ҖИМЕРЕЛГӘН ХЫЯЛЛАР

XIII _ания «пожар, янабыз» дип кычкырган тавышларны ишегеп йокы* дан уянды. Күзен ачу белән тәрәзәгә ташланды. Әле бик иртә, яңа көн яктырып кына килә иде. Әбрар эштән арып, соң гына кайтты. Берни белешми йоклый. Сания аны уята алмый алҗыды. Алар икесе бер!Ә, ярым ялангач килеш >раки a чыктылар. Янгын аргы башта икән — Безнең йорт яна!—Сания йорәк ачыйгысы белән кычкырып җибәрде. Урамда берән-сәрән кеше күренә башлады. Бар да капка гөгтләренә басыл, нәрсә эшләргә белмичәрәк аптырап тора Әбрар белән Сания килеп җиткәндә, әле йортлары янында беркем дә юк иде. Ут өйгә сылап эшләнгән лапастан чыккан булса кирәк Лапас бөтенләй янып бетеп килә, ялкын инде өй түбәсенә үрләгән. — Янгын сүндерүчеләр кайда? Галләм тавышы. Ачы тавыш белән ул кычкыра. Колхоз рәисе беренче булып килеп баскан. Бераздан чиләк, балта тоткан берничә кеше күренде. Ут, көчәйгәннән көчәеп, бөтен өйне чорнап алды. Янгын сүндерүчеләр һаман күренми иде әле. Менә карчыгын ияртеп Зариф хәзрәт тә килеп җитте Тәкбир әйтеп як-ягына карап торды та, утның күрше йортка үрләү ихтималын сизеп, ике арадагы бушлыкны корәк белән казырга тогынды. Аңа тагын берничә кеше иярде. Ниһаять, насосны өстерәп алып килделәр. Янгын сакчысы булып эшләүче Чүкер Җәләе дөм исерек, аягында басып торырлык та хәле юк Бертукт аусыз нәрсәдер лыгырдый, сүхтәрен аңлый торган түгел. Икс егет аны насос яныннан төшереп, тиз генә эшкә тотындылар Ел коры килгәнлектән инеш кипте Суны чишмәләрдән, коедан көянтәчиләк белән ташыр! а туры килде. Су ташырга авылның аягына басыл торган барлык хатын-кызы чыкты. Фатыйма да башкалар белән бергә ару-талуны белми эшләде. — Бу кадәр бәхетсез кеше булыр икән,—диде ул, Әбрарны кызганып Яңа тормыш корып җибәргәч, кирәк бит шушындый хәлгә калырга' 1 Ахыры. Башы 4 нчс санда Янгынның күрше йортларга үрләү куркынычы артканнан артты. Иң якыны салам түбәле Гаҗби карчык йорты. Түбәсенә очкын төшсә, дөрләп яна башлаячак! Ярый әле җил каршы яктан. Халыкның бер төркеме шушы йортны саклап калу чарасына кереште. Җитмеш яшьлек ялгыз карчык йортсыз калса, ничек көн күрер? Аның бер таянычы юк. Баласы булмады. Ире белән икесе генә гомер иттеләр. Ул сугышта бер аягын калдырып кайткан иде, моннан берничә ел элек дөнья куйды. Озын Зиннәт баскыч белән менеп Гаҗби әбинең өй түбәсен суга коендыргач, очкын төшеп кенә ут кабарлык булмады. Ул янгын басылганчы түбәдән төшмәде. Хатын-кызлар аңа чиләк белән суны өзлексез биреп тордылар. Янгын басылыр алдыннан Чүкер Җәләе дә килеп җитте. Ул «баш төзәтеп» кеше рәтенә кергән иде инде. Бернәрсә булмаган кебек, эшкә кереште. Алар янгын сакчысы булып ике кеше эшлиләр иде. Аның алмашчысы Пәтти Шакирҗаны — алтмышка җиткән карт, атнадан артык инде эшкә чыкканы юк, авырып урын өстендә ята. Җәләй карамагында ике ат бар. Ул атлар янгын сараенда, махсус абзарда асрала. Аларны хуҗалык эшендә файдалану катгый рәвештә тыела. Ә Җәләй тартынып тормый, таныш-белешләренең үтенечен тиз генә башкарып ташлый. Әлбәттә, бушка эшләми. Хезмәт хакы—иң кимендә бер ярты. Партоешма секретаре Фатыйма Җәләйдән утын алып кайтып бирүен үтенгән иде. Гамәлдәге закон буенча, авыл җирләрендә эшләүче медицина работниклары түләүсез ягулык белән тәэмин ителә. Өенә дә түләүсез китереп бирергә тиешләр. Тиеш дип языла язылуын, кара белән акка ачык итеп языла. Әмма... Фатыймага утын алып кайтырга хәбәре килде килүен, тик колхоз кайчан ат бирә дә, алып кайтырга кемне җибәрә? Көтеп тормаска булды, Җәләйгә мөрәҗәгать итте. Аның икеләнеп калганын күреп: — Курыкма, курыкма! Буш итмәм,—диде,—коры чакта кайтарып калырга кирәк. Колхоз алып кайтып бирергә тиеш тә бит, аларга ышансаң, ягулыксыз калуың бар... Җәләй карышып тормады, утынны алып кайтып бирде. Фатыйма да вәгъдәсендә торды, буш итмәде. Ул башкалар кебек «ярты» чыгарып тоттырмады, кунакка чакырды. Кунак дигәч тә, алай авыз тутырып әйтерлек түгел, кич белән, кешегә сиздермичә генә кереп чыгарга кушты. Җәләйне өйрәтәсе юк. Мөмкин кадәр сак маташырга тырыша. Болай да инде, гайбәтнең чиге юк... Бер кичне, ындыр артлатып кына, билгеләнгән вакытта Фатыйма яшәгән йортка барып керде бу. Хуҗабикә әзерләнеп көтеп тора иде. Сый мулдан түгел, йомырка белән кыздырылган бәрәңге һәм бер шешә. Шешәдәге болганчык сыекчага күзе төшеп, Җәләй йөзен чытты. Көмешкә булса, авызга да алмаска кирәк, дип уйлап куйды. Саранланмасын әле, шулкадәр хезмәт күрсәтеп көмешкә эчеп утырыргамы? Җәләй тартынып тормады, шешәне кулына алып аның эчендәге сыекчаны карады. — Спирт ул, спирт,—диде Фатыйма тынычландырырга теләп,— мин аның рәтен беләммени? Фатыйма Җиһан карчыкта фатирда тора. Үз сүзле кырыс карчык. Фатирга керткәндә кисәтеп куйды: — Туры атлап йөрсәң генә килешеп яшәрбез, мутлыгыңны сизсәм, бер минут та тотмам,— диде. Ялынып сорагач кына Җәләйне өенә чакырып сыйларга ризалыгын бирде. Ялынып сорауга да карамас иде, Җәләй зур эш башкарды ич. Кьпйка утын кайгысы бетте. Изгелеккә изгелек белән җавап бирергә кирәк! Тагын шунысы: Җәләй яшь кеше түгел. Яшь вакытында да хатын-кыз белән мутланып йөргәне булмады. ~ Чүкернең сыер төсле «шайтан суы» чөмергәнен карап торып, йөрәгемне бозасым килми, өйдән китеп торам,— диде әби.—Сыйла шунда үзең. Ләкин озаклап утырмагыз! Җәләй, килеп керү белән, Җиһан әбинең юклыгына игътибар итте: — Кая олакты теге җен карчыгы? Күренми,—дип сорады. — Түбән очтагы Язилә әби кунакка чакырган. Җәләйне күреп сөйләшеп утырасым килгән иде, кызганыч, булмады инде дип, шунда китте. — Маладис! Акылы житкән, болай булгач иркенләп утырырга мөмкин. Ул стакан тутырып шешәдәге сыекчаны агызды да, тын да алмый эчеп бетерде: — Су кушьш бозгансың, спиртне аны чиста килеш эчсәң яхшырак... Фатыйма эчемлекне күбрәк күрсәтергә теләп су кушкан иде, хәйләсе барып чыкмады. Шулай да, спирт — спирт инде ул! Икенче стаканны эчкәч, ирнең бөтен тәне рәхәтләнеп, кыюрак сөйләшә башлады — Сеңлем Фатыйма! Гаеп итештән булмасын, турысын әйтеп сөйләшик: гомереңне әрәмгә уздырасың... — Нишләп алай дип әйтәсең? — Ялгыз йөрмә, тап үзеңә бер иптәш! — Бик кияүгә чыгар идем дә, сезнең авыл егетләре мине алырга теләмиләр... Җәләй Фатыйманың тел төбен аңлап алды: — Әллә Әбрар гына дигәнме? Шушындый чибәрлегең белән мескенгә сабышып йөрмә? — Сыйнфый дошман безгә көн бирәме соң?! Иң элек шуларның тамырын корытырга кирәк, аннары кияү турында уйларбыз. — Кем инде ул сыйнфый дошман дигәнең? — Мулла кызы... — һи, аларның кикреге шиңгәнгә биш былтыр! Совет власте кирәген бирде аларның... — Дөрес, кирәген бирде бирүен, әмма тамырлары исән. Борын төртер өчен җай чыкканны көтеп кенә торалар. Җәләй Фатыйманың салпы ягына салам кыстыруны дәвам игтерде: — Мулла кызы Сания синең тырнагыңа да тормый, маха бирдең... Гәп кызганнан кызыл, өстәл остенә флакон белән чиста спирт чыгып утырды.— Су кушып дәрәҗәсен төшерә күрмә,— диде Җәләй, мин аны шулай гына җиффәрәм... — Төптән уйлаганда Әбрар сиңа өйләнергә тиеш иде. Егет ялгышты... — Җаны теләгән жылан ите ашар диләрме? Торып карасыннар инде. Фатыйма эчендәге утны тышка чыгармаска, үзен тыныч тотарга тырышты. Менә күпме вакыт инде, төн йокысы күр! эне юк, тамагыннан аш үтми. Шундый ябыкты, чыра кебек булып калды. Кулыннан килсә, Санияне озгәләп ташлар иде. Ачуын әти-әнисеннән алырга теләп, аноним хатлар җибәреп карады. Советка каршы халыкны котырта, колхоз умартачылыгында эшләп бал урлый, дип язды. Якмаган яла калмады. Берсе дә расланмады. Тикшерүчеләр мәми авыз дип уйлады Фатыйма. Сугышка кадәр бала гына булса да, хәтерендә: мулла өстеннән әләк язылса, тикшереп тә тормыйлар, таш капчыкка илтеп тыгалар иде. Дөрес, бертуктаусыз әләкләп яза i оргач, Зариф мулланы умарта караудан бушатырга күрсәтмә бирелде бирелүен—эшли алырлык кеше табылмады Тотырыклы рәвештә керем бирә торган тармакны юклы-барлы кешегә тапшырып тар-мар итәргә ярамый диделәр. Бал сатудан кергән акча вактөяк «кесә чыгымнарын» капларга ярап тора. Аеруча банктагы хисапта арест ятканда! Аноним хатлар белән эш барып чыкмагач, Фатыйма Әбрар турында гайбәт таратырга кереште: — Җәләй абый, җаным,—диде,— ишеткәнең бармы? Әбрар каенатасы белән намаз укый дип сөйлиләр. Әллә, хәзрәт бу дөньядан киткәч, авылга мулла булып калырга җыена микән? Җәләйнең әлләни исе китмәде: — Анысы, сеңлем, һәркемнең үз эше инде,—диде дә бетерде. Җавап Фатыйма теләгәнчә булып чыкмады, кәефе кырылды Ризасызлыгын белдереп: Менә шулай агулыйлар безнең халыкны,—диде,— ашыгыч чара күрелергә тиеш. Җәләй өстәл өстеннән күзен йөртеп алды. Җитеп бетмәде. Тагын берәр стакан салып бирсә, шәп буласы иде дә, саранлана. Сорап алырга яхшысынмады, китәргә җыенып урыныннан кузгалды. Җитеп бетмәвен Фатыйма да сизә, өстәргә курка. Начар гадәте бар бу кешенең: исерсә—өенә кайтып, хатынына бәйләнә. — Җәләй абый, җаным, зур рәхмәт инде сиңа,—диде озатырга чыккач. Аннан үзенчә каты итеп кисәтте:—Ишетсен колагың, тавыш чыгарасы булма! — Тавыш чыгарырлык эш юк әле монда, кече телгә дә йокмады. Фатыйманың исәбе, Җәләйне ындыр артлатып кына озатып җибәрергә иде, тыңлатып буламы соң ул киребеткәнне? Урамга чыгып китте. Каян булса да аракы табып, аяктан егылганчы эчәчәк. Фатыймада спирт җитәрлек анысы, акчага алган мал түгел, кызганып тормас иде, авызыннан акканчы эчертер иде. Ярамый. Аның Фатыймада сыйлануын беркем белергә тиеш түгел! Фатыйма өйгә кереп караватына йөзтүбән капланды. Йөрәгенең януына чыдый алмый шактый озак ятты. Әбрарны болай калдырырга ярамый! Ничек итеп үч алырга? Хәзер аны Саниядән аерту мөмкин түгел. Пар күгәрченнәр төсле гөрләшеп яшиләр. Уйлар, уйлар! Очы-кырые юк Нишләргә? Озакламый Җиһан карчык кайтып җитәргә тиеш. Сикереп торды да өстәлне җыештырды. Ул кайтышка бөтен җир пөхтә булсын... Аша тагын Әбрардан үч алу уе биләп алды. Тәрәзә каршына басып урамны күзәтте. Моңа кадәр игътибар иткәне юк иде, тәрәзәдән Әбрарның йорт түбәсе күренә икән. Нинди матур итеп эшләп куйдылар, курчак өе кебек. Үзенең генә көче җитмәс иде, каенатасы булыша. Сәдакага килгән акчага эшләнә ул йорт. Нишләп мулланың керемен исәпкә алып, налог салмыйлар икән? Фатыйма үзе гаепле. Бу турыда күптән тавыш күтәрергә кирәк иде. Дөрес, ул йоклап ятмады. Хәбәр итте Райфодан килеп тикшереп тә карадылар. Налог салырлык кереме табылмады Юк, Әбрар белән Сания яңа салынган йортта тынычлап яшәмәсеннәр әле! Алар хәзергә абыйлары Шәрәфи йортында торып торалар. Үз йортларына күчкәнче, вакыттан файдаланып калырга кирәк. Йорт эшләгәндә, Әтүтән лапаска тутырып барган йомычка күз алдына килде. «Кызыл әтәч» җибәрергә аннан да уңайлы урынның булуы мөмкин түгел. Бер шырпы өйнең көлен күккә очырачак! Куркып тормаска, тәвәккәлләргә! Иң яхшысы бу эшне таң алдыннан, халык тәмле йокыда вакытта башкару Бу уй аның күңеленә бүген түгел, алар йорт эшли башлаган чакта ук килгән иде. Әллә юкка гына Әтүтән йомычка тутырган лапасны барып карап йөрдеме ул? Фатыйма шулай янып-көеп утырганда, Җиһан карчык кайтып керде. — Абау, теге айнымас китте дәмени әле? Ничек бик тиз . Сүзләренә игътибар булмагач: Чүкер авыр сүз әйттеме, әллә?—дип сорады,— кәефең киткән төсле... — Чүкер әйткән сүзгә кәеф китеп торса, дөньяда яшәсе дә юк! — Гаеп итмә, кызым,—диде, сорау Фатыймага ошамады дип уйлап,—сүз югында сүз булсын, ата казың күкәй саламы, кодагый дип сораган ди бер хатын, мин дә шуның шикелле... Фатыйма аның йокларга ятуын түземсезлек белән көтә иде. Җиһан карчык боргаланып-сыргаланып, озак йокыга китә алмый ятты. Ниһаять, көтә торгач гырлаганы ишетелде. Йоклый. Фатыйманың сынаганы бар: йокыга китсә, колак төбендә барабан кагып торсаң да уянмый ул. Хәзер тынычлап өйдән чыгып китәргә була, сизелмәячәк. Ашыкмады, карчыкның хәйләли торган гадәте исенә төшеп, йокыга китүенә тәмам ышанганчы, баш очында басып торды. Мөмкин кадәр сак булырга тырышып ишегалдына чыкты. Күкне кара болыт каплаган, төн гадәттән тыш караңгы. Яныңа килеп җитмичә кешене танырлык түгел. Әлегә бар да Фатыйма теләгәнчә бара. Әбрар йортына «кызыл әтәч» җибәрергә моннан да уңайлы вакытның булуы мөмкин түгел. Ашыгырга, ашыгырга! Күптән әзерләп куйган бер шешә керосины бар. Үзе белән шуны алды. Шырпы куенында. Ындыр артлатып Әбрар ишегалдына барып кергәндә йөрәге күкрәгеннән атылып чыгарлык дәрәҗәгә җитеп тибә иде. Йомычка тутырылган лапас ишеген бәйләп куелган тимерчыбыкны чишкәндә, кабаланып кулын канатты. Тез буыннарына кадәр калтырап, күзе ак белән караны аермады. Ничек йомычкага керосин сибеп ут төртүен, ничек өйгә кайтып керүен хәтерли алмады... — Кызым, Фатыйма, тор әле, тор! — Җиһан карчыкның тавышын ишетеп, аңына килде.