Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХАЛЫК ИҖАТЫ —ҮЛЕМСЕЗ

Укучыларга тәкъдим ителә торган «Баһадиршаһ вә гөмбә хикәясе» дигән әкият 1899 елда Казанда аерым китап булып чыккан. Басмага әзерләүченен исеме билгеле түгел, китапның титул битендә: «Басма улынмыштыр Казанда Чирков хатыны варисларының табгыханәсендә (типографиясендә.—Л. Җ.) 1899 елда», дигән мәгълүмат кына бар. Әмма аның шул чор мәгърифәтчеләренең тырышлыгы белән дөнья күрүенә шикләнмәскә мөмкин. Эчтәлеге бик мавыктыргыч һәм күләмле без белгән мәшһүр «Ак бүре» әкияте белән бердәй булган бу тылсымлы әсәр XX гасыр башында һәм аннан сонгы дәверләрдә нәшер ителгән күпсанлы фольклор җыентыкларының берсендә дә күренми, ягъни ул бер мәртәбә басылып чыккан да онытылган. Бу әкияттә халкыбызның башка әкиятләре буенча таныш сюжетлар янәшәлек итсәләр дә, кешенең гөмбәгә әверелеп максазъа ирешүе белән тыгыз бәйләнгән үзәк сюжет моңарчы без белгән әкиятләрдә очрамый. Шуны истә тотып, без ошбу «Баһадиршаһ вә гөмбә хикәясе» дигән әкиятне укучыларның кнң даирәсенә тәкъдим итәргә булдык. Текстны гарәп язуыннан хәзерге графикага Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты мирасханәсенең фәнни хезмәткәре Әдибә Сабирова күчерде. Әкиятне матбугатка әзерләгәндә, беренче мәртәбә китап рәвешендә басылып чыккан замандагы рухны саклау ниятеннән, анын телен һәм стилен мөмкин кадәр оригиналдагыча калдырырга тырыштык. Мәсәлән: берлән (белән), дәю (дип), егълау (елау), илә (белән), кеби (кебек), максуд (максат) һ. б. сүзләр, әдәбиятыбыз классикларының әсәрләрендә дә еш очраганлыктан, һәркемгә жнңел аңлашыла. Шуңа күрә, әлеге сүзләрне иске язылышында калдырдык. Аңлавы авыррак булган гарәп-фарсы алынмалары да шул көенчә калды, әмма һәр урында жәя эчендә аларнын мәгънәсе күрсәтелеп барылды. Димәк, әкиятнең лексикасына бер үзгәреш тә кертелмә ве дигән сүз. Бары тик, еш очраганлыктан, текстны артык чуарламау максатыннан, берничә очракта гына фонетик үзгәртү ясалды. Әйтик, төшем килешенең иске варианты яңача бирелде: кызыны - кызын, нәрсәләренә — нәрсәләрне. Бу хәл тартым кушымчаларына да кагыла: баламыз балабыз, баланыз балагыз, хәлемез — хәлебез, хәленез хәлегез. Текстта янә шуңа охшаш төзәтү кертелгән тагын берничә сүз очрар: кнленез килегез, һәркаюсы—һәркайсы һ. б. Инде, әйдәгез, безнен өчен өр-яңа булган борышы әкият белән танышыйк.

Ленар ҖАМАЛЕТДИН, филология фәннәре кандидаты.

Ленар ҖАМАЛЕТДИН (1935)—фольклорчы галим, татар халык әкиятләренең дистәгә якын җыентыгын тозеп бастыручы, халык авыз иҗатына багышланган күпсанлы мәкаләләр авторы. Ул — Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Казанда яши.

 

ӘДӘ5И МИРАС БАҺАДИРШАҺ ВӘ ГӨМБӘ ХИКӘЯСЕ

Әүвәл заманда бер мәмләкәттә бер бик бай вә олуг падишаһ бар у иде. Ул падишаһның Гөлбикә исемле бер генә кызы бар иде. Ир баласы һич юк иде. Падишаһ үзеннән соң үз урынына падишаһ булырга угылы булмавына бик хафаланыр иде. Падишаһ бик күп нәзерләр әйтте, суфи вә дәрвишләргә бик күп догалар кыйлдырды. Үзе дә Ходай тәгаләдән, бик ихлас белән дога кыйлып, бер углан сорады. Ходай тәгалә падишаһның догасын кабул кыйлды: бер заман падишаһның хатыны дөньяга бер ир бала китерде. Падишаһ бик сөенде, Ходай тәгаләгә бик шөкерләр кыйлды, барча нәзерләрен әда кыйлды (үтәде.— Л. Җ.)1 , бик күп фәкыйрь- фокарага ингам ихсан кыйлды (яхшы нигъмәтләр бирде.) Падишаһ бик күп халык зыяфәт кыйлып (чакырып), мәҗлес ясады. Шаһзадәгә Баһади- ршаһ дәю (дип) исем куйдылар. Падишаһның сарайлары бик зур вә солтанәт иде. Сарайларының артында бер зур бакчасы бар иде. Бакча артында бер зур агым су да бар иде. Бер заман җәйнең бик матур кояшлы көне иде. Падишаһның кызы Гөлбикә хезмәтче кызлар илә уйнашып-көлешеп йөргәндә: — һай, бик кәефем китте, эчем поша башлады,—диде. Хезмәтче кызлар: — Безнең дә әллә нишләп эчебез поша башлады, әллә нәрсәдән курыккан шикелле булабыз,—диделәр. Падишаһ кызы, бераз кәефебез килмәс микән вә күңелебез ачылмас микән дип, хезмәтче кызларга бакчага аш әзерләргә кушты. Бәс, хезмәтче кызлар су буенда бакчаның күшәгенә (аулак урынына, беседкасына) бик ләззәтле тәгамнәр әзерләделәр. Уенчы кызлар мәхкәмә (таза, нык) күшәк янына килеп төрле уеннар уйный башладылар. Падишаһның кызы мәҗлескә утырды. Бер заман, кәеф берлә хозур кыйлап мәҗлес корып утырганда, бик каты җил вә давыл чыкты. Бакча буендагы су шулкадәр дулкынланды ки, тәмам бакчаны су баса язды. Бу вакыйгадан соң мәҗлестәге кызлар һәркайсы һушсыз булып егылдылар. Шул арада давыл берлә бик зур тау ксби бер гыйфрит (ягъни диюләр падишаһы) очып төште дә падишаһ кызы Гөлбикәне күтәреп алып китте. Бакчаның сакчылары тиз падишаһка барып вакыйганы бәян кыйл- дылар, ягъни бер зур гыйфрит килеп, падишаһның кызын алып киткәнлеген хәбәр бирделәр. Падишаһ вә хатыны, бу хәбәрне ишетеп, хәйран калдылар. Ышанырышанмас тиз егълый-егьлый бакчага төштеләр. Күрделәр ки, күшәк эчендә хезмәтче кызлар һушсыз булып яталар Падишаһның үз кызы юк. Падишаһ вә хатыны вакыйганың растлыгын белгәч, һәр икесе биһуш булып егылдылар. Берничә сәгатьтән соң бу хәбәр Баһаднршаһка иреште. Тиз Баһадир- шаһ бакча! а йөгерде. Килсә, күрде ки, атасы-анасы егылышып яталар, тутасы Гөлбикә юк. Баһадиршаһ та кайгырып бик күп егълады. Бу хәбәр бөтен шәһәргә җәелде. Бу тон шәһәр халкы кайгырышып матәм тоттылар. Падишаһ вә хатыны берничә көн авыру булып яттылар, һич кызлары исләреннән чыкмады. Сагына-сагына икесе дә тәмам саргайдылар. Бу вакыйга булган заманда Баһадиршаһ унҗиде яшенә җитмеш иде. Исеменә муафыйк (тиң килгән) бик баһадир егет иде. Мөгаллимнәрнең тәртип вә назыйм (оешканлык) берлә укытулары сәяссндә (нәтиҗәсендә) күпгыйлсм тәхсил кыйлмыш иде (казанган иде, алган иде). Җеннәр вә • Алга таба да фольклорчы автор искәрмәләре. диюләрнең зарарыннан саклый торган догаларны үгрәнмеш (өйрәнгән) иде. Баһадиршаһ туталарын бик сагыныр иде һәм ата-аналарын