Логотип Казан Утлары
Документаль повесть

ТИМЕРХАННЫҢ АВЫЛ ЮЛЛАРЫ

Баш өстендә кояш балкып торганда, зәңгәр күктә сабан тургайлары сайраганда—авыл юлларыннан йөрүе рәхәт, бик рәхәт! Ләкин гел җәй булып, гел кояш кына балкып тормый шул. Бәйләнчек салкын яңгырлары белән берзаман көз килә, күз ачмаслык өермә-бураннары белән аннары кыш ябырыла. Кыш ябырылу бер хәл—синең өскә күңелсезлекләр дә ябырылса, эшең хөрти инде. Мөслим районының авыл хуҗалыгы бүлегендә инструктор-бухгалтер булып эшләгәндә күңелсезлекләр аз булмады. Урлау, әртил малын үзләштерү кебек тайгак хәлләрне күргән чагында җаннары гасабилана иде Тимерханның. Райбашкарма рәисенең урынбасары белән киңәшеп, ул бер колхоздагы урлауүзләштерү актын прокуратурага тапшырды. Район прокуроры Исрафилов аны ачык йөз белән кабул итте. Тимерхан язып алып килгән актны укыган чакта аның күперенке кара мыегы гел үзенчә дерелдәп торды. Димәк, җинаятькә ул битараф түгел, җинаять аның ачуын кабарта. Актны укып бетергәч, Исрафилов урыныннан торды, читлеккә ябылган арыслан кебек, ишекле-түрле йөренә башлады. — Кара син аларны, мошенникларны! Колхозны таламакчылар диген, ә?! Без аларны, безме аларны... Без аларны буш калдырмабыз! Без аларны сагайский биетербез! Ник туганнарына үкенерлек итәрбез Исрафилов ике кулының да бармакларын җәеп, баш өстенә күтәрде, шапылдатып учын учка куйды: — Күрәсеңме моны, Борһанов? Тимерхан күрде: аркылы-торкылы куелган бармаклардан «рәшәткә» ясалган иде. Төрмә! Прокурор колхоз милкенә кул сузучыларны төрмәдә черетәчәк икән... Тимерхан җинаятьчеләрнең җәза алачакларын хатыны Миңлеасиягә сөйләп бирде. Хатыны кул гына селтәде. — Нигә селтәнәсең?—диде Тимерхан, ачуы килеп. — Юк белән йөрисең...—дип, Миңлеасия самавырга нарат күркәсе сала башлады, иренә чәй кайнатып эчертергә җыена иде. — Туктале, җанкисәгем. Нигә дип син, юк белән йөрисең, дидең әле? — Әй, картым,—диде хатыны.— Әйт әле, кайчан соң карга карганың күзен чукыганын күргәнең бар? Ә? Гомер буе гаделлек ягында торган Борһановка бу сүзләрне ишетү гарьлек иде, әмма хатынының хаклы икәнен белгәннән соң, ул тагын да ныграк гарьләнде. Атна узды, ун көн узды, көтә-көтә көтек булып, бер ай узды. Карак председатель дә, аның белән бергә урлашкан бухгалтер да һаман урыннарында утыралар. Нишләргә соң? Нишләп карарга? Уйлый торгач, вәсвәсәләнеп йөри торгач, Тимерхан ныклы бер карарга килде: беренчегә кереп карарга кирәк. Ул чагында Мөслим райкомының Беренче секретаре булып Салих Искандеров эшли иде. Тыныч табигатьле, йомыш белән килгәнне тыңлый белә — Кереп дөрес иткәнсез, иптәш Борһанов. Әле үзем дә хәлләрегезне белешергә ниятләнеп тора идем. Тыңлыйм сезне, сөйләгез Борһанов, мөмкин чаклы кыска итеп, прокурор белән килеп чыккан хәлне сөйләп бирде. Искәндәров, кулы белән иягенә таянып, аны сүзсез генә тыңлады, тыңлап бетергәч: — Аңлашылды,—дип бер генә сүз әйтте. Бәхәсләшмәде дә, җинаять кылган председатель хакында сүз дә куертмады. Тик Борһанов китәргә дип кузгалгач кына — Иптәш Борһанов, миндә шәхси йомышыгыз юк идеме? — дип сорады. Тимерхан аптырап калды. — Юк...—диде, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. Шәхси йомышы бар иде аның. Аларның фатир ягы бик кыен иде. Кеше өстендә яшиләр, өйдәш булып! Ул хакта сүз кузгатсаң ярар иде дә, ләкин бит ул шәхси йомыш белән кермәде, җәмәгать эше белән керде Фатир сорый башласаң, Искәндәровның әллә ниләр уйлавы бар. Прокуратура сылтау гына икән, дияр, төп йомышы фатир алу, дияр Искәндәровның үзе кабул иткән кешеләр хакында икс-өч җөмлә белән генә бәяләмә язу гадәте бар иде Борһанов ишектән чыгып китүгә, ул әлеге гамәл дәфтәрен алды «Бүген миндә инструктор-бухгалтер Борһанов булды. Намуслы егеткә охшаган Квартир ягын, хатынын эшкә урнаштыруны кайгыртырга кирәк булыр». Тимерхан исә бу вакытта Мослим урамы буйлап атлый, күңеленнән Искәндәров турында: «Ул мине дөрес аңлады»,— дип уйлый иде. Искәндәровның Тимерханны дөрес аңлаган булуы эш-гамәлендә дә күренде. Ике атна чамасы вакыт узуга, карак председатель белән бухгалтерны эшеннән алдылар. Беренче секретарь ул колхозга үзе барып, яңа кешеләрне сайлатып кайтты. Әмма... әлеге председательне Мөслим урамында күреп, Тимерхан шаккатты. Күн пальтодан, бүре мехыннан теккән тубал чаклы бүректән, кошовка чанага киерелеп утырып, кара туры айгырны җилләр уйнатып бара иде. Карак председательнең айгыры бераздан кире борылды, Тимерхан Борһанов утырган үрәчәле чананы аудара язып китте. Янәсе, күрәсең килсә күр, бухгалтер-инструктор: синең пүчтәк казынуларыңнан берни дә барып чыкмады' Бераздан Тимерхан тикшереп белде: ул никадәр көч куеп урыныннан алдырткан предссдатель-җинаятьче Мөслимнең кулланучылар җәмгыятенә җаваплы бер эшкә урнашкан булып чыкты «Карга карганың күзен чукымый»,—дип хатыны Миңлеасия әйткән сүзләр исенә төште Тимерханның Миңлеасия дигәннән, уйламаган-көтмәгән чакта, аңа да эш табылды. Районның сәламәтлек саклау бүлеге фәрманы белән аны үзәк хастаханәгә шәфкать туташы итеп алдылар. Тимерхан моңа чынлап торып шатланды. Ник дигәндә, үзенең хезмәт хакы 550 сум (нормаль акча белән санаганда 55 сум дигән сүз!). Бу исә гаилә тормышын алып бару өчен түгел, икесенә тамак туйдыру өчен дә такы-токы гына булып кала. Миңлеасиягә 375 сум билгеләделәр. Әлеге хезмәт хакларын бергә кушкан сурәттә дә, әлләни мантый алмыйсың алуын, әмма шулай да, иш янына куш булыр әле. Ул вакытларда район оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә фатир хакында сүз кузгату да рөхсәт ителми иде. Җитәкчең үзе белеп, хәлеңә кереп дигәндәй, бирсә бирә, бирмәсә—юк. Каян урын таба аласың, шунда яши бирәсең. Риза түгел икәнсең, эшеңне ташла да кит Беркем дә синең арттан, китмә инде, дип ялынып йөрмәячәк... Ык буендагы Кооператив урамында ярым җимерек бер ташландык йорт бар иде. Хуҗасы күптән инде Ташкентта яши икән. Шуның белән Мөслимдәге туганнары аша элемтәгә кереп, фатир хакын ярты елга алдан түләп, Тимерхан белән Миңлеасия бергә тора башладылар. Ул елларны йорт җиһазы Тимерханнар кебек әле яңарак өйләнешкәннәрнеке генә түгел, озак еллар гомер кичергәннәрнеке дә юк иде. Тимерхан киң генә бер тактаны шомартып, тәрәзә төбенә өстәмә итеп кадаклады да шуны өстәл итеп тоттылар. Тугыз җиренә ямау салынган иске самавырлары бар. Ул әле яшьләргә хезмәт итәрлек. Файдаланырга ярамаганлык- тан, лапаска чыгарыл ташлаган иске караватны алып кереп, стена буена беркеттеләр. Башка мебель турында уйларына да кертмәделәр, алар өчен бергә булудан да кадерлерәк бер нәрсә дә юк иде Яраталар да иде соң бер-берсен! Эштән бушагач, китап-мазар укырлар иде дә бит, ут юк, радио кертелмәгән. Кичне ничек үткәрсеннәр? Китәләр кулны-кулга тотынышып! Олы Чакмак юлы буйлап атлыйлар. Чакмак ун чакрым, сигез чакрым баргач, тау башыннан авыл күренә. — Әйдә, кайтыйк инде, җаным! Караңгы да төште, кешедән дә уңайсыз...—ди Миңлеасия. Көн саен шулай. Ике яшь йөрәк бергә тибә, ике пар аяк бергә атлый. Рәхәтрәхәт! ...И гомерләр, и ваемсыз еллар! Искә төшәсез дә Тимерхан абзыйның үзәкләрен өзеп аласыз. Шул елларны Тимерханны профсоюз оешмасына сайладылар. — Син хәзер комитет әгъзасы, сиңа культура-масса эшләрен тапшырабыз! —диделәр. Сиңа халык ышана икән, ышанычны аклый белергә кирәк. Моны Тимерхан яхшы аңлый иде, бер генә җәмәгать эшеннән дә баш тартмады ул. Ихтимал, аңардагы ачык күңеллелек, ягымлылык, кешеләр белән бик тиз уртак тел табу шул заманнарда ук тәрбияләнә башлагандыр. Хромка белән тальян гармун аның юлдашы булудан туктамадылар. Ялга каршы көннәрдә Тимерхан, Миңлеасиясен култыклап, райүзәкнең культура йортына танцы көйләре уйнарга йөри, бармаклары арып китсә, гармунын икенче бер уйнаучыга тоттырып, әйлән-бәйлән уенына чыга, уртага алсалар, төрле мәзәкләр ясап бии, авыл хезмәтчәннәре өчен оештырыла торган җыеннарны үткәрүдә башлап йөри, гомумән, ул райүзәкнең җаны, тылсымчысы иде Хәзер уйлап карасаң, исләрең китәрлек: нинди затлы белгечләр бар иде районда! Сибгат Хәкимнең авылдашы, Әтнә районының Күлле Киме егете Галләмов Барый — баш агроном, Ольгино авылыннан урыс егете Иванцов Евгений — баш зоотехник, орлык әзерләү буенча лаборатория мөдире Исмәгыйлева Рокыя — боларның абруе район халкы арасында нинди югары иде! Эшләгән эшләре дә, үзләрен тотулары да бик затлы иде шул аларның. Өстәвенә, алар әле культура йортына киләләр. Тимерхан башкарган эшләрне мактыйлар, гел анын күңелен үсендереп торалар иде. Болар беркайчан да алгы планга матди файда алуны куймадылар Хәзерге яшьләрне, хәзерге белгечләрне тыңлый башласаң—чәчләр үрә тора. Акча, акча, акча! Бүтән сүзне белмиләр дә бугай бүгенге белгечләр' Тимерханның райүзәктә тагын бер дусты бар иде Бер генә кичәне дә калдырмыйча, барлык концертларда катнашып килгән Әюпов! Бу юлларны укыган чакта күңелгә бер уй килүе бик мөмкин, туктале, сүз Наил Әюпов турында бара түгелме9 Әйе, бик дөрес: Наил Әюпов — Мөслим егете ич. Әйе, сүз нәкъ менә Татарстанның халык артисты Наил Әюпов турында бара. Ул чагында бик яшь һәм бик чибәр үсмер егет Наил Әюпов моңлы җырлары белән дә, сөйләү осталыгы белән дә кешеләрне таң калдыра иде. Бигрәк ихлас күңелле бала иде ул! Ул еллардан соң шактый вакыт узгач, Тимерхан Борһанов белән Наил Әюпов, Татар дәүләт академия театрында очрашып, ничектер үзара әңгәмә корып җибәрделәр. — Тимерхан абый, сез хәзер дә гармун тотасызмы?—диде Наил. — Наил энем,—диде Тимерхан,— менә син яшьтән үк талантлы булгач, артистлыкны сайладың, шуңа укыдың, зур исемгә лаек булдың. Синең өчен мин бик шатланам Ходай сәламәтлегеңне бирсен дә сәхнәдән аермасын сине! Ә миңа килгәндә, гармун, җыр, бию кебек күңел ача торган нәрсәләрне мин үзебезнең гаилә шартларында гына башкарам...— Ул үзе дә сизмәстән сәер генә көрсенеп куйды:—Инде хәзер шул кадәренә дә канәгать... Наилнең сәхнәдәге ихлас уенын, тормыштагы чынлыгын бик ярата Тимерхан. Арчада яшәгән елларында, академтеатр районга килсә, Миң- леасия белән Тимерхан иң беренче рәткә килеп утырырлар иде Наил үзе бу хәлне аңлый, тамаша барышында сәхнәнең алдына ук килә дә, бер генә секундка тын калып, Тимерханнарга күз кысып ала Моны берәү дә сизми, Тимерханнар белән Наил үзе генә белә. Бер секунд һәм бер күз кысу — бу үзешчән артист булып Мөслимдә уйнаган еллар Бу күз кысуда—Тимерхан белән Наилнең яшьлек еллары Йөрәк түрләрендә әллә нинди хисләр уята бу ишарә! Тимерханның Наилне өйләренә дә чакырып караганы булды. Җәелеп бер сөйләшәсе, Мөслим елларын искә төшерәсе килә иде. — Наил, син бүген бездә кунып кит, иртәгә иртән иртүк үзем машина белән Казанга илтеп куярмын,—диде аңа Тимерхан. Наилнең сөйләшүе бик җайлы, ышандыра торган. Якташының хәтерен калдырасы килми иде бугай аның. — Тимерхан абый,—диде ул ипләп кенә,— артистлар арасында шундый бер язылмаган закон бар: коллектив белән бергә килдең, бергә әйләнеп кайтасың. Булыр әле: гомер булса, очрашырбыз да, яшьлекне дә искә төшерербез. Минем спектакльгә килгәнегез өчен дә. кунакка чакырганыгыз өчен дә мең-мең рәхмәт. Үпкәләштән булмасын, мин иптәшләрем белән Казанга кайтыйм инде.. Тимерхан абзый, әлеге күңелле истәлекләреннән айнып, Мөслимнең авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләгән чакларын исенә төшерә. Бүлектәге белгечләрнең күбесе югары белемле иде Алар сугышка кадәрле үк институтларда укыганнар, фронтта булганнар, сәясәт ягыннан да әзерлекле кешеләр. Көндәлек эштә, алар белән очрашканда, бергәләп колхозларга чыкканда, Тимерхан алардан өйрәнә, агротехника һәм зоотехника буенча элементар кагыйдәләрне төшенә башлый Тошенү кирәк, төшенү мәҗбүри, чөнки авыл хуҗалыгының теләсә кайсы тармагы башлангыч белемне таләп итә. Әкрен-әкрен ул авыл хуҗалыгын алып баруның төрле юлларын күрә, акыллылар белән акылсызларны, булсынга эшләүчеләр белән һава төтәтүчеләрне аера, таный. Бу битараф бер тану түгел Битарафлыкны-пасснвлыкны Борһановның җене сөйми Ул тормышта нәрсәнедер белгән икән, шуңа үз башы белән барып җиткән икән, нигә аны үзендә яшереп асрарга? Белсеннәр башкалар да! Күңелендә туган фикерләрне ул башкаларга да сөйли. Шуны искә алып, аны районның җаваплы җитәкчеләре белән бергә колхозларга вәкил итеп тә җибәр- гәлиләр. Әгәр берәр мәсьәләне райбашкарма утырышына куялар икән, белешмәләр әзерләү, карар проектлары язуны аңа тапшыралар. Ул аларны төп-төгәл итеп, вакытында башкара. Күрәсең, хәрби хезмәттә эш башкаручы булып эшләү, еллар буе фәрманнар, боерыклар, юлламалар язу, штаб кәгазьләрен әзерләү аның фикер йөртү рәвешен, ул фикерләрне документлар аша бәян итүен камилләштергән, ә бу менә хәзерге эш шартларында бик тә ярап куйды. Бу документлар эчтәлеге ягыннан авыл хуҗалыгы турында булса да, формасы белән бер үк иде. Карасана, аның хәрби хезмәте дә файдага булып чыкты бит әле. Егет кешегә дөнья күрү, күп һөнәр белү ярап куя шул... Икенче бүлек 1951 елның сентябрь башларында Тимерханга райкомның оештыру бүлегеннән шалтыраттылар. — Хәзер үк иптәш Искәндәров янына керегез! Тимерхан каушады. Нинди гаебен таптылар икән? Тиктомалдан беренче секретарь янына чакырмыйлар бит инде. Бер ел эчендә үзе башкарган эшләрне күңеленнән барлап чыкты: гаепкә санардай гамәл кылганы юк шикелле. Искәндәров исәнләшү белән сүзне бик капыл гына, үгезне мөгезеннән тотып дигәндәй башлады: — Иптәш Борһанов! Райком аз гына вакыт эчендә сезнең хакта уңай фикер туплады. Моны раслау өчен сезгә төрле поручениеләр бирелде, колхозларда аерым чаралар үткәрүне йөкләде. Сез сынауны намус белән уздыгыз. Безгә бүген «Мөслим» совхозына партоешма секретаре кирәк Үзегезгә мәгълүм, районда ул—бердәнбер совхоз. Зур хуҗалык. Җире генә дә унҗиде мең гектар. Совхоз үзе җиде авылны берләштерә. Иптәшләр белән фикер алышканнан соң, совхозга секретарь итеп сезнең кандидатураны тәкъдим итәргә булдык. Бу эшне булдыра алырсыз дип ышанабыз.— Чәчен артка сыпырып, ияген учы белән ышкып торганнан соң, өстәде:—Хәзер эшли торган секретарь Исмәгыйлев олы яшьтә, үзен ул эштән азат итүне сорап килде. Совхозның партоешмасы зур, коммунистларның күбесе производствода эшли. Йә, үзегез ничек карыйсыз моңа? Тимерхан каушаган иде. Искәндәров моны сизде, җавап көтеп ашыктырмады. —- Сизеп торам, Салих Искәндәрович, сез миңа үтә дә җаваплы эш тәкъдим итәсез. Ләкин минем ул эшне тартырлык көчем юк бит. Ник дигәндә, гомуми белемем дә, махсус белемем дә секретарь булып эшләргә җитәрлек түгел. — Менә минем дә белемем җитәрлек түгел иде — укыттылар. Сезне дә, бераз эшләгәч, укырга җибәрербез. Совхозның үзендә секретарь итеп сайларлык кеше юк. Башка кандидатура юк та, эзләмибез дә...— С к- ретарь елмайгандай итте. Тимерханга төбәлде. Борһанов, аның өмет белән карап торуыннан уңайсызланып, карашын идәнгә юнәлтте. — Ярар, рәхмәт. Сайласалар, эшләрмен,—диде. Бик әкрен, ишете- леришетелмәслек кенә итеп әйтте. 1951 елның 15 сентябрендә «Мөслим» совхозы коммунистлары Тимерхан Борһановны үзләренең партоешма секретаре итеп сайладылар. Тимерхан партиягә 1945 елның сентябрендә, японнар белән сугыш барган чакта кергән иде. Партбилетны аңа дивизиянең бик җаваплы кешесе, подполковник Сарлейский тапшырды. — Борһанов, хезмәт урыны тыйнак кына булса да, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ике ел буена батальонда комсомол комитеты секретаре булып эшләде. Намуслы, тәртипле солдат. Совхоз партоешмасының секретаре булып сайланган көннәрдә Тимерхан әнә шул елларын да уйлады. Солдат хезмәтендә чакта ул сәяси эшләрнең үзәгендә булды, димәк оештыру, башлап йөрү кебек эшләрдә аның беркадәр тәҗрибәсе бар, авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләү аңа авыл турында, игенчелек һәм терлек-туар асрау турында мәгълүмат бирде. Димәк, аңа хәзер кешеләр белән тыгыз мөгамәләгә кереп, аларда үзенә карата ышаныч тудырырга кирәк. Иң беренче һәм ныклы танышу, әлбәттә, совхоз директоры Комаров белән булырга тиеш. Леонид Иванович аны беренче мәртәбә күреп сөйләшкән чакта ул ачыктан-ачык әйтте: — Бик энергичный кеше белән эшлисем килә иде. Теләгем кабул булды бугай...—диде. Совхоз үзәге Михайловка исемле урыс авылына урнашкан, Мөслимнән егерме чакрым ераклыкта. Сайланып куелуына атна-ун көн узса да, Тимерханның әле өенә кайта алганы юк. Сөйләшер иде, Миңлеасияның телефоны юк. Хәер, ул вакытларда, хәзерге төсле, төчеләнеп яши торган заман да түгел иде. Бер көнне Комаров әйтте: — Тимерхан Борһанович, гел болай әрле-бирле йөри алмассыз. Егерме чакрым якын ара түгел. Гаиләгезне китертергә кирәк Мин монда бик әлләни әйбәт булмаса да, кечерәк бер бүлмә әзерләдем, хәзергә шунда торып торырсыз. Тора-бара әмәле табылыр әле, монысы өчен миңа рәнҗеп йөри күрмәссез,— диде. Тимерханның түбәсе күккә тиде. Комаровка нинди генә рәхмәтләр әйтсә дә, аз булыр кебек тоелды Шатлыгын Миңлеасиясенә әйтер өчен ул Мөслимгә кайтып китәргә җыенды, шул хакта Комаровка әйтергә дип кергән иде, Леонид Иванович үзе башлап сүз кушты: — Ярый, Тимерхан Борһанович, сез алайса кайта торыгыз. Әйберләрегезне җыеп бетерергә ике көн җитәме? — Хәтта артып та китә. Безнең җиһазыбыз юк,—диде Борһанов. — Яхшы,— диде совхоз директоры, чәчен сыпырды, ияген учы белән каплап торды, аннары әйтте:—Ялдан соң синең үзеңне дә, Асия ханымны да алырга машина җибәрәм. Төенчекләрегезне әзерләп куегыз. Миңлеасия ирен өзелеп сагынган иде. Ул аны муеныннан ике кулы белән кочаклап, бармакларын аралаштырган көе, чатырдатып кысып, сандугач булып сайрады: — И-и, Тимерханым! Егетнең дә егете икәнсең. Мин теләгән көнне генә түгел, мин сагынуларымнан шашар дәрәҗәгә җиткәндә кайтып кердең! Әлләлә!.. Яңа хәбәр әйтимме? Әллә приказны гына күрсәтимме9 Менә апаеңны кая билгеләделәр...