—Урамда нигәдер шаулашалар Ул бер нәрсә дә белешмичә йоклаганга салышты. Урамда шау-шу көчәйгәннән, көчәйде. «Пожар» дип кычкырган тавыш аермачык ишетелде. Урамда ни өчен тавыш күтәрелгәнне аңлап, Җиһан карчык белгән догаларын укырга тотынды. Фатыйма карават астыннан чемоданын тартып чыгарды. Бөтен байлыгын шул чемоданга бикләп тота. Кешелеккә кия торган күлмәк белән җон кофта, паспорты белән училище тәмамлау турындагы таныклыгы да шул чемоданда Җиһан карчык Фатыйманың чемодан күтәреп өйдән чыгып китүен күрми дә калды. Белеп булмый, утның бу тирәгә сикерүе бар. Медпункт авыл кырыенда, янгын чыккан җирдән шактый ерак. Чемоданны шунда илтеп кую хәерлерәк булыр дип уйлады Фатыйма Ул медпунктта тоткарланмады. Барлык булган даруларын алып Әбрар ишегалдына, янгын сүндерүчеләр янына юнәлде. XIV k тна буе авыл өстендә көйгән ис аңкып торды. Янгынның сәбәбен ничек аңлатырга да белмәделәр. Кем дә булса ут төрткән дип уйлар ж ж идең, Әбрарга авылга үчле кеше юк кебек. Кулыннан килгән кадәр кешегә ярдәм күрсәтеп, тату яшәргә тырыша. Районнан килеп тикшереп киттеләр. Нинди нәтиҗәгә килгәннәрдер, белүче юк. Халык арасында шикле бер хәбәр таралды. Имеш, янгын чыгасы кичне, шул тирәдә Әтүтәнне күргәннәр. Ул бик еш кына йомычка тутырылган лапаста олылардан качып, тәмәке тартып утыра торган булган. Хәтта, әти-әнисеннән куркып, тәмәкесен шунда яшереп тоткан. Дөрестән дә, Әтүтәннең әтисе кырку кеше, балаларын төрле мутлыктан тыя, тыңламасалар суккалап алырга да тартынмый Янгын Әтүтән сүндерми ташлап калдырган тәмәке төпчегеннән чыккан дигән хәбәрне ишеткәч Әбрар «ялган» диде, катгый рәвештә бу гайбәтне кире какты. Ул белә, күптән инде Әтүтәннең тәмәкене кулына да тотып караганы юк. Кыш көне, әтисе яхшылап кыздыргач, башка тәмәке тартмаска ант итте. Ә ул сүзендә тора торган малай. Әбрар районнан килгән тикшерүчеләргә дә шулай язып аңлатма бирде Партоешма секретаре Фатыйма исә: «Башка беркем дә түгел, Әтүтән эше»,—дип әйтеп, сүзендә нык торды. — Күргән-белгән кеше юк, зинһар, берәүгә дә нахак бәла яга күрмәгез,— диде Зариф мулла кияве белән кызын үгетләп,—Ходайның хөкеме тугры, гаеплегә ул җәза бирсен. Каргышы үзенә булмаса баласына төшәр. Әбрар янгынның сәбәбен эзләп бик нык уйланды. Ул Фатыймадан шикләнде. Аның шикләнүе үзенчә иде. Фатыйманың төнлә барып, өенә ут төртеп йөрүен күз алдына да китермәде. Бәла Фатыйма каргышы аркасында килде дип уйлады. Әбрар хәзергә уйларын беркем белән дә уртаклашырга теләми, алар- ның гомергә сер булып калуы да ихтимал. Янгыннан бер Әбрар гына зыян күрмәде. Авыл советы һәм колхоз рәисләренә, райбашкарма утырышына чакырып, шелтә бирелде. Янгын сакчысы Җәләйне эшеннән колак кактырдылар. Мондый эшне ул елап эзләсә дә, таба алачак түгел, Фатыймага «ярдәм ит» дип әйтеп караган иде, «тавышыңны чыгарасы булма, бусы сәдакасы гына»,—дип кырт кисте теге. — Кара аны, кызый, артын-алдын уйлап сөйләш!—диде Җәләй агулы елмаеп.— Үкенергә туры килмәсен! —- Нәрсә өчен мин үкенергә тиеш? — Сасы спирт эчертеп, янгын сакчысын аяктан еккан өчен... Чыннан да, эшнең зурга китүе ихтимал. Фатыйма шуны аңлап, Җәләйне юмаларга тотынды: — Минем сиңа ярдәм итмим дип әйткәнем юк ич әле,—диде еламсыраган тавыш белән.— Бераз халык тынсын, җайлы-җайсыз булмый бит. — Миңа хәзер кирәк! — Ашыктырма, кайчан сине эшеңә кире кайтару турында сүз кузгатырга кирәклеген мин үзем белермен. — Белеп тор, йомгакның очы миндә! Фатыйма Җәләйне нәрсә әйтсәләр шуңа ышана торган надан бер мужик итеп күз алдына китерә иде, менә ул нинди икән! — Җәләй абый, бәгърем, болай сөйләшергә ничек телең бара? Каян белим ди мин, сине сыйлаган көнне Әбрар йортында янгын чыгасын? Белгән булсаммы?.. — Бәлки шулайдыр, белмәгәнсеңдер! Әмма минемчә уйлауның да нигезе бар. Синең Әбрар артыннан чапканыңны, авылның бала-чагасына кадәр белә. Ул әнә, тотты да мулла кызына өйләнде. Брач булып йөрүеңне әйтер идем, төкерде башыңа... Каты әйтте Җәләй, Фатыйма еларга да, көләргә дә белмәде. Аннары көчле куллары белән тотып, каршына китереп бастырды: — Кеше теләсә ничек уйласын, Әбрар йортында янгын чыгу белән мине сыйлавың арасында бәйләнеш булуында шигем юк,—диде. Ул бу сүзләрне куркытыр өчен генә әйтте. Ләкин Фатыйманың акбур кебек агарган йөзенә күзе төшеп, әллә чыннан да шулай микән, дип уйлап куйды. Яңа гына кукыраеп, горур басып торган фельдшерның мескен кыяфәткә керүе күңелендә ниндидер рәхәт тойгы уятты: — Язмышың минем кулда, иптәш доктор,—диде һөҗүмне дәвам итеп.— Үзеңә тиешлесен кабул итәргә әзерләнеп тор! Фатыйма яшь бала кебек үксеп еларга тотынды: — Җәләй абый, җаным, зинһар, мине батырма! Янгын чыгуда гаебе булмаса, бу кадәр өзгәләнмәс иде! Димәк, гаепле. Юк, юк, моны ачыклау Җәләй эше түгел, андый эшнең үз кешеләре бар, шулар шөгыльләнсен! — Спиртең бармы?—Фатыйма актык акчасына ике шешә аракы сатып алып китерде. Җәләйнең авызын капларга хәзергә шул җитеп торды. Алда тагын күз күрер... XV абделхәйләр белән ресторанга кереп утырганнан бирле Шәфиканың ашавы ашау, йокысы йокы булмады. Берәр таныш кешесе күреп ~ калып, иренә әләкләүдән курыкты. Шул турыда дусты Сөембикәгә сөйләгән иде, тегесе кычкырып көлде. — Нәрсәсе бар аның куркырлык — «легкий флирт», диде урысчалатып,— җае чыкса, тагын барырга кирәк! Шәфика дустының болай җиңел уйлавына гаҗәпкә калды. — Ул да безнең кебек бер хезмәт хакына яши, хатыны, балалары бар, акча каян алсын? Сөембикә аптырап калмады, бу сорауга да җиңел генә җавап бирде: — Безнең кебек чибәр хатыннар белән йөрисе килсә, тапсын! Акча табу аның эше... Шәфика белән Сөембикә кечкенәдән бергә аралашып үстеләр, кияүгә чыккач та, ташламадылар, сирәк булса да очрашып торалар. — Элек бер дә болай түгел идең, әллә җен алыштырдымы сине? — диде Шәфика аның сүзләренә ышанасы килмичә. — Тормыш үзе өйрәтә ул! Әйдә ачыктан-ачык сөйләшик әле: бала карап өйдә бикләнеп яткан өчен ирең рәхмәт әйтер дип уйлыйсыңмы?— Шәфика аптырап калды.—Ул да анда тик ятмый торгандыр әле! Иренең туры атлап йөрүенә чын күңеленнән ышана Шәфика Юк, юк, Галләм хыянәт итми! Ләкин дустының бу сүзләрен дә җавапсыз калдырды. — Хәзер үз хисабына сөяркә тотучы ирләр юк дип әйтерлек. Синең Габделхәең порядочный кеше күренә әле. — Син бик тирәнгә кереп киттең әле, мин алай булдыра алмыйм, теләмим дә... — Җүләр син! Мөмкин булганда файдаланып калырга кирәк, гомер ике килми. Сөембикә чынлап торып Шәфика күңеленә вәсвәсә салды. Кадыйров белән күрешмәгән көнне аңа нәрсәдер җитмәгән кебек була башлады. Күрешер өчен җае да чыгып тора бит! Көндезге тәнәфес вакытында райбашкарма хезмәткәрләре күршедәге ашханәгә йөриләр. Кадыйров тәкъдиме белән Шәфика дә көндезге ашауны шул ашханәдә көйләп җибәрде. Анда шактый зур чират була. Шәфиканы Габделхәй чират торудан да коткарды. Билгеле булганча, налог инспекторының эше — йөреп эшли торган эш. Ул райфодан участокка дип чыгып китә дә, ашханәгә иртәрәк килеп Шәфиканы көтеп тора. Кайсы көнне «синең хисапка иртәгә ашарбыз» дип аңа акча да түләтми. Әмма халык күзе үткен, аннан бер нәрсәне дә яшереп булмый. Иртәме соңмы, ул барысын белә. Аларның шул ашханәгә бергә йорүдән башка гаепләре булмаса да, гайбәт таралды. Шәфика куркып калды. Гайбәткә чик куярга теләп, ашханәгә йорүдән туктады. Габделхәй исә күрешүнең башка юлын эзләде. Гыйшык уты шундый көчле: Шәфика белән күрешмәгән көнне үзенә беркайда урын тапмый. Кирәк бит ике балалы хатынга шулай гашыйк булырга! Ул аның аяк астында туфрак булырга әзер. Ни өчен икәнен үзе дә белми. Чибәрлек ягына килсәң, үз хатыны да Шәфикадан ким түгел инде. Дөрес, Зәйтүнә Габделхәйдән берничә яшькә олы. Яшь аермасы шактый булса да, икесен янәшә куйсаң, ул яшьрәк күренә. Авыл һавасын иснәп, яшел чирәмдә аунап үскән кыз шул ул! Зәйтүнә ирен көнләшеп борчымый. Тагын бер яхшы ягы бар: кайбер хатыннар кебек кием-салымга хиреслеге юк. Нәрсә бар, шуңа риза Акчаны үзе таба. Эшләгән җирендә абруе зур, һөнәрен бөтен нечкәлекләре белән үзләштерде. Чимал базасында җәнлек тиресе сайлый. Бик тә четерекле эш. Тиренең сортын сортка аерып кабул итә. Тапшырырга килүчеләр аның алдында дер калтырап тора. Чөнки сорт Г дөрес билгеләнмәсә, зыян килә. Зыян йөзләгән мең сум тәшкил итәргә мөмкин! Зәйтүнә гадел булырга тырыша. Гаделлеген буш итмиләр. Берсеннән дә сорап алганы юк, телиме-теләмиме, акча калдырып китәләр. Болай эшләү закон буенча катгый рәвештә тыела. Тик язмаган законнар да бар бит әле! Ул кырын кергән акчадан иптәшләренә дә өлеш чыгара. Калганын күрше карчыкларына сәдака итеп өләшә. Карт-корыга, гарипләргә ярдәм кулы сузу нәселдән килә. Ата-бабасы да кешегә ярдәмле булу белән тирә-юньдә дан тоткан иде. Менә Габделхәй шундый хатын белән яши. Яратмаслык хатын түгел, бөтен яктан килгән. Дөресен генә әйткәндә, Габделхәйнең аны ташларга уйлаганы да юк. Ә менә Шәфиканы ярата, өзелеп ярата! Ялгыш кына кулы тиеп китсә дә, бөтен тәне рәхәтләнә. Нәрсә бу, үзенә күрә бер авырумы? Бер нишләр хәле юк, шашып ярата! Шәфика ашханәгә йөрүдән туктагач, очрашуның башка юлы табылды. Райбашкармадан ерак түгел бер бакча бар. Кайчандыр гөрләп торган бу бакча хәзер ташландык хәлдә. Берән-сәрән этләрен һавага алып чыгучылар гына күренгәли. — Борын төбендә нинди уңайлы урын бар икән!—диде Шәфика, бакча аның да күңеленә хуш килде. Көндезге тәнәфес вакытын шул бакчада үткәрә башладылар. Бакчага кереп утыруларын сиздермәс өчен саклык чаралары да күрелде. — Әни әзерләп көтеп тора, кайтып ашап киләм,— дип китә Шәфика тәнәфес вакытында, ә Габделхәй участокта йөргән җирендә туры шунда килеп, аны көтеп тора. Ул бакчага буш кул белән килми, тамак ялгарга нәрсә булса да кыстырып килә. Шәфика бик нәзберек, тәмлене генә ярата. Габделхәйнең кесә такыр. Ләкин сер бирергә ярамый. Сыйны көннән- көн яхшылатты. Тора-бара Шәфика шулкадәр күнекте, ул моны яратышкан кешеләр арасында була торган гади бер күренеш итеп кабул итте. Кадыйровның ничек, кайдан акча табуы турында уена да кертеп карамады. Бакчада сөйләшеп утыру гына Шәфиканы канәгатьләндерми башлады. Бер сәгать вакыт нәрсә ул, күз ачып йомганчы уза да китә. — Җаен табып, тагын ресторанга кереп утырырга кирәк,—диде. Габделхәй аның тарафыннан мондый тәкъдим булыр дип көтмәгән иде. Кесәсендә сукыр бер тиен акчасы юк, ләкин югалып калмады: — Әйдә, хәзер киттек!—диде. — Син бигрәк ашыгыч инде! — Андый эшне сузарга ярамый... Шәфика Габделхәйнең уң битеннән үбеп алды. Ул сул битен дә куйды.— Җитеп торыр, күпкә китә!-—Аның нәүмизләнгәнен күреп кызгану хисе туса да, башка үпмәде.— Бу юлы кеше өстерәп йөрмибез,— диде, сүзен дәвам итеп,— Сиңа авырга килә... — Акчаны үзебез табабыз, ул турыда кайгырма... — Алай булмый инде ул, сиңа да акча күктән яумый торгандыр ич. Икесе дә уйланып тынып калдылар. — Минем бер тәкъдимем бар,—диде Шәфика сүз башлап,—шәһәрдән читкәрәк китеп, йөреп кайтсак ничек булыр икән? — Габделхәй үзе дә шул турыда хыяллана иде, тик үпкәләтермен дип, әйтергә куркып йөрде. Хәзер чакырып торганда бармый калырга ярамас, мондый мөмкинлек сирәк була. Бөтен җитдилеге белән акча мәсьәләсе алга килеп басты. Бурычка алып булса да, Шәфика әйткән җиргә барырга кирәк! Районда чиркәү бар. Анда хезмәт итүче дин әһелләренең керемнәреннән салым алу Кадыйров карамагында. Аерым-аерым райфога чакырып copay алу юлы белән һәркайсының еллык керемен исәпләп чыгара ул. Соңгы вакытта бу эш җиңеләйде. Элегрәк шактый катлаулы иде. Хәзер аларга дәрәҗәләренә карап хезмәт хакы билгеләнде. Акчаны чиркәү бухгалтериясеннән алалар. Габделхәй сорау алганда актка «окладтан башка кереме юк» дип язып куя да, шуның белән вәссәлам! Белә, бик яхшы белә, чиркәү кассасыннан алган акчага калсаң, аягынны сузарга мөмкин. Чөнки хезмәт хакының иң кимендә яртысы салым түләүгә китә. Чиркәү кассасыннан түләнгән акчадан тыш алынган керемне ачыклар өчен, йорт саен йөреп, кемдә нинди дини йола үтәлгәнне тикшерергә кирәк. Габделхәйнең шымчылык итәсе килми. Шуңа күрә дин әһелләре аннан бик канәгать, очрашкан саен кунакка чакырыл теңкәсенә тияләр. Ә салым инспекторына аларның өенә бару катггый рәвештә тыела. Габделхәйне өлкән поп-настоятель чакырып йөри. Милләте буенча чуаш, кайчандыр семинария бетергән. Евтропов Николай Иванович, чиста киенеп йөри, кара сакаллы, яше җитмешләр тирәсендә, һәр сүзеннән укымышлы кеше булуы сизелеп тора. Габделхәй уйлап-уйлап йөрде дә, йә мал, йә җан, дип туры Николай Ивановичның өенә барып керде. Ул шәһәрдән читтә, үз йортында яши. Йортны яңа гына сатып алды. Алты почмаклы, калай түбәле бүрәнә йорт. Алма бакчасы да бар. Габделхәйгә ишекне юан гәүдәле бер хатын ачты Өстендә ефәк халат Агарып килә торган чәчен кыска итеп кистергән. Ул Габделхәйне өйгә кертмәде, Николай Ивановичны чакырып чыгарды. — О, иптәш Кадыйров! Нинди җилләр ташлады сезне?—диде саф татарча, чуашларга хас акцент белән.—Әйдә, өйгә узыгыз! Габделхәй өйгә кереп тормас, шушында ишек төбендә әйтәсе сүзен әйтер дә, китеп барыр дип уйлады булса кирәк, эчкә узгач шатланды. Туры залга барып керделәр. Зал кыйммәтле мебель белән җиһазландырылган, стенага төрле зурлыктагы иконалар эленгән. — Кайда сез болай татарча сөйләшергә өйрәндегез9 — Минем хатыным да татарча сөйләшә белә, без Аксу ягыннан — Сез татарча сөйләшә белә торгансыздыр дип уйламаган идем. . — Безнең авылның бер ягында татарлар яши, инеш кенә аерып тора —Ул Габделхәйгә диваннан урын тәкъдим итте. Утырсам озакка китә, әйтәсе сүземне әйтәм дә китәм. — Әллә нигә бер килеп, чәй дә эчми китәргәме? Беркая җибәрмим.