ӘДИПНЕҢ ФАҖИГАСЕ

Гасыр башында ук кулына каләм алып, халыкка мәгърифәт тарату юлында армый- талмый хезмәт иткән һәм, ниһаять, әдәби әсәрләре, бигрәк тә «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» исемле тарихи романнары белән татар әдәбияты хәзинәсенә зур өлеш керткән бу талант иясенең абруйлы исеме һәм иҗат мирасы совет чорында озак еллар буе халыктан яшереп яткырылды. Алай гына да түгел, ул мирасның шактый өлеше тоталитар режим шартларында бөтенләй юкка ук чыкты. Бу яктан Мәхмүт Галәүнең катлаулы тормыш юлы һәм фаҗигале язмышы утызынчы еллардагы репрессияләр шаукымында нахактан һәлак ителгән татар мәдәнияте эшлеклеләренең күпчелегенең язмышына охшаш. Тумышы белән ул татарның бөек мәгърифәтчесе, тарихчы-галим Шиһабетдин Мәрҗанигә шактый якын кардәш туры килә. Әдипнең бабасы — Ш. Мәрҗанинсң бертуган энесе. Октябрь инкыйлабына кадәр Мәхмүт Галәү үзе дә, әдип һәм журналист буларак, язган әсәрләрен «Маржами» имзасы белән бастырган. М. Галәүнең туган җире -Татарстанның хәзерге Арча районындагы Таш- кичү авылы. Шунда әтисе Галәветдин хәлфәдән укып башлангыч мәктәпне, аннары Казанда гали мәдрәсә тәмамлаганнан соң, унҗиде яшьлек егет 1903 елны үз көнен үзе күрергә дип, Әстерхан шәһәренә юл тота һәм шундагы татар мәктәпләренең берсендә мөгаллим булып эшли башлый. Әстерханда М. Галәү 1907 елның ахырларына кадәр яши. Шушы оч-дүрт ел дәвамында шәһәрнең хөр фикерле зыялы шәхесләре белән даими аралашып яшәү, төбәктәге демократик рухлы мөселман яшьләре оештырган төрле миллимәдәни һәм әдәбият-сәнгать кичәләрендә, театр тамашаларында катнашу, яшерен җәмгыять җыелышларына йөрү, әлбәттә, яшь егетнең дөньяга карашы, нҗтимагый-сәяси омтылышларының билгеле бер юнәлештә формалашуына ярдәм итә. Моның өстенә, Бакуда чыга торган «Шәркый рус» һәм 1906 елдан Әстерханның үзендә нәшер ителә башлаган «Борһансл тәрәкъкый» гәзитәләренә мәкаләләр язып, 1907 елда исә «Туп» исемле көлке журналын оештыруда һәм чыгарышуда якыннан катнашып, М. Галәү журналистика өлкәсендә дә яхшы ук тәҗрибә туплый. Милли-мәдәни җәмгыятьле-' һәм сул юнәлештәге яшерен оешмалар белән элемтәдә торганы, бигрәк тә беренче саныннан ук шик астына алынган һәм өченче саныннан бөтенләй туктатылган «Туп» журналын чыгарышуда катнашканы өчен М. Галәү Әстерхан охранкасы тарафыннан эзәрлекләнә башлый һәм даими күзәтү астына алына, тора-бара охранка аны мәктәптә балалар укыту хокукыннан да мәхрүм итүгә ирешә. Тормышны алып бару өчен зарури сонгы матди чыганак урыныннан мөгаллимлек эшеннән дә куылган М. Галәү, ниһаять, 1907 елның ахырларында Әстерханны ташлап, Оренбур шәһәренә күчеп китә. Мәхмүт Галәү. Утызынчы еллар. Орснбур чоры (1907 1918) М. Галәү гомеренең тышкы яктан нн тыныч, хәвефсез, эш һәм ижат очен шактый киң майдан, мөмкинлекләр ачылган еллары булгандыр дияргә тулы нигез бар. Бердән, Оренбур шәһәре ул чор татар .