Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАПЛАНМАС ИСЕМ

Шәрыкны өйрәнү инстнтутьшын төрек теле укытучысы Ф Г Кәримсвнең (Фатих Кәриминең) җинаять-тикшерү эшен 1937 елның сентябрь азагында ашыгыч рәвештә тәмамлыйлар Ул шул ук елнын 5 августында гына Мәскәү янындагы Черкизовода яшәү урынында кулга алынган була. Аңа РСФСР Җинаятьләр кодексының яман 58 иче мадд өсенең ату җәзасы бирелә торган өлешләре буенча гаеп ташлана. Ф. Кәримн шпионлык итүдә, партия юлбашчыларына, аерым алганда, иптәш Сталинга каршы террор әзерләүдә һәм яшерен контрреволюцион оешма төзүдә тотылган икән, ягъни, шул вакыттагыча әйтсәк, анын гаебе «чәчәкләрнең тулы бәйләме», һәм шундый җинаятьләр кылучы һичшиксез атыла. Хәтта шул коточкыч заманда да мондый гаепләүләрнең мәгънәсезлеге һәм акылга сыймаслыгы ярылып ятуына без соңрак тукталырбыз әле. СССР Югары Советы Хәрби коллегиясенең 1937 елның 27 сентябрендәге утырышында Фатих Карими үзенә ташланган гаепләрне раслаудан баш тарза. тикшерү барышында «җинаятьләр»не танырга, үзенә-үзе яла MI арга «физик көч куллану» нәтиҗәсендә мәҗбүр изелүен әйтә Хәер, моның инде әһәмияте булмый, чөнки «хөкем карары» алдан ук чыгарылгандыр, күрәсең Күренекле фикер иясе, Шәрык белгече, язучы, татар халкының бөек улларыннан берсе, мәдәнияттә һәм сәясәттә атаклы эшлеклсләр биргән гаиләнең бер вәкиле, кеше буларак сөйкемле зат шул ук көнне җәзалап үтерелә Шулай итеп, Фатих Кәримннсн төрле вакыйгаларга һәм батырлыкларга гаҗәеп бай гомере алтмыш сигезенче яшендә киселә. Фатих 1870 елда Әлмәт төбәгендә туа. Аның әтисе Гынлман Кәримн ахун руханилар арасында аң-белеме, мөстәкыйльлеге белән аерылып зора, бөек Мәрҗанинең яраткан шәкерте була Аңа гаҗәеп мәрхәмәтле һәм игелекле рус кешесе, Казан шәһәре башлыгының хатыны Ольга Лебедева белән аралашу да зур йогынты ясый. Бу ханым исә Шәрык белгече булып таныла. Төркнядә аны «Гөлнар ханым» дип хөрмәтлиләр, төрек халкың рус әдәбияты белән таныштырудагы хезмәтләре өчен, империянең югары нишаны-ордены «Шәфакать» белән бүләкләнә. Гыйльман ахун, нәкь менә Гөлнар ханым киңәше буенча, язмышын кискен үзгәртә, Оренбургка күчеп, наш ир һәм журналист булып китә, шул ук вакытта дини эшчәнлегсн дә бөтенләй ташламый Ул яшен сугудан вафат була, һәм бу хакта, дини хезмәттән читләшүе өчен Ходай биргән җәза, дигән сүз тарала башлый Моны хатыны Мәгъсүмәнең туганы, исламның күренекле эшлеклесе, галим Риза Фәхретдин, аның дуслары эшмәкәрләр һәм меценантлар бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр (соңгысы шагыйрь Дәрдмәнд буларак танылган шәхес) тиз туктаталар. Җомга намазы вакытында Риза казый, ислам кагыйдәләренең берсенә нигезләнеп, галим каләмендәге караның дине өчен газап чигүче Фатих Кәрими зат каны кебек үк ихтирам ителергә тиешлеген искәртә, Гыйлман ахунның яңа юнәлештәге эшчәнлеге Аллага кирәкле булуын әйтә. Гыйлман ахун балаларының һәркайсы — аның өч улы һәм өч кызы пула — татар халкының рухи тормышында сизелерлек үзгә эз калдыра. Мөхәммәтгариф, әйтик, 1917 елдан соң, большевизмга каршы көрәш лидерларының берсе, Гаяз Исхакыйның якын көрәштәше Ул, рәсми юрама буенча, 1934 елда Варшавада тәрәзәдән «ташланып» үлә. Аның үлеменең төгәл сәбәпләре кайчан да булса ачыклануы шикле, шулай да