да бик кызганыр иде. Падишаһның шәһәреннән берничә йөз чакрым диңгез тарафында бер бик зур урман бар иде. Ул урманда җеннәр вә диюләр вә һәртөрле гаҗәеп хайваннар барлыгы арасында бик мәшһүр иде. һәркем падишаһның кызын шул урмандагы диюләрнең берсе алгандыр диеп сөйләр иде. Баһадиршаһ та тутасын шул урманда диер иде. Бер заман Баһадиршаһ шул урманга диюләр кулыннан тутасын алып кайтмак хәтеренә килде. Баһадиршаһ, яшь булса да, җен вә диюдән һич курыкмас иде. Үзенең батырлыгына вә догасына бик ышаныр иде. Баһадиршаһ ошбу фаразын ата-анасына әйтеп рөхсәт сорады. Падишаһ вә хатыны һич рөхсәт бирмәделәр: — Юк фаразларны кыйлма инде, Гөлбикә кеше алырлык җирдә генә түгелдер. Инде без сине дә ул урманга җибәреп бердәнбер балабыздан да аерылыр хәлебез юк,—диделәр. Баһадиршаһ бик ялынып-ялварып бакты. Ләкин ата-анасы һич разый булмадылар: — Зинһар, газиз балабыз, мөмкин булмаган эшкә рөхсәт сорап безне борчыма, ходай сакласын, әгәр дә без синнән дә коры калсак, син урманда бер сәбәп берлә һәлак булсаң, без ничек дөньяда торырбыз,— диделәр. Мондый сүзләр илә һәр икесе угылларын фаразыннан кире сөрергә бик тырышып бактылар. Ләкин Баһадиршаһ һич сүзеннән кайтмады: — Зинһар, мине күңелем төшкән эштән тыймагыз, әгәр дә мин чыкмый калсам да, бу җирдә рәхәт тора алмасмын, уйлана-уйлана авыруга сабышып бетәрмен,—диде.— Бәлки, сез рөхсәт бирмәсәгез дә, мин үзем бер вакыт табып чыгып китәрмен,—диде. Баһадиршаһ күп ялвара торгач, атасы да, анасы да риза булдылар. Баһадиршаһ бик сөенеп юл кирәкләрен әзерләргә тотынды. Атасы күп акча вә бик кыйммәтле кораллар бирде вә янына Тимерҗан исемле бер куәтле вә батыр солдатны җибәрәчәк булды. Бәс, берничә көннән соң, тәмам юл кирәкләрен әзерләп бетереп, Баһадиршаһ вә солдат һәр икесе бөтен шәһәр халкы илә бәхилләшеп юлга чыктылар. Берничә чакрым җиргә кадәр падишаһ үзе вә барча вәзирләр һәм гаскәрләр вә шәһәр халкы боларны озата бардылар. Баһадиршаһ ата вә анасыннан хәер-фатиха алып тәмам бәхилләшеп күрешеп аерылды. Падишаһ вә хатыны һәр икесе егълашып калдылар. Берничә кон барганнан соң, әлеге дию пәриләре күплеге илә мәшһүр мәзкүр (әйтеп үтелгән) зурурманга барып җиттеләр. Ходага тапшырып, торле догалар укып, урманга кереп киттеләр. Урман бик куркыныч иде, һич адәм заты керми торган бер урман иде. Юллары вә агачлары да бик куркынычлы иде. Төрле ерткыч җанварлар вә ерткыч кошлар тавышлары ишетелмәктә иде. Урман эчендә бик озак бардылар. Бер заман кич булды, урман кап-караңгы булды, бик каты җил чыкты, агачлар ша- уламага башлады. Әллә ниндәен гаҗәеп тавышлар ишетелә башлады. Төрле тарафтан ялт-йолт утлар вә ялкыннар һәм итсез сөякле генә адәм гәүдәләре күренә башлады. Тимерҗан солдат бик курка башлады. Ләкин Баһадиршаһ һич курыкмады. Чөнки һаман диюләрнең зарарыннан саклый торган доганы укыр иде. Җеннәр күзгә күренсәләр дә, зарарларын ирешмәслекне белер иде. һаман кап-кара урман эчендә бик күп заман бардылар. Бара торгач, юлсыз җирләргә килеп чыктылар. Тимерҗан бик арыды. Туктап ашап-эчеп, бераз ял итмәкче булдылар. Үз яннарында тәгамнәре, бераз сулары бар иде. Ашадылар-эчтеләр, атларын һәм үләнгә җибәрделәр. Тимерҗан бер агач төбенә ятып йокламакчы булды. Баһадиршаһ бер юл табып булмас микән дип, җәяүләп тарафны тәфтиш кыйлмага (тикшерергә) чыгып китте. Торле тарафка барыл бакты,—һич яхшы юл таба алмады. Йөри торгач, адашып, Тимерҗан калган җирне җуйды. Йөрде- йорде, һич таба алмый гаҗиз булды. Ул арада таң да атмыш иде. Бу ике зур диюләр янына килеп чыкты. Диюләр бик иләмсез кыяфәтле иделәр, күзләре ут янып тора иде. Икәүләшеп зур агачларны тамырларыннан куптарып алып, бер-берсе берлә агачлар илә шау килеп сугыша иделәр. Баһадиршаһ боларны күргәч, бераз хәвефкә калды, ни кыйларга да белмәде. Шул арада диюләр Баһадиршаһны күрделәр дә сугышларыннан туктадылар: «Әйдә шул кешегә барып хәлебезне әйтик, шул кеше арабыздагы низагны киссен, ул ни диеп хөкем кыйлса, шул хөкемгә һәр икебез разый булыйк»,— диештеләр. Шуннан соң, тапкан нәрсәләрен кулларына алып, йөгерешеп Баһадиршаһ янына килделәр. Баһадиршаһ, куркып, ни кыйлырга белмичә тора иде, һаман үзенең догасын укый иде. Диюләр Баһадиршаһның шикләнебрәк торганлыгын белделәр: — И әфәнде, бездән һич курыкма, без сиңа зарар итәргә килмәдек, син безнең низагыбызга бер хөкем кыйлсана,—диделәр. Баһадиршаһ боларга ни дип җавап бирергә дә белмәде, җавап бир- мәсә дә хәвефләнде: — Ни низагыгыз бар?—диде. Диюләрнең берсе: — Без икебез урманда сәер кыйлып (гизеп) йөргәндә ошбу нәрсәләрне таптык,— диеп, кулларындагы паласны, эскәтер вә бүрекне күрсәтте.— Ошбу нәрсәләрне мин үзем әүвәл күреп кулыма алдым. Ошбу иптәшем: «Мин әүвәл күрдем, ул нәрсә миңа тиеш»,—ди. Инде без бик күп сугыштык, аннан файда чыкмады, инде син һичберебезне якламыйча вә җәберләмичә гаделлек берлә хөкем кыйл,— диде. Баһадиршаһ әйтте: — Бу нәрсәләрдә ни хасият (үзенчәлек) бар?—диде. Диюләр әйттеләр: — Бу нәрсәләр бик хасиятле нәрсәләрдер,—диделәр,— кем дә кем ошбу паласны җәеп өстенә менеп утырса, кай тарафка баруны теләсә, шул тарафка очыртып алып китәдер; вә дәхи ошбу эскәтерне җәеп куйсаң, ниндәен тәгам теләсәң, шул тәгам хәзер буладыр; вә дәхи ошбу бүрекне кигән кеше һичбер кеше күзенә күренми йөри аладыр. Мондаен гаҗәеп хасиятле нәрсәләр диюләрнең дә күбесендә юктыр,—диде. Баһадиршаһ ошбу нәрсәләрнең хасиятләренә бик кызыкты, бер хәйлә илә үзенә калдырмакчы булды. Диюләргә әйтте: — Сез бу нәрсәләрне уртак тапкан икәнсез, минем хөкемем шул ки, йогергәндә сезнең кайсыгыз узса, бу нәрсәләр шуңар булыр,—диде. Диюләр һәр икесе бу хокемне бик мәгъкуль күрделәр, йогерешеп- узышып карамакчы булдылар Баһадиршаһ әйтте: — Ун чакрым чамасы җирдән йөгерешеп килегез, мин ошбу агач төбендә сезне көтеп торыйм,—диде. Диюләр лапыр-лопыр килеп йөгерешеп киттеләр. Баһадиршаһ ошбу нәрсәләрне кулына алып калды. Инде ни кыйлырга белмәде. Паласка утырып