да... тагын калканны ябалар. «Ротонда» кафесы бер якта торсын. Кайчакта бәхәсләр кызып, үпкәләшеп аерылышыр чак җиткәндә Равилнең әнисе — Әминә ханымның нәкъ кирәкле мәлдә керткән тәм-томнары, кайнар чәе дусларны түгәрәкли дә куя. Арган чакларында, Габдрахман абзый өлгерткән мунча— яшьләргә икеләтә егәр өсти. Алтмышынчы еллар... Гасырның шигърият белән сулаган бәхетле дәвере... Мәскәүдә зур-зур стадионнар шагыйрьләр трибунасына әйләнә. Кайнар сүзгә сусаган халык диңгезен атлы милиция чак тыеп тора. Сүз егәре, хисси куәт бөтен илгә тарала, яңадан яңа исемнәр калка. Мәскәүнең иң танылган, китаплары мең бәла белән табыла торган шагыйрьләре: ботен җир кайгысын иңенә салган кыяфәт алып, икенче Христос булырга теләп, китап тышларында рәсемен чыгарып, шигъриятендә «каенлы» Есенин белән «кувалдалы» Маяковскийны кушарга хыялланып менә дигән талантын шактый исраф итүче Евгений Евтушенко... Тумыштан хиссез булу сәбәпле, ташны сүзгә, сүзне ташка әверелдерергә теләп гомер буе кирәксез экспериментлар ясаган, соңыннан инде югары катлау даирәсенең салон шагыйре булып җитешкән АНДРЕЙ ВОЗНЕСЕНСКИЙ. Йөгерек ритмлы шигъриятен көтелмәгән метафоралар белән баеткан, вакыт-вакыт сагаеп, Кремль ягына карап алгалап, «тәртипле» яшәүне мәслихәт күргән, шуның аркасында поэзиясен дә үтмәсләндереп, «дөрес» юлны сайлаучы—РОБЕРТ РОЖДЕСТВЕНСКИЙ. Алла кулыннан югары шигърият ачкычын үрелеп алып, Шәрыкның еламсыраулы көенә гаҗәеп шигырьләр язган, үзенә табынган күпме иратларның йөрәгендә «тояк эзе» калдырган БЕЛЛА АХМАДУЛЛИНА (арадан иң көчле булып шул калыр, ахрысы, чөнки аның шигырьләрен аңламыйм, дип берәү дә әйтергә кыймаячак...). Бу плеяданың рухи яңгыравыгы—Арарат тауларын Арбатка сыйдыра алган, виолончель тавышлы БУЛАТ ОКУДЖАВА... Без боларга сокланып яшәдек. Эчтән бәреп торган сәяси каршылыклар фонында алар батыр күренә иде. Хәзер инде артка борылып карыйсың да... җирлекле, нигезле, чын даһи шигъриятле Есенинга кайтасың да . аның Константиноводагы өенә кереп, әнисе акшарлаган мич яныннан үтеп, тәрәзәдән карасаң... чип-чиста ак кыр күренә, рус поэзиясе кыры... Алтмышынчы еллар. Казав үзенчә кайный Татар яңалыкка авыр бирешә, зур дәүләтле кебек әкерен борыла. Фәйзуллиннарның ирекле шигырьләрен баштарак аңлап бетермиләр, аларны Рөстәм Кутуй рус матбугатында чыгарырга мәҗбүр була. Нинди кызык чор. Көн аралаш мәкаләләр. «Шигырьме, әллә башваткычмы?»—Нурихан Фәттах. Аңа каршы кайнарланып Әнвәр Давыдов күтәрелә: «Тәнкыйтьме, әллә күсәк күтәрүме.» Сез, яшьләр, Европага йөз тотасыз, әмма меңәр еллык тарихы безнең каннарда типкән Шәрекъ барын да онытмагыз, шул чакта гына сезнең шигъриятегез ике канатлы булыр, дип берәү дә үз вакытында кисәтми. Алласызлык байрагы астында, җан саклау мәсләген отышлырак күргән өлкәннәр бибаһә рухи мираслы Шәрекъка игътибар юнәлтүдән сакланалар. Югыйсә бит «Такташ үлде» шигыреннән соң татар шигъриятендә озын ^гомерле вакуум хөкем сөрде. Хәсән Туфанның әрнүе — башка... Болай да сәясәткә хирыс рус һәм Европа поэзиясе, Маяковскийның көчле йогынтысыннан соң, бөтенләй ялангачланып, шартлау, кизәнү, янау, йодрык культын чатаклы ритмга алып, Латин Америкасы. Африка һәм башка кыйтгаларны бөтенләй исертте, саташтырды. Татарның тыйнак сүз хасияте, табигать һәм хис нечкәлекләренә хирыс поэзиясе дә шинельлеге әйләнде. Өндәү билгеләренә мохтаҗлык артты. Кеше күңеленнән бик еракта калган шигърият ниндидер мифик дошман, давыл, дулкыннар белән көрәшеп гомерен уздыра иде. Илленче елларда әдәбиятка күгәрчен темасы килеп керде. Американың Антон Рефрежьс дигән бер саташкан рәссамы чарлак тәрәзәсеннән карап гарип күгәрченнәр ясый горгач, аңа сәяси тосмер биреп, тынычлык күгәрченнәре дип атадылар. Моны Пикассо да күтәреп алды. Бу безнең илгә җитә калды. Кызыл мәйданны меңләгән күгәрченнәр белән тутырдылар. Татар поэзиясе ун сл буена Кинәнде шул тема белән. Җитмәсә, Кызыл мәйданда күгәрчен көтүенә җим биргән күренешләрне вакыт-вакыт газета-журналларда чыгарып, беркатлы шагыйрьләрне кыздырып торалар иле. Күгәрчен халкы шактый дорфа, аларга сандугач кебек асыл кош тәрбиясе бирелмәгән... Артык азып китеп, архитектура җәүһәрләрен танымаслык итеп хәкарә итә башлагач, Мәскәүнсң кремль күгәрченнәрен көчле насослар белән суыртып алып юк итәләр һәм поэзиядә бу темага вето салына. Әнә шулай идеология пульсы белән сугарылып торган әдәбият мәйданына алтмышынчы елларда кочле дулкын булып Фәйзуллиннар плеядасы килүе табигый иде. Алар ясалма шигърият дөньясына тере, мәгънәле СҮЗ алып килделәр. Бу шагыйрьләрнең җанга якын, тормышның үзеннән сирпелеп чыккан канатлы гыйбарәләре халык теленә күчеп, күңелләрдә тәңгәл яңгыраш тапты. Баксаң, чын шигърият йөрәк биеклегендә икән! Шушы бик гади хакыйкатьне, шактый каршылыклар аша үтеп аңлатып биргәч, үз каланчасына кунаклаган күпме шагыйрьләр шыбыр-шыбыр җиргә коела башладылар һәм күңел кылларын янача көйләп, бердәм агымга кушылып киттеләр. Алтмышынчы еллар... Фәйзуллиннар буынының үз иҗатына бәрәкәтле йогынтысы хакында, эчкерсез шәхес буларак. Сибгат ага Хәким һәм Нури ага Арслан ачыктан-ачык әйткән иде. Хәер нигә югары сүзләр, бу чорны әле өйрәнерләр, күп нәрсәне гадел сабырлык белән ачыкларлар. Ә мин, шул чорга кайтып, гади генә