— Аннары хатынына мөрәҗәгать итеп: — Тося, ишекне бикләп куй! —диде. Хуҗабикә Антонина Васильевна исемле икән, тиз генә өстәл әзерләргә тотынды. Иң әүвәл биш йолдызлы коньяк чыгып утырды Аның янына ваза белән шоколад конфет куелды Николай Иванович түрдәге серванттан ике хрусталь рюмка алып, эчемлек койды: — Кайнар аш әзер булганчы берәрне тотып куйыйк! - Минем аның белән дуслык юк,—дигән булды Габделхәй йөзен чытып, - әмма мондый затлы эчемлектән баш тартсаң, гөнаһ булыр Габделхәй, рюмкадагы коньякны җиңел генә йотып куйды да, борчып йөрүенең сәбәбен аңлатырга кереште — Сез гафу итегез,—диде түбәнчелек белән,—соңгы вакытта мине бик нык кыса башладылар, шул турыда сезне кисәтеп куярга кирәк дип уйладым, сүз бер булсын Николай Иванович аны бүлдерде. — Нәрсә сөйлисез сез? Нинди гафу үтенү ул! Килүегезгә мин бик шат' Бер сөйләшеп утыру үзе бер гомер . Бәлки гаеп итәрсез, сезгә үзебезнең эштәге бер серне чишәм, мине дин әһелләренең керемен тулысы белән исәпләмәүдә гаепләргә җыеналар... — Нигә килеп тикшермиләр? Тикшерсеннәр... — Менә шул тикшерүдән куркам да инде мин! Дин әһелләре арасында төрле халык бар, дөресен әйтеп эшне бозулары ихтимал. — Дин әһелләре керемнәрен налогтан яшерә дип уйлыйсызмы? — Анысы көн кебек ачык... — Сез моны, очраклы рәвештә, дин әһелләренең үз кулына бирелгән сәдаканы күз алдында тотып әйтәсезме? Ул вакытта урамда хәер эстәп утыручыларның да керемен исәпкә алып налог салырга кирәк. Габделхәй аптырап калды, җавап бирә алмады. Аның белән ачыктан- ачык сөйләшү куркыныч. Ышанычлы кешеләрдән ишетеп белә: дин әһелләренең күбесе КГБга эшли. Төрле юллар белән куркытып мәҗбүр итәләр Илдә КГБга эше төшмәгән берәр кеше бар микән, дип уйлый Габделхәй. Аның үзен дә, машинага утыртып, берничә мәртәбә КГБга алып бардылар. Йорттан йортка кереп халык арасында йөрүен исәпкә алып, күргән-белгәннәрен хәбәр итеп торырга мәҗбүр итмәкчеләр иде. Имеш, шәһәр капиталистик илләрдән җибәрелгән шпионнар белән мыжлап тора, алар белән көрәш—совет кешесенең изге бурычы. Кеше авызыннан чыккан һәр сүзне исәпкә алып барырга кушмакчылар иде. Көчкә котылды: — Берәр шикле кеше очраса, минуты белән хәбәр итәрмен, ләкин агент булып тормыйм,— диде. Үзен КГБга чакырып сөйләшүләре турында беркемгә, хәтта хатынына да әйтмәскә кушып, чыгарып җибәрделәр. Габделхәй Николай Ивановичның чиркәүдәге хәлләр турында даими рәвештә хәбәр итүенә шикләнми. Ул үзе дә моны яшереп маташмый. Никах, балага исем кушу һәм башка йолалар паспортсыз башкарылмый бит. Алар бар да махсус исемлеккә теркәлә. Исемлек исә райкомның пропаганда бүлегенә җибәрелә. — Кайвакытта безгә Сахалинда, Курил утрауларында хезмәт итүче офицерлар килеп никах укыта, баласын чукындыра,—диде Николай Иванович авыр сулап.—Ерак булгач, хезмәт иткән урыннарында белмәсләр дип уйлыйлар, күрәсең... Габделхәй залга күз йөртеп чыкты да, сүзне икенчегә борды: — Мебельнең берәгәен тапкан сез, импортный... — Сез тагын ал арны минем керемгә алынган дип уйламагыз! — Бушка килмәгәндер инде? — Улым Германиядә хезмәт итә, ул җибәрде.— Сөйләвенә караганда, улы ниндидер штабта хезмәт итә, подполковник. Николай Иванович сүз уңаенда чиркәүдә урнаштырылган яңа тәртиптән ризасызлыгын белдерде. — Бөтен керем староста белән бухгалтер кулында, акча тирәсенә безне якын да җибәрмиләр,—дип зарланды. Вәгазь сөйләү аерым контрольдә тотыла. Тексты язмача әзерләнеп, махсус тикшерүне үткәннән соң гына халык алдында сөйләргә рөхсәт ителә икән. — Сәясәткә хилаф берәр сүз ычкындырудан Алла сакласын,—диде Николай Иванович,—аннан соң чиркәүгә аяк басармын дип уйлама. Сүз белән бер шешә коньякның юкка чыгуы сизелми дә калды. Николай Иванович хатынына ымлый башлаган иде, Габделхәй туктатты: — Сез нәрсә, мине аяктан егып, хур итмәкче буласызмы? — Шушы яшькә җитеп, аңлы рәвештә кешегә начарлык эшләгәнем юк, Алла сакласын! Габделхәй китәргә җыенды. — Вакытыгыз булса, бераз утырыгыз! Сезне ничек күреп сөйләшергә дип уйлап йөри идем, үзегез килеп яхшы иттегез.— Николай Иванович сүздән туктап уйланып торды.—Зинһар, әләк дип кабул итмәгез, сер итеп кенә әйтәм: чиркәү акчасын урлыйлар... — Ник юл куясыз? Фаш итегез! — Безнең көч җитә торган түгел... Ул Министрлар Советы янындагы дин эшләре буенча комитет рәисенең староста белән бер булып чиркәү кассасына «кул тыгуы» турында сөйләде: — Төпле ревизия кирәк, моны бары сез генә булдыра аласыз. Иң зур керем шәм сатудан алына икән. Янып бетмәгән шәмнәрне җыеп, икенче мәртәбә сатуга чыгаралар ди. Бу турыда Габделхәйгә хәбәр иткәннәре бар, тик ничек тикшерергә икәнен генә белми иде Николай Иванович бәйнәбәйнә сөйләп бирде. Ул тиз генә икенче бүлмәгә чыгып керде. — Бу сезгә юл аягы,—Габделхәй кесәсенә гәзиткә төрелгән әйбер тыкты.—Алыгыз, ал! Соңгысы булмас,—диде кулыннан тотып, аңа төргәкне кесәдән чыгарырга ирек бирмәде.— Миңа үзеңә ышанган кебек ышан! Беркем беләчәк түгел. Николай Иванович кунагын арткы ишектән озатты: — Каршыдагы күршеләр чебен дә очырмый, күрми торсыннар әле...— Башка вакытта килергә туры килсә, шушы ишектән керергә кушты. Яшерен кыңгыравы да бар икән... Габделхәй урамга чыгу белән шундый ашыкты, кая басканын белмәде. Поп янына килүенә үкенеп бетә алмады. Уйлый торгач шундый нәтиҗә ясады: «Николай Иванович акча бирүе турында сөйләп йөрергә тиеш түгел. Законда алган кеше белән бергә биргән кешене дә җавапка тарту каралган». Ничек кенә булмасын, кесәдәге төргәк аның тынычлыгын югалтты. Нигә соң әле ул Николай Иванович күз алдында төргәкне ачып карамады? Чуаш халкы саран була, бәлки бер дә юкка кармакка эләккәндер? Акча санарга җайлы урын эзләп китте. Кая гына барып утырмасын, аны күзәтәләр төсле тоелды. Акча ресторанга кереп бер утыруда гына бетә торган түгел иде, поп шактый күп тамызган. Тукта, ни очен әле ул бу кадәр күп акча бирә? Матур күзләре өчен түгел, әлбәттә. Димәк, нәрсәдер өмет итә. Габделхәй хәзергә ул турыда уйлап баш ватмады. Биргәннең битенә бакма дигән сүз бар. Алып яхшы ипе. Тир түгеп тапкан акчасы түгел, нәрсә өчен налог инспекторына биргәнен үзе беләдер. Ашкынып Шәфиканың ресторанга чакырганын көтә башлады. Яхшыга була күрсен, болай ашкынганы юк иде... XVII алләм муеннан эшкә чумды. Көн дими, төн дими — һаман [ кырда, вакытында ашаганы да юк. Хәнифә аны чын күңелдән кызгана, үзенчә бөтен көчен куеп тәрбияләргә тырыша. Ә Галләм моңа игътибар да итми кебек. Әзерләгән ризыгы аның әллә бар, әллә юк: көтә-көтә тәмсезләнеп бетә. Рәтләп ашамагач, бик ябыкты да. Элекке рәисләрнең берсенә дә ошамаган, аракыны сөйми. Тагын шунысы гаҗәп: ярты елга якын авылда яши, хатынының килеп караганы юк әле. Хәнифә аның гаиләсе барлыгына да шикләнә башлады Ирен ир иткән хатынга бер килеп хәлен белеп китәргә була торгандыр ич инде! Этнең коерыгын кем киссә, шул яхшы, дип белеп әйтәләр шул, әгәр башкалар белән чуалса, хатынын авылдан куып та җибәреп тә булмас иде! Галләм исә чит хатыннарга борылып та карамый, яшь гомере әрәмгә уза. Хәнифә шулай уйлап, үз тормышын аныкы белән чагыштырып куйды «Ишек, нинди зур тишек дип, тәрәзәдән көлә» дигән сүзләр исенә төшеп, ирекссздән елмаеп куйды Ә үзе? Яшь гомере уза гына түгел, узып бетте һай, бер дә генә Хәнифә оныта алмый шул. Сугыш беткәнгә дә ничә ел, исән булса хәбәре килер иде, исән түгелдер, исән түгелдер... Бер вакытта да башына мондый уй кергәне юк иде, Галләм фатирда тора башлагач, шулай вәсвәсә килде. Әллә акылга җиңеләям инде дин, үз-үзен битәрләп алды Ни хакы бар аның хатынлы иргә күңелен сузарга? Алла сакласын, бәген дөньяга рисвай булудан! Аннары Миңзифа әбинең сүзләре исенә төшеп, үзен аклап куйды. «Гомер ике килми, килсә дә берсе безгә тими,—дип дөрес әйтә ул,—матур вакытыңда үз җаеңны үзең кара». Менә кызы Сәкинә үсеп җитә, быел унны бетерә. Бар теләге: югары белем алдырып, аны врач итү. Кияүгә чыкса — ул сыярмы, юкмы? Сәкинә ятимлек белән генә таныш, үгилек белән таныш түгел. Әнисенең ир белән торуына риза булырмы, юкмы — анысы да бар бит әле! Кыз чибәр. Аны әнисе янында озак тотмаячаклар. Хәзер үк артыннан йөрүчеләр бар. Әмма институт тәмамлаганчы Сәкинәгә кияү турында уйларга да ярамый. Хәнифә кактырып-суктырып шул турыда кызының исенә төшереп тора. Туйдырып та бетерде бугай инде, егетләр турында сүз чыкса, кызы ачулана башлый. Әйе, иртәме соңмы, Сәкинә аны ташлап китәчәк. Бер караганда кызларның вакытында урнашып калуы хәерле анысы. Дөнья шулай бара бит инде, кыз бала анасын саклап утыра алмый, үз тормышын корып җибәрергә тиеш. Телиме, теләмиме—Хәнифә ялгыз калачак. Алда картлык көтә, аңынчы яшәп булса? Ничек диләр әле: утыз улың булганчы, нинди ирең булсын диләр? Ничек кенә уйлап карамасын, үз аягында басып торганда лаеклы иптәш табарга кирәк, дигән фикергә килде Хәнифә. Уйлар, уйлар... Очы-кырые юк. Шулай янып-көеп утырганда Галләм кайтып керде. Бер дә болай вакытлы-вакытсыз кайтып йөргәне юк иде, әллә, авырый микән? Иртән районга барам дип чыгып киткән иде, соң гына кайтыр дип уйлап, ашарга да әзерләп тормады. Алар бер-берсенә тәмам ияләшеп җиттеләр, бертуган күк яшиләр. Ашауэчүне бергә көйләп җибәрделәр. Галләм «үзеңә нәрсә әзерлисең, миңа шул ярый», дигәч, Хәнифә каршы килмәде. Баштарак аңа яраклы итеп әзерли алмам дип курыккан иде, әлегә кадәр ул әзерләгән ризыктан ризасызлык күрсәткәне юк, Галләмнең. Сәкинәне дә якын итә, аның укуы белән гел кызыксынып тора. — Юлыгыз уңмаган, ахры,—диде Хәнифә, Галләмнең күңеле төшенкелеген сизеп. — Шулайрак шул...—Ни өчен икәнен аңлатып тормады, ак өйгә кереп китте. Хәнифә аптырап калды. Тиз генә керосинкага чәйнек куйды да, ул да аның янына керде. Галләм өстен дә чишенеп тормаган, диванга яткан. Йөзендә—хәлсезлек, күзләрендә моңсу караш. — Сез мине гафу итегез инде, бераз көтәргә туры килер. — Нәрсә сөйлисез, сез?—диде Галләм сүзнең ашау турында барганын аңлап.— Нинди сүз булырга мөмкин? Ашау качмас, өлгерербез, үз җаегыз белән әзерләрсез әле. Диван кырыенда урындык бар иде. Хәнифә Галләмнең баш очына куелган шул урындыкка барып утыруын үзе дә сизми калды. Бер вакытта да берберсенә болай орынып утырганнары юк иде. — Сезнең кәефегез юк, ахры, әллә фельдшерны чакырыйммы? — Зинһар, мәшәкатьләнә күрмәгез! Фельдшер чакырып кына кәефем яхшыра торган булса иде... — Сер булмаса әйтегез, башка чарасын күрербез.— Хәнифәгә ялгыш кына Галләмнең кулы тиеп китте. Икесенә дә шулкадәр рәхәт булды, ләкин сиздермәделәр. — Райком бюросында шелтә чәпәделәр,—диде Галләм,— партбилеттан колак кактырырга чамалыйлар. Идарә карары белән колхозчыларга шәхси хуҗалыклары өчен хайван азыгы әзерләргә рөхсәт ителде. Елга кырыйларын, юл буйларын, башка ташландык җирләрне бүлеп биргәннәр иде. Галләмгә кадәр эшләгән рәисләр колхозчы мәнфәгате турында уйлап та карамаганнар, үзләренә жил-яңгыр тимәсә шул житкән. Фатыйма Галләмгә каршы килеп, чәпчеп караган иде, идарә әгъзалары тарафыннан яклау тапмады. — Бөтен илдә шәхси милекчелеккә каршы аяусыз көрәш барганда, без аңлы рәвештә кешеләргә баерга юл ачабыз,—диде Фатыйма.— Мине батырыр өчен эшләнә бу эш. «Ленин» колхозындагы шәхси хуҗалыкларны хайван азыгы белән тәэмин итү турындагы яңалык, яшен тизлеге белән бөтен районга таралды. Озак көтәргә туры килмәде, колхоз җитәкчеләре райком бюросына чакырылды. Гадәттән тыш бу хәлне тикшерү өчен бюро тулы составында җыелган иде. Галләм белән Фатыймага сәгатьтән артык аяк өстендә басыл торырга туры килде. Беренче булып рәис аңлатма бирде: — Партоешма секретарен катнаштырмагыз,—диде ул, үзенчә Фатыйманы якларга теләп.— Ташландык җирләрдән шәхси хуҗалыкларга печән җыярга кушканны ул белми калды. — Ничек инде мондый эшне белми калырга мөмкин?!—дип чәрелдәде бер хатын.— Сәяси сукырлык!—Аның чын исеме Мәгьфүрә, русларга ярашырга тырышып, үзен Мага дип атап йөртә.— Әйтегез әле, сез ВКП (б) тарихының кыскача курсы белән танышмы?—дип сорады, сүзен дәвам иттереп, үзе үк җавабын да бирде:—Минемчә, сез бу изге китапны укымагансыз! Укып өйрәнгән булсагыз, партиянең явыз дошманы Бухарин юлы белән китмәс идегез. Галләм каршы дәшмәде, аңлый: бәхәскә керешсәң, сүз тагын да зурга китәчәк. Аның үзен тыныч тотуын күреп, Мага бөтенләй чыгырыннан чыкты: — Игътибар итегез әле,—диде,— бер нәрсә булмаган кебек, ничек кәпрәеп басып тора! Минемчә, ул акылга киләчәк түгел, аны партиядән куарга тәкъдим итә! Мага Галләмнең калтырап төшеп, ялына башлавын көткән иде, ә тегенең йөзендә үзгәреш күренмәде, үзен элеккечә горур тотты. Бюроның иң актив әгъзаларыннан берсе — Билалов та Фатыймага ташланды. Ул аны колхоз рәисе канаты астына сыенып яшәүдә гаепләде. — Кара аларны, бер-берсен ничек яклыйлар! Мондый партоешма секретаренең булганнан булмаганы артык—Бусы каты шелтә биреп, Фатыйманы партоешма секретаре вазифаларын үтәүдән азат итүне сорады. Фатыйма куркудан чак кына астына җибәрмәде. Бер агарды, бер күгәрде, авыз ачып сүз әйтерлек хәле калмады. Бюро әгъзалары шулкадәр кызып киттеләр — беренче туктатмаса, утырыш көне буена сузылачак иде. — Сәяси сукырлык күрсәтелгән — анысы факт,— диде ул, сүзенең һәр иҗегенә басым ясап —Ләкин аңлы рәвештә эшләнгән эш дип уйларга нигез юк. Ничек диләр әле? «На ошибках учимся» диләрме? Каты шелтә белән чикләнергә тәкъдим итәм. Бюро утырышы Галләм күңелендә авыр тәэсир калдырды. Әйтергә генә ансат: ярты ел эчендә ике шелтә! Ярый әле утырышта беренчесен искә төшермәделәр. Әллә оныттылар инде? Онытырлар, көтеп тор! Анда һәр адым исәпкә алынып, акка кара белән теркәлә! Бервакытта да үзен болай начар сизгәне юк иде Галләмнең. Шуңа күрә өйгә кайтып керү белән диванга барып түнде Баш очына Хәнифә килеп утыргач, аңа ничектер җиңелрәк булып киткән төсле тоелды — Шулкадәр кайгыга бату кирәкмәс иде, партбилетсыз да дөньяда яшәп була торгандыр ич!