Логотип Казан Утлары
Публицистика

РОССИЯДӘ ҖИНАЯТЬЧЕЛЕКНЕ ҖИҢЕП БУЛЫРМЫ?

(СОЦИОЛОГИК УЙЛАНУЛАР)

Нариман Садри улы Фәтхуллин (1936) чыгышы белән Сембер ятыннан, Иске Кулаткы районыннан. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү университетының философия факультетын тәмамлаган. Фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, милиция полковнигы. Россия Федерациясе Эчке эшләр минисг р.тыг ынын Юридик институты Казан филиалында иҗшмагый-сәяси фәннәр кафедрасы начальнигы. Ике монографик хезмәт һәм дистәләгән мәкаләләр авторы. Фәнни эшчәнлегенсц тон юнәлеше җинаятьчелекне социологик яктан гикшереп өйрәнү. Журналыбызда дүртенче мәртәбә кашаша. Ашан бу хезмәте «Казан ут- лары»ныц 6 7 саннарында басылган Ә. Борһановныц «Кая бара бу Россия?» һәм Р. Вәгыйзовның «Татарстанда җинаятьчелеккә каршы корәш чаралары» дм-ән мәкаләләренә аваздаш. Н. С. Фәтхуллинга август аенда 60 яшь тулды. «Казан утлары» редакциясе галимне гомер бәйрәме белән котлый һәм фәнни-педагогмк эшчәнлегендә зур уңышларга ирешүен теләп кала. Умом Россию не понять... Федор ТЮТЧЕВ әзерге Россия дәүләтендә, шул исәптән Татарстаныбызда да, җинаятьчелек туктаусыз үсә бара. Илдә үзгәртеп кору чоры башланып, сәяси һәм икътисади реформалар барышында дәүләт җитәкчеләре бер-бер артлы ясаган тупас хаталар ул үсешне тагын да тизләтте, тирәнәйтте, котыл- 1 ысыз итте Бу күңелсез хәл җинаятьчелекнең барлык төрләренә до карый, әмма авыр җинаятьләр бигрәк тә кеше үтерүләр аеруча ешайдылар. Россиягә (таркалган СССРга) элгәре бөтенләй хас булмаган яңа тор җинаятьләр барлыкка килде, болар куркытып акча бирергә мәҗбүр итү рэкет, наркотиклар белән сәүдә ит) наркобизнес, акча түләтү максатыннан кешеләр урлау (хәтта бала Х ларны да!), сәяси яки башка максатларда заложниклар тотыклар алу һәм — иң яманы' бер гаепсез кешеләрне үтерү, төрле диверсияләр-шартлатулар оештыру террорчылык. Аннары акча түләп, заказ белән кеше үтертүләр дә соңгы елларда бик ишәеп китте, моңарчы без ишетеп тә белмәгән киллерлар— түләүле үтерүчеләр пәйда булды, һәм, ниһаять, җинаятьчел оешмалар һаман берләшә бара, алар дәүләт аппаратларына, хокук саклау органнарына да үтеп керә башладылар. Бу куркыныч күренешләр, һичшиксез, тирәнтен һәм махсус өйрәнүне сорый. Җәмгыятьнең куркынычсызлыгына янаучы, кешеләрнең хокукларын таптаучы һәртөрле законсыз күренешләрне тагын да күпләп санарга булыр иде. Хәзер без шәхескә карата җинаять кылуның көннән-көн шәфкатьсезләнә, рәхимсезләнә баруын күрәбез. Җинаятьче үз корбанын кешелексез рәвештә, садистларча ләззәтләнеп мәсхәрәлимыскыллый, бернинди әхлакка, шул исәптән, хәтта җинаятьчеләрнең язылмаган кануннарына да сыймый торган гамәлләргә бара. Шулай итеп, социаль тип буларак, җинаятьченең дә йөзе үзгәрә. Шуңа күрәдер дә, хәзер дөньяның төрле кыйтгаларындагы илләрдә «урыс мафиясе» дигән сүздән дер калтырап, куркып тора башладылар. Россиядә җинаятьчелекнең шулай тыелгысыз рәвештә үсә баруын нинди сәбәпләр аркасында дип, ничек итеп аңлатып бирергә соң? Сәбәпләре күз алдында илнең асты-өскә килгән заман, Россия дигән (СССР дисәк тә ярый) бөек империя таркала. Әмма бу җавап берьяклы гына булыр. Моннан тыш шундый сорау да туа: ә җинаятьчелекнең болай котырынып азуы озак дәвам итәрме? Ахыр чиктә ул безнең җәмгыятебезне ни-нәрсәләргә китереп җиткерер? Бу җимергеч процессны туктатырлык чын социаль көчләр һәм мөмкинлекләр бармы? Булса, ничек, ни рәвешле һәм нинди хак биреп туктатырга аны? Гаять авыр, тиз генә җавап биреп, чишеп булмаслык авыр сораулар... Мин, шушы мәсьәләләрне тикшерүче-өйрәнүче галим буларак та, гаилә башлыгы — балалар атасы буларак та, борчылып уйланам: балаларым-онык- ларым нинди дөньяда, нинди җәмгыятьтә яшәрләр соң? Хокук саклау органнарына бәйле махсус уку йортында эшләвем сәбәпле, мин һәр көнне әлеге явызлыкка каршы көрәшүче кешеләр белән күзгә-күз очрашып торам, аралашам. Алар белән фикер алышканда, әңгәмә корганда— гади сержантмы ул, полковникмы, яисә