— Ул йөгереп кенә сандыктан бер кәгазь эләктереп килде, аны Тимерханның борын төбендә кыштырдатып алды. Тимерханның күз очлы: ни дисәң дә гомер буе документ белән эш иткән адәм, Миндеасиясе кәгазьне борын төбендә селки башлауга, түгәрәк мөһерен күргәч үк, аңлап алды —аны эшкә билгеләгәннәр Нәкъ шулай булып чыкты да. Миңлеасия инде «Мөслим» совхозына фельдшерлык-акушерлык пунктына мөдир итеп билгеләнүе турында районның сәламәтлек бүлегеннән боерык алган, шуны башкалар тосле тыныч кына күрсәтми, холкына хас сабырсызлык белән Тимерханның борын төбендә селки иде Икенче көнне, иртәнге алтылар тирәсендә ишек кактылар — Бурганов здесь живет? —дип сорады баһадир гәүдәле адәм — Әйе, әйе, Борһанов мин булам,—диде Тимерхан, килүчене түргә узарга чакырды. Баһадир адәм, ләм-мим бер сүз дәшмәстән, кире борылып чыгып китте, үзеннән дә баһадиррак бер кешене ияртеп керде. — Без сезнең әйберләрне машинага төяшергә килдек. Директор Комаров җибәрде,—диде баһадир егетләр. Тимерханга уңайсыз булып китте. Машинага төяр нәрсә юк, машина әрҗәсенең төбенә куярлык ике чемодан гына бар иде. Бүлмә уртасында тырпаен басып торган тугыз ямаулы самавырны баһадирларның берсенә алып бирде, икенчесенә чемодан тоттырды, бер чемоданны үзе белән алып чыкты. Өйне бикләп, ачкычын күршеләргә тапшырдылар. Машина әрҗәсенә үрмәләп менделәр дә икесе ике чемодан өстенә чүмәшеп, самавырны кулга тоттылар, юкса аның буш әрҗәдә бәрелепсугылып, бөтенләй дә эштән чыгуы бар иде. Сау бул, Мөслим! Хуш, кадерле иске йорт! Безнең яшьләр яңа урынга күченә, яңа фатирга. «Яңа фатир» дигәнебез бик тә бәләкәй булып чыкты. Михайловка да утызынчы елларда ук усак бүрәнәдән салынган барак тибындагы бер йорт бар икән. Егерме ике фатирлы. Тимерхан белән Миңлеасия шул йортның бер бүлмәсенә кереп урнаштылар. Бүлмә ун квадрат метр чамасы булыр, тәрәзәсе бер генә, бернинди дә җиһазы юк. Алып куйыйм дисәң— складта да җиһаз юк. Монда алар тагын өстәл- урындыкны ничек кирәк алай әмәлләп куйдылар. Совхоз бөртекле ашлык үстерә, шул нигездә бик күп сарык, сыер, дуңгыз асрый, тавык үрчетә икән. Эшче көче җитәрлек. Сабандыр, тырмадыр, чәчү машиналары, атлар үз чорына карата начар түгел, колхозныкыннан өстенрәк. Совхоз эшчеләре акчага эшли, вазифаларын да, эш нормаларын да яхшы белә. Монысы Тимерханны шатландырды. Таләп итәргә була, димәк. Әнә, тишекле сутыйга бил бөккән колхозчыдан нәрсә таләп итәсең дә, аның үзенә нәрсә бирә аласың?! Әмма каралты-кура бик иске, көнкүреш шартлары юк диярлек, мәктәпләр иске-москы бәләкәй йортларда көн күрә. Шулай да совхоз белән янәшә колхоз авылларында совхоздагыларга көнләшеп карыйлар, аларның яшәү шартлары бигрәк начар иде шул. Колхоз кешесе ел тәүлеге кырда эшли, урман чыгара, задание икмәген элеваторга илтә, тагын әллә нәрсәләр майтара, эшләгәненә сукыр бер тиен ала алмый. Адәм мәсхәрәсе! Ала алмый гына түгел, бакчасыннан өч центнер бәрәңгене дәүләткә тапшыра, ике йөз литр сөт, егерме килограмм ит, үзара салым, страховой түли, аның әле шулар өстенә заем түләтеп җанын алалар. Акчага эшли торган совхоз эшчесеннән көнләшмәс җиреңнән көнләшерсең, валлаһи! Бер ай тула дигәндә, ул совхоз кешеләренең барысы белән диярлек танышып чыкты. Татарларны исеме белән, урысларны әтисенең исеме белән дә әйтергә күнекте. Мәктәпләр, уку йортлары, сәүдә челтәре, профсоюз, комсомол оешмалары аның карамагында иде, ул алар белән якыннан торып эш йөртә башлады. Авылларда телефон юк, монысы уңайсызлык тудыра, кирәкле эшеңне сәгате-минуты белән үтәтә алмыйсың. Әмма бер начарлыкның бер яхшылыгы да бар: телефонга ышанып ятканчы, эшчеләр янына — кырларга, төзелеш барган урыннарга килеп чыксаң, канәгатьлек табасың. Сине телефоннан юк-барга ышандырмыйлар, эшне син үз күзең белән күрәсең, кешеләр белән аларның күзенә карап сөйләшәсең, һәммә нәрсә урында хәл ителә. Эшчеләр канәгать булып кала. Директор белән дә «күз йомышлы сукыр тәкә» уйнамыйсың, совхозның тормышын якыннан белеп сөйләшәсең. Тимерханга директор приказы белән яхшы дирбияле туры я пята беркетелде. Ул бик көчле, чыдам: коеп-коеп яуган давыллы яңгырларга да, кышкы салкын бураннарга да бирешми, сине әллә кайлардан совхоз ихатасына алып кайта. Партком секретаре итеп сайлап, райком бюросына раслату өчен керткәч, Искәндәров әйтте. Борһановны бер генә бюро утырышыннан да калдырмагыз, эшкә өйрәнсен, район хәлләреннән хәбәрдар булып торсын,— диде Ул елларны бюро утырышлары, гадәттә, кичке сәгать алтыларда башлана иде. һава шартлары исәпкә керми: буранмы, давылмы, пычракмы, еракмы—син күрсәтелгән вакытка килеп җиткән булырга тиеш. Шундый чакларда директор Комаров—Теләче районының Кибәхуҗа керәшене — чын татарчалап Иптәш Борһанов, әйдәгез, сезнең ат белән барыйк, юлны беркайчан да адаштырмый ул,— дия торган иде. Райком бюросының 1951 елның 2 ноябрендә үткәрелгәне Тимерханның бик исендә калды. Миңлеасия беренче баласын табарга әзерләнеп йори иде. Төш вакытларында ул тулгаклый башлады Тимерхан чыдам алашасын тарантаска җигеп алып кайтты, кайтышлый Комаров кабинетына кереп әйтте: — Леонид Иванович, гафу итегез инде, мин сезнең белән бергә бара алмыйм, миңа алдан рак кузгалырга туры килә,—диде. — Нәрсә бар?—диде Комаров куркынып. — Миңлеасия авырый башлады. Мин аны Мослим больницасына алып барам инде... Җиргә кар төшмәгән әле, әмма юл шакыраеп каткан иде инде, тарантасның чокыр-чакырлы юллардан бик дыңгырдап килүенә түзә алмыйча, хатыны каты ыңгыраша иде. Шулай да Тимерхан аны бала табу йортына исән-имин килеш китереп тапшыра алды. Райком бюросы барган чакта Тимерхан Борһановны улы туу белән котладылар. Бюро утырышы тәмамланганны да көтеп бетермичә, Тимерхан бала табу йортына чапты! Аны бюро әгъзалары барысы берьюлы аяк өсте басып, озатып калдылар. Юлда Тимерхан бик дулкынланды. «Хафизым туган, Хафизым туган»,— дигән уй аның күңеленнән китмәде Балага исемне алар алдан ук әзерләп куйганнар. Малай туса Хафиз, кыз туса — Хафизә. Исемне бергәләп сайладылар «Җ» хәрефе кергән исем булмасын, урысчалатып паспортка язган чакта «ж» хәрефе мотлак «з»га әйләнә. «Тимерхан», «Гыйлемхан» кебек исемнәрдән икенче исеме төшеп кала да Тимер яки Гыйлем генә торып кала Малай туса — Хафиз, кыз туса — Хафизә, бетте-китте, вәссәлам' Бюро утырышыннан чыккач, башы әйләнеп китеп, Тимерхан бала тудыру йортына җәяүләп йөгерде, тик бераздан соң гына, кара туры алашасы барлыгы исенә төшеп, аны тарантаска җигеп алып чыкты Күңелендә аның шатлык өермәләнә, хатыны Миңлеасиягә, беренче баласын ир бала итеп тапкан Асия-җанкаена ул хәзер ниндидер бүләк алырга тиеш, әмма нинди бүләк икәнен ул әле үзе дә юньләп белми иде Өченче бүлек 1952 елның язы иртә килде. Чәчүне тиз тоттылар. Игеннәр тигез тишелде, һәркемне куандырырлык булып үсте. Урып-җыюны да югалтуларсыз башкарып чыктылар. Дәүләт амбарына совхоз тарихында беренче тапкыр кырык мең центнердан артык ашлык озатылды. Тимерхан бөтен эшнең уртасында булды Комаров аны бик тә үз күрә, совхоздагы бердәмлекне, халыкның тату яшәвен, ярышның чын мәгънәсендә кешелекле һәм дөрес итеп оештырылуын яңа парторгның исеме белән бәйләп сөйләргә ярата иде. Бәлки, шуңа күрәдер, Борһановны һәр җирдә үз кеше дип кабул итәләр, тыңлыйлар, бик кыен хәлләргә очраганда, аңардан киңәш тә сорыйлар иде. 6 -К У.М4 81 Совхозда да Борһанов оста белгечләр, тәҗрибәле җитәкчеләр белән кулгакул тотынып эшләде. Комаров — агроном, кешеләрне тигез күрә, берәүне мактау, берәүне таптау белән шөгыльләнми, эшне фән кушканча да, практика белән, күпьеллык тәҗрибәләр белән дә бәйләп алып бара. Баш агроном Смирнов авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, әле аңа кадәрле үк, колхозлашканчы, Ми- нзәләдәге совхоз-техникумда үз кулы белән иген үстергән. Механизаторлар аның өчен «Артомон дәдәй» дип үлеп торалар. Совхозның өлкән бухгалтеры Хәсән Шәйдуллин—көчле экономист, хуҗалык алып баруның терәге иде. «Мөслим» совхозында бер ел эшләү дәверендә Тимерхан Борһанов халык белән уртак тел табарга, кешеләрнең күңелләрендә бөреләнгән уйларны аңларга өйрәнде. Моңа аның бухгалтерлык эшен белүе дә, документлар әзерләү һөнәре дә, өздереп гармун уйнавы да булышты. Ихтимал, Миңлеасия белән тату яшәүләре, гаиләдәге тырышлыклары да башкаларга үрнәк булгандыр. Йомыш белән килгән-киткән кешеләр Хафизны сөеп туя алмыйлар: — Бу хәтле матур курчакны каян алдыгыз?—дип шаярталар иде. ...1952 елның октябрь урталарында Борһановны тагын беренче секретарь үз янына чакыртып алды. — Тимерхан Борһанович, сине күрәсе килүемнең сәбәбе бер генә: без сине райкомның оештыру бүлеге мөдире итеп расларга булдык. — Ә элекке мөдир кая китә, Кирилловны әйтәм? — Аны, запастагы офицер булганлыктан, кабат хәрби хезмәткә алдылар. Тимерхан инде бу юлы шактый кыюланган иде, җебеп-мәлҗерәп төшмәде, тәкъдим ителгән эштән баш тартты. — Мин бит әле эшне башладым гына. Совхоз кешеләре мине үз күрәләр. Шул совхозда тагын бер биш ел эшләргә иде исәп,— диде ул. — Тимерхан, син мине дә кызган,—диде Искандеров.— Беләм, ишетеп торам, Комаров белән дә, совхоздагы белгечләр белән дә борчагың пешә икән. Сөйләшә дә беләсең, кеше хәленә керүеңне дә дан итеп сөйлиләр. Менә минем дә кабинет тузаннарын йотып утырасым килми, китәр идем берәр совхозга, саф һава сулап кына яшәр идем. Булмый бит алай. Без — барыбыз да партия солдатлары. Теләмәсә дә, килешергә туры килде Тимерханга. Башта аны раслату өчен Чистай өлкә комитетына, аннан Казанга — крайкомга җибәрделәр. Кулына бер конверт тоттырдылар. И дөньялар, Тимерхан яшәгән чорда гына да сез кырык төрлегә төрләндегез бит! Татарстаннан ике өлкә, бер край ясаган заманнар бар иде бит әле. «Кызыл Татарстан» белән «Советская Татария» гәзитләрен бергә кушып, урыслаштырып маташтылар. Тик ул үзгәрешләрнең берсе дә озын гомерле булмады. Татарстандагы татарлар—татар булып, урыслар урыс булып калды. Борһановны Чистай өлкә комитетында партия оештыру бүлеге мөдире Полющенков кабул итте. Шул атаклы Полющенков инде, азактан Социалистик Хезмәт Герое булган Григорий Григорьевич! Чистай шәһәр партия комитетының беренче секретаре булып та озак еллар эшләде. Полющенков Тимерханны икенче секретарь Бәдыйговка күрсәтте. Борһанов монда да үзенең райкомга күчүенә ризасызлыгын белдереп караган иде. Бәдыйгов эшне бик коры тотты: — Йә риза буласың, йә партбилетсыз өеңә кайтып китәсең,—диде. Борһанов, ризалык бирер-бирмәс көе, крайкомга адресланган пакетны алып, Казанга килде. Крайкомда Тимерханны бүлек мөдире Харитоновка алып керделәр. Аңа да Тимерхан күңелендәгесен әйтеп бирде. Харитонов аны бик зур игътибар белән тыңлагач: Әйтегез әле, иптәш Борһанов, райком инструкторлары арасында белемле, әзерлекле кешеләр бармы?—дип сорау бирде. — Бар,— диде Тимерхан, исемнәре белән ике иптәшне атады. Крайкомның бүлек мөдире объектив кеше булса кирәк, Тимерхан исемнәрен атаган кешеләр турындагы сүзне дә дикъкать белән тыңлагач, әйтте: — Ярый, иптәш Борһанов, бүгенгә кайтып торыгыз, мәсьәләне иртәгә хәл итәрбез,— диде.— Иртәгә Искәндәров пленумга киләсе, сез дә сәгать сигезгә бүлеккә килерсез. Әйтелгән вакытка Тимерхан бүлеккә килде. Озакламый бүлеккә Искәндәров та килеп керде. Тимерханны күрүгә: — Син монда нишләп утырасың? Эшең бетмәдемени әле?—дип кырыс кына сорап куйды. Җавапны да көтмичә, Харитонов янына кереп китте. Озак кына сөйләштеләр бугай, көтә-көтә арып бетте Тимерхан. Ниһаять, Искәндәров кабинеттан чыкты. — Без мәсьәләне хәл иттек. Иртәгә крайком бюросына раслануга керерсең,—диде. Крайком бюросын икенче секретарь Кузнецов алып барды. Тимерханны чакырдылар. Керде, кабинетта бюро әгъзалары гына булуын күрде. Харитонов Тимерханны Мөслим райкомының партия-оештыру бүлегенә тәкъдим итте. — Тиешле белеме юк. Ләкин Искәндәровның тәкъдиме бу иптәш турында ныклы, бик тә перспективалы егет, диде аны райком секретаре Тимерхан Борһановны бүлек мөдире итеп раслап, Мөслимгә кайтарып җибәрделәр. Совхозда, чын тормышта, халык белән бергә нибары бер ел эшләп калды Тимерхан. Үкенечле иде бу хәл, бик тә үкенечле иде Инде менә тагын Мөслимгә күчеп кайтырга, тагын уңайсыз, шыксыз фатирга урнашырга, Миңлеасиягә кабат эш эзләргә кирәк Мөслимдә дә аларга гомуми торактан бер бүлмә бирделәр. Торак бик иске, бүрәнәләре череп бетә язган иде Тугыз ямаулы җиз самавыр, ике чемодан белән алар шушы кысан бүлмәгә кайтып аудылар. Миңлеасия районның үзәк хастаханәсенә янә дә шәфкать туташы булып урнашты. Биредә бер уңай ягы бар —райүзәктәге барлык кеше диярлек аларга таныш, ягъни танышуны өр-яңадан башлыйсы түгел. Партия-оештыру эшләре Тимерханның барлык көчен, вакытын суырып алды. Райкомда эшләү ягыннан аның әле тәҗрибәсе бер дә юк иде шул. Аның каруы Салих Искәндәров артыгы белән тәҗрибәле. Үзенә дә, башкаларга да таләпчән. Берәүне бер кызганмый, үз вакытын да. башкаларның вакытын да тулысынча эшкә сарыф итә Аның белән эшләве, бер яктан, гыйбрәтле: авыл хуҗалыгын ул әйбәт белә, озак еллар үз кулы белән иген иккән, икенче яктан, ул бик каты куллы, үз теләгең белән генә яшәргә ирек бирми. Яңа эшкә керешер алдыннан Борһановны ул үз кабинетына чакырып, озаклап әңгәмә корды. Бу үзенә күрә бер инструкция иде Тимерхан аны кәгазьгә яза барды, бу язу, әлбәттә, каралама иде, ул аны кабат күчереп, бик пөхтә итеп язды, тулы итеп, тутырып язды һәм өстәл өстендәге пыяла астына куйды. Әлеге киңәш, әлеге инструкция эшеннән киткәнче сакланачак, Тимерхан әле аны каткат кайтып карар, тәҗрибә туплаган саен ул аннан үзенә кирәклесен алыр, шул сөйләшүдә нихәтле мәгънә ятканын аңлар. Искәндәров акыллы, зур шәхес иде. Күрәсең, аны РСФСР Верховный Советына депутат итеп икс мәртәбә юкка гына сайламаган нардыр Партия эшенә барлык хирыслыгын салып эшләгән кебек, депутатлык вазифаларын да намус белән башкарды. Искәндәровны Мөслимдә генә түгел, тирә-юньдәге чиктәш район кешеләре дә яхшы беләләр, аны хормәт итәләр иде. Тимерхан өчен Искәндәров үрнәк иде. Ул анын ашыкмыйча, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү стилен үзенә күчерде. Кешеләр белән туктаусыз киңәште, районның нинди сулыш белән яшәвен белеп торды, белмәгәнне беләм димәс, лаф ормас, ялгышын яки кимчелеген танырга оялмас, кешеләргә юк бәланы такмас, бюро утырышларында кирәклесен генә әйтер, документлар төзегәндә, эш-гамәлләргә бәя биргәндә, кеше куркытырлык җөмләләр кыстырмас иде. Ә бит ул еллар хәтергә нык сеңеп калды: боерык-фәләннәрне, эш кәгазьләрен укысаң, чәчең үрә торырлык кына түгел, йөрәгең ярылырдай җөмләләргә тап буласың. Озак еллар узгач, архив документлары белән танышкан чакта, Тимерхан исе китеп уйланып утырды. Ул күреп йөрде — җитәкчеләр арасында төрлесе бар иде: берәүләре гел дә явыз-усал, чамадан тыш аяусыз, кешеләрдән гел гаеп эзләп кенә йөри, икенчеләре кызгана белә, өченчеләре исә ваемсыз, битараф, кеше кайгысын бар дип тә белми, аның үзенеке— үзәктә, кешенеке—кештәктә. Алдыйлар урыннарында озак сакланалар, үзләреннән өстәрәк утырганнарга яраша беләләр. Ә гади халык андыйларны бик тиз таный, «хәйләкәр төлке» дигән кушамат тага. Илленче еллар башында колхоз уставын бозучыларга каршы кискен көрәш игълан ителде. Бәләкәй генә кимчелекне дә бик хәтәр күпертәләр, зурдан кубалар иде. Моны, бер уйласаң, акларга да буладыр. Халык бик фәкыйрь яшәгәнлектән, кайда ни күрә, шуны чәлдерә, колхоздан алган азык-төлеккә акча түләми, колхозныкын урлау гомумән дә урлауга саналмый башлаган иде инде. Республикада колхоз уставын үтәүне тикшерү оешмасы төзелде. Бик хәтәр тотынды бу оешма. Райбашкармаларга җиде-сигез төрле күрсәтмә килеп төште. Райкомнарныкын әйткән дә юк инде. Күп еллар узган бит инде, әмма шул дәвернең кайбер кыйпылчыклары Тимерхан күңелендә әле дә булса саклана. Сугыштан соң авылларга сабан туе үткәрү гадәте әйләнеп кайтты. Көрәшүдә, чабышларда, башка төр уеннарда катнашучыларга халыктан җыелган әйберләрне бирәләр иде. Чуптарлы сөлгедән дә зуррак бүләк юк та иде бугай. Ә көрәшүдә җиңеп чыккан, мәйдан тоткан батырга сөлге нәрсә ул! Шулай Мөслимгә якын гына Катмыш дигән авылда сабан туе батыры булып районның финанс бүлеге мөдире Павел Демидов кала — керәшен егете. Нишләргә, беренче батырга нинди бүләк бирергә? Бирер әйбер юк. Картлардан төзелгән сабан туен үткәрү комиссиясе, уйлаша торгач, баш батырга фермадагы иң зур сарыкны бирергә дигән карарга килә. Авыл кешеләре барысы да «Якты юл» колхозыннан, барысы да Павел яклы, үз авылларын һич кенә дә кимсетәселәре килми. «Баш батырга нинди бүләк бирдегез?» — дигән чакта «Киндер тастымал бирдек!»—дип торып булмый бит инде. Ичмасам, авыз тутырып: «Колхозның иң зур сарыгын сайлап бирдек!» — дисәң, әйтергә күңеллерәк ләбаса. Мәйдан батыры Павел Демидов, тәкәне җилкәсенә салып, сабан туе мәйданын бер әйләнеп чыга да, шул күтәргән көе, өйләренә юнәлә. Берничә көннән райкомга Демидов өстеннән шикаять керә. Имеш, Демидов, җитәкче булуыннан файдаланып, сабан туенда батыр кала, шул сәбәпле гади халыкка тиешле сугым малын эләктерә, бер гөнаһсыз ферма малын суеп ашый. Шикаять райком бюросына куела. Бюро әлеге фактны колхоз мил- кенә кул сузу дип бәяли. Демидовны бик каты партия җәзасына тарту һәм эшеннән алып ташлау турындап ярсынып-ярсынып сөйлиләр. Искәндәров бюро әгъзаларын берничек тә уйлаган уйларыннан чигендерә алмый. Шул ук вакытта бюро әгъзаларына каршы япа-ялгызы гына калып та булмый бит инде. Демидовның язмышы аяусыз хәл ителә _________________________________________ чигенү юлы юк! Демидов үзен аклау өчен әйтә: Хөрмәтле бюро членнары! Мин бит сарыкны урлап алмадым, хәләл көчем белән көрәшеп алдым. Хәзер инде гаебемне таныдым, көрәшкә керү кирәк булмаган икән мина. Инде мин бик олы бер сарык сатып алып, фермага илтеп тапшырдым. Бәлки, шуларны искә алып, миңа булган каты җәзаны киметерсез. Ул заманнарда ике төрле сөйләшү юк иде. Бюро әгъзалары кырт кисәләр: «Баштарак уйларга иде аны, Демидов. Астына су кергәч, инде үкенә башладыңмыни?» Демидов, башын түбән иеп, бюродан чыгып китә. Тимерхан күрде: Павелны берәү дә кызганмады, гаделлекне табарга да тырышмады. Барысы да үзләрен эт койрыгыннан да төзрәк дип саныйлар, барысы да гаделлек өчен көрәшәбез дип, күкрәк сугалар иде. Ярый әле Павелның бәхете-—хатынының бер туганы кайсыдыр бер өлкәдә җитәкче эштә эшли икән. Ул, махсус самолет җибәртеп, Демидовны һәм аның гаиләсен үзләренә алдырта, эшкә урнаштыра Күкрәк суга-суга ярсынган бюро чаклы бюроны бер җитәкче шул рәвешле төп башына утыртты да куйды. Ярсыну шаукымына бирелгән райком бюросы финанс өлкәсен биш бармагы кебек белгән затлы бер хезмәткәреннән колак какты! Тимерханга бу вакытта 27 яшь иде. Демидовның уттай кызарып өстәл буенда басып торганын күрде ул, кызганды егетне. Ләкин яклап сүз әйтә алмады. Әйтә дә алмас иде, ник дигәндә, ул бюро әгъзасы түгел... Дүртенче бүлек г _.., имерханның армиядән кайтканына дүрт ел тулып килә иде инде. | Солдат хезмәтендә ул җиде ел ярым булды Аның бөтен яшьлеге сугыш чорына туры килеп, аннан соң да әле ничәмә еллар хезмәт итеп, армия сафларында узып китте Инде менә өйләнеп, бер баласы булгач, район хәрби комиссариаты аның кулына янә дә повестка тоттырды — аны тагын хәрби хезмәткә чакыралар. Илленче елларда хәрби хезмәттән баш тарту иң зур гаепләрдән санала, аның өчен хөкемгә тарталар иде. Шулай да Тимерхан хәрби комиссар Хәлиуллинга аңлатмакчы булды: — Мин унҗиде яшемнән егерме бишкә тикле гади солдат булып хезмәт иттем. Белемем җитәрлек түгел. Хәрби хезмәттәге белгечлегем — эш башкаручы. Хәзер андый вазифаны гражданскийлар башкара Мине хәрби хезмәткә кабат чакыруның нинди файдасы булыр икән9 — Иптәш Борһанов, син бит тәртипле, акыллы, уйлап кына эш итә торган кеше. Безгә элек хезмәт итеп кайткан солдатлардан офицерлар әзерләргә кирәк. Ә син нәкъ менә шуңа туры киләсең. Тимерхан аңлады: Хәлиуллинны берни белән дә алдырып булмый. Шуңа күрә ул — гомерендә бер мәртәбә — хәйләгә кереште — Иптәш подполковник,—диде төче тавыш белән,— әллә сез мине законнарны белми дип уйлыйсызмы? Армия хезмәте турындагы законнар миңа, шөкер, күптән таныш. Военкомат белән мин һич кенә дә низагка керергә теләмим. Биредәге эшемнән дә арыдым инде ни фатир юк, ни акчасы адәм рәтле түгел. Хәрби курсларга мин рәхәтләнеп барам, теләсә кайсы начальник белән, хет ул капитан, хет майор булсын, уртак тел таба алам, тик бит хикмәт минем теләктә генә түгел — Кемнең теләгендә соң? — Мине бит райкомның бүлек мөдире итеп крайком билгеләде, крайком бюросы раслады Мин бит военкомат чакыруы хакында крайком бюросына хәбәр итәргә тиеш. Сез шуңа ризамы9 Хәрби комиссар кызарып-бүртенеп урыныннан торды — Нәрсә, мин сине хәрби курсларга җибәрер өчен крайкомнан рөхсәт сорарга тиешме? — Әлбәттә. — На .. нужен ты такой!—дип, хәрби комиссар урысчалатып бик хәтәр сүгенде.—Китер повесткаңны!—Кәгазьне алды, ертып, чүп савытына ыргытты.—Можешь быть свободным! Тимерхан атна буе сөенеп йөрде—сөйләшә белеп сөйләшсәң, погонлы түрәне дә җиңеп була икән! Тик иртәрәк сөенгән икән шул. Бер атнадан аны үз кабинетына Салих Искәндәров чакырып алды. — Иптәш Борһанов, мин сине райком эшенә тәкъдим иткәндә, укырга җибәрергә дә булышырбыз, дигән идем. Исеңдәме? — Бик исемдә, Салих Искәндәрович. — Менә шулай. Әгәр райком бюросы сине партия мәктәбенә укырга тәкъдим итеп, өлкә комитеты безнең тәкъдимне хуп күрсә, син ни дияр идең? — Рәхмәттән башка берни дә димәс идем, Салих Искәндәрович. Бу сөйләшүне, өенә кайткач, Тимерхан хатынына җиткерде. Миңле- асия башта моңсуланды, аерылышу аның өчен ансат түгел иде бугай, ләкин үзен бик тиз кулга алып, ризалашты. Озакламый Борһанов Тимерхан Борһанович исеменә Казаннан чакыру кәгазе килде: Республика партия мәктәбенә керү өчен ул әле имтихан тотарга тиеш икән. 1954 елның июль азаклары иде. Армия хезмәтендә чакта урта мәктәпне тәмамлаганлыгына алган аттестатны бәләкәй чемоданга салып, Тимерхан Казанга килде. Медицина каравын узды, өлкә комитетында (ул чорда крайком бетерелгән иде инде) әңгәмәдә булды. Ниһаять, партия мәктәбенә имтиханнар тапшыру өчен тулай торакка урнашты. Партия мәктәбенә 120 кеше алырга тиешләр икән. Ә чакырылганы — 167 кеше. Димәк, сайлап алачаклар. Тимерхан чамалады: укырга дип килүчеләр арасында белемлеләр байтак—укытучылар институты (ике еллык), партия мәктәбе (тугыз айлык), махсус урта мәктәпләр тәмамлаган җитди конкурентлар килгән. Тимерханның күңеленә шик төште: узып булырмы, әллә борынны салындырып, Миңлеасия янына кайтып егылырга калырмы? Иң әүвәл ике йөз сүздән гыйбарәт диктант яздырдылар. Иртәгесен аудиториягә партия мәктәбенең секретаре—Толмачева фамилияле, кырыс чырайлы, чәчен кыска итеп кистергән, урта яшьләрдәге хатын-кыз керде. Беренче соравы: — Борһанов кайсыгыз була? Алгы рәттә үк утырган Борһанов торып басты, башкалар аңа төбәлделәр. Секретарь хатын әйтте: — Бер йөз дә алтмыш җиде кеше арасында барлык кагыйдәләрне дә җиренә җиткереп язган сез генә булдыгыз, иптәш Борһанов «Бишле» сезгә!