Логотип Казан Утлары
Мәхәббәт кыйссасы

ГАШЫЙКЛАР ТАВЫ

КАТНАШАЛАР:

Монирә Идрисова Сәет Зилаиров Лалә Өмет Зилаиров Мирсәет Зилаиров Алсу Сафа Яшьләр 1940 80 елларда булган хәлләр... Беренче акт Сәетен теше: картайган, ямьсезләш ән Сәет һәм яиь-яшь Монирә. Сәет. Исәнме-саумы. Гашыйклар тавы! Бу мин дошманны бик тиз генә жиңеп кайтырга киткән Сәет Зилаиров. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр ут эчендә йөреп, әлләннчә үлеп, әллә ничә терелеп, мин сиңа әйләнеп кайттым' Әллә инде танымыйсын? Исәнме-саумы, яшьлек серләремне сыйдырган, хисләремне үз иткән, сөю шатлыкларын-газапларын юллаган Таллыкүл урманы! Мөнирә, җиләгем, син, мөгаен, без очрашкан урында мине көтәсеңдер.. Мөнирәәү! Ау-у! Син кайда?! Мөнирә тавышы. Ау-уу! Син кем? Сәет. Бу мин Сәет! Мөнирә. Ой! Сез кем? Сәет. Мөнирәм! Җиләгем' Син бөтенләй үзгәрмәгәнсең.. Кил, кочыйм. Мөнирә. Кит... Кагылма! Сә^т. Танымыңсынмени, Мөнирә? Әллә оныттыңмы бик яшьли сөйгән ярыңны? Мөнирә. Минем яшьли сөйгән ярым Сәет. Син... Сәет ... түгел! Сәет. Мин чын Сәет Мөнирә. Мин синнән куркам. Сәет. Мөнирә, исеңдәме... без синең белән шушы болында очраштык... Мөнирә Минем Сәетем бөтенләй башка... Сәет. Нинди иде соң ул? Мөнирә. Ул яшь иде Башы горур, күтәренке иде. Чәчләре куе, чем кара иде Аның битләре алсуланып, ут кебек янып торыр иде. Мондый ямьсез эхтәр, килбәтсез кыяфәт... Сәет. Мөнирә' Мөнирә. Ой! Якын килмә! Син качкын! Сәет. Эйс, мин тегенда немец әсирлегеннән качтым. Әмма үзебезгә качтым, аннан соң да әле сугыштым, яраландым Мине ядрәләр җәрәхәтләде, ярчыклары битләремне умырды, фашист итекләре, этләре тәнемдә жуелмас эзен калдырды Мине кистеләр, турадылар, ялгадылар Шулай да мин, Мөнирә, исән... ышан: мин синең Сәетен Мөнирә. Ышанмыйм Сәетнен нәфис бармаклары гармун уйнау өчен генә яратылган иде.. Сәет. Гармунның үзен биеткән монлы бармакларымны изделәр, таптадылар, Мөнирә Мин Сәет .. кил әле кочаклыйм үзеңне, элекккечә кочагыңда югалыйм Онытыйм бөтен күргән газапларымны Мөнирә Якын килмә! Син Сәет түгел! Хәзер кычкырам! Килгән Юлыңнан кире кит! Сәет Кычкырма зинһар Күзләремне тутырып бер карыйм да китәм мәңгегә, кайтмаска китәм... Мөнирә. Кит! Кит! Югал! (Свет уяна.) Сәет. Мөнирә Мөнирә! (Акылына килеп.) Ләлә Лә лә (кайтып кере) Ни булды, Сәет? Сәет. Болай гына... Саташтыра... Ләлә. Инсульттан соң ялгыз калдырырга ярамый шул сине Сәет. Сул кул кыймылдаганда әле яшәргә була. Концерт ошадымы? «Сагыну» ансамбле миннән башка жырлый аламы? Ләлә. Синең рухың анда, синең җырын... Сәет. «Яралы кош»ны җырладылармы1 Ләлә Аннан башка концерт узамы... Сәет Мине искә алалармы’’ Ләлә. Очраган берсе сине сорый. Бүген ииндн төшләр күрдең’’ Сәет. Мин күрәсе төшләремне күреп бетердем, ахры Ләлә. Алай димә, Сәет Сәет. Сизәм: лампам эчендә май кими. Ләлә. Кимүен кимеми Әмма мин башка бер нәрсә тоям, Сәет, сине нәрсәдер миңа әйтергә ярамый торган сер газаплый. Төннәр буе йоклый алмыйсың, йоклап китсәң, саташасын Ачыл, Сәет, үзенә җиңел булып китәр Минем алдымда гаебең булса да, яшермә, кичерермен Сәет. Син изге кеше, Ләлә... Ләлә. Кем ул Мөнирә? (Сәет дәшми.) Кем ул... Мөнирә’’ Мөнирә кем ул? Сәет Мөнирә? Нинди Мөнирә? Ләлә. Бу сорауны мин сиңа бирәм. Ачуланмыйм, үпкәләмим, әйт, Сәет, кем ул Мөнирә? Сәет. Син... каян беләсең? Ләлә Димәк, Мөнирә чынлап та бар Сәет Син... син... мин Ләлә. Саташасың, аны чакырасын. Аның урынына мин кнләм Сәет Ләлә, су бир Утыр Мин бу сүзне үзем башларга кыймый идем Мине озак еллар газаплаган серне чишәргә вакыт Житте Мин аны үзем белән атып китә ялмыйм Мин хәзер сөйли дә алмыйм Хәтерем әлләни түгел (Дәфтәр чыгара ) Барысы да шунда Ләлә (дәфтәрнең беренче битен ача). Ядкарь дәфтәре. Онытма мине! Онытмам син! Ул... Мөнирә1 Сәет Мөнирә... Сәет тавышы. Безнең Таллыкүл авылы Гашыйклар тавына терәлеп тора. Их, Таллыкүл урманнары! Беренче тапкыр мин аны кара урманда күрдем (Манзара үзгәрә. Урман-тауларның һәм геройларның яшь чагы.) Урманчы әтием үлгәч, Таллыкүл участогына мине, унтугыз яшьлек егетне куйдылар. Кызлар урманга жнләк -җыярга килгәннәр. Мөнирә Кызлар, әйдәгез, ял итәбез! Кызлар. Ял итәбез, ял итәбез! (Утырышалар.) Беренче кыз. Җиләк җыйдым чиләккә. Икенче кыз. Берсен аттым... Өченче кыз. Берсен каптым Мөнирә. Яна торган йөрәккә! Их, кы злар, йөрәк чынлап та яна икән ул! Әллә ни булды, акылдан язам! Беренче кыз. Акылсыз кызны бер егет тә яратмас. Икенче кыз. Әй, акыл егетләргә генә кирәк ул! Өченче кыз. Ни сөйлисез, без бит әле укучылар гына... Мөнирә. Теләсә ни әйтегез: мин... гашыйк булдым! (Сикереп торалар.) Кызлар Гашыйк булдың? Мөнирә. Гашыйк булдым. Беренче кыз. Кемгә? Икенче кыз. Хыялда1 Өченче кыз. Кинода1 Беренче кыз. Вахитка1 Икенче кыз. Заһитка? Өченче кыз. Шаһнткә? Мөнирә. Юк! Кызлар. Әйт инде, яшермә, Мөнирә1 Мөнирә. Сер булып калсын! Беренче к ы з. Ул үзе беләме? Мөнирә Белми шул, кызлар, белми! Икенче кыз. Онытырсың әле, бала! Өченче кыз. Канатлана башлаган яшьлекнең җилкенүе! Мөнирә. Кыхлар, бу шаяру түгел, мәхәббәтнең үзе! Беренче кыз. Минем дә гашыйк буласым килә! Мөнирә Икенче кыз. Әйт әле, ничек гашыйк булырга? Өченче кыз. Ни ул мәхәббәт? Мөнирә. Ни ул мәхәббәт? Үзем дә белмим, һичбер сәбәпсез шатланам, келәм. Сабый баладай дөньяга туам. Хыялга очам, сагыштан үләм Гел үзем генә каласым килә Дуслардан качам Тилерәм, шашам Әллә мин җырлыйм, әллә мин елыйм Хис урманына кереп адашам Белмим үзем дә. йөрәгем аша Агамы утлар, агамы бозлар1 Түзә алмыйча ачтым серемне, Әйтегез миңа, нишләргә, кыз.лар? Беренче кыз. Әтиең Сафа абзый сизсә... үтерә бит! Икенче кыз. Үтерде ди... Анын да яшьлеге булган ич... Өченче кыз. Мондый җилкенү бала йөрәктән Килер дә китәр, сызлар да китәр. Утлар да сүнәр, бозлар да китәр, Исең китмәсен, узар да китәр! (Авызына бармагын куеп, сызгыра.) Әйдәгез, малайлар булып биибез! (Бииләр Монирәне да биетергә тырышалар.) Мөнирә. Юк, кызлар, көчләмәгез... Булмый... Кызлар. Алай булса, җырла! Мөнирә. Малайкайларым, зинһар дип сорыйм, мине урманда үземне генә калдырыгыз Бәлки, җырлармын да... Беренче кыз. Адашсаң. Сафа абзый үтерә бит үзеңне! Икенче кыз. Соң., калсын әйдә, бик адашасы килсә, адашсын әйдә... Өченче кыз Кара аны, адашсан-нит- сән, кайтып керәсе булма! (Чыгалар.) Мөнирә Каравылчы килеп чыксын өчен, нишләргә? Әһә! Япь-яшь аккаенны кисеп киткәннәр. Әһей! Каравылчы' Ка еныңны кискәннәр! Юк, ишетмәде. Ул монда Урман эченә кереп киткәнен күреп калдым. Кычкыруны ишетмәде Җырлап җибәрсәм? Аны җыр ярата диләр... Елмайдым карамадың. Юл бирдем — аңламадың, Кул бирдем аңламадың, Син мине санламадың, Син сине санламадың... (Капланып елый.) Сәет (мылтыгын асып керә). Ни булды? Мөнирә. Берни булмады. Сәет. Нигә елыйсың? Мөнирә. Күрмисеңмени, адаштым ич... Сәет. Әкияттәге үги кызмы ә.