тикшерүчеме, судьямы — һаман да шул бер хакыйкатьне ачыкларга тырышам: җинаятьчелекнең болай азып китүе — вакытлы күренеш; ул тиз бер эзгә төшәр, кимүгә йөз тотар; кешеләр бер-берсен үтерүдән, талаудан, көчләүдән тыела башлар; урамнарыбыз тынычланыр, без курыкмый-шикләнми яши башларбыз... Мин әнә шундый фикерләр ишетергә телим. Ләкин, ни аяныч, әңгәмәдәшләремнең күпчелеге тирән төшенкелек хисе кичерәләр, өметләндерерлек сүзләр әйтмиләр. Әлбәттә, бу мәсьәлә фәнни нигездә өйрәнүне, дәлилле нигезләүләргә корылган тирән тикшеренүләрне таләп итә. Тормыш безнең алга китереп куйган мөһим сорауларга күпкырлы, җентекле хезмәтләр белән, мөмкин булган барлык ысул- алымнарны кулланып кына җавап таба алырбыздыр. Кызганычы шул мондый өйрәнү-тикшеренүләр бездә әле бары тик яралгы хәлендә генә. Бу нисбәттән табигый сорау да туа: башка илләрдә хәлләр ничегрәк тора икән? Алар да без кичерә торган газаплы-җафалы чорны кичерделәрме икән? һәм аннары ничегрәк котылдылар икән? Моннан ике ел элек миңа җинаятьчелеккә һәм наркобизнеска каршы көрәш мәсьәләләре буенча Санкт-Петербургта үткәрелгән халыкара фәшш-гамәли конференциядә катнашырга туры килгән иде. Анда Россиянең атаклы криминологы, Эчке эшләр министрлыгы Академиясе профессоры Г М Минковский чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында тыңлаучыларны, Россиядәге җинаятьчелекнең үсешеннән куркырга һәм өметсезлеккә бирелергә кирәкми дип, ышандырырга тырышты. Дәлил итеп күп кенә чит илләрдә җинаятьчелекнең бездәгедән шактый югары булуына басым ясады. Әмма, имеш, барыбер халык, үзенең киләчәге өчен курыкмыйча, исән-аман яшәп ята, балалар үстерә икән. Хөрмәтле профессорыбыз бу очракта бераз гына күзгә төтен җибәрде: җинаятьчелекнең үсеш динамикасын исәпкә алып, тирән анализ ясаудан, нигезле нәтиҗәләр чыгарудан баш тартты. Әйе, чынлап та, бүгенге Америка Кушма Штатларында җинаятьчелек зур, кайбер төр җинаятьләр буенча ул Россияне дә узып китә. Әмма эш шунда ки, җинаятьчелекнең ул югары дәрәҗәсе инде озак еллар дәвамында бер урында тора, ул үсми, арта бармый. Хокук саклау эшчән- леге дә анда шулай куелган — һәрбер төрле җинаятьләр контрольдә, күзәтү астында тотыла, аларга азарга ирек бирелми. Андагы икътисади-матди мөмкин- лскләр һәм тәртип сагында торучыларның үз эшләрен оста белеп башкарулары теге яки бу чайпалышларга юл куймый, ал арны шунда ук баса ала Анда көрәш һәм профилактик тәрбия чаралары җитәрлек, илнең 1ражданнары да законны, закон сагында торучыларны ихтирам итәләр. Кыскасы, тәрәккыяте алга киткән бай ил ул. Шул ук Г М. Минковский безне Россиядәге хәлләр өчен борчылмаска чакырып, Монголиядә җинаятьчелекнең бездәгедән өч мәртәбә артык икәнлеген әйтеп узды. һәрбер илнең үз язмышы, үз гореф-гадәтләре, үз үсеш дәрәҗәсе бар. һәм, шуңа нисбәтле рәвештә, җинаятьчелекнең нигезле үз сәбәпләрен дә эзләргә кирәктер. Россиядәге хәлләрне АКШ яки Италия, Колумбия яки Мексикадагы хәлләр белән чагыштырып, бер аршинга үлчи башласак, бер мәгънә дә чыкмас, хакыйкатьне таба алмабыз. Илләр беләи илләрне чагыштырганда җитәрлек логик дәлилләр булырга тиеш. Мәсәлән, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге БДБ илләренең күпчелегендә якын елларда җинаятьчелек Россиядәге тизлек белән яки аннан да тизрәк үсеш алыр дип юрау хаклы булыр. Чөнки ул илләр кичәге бердәм империя СССР составындагы союздаш республикалар иде һәм шунлыктан бертөрлерәк социаль-тарихи шартларда яшиләр иде Россия, дәүләт буларак, үзенең үсеш тарихында чын мәгънәсендә капиталистик илгә әверелә алмый калды. Аны, феодализм дәвереннән чыгып җитмәгән көенчә, егерменче гасыр башында ук рәттән өч революция кичерергә мәҗбүр иттеләр. Ничәмә-ничә гасырлар дәвамында тирә-күрше халыкларның җирләрен басып, үзләрен яулап- талап, биниһая зур булып күпергән-кабарган Россия империясе, күпчелек Европа илләреннән аермалы буларак, чын тәрәккыят ала алмады, чын цивилизацияле, алга киткән, укымышлы-бслсмлс ил булып җитлегергә өлгермәде Бер-бер артлы