— Тимерханның аркасыннан кайнар ток узды.— Өч кешенеке — «дүртле», алты кешенеке — «өчле», калганнары — «икеле». Башка фәннәрен дә Тимерхан «бишле»гә тапшырды, аны беренче көннәрдән үк партия мәктәбе кешеләре—педагоглар да, курсантлар да танып белде. Тимерхан укуга бөтен күңелен салды. Җиде елдан артык армия хезмәтендә булу, хәрби боерыклар язу, документлар тутыру аның урысчасын бик тә бөтәйткән иде, урысчаны ул урысны сатып җибәрерлек • дәрәҗәдә белә иде. Әмма шушы «урысчалык» аны беренче көннәрдән шөбһәгә дә салды. Партия мәктәбенә керүчеләр арасында кайбер районнардан мәгариф бүлеге мөдирләре дә килгән иде. Ике йөз сүзле днктант- та алар илледән артык хата җибәргәннәр, азактан аларның кайберләрен урыннарыннан да алганнар. «Ә ни өчен партия мәктәбенә кергән чакта татарлардан урысча диктант яздыралар? Татарча яздырсалар булмыймыни?—дип фикер йөртте Тимерхан, әмма шундук үз фикерләренә үзе каршы килде.— Районнардагы мәгариф бүлекләрендә бит барлык фәрманнар урысча языла, боерыклар урыс телендә бәян ителә, киңәшмәләр, бигрәк тә яңа уку елы алдыннан булган август киңәшмәләре урыс телендә алып барыла. Димәк, мәгариф бүлеге мөдире урысча белергә, грамоталы итеп сөйләргә һәм язарга тиеш. Ә ни өчен ул, тоташ татар ягы булган районда эшләүче мөдир урысча сөйләргә, урысча язарга тиеш? Аның үз туган теле юкмыни?» Озын сүзнең кыскасы, Тимерхан бу урында буталып бетте, үзе куйган сорауларга тиз генә җавап таба алмады. Партия мәктәбе укучылары арасында йөргән бер имеш-мимеш аны бөтенләй дә чыгырдан чыгарып ташлады. Имеш, Татарстандагы педагогия училищеларында дәүләт имтиханы алганда, иң беренче имтихан урысча инша язу икән. Шул иншаны «өчле»гә яза алмасаң, син инде башка имтиханнарга кертелмисең, училище бетергәнгә аттестат ала алмыйсың, сиңа педучилищеда укуың хакында уч төбе чаклы белешмә генә биреп чыгаралар Сталин заманында булса, әйтер сүзең юк, авызың йозаклы. Тавыш чыгарып кара, тимер рәшәткә арасына кереп кенә утырырсың, инде бит ул вафат, бөтен ил аһлар орып, кайнар күз яше түкте дә, озак та тормый аның сакчы-палачын — Берияне аткач, Хрущев властьны үз кулына алды. Сталин үлгәч, инде нишләрбез, кемгә сыенырбыз, дип бер курыкканнар иде, егерменче партсъездда шәхес культын җимереп ташлагач, тагын бер курыктылар, ил берничә ай өнсез калып торды, аннары, язгы җылынулар башланды, тымызык яңгырлар сибәләп торды, туң боз эри башлады. Ниһаять, бөек ил, буржуйларга өстән генә карый торган ил, башкалардан үзен тимер пәрдә белән аерып куйган ил, аны-моны аңламыйча, гаҗизлектән интегә башлады. Хрущев язучыларны Кремльгәме, үзенең дачасынамы чакырды, ул аларга әйткән, имеш «Будете шубаршить сажать буду!» Хрущев совнархозлар уйлап чыгарды, ил буйлап сәяхәткә чыкты. Хрущев Татарстанны, Башкортстанны, Куйбышевны бергә кушып, бер өлкә итеп калдырырга теләде. Калдырасы да икән, ике республиканың һәм Куйбышев өлкәсенең кыскартылган исемнәрен ялгагач, ниндидер көтелмәгән оятсыз сүз килеп чыга икән, шуңа гына кушмый калдырган, имеш Ни булса булды, дөньяларның кай яккадыр үзгәрешен тоя Тимерхан Мәктәпнең ике курсын тәмамлагач, Республика партия мәктәбе өч еллыктан дүрт еллыкка әйләнде. Исеме дә яңача яңгырый башлады Казак Югары партия мәктәбе. Республика мәктәбен Казан мәктәбе итеп кенә тарайту күңелдә шатлык тойгылары уятмый иде, әлбәттә. Әмма Югары партия мәктәбе дигәне ярап куйды. Димәк, Тимерхан хәзер югары белемле булачак. Программа да киңәйтелде: промышленность һәм авыл хуҗалыгы экономикасы, производство технологиясе, математика, статистика, хокук, төзелеш, сәүдә һәм финанс, бухгалтерия, механикалаштыру, электрлаштыру кебек конкрет фәннәр укытыла башлады. Тимерхан Миңлеасиясенә хат язып тора. Лекцияләрне аларга Казанның атаклы укымышлылары сөйләгәнен, практик дәресләрнең шәһәр предприятиеләрендә яки лаборатория шартларында алып барылганлыгын хәбәр итә. Асия дә үз нәүбәтендә җавапсыз калмый. Ул әле һаман Мөслим хастаханәсендә эшли икән, озакламый икенче баласын бу юлы һичшиксез кыз!—алып кайтып, Тимерханны сөендерәчәк икән. Уллары Хафиз бик тере, көйсезләнүне белми, тамагына ашый, шаян, кычкырып көлә, кычкырып җылый, кыскасы—дөнья түгәрәк, тик менә күңел-күбә- ләк кенә, Тимерхан дигән, Борһанов дигән «җилле җегетне» сагынып яши, ул сагынулар кайчанга тикле сузылыр, әйтүе кыен Ниһаять, бер көнне, февраль бураннары Казан урамнарын өермәләргә күмеп, дулый-дулый шашынган чакта, Асиядән телеграмма килеп төшә: әнис алма төсле чибәр кызлары туган! Башка берәү булса, Казан урамнарын бетереп кычкырып йөрер иде, көтеп алган кадерле кызының тәпиен юарга дип, шешәләр әзерләр иде. Төптән уйлап эш итә торган Борһанов, урамнарга да чыкмый, шешәләр дә алмый, мыегына урап куя: әһә, әнис алма төсле кызыбыз, дигәнме? Бу бит — табыш, димәк, кызыбызның исеме Әнисә булыр: Әнисәм минем, Әнисәм... Матур исем, ягымлы исем, бозып булмый торган исем! Тимерхан хатынын котлап, сәгате-минуты белән Мөслимгә телеграмм суга. Аннары ул ике-өч көн үкенеп, уфтанып йөри. «Тиздән кайтырмын» дип әйтәсе булган, «сагындым» дип өстисе, тагын ниндидер матур сүзләр әйтәсе калган. Тик инде телеграмм киткән, иясенә барып ирешкән, үкенүләрдән файда юк, хилафлык кемдә юк та, кайда юк! — ул тиз генә кайта да алмый, көннәр үтә, төннәр үтә, имтиханнар башлана—гомерләр уза бара, уза бара... Кышны яз, язны җәй, җәйне көз алмаштыра — ул чакларда барысы баш әйләнгеч тизлек белән эшләнә кебек иде. «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында практика узасы бар, Чистайның «Васел- ки» дигән авылында булып, «Чапаев» колхозының эшчәнлеге турында реферат язасы бар. Каләм сабын кимереп, азапланып язган хезмәтең өчен ут йотып йөрисе бар, азактан—әлеге рефератның үрнәк-өлге итеп студентлар күргәзмәсенә куелуын күргәч, шыпырт кына, тыйнак кына сөенәселәр бар. «Бар» нәрсә күп, «юк» нәрсә аннан да күбрәк. Кайчагында Тимерханыбыз Асия җанкисәгенә айлар буе хат язалмый,—моны «юк» графасына кертәбез, елына бер мәртәбә уку елының яртысында ун-унбиш көнлек ял бирелә, анда кайта алмаган чаклары да була—җәмәгать эшеннән баш тарта алмаган курсантка эш муеннан! Димәк, монысын да «юк»! графасына язабыз. Малае туганга җиде ел, кызы туганга өч ел, йә, ничә мәртәбә күрде ул аларны? Ничә мәртәбә кулына күтәреп, багалмаларын күкрәгенә кысты? «Шул да булдымы әти?» —ди торгандыр инде Миңлеасиясе. Ул хаклы, чамадан тыш хаклы, гаделлек аның ягында! 1958 елның апреле иде. Менә-менә дәүләт имтиханнары башланырга тора. Ничаклы гына тырыш булса да, дәүләт имтиханнарына башы-аягы белән күмелеп, көне-төне әзерләнсә дә, ул гел дә куркыбрак тора, җимерелеп төшмәгәем, кеше-кара алдында хур булмагаем, дип шикләнә иде. Әнә шул борчулы-мәшәкатьле көннәрнең берсендә аны партия өлкә комитетына чакырып алдылар. Кул кисәге хәтле генә имзасыз хат тоттырдылар. «Хөрмәтле өлкә комитеты! Казан югары мәктәбенең дүртенче курсында Мөслим районы кешесе Борһанов Тимерхан укый. Анын әтисе Борһан исемле кеше Вәрәшбаш дигән авылда муллалык хезмәтен башкара. Сез безгә түбәндәге сорауга конкрет җавап бирегез: «Бер үк семьяда атасы мулла, малае партия пропагандисты була аламы? Капма-каршы ике идеология бер өйдә сыеша аламы?» Тиз арада җавап бирүегезне көтәбез. Җавап бирмәсәгез, Үзәк Комитетка язарбыз». Тимерхан агарынды. Башына бер потлы гер белән китереп органдай булды! Ләкин аңа югалып калырга ярамый иде. Тимерхан булган хәлне төп-төгәл сөйләп бирде: — Сугыш елларында, авылда үлем-китем булганда яки балаларга исем кушканда, халыкның еллар буе сакланып килгән йолаларын башкаручы кирәк була. Авыл Советы председателе Вәлиев, җыелышта халыктан кул күтәртеп, әлеге эшкә минем әтине куйдырта. Бу хакта, кызыксынсагыз, беркетмә бар. Беркетмә язуында минем әти, ягъни Борһан, авылның санитары дип күрсәтелә. «Борһан абзый гозере төшкән кешегә бара, авыл йолаларын риясыз башкара, моның өчен хәер алмый»,— дип авыл Советы башлыгының тәкъдименә кушыла. Минем әтинең «Ярар Борһан» дигән кушаматы бар. Теләсә нинди гозердән баш тартмаганы өчен аны «Ярар Борһан» дип йөртәләр Булганы менә шул, әти халык гозеренә каршы килми, халык йолаларын үти, әмма үзенең бер генә көн дә колхоз эшеннән калганы юк. Бу хәл минем үземне дә борчып килде. Заманалар бозылды, хәер, ул Сталин заманнарыннан ук бозылган иде инде, без бит кешеләрне бер-берсен чагарга өйрәттек. Булганны да, булмаганны да язарга! Әти—ярлы кеше баласы, чыгышы ягыннан сүз тидерерлек булмагач, мин боларга артык әһәмият бирми идем. Аннары бит аның указлы мулла булганы юк. Миңа үзебезнең районда да, авылларда да әтинең кылган гамәлләрен ярамаган эш дип әйтмәделәр, әтием турында ни телдән, ни язмача кисәтү ясамадылар Инде менә мин Югары партия мәктәбендә укыгач, үзебезнең районга кайтып, бүлек мөдире булып райкомда утырырга санаулы гына көннәр калгач, кемдер мине искә алган, җәмәгатьчелеккә, ялгышын төзәттерү өчен, «ярдәм итәргә булган». Өлкә комитетында бүтән төпченмәделәр — Хатның язылу мотивы, болай булгач, безгә мәгълүм,— диделәр.— Бездә Мөслим райкомының хаты бар: сезне укып бетергәч, үзләренә кайтаруны сорыйлар. Райкомнан заявка да килде, шул ук көннәрдә анонимка да килеп җитте. Тимерханның Миңлеасиядән берни дә яшергәне юк иде Булган хәлне ул аңа җиткерде. — Сиңа борчылырлык сәбәп юк. Имтиханнарыңа әзерлән, укуыңны тәмамла, юк-барны уйлап, башыңны катырма. Әгәр сиңа райкомында эш бирмиләр икән, өйдә бала карап утырырсың, ә мин хастаханәдә ике ставкага эшләрмен — көндезге смена гына түгел, төнге смена да бар бит әле. Без — нәфселе кешеләр түгел, ничек тә очын-очка ялгап барырбыз Миңлеасиянең сүзләре ышандыргыч, иң акыллы кешеләр әйткәнгә караганда да кадерлерәк иде 1958 елның 1 июлендә Казанның Югары партия мәктәбе беренче чыгарылышын тәмамлады. Дүрт еллык авыр хезмәт, чамасыз тырышлык артта калды. Чыгарылыш кичәсенә Семен Денисович Игнатьев үзе килде — өлкә комитетының беренче секретаре. Партия мәктәбен тәмамлаучыларның аны беренче мәртәбә күрүләре иде. Секретарь үзе дә, чыгышы да ошады. Беренчедән, ул—доньяның барлык өлкәләрен күргән кеше, үзен, югарыдагы түрәләр кебек, һавалы тотмый, чыраенда да аның нәфис-зыялылык юк, ул менә хәзер генә колхоз тарантасыннан төшкән рәис төсле, кискен- кисксн сүзләр әйтеп, дорфарак сөйләшә, сорауларга, уйлап-нитеп тор- мастан, туп-туры җавап бирә иде. — Сезгә күңелне тырнап торган бер сорауны бирим әле, Семен Денисович,— диде арткы рәтләрдән аксыл чырайлы ябык бер адәм Тимерхан аны белми, ул, мөгаен, гәзит хәбәрчеләреннән берседер — Менә бу Югары партия мәктәбен тәмамлаучылар авылларга, районнарга, ягъни халык арасына эшкә китәләр бит инде Аларга анда милли мәсьәлә белән дә очрашырга туры килер һәр милләтнең үз йөзе булырга тиешме-юкмы? — Тиеш,—диде Игнатьев бер сүз белән генә. Сорау бирүче җаваптан канәгать калмады булса кирәк, ул янә сүзен дәвам иттерде. — Әйтегез әле, пожалысты, Семен Денисович, ник соң алай булгач, район гәзитләре татар телендә дубляж булып чыга? Казанда чыга торган урыс гәзите белән татар гәзитен берләштерделәр Игнатьев аз гына пауза ясап торды. Җавап бирү аңа уңайсызмы, әллә ул җавап бирсртә теләмиме? — Беләсезме, туганнар, мин Бурят-Монголиядә эшләдем, миннән монгол милләтчесе ясарга тырыштылар. Башкириядә эшләдем, миннән башкорт милләтчесе ясамакчы булдылар. Ышанырга рөхсәт итегез, сез миннән татар милләтчесе ясамассыздыр шәт? Аксыл чырайлы интеллигентка инде төрле яктан ысылдап карасалар да, ул сорау бирүен туктатмады. — Соңгы соравым, Семен Денисович. Университетта нигә татарлар аз? Моңа керү шартлары гаеплеме, әллә хөкүмәтнең сәясәте шундыймы? — Әйе,—дип бу сорауга пауза-мазар ясап тормыйча җавап бирде Игнатьев.—Мин белештем, Казан дәүләт университетында татарлар азрак. Ләкин бит Советлар Союзында бер Казан университеты гына түгел, башка вузлар да бар. Әгәр без, Казан университетында татарлар аз дигән сылтау белән, урысларны, башка милләт вәкилләрен куа башласак, яки кабул итү имтиханнарында башка милләтләр керүен тыйсак, илнең башка вузларында укучы татарларны да куып кайтармаслармы? Куярга мөмкинме сорауны шул рәвештә? Мөмкин. Чит илләрдә эшләргә теләүче дипломатларны укыта торган институт Казанда юк. Ә Ленинград белән Мәскәүдә генә бар. Укыйлармы анда татарлар? Укыйлар. Без башкаларны Казаннан кусак, ленинградлылар татарларны үзләреннән кусалар, без бер генә дипломат та җитештерә алмыйбыз булып чыга ич. Казан университетында татарлар азрак дигән сүзне мин йомып калдырырга теләмим. Чыннан да—азрак, һәрхәлдә, без теләгәннән азрак. Казанда 13 югары уку йорты, 18 техникум бар. Казан инде ничә гасыр медиклар мәктәбе, химиклар мәктәбе белән дан тота. Дөньякүләм ачышлар геометриядән, химиядән Казанда ясалды. Безгә татар яшьләрен, әлбәттә, үз вузларыбызга күбрәк алырга кирәк. Бу мәсьәлә — көн тәртибендә. Тик мәсьәләнең икенче ягын да онытмавыгызны сорар идем. Мин Башкириядә эшләгәндә, Уфа вузларына башкортларны күбрәк алуны күтәрделәр. Башкорт далаларыннан без вузларга ысланган (бу сүзне ул урысча «копченый» дип әйтте) башкортларны куып китердек. Алар бер атнадан үз далаларына, үз тауларына китеп бардылар. Менә сез, сорау бирүче иптәш, матбугатта эшләүче булсагыз кирәк — бар нәрсәдән хәбәрдар булуыгыз әйтеп тора. Матбугатчылар, Югары партия мәктәбен тәмамлаучылар, сезнең барыгызга да мөрәҗәгать итеп әйтәм, гел, берөзлексез, яшьләрне колхозда калырга өндисез. Алай ярамый бит. Берәү җырчы булырга тели икән, китсен җырчылыкка—аңа ак юл! Очучы булырга, язучы булырга, рәссам булырга тели икән, рәхим итсен. Авылда калсын— авылны яратучылар, болын тугайларыннан, урман-сулардан башка яши алмаучылар Мин хаклымы? Зал аның уй-фикер сөрешенә бирелгән иде инде, барысы да дәррәү төстә: —- Хаклы1 — дип кычкырдылар. Шул мәлне алгы рәттә үк утырган, үзе карсак, үзе юантык бер абзый, кул күтәреп-нитеп тә тормастан, пылт итеп өскә калыкты. Аны күрү белән зал тын калды. Аның исемен берәү дә белми, дүрт ел уку дәверендә ул Тимерхан өчен «Калкавыч» дигән кушаматы һәм берәүнең дә башына килмәгән сораулар бирүе белән генә истә торып калды. Бу юлы да ул сорауның көтелмәгәнен бирде: —■ Семен Денисович, сезне Казан халкы, түрәләр өчен махсус ясалган мунчаларга йөрми, халык белән бергә гомуми мунчага йөри икән, дип сөйли. Шул сүз дөресме? Зал шаулап көлде. Игнатьев халыкның көлеп бетергәнен сабыр гына көтеп алды да ничектер юашланыбрак киткән тавыш белән сорады: — Ә нигә көләсез? Сорау бик шәп һәм урынлы. Хикмәт менә нәрсәдә, иптәшләр: әгәр берәр шәһәргә барып чыксагыз, иң элек зиратына барыгыз, ул инде халыкның биредә тәртиплеме-түгелме икәнен әйтә дә тора. Аннары базарын карагыз: халыкның тырышмы-юкмы икәнен шун да күрерсез Муллык бар икән, димәк, тырыш. Ә мунча мәсьәләсенә килгәндә, мин аерым бүлмәдә, бассейннары булган, финский сауналары куәтле пар бөркеп торган мунчаларда кемнәрдәндер үземне чаптырырга да, массаж ясатырга да яратмыйм. Мунча миңа халык белән бергә булсын Мин анда шаян сүз ишетәм, тозлы-борычлы сүзләргә колак салам. Ә иң мөһиме — гомуми мунчада мин, кешеләрнең ялангач гәүдәсенә карап, халыкның ачмы-тукмы икәнен чамалый алам. Бишенче бүлек имерханга эшкә билгеләнер алдыннан тагын Харитонов кабинетында булырга туры килде. Аноним хатны укыган чакта ук сабыр табигатьле бу кешегә игътибар итәргә өлгергән иде инде ул. «Йөзендә моның иман нуры бар, шикаять кәгазенә карап, сине алдан ук гаеплегә чыгармый, хөкем итеп куймый, димәк, ул гадел кеше»,—дип уйлаган иде Икенче очрашканнан соң, Борһановның ул чактагы фикере тагын да ныгый төште. Харитонов бу юлы да әңгәмәне жай гына башлады: — Теге чакта сезнең өстән язылган анонимканы без Мөслимгә җибәреп тикшерттек. Сез сөйләгәннәр дөрескә чыкты. Әтиегез мулла түгел, авылның сүз тыңлаучан бер карты гына икән. Аны миһербанлы бәндә дип бәяләү дөресрәк булыр Без монда шулай килештек аноним хат язган бәндәнең кулы җитмәслек булсын, сезне обкомга инструктор итеп алабыз Минем кул астында эшләрсез. Хезмәт күрсәтү өчен биш район бирәбез сезгә. Көзгә табарак фатир ягын да җайларбыз дип өметләнәм, семьягызны да күчерербез Борһанов партоешмалар белән эш алып барырга тиеш булып чыга Биш районда. Кадрларга аеруча игътибар итәсе, өлкә комитет белән райкомнарны бәйлисе, алар хакында мәгълүмат туплыйсы, тагын нәрсәләр, тагын нәрсәләр. . Мондый чакта обком белән райкомнар арасында югалып калуың да бик мөмкин. Моны яхшы аңлый иде Тимерхан. Райкомда да бит шул ук эштә эшләде ул, азмы-күпме тәҗрибәсе дә бар иде. Әмма өлкә комитеты район комитеты түгел, үзең шунда туып-үскән, кешеләре белән өзлексез күрешептанышып, эч серләреңне бушатып яшәгән Мослим түгел дә түгел. Дүрт ай эчендә ул дүрт районны йөреп-өйрәнеп чыкты. Бишенчесенә барырга торганда, әтисенең үлем хәлендә булуы турында хатыныннан телеграмм алды. Әтисе, бичара, Тимерханны көтеп ятадыр инде, улын күреп, бәхилләшеп үләсе киләдер Бүлек мөдире Харитоновка керде. Рөхсәт сорады. ~ — Иптәш Борһанов, Мөслимгә командировка яздыр Райкомга, Хө- сәенов янына кереп, эшләре белән дә кызыксынып чыгарсың,—диде Харитонов — Мөслимдә яңа секретарь икәнен белә идеңме әле? — Беләм, Миңлеасия язган иде. — Бик яхшы. Хөсәеновка миннән сәлам әйг Кайткач, хәлләрне сөйләрсең, хәерле юл сиңа! Тимерхан Вәрәшбашка юл тоггы Ул кайтып кергәндә, өйдә кеше күплектән, басып торыр урын да юк идс Аны әтисе янына уздырып җибәрделәр Миңлеасия әтисе кырында, карават буенда басып тора, кайнатасына кашык белән су каптыра иде Тимерхан, кинәт күңеле тулып китеп — Әти, менә мин дә кайтып җиттем,— диде Ул арада Миңлеасия әтисенең авызына Тимерхан алып кайткан йөзем җимешен салды, әтисе, җимеш тәмен сизгәндәй, иреннәре һәм күзе белән ишарә ясап, ым кагып куйгандай булды Т Борһан карт улына күзләрен текәде, тик ул күзләрнең нуры сүнеп бара иде шул инде. Сүзен әйтерлек түгел иде карт Тик шулай да ул Тимерханга: «Улым, мин синең кайтканыңны аңлап, күреп ятам, сүземне генә әйтә алмыйм»,— диядер кебек тоелды. Миңлеасиянең кешеләр жан биргәнне күп мәртәбәләр күргәне бар иде. Ул, кайнатасының башы кыегаеп китүдән, аның җан биргәнен аңлады—үксеп җылап җибәрде. Тимерхан үзе дә бу минутларда күз яшьләрен чак кына тыеп тора иде. Татар халкында мәетне үлгән көнне яисә икенче көнне үк жирләргә тырышалар. Озакка сузмыйлар. Өлгермибез дип куркасы юк — бөтен авыл булыша. Хәер, моның ул хәтле мәшәкате дә юк — мөселманнар мәрхүмне табутсыз күмәләр. Үзләре теләп юучылары да, кәфен кисүчеләре дә табылды, егермеләп егет шундук әйттеләр, каберне, Тимерхан абый, үзебез казыйбыз, хәзер кыш көне түгел, җирдә туң юк, без аны, алмаш-тилмәш, бер сәгатьтә казып бетерәбез, диделәр. Кабер урынын билгеләгәндә, зиратта халык күп иде инде. Авылның яшьләре иде болар. Аларның беришесен Тимерхан күреп тә таный, укып йөргән чорында, җәйләрен авылга кайтканда, ул әтисен күрми китми, авыл яшьләре белән дә сөйләшеп алырга өлгерә иде. Кабернең беренче көрәк балчыгын алганнан соң, кабер эргәсендә чират хасил булды. Егетләр барысы да кабер казуда катнашырга телиләр икән. Бераз казыгач, андагы егетләрне