Логотип Казан Утлары
Публицистика

Утыз елдан соң да соң түгел...

Олуг шагыйребез Хәсән Туфанның без бу санда укучыларыбы- зга тәкъдим итә торган, мона кадәр матбугатта басылмаган мәкаләсенең язылу тарихы да бик кызыклы вә гыйбрәтле дип беләм... Әйе, 1965 елнын җәе. Язучылар, тәнкыйтьчеләр даирәсендә яшьләр поэзиясе һәм яна, ирекле шигырь тирәсендә бәхәсләр куера башлаган чак. Хәер, әлегә бу т ик телләрдә генә (Нурихан Фәттахның яшьләр газетасында «Шигырьме, әллә башваткычмы?» исемле мәкалә бастыруын исәпкә алмаганда), алар соңрак, көз коне башланачак... Әле безнең Равил Файзуллин (һәм ошбу бәндәгезнең дә!) шигырьләре журналда, газеталарда басылып, макталган, әле генә (май аенда) узган Татарстан Язучылар съездында да хуплап телгә алынган көннәр. Шулай ук Рөстәм Мннгалим, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис исемнәре дә матбугатта еш күренә. Әмма безнең шигырьнең киләчәге «ирекле шигырьдә» дип, беренче тәҗрибәләре белән үк күпләрне үзенә «буйсындырган башчы»быз Равил Файзуллин турында инде үзәк матбугатта да бер-бер артлы Ростам Ку туй, Фатих Хөсни, Рафаэль Мостафнп, Әнвәр Бикчәнтәсв мәкаләләре басыла башлады, һәммәбезне диярлек хуплап, Казанда Сибгат ата Хәким җитди сүзен әйтте кыскасы, 1965 елның җәе нәкъ шагыйрьләрчә кызу, яшенле яңгыр көтелгән бер халәттә иде кебек... Менә шул вакытта мәйданга Равилнең «Нюанслар иле» исемле зур шәлкеме чыкты ул «Казан утларылның август санында дөнья күрде (хәтердә калган ай чөнки бу санда яшь шагыйрь Зөлфәтен шушы язда үзем тәкъдим итеп редакциягә юллаган шигырьләре дә басылды). 300 юлдан артык «нюанс»лар кыска шигырьләр, өч, дүрт, биш юллыклар, япон, кытай шигыренә охшаш яңа форма, иң мөһиме, сурәтле өряңа фикер дөньясы! Без, яшьләр, бу шәлкемнс дәррәү хуплап, алкышлап каршыладык. Менә шушы «Нюанслар иле»п Хәсән ага әллә кулъязмадан, әллә корректурасыннан укыган да... әле журнал чыкканчы ук, зур мәкалә язып, «Социалистик Татарстан» газетасына китергән. Анда әллә—«бу бит әле басылмаган да шигырьләр турында» дип, әллә — яшь шагыйрьнең киләчәген чамалап, мәкалә белән ризалашмыйлар. Аксакал, бераз көткәч, аша кире алып китә... һәм кабат бастыру өчен беркая да бирми булса кирәк Әмма яшьләргә, очрашканда, укыта торды, фикерләре белән кызыксынды. Мин дә, мәсәлән, мәкаләне остазның үз янында укып, фикеремне ачык игеп әйттем (мәрхүм Рәшит Әхмәтҗан белән барган идек, минем Язучылар берлегенә рекомендация алып йөргән көннәр иде. Хәсән ага рекомендациясендә дә бу төр шигырьгә үз карашын белдереп үтә!) Әйе, ул елларда без, яшь шагыйрьләр, (күбебез егермедән генә узган!) бер-беребез өчен дә, яңа шигырь өчен дә үләргә әзер идек! Беркатлы, садә, бәхетле чаклар, чынлап шагыйрьләрчә аралашкан, дәрәҗәләр аермаган тигез вакытлар! Ә «Нюанслар иле»н без яшь иҗат көчләре белән бергә артистлар, композиторлар, рәссамнар һ. б. җыелыш ясап, шаулап-гөрләп якладык (шунда N1. Шабаевның, булачак әдшгләр А. Хәлим, Ә. Гаделләрнең, композитор Ренат Еникеевнын бик кызыклы чыгышлары истә калган), һәм гиздән башланачак «шигырь турында бәхәс»ләргә шул кәеф, рух белән бергә килдек, бердәм атладык... Бер елдан артык барган бу шигырь турындагы сөйләшүгә (әмма нигәдер күбрәк шәкел яна, ирекле форма турында гына сүз булды... без китергән эчтәлек, яңа фикер, сурәтләр исә чигтәрәк калды кебек) Хәсән ага инде «Барны үстерергә, юкны эзләмәскә» исемле мәкалә белән килде... Әмма без, яшьләр үз карашыбызда калдык... Мәкаләне кабап ан укыганда күңелдә әнә шул истәлекләр яңарды.Уйлыйм: кайсы хаклы соң? Остазмы, әллә нәкъ Такташның яшь чагын хәтерләтеп, шигърияттә яңа бер давыл кузгаткан яшь талантмы? Икесе дә үзенчә хаклы (гәрчә, остазның бу мәкаләсендә Гали Рәхимнең «Нәләтләр шагыйре»ндәгечә аңлау, хуплау юк, әлбәттә!): күпне күргән, кичергән, шәкли һәм фикри үзгәрешләрне үз башыннан үткәргән аксакал - шигырьне нәкъ үзе инанганча күрергә тели, классик традицияләргә таяна, яшьләр алар- ны онытыр дип борчыла; ә яшь шагыйрь җанын биздергән, әдәбиятта күбәеп кигкән «фикерсез, сурәтсез, буш, такмак-шакмак шигырь»дән качарга тели, кануннарны җимереп, яна шигырь, яна форма, жанрлар тудырырга омтыла... һәм моңа ирешә дә. Аның бу «нюанс»лары соңыннан татар шигыренең, шиксез, яңалыгы һәм уңышы саналып, шагыйрь бу жанрда һаман үсә, эзләнә, яңара барды нәтиҗәдә «Кыска шигырьләр» кебек мәгълүм китабы да мәйданга килде. Күп телләргә тәрҗемә ителеп, рус телендә аерым басма булып та дөнья күрде. Шунсын да искәртеп узыйк: моннан 30 ел элек X. Туфан күрергә теләгән классик формадагы шигырьләрне дә байтак язды шагыйрь. Әле күптән түгел генә донья күргән 3 томлыгында да бихисап андый шигырьләр. Кызык, аларны аксакал шагыйрь хәзер укыса, нәрсә әйтер иде икән? Редакциягә X. Туфан иҗатын өйрәнүче тынгысыз галимебез Мәсгуд Гайнегдинов китергән (аңа рәхмәтлебез!) бу мәкалә әнә шул елларның бер кызыклы истәлеге, шигърияттә төрле шагыйрьләр, шәхесләрнең үзара мөнәсәбәтең, бәхәстә аңлашуын, кыскасы, татар шигыренең үсеш юлларын күрсәтүче җитди бер әдәби ядкяр.