УЛ ҺӘР ҖАН ИЯСЕНӘ ГАШЫЙК

Язучы, журналист, тел галиме... Мондый терле яктан зыялы шәхесләр безнец татарда бик борынгы заманнардан ук була килгән. Каюм Насыйрн шикелле мәгърифә вчеләр заманыннан ук. Каләмдәшебез Илдар Низамов әнә шушы күркәм шәҗәрәбезне дәвам иттерүчеләрнең берсе. Аны укучылар шигъри телле, хискә бай парчалар, нәсерләр, хикәятләр авторы буларак та, Иделдәрьяны аркылыга-бу йга кичкән талашлы журналист буларак та, сойләмият дигән яна Фән буенча студентларга гыйлем бирүче галим буларак та яхшы беләләр. Әле шулар өстенә, Илдар Низамов табигатькә, Җиргә үзенчә I ашыйк. Бу сыйфаты да аңар: а борынгы бабаларыбыздан күчкән булса кирәк. Җиргә, табигатькә булган мәхәббәте аны ял көннәрендә язучыларның Васильеводагы «Яз» дип аталган бакчачылар ширкәтендәге бәләкәй генә, гади генә дачасына әйди. Биредә һәр кадак анын үзе тарафыннан кагылган, һәр карыш җир үзе тарафыннан эшкәртелгән, хәтта сыерчык ояларын да ул үзенчә матурлап ясап куя белә... Кыскасы, 1 Илишны да, тырышлыкунг^нлыкны да мул бир!ән ана авыл табигате. Илдар Мәлик улы Низамов Әпю районының Олы Бәрәзә авылында 1936 елның 3 сентябрендә укытучы гаиләсендә туган. Ә балачак һәм мәктән еллары шушы районның Ключи-Сап авылында уза. Ул 1951 55 елларда Казан елга техникумында укый, аны тәмамлаганнан сон, Агыйдел елга пароходчылыгында штурман булып эшли. Аннары Илдар дигән егет, Ерак Көнчыгышта солдат хезмәтеннән сон, яңадан шул ук яраткан эшенә кайта. 1960 елларда, әдәби талантын күреп алып, Илдар Ннзамовны Уфада чыга торган татар гәзите «Кызыл тан» редакциясенә эшкә чакырып алалар. Шунда эшләү елларында ул Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1968 елда Илдар Низамов Казанга күчеп килә. Биредә аның хезмәте журналистика белән тыгыз бәйләнгән. Ул башта «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), аннары Татарстан китап нәшрия тында җик сызганып эшли, ижат эше белән дә шөгыльләнә, фәнни гыйлемен арттыра. Илдар Низамов - Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы, Казан дәүләт университеты доце- н гы, филоло! ия фәннәре докторы ике дистәгә якын әдәби-публицистик һәм фәнни китаплар авторы. Ул Татарстанның а (казанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының X. Ямашсв исемендәге премиясе лауреаты. Сентябрь башында Илдар Мәлик улы Низамовның түгәрәк юбилее. Без аны шушы күркәм бәйрәме белән котлыйбыз, анын киләчәк! ә дә шулай нныпнлкынланып, ижади тормыш белән яшәвен телибез һәм у ку чыл арыбызга юбилярның бер шәлкем әдәби парчаларын тәкъдим итәбез.

 Башлам:

Үзгәрмәс сурәт евральнең якты, салкынча иртәсе. Куак һәм агачлар йөнтәс бәстә. Менә якын гына бер агачта үзе күренмәгән кошның быел беренче мәртәбә ачык кына, дәртле генә сызгырып куюы күңелне капыл сискәндереп, уятып, очындырып җибәрде. Кышларның тиздән очланасына, язларның килеп җитәчәгенә беренче хәбәр түгелме соң бу! Нәкъ шулай! Беләбез! Ел саен кабатлана бу көтелгән вакыйга, ел саен сискәндереп, дулкынландырып ала. Беренче мәртәбә ишетеп хисләнгән мизгел әле дә хәтердә. Заманында шул хисне парча итеп тә язган идем. Хәзер менә шул парчам хәтердә сүзгә-сүз яңарды. Уйга да бирелергә сәбәп булды: «яз хәбәре» ел да бер төрле кабатланмый, дулкынлану мизгелләре төрлечә була, димәк, теге парчаны да, яңа хис төсмерләрен өстәп, гомумиләштереп, фаразый хис- тойгыларны да кушып, зуррак бер әсәр итеп язып булыр иде. Хәсән Сарьян минем беренче парчалар китапчыгымны укыгач, боларның һәркайсы үзе бер хикәя, повесть булмаса да, дигән иде, «әрәм иткәнсең», дигән кебегрәк мәгънә белән «ых-хык» дип, борын тавышы да чыгарып куйган Яде. Чү, кая таба сукалыйсың?! Син бит парчаңа кул күтәрәсең түгелме! Балаңны үзгәртеп буламыни?! Минем парча ул мәгълүм бер кешенең яисә бүтән бер җан иясенең мәгълүм бер яшәеш мизгелендә минем аңым, хисемдә чагылып китүе. Үзенә күрә мин генә төшергән фотосурәт ул. Шул ук вакытта очраклы чагылу да түгел, ул — күңел тибрәнүе, башкаларны да дулкынландырыр, аларга да рәхәт йә авыр мизгел булыр дип ышанганга төшерелгән сурәт. Кире кайтарып яисә үзгәртеп кенә рәхәтлекне йә сызлауны арттырып яки киметеп була торган сурәт түгел. Яратсагыз иде парчаларымны! Бураннарың белән кил син... әһәрдә дә авылдагы кебек чын буран кубар икән! Җилнең W шомлы сулышы көчәйгән саен, әлерәк кенә өстән аска ишел». яуган, кара томанны хәтерләткән кар чаршавы болганганнан- бо.'