бер күренешне тасвирламакчы булам Әнә ул, яшь шагыйрьләр, тон уртасында Әмәт тавы итәгенә чыгып басканнар да хушлаша алмыйча торалар Кара яндырып, бердәм тәмәке тарталар Шигъриятләре кебек, монда да һәрберсе үзенчә Равил Фәй- зуллин әти килегг чыкса тиз генә яшерергә кирәк, дигән шикелле, кыбырсыбрак’ ләззәтсез тарта. Ренат Харисның төтене каршында басып тор>- чының’күзенә туп-туры төбәлеп бара Гәрәй Рәхимнең төтене нәселле борын тишекләреннән иркен булып, боҗраланып чыга. Рәдиф Га таш исә, эчтәге уйларым да төтен белән бергә чыкмагае дигән кебек, эчкә алмыйча тиз генә бөрки дә, йөзенә уралган төтенне черки куган шикелле тарага башлый. Гомере буе арзанлы, әче тәмәкегә хыянәт итмәячәк Рөстәм Мингалим тартуның тәмен белеп, төтенне фәлсәфи микъдарда гына теш арасыннан саркыта. Бу аның Күк белән элемтәдә тору мизгеле... Ә капка төбендәге каен алкаларында язгы тамчылар. Күктә пәйгамбәр тырнагы кебек Ай, чалкан ятып, тын гына Сөембикә манарасы тарафына йөзеп бара... — Бу дуслыкны мәңге саклый алмаячакбыз. Күп тә үтмәс, кемнәрдер властька омтыла башлаячак. Күреп торырсыз, юлларыбыз аерылачак!— ди Гәрәй Рәхим. Аның бу фаразын дәррәү юкка чыгаралар. Ничек инде, нинди аерылу булырга мөмкин. Без мәңге бергә! Ә күктән сыңар күзле тәкъдир, кинаяле елмаеп, яшьләргә карый, тормыш кануннары катгый: шулай булачак, һәркемнең үз тармагы... Бу гаҗәеп бергәлекнең таркалуын акларга теләп, соңыннан Равил Фәйзуллин «Арысланнар йөрми көтү белән!»—дип язды. Әмма шунысы да бар бит әле: ялгыз арыслан филне ега алмый... ___ рмитаж залларында үле зиннәтләрне тәүге тапкыр тамаша кылып йөргәндә яшь шагыйрь көзгеле, алтын нәкышьле диварларда хакыйкать шәүләсен күргәндәй була: Эрмитажда йөрим җиңүчедәй!— сынатмыйлар элек камыл ерган табаннар. Алар белән монда гына түгел, бар дөньяны урап чыгарга да чамам бар! ...Ышаныч һәм өмет күзе белән гасырлардан карап тора кебек бабамнар. Әйе, тормышның асылына төшенү өчен күпне белергә, күпне күрергә, ашыгырга кирәк. Ә дөньялыкта сине һәркайда тышау, авызлык көтә. Ераккарак китеп каратмас өчен, төпкәрәк төшеп уйлатмас өчен һәрдаим синең алдыңа җәмгыять кирәксез эшләр китереп куячак. Ә гомер бер генә бирелгән. «Җиңүче... Көрәшче...» дигән төшенчәләрнең зураюы, мәгънәсе үзгәрүе өчен берничә дистә ел үтүе, җәмгыятьнең тетрәп, мәңгелек диварлар чатнавы кирәк әле. Хәзергә. Равил Фәйзуллин, бишенче курс студенты буларак, ак шигырь, ирекле шигырь хакында диплом эше язарга керешә. Ул елларда диплом эшенең күләме йөз-йөз илле бит, гел дә фикерсезләрнең ике йөзгә кадәр тарта иде. Профессор Хатип ага Госман шагыйрьнең эшен карап чыга да: — Кереш өлешең әйбәт кенә чыккан, шушылай дәвам ит,—ди. — Мин бөтен фикерне шушында сыйдырдым,—ди Равил Фәйзуллин. Унбиш-егерме битлек диплом эше язганны үз гомерендә күрмәгән Хатип ага ачуыннан нишләргә белмичә өнсез кала. Ул аңга килгәләгәнче, берничә көннән Равил Фәйзуллин, сәяхәткә Югославиягә китеп бара. Күләгәсен дә хәтта «дөрес» яшәү кануннарына тугры тотучы буын вәкиле буларак, Хатип Госман «чыгымчы тай»ның бу адымын, әлбәттә, кичерми. Равил Фәйзуллин дипломны икенче елда гына алуга ирешә. Үз чорында бу вакыйга аның данына нур гына өсти. «Бөекләрнең язмышы шундый була, дип юаталар аны. Толстойны да әнә Казан университетыннан чыгарганнар, Евтушенконы да әдәбият институтыннан куганнар...» Хатип агага ул беркайчан да кинә сакламый, киресенчә, яшьлек «юләрлеге» булып калган ул чорны көлеп, эчке бер горурлык белән искә ала. Ә бервакыт... Әлмәттә, Язучылар союзының секретаре булып эшләгән чакта ул Казанга кайта. Оч яшьлек улы Алмазны җитәкләп Язучылар йортына килә. Анда, Тукай бюсты янында, гадәттәгечә, язучылар җыелышып, уртак тәмәке төтененә күмелеп, гәп саталар. Равил Фәйзуллинның бер урында озаклап тукталып торырга түземлеге җитмәгән чоры. «Мунчага барыш... улым белән...» ди ул. Сумкасыннан каен себеркесенең очы күренеп тора. Йөзендә, бөтен гәүдә торышында самими горурлык. «Улым белән... Мунчага...» Шулчак бу төркемгә профессор Хатип ага Госман килеп кушыла. Танылган шагыйрь булып өлгергән укучысы — Равил Фәйзуллин белән ул аерата җылы итеп, иңеннән сөеп исәнләшә. Итагатьлек саклап, улына да иелеп эндәшә: —^Исемең ничек, улым? Әтиеңә охшагансың икән, исемең ничек соң? Йә, әйт инде исемеңне!—-дип, Kai-K.ii сорап та малай эндәшмәгәч, үпкәләгән атлы булып: И-ии, телең юк HK.HI синең!—ди. Алмаз профессорга зәңгәр күзләрен төбәп карый да. кинәт телгә килеп: — Ә синең башың юк!—дип чатнатып куя. Мәзәктән туя белмәгән язучыларга җитә кала бу, рәхәтләнеп шаркылдашалар, рәсми елмаю рәвешен дә боздырып, Хатип аганы да көләргә мәҗбүр июләр, хәт га Равил Фәйзуллинның «Горурлык» дигән шигыре, бәлки, нәкъ менә шул көнне дөнья! а килгәндер әле Таз эчендә орчык малай. Пар эчендә ата елмаюы: «Арка ышкырга кеше бар!» «Вакытында үлә бел!..»—беренче карашка сәер тоелган бу фикерне Заратустра кешелек акылына безнең эрага кадәр үк салган Яшәү дигән боек газапка карата әйтелгән тирән мәгънәле, хикмәтле сүз. һәм аның хикмәте гавам эчендә гадәги җан асраучыларга, әлбәттә, кагылмый Ул—сәмави рухлыларга арналган. Әйтик. Гайсә-пәйгамбәр яшенә җиткәнче үк (33) чын шагыйрьләрне Күк иелеп аламы? Бәлки шәхес җаны күккә ашмый торып, аның иҗаты илаһи кабул ителмидер?.. Ә шагыйрь яшен узып китеп тә гомер сөргәннәрнең язмышы ялгышлыкмы? Бәлки аларга тагын бүтән миссияләр дә йөкләнәдер. ...