—диде Хәнифә Сорау Галләмне өнсез итте. Дөресен әйтсә, ышандыра алырмы икән, дип уйт а калды Партия сафында, шул исәптән җитәкче оешмаларда эшләүчеләр арасында да, бары җылы урын биләү өчен генә кесәсендә кызыл билет йөртүчеләр күп. Халыкның коммунистлардан йөз чөерә башлавының беренче сәбәбе— шушы. — Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк,— диде Галләм җитди рәвештә,—партиядән чыгарсалар, минем өчен яшәүнең бер кызыгы да калмый. Хәнифәнең коммунистлар авызыннан чыккан мондый сүзләрне күп мәртәбәләр ишеткәне бар иде. Аны һәркем үзенчә аңлап фикер йөртә Галләм үз сүзләренең Хәнифәгә тәэсир итмәгәнен сизеп, кызып китте: — Мин партиягә җиңел тормыш эзләп кермәдем, коммунистик идеяне җаным-тәнем белән кабул итәм. Кешелек дөньясын социализм, бары тик социализм гына бөлгенлектән чыгарачагына чын күңелдән ышанам. Авылга кайтып эшли башлаганнан бирле Галләмнең беркем белән дә болай ачылып сөйләшкәне юк иде. Юкка өзгәләнеп аңлатып маташты ул, сүзләре Хәнифә күңеленә үтеп кермәде, хатын боларны шул елларны модага әйләнгән гади сөйләшү дип кабул итте. Кеше якын туганы белән уй-фикерен уртаклашырга курка, совет властен күккә чөеп мактарга мәҗбүр. Алла сакласын, онтылып китеп тормыш авырлыгыннан зарлансаң—кара исемлеккә теркәләсең һәм күзәтү астында яшисең, һәр адымың исәпкә алып барыла. Хәнифә урта белемле—ун класс тәмамлады. Мәктәп бусагасын атлап керү белән, социализмда кеше җәннәттә яшәячәк, дип балаларның колагына тукыдылар. Ниһаять, ул мәктәптә укыган дәвердә, илдә социализмның түбәндәге, беренче фазасы төзелде дип игълан ителде. Ә тормыш кирегә тәгәрәп авырайганнан авырайды. Бар да коры хыялга әйләнде. Хәнифә дәреслекләр буенча кешелек тарихында барлыкка килгән төрле чорлар белән таныш. Колхозчының хәлен феодализм чорындагы крепостной крестьянныкы белән чагыштырып карый да шашып китә. Капитализм чорын искә алып торуның кирәге дә юк... Колхозчының тормышы кара буяуны кызганмый сурәтләнгән крепостной крестьянныкыннан да авыррак түгелме соң? Ярый, җир мәңгелеккә колхозларга беркетелде. Бөтен авыл халкын клубка җыеп, тантаналы рәвештә бу турыдагы актка кул куелды. Фактта нәрсә? Колхозчы җирдә көне-төне эшләргә генә хаклы. Хезмәте өчен бер тиен түләнми. Түләнмәсә дә, ниндидер нормативлар уйлап чыгарылган, эш көне языла. Көлке түгел диген? . Колхозчының үзе теләгәнчә хайван асрарга да хакы юк. Асрар иде — налог белән җанын алалар, ашатырга азык табып булмый. Колхозчы көчләп ялкаулыкка чыгарыла. Авылдан китәргә талпынып карый—паспорты юк! Хәнифә Галләмнең күтәренке тон белән әйтелгән сүзләренә каршы дәшми түзә алмады: — Гаеп итсәгез итәрсез, бигрәк эт тормышына калдык бит, кемне тыңларга да белгән юк,—диде. Галләм аннан мондый сүз көтмәгән иде. — Сез ялгышасыз!—Сикереп торып утырды.— Шуны ачык аңлагыз, авырлыклар алар, бар да вакытлыча, сугыш тудырган авырлыклар. Аннан шуны да онытмыйк: әлегә кадәр без ерткыч капиталистлар чолганышында яшәдек. Ышаныгыз, озакламый үзгәрәчәк, партия халыкның көнкүрешен яхшыртыр өчен бөтен көчен куя. Хәнифә Галләмне башкачарак итеп күз алдына китерә иде. Бактың исә, ул да шул үз заманының җимеше икән. Өстән бирелгән күрсәтмәне үтәргә әзер торучы. Ләкин башкалардан аерылып торган бер сыйфаты бар — халык мәнфәгатен кайгырта. Эш башында утыручыларның күпчелеге үзенә яхшы булса, шуңа риза. Алар өчен халыкның тормышы авыр булу яхшырак та әле. Чөнки, эт симерсә, хуҗасын талый. Ач, ялангач яшәгән халыкны буйсындыру ансатрак. Аңа сирәк-мирәк берәр калҗа ыргытсаң, шул җитә. Совет илендә тормыш шул вәзгыятькә корылган. Хәнифә аны болай катлаулы итеп уйламый, үзенчә гадиерәк итеп күз алдына китерә Илдә шау-шу куптарып, ел саен аз-маз товар бәһаләрен төшергән булалар. Мохтаҗлыкның чигенә җиткән халыкка калҗа ыргытуның бер мисалы түгелмени бу?! Галләмнең халык мәнфәгатен кайгыртуы район җитәкчеләре тарафыннан «яхшы атлы булу» дип бәяләнә. Хәнифә моны яхшы аңлый — Төкерегез барысына! Колхозчыга тормыш шартлары тудырам дип үзегезне бетермәгез,—диде.— Барыбер рәхмәт ишетмәссез Шулай дип әйтте дә, үкенеп куйды: — Сез тагын йомырка тавыкны өйрәтә дип уйламагыз Киңәш итеп әйтелгән сүзләр Галләмгә ошамады, әлбәттә. Әмма каты бәрелеп хуҗабикәнең гайрәтен чигерергә дә теләмәде. — Башкача булдыра алмыйм, шулай гадәтләнеп үстем. Гадәт китмәс, чир китәр, дип юкка гына әйтми торганнардыр. Хәнифә өстәлгә кайнар чәйнек китереп утыртты. Галләм ирексездән аны хатыны Шәфика белән чагыштырды. Аерма җир белән күк арасы Югары белемле булса да, Шәфика аның кебек фикер йөртә алмый. Гомерен заяга уздыра, мескен! Теләсә кайсы ирне бәхетле итә алыр иде. Әгәр марҗа йортыннан куылып, каңгырып йөргән вакытында очрашкан булсалар... Ул үз башына шундый уйлар килүдән куркып, сискәнеп китте. Юк, юк, һәр кайсы үз урынында яхшы. Шәфиканың үзенә генә хас башка өстенлеге бар. Җүләр уйлар белән баш әйләндерер вакытмы соң? Чәй эчкәндә Хәнифәгә күтәрелеп карарга оялып утырды «Нигә Галләмнең хатыны килми икән?»—дип уйлады Хәнифә. «Шундый ирем булса, җәһәннәм астына җибәрсәләр дә, калмас илем»,—диде эченнән генә. XVIII абделхәй белән Шәфика бер-берсенә шулкадәр ияләштеләр, күреште мәгән көннәрендә икесенә дә тормышның яме беткән төсле тоела иде. Габделхәй белән күрешкән көнне Шәфика эшкә кояш кебек балкып килеп керә. Иптәшләре аның болай күтәренке күңел белән йөрүен дә игътибарсыз калдырмый. Ире кайтып күңелен күреп киткән дә, шуңа күрә шатлыгы эченә сыймый, дип уйлыйлар Без капчыкта ятмаган шикелле, аларның яшерен элемтәсе дә беленәчәк, әлбәттә. Ләкин аның бу турыда ныклап уйлаганы юк Үзен һичкенә дә гаепле санамый. Ире янында булса, Габделхәй белән өстерәлеп йөрер идемени соң ул?! Аптыраганнан эшләнгән эш бит Уртак сүзләре бул! анда тормыш авырлыгын бүлешеп, сойләшеп йөрүнең ни гаебе бар? Юк, ул бер вакытта да шуннан артыгын рөхсәт итәчәк түгел. Галләм алдында йөзе ак, ул аны аңларга тиеш. Шулай да кеше күзенә күренеп йөрмәү хәерлерәк. Ул ресторанга барудан баш таргты. Ә Габделхәйнең ярты юлда туктап кала торган гадәте юк Дөрес, ул да хатынын ташларга җыенмый. Ләкин Шәфикадән читләшергә исәбе юк. Күпме акча тотты бит инде ул аны сыйларга’’ Шәфика бергә тагылып йөрүне туктатыр! а тәкъдим иткәч, нишләргә дә белмәде. Иртән эшкә барганда алар яшәгән урамга килеп каршы ала башлады. — Аңла! Минем яратуым бер кемнекенә дә ошамаган, кара аны мәхәббәт утында янып үлсәм, җавап бирергә туры килмәсен, диде Габделхәйнең өзгәләнеп әйткән мондый сүзләре, Шәфиканы чынлап торып ышандыра башлады. Аңа карата булган тискәре фикере минут эчендә үзгәрде. Тегесе моннан оста файдаланды — Син бер көнне кырга чыгып йөрү турында сүз кузгаткан идең, диде — һава матур көнне сайлап шәһәр читенә китсәк, ничек булыр? Чыннан да, җәй узып бара, нигә бер иркенләп күңел ачып кайтмаска? Мин сине табигатьнең иң матур җиренә алып барам, ул тирәгә әле шәһәр кешесенең аяк та басканы юк. Гомер буе шәһәрнең сасы һавасын иснәп яшәргә димәгәндер ич? Мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк дигән фикергә килде Шәфика. ...Шәфика вокзалга килгәндә Габделхәй аны дүрт күз белән көтеп тора иде инде. Бу яктан аңа тел-теш тидерерлек түгел, очрашасы урынга һәрвакыт алдан килеп баса. Алар, шәһәр яны поездына утырып, Арча ягына киттеләр. Хәзерге кебек электричкалар юк иде әле. Вагоннарга баш тыга торган түгел. Ата улны, ана кызны белми. Авыл халкы иңенә асып шәһәрдән икмәк ташый. Монда Габделхәй белән Шәфикага игътибар иткән кеше юк. Таныш- белеш очрар дип курка торган түгел. Менә аларга төшеп калыр вакыт та җитте. Вагоннан чыкканда манма тиргә баткан иделәр. Габделхәйнең куллары буш түгел, сумка аскан. Шәфика анымоны уйлап тормады, кулъяулыгы белән аның маңгаендагы тирне сөртте. Габделхәйгә рәхәт булып китте. Көн искиткеч матур. Иртәдән үк кояш кыздыра башлады. Станция кырыеннан ук урман башлана. Нарат урманы. Габделхәй Шәфиканы бер сукмак белән шул урманга алып кереп китте. Берсеннән берсе узышып, башлары күккә тиярдәй булып үскән нарат агачлары арасында һава салкынча, суларга җиңел. Шәфикага гүя канат тактылар, тәпиләп түгел, очып баралар төсле тоелды. Аның болай хозурланып йөргәне юк иде әле. Күпме гомер әрәмгә узган! Бер дә еракка, җәһәннәм астына китеп йөрисе юк, шәһәр янында да менә дигән урыннар бар икән. Ярый әле Габделхәй алып чыкты, югыйсә күрмичә үлгән булыр иде. Бара торгач, таллар арасыннан бормаланып аккан су кырыена килеп чыктылар. Көмеш кебек саф сулы елга! Тын гына ага да ага. Габделхәй Шәфиканы бер кырыйдагы куак астына алып керде. Шундый куе булып үскән, юклы-барлы яңгыр да үтә торган түгел. Җиргә гәзит җәеп, сумкадагы ризыкларны бушаттылар. Шулар белән маташкан арада Габделхәй өстен чишенеп тә ыргытты. Шәфика баштарак нишләргә белмәде. Күз алдына Галләм килеп басты. «Нинди йөз белән аңа күренермен?»,— дип уйлады ул. — Булмый миннән, кайтып китәм,—диде кырт кисеп. — Үзеңә кара,—диде Габделхәй тыныч тавыш белән.—Поезд кичкә таба гына була.—Ул Шәфиканың характерын яхшы ук өйрәнеп өлгергән иде инде. Аны ачуланып, яки ялынып көйгә китереп булмый. Шуңа күрә юри битараф булырга тырышты. Пешкән тавыкны кисәкләргә бүлгәләде дә, бер ботын Шәфикага тәкъдим итте. — Башта тамак ялгап алыйк, бәйләп тотар хәлем юк, китсәң аннары китәрсең! Шәфика мескен генә булып җиргә утырды. — Бигрәк кыргый инде син, шәһәр кызы булуыңны әйтер идем!—Ир кеше сумкадан тозлы кыяр белән гөмбә чыгарды.— Мин тагын чатыр чабып, базардан менә боларны эзләп йөргән булам. Синең тарафтан үземә хөрмәт юк та юк инде! Ризык хакы бар... Сарымсак һәм төрле үләннәр салып тозланган кыярның хуш исе Шәфиканың борынын кытыклап, ашыйсын китереп җибәрде: — Шулкадәр расходланмасаң да була иде инде! —- Синең өчен җанымны да кызганмаганны беләсең ич...—Коньяк шешәсен ачты.—Рюмкалар юк, ничек эчәбез?—Ясалма рәвештә кычкырып көлде дә, стаканга эчемлек агызды:—Менә бусы сиңа, бер ике тамчы йотып җибәр!—Шәфика баш тартты.—Эчмәсәң эчмәссең, чишенеп утыр, тәнең һава суласын. Шәфика эчке күлмәктән генә калды. Габделхәйнең аны болай ярым ялангач хәлдә беренче мәртәбә күрүе иде япе һич тә балалы хатын дип әйтерлек түгел, кызлар шикелле. 1аушалмаган. Теләсә кайсы ирне гашыйк итәрлек. Гашып торган зур күкрәк, нечкә билле нәфис гәүдә, аяклары дисеңме— килешмәгән җире юк Ходай бирсә, бөтенесен дә тигез итеп бирә шул! Габделхәй ничек кенә булса да аны коньяктан авыз иттерергә тырышты. — Моны бит дару өчен генә эчәләр, шуны да белмәскә инде?! Шәфика стаканвы тотып та карамады — Беренче мәртәбә очрашуыбыз түгел бит! Хатын-кызга ябыша торган гадәтем юклыгын беләсең, курыкма! — Аек баштан гына сөйләшеп утырыйк әле! Шайтан суы белән тәмен җибәрмик... — Минемчә...—Сүзен бүлеп туктап калды Габделхәй. Киресен әйтсә, исереккә санаячак, дип уйлады, Шәфика исә үзенчә дәвам иттерде: — Минемчә, икебезне дә яткырып чыбыкларга кирәк, безнең болай йөрүне Алла да, мулла да гафу итәчәк түгел Теге дөньяга барасыбыз бар бит әле! — Дөнья яралганнан бирле кешеләр шулай яшәгән, дөнья беткәнче шулай яшәячәк. Теге дөньяга килгәндә, аннан кайткан кеше юк, баргач күз күрер... — Болай сөйләү үзе зур гөнаһ! — Шәфика кулы белән аның авызын каплады -Синең янында утырырга да куркыныч! Ул чын күңеленнән Аллага ышана. Болай ярым ялангач ят ир янында утыруның ояты ни тора! Өйгә кайткач нинди йөз белән әнисенә, балаларына күренер? Уеннан уймак чыга, дип бик белеп әйткәннәр Бүгеннән үк барысына чик куелырга тиеш! Алдын артын уйламый башланган эш шулай үкенечле була ул. — Синең белән шаяруым иремә беленсә, бер минут торачак түгел — Бик әйбәт, икәү бергә тора башлыйбыз — Минем балаларыма әти була алырсыңмы соң? — Сине яраткач, балаларыңны да үземнекеләр кебек якын итәргә тиеш булам. Габделхәй тарафыннан болар бар да теләгенә ирешер өчен генә әйтелгән сүзләр иде. Чөнки күпме тол хатыннар белән йөреп, Шәфика кебек үз сүзендә нык торучыны очратканы юк иде әле аның Каты чикләвек Ничек итеп булса да ул аны ватарга тиеш Шул максатны күздә тогып, вәгъдәгә саранланмады. Аның мондый комсызлыгы Шәфикага айнырга ярдәм итте. Торып басты да тиз генә күлмәген киде — Нәрсә, боларны ташлап калдырабызмыни?