п ана бара, аның инде кая таба хәрәкәт итүен дә чамалавы кыен: астан да бөркелә, ян-яктан да сарыла—күзне йомып, битне каплап, башны иеп, көч-хәл белән буранны сөзеп кенә атларга кала. Җитмәсә, юлым Да үргә — Болак астыннан университет тавына..; Ул да булмады, буранның тоташ гүләвеннән озын, ачы сызгыруга охшаган сәер шау аерылып, болай таба якынайганнан-якьшая иде. Йөзгә, гәүдәгә көчле дә, үткен дә дулкын бәрелә бара. Тауның теге ягындагы урамнардан бу якка гайрәтле, зәһәр өермә ябырылып килә икән. Ул алыптан качып чапкан яралы аждаһа кебек кая керер тишек тапмыйча боргалана, бөгәрләнә, әле мәйдан, чатларны иңли, әле ишек алларына бәреп керә, тыкрыкларда адашып сукрана, түбә калайларын дөңгердәтә, агачкуакларны сындыра. Аның бөтен гәүдәсе урамнарны тутырып калтырана, диварларга каты бәрелеп ухылдый, зыңгылдый, колак тондыргыч башка тавышлар чыгара Менә өермә тугыз баллы давыл дулкыны кебек безнең турны да каплап, томалап куйды: машиналар җанлы киртәгә төртелгәндәй калтырады, туктап та калдылар, ә адәм балалары ирексездән җиргә чүгәләде, артка чиктеләр, егылып та киткәләделәр. Мин юан юкәгә терәлеп калдым. Күзем ачканда, өермә дуамалланып-йөгәнсезләнеп сызгыра-сызгыра безнең өстән үтеп тә бара, урам буйлап алга элдертә иде. Ниһаять, һушка килеп, җиңел тын алдык. Тоташ буран өстебездә ыжгыра бирсә дә, «аждаһа»ның зәһәр сулышы безнең яннан ерагая бара иде. Аяк астында җиребез упмаганга, койма, стеналар өстебезгә аумаганга куанып, шул ук вакытта гайрәтле, дәһшәтле бу күренешкә мөкиббән булып, хәтта ихтыярсыз сокланып та әле аның артыннан карап шаккатып торабыз. Өермә исә шәһәр өстендә һаман гарасат булып «кылана» бирә: әле оскә ташланып, чыбыкларны ачы сызгырта, һаваны кар белән болгата, әле аска ыргылып, йортлар, коймалар арасындагы тыкрыкларга, бушлыкларга кысылып чиный, ыңгыраша, ухылдый. Миндә дә аннан өркү хисе, аны аңлау, аны хуплау хисенә алышына бара. Ул бит шушы таш капчыктан чыгу юлын эзли! Ошамый аңа биредә, ник килеп кергәненә үкенә, шуңа котырына, шуңа зә- хмәтләнә. Әй яралы өермә, йөрмә син монда кочеңне әрәм итеп, тынчу почмакларда адашып, туры гына элдерт шушы урам буйлап Алда вокзал мәйданнары, аннары Идел өсләре. Дула, дула да чыгып ычкын дәрья киңлекләренә, басу, кырларыңа. Тот үз кыйблаңны, чык тизрәк иреккә. Хәерле юу-у-ул сиңа-а-а! Гыйнвар тамчысы _ _ ояш бүген башка көннәрдәгедән бер генә минутка артыграк җыК лыттымы, әллә булачак тамчы үзе язны зарыгып, түземсезләнеп көтә идеме, менә ул суга әверелеп, түбә буйлап тәгәрәп тә китте. Аның артыннан тагын берничәсе иярде Тик алар әле кыюсыз-басынкы, хәлсез иде, түбә озын, җитмәсә, салкын җиле дә каршы иде. Шулай итеп, беренче тамчылар түбә читеннән очып та китә алмадылар, бер-берсенә ябышып, шунда кечкенә сөңге булып катып калдылар. Шундук сөңгегә: «Бу ниткән мәгънәсезлек!» дип сукранып, ачы җил бәрелде; сукрануы сәер сызгыру булып яңгырады, ләкин сөңге бирешмәде, түбәгә ныграк ябышты гына сыман. Бүтәннәрнең дә аны: «И-и-и мәнсез, кая болай кабаландың, гыйнварда тамчы тамамыни, менә тор инде кыш буе бер мәгьнәсезгә асылынып», дип әрләүләре бар. Ә мин алай хөкем йөртмим. Әйе, анысы, гомере озын, кыен булыр бу тынгысыз тамчыларның—язга чаклы бик озак-ерак бит әле. Шулай да ул мәгънәсез, файдасыз гомер булмас. Күпме җан иясе аны күреп, язны, аның аерылгысыз билгесен—кояшта җемелдәп шыбырдашкан