Адәм күкләргә ашканчы күпме мәкер юл үтә. Бу юлларны язганга кадәр, «шагыйрь яшендә» Равил Фәйзуллинга да Күк иясе бер кизәнеп алган иде бит Казанның үзәк урамында ачык китапка охшаган мәһабәт бина бар Шуның икенче катында элек Җәлил, Ту фаннар- дан мираска калган Язучылар берлеге алтмыш-җигмешенче елларның иҗатчылары өчен үзе бер Мәккә иде Шуның олы тәрәзәле бер кабинетын ачып керсәң киң өстәл артында, җаваплы сәркәтип булып, Равил Фәйзуллин эшләп утырыр иде Кайчан кермә, гәмәкесе иреннәре арасына кереп бетеп сүнгән бу пыр, ул аныңбарльн ын онытып, кәгазьләр арасында чумган булыр Аның баш очында «һәммә тереләрдән терерәк» Ильнчсурәте эленеп торыр. Калын, ялтыр агачтан эшләнгән, галәмәт авыр, саллы барельеф Бүгенге кон нинди матур! «Кемнәр бар да кемнәр юк!» Моны бүген мин пышылдыйм, иртәгә кем? ...Кемнәр бар да. кемнәр юк.. Шагыйрь күрәзәче түгел. Кинәнүле яшәгән тормышта улзарын да, шатлыгын да, данын да, сагышын да йөрәге аша үткәрә. Тукай яшен (27) узган вакытта һәр шагыйрь күңел упкыны аша кичеп чыга. Аргы якта каласы килү теләге артыгын көчле икән, Хак Тәгалә, бәлки, кеше гомере белән бер «уйнап» аладыр. Кеше гомеренә караганда — Суга ятып тибрәнүче күләгәләр күпкә ныграк! Бу очракта.. Күкнең җиденче катыннан әмер бирелгәндер, һәм ул, үз йолдызың аша җиргә иңеп, көтелмәгән очраклылыкка әвереләчәк. Шулай итеп карар кыланган. Мизгелләр санала. Дөньяви гөнаһ туплаган ИльичИблис сурәте дивардан убылып, нәкъ менә Шагыйрьнең баш түбәсенә төшәргә тиеш. Тәкъдирнең соңгы кылы өзеләм дигәндә генә. . телефон чылтырый. Шагыйрь, гадәтенчә, урындыгын күчереп, кырыйдагы кече өстәлдә торган телефонга иелә. Нәкъ шул мәлдә гөрселдәгән тавышка ул, сискәнеп, борылып карый, күпмедер вакытка өнсез кала. Ильич сурәте, бөтен авырлыгы белән кубарылып төшеп, үткен почмагы белән идәнне кисеп кергән. Кайбыч имәненнән эшләнгән паркетның баш сөяге кебек чытырдап ватылуы колак төбендә яңгырап тора. Әнә шулай итеп Шагыйрь чак кына Ильичның чираттагы корбаны булмый кала. Мин зур түгел. Мин— үзем кадәр генә. Тезләнмә! Бәләкәй түгел мин. Мин — үзем кадәр әле. Кизәнмә! Әгәр шуннан соң Равил Фәйзуллин әлеге Иблис урынына изге сүзләр язылган Шәмаил элеп куйган булса... бу — бөтен Казанны шаулатырлык олы бер вакыйгага әйләнгән булыр иде. Чү! Адарынма, хыял! Тираннарның сакалын тартып уйнар кыюлык шактый дәвер узгач кына килә шул һәммәбезгә. Ә тәвәккәллеккә мөмкинлекне һәрчак табарга була. Равил Фәйзуллин башка юлны сайлый. Башына береккән тирене маңкорт ничек сакласа, эш урынында биләгән урындыгын да шулай саклау заманында, күпләрне гаҗәпкә калдырып, Фәйзуллин шундый адым ясады: иҗат өчен биреләсе асыл вакытның заяга үткәнлеген сизенеп, бөтенесенә кул селтәп, эштән китте дә барды. Хушыгыз Иблисле кабинетлар, сездә утырып вакытлы ләззәт алган күпләр онытылырга дучар ителгән! Ә болай... Үз-үзеңне яшәтә алсаң, син — җил кебек ирекле! Иҗат әһеле өчен шуннан да зур бәхет бармы дөньяда?! Әйе, тәхет биләмичә генә ул чорда танылып кара... Вакыт белән бергә-бер дуэльгә чыгып, иҗат белән генә көн үткәрүнең—бәйсез рухыңны саклап, коры ипи белән суга калган чакларында да сыкранмыйча, тормышны күкрәк белән ерып баруның ялгыз башка никадәр кыен икәнен бер үзе генә белгәндер... Курыкма, биек оч, Кошым! Күк чикне беләмени! Көл, күңел! Дөнья моңы бер безгә генәмени! Оч, оч, Кошкай, кис җилләрне! Шаш, Рухым — дуласын җан! ...Егылсак күргән-белгәннәр яхшыга юрасыннар. J40 әтердә калырлык шәхси бәйрәмеңне дә үткәрә бел икән бу тормышта. Соңыннан искә төшереп, еллар аша кадере арткан мизгелләрне бербереңне бүлдерә-бүлдерә сөйләрлек булсын. Туган көнендә Равил Фәйзуллинның Казансуда шаулатып йөзү марафоны оештыруы күпләргә мәгълүм. Яңа күпердән (Компрессор заводы янындагы) ул Явыз Иванның яугирләре хөрмәтенә куелган һәйкәлгә кадәр йөзеп килә, тарихи нәфрәтен ел саен бер яңартыл ала иде. Шагыйрьне һәрчак табигатьнең өч могҗизасы, тереклек күзәнәген кабындырып җибәргән өч берлеге—Җил-Су һәм Ут гаҗәпкә калдыра, шигъриятенә җавап таләп ителмәгән серле сорау-гамь булып килеп керә Берберсе белән кайчакта кул бирешә торган Җил һәм Су кебек кодрәт ияләренә чыныккан ир генә күкрәген куя ала. Спартаннарча, үз-үзен аямыйча тәнне чыныктыру, саулык-сәламәтлекне культ итеп куя белү, хәтта эссе мунчада җилкәгә түшәмнән тамган салкын тамчыга рәхмәтле булып, мәдхия-шигырь язу да — Фәйзуллинның яшәү рәвеше Ул каен яисә имән себеркесенең яфраклары теткәләнеп беткәнче ләүкәнең иң биек катында чабына, алай мәмнүн булмаса, себеркенең сап ягы белән тәнен кыйнап, изрәтеп, мунчадан яңадан туып чыгарга ярата. Су—шагыйрь өчен фәлсәфи төшенчәгә бәрабәр. Моның асыл мәгънәсен, бәлки, суның шомын да, ләззәтен дә сәгатьләр буе япа-ялгыз калып, чиксез күк һәм чиксез су дәрьясы арасында йөрәк тибешеңне тыңлап йөзгәндә генә аңлыйсындыр. Дулкын арасында, Мартин Иден кебек, гомер йомгагыңны учка кысып, ихтыяр көчеңне сынарга да була. Су «өянәге» аңарда, бәлки, легендар йөзүче, табип, галим, зур марафоннарда Тубыл, Идел, Дунай, Амур елгаларында рекорд куйган