тлә син? Кем адаштырды? Мөнирә. Үзем адаштым ла мин... Сәет. Курыкмыйча бер үзең урманга килергә ничек батырчылык иттең? Мөнирә. Җиләккә килгән ием лә... Сәет (кәрзинне карап). Шулай икән шул. Иптәшләрең ташлап киттеме? Әле генә тавышларын ишеттем. Мөнирә. Үзем калдым ла мин Сәет. Тор, сеңелем, курыкма Күрсәт әле йөзеңне... Мөнирә. Әй, оялам ла мин... (Йозен ача.) Сәет Сөбханалла, сөбханалла! Буйга җиткән кыз икәнсең... (Текәлеп карап тора.) Исемеңне дә белик инде? Мөнирә. Бәй, танымыйсыңмени, Сәет абый? Сәет. Исемеңне әйтсәң, бәлки, танырмын... Мөнирә Мөнирә ич мин. Сәет. Кайсы Мөнирә? Нишләп мин белмим? Мөнирә. Түбән оч Мөнирә. Сәет. Сафа абзый кызымы әллә? Мөнирә (соенеп) Әйе! Тутызынчы класс укучысы Мөнирә Идрисова! Сәет. Тугызынчы класс? Укучы0 Бала гына икәнсең шул әле... Мөнирә. Мин балалыктан киттем инде Сәет Аны каян беләсең? Мөнирә. Әй... оялтмагыз инде... Сәет Әле син җырладыңмы? Мөнирә Ишеттегезмени? Мин бит әкрен генә. Кеше ишетмәсен дип кенә... Сәет Минем колак сизгер. Кош сайравын да биш чакрымнан ишетәм Димәк, син җырладың? Мөнирә Мин җырладым... еладым... Сәет Бик тә матур, бик тә моңлы елыйсың икән. Сер булмаса, әйт әле, сеңелем, кызлар кара урман эчләренә кереп, нигә елыйлар? Мөнирә. Балачак белән аерылышу бер елата, бер җырлата Сәет Хәзер мин синнән сынау алам. Ризасынмы? Мөнирә. Риза. Сәет Мөнирә Идрисова, менә бу агач төбен кара әле. Мөнирә Карадым Сәет Аны төнлә кисеп киткәннәр. Ул нинди агач? Аңа ничә яшь? Мөнирә Каен. Ана унбиш яшь булган. Сәет. Дөрес. Каян белдең? Мөнирә Каенның сырларын санадым Сәет Утыр, Идрисова! Бишле! Шушы каен хәлендә каласын килмәсә, икенче ялгызын урманга чыгасы булма! Аңладыңмы? Мөнирә. Юк... аңламадым. Сәет. Курыкмыйсыңмы? Мөнирә. Әй, курыктым, ди... Каравылчы бар ич... Сәет. Әнә япь-яшь каенны хәрап иткәннәр Сезнең кебек тыңлаусыз кызчыкларның һәрберсенә бер каравылчы кирәк. Аңладыңмы? Мөнирә. Аңладым ла... Сәет. Мә корзинеңне Әйдә, юлга чыгарып куям... (Нәни йомшак кулларына кагыла.) Мөнирә (куркып читкә ыргыла). Тотмагыз! Үзем дә кайталам... Сәет (ягымлы, назлы) Мөнирә... Шулай да әйт әле, нигә килдең урманга? Мөнирә Әйтимме0 Сәет. Әйт, Мөнирә Мөнирә (оялып, башын иеп) Мин... сезне яратам, Сәет абый! (Йозен куллары белән каплап, чыгып йогерә.) Сәет. Мөнирә... тукта... (Китә. Качып тыңлап торган кызлар әйләнеп керәләр.) Беренче кыз. Күрдегезме Мөнирәне? Икенче кыз. Чынлап та гашыйк булган! Оченче кыз. Нигә аның бәхетенә Карт егет насыйп булган? Беренче кыз. Кагылмагыз хисләренә. Икенче кыз. Бу бары кызык юктан! Өченче кыз. Яман юлга кереп бара. Коткарыйк бозыклыктан! Беренче кыз. Ул үзе «сөям!» дип әйтте... Икенче к ы з. Ышанмагыз! Шаяра... Өченче кыз. Чыннан да, язган акылдан! Коткарыйк, табыйк чара! Бала бер егеткә гашыйк! Беренче кыз. Бер дә шаккатмасана! Икенче кыз Мәхәббәтен үзе әйтте Өченче кыз. Мондый хәл юк дөньяда! Беренче кыз. Мәхәббәттә өченчеләр Комачаулап йөрмәсен! Икенче кыз. Кызык' Күзәтик артыннан! Өченче кыз. Ул-бу була күрмәсен! (Чыгалар.) Мөнирә тавышы Нигә генә әйттем «Сөям!» диеп. Йөрим бер суынып, бер янып, Кешеләрдән генә түгел, хәтта Үз хисемнән качып, оялып. Ләлә тавышы (Монирв ядкарен укый). Күзләреңә чалынудан куркып, син узган сукмаклардан, юллардан йөрим, ә хыялым, тагын бер тапкыр гына күрергә ашкынып, без очрашкан зәңгәр болынга тартып китерә. Үзем, алларыма килеп чыксаң, поши баласы кебек, качарга әзермен. Әмма очрашудан качып кына котылу мөмкин түгел иде инде Язмыш озак көттермәде, та гын кавыштырды Исендәме, Сәет абый, без мәктәптә бәйрәмгә концерт әзерләгән идек. Мине җырлату өчен, гармунчыны читтән чакырдылар Мәктәп сәхнәсе. Залда, алдагы рәттә Мөнирә, кызлар, уртадарак Сафа абзый. Кызлар Мөнирә җырласын! Мөнирә! Сорыйбыз! (Кул чабалар ) Мөнирә Әй лә. Мин гармунсыз җырлый алмыйм ич. Кызлар. Бар гармунчы! Таптык! Сафа. Әйдә, кызым, ялындырма. Өйдәге кебек җырла! Бер кыз. Концертыбызны дәвам итәбез. Таллыкул яшьләренең ярагкан җыры: «Җиләккә бармам инде'» Җырлый үзебезнең Мөнирә’ Гармундя уйнарга Сәет абыйны чакырдык Әйдәгез, Сәет абын' Сәет (залдан Монира янына килеп). Мөнирә?.. Мөнирә (читка тарты лып). Сәет абый? Мин бит белмәдем Кызлар эше бу. Мин куркам Әти дә килгән Сәет. Курыкма. Үзеңне ялгыз урманга барган кебек хис ит Мөнирә. Тавышым чыкса ярый ла. Сәет. Мин сиңа ярдәм итәрмен. Мөнирә. Башладык! Мөнирә. Җиләккә дип барган идем. Юри генә адаштым, Сине күргәч, телсез калдым. Адаштым дип алдаштым Әй, булмый ла... (Китмакче була.) Сәет. Синең йөргән юлларыңда Җиләкләрем түгелде. Салкын каравыңны белгәч. Күңелләрем сүрелде Мөнирә. Җиләклеккә бармам инде. Бармам инде, адашмам. Карурманда адаштым дип. Инде бүтән алдашмам (Икесе ике якка ташланалар ) Мөнирә тавышы Сәхнәдән ничек аты лып төшкәнемне, кая таба йөгергәнемне дә белмим Һушыма килгәндә мин өйгә таба түгел, капкара төнне япа-ялгызым кап- кара урманга кереп барам икән Исеңдәме, Сәет абый, минем исемдә: син дә шунда, басмада, күлдә йөзеп йөргән кыр үрдәкләренең тавышын тыңлап, моңаеп утыра идек... Сәет, I армуныи баш астына салып, күккә карай ята. Сәет тавышы Күзләрен шомырттан кара ич, Йөрәкне яндырып ала ич. Утларга, бозларга сала ич, Син әле бала ич. бала ич Карашын озата бара нч. Күңелдә төзелмәс яра ич. Юк, килмә, бик ерак ара ич.— Син әле бала ич. бала ич Карурман зчләре кара ич, Җиләкләр тезелеп кала ич, Үзәкләр өзелеп кала ич. Син әле, бала ич, бала ич. Сәет (тора, урманны тыңлый). Өлгергән ич димәгез. Җиләкләргә тимәгез. Миндәй дивана булырсыз, Яшь кызларны сөймәгез' Мөнирә (кера). Сәет абый. Сәет. Мөнирә... Мөнирә. Тс...