мәдәниятенең иң эре үзәкләреннән берсе санала. Монда күпсанлы татар укымышлыла- рының, әдәбият, мәдәният эшлеклсләренең бишеге булган атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсе, 1900 елда ук Гыйльман Карими нигез салган һәм үз эшчәнлеген елдаи-ел җәелдерә барган татар матбагасы урнашкан. Тормышның һәр өлкәсе, дөньядагы һәр яңалык, үзгәреш турында объектив мәгълүматлары белән укучыларын даими таныштыра барып, татар халкының үзаңы үсүенә, милли, мж- тимагый-сәясн карашлары чарлануына гаять уңай йогынты ясаган мәшһүр «Вакыт» гәзитәсс һәм «Шура» журналы да шушы шәһәрдә чыгып килә. Шулай ук монда XX йөз башы татар әдәбиятының күренекле вәкилләре Дәрдемәнд, Ф. Кәрими, Ш. Мөхәммәдев, Ш. Камал, Җ. Вәлнди, Г. Сәгъди, С. Сүнчәләй, Я. Вәли, Б. Шәрәф, К. Бэкер, Р Фәхретдин һ. б. яши. Даими яшәү урыны итеп Оренбурны сайлаганда М. Галәүнең бу фактларны күздә тотуы, әлбәттә, бик табигый. Оренбурга күчеп килгәч тә, ул атаклы «Кәримсв-Хөсәеневләр» китап басу һәм сәүдә ширкәтенең матбагасына хәреф җыючы һәм корректор булып эшкә урнаша. Соңрак, 1909 1913 еллар арасында, шул ук ширкәтнең китап кибетендә сатучы булып эшли, ә 1914 елда «Белек» исемендә хосусый нәшрият ачып, 1918 елга кадәр аның эшенә җитәкчелек итә. Оренбурда М Галәүнең журналистлык һәм публицистик эшчәилеге тагы да кинрәк колач ала. Үзенең икърар итүенчә, ул «инкыйлабка кадәр чыккан барлык татарча гәзитә һәм әдәби журналларга языша». 1915 1918 елларда үз наширлегендә һәм мөхәррирлегендә нәшер ителгән «Кармак» журналы саннарындагы материалларның мәкалә, әдәби парча, фельетоннарның да байтагы аның үзе тарафыннан языла. «Кәримсв-Хөсәеневләр» китап ширкәте бастырган һәм «Белек» нәшрияты заказы белән чыккан китапларны пропагандалау максаты белән, ул көндәлек матбугат битләрендә әледән-әлс шәрехләп язылган игьлан-мәкаләләрсн биреп бара. Әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрындагы мәкаләләре белән ул үзен тирән белемле, нечкә зәвыклы әдәбиятчы итеп таныта. Үз кул астындагы хосусый нәшрият мөмкинлекләреннән файдаланып, М. Галәү популяр характердагы фәнни рисаләләр, уку-укыту кулланмалары, дәреслекләр бастырып чыгаруга зур игътибар итә. Бу төр басмалар арасында аның үзе төзеп яки тәрҗемә итеп чыгарганнары да бар. «Төрки сарыфы» (1910) исемле татар теленең морфология дәреслеге, табигать, хезмәт, бала тәрбиясе һәм төрле һөнәрләр турындагы хикәяләрдән ике кисәк итеп төзелгән «Төрки уку» китабы (1911) әнә шундыйлардан М. Галәү иҗат эшчонлегенең бу чордагы тагы бер тармагы тәрҗемәдер. Ул рус классик язучыларыннан А. Пушкинның «Буран» хикәясен, Л Толстойиың атаклы «Хаҗи Морат» повесте белән «Крейцер сонатасы» хикәясен, поэзиядән А. Пушкин, К. Батюшков, М. Лермонтовларның аерым шигырьләрен, шул җөмләдән Лермонтовның «Пушкинның вафатына» исемле мәшһүр шигырен татар теленә тәрҗемә итә. Соңыннан шигъри тәрҗемәләре, М Галәүнең үз шигырьләре белән бергә тупланып, 1912 елны Оренбурда «Ник язылганнар'»» исеме