Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨНБОЕК КҮЗ ЙОМГАН МӘЛЛӘРДӘ

Тезлән дә бер... Бу борынгы күктә Бик борынгы Ак болытлар йөзә югары... Тезләнеп, бар белгәнеңне укы Туфрагында Бөек Болгарның! ...Кара сөрем япкан Бу күкләрне, Яулар килеп утлар гүләткән — Кара кисәү, ятим хәрабәләр Торып калган бөек дәүләттән. Яуда ятып калган яугирләрне Төнлә чишендергән бур сыман Килгән бу төбәккә мародерлар, Кабер ташын казып ташыган. Ташыган да, капка төпләренә Аяк кырыр өчен түшәгән, Юкса, шушы җирдә, изге яуда Ярсып яу атлары кешнәгән! Җиңелдеңме— шакшы аяк белән Йөрәгеңә басып үтәрләр... Юк, язмасын гына җиңелергә — Тарихыңны чүпрәк итәрләр! Көл-корымнар кабат дәүләт булмас, Тик Кайта бит Тарих каргышы, һәр төбәктән: «Вон!»—шул мародерга... Яшәвенә күрә—язмышы. Угрының шул озын кулы корый... Боргалана мәет талаучы. ..Синең үчең кайта бугай инде Кайта, Бөек Болгар каласы! Шуны теләп, белгәнемне укыйм, Аһы калка Бөек Болгарның! һәм килер көн... Син аңларсың, татар, Болгар аша юлың узганын! Бик борынгы авыр көннәрдә дә. Кичә, иртәгә дә, бүген дә Авыр уйлар төяп болыт йөзә, Уйлар йөзә Болгар күгендә... Күрешә калсак... Томанлы таңда наз иңә җиргә, Әйтерсең, сыер бозавын ялый. . Ходайның изге сәгате инде — ~ Уҗымнар шыта, Мөхәммәт абый... Газаплы ләззәт, ләззәтле газап Җылы туфрактан гарешкә аша. Ходаем, берүк ярдәм ит җиргә — Җир уҗымлаган мәлләр ләбаса... Яшәүнең сере ачылган мәлләр... Тик крестьян гына сизенә моны — Сискәнә җирдә уҗымнар түгел — Фани дөньяның мәңгелек моңы. Безнең бетүләр шушы микәнни Дигән шикелле күңел ут йота — Тынычлан, адәм баласы, диеп, Мохәммәт абый, уҗымнар шыта... Йөргән җиреңдә, хәтта гүрендә Уҗымнарга күз саласы килә. Игенен чәчкән бер крестьян булып Басу түрендә каласы килә. Шул басу түре—бар дөньяң синең. Бар дөньяң шушы уҗым бит инде Тургайлар, никтер, оча эзләнеп, Кайда соң үзе, диләр шикелле. Исә дә исә уҗымнар җиле... Вакыт алдында без һаман сабый. Күрешсәк анда—сөйләрмен таңда Уҗым шытканын, Мөхәммәт абый!.. Җанда гүя йолдыз кабыздың... «Мәңге бергә!..»—дидең бугай ла Тик икебез белгән тугайда... Язмыш юлын безнең кем сызды? — Җанда гүя йолдыз кабыздың... «Мәңге бергә!..»—дидең бугай ла, Зәңгәр төндә шәмгә ут элдең, Төнге толымнарың сүтелде... Дертләп куйды йөрәк шулай да— «Мәңге бергә!..»—дидең бугай ла... Тик икебез белгән тугайда Эзләр калды чыкта җемелдәп, Бетмәс сагыш калды күңелдә... Икебезгә уртак моң кайда? — Тик икебез белгән тугайда! Язмыш юлын безнең кем сызды? — Аңлый алмыйм шуны һич кенә... Язмыш нурлы булсын өченгә Син бит сөю шәмен кабыздың! — Язмыш юлын безнең кем сызды? Җанда гүя йолдыз кабыздың... Ул йолдызың тере... Ул яна! — Сизеп мәллә синсез дөньяда Каласымны шулай ялгызым, Җанда минем йолдыз кабыздың?.. Соңгы томан Бу тетрәнү инде китмәстер җаннан — Афәтле хистән тетрәнә дөньям... Каплый гомерне дәһшәтле томан. Йолдызлар күктә каралып тынган Мәңгегә бүтән кабынмас сыман... Авыр, буш томан кайларга ага? Китмәскә килгән кебек дөньяга... Уйлар тулгана, күңел шомлана, Кара болыттан авыр шом тама... Җан сорап томан кайларга ага? И томан, бездә булды ни үчең? Яндык дөньялар җылынсын өчен, Сөюдән булды бар яшәр көчем... Ярым иде ул—иң газиз кешем— Төннәрдә күргән иң газиз төшем... ...