с... Кеше ишетә күрмәсен... Сәет. Ничек килдең? Мөнирә. Төне буе йокламадым. Сәет Мин дә сине уйладым Мөнирә Мине? Чынлапмы’’ Сәет. Әйе, Мөнирә Ярый әле килгәнсең... М ө н и р ә. Мин бик азга гына. Әти усал минем. Ул иргә таңнан эшкә, мин монда йөгердем Ой, үрдәк бәбкәләре Сәет Кыр үрдәкләре алар. Мөнирә Кара, нигә алар курыкмый- лар? Сәет Мин аларны кулга няләштерәм. Мөнирә, курыкма, кил әле монда . (Гармун теллэренв кагыла ) Мөнирә. Ой, уйный күрмәгез! Сәет Мин уйнарга уйламыйм, Мөнирә Әнә күрәсеңме, мина үрдәкләр дә ышаналар Бир ку тынны. Кер басмага Мөнирә Кермим. Сәет абый... Сәет Нигә? М өнирә Сез мине барыбер яратмыйсыз. Бала дип уйлыйсыз. Мин сезне сонгы тапкыр күрергә дип килдем Башка күренмим (Үзе, тыела алмыйча, басмага кере.) Әй. егылам! Сәет (кочагына алып) Мөнирәм... Мөнирә. Сәет абыкаем, зинһар кагылмагыз... Сәет Сулышларым белән тартып алырдай булам Мөнирәм, җиләгем, сине яратмый мөмкин түгел. Мөнирә Сәет абый, кирәкми Сәет Мин нинди бәхетле. Мөнирәм Мөнирә. Яктыра Мин кайтам Сәет Килерсеңме, тагын килерсеңме’’ Мөнирә Килермен (Сает кочагыннан ычкынырга тырыша Сает уба.) Сафа (чыбыркы тотып кера). Менә син кайда нишләп йөрисен икән, башсыз кыз! Ә син... ә син . карт башын белән балигъ булмаган кызны аздырып йөрисеңме? Икенче бергә күрсәмме! (Чыбыркысын шартлата.) Ычкын моннан, урман карачкысы! (Сәет чыга.) Утыр! (Мөнире төп башына утыра.) Мин сиңа ни дип әйттем әле? Күпме тукыдым син җүләр башка сәгать җидедән соң өйдән атлыйсы булма дип... Мөнирә. Мин кич чыкмадым... таң атканда чыктым... Сафа. Әле телеңә салынып утырасыңмы? Тан тишегеннән егетләр эзләп чалкан, оятсыз! Мин әйткәннәрне оныттыңмы? Мөнирә Онытмадым. Сафа Егетләр белән күрсәм, нишлә- тәм дидем? Мөнирә Үтерәм дидең Сафа. Әйттемме? Мөнирә. Әйттең. Сафа. Ә син нишләдең? Тыңладыңмы? Мөнирә Юк. Сафа. Кем янына килдең? Мөнирә. Үзең күрдең ич. Сафа. Мин синнән сорыйм: ни эзләп зимагор янына чаптың? Шул... шүрәле янына! М ө н и р ә. Ул шүрәле түгел. Сафа Әле яклап маташасынмы? Сиңа ничә яшь әле? Мөнирә. Уналты. С а ф а. Ул карачкыга ничә яшь? Мөнирә. Белмим. Сафа Син әле, болан булгач, аның исемен дә белмисеңдер? М в Н и р ә. Сәет. Сафа. Әле, оялмыйча, авыз тутырып, шуның исемен әйтеп торасыңмы? Үзеңнең УКучы бала гына икәнеңне оныттыңмы?! Ирегетләр алар синдәй ачык авызларны төп башына утыртырга, кәкре каенга терәтергә генә торалар! Әллә инде хәрап итеп тә ташладымы үзеңне? Хәзер үтерәм мин аны! Әйт... Мөнирә. Юк... ул андый түгел... Сафа Әйт соңгы сүзеңне! Мөнирә. Мин аны яратам. Сафа. Ә?! Йә ходам, ни ишетәм... Ана карыныннан төшүеңә кайчан... Кабатла әле, ни дидең? Мөнирә. Мин аны яратам Сафа Менә моны күрәсеңме'’ Мин моның белән, тыңламаса, җирән кашканы да туры юлга кертәм. Әгәренки шул сүзләреңне тагын бер кабатласаң,— ярам! Мин аны яратмыйм, бүген аның янына бармыйм, диген! Йә?! (Ярсып Монирә өстенә бара.) Мөнирә. Мин аны яратам! Сафа Ах, син әле шулаймы? Атаңа буйсынмыйсыңмы? Кире беткән нәмәстә! (Арка тиресенә йомшак кына итеп суга.) Яратасыңмы? Мөнирә. Барыбер яратам! Чыбыркы шартлавы һәм Мөнирәнен «Ярагам! Яратам!» дигән завышы ишетелеп тора. Мөнирә тавышы. Исендәме, Сәет абый, сине, балигъ булмаган кызны ялгыш юлга юнәлтүдә гаепләп, районга чакырып, эт итеп сүктеләр, тагын кабатланса, эштән куу белән янадылар. Әмма бернинди чара да безне аерырлык түгел иде инде Без сирәк кенә, урманда очрашуны дәвам иттек. Басмада Сәет Мөнирәне көтә. Караңгы. Мөнирә (керә) Кыйгак-кыйгак! Сәет. Бак-бак-бак-бак! Мөнирә. Мине эзләп тап-тап-тап-тап! (Кача.) Сәет Мин сине бәйле күзләрем белән дә эзләп табам. Мөнирәм... Мөнирә кача, Сәет эзли. Ниһаять, Мөнирә— аныи кочагында. Үбешәләр. Сәет юри генә егылган була, Мөнирә аны юри генә күтәрен торгызган була. Музыка. Мөнирә. Әллә кем ни генә әйтсә дә, Кабатлыйм кадерле исемне, Кояшым чыкса да, батса да, Барыбер яратам мин сине! Сәет. Арада гайбәтләр йөрсә дә, Кавышу чарасы табылыр, Ямансу хәбәрләр килсә дә, Яратам мин сине барыбер! Мөнирә. Язмышым, аерма бәхеттән. Табигать безне тиң яраткан, Башканы теләмим яшьлектән: Барыбер мин сине яратам! Гашыйклар тавына күтәрелергә баралар. Шул вакыт җыр өзелә. Алар тау итәгендә туктай калалар. Ләлә (ядкарь дәфтәрен дәвам итә). Сугыш башланган елны миңа унсигез яшь тулды Яуга китү хәбәре сиңа көз көне килде Йә хода, кавышып та өлгермәдек, аерылышабыз да. Язмышларыбызны бәйләп өлгердек, авыл советына барып язылыштык. Әткәйне урман кисәргә озаткан идек. Исендәме, Сәет абый, аерылышу көнебез... Сәет. Безнең сәгать сукты, Мөнирә... Мөнирә. Исән йөреп, сау кайта күр инде, Сәет абый... Сәет. Әй, безгә ни булсын, бер ай да узмас, дошманны үз җирендә, көлен күккә очырып, кайтып җитәрмен Мөнирә. Шулай гына була күрсен. Сәет Кешеләр генә түгел, киек кошлар да әйләнеп кайталар әле. Мөнирә. Карале, бу кыр үрдәкләре нигә китмиләр, вакыт ич инде? Сәет. Алар, киткәч, нигәдер кире кайттылар. Мөнирә. Әллә юлларын сугыш v 1- деме? Нигә алар якын килмиләр, алар сиңа ияләшкәннәр иде бит? Сәет. Кичә мин бер үрдәккә аткан идем, әллә... Мөнирә. Аттың? Сәет абый, нишләдең? Нигә? Ни өчен? Сәет Мин бит урманчы гына түгел, сунарчы да. Аерылу төнендә учак ягып, кыр үрдәге белән сыйланып, Гашыйклар тавында икәү генә утыру иде ниятем. Мөнирә. Хараплар иткәнсең, Сәет абыкаем... Үтердеңме? Сеет. Үлмәде бугай. Күлгә килеп төшкәч, эзләгән идем, табалмадым. Мөгаен, яралангандыр Ана үрдәк булды, ахрысы, балалары. Мөнирә. Риваятьне оныттыкмы әллә, Сәет абый? Сәет. Нинди риваять? Лалә тавышы. Элекке дәверләрдә Гашыйклар тавында түгәрәк тирән күл булган Туган җирләрен сагынып, тезелешеп, язларын киек кошлар кайтканнар. Көннәрдән бер көнне шул якның сунарчысы, нәни балалары белән күлдә йөзеп йөргән кыр үрдәген аткан да. пешереп ашарга ниятләп, ут өстендәге казанга салган Бер көн кай наган үрдәк, ике көн, өч көн... һаман пешми икән. Җиденче көн дигәндә, серле үрдәк казаннан күтәрелеп, зәңгәр һавага очкан... Шул көннән соң Гашыйклар тавының матурлыгы күзгә күренеп сулган, күле корыган Бик озак еллар дәвамында гына тауның гүзәллеген кире кайтара алганнар Мөнирә. Оныттыңмы әллә, Сәет абый? Сәет. Әй, ышанма иске йолаларга, берни булмас! Мөнирә Хәерлеге юрыйк.. Менә алар нигә кире кайтканнар. Яралы кошны эзлиләр, таба алмыйлар Нигәләр аттың, Сәет абый? Сәет. Юкка борчылма, җиләгем, бер үрдәген югалтканнан Таллыкүл корымас Без язмыштан өстен яңа чор