очып китсә, Тимерҗан ялгыз кала, яки эзләп йорсә, диюләрнең чабышып килеп җитү нхтималлары бар. Бераз уйлап торды да, Ходага тапшырып, паласка утырып, туталары янына китүне мәгъкуль тапты. «Шаять Тимерҗанны да Хода үзе саклар»,— диеп, бүрек илә эскәтерне кулына тотып, паласны җәеп, өстенә менеп утырды да: — И палас, син мине тутам янына илтеп куй,— диде. Шул сәгать палас югары күтәрелеп, Баһадиршаһны алып бер тарафка очып кипе Диюләр, бик каты пыр-пыр килеп, дөньяны туздырып чабышып килеп җиттеләр, икесе дә бертигез килде. Кайсы элек килгәнлеге мәгълүм булырлык булмады. Килеп җиткәч тә: «Мин элек килдем» дә «мин элек килдем»,— дип янә сугыша башладылар. Баһадиршаһның юклыгын сизмичә бик күп сугыштылар да, арып туктагач, күрделәр ки: агач тобендә Баһадиршаһ юк һәм хасиятле нәрсәләр дә юк. Бөтен урманны туздырып шаушу килеп, Баһадирны эзләп йөри башладылар. Әгәр тапсалар, бик каты кыйнап үтермәкче иделәр. Бер заман, урман арасында йөргәндә, Тимерҗанны күрделәр. Тимерхан бик гаҗиз булып, аптырап, Баһадиршаһны эзләп йөрер иде. Диюләр, Тимерҗанны күрү берлә, икәүләшеп килеп ябыштылар, һәр икесе аны, Баһадиршаһ диеп, таныр-танымас бик каты кыйный башладылар, чөнки таң вакытында Баһадиршаһны бик яхшы танып калмаган иделәр. Тимерҗан бик курыкты. Бик ялынып, аякларына егылып ялвара башлады: — Зинһар кыйнамагыз, мине ни өчен бу кадәр кыйныйсыз, минем ни гаебем бар?—диде. Диюләр: — Безне алдап ник качтың, безнең нәрсәләребезне ник яшердең?— диделәр. Тимерҗан әйтте: — Ул ниндәен нәрсәләр, мин һичбер нәрсә алганым юк, мин сезне әүвәл күрешем,—диде. Шуннан соң диюләр, текәбрәк карагач, Баһадиршаһ түгел икәнлеген белделәр дә кыйнаудан туктадылар: — Инде, зинһар, гафу ит, без сине үзебезне алдаган кеше диеп белдек,— диделәр. Тимерҗан әйтте: — Ул сезне алдаган кеше кем иде, ни кыяфәтле иде?—диде. Диюләр әйттеләр: — Фәлән кыяфәтле, фәлән киемле бер егет,—диделәр. Тимерҗан боларга тугры килгән кешенең Баһадиршаһ икәнлеген белде. һәм диюләр дә Тимерҗанга: — Син нинди кеше, кая барасың?—диделәр. Тимерҗан әйтте: — Мин бер мөсафирмын, ошбу урманны күргәч, бу ниндәен урман икән, дәю тамаша кыйларга кергән идем: йөри торгач, адашып юлымны саташтым, урманнан чыгыйм-чыгыйм ди-ди никадәр йөрдем, һәнүз (һаман да) урман кырыена чыгып җиткәнем юк,—диде. Диюләр Тимерҗанны бик кызгандылар, юлны да күрсәттеләр, янә бер хасиятле алма да бирделәр: — Ни максудың булса да, ошбу алманы бераз кап,— ни теләсәң, шул сәгать максудың хасыйл булыр,—диделәр дә үз юлларына киттеләр. Тимерҗан: «Инде бу алманы ни максуд берлә кабыйм икән»,—дип, байтак уйланып торды. Ахырында, Баһадиршаһка юлыкмак максудына ният кыйлап, бераз капты. Шул сәгать җир астыннан бер ишәк чыгып каршында торды. Тимерҗан белде ки, ошбу ишәк Баһадиршаһ янына алып барачак. Ходага тапшырып, ишәккә атланды. Атлануы берлә, ишәк чабып алып китте. Ишәк илә Тимерҗан бик күп барды, кая барам икән ди-ди хәвефләнә-хәвефләнә бара иде. Бер заман ишәк, урманның бер җиренә барып җиткәч, тын туктады. Тимерҗан атланып, килә-килә бик армы иде. Ишәк туктагач, җиргә төшеп бераз ял итмәкче булды. Җиргә төшүе берлә ишек күздән гаип булды. Тимерҗаш «Баһадиршаһ ошбу җирдә микәнни?»—диеп уйланып як-ягына каранып торганда, алпан-тилпән эштеренә-эштеренә бер бик зур гөмбә килгәнен күрде. Тимерҗан карап тора иде, акрын-акрын гөмбә аның янына килеп җитте: — И агай, син нинди зат, синнән адәм исе киләдер, бу җиргә һич адәм заты килгәне юк иде, син ничек монда килдең?—диде. Тимерҗан: — Синең ни эшең бар, үзем килдем!—диде. Гөмбә әйтте: — Минем ник эшем булмасын, мин ошбу сәйранлыкның каравылчысымын, син ник рөхсәтсез килдең? Мин сине падишаһыбызга барып әйтермен Безнең падишаһыбыз бик куәтле падишаһтыр, ошбу урмандагы җеннәр, диюләр, пәриләр һәм һәртөрле хайваннар вә гөмбәләр аның кул астында торалар. Әгәр дә сине күрсә, һич ашамый калмас, ул адәм ите бик яратадыр,—диде Тимерханның бу гөмбәгә бик ачуы килде; кулы-аягы юклыгы мәгълүм булганлыгыннан, куәтсезлеген белеп, гөмбәне кыймам акчы булды. Янына таба барып, башына йодрык берлә бер генә мәртәбә орган иде, гөмбәнең эшләпәсе өзелеп төште. Шул сәгать гөмбә, чыр-чыр килеп кычкырып, җан бирә башлады. Тимерҗан кызыксынып гөмбәнең эшләпәсен алып кигән иде, шул сәгать үзе дә тышкы яктан гөмбә кыяфәтле булды да китте. Бу хәлне күреп, Тимерҗан бик гаҗәпсенде, алманы кабып иске хәленә кайтмакчы да булды, ләкин капмады, чөнки уйлый торгач, гомбә көенчә торуны мәгъкуль күрде: «Фаразан (уйлап караганда) диюләрнең падишаһлары килә калса, тотар да ашар. Әгәр дә гөмбә кыяфәтле булса, бәлки адәм икәнлеген танымас, ихтимал, әүвәлге каравылчы дип белер». Шул арада бик каты бер җил вә давыл чыкты, бераз соңра бик күп гөмбәләр килә башладылар, гөмбәләр артыннан диюләрнең патшасы гыйфритне күтәреп китерделәр. Янә гыйфрит янында Баһадиршаһның тутасы бара иде. Курку вә хафа сәбәпле, ул бик ябыккан вә саргайган иде. Бу халыклар падишаһны гомбәләр шәһәренең сәйранлыгына тамаша кыйлдыру өчен кунак итеп алып килмешләр иде. Гөмбәләр дә һәркайсы урманның зур падишаһы гыйфрәткә табигь (иярүче, буйсынучы) иделәр. Сәйранлыкка килеп җиткәч тә, берничә гомбә Тимерҗан янына килделәр: — Нихәл, яхшы сакладыңмы, хәвеф-хәтәр юкмы?