Бу томан сиңа барып сарылды — Эзләгән икән синең җаныңны... Уятып синең бар моңнарыңны — Гүяки яшен болытларыңны, Җанымны телеп яшен ярылды... Юк Канәферләр чәчәк аткан бер төн... Ай балкыды — моңлы ул төндә. Авылың да хәтта Җирдә юк бит! — Учак яктык... менде төтеннәр!.. Тик икебез генә килгән сыман Идек ләбаса бу дөньяга!.. Уйлауга ук канәферле төнне Җан сызлатып шул ук моң ява... Син юк инде... Ләкин бу хәтерем Хәтерләтеп һич тә туймады Канәфернең гаңда былбыл кунган, Икебезне белгән куагын. Хәзер исә Шул ук төнгә карап Сыкранам мин... калдым берьялгыз. Кайда соң сез, серле канәферләр? Кайда Ай нурына чумган кыз?.. Моңсу җилләр Кала адәм баласыннан Моңсу искән җилләр генә... Кил болынның түрләреннән Колә-көлә, Гөлнәзирә! Кил әле, кил! Яз гөленнән Тәкыялар үрә-үрә! Кил әле, кил! Китмә генә Китмә генә, Гөлнәзирә! — Диеп кенә әйтер идем Кычкырып бу фани җирдән!—• Тәңре безне тыңламады. . Нишлим инде. Гөлнәзирәм?! Ничек кенә кайтырга соң Синле ямьле көннәремә? Күрәсең, без бу дөньяда Моңсу искән җилләр генә... Гөлнәзирә! Кереп бастык икәү талбасмага Төнбоек күз йомган мәлләрдә... Ниләр генә юрап йоклый алар Без күрәсе килер көннәргә? Ак яулыгың шуды иңнәреңнән, Мин, күрәсең, саксыз кагылгач, Син сөйләдең микән, әллә инде Сайрадымы ярсу сандугач? Икәү генә белгән якты айлы Төннәр генә йөрткән җилләрдә Талбасмага дәштең, Гөлнәзирәм, Төнбоек күз йомган мәлләрдә... Йолдызлы күк тына, моңлана да Нидер тоеп, карый, тыңлана... Әнә алар, икәү— талбасмада! Нишләп алар моңсу, уйлана?.. Йолдызлар ни диеп эндәшәдер Икәү ялгыз калган төннәрдә? Уйный дулкын... һәм без—талбасмада, Төнбоек күз йомган мәлләрдә... Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен! Язмышыма килә эндәшәсем... Күпме еллар яшәп үттем дә мин, Томырылдым тирән үткелгә мин— Синең белән килде сөйләшәсем... Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен! Язмышыма килә эндәшәсем... Түгелсен лә кайнар, ярсу яшем! Тала, язмыш, кыйна бу җанымны, Суксын яшен барлык булганымны! Керфегемдә инде кипмәс яшем — Язмышыма килә эндәшәсем... Күпме еллар яшәп үттем дә мин, Сер йомгагын сүттем-сүттем дә мин, Гомерлеккә сыкрап калды бәгырь... Ничек инде? Син һәм... салкын кабер?! Синдә булган икән дөнья гамем, Күпме еллар яшәп үтсәм дә мин... Томырылдым тирән үткелгә мин, Тик... дөньяның чиксез читендә син.. Юк, кабынмас кабат яшьлек таңы, Үтте дә бит китте гомер янып. Күрдем дә мин бәхет сүтелгәнен — Томырылдым тирән үткелгә мин!.. Синең белән килде сөйләшәсем, «Таң ата.. Күр!..»— диеп эндәшәсем, Сыйпап кайнар, калын толымыңны. Кемнәр тояр тагын мондый моңны? Әйтерсең кош кошка эндәшәсе — Синең белән килде сөйләшәсем... Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен, Күкрәсен күк, уйнакласын яшен! Очар йолдызлар күк галәм ярып, Кушжан килде җиргә, китеп барды... Изге икән Җирдә тик күз яше... Яшиселәр. әйдә, мең яшәсен!