тамчыларны хәтергә төшерерләр, сүрелгән өметләрен яңартып, үстереп җибәрерләр. Әнә бит гыйнварның иң кыска көнендә, кояшның нн санаулы кадерле минутларында да ул, саф бәллүр хәтирө булып, өметле җемелди Җанда типкән чишмә еределкино. Килеп, ике көн дә үтмәде, тик кенә торганда, күңел- Д нең төбендә үк капыл гына бер чишмә тибеп чыга башлады— ж җанда, тәндә моңарчы үзләрен сиздермәгән-белдермәгән моң күзәнәкләре хәрәкәткә килде: «Хафизаләм иркәм...» Ни сәбәптән, кайдан бу моң? Нигә нәкъ менә «Хафизаләм иркәм...» нигә бүтән көй түгел? Бу сорауга җавапны бары бер генә җирдән алып була иде, күрәсең, уйларым шундук туган якларга, өйгә очты. Әйе, әйе, җыр ул—туган илеңнең, туган ягыңның, шунда калган бөтен кадерле һәм кадерсез, яхшы һәм яман, күңелле һәм күңелсез нәрсәләрнең бер төене, күзәнәгедер Иле булган кеше күңелендә моң, җыр йөртми калмас. Тумыштан ил-йортсыз зимагор, гидайларның, кала җилбәзәкләренең генә үз күңелендә ярала торган моң, җырлары булмыйдыр. Илең бар — җырың бар, кайларга гына китеп, кайларда гына төпләнсәң дә, дөньяның кайсы гына почмагында, күпме яшәсәң дә күңелеңдә шул моң, туфракка төшеп үз шартын көтеп яткан орлык кебек, өметле бер күзәнәк булып күңел төпкелендә ята бирә, һәм сихри бер сулыш өрелүгә, ул менә әлегедәй тыелгысыз бер чишмә булып тибеп тә чыга. «Хафизаләм лә иркәм...» Рәхәт, бик рәхәт күңелендә менә шундый ышанычлы күзәнәк- моңыңның барлыгын тоеп яшәве. Ул сиңа киңәшче дә, юатучы, юлдаш та... Дога белән үтләтү нкәмнең догалары» беренче ишеткәндә хәйран игътибарны җәлеп иткән иде. Башкаларга да ошаган, күрәсең, шуннан аны көн аралаш диярлек җырлатырга керештеләр. һәм... биздерделәр. Ишетәсе дә килми башлады. Үтләттереп тә җырны «үтереп» була икән. Бу юлы да радио, телевидение, «халык сорый бит», дигән сылтауга ябышты. Чыннан да халыкмы сорый? Авылдан шәһәргә күчеп яисә читкә китеп, татар мохитеннән, җырыннан аерылып яшәп яткан берәүгә бер заман әти, әнисенең яки берәр туганының юбилее җиткәнен исенә төшерәләр дә ул, башкалардан күреп, элек чыккан берәр игълан-котлауны күчереп алып, газетка котлау җибәрә яисә җыр тапшыруларын үтенеп, радиога заявка бирә. Нинди җыр?— дигәндә аңа берәр якыны: «Әнә бит башкалар, «Әнкәмнең догаларын» («Балан», «Миләш», «Минем кадерлеләрем» һ. б.) сорый, дип, колагына аеруча еш чалынган җырны әйтә. Ә тегенең үзенең татар радиосын да тыңлаганы юк, җырга да исе китми, әнисенең нинди җыр яратканын да белми ул, «иске» җыр сорап, адәм хурлыгына калудан куркып, башкалардан калышмаска хәл кыла... Ә көн саен радио тыңлаучыларның «догалардан» инде гарык булып, үтләп бетүендә аның да, радионың да ни эше бар... «Җыртык» ямаучыларга __ акыт-вакыт «акыллы башлар» җырларның сүзләренә бәйләнеп ала; 15 «мәгънәсезлек», «мантыйксызлык» табалар, янәсе «Сандугачлар капкада сайрый ди мени, нишләп капкада канатлары булсын ди... Сандугачка кайчан инде пыяла оя тәтесен ди...» янәсе. Менә нинди хәлгә китереп җиткерде безне үзебезнең мантыйк, психология фәннәре булмау, телебезнең нечкәлекләрен белмәү. Җыр бит ул — газет хәбәре түгел, газетта да гел генә төгәл, туры факт, саннар белән эш ителми, анда да кыек әйтеп туры тидерүләр, төрттерү, көлдерүләр, күчерелмә мәгънәле, образлы гыйбарәләр була. Ә җыр ул—хис нурларыннан үрелә, ә хис ул акылның турыдан-туры чагылышы түгел, анда хыял зәңгәр күкләрдә очып йөри, диңгез төпләренә төшеп йөзеп китә, сандугач булып, пыяла ояларга кереп кешечә «сайрый» ала, эч серләрен синең белән, минем белән уртаклаша ала. Хискә бернинди чик, киртә юк аңа. Җырда сандугач ул—туган як үзе, туган йорт, анда калган сөекле яр, чишмә челтерәве, агач шаулавы, чык бөртекләренең җемелдәве. Шуңа күрә дә ул, йортына әйләнеп кайткач, тәрәзә йөзлекләренә, капка такталарына сандугачның үзен, талпынып кагынган канатларын сурәт итеп ясап куя... Ярар, җитәр, болай да кон кебек ачык хакыйкатьне