атаклы милләттәшебез Искәндәр Фәйзуллинга сокланудан тугандыр?. Ә бәлки... малай чагында мөмкинлек-шартлар булмау сәбәпле, спорт мәйданына бәреп чыгасы дәрт-дәрманы аңа һаман тынгылып бирмидер. Әнә бит ул, камыл ерып үскән кәкрерәк-ныклы аякларына чит илдә эшләнгән бутсылар киеп, аксөякләр генә уйный торган теннис уенын да түзем-үҗәтлек белән үзенә буйсындырды. Теннис мәйданчыгында кенәз, барон, король малайлары кебек, гәүдәсен бәләкәйдән күнектерелгән ыспайлык белән йөртмәсә дә, ракетканы нәзакатьле тотмаса да, тупка «а-ля Ельцин» бәрә белә, кайчакларда, кагыйдәгә туры килеп бетми торган көтелмәгән алымнар кулланып, аксөяк партнерларны җиңәргә дә маһирлыгы бар. Су—аның гомерлек стихиясе. Су тәвәккәлләрне ярата. Кырык яшьлегендә Равил Фәйзуллин «үзенең ярымутравына» катер китертте Августның аяз, матур көне. Катер бөтен тәнен йомшак калтыратып, Казансуда тыйнак буразна сызып кузгалды Бердәнбер каютага төшеп, өйдәгечә, чәчәкле клеенка җәелгән озын өстәл тирәли утырыштык Каютаның түбәсе ачык. Янәшәдән генә яшеллеккә чумып утырган ярлар шуыша. Кремльнең ак диварлары калка. Сосмбикә каерылып озатып кала. Каютада итагатьле тынлык Ул чакта яшьләр өлкәннәр каршында тыйнаклык чиген саклый белә иде әле.. Үзәктә __ өлкән шагыйребез Сибгат ага Хәким Аксакалның романтикланып табигатькә чыгып китүе безгә ошый Сибгат аганың күзләре укучы дәфтәрендәге самими oicp сыман рәхәт кысылган Күңелендәге тәхет биеклеген белеп, сугыш михнәтләреннән исән калуына шөкерана кылып бу тормышның ләззәтен тоеп, талгын гына уйлар дулкынында тирбәлә Йөзендә - татар елдамлыгы һәм мари сабырлыгы кушылган мәҗүси елмаю. Кыланып калыгыз, яшьләр, дигән шикелле, сүзсез генә фатиха биреп утыра. Аның янәшәсендә Гариф ага Ахунов Башына җиңел кепка элгән, КҮЛМӘКЧӘН генә. Аны болан галстуксыз, костюмсыз беренче тапкыр күрәбез Язучылар сьезды үткәнгә ике айлар чамасы, аның председатель Х түгеллегенә әле ышанып та булмый. Дөньяны тибрәтебрәк күрсәтә торган хакими рәшә үзе өчен дә әле таралып бетмәгәндер: башлап сүзне ул әйтә, ул нокта куя... Равил Фәйзуллин үзен уратып алган энекәшләре эргәсендә булса да бәйрәмчә-ваемсыз кыяфәткә керә алмый. Ни дисәң дә, ул бүген шушы язучы, рәссам, җырчылардан торган «пиратлар командасының» җаваплы капитаны. Әлегә бик тыныч та, соңыннан ни булмас... Менә ул өстәлгә зур төргәк чыгарып куйды, бисмилласын күз карашы белән йөгертеп, көттерү i азабын һәммәбезгә тигез таратып, төргәкне шактый озак сүтте. Ниһаять, катлы-катлы төргәк ачылуга, катерга ияреп очкан акчарлакларны сискәндереп, «О-оо!» дигән халыкара ымлык бердәм куәт белән яңгырады. Табын уртасында ни дисез? Шәрекъ кояшы астыннан кыйтгаларны, гасырларны кичеп килгән чын татар ризыгы — гәрәбә тәненә май өреләре шытып чыккан, тетрәп торган каклаган каз!.. Ул арада Хәрәзем корычыннан коелган чын үзбәк хәнҗәре каз өстендә уйнаклый башлады. Туганчы ук юмартлыгы маңгаена язылган Гариф ага, беренчеләрдән булып, затлы шәрабын чыгарды. Ул арада табын, әкияттәге җәймә сыман, һәрторле нигъмәтләр белән тыгызланып, бу бәйрәмгә тел ачкычлары бирерлек халәткә килде. Мадерада ак йөземнән эшләнгән «Серцеаль» шәрабын ачып җибәргәннән соң, Рәсул Гамзатовтан кала иң оста телле тамада Гариф ага сүз алды: «Шаһидә апагыз да Равилгә иң кайнар теләкләрен әйтеп калды... Яратмасак, аны Әлмәт язучылар оешмасының җитәкчесе итеп, үземнең урынга калдырыр идекмени.. Аңа ул чакта егерме дүрт яшь иде! Сынатмады. Әйбәт эшләде. Ул төбәктән күпме яшь язучыларны күтәрде... Мин аның иҗаты турында язып та чыктым, Сибгат ага аны яхшы хәтерли... Кыскасы шул: мин Равил Фәйзуллинның шигърият дәрьясында киң колач салып йөзүен телим. Әйдәгез, шушы алтын теләкне көмеш билбау белән буып куйыйк!» Сибгат аганың тостын ишетер өчен катерның мотор тавышын әкеренәйтергә туры килде. — Равильләр шигърияткә., традицияне җимереп килделәр... Хәзер... аларга... төзеп күрсәтергә... вакыт җитте... Шул рәвешле Сибгат ага сүзен әйтеп бетергәндә без инде Маркиз утравына килеп җитә язган идек. Маркиз... Казанның зыялылары илленче елларда пикникка чыга торган мәшһүр утрау Монда Сәйдәшләр, Җәлилләр эзе калган. Сибгат ага өчен ул көнне әллә нинди хатирәләр яңаргандыр. Аның бит монда яшьлеге күмелгән. Беренче тапкыр Идел суы күтәрелгән чорда Маркиз утравындагы җәнлекләр коры җиргә туплана барганнар. Утрауда тәүлек буе иңрәү, сыкрау, ялвару тавышлары ишетелеп торган. Җәнлекләр, кешеләргә рәнҗеп, аягүрә үлгәннәр. Кайчандыр олы киңлеккә җәелгән Маркиз утравы инде күптән су астында, Идел дулкыннары кочагында. Ә без төшәсе яшел тирәкле утрау — шуның кайтавазы, быел су азаю аркасында калыккан нәни генә бер өлеше иде. Катер сайга җитеп борынын төртте дә якорь ташлады. Утрауга тездән су ерып шактый чыгасы бар иде. Яшь шагыйрьләр Сибгат аганы күтәреп иңгә утырттылар. Гариф ага бу рәхәттән баш тартты, җәһәт кенә аякларын чишенеп, балагын сызганып, һәммәбез шикелле малайлыгына кайтты. w Утрауның коньяк полюсыннан алып төньяк полюсына кадәрге араны өйрәнеп чыктык—шылт иткән җан иясе юк, монда без хуҗа бүген! Фәйзуллин бу кырмыска көтүенең дилбегәсен үз кулына алды: кемгә учак урыны әзерләргә, кемгә—табын, кемгә—утын, кыргый хискә зарыккан җаннарга иркенлек иде монда. Ниндидер