кешеләре! Кара әле минем күзләремә Онытмассыңмы ми не, әйт Таллыкүл буйлары ишетелерлек итеп! Мөнирә. Менә ядкарь дәфтәре . Сакла... Онытма мине! Сәет. Онытмам сине! (Җырлыйлар ) Сакла мәңгегә истәлегемне, Исә юл җиле, аерылу җиле Сау бул. саф гөлем, Зәнгәр яшьлегем, Онытма мине! Онытмам сине! Калыр еракта Гашыйклар иле. Кагылыр килеп яшьлегем җиле. Кайтыр моң булып, Әйтер мин булып: Онытма мине! Онытмам сине! Тормыш юлында, гомерең соңында Яшьлек дәфтәрен актарсаң иде... Күңелең үсәр. Исеңә төшәр Онытма мине! Онытмам сине! Мөнирә. Әйдә, гашыйклар тавына күтәрелеп ант бирик! Сәет. Әби бабайлар әкиятенә ышанасыңмы? Син яшь бала шул эле Мөнирә. Борынгыдан калган гадәт, исеңә төшерәм, Сәет абый Ләлә тавышы Шул тау башына менеп, гашыйклар бер-берсен ташламаска, гомер буе тугры булырга, шул урында кабат очрашырга вәгъдә биргәннәр Кем дә кем антын боза, нинди дә булса бәла килә: ул адәм йә авырый, йә үлә, йә бәхетсез язмыш ка дучар була Мөнирә. Киттек, Сәет абый1 Сәет. Әйдә, күңелең булсын... (Гашыйклар тавына менәләр.) Мөнирә. Без икәү — Гашыйклар тавында. Төн танны озаткан чагында Сәет. Күзләрне тутырып карыйм бер Сагышлы аерылу таңында. Мөнирә. Аста—күл, үрдәкләр тирбәлә. Китәргә юллары бүленгән. Сәет. Мин барлык көчләремне җиңәрмен. Мин өстен калырмын үлемнән! Мөнирә. Онытма бу төнне, бу танны, Сәет. Ә мине? Киткәч тә онытырсың. Мөнирә. Бегелә-сыгыла гармун уйный, Ул ничек онытылсын! Сәет. Сагынганда нихәл итәрмен? Көтәрсеңме мине? Мөнирә. Көтәрмен! Сәет Вәгъдәме? Мөнирә. Вәгъдә! Сәет. Очрашу таңнарын без көтик! Мөнирә. Көтәрмен. Вәгъдәмне җил алмас. Сүзләрне җыр белән беркетик! Сәет. Гашыйклар тавында Мөнирә. Гашыйклар җанында Бергә. Вәгъдәм дә, ядкарь дә югалмас! Вәгъдә җыры Ниндидер моннар бар. Ниндидер шомнар бар Каеннар, имәннәр шавында, Онытыйк шомнарны, Каршылыйк таңнарны Бергәләп Гашыйклар тавында. Без тауның башында. Мәңгелек каршында Гашыйклар кавышкан урында Җанда Ай нурлары, Хисләр саф, югары: Биектә - Киек каз юлында. Син әле янымда, Хушлашу таңында Сүз бирик изге Җир алдында: Аерылган көннәрдә, Булыйк гел үрләрдә, Булыйк гел Гашыйклар тавында! Ләлә (ядкарь укуны тәмамлап). Аерылган көннәрдә Булыйк гел үрләрдә: Булыйк гел Гашыйклар тавында... Ядкарь шунда өзелә Сәет. Шул көнне мин фронтка киттем. Аннан соңмы? Окоп, үлеш, кырылыш. . Соңыннан гына белдем: бер һөҗүмнән соң өйгә «үлде» дигән хәбәр җибәргәннәр. Дошман тылында йөрдем, үле гәүдәләр өстеннән шуыштым. чәнечтем, үтердем Гашыйклар тавы яшьлекнең хыялый бер мизгеле булып кына калды Остенә сызгырып бомбалар яуганда, һәр адымда үлем сагалаганда яшьлек хатирәләре сүнә икән Камышлыкта калып, күпме газап чиктем. яраландым, әсирлеккә эләктем, качтым, үзебезнең якка чыктым. Өйдәгеләр өчен мин — һәлак булган кеше... Аннан соң госпитальдә синең белән очрашу... Л ә л ә. Шуннан соң без икебез монда — Себергә минем туган җиргә киттек. Нигә син минем белән киттең, Сәет? Нигә Гашыйклар тавына, Мөнирәгә кайтмадың? Сәет Әллә әсир дигән хурлыклы тамга белән кайтып күренәсе килмәде... әллә... үзем дә аңлата алмыйм хәзер. Лә лә. Нитәләр генә сөйләттем Сәет. Мин сине алдамадым, Ләлә. Мин сине биктә ихтирам итәм Син булмасаң. Ләлә Ихтирам гына иткәнсең шул... Сәет. Еллар узды, җилләр исте — үзебезнең Таллыкүлне искә төшереп, сулар акты — тирбәлеп, атылган үрдәкне, юллары бүленгән киек кошларны хәтерләтеп тауга менгәндә тын кысыла башлады без йөгереп менгән Гашыйклар тавын сагындырып. Мин түгелме саф җанлы табигать баласы Мөнирәгә «Кайтырмын, көт!»—дигән егет9 Гомеремнең соңгы еллары — тоташ газап Ник кайтмадым Таллыкүлгә, мин бит вәгъдәләр бирдем Мөнирәгә, Гашыйклартавына Гөнаһсыз пакь күңелле яшүсмер, бәлки, мине көткәндер тилмереп... Әллә ничә тапкыр кайтырга, бу фани дөньядан киткәнче Мөнирәдән бәхиллек сорарга ниятләп карадым. Дүрт ел үлем белән көрәшкән һәм җиңеп чыккан солдатның шуңа батырлыгы җитмәде Хәзер, бик теләсәм дә, кайта алмыйм Вәгъдәгә хыянәт... Әллә, мин әйтәм, язмыш шуның өчен үземне каһәрлиме? Ярты гәүдәм хәрәкәтсез... Ләлә. Сәет, тынычлан... Сәет. Хәзер бөтен өмет синдә, Ләлә... Әгәр мин... әманәт тапшырсам син... анда... бара алырсыңмы? Ләлә. Кая? Сәет. Гашыйклар тавына Мөнирәгә. Ләлә Гашыйклар тавына? Мөнирәгә? Мин? Сәет. Әйе. Син. Ләлә. Мине... үзеңнең хатыныңны... аның янына? Юк! Юк! Сәет. Ләлә, бу... минем әманәтем. Мин... дөньядан аның бәхиллеген алмыйча китә алмыйм Ләлә Мин сине шундый хәлдә ташлап китимме? Юк, Сәет. Сәет. Минем өчен борчылма... Ләлә. Юк, Сәет, булмый... Кузгатма иске яраларыңны. Врач буларак әйтәм. Сәет. Бу... минем соңгы үтенечем... Ләлә. Мин... нишләргә тиеш? Сәет. Таллыкүл... Мөнирә Идрисовага шушы тасмадагы җырны тапшыр... Ләлә. Ярый, Сәет, мин барам. Сәет. Мин сиңа ышанам, Ләлә... Сәлам барысына да... Таллыкүл камышларына. Гашыйклар тавына. Зәңгәр яшьлегемә. . Хәерле юл! «Яралы кош» җыры ишетелә. Икенче акт Җәй ахыры. Якында гына шәрә тау. Суы аз 1ына калган, сазлыкка әверел! ән күл. Басма. Аяда, аякларын салындырыи, Мирсәет белән Алсу утыралар. Мирсәет. Их, җаныем, суларда... Алсу. Су чәчрәтеп уйнарга! Мирсәет Чәчрәтерлек суы да юк... Алсу Камышлары бар ич Мирсәет, күлгә керергә курыкмыйсыңмы? Мирсәет Медаль аласын киләмени? Алсу. Нинди медаль? Мирсәет Суга батучыны коткарган өчен! Алсу. Аласым килә! Килә! Мирсәет (балакларын сызганып /Бәхил бул, киттем! (Тошә.) Алсу Кара аны, батсаң-нитсәң, кайтып керәсе булма, җаныңны алырмын! Мирсәет. Минем җаным юк, Алсу! Алсу. Кайда? Мирсәет Саклык кассасына салдым. Алсу. Нигә? Мирсәет Васыять калдырам. Кайтмый калсам, барып алырсың. Алсу. Үзең булмагач, синең җаның белән нишлим мин? Мирсәет. Ярар, алайса, үзем белән алып китәм... Коткарыгыз, батам! Алсу. Әллә чынлапмы? Мирсәет. Валлаһи, батам! Алсу, бир кулыңны! Алсу. Мине дә үзең белән кул төбенә алып китмәкче буласыңмы? Юк инде... Кара, мин сине шаярасын дип торам... Мә, тот! Таяк сузуга, Мирсәет аны үзенә тартыи төшерә. Аның кычкырган, бераздан тынган тавышы гына ишетелә. Алар күтәреләләр. Алсу - Мирсәетнең кочагында... Әрсез! Мәхәббәтсез! Чәчләрне туздырып бетердең... Мирсәет. Иртәгә китеп югалачак сөйгән ярыңны коткарган өчен! (Камыш җикене суза.) Төсем итеп сакла! Алсу (ала). Сине сагынып мин дә шулай саргаерга сүз бирәм