кайбер хәбәрләр моны НКВД агентларына сылтый. Мөхәммәтгарифның иҗтимагый тормышта активлыгын һәм бу чакта Гаяз Исхакыйның Ерак Көнчыгышта булуын искә алсак, Европада «Идел-Урал»ның бөтен оештыру эшчәнлеге Мөхәммәтгариф кулында була, димәк, әлеге юрама да нигезсез түгелдер. Мин Кәримевләр гаиләсе тарихын тулырак итеп аерым язарга ниятлим, хәзергә исә бу гаиләнең иң зур шәхесләреннән берсе Фатих Кәрими турында гына сөйләргә тиеш табам, өстәвенә язмабыз да аның 1937 елда һәлак булуын искәртүдән башланган иде. Гыйлман ахун вафатыннан соң, аның наширлык эшләрендә варисы булып бу вакытта инде төрле яктан әзерлекле, тирән белемле Фатих кала. Ф. Кәриминең мондый үсешенең кайбер баскычларын атап үтик. Истанбул университетында (1892—1896 еллар) ул Чистай мәдрәсәсендә әдәбият, тарих, филология һәм икътисад буенча алган белемнәрен эзлекле тирәнәйтә, татар һәм төрек телләренә өстәп, гарәпчә, фарсыча һәм французча иркен сөйләшергә һәм язарга өйрәнә^ Ә рус теле аңа кечкенәдән үк таныш, бу телдә ул әйтелештә бөтенләй бозмыйча диярлек сөйләшә. Туксанынчы еллар азагында Кырым бераз вакытка мөселман модернизмының (XIX гасыр азагында һәм XX гасыр башында мәгариф һәм гамәли сәнгать өлкәсендәге юнәлеш) һәм Россия мөселманнарының Европа мәдәниятенә тартылуының төп үзәге булып тора. Бу хәл башкалардан аермалы шәхес, Россия уку йортларында төпле белем алган, ханнар башкаласы Бак- часарай шәһәре башлыгы Исмәгыйль Гаспринский исеме белән бәйле. Фатих Кәрими И. Гаспринский ачкан яңа ысуллы милли мәктәпләрдә укыта. Тиздән ул 1898 елда Бакчасарайда ачылган укытучылар семинариясе директоры була. Алтын приискалары хуҗасы Шакир Рәмиев белән, иптәш һәм тәрҗемәче буларак, Европа буйлап бергәләп сәяхәт итү Кәримидә онытылмаслык тәэсир калдыра. Уңган эшкуарны беренче чиратта тау эше һәм алтын рудаларын эшкәртү өлкәсендә техник тәрәккыят яңалыклары кызыксындыра. Германиядә, Бельгиядә, Франциядә, Италиядә һәм Европаның кайбер башка илләрендә Рәмиев күренекле галимнәр, инженерлар, фирмалар хуҗалары белән очраша, машиналар һәм техник җайланмалар сатып ала. Әңгәмә-сөйләшүләрдә аңа Ф. Кәрими бәһа биреп бетергесез ярдәм итә. Сәяхәт ашыгыч һәм мәшәкатьле булмый, яшь Фатихның мәдәниятнең истәлекле һәйкәлләре, фән һәм мәгариф учаклары белән танышырга вакыты иркен кала, ә боларны күрү-белү турында ул студент чагыннан ук хыялланган була. Сәяхәттәге тәэсирләре һәм уйланулары соңыннан аның 1902 елда басылып чыккан «Ауропа сәяхәтнамәсе» дигән кызыклы китабы нигезен тәшкил итә. Шунысын да искәртик, китап татар бестселлеры булып китә, ягъни иң күп укыла торган китаплардан санала. Егерменче гасырның беренче унъеллыгында ук Фатих Кәрими берничә газета- журналның (арада Оренбургта чыккан «Вакыт» газетасы аеруча таныла) мөхәррире була, күренекле әдәбиятчылар исәбенә керә. Аның әсәрләре татар иҗтимагый аңындагы җитди каршылыкларны, кадимилек һәм җәдитлек арасындагы көрәшне чагылдыра. Тарихи әдәбиятта бу көрәш ясалма рәвештә гадиләш- терелеп килде, анда күп кенә төрле төсмерләр булуга карамастан, еш кына буржуаз һәм эшчеләр идеологияләре көрәшенә кайтарып калдырылды. Җәдитчелек яклы буларак, Ф Кәрими кайбер әсәрләрендә төрле юнәлеш вәкилләрен сурәтләргә омтыла, кадимчеләрне тасвирлауда