кулларыннан тартып чыгардылар, башкалары төште. Борһан бабайның җәсәден зиратка тикле егетләр күтәреп алып килде. Күмү өлешен авылдагы шундый эшләрнең тәртибен яхшы белүче Салах абзый алып барды. (Укучыларга мәгълүм булсын: мәшһүр бораулау остасы, Минзәлә каласында яшәүче Мөҗәһит Әгъләмов — Салах абзыйның улы. Г. А.). Яшьләрнең Борһан бабайга ихтирамнары шуңа—ул аларның барысына да исем кушкан, өйләнгәннәренә никах укыган. Ә Салах абзый белән Борһан бабай ахирәт дуслар иде. Салах абзый әйтте: — Кабергә төшергәндә, Тимерхан энем, әтиеңнең баш очына син басарсың, йоласы шундый, син аның улы, аяк очына мин басармын, чөнки мин аның ахирәт дусты, уртасына күршеләрегездән берәрсе төшәр, «күрше хакы — алла хакы»,— ди халык. Тимерхан әтисен соңгы юлга озату мәшәкатьләренә күмелгәнлектән, аның күңеле инде тәмам ныгып җиткән, ул аек акыл, саф баш белән уй-фикер йөртә иде, әтисенең кәфенгә төрелгән гәүдәсен җир куенына тапшырганда, ләхеткә куйган чакта, кинәт күңеле тетрәнде, җаны иңрәп китте: аңа бит әле җитмеш өч кенә яшь иде, аны инде Вәрәшбашлар күптән бабай дип йөриләр, аны ихтирам итеп күпме кеше соңгы юлга озатырга килгән, күпме егет аны зиратка чаклы күтәрешеп килде, күпме егет каберен казыды, киләчәктә безгә дә шундый ихтирам белән якты дөньядан китәргә насыйп булыр микән?.. Әтисен күмгәннән соң, Тимерхан төне буе йоклый алмады. Миңлеаси- ясен дә сагынган, балаларын да күрәсе килә, Харитонов әйткәннәрне дә җиренә җиткерергә кирәк иде. Тик ул Мөслимдә яңа секретарь Хөсәенов- ны күрә алмады, элекке танышлары, кордашлары белән күреп сөйләшкәннән соң, саубуллашып, Казанга китеп барды. Аның колак төбендә Миңлеасиясе әйткән сүзләр чыңлап тора иде әле: «Тимерхан, азапланма Казанда, кайт үзебезнең Мөслимебезгә, мин дә гел ялгызым, балалар да әтисез кебек, ятим үсәләр, адәм баласы бит якты дөньяга гомерлеккә килми, калган гомеребезне аерым-аерым түгел, бергәләп үткәрсәк иде». Бергәләп үткәрәсе иде, бергәләп! Тимерхан әле әтисе үлгәнче үк, Мөслимгә кайтаруларын сорап, Харитоновка үтенеч белән мөрәҗәгать иткән иде. Бүлек мөдире гел суза килде. — Без сине башка урынга җибәрербез—шәһәрле районга, ныклап эшкә өйрәнерсең, син бит перспективалы егет,— дип, аның үтенечен канәгатьләндермәде. Ноябрь башларында Тимерхан, кат-кат уйлагач, өлкә комитетының икенче секретаре Салих Батыевка керде. Кулындагы гаризасын Салих Гыйлемханович алдына китереп салды. Башкорт ягыннан килгән куе чәчле, кара күзле, чибәр кара татар исә кемнең нинди йомыш белән кергәнен бер күз сирпеп алуда белер дәрәҗәдә тәҗрибәле иде. Батыев гаризага күз генә ташлады, шундук бүлек мөдире урынбасары Кузинны чакырды (бу вакытта Харитонов санаторийча иде). — Менә сезгә Борһановның авылга җибәрүне сорап язган гаризасы. Хәзер үк, бер минут кичекми, хәл итегез, һәртөрле формаль яклары бүген үк беткән булсын Мин иптәш Борһановның кыю адымын яклыйм,—диде Тимерханга карамыйча гына. Кузин бүлекне эшлексез итеп күрсәтәсе килмәдеме, Батыевка берничә сүз әйтүне кирәк тапты: — Салих Гыйлемханович,— диде,— иптәш Борһанов безнең беренчеләр рәтендә резервта тора, бу инде расланган. Семен Денисович белә аны. Иптәш Харитонов, үзем кайткач, хәл итәрбез, дигән иде. Батыев кинәт кызып китте: — Карале, Кузин, бот кысып кына кайбер нәрсә тараймый. Энтузиастларны якларга өйрәник. Арадан берәрегезне авыз районына димли башласаң, каравыл кычкырасыз. Сезне бит Казанга терәлеп үк торган Югары Осланга җибәреп булмый, ә монда аңлы коммунист үзе сорап тора авылга! Хәзер үк, кабат әйтәм, бүген үк тиешле документлар әзер булсын, иптәш Борһановны эштән азат итегез Кузин икенче секретарь кабинетыннан Борһанов белән бергә чыкты Санаторийда ял итүче Харитоновның телефонын алып, хәлне аңлатты. Тегеннән кире җавап бирделәр бугай, Кузин, кулларын җәеп җибәреп — Берни эшләр хәл юк. Сезгә, иптәш Борһанов, бераз сабыр итәргә кала,— диде. Сабыр канатларының сынган чагы да була. Тимерханның үз туган районында, хатыны һәм балалары янында яшәргә теләге ни кадәрле көчле булмасын, сабыр итеп, Харитоновны көтеп алудан башка чарасы калмады. Тәртип каты — кая барасың. Партия өлкә комитетында оештыру бүлеге кайвакыт үзен секретарьларга буйсынмас дәрәҗәдә мөстәкыйль тота, чөнки кадрларның хәлен алардан да күбрәк белүче юк иде. Әйе, Харитоновны көтеп алырга булды Тимерхан. Көтеп алырга Бу хәл уйланырга мәҗбүр итте: туктале, ул соң Харитоновны узып йөри түгелме? Ике мәртәбә ул аның янында булды, ике мәртәбәсендә дә Харитонов аңа якты күз белән карады, аны яклады, шулай булгач. Шулай булгач... бигрәкләр дә яшисе килми шул гаиләдән аерым. Харитонов — яхшы күңелле кеше, аңлар, аңламый калмас. Харитонов аны, башка чактагы кебек, бигүк якты йөз белән каршы алмады. Озынча битендәге күләгәгә караганда, ул Борһановка үпкәләгән сыман иде Шуңа күрә Тимерхан башлап сүз кузгатмады, Харитонов ч кыруына буйсынып, аның кабинетына керде, ул ни әйтсә дә, шыпырт кына тыңларга булды. — Иптәш Борһанов, дөресен әйтим, син минем күңелгә ятышлы кеше. Акыл иясе. Бәлки, шуңа күрәдер, мин сине шәһәр районына, бик тә тәҗрибәле кеше янына җибәрүне күздә тота идем. Инде эшләр болайга киткәч, эшне син Салих Гыйлемханович аркылы хәл кылырга уйлагач, тотмыйм Сине җибәрергә, дөресрәге—тәкъдим итәргә уйлаган шәһәрнең исемен дә әйтеп тормыйм. Мөслимгә дисенме? Ярар, Мөслимгә булсын, алга таба тагын күз күрер,—диде Харитонов Ул Мөслимгә кайтты —документы «Мөслим райкомы карамагына» дип язылган иде. Тимерханның күңеле бик күтәренке, ниһаять, ул гаиләсе янына кайта, Мөслимдә аны хатыны Миңлеасия, улы Хафиз, нәни кызы Әнисә сагынып көтәләр иде. Борһанов гаиләсе белән күрешкәннең икенче көнендә үк райкомга барды. Учетка керергә кирәк иде Аның райком карамагына җибәрелүен, бәлки, өлкә комитетыннан беренче секретарьга хәбәр дә иткәннәрдер инде, әмма башкалар берни дә белми, ганыш-белешләре аны югары мәктәптә укуын тәмамлавы, обкомда эшкә калдырулары белән генә котлыйлар иде. Райкомның яңа секретаре Хөсәенов аны ул көнне кабул итмәде. Оештыру бүлегендә аңа өенә кайтып торырга куштылар. «Тагын нәрсә уйлап чыгардылар икән? Әллә Харитоновка буйсынмаган өчен мине төнәтергә уйлыйлар микән?»—дип фикер йөртте Борһанов. Борчыла башлады. Борчылуы урынлы — берничә көннән Мөслимдә партконференция булачак, беренче секретарь аны кабул итәргә дә теләми, нүжәли ул корабтан ыргытылып калыр икән? Мөслимгә, партконференция эшендә катнашу өчен, Волков килеп төште. Тимерхан аны якыннан белмәсә дә, хезмәт вазифасы буенча белә: Куприян Кузьмич—Татарстанның ашлык әзерләүләр идарәсе начальнигы, обком члены иде. Иртәгә партконференция буласы көнне Борһановны беренче секретарь Хөсәенов янына чакырдылар. Мәгъсүм Шәйгазамович Хөсәенов — яңа кеше иде Тимерхан өчен. Бер мәртәбә дә күреп сөйләшмәгән кеше иде. Кабинет ишеген шакып килеп керүгә, Тимерхан анда бер кеше генә түгел, ике җитәкченең берьюлы утырганын күрде—Хөсәенов өстәле янында Волков та утыра иде. Казанда Волковны өлкә комитетында күргәләгән булганга, ул аны тазалыгыннан шундук таныды, ә ач яңаклы, ияк урыннары күгелҗемләнебрәк торган кара кешегә күз салып, Хөсәенов шул буладыр инде, дип исәп тотты. Җитәкчеләрнең икесе дә аны өстәл янына килергә чакырдылар, урыннарыннан тормый гына, баш кагып исәнләштеләр, урындык тәкъдим иттеләр. Волков беренче булып сүз башлады. Тимерхан аның үз эшендә тәҗрибәсе булган, шактый ук әрсез, кырыс, сәеррәк (үзенә артык ышанучан) кеше итеп бәяләде. — Борһанов, белмәсәң белеп тор, мине Мөслимгә обком җибәрде: сине икенче секретарь итеп сайлатырга. Син моңа ничек карыйсың?— диде Волков. — Югарыдан яхшырак күренә. Конференция ни әйтер бит әле. Бәлки, анда мине сайларга теләмәсләр...— диде Тимерхан. — Сайлатырбыз! —диде Волков һәм, эшне беткәнгә санап, урыныннан кузгалды. Тимерхан беренче секретарь кабинетында үзе генә торып калды. Хөсәенов үзе саубуллашмагач, ул китәргә ашыкмады, аның әле сөйләшәсе сүзе бар иде. — Мәгъсүм Шәйгазамович, әгәр сезгә «Мәгъсүм абый» дип кенә дәшсәм, ачуланмыйсызмы? Сез миннән өлкәнрәк тә, аннары безнең татарлар арасында әтисенең исеме белән дәшү гадәте юк бит... Хөсәенов, күренеп тора, гап-гади кеше, Волков кебек үзен әллә кеь э санаучы түгел икән. — Без болай сөйләшик, Тимерхан, халык алдында бер-беребезгә йә «иптәш» дип дәшик, йә отчество белән авыз тутырып әйтик. Аңардан безнең укабыз коелмас. Үзара сөйләшкән чагында «абый-энем» булырбыз. — Әйтегез әле, Мәгъсүм абый, Искандеров үзе киттеме, әллә аны урыныннан алдылармы? — Искәндәров — акыллы һәм җайлы кеше. Сез минем белән килешәсезме? — һичшиксез. Менә шул, алайса. Аны районда да, өлкәдә дә яраталар, ихтирам итәләр иде. Ул үзе китте. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, пенсиягә чыкты. Гариза язып Шулай да ул эшсез торырга күнекмәгән, Киров исемендәге колхозда парторг булып эшли. Ул инде район чаклы районны тарту түгел, бер генә колхозны тарту дигән сүз. Аңлыйсыңдыр? Аңлыйм. Үзем дә бит укырга киткәнче, «Мөслим» совхозында парторг булып эшләп карадым. Ул эш тә җиңел түгел. Әлбәттә. Ләкин ул инде район түгел. Ул хактагы сүз озаккарак киткәнен, Хөсәеновның борчыла башлаганын күреп, Тимерхан сүзне туктатты. Юкса бу—Искәндәровны мактау, Хөсәеновны санга сукмау булыр иде. Мәгъсүм абый, әйтегез әле, конференциядә «чепе»ләр чыкмас микән? — Ягъни? — Оешкан төркемнәр юкмы? — Юктыр дип беләм. Мөслимдә халык тәртипле бит. Җилгә каршы төкереп маташмас Ә син үзеңне икенче итеп сайлауларына ничек карыйсың? — Мөслимгә кайтаруны үзем сорадым бит. Халык әйтмешли, үзең тапкан карта, аша тарта-тарта.—Тимерхан көлеп җибәрде дә шып туктады.— Мин бит андый югары урын көтмәгән идем Конференция, нигездә, гаугасыз узды. Хөсәеновны беренче. Борһано- вны икенче, Әхмәтшинны өченче секретарь итеп сайладылар Алгарак узып булса да әйтик: Мәгъсүм Хосәенов соңра Минзәләдә беренче секретарь булып эшләде, эшне бик көйле алып барды, энергияле, ял вакыты белән исәпләшми торган чын кеше иде Күп төрле дәрәҗәле урыннарга сайланды, Социалистик Хезмәт Герое дигән затлы исем алуга иреште. Тимерхан абзый күреп йөри кайч шдыр партия органнарында ялагайланып йөргән кайбер бәндәләр йөзләрен 180 градуска бордылар, хәзер, перестройка заманында, пожардан соң шланг болгап йөргән пожарниклар төсле, партияне, коммунистларны сүгәләр, тиргиләр түгел, нәкъ менә ата-анасы белән сүгәләр. Имеш, дәрәҗә алучылар — алар ялагайлар, алар эшлексезләр, алар сәнәктән көрәк булучылар. Мәгъсүм Хосәенов исә ялагайлануның ни икәнен дә белмәгән кеше, гап-гади кеше, булсынга йөргән, халыктан беркайчан да аерылмаган кеше. Күрделәр бит аны, зурладылар бит, якты дөньядан ул үзенең кем икәнен белеп китте, урыны җәннәттә булсын, дөнья бәясе кеше иде... Ихтимал, җитәкчеләрнең затлылыгы яки затсызлыгы хатыннарыннан да киләдер. Малга табынган, үзен дөньяның кендеге дип санаган, комсыз табигатьле, тәкәббер хатыннарның ирләре хезмәт баскычыннан әлләни югары күтәрелә алмады, хатыннарының чүпрәгенә уралып, тормыштан төшеп калды. Мәгъсүм Хөсәеновның хатыны Сәрвәр апа үтә чыккан гади, тәрбияле, аралашучан ханым, электән укытучы иде Беркайчан да иренең эшенә тыгылмый, ирен мактый башласалар, шундук туктата иде Өч бала үстерде. Тимерхан белә, җитәкче урындагы кешеләрнең бала- чагага игътибарлары калмый, андый гаиләдә балаларны әни кеше үстерә. Балалары да, гаилә башлыкларына карап, тыйнак булып чыктылар, читтән әйбер ташымыйлар. Чөнки әтиләре гомер буе район җитәкчесе булып эшләсә дә, аларның фатирында гади генә бер шкаф, язу өстәле, әллә кайчан алган урындыклардан башка берни юк иде Тимерхан өченче секретарь булып сайланган Әкмал Әхмәтшинны бик яхшы белә, чөнки ул аның авылдашы диярлек Иске Вәрәшгән, ягъни Миңлеасияләр авылыннан. Фикергә бай, җор, үз эшен яхшы белә, намуслы адәм, практик эш остасы. Менә шушы ике бик әйбәт кеше белән эшләргә тиеш иде Тимерхан Эш бүлешкәндә аңа идеология дилбегәсен тоттырдылар Мәктәпләр, уку йортлары, медицина учреждениеләре, сәүдә, спорт, ирекле башка оешмалар— аның карамагында. Яшьләрне тәрбияләү дә аның ягына карый. Ул чагында коммунистик хезмәт бригадалары, шимбә һәм якшәмбе өмәләрен оештыру гадәткә кереп киткән иде. Идеология ул — акыллы, тәрбияле булу турында сагыз чәйнәп утыру түгел. Анда авыл хуҗалыгы белән дә бәйләнешкә керергә, авылдан төгәл бер йомыш белән килгән колхозчы яшьләрне кабул итәргә, алар теләгәнне җитәкчеләрдән үтәтергә кирәк. Юллар төзү, район хастаханәсен булдыру, авылларга электр кертү—барысы-барысы сиңа, идеология секретарена да кагыла. Кеше сәламәт булмаса, аңарда сәламәт акыл була алмый, димәк, хастаханәнең төгәл эшләве дә сиңа кагыла. Авылда ут юк икән, яшьләр китап укый алмый, гәзит укый алмый, электрны авылларда булдыру шуның өчен дә кирәк. Юллар төзек булса, яшьләр шыңшып йөрми, шәһәр культурасы белән аралаша. Ул елларны районда нефть разведкасы эшли иде Бораулаучы егетләр белән дә Тимерхан бәйләнешкә керми кала алмый иде. Районда үткәрелә торган массакүләм чаралар — барысы да аның карамагында. Мөслимдә эшләгән 1959 ел Борһановның аеруча исендә калды. Ел башыннан һәр көн диярлек кар явып торды. Бураннар уйнады. Колхозларда натуралата түләү буенча гарантия керде. Адәм баласы икмәк ашый башлады. Терлек асрап, базарга ит-май чыгару, тамагы туя башлагач, кунакка йөрешү, туйлар ясау кебек имин еллардагы матур гадәтләр әйләнеп кайтты. Яз иртә килде. Җылы, дымлы көннәр, шифалы яңгырлар игеннәрнең матур һәм тигез тишелеп, бик тиз үсеп китүенә булыштылар. Мөслим игенчеләре — үз тарихларында беренче мәртәбә — иң югары уңыш алдылар—УНСИГЕЗ центнер чамасы. Сугышка кадәр алынган алты центнер белән чагыштырганда бу бик күп иде Ләкин кырдагысы унсигез иде. Аны әле амбарларга кайтарып салганчы җитмеш җиде кат тир түгәргә туры килде. Ник дигәндә—яңгырлар коеп-коеп яуды. Уракка төшүдән башланган иде яңгыр, карга килеп тоташты. Мул уңышны кырда калдырмас өчен бөтен халык күтәрелде. Башта комбайннар эшләде, басуларга комбайн керә алмаслык булгач, тәгәрмәч тиңентен бата башлагач, кырларда уракчы хатыннар, көлтә бәйләүче җиңгиләр, чүмәлә һәм эскерт куючы абзыйлар, үсмерләр пәйда булды. Инде онытыла башлаган гамәлләр кире кайтты. Халыкны үгетләү, аның күңелен сүрелдермәү Борһанов өстендә иде. Юл кожанын салганын хәтерләми. Яңгырлар аз гына туктап, аз гына аязып алган сәгатьләрдә ындыр табакларына арыштан, бодайдан көшелләр өелә, җилгәргеч машиналар гүли, өстәмә итеп ясалган сушилкалар- да—ашлык киптерү урыннарында көне-төне эш кайный. Өемнәрдәге ашлык җылынып кызып китмәсен өчен, аны җиңнәрен сызганып куйган җиңгиләр зур агач көрәк белән һавага чөеп, гел җилләтеп торалар. Болар барысы Тимерханга фронтны хәтерләтә, биредә һөҗүмнең кайнар сулышы сизелә иде. Урак өстендә халыкның күңелен сүрелдермәү аеруча мөһим. Мондый чакта җитәкчеләр йоклап ята алмый. Уракның иң кызган бер чорында партия өлкә комитетының беренче секретаре Игнатьевның Мөслимгә килеп җитүе эшләрне тизләтергә ярдәм итте. Семен Денисович Мөслимдә игеннәрнең шаулап уңганын белеп, Мәгъсүм Хөсәенов белән килешеп килгән иде Район авылларында ашлыкның тулып ятуын, урыны-урыны белән инде бозыла да башлавын күрде зур җитәкче, колхозларда транспорт җитмәвен, шул сәбәпле элеваторларга ашлык чыгарып булмавын аңлады. Боларны ул райком секретаре авызыннан ишетеп түгел, колхозларда булып, барысын да үз күзе белән күргән иде. Вахитов колхозына барды. Ындыр табагы тулы ашлык. Авылның яшекарты, хәтта бала-чагасы икмәк эшкәртүдә. Төрле киптерү җайланмалары эшли, терлек торакларына тикле ашлык белән тулган. Күршедәге «Кызыл Октябрь» колхозына киләләр. Биредә председатель булып Вәли Хәлиуллин эшли, сугышны узган кеше, чын мәгънәсендә дипломат, сүзнең кирәген генә әйтер, әйтә белеп әйтер — Килеп бик яхшы иткәнсез, иптәш Семен Денисович Икмәк күп, икмәкне кая куярга белгән юк. Быел без дәүләткә икс план күләмендә тапшыра алабыз ипекәйне — Нәрсә тоткарлый соң?—ди Игнатьев. — Транспорт юк. Шул үзәккә үтә Алар колхозларга очәү чыкканнар иде: Игнатьев, Хөсәенов, Бор- һанов. Тимерхан күрде: Хөсәенов тоташтан борчыла, Игнатьев әле яктыра, әле борчыла. Колхоз рәисенең сүзләреннән соң, ул Мәгъсүм абзыйга өзеп кенә әйтте: — Киттек райкомга, шунда сөйләшербез! Райкомда ул өлкә комитетының транспорт бүлегенә шалтыратты. — Кемнәр транспорт бирергә тиеш иде Мөслимгә? — Чаллы белән Ютазы,— дип җавап бирәләр Казаннан,— ләкин алар безгә буйсынырга теләмиләр. Чаллы белән тоташа, Ютазы белән тоташа Игнатьев. Автоколонна начальнигы Садриевны доклад белән чакырта Кичке сәгать уннар җитә, офыкның алсулана башлавын карап тора Семен Денисович, аннары борыла, ишеклс-түрле йөренә башлый. Ул утырмый, гел шулай йөреп тора, ул утырмагач, Хөсәенов белән Борһанов та утыра алмый, әмма аларга ишеклетүрле йөрергә дә ярамый, чөнки бу хәл беренчене мыскыл итү төсле була. Ниһаять, ишек шакыйлар. Нервылары кыл кебек тартылган Хөсәенов ишекне үзе барып ача. Кирза итекле, брезент киемле егет керә. Исәнләшә. — Семен Денисович, сезнең чакырту буенча Ютазы автоколоннасы начальнигы Садриев килде. — Яхшы,— ди Игнатьев.— Мөслимгә билгеләнгән машиналар ник Мөслимдә түгел? — Мин ике ут арасында, Семен Денисович. Бер яктан — обком белән Совмин кыса — 20 машина таләп итә, икенче яктан. Ютазы райкомы секретаре һадиев: «Син, Садриев, безнең райкомда учетта торганыңны онытма»,— ди. Нишләргә инде миңа? Семен Денисович шул мәлдә Хөсәсновтан бер бит кәгазь сорап алды, язды: «Ип. һадиевкә. Әгәр иртәгә сәгать 6 га 20 машина Мөслим райкомы каршысына килеп туктамый икән, алдан ук белеп торыгыз: Сез партиядән чыгарылган булырсыз. С. Игнатьев» Иртәнге сәгать биштә егерме машина инде райком бинасы каршында тезелеп тора иде. Төштән соң Чаллы машиналары да килеп җитте. Әмма аның соңга калуы автоколонна башлыгына кыйбатка төште, аны шул ук көнне эшеннән бушаттылар Семен Денисович Игнатьев — әйткән сүзен җилгә очыручылардан түгел иде. Алтынчы бүлек I960 елның язы да матур килде. Сабан ашлык күкрәп үсте, болыннарда печән ерып йөргесез булды Мондый чакта авыл кешеләренең күңеле кор була һәм алар сабан туе бәйрәменә бик теләп әзерләнәләр Мөслимдә сабан туен i коруга җаваплы итеп Борһановны билгеләделәр. Бу аның өчен, халык ис юн аралашу, кешеләрнең уй-теләкләрен белү ягыннан бик тә мөһим бер эш иде. Мөслим райүзәге — табигатьнең иң гүзәл урынында. Болыннар күп монда, мул сулы Ык елгасы ага биредә. Очраклы гына килеп чыккан кеше дә Ыкның биек ярына басып, авылларга, Урал тауларының итәге булган күгелҗем тауларга озак, бик озак сокланып карап тора. Ул елларны Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай нефтьчеләре ял көннәрендә хатыннары, бала-чагалары белән автобусларга төялеп киләләр, ял итеп, коенып, монда рәхәтлек табалар иде. Ял булгач ял инде: күңел ачулар да була, куна-төнә ятулар да: соңга табарак ял итүчеләр болыннарны таптап, кара җиргә калдыра башладылар. Шундый бер гыйбрәтле дә, сәер дә хәл Тимерханның исендә торып калган «Кызыл Октябрь» колхозы председателе Хәлиуллин шундый тәртипсез кыланган машиналар янына бик хәтәр усалланып килә. Мәл- ләтамак авылының болынына килгән берничә машина болынны эштән чыгарган. Председатель Вәли Хәлиуллин җиңел машина янына килеп, шоферның документларын сорап ала, чибәр яшь таза егеткә каш астыннан бер томырылып карагач, документларны Мөслимгә — милиция идарәсенә җибәрә. Шуннан соң Ыкта су коенып яткан нефтьчеләр янына килә: — Бу машиналар кемнеке? Болынны таптарга кем рөхсәт итте сезгә?