Әбәү, кыяфәтсез, ю тәпиләреңне! Мирсәет (аякларын юып). Әллә иясе бар инде бу күлнең? Аяктан тартты... Алсу Аяк юарлык суы да булмаган күлгә кем ия булсын... Мирсәет. Алсу! Алсу. Әү! Мирсәет. Әгәр мине бик сагынсаң, аягыңны суга тык! Алсу Ярар Аягымны гына түгел, башымны да тыгармын, яме? Мирсәет Ярар. Бу күлнең дә иясе булган, ди... Алсу. Әкият! Безнең оныклар нинди әкият сөйләгән булырлар икән? Мирсәет «Борын-борын заманда Таллыкүлдә бакалар бакылдаган, имеш...» Алсу Янәсе! Әй, безгә тавы ни дә күле ни . Барыбер китеп югаласы. Син — иртәгә... Мирсәет. Син — бер елдан. Әле шушы кипкән бака күлен дә сагынган булырбыз. . Мин бүген шушында узган балачагым белән саубуллашам. Алсу. Кит аннан, котсыз, минем белән саубуллашырга килгән дисәм... (Үпкәләп басмадан китә.) Мирсәет. Тукта инде, үпкәләмә. Аерылышу кичендә булса да, күзләремә караган бул. Яратам ич мин сине. . Алсу, һи, сез тасма телләргә ышансаң... Китәсез дә онытасыз! Мирсәет. Ә сез, кызлар җилбәзәк күбәләкләр. Без китү белән. Алсу. Ә сез, егетләр... берәр чибәр кыз күрсәгез..... М ирсәет. Ә сез—кызлар Алсу. Ә сез... егетләр... барыгыз да вәгъдәсезләр! Мирсәет Кем9 Безме вәгъдәсезләр? Алсу. Менә борынгылар ярата да, көтә дә белгәннәр. Дуэт Барсы да узганнар, Барсы да үткәннәр, Элек тә кочканнар, Кочканүпкәннәр. Таһирлар киткәннәр, Зөһрәләр көткәннәр, Барсы да узганнар, Барсы үткәннәр. Өзелеп көткәннәр. Түземнәр, сабырлар Гашыйклар тавында Мәңгегә калырлар Барсы да узганнар, Барсы да үткәннәр. Гашыйклар ярларын Сагынып көткәннәр. Егетләр киткәннәр. Яшь кызлар көткәннәр, Барсы да узганнар, Барсы үткәннәр Өзелеп көткәннәр, Түземнәр, сабырлар Гашыйклар тЯвында Мәңгегә калырлар Ә безнең мәхәббәт Узмаган, алдадыр, Гашыйклар тавында Кавышыр таңдадыр Җил булып исәрмен. Су булып агармын. Мин сине югалтмам, Эзләп табармын Өзелеп көткәннәр, Түземнәр, сабырлар Гашыйклар тавында Мәңгегә калырлар! Алсу. Мипсәет, куып тот мине! (Аяк астыннан иске оәфтарне аңа ата) Мирсәет. Алсу, тукта' (Каршыларына Лалә килеп к ера.) Ла ла. Исәнмесез, матурларым? Мирсәет. Исән булмасак, әллә син доктормы? Алсу Әссәләм-вәссәләм! Лалә. Әйе, мин чыннан да доктор. Әйтегез әле. Гашыйклар тавы кайда9 Мирсәет. Алдыгызда биз әнә! Лә лә. Шушымы9 Мирсәет Ышанмасаң анысы синең эш. Л ә л ә. Ә Таллыкүл? Алсу. Әллә сез Каф тау артыннанмы? Ләлә. Ссбердән. Таллыкүл чыннан да шулмы9 Мирсәет Шул димен ич инде! Ләлә. Талы да, күле дә юк икән. Мирсәет. Кирәге дә юк! Ләлә. Мин... Мөнирә Идрисованы эзлим Аны каян табарга9 Мирсәет. Алсушка, аның Мөнирә Идрисова белән сөйләшәсе килә' Алсу. Барсын, сөйләшсең., бик кирәк булгач... Шушы тирәдә Мөнирә Идрисова! Мирсәет. Әнә! Алсушка, йөгер, тотам! Алсу Тоттырмыйм! (Чыгып йогерә- ләр.) Ләлә. Әллә алдадылармы Гашыйклар тавы дип Корыган күл, сулган урман Тукта, нигә соң әле мин үз иремнең сөйгәненә килдем? Кире китәргәме әллә9 Юк, мине монда Сәетнең әманәте китерде... Үзеңне ничек тә җиңәргә тырыш, Ләлә... Бу нинди чәчәкле җырлы дәфтәр9 (Ала, укый ) Каршылыйк яшьлекнең таңын Яратып, кочак җәеп Онытма мине, Мөнирә! Онытма мине, Сәет! Ядкарь дәфтәре... Ташлаганнар Тынычлан, йөрәк димәк, көндәшем Сәетне күңеленнән йолкып аткан Яңа салынган өй ягыннан Өмет чыга. Болдырг а утырып тәмәке кабыза. Ләлә. Исәнмесез? (Өмет дәшми ) Исәнмесез? Өмет (теләмичә) Исән әле. Ләлә. Зилаировларның ое шушымы9 Өмет. Шушы булса, ни әйтерсез? Ләлә. Әллә сез Зилаиров нәселеннәнме? Өмет. Булуы да ихтимал Зилаиров- ның кайсысы кирәк? Ләлә. Сәете. Өмет Аның исеме генә калды., мәрмәр ташта Үлгәннәрнең кемгә кирәге бар9 Ләлә. Сиңа, миңа Өмет. Сиңа нигә ул? Ләлә. Мин аны бераз белә идем Өмет Белә идегез9 Әллә очраштыгызмы? Ләлә Фронтта. Ул яраланган иде. Өмет Аннан соң., терелдеме? Ләлә Терелде. Тагын һөҗүмгә китте Өмет Сез аны исән чагында чыннан да күрдегезме9 Ләлә. Чыннан да Өмет Кайчан? Ләлә 1945 ел. Май башы Германия Өмет Шуннан сон., сигезенче майда һәлак булды дип. икенче тапкыр үлем хәбәре килде Ләлә Кызганыч Өмет Ниндирәк иде ул? Төсе, хоиы, табигате9 (Аракы алып чыга, остәлгә куя). Егылып эчүне ташласам да, бу уңай белән әзрәк ярый торгандыр Утырыгыз (Рюмка ларга сала} Искә алыйк (Эчә Ләлә аяыз тидерә) Әлегерәк килсәгез, өстәлдә кыр үрдәкләре булыр иде Ләлә Алар ташлап киттеләрме9 Өмет Без. ягъни мәсәлән, нефтьчеләр, аларны кырып салдык. Музейга куярга да калмады Лале. Сездә монда да бик каты сугыш булып узган икән... Табигать белән... Өмет. Әйе. Сугыштык. Без җиңдек! Күкрәк тулы орден-медаль! Капкалап утырыгыз... Лә ла. Сез җырлыйсызмы? Өмет. Без бер генә җыр беләбез: «Салып җибәр салганны, сорама каян алганны! Салып җибәрсәң салганны, баса йөрәк янганны!» Әти кеше җырлый идеме*’ Лә лә. Аның тавышы бик тә ямансу, моңлы иде Өмет. Берәр җырын хәтерләмисезме? Ләлә. Онытылган. Искә төшерермен. Өмет. Ул... ниндирәк иде? Ләлә. Күзләрендә ниндидер тирән сагыш. синеке кебек. Чәчләре дә синеке кебек каты, кара иде. Сез әллә аның туганымы? Өмет. Юк. Мин аның туганы түгел. Мин Сәет Зилаировның үзе киткәч туган малае. Ягъни мәсәлән, Өмет Ләлә. Сәет Зилаировның малае бармыни*’! (Сикереп тора, үзен җиңеп, утыра.) Өмет. Балалары барлыгын белмичә теге дөньяда ятучылар өчен! (Эчә.) Аның малае гына түгел, оныгы да бар әле... Әнә үзе килә... ягъни мәсәлән, минем малаем Мирсәет. Исәнме! Өмет. Нихәл! Менә... бабаңны фронтта күргән кеше килгән. Ләлә. Ә... ә... без таныш инде. Өмет Бабаңны соңгы тапкыр күргән... Мирсәет. Ну и что?.. Кайдадыр бер гармун ята бугай. Бир әле! Өмет Иске өйдә Кереп ал! (Мирсәет, сызгырып, ойгә керә.) Ләлә. Нигә ул... әтисе белән шулай... Өмет. Аралар салкын. Әнисе белән калада... аерым . Мирсәет (гармунда русча кой акыртып чыга.) Җаны бар әле моның! Өмет Бабаңның җаны анда . Аны да, мине дә армиягә шул озатты. Хәзер сине. Мирсәет. Хәзер Гашыйклар тавына менәбез. Өмет. Бабай-әбиләрең антны таң алдыннан биргәннәр... Мирсәет Безгә барыбер! Озатырга киләсеңме? Килмәсән дә ярый! Өмет. Киләм. Мирсәет. Прощай! (Гармун уйнап чыга. Өстәлдәге аракыны кесәсенә алып тыга.) Өмет. Безнең якты киләчәк... Ләлә. Өмет, бу дәфтәр сезгә таныш түгелме? Өмет (дәфтәрне ала, актара). Бу бит әнинең ядкарь дәфтәре. Каян алдыгыз? Ләлә. Җирдә аяк астында ята иде. Өмет. Әйе., әйе... искә төшә Димәк, мин