тәкърарлап, вакыт исраф иткәнче, барыбер бәйләнәчәк «акыллы башларга» тагын берничә «җыртык» күрсәтик тә туктыйк: Сандугач кунган капкага, Башын салган тактага... Сандугачлар басуда, Басуда су ташуда... Сандугачлар килеп кунды Күлмәгем путасына. . Сөенегез, «акыллы башлар»! Чыннан да, җырның да «җыртыгы» бар икән бит, ямагыз әле шуларны, югыйсә, эшегез беткән бит! Бар шундый бер җыр _ _ ондәлек хәрәкәтне мин иртүк торып урамда йөреп керүдән башлыйм. Кәеф нинди булуга, урамда көннең нинди булуына карамастан чыгам. Киресенчә, күп вакыт кәеф көннең иртән миңа нинди булып күренүенә карап, йә кор, йә сүлпән, йә битараф, йә тагын бүтәнчә башланып китә. Бүген менә һич котмәгәндә-уйламаганда миңа яз башлануын сиздергән сәер бер хәбәр килеп җиткәндәй тоелды. Юк, күзгә күренгән, колакка бәрелгән яки тән-гәүдә тоемлаган берәр табигать үзгәрүе рәвешендә дә түгел иде ул хәбәр. Нечкә генә бер сиземләү язның якынаюы, алдагы көннәрдә, боерган булса, кәеф тә, сәламәтлек тә яхшы якка гына үзгәрер дигән өмет хисе рәвешендә булып, шул илһамландырып, канатландырып җибәрде Шундый кәеф белән өйгә кереп, вакытны әрәм итмичә, эшкә дә утырдым. Хәтта, бирелеп китеп, кон саен шушы вакытта тыңларга күнеккән радионы кабызырга оныта язганмын. Кабызып җибәрсәм, җыр... «Сине миңа язлар алын килде»... Ни бу? Ничек болай? Кем минем күңел тибрәнүен тоеп, нәкъ шуңа тәңгәл килгән җыр-моң табып юллаган? Бу нинди могҗиза! Алай дисәң, нәкъ тә мин тойган мизгелне нәкъ минем кебек тойган тагын бүтән булу момкинмс?! Аннары, бу бит җыр-моң, мөгаен, бүген түгел, ә алданрак әзерләнгәндер. Гомумән, монда мине уйлау, мине күз алдында тоту ихтнмаль) булмагандыр. Димәк ки, бардыр бу дөньяда шундый җырлар, кайсыдыр ки алар мине беләләр, мине күрәләр, хәтерлиләр, аларның дулкыннары минем күңел дулкыннарына туры килә, һәм алар нәкъ миңа кирәкле мизгелне тоеп килеп тә җитәләр. Бар андый җырлар. Берәү генә дә түгелдер әле. Шаярта __ атыным өйгә кереп: «Алма бакчасында бытбылдык тавышы ишетелде; кайдан килеп чыккан ул?»—диде. Чыннан да, бытбылдыкның авыл эченә үк килеп чыгуы сәер иде. Шулай да мин бөтенләй үк шаккатып калмадым. Дөнья булгач, ниләр булмас! Иртәнге якта үзем дә сәер бер күренешкә юлыккан идем ләбаса. Өй түбәсе өстендә генә ап-ачык тургай тавышын ишетеп, лапастан атылып чыксам, өй өстендә бернинди тургай да, тавышы да юк иде. Аптырап, нәүмизләнен торганда, бакча рәшәткәсе буеннан «йөзеп- йөзеп» очып киткән ике тургайны күреп калдым. Кайтып барышларыдыр. Андый чакта, күрәсең, алар рәшәткәгә басып та сайрый беләләрдер. Әле менә бытбылдык турында да шулай уйлап куйдым. Уйлам куйдым куюын, тик шөбһә китмәде: тургай кайтса да бытбылдык әле бу вакытта кайтмый бугай. Нинди аптыраш соң бу?! Икенче көнне иртән лапаста маташканда, бытбылдык тавышын нәкъ тубә өстендә ишетеп, янә ишек алдына атылып чыктым. Ни күрәм, юкәдә очынып-очынып, кагынып-кагынып сайраган сыерчык тач та менә бытбылдык тавышы чыгара икән! Шунда гына сыерчыкның төрле кошлар төсле сайрый белүе искә төшеп, үземә дә кызык, көлке булып китте. Ай да шук, ай да шаян «артист» икәнсең бит син, сыерчык! Без — җан ияләре _ _ ояш җылытып ук җибәрде. Түбәдән тамчы тама. Изрәтә. Гамьсез-К лек баскан. Йокымсырап урамнан атлыйсың да атлыйсың... Бер маэмайга килеп терәлә язгач кына, күзне ачып җибәрдем. Ә ул ике йорт арасында тротуарның нәкъ уртасына килеп баскан да кымшанмый да. Юк, аптырап яисә теләнеп тормый, ә «өстемә бассагыз да китмим», дип махсус үҗәтләнеп тора. Карашы да катгый, нидер таләп итә. Бу тирәне беләм кебек. Этләрен дә. Бар үткенчеләре, бар теләнчеләре дигәндәй. Бу — андыйлардан түгел. Моның үзенә бер нияте — нидер сорый, юк, таләп итә. Нәрсә кирәк соң аңа? Чү, төшенә башладым түгелме: ул бит тротуарга шлагбаум кебек аркылы баскан, ул бит шушы төштән үтмәскә куша! Ярар, синенчә булсын; ырылдарга да күп сорамыйсың, ахры, дип, мин