— дип кычкыра. Яр читендәрәк су коенучы берәү председательгә бик текәлеп карый, аннары кинәт кычкырып җибәрә: — Халиуллин! Боже мой! —- Денисов! Йа алла, ты жив?! Дружище Николай Петрович! Карап торган кешеләр гаҗәпләнәләр — бу нинди көтелмәгән очрашу? Болар кемнәр? Ул арада Денисов коры җиргә чыга, өстеннән шыбырдап су ага, Хәлиуллин аны шул юеш килеш чатырдатып кочаклый Алар—әле берсе, әле икенчесе— алмаш-тилмәш бер-берсен күтәреп, болында ду киләләр. Унбиш ел буе бер-берсенең исәнлеген белмәгән ике фронтовикның очрашуы икән бу! Хәлиуллин белән Денисов аяусыз бер бәрелештә бер- берсен югалтканнар, Денисов моңарчы фронтовик дусты Вәли өчен хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән Менә бу очрашу дисәң дә очрашу! Вәли аңлап ала—документлары милициягә озатылган шофер Денисовныкы икән. Милициягә кәгазь язып, гафу үтенеп, документларны кайтарта Хәлиуллин, фронтташ дустын, гаиләсе белән, үзләренә кунакка алып китә. Фронт дуслыгы—утта сыналган дуслык. Тапталган болыннарны, тәртипсезлекләрне дә оныттыра ул. Юк, Денисов аның тапталган болыннарын онытмый, колхоз фермасына су кертү өчен торбалар бирә, ул торбаларны сузучы һөнәр ияләрен бирә Хәлиуллинга. Әнә шундый танышлыклар аркылы «законлы» шефлыклар туа, бер «Кызыл Октябрь»^ генә түгел, тирә-юньдәге башка колхозларга да булыша нефтьчеләр. Тимерхан Борһанов җитәкчелек иткән сабан туена Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Баулыдан, Башкортстанның Бакалы районыннан (Мөслим белән Бакалы ярышучы районнар иде) халык күп җыелды. Нефтьчеләр — таза, гаярь, эштә чыныккан кешеләр. Алар арасында Әсгать Абдуллин кебек инде исеме тирә-якта шаулаган батырлар бар. Минзәләдән бик таза егетләр килде. Элекке елларда көрәш кагыйдәләрен куллану булмый иде. Бигрәк тә үлчәү алып барылмый иде. Хәтта чиратка да язылмыйлар, кемгә ничек 98 кулай, җаен гына көтеп утыра да, көрәшә-көрәшә хәлдән тайган көрәшчене әйләндереп кенә сала! Борһанов, шәһәрдәге кебек, спортның барлык кагыйдәләрен саклап үткәрергә булды милли көрәшне. Кулланучылар җәмгыятеннән үлчәү китертте, көрәш кагыйдәләрен белүче һәм ул кагыйдәләрне күз карасыдай саклаучы биш карттан комиссия төзеттерде, Казаннан махсус чакыртылган спорт мастерын да шунда кушты. Көрәшчеләрне үлчәүләре буенча категорияләргә бүлеп чыктылар, кемнең кем белән көрәшәчәгенә шобага салдылар. Авыр үлчәүдә 109 килограммга җиткән көрәш батырлары бар булып чыкты. Минзәләдән килгән бер урыс малае үлчәнде, Виталий Кузнецов исемле бу үсмер егеткә уналты яшь, авырлыгы 69 килограмм икән. Бу егет Минзәлә автоколоннасының тимерчелек мастерскоенда чүкеч сугучы—ярдәмче тимерче булып эшләвен әйтте. Исеме җисеменә туры килгән менә шул егет барлык үлчәү категорияләрендәге көрәшчеләрне җиңә барып, авыр үлчәүдәгеләр белән көрәшкә чыкты. Иң азактан ул Бөгелмәдән килгән шофер, 109 килограмм авырлыгындагы баһадир белән алыша башлады. Картлар аны кызганып, үзеннән ике мәртәбә диярлек авырлыктагы Алып батыр белән бил алыштырмаска да теләгәннәр иде, әмма егет сүзендә нык торды, көрәшәм, диде. Бил алышу башланды. Шагыйрь әйтмешли, «йөрәкләр мәйдан кебек кысылды». Баһадирның япь-яшь үсмердән җиңеләсе килми, эш кыенлашсын дип, ул майкасын салмаган. Бер-ике тапкыр алышкач, Кузнецов аңардан ефәк майкасын салуны таләп итте. Баһадирның майканы салмый хәле булмады. Шуннан соң тагын бер-ике мәргәбә алыштылар Кузнецов кинәт «у-ух!» — дип кычкырып җибәрде, 109 килограммлы баһадирны күз ачып йомганчы югары күтәрде һәм җилкәсе аша чоеп, җиргә сылады. Ул сабан туеннан соң вакыт күп узды, соңрак белдек: Кузнецов көрәш буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Европа чемпионы, унбер тапкыр СССР чемпионы, 1972 елны олимпиадада икенче урынны алып, көмеш медаль белән бүләкләнде. Атказанган спорт мастеры, атказанган тренер булды. Алтмышынчы елларның тагын бер хикмәтле ягы бар иде. Илдә ит, сөт җитештерү, терлек продуктларын күбәйтү өчен яңа бер хәрәкәт җәелдерелде Сыер һәм дуңгыз фермаларында баш санын арттыру бурыч итеп куелды Куян фермалары, каз-үрдәк фермалары, тавык фермалары оештыру да алга килеп басты Шулар белән бергә халыктан сөт җыю, йомырка сатып алу, колхозсовхозларда бозау һәм сарык сатып алу башланды. «Контрактация» дигән әкәмәт сәер сүз җыелыш саен кабатланып йөрде Әлеге эшнең башында Мөслим районы барды Районның колхозлары бу эш белән шулкадәр дә мавыктылар, чама хисен бөтенләй онытып җибәрделәр. Аерым вәкилләр күрше Башкортстаннан үгез бозау, дуңгыз, сарык сатып алып, машиналар белән колхозларга өзлексез ташып тордылар. Малны берәр ай симерткәч, заготскотка тапшыралар иде Шулай бер елны өлкә партконференциясенә Мөслим районының дәүләткә ит тапшыру буенча өч еллык планны үтәве турында рапорт бирелде. Боларның берсе дә тырыш хезмәттән башка була алмый, Баш- кортстанга чыгыл, машинамашина терлек төяп кайту өчен дә тырышлык, булдыклылык кирәк, әмма болар артында күз буяу дигән эчке бер ямьсез нәрсә дә яшерелгән иде Дөньяда баш әйләнгеч яңалыклар булып тора Хрущев «Американы куып җитү һәм узып китү», «озакламый коммунизмда яшәү» идеяләрен республикаларга сибеп ташлады. Китте ярыша-ярыша план үтәүләр, китте чирәм җир ачулар, «капитализмның бугазыннан алулар», социалистик дәүләтнең космоска беренче булып Гагаринны очыртуы белән мактанулар' Ярыш—мавыктыргыч нәрсә. Мөслимнең ирешкән уңышларын әле- рәк кенә Куйбышевтан килеп өйрәнеп йөргәннәр иде, Идел буеның башка өлкәләренә дә ярыш шаукымы күчеп өлгергән иде, шул эшләрнең нәтиҗәсе булып Идел буе өлкәләренең берсендә—Рязаньда мылтык шартлады һәм өлкәнең барлык мал-туарын суйдырып бетереп, өч еллык планны үтәтеп, дан алган Ларионов атылып үлде. Уйлый белгән кешегә уйларлык эшләр бар иде дөньяда! Җиденче бүлек 1961 елның апрелендә Мөслимгә Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев килде. Укучының уйга калуы мөмкин: туктале, каян килеп чыкты әле бу Табеев? Татарстан өлкә комитетында беренче секретарь Игнатьев иде бит? Әйе, 1960 елның октябренә тикле Игнатьев Семен Денисович иде. Ул үз теләге белән ялга чыкты һәм урынына Табеевны калдырды. Бу көтелмәгән хәл иде. Салих Батыев секретарь булыр дип көтелә иде. Яше дә, тәҗрибәсе дә, белеме дә, партия таләп иткәнчә, ныклыгы да җитәрлек иде. Ә менә Игнатьев беренче секретарьга тоткан да утыз ике яшьлек Табеевны тәкъдим иткән. Моңа Татарстанда байтак кеше гаҗәпләнде. Салих Гыйлемханович инде секретарьлыкка әзер булып тора иде. Үзәк Комитетка Батыевны да, Табеевны да чакырдылар. Икесе белән дә аерымаерым әңгәмә үткәрделәр. Әмма Батыевка: «Беренче секретарь син буласың, димәделәр, кемне тәкъдим итәсең?»—диделәр. Салих Гыйлемханович — җилнең каян искәнен бик тиз тоеп ала торган кеше — үзен куймаячакларын шундук аңлады, ул чагында Министрлар Советында эшләгән Абдразяков булуын да теләмәде. — Табеев Фикрәт Әхмәтҗановичны тәкъдим итәм,—диде. — Биографиясе?—диделәр Үзәк Комитетта. Табеевның биографиясен алар күптән белә иде инде, әмма Батыев беләме икән, үзе тәкъдим иткән кандидатураны өйрәнгәнме икәнен чамалау өчен сорадылар — Озын итеп сөйлимме, кыскачамы? — дип сорады Батыев. — Мөһимен сөйләгез. — Фикрәт Әхмәтҗанович Табеев 1928 елны туган, татар, 1951 елдан КПСС әгъзасы, югары белемле, Казан дәүләт университетын тәмамлады. Экономика фәннәре кандидаты. Тормыш юлы нык—1945 елдан колхозчы. Университеттан соң шунда укытырга калды, ассистент булды, политэкономия кафедрасының доценты. Җәмәгать эшләрен бик теләп башкара. Университетта чакта ук шул югары уку йортының профком председателе иде. Хезмәт баскычы бик текә күтәрелде Татарстанның өлкә комитетында бүлек мөдире, пропаганда секретаре булып эшләде, хәзер дә эшли. Тәртипле, марксизм-ленинизмга турылыклы, озын сүзнең кыскасы — партия солдаты. — Татарлыгы ничек? — Тумышы белән ул Рязань ягыннан. Мишәр. Ә мишәрләр, дөресен әйткәндә, сөйләргә дә, эшләргә дә маһир. Теге якка да, бу якка да егыла торган кеше түгел Табеев, тормышка ныклы үз карашы бар, тәртип бозучыларны акылга утыртыр дәрәҗәдә каты куллы. Батыевтан соң Табеевның үзен чакырып әңгәмә үткәрделәр. Анда алар ни турында сөйләшкәннәрдер—билгеле түгел, шунысы мәгълүм: I960 елның октябрендә өлкә комитеты пленумында Фикрәт Әхмәтҗан улы Табеевны беренче секретарь итеп сайлап куйдылар. Бәлки, революциянең беренче елларында өлкә комитетында беренче скрипкәне яшь революционерлар уйнагандыр, әмма соңгы елларда, бигрәк тә сугыштан соң 32 яшендәге беренче секретарь булганы юк иде әле. Сайлаганнан соң озак та үтми, Фикрәт Әхмәтҗанович Мөслимгә килеп, район хәлләре белән танышты. Озын буйлы, яшь, сүзен өзеп сөйләшә торган секретарьның беренчеләрдән булып Мөслимгә килүе, әлбәттә, биредәгеләр өчен абруйлы иде. Ул колхозларда булды, председательләр белән әңгәмә корды Киткән чакта райком секретаре Хосәеновка әйтте: — Элеккерәк елларны бөтен гаепне, барлык чүпне колхоз председательләре остенә өяләр иде, аларны җәзага тарталар иде. Без моны дөрес түгел дип саныйбыз. Әгәр председатель ул эшкә сәләтле түгел икән, авырып-нитсп китә икән, аны ул эштән алырга, ләкин юк гаепне бар итеп аңа такмаска, җәзаламаска кирәк. Нахакка күпме кешенең гомере өзелде, Сталин ГУЛАГлары тоткыннар белән тулы иде бит. Инде без дә өстебезгә гөнаһ алмыйк, Мәгъсүм агай, мөмкин кадәр гадел булыйк. Председательләр корпусы күктән төшми, аларны урыннарда әзерлиләр. Барлык колхоз җигәкчеләренә Татарстан өлкә комитетының сәламен тапшырыгыз. Шикләнеп-куркып эшләмәсеннәр, хуҗалык җитәкчеләре батыр һәм кыю булырга тиеш. Сез дә, Сезнең кул астында эшләүче башка җитәкчеләр дә бездән яклау табарсыз. Мин моны ышанып әйтәм, буш вәгъдәләр чәчеп йөрү миңа файдалы түгел, буш вәгъдә белән ничәмә- ничә җитәкче янды бит инде Язгы чәчүне оешкан төстә үткәрә алырсыз дип ышанам, урыннардагы әзерлекне күрү миңа шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Ихтимал, бер атнадан чәчү башланыр Уңышлар сезгә! Игеннәр буынга утыргач, бәлки, сабан туе чорында тагын бер килермен. Бу 1961 елның апрелендә булды. Ә оч атнадан, 1961 елның 9 маенда Тимерхан Борһановны район Советы сессиясендә райбашкарма председателе итеп сайладылар. Район таныш булса да, райбашкармадагы эш үзенчәрәк иде шул. Партия райкомында кул астындагы кечерәк җитәкчеләрне эшләтү, ягъни сүз тыңлату өчен райкомның бер «звоногы» җитә иде, ә хәзер әле синең абруйлы булуың, игенче крестьянның эшен биш бармагыңдай белүең кирәк Тимерхан— авылда үскән, иген-таруның да, мал-туар үрчетүнең дә нәрсә икәнен, шөкер, үз җилкәсендә татыган кеше, әмма син бит хуҗалыкны үзең алып бармыйсың, сиңа ышанган җитәкче кадрлар — колхоз рәисләре, аларны тыңлый белгән урта буын тармак җитәкчеләре алып бара. Өстәвенә, син үзең баш, үзең түш түгел, синең өстән райком бар әле, синең фикерең, синең ниятең алар фикере һәм нияте белән туры килсә, бик хуп та бит... Тимерхан тагын башы-аягы белән эшкә чумды—аңар иң элек райбашкармадагы бүлекләрнең вазифаларын һәм Мөслим райбашкармасындагы кадрларның нәрсәгә сәләтле булуларын белеп бетерергә кирәк иде Кеше катлаулы җан, син аны еллар буе өйрәнеп тә белеп бетерә алмаска мөмкин, ә төгәл бер очрак, ситуация аны ача да сала сиңа. Бүлекләрдә эшләгән дистәләгән кешенең ниндидер хәл-әхвәлгә очраганын көтеп утыра торган заман да түгел шул. Бүлек мөдирләре белән аерым-аерым әңгәмә корырга, алар белән бергә авылларга чыгарга, авыл кешесенең кәефе ничегрәк икәнне, аның сулышы нинди икәнне белер! ә гуры килде. Кешеләр белән сойләшә торгач, аларның зарларына колак сала торгач, төп юнәлеш ачыкланды: район юлсызлыктан интегә Мөслим — Бөгелмә юнәлешендә Тымыты к белән Азнакай юлларына дамба күтәртеп, чуерташ салып чыгарга кирәк Борһанов шул ният белән Азнакай җитәкчесе Хәмидуллин янына барды — һидият туган, юлларыбыз бик начар бит Әллә бергәләп тырышып карыйкмы?—диде һәм күңелендә туган уйларын Азнакай секретарена сойләп бирде Аның нияте Хәмидуллинга ошады Ул район колхозларын Азнакайдан Тымызыкка, Тымытыктан Урсай авылына кадәр дамба күтәртү, таш түшәп чыгу эшенә тартырга вәгъдә итте. Ә Мөслим колхозлары Урсай авылы белән тоташалар иде. Утыз чакрым озынлыгындагы юл колхозларга бүлеп бирелде. Башланган эш — беткән эш, диләрме? Ике ай эчендә юл салынып бетте, берничә урында ермакларга вак күперләр саласы гына калды. ...Еллар узар, чәчләргә чал кунар, Борһанов министр урынбасары булыр, Тимерханны өлкә комитеты Азнакайга эш белән җибәрер Районның авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Борһановны Урсайга алып килер. Алар Ыктан көнетөне ташып, дамбага җәйгән вак ташны искә төшерерләр, юлга күзләрен мөлдерәтеп карап торырлар. Хәзер ул юлдан йөрмиләр, чөнки нефтьчеләр Чаллы авылыннан Мөслимгә таба асфальт юл салдылар... Ә нинди дәртләнеп салганнар иде ул юлны! Хөсәенов Мәгъсүм абыйлары да Тимерханның идеясен хуплаган иде. Шул юлдан машиналар чаба башлагач, нинди куанганнар иде... Борһанов райбашкарма председателе булгач, күп эшне үзенә алды. Монысы—аның эше, монысы — минем эш, дип, вакланып тормады. Райкомның беренче секретаре әйтеп куя иде кайчакта: — Ей богу, миңа Борһанов белән эшләве рәхәт. Эшне ул үзе белеп эшли, этеп-төртеп кушканны көтеп тормый Мәгъсүм абыйларында кешелекле сыйфатлар күп. Булсынга эшләүчене күрә белә, кирәк чагында җылы сүзен кызганмый. Әмма үз эшен вакытында алып бармаганнарны да кызганмый шул инде. Үз вазифасын үтәмәгәннәрне ул урынына утырта белә. Шулай бер вакытны, район сабантуйлары узгач, терлек азыгы әзерләүне көчәйтә торган чакта, чабылган печәнне җыеп алуны озакка сузганнары билгеле булды. Моны «Беренче Май» колхозы шулай сузган. Үлән кипкән, әмма эскертләнмәгән. Председательләр киңәшмәсендә «Беренче Май» җитәкчесе Александр Кондратьевның исәп-хисабы тыңланды. Терлек азыгы әзерләү ул колхозда өзелгән. Залда утыручылар Кондратьевның хәленә керергә теләп: — Иптәш Хөсәенов, ул өченче көн сабантуйда батыр калды. Байтак көрәшчене баш аркылы чөйде, ыргытып кына бәрде,—диделәр.—Кызганыйк инде без аны, бик күп көч түкте бит. Хөсәенов башта утырып җөйләшкән иде, эшләр болайга киткәч, торып басты. Өстәл яныннан трибунага чыкты — моны ул юри, игътибар иттерер өчен эшләде, чөнки әйтәсе сүзе бик тә мөһим иде — Аңладым мин сезне, иптәшләр. Әле сез шуңа исегез китеп утырасыз икән Кондратьев ыргытып кына бәрде, дисез. Ул ыргыту—ыргытумыни? Менә райком ыргытса, сөякләреңне җыя алмассың! Кемдер пырхылдап көлеп җибәрде. Башкалар тыелып калды. Терлек азыгы әзерләү—уен эш түгел. Хөсәенов та сүзен көлдерү өчен әйтмәде, җаны ачытып әйтте. Ул заманнар искә төшкәндә, Тимерхан әле бүген дә аңлап булмастай хәлләргә аптырый. Җитәкчегә күңел ачулар, гармун уйнаулар, җырлаулар тыела иде ул заманда. Кечкенәдән җаны гармунга кушылып үскән Тимерхан өчен болар бик тә, бик тә сәер иде. Әле дә хәтерендә: Мөслим райбашкармасында эшләгәндә, Казаннан килгән бер кечерәк кенә түрәне Тимерханнар кунакка чакырганнар иде. Ризыктан авыз итеп, чәй-мәен дә тоткалап, бераз күңел ачып утырганнан соң, Тимерхан кулына баян алды. Әкрен генә, талгын гына, җанны эретерлек итеп кенә «Минзәлә» көен уйнады. Күрә: әлеге түрәнең музыкага исе дә китми. Тимерхан тырышканнан-тырыша, күңелендәге бар моңын гармун телләренә сала,— кунакның бер кылы да селкенми, әллә бар аңа музыка, әллә юк. Тимерхан, ниһаять, аңлады, баянын җилкәсеннән салып, идәнгә куйды. Шуннан соң кунак бик тә җитди чырай белән, мәчет мөнбәренә чыккан мулла кебек, үтемле вәгазь әйтте: — Егет, син гармунны начар уйнамыйсың. Артист булсаң, сәхнәдән уйнап, халыкны кул да чаптырыр идең. Әйтүләренә караганда, эшеңне дә әйбәт алып барасың икән. Син бу гармун кычкыртуларыңны ташла. Җитәкче кешегә килешми! Тимерхан рәнҗеде, әмма дәшмәде... Ә хәзер әнә җитәкчелеккә таза, энергияле, һәр яктан сәләтле кешеләрне куялар. Алар мәктәп эскәмиясеннән музыкага, спортка, корәшкә күнегеп үскән. Югары уку йортларында әлеге талантлы егетләр бу һөнәрләрен камилләштерәләр. Укып чыгып, колхоз председательләре, совхоз директорлары булгач та спортны да, музыканы да ташламыйлар. Халык моны яратып кабул итә. Гадилек дип, ихласлык дип, аралашу, уртак тел таба белү дип атала ул. Бүгенге Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Фатих Сибагатуллин—сабантуйларында мәйдан тоткан көрәшче. Арча районының хакимият башлыгы Вәгыйз Минһаҗев та — батыр булып сыналган кеше, өстәвенә, көмеш телле тальянда өздереп халык көйләрен уйный. Дөньяның һәм үз илебезнең атаклы педагоглары Ян Амос Каменский, Антон Макаренко һәм тагын башкалар адәм баласының һәм физик, һәм эстетик тәрәкъкыятен (үсешен) яклыйлар Шуларны уйлаганда, Мөслимдә, райком бюросы әгъзаларының ярсый-ярсый Демидовны (бары тик җитәкче булганы өчен генә!) сабан туенда көрәшеп батыр калганга, колхозның тәкәсен алды, дип партиядән чыгаруларын ахмаклыктан башка берни дә дип әйтеп булмый Да-ааа, бар иде тинтәк заманнар! Бар иде тинтәк җитәкчеләр. Әмма алар арасында Харитонов кебек, Хөсәенов кебек акыллы һәм намуслы җитәкчеләр дә бар иде Бар иде, әмма сирәк иде Күбесе мин-минлек чире белән агуланганнар иде. Пенсиядәге Тимерхан абзый бүген шуларны күңеленнән үткәреп, таң калып утыра. Сигезенче бүлек айбашкарма рәисе булып эшли башлавына оч ай тулдымы икән, р Борһановпы өлкә комитетына җибәрергә кушып, Казаннан шал- “*■ тыраталар. Хөсәенов моңа борчыла, телефоннан ике мәртәбә Табе- свка чыга. — Фикрәт Әхмәтҗанович, зинһар, Борһановка тимәгез Ул әле эшли генә башлады бит. Табеев сүзне ике сөйләтүчеләрдән түгел. — Иптәш Хөсәенов,— ди ул кискен итеп,— белеп торьпыз, бу мәсьәләдә тагын бер мәртәбә шалтыратсагыз, телефоныгызны өздертәм! Мәгъсүм абыйлары Тимерханны үз кабинетына чакырды, туганнарча үз итеп әйтте — Нишләргә инде, малай, телефоныңны өздертәм, ди шеф Мин үз ягымнан фактически барысын да эшләдем инде, күндереп булмый бит теге мишәрне Җибәрәсе бер дә килми сине үземнән. Алар үзара зарланышып утырганда өлкә комитетыннан Фарух Са- дыйков шалтыратты. Монысы - партия-оештыру бүлегеннән — Миңа Борһановпы бирегез. — Баш өсте,-диде Хөсәенов—Ул минем янда утыра Борһанов трубканы алды, исәнләштеләр — Беләсеңме, Тимерхан Борһанович, синең үзеңә мөстәкыйль камыт кияр вакыт җитте Юкса син моңарчы башкалар кигән камытка ышанып, мичәүдәге ат булып кына бардың. Так што, төпкә җигелеп тарта башларга вакыт. Ике пар күлмәк-ыштан сал чемоданыңа, иртәгә үк обкомга килеп җит Ул заманнарда кирле-мырлы сөйләшү гадәттә түгел иде. Тимерхан өйгә кайтты, Миңлеасиясенә хәлне сөйләп бирде. Хәлләр үзгәрәчәген аңлады Миңлеасия, авыр итеп бер көрсенде. Ни хәл итмәк кирәк, үзе дә, ире дә партия солдаты, партия кая куя—шунда барасың. Миңлеасия — Мөслимнең үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы һәм башлангыч партоешма секретаре. Ике бала үстерәләр. Олы уллары Хафиз инде өченче сыйныфта укый, кечкенәләре Әнисәгә җиде яшь, укырга керергә әзерләнә. Миңлеасиянең әтиәниләре Мөслимнән ике генә чакрым ары Иске Вәрәштә яшиләр. Әти-әнисе якын булгач, Миңлеасиягә рәхәт иде, ул үзен гүя аларның канаты астында кебек сизә иде. Балалар җәйләрен дә, кышкы ял вакытларында да әбиләрендә була алырлар иде. Гомер кичергән карт белән карчык оныкларын өзелеп яраталар, алар килгәнне көтеп алалар, сөеп туймыйлар иде. Инде менә китәләр. Кала таулар, кала болыннар, кала инеш, кала күз күреме җитмәс киңлектә— Мөслимнән Иске Вәрәшкә тикле—болыннарны тутырып үскән әрәмәләр... Барысы да кала. Хастаханәдә инде ияләшкән, якын күргән иптәшләре, хезмәттәшләре кала. Миңлеасия тормышта чәчрәп торган булдыклы хатын, җор телле, шаян табигатьле җиңгәчәй булу белән бергә, тормышта кыен килгән чакларда сабыр да була белә, сызлануларын тышка чыгармый, үзе генә кичерә. Аның бер дә башка урынга күчеп китәсе килми. Җитмәсә әле ул өченче балага йөкле, менә-менә дөньяга яңа бер сабыйны бүләк итәргә тора, соңгы аен йөри... Инде менә бүген иртәнге сәгать биштә Тимерханга шалтыраталар: — Әти кеше, котлыйбыз, малаегыз туды! Тимерхан ничек кирәк алай чәчәк әмәлләп, бала табу йортына ашыга, Миңлеасиясен ерактан гына торып котлый (бала тапкан ана янына бит кертмиләр!), борчылмаска куша һәм туп-туры аэропортка юнәлә. Обкомда аны Садыйков кабул итте. — Иптәш Борһанов, сезне Тукай районына, халыкча әйтсәк, Әтнәгә беренче секретарь итеп сайларга тәкъдим керде. Ул — халыкның матур йолаларын саклый белгән культуралы район. Анда сезнең ише татарчаны чатнатып сөйләшә торган чын татар кирәк. Обкомда сезне иң кулай кеше дигән фикергә килдек. Садыйков—тәмле телле, җайлы кеше,—Тимерханны сүзе белән эретеп, беренче секретарь кабинетына алып керде. Анда Табеевтан башка Верховный Совет рәисе Салих Батыев, Министрлар Советы рәисе Габделхак Абдразяков бар иде. Борһанов аларның барысы белән дә күрешеп-исәнләшеп чыкты. — Ну, нихәл?