астында аерым җыентык булып басылып чыга Җыентыкка язган кереш сүзендә үзенең шигъри тәҗрибәләре турында автор болай ди: «Кулына каләм лота белгән һәрбер татар яшьләрендә әллә нинди бер авыру хөкемен алган «шагыйрь» булу аргусы (теләге) бу тарихтан бик аз элек миндә дә бик куәтле булган Шул авыруның тәэсире илә мин дә кулымнан килеп-килмәве илә исәпләшмәстән, «шигырь» исеме биреп байтак кына нәрсәләр язып ташлаганмын икән. Билгеле, минем шушы кулыңызда тоткан язуларым илә чын «шигырьләр» арасында һичбер төрле мөнәсәбәт булмаучылыгын язарга лазем дә күрмим, аны һәркем айлар күрер Дәрт арзу (дәрт омтылышы) илә язылган нәрсәләр әллә кайда югалып калмасын өчен һәм әдәбнятымызның тарихы мәсьәләләре илә шөгыльләнүче затлар очен, юк дигәндә, сәлбн (кире) җәһәттән мисал булырга ярарлар дип төрле вакытта төрле монәсәбәт илә язылган мәзкүр (әлеге) язуларны җыеп. «Ник язылганнар?» исеме илә бер мәҗмуга рәвешендә бастырдым» Жысп әйткәндә. Мәхмүт Галәүнең 1917 елга кадәрге иҗтимагый һәм ижат эшчәилеге күп тармаклар буенча бара Бу чорда ул татар әдәби-тәикыиди фикер дөньясының алгы сызыгыннан атлаган талантлы журналист һәм публицист. тәжрнСх.ле нагинр һәм матбага бс ггсчс. ост. оештыручы һәм халыкка ак-белем таратучы мәг ьрнфәт милектссе бу гып таныла Татар журналистикасы, әдәбияты һәм мәгарифе гарнхыггда ул шушы хезмәтләре белән генә дә үзенә лаек хөрмәтле урынны алган булыр иде. Ләкин, әдәбиятыбызның бәхетенә диик, болар әдип- мәгьрифәтченең алда, инде совет чорында туачак төп әдәби әсәрләрен язуга хәзерлек, тәҗрибә туплау гына булган икән. Ниһаять, зилзиләле, табигый агышындагы тормыш тәртипләрен пыран-заран китергән 1917 елның Октябрь вакыйгалары башлана. Элегрәк бездә 1917 елга кадәр әдәбият дөньясында исеме танылган теге яки бу язучының Октябрь вакыйгаларына мөнәсәбәте хакында сүз кузгалганда, «ул Октябрьне шатланып каршы алды», яисә «кабул итмәде, чит илгә качты» кебек катгый төшенчәләр куллану гадәткә кергән иде. Әйе, тормышта андыйлары да, мондыйлары да булган. Әйтик, инкыйлабкача миллиазатлык хәрәкәтендә чыныгу алган өлкән буын әдипләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең бер өлеше (Г. Исхакый, С. Максуда, Г. Баттал, Ф. Туктар һ. б ), Октябрьне ачыктан-ачык кабул итмичә, чит илгә чыгып китәргә мәҗбүр булганнар. Ләкин илдә торып калганнар арасында, Октябрь вәгъдә иткән «якты киләчәк» һәм милли ирекләр хакына аны чын күңелдән кабул итүчеләре булганы кебек, икеләнеп калучылары да, иманнары какшап, бөтенләй өметсезлеккә төшүчеләре дә, рухи фаҗига кичерүчеләре дә булган, билгеле. М. Галәү иҗтимагый-сәяси тормыштагы бу кискен үзгәрешне, кыйблалар алмашынуны ничек кабул иткән соң? Моны ачык кына, кистереп әйтүе кыен, әмма чамаларга була. Җайланган тормыш тәртипләренең кисәк кенә бозылып куюы, 1914 елдан бирле уңышлы эшләп килгән «Белек» нәшриятының яңа хакимият тарафыннан конфискацияләнеп, дәүләт кулына