яулап алынган һәм СССРга мәҗбүри көчләп кушылган-укмаштырылган ил- дәүләтләр дә шул ук язмышка дучар булдылар. Урыс шагыйре Федор Тютчевның: «Умом Россию не понять...» дигән канатлы сүзләрен үзләренчә аңлатырга теләп, Россия өстснә иинидидер серлелек пәрдәсе эләргә омтылган «акыллыбашлар» элек тә күп булган, хәзер дә җитәрлек Теләгәндә, бу империянең урыслар үзләре яратып-горурланып әйткәнчә, «бүленмәс бердәм бөек Россиянең» асыл сыйфатларын акыл белән да аңларга була, хәзерге фәнни ачышлар белән дә расларга була. Ничәмә-ничә гасырлар буена урыс халкы үзен иксез-чиксез уңдырышлы җирләрнең, киск-җәнлекле, үтеп чыга алмаслык карурманнарның, балыкка-кош-кортка бай исәп-хисапсыз елга- күлләрнең-диңг езләрнең, меңәр еллык җир асты байлыкларының әзергә бәзер хуҗасы итеп тойды, шуны буыннан-буынга канына сеңдерде. Шул җирләрдә яшәүче халыкларны изде, колы итте, тамак хакына гына эшләтеп яшәтте Үзе исә яңадан-яңа яулау сугышлары белән мәшгул булды. Бу җинаятьчел сәясәт күп кенә аз санлы халыкларны бөтенләй юкка чыгуга китерде. Бүгенге җинаятьчелекнең үсеш тамырларын да әнә шул чорлардан ук эзләргә кирәк түгелме икән? Әйе, Россия империясендә иҗтимагый-сәяси дәүләт төзелеше, хокук һәм хокукый мөнәсәбәтләр, милек-мөлкәт төшенчәсе, хезмәткә булган карашлар Европа илләрендәгедән бөтенләй үзгә иделәр Сәяси тел белән әйткәндә биредә башка менталитет. Татар исә аны: «Пәри башка, җен башка!» дияр иде. Бу уңайдан, күптән түгел булып узган бер вакыйга искә төшә. Россиянең бүгенге җитәкчеләреннән берсе, Рязань якларында йөргәндә, авыл агаеннан сораган булып кылана: «Йә, нишлибез, Курил атауларын японнарга бирәбезме?» — янәсе. «Юк, юк! Бирмибез!» ди агай Җитәкчене дә, авыл агаен да мәсьәләнең икенче ягы бөтенләй кызыксындырмый Курил атауларындагы халык коточкыч шартларда баракларда, ачлыкялангачлыкта яши, аны төрле авырулар кыра... Хәзерге Европа кешесенең хокукый аңы россияннарныкыннан җир белән күк шикелле аерылып тора, чөнки аның аңы күпгасырлык тәрәккый-мәдәнн үсешләр аша социальнкътисади шартлар аша буыннан-буынга күчеп формалаша килгән Бу процесс һәр кешенең хосусый милеккә булган хокукын ныгыту-яклау юнәлешендә үскән, хокукый мөнәсәбәтләрне исә гадел законнар билгеле бер какшамас тәртипкә салган. Кабатлап әй гергә туры килә җир арты җирләр, халык арты халыклар яулап үскән-күпергән Россия империясенең нҗти.маг ый-дәүләт төзелеше тәсбихендә бер төймә капиталистик төймә җитми кала Нәкъ менә шуңа күрә дә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тәртипкә китереп, җайга салып торырлык хокукый институтлар юк (бу очракта «институтлар» төшенчәсен «иҗтимагый монәсәбэтләрнсн берәр өлкәсендә хокук нормалары барлыгы» дип аңларга кирәк), алар да үсеш ала алмый калган. Хәзер без һәркайда хокукый аң үсешенең юк дәрәҗәсендә «юылып беткән» булуын, ягъни хокукларны танымау хокукый нигилизм күренешләрен, чикләнмәгән хокуксызлык гамәлләрен күрәбез икән - бер дә гаҗәп түгел. Җәмәгать тәртибе сагында торучылар белә: хәлләрнең болай начараеп китүе, законсызлык һәм чикләнмәгән криминаль процесслар бигрәк тә совет дәүләте таркалганнан соң башланды. Билгеле булганча, СССРның Сталин заманнарындагы үсеше чорында дәүләтнең социаль-сәяси кармавычлары җәмгыятьнең һәр күзәнәген кармаптикшереп торалар иде Юрист галим Г. П. Федотов бу хакта, «...дәүләт органнары кешеләрнең торакларындагы һәр почмакны, күңелләрендәге һәр тирбәнешне үз күзәтүе астында тотып килделәр», дип яза. Ил халкының бөтен тормышы, үз-үзен тотышы әнә шундый гомумкүләм тоталь күзәтү астында булганга күрә, ул вакытларда хокук бозу һәм җинаятьчелек чагыштырмача түбән дәрәҗәдә иде. Икенче бер галим В. В. Лунеев исә болай яза: «Хокукка кагылышлы барлык гамәлләр дәүләтнең һәртөрле хокукларын, аерым алганда, шәхес хокукларыннан өстенлеге, аның законлаштырылган беренчеллеге белән билгеләнә, шуңа нигезләнә; ә оештыру эшләре хәзер яманаты чыккан демократик централизмга таяна иде, «демократик» дигәне биредә