ХАТЛАРДАН ЮЛЛАР

8 август, 1953. Мәскәу Зәйнәп Хәйруллинага. Зәйнәп күрше, әйбәт күрше! Үзеңне Казан белән бергә сагынып бик күп сәлам. Бөтен өй эче җәмәгатенә— шулай ук. Казанны чыннап та сагындым, һаман барып чыгарга чират тими. Сентябрьдә дип торам инде, алла боерса! Әле мине бер нәрсә борчый, Зәйнәп! Миңа билгеле булуынча Фәрит Яруллинның атасы биредәге творческий, правовой оешмаларда улының наследнигы булып исәпләнми икән. Следовательно, «Шүрәле» өчен ул акча да алмый булып чыга. Бу ничек инде? Әле суд уңае белән Ленинград юристы миңа обращаться итә сез Ф Яруллинның бердәнбер наслед- ницасы Сачекның Украинадагы адресын беләсезме, дип. Мин аңа бүген язып җибәрдем: андый кешене, тем более Ф Яруллинның андый наследнигын белмим, ә менә аның төп наследнигы - атасын беләм, дидем. Ләкин ул гына җитми бит Фәритнең атасы срочно, нотариус аша, үзенең Фәритнең туган атасы икәнен оформить итеп, Москва литфондына, йә минем исемгә җибәрергә тиеш бит! Кайда ул карт? Точный исем, фамилиясе һәм адресы ничек? Мин бу хатны Союз композиторовка язмакчы идем. Ләкин алар җәйгә таралып беткәннәрдер, дип уйлыйм. Ярдәм итик әле шул картка, Зәйнәп! Син бу мәсьәләдә нишли аласың, эшлә, калганын мин монда Москвада төгәлләрмен. Җавап көтәм. Үзең нихәл, кайчан отпуск? Әниләр, апалар исәнме? Чулпан† ни эшләр бетерә? Аңа минем сәламне тапшыр! Сәлам һәм хөрмәт белән Әхмәт Фәйзи. Минем җәйге адрес конвертта. 25/У1Пка хәтле. Әмирхан Еникигә 1957 ел. 7 июль. Әмирхан дус! Сиңа йомыш, авырсынма! Син бер тапкыр Ясная Поляна әманәтен Казанга бик зур һәм мактаулы төгәллек белән алып кайтып тапшырган идең Инде икенче изге бер йомыш тора. Мин Казанда чагында Тукай һәм Ф Әмирханның, дусты, карт җәмәгать эшчесе Вафа абзый Бәхтияровка аның 70 еллыгы һәм декада уңае белән бүләк алып бирер өчен 700 сум чамасы акча җыеп, шуны 1000 сумга тутырыр өчен Абдул Әхмәткә (Ф. Хөсни киңәше белән) тапшырган идем. Костюммы, нәрсә алып бирмәкче булып калганнар иде. Шул әманәт А. Әхмәтнең битсезлеге аркасында шушы көнгә кадәр тапшырылмаган икән' Хурлык һәм оят! Ул карт бит үлем алдында тора, үлсә, ичмасам, кадеремне белделәр дип куанып үлсен иде! Ә бу оятсызлар аның үлгәнен көтеп торалар. Мин ул кенәгә күтәреп † 1. Чулпан- Чулпан Бәхтиярова музыка белгече, профессор йөрүче ага-энедә бу кадәр оят качкан дип белми идем. Алар синен һәр изге ниятеңне бер комедиягә әйләндерергә, мыскыл итәргә һәм, әгәр мөмкин булса, шуны синен гөнаһыңа әйләндереп йөзеңә сугарга торалар. Бер караклары Тукай рукописен урлый, шуны минем өскә аударырга тырышалар бит* Синең белән без аз-маз иске (ягъни благородныйрак) тәрбия күргән кешеләр өчен А. Әхмәтңең бу поступогы әлбәттә гафу итәрлек түгел. Ал зинһар шуның кулыннан акчаны һәм илтеп тапшыр шуны (акча рәвешендәме, бүләк рәвешендәме) шул һәйбәт һәм бәхетсез картка! Акчаның күп өлешен мин филиалдан‡җыйганга күрә, аннан бер кеше белән икәүләп эшләсәгез тагы да яхшы Мәсәлән яшь галим Мөхәммәдъяров белән (ул нәкъ Вафа Бәхтияровнын күршесе). Абдул Әхмәткә мөрәҗәгатне шушында терким (доверенность урынына). Акчаны расписка биреп ал. Сәлам белән кулыңны кысып Әхмәт. Р S. Җәйге планнарыңны язып җибәр. Планнар туры килмәсме? Өфе ягы тартмыймы сине? Ә. Ф. Без халыкка хезмәте белән танылган кешеләребезне хөрмәт итәбез, аларның юбилейларын уздырабыз. Вафа абзый Бәхтияров шундый карт эшчеләрдән берсе. Ул Тукай һәм Фатыйх