тротуардан төшеп, юлымны читтәнрәк дәвам иттердем. Этем, минем арттан килүчеләрне дә көтеп, тыныч кына басып калды. Йа дөнья! Янә җай гына атлап, изри башлап, урам почмагына гына җитүем булды, артта кинәт авыр дөңгердәп гөрселдәгән тавышка борылып карасам, хәйраннарга шаккаттым: агач ботакларын, түбә челтәрләрен җимерепсындырып, түбәдән бозлы-сөңгеле кар тавы ишелеп төшеп, бөтен тирә-юньне басып куйган иде... Йөгереп баруга, эчкә шундук җылы да керде—коткаручым ишек алды буйлап элдертә иде... Икеме-өчме көн үткәч, газстта бер кешенең башка бер урамда башына түбәдән боз сөңге төшеп, һәлак булуын яздылар... Горурлык ышкы салкыннар иде, подвал баскычы астында ят бер кыргый мәче балалады. Баласы терчә иде: баскыч астыннан өскә йөгерә дә чыга, йөгерә дә чыга. Аны саклап, әнкәсе дә кеше күзенә күренергә мәжбүр Өстәвенә, баласы үскән саен, аңарга үз сөте генә җитмәсен дә, квартир хуҗаларының үткән-сүткәндә ишек төбенә куйган тәм-томыннан баш тартуның мәгънәсезлек икәнен дә төшенде, күрәсең. Кыскасы, ике-өч ай эчендә мәчебез тәмам элекке — «өй мәчесе» хәленә кайта язган иде инде. Тик, тәмам матураеп җиткәч кенә, баласы суга төшкәндәй юк та булды: әллә хуҗа табылдымы, әллә кыргый мәчеләрдә баланы вакыты җиткәч «үз мохитенә» кайтару гадәте бар идеме... Әнкә мәче үзе дә кинәт үзгәрде: подъездда күренмәс булды. Чүп савыты тирәсендә чагылып киткәндә дә элек үзен, баласын ашатканнарга да исе китми, койрык болгап, ялагайланып аларга якын килми, сырпаланмый, ара саклый иде. Кыяфәт, караш та горурдан. Ул гүя: «Бала хакына гына сезнең алда сырпаланырга, мияуларга мәжбүр идем, анысы өчен рәхмәт, ә болай без андыйлардан түгел .» дия кебек иде. Станса чыпчыклары __ танса, вокзалларда тормыш икенче. Кыяфәтләр, холык-фигыльләр с үзгәрә. Кешеләрнеке генә түгел, кош-кортныкы да Ни тыйнак песнәкләр дә, кеше арасында чуалып, азык теләнеп, әрсезләнеп беткән. Көнбагыш бөртеген кулдан ук алмасалар да платформа култыкчасыннан, эскәмиядән яныңа ук килеп чукып алып китәләр. Хәрәкәтләре әрсез, нәзәкатьсез. Урмандагы, бакчадагы кебек бик чиста да түгел үзләре. Болары әле түзәрлек икән, ә менә чыпчыклар... Әнә бер котүе өермәдәй пыр тузып килеп төште дә песнәккә дип сибелгән җимгә ташланды, чыр-чу килеп, йон-каурыйларына кадәр йолкып-тузгытып, сугыша- талаша бөртекләрне хапхап китерделәр дә, тузан күтәреп, кубып та киттеләр. Тычкан төсе кебек гайрәт чигергсч төс, тырпайган, пычрак йон, илтифатсыз, комсыз караш, сугыш чукмарына хас кыяфәт — менә станца чыпчыгының сурәте. Сагынырсың авыл чыпчыгын! Нишләтми сезне, и-и җан ияләре, шәһәр, станцалар. Ә бит бирешмәгәннәрне алар да буйсындыра алмый — әнә песнәкләр җимгә комкүзләнеп ябырылмый, берәмләп кенә очып килеп, бөртекләп кенә алып китәләр дә чигтә ботакка куныл кына ашап алалар; иптәшләрен дә дәшәләр, үз нәүбәте җиткәч кенә кабат киләләр. Җимне ярып, тамак ялгап алгач, ботакка сөртеп, томшыкны чистартып куялар Богелмәгәннәрне станса да бөгә алмый... «Әрсез» ервакыт әни сөйләгән иде. Бик каты чирләп, түшәктә үк ята икән; Б күз ачып баш күтәрерлек тә хәле юк. Әмма үзе борчылып уйлап ята: каз бәпкәләренә су салынмаган, ә көн бик бөркү Шулай уйласа да, хәле — хәл, кузгала алмый. Менә бервакыт сәер тавышка айнып киткәндәй була. Тышкы яктан ишек төбендә үк каз бәпкәләренең берсе бик ачыргаланып, сузып-сузып пипелди бит. Нәрсә булган, шул чаклы шарран ярмаса — тәпие ярыкка кысылганмы, күсс- фәлән азапламыймы?.. К Әни мондый дәшүгә чыдый алмый, ничек итсә итә, караватыннан төшеп, ишекне ача. «Менә тамаша,—дип сөйләде ул,—бусагага ук менеп баскан бер бәпкә, мине күргәч сөенеченнән үк алпан-тилпән таптанып алды да менә болай итә башламасынмы (әни, муенын өскә сузып, каз су йотып җибәргән кебек итеп күрсәтте). Ничек итсә итте, суга йотыкканнарын тәки белдертте бит, бәгырькәем». Әни кармаланып-мүкәләп булса да чыгып караса, савытлары