Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫЕЛГЫСЫЗ КОШ СЕРЕ

Асыл сүз үзе Ходай Тәгалә яраткан һәр җан иясенә барып ирешергә ашкынып торган серле бер кош булып тоела миңа. Безнең Мөслим халкы шул хикмәтле кошның канат җиленнән яралгандыр инде. Ягыбыз нинди — холкыбыз шундый: яратканны изү ертып аңлатабыз, җен чыккан чакларда теш кысабыз. Харрас Әюпнең шигырьләрен укыганда да әнә шулар хакында уйланам. Чын шагыйрь дөньяга килгәнне кем генә чамалый икән? Колынның Дө- лдел булып туганын сизәргә кирәк бит моның өчен. Харрас Әюпнең өр-яңа хисләр уятырдай шагыйрь булып үсәсев әтнәнисе дә күз алдына китермәгән, әлбәттә. Минем өчен күрше авыл егете ул. Заманында Түрешкә- минем туган авылым Яңа Сәетнең куе урманы аша атлы арба юлыннан гына теркелдәргә була иде. Түрешләр безнең бер генә Сабан туен да калдырмый иде ул чакларда. Шагыйрь безнең ул җыеннарны әле дә сагынып искә ала. Йомшак печән түшәлгән ат арбасында безнең югароч болынына килеп төшкәннәрен әле дә сагына. Кунакка килгән күрше авыл малайлары белән уйнарга, аларга үзебездә генә булган уеннарны күрсәтеп мактанырга ярата иде безнең Яңа Сәет малайлары. Харрас белән дә лапта сукканбыздыр. Булмыйча калмас. Бу шигырьләрне укыганда һаман бер хис күңелдән китмичә тора. Үтә дә таныш халәт түгелме соң, бу чабышкыларның әллә кайдан ук кайнар мышнавы, көрәш батырларының чи күкәйне итек башына бөреп ватулары... Шагыйрь бары тик минем авылны гына сурәтли сыман тоела. Кичке назлы Ай яктысына чумган черкиле чикләвек әрәмәләрендә гармун очына... Шунда егетләр белән кызлар ни хакындадыр пышылдашалар да тыенкы гына көлешеп алалар. Шуларның көлүенә пар булып Яңа Сәет сандугачы сайрарга тотына... Егетләр, абаганы сындырып алып, кызларның аякларына ябырылган черкиләрне куа... Менә шулай күз алдыма килә дә, Харрас тәмам минем авылдашым, күршем, хәтта газиз туганым сыман тоела башлый. Беләсегез килсә, үзенең туган як табигате өчен оялган, аның бүтән төбәкләрдән кайтыш булуына рәнҗегән каләмдәшләрем дә бар минем. Ә Харрас Әюпнең исә барлык шигъри гөлләре бары тик туган туфракта — телгә, гөлгә бай Мөслим туфрагында гына тугарылып, җәелеп үсә. Адәм баласы кая гына күченеп китсә дә, Туган Җире белән тоташтырган изге тамыр кала. Без аңа кендек белән береккән. Ярар, бераз тыңлап карагыз: «Кылычларың бер яктарак торсын, Гармуннары барда татарның...» « Ваклыклары өчен түгел. Җирне Аклыклары өчен яраттым». «...Дөньялыкка нинди хәлдә бирсә. Шулай алсын Ходай бу җанымны » «Безнең сөюләр дә яктыртачак Җирнең әле әллә кемнәрен...» һәм янә, Мөслимнәрнең ничек иттереп ярата белгәнен һәркем чамаласын өчен, Харрас Әюпнең тагын берничә Харрас Әюп ХӘТЕР ТАУЛАРЫННАН Авырткан җир Авырткан жир бәрелүчән була, Тагын бәрдек сине, милләтем! Чорга бәрдек, Игелексез чорга. Ничек түзәсеңдер син ятим. Наркотиклар кадамакчы сиңа. Чьи ып басып кемдер мөнбәргә. Күзләренә каран алдамакчы. Сөяк-фәлән юк шул телләрдә. юлын искә төшереп алыйм әле: «...Дөньяга мин сине эзләп килдем Эътәгәнем, шөкер, табып китам; Үтеп чыга алмас ут икәнсең.. Үземне мин утка ягып китам. Дөньяга мин сине эзләп килдем Эзләгәнем, шөкер, табып китәм Сон булса да. Өрфиядәй җанны Иңнәренә синең ябып китәм .» «Шмгыры ә анализ ясау» дигән ифрат та мәгънәсез сүз бар (Эчен ярып тикшергән кайсы да булса жан иясе исән калды микән?). Әгәр дә мин шушы шагыйрьнең дөньяга әйткәннәренә «анализ» ясый башласам, нишләргә тиеш булам инде? Димәк, мин тинтәк газиз туган якларыбызнын тал сыгылып торган чишмәләре чылтыравына, балачактан ук өстебездә әле моңлы, әле шомлы шаулап у гырг ан урманна- рыбызпың Ай керендсргән тынлыгына, тан алдыннан күл өсгенә сикереп чыгып чумган ялгыр балыкларга, карап торуга сай гына булып аккан, әмма табанын астыннан тере комны умырып кына ала торган изге Ык елгабызга «анализ» ясарга маташкан бер ахмак булыр илем. Чын шигырьне тикшереп тә, анлатып га булмый. Ихлас жанлы кеше гоя гына ала аны! Харрасның әле күптән түгел дөнья күргән китабын беренче тапкыр укып чыккач, мин үземне тан сызылып кына килгән чактагы йөгерек Ыкка чыклы чирәмне ера-ера uoiopen килеп чумгандай, тәмам сафланып ярга чыккандай хис иттем. Үзебезнең ике авыл арасындагы урман өстенә калыккан галәмәт зур Ай нурында беткәнче эреп, аулак аландагы хуш исле кибән төбендә йолдызлы күкнен чиксезлеге хакында иксез-чиксез уйларга талгандай булдым. «Син белдең бит Җирдә мин икәнне. Белдең бит син Айга карасым Тик белмәдең бугай карашымның Мәңгелеккә анда каласын. » Чын шигырьнең бер «начар» ягы бар йөрәкне әрнетә, жанны талый ул. Әмма шигырьдән әрнегән, шигырьдән талкынган жан тәмам сафлана, канат җилпергә кирәкле) сн дә онытканын искә төшереп, киерелеп канат җилпеп җибәрә. ...Харрасның күп кенә шигырьләре мина кара бер төндә ындыр аргына чы! ып, көзге озак яңгырлардан чыланган салкын, юеш, ялгыз шомырт кәүсәсенә мең төрле уйлардан янган кешенең маго ай терәп өзгәләнүен хәтерләтә. Шагыйрь кичергәннәрне сезгә дә кичерергә язсын. Сүзем матур булсын өчен генә әйтүем түгел. Изге Коръән дә пәйгамбәребезгә шигырь булып иңгән ләбаса! Укыгыз, җаныгыз пакьләнсен!