Логотип Казан Утлары
Публицистика

Күргәннәр, белгәннәр, ишеткәннәр, баштан кичкәннәр

Күргәннәр, белгәннәр, ишеткәннәр, баштан кичкәннәр Илле елдан артыкка сузылган сәхнә эшчәнлеге дәверендә баштан бмк күп вакыйгалар үтте, сәнгатебез һәм әдәбиятыбызның бик күп күренекле эшлеклеләре, артистлары, белгечләре белән очрашырга, бергә иҗат итәргә, сөйләшергә, бергә эшләргә туры кнлде. Шул вакытлардан күнелдә санап бетергесез көлке-иәзәк хәлләр дә саклана. Шуларнын кайберләрең яраткан журналым «Казан утла- рымна тәкъдим мтәм. АВТОР. «Собачий дуэт» 1951 ел. Урта Азиядә гастрольдә йөрибез. Ниндидер бер район үзәгендә ачык сәхнәдә концерт бара. Ачык зал дигәнен балчык койма белән әйләндереп алынган, жир идәнле һәм сәхнәдә җир өеп эшләнгән биеклек кисәге. Сәхнә арты юк, сәхнә почмагына чаршау эленгән, без чаршау артында киенәбез. Сәхнәдә Рокыя Бәхтиева җырлый. Менә залда шау-шу кузгалды. Чаршаудан башны чыгарып карасам, Рокыя җырлый, ә анык янында бер эт Рокыяның әле бер ягына чыгып утырып тора, әле икенче ягына чыга. Халык кугач, эт куркып, сәхнәгә Рокыя янына менеп сыенган икән. Сәхнәдән чыккач Рокыя Бүген без собачий дуэт башкардык, — дип көлде. Артомонов ник керми? 1940 елдагы гастрольдә Татар дәүләт академия театры (ТДАТ) Бөгелмә шәһәр театры бинасында Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» спектаклен уйный. Спектакльдә Хәлил ага Әбҗәлилов Биктимер карт ролен, Фатыйма апа Ильская аның килене Айсылуны, ә Нәҗип Гайнуллин Артомонов ролен башкаралар. Сәхнәдә Хәлил ага һәм Фатыйма апа Ильская. Алар сөйләшкәндә Артомонов керергә тиеш. Ә ул юк та юк, нишләргә? Болар аптырап калмыйлар Фатыйма апа (Айсылу): «Кара әле, капка төбенә кем килеп туктады икән?» Хәлил ага (Биктимер карт): «Ә-ә, бу Артомонов бит, атын бәйләп маташа Нишләп йөри икән? Безгә килүе микәнни?» Фатыйма апа (Айсылу): «Шулайдыр, ахры, нигә бик акрын маташа сон? һаман керми?» һ. б., һ. б. Ә бу вакытта сәхнә артында без донь» бетереп. Гайнуллин Артомоновны эзлибез, кычкырып та карыйбыз Юк кына бит Артомонов' Ә бит сәхнәдәгсләр нишләргә тиеш инде? Шулчак Хәлил ага: «Кара инде, кермәскә булды микәнни? Атын чишеп китеп барды», дип, спектакльне дәвам иттерделәр Артомонов кисәге төшеп калды Ә безнең Гайнуллин нишләгән? Ул театр йортындагы машинаның кабинасына кергән дә, рәхәтләнеп, йомшак утыргычта йоклап ята икән. Борынны сындырырлык су Атаклы артист Ситдыйк Айдаров бик тапкыр, жор артист иде Сәхнәдә көтелмәгәнрәк хәл килеп чыкса, бер дә югалып калмый, жаен таба иде Әле дә хәтеремдә: ниндидер бер спектакльдә ул үзенә гумуздан шактый зур һәм озын борын ясап куеп, уйный иде. Менә бервакыт уен барышында стаканнан су эчәм дип, стаканны авызына китергән иде, ясалма борын стакан кырыена ябышты да калды Ситдыйк ага «ә» дигәнче стаканнан борынны куптарып алып, ялт иттереп үз урынына ябыштырып та куйды. Тамашачылар сизми дә калды._ Шулай да: «Тешне түгел, борынны сындырырлык салкын икән суы»,—дип әйтүне кирәк тапты. «Стреляй его!» Югары Баскунчак клубында «Галиябану» спектакле бара. Тамашачы чуар: татар да, казах та, руслар да байтак. Шуның өчен Касыйм ага Шамил һәр пәрдә алдыннан булачак вакыйгалар белән бераз таныштырып бара. Соңгы пәрдәдә Хәлил көндәше Исмәгыйльнең револьверын кулга төшерә. Шул вакыт залдан русчалап кычкыру башланды — Стреляй его... бога мать, стреляй сволоча, ну зачем не стреляешь?.. Хәлил револьверны җиргә ташлый. — Эх! Надо было стрелять его... бога мать, эх! Зря не стрелял