күчүе, ниһаять, үз наширлегендә, үз мөхәррирлегендә чыгып килгән, ул вакытта татарча бердәнбер көлке журналы булган «Кармак»ның яшәүдән туктавы — болар, әлбәттә, әдипнең рухи халәтенә тискәре тәэсир итмичә калмаган. Әмма, намусы чиста кеше буларак, аннан да бигрәк, яңа хакимият вәгъдә иткән әлеге дә баягы «якты киләчәк»кә өмет итеп һәм егерменче еллар башында милли сәясәттә, милли дәүләтчелек юлында ирсшелгән кайбер уңай үзгәрешләрне күреп, М. Галәү дә ихластан «яңа, якты тормыш төзүчеләр» сафына басарга омтыла. Хәер, аны моңа тормыш үзе үк мәҗбүр итә: «Эшләмәгән — ашамый!» лозун- гысының иң популяр чагы - җан асрау өчен нинди юл белән булса да барыбер акчалы эш табарга кирәк. Ләкин даими эш табу мәсьәләсендә М. Галәүгә шактый гына кыенлыклар кичерергә туры килә. Егерменче еллардан ук тормышның барлык өлкәләрендә хөкем сөрә башлаган идеологах чикләүләр, һәр нәрсәне фәкать сыйнфый көрәш күзлегеннән генә карап бәяләү практикасы, ин беренче нәүбәттә, «иске заман», «буржуаз дәвер» зыялыларына фикер иясе кешеләренә, язучыларга, мәдәният эшлеклеләренә, белгечләргә каршы юнәлтелә. Гадәттә, алар «сыйнфый яктан ышанычсыз кешеләр» исемлегендә йөртеләләр. Аларны җаваплы эш урыннарына алмыйлар, алсалар да, озак тотмыйлар, берәр сәбәп табып, китәргә мәҗбүр итәләр. Моны Мәхмүт Галәүнең эш эзләп бер төбәктән икенче төбәккә күчеп йөрүләре мисалында да күрергә мөмкин. 1919 елда ул Башкортстан Мәгариф комиссариатының кантон бүлегендә хезмәт итсә, 1920 елны Оренбур губернасында һәм Мәскәүдә мәгариф, нәшриятлар системасында эшләп кала. «1921 елның көзендә, эшсез калып, яңадан Оренбургка кайттым һәм ачлык сәбәбеннән башкалар белән берлектә хосусый бер җитештерү артеле оештырып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр булдым, дип яза ул 1930 елда, үзенең хезмәт биографиясеннән мәгълүмат биреп. -1923 елда артель таратылгач, янә икенче бер хосусый ширкәт кибетенә эшкә кердем. 1924 елны бөтенләй эш табалмый уздырдым. 1925 елда Мәскәүгә күчеп, Центриздатта эшли башладым, анда Үзәк наборщиклар мәктәбе оештырып, асылда, аның мөдире вазифаларын башкардым. 1926 елдан алып бүгенге көнгәчә мин тагын эшсез. Ничек кирәк алай, ярым ач хәлдә көн кичерәмен...» Иң гаҗәбе шунда, «ярым ач хәлдә көн кичерүенә» карамастан, нәкъ менә шушы елларда М Галәүнең матур әдәбият өлкәсендәге нәтиҗәле иҗат эшчәнле- гс башлана. 1924 1930 еллар арасында гына да ул дистәдән артык хикәя, «Саламторханнар», «Пугач явы» исемле ике сәхнә әсәре һәм «Канлы тамгалар» исемле тарихи эпопеясен язып тәмамлый. Шул вакыт эчендә биш китабы дөнья күрә -икесе пьеса, өчесе хикәя җыентыклары. «Төеннәр» (Казан, 1928) һәм «Каяу» (Казан, 1927) җыентыкларыннан башкалары барысы да Мәскәүдә Цент- риздат нәшриятында басылалар. «Канлы тамгалар» эпопеясенең язмышы исә гыйбрәтле дә, аянычлы да. Ул дүрт китаптан торырга тиеш була. Автор алдан ук һәр китапның киңәйтелгән планын төзи, исемнәрен