Әмирханның якын дусты, аларнын ярдәмчесе, «Әльнслах» газетасының (укучылар органы) редакторы. Совет елларында ул совет укытучысы һәм чын мәгънәсе белән совет кешесе Карт һәм авыру булуына карамастан (76 яшь) ул шушы көнгә кадәр безнең тарих, әдәбият, музыка оешмаларына үзенең тарихи белешмәләре белән ярдәм күрсәтеп килә Вакытында аның 75 еллыгын билгеләп үтәргә безнең кул җитмәде Соңга калып булса да ана кечкенә генә бүләк оештырсак, без бу тыйнак җәмәгать эшчесенә карата үз бурычыбызны беркадәр үтәгән булыр идек Первому секретарю Татар. Обкома КПСС тов Игнатьеву. После смерти татарского народного артиста, композитора С. Сайдашева осталось его больная жена А. Сайдашева в большой, но совершенно не приспособленной к зиме квартире (по ул. Горького, 13) В зимние месяцы в этой квартире поддавалось утеплению только одна маленькая комната, где хозяйка спасалась от холода. Неоднократные се обращения к учреждениям и лицам ведающим жилищными делами, о замене се большой квартиры двумя комнатами, пригодными для жилья остались безрезультатными Безответными остались так же ходатайства отдельных лиц, друзей покойного композитора. Мало того, дирекция Татар. Акад, театра, кому принадлежит помещение, в последнее время выселила ее из маленькой утепленной комнаты в холодный зал и поместила там свою работницу. Бездушно поступила дирекция по отношению к памяти работника, отдавшего всю свою творческую силу этому театру После похорон Сайдашева когда еще была свежа помять о нем, в административных сферах поговаривали об использовании квартиры Сайдашева под музей его имени, предоставив семье другую жилплощать. Теперь об этом забыли вовсе Мы должны иметь уважение к учреждаемому самими же институту народных артистов и сохранить чуткость к памяти их. Этого требуют самые элементарные правила советской морали Дорогой товарищ Игнатьев, мы очень просим вмешаться в это дело и положить конец мытарствам семьи Сайдашева Хатның караламасы. (датасы куелмаган). 20 август. 1956. Москва. Укытучысы В. А. Кондаков к а Дорогой Вадим Александрович Перечитал еще раз Ваше письмо и решил написать, хотя я в сентябре буду в Казани и намереваюсь зайти к Вам специально поговорить на тему, поднятую ‡ филиал хәзерге көндә Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият, тарих институты Вами. Вы совершенно правы в том, что официальное «отсутствие вежливости» компенсирует благодарная чуткость (неофициальная, а потому ценная!) общественности и друзей. А представьте себе обратное: официально вас чествуют, а общественность и друзья холодны к вашим заслугам. Хуже ничего нельзя придумать. Вам довелось ли прочесть в «Советской России» от 26. VII довольно- таки злую и едкую, но вполне справедливую статью о Казанских делах? Наше Казанское руководство засыпалось с одним своим питомцем — любимчиком, выпестованном как раз в духе угодного ему кадра. Оно решило возвысить его, перевести, из районного воротилы в областное с наиотличнейшей характеристикой. И что ж? Любимчик-то подвел: оказался подлецом и пройдохой! Общественность запротестовала против такого «выдвиженца», официально-признанного и центральная печать одобрила ее суд. Вот еще как бывает в жизни, Вадим Александрович! Я сам проработал для Казани, для татарского народа более 35 лет честно, не покладая рук. Я являюсь пионером в ряде областей искусства: нашей с Жигановым оперой