коп- коры, тәмам әлсерәп бетеп, томшыкларын ук ачканнар; карашлары томанлана башлаган, чак кына җан тәслим кылмаганнар... Шулай итеп, теге «әрсез» коткарып калган бит туганнарын... Путевканы кемгә бирәләр? езнең подъездда да берәр мәче булмый торганы юк. Тик алар Б алмашынып тора. Быел гына менә өченчесе күренде. Моңарчы кышын икәү алышынган иде инде. Көтмәгәндә пәйда булган кебек көтмәгәндә юкка да чыкканнар иде. Озак көттермәде, менә — яңасы. Монысы да шыксыз ябык, төссез. Күзләр кыргыйлана башлаган. Үзе куркуданмы, ачлыктанмы бөтен тәне белән калтырый Шулай да чүплек мәчеләре кебек тәмам кыргыйланып та бетмәгән әле. Үзенә игътибарны, шәфкать-теләктәшлекне тоеп, карашында, таларга әзер тору белән бергә, үтенү-ялвару да калкып чыкты; сырпалану гадәтен дә бөтенләй онытып бетермәгән, ахрысы, карлыккан, әрсез тавышында да гозер кебек нәрсәкәй төсмерләнде. Шуңа күрәдер инде күрше кызы түзмәде, баскыч читенә сөяк-санак чыгарып салды. Мәчебез, комсыз мырылдап, аңа ташланды... Тегеләре дә башта тәмам бетешеп, калтырап кергәннәр иде бит, азыкка шулай комсызланып, ачкүзләнеп ташланалар, эләктереп алгач, як-якка ачулы карап, хәтәр мыраулыйлар иде. Җылыда яткач, үткән- сүткәннән капкаларга да эләккәләгәч, алар акрынлап «адәм» рәтенә кергәннәр иде бит... Туктале, җылыда тернәкләнеп, хәл җыя башлагач, төс-кыяфәт кергәч кенә кая югалдылар икән алар, берсе югала да, аның урынына бетерешкән икенчесе килеп төшә. Менә яңасы... Әллә «иректә», ягъни чүплектә көн күргән мәчеләрнең берәр оешмасы булып, аларның «профсоюзлары» бармы, шул аларның бик йончыганнарын, чирләгән яисә тәмам рәттән чыкканнарына шулай подъездларга кереп «ял итеп» алырга рөхсәт бирәме? Үзенә күрә бер профилактикага. Ә бит аларда путевка бүлгәндә гаделлек бар кебек: нәкъ кирәгенә бирәләр. Чиртсәң кан чыгарлык, капкорсаклы мәчеләр күренми бит! Бармак һәм кармак _уга ыргытыйм дигәндә, кармак ялгыш бармакка кадалды. Кылчыклы очы иткә кереп үк батты. Тартып карадым — коточкыч авырту; чәчрәп кан чыкты... Ай-яй хәтәр хәл икән! Җиңел генә тартып чыгарырмын димә. Куркудан җанны хәвефле шом, аңны ничаралык томалый бара. Бер ялгызым. Кешеләргә ерак. Нишләргә?! Мондый чакта ничек тә куркуның якасыннан алмыйча, берәр тәвәккәллеккә ябышмыйча булмый, күрәсең. Ярый пәкенең очы үткен иде, ярый иренне тешләп бармак тиресен ите-ние белән ярып җибәрдем дә күзне дә чытырдатып кысып, кармакны йолкып та алдым. Бөтен елга буен аптыратып, үкереп-сүгенеп ташлаганмын—төкер! Күздән яшь атылып чыккан—төкер! Ике кул беләктән кып-кызыл кан— төкер! Аның каруы кармак бармактан... әй лә, бармак кармактан азат! Аның каруы җаннан шом, аңнан ничаралык йолкып ташланган—рәхә- ә-әт! Шулай да аңларсың балык хәлләрен... Әй кеше, кармак, капкын, элмәк, тозак, алдавычлар ясама димим, без дә җан иясе, безгә дә яшәргә кирәк. Тик берүк үз алдавычларыңа да, бүтәннәр кармак, алдавычларына да эләгә күрмә. Алар мәрхәмәтсез, алар кансыз. Үз тәнебездә, үз җаныбызда тойдык... Хәйләкәр билчән . * акча җиләгенең кыл үзәгеннән билчән төртеп чыккан. Чәнечкеле Б өчдүрт яфрагын ни арададыр җәеп җибәреп, җиләк яфракларын каплый да башлаган. Аһ явыз, аһ комсыз, менә мин сине хәзер! Тик ыргылуым ташка күтәрелгән кылыч кебегрәк булып калды... Нишләтергә соң бу хәйләкәр явызны? Җиләкнең нәкъ уртасыннан тишеп чыккан бит, төбеннән умырып булмый, җиләк тә йолкыныр, тамырына чабып кара, җиләккә дә һәлакәт, яфракларын берәм-берәм умырып ташласаң гына инде. Юу-у-ук! Бер-ике көннән үк тагын да әрсезләнеп бермә-бер күбрәк, чәнечкелерәк яфрак бәреп чыгачак, җиләкнең җелеген суырып бетерәчәк. Нишләргә? Кертә күрмә эчеңә, үзәгеңә чит-ят фикри орлык, үсентеләрне; якын җибәрә күрмә гаиләңә, нәсел, ыруыңа ят-дошмани иманлы затларны — үрчегәнен, үзәгеңне корытканын сизми дә каласың, сизгәндә инде соң була... Танырсыз әле ■ аныш бер гаилә белән буйурманда гөмбә