пароходтан төшеп калган төпсез кәнәфи (капитанныкы булырга тиеш) табып алдык Аның төбенә кирпечләр тезеп, яшел үлән салдык та Сибгат аганы утырттык. Ул, гәҗиттән ясалган таҗ киеп, бәләкәй генә дәүләтнең ханы шикелле тәхет тә утыра. Ян ягына тән сакчысы булып, тал чыбыктан кылыч аскан, билдән ялангач яшь шагыйрьләр басты. Ханның баш вәзире — Гариф ага Ахунов. Без аңа утраудан бик сәнгатьле итеп тимердән коелган, шактый зур һәм авыр «А» хәрефе табып бирдек (ул аны иңенә күтәреп Казанга алып кайтты). Шулай итеп, бу утрауда без бер көнгә дәүләтле булып a iлык Ә төп гаепле Ранил Фәйзуллин, аны эшафотка бастырган шикелле >ртаг а куеп, ду килеп мактап тост әйтәбез дә (җилкә калын, кабул итә), тагын мәҗлес үз көенә кайтып төшә. Алмаз Хәмзин баянын сузып җибәрә. Шәп тавыш белән Газинур Морат җыр сузуга, аңа кушылырга кыймыйча, утрау бер мәлгә, тын кала. «Менә безнекеләр нишли!»—дигән шикелле Ркаил Зәйдулла иңгә төртеп куя. «Шагыйрь булып интеккәнче... җырчы гына буласы калган Газинурга...» ди, кызыгуын яшермичә. Кызыгуының сәбәбе дә бар: Аллаһы Тәгалә аңа да, минем кебек үк, моңны кызганып биргән. Колагына «аю басканнар» тагын бар әле—Зөлфәт, Равил Фәйзуллин бер тирәгәрәк оешып, бер-беребезне ишетмәскә тырышып, сыек кына мөгерәп җырга кушылабыз. Безгә Ниагара шарлавыгы янында гына кычкырып җырларга язгандыр шул... Ә көн шундый матур. Күңелләрнең таралып, кыйбласыз калган чагы. Бер читтә, учак янында, төтеннең үзеннән яралган шикелле Рөстәм Мингалим кайнаша, шашлыкларга тылсым өрә. Кемдер килеп, киңәш бирә башласа, «Әйбәт кешеләр сез!» дип куя. Тутык тавыш белән шушы өч сүзне ничек әйтүенә карап аның сүгенәме, рәнҗиме, мактыймы, кисәтәме икәнен үзең чамалыйсың. Ә бер якта, учак өстендә күпне күргән казан, аңа шаулатып чиләге белән кысла салалар. Аһ, нинди шөкәтсез, чирканыч кыяфәтле җанварлар, бераздан сезнең сөякләрне дә калдырмыйча суырып-ялап бетерәчәкләр бит! Арабыздан бердәнбер чын башкорт та бар. Рәссам — Рәшит Имаш. Борынгы җиргә аяк баскан тәүге кеше — неандерталецка охшаган кыяфәте белән ул хатын-кызны башта куркуга төшерә, аннары гаҗәеп ипле холкы белән аптырашта калдыра, аннары шәп ир нәкъ менә шундый кыяфәтле булырга тиешлеген исбат итмичә генә гомерлеккә гашыйк итә. Ярый әле бүген — гөнаһсызлык коне, Фәйзуллин әмере буенча, утрауга бер генә хатын-кыз да кертелмәде. Имаш барыбер елмая, зур папкасын чыгарып, һәммәбезгә шаржлар ясый. Аның мул булып ерылган калын ирен читләре ике колак очына җитеп терәлә. Имаш рәсемендәге бөтен кешенең дә авызы бер ярымга зуррак чыга. Ә көн шундый матур. Ак битләрен җил ачкан көндәлек сыман акчарлаклар очына. Моңлы җыр. Якты Идел... Янда дуслар. . Хушлашырга безгә иртәрәк бит әле, иртәрәк бит әле, аккошлар. Яшьләрнең кан кайный. Бсрзаман алар кул көрәштерә башлыйлар Пржевальский кыяфәтле, озын буйлы Ләбиб Лерои монда инде беренчелекне бирмәс дип уйлыйсын, юк. базыграк гәүдәле Ләис Золкарнәи нык тора Ык буенда чыныгып үскән егетнен кан тамыры гүләп тора күрәсең Менә сөзгәк үгез сыман куркыныч кыяфәт чыгарып. Ркаил Зәйдулла барып тотына, юк Золкарной бер талпынуда тегенең лә кулын «сын- дырып» төшерә Фәйзуллинның да йөрәк түзми, тәки барып кушыла бит, аны җиңәләрме, ул җиңеләме — бусы хәтердә калмаган Бераздан Гариф ага өлгереп җитә Аның нинди генә мәшһүр табыннарда җырланмаган «коронный» җыры бар. Туп-туп кына басып килә комеш тояк тулпар атым - Аның үзенчәлекле нтен «һә-әәй!» дип куйган нотасын бөтен утрау күтәреп ала. Кай арада кояш баеп та өлгергән. Төнме бу төн? Безме бу без? Баш очында Киек каз юлы белән типчелгән күк гөмбәзе, йолдызлар мири- адасы. Менә без, кулга-кул тотынышып, халык гимны — «Туган тел»не җырлыйбыз. Сибгат агага карагач, Фәйзуллинның шигырь юллары искә төште: Байтак мәҗлестәшләр онытылыр, гел хәтердә тормас бу табын. Тик онытмам Сибгат Хәкимнең мин «Туган тел»не җырлаган чагын. Учаклар пышылдап сүнә. Миллионлы шәһәрнең таш йортларына сибелеп яшәгән безләрне шушылай бер учка җыеп, табигать хозурына алып чыккан өчен Фәйзуллинга мең рәхмәт әйтеп кузгалабыз. Безне котеп, үзалдына мыр-мыр гына эшләп утырган катерга су ерып керәбез. Сибгат ага яшьләр иңендә, биектән елмаеп бара, башы йолдызларга тиеп-тиеп китә. Моннан соң нибары өч ел үтәр дә, олуг шагыйребез Сибгат ага Хәким белән бәхилләшербез дип берәүнең дә әле уена килми. Шушы ук яшь шагыйрьләр аның табутын иңгә салып, изге рухын йолдыз аланына озатып җибәрерләр... Ә төне—мәңгелек вәгъдә иткән төн иде югыйсә... зең яшәгән төбәкнең чишмә-суларын, кыргый ташларын, тавының маңгай сырларын, агачларның еллар боҗрасын гомерең буена өйрәнеп, җирсу белән тәңгәл сулышта «утрак олпатлык» белән яшәүнең дә үз мәгънәсе бардыр. Ә инде офык арты офыклар күреп, юллар соңы юлларга чыгуның тәмен бер татыгансың икән, акыл-гамьнең хәрәкәттәге халәтен билгеле бер кимәлдә тотар өчен, илләрне гизәргә дә гизәргә кирәктер. Равил Фәйзуллин нәкъ менә шул икенче кыйбланы сайлады. «Тамыр җибәрә башлавын» тоюга ул, форсат табып кузгала, тарыккан җанны самолет шавы яисә поезд тәгәрмәчләренең тыкылдавы еракларга алып китә. Менә ул кыпчак кайнарлыгы күзләрендә кара күмер булып чәчрәп янган хохол кызының чиләгеннән чатнап торган салкын су эчә, кайчандыр