тышкы бизәк кенә булып, хакимиятнең барысын да колачлаган каты централизмы — һәрнәрсәне үзәкләштерүе бу тәгълиматның төп эчтәлеген тәшкил итә иде». Социаль күзәтүнең бар нәрсәне тикшереп белеп торуның барлык җепләре бер үзәккә тупланганлыктан, киң катлам халык үзе исә андый вазифалар башкарырлык иҗтимагый хокук нормаларыннан мәхрүм ителгән «шөреп» кенә иде. Ахыр чиктә нәрсә килеп чыкты соң? Дәүләт тарафыннан шулай күзәтүнең тоталь формалары йомшара төшү белән, илленче еллар уртасыннан илдә җинаятьчелек туктаусыз үсә бара һәм ул 1991 елга инде алты мәртәбә артты. Менә шулай! Партократия система җимерелеп, КПСС таратылгач, аннары СССР да таркалгач, җәмгыять иҗтимагый мөнәсәбәтләрне тәртипкә-җайга салып торучы мөмкинлекләрсез калды. Приватизацияләштерү дигән сылтау белән дәүләт милке юкка чыгарылды, төрле дәрәҗәдәге түрәләр арасында коррупция-ришвәтчелек чәчәк ата башлады Юридик фәннәр докторы, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре, генерал В. С. Овчинниковның әйтүенә караганда, куркытып-көчләп акча таләп итү һәм ришвәтчелекнең туксан сигез проценты (!) рәсми урыннарда утыручы түрәләр тарафыннан эшләнә икән. Әзерлексез башланган «демократик реформаларның» ачы җимешләре бу. Җәмгыятьне алай үзгәртеп коруга тотынудан элек, ул реформаларны башкарып чыгарлык һәм җайга салырлык махсус чаралар оештыру мәгъкуль иде. Барысы да әзерлексез башланганга күрә, күпчелек матур уй-гамәлләр тормышка аша алмады, җимерелеп-коелып төште. Бер селтәнү белән КПССны юкка чыгару, шул рәвешле үзәкләштерелгән идарә итүне таркатып ташлау асылда илгә- халыкка хыянәт итү иде. Инде түбәндәге нәтиҗәләргә килергә була. Беренчесе. Җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм профилактик тәрбия эшендә, фән теле белән әйтсәк, субъектны югалту килеп чыкты. Көрәш субъекты һәрвакыт объекттан анык аерым торырга тиеш. Ягъни бер якта дәүләтнең хокук саклау органнары, законнар иҗат итү, хокук тәртибен тәэмин итүче матди көчләр була. Болар, бердәй булып, субъектка каршы, ягъни закон бозучыларга, җинаятьчеләргә каршы көрәшергә, аларны эзләп табарга, кулга алырга, законлы җәзасын бирергә тиешләр. Хәзер исә менә шушы кара-каршы тору халәтенең диалектикасы бозылды. Субъект белән объект үрелеп үсә башлады Хокук саклау органнарына һәртөрле явыз ниятле, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы шәхесләр үтеп керә. Хокук саклау органнары үзләре дә төрле басым ясаулардан йо.мшап төшә, һәртөрле яшерен сөйләшүләргә, законсыз элемтәләргә барырга әзер тора. Эчке эшләр органнарында кадрларның алмашынып торуы, эштән китүләр бик ешайды Әлбәттә, җитәкчелек һәртөрле намуссыз бәндәләрдән котылырга тырыша, үз хезмәткәрләренең закон бозуларына каршы аяусыз көрәшә. Ләкин башка сәбәпләр белән эштән китүчеләр дә байтак. Берәүләр милициядә эшләүнең авырлыгына түзә алмый, икенчеләренә тәвәккәллек һәм кыюлык җитенкерәми. Хезмәт хакы да, башка тармаклардагыдан чагыштырмача югарырак булса да, ул хезмәттә сарыф ителгән көчкә бәрабәр түгел әле. Милиция органнарыннан эшкә чын күңелдән бирелгән, ин тәҗрибәле белгечләрнең китүе бигрәк тә аяныч. Алар милиция эшчәнлегенә үтеп кергән законсыз- лыклар белей килешә алмыйлар, коррупция сазлыгына баткан сат чык түрәләр басымына да, җинаятьчел оешмалар басымына да бирешергә теләмиләр шуңа китәләр, һәм шунысын да әйтергә кирәк, бу тәҗрибәле-белемле профессионалларны шунда ук төрле фирмалар, акционерлык оешмалары, сәүдәгәрләр һ б. үзләренә чакырып ала, зур акчалар тәкъдим итә. Кызганычы шул, законнарны яхшы белүче, тәҗрибәле бу кешеләрнең күпчелеге элек җәмгыятьтәге хокук бозуларга каршы көрәшкән булса, хәзер инде үзе хезмәт иткән фирманың мәнфәгате өчен төрле хокук бозуларны оештыра башлый. Дәүләт хәзер Эчке эшләр министрлыгын югары юридик белемле белгечләр хисабына тулыландырырга кирәклеген аңлый башлады һәм шул мөмкинекләрне эзли шикелле. Шундый максаттан чыгып, яңа уку йортлары да ачыла башладылар. Мисалга РФ Эчке эшләр министрлыгының