билгели. Бүгенге көндә дүрт китапның алдагы икесе генә безгә мәгълүм — алары да русча тәрҗемәләре аша гына. Русча басмаларында «Имн'тятяп»^) '’ алжиры” “n и““ ла“ а" бу ше роман алтмышынчы елларда ^мнап йлм, таржсма “™'“. “Ьолгаачыа еллар» һам «Маһажирлар» днтан исемнәр белән татар телендә ике тапкыр басылып чыкты. Мәхмүт Галәү үзенен хатыны Зәйнәп белән 1920 ел. Мәгълүм булганча, совет чоры әдәбият фәнендәге вульгар социологизм тарафдарлары егерменче елларның ахырларында М Галәү иҗатына бер-бер артлы һоҗүмнәр оештыралар, аңа «контр-революцнон фикерләр тарата торган буржуа болганчыгы» дип моһер салалар. Бу һөҗүмнәрнең нәтиҗәсе билгеле: әдипнең күп кенә әсәрләре, шул җөмләдән әлеге «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары, үз вакытында төп, асыл оригиналында матбугатка чыкмый калалар. М. Галәүнсң бу нахак гаепләүләрдән нинди кыенлыклар, нинди рухи газаплар кичерүен аның СССР Үзәк Башкарма Комитеты каршындагы Милләтләр советына һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советына адреслап 1930 елның 10 маенда язган ачынулы хатыннан күрергә мөмкин1 Машинка күчермәсендә 6 бит тәшкил иткән һәм 7 пункттан торган бу хатның алдагы өлешләрендә үзенең Октябрьгә кадәрге һәм Октябрьдән соңгы тормыш һәм хезмәт юлын, әдәби эшчәнлегеи, сәяси карашларын сөйләп чыкканнан соң. 5 иче пунктында ул менә нинди сүзләрне терки: «...Менә берничә ел инде, мин үземне нигщгдер аңлашылмаган, сихерлс-серлс бер түгәрәк эчендә калган итеп тоям. Җаваплы урыннарда утырзчы татар агайлары һәммәсе диярлек мине күрмәмешкә салыша; яззчы итси мине рәсми ташамыйлар, үткәндәге хезмәтләремнән баш чөерәләр, әсәрләремнен социаль әһәмиятен, мәкаләләремнең актуальлеген томаларга кыскасы, мине һәрничек читкә, арткы пляша чигерергә тырышалар. Шул сәбәпле мин даими психологик басым астында яшим. Ә бит мин гади ихтыяҗымнан аргык бернәрсәгә дә дәгъва итмим. Минем бердәнбер ихтыяҗым бер телем икмәк, яшәү хокхкы һәм башкалар кебек үк пролетар җәмгыяте файдасына хезмәт итү. Мен.» б) хокукларга мин тулысынча ия түгелмен. Үз белгечлегем буенча аппаратта эшләргә телим, хезмәтемне тәкъдим итәм торле сәбәп табып, кире каг алар, эшкә алырг а теләмиләр. Шул ук вакытта ботсн җир гә квалификацияле хезмәткәрләр җигешми дип чаң сугалар. Мәкалә язам, телдән һәммәсе ХУПЛЫЙ, мактый, фикере кичле, эзлекле, акпаль дин әйтә. г Хат русча язылган, монда тәрҗемәсе бирелә Оригиналы КПССнын Татарстан ОК архивын Vi (ф 15 таеп 325, сакл 6. 57. 66 65 67. 