Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАВЫШСЫЗ ҖЫР

Минем өчен, әйтик, АКШ вице-президенты, йә булмаса Венгрия президенты, Франция, Төрки премьер-министрлары турында истәлек язу артык авыр булмас иде, чөнки аларны гомеремдә бер генә тапкыр күрдем. Бер күргән берегебрәк кала икән ул! Дөрес, күргәнен күренекле булганда... Ә менә тарихтагы, кеше күңелендәге эзләре премьерминистрларныкыннан кимрәк булмаган язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар, башка һөнәр ияләре белән, еллар үткәч бөек дип бәһаләнәчәк кешеләр белән, көн саен очрашып яшәгәндә эш башкачарак: сөйләшкән сүзләр дә, кигән киемнәр дә, бергә ашаган ризык та, көннәр-айлар-сәгатьләр дә хәтергә тонык булып сеңеп кала. Көндәлек хәлләргә игътибар җитми шул, җитми . Без Мөхәммәт абый Мәһдиев белән шактый гомер аралашып яшәдек. Ничә еллар дәвамында һәр яз саен Тукай-Кырлайга барулар, төрле мәҗлесләрдә табындаш булулар, җыелышларда, Мәскәүдә узган язучылар съездларында катнашулар, «Казан утлары», «Татарстан хәбәрләре», «Яшь ленинчы» редакцияләрендә очрашулар, анын йә минем басылып чыккан әсәрләребез турында фикер уртаклашулар, нефть якларына, Чаллыга, Түбән Камага, илнең ераграк төбәкләренә бергә сәяхәт кылулар... болар барысы да булган хәлләр Әмма алардан хәтергә уелып калган эзләрне истәлек итеп тергезү, алда әйткән сәбәпләр аркасында, бик үк җиңел эш түгел... Мөхәммәт абыйның хәтере әйбәт иде, һәм ул ике-өч елга бер җаен китереп Әлмәт якларында булган бер сөйләшүне искә төшерә иде. Ул нефть суырта торган «торнаның», ягъни насосның, уннарча еллар бертуктамый эшләгәнен күреп, бу безнең әниләр кебек икән, дигән иде. Мин аңа сат бу табышыңны, мин, шул күзәтүне кулланып, әниләр турында шигырь язармын, дигәнмен. Ул мина яз гына, бушлай бирәм, дигән булган. Мөхәммәт абый миннән егерме еллар әнә шул шигырьне көтеп йөргән, ә мин, вәгъдәсез, язмаганмын... Дөрес, булган хәл. Шул күзәтүдән файдаланып шигырь язмавым өчен Мөхәммәт абыйның рухы алдында гафу үтенергә генә кала. Нишлисең бит, минем дә үз принципларым бар — нинди генә сокландыргыч, кызыктыргыч булмасын, башка язучылар тапкан, тотып алган шигъри детальләрне, күзәтүләрне, чагыштыруларны үземнең әсәрләремә үземнеке итеп кертмәскә. Әлбәттә, эпиграф итеп алырга, йә булмаса авторын күрсәтеп файдаланырга бик мөмкин Мөхәммәт абыйның кунакчыл, тыйнак өендә дә берничә тапкыр булырга туры килде. Ул Казан университетында укытканда алган Галиев урамындагы квартирасында бик озак яшәде. Тукай премиясе лауреаты, халык язучысы дигән исемнәргә лаек булгач кына Чехов урамындагы «түрәләрский» (үзе шулай дип әйтә торган иде) өйгә күчте. Ләкин анда озак яши алмады... Алар өенә беренче тапкыр керүем бер егерме биш, егерме җиде еллар элек булгандыр. Шунысы ныграк истә калган. Беренче тапкыр булгангадыр инде... Мин ул вакытларда Язучылар союзы идарәсендә җаваплы сәркатип идем. Язучылар союзы Бауман урамындагы Матбугат йортынын икенче этажында иде әле. Проза секциясеме, шигырь секциясеме утырышыннан сон без, бер төркем яшьрәкләр, күрәсең богема йогынтысына бирелепме, бәхәсләрне «суыныбрак» дәвам итәр өченме. Матбугат йорты каршындагы «Елочка» дигән мороженое кафесына кереп киттек Арабызда Мөхәммәт абый да бар иде. Кафеда, билгеле, морйкеное ашап салкын тидертмәс өчен ликер, коньяк, коры шәраб кебек төрле