барлап йөрибез. Соргылт г [ л бер гөмбәгә тап булдык. Юан, итләч тәпиле, батынкы эшләпәле. Элек тә очрый иде. Озак саклана, корт басмый үзен. Әмма бездә аны җыймыйлар. Минем дә сынап караган юк. Танышның хатыны аны диккать белән карады, чистартты, тәмләп кенә иснәде. Бу — белгеч. «Свинушканың бер төре бугай, исе саф, тәмле», диде. Ул да кистереп кенә әйтмәгәч, без ал арга тимәскә булдык Моны ишеткәч, танышның алты яшьлек шук малае янә очраган бер гөмбәгә «у-у-у поганый!» дип, тибеп җибәрмәкче иде дә, әнисе тыеп калды: «Тимә, балакай, без белмәгәч тә, бәлки ул юньле гомбәдер, кошларга, җәнлекләргә кирәктер». И-и-и акыллы хатын, мәрхәмәтле ана! Чыннан да, танымау, ашарга яраклымы-юкмы икәнен белмәү әле аны тибәрергә, гайбәтен сатарга, начар сүз әйтергә димәгән. Танымаганнар, танылмаганнар күпме әле бу доньяда, барыбызга да тибә башласалар! Үзгәреш озге елга. Ярына килеп басуга, беренче тәэсир шул ки: җәйгесендә нән нык аерыла бит. Ярлар шул ук, суы шул ук, ә менә аерма барыбер сизелә. Хәтта моңа борчылып, уйланырга мәҗбүрсең. нидән гыйбарәт соң бу аерма!? Ярлар шул—шулый, әмма шул да түгел: агачлары таныш, куаклар да шулар, ә менә аларны бәйләп-кушып торган, серле бер тынлык, күләгәлек биреп торган үлән, чәчәкләр юк; шулардай төшкән сурәт- сурәт күләгәләр дә булмагач, су өсте дә шәрә, үтә ачык булып күренә. Суның үзендә дә камыштыр, коймак-коймак төнбоектыр, аларның кал- фак-калфак ак, сары чәчәкләредер—берсе дә юк. Аның каруы, су өсте кипкән яфраклардан чоп-чуар иде. Чуарлык аларның сап-сары, коңгырт-сары, коңгырт-яшел, хәтта кап-кара төсләреннән генә түгел, ә тал, шомыртныкы, каен, миләшнеке рәвешендә булудан да иде; чуарлык янә аларның төрлечә хәрәкәтләнүеннән дә: бөтерелүләреннән, тегендә-монда ыргылып бәрешү-төртелүләреннән, шул ук вакытта барысының да бердәй кабалануларыннан иде. Төп аерма нәкъ менә шушында да бугай: җәйге елга үзенең агышына игътибар итми кебек иде, җай гына, агарга тиеш булганга гына, балыкларны, суүсемнәрне, яр буеннан асылынган куакларны җанландырыр, җилләтер, хәрәкәтләндерер өчен генә агадыр сыман иде. Ә бүген ул агуны үзенең төп эше дип саный сыман, бүген ул менә бу коры яфракларны монда туңып калмасыннар өчен тизрәк алып китәргә ашыга. Ә тегеләре тиздән кыш җитәсен, су өстенең туңып хәрәкәтсез каласын чамаламыйлар, кечкенә чоңгылларга кереп бөтереләләр, бер- берсенә бәрелеп, уйнаклашалар, агымга каршы ыргылып маташалар. Агым исә ал арны куалый, ашыктыра, ашыктыра... Ниһаять, көзге елганың җәйгесеннән аермасы безнең аңга да барып җитте: көзге елга хушлашу, бушану билгесе икән. Ә без җәйге елганы гына күзәтеп, аның шул хозур, купшы мизгелләрендә генә тәм алып, елга гел шулай, күңелле халәттә рәхәт яши дип уйлыйбыз тагы... Көзен дә елгага күз салып алу кирәк икән... Тыелырсың . дәм баласының нәфесе ел әйләнәсенә тыелгысыз. Яздан башлап бөтен җәй буена басу, урманында, су буйларында күпме йөрелгән; җиләк-җимешеннән, үлән-тамырыннан, балык-гөмбәсеннән дисеңме, күпме авыз ителгән—табигать бичара күпме тапталган, таланган, җәберләнгән. Инде менә кара көз җитеп, һавалар тәмам бозылып, юллар өзлегеп беткәч, табигатькә аз гына тынычланып, төнәреп алырга да бик вакыт кана, әмма кеше дигәнең, аеруча каланың тынчу һавасында изаланып, шуннан ничек кенә ычкынырга дип зар-интизар булып яткан бәндәләре моны уйламый шул, аның күзенә, бәйдән ычкынган маэмайныкы кебек ак-кара күренмидер... Ноябрь башы. Мин дә киттем бит шулай су буена кармак тотып. Июнь башы диярсең. Яр буйлары соры-төссез, күз салырлык берни юк; суы да кара чырайлы, сукранып-сыкранып кына ага сыман. Кояш иренеп, сүрән генә күтәрелә башлауга, салкын көчәеп китте, үлән-кыякларны ап-ак йөнтәс кырау басты. Өстәвенә, кискен үтәли җил тәнне калтырата. Үч иткән кебек кармакны көйләгәндә җебе уралып-буталып китте дә шуны сүтеп азапланганда, бармаклар башта кызарып, аннан