1930) Анын копиясен 60 нчыехзарда мин. фиркасе г кеше. Нил Юзиев аша алдырткан идем Р Д ләкин басмага кабул итми, кабул итсә дә, бастырып чыгармый һәм сәбәбен ачыктан-ачык сиздереп куя: янәсе, минем исемемне популярлаштырырга ярамый; яки бастырган очракта да, мәкалә темасы белән актуальлеген югалткач кына донья күрә. Әдәби әсәр язып тапшырам аны да әүвәл хуплаган, мактаган булалар, рецензиялиләр, нәшер итәр өчен чиратка куябыз дип ышандыралар, хәтта вак-тояк әҗерен дә түлиләр, әмма үз вакытында барыбер баегырып чыгармыйлар, шул юл белән мине яңа хезмәтләремне тәкъдим итү мөмкинлегеннән мәхрүм итәләр. Бер яки ике ел үткәннән сон нәшер ителсә дә, ул арада мин күтәргән тема каләм тоткан теләсә кем тарафыннан матбугатта инде чәйнәлеп беткән була. Нәшриятларнын мина булган мөнәсәбәтләрен күрсәтү өчен шундый фактшд мисалга китерү дә җитәдер: соңгы ике ел эчендә минем бер генә әсәремне дә матбугатка чыгара алганым юк. Ә шул ук вакыт эчендә бүтән язучыларның һәркайсы диярлек берничә җыенгык һәм элек гарәп хәрефендә басылган иске әсәрләрен яналиф язуында чыгарып өлгерде. VI. һәр урам чатында чаң сугып кычкыралар, революциядән сонгы татар әдәбияты кнн укучылар массасы таләбен канәгатьләндерерлек тулы канлы, унай эчтәлекле әсәрләр белән баемый, диләр. Ләкин миңа карата әлеге иптәшләрнен бу мәсьәләдәге эш-гамәлләре әйткән сүзләренә каршы килә. Менә җиденче ел инде мин социаль эчтәлекле зур бер роман өстендә эшлим. Каралама рәвешендә әсәр тәмамланган дияргә була, ә аның «Канлы тамгалар» исеме белән йөргән 25 басма табак күләмендәге беренче томы күптән басмага әзер. Абруйлы татар тәнкыйтьчеләре һәм әдәбият галимнәре һәммәсе диярлек романны укып чыгып, аны социаль мәгънәсе белән дә, сәнгатьчә дәрәҗәсе белән дә зур кыйммәткә ия әсәр дип бәяләделәр һәм тизрәк нәшер ителүен яклап чыктылар (язма рецензияләре кулымда бар). Мәсьәләнең гамәли чишелеше исә инде менә ике елдан артык сузыла килә. Политиздат редколлегиясе романны нәшер итәргә карар чыгарды (5 март, 29 ел), ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитегы каршындагы махсус әдәби кинәшмә дә 12 март 29 ел карары белән аны раслады. Ләкин Татиздатнын баш редакторы нпт. Әхмәтов Фәтхи, ышандырырлык һичнинди дәлилләр китермичә, романны басмага кабул итүдән катгый төстә баш тартты. Центриздат, әсәрнсн күләме канәгатьләндерми, артык зур дип, нәшер итүдән шулай ук баш тарта. Мин исә ачлы-ту клы хәлдә язуымны дәвам иттерәм. VII. Бу санап үтелгәннәр, минем уемча, мина билгесез һәм мина белгертелми торган ниндидер субъектив фнкер-аңламау яки Татарстандагы җаваплы урында утыручыларның бер өлешендә туган кнрә1сннән артык шикләнү, чиктән ашкан саклык күрсәтү нәтиҗәседер. Болаймы, тессләйме, моны ачыклау һәм төенне чишү кирәк. Бу хәлдә яшәргә, эшләргә һәм гаиләмне туйдырып торырга минем бүтән көчем калмады. Шуңа күрә үтенәм сездән, иптәшләр, минем бу хәлемне тикшереп ачыклау өчен тиешле боерык бирсәгез иде. Әгәр минем өстә үземә бөтенләй билгесез нинди дә булса «гөнаһлар» барлыгы ачылса, бу хакта мина әйтүегезне һәм бар эшкә тиешле юнәлеш бирүегезне сорыйм. Шулай иткәндә Сез миңа үз-үземне яхшырак танып белергә булышачаксыз. Ә инде алда санап үтелгәннәрдән тыш минем оста бүтән бернинди «гонаһ» эшләр юк икән, ул чакны, уйлыймын, мин Сездән түбәндәгеләрне сорарга хак- лымын: 1) минем намуслы һәм