Европаны тез чүктерергә барышлый, алмачуар атларыннан төшеп, Бату хан белән Сүбүдәй баһадир хәл алган ташка утырып, көз палитрасына манылган Карпат тауларына карап хозурлык кыла. Менә ул тымызык Балтиканың дымлы җиленә күкрәген куйган Сигу- лда усакларына, Роза-Турайда замогына сокланып йөри. Моннан инде литва шагыйре Эдуардас Межелайтисның туган җиренә дә ерак калмый. Заманында күпме яшь шагыйрьләрне иманыннан яздырган шәхес иде ул. Аның хөкүмәт иң югары бүләк белән данлаган «Кеше» поэмасында Җир шарына басып кояшны (имеш!) тотып торган йөрәксез, җансыз, тоталитар җәмгыятьнең үзе шикелле гигант бәндә сурәте күз алдына килсә, әле дә тәннәр чымырдап китә. Ә заманында ничекләр сокланмадык... Күпме шагыйрьләр шушы роботпоэмага ияреп, «зурлык авыруы» йоктырдылар, үз халкының гамен санламыйча, планетар шигырьләр яза башладылар. Айнып, кире үз асылына кайтып төшкәннәргә инде соң иде... Садә хисләрнең сыктап сүнгән шәүләләре өстендә тантана иткән салкын акыл ритмы башка шул... Күңел саңгырауланган. Тургай моңына тотынып арышларның буйга сикерүен дә искәрмисең, бал кортының чәчәк таҗында калган аяк эзен дә күрмисең, сандугач сайравыннан чык тамчысының кытыкланып җиргә сикерүен дә тоймыйсың. Нәзберек күбәләк канатындагы алтын тузан коелган, ул— очышын җуйган инде... Шул чор шигъриятендәге гариплек агымын акылы белән генә түгел, ә бөтен тән-күзәнәге белән тойган Равил Фәйзуллин табигатькә отыры ныграк тотына бара. Дога укылган бер җирдә чишмәләр бәреп туган авылы Балтачка (Юлсубино) кайтып, күңел юшкыннарыннан арынып, илһамга баеп килә. ...Туган ягын онытканга кош җанын бирсен Ходай! Менә ул Карадагның чалкан тошкән салкынча күләгәсен күкрәгенә алып, Төркия ярына ашкынган ирекле дулкыннарда тирбәлә. Ә дулкыннар зарлы, кайгылы ярдан сыктап кузгалалар. Ватансыз калган кан- кардәш Кырым татарларының фаҗигасе таулар күкрәгенә мәңге кичерелмәс яра булып уелган. Бу әрнүне кычкырып, дөньяга яңгыратып буламыни ул заманда, тавышың иңрәп, метафораларга йодрыклана... Таулар кузгатыр идегез халыклар күчергәнче! Икмәк үстерер идегез каберләрне сөргәнче! Җырлар чыгарыр идегез указлар чыгарганчы! Котырына шулай вәхши үз канын чыгарганчы... Шагыйрь рухын сәяхәтләр баета. Рәтле илдә туып үссә Равил Фәйзул- лин да егетлек ягыннан, Хэмингуэйдан ким куймас идс Йодрык сугышлары оештырыр, үз баркасы белән океанга акула ауларга чыгар, Килиманджарода үзе аткан леопард тиресен стенага эләр, Мадридның биш йолдызлы бай һотелендә яшәп, испан конкистадорларына каршы сугышта катнашыр, тагын, тагын әллә ниләр. Ярый әлс, Хак Тәгалә аңа кечерәк җирлек биргән, югыйсә барысын күреп, кыланып бетергәч, бөтен Җир шары бик бәләкәй, кызыксыз калып, ул олы моңсулыкка бирелер һәм Хемингуэй кебек, ау мылтыгын үзенә каратыр идс Казансу буенда Равилнең чит кеше аяк басмый торган гаҗәеп тын ярымутравы бар иде. Без ул «Яфрак асты» кафесына сш җыелабыз. Монда барысы да була: су коену, ярыш, яңа шигырьләр, коч сынашу, бәхәсәңгәмәләр, салкын сыра, төнге учак. Фәйзуллинның спорт сумкасында ни генә юк. Аның өчен бу сумка — фатир, ашханә, язу өегәле, хыянәтсез иптәш... Шундый чаклар була: без гөр киләбез, ә «Кснәз»нең (бу кушамат аңа шул чорда тагылды) юка ирене кысылган, уй-исәпле күзләрен еракка төбәп, үзалдына йомылып утыра. Борчуы бардыр, тагын Мәскәүдә китап чыгарырга йөридер, дисең. Ә аның күңеленә ераклыклар җиле кагылган икән... Бер-ике көннән Мәскәү радиосыннан ишетәбез: СССР азучыларының әдәбият көннәре. Равил Фәйзуллин Ерак Көнчыгышта Бер атнадан ул кайтып тошәр, Уссури тайгасында казып алган алтын тамырларын безгә күчтәнәч итеп өләшер. Үзе әйтмешли, «самореклама» белән шөгыльләнеп алыр: барганкүргәннәрен эфирдан сөйләр, газета битләрендә күренер. Ул килеп кергән кабинетта телефоннар «кызыша» башлый, ил киңлегенә сибелгән шәһәрләрне ул телефоннан «кадап» кына ала. Бер-ике гасыр элек яшәсә, Фәйзуллин атчабарлар тотар, Уралдан, Себердән, Кавказдан, Кырымнан аның атлары, хәбәр алып, ак күбеккә батып кайтып керерләр иде, дип шаярталар аны Менә ул ерак Монголиядә. Боек җиһангир Чыңгыз хан һәм аның баһадирлары күмелгән Борхан-Халдан тавына менеп, изге ташлар, илаһи тынлык догасын тыңлагач кына ул гаярь холыклы монгол йөрәген аңлар. Боек дип үз-үзен исертеп йөргән кайбер халыклар әлифне гаяк .тип белмәгән гасырларда ук инде монголларның алтын белән язылган китаплары булган, кеше тәнен үтәли күрү — табнплык фәне үскән. Монгол 10 145 атларының тояк эзендә күлләр хасил булган, ук сызгыруыннан таулар ишелгән, бу аяусыз халык турында күпме дастаннар язылган. Шигырь кысаларына гына сыйдырып буламыни мәшһүр тарихны... _ Менә ул Италиянең башкаласын биектән торып күзәтә. Бакый заманда, дәһшәтле гаскәре белән чолгап алгач, Атилла «мәңгелек шәһәр» — Римне җимертми, унбиш гасырдан соң татар шагыйре килеп соклансын, Эллада осталары төзегән сарайларга карап, үзенең ата-бабалары корган шәһәркалаларның явыз кавемнәр тарафыннан юк ителүе хакында сыктап уйлансын дип калдыра. Безнең якта- борынгыдай хәрабәләр генә. Чын тарихны азлар белә, хәбәрдарлар генә... Тарихыбызның нәни бер йөзек кашы — Болгар чоры белән генә мавыгып, Алтын Урда зурлыгын аңга сыйдырырга курыккан бер чорда шагыйрь Әстерхан якларына барып, мәшһүр башкала—Сарай-Бату урынын карап, аннан җыеп алган әрем учмасын безгә дә күрсәтеп, әрнүле хозурланып йөргән иде. Әдәбият көннәре... Яңа җирләр, яңа гореф-гадәтләр күреп гыйбрәт алу да, бер-берең белән аралашу-танышу өчен җирлек тә бар иде ул бәйрәмнәрдә. Күз уңында, иң биектә һәрчак бер исемнәр булыр, һәр халыктан бер корифей... Артык та, ким дә булмасын. Сугыш чорын кичергән бер төркем (Р. Гамзатов, М. Кәрим, К. Кулиев, Д. Кө- гелтинов һ.