- диде Габделхәй, җиргә җәйгән гәзит өстендә өелеп яткан сыйга ымлап Бушка килгән әйбер түгел, акча түләп алдым - Рәхмәт инде! Бәлки хатының, балаларың авызыннан өзеп мине сыйлап тор| ансыңдыр, гаепне үз өстемә алам. Мин синең нәрсә теләгәнеңне җанымтәнем белән сизеп торам, өмет итсәң —ялгышасың. — Пар күгәрчен төсле гөрләшеп утырсак, миңа шул җигә Алдашты әлбәттә. Күреп тора: дөресен әйтсә, Шәфика бүтәнчә мондый очрашуга барачак түгел. — Болай чишенеп, аулак җирдә утыра башласак, тегесенә дә ерак калмас... Бу сүзләр Габделхәйгә җан кертеп җибәрде Бөтенләй өметне өзәргә кирәк түгел икән, дип уйлады: Шулай булгач, нигә бер-беребезне газапларга9 Мөмкин вакытта рәхәтләнеп калырга кирәк . Бер дә оят юк икән синдә! — Нәрсә оялып торырга? Картайгач сагынып сөйләрлек булсын — Әгәр аңа барып җитсә, бөтен гомерем үкенеп узачак — Халык телендә: тизәкнең кырыена бастың ни, уртасына бастың ни— барыбер, дигән сүз бар. Менә бүген монда килеп утырдык, бер нәрсә булмады дип әйтсәң — ирең ышаныр микән? — Менә син нинди, рәхим-шәфкать көтә торган кеше түгел икәнсең! Башка сүз озайтып тормады: «Мин киттем!»—диде катгый итеп. Ул куаклыктан чыгып, шактый җир киткән иде инде, Габделхәй куып җитте. — һәр сүздән гаеп табарга гына торасың! Алай үпкәчел булырга ярамый.— Бетте, бетте, гаеп миндә! Нәрсәгә әле болай сөйләшә? Гаеп итәрлек сүз чыкканы юк бит! Нәрсә өчен Шәфика аны гафу итәргә тиеш? Ул үзе гаепле. Риза булмаса, Габделхәй көчләп аны монда алып чыга алмый иде бит. Ике балалы хатын төрле хәйләләр корып, эшен калдырып, урамда күңел ачып йөрсен инде! Җинаять... Шундый уйлар башына килеп, чәче үрә торырлык булды. Төптәнрәк уйлап карасаң, акланырлык сәбәбе дә бар икән: ир белән хатынны аерым яшәргә мәҗбүр итәләр. — Үпкәләргә хакым юк, минем өчен кулыңнан килгәннең барын да эшләдең, рәхмәт! — Мөмкинлегем булса, моның белән генә чикләнер идемме? — Мин синеңчә булдыра алмыйм. Уйлап-уйлап карыйм да, иремнән бер гаеп тә тапмыйм. Ул синнән ким кеше түгел... Габделхәйнең аны ахырына кадәр тыңларга сабырлыгы җитмәде, бүлдерде: — Ул яктан без пар килгәнбез, икебез дә бер төсле... — Шулай булгач безгә нәрсә җитми? Габделхәй сорауны аңламаганга салышты. — Тыңла сүземне, дуслыкны бозмыйча гына аерылышыйк... — Судан коры чыкмакчы буласыңмы?—Дары кебек кабынып китүен сизми дә калды Габделхәй, ләкин үзен бик тиз кулга алды:—Күрәм, мине яндырып үтерергә исәбең,—диде еламсыраган тавыш белән. — Үлмисең! Тагын минем ише берничә хатынның башын әйләндерергә өлгерерсең әле.— Габделхәй ирексездән елмаеп куйды. Сүз дә юк, акыллы хатын! Аны коры килеш кулдан ычкындырсаң, хурлыгы ни тора? Станциягә барып җитү белән Шәфика кассага йөгерде һәм ике билет алды. Габделхәй акча чыгарган иде, баш тартты: — Соңгы минутта бурычлы булып каласым килми... — Әйе, бурычың акча белән генә түләп бетерә торган түгел, алай ансат кына котылырга уйлама,—диде Габделхәй усал елмаеп. Вагонга кереп утыргач, Шәфикалар күршесендә яшәүче бер хатын очрады. Күрмәмешкә салышып бер почмакка поскан иде, күзе очлы икән, кешеләрне этеп-төртеп, аның янына килеп басты: — Абау, күрше, син түгелме соң? Каян килеп чыктың бу якка? Шәфика да югалып калмады: — Райбашкармадан тикшерү эше белән җибәргәннәр иде,—диде. Габделхәй сүзгә кушылыр дип курыккан иде, тәртипне бозмады. Чит- кәрәк китеп, аны белмәгәнгә салышты. Алар транспортта йөргәндә шулай сак булырга өйрәнделәр. Поезддан төшкәч Шәфика тукталып тормады, күзе белән ымлап хушлашты да китеп барды. Өйләренә кайтып кергәндә вакыт шактый соң. ишегалдында йөк машинасы тора иде. Аның янында бер яшь егет кайнаша. Шәфика аңа игътибар итмәде, ашыгып өйгә кереп китте. Галләм кайткан. Ике баланы алдына утырткан да, шулар белән гәпләшеп утыра. — Озак, озак эшләтәләр сине! Эшеңә кереп чыктым, машинага утыртып алып кайтмакчы идем. Шәфикә кызарды, бүртенде, җир ярылса җир тишегенә кереп китәрлек булды. Алла коткарды, Галләм аның кайда йөрүе турында тәфтишләп сорап тормады. Әгәр сораса, валлаһи, гаебен сөйләп бирәчәк иде Шәфика! — Нигә ос киемнәреңне салмадың? Бигрәк читләтә башладың инде' — Безгә бүген кайтып җитәргә кирәк, сине күрмичә китәсем килмәгәнгә генә утырам. Шәфика аны кочаклап, бертуктаусыз үбәргә тотынды. Кайнар күз яше Галләмнең битен яндырып алган кебек иттерде: — Юк, юк! Бер кая да җибәрмим! Бүген үземнең янда кунасың. Галләм аптырап калды. Күпме гомер итеп хатыны тарафыннан мондый сүзләр ишеткәне юк иде. Хәзер машинабыз бар, ешрак кайтып йөрермен, дип әйтеп карады, ишетергә дә теләмәде. Сүзләрен әнисе Фатыйма абыстай да тыңлап тора икән: — Нигә бу кадәр хатыныңны аздырасың? Әллә алыштырып кайтардылармы үзеңне?—диде кызын әрләп. Фәрит белән Фәридә әниләрен якладылар: — Беркая җибәрмибез,—дип, Галләм алдыннан төшмәделәр. Шәфика һаман күз яшен тыя алмады. Галләм ишегалдыннан шоферны чакырып алып керде: — Әбрар, нишлибез, Шәфика апаң китәргә рөхсәт итми. Уйлаштылар да, иртән таң белән юлга чыгарга исәпләп, кунарга калдылар. Аларга кайтышлый Шәрәфи янына кереп чыгарга кирәк иде. Әбрар шунда, Шәрәфи абыйсы янына барып кунарга булды. Аңа янгыннан соң йортын аякка бастырырга кирәк, Шәрәфи абыйсы ярдәме белән бүрәнә юнәтеп булмас микән, дип уйлады. XIX , абделхәйнең Шәфикага бүгенге кебек ачуы чыкканы юк иде. «Юк, Д алай ансат кына минем кулдан ычкына алмассың,—диде ул эченнән генә.— Мин сине матур күзләрен өчен генә дуңгыз урынына сыйламадым». Шулай уйланып, трамвай тукталышында басып торганда, «Гриша» дип эндәшкән тавышка сискәнеп китте. Таныш тавыш. Рус милләтеннән булган кешеләр аны шулай атап йөртәләр. Кечкенәдән өйрәнелгәнгәме, мулла кушкан Габделхәй белән беррәттән, Гришаны да үз исеме итеп кабул итә ул. Кысыр кайгыга батып, нишләргә белми аптырап торганда, таныш тавышны ишетеп күңеле күтәрелеп китте — О, Катя, милая, каян килеп чыктың? Катя, шактый олы яшьтә булуына карамастан, чибәрлеген саклый белгән тол хатын. Җитеп килә торган кызы белән үз йортында яши. Ире сугыштан кайтмаган. — Нишләп торасың монда, әллә хатының куып чыгардымы9 — Тукта, тукта, нишләп әле син минем белән болай дорфа сөйләшәсең? — Бетте, бетте, гафу ит! Шаярам гына, нишләп йөрисең болай кичләтеп? — Эштән кайтып барам.. — Тагын берәрсен елаткансыңдыр әле Катя үз аршыны белән үлчи Ул — яхшы тегүче Яшеренеп эшли Үз сүзе белән әйтсәң, капканы бикләп куя да, налог инспекторыннан качып энә белән баз казый. Тикшерергә килүчеләр дөбердәтәләр, дөбердәтәләр да — китеп баралар. Койма биек Кем әйтмешли, кош та очып үтәрлек түгел! _ Ялгыз йөреп эш чыкмагач, Габделхәй бер кичне милиционер ияртеп килде. Аны күргәч, Катяның капканы ачмый хәле булмады Гамәлдәге закон буенча налог инспекторына кичләтеп йөрү тыела. Законның мондый нечкәлекләренә игътибар итә торган заманмы соң? Гади халык бу турыда башына да китерми ич! Райфо рөхсәтеннән башка эшләгән өчен штраф салып, налог исәпләгәч, шактый зур сумма килеп чыкты, һәм түләп бетерә торган да булмады Таяк ике башлы бит: недоимканы эзләп алмаган өчен җыелыш саен Габделхәйнең үзен эттән алып, эткә салып сүгә башладылар. Судка биреп, налог түләмәгән өчен Катяның милкен алып чыгып, сатарга була. Монда да законның нечкә ягы бар: хуҗалыкта көндәлек тормышны алып барырга кирәкле милекне налог түләмәгән өчен алып чыгып сатарга рөхсәт ителми. Катяның йорт эче шалтырап тора. Утырып ашарга бер өстәл, ике урындык, ятып йоклар өчен карават, тагын шуның ише вак-төяктән башка әйбере юк. Габделхәй, куркытырга теләп, йортыңны сатабыз, дип әйтеп карады, тик тегесе андый янауларга чыныккан иде инде. — Фронтовик семьясын урамга куып чыгарырга хакыгыз булса, сатыгыз! — дип тыныч кына тыңлап торды. Габделхәйгә Катяны ничек итеп налогтан котылырга өйрәтүдән башка чара калмады. Икесе бергә утырып, министр исеменә гариза яздылар. Катя — укымышлы хатын. Сугыш алдыннан ун класс бетергән. Заманы өчен бу зур белем иде. Тагын шунысы, үзенең фикерен аңлаешлы итеп язарга да булдыра икән. Гаризаны язып бетергәч, Катя өстәлгә ак башлы шешә чыгарып утыртты. Халык телендә аны «Уну» дип атап йөртәләр иде. Моның үзенә күрә кечкенә генә тарихы да бар. Шул елларны Хрущев чакыруы буенча СССРга Бирма премьер-министры Уну килгән иде. Ул ак башлык киеп йөри икән. Бәлки, бәйләнеше дә юктыр, әмма Бирма премьер-министры киткәннән соң кибетләрдә аракы тутырылган ак башлы шешәләр пәйдә булды. Халыкка көләргә сәбәп табылды. Дөрестерме, юктырмы: бу ак башлы шешәләрдәге эчемлекнең сыйфаты да яхшырак дип сөйлиләр иде. Сатуга чыгу белән халык шул шешәләргә ябырыла торган булды. Өстәлгә ак башлы шешә чыгып утыргач, Габделхәйнең авызы колагына җитте. Мондый сыйны калдырып китәргә ярыймы соң? Ялындырып тормады, өстәл артына кереп утырды. Кабарга да начар түгел— тозлы гөмбә белән помидор. Бер-ике рюмкадан соң Катяның теле ачылды. Ялгызлыктан зарланып суган суы да сыгып алды: — Яшьлегем әрәмгә үтә,—диде. — Шушы кадәр чибәрлегең белән нигә берәр кеше тапмыйсың? — Кемне? Ник дәшмисен, әйт! Бу хатын белән эш барып чыгачак дип мыегына чорнады Габделхәй Гапь кызганнан кызды. Катя тагын бер шешә чыгарды: — Ярый әле күңелне юатырга бу бар,—диде шешәгә ымлап Габделхәй күкрәгенә кулын сузгач, авызын ерып якынрак елышты. Кызышып җиткәч кенә кызы кайтып, бөтен эшне бозды. — Ничек иртә кайттың?—диде Катя аның вакытсыз йөрүенә ризасызлыгын белдереп. Ул техникумда укый икән, җидене бетереп финанс техникумына кергән. Кыз өлгереп килә, бөтен җире балкып тора. Габделхәй үзен кулга алып, җитди кыяфәткә керде. Кайчан да булса бу кызый белән очрашырга туры килүе бар, дип уйлады. Финанс техникумын тәмамлаучылар райфога эшкә җибәрелә. Эшнең рәтен бел- мәсәләр дә аларга мактау һәм хөрмәт: махсус урта белемле кешеләр, имеш. —- Люда, әйдә, утыр безнең белән! Кыз әнисенең тәкъдименнән баш тартты: — Тагын шешәгә тотынгансыз!—Җенләнеп икенче бүлмәгә чыгып китте. — Утырмаса, бик яхшы,—диде Катя, рюмкаларга аракы койды.— Яшь чагында без дә шулай булдык микән? Габделхәй, яхшы чакта чыгып ычкынырга кирәк, дигән фикергә килде. Тиз генә рюмканы бушатты да урыныннан торды. Катя кыстап караган иде, артык тоткарланмады. Озатырга чыккач, кем белән утырганын кызына белдермәскә кушты. — Андый эшне бала-чагага белдерәләрме соң? Тыныч бул, сер саклый беләбез.— Башка вакытта иркенләп килергә чакырып калды. Шәфика белән мавыгып, чакыру онытылды. Сөмсере коелып, уңышсыз сәяхәттән кайтып килгәндә үзе очравы яхшы булды әле. — Мин эш белән йөрим, ә син менә каян кайтып киләсең?—диде Габделхәй серле итеп. Катя җавап бирергә уңайсызланып калды — Сиңа дөресен әйтергә ярамый инде, ялганлый торган гадәтем дә юк, асып куймассың әле... — Кайчан әле дөресен сөйләргә өйрәндең? Катя кинаяле сүзләргә игътибар итмәде: — Бер начальникның хатынына күлмәк теккән идем, өенә илттем... — Менә ничек?! Тегеп тә бир, өенә дә илт... — Аның рәте бар, өенә итсәң, чәйлекне күбрәк тамыза. Аннан, ни әйтсәң дә, начальник хатыны бит... Ул заманнарда ательеләр бармак белән санарлык кына һәм анда җүнле тегүчеләр дә эшләми иде. Хәллерәк кешеләр кием-салымны, райфодан яшереп, өйдә эшләүче кустарьларга тектерделәр. — Үзләре килеп алса аяклары калмый торгандыр, ич,—диде Габделхәй бу эшкә нәфрәтен белдереп. — Үзләре килеп алмауның тагын бер яхшы ягы бар: күршеләр кил- гәнкиткәнне күзәтеп кенә тора. Катя нишләгәнен сизмичә Габделхәйнең кулын тотты Аңа рәхәт булып китте: — Син, мадам, сак маташ! Икенче мәртәбә эләксәң, миңа ышанма, коткара алмыйм... — Мескенләнмә, мескенләнмә! — Рөхсәт алып эшлә! — Бар тапканны налогка биреп барыргамы! — Анысы менә минем кулда, налогны үзеңне ничек тотуыңа карап исәпләрбез! Катя сүзне икенчегә борды: — Гриша, әйдә киттек безгә!—диде. Менә ичмаса хатын дисәң дә хатын, үзе чакырып тора, Шәфикадән бер дә ким җире юк Кинәт исенә төшеп: — Ә кызың?—диде. Катя өйдә ялгызы гына калган, кызы ниндидер походка киткән, каникул вакыты. Кайтып җитәрәк, трамвайда икесе генә калдылар. Anapia иң ахыргы тукталышка кадәр барырга кирәк. Ул тирәдә халык үз йорты белән яши. Бар да —бер катлы, юан бүрәнәдән салынган калай түбәле йортлар. Ишегалларында зур-зур җиләк-җимеш бакчалары Капка-койма сары буяуга буялган, урам башка төбәкләрдән чисталыгы, саф һавасы белән аерылып тора. Бу тирәдә төтен пыскытып утыручы завод-фабрикалар юк. Йорт хуҗалары, башлыча, урыслар. Дөрес, сугыштан соң берничә йортта татарлар пәйда булды. Марҗага өйләнгән татарлар Балалары татардан бер чакырымга качып, чнттәрәк йөрергә тырыша Трамвайдан төшкәч, Катя алданрак китте: — Сине бу урамдагылар бар да таный, күрмәүләре хәерле,—диде Акыллы киңәш бирә, Габделхәй берсүзсез киленне — Капка ачык булыр дөбердәтеп, тоткарланып торма! Ул барып кергәндә Катя өстен чишенеп ташлап, кыска җиңле күлмәктән генә калган иде. Тутырган тавык кебек. Ягымлы итеп сөйләшә, биеп кенә йөри Җитезлеге да бар икән, шул арада өстәл дә хәзерләп өлгерде — Син мине бу бозык хатын дип уйлыйсындыр инде,—диде ерактан килгән сәер тавыш белән.—Ирем сугыштан кайткан булса, башкаларга борылып та карамас идем!—Ирле хатыннар да кимен куймый анысы,— диде Катя сүзен дәвам итеп.—Андыйларны һич тә гафу итә алмыйм, аларны асларына җибәргәнче суктырырга кирәк! — Шулай усаллана да беләсеңмени әле син?—диде Габделхәй аның ирененнән үбеп.—Менә син нинди шәфкатьсез хатын икәнсең!—Ул бу сүзләрне Шафиканы күз алдында тотып әйтте. Хатыннарның аларның шундыйлары да бар бит әле! Коры мунчала белән юып, ирләрне үзләренә гашыйк итәләр. Гашыйк итеп кенә калмыйлар, акылдан шашырлык дәрәҗәгә җиткерәләр. — Син мине дөрес аңла,—диде Катя,— бәлки, ирләр турында да шулай хөкем итә дип уйлый торгансыңдыр? Ирләргә чит хатыннар белән йөрү гафу ителә, шуннан соң алар ирләр.