бернинди хилаф эшләр белән йөзен каралтмаган совет гражданнары җөмләсеннән булуым гурында махсус карар чыгарып, ул карарны «Эшче» (Мәскәү) һәм «Кызыл Татарстан» (Казан) гәзитәләрендә бастыруыгызны; 2) милли өлкәдә яки гому мҗәмәгатьчелек линиясе буенча мина даими хезмәт урынына урнашу мөмкинлегенә ярдәм итүегезне; 3) «Каплы тамгалар» исемле романымны баегырып чыгаруда мина чынлап торып ярдәм итүегезне; бер уңайдан, ВКП(б) өлкә комитеты каршындагы махсус кинәшмә карары булуга карамастан, Әхмәговнын бу романны баезырып чыгарудан казтый баш тартуының асыл сәбәбен ачыклавыгызны. Әлеге таләпләрне үтәвегез белән Сез мина тормыш бүләк итәсез. Кирәк булса, мин бу мәсьәләләр буенча аңлашу өчен шәхси әңгәмәгә дә әзермен; чакыруыгызны зур канәгатьлек һәм шатлык хисе белән кабул игәчәкмен. 10/V-30. М. Галәу». Бу ачынулы хатның беркадәр уңай нәтиҗәләре дә була, әлбәттә. Аерым алганда, «Канлы тамгалар»ның беренче ике томы, алда әйтелгәнчә, «Муть» һәм «Мухаджиры» дип исемләнеп, 1931 һәм 1934 елда Мәскәү нәшриятларында аерым китаплар булып басылып чыгалар. Аларның бсреичесенсн тәрҗемәсен торки телле әдәбиятларны русчага тәрҗемә итү өлкәсендәге хезмәтләре белән ул заманда ук исеме таныла башлаган язучы Гайшә Шәрипова (1901 1969) эшли, ә икенчесен автор үзе тәрҗемә итеп, соныннан аны рус әдәбиятчысы С Быстрицкая эшкәртеп чыга. «Эшкәрткәндә» һәм, гомумән, нәшрият хезмәткәрләре тарафыннан редакцияләнгәндә романнарның төп текстлары урыныурын ы белән кыскартылган Һәм оригиналларындагы кайбер милли үзенчәлекләре кыркыла төшкән булса кирәк. Моны «Мөһаҗирләр» романының татарча басмада сакланып калган өч өзеген («Чүлмәк тулгач» җыентыгы. Мәскәү, 1929) русча тәрҗемәләре белән чагыштырып караганда шактый ачык күрергә мөмкин. Шул ук 1934 елны Мәскәү язучылар ширкәте нәшриятында әдипнен, шулай ук үз тәрҗемәсендә, өченче, күләмле әсәре заман темасына багышланган һәм татар авылына 1917 ел алып килгән кискен үзгәрешләр фондында төрле катлау кешеләр арасындагы киеренке мөнәсәбәтләрне психологик планда тасвирлаган «Кабылсай» романы да дөнья күрә. Көндәлек матбугат битләрендә урнаштырылган берничә өземтәсен исәпләмәгәндә, бу әсәрнең дә татарча асыл оригиналы сакланмаган. Ә менә Казан белән, Татиздат җитәкчелеге белән хезмәттәшлек барыбер җайга салынмый, әдипнең хатта язган үтенеч һәм таләпләренең күбесе җавапсыз кала. Романнарының, башка әдәби әсәрләренең кулъязмалары бастыру өчен нәшриятка кат-кат тәкъдим ителсә дә, субъектив тәнкыйтькә яки, әдипнен үз тәгъбиренчә, «чиктән ашкан саклык күрсәтү»гә очрап, һәр юлы «төзәтү өчен» авторына кире кайтарыла. Шундый «кире кайтаруларының соңгыларыннан берсе 1936 елның ахырларында булган булса кирәк, бу хакта нәшрият җитәкчелегенең язма рәвештә теркәлгән рәсми боерыгы бар. Нәшриятның 1936 елгы боерыклар кенәгәсендәге бу боерыкны эчтәлегенә хилафлык булмасын өчен монда русча язылганыңча китерәм: Приказ № 145 но Государственному Издательству при СПК ТР «Татгосиздар» от 17/XII-36 г. Рукопись романа М. Галяу «Мохаджиры», представленная авюром по договору № 31, требует коренной переработки (основание репснгни г. Г. 1 а.