сволоча!. «Үтрек үлде!» «Галиябану» спектакле белән Әстерхан өлкәсе колхозларында гастрольдә йөрибез. Бер колхозда спектакль урамда бара Анда гомергә артистлар булмаган, спектакльләр куелмаган, шуның өчен сәхнәдәге вакыйгаларны чын итеп карыйлар. Соңгы пәрдәдә Исмәгыйль Хәлилне «атып үтергәч», халык, бигрәк тә хатын-кызлар елаша башладылар. Шул вакыт дөнья күргәнрәк бер тамашачы: — Еламагыз, еламагыз, чынлап үлмәде ул, үтрек үлде, үтрек кенә үлде!» — дип, халыкны юата башлады. Ягъни. «Чынлап үлмәде. Юри генә үлде»,—дигәне. Сүз һәм тоз Югары Баскунчактан Түбән Баскунчакка, ягъни, тоз күленә барырга кирәк, ләкин бернинди транспорт юк Ничек барырга, дип, баш ватабыз — Ә сез болай итегез. Түбән Баскунчактан тоз төяп вагоннар таккан состав килә, киткәндә ул буш китә, менә шунда утырыгыз,— дип киңәш бирделәр. Состав килде Вагон дигәннәре кечкенә генә савыт-вагонетка «исән, бер вагонга әйберләре белән бары бер яки ике кеше генә сыя. Шулай да итәкне-җиңне жыеп, утырыштык. Поезд шылтыр-шылтыр бара, ә һәрбер вагонеткада бер-шсе баш күренеп- кылтырап бара. Шулай итеп, 15—20 вагонеткадан без — артистлар бер-беребезгә эндәшеп, кунакка чакырышып, җырлашып, уйнап-шаярып, көлешә-көлешә Түбән Баскунчакка «комфорт» белән барып җиттек — Инде менә безгә сүзегезнең тозы юк, дип әйтеп карасыннар,— диештек. Файдасын файда, ә балы кайда? 1936 елда җәен гастрольдә йөргәндә, колхоздан концерт өчен исәп-хисап ясыйм Шунда боларнын бирергә акчалары җитми, ә расчет ясамый китеп булмый Нишләргә? Җитмәгән акча исәбенә 6 кило бал, 2 кило май алып, расчет ясадым Майны иптәшләр бик тиз бүлеп алдылар, ә балны берсе дә алырга телами. Балны йөртерга савыт та юв. Үзебез вунган йорттан бер читав сорап алып, балны гутырып киттем, нәүбәттәге авылга баргач, тагын фатир хужасын- нан чиләк сорап алып, татлы ризыкны теге авылдан алган чиләктән ашык-пошык бушатып, чиләкне олаучылар артыннан кире җибәрдем Бу авылдан алган чгшәк- не тагын барган авылдан алган чиләккә бушатып, чиләкне кире озаттым Шулай итеп, чиләктән чиләккә бушата-бушата, атна-ун көн дигәндә бал юкка чыкты. Ә бал өчен акчаны миңа түләргә туры килде Ягъни файдасын файда, ә балы кайда? булып чыкты бу. Кыен эш Ватан сугышы елларында, беләсез, бөтен әйбер талон белән сатыла иде. Без артистлар беркетелгән ябык кибеттә аракыны талон белән сата торган бер агай эшләде. Ул чагында аракы шешәләр белән түгел, ә мичкәдә килә. Аракы сатучы агай мичкәгә резин көпшә тыгып, авызы белән суыра да, аннан безнең савытка агыза, ләкин һәр суыруда бер генә йотым булса да тамакка китә бит. Шул иртән аек килгән агаебыз кичкә ләх исерек була һәм: Мин-нем эшшем кыен! Иртәдән кичкә кадәр суууыррам да сууыррам, дип, көч-хәл белән сөйләнеп утыра иде. Нигә көләсез? Сәет ага Булатов «Тукай» драмасында уйнаганда, борын астына нәни генә мыек ябыштырып чыга, ә тәнәфестә ул мыегын куптарып, алып куя торган иде Бер спектакльдә, тәнәфестән соң мыегын яңадан ябыштырырга оныткан да сәхнәгә мыексыз гына чыкты бу. Сәет аганың мыексыз чыгуын күреп, уйнаучы артистлар аңарга мыштым гына көлеп карый башладылар. Моны күргән Coci ага артистлардан шыпырт кына: «Нигә көләсез, нигә көләсез?»