Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘТЕР ТАУЛАРЫННАН

Авырткан җир Авырткан жир бәрелүчән була, Тагын бәрдек сине, милләтем! Чорга бәрдек, Игелексез чорга. Ничек түзәсеңдер син ятим. Наркотиклар кадамакчы сиңа. Чьи ып басып кемдер мөнбәргә. Күзләренә каран алдамакчы. Сөяк-фәлән юк шул телләрдә.Авырткан җир бәрелүчән була... Бу юлы да саклый алмадык. Сизмәмешкә күпләр салындылар, Дәрәҗәгә, малга алданып. Мәнсезлекнең аның милләте юк, Кемдер бәрә— халык сызлана: Башкаенда йөрер йөз төрле уй, Йөрәгендә сыкрар йөз яра. Замананың башы авыртмый шул... Булмаган баш ничек авыртсын! Барсына да эндәшмичә түзгән — Без бу чаклы нинди халык соң?! Әллә халык, әллә кара сарык: Тел—йозакта, язмыш — киртәдә. Авырткан җир бәрелүчән була,— Кая бәрелербез иртәгә? Йа илаһым!.. Онытыламыни кечкенәдән Колагыңа кергән: — Йа илаһым!..— Аптыраган әнкәемнең сүзе... Аның өчен тагын кем еласын?! Йөрде ул сүз, өйдән-өйгә йөрде, Язмышларга каршы ни кыласың? Яраланган саен ярасына Япты аны халык: — Йа илаһым!.. Инде менә мин әйтергә тиеш: Ничек ишетмисең илнең «аһ»ын? Бүтән сүзләр беткәнмени безгә, Нигә болай соң бу, Йа илаһым?!. Бөтенесе белдеклеләр үзе, Тик берсе дә белми ни буласын. Мәңгелектән карап тора безгә Аптыраулы кояш: — Йа илаһым!.. Өч кенә сүз... Бер ишеләр яратылган базар өчен, Икенчеләр яратылган азар өчен, Өченчеләр яратылган илдәгенең Бөтенесен бәйнә-бәйнә язар өчен. Базарларда йөргәнем бар, беләм авсын, Төртеп куям, аз булса да телдә калсын Сине дә бит илең белән арзан хакка, Сата заман, иренмәгән килеп алсын! Азулары беркемгә дә ерак түгел. Акыл-фәлән өйрәтмәгез, кирәк түгел! — Күпме генә изге сүзләр сөйләсәң дә, Нәфес—нәфес бит инде ул, йөрәк түгел Язар өчен яратылган — язар ла ул! һичберкайчан ярый алмас базарга ул. Газраил килеп тотар бугазыннан,— Өлгералмый калыр, фәкыйрь, азарга ул... Гыйбрәт өчен алган идем өч кенә сүз, Өч сүз аша язмышларны кычкырасыз, И кешеләр! Заманнардан олы килеш, Кайчагында мизгелләрдән кечкенә сез... Язмыш Үткәннәрдән гыйбрәт алыр өчен, Колак салыр очен сүзенә, Дөньядагы барлык дәверләрнең Шагыйрьләрен җыйдым үземә. Мине дә бер тыңласыннар, дидем, Ишетсеннәр безнең заманны.. Белмәгәнмен икән Җирдә мәңге Бер үк якты, бер үк караңгы! Мәңге шулай үреләсе икән Караңгыдан һаман яктыга, Ике арада бәргәләнә икән Кешеләргә дигән Ак Дога.. Дәверләрне, шагыйрьләрне күрдем. Бәгырьләрне... Түздем, дәшмәдем: Без әрнегән җиткән, үткәннәрне Әрнетмәсен ачы яшьләрем! Дөньядагы барлык шагыйрьләргә Бер үк якты, оер үк караш ы Чакырганнар иде,— Китми калдым Үтәсе бар шушы араны... Түтәл-түтәл ак болытлар Офыкларда ак болытлар түтәл-түтәл Йа ходаем, кемнәр нәрсә чәчеп үтәр? Донья буйлап таралышкан түтәлләргә Күз ташларга куркып торам: яшен үсәр' 6. «К. У » № 8 81 Ата-бабам күп заманнар моннан элек Болытларга өмет төртеп киткән кебек: Җәйләр җитсә, һавалардан җилли-җилли Җир өстенә бәрәкәтләр ява килеп. Җаннарында беркадәре орлык барда Кыймылдыйсы улларыңа, оныкларга,— Җиһан буйлап талгын гына агып