Логотип Казан Утлары
Шигърият

 НУР ОЧЫНА КУНЫП...

Шагыйрь Мөхәммәт Мирза (ИЛФАК МИРЗАМӨХӘММӘТ улы ИБРАҺИМОВ) Актаныш районының Чалманарат авылында 1952 елның 3 декабрендә туган. Атаклы Мөхтәр Мутии, Гамил Афзалларны тәрбияләгән Такта л ачык авылы урта мәктәбендә укыган. Казан мәдәният һәм сәнгать институтының театр режиссерлары әзерләү бүлеген тәмамлаган. 1994 елда «Кәккүк тавышын санадым» исемле шигырьләр җыентыгын Татарстан китап нәшрияты бас1ырыи чыгарды. Актанышта яши. 1995 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Соңгы вакытларда язган кыска шигырьләренең бер өлеше белән «Казан утлары» укучыларын таныштырырга телибез. Теләгенә ачык юл, Мөхәммәт Мирза! — дибез.

Рөстәм М ИНГ АЛ ИМ

 

 

Керфегем төште кәгазьгә, киселде язар сүзем: сулкылдап елап -җибәрдем, яшьләнде —төннең күзе. Ага да, ага вакыт — гүя дәрья-су кебек... Кеше гомере — дәрья суда —бер күбек... ОСТАХЛНӘ ...О войне?.. окопная правда еще не написана... Г. Бакланов. Окоп дөреслеген язар өчен окопларда яту кирәк шул. Окопларда ятып, исән калганнар бик сирәк шул... Бар да—үтә, Бар да—китә. Кала— хәтер. Кала—кабер. Димәк Күрәчәк йөртә кешене, жыяр ризыгы йөртә: качаклар кайта көньяктан, җылы һәм ризык беткән... Әнкәй Карашыңны тоям һәр тарафта: агып барган ап-ак болыттан да, ак күбеккә баткан шомырттан да, бармак имеп яткан оныктан да... Томанда Талы да юк, яры да юк, Агыйдел дә юк сыман: бар җиһанда салкын тынлык, бар җиһанда ак томан. Тулган Ай серле елмая. «Таныйсынмы әллә?»—дим: Төнозын бер керфек какмый айга баккан бәндә мин. Без кабызган утлар янып тора, без төзегән йортлар балкып тора, без омтылган ожмах-тормыш кына офык артларына качып тора... Кайнар хисләремне салкын карашыңа манам ла алам, манам да алам... Барыбер янам... Нур очына кунып, урап кайтсам әгәр киләчәктән, сөенерме күңел? Әллә көенерме — күрәчәктән?! Җир галәм каршында имтихан тота-— өлгергәнлеккә. Ерак калмады шул инде язга, изүләре ачык кышкы көннең. ...һәм, мөлдерәп, очына тамчы төште күңелемдә тулган боз сөңгенең. Күкләр куйса киртә, күкрәп булмый һич тә Кояш байый гына,— Кояш чыкмый кичтән һәркемнең тәнен — Җир, жаиын — Ай көтәдер... Ник баса бу моң мине, авыраеп баса моң!? Килә чыгып чабасым, ярып төннең карасын. Белмим алда тагын ниләр күрәсемне; беләм — барсы өчен кыйммәт түләсемне... Иңемдәге фәрештәнең берсе—нәфис, берсе... нәфес. Карама очында ярты Ай,~ үләндә таң чыгы ялтырый... Изелгән җиләкләр өстендә онытылган кулъяулык зар елый... Языласы җырлар язылмаган, табынасы ярлар табылмаган. Үткәннәрдән гыйбрәт алынмаган, киләчәккә күпер салынмаган. Уң кабагым тарта, сул кабагым тарта: әллә шатлык арта, әллә кайгым—артта?