тссва). Исходя из сего, рукопись «Мохаджиры» вернуib автору М. Галяу для переработки и считать рукопись принятой лишь после исправления автором на основе рецензии с последующим просмотром г лавредакпией. Управляющий Татт оенздатом (Мухсипов) М. Галәүнец алда телгә алынган хаты ахырында, кушымта сыйфатында, роман хакында язылган рецензияләрдән берничә озек китерелгән Рецензентлардан Мәхмүд Максуд, Шамил Госманов әсәрне тулаем яхшы дип табалар һәм басарга тәкъдим итәләр. Гомәр Гали исә, әсәр нәшер ителергә хаклы дию белән бергә, аны яңадан бер кат карап-төзәтеп чыгу зарурлыгын нскәртә һәм кеше типларына аерым вакыйгаларга автор үзенең социаль мөнәсәбәтен, карашын- снмпатияссн ачыграк белдерсә, әсәр отар, аиын сәнгатьчелек кыйммәте кимемәс иде дигән мәгънәдә нәтиҗә ясый, икенче төрле игеп әйткәндә, автор алдына пролеткультчылар, вульгар социологизм тарафдарлары алга сөргән бер үк таләпләрне куя Гомәр Галинең ул еллардагы иҗтимагый һәм әдәби абруеның зур булуын аның фикере белән исәпләшүләрен исәпкә алсак. М I алэү романнарының үз вакытында татарча чыкмый калуларына күпмедер дәрәҗәдә ул да гаепле түгелме икән дигән гөнаһлы фикер килә башка, рухы рәнҗемәсен Әдип үзенең рецензентлары, нәшрият җитәкчелеге һәм башка «яасрот тәнкыйтьчеләп» (М Мәһдиев пайбарәсс) кушканча әсәрен «төзәтергә, керешкән булгандырмы-юктырмы, анысы безгә билгесез Хәер, «төзәтергә., керешсә дә, влгерә алмагандыр, чонаи ул арада даһиютле 1И> ел оаги галап абырыла. тоталитар режимның тоеем тегермане «очлеаилар aiuan башлый Ул шгле , М.КЫЙП.ЧС кайсы автор дип талымлап тормый милли интеллигенциянең исеме күзгә ташланырдай һәр шәхесен берәмләп тә. уптым да таш капчыкка ^Ж^гә караганда, М Галаүнс Маскәүдәгс фатирында кулга алып, хөкем и^Р онен Кабаша кигерәләр Махсус киңәшмә (ОСО) 1937 елның 4 JSciwo6yna. НКВД биргән белешмә буенча, вафаты (атып утере .үе?) 1938 елныи 12 ноябрендә дип фараз кылына. Мәхмүт Галәүнең әдәби иҗаты, бигрәк тә «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары, вакыт сынавын үтеп, XX йөз татар әдәбиятының мөһим бер казанышы буларак бүгенге көндә мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнелә Шулай да әдип калдырган мирас бөтенләе белән тупланып беткән дип әйтеп булмый. Кулъязмалар хәлендә яки төрле гәзитәжурнал битләрендә чәчелеп яткан, моңа кадәрге җыентыкларына керми калган публицистика, тәнкыйди әсәрләр, фельетоннар күздән кичерелеп, аларның библиографик исемлеге төзелмәгән. Кызганычка каршы, әдипнең шәхси архивы да үзе белән бергә китеп югала. Ә анда матбугатка чыгуны көтеп яткан яңа әсәрләр дә шактый була. Кыскасы, яшь галим-голәмәгә Мәхмүт Галәүнең иҗат мирасы буенча да эзләнүләр мәйданы бик киң.

Реклама