бара, Түтәл-түтәл ак болытлар офыкларда... Сулар тирән... Иделләргә төшсәң, сулар тирән, Тел тибрәтәсе булсаң, сүз тирән. Сиңа тигән хак язмышлар тирән, Тирән булгангадыр—күз тигән. Күзләр тигән — өмет өзелмәгән, Мәсхәрәләгәннәр—түзелгән Иделләрдә сулар тирән дә бит, Заманалар чыпчык тезеннән... Хәтер-тауда Язганнарым әгәр ялган булса, Үпкәләмәм, Вакыт сызып ташлар: Басканнар да Хәтер тау башына. Кул болгыйлар миңа сабакташлар. Менеп кенә булмый,— Күпме җәйләр, Күпме көзләр анда киртләч-киртләч; Биегәя гомер узган саен. Сузылырсың—сулуларың җитмәс.. Кул болгыйлар... Ниләргә дип инде Алар шулай биек менде икән? Хәтер тауларыннан төшәлмәсне Берсе дә соң әллә белми микән?! Ул тауны бит сабакташлар белән Бергә ойгән идек ташлар ватып. Мин күчереп кенә алдык» бары... Сыза алса, сызып ташлар Вакыт Сызып ташлар, Ләкин генаһысы, Гөнаһысы берүк миңа түгел! Күпме таулар калган... Кул болгыйлар... Бездән генә күчкән йола түгел!. Әрәмә бар... Ул яклардан искән хәтер җиле Әрәм икән сиңа, әрәм әле: Оныткансың, бик тиз оныткансың Ындыр артлап үткән әрәмәне. Үзең менә заман уртасына Килеп җиткәнсең дә исән-имин, Үтмәс балта белән утын кисеп, Әрәмәдә калган әнкәң синең... Еллар буе Агач башларында Кычкыручы —кәккүк түгел бит ул! — Каян эндәшсен соң, Синең өчен Мәңге өзгәләнгән күңел бит ул... Бар гаепне бүген заманага Аударасың, беләм, тотасың да. Бер колак сал: Утын кисә әнкәң... Әрәмә бар заман уртасында! Ат җикте малайлар... Ат җикте малайлар Шул көнне Аерылып калгандыр малайлык. Калгандыр... Җәяүле гомергә Атларны узардай чама юк. Ат җикте малайлар. Юлларда — һаман да җигүле атлары, Тарталар... Елларның тын гына Ир булып өлгергән чаклары. Ат җикте малайлар, ат җикте! — И, инде әткәйләр куаныр. ...Малайлар җиккән ул атларны Бер көнне бабайлар тугарыр... Мөслим көзе Офыклардан-офыкларга кабынып, Ык буена керә Мөслим көзе. Шушы якның кешеләре сыман Колачы киң аның, ачык йөзе Алларыңа синең тып-тын гына Хәтфә паласларын җәеп сала. Дәвер төпләреннән бәреп чыккан Чишмәләрен авыз итми кара! Әрәмәдә балан каршы ала Бүген монда к иләсеңне белеп. Сине чакыргандай, җил сызгыра Әби чәчле тауларына менеп. Күренеп тора: җаннардагы җылы Кибән-кибән икән, эскерт-эскерт. Бер яктырыйм дисәң, Мөслимгә кил: Күптән белә моны күрше-күкерт. Каеннарга килеп сарыладыр Өрфиядәй җиңел Мөслим көзе. Шушы якның кешеләре сыман Колачы киң аның, ачык йөзе... КырынтауXI Алмагачлар безне аңламаслар... Юатмакчы булып, сентябрь Ятим калган алмаларның яшен Сары кулъяулыкка сөртәдер... «Бу заманда шигырь нигә кирәк, Язма»,—диләр... Ничек язмыйсың?! Таулар кырын түгел икән лә бит, Түгел икән... Кырын — язмышың! Быел монда сабантуйлар узган. Авылы юк... Туе... туе — бар! — Авылларның гына язмышымы? Халкы барның уйлар уе бар... Алмаларга ничек аңлатасың Кешеләрне, илне, дөньяны?! Алдадылар... Алар берсе дә бит Алмалардай ихлас булмады... Хуш, Кырынтау! Моңсу кулъяулыгым—• Язганымны биреп калдырам: Баш очыңда бер болгарсың бәлки Сабантуйлар бетәр алдыннан...

1995