Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУСТЫМ БУЛАСЫГЫЗ КИЛСӘ

Иң авыры түгел әле Исән яши алу Иң авыры — түбәнсенмәү, Җаның горур калу. Зур чинлы түрәләргә дә Тәлинкә тотмау. Син — үзеңә үзең түрә, Шуны онытмау. һәм кемдер сине кешегә Санамаганда, Ямьсез һәм кадерсез күреп Санламаганда, Бел, син гел бала Сине газиз, матур күргән, Кадерләгән... Әнкәң дигән Бер зат бит кала. Әйтмәгез: «И, харап икән. Шуны белмәскә'» ... Үземне үзем өйрәтәм Түбәнсенмәскә. Хаталана-хаталана... Кайда син, ялан тәпиле Хыялый бала чагым? Белмәгәнмен кадереңне, Кайт әле миңа тагын. Кайда син, зәңгәр яшьлегем — Яшендәй яшьнәр чагым? Яшьнәп үк яшәлмәгән күк, Кайт әле миңа тагын. Яшьлек һәм картлык арасы Бар иде әле тагын. Их, дөрес үк яшәлмәгән Дөп-дөрес яшәр чагым. Хаталанган-ялгышканмын Гомеремнең һәр мәлендә. Хаталана-хаталана Яшим микән әле дә?! Ышанам: ерак йолдызда Сез дә барсыз, кешеләр. Чиксезлектә ераклык ни?! — Сез безгә тик күршеләр... Күптән инде, бәлки, безнең Барлыкны беләсездер. Бездә туктап үтәсездер, Күрергә киләсездер. Билгеле, тимисез безгә— Бездән сез бөегрәк, Сездәдер дибез камиллек, һәм чын гамәли йөрәк... Без дә юк өчен тартышып, Ду кубып тормыйбыз гел — Җирдәгеләрдә дә кайчак Кабына бөек мизгел... Башкалар өчен янганда Онытыла үз гамебез. Башкалар гомерен саклап Бар безнең үлгәнебез. Кызыксынучан үзебез — Кайда соң сез бар тараф?.. Булсагыз, килсәгез, безгә Ник сез салкын, битараф?! Сездә дә бардыр кимчелек — Бөеклекнең чиге юк... Тик булсын гына күршебез, Чәчәкләр алып, үзебез Керербез бер— Шигем юк!.. Каберлектәге язу хакында Каберлектәге бер язу Йөрәгемне өзде кебек: «Сезнең кебек булдык, Сезгә Буласы бар безнең кебек .» Үләсе ич, Нигә әле Онытылып мин яшим соң?.. Зиярат тулы калкулык, Сүнгән күпме бөек җисем. һәм ник әле кемнәрнеңдер Бу дөньяга туасы бар Туасының да, мәрхүмнәр, Сезнең кебек буласы бар. Тетрәндергеч язу шул бу, Әйткән дөнья фанилыгын Каберлектә булса да, ул — Тере кеше даһилыгы Үлгәннәр мондый сүз әйтсә, Бер әйтер идем ичмасам «Сезнең кебек булырбыз, Сез Безнең күк инде һичкайчан ...» ...«Сезнең кебек булдык. Сез дә Безнең кебек буласы бит Туфрак түгел, Күзегезгә Әле кояш туласы тик Кеше дә чәчкә шикелле Балкыйсы да суласы бит Нурланып яшәп калыгыз, Булганчы сез безнең кебек, Дөнья кадерен белер өчен, Бу җиргә йөрегез килеп» Куйдым шул язуны элеп Яшим — кемгәдер Ышанып җитмим. Кемнеңдер эшен Ошатып җитмим. Кемгәдер, түзми, Авыр сүз атам — Кешенең, димәк, Гомерен кыскартам Кемнеңдер күңелен Гел шулай кырам. Мине дә күпләр Рәнҗетеп тора. Хакыйкать кайтып Каламы шуңа. «Кеше җитә гел Кеше башына. .» Аңлармын Башым исәм, яшем түксәм, «Җиңелде бу!»—димәгез, һәм: «Ниһаять, безнең йөккә Җигелде бу!»—димәгез. Дөнья тынгач — тынычлангач, Карармын әле уйлап. Бүген нинди тормыш аккан Кан тамырларым буйлап? һәм аңлармын бу көндәге Дөреслекне, ялганны, Кем таптап үткән йөрәкне, Кем күтәреп алганны. һушына килер дә йөрәк Шау боз, ут булыр, бәлки. Нәфрәтле йә мәхәббәтле Шигырь үк булыр, бәлки... * * * Яшәвең ни, Йөрәкләрдә сиңа Бер ихтирам, сөю тумаса? Барын-югын шуның аңлар өчен Бер чирлисе иде, булмаса! Каты итеп... Гомерем өчен янып, Баш очымда Күп булырмы ул чак елаучы? Минем өчен аккан күз яшьләре Булырлармы икән чын, ачы. Әгәр булса, Шундыйларның җанын Юк, телмәскә иде шул чакта. Ә булмаса — Инде бөтенләй дә Терелмәскә иде шул чакта..