Логотип Казан Утлары
Публицистика

УФАДА ЯҢА КИТАП ЧЫКТЫ...

Кәүсәрия Шафиков анын беренче шигъри язмаларын укыганда, дөресен әйткәндә, мин анын шагыйрә булып өлгерүенә ышанмаган идем. Кимчелекләрен күрсәтеп берничә ел дәвамында язган хатларым, үзе белән очрашып сөйләшүләрем унай йогынты ясагандырмы, тора-бара ул матбугатка тәкъдим итәрлек шигырьләр, нәсерләр иҗат итте. Хәтта Илһам Шакиров үзенең репертуарына кертерлек җырлар язуга кадәр күтәрелде. Хәзер Кәүсәрнянен шигырьләрен Башкортстанда да, Татарстанда да әдәбият яратучылар яхшы беләләр. Ул минем якташым, Башкорт- станнын Ямавыл районыннан. Рәфис Мөхәммәтдин дә шул ук районнан. Анын исеме әлегә бик үк таныш түгел. Ул да, Кәүсәрия кебек, авыр язмышлы егет. Икесе дә, ачы язмыш урын-җнргә бәйләгән каһарман һәм шнгьрн җаннар, Кәүсәрия белән икесе эчкерсез рухи юлдашлар: поэзиядә дә, тормышта да. Күптән түгел Уфада татар телендә нәшер ителгән «Ике аккош» исемле шигырьләр җыентыгын җибәреп, алар мине тагын бер тапкыр сөендерделәр. Төзүчесе, мөхәррире шагыйрь Фәрит Габдрәхим китапның кереш сүзендә дөрес әйтә: «Кәүсәриянең кызларча йомшак, нәфис тавышына Рәфиснең ир-егетләрчә ышанычлы, ныклы тавышы өстәлеп, менә дигән дуэт барлыкка килә». Җырларыгыз аккош юлыннан төшмәсен, кадерле якташларым!

Кәүсәрия Шафикова

Күз яше

Күрсәтмәдем сине беркемгә дә, Иреннәрем генә тешләдем. Килгән кайгыларны борып салдым, Көчле идем, әллә нишләдем! Нишләдем мин бүген, җиңеләмме? Юк, горурлык исән күңелдә. Син, күз яшем, әйлән таң чыгына, Үләннәргә сибелеп җемелдә! Кояшлы буран Торып калдым хисләр буранында, Апак икән хисләр бураны. Сине эзләп шул ак бураннарда Бу дөньяны ничә урадым. Мин таптыммы, синме, булганбыз ич Бер үк юлда, бер үк буранда. Юлыбызны мәңге югалтмабыз, Бураннарда кояш булганда! Шомырт — мәхәббәт агачы Әйт әле, шомырт агачы, Син шуны әйтеп кара, Чәчәкләрең ап-ак синең, Җимешең нигә кара? Яктылык өсти дөньяга Тәлгәшләрең аклыгы. Анда керсез күңел төсе, Анда сөю сафлыгы. Ак тәңкәләр сибеп җиргә, Әйтте шомырт агачы «Җимешләргә сөйгәнеңнең Күзе итеп карачы!» Шомыртлар ап-ак чәчәктә, Салкын җилләр, исмәгез Җимешен өлгертсен сөю, Өметләрне кисмәгез! Тал икән Үзендә таудай көч бар икән Бөгелде, сынмады, тал икән. Көчлене имәнгә тиңлиләр, Имәннәр нык була, диләр дә Яр буе таллары булу да Бик җиткән авырлык килгәндә Җил-давыл котыра, дулкыннар Үксиләр кочаклап ярларны Мин күрдем коточкыч бу мәлдә Бирешми тибрәлгән талларны... Бөгелде, сынмады, Тал икән. Мәхәббәт дип сөенеп яшимен. Мәхәббәт дип үксеп елыймын Мәхәббәт дип көләм-елмаям, Мәхәббәт дип өзелеп җырлыймын. Мәхәббәттә күрәм бар ямьне, Мәхәббәтне яклап көрәшәм. Мәхәббәт дип утлар йотамын, Мәхәббәт дип ярсыйм, көнләшәм. Мәхәббәт өченгә яхшылык Кылырмын мин хәтта яманга. Тик бер генә нәрсә, бер генә: Мәхәббәт дип бармам ялганга! Бүген җилләр талгын исте Ак болытны мендәр итеп, Җил йоклый төшләр күреп. Төшендә дә йөридер ул. Каен чукларын үреп. Үтәдер ул элгән керне Җилфердәтеп чак кына. Тирбәтәдер чәчәкләрне Кочып алып сак кына. Су буена йөгереп төшеп Дулкыннарны куадыр. Бөгелгән тал бөдрәләрен Агым суда юадыр. - Кояш батты, ай калыкты. Таң белән җил уяныр. Бүген нинди җил исәр, дип, Дөнья күргән уйланыр.

Рәфис Мөхәммәтдин

Үзем булып калам Әйткәннәре булды миңа: «Тормышта хаклык сирәк. Күзле килеш сукыр булып Калуың хәерлерәк!» Ишетмәдем, әллә шуңа Бик күпләр иш итмәде. Хәтта дустым табынында Кайчак урын җитмәде Үзем булып калам һаман, Сөйлимен үз сүземне. Хаклык күреп яшәр өчен, Ачтым ласа күземне. Таш бәгырь Ана көтеп газиз улын, Инде күпме тан ата. Шахтер егет—аның улы, Ничәмә ел таш вата. Ялгыз ана яшен түгеп, Йота соңгы ашларын. Нигә егет ватмый икән Үз бәгыре ташларын?! Яралы кош килеп кунды, Кан тама ярасыннан. Канатлы да бит, барыбер Сызлана минем сыман. Ярдәм кулларымны сузып, Үрелдем, җитми буем. Аңладым, бүген аңладым, Язмышлар түгел уен. Кошлар күрсәм... Язгы җилләр талгын гына Тәрәзәмә килеп какты. Урамнарда гөрләвекләр Бормаборма юлын тапты. Шаулап-шаулап гөрләвекләр Елгаларга карый акты. Моңлыҗырлы очар кошлар Туган җирләренә кайтты Кошлар кайта язлар саен. Сагынып туган ояларын. Әллә нигә кошлар күрсәм, Үзүземнән ояламын. Ага чишмә чылтыр-чылтыр, Яннарында таллары. Суын алып авыз итсәң. Яктыра күз аллары Чишмә буе таллары да Җаннарга якын, үзгә. Сандугач та моң телендә Әйтергә тели безгә. «И кешелек, туган җирдә Синең күрер шатлыгың. Саклап кына тот, кадерләп, Талларыңның яшеллеген, Чишмәләрнең сафлыгын!»