Юридик институты Казан филиалы ачылуны да китерергә мөмкин. Әмма шунысы бар, югары дәрәҗәдәге белгеч дигән төшенчә ул әле хокук белемнәренә ия булган һәм шул белемнәрен куллана ала торган шәхес кенә дигән сүз түгел, ул шәхес дәүләт ки арылыгында фикер йөртә белергә һәм дәүләт мәнфәгатьләренә тулысынча турылыклы булырга да тиеш. Халык телендәге милиционер ул дәүләт кешесе. Аның әхлакый сыйфатлары да тотрыклы-нык, сатылмас-хыянәт итмәс, кыю һәм тәвәккәл төшенчәләр белән генә билгеләнә ала. һәр милиция хезмәткәренең шундый сыйфатларга ия булуын ничек тәэмин итәргә сон? Моның өчен бик күп мәсьәләләрне хәл итү сорала. Милиция органнарына яңа кадрлар сайлаганда аларның социаль чыгышларын да белергә, аны җиде кат җиз иләктән үткәреп, конкурс-ярыш шартларында алырга кирәк. Аннары, эшлекле сыйфатларына карап, аны вакытында үстерә дә белү мөһим. Икенчесе. Татарстан Дәүләт Советында эчке эшләр органнарының, шул уңайдан иң элек милициянең эшчәнлегсн яхшырту мәсьәләләре буенча кайнар бәхәсләр барганы хәтердә калган. Кайсы гына мәсьәләгә кагылмасыннар, сүз матди чараларның җитәрлек булмавына килеп терәлә. Үзеннән-үзс шундый сорау туа: җинаятьчелекне җиңү өчен күпме хак түләргә кирәк икән? Туп-туры әйтик ил-дәүләтнең андый байлыгы юк. Җинаятьчелеккә каршы көрәштә АКШтагы шикелле итеп иркенләп, кыю һәм нәтиҗәле гамәлләр Россиянең хәленнән кил- мәстәй авырлар алар. Ул таланган, ул ярлы-хәерче ил. АКШта шымчылар тоту өчен генә дә безнең илдә бөтен хокук саклау органнарына тотылган кадәрдән күбрәк суммалар тотыла. Әмма эш бит әле вакытында тиешле чыгымнарны бүлеп бирү белән генә дә бетми. Әйтик, безнең Татарстаныбыз Президенты, искиткеч зирәклек күрсәтеп, ул чыгымнарны ике-оч мәртәбә арттырырга мөмкинлек тапты, ди. Хәлләр күпкә яхшырачак, әлбәттә. Әмма җинаятьчелекне тулысынча җиңү очен димик, аны сизелерлек киметү өчен генә дә хокук саклау органнарына кагылмаган бик күп башка мәсьәләләрне хәл итү кирәк булачак Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев 1993 елда «Җинаятьчелеккә каршы корәш буенча гадәттән тыш чаралар турында» Указ да чыгарды. Анык нигезендә, һичшиксез, зур уңай эшләр эшләнде Бу Указ гамәлдәге конституциябезгә каршы килеп, чарасызлыктан кабул ителгән булса да, нәтиҗәсез калмады. Аннары Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасында җинаятьчелеккә һәм башка хокук бозуларга каршы көрәшне җайга салу турында килешүләргә кул куепды. Ул да матур нәтиҗәләр биреп килә. Хәтта, Татарстан тәҗрибәсен өйрәнгәннән соң, Россия Президенты Б. Н. Ельцин да шундый Указ чыгарырга мәҗбүр булды. Ләкин бу чараларга карап кына ил-дәүләттә җинаятьчелеккә ышанычлы киртә куелды дип һич тә әйтеп булмый әле. Илдәю эшссзлекнен арта баруы урамнарга көн саен яңаданяна кешеләрне, шул исәптән яшьләрне дә чыгарып ташлый Сүз дә юк, аларның бер өлешен оешкан җинаятьчелек үзенә тартачак, бер өлеше исә җинаятьчелекнең иң аскы катына төшәчәк: бакча йортлары басу, вак-тояк караклык, хулиганлык һ. б шундый җинаятьләрдә арта барачак Болар янына Россиядәге чамасыз эчкечелекне дә, соңгы елларда урын алган наркоманлыкны да өстәргә кирәктер. Юриспруденция фәнендә бер төшенчә бар җинаятьчелектәге сан чиге төшенчәсе Әгәр дә ул тиешле бер дәрәҗәдән артып китсә, буйсындырып-тыеп булмаслык хәлләр дә килеп чьи арга мөмкин. Дәлил итеп шундый мисал китерергә була кибетләрдә теге яки бу товарның җитенкерәмәве дүрт кенә процентка төшсә дә (ә аны сәүдә эшенә кереп оялаган җинаятьчел төркемнәр оештыралар), халык арасында тәшвиш-паника башлана, кибет киштәләреннән еллар буе сатыт- мый яткан һич кирәксез товарларны да себереп алып бетерәләр Безнең илдә мондый хәлләрнең шырпы-тоздан башлап спиртлы эчемлекләргә кадәр бер генә тапкыр булмаганын һәркем белә. Тагын бер чагыштыру: теләсә кайсы ил-дәүләттә эшсезләр саны бнш-алты процентка артып киткән очракта җәмгыятькә җимергеч зыян китерердәй яңа дулкыннар хәрәкәтләнә башлый. Җинаятьчелекнең әнә шул без телгә алган