сатирик буяуларны кызганмый. «Бер шәкерт илә бер студент», «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы» исемле хикәяләрендә, мәсәлән, җәдитлек дошманнары чиркангыч итеп сурәтләнгән. Мондый публицистик алым исә әсәрләренең укучылар арасында тиз танылуына да китерә. Татар халкын да читтә калдырмаган иҗтимагый-сәяси күтәрелеш елларында язылган әсәрләрендә Ф. Кәрими татар интеллигенциясе вәкилләре арасындагы яңа тип кешеләрне шактый кискен һәм мыскыллап тасвирлый. Менә аларның кайберләре — вакытларын нәтиҗәсез гамәлдә уздыручы, сайлаучылар ихтыяҗын күптән оныткан депутатлар, түрәләргә тәлинкә тотучы оятсыз журналистлар... Ф Кәриминең кайбер геройлары бик тә озын гомерле булып чыкты, аларга охшашларны бүгенге тормышта да очратырга мөмкин Кәриминен каләме Г. Исхакый, Ф. Туктаров кебек танылган эшлеклеләрне дә «чеметә» Фатих Кәримииең ул чакта Россия әдәбиятында, хәер, Европа әдәбиятында да, тиңс-бердәйлеге булмаган китабы турында аерым әйтергә кирәк. Сүз 1913 елда басылган «Истанбул мәктүбләре» хакында бара. Бу мәктүбләрнен (хатларның) тарихына кыскача тукталыйк. 1912—1913 елларда Балкан да берничә сугыш кузгала, бу сугышларда Теркин, Болгария, Греция, Италия катнаша. Әлеге сугышлар тиздән башланачак бөтендөнья сугышының үзенә күрә репетициясе төсен ала. Ф. Кәрими, хәзергечә әйткәндә, «кайнар нокта»да ел чамасы «Вакыт» газетасынын хәбәрчесе вазифасын үти. Телләр белүе, университет буенча күп кешеләр белән элемтәләре аца генераллар һәм солдатлар, галимнәр һәм язучылар, бизнесменнар һәм руханилар, мөгаллимнәр һәм һөнәрчеләр белән аралашырга ярдәм итә. Мондый очрашулар һәм күзәтүләр Ф Кәриминен «Вакыт» газетасында кайчакта атнага берничә тапкыр басылган җитмешләп хәбәренең нигезен тәшкил итә. Әлеге мәкаләләрдән 450 битле китап җыела, һәм ул, әйткәнебезчә, 1913 елда басылып та чыга. Китап бөтендөнья сугышы башлану алдыннан Төркия тормышының үзенә күрә энциклопедиясе булып тора. Бу илдә Ф Кәриминен студентлык еллары уза, анда җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә аның күпсанлы дуслары була, һәм язучы Төркия дәүләтенә хөрмәтен яшерми. Шулай да ул Төркиянең сугышта уңышсызлыкларга дучар булулары сәбәбе дошманнарының көчлелегендә түгеллеген, бәлки илнең үзенең куәтссзлсгендә икәнлеген билгеләп үтә. Ф. Кәрими җиңү өчен пулеметлар һәм туплар гына җитмәве, ә сәясәттә, икътисадта һәм диндә карагруһчылыктан азат ителү кирәклеге турында яза, ягыш Төркияне кризистан чыгарырга сәләтле лидерлар азатлык белән бергә генә килергә мөмкин һәм бу очракта аның фикере белән килешмичә булмый, хәтта һич тә ярамый. Россия белән тотрыклы элемтәдә булу Төркияне чәчәк атуга китерүнең бер шарты икәнлеге китапта басым ясап әйтелә. Кәрими Россиядә мөселманнарга каршылык кылуларның ясалма күпертелүен дә җавапсыз калдырмый Ул Россия яки Иран мөселманнарын Төркия канаты астында берләштерү идеясен күпчелек төрекләрнең саташу итеп санавын яза. Оренбург. 1909. 