аны яңа өйгә күчкәндә, чыгарып аткан мын... Дөресен әйткәндә, мин аны, югалтып, эзләп тә карадым... Аннары кул селтәдем ... Кызык Ниләр язды икән? Л ә л ә (ядкарь дәфтәрен укый.) Йөзләрдә хәсрәте күренер, Күзләрдә тамчылар күренмәс. Кошларның юллары бүленер, Ярымның юллары бүленмәс. Толымым билемә уралыр, Өметем кайгыга уралмас, Киек кош юлларда югалыр. Сөйгәнем яуларда югалмас! (Бер олешен Өметкә бирә.) Өмет. Көйләмә син миңа, авылым, Яуларда үлгәннәр бәетен. Туктатып сугышлар давылын, Барыбер кайтыр ул—Сәетем! Ләлә. Баламны күкрәккә кысам мин: Ул сиңа охшаган шул кадәр! Әйтмәгез, тыңламыйм, ышанмыйм: «Үлде!» дип килсә дә йөз хәбәр... Мөнирә (сабый баласын кулына тоткан). Өметем минем, асыл егетем, үчтеки, үчтеки! Әттәне сагындыңмыни, мин дә бик сагындым шул аны. Хәзер кайтыр, озак көттермәс... (Чыбыркы тотып Сафа керә.) Сафа Көтмә, кызым, кайтмас Сәетең. Мөнирә (сабый булып). Нигә алай дисең, дәү әттә? Сафа. Үлем хәбәре килдеме, килде —факт! Тагын бер факт кирәкме? Урман кискәндә берәүне очраттым. Ул Сәетне әсирлектә күргән Аннан соң кара кәгазь килде Мөнирә. Ул... үле килеш күргәнме? Сафа Тиресе белән сөяге генә калган иде, ди.. Бичара... Мөнирә Сөйләмә, дәү әткәй, минем әттә бичара түгел! Сафа И кызым, атаң сүзен тыңламый ялгыштың. Әйдә, киттек үзебезнең өйгә, атаң нигезенә Саргайма япь-яшь килеш, үлгән иреңне көтеп Тәрәзәне кадаклыйбыз да... Мөнирә Ачуланма, дәү әттә, без кайтмыйбыз. Без әттәне көтәбез. Сафа. Тач үземә охшагансың, кире беткән нәмәстә, тагы чыбыркы көтәсеңме? (Селтәнә.) Мөнирә. Ул кайта, ул монда кайта, без моннан китмибез Сафа. Әй б£ла, бала... Үзең дә һаман нарасый шул. Чыбыркы түгел, тел тидерергә дә җәл Теге вакытта чынлап суктырасы калган. (Чыгарга кузгала). Мөнирә (чыбыркыны ала). Әткәй! Сафа Акылыңа килденме әллә? Мөнирә. Онытып калдыргансың... Сафа Балалы өйнең матчасында чыбыркы булсын! (Чыга). Өмет (дәвам итә). Синнән тик бер ядкарь-дәфтәрең... Югалтмый кадерләп сакладым. Төшемдә күрәм дә сагынам Өметнең яшь бала чакларын. Мөнирә. Өмет балам, нишләдең? Өмет Берни дә эшләмәдем Мөнирә. Кил әле, кил. Күлмәген ертылган, борынын канаган. Сугыштыңмы әллә? Өмет. Сугыштым ла... Мөнирә. Кем белән? Өмет. Түбән оч малайлары белән. Мөнирә. Кем башлады? Алармы? Хәзер әниләренә барам. Өмет Үзем! Мөнирә. Нигә? Өмет Мыскыл итмәсеннәр. М ө н и рә. Ни дип мыскылладылар? Өмет Мине үрдәк диләр... Мөнирә Шуңа ачуландыңмы? Өмет Тагын бер әйтеп карасыннар! Мөнирә Дөрес әйткәннәр, Өмет Без чынлап та үрдәкләр Өмет Син дә мыскыл итәсеңме? Мөнирә. Туктале, тыңла мине... «Үрдәк» дигәнгә бер дә үпкәләмә. Нәселебезгә мәнге чәпәлгән кушамат ул Шәҗәрәбезда җиденче бабабыз да, аннан элгэреләре дә үрдәкләр Ин әүвәлге Әнкәбез Гашыйклар тавындагы Серле үрдәк Аны явыз бәндәләр атып Җиргә төшергәннәр Канатлары сынган яралы кош Җирдә тормыш итә башлаган. Барыбер гел-гел сагышланып зәңгәр күккә караган. Шуңадыр без яралы, моңлы нәсел Үрдәкләр без! Өмет Минем үрдәк буласым килми! Мөнирә Буласың киләме, килмиме, син дә үрдәк, балам Табигать язган язмышны син генә үзгәртә алмыйсын. Өмет. Бел: кеше маймылдан килеп чыккан! Мөнирә. Каршы килмим. Кайбер адәмнәр, чыннан да, маймылдан яралгандыр. Без— Таллыкүллеләр кошлар нәселеннән... Өмет Каян алып әйтәсең моны, әнкәй? Мөнирә. Хыялда да, төштә дә гел кош булып очам Маймылдан яралган булсам, агач башына үрмәләүдән узмас идем. Нигә соң мин биеккә кошлар югарылыгына күтәреләм дә уяна-уяна гына Җиргә төшәм?.. Өмет (укый). Нинди уй бу газиз башымда Берсе дә аңламый иделәр «Өметең унсигез яшендә, Әллә син хыялый...» диделәр. Лә лә. Кыен ул йокысыз төннәрдә Җилләр дә тәрәзә чиртмәсә Хәсрәтем сөйләргә кемнәргә9 Өметем-балам да читләшә? Өмет. Өметем-баламнын һәр сүзе Ут булып йөрәккә уелган Кул тартмый бу хакта язарга... Гашыйклар тавына ни булган? Бульдозер юрелтесеиә халыкның шаушуы кушыла. Мөнирә. Тукта! Сүндер моторыңны! Өмет тавышы Ни кирәк сезгә9 Мөнирә. Гашыйклар тавын мәсхәрәләргә без рөхсәт итмибез! Өмет Рөхсәт итмисез9 ’ Сез? Безгә?! Монда бораулау эшләре башлана. Приказ! Мөнирә. Без аны дөрес түгел дип табабыз! Өмет. Китегез юлдан! Мөнирә. Тапта! Үткәрмибез' Өмет. Дәүләт планын өзгән өчен җавап бирерсез' (Танып). Әнкәй9 ! Син?! (Юлдан күтәреп ала) Мөнирә Йә алла Омег9 Син?! Өздең өметләремне Ник шуңа ризалаштың9 Өмет. Мин кушканны үтим Туктале, нишләп юкка тавыш куптарасын? Котыртып, халыкны күтәргәнсең Мөнирә. Беләсең нч Гашыйклар тавының изге икәнен Ул Таллык үлнен иманы .......... Өмет. Изге . иман. . Муллалар сүзен сөйлисең. Мөнирә. Мәңге искермәскә тиешле йолалар бар Гашыйклар тавы Өмет Җитте! Монда дини картлар корбан чалалар Димәк, бу урын, начальник әйткәнчә, искелек калдыгы Без аны тар- мар итеп, хәрабәләрендә яна тормыш корабыз! Мөнирә. Гашыйклар тавында нефть юк! Өмет Син беләсеңме, безме? Мөнирә. Тау астында су агып ята..... Өмет Нәрсәгә таянып әйтәсең? Мөнирә Риваятькә! Үрдәк киткәннән соң аның күле тау астына качкан Өмет Дин әкиятләре! Мөнирә Борынгылар хак әйткәндер: тавын ташлап киткән үрдәк менә шуңа күрә кайтмый да инде Өмет Хыялый! Гомерен буе кайтмаган иренне көтеп картайдың Җүләр син, әнкәй! Без эш кешеләре! Эш! Эш! Йолага килгәндә, аңла: чор башка, җыр - - башка, яшьләр, машиналары булмаса, тауга күтәрелергә иренәләр Кайда туры килә... шунда... Мөнирә (Өметнең яңагына суга). Оятсыз! Өмет. Ах, шулаймы9 ! Барыбер безнеңчә булыр! Л ә л ә (укый). Очалмый төшкәндер яралы... Таллы күл суында киек кош Хәбәр бу - юллары ураулы,— Көтәрмен унар җәй, унар кыш. Өмет. Күзәтәм киек кош эзләрен, Китәрдәй булам ла кушылып. Уянып яхларын, көзләрен Күңелем җилпенә кош булып Лалә. Карурманда юри адашулар Калды, ахры, матур төш булып. Үзең кайталмасан. төшләремә Кайтчы, зинһар, очар кош булып... Мөнирә. Сә-е-т! Сәет. Әү-ү! Мөнирә. Син кайда? Сәет. Әллә кайларда! Мөнирә Тавышың кайтты, үзен юк! Сәет Кичер, Мөнирә, мин алега кайталмыйм! Мөнирә Сине шундый күрәсем кила, Сәет... Сает Мөнирәм, көт! Мөнирә Исән генә бул, Сәетем, сабыр канатларым сынганчы көтәрмен. Сәет Мин Серле үрдәк белән бергә кайтырмын! Мөнирә. Син але үзен киткәч туган улың Өметне дә күрмәдең Ул инде ир-егет, үзенә охшаган . Сает. Улым? Өмет9 Күзләре нинди9 Чәче9 Мөнирә. Тач үзен инде Сәет Каян алдын шундый