сан чиге артып китсә, ул хокук саклау мәсьәләләре генә булып калмый, ә социаль-сәяси мәсьәләләргә әверелә. Юридик фәнни әдәбият шул карашта тора. Әмма, безнең уйлавыбызча, хокук тәртибе һәм законлылык һәр җәмгыятьтә баштан ук социаль-сәяси, дәүләт күләмендәге мәсьәлә булып каралырга тиештер, һәм биредә аны ачык аерып күрсәтергә кирәк: кайсы бурычлар эчке эшләр органнарына карый, кайсылары закон чыгаручы депутатлар өстенә йөкләнә, ә кайсылары шуларны тормышка ашыручылар җаваплылыгында кала. Көндәлек тормыштагы чынбарлык һәр көнне диярлек катлауланып тора, аны гамәлдәге законнарга гына сыйдырып бетереп булмый. Бик күп җинаятьчел эшләрне хәл итүдә ачыклык булмау милиция, прокуратура, судларның кулын бәйли; вакытында тиешле законнар кабул ителмәү аркасында, алар нәтиҗәле чаралар күрә алмый. Бу хәл бер безнең илдә генә түгел, ул төрле дәрәҗәдә башка илләрдә дә очрап тора. Шунлыктан, закон бозучылар һәрвакытта да тиешле җәзаларын алмыйлар. Җинаятьчелекнең социологик шартларын тикшерүче америка галиме Э. Шур теге яки бу җинаятьләрне «йомып калдыру» очракларын өйрәнгән. Аның мәгълүматлары мондый, җинаятьчеләре кулга алынса да, полиция фаш иткән җинаятьләрнең барысы да тикшерелеп бетми; кулга алынучыларның һәрберсе дә суд җаваплылыгына тартылмый; судка тартылган очракта да, һәр суд эше гаепләү белән тәмамланмый; гаепләнеп хөкем карары чыгарылган җинаятьчеләрнең дә барысы да төрмәгә утыртылмый. Нәкъ шундый ук тикшеренүләрне өстәрәк без телгә алган В В. Лунеев та үткәрә. Ул Россиядә бүгенге көндә суд җаваплылыгына тартылган җинаятьчеләрнең бары тик дүрттән берсенә генә тиешле хөкем җәзасы бирелә, дигән фикергә килә. Ә инде иң югары җәзага — үлемгә хөкем итүне хәзер бөтенләй алып ташларга кирәк, дигән карашлар белән һич килешәсе килми. Россиядә көн саен кеше үтерүләр булып торганда, бу чарага барырга ярамаганлыгы ачык бит, югыйсә. Э. Шур һәм В. Лунеев бервакыттарак уртак нәтиҗәләргә килсәләр дә, сәбәпләре төрле, әлбәттә. Милиция, эзәрлекләү һәм тикшерү хезмәткәрләре зур киеренкелек белән эшлиләр, шуннан да артыгы аларның хәлләреннән килми. Судлар да шул кадәр күп җинаять эшләре ташкынын тиз генә ерып чыга алмыйлар Төрмәләр һәм тикшерү изоляторлары җинаятьчеләр белән тулып ашкан. Шунлыктан, бик җитди жинаятьләрне дә, вак-төяк дип исәпләп, тизрәк суд эше кузгатуны ябарга тырышалар. Мәсәлән, корбанына авыр тән җәрәхәтләре ясаган җинаятьчене хәзер сш кына «вак хулиганлык» дип кенә иреккә чыгарып җибәрәләр. Милиция, прокуратура һәм суд хезмәткәрләрен җинаятьчел оешмалар йә куркытып, йә сатып алу очраклары да бик ешайды. Телефоннан шалтыратып янаулар, дисеңме, судьяны: «Бу җинаять эшен фәлән статья буенча гына карагыз...» — дип сатып алырга тырышулар, дисеңме, адвокатка «зур гонарар» төртүләр, дисеңме— хәзер болар барысы да артып ашкан. Адвокатлар эшчәнлегенә аерым тукталып үтү кирәктер. Хокукый дәүләт төзү, Россия законнарын гуманлаштыру — кешелеклерәк итү дигән максатлар суд эшләрендә адвокатларның дәрәҗәсен-абруен арттыру өчен эшләнгән кебек иде. Чынлыкта исә алай булып чыкмады. Хәзер адвокат урынын яулап алу җиңел түгел, чөнки ул бик төшемле һөнәр. Әлбәттә, барлык адвокатлар да сатлык түгел, араларында намуслылары да байтак Әмма, шул ук вакытта, аларга зур хокуклар бирелеп, эшчәнлек иреге белән дә ныгытылганнан соң, суд барышында теге яки бу җинаятьченең язмышын үзләренчә хәл итү, аны котылгысыз җәзадан коткарып калу мөмкинлекләре дә туа. Адвокатларның күпчелеге судьялар белән яхшы мөнәсәбәттә, судьялар исә, үз чиратларында, теге яки бу адвокатның элемтәләрен, эшчәнлек сыйфатларын яхшы белеп тора. Шул рәвешле, әйбәт түләнгән гонорар хисабына алар бср-берсс белән килешеп эшли башлыйлар. Ә җинаятьчел төркемнәр аларның тегесен дә, бусын да үз ягына аудару җаен таба. Ә инде Россиядә тырышып-тырмашып присяжныйлар суды (ягъни хакыйкатькә һәм законга турылыклы булырга ант бирүче кешеләр) кертергә тырышу бигрәк тә сәер. Вәхшилектән, наданлыктан чыгып