161 11 «КУ» М3 «Шура» журналының редколлегиясе Сулдан уңга: Габдрахман Фәхретдинов, Фатих Кәрими, Рәкыйб Рәкыйби. Риза Фәхретдинов, Госман Акчокранлы. Закир Рәмиев (Дврдманд), Ярулла Вәли, Борһан Шәрәф. Татарның рухи тормышын әйдәп баручылар Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан Ф. Кәрими иҗатының йомшак якларын еш кына искәртәләр, аның кайбер хикәяләре турында зәһәр чәнчүле кисәтүләр дә ясыйлар, ә «Истанбул мәктүбләре»н исә мактыйлар. Тукай бу китапны, уйлану өчен «рухи азык», дип атый. Күренекле рус галиме, шәркыятче В. Гордлевский, Кәрими китабын игътибар биреп укыгач, бу «читтән караш» төрек җәмгыятенә үз кимчелеген җетерәк күрергә ярдәм итте, дип яза. Болгарларны һәм сербларны яклауда гаепләүләргә җавап итеп, Кәрими үз кимчелекләрен белгән халыкның боларны җиңелрәк бетерә алуын тагын бер тапкыр искәртә. Ләкин бу сүзләрнен дөреслеген аңлау өчен, Төркиягә, бөтендөнья сугышында катнашучы башка илләр белән бергә, канлы кырылышлар дәһшәтен татырга туры килә Ф. Кәриминең наширлык эшчәнлегенә киң колачлылык һәм эзлеклелек хас. Ул чыгарган күп кенә басмалар энциклопедик эчтәлекле, шул ук вакытта җәмгыятьнең иң киң катлауларына аталган бу китаплар яхшы аңлаешлы. Кәриминең мондый эшчәнлеге Россиядә әйбәт китапларны күпләп бастырып масса-күләм хәлгә әверелдергән күренекле наширлар Сытин һәм Павленков хезмәтләрен хәтерләтә. Төрки телле мөселманнар өчен Ф Кәрими дә нәкъ шундый ук эш башкара, ул чыгарган күп кенә китапларны Урта Азиядә дә, Кавказ артында да бирелеп укыйлар. Менә Кәрими тормышка ашырган киң колачлы проектларның берсе. Күренекле тарихчы һәм географ поляк Фелициан Пуцекович дөньяның төрле халыклары турында әйбәт аңлаешлы уннарча брошюралар яза. Нигезле мәгълүматлардан файдаланып, тасвирлы итеп язылган бу китапчыклар бик күп илләрдә киң тарала. Кәрими 42 брошюраны татарчага тәрҗемә итеп чыгарырга исәпли. 1914 елга чаклы 26 брошюра укучыга барып ирешә. Нашир сериянең кайбер китапчыкларына кереш сүзендә татар җәмәгатьчелегенең көн үзәгендәге мәсьәләләренә туктала. 1904 елның ахырында дөнья күргән, Япониягә багышланган беренче брошюрада Фатих Кәрими, инде берничә ай сугыш барса да, татарларның аның кузгалу сәбәпләрен аңламавын гына түгел, ә күпләрнең хәтта бу илнең кайдалыгын һәм аңда кемнәр яшәвен белмәвен искәртә. Японнар хак мөселманнар икән дә, дип дәвам итә автор, алар кытайлыларны да үз диннәренә тартырга тырышалар икән, Россия исә моңа каршы төшкән дә шуңа күрә сугыш купкан, имеш... Гарәпләргә багышланган китапчыкта Кәрими туган телеңне һәм изге Коръән телен үзләштергәннән соң ук рус телен өйрәнергә кирәклеген әйтә. Европача киң карашлы, укымышлы Фатих Кәрими милли чикләнгәнлекнең килешмәүдән дошманы була. Заманының күп кенә фикер ияләренә хас булганча, ул шул вакытта модада саналган социалистик идеяләрне яклый, бу өлкәдәге кануннарга ахыргача ышанмаса да, төрле демократик юнәлештәге китаплар һәм брошюралар бастырып чыгаруда булыша. Мондый хәл властьларның ачуын куптара, мөхәррир һәм нашир Фатих Кәримине аерым очракларда хөкемгә һәм административ җаваплылыкка тарталар. Шулай да эш гадәттә штраф салу белән бетә, монда Кәриминең яклаучылары-химаячеләре бертуган Рәмиевләр булуы роль уйнавы шиксез. Рәмиевләр гаиләсе Фатихның күп кенә башлангычларына фатиха биргән Шакир 1912 елда поездга тапталып вафат булганнан соң да ярдәменнән ташламый. Самодержавиене бәреп төшереп, империя хәрабәләрендә дәүләт һәм милли төзелешнең яңа формаларын җәһәтләнеп эзләгән чорда Фатих Кәрими мөселман хәрәкәтен әйдәп баручыларның берсе булып таныла. 