ягымлы исемне? Мөнирә. Әллә, үзеннән үзе. ихластан.. Сает. Әй гармунымны сагындым, Мөнирә. Ана тузан кунып, телләре күгәреп беткәндер инде. Мөнирә. Сайраплар тора. Оныгын уйный. Сәет Минем оныгым да бармыни? Исеме ничек? Мөнирә. Мирсәет. Сәет. Тагын бер Сәет? Мөнирә. Мин аңа тугач ук шулай дип дәштем. Башка исем юк. Сәет. Их, Мөнирәм, гармунда уйнап, сине җырлатып. Таллык үл урманнарында адашырга! Мөнирә. Әйдә, адашыйк соң... Яшьлектән, аи-ак томан эченнән, аи-ак күлмәк кш ән кызлар иәнда була. Беренче кыз. Мәхәббәтен кайда? Сәетең? Икенче кыз. Калды дәфтәр битендә... Өченче кыз. Ялгыз саргаюлар читен лә... Беренче кыз. Яшьлегеңне зая үткәрдең... Өченче кыз. Их, Мөнирә, бик тә ялгыштың... Мөнирә Араларны Өмет якынайта. Әнә! Әнә! Сәет! Ул кайта! (Җырлый). Карурманга барган идем. Юри генә адаштым. Сәет. Мине күргәч, телсез калдың. Адаштым дип алдаштың. Мөнирә. Синең йөргән юлларында Җиләкләрем түгелде. Кырын каравыңны белгәч. Күңелләрем сүрелде... Сәет, элекке кебек җырла! Сәет. Тырышам бит... Мөнирә. Без элек тырышып җырламадык, үзеннән үзе... Сәет. Ничек җырлый идек сон без, онытылган Мөнирә. Дәртле, сөенечле, өметле иде җырыбыз Хәзер авыр хәсрәт тавышыңда. Әйдә, элеккечә җырлыйк... Сәет. Җиләклеккә барма инде, Барма инде, адашма.. (Үзе дә. тавышы да югала). Мөнирә. Сә-ет! А-у-у! Син кайда?! Ник дәшмисен?. Өмет (укый). Өмет балам, икәү генә белик. Уйга калып, тауга менәрсең. Язу авыр моны: бер укырсың. Акылыңа килеп, миннән соң... Мөнирә (тәсбих тартып, мөнәҗәт әйтә). Халык китәр уңга-сулга. Изге гамәл һич кылмаслар. Ләкин мал күп булыр кулда,— Менә шундый заман җитәр Өмет (кызмача кайтып керә), һо, абыстай! Абстайновка шундый диген, ә? Мөнирә, (дәвам итә). Ил гыйльменә уку бетәр.. Өмет (бер төргәк акча чыгарып ыргыта). Ал! Мөнирә. Мәктәпләрне вәйран итәр... Өмет. Ал дим! Премия! Мөнирә. Галимнәрдән чалма китәр. . Өмет (аракы чыгарып) Стакан! Мөнирә. Менә шундый заман җитәр... Өмет. Закуска! Мөнирә Хатыннардан оят китәр! Өмет Нәрсә мыгырданасын? Мөнирә Балалардан шәфкать китәр... Өмет Өендә динне пропагандалаган өчен эшеннән кудылар Мине, партийный кешене, позорить итәсең!.. Акчаны азсынасынмы?! Мөнирә. Мниа хәрам акчалар кирәкми Өмет Нәрсә, хәер акчалары китерәләрме әллә? Мөнирә. Мин беләм: сез эшләмәгән эш өчен, алдап, премия аласыз. Өмет Син аңла, алла бәндәсе, алдама- сан, премия тоттырмыйлар Дәүләт безне алдый, без — дәүләтне! Ике як та канәгать. Тормыш—ул бер-береңне алдау Менә вот син мескенне дә алдаганнар Ярар, булган тәк булган .. Но мине бу дөньяга алдап китергәнсез икән... ник әле мин алдамаска тиеш?! Хәләл ни, хәрам ни — безгә барыбер! Прощай, мамаша, не горюй, не грусти, пожелай нам доброго пути! (Чыга). Лалә (укый). Авылдан шәһәргә күчәләр. Өмет тә күченә. Мин калам. Берсе дә аңламый ич алар: Юлларга чыгам да тукталам Язмышым нигезен калдырып. Юк, китә алмыйм мин авылдан, Сәетем, югалтып, каңгырып, Эзләсә Гашыйклар тавыннан? Өнемдә, эшемдә, төшемдә, Аңымда, җанымда, хисемдә... Яуларга озаткан кичемдә Әйтелгән вәгъдәләр исемдә. Өмет (укый). Син уяткан яшьлегем дә монда. Вәгъдәләшкән тавым шушында Ераклардан тоям сулышыңны Таллы күлнең синсез кышында Өмет Әнкәй, исәнме? Мөнирә. Ничек килдең, балам, күз ачкысыз буранда? Өмет. Сине кар күмеп китмәдемени әле? Әйдә, киттек! Машинамны Зирекледә калдырдым. Мөнирә. Зиреклеге кадәр юл йөрерлекме? Өмет. Йөрерлек! Киттек! Мөнирә. Рәхмәт төшкерләре, юлны ачкансыз икән. Өмет. Биклә ишегеңне! Мөнирә. Кыстама, балам, мин моннан китмим Өмет. Таллыкүлдә бер җан әсәре дә юк... синнән башка Яңа калада яна квартирда уты балкып, кайнар суы агып, газы янып тора... Йә, әнкәй. Мөнирә. Үзегезгә ошый икән, рәхәтләнеп яшәгез Өмет. Киттек! Мөнирә Китмим Бер йомышым гына бар барын... Өмет. Әйт Мөнирә Атнага бер булса да, юлын ачып тора алмассыз микән? Өмет Монысы нигә тагын? Мөнирә. Әткәң кайтканда юлда адашыр... Өмет Их, әнкәй, саташасың түгелме0 Мөнирә. Бер дә саташмыйм, балам, әткәң юлга чыгарга җыена Өмет. Каян синдә шундый уй? Мөнирә. Бүген төшемдә Гашыйклар тавындагы күлне күрдем Серле үрдәк, төшәргә ниятләп, күл өстендә әйләнә, имеш. Бер канаты каерылса да, кайткан, җанаш Кайта болай булгач эткән, әзерлән! Өмет. Бичара. Төшкә ышанасың. . Мөнирә. Ул исән. Күңелем тоя: ул кайтырга әзерләнә... Өмет Әнкәй, уян!.. Лә лә. Үрдәкләр төшмичә китәләр. Таллыкүл чалт аяз... юк томан. Минутлар, сәгатьләр үтәләр Кавышалмый Сак белән Сок сыман. Өмет. Бу ялгызлык ник картайта икән. Аңлат миңа шуны, төшендер Ядкарь булып калсын оныкларга: Бу төш, бәлки, соңгы төшемдер. . Мөнирә. Сәет, зинһар, төшемдә булса да, биш минутка гына кайт. Соңгы тапкыр сорыйм. Сәет. Исәнме, матурым? Мөнирә. Әлегә исән «Матурым» ди дең... Сине көтә-көтә әллә картаям да инде... Матурлыгым, исәнлегем улыма, оныгыма күчте, ахры Сәет. Карт көнендә нигезеңдә ялгызын калгансың түгелме соң? Балаларыбыз Өмет, Мирсәет кайдалар? Мөнирә Киттеләр Барысы да киттеләр. Таллыкүлдә бер үзем. Сәет. Әллә бөтенләй ташлалылармы үзеңне? Мөнирә Өмет күпме ялварды күчмәдем Рәнҗемим Хәлемне белеп тора. Сәет. Хәлең ничек. Мөнирә0 Мөнирә. Минем хәлем ярыйсы .ла ул Таллыкүл өчен ждным әрни Яшьләр Таллыкүлне ташладылар, бабаларыбыз калдырган юлдан каерылдылар риваятькә, изге Җиребезгә хыянәт иттеләр Матурлыгын файдаландылар да, картайтып, ямьсезләтеп, алыр нәрсәсе калмагач, ташлап киттеләр. Ничек сызланмыйсың: ничә гасырлар сыналган иң асыл гадәтләрне, мен еллар сабыйлар бишеген тирбәткән моңны-телне ташладылар.. Сәет Чыннан да. Таллыкүлгә ни булган? Танырлык та түгел. Кыр үрдәкләре кайткан вакыт... Берәү дә күренми Эзлә мин гаеплеме соң? Теге вакытта Мөнирә. Без һәммәбез дә гаепле Ән- кәбезТабигать алдында! Сәет Нигәләр генә аттым? Ник аттым? Мөнирә. Синең вөҗданың сау. димәк газапланасын Кайтып керсәң, җан нарың тетрәр Шәфкатьле җаннар яудан кайтмадылар шул... Сәет Нинди хозур иде Таллыкүл буй лары! Мөнирә Их. Сәег Табигать шәрәләнеп калгач, адәмнәрнең җаны ярлыланды, тупасланды, мәхәббәтләре сүрәнләнде, туган җиреннән суынды. Сәет. Мин суынмадым Мин элеккечә яратам, Мөнирә... Мөнирә Мин китәм шул инде, Сәет. Ннгә әлегерәк кайтмадың0 Шулай да мин өметне өзмим .. Өметем кала. Мирсәетем кала.. Сау бул, Сәет, мин китәм... Сәет. Тукта! Китмә! (Мылтыгын