Логотип Казан Утлары
Мәзәк

ӘЗ-МӘЗ ГЕНӘ МӘЗӘК ХӘЛЛӘР

Талгат Самат улы Нәжмиев 1950 елда Кукмара районының Байла1гар авылында туган. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Менә унбиш ел инде «Саба таңнары» район газетасында мө- хәррнр булып эшли. Ул — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республикабыз журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты. Кечкенәдән сәнгатькә гашыйк булуы аны Шәмәрдән һәм Саба мәдәният йортларында эшләгән чагында ук сәхнәгә алып килә. Тәлгат — концертларны алып баручы, шуңа да ул әллә ничаклы шигырьләрне һәм мәзәкләрне яттан белә, аларны тамашачы күңеленә хуш килерлек итеп сөйли. Мәзәкләргә, җор-тапкыр сүзгә хиреслеге әнә шул еллардан ук килә, билгеле. Әйдәгез, Тәлгат Нәжмиев туплаган мәзәкләр хәзинәсеннән «авыз итен» карыйк булмаса... Нәрсә ТӨШКӘН?.. Язучы Мөхәммәт Мәһднев вафатыннан соң көндәлек матбугатта бер-бер артлы истәлекләр басыла. Әдипнең якын туганы, хәбәрчебез Саҗидә апа Ракова, аның мәзәкләр яратуын искә төшереп, болай сөйләде: — Бервакыт шулай мәктәптә укыта башлаган елы иде аның. Укытучылар киңәшмәсеннән соң элеккеге Чүриле районы үзәгендә башланып киткән концертны алып барды ул. Сәхнәгә чыкты да җитди кыяфәт белән сөйләп китте: «Бүген сельмагка кергән идем. Шуннан чыкканда башыма бернәрсә килеп төште. Күтәрелеп карасам, «Сельмаг» дигән язуның мягкий знагы төшкән икән. Ничек твердый знак төшмәгән әле, бетәр идем»,—ди бу. Тамашачылар рәхәтләнеп көлештеләр. Ишек төбе саклау Сабадагы бер дәрәҗәле генә кеше Яңа елны танышларында алданрак «каршылаган». Уянып китсә, таң беленеп килә икән. Киенгән дә өенә чапкан. Менә икенче катка күтәрелә бу. Ишек шакый. Ачучы юк. Көтә. Шул арада хатыны шыпырт кына килә дә «глазок»тан карый һәм келәне ачып китә. Махмырлы баш белән дустыбыз моны сизми. Яман ачуы чыга тегенең, ирлеген күрсәтәсе килә. Шуннан соң ул... барлык көчен җыеп, бөтен гәүдәсе белән ишеккә кигереп бәрә! Ишек ачылып китә, ир дигәнең исә коридор идәненә очып барып төшә. Хәле авыр була, әлбәттә. Шулай да телен көчкә әйләндереп: «Күпме ишек төбендә тотып була ирне, мин сиңа Габдулла Тукаймы әллә...»—дип әйтеп куя. Мин чыгып торырмын Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында академик якташыбыз--Әбрар ага Кәримуллинның 70 еллыгына багышланган тантана башланырга санаулы минутлар калып бара. Шунда әлеге институтның директор урынбасары Шәрифҗан Асылгәрәев, чыгыш ясаучыларның исемлеген барлап, болай ди: — Әбрар абый, ни бит... Фәлән Фәләнен урысча сөйләячәк инде Шунда милләт жанлы якташыбыз бер дә аптырап тормады — Сөйләсен, сөйләсен’ Ул сөйләгәндә мин чытып торырмын, диде. Без — хәерчеләрмени? Инде Сабада Әбрар абыйнын олы юбилеена багышланган кичә бара. Шул ук Шәрифжан Асылгәрәев, газетабызның исемен ялгыш бутап, «Саба таңнары» диясе урынга «Саба байлары» дип ычкындырды. Шуннан юбилейга килгән «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин тавыш куптарды: — Нишләп сез генә Саба байлары әле! Без, нәрсә, Казан хәерчеләремени? Дуслыкны ныгыту чарасы Венгриядә мин «Ватаным Татарстан» газетасының ул вакытта бүлек мөдире Миргалим Харисов белән бер бүлмәгә туры килдем. Ул шактый жор кеше