—диделәр. Тимерҗан: — Бик яхшы сакладым, һичбер хәвеф-хәтәр юк, һәрбер нәрсә сәламәт,— диде. Тимерҗанның кеше икәнлеген һич танымадылар, әүвәлге каравылчы гөмбә диеп белделәр, чөнки Тимерҗан тышкы яктан бшайниһи (нәкъ) чын гөмбә кыяфәтле иде Гомбәләр бик гаҗәеп ашлар пешереп, диюләрне бик сыйладылар, һәркайсы берничә сәгать кәеф-сафа кыйлдылар. Падишаһ кызы дию вә гөмбәләрнең кыйланышына күңелсез генә карап-карап торыр иде. Аңа да берәр төрле тәгам биреп ашаттылар. Тимерҗан падишаһ кызын күреп таныды, хәлне күреп бик кызганды һәм, шаять бер җай табып алып кайтып булмас микән диеп, эченнән бераз сөенде; кызга үзенең Тимерҗан икәнлеген белдермәде, чөнки аның берлә сөйләшеп торса, гомбәләр кеше икәнлеген белдерүләре дә ихтималдыр. Кичкә таба барча диюләр вә гөмбәләр Гомбә шәһәренә кайтып киттеләр. Гөмбәләрнең башлыгы каравылчы Тимерханга, сәйранлыкны яхшы сакламага кушып, бераз чәйлек биреп калдырды. Тимерҗан янә урман эчендә ялгыз калды. Тимерҗан гөмбә булуына бик кайгырыр иде, ләкин алмасын адәм кыяфәтенә кайту нияте берлә капса, диюләрдән куркыр иде; әүвәлге шәһәренә кайту нияте берлә капса, Баһадиршаһтан башка кайткач, падишаһ үлтерер дип куркыр иде. Баһа- диршаһ илә күрешеп булмасмы, бәлки кызны да кулга төшереп булмасмы, диеп гә фикерләр иде Бер заман ялгыз уйланып йөргәндә күккә таба караган иде. ерактан бер зур карамчык (кара тап) очып килгәнне күрде. Бераздан соң карамчык якынлашты Карап тора торгач күрде ки, бер палас өстендә Баһадир- шаһ очып киләдер. Шул арада Баһадиршаһ җиргә килеп тә төште. Палас өстендә очып килә-килә бик армыш вә ялыкмыш иде Килеп төшкәч, тарафына карады, күрде ки. төшкән җире һичбер кешесез бер урмандыр Як-ягына каранып торганда күрде ки, бер тарафтан бер зур гөмбә селкенәселкенә үзенә таба киләдер. Гөмбәнең йөрүен күргәч, Баһадир* шаһ бик гаҗәпкә калды. Янына килеп җитә башлагач, гөмбәне үтермәкче булып кылычны хәзерли башлаган иде, Тимерҗан кычкырып сәлам бирде. Баһадиршаһ Тимерҗан тавышын ишеткәч бик сөенде, ләкин Тимерҗан тавышы гөмбә эченнән ишетелүенә бик гаҗәпсенде. Сәламне алды да сораша башлады. Баһадир: — Син кем буласың? Тимер: — Мин синең юлдашың Тимерҗан әфәнде буламын. Баһадир: — Син ни сәбәп берлә бу кыяфәткә кердең? Тимер: — Бу урман гөмбәләр урманы икән. Каравылчы гөмбә берлә низаглашкан идек, ул мине диюләргә әйтеп үтертмәкче булды. Шуннан соң мин аны үтердем дә эшләпәсен алып башыма кидем. Аны кию берлә шул сәгать үзем дә гөмбә кыяфәтендә булдым. Баһадир: — Син монда ни эшләп торасың? Тимер: — Бу җир гөмбәләрнең сәйранлык җирләре икән. Мин ошбу җирне каравыллап торам. Баһадир: — Гөмбәләр синең кеше икәнлегеңне белмиләрме? Тимер: — Юк, алар һич сизмиләр, алар һаман мине әүвәлге каравылчылары диеп белеп йөриләр. Тимерҗан Баһадиршаһ берлә кул биреп күрешмәк өчен һаман якын килер иде, ләкин Баһадиршаһ кылычы берлә үзенә бик якын китермәс иде, чөнки һаман гөмбәнең Тимерҗан икәнлегенә ышанып бетмәгән иде. Ихтимал, диюләрнең бер хәйләсе түгел микән, дәю һаман шөбһәләнер иде. Шуннан соң Тимерҗан әйтте: — Ник куркасың, әллә минем Тимерҗан икәнлегемә ышанмыйсыңмы? Баһадир: — Ышанамын, ышансам да бик якын килми торуның мәгъкуль,— диде. Тимер: — Син кая югалдың? Баһадир: — Мин юл эзләп йөри торгач, адаштым да сине таба алмадым, йөри торгач, бик гаҗәп ике диюгә очрадым, алардан ошбу палас илә ошбу бүрекне һәм дәстәрханны алдым да, паласка утырып, монда очып килдем. Сөйләшә торгач, Баһадиршаһ гөмбәнең Тимерҗан икәнлегенә ышанды. Шуннан соң һәр икесе башларына килгән вакыйгаларын бер-берсенә бәян кыйлыштылар. Тимерҗан Баһадиршаһка тутасының бу җиргә килгәнлеген дә сөйләде. Аны ишетеп Баһадиршаһ бик шатланды. Ул көнне көн буенча һәм төн буенча сөйләшеп вә киңәшеп чыктылар. Иртәгәсен, кояш чыгып бераз күтәрелгәч, янә гөмбәләр килә башладылар. Алар күренә башлагач, Тимерҗан Баһадиршаһка бер агач башына менеп качып торырга кушты. Бер заман берничә дию пәриләре Баһадиршаһның тутасын тәхет берлә күтәреп китереп төшерделәр. Ул тәхеттә гыйфрит үзе юк иде, чөнки ул үзе һәр заман берәр сәгать соң килер иде. Баһадиршаһ тутасын күргәч, янына барып күрешмичә чыдый алмады. Үзенең котына вә догаларына ышанып, Ходайга тәәккәл кыйлап, таянып, агачтан төште дә тутасы янына барды. Тутасы кардәшен күреп шаккатты, бик куанды, һәр икесе сөенешеп сөйләшә башладылар. Тутасы Баһадиошаһтан ни өчен вә ни рәвешчә килгәнлеген сөаль кыйлды. Баһадиршаһ һәрбер кыйссасын бәян кыйлды. Тутасы кардәше үзен дию кулыннан алу максуды берлә килүенә бик рәхмәт укыды: — Ләкин мине ала алырсың микән, мине моннан алып китү бик мөшкел булыр,—диде. Яхшы гына сөйләшеп торган заманда: «Гыйфрит килә»,—диделәр. Баһадиршаһ гыйфрит килеп җиткәнче хасиятле бүрекне киде дә күздән гаип булды. Гыйфрит янә бер зур тәхет берлә очып килеп төште. Кыз янына барып утырды. Килеп утыргач та: — Бу ни гаҗәп, бу җирдә бер адәм исе бар,— диде. Кыз әйтте: — Ник монда адәм исе булмасын, мин үзем адәм ич! Гыйфрит әйтте: — Юк инде, син асылда адәм нәселеннән булсаң да, хәзердә дию хатыны булдың; хәзер син дию хөкемендә, диде. Бу җирдә синнән башка бер адәм исе килә,—диде. Шул арада Баһадиршаһ бүрекне салды да гыйфритнең каршысына килеп чыкты, һич курыкмыйча: — Хуш, ни кыйлмакчы буласың? Ул адәм мин буламын,—диде. Баһадиршаһның бу рәвешчә батырлануын күргәч, тутасы егълый башлады, ачу берлә кардәшен гыйфрит һәлак кыйлыр диеп, бик курыкты. Баһадиршаһка күз кысып, юашлык берлә сөйләшергә кушты. Гыйфрит әйтте: — Ни кыйлмакчы булыйм? Сине пешертеп, майга кыздырып ашамак- чы буламын,—диде. Баһадиршаһ һич каушамыйча: — Яхшы, кулыгыздан килсә, тәҗрибә кыйлып карагыз,—диде. Баһадиршаһ бу сүзләрне әйткәндә тутасының тәмам төсе китте. Шул арада гыйфрит Баһадиршаһны тотып булмакчы булды. Ләкин тотарга һич кулы бармады, чөнки Баһадиршаһ һаман догасын укып тормакта иде. Падишаһ кызы, энесенә гыйфритнең көче җитмәгәилегсн күреп, бик сөенде. Гаскәрләре вә хезмәткәрләре алдында бер кешегә куәте җитмәвенә гыйфритнең бик кәефе китте вә бик гарьләнде. Шулай булса да, сиздермәскә тырышып, Баһадиршаһ илә йомшак кына сөйләшә башлады вә әйтте: — Син кем буласың? — диде. Баһадиршаһ әйтте: — Мин фәлән мәмләкәт падишаһының угылы буламын,— диде. Гыйфрит Баһадиршаһның бу сүзләрен ишеткәч, эшнең кая барачагын сизенде, ягъни Баһадиршаһның дога илә тутасын алыр өчен килгәнлеген белде вә әйтте: — Син монда ни өчен килдең?