Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Габдрахман Минский

(1906—1983) Габдрахман Мөхәммәт улы Минский кызыклы язмышлы язучыларның берсе. Ул 1906 елның 29 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә дөньяга килә. Төрле мәктәпләрдә белем алганнан сон, 1924 елда аның хезмәт эшчәнлеге башлана: уку йорты, клуб мөдирләре булып эшли, әдәбият-сәнгать түгәрәкләрендә катнаша, беренче пьесаларын яза башлый Егерме яшьлек Г. Минский 1926 елда Казанга аяк баса, театр техникумында укый. Ә инде 1928 елда аның берьюлы беренче өч китабы басылып чыга, Татар дәүләт академия театрында исә «Мансуровлар гаиләсе» дигән драмасы уйнала. Яшь язучы һ. Такташ, Г. Кутун кебек талантлы яшьләр белән аралаша, дуслаша. 1928 1930 елларда Г. Минский кызылармеец. Хәрби хезмәт тормышын сурәтләп «Шлем» дигән драма яза, ул да сәхнәләрдә куела 1932 1935 еллар. Г. Минский Чиләбсдә. «Төзү ударнигы» гәзитендә җаваплы сәркатип. 1936 1938 еллар. Г. Минский Мәскәүдә Бөтенсоюз дәүләт кинематография институты студенты. Сценарист дипломы алып, ул, Боек Ватан сугышы башланганчыга кадәр, Баку киностудиясендә эшли, сценарийлар яза. /Чның сценарийлары буенча икс документаль фильм һәм «Ватан улы» дигән нәфис фильм төшерелә. 1941 1946 еллар. Г Минский фронтта, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Аннары 1947 1951 елларда ул Советлар Союзы телеграф агентлыгының (ТАССның) Әзәрбайҗан бүлеге хезмәткәре була 1952 елда Г. Минский яңадан Казанга килә. 1957 елга кадәр «Чаян» журналында бүлек мөдире, 1957 1959 елларда Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1960 елдан ул тулысы белән язучылык хезмәтенә күчә. Г. Минский төрле жанрларда ижат иткән язучы: дистәләгән сәхнә әсәрләре, киносценарийлар, күпсанлы хикәяләр һәм берничә повесть аның ижади хезмәт җимешләре. Икс дистәдән артык китаплар авторы ул. Әдәбият өлквсеадөге хезмәтләре очен Г. Минский «Аеруча хезмәт күрсәткән очен» (1957) һәм «Почет билгесе» (1976) ордены белән бүләкләнә. Г Минский 1983 елның 26 мартында Казанда вафат була. Ул 1995 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы иде.