СУРӘТЛЕ СҮЗЛӘР

Кави Латыйп

 

Уйларым ак болытлар сымак, салмак кына ага. Үз агымын алар таба. Киек каз юлыдай эзләре кала,— җуелмас эзләр! Менә-менә алар җиһанны бизәр,— Адәм вә Галәм күзләр. Уйларым—сурәтле сүзләр... * * « Кайчак, бер сүз өчен идел-дәрья кичтем, таш кистем, сират күперен үттем. Юккамыни үземне шагыйрь дип хис иттем! Дендәш, диндәш Ичкерия, синен өчен җаным яна, җаным көя. Уф, Аллам! Бу сои каяв — дәүләт күләмендә —ялган?! Дөнья күләмендә—ялган! Җаның еламыймы, Аллам?! Аһ, россиян — «олы туган»! ниләр генә кылсаң да, гел «чыгасың коры»— судан... Бөгелмим, сыгылмыйм, тезләнмим... Чигенмичә, җиңелмичә, алга барам Тукай эзеннән мин! Ә бу юлга— Фатиха алдым, Ходай, үзеңнән мин! Туган тел өчен борчылам,— олыгаю билгесеме?— Тел язмышы — Ил язмышы, борчый мин-карт кешене. Денем диеп, динем диеп, җиһанга сөрән салам.. Кяферләр кылыч йөрткәнгә, телемне хөкем иткәнгә,— «милләтче» булып калам! ... Гадимен һаман: гади телдә аралашам, аңлашам, санлашам. Гафу итмәс гадилек тә мине — үз-үземә ташлар атсам,— ялган «гали» булып яши башласам... Яшәүнең ямь-тәме бетте,— кеше «нуль» булып калгач, түрә-«хөкемдарлар» аяк чалгач... Аяк чала-чала, безгә богау сала-сала, тәхет яулап алгач... Шәфкатьсезлек—Җирдә... Хода бәндәләре, исән килеш, Керсеннәрме гүргә?! Авыргач... «Кылдан да нечкә, кылычтан да үткен сират күперен» кичтем. Йөрәгем тавышын ишеттем: «Кави, сынма!» Сынмадым, йөрәгем кушканны тыңладым. Үлемгә иде бер адым! ... Дуслар гына түгел, дошманнар да әйтсен: «Әҗәл чигенде, Кави җиңде!» Яшәүдән миңа—тагын да ни кирәк инде?! (Җицу конендә бер уй) Минем язмыш — ир язмышы: иргә ил-көн кагыла... Ир-егет даны һаман да батырлыкта табыла (Илне сөю ялкыны да батырлыктан кабына!). Җаным белән тәнем тәңгәл,— үземне шулай аңлыйм: нинди генә халәттә дә гел солдат булып калыйм... Җиңүче ир батырлыгын — «Кавилыгым»да таныйм... Нәҗип Мәдияров ТЫНДЫ ҖИЛЛӘР... Кадерле Кадерле әйберләр күп ул, Белсәң әгәр кадерен. Белүең хуп, кадерләргә Ирке зур ич Тәңренең. Әйтәсең, барыннан да, дип, Сөйгән яр бик кадерле... Кемгәдер үзең кадерле Булу да бит кадерле!.. Михнәт Еллар кырыс иде: Бик күп җәфаларны Әрдәнәләп өйде Безнең өскә михнәт. Белмим, шуңадырмы, Бик тиз туза иде Бала чакларымда Өстемдәге бишмәт. Очкынланып торган Үсмер чакларымны, Күп җәфалар чигеп, Эшләп уздырдым мин. Урам тегүчесе Теккән бишмәтләрне, Сатин чалбарларны Бик күп туздырдым мин. Еллар узды. Бала Чакны хәтерләргә Калдырылмаган шул Хет бер иске бишмәт... Әмма тузмый һаман (Гомерлектер, ахры), — Син үзеңнең кемлегеңне Белеп эш итмисең, Шуңа күрә дәрәҗәңә Менеп үк җитмисең!.. Бер чибәр кыз шулай диде Миңа егет чакта. Бүген хәтерне яңартып, Уйлыйм мин шул хакта. Кемлегем дә, дәрәҗәм дә Ул чак кирәкмәде. Чөнки мине кәпрәергә Тормыш өйрәтмәде. Гафу итсен ул кыз. Сүзен Искә алмадым шул. ...Аны, ярты гасыр үткәч, Соңлап аңладым шул. Гел яңарьш тора... Өстемдәге михнәт. Әйе, булды... Кулны пыяла белән дә Кискән чаклар булды. . Пычак белән кисүләрне Әйткән дә юк инде! Нахак сүзләр дә үзәкне Өзгән чаклар булды... Нахакмы, түгелмеләрен — Әйткән дә юк инде! Кызларга Кызлар үзара сөйләшә Төш күрүләр хакында. Ул төшләр сугарылганнар Сөю дигән ялкынга... Кызлар, кызлар! Әйбәтлеккә Юрыйм төшләрегезне... Сөюнең тик ак канаты Сөйсен түшләрегезне. Йоклады кон ...Тынды җилләр, бодай башаклары Селкенмәслек хәлгә килделәр. Юкса, көндез алар шаулашудан Туктый алмас кебек иделәр. Сәер тынлык хәтта агачларның Яфракларын алды уратып: Йоклады көн—мәгърур күк йөзенең Йолдызларын, Аен уятып... Бер хатирә Мәхәббәт тәрәзәсе Тәрәзәдә мескен чыпчык... Пыяланы күрми. Ул бит аннан очып китә Алмаслыгын белми. Мәхәббәт тәрәзәсе дә Безгә шундый тозак.— Анда күпләр бәргәләнеп Җәфалана озак... Тәрәзәне ачтым менә, Китте чыпчык очып. Ә мәхәббәт тәрәзәсен, Их, булмый шул ачып. Шуңа бугай—гомер буе Үрсәләнә гашыйк. Көзге манзара Суынды җәй. Гөлләр шәлперәйде. Түрдә хәзер көзнең урыны. Кырауларның салкын кулы тагын Чәчәкләрнең күзен йомдырды. Яңгырларга мохтаҗлыклар бетте, Тәмам юмартланды болытлар. Урамдагы каз, үрдәкләр өчен Күбәйделәр күлләр-сулыклар. Без күрмәгән ерак, җылы якка, «Күздә тотып», ахры, китүне — Пеләшләнгән агач башларында Киңәш кора карга көтүе. Ашкын, әйдә Кая ашкынасың, күңел! Ашкынма, тыел инде. Аңлыймын, тынычланырга Сиңа бик кыен инде... Омтылу җиңел түгел шул Шигърият үрләренә. Ыргыйсың — кыенлыкларны Ышанып җиңәренә... һәм бүгенгеме, яшьләрчә, Китердең мине, күңел. Димәк «өлкәнлек җилләре» Сине егарлык түгел. Ашкын, әйдә: илһамың бар, Уй-хисләрең сәламәт Канәгать булмавың өчен Мин дә синнән — канәгать!

Реклама