- дип сорады Бер артист борын астын сыйлап куйгач, Сәет ага да борын астына капшап алган иде, мыексыз икәнен белеп, үзе дә көлеп җибәрде Әтәчләрне вакытсыз кычкыртып буламы? Замандашлары атаклы артист Барый Тархановның бик оста итеп, әтәч булып кычкыруын сөйлиләр иде. Әтәчләрнең, беләсез, төнлә өч тапкыр кычкыра торган үз вакытлары бар Элек авыл халкы беренче әтәч кычкыргач, икенче әтәч кычкыргач, өченче тапкыр кычкыргач, дип эшләрен планлаштыралар иде. Бер авылда төнлә, спектакльдән соң, артистлар клубтан кайталар. Әле әтәч кычкыра торган вакыт җитмәгән. Барый Тарханов шунда: Әтәчләрне кычкыртыйммы9 дип куя Иптәшләре гаҗәпләнәләр: Ничек кычкыртасың, алар әле йоклыйлар бит, диләр Барый ага: Ә мин аларны хәзер уятам, ди һәм «Кик-ри-күүк!» - дип кычкырып җибәрә. Берничә тапкыр кычкыргач, авылдагы бөтен әтәч уянып, вакытсыз кычкыра башлыйлар. Ватык барабан 1930 еллар эчендә театрга, филармониягә сәнгать белән бигүк таныш булмаган кешеләр директор булып киләләр иде ТДАТта мондый мәзәк йөрде ул чагында. Салих Сәйдәшсв оркестр белән репетиция ясый. Менә яңа директор килә дә, боларның уйнавын кызыксынып карап тора. Репетиция барышында барабанчы бер сугып ала барабанга, бераздан тагын бер сугып куя, тагын беркадәр вакыттан соң, барабанчы тагын барабан! а бер кундырып куя Репетициядән соң, директор барабанчыга ымлап, Сәйдәшсвкә эндәшә Бу барабанчы сиңа бик кирәкме инде? Сәйдәшен Әлбәттә кирәк, ди Директор: — Өч мәртәбә суккан өчен эш хакы түләп булмас. Зур эш түгел, кирәк чакта мине чакырырсың, үзем төшеп, сугып менәрмен,— дип, шаккаттыра. «Вәт ватык барабан!»—дип, тел шартлаталар. Кемгә нәрсә... Бөек Ватан сугышы елларында безгә Әгерҗе районының карт кына бер колхоз рәисе килде. Ялгышмасам, ул тегермәндә җыелган көрәк онын колхозчыларга өләшкән, эше судка киткән, шуның өчен Верховный судка килгән. Мин аны кичен театрга «Алтынчәч» операсын тыңларга алып бардым. Пәрдә ачылып, спектакль башланды Сәхнәдә тамаша: ирләр, хатын-кызлар, егетләр, гаскәриләр, оркестрда — музыкантлар. Сәхнә халык белән (артистлар белән) кайный, гөрли! Беренче пәрдә беткәч, мин аңардан сорыйм: — Ничек соң абзый? Спектакль ошадымы? Ул җавап бирмичә бераз уйланып торды да, үзалдына сөйләгәндәй әйтеп куйды: — Әйе! Бу кадәр халыктан ничә бригада төзеп булыр иде икән? Җаен таба белсәң... Гастрольләрдә айлар буе йөрү артистларны бик арыта, талчыктыра. Шуның өчен алар үзара төрле шуклыклар, мәзәкләр уйлап, күңелләрен күтәрергә тырышалар. Бер гастрольдә Рәшит Ваһапов белән Динә Сираҗетдинова ядәч аерышалар. Ләкин һич кенә дә берсен-берсе ота алмый болар. Көннәр үтә. Рәшит концертның ахырында җырлый, соңгы җырны Динә белән бергәләп «Башмагым»нан дуэт башкаралар. Динә җырларга чыккач, Рәшиткә: «Тиреңне сөрт»,—дип кулъяулык тоттыра, һәм аның колагына «ядәч» дип пышылдый. Рәшит җырлаганда билгеле «исемдә» дип әйтә алмый кала. Шулай итеп, оту өчен Динә тәки җаен таба. Балык мае Танылган гармунчы Гали Җәмлихановның фатирга кергәч әйтә торган бер сүзе бар иде. Өйгә килеп керү белән: Әй, апа! Тормышмыни бу, балык мае да булмагач?! — дип куя. Бер квартирага кереп ул шул сүзне әйтүе була, фатир хуҗасы — апа юкка чыта. Кичкә таба гына ул арып-талып, карга буялып кайтып керә һәм: — Менә улым, күрше авылга барып, сиңа балык мае алып кайттым,— дип, куеныннан ярты литр балык мае чыгарып куя Әртистләрне күп күргән Бер колхозда фатирга кергәч, Рәшит йорт хуҗасы бабайга эндәшә: — Безнең концертны карарга барасыңмы, бабай? Бабай: —; Юк, барып тормам инде, улым. Рәшит: — Ник барырга теләмисең, бабай, әллә минем җырлаганны яратмыйсыңмы? Бабай: — Җырлавыңны яратам да, мин әртистләрне күп күргән инде. Рәшит — Кайда күрдегез соң әртистләрне, бабай? Бабай: — Япун сугышы вакытында, лазаретка килгәннәр иде...