булып чыкты. Исән-сау кайтып, Казан аэропортында саубуллашканда болай ди бу — Ярар, Тәлгат туган, тату яшәдек, дуслаштык. Әгәр дә син яз көне бакчага бер машина тирес төятеп җибәрә алсаң, безнең дуслык тагын да тирәнәер иде.. Аңлата белмәсәң... Безнең белән Венгриягә чыккан группада колхоз рәисләре дә бар иде. һәр кешегә үзен белән икешәр шешә аракы алырга рөхсәт иттеләр Таможнядан үткән вакытта 2 метрлы, әзмәвердәй бер рәиснең 10 яртысын күрсәләр дә, гәүдәсенә һәм табак кадәр йөзенә карагач, аны-моны әйтмәделәр. Тегендә дә бик «блатной» йөрде инде бу. Юморга бай. Гармунда да уйный, җырлый да. Үзен күрсәтәсе дә килә. Шулай беркөнне кичке аш вакытында офипиангны чакырып китерде дә болай диде: — Карале, сеңлем, бик ошадың бит әле син Аякларың да матур, юан икән, җитмәсә, кап-кара йонлы. Өйдә, уҗиннан соң бер күрешеп алыйк әле. . Теге туташ мәдъярча нәрсәдер әйтте, ризалык биргән шикелле итеп елмайды да кухняга кереп китте. Берзаман ни күрәбез: официантка аш тәлинкәсенә богыл чаклы бәрәңге боламыгы өйгән, өстсиә ит кисәкләре тутырган. Шуларны өстәлгә китереп куйды һәм тагын бер кат матур итеп елмайды Соңыннан аңлашылды: официант тегенең гәүдәсе зур булгач, ашарга җитмәүдән зарлана дип аңлаган икән.. Рәттән чәчәләр Подряд ысулының «чәчәк аткан» вакыты иде. Муса Җәлил исемендәге колхозның район буенча өч көнлек ярышта җиңеп чыккан механизаторына күчмә вымпел тапшырырга бардым. Ул вакыттагы колхоз рәисе Чышыз Халилов белән басуда йөрибез. Бер заман сорап куйдым — Чыңгыз Гыйззатуллович, подряд белән чәчәсезме? — Өйс, подряд чәчәбез. Бу басу беткәч, аның янәшәсенә керәбез, диде ул. Вакланмаска кирәк Чыңгыз Хәлнлов жор күңелле рәис иде Бервакыт аңа ызанлаш Ленин исемендәге тәҗрибә хуҗалыгы директоры Габделхак ага Галиев болай дигән Карале. Чыңгыз! Сезнең шоферларыгыз безнең басуның теләсә кайсы төшеннән юл салып үзәккә үтәләр бит — И-и Габделхак Галиеч, вак та кеше икән инде сез. Язын сезгә килгән самолетлар борылган вакытта безнец басуга кереп, ашлама сибеп чыгып киткәндә минем бер дә зарланганым булмады бит... Үзем язмаган идем Калинин исемендәге колхоз рәисе Габделнур ага Җәлиловка күпчелек чыгышларны партия оешмасы секретаре Мәхмүт Шакиров яза иде. Ул аның язуына шулкадәр күнеккән иде ки, хәтта күчереп тә тормады, алдан карап чыгарга да өлгерми иде. Бер олы җыелышта «Сельхозтехника» район берләшмәсенен тетмәсен тетеп ташлады бу. Тәнәфестә монын янына ул вакыттагы управляющий Бернард Мөбарәкович килеп: — Габделнур, дус кеше, нишләдед син?—дип сораган. — Укып бетергәч, үзем дә аптырап киттем. Партоешма Мәхмүт язган, Мәхмүт! — дигән Габделнур ага. Аптырауны хәлнең чишелеше Ниләр генә уйлап тапмый бу галимнәр! Башта «интенсив технология» диделәр. Аннан шул ысул белән ителә торган арышныи өске яфрагын «флаг» дип атадылар. Ул вакыттагы КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Г. И. Усманов районга килгәч, кайсы басуга керсә дә, шул флагны таптырып аптыратты бит, малай. Ә менә Карл Маркс исемендәге колхоз рәисе Фәтхрахман Рафыйков югалып калмады. Башта «ха-ха-ха» дип шаркылдап көлде ул, имтихан алучыны шаккат- тырып. Аннан авыл Советы түбәсенә кулы белән ишарәләп, җайлап кына