б.) бер-берсенә таяна белә һәм алардан узып алга чыгарга кем дә кыймый иде. (Татар хатыны тудырып үстергән атаклы кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов дөньяви шөһрәткә ия, аның язмышы ба- шкачарак иде). Алар каршына дан һәм бүләк бирү баскычлары эзлекле чиратка куелган, шул ноктага килеп җиткәндә «дөрес» әсәр, «дөрес» мәдхия уку мәҗбүриятеннән азат була алмыйсың. Кремль җылы куенында юкка гына асрамый, партия чираттагы бүләкне сузган саен, манежда бер шакмак шикәр өчен саллы гәүдәсен селкетеп биегән аю кебек, реверанс ясарга тиешсең. Ни хәл итәсең, җәмгыяте шундый, нәфсе җепләре хакими көч кулында, шуны тартып кеше белән уйныйлар. Толстой кебек «икенче патша» дәрәҗәсендә йөрү өчен граф титулы гына җитми, бәйсезлек биргән биләмәңбайлыгың да булырга тиеш. Бер акыллысы: «Әгәр Толстой коммуналь фатирда яшәсә, Салтыков- Щедрин булыр иде...»—дигән әнә. Әлеге корифейларның данына, тантаналы яшәү рәвешенә Фәйзуллин кызыгып та карагандыр. Шулар дәрәҗәсенә менәргә омтылыш ясап, баскычларны да әзерләп куйган иде шикелле. Әмма татар хәятендә үз көчең белән генә калкынып лидер булу — гайре табигый эш. Безнең олтан белән солтанны рифмалаштырган милләткә үзәккә тартылу түгел, ә үзәктән куылу, чәчелү миссиясе язмыш тарафыннан бирелгән күрәсең. Татар, үз-үзен бетерүдән ләззәт тапканга күрә, бүтән милләтләрнең канын, аңын яңарту өчен чимал итеп файдаланыла... Әмма бу әче хакыйкатькә каршы җан карыша. Килешәсе килми! Япан дала киңлегендә Шагыйрь, утырып баеган кояшка карап, вакыт һәм чиксез яссылык арасында бәргәләнгән кеше җанының гасырларга сирпелер кодрәте барлыгына ышана. Моның тере мисалы — калын, каты чәч мәгарәсеннән Европага утлы карашын төбәгән, шигырь сөйләгәндә корыч тавышы белән залны чүктерә торган әдип — казакъның дала бөркете— Олжас Сөләйманов. Аның белән таныш булу, замандаш шагыйрь буларак аралашу — үзе бер бәхет түгелмени Заманында бу гаярь егет үзенең «Аз и Я» китабын чыгарып, гомер буе ялган тарих язып мүкләнгән рус академикларының касыгына типте (кайберләре шуннан соң ман- тый алмадылар). Аның баш очында Мәскәүнең кылычы күтәрелгән иде, татар булса үз арабызда ук сытарлар иде, а монда башка казакънын зур урын биләп тә үз халкын сатмаган Дннмехаммот Кунаев кебек якларлык могьтәбәр шәхесе бар иде шул. «Нишләп безнең татарда алтмышынчы еллар диссидентлары юк, тыелган әсәрләр дә күренми?»—дип сорау биргәндә Равит Фәйзуллин кайнарланып та чыга. «Руста да бик юк бит Яһүдләр кебек дөнья байлары үз шәхесен күтәреп алырга торсалар. әз генә кагылуга бөтен информация чаралары белән чаң суксалар бездә дә булыр иде Ярый әле булмаган, халык дошманы, дип исемеңне дә чыгармыйча таптап бетерәчәкләр иде. Без дә ләббәйкә дип тормадык. Язганнарны укый белү өчен дә талант кирәк!» Әнкәләрен санламаучы сантыйлар да җитәрлек. Бездә шигырь аңлаганга - башың Себер китәрлек! Иманга тугры калу—җиңел бирелми. Күпме сәләт ияләре егерменче гасырның явыз шаукымына ияреп харап булдылар. Бу турыда сүз купса, Равил Фәйзуллин яшьлегендә читтән генә күреп калган Назыйм Хикмәтне мисалга ала. Истанбул төрмәләреннән шагыйрь булып чыккан бу горур маңгайлы, чибәр төрек мең мәчетле, азанлы гүзәл илен «кызыл саташуга» алыштырып, Мәскәүдә яшәде. Шул ук Маяковский күләгәсеннән котылып алган мизгелләрендә дөньяга гаҗәеп шигырь тәлгәшләре ыргыта һәм шуның белән үзен яраттыра белә иде Бу кабатланмас шәхеснең иҗади фаҗигасе — күз алдында, ярый да бит заман аның идея сөреме кагылмаган әсәрләрен сайлап таба алса. Ах тау юклыклар! Кыя юклыклар! Күз текәмә кая үзән, калкулыклар! Фәйзуллинның бу — мәңге кар түбәле Тянь-Шань, Памир, Алатау, Эльбрусларны күргәч туган юллармы? Шагыйрь әллә үзебезнең төбәктәге Урсал, Кыз тавы, Керкәле, Чатыр тауларның карсак булуы өчен туган җирхәяткә үпкә белдерәме? Юк, әлбәттә, монда мәгънә гирән- дәрәк. Кайчандыр кыйтгаларны биләгән торки-татар дөньясының сулышы кысылганлыгы, офыгы тарайганлыгы шигырьдә сыктау-киная-үкснеч булып килеп керә түгелме?! Үз халкыңны ничек бар шулай ярага алу зурлыгы илләр гизеп, чагыштырып караганда тагын да көчәя Алдан шигырьләрең барып җитеп, чит телдә яңгыраш таба, аннары—үзең Ә күрәсе җирләр тагын күпме әле... Элегрәк аның сәяхәтләр соңы Идел буенда, Займищедагы дачасында төгәлләнә иле. Төнге учак Җил, су, уттан торган өч берлекнең ин серлесе ут Керсез ялкыннарның дорләп биешүенә карап утырасың да дөнья гамнәрен иңеннән кагып төшерәсең. Якыннан гына, урман буеннан җиргә тибеп-тибеп поездлар уза. Яшәүнең кадерен искәртеп Вакыт йөрәге шулай тибә Йолдызлы күк астында, мәңгелекнең гадел бу мәлендә үзеңне җиңүче-Цсзарь итеп тә тоярга була. Ә каршыңда- тон пәрәнҗәсен иңенә салган гүзәл Клеопатра Йолдыз атылып сүнгән арадагы матур алдануның шигырьдә адашып каласы мизгеле. агыйрытең уйлы-гамьле юлларын озеп карап, аерым бер тәэсир ТТТ белән укыт анда хатирәләр яңара, артта калган еллардан озек- Д * озск вакыйгалар күз алдыннан сызылып үтә «...