—Бу юлы Катя үзе Габделхәйне суырып үпте. Ул шундый кызып китте: маңгаеннан, битеннән, бармакларын аерым-аерым, бертуктаусыз үбә башлады. — Яратам, яратам! Син—минеке!—диде. Сикереп торды да күлмәген салып ташлады. — Ничек уйлыйсың? Мин тере кеше ләбаса...—Ул аны караватка өстерәде. Мамык түшәккә кереп чумгач, дөнья кайгысы онытылды. Бераздан ак җәймә, каз мамыгы тутырылган юрган идәнгә очты. XX __ нгын хәленнән соң Әбрар җанына урын таба алмады. Безнең халыкта нигез килешми дигән ырым бар. Әллә, чыннан да, шул ырым дөрес микән? Нишләп соң әле бәхетсезлек берсе артыннан берсе, алар гаиләсенә генә килеп тора? Әтисе сугышта һәлак булды. Әнисе, ачлы-туклы яшәп, кырык тулганда дөньядан китте. Инде менә дәртләнеп тормыш итә башлагач кына йорты кара күмергә әйләнде. Әнә, Гаҗби карчык: «Аңа нигезне алмаштырырга кирәк, шунсыз тыныч тормыш күрәчәк түгел ул мескен егет»,—дип әйтеп әйтә, ди. Кайберәүләр бәхетсезлекнең сәбәбен тагын да эчкәрәк кереп эзлиләр. Имеш, аның башын Сания генә ашады. Мулла кызы аңа тиң хатын түгел, артка тәгәри башлады, имеш. Менә ничә көн инде Әбрарның төн йокысы күргәне, җүнләп тамагына ашаганы юк. Янгынның сәбәбен эзләп баш вата. Мичкә якканда саксызлык күрсәтүдән яки электрдан дияр идең, йортка мич чыгарылмаган. Янгын—үчле кешенең эше, кем дә булса ут төрткән, ахрысы.. Төрлечә уйлап карады Әбрар. Авылны ташлап китсәләр ничек булыр икән? Хатыны Саниягә әйткән иде, ул ишетергә дә теләмәде. — Ни күрсәм дә, авылда күрәм! Озакламый бәбиебез булырга тора, беркая да кузгалмыйм!—дип кырт кисте. Китәр өчен иң җайлы вакыт, югыйсә. Авылда Әбрар—бердәнбер паспортлы кеше. Бу турыда Саниядән башка белүче юк югын. Паспортны, армиядән демобилизацияләнгәч, хезмәт иткән шәһәрендә калырга уйлап, шунда алган иде. Авылга кайткач, хәрби хисапка кергәндә яшерде. Паспорты биш еллык, срогы чыкканчы китеп калмаса, аңа башка паспорт эләгәчәк түгел! Очсыз-кырыйсыз уйлар белән башы тубал була. Ничек соң алардан әзрәк арынып торырга? Әбрарның үз нигезенә бармый калган көне юк. Дошманнарга үч итеп йортын бастырасы килә. «Шунсыз авылдан китмәскә кирәк!»—дигән фикергә килде ул... Төзү материалы кирәк Бер тиен акчасы юк. Кайнатасының запасы булырга тиеш. Бәлки, ул ярдәм итәр дигән өмет туды. Менә бүген дә эштән кайтышлый үз нигезенә сугылды. Бригадир Мөбәрәкша килергә тиеш иде. Озак көтәргә туры килмәде, килеп тә җитте, һәрвакыттагыча кызмача. Аны күргәч кенә, Әбрар бер ярты кыстырыл килмәвенә үкенеп куйды. Әйе, татар акылы төштән соң шул! Мөбәрәкша өйнең арт ягыннан әйләнеп чыкты да, эчкә кереп китте. Күзенә күренәме дип тора, шулвакыт Әбрар янына Әтүтән килеп басты. Ул аны кибеткә җибәрде: — Тиз генә безгә кереп, Сания апаңнан акча ал да, кибеткә йөгер,— диде. Мөбәрәкша өй эчендә шактый озак торып чыкты. — Монда әлләни зур эш юк, идәне, түшәме үз урыннарына бара, ә менә түрдәге берничә бүрәнәне алмаштырырга кирәк,—диде Ул. МТС директоры белән сөйләшеп, ярдәм итәргә вәгъдә бирде Әбрар аннан моны көтмәгән иде, күңеле күтәрелеп китте. Шул арада Әтүтән кибеттән әйләнеп кайтты. Аның кулында шешәне күреп, Мөбәрәкшә назланып маташты — Кирәкмәс иде,— хәлегезне болай да аңлыйм... Мөбәрәкша, Әтүтән аракыны үз белдеге белән алып килде, дип уйлады:— «Яшь булса да эшнең рәтен белә егет,— диде аны мактап. Шешәнең артына кулы белән сугып, бөкесен чыгарды.— Нишлибез, авызыннан гына җибәрәбезме?» Җавап көтеп тә тормады, голт-голт йотып, Әбрарга тоттырды. Шешәнең яртыдан күбрәге бушаган иде. — Үзе ачы, үзе сасы — эчәбез бит шул агуны! — дип сөйләнә-сөйләнә балык коерыгы кимерде.— Нәрсә шаккатып торасың? Эчеп җибәр, кайгыларың таралыр,— диде Әбрарга. Бер йотым аракы Әбрарны рәхәтләндереп җибәрде Аруы бетеп җиңеләеп калды. Аның аракыны үзе генә авызына да алганы юк, кеше белән аз-маз эчкәли. — Җитеп бетмәде бугай, әллә йөгереп кенә тагын кибеткә барыл киләсеңме?—диде ул Әтүтәнгә. — Мин норманы тутырдым, сез үзегезгә карагыз, диде Мөбәрәкша. Алар өчесе өч якка таралдылар. Әбрар кайтып кергәндә өйләрендә кайнатасы Зариф мулла утыра иде. Ул сирәк килә. Әтисе килү хөрмәтенәдер инде, Сания коймак пешереп маташа. Әбрар уңайсыз хәлдә калды. Аракы эчкәне сизелсә, эш харап... Сәлам биреп ике куллап күреште. Аракы исен сиздермәскә теләп, авызын еракка тотарга тырышты. Сания тиз генә комганга җылы су тутырып, аны юынырга ишегалдына алып чыкгы. — Нигә болай саташып йөрисең, нәрсә булды сиңа? — Исе киләме? — Бер чакрымга аңкый,— дип кат-кат авызын чайкатты. Аш янында Зариф мулла сүзне ерактан башлады. — Дөнья мәшәкать йорты,—диде ул. Шул мәшәкатьләргә биреш- мәсә генә, кеше кеше булып кала.— Ул чын-чынлап киявенә үгет, нәсихәт укырга кереште.—Тормышта авырлыклар берсе артыннан берсе туып кына тора. Аны һәр кеше үзенчә кичерә. Авырлыкларга аяусыз көрәшкән кеше генә яшәргә хаклы. Кайберәүләр, аз гына кырын килсә, калтырап төшә, хәмер эчеп күңеленә юаныч таба Шуннан бик сак булырга кирәк, китап хәмерне «еммсл хабаис» — начарлыкның, кабахәтлекнең анасы дип атый. Исереккә диңгез тубыктан! Исерек адәм иң явыз ерткыч хайваннан да яманрак, үз күңелен күрер өчен бер нәрсәдән дә тартынып тормый Әбрар җир ярылса җир тишегенә кереп китәргә әзер иде. Әйе, Зариф хәзрәт аның бакчасына таш ыргыта, һәр сүзе дөрес, чынлап та, бер минутлык рәхәт өчен, үзеңне үзең мәңгегә тәмуг кисәве булырга хөкем итәргә ярамый. Зариф мулла коры сүз белән генә чикләнеп калмады, гыйбрәтле бер вакыйганы сөйләп күрсәтте. Моннан күп еллар элек, әүлиялардан берәү, малаен ерак юлга озатканда әйтә: улым, ди, мин сине өч нәрсәдән — угрылыктан, зина кылудан, хәмер эчүдән катгый рәвештә тыям, ди. Егет чит шәһәргә барып төшкәч, күңелен канәгатьләндерерлек кәсеп таба алмый. Ташып торган көчеи кая куярга белми, аптырап йөри. Хәмер сатылган кибеткә күзе төшә. Бер касә шәраптан әллә нәрсә булмас әле дип, эчемлектән авыз итә. Кибеттән чыгу белән чибәр бер хатын очрый. Ялындырып тормый, аны өенә алып кайта. Беренче минуттан ук тагын хәмергә тотыналар. Гыйшык-гашрәт... Хатынның икенче бер сөяркәсе бар икән. Зинаның иң кызган чагында шул килеп керә. Китә ызгыш, тарткалаш! Егет күп уйлап тормый, башта хатынның үзен, аннан сөяркәсен чәнчеп үтерә... Әбрарның кайнатасы белән болай барысын уртага салып, озаклап сөйләшеп утырганы юк иде әле. Сүз аның авылны ташлап китү мәсьәләсенә күчте: ~ — Китеп йөрмәскә киңәш итәм,—диде кайнатасы.— Беркайда да әзерләп куймаганнар. Чакмы, чокмы — туган җирдән чыкма, дигән сүз бар. Ни күрсәк тә, бергә күрербез. —- Сез шулай дисез дә бит, без кеше өендә яшибез, озакламый кайтулары ихтимал... — Җан биргәнгә җүн бирә ходай, урамда калмассыз. Сезгә безнең янга күчеп торырга да мөмкин. Әмма, уйладым-уйладым да, хәзергә аерым яшәвегез хәерлерәк дигән фикергә килдем. Моны Әбрар үзе дә чамалый. Әгәр күчсәләр, аңа көн күрсәтәчәк түгелләр. Әле аерым яшәп тә, мула кияве дип тере килеш ашарга торалар. Зариф хәзрәтнең күз алмасы кебек саклап тоткан балы бар Шуны сатып, акчасын кияве белән кызына бирергә җыенуын әйтте. —- Карап торган бар байлыгым шул, иш янына куш булыр,—диде. Кайнатасы белән булган әңгәмә Әбрарга яшәү дәрте бирде. XXI үп тырыша торгач, колхоз машиналы булды. к Ниндидер хәрби частьне таратканнар да, аларның автомашиналарын авыл хуҗалыгына җибәргәннәр. Фронт юлларын узган машина. Иске булса да, ярап торырлык. Машина булды булуын, икенче мәсьәлә туды: йөртергә кеше юк. Читтән ялласалар гына инде. Мәсьәлә идарә утырышына куелды. Хисапчы Таһир машина йөртергә читтән кеше яллауга катгый рәвештә каршы чыкты «Үзебезнең кешене, авыл кешесен шоферлар курсына укырга җибәрергә кирәк»,—диде. Уйлаштылар да Әтүтәнне укырга җибәрергә булдылар. Тик, ул курс бетереп кайтканчы, машинаны тик яткырыргамы? — Кеше эзләп баш ватмагыз, Әбрар белән сөйләшеп карагыз,— диде авыл советы рәисе Сабиха.—Ул машина йөртә белә, документларын үз күзем белән күрдем, армиядә өйрәткәннәр. Идарә әгъзалары аның тәкъдимен хупладылар Шунысы гына бар, ничек аны МТСтан йолкып алырга? — Ул авылны ташлап китәргә җыена, иптәш Җиһаншин үзе сөйләшсә, бәлки, аны тыңлар... — Коры сөйләшү белән эш чыкмый, йортын торгызырга булышырга кирәк! Бу сүзләрне ишетүгә, Фатыйманың зәһәре йөзенә чыкты: — Шул гына җитми,—дип акырды ул,— китәсе килә икән китсен, тотмагыз, мулла киявеннән башка да кеше табылыр. Икенче көнне Галләм Әбрарны кәнсәләргә чакыртты. Күптән күрешкәннәре юк иде. Бик нык ябыккан, ничектер боегып калган. Утырырга урын тәкъдим иткәч, баш тартты: — Әйтәсе сүзегезне әйтегез дә, китим,—диде.— Вакытым тар, тоткарламагыз!— Галләм аньщ сүзләрен ничек аңларга да белмәде: — Минем белән сөйләшергә теләмисез бульш чыкты, егет кешегә алай килешми, әйтегез, миндә нинди ачуыгыз бар9 Сорау Әбрарны стенага терәде, озак фикерен җыя алмый торды — Беркемгә дә ачуым юк, үзем гаепле... — Нинди гаеп ул тагын? — Авылга кайтып ялгыштым, безнең татар халкы белән эшең төшмәсен!— Галләм чын күңелдән әрнеп, текәп карап торды — Бу сүзләрне әйтергә ничек телең бара? Кайда сине үзеңне тудырган халыктан ваз кичәргә өйрәттеләр? — Тормыш үзе өйрәтә... — Хәзер нишләргә уйлыйсың? — Китәм,— диде Әбрар кырт кисеп. — Алай ансат кына чыгып китә алмассың әле! Элек паспорт алырга кирәк. Әбрар чак кына «минем паспортым бар» дип ычкындырмады. — Ул турыда уйланган... — Бер кая китмисең! Башыңнан чыгарып ташла андый җүләр уйларны! — Торырга урының булмасын, ничек итеп монда көн күрергә кирәк? — Әкренләп бар да булыр! Анадан бала шәрә туа, шуны аңлыйсыңмы син? — Минем әкеренләп көтәргә мөмкинлегем юк. Күзе бар кеше күрә торгандыр, яңа кеше туарга тора... Галләм аның бу сүзләр белән хатынының йөкле булуына ишарәләвең аңлады: — Исән-сау котылсын дип теләктә тор,—диде,— хәзергә түбәңнән яңгыр үтми. — Миңа үземнеке кирәк. — Шул турыда сөйләшергә чакырдым да инде мин сине.— Галләм аңа машинага утырырга тәкъдим итте.— Әгәр мин уйлаганча барып чыкса, сиңа йортны өр-яңадан салабыз. Халык телендә «гөбәдиягә арт ягыңны куярга ярамый» дигән сүз бар. Яхшымы, яманмы — Галләм колхозның хуҗасы Нигә әле аның тәкъдименнән баш тартырга? Аннан тагын шунысы автомобиль трактор түгел, эше җиңслерәк булачак. — Хазын белән киңәш итеп карармын, ул та!ын нәрсә әйтер, диде Әбрар. Белә, бу хәбәрне ишеткәч, Саниясе шатланачак кына. Үз бәһасын күтәрергә чамалады ул. — Әгәр риза булсаң, сузма, машинага утырсаң, оттырмассың,- диде Галләм. МТС белән сөйләшүне ул үз өстенә алды МТСта тракторчылар җитәрлек иде. Галләм үзе сөйләшкәч, Әбрарны тоткарламадылар. Машинага утыру белән Галләм аны шәһәргә альш чыгып китте Бер көндә әйләнеп кайтырга исәпләгән иде, барып чыкмады Шәфиканың кәефе кырылган чагы туры килде. Сагыз булып ябышты иренә. Моның артында нәрсә ятканын Галләм күз алдына да китерә алмады. Кирәк биг туры килеп торырга? Күрәсең, Ходай кешенең күңеленә сиздерә Бер дә болай вакытсыз кайтып йөргәне юк иде Шәфика Габделхәй белән кырда күңел ачып йоргән көнне кайтып керде. Юк, Шәфиканың йөрәгендә тузан кадәре дә Галләмгә хыянәт итү теләге юк иде. Ләкин, ят ир белән икесе генә коне буе урманда йөргәч, аның иренә хыянәт итмәвенә кем соң ышаныр икән? Ире алдында тезләнеп гафу үтенергә җыеш ан иде, тыелып яхшы итте. Үзе бантлап чит ирләр белән өстерәлеп йөрүен әйтсә, эшнең зурга китәсен кот тә тор! — Алып кит мине,— диде ул Галләмне озатканда Монда мине батыралар, ахыры аяныч булачак. Күптән түгел генә теше-тырнагы белән шәһәргә ябышып яткан хатынының йөз сиксән градуска борылыш ясавы Галләмне гаҗәпләндерде гаҗәпләндерүен, ләкин моңа артык игътибар итмәде. Хатын-кызның чираттагы капризы дип кенә уйлады. Дөресен генә әйткәндә, Галләм авылда төпләнеп калуына ышанып бетми иде. Юк кына нәрсә өчен дә бәйләнергә генә торалар. Ул җаны- тәне белән колхозчыларга уңайлы тормыш шартлары тудырырга тели. Әмма изге теләген кирегә алалар. Имеш, аерым кешеләрне баетып, шәхси милекчелек психологиясен чәчәк аттырырга юл ача. Кайда инде ул баю?! Көне-төне эшләп, ачлы-туклы яшәп яталар бит! Әбрар Галләмне алырга таң белән килеп җитте. Шәфика кайнар күз яше түгеп озатып калды. Галләм ешрак кайтып-килеп йөрергә вәгъдә бирде. Алар юлга чыкканда шәһәр халкы яңа йокыдан уянып килә иде әле. Шулай да, трамвайлар йөри иде инде. Сугыш вакытынннан калган вагоннарны әкеренләп алмаштыралар. Яңа Рига вагоннары кайткан. Галләм шуңа игътибар итте: элеккеләре ярым җимерек, кузгалып киткәч дөбер-шатыр килеп, җир селкетә, аннан адым саен туктый иде. Күренеп тора, шәһәрдә тормыш яхшыга таба үзгәрә. Юкка гына авыл халкы шәһәргә ыргылмый, күрәсең... Юл уңаенда Галләм урманчылыкка кереп чыгарга уйлады. Алар барып җиткәндә Шәрәфи юан бүрәнәләрдән яңа гына өеп куелган бура тирәсендә маташа иде. Монда Галләм соңгы мәртәбә булып киткәннән соң шактый зур үзгәреш булып алган. Ни арада төзеп өлгергәннәр: урман каравылчысыннан читтәрәк, тагын өч йорт калкып чыккан! — Болар нинди йортлар? — Шәһәрдән күчеп килгәннәр,—диде Шәрәфи, мыек астыннан елмаеп.— Шәһәрне макта, авылда яшә... Галләм артык төпченеп тормады, үзен кызыксындырган мәсьәләгә күчте: — Шушымы?