1917 елның маенда ул, Россия мөселман дөньясының иң абруйлы унике эшлеклесс исәбендә, Бөтенрос- сия съезды президиумына сайлана. Ф. Кәрими яңа Россияне, аның халыкларына киң хокуклар биреп, федератив нигездә коруны тырышып яклый. Үзенең бер чыгышында ул читтәге халыкларга алга киткән төбәкләр дәрәҗәсенә ирешү өчен тарихи мөмкинлекне файдалануда ярдәм итәргә кирәклеген әйтә. Шәрыкның шартлары үзгә, ди ул, Тамбов губернасын Төркестан белән бутарга ярамый. Шул ук съездда Ф. Кәрими Россия мөселманнары шурасына бер тавыштан сайлана. Казанда уздырылган Икенче мөселман съездында да ул абруйлы лидер парның берсе булуы дәрәҗәсен саклый, аны, Садри Максуди, Һади Атласи, Ибнеәмин Әхтәмов кебек танылган эшлеклеләр белән бергә, «Идел-Урал» җөмһүриятен төзү планын тормышка ашырырга тиешле үзидарә комиссиясенә сайлыйлар. Фатих Кәрими гражданнар сугышының иң кызган чагында да анда турыдян- туры катнашмый. Шулай да ул большевиклар хәрәкәтенә һәм, гомумән, со дия - листик идеяләргә теләктәшлек күрсәтә. 1925 елга чаклы Кәрими Оренбургның төрле уку йортларында эшли, халык мәгарифенең яна системасын булдыруда булыша. Аерым алганда, «Хөсәения» мәдрәсәсен үзгәртеп кору — анын хезмәте. Бу үзгәртү киң танылган уку йортына совет укытучылары әзерләү үзәге сыйфатында үз статусын саклап калырга мөмкинлек бирә. 1925 елда Мәскәүгә күчкәч, Ф. Кәрими төрле нәшриятларда эшли, шул чакта Нариманов исемен йөрткән Шәрыкны өйрәнү институтында төрек телен әйбәт укытучы булып таныла. Мәскәүдә яши башлаган елында ук анын сайланма хезмәтләре һәм хикәяләре җыентыгы дөнья күрә. Әмма гаилә хәлләре, шулай ук иҗтимагый-сәяси чолганыш әдәби иҗат белән актив шөгыльләнергә мөмкинлек бирми. Вакытлы матбугатта анын кечкенә рецензияләре һәм мәкаләләре дә сирәк басыла. Егерменче гасырның беренче чирегендә Фатих Кәрими башкарган эшләр төрки халыклар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикере тарихына керергә һичшиксез лаеклы. Соңгы елларда ул истәлекләр яза башлый, мөселман дөньясының күп кенә күренекле шәхесләре аларның үзәгендә тора. Ләкин ана бу истәлекләрен язып тәмамлау насыйп булмый. Солтангалиев эше белән бәйле рәвештә милли зыялыларны юк итүнең беренче өянәге Фатих Кәримигә читләтеп кенә кагылса, ягъни НКВДда анардан берничә тапкыр сорау алу белән чикләнсәләр, 1937 ел анын өчен һәлакәтле булып әверелә. 1936 елда «Идел-Урал» эше әвәләнә, анын баш өлешендә үк татарлар һәм башкортлар арасында көнбатыштан да, көнчыгыштан да дошман агентурасы ятьмә салуы әйтелә. Электәге «Шахта эше» яки «Промпартия эше» процессларыннан үзгә буларак, хәзер органнар гаеп ташлауларнын хәтта якынча гына булса да чынлыкка охшавына игътибар да итеп тормыйлар Мәсәлән, Мәскәүнең өлкән яшьтәге мулласы Абдулла Шәмсетдннов (Фатих Кәриминен дусты), гестапо кушуы буенча, Мәскәүдә өч заводны, дүрт күперне һәм берничә тимер юл вокзалын шартлатырга җыенган икән Хәтта дәһшәтле сугыш елларында да немецларның махсус хезмәтләре һәм авиациясе Мәскәүдә мулла «вәгъдә иткән» җимерү эшләренең уннан берен дә кыла алмадылар. Бу яман заманнарда тикшерүчеләр әнә шундый «романнар» иҗат итәләр. Фатих Кәрими һәлакәткә алдан ук дучар ителгән була, күрәсең. Өстәвенә тормыш юлы