—дип сүз башлады Табеев.— Менә сине, Тимерхан Борһанович, Әтнәгә—Тукай районына беренче секретарь итеп җибәрергә карар кылдык. Менә биредә без өчәү, шаһитлар алдында ризалыгыңны ишетик. — Хөрмәтле җитәкчеләр, мин бит әле Мөслим райбашкармасында оч кенә ай эшлим. Авызга тәме генә йөгереп килә әле ул эшнең Аннары бит Мөслим— үз ягым, кешеләрен бәләкәйдән беләм. Өстәвенә, әле кичә өченче балам дөньяга килде. . — Бәрәкалла!—диде Батыев. — Котлыйбыз! —диде Абдразяков. — Малаймы?—дип сорады Табеев. — Әлбәттә!—диде авызы колак артына җиткән Борһанов. Табеев телефон номерын җыеп, тиз генә шалтыратты. Тал чыбыгы кебек зифа гәүдәле кыз өстен тастымал белән каплап, бер шешә коньяк, ризыклар, салфеткалар кертте. Табеев янындагы шкафның түреннән рюмкалар алды, рюмкалар бәләкәй түгел иде, шуларны тутырып, Табеев коньяк салган чакта шик- ләнүчәнрәк табигатьле Тимерхан куркуга калды: нужәли шуны эчәргә туры килер? Җитәкчеләр аяк өсте бастылар, рюмкаларын кулга тоттылар. — Тимерхан, сине улын туу белән, яңа эшкә билгеләнүең белән котлыйбыз. Сау-сәламәт бул!—дип, Табеев рюмкасын ялт кына аударып куйды, башкалар да шуны ук кабатладылар Тимерханга да алар эшләгән гамәлне кабатлаудан башка әмәл калмады. Әткәгә Тимерханны Батыев алып барды Дөбъяздан чыккач та, Әтнә ягы басулары башлана. Игеннәре күкрәп утырган кара туфраклы Мөслимнән соң Әтнә Тимерхан өчен жан көеге иде. Ул уйга калган, баласы туганны әйткәненә дә, тиз генә килешүенә дә үкенә иде инде. Батыев моны сизде булса кирәк. — Ник сөмсерләрең коелды, Тимерхан? — диде.— Бу, әлбәттә, Мөслим кырлары түгел. Ләкин халык монда да Мөслимнән ким эшләми. Әнә авылларын кара — нинди төзекләр, кала суккан кебек бит Кайгырма, ияләшеп җиткәнеңне сизми дә калырсың әле. Конференция сәгате сукты. — Санламасалар ярар иде.— Тимерхан моны үкенмичә, ихлас әйтте. — Сайлатырбыз!—диде Батыев җитди чырай белән. Конференциягә җыелган делегатларның күбесе Борһановны таныйлар, янына килеп, кул биреп күрешәләр, өлкә комитетында инструктор булып эшләгәндә, Борһановка беркетелгән биш районның берсе Әтнә иде. Ул вакытта, 1958 елны, ярты ай чамасы Әтнә (Тукай районы) колхозларында булып, ул инде байтак кеше белән танышып өлгергән иде. Көз ахырларында йөргән иде Әтнә якларында Тимерхан Игеннәр ярыйсы ук әйбәт үскәннәр иде ул елны, ә менә быел республиканың төньяк районнарында шундый көчле корылык, игеннәр тишелеп чыкканнан алып август урталарына тикле яңгырның әсәре дә юк. Менә шушы корылыктан интеккән районга аны башлык итеп куймакчылар. Сайламасалар гына ярар иде. Алтмыш беренче елның 17 августы аның хәтерендә калыр иде. Юк, сайладылар. Салих Батыев, җиңел сулап, Казанга кайтып кигге. Аның белән бергә обком инструкторы Мостаев та Әтнәдә калмады. Әтнәдә эшләп интеккән элекке секретарьга Казанда фатир бирделәр, ул да койрык тайдырды. Аның фатиры исә Борһановка калды. Инде гаиләне алып килергә кирәк иде. Ул Әтнәгә җыенган көнне Мөслим райкомында бюро утырышы бара иде Хөсәенов, утырышны бүлеп, иптәш Борһановны озатырга кирәк, дигәч, аэропорт тирәсенә кеше агыла башлады Моны күреп тору Тимерханга рәхәт тә, уңайсыз да иде. 36 яшенә җитеп, аның мондый хөрмәтне күргәне юк иде әле. Миңлеасияне дә хезмәттәшләре озата килде. Алар, хатын-кызларга хас булганча, кочаклашып җыладылар Борһанов эшне, һәр җитәкче кебек, кул астында эшләргә тиешле кешеләр белән танышудан башлады. Усман Шаһи улы Җиһаншин — икенче секретарь, азактан Татарстанның Авыл хуҗалыгы министры булачак кеше. Фатих Хәлил улы Минушев - райбашкарма председателе. Арча — Әтнә якларын химияләштергән галим. Нәкыйп Сафа улы Сафин — Советлар Союзы Герое, «Северный» совхозы директоры, райком бюросына сайланды. Тормышта җитәкче дә, чын кеше дә булып калуны аңа Ходай тәгалә тумыштан ук биргән. Ул шундый да тыйнак, шундый да эшлекле, Тимерхан аны унҗиде ел үгетләп тә бер генә мәртәбә дә Алтын йолдызын тактыра алмады Бар әле бездә олы йөрәкле кешеләр, бар! Сугышта, хезмәт фронтында ул — каһарман, шәхси тормышында беркемнән дә аерылмый торган гап-гади кеше. Шайтан белсен, ул хәтле дә тыйнаклыкның кирәге бар микән?! Тимерхан аңлады һәм күңеленә беркетте: мондагы халык Казанга якын яши, аңлы-белемле, мәдәниятле халык. Монда үзеңне итәгатьле тотарга, эчкерсез ихлас сөйләшергә кирәк. Туп-туры! Болар дипломатлыкны, хәйләкәрлекне, алардан акыллырак булып кыланганны яратмыйлар гына түгел, күралмыйлар, гафу итмиләр. Җиһаншин белән Минушев авыл хуҗалыгын биш бармаклары кебек беләләр, алар — югары дәрәҗәдәге белгечләр, җир белән эш итү гыйль- мен бик тирән үзләштергәннәр, төньяк районнардагы уңдырышсыз көлсу туфрактан уңыш алу серләрен төшенгәннәр, корылык елына, бик авыр чакка туры килсә дә, Борһанов күңелен төшермәде. Табигать үз җаена кайтыр, яңгырлар булса, мондый кадрлар белән җир җимертеп эшләргә була, дип уйлады. Әтнәне берничә ел рәттән корылыклар көйдереп, иген уңышы начар булганлыктан, колхозларның экономикасы да шәп түгел, колхозчылар үз хуҗалыкларында булдырган табыш бәрабәренә яшиләр, колхозларда эшче көчләр җитми, ныклап эшләрдәйләре күрше Мари республикасына—урман эшенә китеп барган, андагы комбинатларга күчкән, Казанга китеп, заводларга эшкә кергән иде. Борһанов күчеп килгән елны район дүрт центнер тирәсе уңыш җыеп алды, ул бит чистартканнан соң чәчүлеккә дә җитми, симәнәне башка урыннан табарга туры киләчәк Колхозчыларга бирергә — икмәк, терлекләргә фураж юк. Август урталарында, ниһаять, халык зарыгып көткән яңгыр явып алды. Моның бәрәңгегә шифасы тиде, симәнәгә салып куйгач, мал- туарга ашату өчен бераз бәрәңге калды. Колхоз амбарыннан өмет итә алмагач, халык тулаем Казаннан ипи ташып ашауга күчте. Тимерхан беренче нәүбәттә районның «Искра» колхозына килде. Анда председатель булып алыштыргысыз җитәкчелек иткән кеше—даны республикага таралган Фәйзи Галиев эшли иде. Хуҗалык зур, җиде авылны берләштерә, авылларны карап-барлап чыкканнан соң, икәүләп әңгәмә кордылар Бу сөйләшүдән Борһанов күп нәрсәне аңлады. Фәйзи, аның кебек үк фронтовик, хуҗалык белән озак еллар тоташтан җитәкчелек иткәнгә, ул һәр нәрсәгә үз чынлыгы белән бәя бирә, муллыкның каян барлыкка килүе Фәйзи Галиевкә көн кебек ачык. Ул саннарны санга куша, саннарны саннан аера, ул төп байлык чыганагы итеп җирне һәм анда бил бөгүче игенчене генә таный. Мал-туарга фуражны җитәрлек калдыра алмаса да, аның чәчеп үстергән үләннәрдән өеп куелган эскерт- ләре бар, табигый болыннардан чабып алган печән кибәннәре бар, булган саламны ул, әрәм-шәрәм итмичә, көздән үк терлек абзарлары янына кайтарып өйдергән, бәрәңгене дә, башкаларга караганда, күбрәк калдырган. Ул чакта ук инде колхозны унсигез ел җитәкләгән Фәйзи, олылап әйткәндә, Фәйзи Әхмәтович, колхозда эшче көчләре дә, механизаторлар да җитәрлек икәнен әйтте. Зур һөнәр алырга — артист, язучы, рәссам, инженер, очучы, галим булырга теләгәннәрне Фәйзи Галиев тотмый, аларга булыша, тик бер генә үтенеч белдерә: зур кешеләр булгачыннан да алар туган-үскән ояларын онытып бетермәсеннәр, кайтып күренсеннәр иде... Фәйзидән соң Тимерхан икенче фронтовикка — Нәкыйп Сафинга барды. Сугыш герое хезмәт фронтында ниләр майтара, янәсе. Сафин совхозы — элеккеге Кызыл юл районының үзәге булган Кенәр янындагы авыллардан тора, Кенәр үзе дә совхозга бер бүлекчә булып керә иде. Кешеләре тырыш, тәртипле, әмма, соңгы елларда иген уңмау сәбәпле, экономика шулай ук түбән, халыкның ашар икмәге юк. Совхозлар ул вакытта ук дәүләт тарафыннан фипанслану аркасында, алардагы хәл колхозлардагыга караганда өстенрәк, акрын булса да, төзелеш тә бара, машина-техника да кайта, эшчеләр дә адым саен зарланышып йөрмиләр. Бу хәл Тимерханны бераз булса да тынычландырды. Башка хуҗалыклар белән дә берәм-берәм танышып чыккач, Бор- һанов, кул кушырып утырырга ярамый, эзләргә, бу авырлыкларны җиңүнең чарасын табарга кирәк, дигән фикергә килде. Беренче чиратта үрчемне сакларга, терлекләрнең кырылуына юл куймаска' Колхозчы үз хуҗалыгында бәрәңгене үстерә белә, мул уңыш ала Көзен артыгы белән кайтарып алырга килешеп, алар беркадәр бәрәңге бирделәр—терлекләргә ярап куйды анысы. Алар спирт заводыннан сыерларга һәм сарыкларга ашату өчен бәрәңге калдыкларын алырга килештеләр. Казанның «Кызыл Шәрекъ» сыра заводы арпа калдыкларын колхозларга бирергә, шуның бәрабәренә ашлык ташу һәм заводтагы әзер сыраны сәүдә оешмаларына илтү өчен колхозлардан машина алырга булды. Әтнәнең райбашкарма председателе Фатих Минушевнын абыйсы Салих Минушев Казан шәһәр комитетының административ бүлек мөдире икән. Фатих абыйсы янына барып сөйләште: Казан рестораннарындагы азык калдыкларын Әтнә колхозларына гына бирсеннәр иде. «Кызыл таң» колхозы (Ключий Сап авылы) шушы нигездә дуңгыз симертүне оештырды. Ярты еллап вакыт узгач, колхозда семинар-күргәзмә оештырылды. Дуңгыз күп, дуңгызлар симез, үз авырлыкларын күтәреп, аякларына да басып тора алмыйлар Семинарда катнашучы зоотехниклар күрә: дуңгыз абзарлары тирәсендә шампан бөкеләре, этикеткалар аунап ята. Зоотехникларның берсе семинарны мактый, шаяртып әйтә: — Иптәш председатель, дуңгызларыгыз аягына да басып тора алмый. Әллә сез аларны шампан шәрабе белән сыйлыйсызмы? Рестораннар, завод калдыклары белән генә мал-туар асрап булмаганны һәркем белә. Югарыда да моны аңлыйлар, республика ресурсыннан ара-тирә фураж да биреп куйгалыйлар. Ләкин үз хуҗалыгыңда булмаса, андый ярдәм белән генә ерак китеп булмый. Кышлату чоры узды. Терлекләрне язга алып чыктылар Кояшка сыртларын куйган ябык сыерлар капка төпләрендә, ферма ихаталарында басып тора, каргалар алар тиресендәге украларга куна Борһанов та язга чыкты. Ул хәзер колхозлардан кайтып керми, мал-туарның күпләп үлү очраклары булмауга шыпырт кына шатлана. Аның хәзер барлык вакыты райком белән колхозлар арасында йореп уза, өйләренә сирәк эләгә. Колхозларны бер Борһанов кына кайгыртмый, алар бюро әгъзаларына бүлеп бирелгән, хуҗалыктагы хәл өчен бюро әгъзасы колхоз председателе белән тигез җавап бирә Иртә килгән язның чәчү мәшәкатьләре дә иртә башланды 1962 елның 17 апрелендә инде чәчүгә чыктылар. Әтнә районының «Үрнәк» колхозында бодайны кипшенеп өлгергән беренче мәйданда хәтта 12 апрельдә үк чәчтеләр. Туфрак эшкәртү анда барлык кагыйдәләренә туры китереп эшләнде. «Үрнәк»не, аның председателе Бариевны райком секретаре өлге итеп куйды, аның белән тигезләшергә чакырды Сабан ашлык әйбәт тишелде. Орлыклар борынлап чыкканчы көннәр җылы торды, бу исә көлсу туфрак өчен мөһим шартларның берсе иде Тимерхан елларның, һава шартларының җайлы килүен бик тели, аның яңгыр теләмәгән бер генә көне дә юк иде. Бу уңайдан ул Сталин белән Черчилльнең сөйләшүен исенә төшерде Черчилль әйткән, имеш: мин совет халкына бәхет телим, дигән. Сталин әйткән: әгәр син, Черчилль әфәнде, совет халкына бәхетне чынлап торып телисең икән, майда һәм июнь аенда СССРда берәр яңгыр булсын, дип телә, дигән. Тимерхан Борһановның да күзе хәзер күктә, болытларда. Теләп тә карый иде соң ул яңгырны! Тугызынчы бүлек! __ әчү эшләре бетеп, сабан ашлык тишелеп чыккач, Борһановны Казанга— киңәшмәгә чакырдылар. Әтнәне чыгу белән «Үрнәк» колхозы кырлары башлана. Аннары— Бәрәскә басулары. Тимерханның Мөслим ягында үскән игеннәрне күргәне бар. Хәтфәдәй басулар күзләрне иркәли иде анда. Әтнә басуларын ул күзен дә алмый карап барды: ямь-яшел кырлар нәкъ менә Мөслимдәге төсле сөендерә иде аны. Узган елгы корылыктан соң, нибары дүрт центнер чамасы ашлык җыеп алганнан соң, быел инде игеннәр күкрәп үссен, уңыш мул булсын, дигән өметле уй җанда саклана иде. Өлкә комитетының яңа бинасына килеп кергәч, бүлек мөдире Александр Петрович Бушнев та аңа шатлык өстәде. Имән кискәседәй нык вә юантык, чыраенда беркайчан да күләгә-мазар булмый торган бу кеше, бите-башы белән елмаеп каршылады Тимерханны. — Әйдәгез әле, иптәш Борһанов, яңа бинаның актлар залын күрсәтим әле сезгә,—диде. Зал бик иркен, биек түшәмле, кызыл хәтфә белән тышланган урындыклар, тәрәзәләрне япкан яшел шторлар, президиум өчен биегәя барган баскычлар итеп ясалган урындыклар һәм сәхнәнең нәкъ уртасына куелган постау япмалы озын өстәл, имәннән кырлы-кырлы итеп ясалган биек трибуна, аның фронтонына куелган СССР гербы — барысы да күңелне кинәндерерлек дәрәҗәдә матур, зәвыклы һәм затлы иде. Җиде йөз кешелек шушы залда киңәшмә башланып китте Министрлар Советы башлыгының докладын — шәһәр халкын терлек продуктлары белән тәэмин итү мәсьәләсен тыңлаганнан соң. кыска вакытлы тәнәфес игълан иттеләр. Киңәшмәне өлкә комитетының икенче секретаре Виктор Петрович Никонов алып бара, беренче секретарь Табе- ев ялда икән. Тәнәфестән соң эшләр барышын хәбәр итәр өчен сүз Борһановка бирелде. Икенче секретарьның кулында—барлык районнар турында тулы мәгълүмат. Борһанов авыз ачып әле бер сүз дә әйтергә өлгермәгән иде, секретарь аңа шундук сорау бирде: — Сез иптәш Борһанов, ни өчен колхозчылардан бозау контрактовать итмисез? «Тора торгач торжагун» дигәндәй, һич тә көтмәгәндә, кинәт, маңгайга бәреп, тактсыз рәвештә бирелгән әлеге сорау Борһанов кебек һичкай- чан каушамый торган нык адәмне дә каушатып җибәрде. Чебен очкан тавыш та ишетелерлек тынлыкта ул бер-ике генә сүз әйтерлек көч тапты үзендә: — Без бу эшне башладык, иптәш Никонов. Көчәйтербез. Никонов, аңа ачулы караш ташлап, өздереп әйтте: — Нәрсә, без сине, иптәш Борһанов, Әтнәгә безне тыңламаска дип җибәрдекмени? — Мин куелган мәсьәләнең җитдилеген аңлыйм. Эшне төзәтербез. — Күрербез, ничек төзәтерсең икән? Утыр. Уйла, кайтканчы уйлап бетергән бул! Киңәшмәдә Абдразяков сүз алды. — Менә, иптәшләр, без монда Борһановның белдерүен тыңладык. Без нәрсә аңладык? Без шуны аңладык: районда колхозчылардан бозау контрактовать итү начар куелган. Мин әйтер идем, хәтта бик начар Әтнә халкы, бозауларны колхозга сатасы урында, аларны өч яшенә җиткәнче үстереп, симертеп, Казаннын колхоз базарына алып килә, өчләтә кыйбат бәягә сатып, шәһәр халкын талый, эшчеләр сыйныфының соңгы тиенен суырып ала. Моннан нинди нәтиҗә чыгарабыз? Моннан, иптәшләр, шундый нәтиҗә чыгарабыз Борһановны кисәтеп, аның шәхси җавап- лылыгын исенә төшерергә, инде шуннан соң да эшне төзәтмәсә, партия җәзасына тартырга кирәк, каты җәзага. Борһанов сәхнәдән төшеп, алгы рәткә утырды. Әтнә басуларында игеннәрнең тигез тишелүен күреп хозурланудан берни дә калмаган, Әт- нәгә райком секретаре булып барырга риза булуыннан ул үкенә үк башлаган иде инде. Хикмәти хода, син әле районга күчеп, колхозлар белән, райкомдагы кадрлар белән танышып кына чыктың, син әле ничек кирәк алай терлекләрне кырдырмый кышлатып чыгардың, сине инде республика алдында хур итәләр. Ичмасам, ул терлекләрне ничек саклап алып кала алдыгыз, дип сорасалар иде. Аның тәне авырайды, фикерләре чуалды, гарьләнүе, тимгел-тимгел булып, битенә бәреп чыкты. Ул бит Мөслимдә икенче секретарь чагында бер елда өч еллык ит тапшыру планын үтәү хакындагы рапортка үзе кул куйган иде. Алары төш кенә булдымыни соң? Нигә аларны бер дә искә алмыйлар9 Шулай да Борһанов киңәшмә барышында әкренләп тынычланды, үзен кулга алырга өлгерде. Ул Әтнәгә кайтты. Бюроны җыйды, хәлне аңлатты. Иртәгесен колхоз-совхоз җитәкчеләрен җыйдылар, сөйләштеләр. Алар риза булды. Нәкыйп Сафин тәкъдим керпе — Безнең якларда моңарчы колхозчыдан бозачлыр, сарыктыр ише малтуар җыю булмады. Контракт димәгәең, әллә нәрсә диген, барыбер талау инде ул Шул эшкә обком тотынган икән инде. Министрлар Советы теше-тырнагы белән ябышкан икән, бездән генә алмый калмаслар. Сез риза булсагыз, мин мондый тәкъдим кертәм: колхоз башлыкларына, совхоз директорларына бу эшне үзләре генә башкарып чыгу авыр булыр, аңа вакыт та күп китәр. Райком секретаре Тимерхан Борһанович радио аша чыгыш ясап, шуны бөтен районга җиткерсә, әйбәт булыр иде Ни дисәң дә председатель — председатель инде ул, райком - - райком Бу фикерне хупладылар. Борһанов радиодан сойләде. Колхозларга вәкилләр кипе. Колхозчылардан санап алына торган бозауларның һәм сарыкларның тере үлчәвенә бер сум акчалата түләргә карар кылынды. Өч кон эчендә хуҗалыклардан оч меңнән артык бозау, икс меңнән артык сарык сатып алынды. Соңга таба беленде: кайбер районнарда терлек контрактацияләүдә тупаслыклар да булган. Тукай районының Шурабаш авылыннан да Мәскәүгә шикаягь киткән. Хатны тикшерергә Әтнәгә Үзәк Комитет инструкторы килде. Үзе белән ул Усман Җиһаншинны алды. Тикшерделәр, белделәр. Хатны җәйге каникулга кайткан студент язган. Бозау хуҗасы малын кочләп алу турындагы фактны расламады. — Минем уем, әлбәттә, бозауны олы мал итеп суеп сатарга иде Ә .гма райком секретаре радио аша бик үтенеп сорагач, риза булдым бердәнбер бозавым үзем геләп саттым колхозга Ризалык белән саткан булса да, Тимерхан мондый хәлләрнең дөрес түгеллеген ул чакта ук аңлый иде Әмма остән кушкач — үтәми кара. Азактан нәрсә буласы билгеле бит Тик бер генә нәрсә Борһановны юата, өстә утыручылар да моны начар нияттән чыгып эшләми, халыкка ит булсын дип эшли, шәһәр кешесе, завод-фабрика эшчеләре авылга кайтып бозау үстереп йөри алмый бит ...Бәла ялгызы гына йөрми, диләр. Хак сүз. Моның шулай икәненә Тимерхан шул ук алтмыш икенче елны тагын бер кат ышанды Май урталарында җылы яңгырлар явып торды. Игеннәр күзгә күренеп үсте. Әтнә халкы шатланып яшәде, уңыш алырбыз, дип чынлап торып ышанды. Алар белән бергә Тимерхан да шатланып туя алмый, Мөслимдәге төсле уңыш алуга өмет итә иде. Яңгырлар дәвамлы булып чыкты — былтыр яумаганны быел куып җитәргә теләгәндәй, яуды да яуды. Иртән дә яуды, кичтән дә яуды, көндезен дә, төнлә дә туктап тормады. Минераль ашламаларны күп кулланмагангадыр, ул елларны игеннәр иртә өлгерә, уракка да июль урталарында инде төшәләр иде. Әтнәдә 18—20 июльләрдә аеры уру башланды. Ул чорда бер комбайнга 550—600 гектар игенне урып-сугу йөкләтелә иде. Белгечләр, колхоз- совхоз башлыклары белән киңәшкәннән соң, уйлаган уйны радио аша барлык колхозчыларга, механизаторларга җиткерергә булдылар. 21 июль көнне кичен «радиоперекличка» дигән нәрсә үткәрелде. Нәкъ шул сәгатьләрдә яңгыр сибәли башлады. Бер-ике сәгатьтән ул бик көчәйде, чиләкләп коярга тотынды. Урамга чыгарлык түгел, яңгыр өермәсе аяктан егарлык иде. Иртәнге дүртләрдә яңгыр тагын да көчәйде. Телефончы кызлар райкомга яңадан-яңа хәбәрләрне ирештереп тордылар. Яңгыр бөтен районда ява, су ярлардан чыккан, чокыр-чакырларны тутырган, тигез җирләргә, барлык болыннарга җәелгән, хәтта дамбаларны баскан. Район су эчендә утыра. Район үзәге Әтнәдән беркая да чыгарлык түгел. Яңгыр тудырган хәвеф белән көрәшү өчен штаб төзелде, ул эшне Фатих Минушевка тапшырдылар. Борһанов Ашыт суы буендагы Бәрәскә авылына барырга ният кылып, район юллар бүлеге башлыгы Фәизовка шалтыратты. Фәизов хәбәр итте: — Әтнәдән Дөбъязга тикле юл су астында. Күпер итеп салынган икешәр метр калынлыгындагы тимер-бетон торбаларны су агызып алып киткән. Тимерхан юл бүлегенә: — Көймә бирегез,—диде. — Көймә бездә гомумән дә юк. — Ни өчен юк? — Суы булмагач, көймәсе ничек булсын?! 