җылыткычлар да саталар иде. Шагыйрь Нәби ага Дәүлинен, минемчә, матбугатта күренмәгән бер эпиграммасы бу ханәгә бик төгәл бәя бирә Матбугат йорты каршында «Елочка» дигән йорт бар. Үзе кечкенә булса да. Матбугат йортын йоткан.. Менә шул кафеда бераз «йотылып» утырганнан сон безне Мөхәммәт абый үзләренә алып китте. Сәбәп: ул үз сүзләрен дәлилләр өчен ниндидер кулъязмалар, ниндидер китаплар күрсәтергә теләде, һәм без аның өенә ике таксида барып төштек. Без дигәннән, хәтерем ялгышмаса, Фәрваз Миннуллин, Рәдиф Гатауллин, Рөстәм Мингалимов һәм тагын кемнәрдер бар иде. Ул торгынлык елларында, ни өчендер, таксилар күп һәм таксофоннар да пассажирга карата шактый ихтирамлы, мәрхәмәтле иде Фәнни бәхәсне без ул көнне бик тиз тоттык. Эштән Мөхәммәт абыйнын хатыны Лилия апа кайтты. Кунакларга рәтле өстәл дә әзерләмәгәнсен, дип ирен бнтәрли-битәрли, ул тиз генә табын корып җибәрде. Юдскасы, мәҗлес башланып китте, һәм мин шунда беренче тапкыр Мөхәммәт абыйнын җырлавын ишеттем. Без гармунсыз-нисез генә берничә халык җыры җырлаганнан сон, Фәрваз бугай, әйдә, Мәһди, үзеңнең теге Гайнавалыңны сузып җибәр әле, диде. Мөхәммәт абый, артык кыстатып тормастан, тамагын кыргалап куйды. Дөрес, егетләр, бу җыр «Ташкыннар» драмасыннан Гайнавал җыры, ну аның сүзләре Таҗи Гыйззәтнеке булмаска тиеш Әнә карагыз Батыржан ариясен, йә булмаса теге «Өмә җырын», башка җырларын исегезгә төшерегез. . Сәйдәш язганын да, башка композиторларныкын да... Гайнавал җыры халыкчанлыгы белән аерылып тора. Менә, игътибар итегез әле, дип ул җырлап җибәрде Телеграмм баганасын Саныйсым калган икән Күз керфекләрем талганчы Карыйсым калган икән... , Сиздегезме?—ул халык җыры. Анын исеме — «Телеграмм баганасы» булырга тиеш. Мөхәммәт абыйнын тавышы ул вакытта да, соңгы елларда да көр иде Баска якын баритон белән ул салмак итеп, җырлаган һәр сүзен мәгънәви хис белән сугапып, тамагы авазын җаны белән тынлап җырлый иде Аһ, шушы сәләт кайбер профессиональ артистларда да булса икән! . Башкаручылар бик күп, ә җырчылар бармак белән генә санарлык. Башкаручы булыр өчен көчле тавыш (хәзер исә яхшы микрофон) һәм махсус белем дә җитә, ә Җырчы өчен болар гына аз. Чын мәгънәсендә Җырчы булыр өчен башкару осталыгына күңел байлыгы, югары культура, кешелеклелек сәләте дә өстәргә кирәк. Ә Мөхәммәт абый, сәхнәләргә чыкмаса да, җырчы иде. Ул җырның нечкә күңел белән генә тоеп була торган эчкәреге серләрен яхшы белә иде һәм шул серләрдән үзенең роман, повестьларын, хәтта публицистик йә тәнкыйть мәкаләләрен язганда да бик оста файдалана иде. Аның әсәрләренең укучы күңеленә нык тәэсир нтү көчен кайберәүләр оста тотып алынган тормыш детальләре, бизәкле, җор телле булуы белән аңлаталар. Алар да хаклы, әлбәттә. Әмма Мәһдиев әсәрләренең төп үзенчәлекләреннән берсе булган җылы, бераз моңсу лиризм җырлардан Повесть, хикәяләрендәге кайбер абзацлар, хәтта бүлекләр дә, гаҗәеп рәвештә киңәйтелгән җыр куплетларын хәтерләтәләр. Аларның хәтта үз көйләре дә бар кебек Ишетә белергә генә кирәк. Мөхәммәт абыйнын китапларын янадан укый башлау белән миңа әллә кайдан ерактан төрле көйләр ишетелә башлый. Еш кына шуның берсе башкаларын басып китә, үзенең тибрәнүенә мине дә суырып кертә. Үзем аның китабын укыйм, үзем әкрен генә, эчтән генә, тавышсыз гына җырлап җибәрәм Сагынасынмы дип сорыйсын. Сагынмаган кая ул...