җитмәгән илдә шуны эшләргә мөмкинме соң?! Соңгы елларда уйланып-эшләнеп җитмәгән законнарның күпләп чыгуы, аларның хәтта кайбер очракларда бер-бсрсенә каршы килүе җинаятьче төрксм- . нәргә рәхәтләнеп яшәргә мөмкинлекләр ачты. Мәсәлән, М. С. Горбачев заманында ук шәхси эшмәкәрлек турында кабул ителгән закон шундыйларның берсе булды. Нәтиҗәдә хәйләкәр эшмәкәрләр дәүләт оешмаларын рәхимсез талый башладылар. Икенче «тарихи факт» шул иде: «тыелмаган һәр нәрсәгә рөхсәт», имеш. Бу, әлбәттә, дәүләт җитәкчеләренең ил-халык алдында җавапсызлыгын күрсәткән бер эш. Бу гамәлләрдә төп ике шарт исәпкә алынмаган иде. Беренчесе Россия законнары бервакытта да дөнья таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә эшләнмәгән, алар буталчык хәлдә. Икенчесе Россия халкының хокукый аңы һәрвакытта да бары тик үзенең тар мәнфәгатьләре ягына таба гына юнәлдерелгән булуында, «һәр нәрсәгә рөхсәт» дигән сүзләргә төренеп, әлегә кадәр «күләгәдә яткан» җинаятьчел икътисад мәйданга чыкты һәм дәүләт оешмалары белән үрелеп берләшә башлады. Биредә инде Явлинский, Гайдар, Чубайсларның «эшчәнлегс» бала-чага уены булып кына калды Дәүләт икътисады тулысынча җимерелде һәм ул унбер ел дәвамында аякка баса алмый. Оешкан җинаятьчелек ил хуҗалыгының һәр күзәнәгенә үтеп керде, аны «ашый» башлады. «Комсомольская правда» газеты күзәтчесе П. Вощанов илдәге нефть-газ җитештерү тармагын тикшереп чыга һәм шундый нәтиҗәгә килә: җинаятьчел көчләр рөхсәтеннән башка бер генә цистерна нефтьне дә ала алмыйсың. Өстә министрлыкларда утырган түрәләр ярдәме белән бүгенге «рәхим- шәфкатьсез егетләр» («крутые парни») нефтькә-газга бәяләрне дә үзләре куя һәм сата икән. Рәсми дәүләт оешмалары вәкилләренең шул җинаятьчел төркемнәргә керүсберләшүе дигән төшенчә безнең гамәлдәге «Җинаятьләр кодексы»нда юк Оешкан җинаятьчелеккә бирелгән аңлатма-төшенчә дә һаман исксчә кала бирә. Оешкан җинаятьчелек үсеше алга киткән тәрәккыятле илләрдә (әйтик, АКШта, Италиядә һ. б.) ул, кагыйдә буларак, үзенә күрә өч катлы бәлеш-бөккәи шикеллерәк була икән. Россиядәге бу «бәлеш-бөккәнне» шулай ук өч һәм хәтта дүрт катлы итеп күз алдына китерәләр. Мәсәлән, җәмгыять белеме буенча танылган галим А. Бутенко аны болай асра беренче кат эшмәкәр, икенчесе алыпсатар, өченчесе финанс эшлеклесс, дүртенчесе сәясәтче (соңгысы киң мәгънәдә алганда, ул дәүләт аппаратындагы берәр түрә). П. Вощанов исә «бәлеш-бөккәнне» үзенчәрәк бүлә: сәясәтчеләр, эшмәкәрләр һәм бандитлар. Бандитларны, үз чиратында, «авторитетлар» (ягъни башлыкларга), урта катламга һәм иң түбәндә «төптә ятканнарга» аерып күрсәтә Чит илләрдә дәүләт оешмаларындагы хезмәткәрләрне сш кына бер «эш» майтару өчен генә сатып алалар. Җинаятьчел эшкә кат-кат катнашкан очракта да, ул барыбер мафиоз төркем әгъзасы булып санала алмый. Кирәге беткәч, аны юк итәләр. Ә бездә исә икътисади җинаятьләргә тартылган андый шәхесләр даими рәвештә «үз кешеләренә» генә хезмәт итә Хәтта шундый кагыйдә дә бар минем кешемне минем рөхсәтемнән башка беркем дә үзенә хезмәт иттер.» алмый Чит илләрдә әгәр дә берәр министрның яки конгрессменның (безнеңчә, депутатның) җинаятьчел дөнья белән бәйләнеше ачылса, аның карьерасына шунда ук чик куела, ул эшеннән китәргә мәҗбүр була һәм хәтта суд җавап- лылыгыиа тартыла Ә бездә нсә «бәлеш-бөккәннең» бу катламына, татарча әйтсәк, суд та юк.. В. Лунесв: «Югары даирәләрдәге берәрсенсң җинаятьчел эшләре фаш ителү күбесенчә кагыйдәдән чыгарма рәвешендә генә була һәм ул төрле торксм- кланнарның үзара көрәшен чыгарып селки торган бер чара гына, сш кына «буялган шәхестән» үз вакытында котылу юлы гына Эш судка барып җитсә дә, ул «судан коры чыга» һәм тизрәк берәр «җылы урынга» эшкә урнаша», дип яза Бу хәлләргә һич гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки демократик булмаган социаль системаларда, Россия нәкъ шундый дәүләтләргә тартыла, хокук саклау органнары һәм судлар тулысынча югары даирәләргә бәйле һәм үз эшчәилск- ләрендә законга гына таяна