открылся первый в истории татарского искусства оперный театр, по моей инициативе и по моему либретто был поставлен первый татарский балет («Шурале»), нашедший всесоюзное звучание, первые исторические пьесы о Тукае и роман о нем, около 20 названий книг и т. п. Не только орденом, но даже медалью не удостоили мой литературнообщественный труд официальные руководители. Но признали меня общественность, полюбил, как мне кажется, мои книги народ, свидетельством чего являются письма, телеграммы, личные засвндетельства, ваши признательности,— и мне больше ничего не нужно. Выше этой оценки я ничего не представляю. Скорбно лишь то, что в некоторых случаях получается расхождение оценок — официальной и общественной. Но от этого проигрывает не чествуемое лицо, а официальное руководство. Но все же радостно констатировать, что это расхождение, видимо было временного характера, связанного с периодом «культа личности», и теперь мы возвращаемся постепенно к Ленинским нормам руководства л связи общественностью. Это очень хорошо! Обо всем остальном — при встрече Желаю вам здоровья и бодрости, дорогой учитель! Ваш Ахмед Файзи. Фаине Аполлинариевне большой поклон! Казан, 22 дек. 1954 Сеңлесе Зәйнәптән. Абый, кичә 21 декабрьдә Сәйдәшне озаттык. 19 ында сәгать көндезге 3 тән, төнге 10 га кадәр халык урамнан, бер квартал чират торып, күрергә халык агылды. Ә кичә 21 ендә иртәнге 9 00 дан көндезге 12 00 гә кадәр шулай бертуктаусыз аны күрер өчен бөтен Казан халкы агылып торды. Кемнәр генә килмәгән анда: карт бабайлар, әбиләр, руслар — барысы да килгәннәр. Ә инде аның гәүдәсен чыгарганда, шулай ук озатканда халык урамга сыймады, бөтен транспортлар туктады. Алып киттеләр машина белән, биек итеп, бөтен кешегә күренерлек итеп куйганнар, веноклар хисапсыз күп. Ике духовой оркестр. Тат. акад, театрыннан татар зиратына алып киттеләр. Мин дә Куйбышев мәйданына кадәр озаттым. Минем эшкә барасым бар иде. Радиодан аның турында сөйләгәндә, үзенең «Күзләр»дәге музыкасын уйнаганда, чыннан да аның халык белән саубуллашкан теге гәүдәсе күз алдына баса Монда, Москвада вакытта синең аның янына еш кына баруыңны һәм аны Казанга озатканда зур тырышлык күрсәтүен турында сөйлиләр. Ярый инде абый, рәхмәт, үкенечкә калырлык булмаган инде. Зиратта речь белән Җ. Фәйзи, филиалдан Гыймади һәм тагын кемдер речь сөйләгән. Язучы Нәкый Исәнбәтнең Әхмәт Фәйзигә язган хаты 7/'п—33 ел. Хатыңны алдым, фәез! Бераз мине кызарткансың. Но, иптәшләрчә. Күп сүзең туры. Алай да син минем дөньяга чыкмый ятуымны — «беткә ачу итеп тун ягу дип бераз чүклап койрыклап җибәргәнсең. Монысы бигүк туры түгел. Син минем эшли икәнне үзең беләсең. Былтыр, быел гына да түгел, 20 ел! Нинди тискәрелек турында сөйлисен икән син? Бер минутка да собатаҗ ясаганым юк. Казанда дүрт ел торам, язган «нәрсәммне аратирә басарга да итәм ЦК карарларыннан сон күңел бигрәк тә күтәрелеп китте Редакцияләрне бер йөреп әйләнеп чыгам. Бар да исәнлек сорыйлар. Кул сузам, алалар. Хәтта, сөйләшәләр дә. Мәсәлән,— һавалар ничек? дип. Бер кат тәрәзәгә карап алалар. Алалар да: — Көн җылытырга әйтә,— диләр - «Черек күлмдә карусельне күчергәннәр дим Ие, ие. диләр, анар да җавап бирәләр. Тәмәке тартасызмы9 дим Рәхмәт, диләр. Тарталар. Үзләре дә бирәләр. Үзегезне күргәч, искә төште сезгә моннан берничә ай элек берничә «нәрсә» калдырып киткән идем, каралдымы икән шулар дим Ә,., «те- ге»ләрне әйтәсеңме? Әле, кем, редактор үзе читтә булды бит әле.. Каралыр инде алар, каралыр, диләр.