Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДҮРТ ҖЫР

Дога

Каеннарның яфраклары Коелмады — кышка калды. Әллә нинди шомлы уйлар Йөрәгемне утка салды. Йокы керми күзләремә — Таң алдыннан дога кылам: Имин булсын җнр-суларым, Мәрхәмәтле булчы, ходам!.. Язын боз эреми торса; Гаепледәй уйный җаным. Гөнаһлардан сынар сыман Тоткасы да бу дөньяның... Йокы керми күзләремә — Таң алдыннан дога кылам: Имин булсын җир-суларым, Мәрхәмәтле булчы, хсдам!.. Болыт килеп яумый китсә, Киткән кошлар кайтмый калса, Уч төбенә килә җаным, Уйларымны хәвеф баса. Йокы керми күзләремә— Таң алдыннан дога кылам: Имин булсын җир-суларым, Мәрхәмәтле булчы, ходам!.. Сер бирмә Таң беләнме иңдең Җиргә — Син фәрештә минем алдымда. Син барында мин кайгырмыйм, Мин барында син дә кайгырма!.. Син дә кайгырма!.. И, син, язмыш, табыштырдың, Табыштырдың, инде аерма. Назларымнан, карашыңнан Иртәнге нур гүя сибелә. Син барында мин сер бирмәм, Мин барында син дә сер бирмә!.. Син дә сер бирмә!.. Беркем берүк күпсенмәсен, «Син минеке!» дисәм—гомергә! Фәрештәләр ни әйтә? Бик бәхетле көннәремдә Җырлар туса йөрәгемдә, Фәрештәләр әйтә сыман: — Йөз чөермә дусларыңнан, Йөз чөермә дусларыңнан!.. Кайгылардан баш иелсә, Күзләремнән яшь түгелсә, Фәрештәләр әйтә сыман: — Сабырлык ал дусларыңнан. Сабырлык ал дусларыңнан!.. Үз-үземне күрергә дә Теләмәгән көннәремдә Фәрештәләр әйтә сыман: — Ерак йөрмә дусларыңнан, Ерак йөрмә дусларыңнан. Уңышларга сөенсәм дә, Көтмәгәндә җиңелсәм дә, Фәрештәләр әйтә сыман: — Аерылма дусларыңнан, Аерылма дусларыңнан... Гел яхшыга юрыйсың Уң кашың тартса да, Сул кашың тартса да, һаман да яхшыга юрыйсың. Биш намаз укысаң, Биш тапкыр көненә Ходайдан иминлек сорыйсың. Әй, әнкәй, син ахры беркай чан Янмыйча, көймичә тормыйсың. Яңа ай күрсәң дә, Тулган ай күрсәң дә, Сокланып, сөенеп туймыйсың. Без кулдан китсәк тә, Чаларып бетсәк тә, Гел безгә борылган тормышың,— Әй, әнкәй, син инде беркайчан Янмыйча, көймичә тормыйсың. Мендәрең авышса. Самовар ташыса, Ашыгып юлларга карыйсың, Җиде көн, җиде төн, Җиде ел узса да, Син безне ерактан таныйсың, Әй, әнкәй, син инде беркайчан Янмыйча, көймичә тормыйсың.