—диде. Баһадиршаһ әйтте: — Мин газиз тутамны алмага килдем,—диде. Гыйфрит әйтте: — Ул тутаңны ник алып китәсең? Инде ул безнең җиргә бик ияләнде. Мин аны бик кадерләп тотамын,—диде. Баһадиршаһ әйтте: — Бик яхшы, рәхмәт. Моңарчы кадерләп тоткансыз икән. Ләкин мин атамның әмере илә килдем. Атам әйтте: «Ни кыйлсаң да кыйл —кызымны алып кайт»,— диде. Мин тәнемдә җаным бар кадәр атамның сүзен җиренә китерергә тырышамын,—диде. Гыйфрит ни җавап бирергә белмәде; чөнки каты җавап бирсә, ихтимал, Баһадиршаһ бик тәэсирле догалар укып, гаскәрләре алдында хур итәр диеп курыкты. Шулай булса да, Баһадиршаһны гаҗиз кыйлыр өчен, әйтте: — Мин сиңа тутаңны бирермен, ләкин бик зур бер шартым бар, диде. Әгәр дә шул шартны кыйла алсаң, тутаңны хәзер, бүген алып китәрсең,— диде. Падишаһ кызы, бу сүзләрне ишеткәч, бер яктан бик куанды. Ләкин шарты ни икән дәю бик уйга калды. Баһадиршаһ әйтте: — Ни шартыгыз бар?—диде. Гыйфрит әйтте: — Мине ошбу җирдә фәлән төрле ашлар — нигъмәтләр берлән туйганчы сыйла, шуннан соң мин сиңа тутаңны бирермен,—диде. Гыйфрәт теләгән ашлар бик гаҗәеп ашлар иде. Ул ашларны адәм баласы хәзерләмәк һич мөмкин түгел иде, вә дәхи гыйфрит бик күп ашар иде. Үзен Баһадиршаһ һич туйдыра алмас диеп гөман (уй, фикер) кыйлыр иде. Баһадиршаһ бик сөенеп: «Ярый, бик яхшы, рәхим итегез»,—диеп, дәстәрханны падишаһ алдына китереп җәйде. Шул сәгать дәстәрхан өстендә падишаһ теләгән ашлар хәзер булды. Бу эшкә гыйфрит бик тәгаҗҗеб кыйлды (гаҗәпләнде), һәм шул мәҗлестә булган башка кешеләр дә бик гаҗәпсенделәр. Гөлбикә дә бик сөенде. Гыйфрит, ашап бетерим дип, бик күп ашады, янындагы кешеләр дә ашадылар, һәркайсы туйдылар. Дәстәрханда аш һаман бетмәде. Гыйфрит туйгач та бераз ашап бакты, ләкин ашны һич бетерә алмады. Ахры гаҗиз булып, ашаудан туктады. Гыйфрит туктагач, Баһадиршаһ әйтте: — Тагы ниндәен тәгамнәр телисез? Сорагыз, без тиз хәзер кыйлырбыз,—диде. Гыйфрит янә бик гаҗәеп, дөньяда һич булмый торган тәгамнәр өстәде. Шул сәгать дәстәрханда ул тәгамнәр дә хәзер булды. Ләкин аларны гыйфрит ашый алмады, чөнки карын* бугазына кадәр тулган иде. bl Гыйфрит дәстәрханның хасиятен аңлады һәм ул дәстәрханны үзенә алырга бик кызыкты, Баһадиршаһтан сорады: — Син бу дәстәрханны кайдан алдың?—диде. Баһадир әйтте: — Бер урманда ике диюдән алдым,—диде. Гыйфрит әйтте: — Ул кулындагы палас илә бүрек нинди нәрсәләр?—диде. Баһадиршаһ әйтте: — Алар да дәстәрхан кеби хасиятле нәрсәләр,— диде. Гыйфрит әйтте: — Ниндәен хасиятләре бар?—диде. Баһадиршаһ паласның да, бүрекнең дә хасиятләрен бәян кыйлды. Гыйфрит бу нәрсәләргә дә бик кызыкты. Янә сорады: — Син бу нәрсәләрне каян алдың?—дие. Баһадиршаһ әйтте: — Боларны да шул диюләрдән алдым,—диде. Гыйфрит әйтте: — Ул диюләр бу нәрсәләрне ничек сиңа бирделәр?—диде. Баһадиршаһ әйтте: — Дога укып, әүвәл аларның һушларын җибәрдем дә аннан соң алып качтым,—диде. Гыйфрит, бу сүзләрне ишеткәч, үзе дә бик каушады, Баһадиршаһ илә тагы да йомшаграк сөйләшә башлады. Гыйфрит әйтте: — Инде мин сиңа тутаңны бирәмен, ләкин синнән үтенәмен хасиятле өч нәрсәңне дә миңа бирсәнә,—диде. Баһадиршаһ һичберсен бирәсе килмәде. Чөнки һәркайсы юлда үзенә кирәк булачак иде. Сөйләшеп торган арада гыйфрит тиз генә качып китте. Баһадиршаһ илә Гөлбикә инде: «Шаять котылдык бугай, гыйфрит догадан куркып качып китте бугай,—диештеләр.— Тиз генә паласка утырып очып китәек»,—диеп хәзерләнә башладылар Шул арада Тимерҗан да килеп җитте: — Зинһар, мине дә алып кайтыгыз, монда ялгыз калдырмагыз,— диде. Өчәүләшеп утырып китәрбез диеп торганда, күктән бер кош килде дә Баһадиршаһны биленнән күтәреп алып китте. Палас, дәстәрхан, бүрек — һәркайсы шул җирдә калдылар. Гөлбикә илә Тимерҗан куркытып, гаҗәпсенеп калдылар. Гөлбикә, кайгырып, бик егълады. Алар икесе паласка утырып китәргә киңәшкәнче, гыйфрит үзе дә килеп җитте. Гыйфрит шул сәгать хасиятле нәрсәләрне алды да, гаскәр вә хезмәткәрләренә әмер кыйлып, кызны вә үзен күтәреп йортларына алып кайтырга кушты, һәркайсы киттеләр. Тимерҗан ялгыз аптырап калды. Йортына кайткач та гыйфрит Гөлбикәне бик мәхкәм (нык) бер сарайга бикләп куйды. Тимерҗан, ялгыз калгач, бик хафаланып кычкырып егълады. Баһаднршаһтан тәмам өметен кисте. Чөнки ул кош аны. әлбәттә, үлтермәк, һәлак кыйлмак өчен алып киткәнлеге мәгълүмдер. Тимерҗан акрынлап урманнан чыгып шәһәр тарафына кайтуны фарыз кыйлды. Гөмбәләрнең сәйранлыгыннан бер читкәрәк китеп, алмасын кабып кеше кыяфәтенә кайтты, кулында алмасы бары бер генә кабарлык калды. «Инде ни рәвешчә шәһәргә кайтырмын икән?»—дәю уйлана-уйлана, урман эченнән бик озак барды. Бара торгач, бер су буена барып чыкты Су буена утырып су эчеп, балык пешереп ашап, бераз ял итмәкче булып утырды. Бераз йокламакчы булып яткан иде, өстеннән бер зур кош очып барганын күрде. Яхшылабрак карагач күрде ки, ул кошның аягында бер кеше дә асылып барадыр. Тимерҗан: «Әлбәттә, бу кош Баһадиршаһны алып киткән кош булырга кирәк»,—диде. Инде ничек Баһадиршаһны ул кош кулыннан коткармак кирәк? Алманы капса, бәлки кош ташлар иде — алмасы бары бер генә кабарлык калган, шәһәргә кайтмак өчен үзенә кирәк иде. Әгәр дә алма бетсә, һәр икесе урманда аптырашып гаҗиз булып калмак кирәк. Әгәр дә алманы кызганып канмый калса, Баһадиршаһ һәлак булмак кирәк. Бераз вакыт уйлап торды-торды да, Ходайга тапшырып, кош кулындагы кешенең сәламәт килеп төшүен адарынып (теләп), калган алмасын кабып бетерде. Ул капканчы кош байтак җир узып китмеш иде. Тимерҗан алманы капкач та, кош кире борылып килде дә Баһадиршаһны җир1Ә куеп, очып китте Баһадиршаһның тәмам һушы киткән иде Тагы берәр сәгать кош кулында йөрсә, җан бирер дәрәҗәгә килеп җиткән иде. Бер-ике сәгать җирдә һушсыз булып ятты. Айныгач, күзен ачып карагач, янында Тимерҗанны күреп бик сөенде. Икәүләшеп сгълашып күрештеләр. Тимерҗан тиз Баһадиршаһка балык пешереп ашатты. Ашап-эчеп бетергәнче кич булды, урман тәмам караңгыланды. Урман эчендә су буйларында ялт-йолт утлар күренә башлады. Су өстеннән зур хайваннарның башлары күренә башлады, төрле ерткыч хайваннарның