—диде бурага ымлап. —- Сезгә атап буралды, белмим, ошатырсызмы? Галләм бураның эченә кереп карап чыкты: — Бишкә-алты дип әйтимме? — Ошаса, тизрәк алып китегез!—диде Шәрәфи.— Яман күздән Алла сакласын... Галләм кискен бер карарга килде. Авылда йә кала, йә юк, әлегә түбәсенә су да үтми әле. Иорт салып мәшәкатьләнмәскә булды. — Бураны сиңа бүләк итәм,—диде. Әбрарны беренче мәртәбә күргән төсле башыннан аягына кадәр күзеннән үткәреп.—Иртәгә үк ташырга тотын!— Аннары Шәрәфигә мөрәҗәгать итеп:—Машина белән ничә рейс ясарга туры килер икән?—дип сорады. — Сез нәрсә, иптәш Җиһаншин, шаяртасызмы? — Әбрар аның сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. — Берәр вакыт минем шаяртып сөйләшкәнне ишеткәнең бармы?! — Ә өй хакын бетем белән түләрменме? — Тыныч бул, анысын мин үзем кайгыртырмын. Шәрәфи бер якка да катнашмады, сөйләшү шуның белән тәмам дип уйлап, кунакларны өйгә чакырды. Галләмнең керергә исәбе юк иде. — Минем карчык итәгенә ут капкандай, кабаланып аш әзерләп йөри, аны үпкәләтергә телисезме?—диде Шәрәфи—Аннан мондый эшне бо- лай калдырырга ярамый, юарга кирәк. Хәмсәнә таба пәрәмәче пешергән. Хуш исе хәтта ишегалдына чыккан. Хәмсәнә аны өстәлгә зур табак белән китереп куйды. Шәрәфи коньяк чыгарды: — Кирәкми, алып куй!—диде Галләм.—Энекәшең руль артында, үзең беләсең, аңа рөхсәт ителми. Ә мин иртәнге сәгатьтә исерткечне авызыма да алмыйм. — Ничек биздерергә инде бу карт тилене?—диде Хәмсәнә сүзгә кушылып.—Кеше килдеме, аракыга тотына, бер сүз тапканнар юалар, имеш!.. — Безнең татар халкында андый гадәт юк иде,—диде Шәрәфи.— Теләсәң теләмәсәң, урысларга иярергә туры килә. Аннары сүз яңа күчеп килгән күршеләргә күчте: — Күршең үзеңнән яхшы булсын, дип юкка әйтми торганнардыр,— диде Галләм.— Нинди халык? — Дөнья күргән кешегә охшыйлар, кайчандыр колхоздан качканнар. Галләм ничек итеп аларга монда килеп йорт салырга рөхсәт ителүе белән кызыксынды. Шәрәфи, бармагы белән ишарәләп, акчаны аңлатты: — Алдан йөри торганнары бар, шул булса, юлы табыла. Аңа бернинди закон да киртә кора алмый. Шәрәфи сөйләгәннәрдән шул аңлашылды: урманчылыкта җир сатыла икән. Кем рөхсәте белән сатылганын бер Алла үзе генә белә, очына чыгарлык түгел. Шәһәрдә караңгы, юеш подвалларда яшәгән халык, бик теләп табигать кочагына килеп чума. Шәрәфигә акмаса да тама икән — Озакламый монда зур бер бистә барлыкка киләчәк,—диде ул.— Шәһәргә җәяүләп йөрергә мөмкин, трамвайга ярты сәгатьлек юл! — Мин килеп йорт салырга теләсәм, урын табылырмы? Уены-чыны белән бирелгән сорауны Шәрәфи елмаеп кабул итте — Үзеңне ничек тотасың бит!.. — Юк, авылны аякка бастырмыйча, без беркая да кузгалмыйбыз! Шулай бит, Әбрар? Ул, үз уйларына бирелеп, нәрсә турында сүз барганын абайламый калды. Чыннан да, Әбрар алдында зур мәсьәлә килеп басты Ничек итеп тиз генә бураны авылга күчереп кую мәсьәләсе. Тимерне кызуында сугып калу дигән сүз бар. Хуҗа үзе ярдәм итәргә кулын сузып торганда файдаланып калырга кирәк! ...Галләм, вакыт табып, көндәлек матбугат белән танышып барырга тырыша. Шәһәр юлында йөреп берничә көн инде кулына гәзит тотып караганы юк иде. Район гәзитендә аның турында зур мәкалә урнаштырылган икән. Үзе белән гаиләсен авылга алып килмәве тәнкыйть ителә. Мәкалә авторы тозлыборычлы сүзләрне кызганмаган. Рәиснең ярты гомере авыл белән шәһәр арасында йөреп узганлыктан, колхоз белән җитәкчелек итәргә вакыты калмый, диелгән. Мәкалә «безгә авылга төпләнеп, үзебез белән аралашып яши торган рәис кирәк» дип тәмамлана. Авторның фамилиясе күрсәтелмәгән Имза урынына «бер төркем колхозчылар» дип кенә язылган. Ул заманда аноним мәкалә язуның кызган чагы иде Дөресме, дөрес түгелме — тикшереп тору юк, бастырып чыгаралар. Бу мәкалә аның кытыгын китерсә дә, Галләм игътибар итмәскә тырышты. Гаиләсен үз янына алып килмәве — чынмы, чын! Шулай булгач берничек тә колхоздан читкә чыгып вакыт үткәрмәвен исбатлый алачак түгел Гәзит төпләмәләрен бер читкә авыштырды да өстәл тартмасындагы «үз кулына бирергә» дип язылган конвертны кулына алды. Анда шакмаклы дәфтәр битенә язылган хат бар иде. Кемнән икәнен белдермәскә теләп булса кирәк, хат басма хәрефләр белән язылган Озын түгел, ярты дәфтәр битен генә чуарлаган. «Хатының Шәфика ят ирләр белән ресторанга йөри, аннан урманга чыгып китәләр. Сөяркәсе үзе белән бергә эшли. Гомерегезнең кем белән узганын беләсезме.юкмы?» Хат язучы имзасын куймаган. Бер көнне — ике аноним хәбәр' Галләм кемдер шаярта дип уйлап, хатны ертып кшчкә ыргытмакчы иде, кулы тартмады. Тукта! Болар арасында берәр бәйләнеш юкмы? Юк, юк, икесе ике чыганактан! Гәзиттәгесен үзе белән бергә эшләүче авыл кешесе язган, икенчесе шәһәрдән җибәрелгән булырга тиеш Чөнки бу 7 күргәне юк иде. Сугыш алдыннан бер елны иген шулай уңган иде Күбесенең хәтерендә: сугылган ашлыкны куярга урын булмагач, атка төяп өй саен өләшеп йөрделәр. Ишегалды, лапаслар икмәк белән тулды. Ул заманда халык бөтенләй башка булган икән — колхоз милкенә кул сузучы юк иде. Колхозчы ындыр табагында, сугылган ашлык янында каравыл торуның нәрсә икәнен дә белмәде. Ә менә хәзер олысы-кечесе җае чыкканда чәлдерергә генә тора. Бу начарлыкка халыкны сугыш өйрәтте. Тамак тәмугъка кертә, дип юкка гына әйтмиләр. Ач кеше бер нәрсә белән исәпләшми! Ел буе көнне төнгә ялгап эшләп, хезмәтең өчен бер тиен түләнмәгәч, телисеңме-теләмисеңме, урлап тамак туйдырырга туры килә. Урлап көн күрү гадәти бер күренешкә әйләнеп бара. Тормыш шуңа көйләнгәч, каты җәза биреп кенә урлашуны тыеп булмый шул. Галләмнең колхозчы тормышының урлауга көйләнгән булуына ышанасы килмәде. Әмма... Бер көнне ул ындыр табагында тау кадәр булып өелгән көшелгә, каравылчыга сиздермичә генә тамга салып калдырды. Икенче көнне килеп карагач нишләргә дә белмәде: көшел яртылаш кимегән иде! Каравыл торучы картка көшелдәге бодай кимүе турында бер сүз әйтмәде, сынап карап торды да китеп барды. Икенче көнне дә шул хәл кабатланды. Бөкересе чыккан Сабирҗан картның ялгызы ашлык урлавы мөмкин түгел. Димәк, урлау оешкан төстә бара. Галләм каравылчы картка берничә сорау бирде: — Сабирҗан абзый, сез төнлә кая да булса китеп йөрми торгансыздыр ич?... — Юк, улым, юк, Алла сакласын! Үзеңә тапшырылган изге постны ташлап китәргә ярыймы соң!? Нәрсәгә алай дип сорыйсыз, берәрсе җалу бирдеме әллә? Бу юлы да Галләм картка серне чишмәде, тиз генә китеп барды. Ул үзенең «ачышы» турында ревизия комиссиясе рәисе Шәриповка сөйләде. Теге тыныч кына тыңлап торды да: — Милициягә хәбәр итәргә кирәк, шунсыз тыеп булмый аларны,— диде. Галләм ирексездән елмаеп куйды: — Үзебезнең өстән үзебез жалоба бирикме? — Мин катнашмыйм, сез хуҗа, ничек телисез, шулай хәл итегез. «Мин катнашмыйм», имеш! Ничек инде ревизия комиссиясе рәисе шулай әйтергә мөмкин? Бик борчылып йөрде Галләм. Төн уртасына кадәр боргаланып-сыргаланып ятты да, торып ындыр табагына китте Көшел янында җигелгән ат тора. Ике кеше капчыкка ашлык тутыралар. Берсен күрү белән таныды — Мостай Әхәте. Ул яна гына тормыш корып җибәргән яшь егет. Хатыны игез бала тапты. Әти-әниләре белән 8.КУ..ЧГ ИЗ бергә яши. Гаиләләре ишле—ике сеңлесе. бер энесе бар. Алар әле мәктәп яшендә. Капчыкка ашлык тутыручыларның икенчесе Галләмне күреп алды һәм читкә тайпылды. Галләм аны да таныды. Шушы авыл кешесе. Ревизия комиссиясе рәисе Шәриповның башка чыккан малае — Инсаф. Каравылчы Сабирҗан карт аның юлына аркылы төште: — Әйттем мин сезгә йөрмәгез ындыр табагы тирәсендә дип, хәзер менә җавап бирегез!—Аннан Галләмгә мөрәҗәгать итеп: «Карт дуңгыз, тавышыңны чыгарасы булма, дөмектерәбез!»—дип куркыталар,—диде. Әхәт белән Инсаф башларын түбән иеп, катып калдылар. Галләм шуны аңлады, болар әле бөтенләй юлдан чыккан кеше түгел. — Иптәш председатель, без монда булмадык, сез безне күрмәдегез,— диде Инсаф телгә килеп. — Миннән башка күрүчеләр булса нишләрсез? — Анысын без үзебез кайгыртырбыз. Сүзләренең авыл кешесенекенә ошамавы Галләмнең бераз кәефен җибәрде. Инсафның урлашкан өчен төрмәдә утырып чыкканын белми иде әле ул. Алар белән сүз көрәштерүне кирәк тапмады. Хәтта бодай тутырылган капчыкларның кире бушатып бетерелүен дә көтеп тормады, китеп барды. Әлегә үзенең караклар белән очрашуы турында бер кемгә дә сөйләмәскә булды. Ләкин моны болай калдырырга ярамый иде. Көннең икенче яртысында каракларның рәис тарафыннан тотылуы турында бөтен авыл халкына билгеле булды. Колхозчылар түземсезлек белән районнан милиция килгәнне көтә башлады. Галләм бер кая да хәбәр итеп тормады. Җаваплылыкны үз өстенә алды. Әгәр, эш тикшерү органнарына барып җитсә, егетләрнең икесен дә кулга алып, ирекләреннән мәхрүм итәчәкләр. Моннан колхозга ни файда?! Алар әле карусыз гына иң авыр йөкне тарталар. Юк, урак өстендә үгез урынына җигелеп эшләүчеләрне читлек эченә илтеп тыгу ярап бетмәс! Шулай уйлап, урлашучылар өстеннән документ төзеп маташмады, һәркайсын кәнсәләргә чакырып, аерым-аерым сөйләшү белән чикләнде. Иң элек каравылчы Сабирҗан карт белән әңгәмә корды. Ул төнге вакыйга турында сүз башлау белән калтырый башлады: — Зинһар, картайган көнемдә мине рисвай итмә,—диде яшь бала кебек үксеп.— Бер юлга гафу ит! Үземнең колхоз көшеленнән бер бөртек ашлык алганым юк! Ат җигеп ашлык урларга килүчеләр белән сөйләшү катлаулырак булды. Инсаф гаебен танырга теләмәде: — Мин артык та, ким дә түгел, үземә тиешлесен генә алам. Эшләгәнем өчен түләсәгез, төн уртасында качып-посып урлашып йөрер идемме?!— Галләм Инсафның хаклы булуына ышана. Ләкин югарыдан төшерелгән тәртипне бозарга рөхсәт ителми. Беренче чиратта икмәк дәүләт амбарларына илтеп тапшырылырга тиеш. Бөтен көчен куеп иген үстергән кешегә калса кала, калмаса юк — ул турыда бер кемнең дә башы авыртмый. Икмәкне дәүләткә кызыл олаулар оештырып, җырлап-биеп илтеп тапшыралар. Ризасызлык күрсәтсәң, кайтмас җиргә илтеп тыгуларын көт тә тор! Мондый явызлыкны Иблис уйлап чыгарырга мөмкин. Әхәт белән Инсаф үзләрен суд алдына басып җавап бирергә әзерләп бетергәннәр иде инде. Галләмнең кешелекле сөйләшүе бик гаҗәпкә калдырды Әхәт оялды, үзенең гаебен ничек аңлатырга да белмәде. Хәтта суд алдында җавап тотуы җиңелрәк булыр иде дип уйлап куйды. Икесенең дә бүгенге көнгә кадәр үзенә тиң итеп, авызга авыз куеп сөйләшкән начальникны очратканнары юк иде. Шуңа күрә Галләм яныннан күтәренке күңел белән чыгып киттеләр. Алар чыгып киткәннән соң Галләм ялгызы озак уйланып утырды. Кая барабыз? Әллә, чыннан да, ил белән корткычлар идарә итәме? Кызык та, кызганыч та: берәр авыр хәл чыкса, корткычларга сылтыйлар. Имеш, җитәкчелеккә, тышкы кабыгын алыштырган юха еланнар үтеп кергән! Акланыр өчен ансат юл, әлбәттә. Дөрес, сугыш тудырган авырлыклар һаман әле үзен сиздерә. Тик сугыш беткәнгә инде менә ничә ел узды ич! Крестьянның һаман әле үзе кайнар тир түгеп үстергән уңыштан беренче чиратта авыз итәргә хакы юк. Дәүләт мәнфәгате барысыннан да өстен. Колхозчы шәһәрдән икмәк татып тамак туйдыра. Күпме шулай дәвам итәргә мөмкин? Галләм быелгы уңыштан бераз аванс бирергә кирәк дигән фикергә килде. Эшкә килү белән хисапчыны янына чакырып алды — Эш көненә йөз грамнан ведомость төзе,—диде. Таһир колагына ышанмый аптырап торды.— Ашыгырга кирәк, ведомость бүген әзер булсын! — Ашлык тапшыру бик сүлпән бара, үзегезгә мәгълүм Тапшырылган икмәкнең күләменә карата чыгарылган процент эш көненә бүләргә җитәрлек түгел. — Шуңа күрә әйтәм дә бит инде ашыгырга кирәк дип! Райондагылар- га ишетелсә, хәзер килеп җитәләр. — Килеп кенә калсалар ярар иде, алып китәрләр. — Куркасың? — Минем бит берсеннән-берсе кечкенә өч балам бар, аларны аякка бастырасы иде... — Минеке дә ике... — Син читтән килгән кеше, миңа монда яшәргә кирәк. Әйе, Таһир хаклы. Колхозчының күңелен күрәм дип, аның тормышы җимерелергә мөмкин. Кулыннан бүтән бер эш тә килми. Ә хисапчы булып эшләп көн күреше җайга салынды. Куып чыгарсалар, кая барыр? Җиде класс белем белән бик сикереп булмый. Хисапчылык эшен үзенә күрә яхшы үзләштерде. Сыер, сарык асрый. Гади колхозчы кебек хайван азыгы эзләп чиләнми. Район җитәкчеләре каршында азмы-күпме абруе да бар. Җитәкче работниклар килгәндә чәй эчерми җибәрми Чәй янында башкасы да була, әлбәттә. Ул алар өчен эчемлекнең иң яхшысын саклап тота. Гомумән, кулыннан килгән кадәр бөтенесенә дә яраклашып яши. Әгәр рәиснең әмерен үтәсә, бар да чәлпәрәмә киләчәк. Әмма аның белән дә бәхәскә керү ярап бетмәс. Ул ике ут арасында калды. Уйлый торгач юлын да тапты: — Эш көненә ашлык бүләргә күрсәтмәңне язмача бир,— диде,— дөнья хәлен белеп булмый... Сугыштан соң колхозда уңыш бүленгәне юк иде. Бөтен авыл гөр килде. Йөзәр грамнан гына булса да, күбрәк эш көнле кешеләр капчык тутырып бодай алды. Гәрәбә кебек эре бөртекле бодай! Уңыш бүлү белән икенче җитди мәсьәлә туды. Тарттырырга тегермән юк! Авыл кырыенда җил тегермәне бар. Тик ул ярым җимерек хәлдә. Тирә-юньдә бердән бер тегермән булгангамы. Шәйхи тегермәне дип даны еракларга таралган иде. Мең газап белән төзәттеләр: он чыгарта башладылар. ... Халыкның шатлыгы озакка сузылмады. Колхоз күгендә яшен яшьнәп, күк күкрәде. Районнан тикшерү килеп тоште, котүс белән килделәр. Гадәттән тыш хәл, имеш! Дәүләткә ашлык тапшыруны туктатып, эш көненә уңыш бүлә башлаганнар! Кызу урак өстендә уңыш бүлү аркасында колхозчылар иген эшеннән читләштерелгән. Вакытларын тегермәндә чират торып үткәрәләр Тикшерүчеләргә партбюро секретаре Фатыйма ярдәм итеп йөри. Кайда гына булмадылар! Бөтен кырны айкадылар, хисапчының документларын тузгытып ташладылар. Таһир аларның нәрсә эзләгәнен аңламый алҗыды. ОБХСС работнигы сугылган ашлыкның керемен, чыгымын бик җентекләп тикшерде Тикшерү тәмамланыр алдыннан гына сер бераз чишелде: — Сездә ындыр табагыннан урланган икмәккә бернинди документ төзелмимени?