—Сезоны үтмиме сон9 дим. - Кыяр түгел ич ул, сезоны үтәргә, диләр. Көлке чыга. Көләбез. Шулай шул - дим Бер тискәрелек тә күрсәтмим, килешәм. Тартабыз. Ә син анда әллә ниткән Исәнбәт тискәрелеге турында сөйлисең. Беткә ачу. Тун ягу... Берсе дә юк, иптәш. Каян килде сиңа мондый фикерләр? Шундый күңелле очрашулардан соң, мин тагын да рухланып китеп, өйгә кайту белән кызукызу язарга утырам. Дөрес, көне-төне язам дип мактанып булмый булуын. Төрле вакыт була. Менә, Гөлсем Мәскәүгә барып мина бер бала бүләк итеп алып кайтты. Исменә «Трек» кушып, ана шатланырга өлгермәдем, ул үлде. Нәни генә салкын тидергән. Өй бераз сырсрак. Утын да юк. Әнә шундый хәл дә була. Үлә. Күмәсең. Өстенә тере балаларын була Алар кайта Өйдә чырчу була. Ашарга-эчәргә рәтлисе була. Бетмәс әле-дим, язмакчы булам Менә шундый яхшы тема башта кайный Тик сызып-сызып кына ыргытасы Башлыйм. . Башымны кинәт күтәрәм. Янымда Гөлсем тора Кулы әкрен генә минем кесәмдә йөри Кая, икмәккә акчан юкмы? ди. Юк Алайса бүген икмәк алып булмый? Булмый Булмаса! Барыбер кич ннде, ятырбыз дим Үзем туктамыйм, һаман язам Язган буш калмас әле, анда элек язган «нәрсәләр» дә бирелгән әле, сезгә бераз акчасы да чыгар шунда дим. Янәсе, хатынны юатам. Мондый вакытларда Гөлсемгә бигүк мәхәббәтле күренәмдер дип әйтә алмыйм алуын. Кайчак шулай да булып куя, бер дә язарга мөмкин булмый Бар да йөгерә! Хатын да, балалар да йөгерә Савыт-саба, китап-кәгазь, икмәк карточкалары., бар да йөгерә! Андый чакта язмыйсын Үзең дә йөгерә башлыйсың. Дөрес, син мондый объектив сәбәпләрне танымый торгансындыр- сың. Мин аз-маз таныйм шул, иптәш. Әнә шул чакларда язмый да торам Но, бит анысы миннән түгел ахрысы. Ә син тискәре дә, беткә ачу,... тун ягу дип, Кремьлдән торып царь-пушкадан атасың. Нәрсә язасың? дип сорыйсың инде. Язмаган нәрсәм юк, иптәш. Үзеңә дә бит укып күрсәткәләдем. Пьеса язам Критика әдәбият теориясе Фольклор Дингә каршы материаллар . Тагын әллә-әллә-ниләр һәрберсе башка килә тора шунда. Үзеңә дә укып күрсәткәләдем ич. Менә сезгә «Идегәй-Морадын»ны эшләп җибәрдем. Тагын кирәк дип бер сүзегез килсә, тагын эшләргә әзер торам. Басылмый калса? Югалса? Мордар китсә? Кире кайтса? Кәгазь-кара хакы да кайтмаса?. . Кайтмаса? Тагын син беткә ачу итеп тун ягу дип көләрсең инде. Бсләм, көләрссн Син усал малай. Анысы да ашасы, но син мине Мәскәүгә чакырып әйбәт иткәнсең. Бик кәефем килде. Мәскәүне бик күрәсе килә, бик сагынган идем Бармасам да, барган кебек булдым. Тиздән отпускам була, Идегәй белән Мора- дын кебек батырлар ат-тун бирсә, барып та чыгар идем әллә? Барсамбармасам да, синең чакыруың яхшы. Вообще, син Фәез, зерә откровенно һәйбәт итеп, турыдантуры хат язгансың. Бер үзем генә идем Бүлмәдә көлә-көлә укыдым Менә монысы иптәшләрчә булган ичмаса. Аннан, укып чыккач, болай дип кундым күрәсең дөньяга Болак күпереннән генә торып карамын торган егетләр дә бар; шулай булгач, минем революцион иҗадым да бушка гына ятып калмас, алариың да эчке мәгънәсен аңлаган иптәшләр булыр1 Булырмы? Шулай булмаса, мин нәрсәмә дип дөмегеп язып утырам соң? Яз. Хуш Сүгенсәң дә ярый. Анысы үзара. Н. Исәнбәт. Сораган материалларыгызны җибәрдем Тагын кирәк булса, гарәп хәрефе белән җибәреп булмасмы9 Монда башкортча текстны татарча бастырып, яздырып, төзәтеп чыгасы вакытны күп ала.

Реклама