да чираттагы «фаш итү» эше оештырырга ымсындырып тора. Аның биографиясен белгән тикшерүчегә Ф. Кәрими өстенә нинди гаепләр өяргә кирәклеге турында озак уйланырга туры килмәгәндер. Төркиядә укыганмы? Укыган! Димәк, бу ил жандармериясе аны инде 1894 елда ук яллаган Ана төрек разведкасы «шефы» итеп танылган педагог, Истанбулда укучы татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Гобәйдулла Бубилыны «билгелиләр» Ә Кәриминен «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы хәбәрчесе сыйфатында Балкан сугышында булуы—шпионлык бурычларын үтәвенә кире кагылмаслык дәлил, имеш. Кем кушкан бурычны үтәгән соң ул? Тикшерү эшендә монысын күрсәтергә «онытканнар». Шпионлык итүдә һәм диверсия әзерләүдә күренекле эшлеклеләр — Ильяс Алкин, Шамил Усманов, Кави Нәҗми һәм бу вакытка инде атып үтерелгән Абдулла Шәмсетдннов Ф. Кәриминен «агснтлар»ы булганнар, имеш Хәтта чит ил «резидентлармы да атала Кәрими Шакир-паша, Й. Акчура һәм Г. Идриси боерыкларын үтәгән икән. «Шпионлык итүче һәм диверсия әзерләүче» төркемнең болай ук чуарлыгына гаҗәпләнергә кирәкми бу кешеләр, нигездә, Мәскәүгә нәшрият эшләре ветераны янына әдәби иҗат мәсьәләләре буенча килүчеләр яки аның революциягә чаклы ук танышлары була. Мондый хәлләр кешеләрне фаҗигале язмышка китермәсәләр, көлке генә булып тоелырлар иде, әлбәттә, һәм әлеге фаҗига иң зыялылар гомерен кисә, ә андый бөекләр һәр ун ел саен туып тормыйлар бит. Дөрес, күзәтүчеләрнең Ф Кәриминен шпионлык мәгълүматларын чит ил кешеләренә бирүен күргәннәре булмый. Әмма бу мәсьәләнең дә ансат чишелеше табыла! Тикшерүчеләр юрамасы буенча, Фатих Кәрими 1936 елда саклану заводлары һәм Кызыл Армиянең кораллануы турындагы яшерен мәгълүматларны ...Мәскәүгә килгән төрек футбол командасы тренеры Кәримбәйгә «төрткән», имеш! Гаебен танытуда һәм төрле мәгълүматлар алуда нинди ысуллар кулланылуы турында сөйләүнең кирәге юктыр, мөгаен. Әйе, Фатих Кәрнмнне «чишелергә» мәҗбүр итәләр.. Бу язманы Югары Советның Хәрби коллегиясе хөкеме карарыннан башлаган идек. Коллегиянең шул көнге утырышында тагын берничә татар кешесенең эше карала. Хөкем ителүчеләр арасында Татарстанның элекке премьеры, соңыннан Мәскәү дәүләт университетының Шәрык халыклары кафедрасы мөдире Хаҗи 11*. Габидуллин һәм дивизия командиры, Зәки Вәлидинен көрәштәше, сокрак кык> кызыл кавалерияче, гаскәре белән деникинчыларны һәм полякларны куркуга төшерүче башкорт Муса Мортазин да була, һәм аларны да шул ук көнне аталар... Ә аннары яшәеш юклыгыннан кайтуның зур көенечле юлы башлана. Илленче елларда Фатих Кәримине аклыйлар, аның тапсыз, яхшы аты кире кайтарыла ягъни. Бу хәбәр Фатихның уллары Ибраһимга һәм Фәриткә ирешә. Шулай да бер нәрсәдә, шул чактагы инструкция буенча, ялган «җибәрелә» — Фатих Кәрими 1945 елда үлгән булып күрсәтелә, аның гомерен сигез елга «озайталар» ягъни. Җитмешенче елларда исә татар рухи дөньясына зур өлеш керткән, әмма инде онытылган һәм яла ягылган бик күп шәхесләрнең яхшатларын халыкка кайтаруда олы хезмәтләр башкарган тынгысыз-тырыш Мөхәммәт ага Гайнуллин китабында Фатих Кәриминең 1937 елда үтерелүе төгәл әйтелә. Әйе, Фатих Гыйлман улы Кәриминен тапланмас исеме әнә шундый коточкыч явызлыклар кылу белән тамгаланган яман 1937 елдан тарихка әйләнә.