әйтеп куйды: «Арышта флаг буламыни? Өнә урыны кайда аның...» «Равил кушты» «Беренче Май» колхозы рәисе Равил Сөнгату длинны озак еллар Миңнәхмәт исемле шофер йөртте. Аның кая барса да — бухгалтериягәме, складкамы, кибеткәме, ашханәгәме—«Равил кушты» дип әйтә торган ике сүзе бар иде. Шулай бервакыт Елыш куаклыгында колхозга кирәкле кунакларны сыйлау бара. Шул форсаттан файдаланып, Миңнәхмәт дус та хәйран йомшаган һәм бер куаклык төбенә аягүрә барып баскан... Моны күреп алган партком секретаре Гасыйм ага ачу белән аннан сорый: — Нишлисең син, егет? — Равил кушты,—дигән Миңнәхмәт, гадәттәгечә. Соравына күрә җавабы Сайлау алды җыелышында сүз экология мәсьәләсенә барып тоташа. Депутатлыкка кандидатларның берсенә—баш табиб Фәнис Алиевка сорау бирәләр. «Сез табигать турында сөйлисез. Урта Саба авылы турындагы пычрак инешне аркылы чыкканыгыз бармы?». — Бар,—ди ул һәм сорауга канәгатьләнерлек җавап биргән кыяфәт белән урынына барып утыра. Бертавыштан Киров исемендәге колхозның партком секретаре Миңнезакир ага Нурмөхәм- мәтов отчет-сайлау җыелышларында күзлеген кия дә, сорау билгесе кебек бөгелгән хәлдә, язган кәгазен укый башлый иде. — Кем дә кем колхоз председателе итеп Фәрит Шәйхетдиновны сайлыйбыз ди, тавыш бирүегезне сорыйм. Каршылар? Тоткарланып калучылар? Юк. Бертавыштан!!! — Закир абый, нишләп бер дә залга күз салмыйсын?—дип сорап куя аннан берәү. — Карамыйм. Анда карасак, буталып бетәсен, черту Берсе кулны күтәрә, икенчесе төшерә... Аэропортта очрашырбыз Беркөнне Саба урамында таныш ханымны очраттым. Хәлләрен сорашам. — Әйбәт түгел,—диде бу,— ирем Шәфәгать әллә нишләде. Беркөнне йокымсырап ятам. Төн уртасы. Шәфәгать гырлый-гырлый йоклаган жиреннән уянып, бит уртасыннан «чүт» итеп үпте һәм колакка: «Аэропортта очрашырбыз»,— диде. — Шуннан,— дим. — Шуннанмы'’ Сабада аэропорт бөтенләй юк бит Таптырам әле мин ана Сабанын аэропортын! Соңарып йөрүче Эчүчелекне бетерү турында каты чаралар күрелә башлаган 1985 ел иде. Чаллыда яшәүче язучы Газиз Кашаповларның көмеш туена җыйналдык. Табын күптәннән әзер. Күзебез өстәлгә төшкәләп ала, чөнки ак башлы, үзләре колаклы шешәләр ялтырап утыра. Ә мәҗлес һаман башланмый. Бөтен кеше түземсезлек белән берәүне — бик кирәкле түрәне көтә. Шулай итмичә булмый, дөнья бит. Чакырылган вакыттан соң, нәкъ сәгать ярым үткәч, хатынын култыклап ишектән килеп тә керде көткән кеше һәм кычкырып та җибәрде: — Җәмәгать, кичерегез, давайте мина штрафны! Мач килмәү Ул замандагы ВЛКСМ райкомынын беренче секретаре Земфира Валиева рәислегендә бюро утырышы бара. Нырсы ягыннан килгән яшьләрне комсомолга кабул итәбез. Укучылар беткәч, 25 яшьләр чамасындагы олы гәүдәле керәшен егетенен гаризасын карыйбыз. — Ник моңарчы комсомолга кермәдең?- дибез Ул югалып калмады: — Мач килмәде,—диде. Нәрсә аңларга? Сабада колакка ныграк Габдерахман исемле бер кеше бар, болай үзе «төшерергә» дә ярата. Бервакыт моны колхоз һәм авыл советы рәисләре бер сәгать алмаш-тилмәш сүккәннән сон: «Аңладыңмы инде»,— дип сораганнар. Теге, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән, дөм чукракка сабышып — Нәрсә аңларга? Сезнен үзара талашып бетергәнегезне түзеп көтеп утырам бит әле,—дигән.