22 июль көнне яңгыр туктамады, көчәйде генә. Әтнә метереологи- ясендә эшләүчеләр яңгырның бер тәүлек эчендә 143 миллиметр яуганлыгын хәбәр иттеләр. Бу — райондагы еллык уртача явым-төшемнең яртысы дигән сүз иде. Тимерхан Казанга — Никоновка телефоннан хәбәр итте. Ярдәм сорады. Амфибия машиналары белән хәрбиләр генә бу бәладән коткара алачаклар иде. — Буада да көчле яңгырлар. Анда бер тәүлеккә 70 миллиметр яуган инде. Беренче чиратта аларга ярдәм оештырабыз,— диде Виктор Петрович. — Аңлашылды, иптәш Никонов. Бездә бер тәүлеккә 143 миллим э яуды инде. Дамбаларны су басты, күперләрне агызды. Виктор Петрович бик тә борчылган тавыш белән: — Ярар, сезгә ашыгыч ярдәм оештырырбыз,— диде. 23 июль көнне яңгыр тагын чиләкләп орды — 35 миллиметрга артты явым, барлыгы 178 миллиметр булды. Шул көнне Казаннан солдатлар белән ике амфибия килде. Аларның эшен оештыру өчен Финанс министры Хәмит Әюпов җибәрелгән иде. Бу машиналар сыер савучыларны төяп берәр рейс ясагач, болындагы түмгәкләргә эләгеп, су эчендә торып калдылар. Аларны көчле тракторлар белән тарттырып чыгарырга туры килде. Яңгыр өермәсен Әтнә халкы туфан калыкты дип бәяләде. Ике тәүлектән ары чиләкләп койган яңгыр субтропик урманнарындагы яңгырларга тиң иде. һиндстанда субтропик яңгырлары машиналарны йөрүдән туктата, кешеләрне аяктан егып, агызып алып китә, шуңа күрә һиндстан кешеләре субтропик яңгырлары вакытында урамга чыкмыйлар, шәһәрләрдә хәрәкәт туктап кала. Субтропик яңгыры җир өстенә койма булып ишелеп төшә. Әтнәдәгесе дә субтропик яңгырыннан ким булмады. Печән кибәннәре суда йозеп йөри, бүрәнәләр чайкала, төбе-тамыры белән купкан карт өянкеләр еракларга агып киткән. Дусым авылының тау башыннан караганда болыннарны, уйсулыкларны баскан, чокырларны тигезләгән, дамбаларны күмгән су зур бер диңгезне хәтерләтә иде. Ферма терлекләре лагерьларда иде. Яңгыр өермәсенең кинәт башлануы сәбәпле, хуҗалыклар зыян күрде Ленин исемендәге колхозның 1200 баш сарыгы Иделгә агып китте. «Северный» совхозының дистәләгән дуңгызы Шушма елгасы буйлап Нократка китеп барды. Су тегермәннәре, җәйге лагерьдагы күчмә вагоннар, сыерларны ясалма каплату пунктлары да ишле суда агып кигге «Искра» колхозының печән кибәннәре болынны басыл алган су белән Иделгә «сәяхәт»кә чыкты. Добъяз урта мәктәбенең кышка әзерләп куйган 400 кубометр утыны агып киткән—ташкын суы хәтта балаларны да кызганмаган. Тимерханны шатландырганы һәм таң калдырганы шул. халык куркуга төшмәде, кул кушырып утырмады Су белән бүленеп калган кешеләрне, малтуарны коткару чараларын күрде Бәрәскә авылының комбайнчысы Галләм Фәйзерахманов үзе эшли торган комбайн белән икс рейс ясап, савымчы кызларны һәм җиңгиләрне су эченнән алып чыга. Колач җитмәс болын өсте су белән капланса да, комбайнчы ориентирны белә, чөнки ул анда уйнап үскән, печән чапкан, һәр түмгәк, һәр коры елга аңа билгеле Шул ук Бәрәскә авылыннан флотта хезмәт итеп кайткан диңгезче Гарифулла Хәмидуллин берүзе 200 баш сыерны котырынып аккан елганың бер ягыннан икенче ягына алып чыга Ул моның әмәлен таба һәм шуны бик оста файдалана Ул башта нәсел үгезенең ике мөгезенә бик ныгытып дилбегә урап бәйли, дилбегәнең икенче очын элмәкләп, ике иңсәсе аркылы үткәрә һәм, үгезне сөйрәп, суга кереп китә. Үгез артыннан ике йөз баш сыер да суга керә, йөзеп китә, барысы да исән кала. Бу бит, уйлап баксаң, киноларга төшерерлек манзара' «Үрнәк» колхозы көтүчесе Галимхан, куаклы болынны су баскач, симертүдәге 100 баш үгезне бер урыша, куаклык янына туплап куя да үзе агач башына менеп, чыбыркы белән биленнән бәйләп куя, ике тәүлек буена малларны үз яныннан җибәрмичә, суга батып үлүдән коткарып кала. — Ник йозеп чыкмадың?—диләр аңа авылдашлары. — Партбилетымны чылатудан курыктым, билетны коры килеш, алып кайтасым килде. «Северный» совхозы директоры, солдатларына Днепрны кичүне оештырган Нәкыйп Сафин — Советлар Союзы Герое кичке савымга килгән кызларның су эчендә калуларын белеп ала Йөгерә елга буена — трусиктан гына калып, елганың аръяг ына йозеп чыга Кызларны берәм- берәм елга аркылы чыгара башлый Аркасына салып, йөзеп алып чыга ул аларны Батыр йөрәкле кеше сугыш га да. тынычта да батыр инде ул, курку белмәс, тәвәккәл батыр! Унынчы бүлек абигатьнең гаҗәп сәер гадәтләре бар. Ул кеше законнарына буй- | сынмый. Безне озак еллар Мичурин —табигать сихерчесе—болай, дип әйткән, тегеләй дип әйткән дип алдап йөрттеләр. Имеш, табигатьтән мәрхәмәт көтәргә ярамый, без аңардан үзебезгә кирәкне көч белән алырга тиешбез, дигән Мичурин. Баксаң-күрсәң, бөтенләй дә алай түгел икән. Табигатьне шулкадәр азаплагач, без анардан мәрхәмәт көтә алмыйбыз, дигән икән Мичурин бабай. «Табигатьне азаплагач, миһербан көтә алмыйбыз»,—дигән шул. Табигатьтән талап алырга димәгән бабаң. 1961 ел Әтнәгә һәр гектардан 4 центнер чамасы икмәк алырга мөмкинлек биргән иде, икенче елны ук Әтнәләр гектарыннан уртача 18-әр центнер җыеп алдылар. «Искра», «Үрнәк», Жданов исемендәге колхозларда гектарыннан 25 әр центнер да чыкты. Ул еллар өчен бу могҗиза иде. Утыз елдан артык вакыт узгач, 1994 елны Әтнә белән Буа җирләреннән тагын өермәле-давыллы яңгырлар узды. Сәгать ярым эчендә Әтнәдә 53 миллиметр яңгыр яуды. Хуҗалык һәм терлек каралтыларына зур зыян килде. Исәпләүләр буенча, Әтнә районына килгән зыян ике миллиард ярым тәшкил иткән. Әмма Әтнә районы хуҗалыклары җиргә давыл сылап, ябыштырып бетергән игеннәрне ботен халык тырышлыгы белән аякка бастыралар, гектарыннан 40 ар центнер уңыш җыеп алдылар. Бу—республикада уңыш алу ягыннан икенче урын. Хәзерге хуҗалыклар көчле, хәвефкә очраганны бик тиз тергезәләр. Ә теге чакта, 1962 елны, терлекләрнең җәйге лагерьларын тәртипкә кертү, савымчыларның эшен җайга салу, терлекләр санын давылга, туфан булганчы дәрәҗәгә җиткерү өчен күпме көч түгелгәнен Тимерхан үзе генә белә. Урып ташлаган арыш тезмәләрен өермәле яңгыр җиргә сылаган, аларның күбесе агып киткән иде. Аларны инде коткару мөмкин түгел, игеннәрнең калганын югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора иде алда. Шул эшне әтнәлеләр башкарып чыктылар. Мөслимнән Симонов конструкцияле җилгәргечнең сызымын алып кайтты Фатих Минушев. Электрга көйләнгән бу җилгәргеч кешеләргә — бигрәк тә аның эшләвен күреп кайткан делегациягә бик ошый иде. Аны һәр колхозга ясадылар — Фатих ясатты, ул үтә чыккан эшлекле, ихлас күңелле кеше гел менә булсынга гына йөри, җилгәргеч ясау белән ул үзе җитәкчелек итте, бу эшне урыннарда күрсәтеп, аңлатып бирә иде. Аның тырышлыгы белән зуррак колхозларда икешәр җилгәргеч булдырылды, һәм шулар эшне бик нык тизләттеләр. Фатих боерыгы белән, кырлардан кайткан ашлык ындыр табагына бушатылмый, махсус ясалган бункерларга салына, бункерлардан исә җилгәргечкә механик рәвештә, үзеннән-үзе агып тора. Җилгәргеч электр көче белән, тәүлек буе, туктаусыз эшли Дәүләткә ашлык тапшыруны көн саен эшләргә мөмкинлек тудыра җилгәр! еч. Колхозларның икмәкне күп сатасылары килә,— акча кирәк. Икмәк халыкка бирергә дә, терлекләргә калдырырга да җитә. Казаннан килгән шоферларга шартлар тудырылган, ындыр табагында өзеклек юк, машиналар җилгәргән ашлыкны мөшкәдән генә агызып ала. Тимерхан боларны күреп тора, эшләрнең җайга салынуыннан канәгатьлек таба. Болар бит моннан бер-ике ел элек Мөслимдә булган хәлләрнең кабатлануы. Үзалдына уйлап та куя: бу бит бәхет, эшкә килгәннең икенче елында ук икмәгең уңсын әле!.. Унберенче бүлек 1962 елның декабрендә районнарны эреләндерү башланды. Арча, Балтач, Тукай районнары зур бер районга әйләнде. Гигантомания кузгалды җитәкчеләр күңелендә. Боларның барысын Арчага туплап, райүзәкне Арчада ясадылар. 56 колхоз, 250 мең гектар җир, 200 дән артык авыл! Йә, моны кем гигант димәс?! Татарстандагы байтак район юкка чыккач, аларның райүзәкләре гади авыллар булып калды — аларда төзелеш туктатылды, административ биналар салу бетте Ул районнарның бик күп җитәкчеләре эшсез интекте—аларның язмышы урындагы кол- хоз-совхозларга, авыл советларына, ә нигездә аларда яшәүчеләрнең мөстәкыйль рәвештә, үзбаш көн итүләренә бәйле булып чыкты. Элек республикада 51 авыл районы бар иде, шулар хәзер 17 район булып оешты. Ул вакыттагы эшсез калган кешеләрнең, гаиләләренең нинди авырлык кичергәннәрен, йөрәк әрнүләрен Тимерхан бүгенгедәй хәтерли, берсе дә онытылмаган. 1962 елның 12 декабрендә Арчада Балтач, Арча, Тукай район Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе булды. Сессия Тимерхан Борһановны район Советы башкарма комитеты председателе итеп сайлап куйды. Элекке райкомнар урынына производство идарәләренең партия комитетлары төзелде—Арчада шуның секретаре итеп күп еллар төрле районнарда райкомның беренче секретаре булып эшләгән Мөхәммәт Закиров сайланды. Производство идарәсе начальнигы итеп Лев Шәри- фуллин билгеләнде. «Ярар, күченә торгач, Арчага да килеп җиттек, бәлки, монда төпләнеп, тамыр җибәрербез инде»,— дип уңлады Тимерхан Алай уйларга аның нигезе дә бар, 37 яшенә ул нинди генә урыннарда булмады да, кем генә булып эшләмәде' Инде безнең Тимерханыбыз өр-яңа баштан Арчаны өйрәнә башларга тиеш булып чыкты. Районның җитәкче эшләренә һәм бүлекләргә, нигездә, Әтнә — Балтач кешеләре куелды. Күрде Тимерхан: Арча кешеләренең фатирлары бар — эшләре юк, Әтнә белән Балтачтан килгәннәрнең эшләре бар — фатирлары юк. Бу, әлбәттә, нормаль хәл түгел Яңа хезмәткәрләрне тораклы итү—Тимерхан җилкәсендә. Ә фатир юк. Барысы да ерактан килеп эшли, төрле кешеләрдә куна, кайда туры килсә, шунда тамак ялгый. Ул елны кыш буе буран булды, юлларны, урамнарны күмде, чана таккан Тракторлар да үтә алмаслык урыннар күп иде. Балтач белән Арча арасында юл юк. Әтнә белән дә шулай. Элек Арчадан җибәрелгән бер кешедән агач йорт торып калган. Ул хәзер — кунакханә. Шунда бер йөзгә якын «җаваплы эшче» өелеп ята. Район үзәгенә йомыш белән килеп чыккан кешеләр, бер килүдә йомышларын йомышлый алмагач, райбашкарма коридорында куна-төнә яталар. Юри уйлап чыгарсаң да, алай эшләп булмас иде кебек тоела Тимерханга. Эт баш, сыер аяк' Дорес булмаган түрәләрнең кылган гамәлләре, дөрес булмаган, валлаһи! Юкса сүтелгән, кителгән, кимсстелгән-таратылган районнарны утыз елдан соң кире кайтарырлар идемени?! Гаделсезлекнең башы фатир кытлыгында сизелде Торак йортлар салу өчен югарыдан акча бирмиләр, районның үз мөмкинлеге юк. Зарлануны берәү дә яратмый, бәхәсләшә башласаң — беттең! Эшсез калуыңны көт тә тор. Казанга барып, өлкә җитәкчеләре белән ипле генә сөйләшеп карый Борһанов — тыңлыйлар, ачуланмый гына әйтәләр: «Эзлә, тап, син шуның өчен куелган. Төшендеңме, төшенмәсәң—төшендерербез!» Арчадан чыгып качасы, Мөслименә әйләнеп кайтасы килгән көннәре күп булды Тимерханның! Районда фатир алу озакка сузылу сәбәпле, Борһановка һәм поселок Советы председателе Гаффаровка җаваплы хезмәткәрләр үпкәләрен ачыктан-ачык әйтә башладылар. Үз карамакларында булган чараларны да хутка җибәрделәр. Ул вакыттагы хәрби комиссар, поселок Советы председателен үзенә чакырып, Гаффаровтан йортын киңәйтер өчен бура буратуны таләп итә. Гаффаров әйтә, акча юк, ди. Икенче көнне үк хәрби комиссар Гаффаровка повестка җибәрә. 53 яшендәге кеше ике айлык хәрби сборга барырга тиеш. Гаффаров, нык рәнҗеп, Борһановка килде. Тимерханның Мөслимдә чакта андый повестка белән эш иткәне бар бит инде. Ул чакта әле ул яшьрәк тә, тәҗрибәсезрәк тә иде, шулай да әрсез комиссарны җиңә алды. Хәзер аның тәҗрибәсе дә күбрәк, хокукы да зуррак. Өстәвенә, ул үзен кайгыртмый, районның бер җитәкчесен кайгырта Борһанов хәрби комиссарны үз кабинетына чакырып, сәгате-минуты белән килеп җитәргә боера. Теге килә, килми хәле юк. Бик тыныч, хәтта артык тыныч тавыш белән башлый сүзне райбашкарма председателе: — Иптәш военком,—ди,— хәрби комиссариатны сезнең үз шәхси мәнфәгатегез өчен файдаланырга ни хакыгыз бар? Йә Гаффаровтан, илле өч яшендәге кешедән, повестканы хәзер үк аласыз, йә мин сезне парткон- трольгә бирәм. Хәрби комиссар повестканы алуы һәм Гаффаровтан гафу үтенүе хакында райбашкармага—Борһановка хәбәр итә. Райүзәк — Казан каласы түгел, анда яңа хәбәр сәгате-минуты белән тарала. Борһановның гаделлеге турындагы сүз шул ук көнне Арча халкына барып ирешә. Бу — аз да түгел, күп тә түгел — абруй дигән сүз. Тимерхан үзе дә фатирсыз иде. Ул Арча кунакханәсенә урнашты. Анда йокларга да урын юк. Әтнәгә кайтыр идең, вакыт юк, юлы да ташкүлчим! Буш вакытларында, кабинетында кеше-мазар булмаганда, Әтнәдә бергә эшләгән коллегаларын уйлап утыра. Фатих Минушевны Авыл хуҗалыгы министрлыгына алдылар, аның эш көйле булырга тиеш, ни дисәң дә Казанда фатир табу ансатрак. Усман Җиһаншинны Куйбышев районына җибәрделәр, производство идарәсе начальнигы итеп, аның эшләре кай тирәдәрәк икән? Борһанов берәр колхозга барырга дип кузгала. Кабинетыннан коридорга чыкса, халык, халык, баш тыгарлык та түгел. Элекке өч районнан җыелганнар бит. Райбашкарма коридоры Казанның тимер юл вокзалын хәтерләтә. Кешеләр килә тора, китә тора, районым бетте дип өендә генә ята алмый бит инде адәм баласы. Аның йорт саласы бар, укырга китәсе бар, тагын әллә нәрсәләр эшлисе бар. Шуның өстенә Казаннан командировка белән киләләр, урнаштыруны үтенәләр. Балтачка яки Әтнәгә трактор белән илттереп куй аларны, кайтуына юл арчылган булсын. Хәзер Тимерхан Борһанов уйлый: ул чагында өстән оештырылган бу мәхшәрләр кемгә кирәк булды икән? Күпме кеше салкын тидереп, авырып ятты, йөрәк җәрәхәте алды, бу эшләргә рәнҗеде. Арчаның бер түрәсе булып сайланса да, Тимерхан үзе дә ул чактагы хәленнән риза түгел иде. Тик аның хәлен аңлаучылар, аңа булышучылар булу гына төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм иткәндер. Аның хәлен иң нык аңлаучы, ихтимал, Гайнуллина Мәрьям, райбашкарма секретаре булгандыр. Тимерханга кадәр ул бүлек мөдире, райбашкарма председателенең урынбасары, райкомда секретарь булып эшләгән, белеме ягыннан педагог— Арча педагогия училищесын тәмамлаган, табигате белән көләч, якты йөзле, татлы сүзле, бер күрүдә кешеләрнең күңел түрендә урын ала торган кеше. Өч баласы бар. Менә шушы ханым үзе кыю, үзе ягымлы, вәгъдәсен беркайчан да вак тараканга ашатмас, әйткән сүзен ул егылып үлсә дә үти, эшне оештыра белә, һич кенә дә иренми, үзенә дә, башкаларга да таләпчән. Аны бер генә җөмлә белән «изге күңелле акыл иясе» дип бәяләргә булыр иде. Тимерхан белән эшләгәндә, ул үзенең вазифасын Арча буенча «җаваплы оештыручы» яки зур бер хәрби берләшмәнең оператив штаб начальнигы кебек башкарды. Гайнуллина белән унбиш ел бергә эшләде Борһанов, алар гаилә дуслары булып калдылар. Мәрьям ханымның ире Рифкат Гайнуллин, «гомерлек балыкчы», озак еллар әзерләүләр оешмасында эшләде, сугыш инвалиды булса да, җәмәгать эшләреннән баш тартмый, башка ветераннардан алда йөри. Әгәр әнә шул ике дусты, гаилә дуслары булмаса, беренче елларны Тимерханга Арчада бик кыен булыр иде, ул, бәлки, шундый да авыр һәм мәшәкатьле йөкне тарта да алмаган булыр иде. Акрынлап Арча үзәгендә дә фатирлар була башлады. Башта җитәкче хезмәткәрләр тәэмин ителде. Бер-ике елдан ике катлы, уналты фатирлы йорт төзелеп бетте. Тимерхан үзе дә кайсыдыр авылдан сатып алып кайткан агач йортны әмәлләп, шул йортка Әтнәдән гаиләсен күчерде. Уникенче бүлек 1966 елның май ахырлары иде. Шулай бер көнне райбашкарманың чираттагы утырышы барган вакытта Казаннан шалтыраттылар: — Иптәш Борһанов, Арчага Министрлар Советы председателе Го- мәр Исмәгыйлевич килә. Сез аны Арчаның Биектау белән чиктәге «Заветы Ильича» колхозы җирендә каршы алыгыз. Борһанов утырышны урынбасарына калдырып, әйтелгән урынга китте. Күңеле тыныч иде Тимерханның. Язгы кыр эшләре җиренә җиткереп башкарылган, инде тишелеп чыккан игеннәр басу туфрагын күмеп, хәтфәдәй яшәреп утыралар. Усмановның Арчага беренче генә килүе түгел иде. Теге килүләрендә аны район җитәкчеләре бергәләп каршыладылар Ә менә хәзер бу юлы Борһанов иске «газигы» янында ялгызы гына басып тора Машина шулкадәр дә иске, бәрелмәгән-сугылмаган урыны юк Заводтан чыккан буяулары инде уңып беткән. Кеше күзе тошмәстәй машинасына карап, Тимерхан гарьләнеп куйды. Нигә яңа машина бирмиләр? Казанга терәлеп торган Арчаның райбашкарма җитәкчеләренә яңа машина хәрам мәллә? Юлның калкурак урыныннан кара «Волга» килеп чыкты Машина иске «газик» янына килеп туктады. Аңардан җиңел сөякле, ыспай гәүдәле Усманов чыгып, Тимерхан белән исәнләште. Башка бер сүз дә әйтмәстән, акрын гына «газик»ны әйләнеп чыкты, бер сорау ташлады — Кем машинасы бу? — Үзебезнеке дип беләбез. — Шаяртмый әйткәндә? — Райбашкарма председателе йори торган машина бу, Гомәр Исмәгыйлевич. — Әйдә, минем машинага, шофер белән янәшә утыр Арча юлы белән киттеләр... Ике атна чамасы узгандыр, Министрлар Советыннан шалтыраталар Тимерхан Борһанович, сезнең райбашкармага Усмановның «Волга» машинасы бирергә дигән боерыгы бар Хәзер үк шоферыгызны җибәрегез, машинаны алып китсен, шофер кайткач та миңа хәбәр итәрсез. Бу—Совминның Эшләр бүлегеннән Янкин иде. Халык исемен яттан белә торган Григорий Иванович Янкин. Бу вакыйгадан соң байтак еллар узса да, Борһанов моны чираттагы гади нәрсә итеп карамый. Гомәр Усмановның сүзен сүз итә торган, эшен эш итә торган кеше икәнен исенә төшерә Югыйсә соңгы елларда, журналистлар, язучылар да хәтта, республика җитәкчеләренә гел кара буяу гына сылап куя башладылар. Әйтерсең, алар гел үзләрен генә кайгыртып яшәгәннәр, халык өчен, республика өчен берни дә эшләмәгәннәр. Бөек Тукаебызга Кырлайдагы мәһабәт музей кайчан салынды? Табеев белән Усманов эшләгәндә. Ул музейны булдыру өчен кем кара тир түкте? Министрлар Советы председателенең беренче урынбасары Мансур Хәсәнов. Моны оныту, боларга күз йому—гаделсезлек булыр иде. Борһанов унике ел Усманов җитәкчелегендә эшләде. Тимерхан аны эшлекле, принципиаль җитәкче итеп хәтерендә саклый. Юкка-барга исе китмәс, шарлатанлыкны яратмый, мактауга һәм мактануга кискен рәвештә каршы, «махсус әзерләгән обедларга» кермәс, «Башка вакытта, башка вакытта»,—дип кенә котылыр. Көннең көн буе йөрсә дә, район хуҗалыкларын карап, эт булып арыса да, ул Казанга кайтып китә, район җитәкчеләренә: — Сез дә өегезгә кайтып, кичке ашыгызны хатыннарыгыз белән ашагыз,— ди иде. Усмановның «башка вакытта» дигән сүзе Тимерханның күңеленә уелып калды. Арчада унбиш ел эшләү дәверендә Тимерханның райүзәккә кәефләнеп кайтканы булмады. Авыл җитәкчеләре «махсус әзерләгән обедларга» чакырган чакта, ул Усманов сүзе белән: «Башка вакытта»,— дип җавап бирә иде. Казанга күчеп китәргә булгач, колхозлардан аны озатырга дип килгәннәр иде. — Әйдәгез, сезне бер булса да адәм рәтле итеп озатыйк инде, теге чакта, без сезнең кул астында эшләгәндә, «башка вакытта» дип китеп бара идегез, ә хәзер нишлибез?—диделәр. Тимерхан әйтте: — Менә минем адрес. Өйгә кунак булып килсәгез, ничек тә рәтен табарбыз. Ә хәзергә, юл кешесенең юлда булганы яхшы, диләр, мин гаиләм белән кузгалыйм... Унөченче бүлек имерхан Борһанов — зур язмыш кешесе. Дөнья җилләре, заман | давыллары аны ил буйлап та, республика буйлап та күп йөретте. Ятим бала булып үсте. Анысы «Тимерханның яшьлеге» дигән повестемда тәфсилләп сурәтләнде. Япон самурайларына каршы сугышты, сигез елга якын армия хезмәтендә бил бөкте. Югары партия мәктәбендә укыды. Мөслимдә, Әтнәдә партия эшендә, Арчада райбашкармага килде—иң күп утырып эшләгәне биредә булды. Мөслим сабакларын, Әтнә тәҗрибәләрен, партия өлкә комитетындагы өлкәннәрдән отып алганнарын Арчада тормышка ашырырга тиеш дип тапты. Кадрларны өйрәнү мәктәбен дә, колхоз председательләре корпусы белән эшләүне дә, бозау контрактациясен дә, табигать афәтләрен дә, дәүләткә икмәк тапшыру мәшәкатьләрен дә — барысын да күрде Тимерхан. Арчада фатирсызлыктан, кешеләрне урнаштырудан интекте. Эшләмәгән эше калмады Тимерханның. Әмма Арчада бер эшләмәгән өлкәсе, дөресрәге— җиң сызганып, бөтен күңелен салып эшләмәгән өлкәсе калган икән әле. Арчада ул культурага аеруча игътибар итәргә тиеш булып чыкты. Ник дигәндә, Арча—Казан арты, Арча—Тукай ватаны. .1975 елның сентябрь азакларында Татарстан хөкүмәте Тукайның 90 еллыгын уздыру турында карар кабул итте. Шул уңайдан Министрлар Советына чакырып алдылар Борһановны. Чакыручы кеше Министрлар Советы председателенең урынбасары Мансур Хәсәнов иде. Озынча ыспай гәүдәле, такыр башлы булганга зур маңгайлы, сүзен өзеп кенә сөйләшә, бәхәсләшүченең ике сүздән авызын каплый ала торган Хәсәнов аны үз кабинетында, ике тумбалы массив өстәл яныннан чыгып, рәсми рәвештә каршылады. Кабинетта Хәсәновтан тыш, мәшһүр рәссам Бакый агай Урманче бар иде. Кулына ике катлы агач йортның эскизын тоткан Бакый агай башлады сүзне: — Тимерхан туган, менә бу рәсемдәге ике катлы йорт Тукайның төп музее булып Кырлайда салынырга тиеш,—диде ул һәм эскизны өстәл уртасына бастырып куйды. — Йортны салуның срогы бик кыска,—дип Хәсәнов рәссам сүзенә ялгап алып китте.