тавышлары вә елан сызгырган тавышлар ишетелә башлады. Тон уртасы җиткәч, бик каты бер җил чыкты. Агачлар вә сулар дулкынланып шау иттеләр. Баһадиршаһ илә Тимерҗан урманның шаулавыннан вә ишетелгән тавышлардан бик куркыттылар. Урман эчендә бу кадәр куркынычлы хәл күргәннәре юк иде. Бу су буе бигрәк куркынычлы җир икәнлеген белделәр Тон уртасы авышкач, җил вә давыл бераз басылды Таң алдыннан Баһадиршаһ илә Тимерҗан йокыга киттеләр Кояш чыгып күтәрелгәч, һәр икесе йокыдан тордылар. Киңәшә- киңәшә су буе белән су агымына таба киттеләр. Икесенең дә кулларында һичбер хасиятле нәрсә юк иде. Чөнки Баһадиршаһның палас, бүрек, дәстәрханы гөмбәләр янында калмыш иде. Тимерханның алмасы да беткән иде. Шул сәбәптән Тимерҗан Баһадиршаһка кайтыйк дип киңәш бирер иде, ләкин Баһадиршаһның тутасын алмыйча шәһәргә кайтасы килмидер иде. Үзенең куәтенә вә догаларына ышанып, һаман һәрничек булса да тутамны алырмын, диеп фараз кыйлыр иде. Көн буенча су буе берлә бардылар. Юлда гаҗәеп агачлар вә төрле- торле җимешләр күрделәр. Урманның ул тирәсенә һич адәм заты кергәне юк иде. Бара торгач, кич булды. Үткән кичтәге кеби урман вә су куркыныч хәлгә керде. Төн уртасы җитте. Янә бик каты җил вә давыл чыкты. Төн уртасы авышканчы һаман акрын-акрын алга таба бардылар. Тон уртасы авышып давыл басылгач, бер җиргә ял итмәкче булып утырдылар. Шул арада агач арасыннан су буенда бер тәрәзә яктысы күренде. Яхшылабрак карасалар, күрделәр ки: су буенда кечкенә генә бер йорт бар икән. Икесе дә куркырга да, курыкмаска да белмәделәр. Икәүләшеп акрын гына өйнең янына барып, тәрәзәсеннән эченә карадылар. Күрделәр ки: өй эчендә сачлары агарган, тешләре төшеп беткән, күзләре ут шикелле ялт-йолт итеп тора торган арык вә ямьсез бер карчык утырадыр. Сачларын туздырып, күзләрен челәйтеп, күккә таба карап, сихер укып утырадыр. Тәрәзәдән бик күп карап тордылар. Карчык һаман укый да укый. Укый торгач, бик ямьсез тавыш берлә кычкырып җибәрә. Бик күп укыгач, башын шап итеп җиргә бәреп, сәҗдәгә китте. Берничә мәртәбә сәҗдә кыйлды да, дога кыйлып, үзенең гамәлен тәмам итте. Ул арада таң да якынлашкан иде. Гамәле тәмам булгач, карчык, бик каты кычкырып, кулына бер яулык тотып селкеде. Шул сәгать урман арасыннан берничә пәри килеп чыкты. Су эченнән янә бер-ике пәри чыкты, һәркайсы йөгерешеп карчык янына керделәр. Карчык аларга берничә төрле эшләр боерды кайсына он вә ярма китерергә кушты, кайсына ит вә май китерергә кушты. Су пәриләренә су вә балык китерергә кушты. Шуннан соң пәриләр, пырылдашып карчык өеннән чабышып чыгып, төрлесе төрле гарафка йөгерешеп киттеләр. Пәриләр өйгә кергәч, йорт янында ике кеше торганлыгын карчыкка сөйләгәннәр булырга кирәк; чөнки пәриләр чыккач та, карчык, ишеген ачып: — Әйдәгез, кунаклар, хуш килдегез, йортыбызга рәхим итегез,— диде. Баһадиршаһ илә Тимерҗан куркыр-курыкмас, Ходайга тапшырып, догаларын укып, карчыкның өенә керделәр. Өй эчендә бер карават, бер-ике озын эскәмия вә бер өстәл бар иде. Мич эчендә ут та янып торадыр иде. Карчыкны тәгъзыйм кылып (олылап) кулын үбеп күрештеләр. Карчык: — Утырыгыз,—диде. һәр икесе эскәмиягә барып утырдылар. Карчык сораштыра башлады. Баһадиршаһ үзләренең кем икәнлекләрен вә һәрбер башларыннан кичкән вакыйгаларны берәм-берәм бәян кылды. Карчык әйтте: — Мин үз пәриләремнән: «Гыйфрит бер адәм падишаһының бер кызын урлап килгән, имеш»,—дәю ишеткән идем һәм, ул кызны вә ата-анасын кызганып, бик хафаланган идем. Ләкин ул кызның үзен һич күргәнем юк Чөнки ул гыйфрит бездән бик ерак булмаса да, дуслыгыбыз юктыр, шуның өчен һич йөрешмибез,— диде. Асылда бу карчык үзе дә адәм баласы булган икән. Яшь вакытында аны да бер дию урлап ошбу урманга алып килмеш икән. Шул дию үлгәнче бу карчык аның кулында тормыш икән. Ул дию үлгәннән бирле үз алдына көн күрә башламыш икән. Шул сәбәптән карчык Баһадиршаһ илә Тимерханны үз җенесе (кавеме) итеп бик якты чырай илә кабул итте һәм кулыннан килгән кадәр ярдәм кыйлачак булды. Баһадиршаһ карчык илә бер-ике сәгать чамасы сөйләштеләр. Тимерхан һич сүзгә катышмады, карыны бик ачкан иде, ашыйсы киләдер иде. Карчыкның бик күп сөйләвенә эче пошты вә үзенең тупаслыгы, вә мәҗлес күрмәгәнлеге сәбәпле әйтте: — Абыстай, син бик күп сөйләшәсең икән. Бу кадәр күп сөйләшкәнче, кунакларыңны туйдырсаң бигрәк яхшы булыр иде,—диде. Тимерханның бу сүзләренә карчыкның бик ачуы килде. Ачуы килсә дә заһирән (ачык итеп) һич белгертмәде. Яулыгын селкеп бер төрле тавыш берлә кычкырган иде, морҗадан маймыл төсле берничә вак пәри сикерешеп төштеләр, һәрберсе икешәр генә карыш буйлы вә бик зур башлы иделәр Карчык аларга коймак пешерергә кушты. Бер савытта коймакка диеп хәзерләнеп куелган камыр бар иде, шул сәгать пәриләр, берничә табага камыр салып, мич эченә кереп киттеләр. Мичнең түренә кереп, яңа торган күмернең өстенә аякларын ерып утырып, куллары белән табаларын тотыл, коймакны кыздыра башладылар. Янә бер-икс пәри пешкән коймакны майлап бер савытка салып, мәҗлескә китереп куя башладылар, һәркайсы ашый башладылар. Баһадиршаһның да бик карыны ачкан иде. Урманда күп йөрү сәбәпле, мич ашын бик сагынган иде. Тансык аш диеп, Баһадиршаһ шактый ашады. Карчык илә Баһадиршаһ туйды, ләкин Тимерҗан һич туймады. Коймак бик күп иде, пәриләр һаман пешерә торалар иде. Тимерҗан кызара- бүртенә һаман ашый да ашый, һич туя алмый. Бара торгач, коймаклар Тимерханның авызына очып-очып керә башладылар. Тимерҗан авызын гына ачып торды. Акрынакрын Тимерханның корсагы үсә башлады. Үсә-үсә өстәлне этә башлады. Тимерҗан һаман туймады, авызын ачып чәйни-чәйни генә торды. Пәриләр көлешә башладылар, камыр беткәнче коймакны пешерделәр. Коймакларның һәркайсы Тимерханның авызына кереп беттеләр. Тимерҗан бу эштән бик курыкты. Баһадиршаһ та, бер хикмәт булмаса ярар иде дип, бераз каушады. Асылда бу эш Тимерханның әдәпсез сөйләвенең җәзасы иде. Тимерханның хәле китеп, егылды. Шуннан соң