алып, ата...) Мөнирә. Их, харәп иттең... Нитә аттың? Сәет. Мин үрдәккә аттым. Мөнирә. Үрдәк мин бит инде, Сәет Сәет Янымда гына жан бирергә яткан яралы кош . синме, Мөнирә0 Мөнирә. Мин. Сәет. Барыбер мин бәхетле, сине күреп, кайнар кулларыңда, туган җиремдә жан бирәм Сәет Мөнирә, кичермә мине, бәхилләмә. каргап кит!.. Юк, ташлама мине, мәңге көтәргә дип, Гашыйклар тавында вәгъдә бирдең. . Мөнирә Мин вәгъдәмә тугры калам, Сәет, көттем, көтәрмен анда да! Сау булыгыз, исән булыгыз, ике Сәетем, исән бул, Өмет! Өмет Мин... исән. Нигә мин исән?! Ләлә. Ул... үзе кайда0 Минем аның үзен күрәсем килә. Аңа гына тапшырасы әманәтем бар Өмет Минем дә аның янына бик барасым килә Башымны күкрәгенә куеп гафу сорыйсым килә... әмма Ләлә Димәк?.. Өмет Әйе... Шул басмада керләр чайкаганда Васыятен әйтеп өлгерде: Гашыйклар тавының ташын куегыз... Шулай дип языгыз: «Сәет! Кайтырсың, шушында табарсың.. Өзмимен өметне Мин көтәм. Мөнирә.» Ник. нигә бер сүз дә дәшмисез Иә.. сүгегез эт итеп кыйнагыз, типкәләгез «нинди ананы югалткансың!» дип Сез бит сүгәргә, акыл өйрәтергә оста! Миңа хәзер бер коточкыч, аяктан егарлык сүз кирәк, үзәккә үтәрлек бер сүз! Сез бит сүз осталары. табыгыз бер сүз! Миңа ул сүзне әйтергә атам булмады Әнием нечкә күңелле. юаш иде Яндкка сугуы да иркәләү кебек кенә иде Үтергеч бер сүз әйтегез мина! Ләлә. Өмет Өмет Ялгышкан әнкәй Мин Өмет булалмадым... Ләлә Өмет, менә синен үзеңнән соң нинди ядкарь кала0 Өмет Нинди ядкарьме0 Миннәнме! (Өйгә кереп чыга) Менә ниләр кала күмгәндә алдан кайгырган булып күтәреп барырга орден, медальләр, күкрәк киереп президиумда тагып утырган тимер-томыр, значоклар. олау-олау мактау кәгазьләре' Премия бирү турында приказлар’ Тагын ниләр кала мы° Кала Актарылган таулар, сазлыкка әверелгән тирән күлләр, сүнгән чишмәләр, тар-мар ителгән куе урманнар, таланган Таллыкүл. бала хәсрәтен күтәрә алмыйча егылган ана туфрагы мәхәббәтсез гаилә куылган хатын башында җилләр уйнаган бала и бердәнбер куаныч биргән шушы... Сәет җыры «Туган якларына кайт! Кайт!» диеп, Киек кошлар тезелеп киткәндер... Кайта диеп өзелеп көткәндер дә Көтә-көтә түземе беткәндер. . Ө м е т. Кем ул җырлый шулай җанны айкап? 1 Мөнирә. Өмет, бу әманәт-җырны мин Мөнирәгә, бары тик Мөнирәгә тапшырырга тиеш идем Ул—юк. Җырлаучы — СӘет Зилаиров... Өмет. Сәет... Зилаиров? Әткәй? Ул исән?! Башта ук мин нидер тойдым. Сез нидер яшерәсез. Әйтегез, ул исәнме? Кайчан җырлады ул? Фронттамы? Ләлә. Юк. Өмет Соңгы һөҗүмгә керү алдыннанмы? Ләлә. Юк. Сугыштан соң. Өмет. Димәк... ул чыннан да исән?! Ләлә. Әйе. Ул бүгенгесе көндә исән. Өмет. Минем әткәм исән!.. (Тауга йогереп менә.) һәй! Таллыкүл! Гашыйклар тавы! Ишетәсезме?! Минем әтием Сәет Зилаиров исән! Әнкәй аны юкка гына көтмәгән! Ләлә. Мин васыять-җыр тапшырырга килгән идем. Теләгеңне үти алмадым, Сәет Яшьлегең, хисләрең давылланган Гашыйклар тавы белән очрашкач, синең миннән яшерелгән газапларыңны үз йөрәгемә алдым Син миңа тагын да якынрак, кадерлерәк Бәхиллә, Мөнирә, фани дөньяның язмыш урманнарында адашкан әрнүле бер җанын. Синнән соңгы язмышында аның тән һәм җан яраларын җиңеләйтергә тырышкан мине дә бәхиллә. Кичер, Мөнирә, хатын- кыз буларак, мине дә анла: юлга чыгу алдыннан мин сине килешә алмаслык көндәшем итеп тойдым... Яшермим, күкрәгем тулы шик, йөрәгем тулы авыр тойгы иде. Мин синең илаһи хис белән Сәетне көтүеңне белмәдем. Кичер, Мөнирә, Сәетнең тоткарлануында, бәлки, минем дә гаебем бардыр. Язмыш безнең өчебезгә дә газаплы мәхәббәт юллаган Өмет. Кайда ул? Мин аны хәзер барып алам! Ләлә. Ул еракта... Себер дә. Өмет Әллә кайда, каторгада булса да, алып кайтам. Минем аны эзләп табып, күзләренә туры карап, сорыйсым килә: «Әткәй, нигә син безгә исән булуыңны хәбәр итмәдең, шулкадәр көтүгә кайтмыйча ничек түздең син?»... Сәет җыры Яралы кош, бәлки, кайтып җитәр, Мин язмыштан инде ычкынмам Танырсыңмы, юкмы—мин булырмын Кош тавышы белән кычкырган.. Үзәк өз1 еч тавыш белән кыр үрдәкләре кычкыра... Тәмам. 1965—93. & хәмер... кала.. кала... Әгәр дә булсаң, ник сукмыйсың син мине, Алла?! Күзләрдән яшь ага дип уйламагыз, әче аракы тамчылары алар!.. Иң авыры шул. Таллыкүлне мәсхәрәләүдә катнашкан бәндәләрнең берсе — мин! Рекорд артыннан куып, табигатьнең иң нәфис, иң илаһи җиренә (әнкәй сүзләре) бәреп кергәнбез. Әнә шулай Таллыкүлне таркаттык. Нигезендә бер әнкәй торып калды Уй- ладымуйладым да, соң булса да, әнкәй нигезендә йорт кордым Иске өйгә дә кагылмыйм: аның ядкаре. Гашыйклар тавына чияләр утырттым Басмага карасам, әнкәм һаман керләр чайкый кебек. Шул кыяфәттә төшләремә керә. Әнкәй яраткан шушы басмага кер чайкарга төшкәнмен, имеш Мөнирә тавышы. Өмет балам, бир, керләреңне үзем чайкап бирим Өмет. Әнкәй, кайттыңмыни'* Мөнирә. Мин әле кайтмадым Керләреңне чайкашырга бик азга гына килдем. Өмет. Кайда соң син? Тавышың бар — үзең юк... Мөнирә Бәй, улым, танымыйсыңмы- ни, алдында торам ич... Өмет Алдымда... үрдәк... син —юк... Мөнирә. Шул үрдәк мин булам бит инде, балам. Өмет. Серле үрдәк... син? Мөнирә. Нигә гаҗәпләндең? Керләреңне бир әле, балам, анда юма, пычратасың ич. Менә монда су чистарак... Өмет. Рәхмәт, әнкәй, якынрак кил, башыңнан бер сыйпап алыйм инде Исән чакта бер генә дә иркәли алмадым. Мөнирә. Юк, килмим. Мин адәмнәрдән куркам . Өмет. Нигә куркасың? Мөнирә. Адәм балаларының риваятьтәге явыз аучыдан аермалары юк. Өмет. Без синд тимәбез, Серле үрдәкәнкәм.. Кайчан кайтырсың соң? Мөнирә. Гашыйклар тавындагы күлне үз урынында күрмичә, Таллыкүл урманнары шауламыйча, кешеләргә шәфкать иңмичә, кайта алмыйбыз! Кайта алмыйбыз! Өмет (тоштән онгә кайтып, сикереп тора). Үрдәк! Кыр үрдәге! Кайта! Кайта! Төшсә ярар иде! Тагын бер үрдәк... ике Лә лә. Әллә берсе яралы инде... бик авыр... газапланып оча... Өмет. Төшәләр Яралы кошның исән калган балалары Алар аерылу алдыннан күлләре белән саубуллашырга килгәннәр... Их, әнкәй белән әткәй генә күрмәделәр шушы көнне!.. (Шулвакыт Ләлә магнитофонда Сәетнең «Яралы кош» җырын җырлата башлый). Сәет җыры Кыр үрдәген аттым очкан чакта... Җаным әрни көн-төн: ник аттым? Хәзер үзем яралы кош сыман: Кайтыр юлларымны югалттым. Өмет. Кем җырлый?! Тавышы әллә нинди... таныш кебек Ләлә. Бу., әманәт.. Өмет. Әманәт? Нинди әманәт? Ләлә. Тыңла.