— Бина 1976 елның 26 апреленә төзелеп бетәргә генә түгел, тулысынча музей итеп җиһазланган да булырга тиеш. — Йортның проекты юк, төзүчесе билгеләнмәгән, акчасы да бүленмәгән, нибарысы ярты ел вакыт калган, без аны ничек төзеп бетерәбез инде? — Тимерхан Борһанович!—диде Хәсәнов, калку күзләре белән Борһановка төбәлеп.— Хәзерге заманда, төзелеш бик тиз кирәк булса, про- ектмазар көтеп тормыйлар, эшне башлыйлар да, аннан рабочий чертежлар сызып, төзелешне дәвам итәләр. Проекты булыр, исәп-хисап эшләрен башкарыр өчен сметасы төзелгән булсын. Борһанов белә, Хәсәнов сүзне кабатларга яратмый, аның фикере төгәл була, димәк, эшне кичекмәстән башларга кирәк. Иң әүвәл Тимерхан госпланга керде. Председатель урынбасары Мөхәммәтҗановка хәлләрне сөйләп бирде, музей бинасына иң яхшы нарат бүрәнәләр кирәк булуын әйтте. — Иң яхшы наратлар электрлаштыруга гына рөхсәт ителә,—дип кырт кисте Камил Мөхәммәтҗанов. — Ә мин нәрсәгә сорыйм? Электрлаштыруга түгелмени? Кырлайдагы искергән электр баганаларын алыштырырга кирәкме? Яз нәрәтне менә шуларга дип! - Бу — идея!—диде Мөхәммәтҗанов. Икенче эш итеп Тимерхан Тукай-Кырлайга барды, председатель Ленар Вәлиуллинны эзләп тапты. Мари белән чиктәш Шурабаш авылы янындагы нарат урманына килделәр. Борһановның кулында Госплан нәрәте иде инде, төзелешкә кирәкле нарат диләнкесе сайладылар Урман һавасы тынга кабар дәрәҗәдә саф иде, нарат ябалдашлары арасыннан кыеклап кояш нурлары сузылган иде. Диләнкене барлап йөри торгач, аларның күңеле күтәрелде Алар башта утырып киңәштеләр, аннары кулларын баш астына куеп, коелган ылыслар өстенә сузылып яттылар. Урман һавасы үпкәләрне чайкап, җанны рәхәтлек белән тутыра иде. Наратлар барысы да зәңгәр күккә сузылалар. Егерме бишәр метрлы наратларның югары очындагы ябалдашлары арасыннан зәңгәр күк күренә, наратлар бер урында әйләнәләр сыман иде. Шуларга карап озак яттылар, ниһаять, Тимерхан түзмәде. Тукай гомер буе кеше бусагасында йөргән. Аның Казандагы Болгар номеры да сигез метрдан артмаган. Беләсеңме, Ленар, без синең белән боек шагыйрьгә ике катлы, әллә ничә бүлмәле, бер мең ярым квадрат метрлы йорт салып бирик әле, ә? Шул эшебез өчен, бәлки, тарих безне дә онытмас,—диде. Тик бу эш алда иде әле. Чамасыз күп тырышлык, булдыклылык, оештыру сәләте таләп итә иде Тукай йорты Балта осталары, столярлар, пыяла куючылар, слесарьлар, калайчылар, буяучы-малярлар табарга кирәк. Аларны бөтен районны бетереп эзлисе бар. Шулай да иң әүвәл урман кисүчеләр кирәк — алары Кырлайдан табылды Октябрь-ноябрь айларында урман киселде — Тукай йортына кирәкле бүрәнә әзерләп куелды Тик аны Кырлайга ташып булмады әле Урманга керә торган төштә зур сазламык бар иде, көннәр суытканны, кыш җиткәнне көтәргә булдылар Җитмеш алтынчы елның кышы салкын һәм буранлы булды Шулай да «Сельхозтехника»ның Кенәр бүлекчәсе, 1ракгорлар һәм кешеләр биреп, бүрәнәләрне кайтартты Арча районындагы балта осталарының иң маһирлары Хәсәншәех белән Апазда икәнен белә иде Арча халкы. Борһановка шуны җиткезделәр. Алар белән сөйләшүе җиңел булмаячак. Осталар үз базарын белә—бәяне югары тота. Шулай да «Ватан» совхозы дирекциясе район җитәкчеләренең сүзен тыңлады—кирәк кадәрле останы бүлеп бирде. Райбашкарма, райком белән килешеп, алар куйган эш бәяләрен кабул итте. Эшне башлап җибәрәсе иде дә— проект юк. Арча райбашкарма председателенең урынбасары булып Казанның инженер-төзүчеләр институтын тәмамлаган Калуева эшли иде. Тәҗрибәле инженер Тукай йортының проектын төзүне дә, сызымнарын ясауны да, сметаларын булдыруны да үз өстенә алды. Балта осталары беренче күрсәтмәне аңардан алып, эшкә керештеләр. Кырлай авылы тормышында тарихи чор башланды. Пычкылар чыҗ- лаган, балталар тукылдаган тавыш иртә таңнан караңгы төшкәнче авыл урамнарын яңгыратып торды, якын-тирәдәге урманнарга бәрелеп, шаңдау булып кире кайтты. «Ватан» совхозыннан алты кешелек бригада килгән иде. Кара исәп белән чутлаганда да, әлеге бәләкәй бригада көне-төне, тәүлекләр буе ялсыз-нисез эшләгәндә дә, Тукай йорты өлгермәячәк. Шурабаш авылыннан тагын алты кешелек бригада китерелде. Ишек-тәрәзә рамнарын, кәрниз орнаментларын ясау кебек столярлык эше Яңа Кенәр промкомбинатына тапшырылды, музей йортының әйләнә-тирәсен бизәү-җиһаз- лау, рәшәткә кору, буяу-матурлау эшләрен Әтнәдәге төзелеш оешмасына йөкләделәр. Әйләнмәле түгәрәк тимер баскычларны ясау белән Арчалар шөгыльләнде. Дөньяда «Сельхозтехника» дигән тешеңне сындырырлык сүз бар, әнә шул оешманың Арча бүлекчәсе ажурлы баскычлар ясауны үз өстенә алды. Музей йорты алдына аның хуҗасы Тукай куелырга тиеш. Ул һәйкәлне, Тукай шүрәлеләрен агачтан кисеп, Бакый Урманче әзерләде. Тукай йорты кешеләрне кузгатты. Борһанов үзе Казанга атна саен диярлек барып торды. Мансур Хәсәнов, культура министрын яки Язучылар союзы председателен үзе белән алып, ак «Волгамсында Арчага кайтып төшә, райкомга керә, райбашкармадан Борһановны таптыра, эшләрнең барышы белән иркенләп таныша иде. Кырлайга да ничәмә- ничә тапкыр барганы булды аның. Бәләкәй Апушны асраган Сәгъди йорты да, мәктәп янының пөхтәлеге дә, авылның үзенең төзек һәм чиста булуы да аның өчен бик мөһим. Әмма барыннан да бигрәк ул Тукай йортының матур булуын, Җир шарының теләсә кайсы почмагыннан килеп чыккан кешегә дә ошавын тели иде. Чөнки Тукайның 90 еллыгына Мәскәүдә Бөтенсоюз комиссиясе төзелеп, комиссиянең җитәкчесе итеп атаклы шагыйрь Михаил Луконин билгеләнгән иде. Тукай бәйрәменә СССРның һәр республикасыннан кунаклар киләчәк, алар кимендә 30 язучы булачак. Финляндиядәге Тукай җәмгыятеннән дә мәртәбәле галимнәр бәйрәмдә катнашырга теләк белдерделәрI . — Әгәр башка берәр республикада Тукай кебек үзе бөек, үзе егерме җиде яшендә һәлак булган, нибары җиде еллык иҗат дәверендә даһи шигырьләр, публицистика, сатира, балалар өчен әкиятләр калдырган икенче берәү булса, аңа триумфаль музей салган булырлар иде,—дип ярсынып сөйләде Евгений Александрович Евтушенко.—Аның «Шүрәле» поэмасына нигезләнеп иҗат ителгән татар балеты Европаны урап, Канадага тикле барып җитте бит инде. Хөрмәтле Табеев, сезнең Мәскәүгә ләббәйкә дип миллионлаган тонна нефтьне магистральләр буйлап кудыртуыгыз да, дәүләт амбарларына ел саен ике миллион тоннага якын I Бу повестьның авторы ул хәлләрне инәсеннән җебенә тикле белә, Мәскәүдә Бөтенсоюз комиссиясен төзетүче дә, Кырлайдагы бәләкәй музейны күрсәтеп, Евгений Евтушенконы дулкынландыручы, азактан Тукайга атаклы музей төзетер өчен тынгысыз шагыйрьне Фикрәт Табеев янына кертүче дә ул иде. югары сыйфатлы ашлык салдыртуыгыз да—берсе дә тарихта калмаячак. Салдырыгыз Тукайга музей—сезнең исемегез мәңгелек булыр! Менә каян башланды ул Тукай Йорты! Менә нәрсәдән килеп чыкты Татарстанның Хөкүмәт карарлары! Инде төзелешнең үзенә әйләнеп кайтыйк. Тукай Йортын салу гыйнварда башланган иде, май башында төгәлләнде. Димәк, 26 апрельгә өлгертеп булмады, дигән сүз. Ләкин Тимерхан да, бу эшкә җаваплы Мансур Хәсәнов та борчылмадылар. Тукай бәйрәмен үткәрү төп-төгәл 26 апрельгә түгел, суык җилләр искән, яз яңгыры җирдән әле узмаган чакта түгел, җылы май аенда дип билгеләнде. Бина үзе төзелеп бетсә дә, музей эчендә эш күп иде әле. Экспонатларны әзерләү, аларны урнаштыру Казанның сынлы сәнгать музеена, аның директоры Петровка тапшырылды. Бу эштә Казан рәссамнары һәм музей хезмәткәрләре армый-талмый эшләде. Музей бинасы япа-ялгызы гына тырпаеп утыра алмый, музейның комплексы да була. Кырлайда урта мәктәп бинасын салу, мәдәният йортын булдыру, кибет фронтоннарын яңарту, колхоз терлекләре өчен яңа тип тораклар төзү, авыл уртасыннан ага торган инешне Тукай Йорты янында буа итеп кору, Арча белән Кырлай арасына 22 километр озынлыгындагы асфальт юл уздыру, авылны яшелләндерү, Арча белән Кырлай арасындагы юлның ике ягына буй урман утырту — болар барысы бер ел алдан эшләнделәр. Авылны яңарту, аны төзекләндерү, экскурсиягә килүчеләрнең игътибарын җәлеп итәрлек итү—Тукайның 80 еллыгында ук эшләнә башлаган иде инде. Ә менә Тукай йортын салу, агач утырту 90 еллыкка гына эшләнә алды. Арча—Кырлай юлындагы агачлар — буй урман —1975 елны эшләнде. Заманында, Арчага бер килүендә, аны өлкән язучы, Гомәр ага Бәши- ров киңәш иткән иде. Борһанов ул хакта «Якты истәлек» дигән мәкалә дә язды, ул мәкалә «Ватаным Татарстан» да басылганнан соң, академик, Татарстан Фәннәр академиясенең Президенты Мансур Хәсән улы Хәсәнов үпкә белдерде. Гәзиткә язып түгел, халыкка кычкырып түгел, үзара сөйләшкән чакта, иптәшләрчә. һәм ул хаклы иде. Киңәш бирү — бер нәрсә, шул эшне тормышка ашыру — бөтенләй икенче нәрсә бит. Тукай узган юлларга агач утырту өчен Мансур Хәсә- новка күнме чабарга туры килгәнен мин бик яхшы беләм. Минем ул чактагы эшем— Тукайның 90 еллыгы белән турыдан-туры бәйле иде. һич ялгышмый әйтә алам — җитәкчелек Мансур Хәсәнов кебек нык куллы, аз сүзле, әйткәнен үтәтми калмый торган җитәкче кулында иде Боерыкны бирүчеләр бар, шуны гамәлгә ашыручылар бар Менә монда инде таякның юан башы Тимерхан Борһанов өстенә төште Министрлар Советының авыл хуҗалыгы эшләрен алып баручы Борис Мартынов янына керде. Кырлай юлына, асфальтның ике ягына буй урман утыртырга кирәклеген сөйләп бирде. Рөхсәт итегез, диде. Борис Павлович —болай йомшак табигатьле кеше, усал итеп дәшмәс, тавышын күтәрмәс, чыраенда да аның беркайчан да ягымлылык китми Бу юлы да ул усал сөйләшмәде, йомшак кына итеп: — Ничә балаң бар?—дип сорады. — Өчәү,—диде Тимерхан. — Сөрү җирләренә агач утырту җитәкчелек күрсәтмәсе белән катгый рәвештә тыела. Күрсәтмәне боздыңмы — партбилетыңнан колак кагасың! Балаларыңны ач калдырасың килмәсә, баш катырып йөрмә, Тимерхан Борһанович. Уйланып-газапланып берничә көн үткәргәч, янә Казанга — бу юлы Усмановның үзе янына ук юнәлде Тимерхан — Нигә килдең? — дип туп-туры сорады Усманов Тимерхан Кырлай юлын сөйләде, буй урманның хыялдагы образын сурәтләде, әмма Мартынов янында булуын дәшми калдырды Усманов авыл хуҗалыгы бүлегеннән Лидия Таркаеваны чакырды. Сүзне ерактан китереп, дипломатларча башлады: — Хөрмәтле Лидия Васильевна, безнең алда бик зур, бик мәшәкатьле эш тора бит әле. Республика җәмәгатьчелеге бөек Тукаебызның 90 еллык юбилеена әзерләнә. Шундый чараларның берсе—Арча белән Кырлай арасына асфальт юл җәю бара. Шул ике арадагы юлны тагын да матурлау, күз явыңны алырлык чибәр итү өчен юлның ике ягына агач утырту кирәк. Бу—халыкка истәлек, бөек шагыйрьгә хөрмәтебез булыр иде. Сезгә мәгълүм, юл буйларына агач утырту, сөрүлек җирләрне киметү кебек зарарлы практиканы без тыйган идек. Шулай да менә минем фикергә ничек карыйсыз? Мин моны фәкать сезнең карамакка калдырам. Мондый ысул йомшак җәеп катыга салу дип атала. Түрә кеше «синең карамакка» ди икән, бу инде боерык дигән сүз. Тәҗрибәле, күпне күргән Лидия Таркаева эшнең кая таба тәгәрәгәнен шундук аңлап алды. — Дөрес әйтәсез, Гомәр Исмәгыйлевич, чәчүлек җирләрен саклауны мин яклыйм. Моңа минем мөнәсәбәтем төгәл һәм ачык: Тукай хакына сөрүлек җире бүлеп бирү ялгыш булмас. «Дипломатлыкта болар берсеннән-берсе уздыра»,— дип елмаеп уйлады Тимерхан. Арча урман хуҗалыгы юл буена агач утыртуга бик теләп тотынды. Директор Борис Абрамов әлеге эшне үзе күзәтеп торды. Җәй коры килгәнлектән, су сиптерүче машиналар белән агач үсентеләрен дымландыруны Борһановка ул киңәш итте. Арча—Кырлай юлындагы буй урманга ул елны дүрт-биш мәртәбә су сибеп чыктылар. Үсентеләрнең берсе дә үлмәде, корымады, күзләрне иркәләп, вак яфраклары белән лепердәшеп утырдылар. Тукай бәйрәме буласы язны районга Табеев килде. Кырлайны карап, булачак музей йорты, башка биналар белән танышканнан соң, кайтырга чыктылар. Табеев машинаны туктатып, буй урманны карарга төште. — Фикрәт Әхмәтҗанович,— диде Борһанов,— без Кырлай юлына агач утыртып чыктык. Берүк безне ачуланмагыз инде... — Күреп торам,—диде Табеев, иренен кысып.— Башка урында булса, моны эшләгән кешеләр җәзаның иң катысын алырлар иде Сез дөрес эшләгәнсез, Тукайга истәлек булсын! Ундүртенче бүлек укай бәйрәмен Татарстан, гадәттә, 26 апрельдә уздырып килә иде. Быел, Тукайның 90 еллыгы булгач, Татарстан җитәкчелеге һәм Язучылар оешмасы Кырлайдагы бәйрәмне җылы май аенда үткәрергә булдылар. Бу повестьның авторы ул заманда Язучылар оешмасының җитәкчесе булып эшли иде. Бәйрәмнең май аенда үткәреләчәгенә ул сөенде. Ник дисәң — Советлар Союзының төрле почмакларыннан килгән кунакларга язучылар— Тукай оныклары — туган ягыбызның чәчәкле-гөлле аен күрсәтергә теләделәр. Кырлай урманнары яшел яфракларына төренеп, шаулап утырган чакта, менә шушы урманнарда булган инде Тукайның Шүрәлесе, дип сөйләп-аңлатып йөрү нинди күңелле! Кояш нурларына тулып торган ямьле май аенда иксез-чиксез илебезнең төрле якларыннан җыелган кунакларга «Тукай» теплоходын, Тукай исемендәге районны, авылларны, мәктәпләрне, культура йортларын күрсәтәсебез килә иде' Тагын бер мөһим нәрсәне онытырга ярамый, без Тукайның 90 еллыгын бөтен дөньяга чыгару — ЮНЕСКО аша үткәрүне юллап бетергән идек. Т Мансур Хәсәнов тырышлыгы белән бәйрәмне үткәрергә Мәскәү- дән— РСФСР Министрлар Советыннан 70 мең сум акча алуга ирештек. Хәзерге акча белән исәпләгәндә, ул 350 миллион сумнан артык «Булгач- булгач булсын инде, булдыраек булмаса»,— дип тотынылды Бәйрәмнең иң зур өлеше Арча районында булганга күрә, акчаның да байтак өлеше. Язучылар союзы бухгалтериясе аркылы, Арчага күчерелде Ни хикмәттер, Тукайга дөнья гомер буе рәхимсез булган. Тукай җылыга туймаган. Бәйрәмне кояшлы май аенда үткәрәбез дип кенә торганда көннәре кинәт суытып җибәрде Майның инде икенче яртысы, ә урамда нибарысы өч градус җылы. Җитмәсә—җиле ачы, үзәкләргә үтә Бәйрәм буласы көнне, бәлки, әле җылытып та җибәрер, дип көтсәк тә, булмады. Шул ук — өч градус җылы. Кунаклар инде җыелган, бәйрәмне үзгәртеп булмый. «Акбүз атлар кузгалдылар авылга таба туры...»—дигән заман шагыйре. Тукай бәйрәменә авылга кузгалдылар машиналар: «Волга»лар, «Жи- гули»лар, «Москвич»лар. Иллешәр кешене төягән ике зур автобус кузгалды. Мәскәүдән һәм Ленинградтан, Урта Азиядән һәм Идел буе республикаларыннан, Уралдан һәм Себердән, Финляндиянең «Тукай» җәмгыятеннән килгән иде кунаклар... Өлкән әдипләребез — Нәкый ага Исәнбәт, Гомәр ага Бәширов, Хәсән ага Туфан кышкы киемнәрдән — алар өстендә мех якалы кыска тун, башларында җылы бүрек. Бернинди суыкка да, ачы җилгә дә карамый, Тукай бәйрәменә, Арчага, Тукай-Кырлайга барырга теләүченең исәбе-хисабы юк. Машиналар да, автобуслар да аларны сыйдырып бетерә алмады. Алар поездларга утырып, юлаучы машиналарны туктатып, үз җайлары белән китеп бардылар. Урманнар, яшел болыннар, игене чайкала башлаган басулар аркылы узыла. Арчага килеп җитәргә ун чакрымнар кала, кунакларны Арча җитәкчеләре каршы ала. Җыр, бию, гармуннар, чәчәкләр, милли киемнәрдәге кызлар, чуптарлы сөлгегә куеп, күтәреп килгән табак чаклы зур чәкчәк... Йә, моның кай ягы Урта Азия республикаларындагы кунак каршылаудан ким?! Суыктан туңган йөзләр языла, чырайларга елмаю нуры куна. Уен- көлке, бию-җыр, тәмле сулар җаннарны җылытып җибәрә — Йә, туганнар, хәлләрегез ничек? Бик туңмадыгызмы? — ди райком секретаре, кунаклар белән аралашкач. — Хәлләр безнең ал да гөл, көннең суык икәнен үзең бел! — ди бернинди суыкка да бирешми торган тубал чәчле Туфан.— Кунакларның кәттәләрен алып килдек. Үзегез әзерме? — Әзер. Бөтен район кузгалды. — Район гына түгел, бөтен республика кузгалды, иптәш секретарь,— ди райбашкарма рәисе Тимерхан Борһанов Мәскәү кунагы, Тукай бәйрәмен үткәрү буенча Бөтенсоюз комиссиясе рәисе Михаил Луконин янә дә төзәтмә кертүне кирәк таба — Татарстан гына түгел, дөнья кузгалды. Мин әле ике көн генә элек Австралиядә идем. Егерме бер сәгать буе очып, аннан кайтып җиттем Машиналар кәрваны, Арчаны узып, Тукай-Кырлай юлыннан тезелеп бара. Юлның ике ягында урман полосасы, татарчалап әйткәндә — буй урман. Ул ун елдан, Тукайның 100 еллыгына күкрәп утырыр Җиләс җилләр аның яфракларын лепердәтер. Ул чагында Тукай бәйрәменә килүчеләрне зифа буйлы яшь каеннар, мәңге яшь чыршылар, миләшләр каршы алып, озата барырлар. Тукайның 100 еллыгына Рәис Беляев — заманында Чаллы каласын салдырган булдыклы зат — Кырлайның Тукай мәйданнарына плитәләр түшәтеп чыгар, яңа һәйкәлләр ясатыр... Машиналар кәрваны Тукай-Кырлайга килеп керә Шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән салынган ТУКАЙ ЙОРТЫ әллә каян күзгә ташлана Аның күгәрми торган калай белән ябылган түбәләре кояшта ялык-йолык килә. Тимерхан күреп тора—йорт алдына җыелган кунаклар таң калалар. Бу йортны салуда үзенең дә өлеше булганга Тимерхан гаҗәеп бер горурлык хисләре кичереп йөри. Чыннан да, Тукай Йорты зур булып, иркен булып җитешкән. Халыкның мең еллык күңел байлыгы — орнаментлары кәрнизләргә килеп кунган. Йортның эченә керә кунаклар. Музейда тарих бар, Тукай язмышы бар ятимлек-кимсенүләр, мәдрәсәләр, Тукай булган барлык урын бар. Йортының нәкъ каршысында утырып тора иде Тукай, әмма кергән чакта бер Тукай иде, музейдан чыкканда, ул инде башка Тукай, «халыкның мең еллык тарихыннан, күңел газапларыннан» үсеп чыккан Тукай иде. Менә нинди көннәрең килде синең, ШАГЫЙРЬ! Борһанов кунакларны Кырлайның культура сарае каршысына, туп- туры урамга ясалган сәхнәгә чакырды. Бөтен илдән килгән утыз җиде кунак бина буена тезелделәр. Михаил Луконин, Бөтенсоюз комиссиясе председателе, СССР Язучылар союзы секретаре, күңеленә тулышкан кайнар хисләрен белдерде: — Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм: татар халкының ике һәйкәле бар: берсе—батырлыкка, икенчесе—шигърияткә. Шундый һәйкәлләрнең хуҗасы булган халыкны олы бәйрәме белән котлыйм! Тукае һәм Җәлиле булган халык — бәхетле халык ул. Трибунага шагыйрьләр күтәрелә. Тукай якташлары иксез-чиксез Ватаныбызның данлы улларын тыңлый. Язмышы һәм иҗаты ачы күз яшьләре, каһкаһәле көлү белән тулган, табигатьнең кайнар сулышын һәр адымында тоеп торган ТУРЫ ТУКАЙ турындагы олы сүзне, хакыйкать сүзен тыңлый. Аннары кунаклар, Татарстан әдипләре Шүрәле урманына юл тоталар. Монда зур табын әзерләнгән. Дөньяның суыклары онытыла. Күңелдә ятим Тукай, шәкерт Тукай, гомере буе явызлыкка каршы көрәшкән туры Тукай яңара. Мостай Кәримне самавырның түренә үк утырталар. — Йәле, кодачалар, ясап җибәрегез әле татар чәен. Татар Тукай, татар Такташ, татар Туфан барында татар халкы яшәр!—ди ул. Табын шаулый, табын гөрли. Тимерхан Борһанов табынчыларга әмер биреп йөри. Аның тамагыннан аш үтми бүген. Ул ашамыйча да тук. Шушы триумфаль бәйрәмне әзерләүдә үзенең дә өлеше барлыгын тоеп тору — аның җанын горурлык хисе белән тутыра. Казан. 1994—95 еллар. Автордан: Кеше гомере ниндн генә вакыйгаларны сыйдырмый! Без менә Тимерхан Борһановнын ятимлектә үсүен дә, авыр сугыш юлларын узуын да, җитәкчелектәге һәм гаиләсендәге тормышын да ике повестьта — «Тимерханның яшьлеге», «Тимерханның авыл юллары» әсәрләрендә сөйләп бирдек. Укучыларга вәгъдә нтәм: аның хакында тагын өченче повесть «Тимерханның атылган наркомнарны эзләве» әсәре булачак. Бу чорда ул Татарстан Тәэминат министрының урынбасары булып эшләде, пенсиягә чыкканнан сон, музей төзеде. Берекче повестем укучылар күңеленә хуш килде, бу — мина шатлык. Монысын да яратсын иде укучы. Бар теләгем шул.