аны пәриләр, аунатып, тәгәрәтеп, ишектән чыгардылар. Тимерҗан, елап, карчыкка ялына башлады: — Зинһар, мине бу хәлдән коткарсана,—диде. Баһадиршаһ һәм карчыктан үтенде — Зинһар, аның тупаслыгын вә мәҗлес күрмәгәнлеген гафу итсәнә,— диде. Карчык көлемсерәп: — Ярый алай булса, синең хәтерең очен гафу итәм,—дип, гафу итте. Пәриләргә Тимерханны аунатырга кушты. Пәриләр кычкыра-кычкыра Тимерханны тәгәрәттеләр. Тимерҗан көчкә сулу алды. Баһадиршаһ карчыктан тутасын алырга бер хәйлә өйрәтүен үтенде. Шуннан соң карчык ошбу сүзләрне сөйләде: — Әгәр дә минем нәсыйхәтем белән йөри алсаң, шаять тутаңны гыйфрит кулыннан алып шәһәрегезгә кайтырсың, ләкин минем бер шартым бар. Шартым шул ки: син тутаңны шәһәрегезгә алып кайткач, мин ошбу урманнан күчеп, сезнең шәһәргә барырмын. Сез шәһәрегездә миңа бер йорт бирерсез, вә һәм үлгәнче гыйбадәт кылып ятарлык мал бирерсез, вә һәм бер-икс хезмәткәр бирерсез. Әгәр дә ошбу шартларны кабул итәрлек булсагыз, мин сезгә бик яхшы хәйлә ойрәтермен; Мин инде ничә еллар бу урманда тордым, адәмнәрне бик сагындым, кайтасым киләдер, инде бу җеннәрдән, сихер гамәлләреннән бик туйдым,—диде Баһадиршаһ: — Баш осге, диде. Үзең сораганнардан артыграк итеп кадер итәрбез, гомерең буенча безнең кадерле кунагыбыз булырсың,—диде. Дәхи 10 .к.у, м 7 М5 әйтте: — Гаҗәеп, син моңарчы ни өчен адәмнәр арасына кайтмый тордың?— диде. Карчык әйтте: — Яшь чагымда дию җибәрмәде. Дию үлгәндә бик картайган идем, кулымнан һичбер эш килер хәлем калмаган иде, адәм арасына кайтып, хәер эстәп йөрисем килмәде. Чөнки минем туганнарым һәркайсы үлеп беттеләр, тәрбия кыйлыр кешем юк, мин бу җирдә ничек булса да җеннәремне хезмәт иттереп көн күрә алам. Адәмнәр арасына кайтсам, ул җеннәр миңа һич хезмәт итмиләр. Шуның өчен бу көнгә кадәр адәм арасына кайтмадым,—диде. Карчык Баһадиршаһка бер кылыч, Тимерҗанга бер сөнге бирде: — Сез, ошбу коралларны кулларыгызга тотып, ошбу юл белән төн ягы тарафына китегез, берничә чакрым баргач, бер күпергә очрарсыз. Ул күперне тиз генә чыгарга тырышыгыз, чөнки сез чыгып җиткәнче ул күпер җимерелә башлар. Мөмкин кадәр җимерелгәнче чыгып калырга тырышыгыз. Ул күперне чыккач, янә барырсыз, бара торгач, сезгә юлда ике башлы бер бик зур елан очрар. Ул елан сезне үтерергә касд (ният) кыйлыр. Сез аны тиз ошбу коралларыгыз илә үтерегез. Ләкин бик саклана күрегез, бер сукканда башын өзәрлек булыгыз. Бер башына ике мәртәбә суга күрмәгез. Әгәр дә бер башына ике мәртәбә суксагыз, яңадан терелер дә үзегезне һәлак кыйлыр. Ул еланны үтергәч, янә бераз барырсыз. Бер бик зур таш-таулар арасына килеп чыгарсыз. Шул таулар урталыгында бер бик зур мөхкәм (нык) сарай булыр. Синең тутаң шул сарай эчендә булыр. Ул сарай янына барып җиткәнче янә бер зур күпер чыгарсыз, ул күпер дә сез чыгып җиткәнче җимерелер. Сез мөмкин кадәр тизрәк чыгарга тырышыгыз. Ул күпердән чыгып җиткәч тә, күктән ике башлы янә бер зур елан килеп төшәр. Ул елан да сезне үтерергә касд кыйлыр. Ул еланны да ошбу коралларыгыз илә берәр сугып һәлак кыйлырсыз. Сарай янына барып җитәрсез. Сарай янында бер зур бакча булыр. Ул бакча янында бер зур күл булыр. Сез шул күл янына барып карап торыгыз. Көндез өйлә вакытында шул күл янына берничә аккош очып килеп төшәрләр. Сез шуларны яхшы билгеләп карап торыгыз: ул аккошларның арасында берсенең башы бүрекле булыр, шуны бик билгеләп калыгыз. Чөнки ул кош гыйфритнең үз кызыдыр Янындагы кошлар иптәш вә хезмәтче кошлардыр. Алар һәркон, гыйфрит йоклагач, шул күлгә килеп коеналар. Ул кошлар күл буена килеп төшкәч тә адәм кыяфәтенә, ягъни кызлар кыяфәтенә керерләр, һәркайсы чишенешеп киемнәрен күл янында калдырып, күлгә кереп китәрләр. Алар бер сәгать чамасы шул күлдә уйнашып коенырлар. Син, Баһадиршаһ, шул арада, үзең күренмичә генә, бүрекле аккошның чишенгән киемнәрен алып үз кулында тот. Тимерҗан, син дә, теләсәң, арадан бер кошның киемен ал. Кызлар, коенып туйгач, күлдән чыгып, киенмәкче булырлар. Сез киемнәрен алган кызлар, киемнәрен таба алмыйча, аптырашып йөрерләр. Сез шул арада ул кызларны тотарга тырышыгыз. Алар, киемнәре булмагач, сезгә һичбер зарар кыйла алмаслар. Сез алардан һич курыкмагыз. Ул кызларны сез һич җибәрмәгез, киемнәрен бирмәгез. Алар сезгә бик ялынып багарлар, сез һич аларны кызгана күрмәгез, чөнки, әгәр дә аларны өчәр мәртәбә ант иттермичә җибәрсәгез, алар сезне хәзер һәлак кыйлдырырлар. Сез аларның һәрберсен өчәр мәртәбә ант иттерегез. Беренче: «Мин синеке булдым»,—диеп ант итсеннәр. Икенче: «Мин сиңа һич зарар итмәм, зарар иттермәм»,—дип ант итсеннәр. Өченче: «Син ни кушсаң, мин шуны эшләрмен»,—дип ант итсеннәр, һәркайсы ошбу рәвешчә ант иткәннән соң, алар гүя сезнең колыгыз хөкемендә булырлар, һәрвакыт тагать кыйлап (буйсынып) мөмкин кадәр сезнең өчен хәер-хаһ булырлар. Шулай булса да, сез ашыгып җибәрмәгез: «Ошбу җиргә Гөлбикәне вә палас илә бүрек һәм дәстәрханны китер»,— диегез. Шуннан соң гыйфрит кызы юлдаш кызларының берсенә әмер кыйлыр. Шул сәгать Гөлбикәне вә хасиятле нәрсәләрне китерерләр. Алар килгәч тә, паласны җәеп, бишәүләшеп өстенә менеп утырыгыз да паласка үз шәһәрегезгә алып кайтырга боерыгыз. Шул рәвешчә икегез өйләнеп, Гөлбикәне алып кайтырсыз Кайтып җиткәч, гыйфрит кызы сиңа даими итагатьтә булыр, һич каршы килмәс, адәм кызларыннан артыграк хатынлык хезмәтен итәр. Әгәр дә мәхәббәтегез булмаса, һәр икесен азат кыйлып җибәрерсез. Зинһар, бу эшләрне ошбу атна эчендә башкара күрегез, чөнки бу атна гыйфритнең йоклый торган атнасыдыр. Гыйфрит уяу чагында сез һич Гөлбикәне ала алмассыз,—диде Карчык кылыч илә сөнгене өшкереп бирде дә: — Инде сезгә вакыт җитте, тизрәк юлга чыгыгыз, Хода хәерле юл бирсен! — диде. Баһадиршаһ илә Тимерҗан, карчык илә күрешеп—бәхилләшеп, юлга чыктылар. Карчык бер-ике пәрине озатып юл күрсәтергә җибәрде. Берничә чакрым баргач, карчык сөйләгән күпергә килеп җиттеләр. Карчык әйткән рәвешчә ул күпердән тиз генә