Салават күперенең бер очында Габдулла Тукай, икенче очында— Равил Фәйзуллин.» Аяз Гыйлаҗевнең моннан унбиш еллар элек язарга уйлаган, әлегәчә нигәдер төгәлләнмәгән бер мәкаләсе шулай башланган... Сындырып сыный дөнья, дусларны чәчеп җыям. ...Татарның милли тарлыгында күрелмәгән хәл! Равил Фәйзуллин- ның утыз өч яшендә калын томлыгы чыккан! Гайсә пәйгамбәр яшендә шундый китап бастырып кара... Энесе Рөстәм (Акъегет) китапны баш бармагы белән җырлатып кына актара да: «Монда чын җиде шигырь бар...»—ди. Кара диңгез буенда ял итеп яткан шагыйрьгә китап һәм шушы фикер кайнар хәлдә килеп җитә. Ярсудан ул тугыз баллы дулкыннарга гәүдәсен ыргыта. Соңыннан, исән-аман ярга чыгып, пальма төбендә хәл алгач, шаркылдап көлә башлый. Тукайның ннчә бөек шигыре бар? Җидедән артамы? Пушкинныкын санап кара, Есенинны!.. Беркатлысы булу кызык дошманы бар бу дөньяның. ...Хәсән Туфанны соңгы юлга озату (Июнь, 1981). Гасыр йөрәге кысылып куйды. Әдәби хәятебезнең иясез калуы шул көннән башланды бугай... Җанга якын җаннар китә тора. «Яшәгез, яшьләр! Афәрин!»—диючеләр, җилкәдән кагып, безгә юл бирүчеләр китә тора. ...Чернобыль фаҗигасе. Равил Фәйзуллин (Ренат Харис, Вакыйф Нуруллин белән бергә) шул хәтәр урынга барып, радиациянең үзәгендә коенып чыга. Фаҗигаләр күбәйгән заманда аларның бу адымы искәрел- ми һәм бүтән каләмдәшләр тарафыннан кабатланмый да... Бүтәннәр юри уйныйлар, мин-юләр чынлап уйныйм. ...Илле яше тулган көннәрдә ул галәми сагышка бирелеп ала. Гүя тормыш бизмәненең бер ягыннан икенче ягына күчә. Бу чакта ничек үлим соң — кыр казы исе килә! ...Туган ягына кайтып саҗдә кылып, Каманың балык исе сирпелгән дымлы җиленә күкрәген куеп, үсмерчак пристаненнан хәтер дәрьясына ак пароходлар озатып килгән чакларында ул гади-якын, тойгыларга юмарт, күңел капкалары ачылган була. «Әти-әнине күреп килдем әле», дигәндә шагыйрьнең бәхетле елмаю саркып киткән йөзендә дөнья кагыйдәләренә сыймаган табигый бер канәгатьлек нуры яктырып ала. Нәшрият бинасына кереп, лифтта унынчы катка күтәрелгәндә, ул күзгә күренеп җитдиләнә башлый, кабинет ишеген ачып кергәндә инде ул «Казан утлары» журналының баш мөхәррире роленә кереп бетә. Рәсми тавышка күчәр алдыннан, саллы итеп, ютәлләүгә тартым тамак кырып ала, ирен читләрен авыртулы кыса, бик үк яратып тагылмаган галстугын, муенын азат итәргә теләгәндәй, төененнән йолыккалап куя, биниһая зур кулъяулык алып, тир бөртекләре күренергә тиешле бронза маңгаен сөртә дә, җилкәсен утыртыбрак куеп, эшкә керешә. Шулай итеп, көндәлек мәшәкатьләре белән казна эше башлана. Ә бу мәлдә Шагыйрьнең туган ягыннан чабуына тотынып килгән малайлыгы, үзенә игътибар беткәнгә үпкәләп, мыштым гына ишектән чыга да. паркет идәндә сары яфрак ззләр калдырып, үз иленә - өянкеләр шаулаган, күкеләр моңланган су буйларына кайтып китә. Санама, күке, санама гомерем елларын! Күңелем тулар да йә үксеп елармын... адәттә, шагыйрьләргә куелган һәйкәлләрне аудармыйлар. Мәйдан учындагы һәйкәлгә халык соңлап килгән үкенечен дә, садә чагына кайтып алу кебек хәтер яңарту мизгелен дә сала. Безнең Тукай — гасырның яшьлек маягы. Бөекләр булган. Җуйганбыз. Гасырлар —ерак ара. Кайта-кайта: «Тукай!» дибез, ул шул яңарак яра... дип яза Равил Фәйзуллин. Әйе, Тукай җәмгыятьнең билгеле бер үсеш аралыгында, комета булып, тарих гөмбәзен ярып үткән шагыйрь Аның иҗади язмышы килер буыннар өчен сабак та Сәясәт белән шигърият кайсы ноктада кисешә ала? Чорның байрагы белән сәясәт шәме сүнүгә, утка ташланып өтелгән күбәләкләр күмере шикелле, төбендә үкенечле шигырь эзләре генә калмыймы? «Тукай яшен узып барам»,—дип кыенсыну белдергән фикерләр (күбесе эффект өчен) ни өчен шагыйрьләрнең уртак табышына әйләнде? Сәясәт шаукымында вакытлы хисләрнең тиз саегуын сизеп акланумы бу? Бәлки безгә табынуның чик-чамасын белеп, киңрәк Шәрекъ дөньясына борылып карарга кирәктер! Андагы дөньяви бөек шагыйрьләрнең гомер бизмәне күпмегә тарткан, бармакларны бөгеп карыйк әле Хафизның яше — 64, Низами — 68, Бируни — 77, Физули—62, Фирдәүси —70—80, Рудаки —81. Алар өчен «шагыйрь яше» дигән төшенчә булмаган. Яшьлегендә олпатлыкка, картлыгында яшь калу зирәклегенә ирешкән бу шагыйрьләр зур Ислам дөньясын, борынгыдан килгән асыл мирасны яхшы белгәннәр Шәрыкъ —кояш бишеге, акыл һәм шигърият учагы, тарих дәрьясы. Торки-мөсслман хәятен бербөтен итеп карап, шул бәһассз мираска таянганда гына шигъриятнең биләгән колачы киңәячәк Кайчандыр яшь Европаның учына фәлсәфә ташын салып, иңеннән кагып җибәргән Шәрекъ бүген, ак сакаллы карт булып, юллар чатында күзәтеп басып тора Акылдан исергән Европа, үзенең олуг остазын күрмәмешкә салышып, җир хәтерен таптап, каядыр ашыга, омтыла, алгысына. Ул Шәрекънең кабат яшәрә алу тылсымына ия икәнлеген башына да китерми, һәр милләтнең яшьлеге шигъриятендә' Европаның таш өстендә туып, бәгырьсезлектән, хиссезлектән интеккән поэзиясенә биһуш китмичә, без үзебезнең көчле аһәңне куяр а гисш Аның өчен, сәнгати югарылыкка җиткән шигъриятебезгә бер тамчы бәлзәм генә өстәргә кирәк. Ул — Шәрекъ мутлыгы

Реклама