зәңгәрләнеп бетте, бөтенләй тыңламас хәлгә килде. Бөршәеп каткан бармаклар суалчанны да килде- китте генә каптырды. Шундый кулның кармак сабын тотып торырлык хәле буламы инде, ирексездән ярга куймакчы идем, туң ярдан шуып суга төшә башлады, аны эләктерәм дип үзем чак кына яр астына китми калдым. Йөрәкләр жу итеп китте... Нәкъ менә шул мизгелдә күз ачылып киткәндәй булды: ычкын моннан тизрәк, теләми бит табигать болай йөрүеңне, синнән котылырга тели; үҗәтләнеп ятсаң, тагын да кырысланыр йә... Калкавыч та чиртү түгел, кымшанмады да, ризасыз чырайлы дулкыннар гына аны тибәрделәр, тибәрделәр. Аңлашыла-а-а! Җый җәһәтрәк кармагыңны... Басырсың алай тиз генә комсызлыкны — кайтышлый урманга кереп чыгарга булдым: балык шулпасы тәтемәде, бәлки гөмбә ашыннан сыйланырга язгандыр. Баллы гөмбә чыгу ихтималы бар иде бит—башта суытты, аннан берике көн җылы торды. Әнә-әнә ялганчы гөмбә кыраудан жемелдәп утыра лабаса, нигә чыны да булмас икән? Шулай каударланып кереп киттем урман эченә үк. Алны-артны карамый ачкүзләнеп чабам гына! Карашым һәр коры яфракны, ботакны бораулый гына: менә очрый, менә күренә, хет бер гөмбә сыңары булса да очрарга тиеш бит бу кадәр чабуга! Шунда кинәт кенә нидер сизенеп, кылт туктап калдым — мин бит инде кайтыр юлга якынаерга тиеш идем. Ә каршыда да, ян-якта да ят бер урман. Күк йөзен тонык эңгер-меңгер баскан. Күз карашы әйләнәдә ник бер таныш нәрсә булсын. Җанны салкын бер шом урый башлады. Аны куарга теләп, янә алга ыргылдым, бик ымсынып берәр таныш сукмак, агачларны табарга тырыштым. Юк, урманның ятлыгы көчәя генә төште. Бу урманны гомумән яхшы белгәнгә «адашу» дигән шик-шөбһәне моңарчы башка да китергән булмады. Әле дә, күңел инде шом белән тәмам тулса да, һич тә «адаштым» дип таныйсы килми иде. Тик, телисеңме-теләмисеңме, мин чынлап торып адашкан идем: күзләр кая төртелергә белмичә, бөтенләй югалып, тегеләй-болай йөгереште, йөрәк чынлап торып куркып сулкылдады, тез буыннары салкын бер калтыраудан хәлсезләнгән. Нишләргә? Кай якка ташланып карарга? Гомер бакый таныш, өч агачлы урманда адаш инде, адәм көлкесе. Юу-у-ук, адашу түгел, сихер бу, зәхмәт, ниндидер каргыш бу, беләсең килсә! Җәза бу! Табигать мине кисәтә, өркетә бит! Тагын да катырак җәзасын китереп салмас дип кем әйтер. Ник тарыдым мин бу бәлагә! Чыннан да, бер генә акыллы җан иясе дә юк бит бу минутта урманда— бер җиләк, бер гөмбә, бер кош-корт, җәнлек-җанвар юк бит Хәтта бүре-фәлән, хәтта браконьер-җанкыяр сыңары да юк бит. Барысы да мәнле—белә табигатькә ял-тынычлык кирәк икәнен, бер мин — аңгыра! Кичер мине, табигатем, табам мин юлны, хәзер үк китәм мин синең яныңнан... Очлам __ арча ул әби төенчегендәге чикләвектер, янчыктагы көмеш тәңкәдер. Т һәр чикләвек, һәр тәңкә ялгызы да тәмле, кадерле Аның тәмен, ләззәтен тоясың. Шул ук вакытта ул дәвамлы ләззәт — икенчесен, өченчесен телисең, алары тагын да туграк, тәмлерәк булыр дип өмет итәсең... Әби чикләвек төенчеген беркайчан да төбенә чаклы бушатып бетермәс иде, «тәмле әйбер күп булмый, аны бөртекләп җыялар», дип әз-әзләп кенә өләшер иде. Парча «җыя» торган язучы да, акыллы хатын-кыз кебек, бөтен байлыгын, серен берьюлы төбенә чаклы селкеп бетермәс. Үзенә өмет баглаган укучысына ул барыбер ни дә булса саклар, эзләнүләрен дә туктатмас, туграк, тәмлерәк «чикләвекләрен» җыя торыр, чистартып, киптереп, берәм-берәм бирә торыр. Укучы буларак миңа күп кенә әдибебез, булган «чикләвекләрен» биреп бетермичә, китеп барганнардыр кебек тоела. Иске китапларны, архив кәгазьләрен актарып укыганда, истәлекләр барлаганда, мин шуларга юлыгырмын дип ымсынам, омет итәм. Мин аларны Тукайдан, Исхакыйдан көтәм, сугыштан кайта алмаган язучыларыбыздан көтәм, арабыздан иртә китеп барган Фаил Шәфигуллин, Хәсән Сарьян, Мөхәммәт Мәһдисвләрдән көтәм Җыям әле парчаларны, селкеп бетермәдем әле төенчегемне; исән булсак, очрашырбыз әле...

Реклама