алмыйлар Алай гына да түгел, идарә итүче элитар төркемнең бер өлеше үзләренә кагылгысыз хокуклар ала (дәүләт думасы депутатлары һәм кайбер җитәкчеләр) Җинаятьчел шәхесләр дә, әгәр җитәрлек байлыгы һәм элемтә-бәйләнешләре булса, депутатлыкка сайлана һәм шундый ук хокук ала ала (М. Мавроди мисалы). Оешкан җинаятьчелек безнең заманның бер билгесе ул. Шунысы кызганыч профессионал җинаятьчеләр үзләренең позицияләрен ныгытканнан-ныгы- та баралар, сәяси хакимият арасына да күбрәк үтеп керәләр Моның нәтиҗәләре бик куркыныч һәм җитди булачак Бу дәүләткә каршы җинаять дигән сүз. «Балык башыннан чери»,—ди халык. В. Лунесв болай яза: «Җинаятьчелек дәрәҗәсе сәяси һәм идарә итүче даирәләрнең әхлакый-хокукый нигезләре белән шундый тыгыз бәйләнгән ки, җинаятьчелек аза барган саен, идарәче даирәләр дә аза бара һәм, киресенчә идарәче даирәләр аза барган саен, теге яки бу илнең халкы да аза бара. Теоретик криминология фәне, акрынлык белән булса да, иске догма-төшенчәләрдән арына килә. СССРда җинаятьчелек «капитализм калдыклары» ул, дип кенә аңлатыла иде бит. Моннан да куркыныч саташтыру-буташтыруны һәм спекулятив карашны унлап табарга да кирәк Кызганыч, бу догмалар күп кенә «акыллыбашлар»да, шул исәптән зур хакимият түрәләрендә дә, әле булса сакланып килә. Берничә ел элек республикабыз җитәкчеләренең бер бәхәсендә катнашырга туры килгән иде. Сүз Татарстанның суверенитетын-бәйсезлеген ныгыту турында барды. Аңа кайсы яктан, нинди куркыныч яный? Капма-каршы фикерләр чар- палашты. Берәүләр куркынычны «сулдан» милләтчеләрдән (Ф Бәйрәмова, «Азатлык» берләшмәсе һ. б.) эзләделәр, икенчеләре исә, киресенчә, «уңнардан» (Михайлов, Штанин һ. б.) күрделәр. Безнеңчә, Татарстанның суверенитетына чын куркыныч оешкан җинаятьчелектән килә, шул республиканың бәйсезлегенә яный. Җинаятьчелек һәрвакыт милләтләрдән өстен тора, аның милләте юк. Безнең демократик үсешебезнең, киләчәгебезнең иң төп дошманы шул. Россиядә яшәүче халыклар белән нәрсә булып бетәр, аларны нинди язмыш көтә, ил-дәүләт кая таба бара? Галим А. Бутенко: «Мафия Россиядә яшәп килгән иҗтимагыйсәяси системаның бөтен тәненә-кузәнәкләренә таралган коточкыч рак авыруы яман шеш ул. Оешкан җинаятьчелек хәзерге дәүләт төзелешен үзенә яраклаштырып төзи»,— дип яза. П. Вощанов белән В. Лунеев та шул фикерләрне алга сөрәләр. Шулай да мин төрле ил һәм халыкларда җинаятьчелек - сыйфат ягыннан да, сан ягыннан да төрлечә чагыла, дигән фикердә торам. Аңа каршы көрәш халыкларның гасырлар буена тупланган гореф-гадәтләр, әхлак нигезләре аша, аның менталитеты аша алып барыла. Мәсәлән, күп кенә мөселман дәүләтләрендә каракларның кулларын кисеп, базарларга чыгарып эләләр. Россиягә килсәк, андагы җинаятьчелек тамырлары, югарыда әйткәнебезчә, мең елларга сузыла. Бу аның «аерым казанышы». Җинаятьчелекне чын уңай реформаларга нигезләнгән тәрәккый үсеш аша гына җиңәргә мөмкин. Социаль организм күзәнәкләрен «яман шештән» бары тик шулай гына савыктырып була. Моның исә бер генә юлы бар — иң әүвәл империя амбицияләреннән котылырга кирәк Республикаларда, барлык өлкә-крайларда яшәүче халыкларның яңарыш кичерүе мөһим. Россиянең тәрәккыяте бар тик федерализмнан кон- федерализмга бару юлыннан гына булырга тиеш. Гасырлар буена бастырылып килгән эреле-ваклы милләтхалыкларга күбрәк азатлык, күбрәк бәйсезлек биргәндә генә аларның социаль җегәре уяначак Бу урыс халкының үзенә дә карый. Гомуми социаль савыгу юлы белән генә җинаятьчелекне җиңеп булачак, моңа шигебез юк. Эш бары тик уңай үсеш процессларының нинди адымнар белән, нинди тизлектә баруында гына тора. Мин туган Татарстанымның кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшим, башка якташларым-ватандашларым кебек үк, язмышымны республикам язмышыннан аерып карамыйм. Барлык республикаларга кирәк булган шикелле, Татарстанга да суверенитет кирәк, күбрәк дәүләтчелек кирәк. Демократия һәм ирекле тормыш өчен кирәк ул. Оешкан җинаятьчелектән һәм башка төрле кабахәтләрдән арыныр өчен кирәк.