чыктылар Чыгып җитәм дигәндә күпер җимерелә башлады, күпер тәмам җимерелгәнче сәламәт чыгып җиттеләр. Күпердән чыгып җиткәч тә каршыларына сызгырып, авызларыннан утлар чәчеп, ике башлы бер елан килде. Баһадиршаһ кылычы белән бер башына, Тимерҗан сөнге илә икенче башына сукты. Шул сәгать елан җан тәслим кыйлды. Икенче күперне дә чыктылар һәм икенче еланны да үтерделәр. Икенче елан бигрәк куркыныч кыяфәтле иде. Сарай янына килеп чыктылар. Бакча артына барып, күл буена килеп утырдылар. Карчык әйткәнчә, сәгать уникедә күл буена унике аккош очып килеп төште. Килеп төшү белән, һәркайсы бик гүзәл кызлар кыяфәтенә керделәр, һәрберсе чишенеп, суга кереп киттеләр. Баһадиршаһ бүрекле аккошны билгеләп калды. Тимерҗан аның белән янәшә очып килеп икесе бер җиргә чишенгән кызны яратты. Ул кыз гыйфрит кызының дусты иде. Башкалары хезмәтче кызлар иделәр. Кызлар суга кергәч тә, Баһадиршаһ бүрекле аккошның киемен, Тимерҗан аның янында чишенгән кызның киемен кулларына алдылар. Коенып бетергәч, киенешергә чыктылар. Чыккач, икс кыз киемен таба алмады. Бик кайгырышып, кычкырышып елаша башладылар. Шул арада Баһадиршаһ илә Тимерҗан үзләре билгеләгән кызларын барып тоттылар. Кызлар бик ялына башладылар. Киемнәрен алып егетләрнең кулларыннан ычкынмакчы булдылар. Ләкин егетләр һич җибәрмәделәр, һәр икесе ант итәргә куштылар. Ләкин кызлар бик күп заманга кадәр кабул итмичә тыпырчындылар, һәрничек булса да. ахырында һәр икесе өчәр мәртәбә ант иттеләр. Баһадиршаһ үз кызына тутасы Голбикә илә паласны һәм бүрек илә дәстәрханны китерергә кушты Гыйфрит кызы хезмәтче кызларының берсенә Гөлбикәне вә палас илә бүрекне һәм дәстәрханны алып килергә кушты. Биш минут эчендә һәркайсын китереп җиткерделәр. Гөлбикәнең һич вакыйгадан хәбәре юк иде. Бакчада энесен күреп, бик гаҗәпкә калды, һәм, энесе гыйфрит кызын тотканлыгын вә аңа теләгәнчә хөкем кыйлганлыгын күреп, шаккатты. Гыйфрит кызы Гөлбикәгә әүвәл- дә һич яхшылап илтифат кыйлмыйдыр иде. Хәзер бик тәгьзыйм кыйлып күреште, гүя үз тутасы кебек якын күргәнлеген белгертте. Голбикә Баһадиршаһтан ни вакыйга булганлыгын, ни рәвештә килгәнлеген сорашмакчы булды. Баһадиршаһ — Апа, туктале, күп сорашма, өйгә кайткач сөйләшербез, тизрәк палас эченә кереп бас,—диде Паласның уртасына гыйфрит кызы Ләүлияне бастырдылар. Калганнары, ягъни Баһадиршаһ, Голбикә, Тимерҗан вә аның кызы дүртесе, дүрт почмакка басып, һәркайсы паласның бер почмагын тоттылар Баһадиршаһ паласка: — Тиз әткәй вә әнкәйләребез янына фәлән шәһәргә алып барып, сәламәт җиткез!—диеп әмер кыйлды. Палас күтәрелеп китте Ләүлиянең хезмәтче кызлары елашып калдылар. Ләүлия күтәрелә башлагач, елап, хезмәтче кызларына әйтте: — Сез миннән бәхил булыгыз, шаять, берничә елдан соң мин бирегә киявем белән кайтырмын. Әткәй-әнкәйгә ни вакыйга булганлыгын тәф- сыйлән (җентекләп) бәян кыйлыгыз, мине гаеп итмәсеннәр,—диде. Шуннан соң Баһадиршаһ та кычкырды: — Каенагайга әйтегез: һич зарар касд кыйлмыйча, дуслык белән парлап кунак булып барсыннар. Әгәр дә алар безгә килсәләр, һәр елда без дә бу җиргә килербез,—диде. Палас, биек күтәрелгәч, Баһадиршаһның аталарының шәһәренә таба алып китте. Болар палас белән һавадан болытлар арасыннан бара торсыннар, без Баһадиршаһның атасы илә анасының хәлләрен языйк. Баһадиршаһның атасы вә анасы, угылларын озатканнан соң, бик хафага калдылар. Ахыры һичбер баласыз калдык бугай, дәю, бик хафаландылар. Ашаулары-эчүләре һәм йокылары качты, һәр икесе бик ябыктылар. «Үзебез картайдык, дөньяда һичбер варисыбыз калмый»,— диеп, һаман икәүләшеп бакчага чыгып, моңаешып утыра башладылар. Кызының һәм улының бакчада йөргәннәрен уйлап, сагынышып утырыр иделәр. Кызлары да, угыллары да һаман төшләренә керер иде. Бәгьзы (кайбер) көнне бик шат кыяфәттә керер иделәр. Бер ай чамасы узды, һаман улларыннан да, кызларыннан да һич хәбәр юк. Бер көнне падишаһ үзе кызы илә угылын икесен бер җирдә бик шатланышып утырганнарын күрде. Хатыны бакчаларына һавадан биш аккош очып төшкәнен күрде. Шул көнне иртә белән бик шатланышып, бер-берсенә төшләрен сөйләштеләр. Шаять сәламәт кайтмаслар микән дәю, төшләрен хәерлегә юрашкан булдылар. Бер заман ак болытлар арасыннан бер карамчык күрделәр. Бу ни икән дәю, бик гаҗәпсенеп күп заман карап тордылар. Карамчык һаман зурая иде. Берәр сәгатьтән соң карамчык боларның бакчаларына якынлашты. Бу ни икән диеп гаҗәпсенеп торганда, бер палас илә биш кеше килеп төште. Карасалар: кызлары Гөлбикә һәм уллары Баһадиршаһ, Тимер- җан һәм янә башка ике бик гүзәл кыз. Баһадиршаһ бер кулына Гөлбикәне җитәкләп, икенче кулына Ләүли- яне җитәкләп, атасы вә анасы каршына барды, һәркайсы әүвәл падишаһ илә, аннан соң хатыны илә, кулларын үбеп, кочаклашып күрештеләр. Бакчада шундый бер шатлык мәҗлесе булды ки, һич сөйләп вә язып бетермәк мөмкин түгелдер. Иртәгесен падишаһ җәмигы (барлык) вәзирләрен вә шәһәрнең могтәбәр кешеләрен чакырып, вә голәмәсен чакырып, зур мәҗлес ясады, һәм шул мәҗлестә Баһадиршаһ илә Ләүлиягә вә һәм Тимерҗан илә үзенең алып кайткан кызына никах укытты. Шуннан соң һәркайсы шатлык илә тереклек кыйла башладылар. Берничә көннән соң Гөлбикәне вәзирнең угылына кияүгә бирделәр. Берәр айдан соң Баһадиршаһларның урманда күрешкән карчыклары килде. Падишаһ аны бик кунак итеп, махсус йорт вә хезмәтчеләр бирде. Алты айдан соң гыйфрит, кызын күрергә килмәкче булып, илчелеккә бер дию юллады. Ләкин падишаһ ул диюнең йөзен күрәсе килмәде: — Күрәсе килсә, кызын кунак итеп җибәрербез, берәр ай торып кайтыр, үзенең килүен мәгъкуль күрмимен,—диде. Шул дию илә Ләүлиягә бер айга рөхсәт биреп җибәрделәр. Ләүлия бу җиргә һәм киявенә бик ияләнгән иде, бик елап, һәркайсы илә күрешеп китте. Бер айдан соң, атасының ризалыгы берлә, янә килде. Шуннан соң һәркайсы гомерләре буенча бик рәхәт тереклек кыйл- дылар. Падишаһ үлгәннән соң, тәхеткә Баһадиршаһ утырды. Баһадиршаһ, падишаһ булгач, бик рәхәт гомер сөрде.