—дип сорады. Менә нәрсә эзли икән ул?! —- Бездә әле андый хәлнең булганы юк. Тикшерүче өздереп әйтелгән җаваптан ризасызлыгын белдереп: — Каракларны яшереп калдырмакчы буласызмы? Барыбер табарбыз! Аның ачуы йөзенә күзе төшеп шүрләсә дә Таһир нык торды. Тикшерүче ындыр табагында каравыл торучы Сабирҗан картны ике мәртәбә чакыртып сөйләште. Куркытып карады, көйләп бакты. Җавап бер төрле булды, үзгәрмәде: — Каракларны яшереп калырга башыма тай типмәгән,—диде ул. Икенче мәртәбә сорау алганда партбюро секретаре Фатыйма да кәнсәләрдә утырды, өстәмә сораулар да биргәләде: — Бабай, син бит динле кеше, дөресен сөйләмәсәң, Алла каршында ничек җавап бирерсең?—дигән булды. Картның дини хисләре кытыкланды, кытыклануын—ләкин ватылмады. Чикләвек нык булып чыкты. Ничек инде күрә торып, ике яшь егетне төрмәгә утыртырга кирәк!? Сабирҗан карт үзенчә фикер йөртте. «Аларны чын карак дип әйтеп булмый»,—дип уйлады ул. Бер кайчан колхоз эшенә чыкмый калганнары юк. Тамак туйдырырга кирәк, ындыр табагында үзең үстергән иген өелеп ятканда, читкә китеп ашарга эзләп йөрергәме? — Әйт, үзең күпме колхоз ашлыгын өеңә ташыдың?—дип җикеренде тикшерүче. — Сораусыз кешенең энәсен дә алганым юк,—диде карт бик рәнҗеп.— Шушы яшемә җитеп мине болай мыскыллаганнары юк иде... Сабирҗан картның өендә тентү ясадылар. Хезмәт көненә бирелгән аванстан башка ашлык табылмады. Тентүнең иң катысы Әхәт белән Инсаф йортында үткәрелде. Ерактагы кырда эшләгәнлектән, алар авансны да алып өлгермәгәннәр иде әле. Тентү ясаганда пунәтәй булып Фатыйма белән Әхәтнең күршесе, күп балалы хатын Әминә йөрде. Халык бар да эштә, кеше таба алмый алҗыдылар. Табылган очракта да күбесе катгый рәвештә баш тарта, пунәтәй булып йөреп исемен былчыратырга теләми. Инсафның прокурор рөхсәтеннән башка тентү ясарга хаклары юк дип ишеткәне бар иде. Ишеккә аркылы басып, милиционерны кертми маташты. Кайда ул күп сөйләшеп, вакыт уздырып тору? Шүрәленеке кебек озын кулы белән этеп кенә җибәрде: — Син әле властька каршылык күрсәтәсеңме?—диде төкрекләрен чәчеп.— Монысына аерым җавап бирергә туры килер! Тентү алар көткән нәтиҗәне бирмәде, әлбәттә. Актармаган җир калмады. Идән астын, очырманы кат-кат тикшерделәр. Ишегалдыннан, бәрәңге бакчасыннан казылган жир эзләрен. Имеш, урланган ашлык җиргә күмеп куелмаганмы? Гаепләрлек бер нәрсә табылмаса да, тозлап- борычлап акт төзеделәр. Гражданин Шәрипов Инсаф милиционерларга каршылык күрсәтте, өенә кертмәскә теләп балта белән кизәнде, төрле начар сүзләр әйтеп хурлады, дип яздылар актка. Гөнаһ шомлыгына каршы, алар килгәндә Инсаф ишегалдында утын ярып маташа һәм, чыннан да, кулында балта бар иде. Пунәтәй булып килгән Фатыйма актка кул куйды. Әминә, мин балта белән кизәнгәнен күрмәдем, дип әйтеп торды. — Без төзегән актка кул куймасаң, үзеңне җавапка тарттырабыз, дип акырды милиционер. Әминә куркудан сүз әйтә алмый тотлыга башлады һәм имзасын куйды. Инсафны бер елга эш хакыннан 20 процент тотып калып мәҗбүри хезмәткә хөкем иттеләр. Асылда тикшерүнең төп максаты: колхоз рәисе Җиһаншин Галләмне социалистик милекне урлаучыларны канат астына алуда, җәмгыятькә зыян китерүдә гаепләү иде.. XXV _ олхозчылар алдында Галләмнең абруе көннән-көн артты. Ул, халыкка таянып, эшне кыю рәвештә һәм үзенчәрәк дәвам итәргә тырышты. Шул ук вакытта халык мәнфәгатен яклап эшләгәне өчен баш очында кара болытларның куера баруы да сизелде. Иртәме-соңмы, аңа җавап бирергә туры киләчәк бит! Хатыны Шәфика чын мәгънәсендә Галләм белән бер тән, бер җан булып яши башлады. Иренең йөзендә чагылган һәр үзгәреш электр тогы кебек тәэсир итеп, аның йөрәге аша уза һәм дулкынландыра Тик алар мөмкин кадәр бу турыда бер-берсенә белдермәскә тырышалар. Гомумән, Галләм эштәге катлаулы мәсьәләләрне сөйләп хатынын борчырга теләми. Соңгы вакытта Шәфика үзенең Габделхәй белән булган маҗаралары иренә ишетелмәде микән дип шикләнә башлады. Без капчыкта ятмый, дип бик дөрес әйтәләр. Ул турыда аңа кайчан да булса сөйләячәкләр ич Ничек кенә әле мең мәртәбә арттырып, әлбәттә. Үзе сөйләсә яхшырак булмасмы? Акылсыз кеше түгел, аңлар! Хыянәт итмәгәнен аңлар. Чыны да шулай бит! Хыянәт итү аның уена да кермәде. Ире янында булмагач беркая чыкмый бикләнеп ятырга микәнни? Ә бертөрлелек бик туйдыра. Халык җырында әйтелгәнчә, «уйнамагач та көлмәгәч — бу дөнья нигә ярый?» Ә ирләр... Якты йөз күрсәтсәң, ямаулык сорый Ярый әле Габделхәйнең төп максатын аңлап, вакытында нокта куярга өлгерде. Югыйсә, алданган унҗиде яшьлек кыз кебек булып калачак иде. Ак тәүбә, кара тәүбә! Башка бер вакытта да, ят ирләр белән беркая аяк басачак түгел Шәфика. «Аллаһы Тәгалә гафури рәхим» ди әнисе, бу юлга кичерер микән? Габделхәйгә тагылып йөрүе исеме төшкән саен иреннән оялып, җир тишегенә керерлек була Шәфика. Галләм исә башкачарак фикер йөртә. Хатыны тарында сөйләнгәннәрнең бөтенесенә дә ышанмады ул. Мөмкин, яхшы белә: Шәфиканың ирләрне шаяртырга хиреслеге бар Ләкин кем дә булса шуннан артыгына ай-һай, ирешә алыр микән? Ул бер дә юкка, үзе теләп монда, авылга күченеп килмәгәндер. Эш урынында нинди дә булса гайбәт таралган, күрәсең. Әйе, югалып калмаган, шәһәрне ташлап китеп дөрес адым ясаган. Галләмгә мөнәсәбәте дә үзгәрешсез. Хәтта элеккегә караганда да яхшырак! Аңа нәрсә кирәк тагын? Гайбәткә ышанып гауга чыгарыргамы? Ике бала бар алар хәзер барысын да аңлыйлар. Тагын ул, яхшымы- яманмы, шактый зур коллективның җитәкчесе. Юк белән баш катырмаска, эш турында уйларга кирәк. Гаилә тормышында иң кирәге — бер-береңә ышану Галләм Шәфикасына чын күңелдән ышана Шулай булгач, көнчелек утында янып йөрергә кирәкме? Тормышның яме генә китәчәк. Язмыш аларның чәчләрен бәйләгән, кыямәт көнен дә бергә каршы алырга тиешләр Галләм шулай уйлап, гайбәткә игътибар итмәскә кирәк дигән фикергә килде. Сөйләрләр, сөйләрләр дә туктарлар әле... ... Урып-җыюны үз көчләре белән башкарырга булдылар. МТС хезмәтләреннән катгый рәвештә баш тарттылар. Кырга комбайн керсә, ярты икмәк аларга китә. Ә бурычлар —муеннан. Сугыш беткәннән соң бер елны да дәүләт алдындагы йөкләмәләрен үтәгәннәре юк әле Урып-җыю әлегә уңышлы бара. Пар ат җигелгән лабогрейкалар тәүлек буена эштән туктамый. Урак белән уручы хатын-кызлар да кырдан кайтып керми: төн кунып, ару-талуны белмичә эшлиләр. Урылган ашлык көлтәгә бәйләнеп, ындыр табагына ташыла. Ташырга өлгермәгәнен кибәнгә өяләр. Нигъмәтҗан карт җитәкчелегендәге сыйфат комиссиясенең дә кырдан кайтып кергәне юк. Урылган җирдә бер башак кына табылса да тавыш күтәрелә. Куркытыр яки җәза бирер өчен түгел, аңлату юлы белән кеше күңелендәге нечкә кыллар хәрәкәткә китерелә. Эш җайга салынгач кына Галләм баш очында тагын яшен яшьнәп, күк күкрәде. Бусы да эш көненә уңыш бүлүдән соң башланды. Рәиснең бер шелтәсе бар иде инде. «Нигә бер белән чикләнергә, өчкә тулганчы тырышырга кирәк!» дип уйлады ул. Аннан соң инде теләсә нишләсеннәр! Күпме куркып яшәргә мөмкин?! Урлау яки әрәм-шәрәм итү түгел, намуслы хезмәт өчен хакын түли ич! Эш хакы түли дип әйтергә дә оят оятын, эш көненә йөз грамм бит! Әмма бу хәбәр сәгате-минуты белән райкомга барып җитте. Райком бюросында, югарыдан рөхсәтсез, үз белдеге белән эш көненә уңыш бүлү «партизанщина» дип бәһаләнде. Колхозга килеп эшли башлаганнан алып саный китсәң Галләмнең гаебе шактыйга җыела икән. Партбюро секретаре Фатыйма аларны язмача хәбәр итеп торган. Социалистик милеккә кул сузучыларны канат астына алу... Мулла белән әшнәлек... Аның киявенә колхоз хисабына йорт салып бирү... Берсе дә калмаган! Әбрар нигезенә Коръән укытканда Галләмнең түр башында утыруы аерым басым ясап искә алынды. Мулла Коръән укыгач, ул кул күтәреп дога кылган. Димәк, ул Аллага ышана. Ә Аллага ышанган кеше кесәсендә Ленин партиясенең билеты йөртергә тиеш түгел. Бюро әгъзалары арасында: коммунист Галләм Җиһаншин колхозга рәис булып килгәнче үк мулла белән элемтәдә торган булса кирәк, дигән фикер туды. Югыйсә, аңа башка колхозлар да тәкъдим ителгән булган. Ә юк, ул аларда эшләүдән баш тарткан, шушы Ленин колхозын сайлаган! Зариф мулла белән әшнәлекнең тамыры тирәндә, анысы белән тиешле органнар шөгыльләнер! Ярый әле вакытында фаш ителде. Авыл коммунистлары, бигрәк тә аларның җитәкчесе Фатыйма йоклап ятмаган. Аның сыйнфый дошманга карата сизгерлеге бюро тарафыннан югары бәяләнде. — Безнең илдә социализм җиңеп чыкты,—диде беренче секретарь үзенең йомгаклау сүзендә.— Сыйнфый дошман моның белән килешергә теләми, аяусыз рәвештә мәкерле көрәш җәелдереп җибәрде. Бу көрәштә аларның таянычы —дин. Артта калган бер төркем надан халыкны дин белән агулап, үз кубызларына биетәләр. Коммунист Җиһаншин шулар җәтмәсенә эләккән. Бөек юлбашчыбыз бик дөрес билгеләп үткәнчә, дин ул әфъюн — халыкны агулап, яман шеш тудыра. Ә яман шештән бары хирург юл белән генә котылып була. Беренче секретарь заманында медицина институтында укып йөргән иде, өлгереше начар булганлыктан өченче курстан куылды. Шул дәвердә үзләштереп калган медицина терминнарының менә хәзерге эшендә кирәге чыкты. Бюро утырышында, җыелышларда ул аларны үзенең чыгышында кирәксә-кирәкмәсә кулланып, халык алдында укымышлы кеше булып күренергә тели. Беренче озак сөйләнде. Лениннан цитаталар китереп сөйләде. Ул аларны яттан бикләгән иде. — Җиһаншин партиядә очраклы кеше,—диде,— безгә аннан котылырга кирәк. Галләм Җиһаншинны партиядән чыгару турындагы тәкъдим бер тавыштан кабул ителде. Әгәр бу хәл моннан ярты ел чамасы алданрак булган булса, «мин партбилетны сездән алмадым, миңа аны сугышның иң кызган вакытында, һөҗүмгә барыр алдыннан бирделәр!» дип тарткалашып маташыр иде ул. Әмма хәзер күңеленең тыныч булуына шак катты. Дәшми, тынмый гына билетын куен кесәсеннән чыгарып, беренче секретарь өстәленә салды. Бюро әгъзалары серле итеп бер-берсенә карашып алдылар. Галләм горур атлап ишеккә юнәлде. — Кая?!—дип җикеренде беренче. Ул игътибар итмәде, ишекне каты ябып ! чыгып китте. Юк инде, ялына торганнардан түгел' Исәнлек бирсен Ходай. Исән булса, урыны табылыр Галләм кайтып кергәндә Шәфика шәһәрдән кунакка килгән әнисе белән тәмләп көндезге чәйне эчеп утыралар иде Әтиләре кайтканны күреп, балалар да өйгә керделәр. Бер-берсен узышып, чыр-чу киләләр. — Нәрсә булды? Юлың уңмаган, ахры? — диде Шәфика гаҗәпләнеп. Гадәттә, районга чакырсалар Галләм ярты төн узгач кына кайта торган иде. Аның сер бирәсе килмәде булса кирәк, елмаеп карады да, шуның белән бетерде. — Ник әйтмисең, берәр хәл бармы әллә? Төсеңә чыккан... Артык яшереп торуны кирәк тапмады — Партбилетны биреп кайттым,—диде. — Аңламыйм... — Партиядән чыгардылар. — Ни өчен? — Соңыннан, соңыннан! Башта тамак ялгап алыйк. Шәфика иртән өчпочмак пешергән иде, шуны җылытты. Каты итеп чәй ясап китерде. Галләм никадәр генә үзен тыныч тотарга тырышса да, тамагыннан аш үтмәде. Чемченеп утырды да, яртылаш ашалган өчпочмакны тәлинкәсе белән читкә алып куйды. — Иртәгә сезнең бөтенегезне шәһәргә озатам, җыеныгыз! —диде Ни өчен ашыгуын да аңлатты. Бу хәбәр Шәфикага аяз көндә яшен суккан кебек тәэсир итте. Партиядән чыгарылгач ирен колхоз рәисе урыныннан куачаклары аның аңына барып җитмәгән иде әле... Ул авылны, аның кешеләрен чын күңелдән яратып өлгергән иде инде. Хезмәтеннән дә тәм тапты. Димәк, бар да коры хыял гына булып кала! — Сине эшкә обком җибәрде бит, ник аларга мөрәжәгагь итмисең? — Файдасы юк. Мондый партиядә әгъза булып тора алмыйм мин, үзләре чыгарып яхшы иттеләр Соңгы вакытта Галләм коммунистлар партиясенең халык мәнфәгатьләрен кайгыртмавын аңлап, тирән уйга батып йөрде. Әнә сугышка кадәр колхозчыга аз булса да эш көненә натуралата түлиләр иде Ә хәзер бушка эшләтәләр! Крепостнойлар да мондый авыр хәлдә яшәмәгәннәр- дер! Колхозчы мәнфәгатен яклаучыларны авылда тотмыйлар Бөтен эш дәүләт мәнфәгатен күз алдында тотып кына башкарылырга тиеш. Зур шау-шу куптарып, утыз меңчеләр хәрәкәтедә шул максат белән оештырылды. Күпме кеше ияләнгән җиреннән аерылып, ярагкан эшен калдырып китәргә мәҗбүр булды. Күпме гаилә тар-мар килде Галләмнең эштән алынганын белгәч, авыл халкы кара кайгыга батты. Колхозчылар аны үз итеп өлгергәннәр иде инде. Бөтен халык исеменнән гариза язып, эшендә калдыруны таләп итеп карадылар Игътибар булмады. Авылны ташлап китү Галләмнең үзенә дә җиңел булмады Ул шәһәргә кайткач, таныш-белешләренә күренмәскә тырышты. Элек эшләгән җиренә барып та тормады. Белә аны анда якын да китерәчәк түгелләр! Эшсез яшәү дә мөмкин түгел.. Кабырга кыса' Уйлап-уйлап йөрде дә, эшкә урнашырга урманчылыктан да кулай >рын булмас, дигән фикергә килде. 

Реклама