Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ГОМЕРЕНЕҢ БЕР ЕЛЫ 1912 ЕЛ

Яңа 1912 нче елны Г. Тукай Өчиле авылында каршылый. 1 январь. Г. Тукай язган «Былтырнын хисабы» исемле фельетон «Шүрәле» имзасы белән басылып чыга. Еллык отчет рәвешендә язылган бу фельетонда «Былтыр Петербургта «В мире мусульманства» дигән әллә нинди рус исемендә бер *вип Татар халкының беек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты ннде күптәннән өйрәнелә. Әдәбият галимнәре бу проблеманы игътибар үзәгенә куеп күп кенә китаплар, монографик хезмәтләр яздылар. Берничә мәртәбә шагыйрь әсәрләренең күп томлы тупламалары да басылып, киң катлам укучыларга җиткерелде. Тукайга багышланган мемуар әдәбият тә шактый бай. Шуларның кайберләре архивта гына сакланса, күбесе матбугатта донья күргән. Ләкин Тукайның тәрҗемәи хәле тарихи эзлеклелектә өйрәнелгән дип булмый. Шагыйрь тормышына караган аерым вакыйгалар һәм иҗаты белән бәйле фактлар, бәхәсле детальләр хроникаль яктан җентекләп ачыклауны сорый. Шуңа да аның иҗат һәм тормыш елъязмасын төзү мөһим мәсьәлә булып кала бирде. Бу ихтыяҗны истә тотып, 80 нче елларда ук Г. Ибраһнмов исемендәге институтта бу мәсьәлә каралып, шушы эшне башкарып чыгу бер төркем хезмәткәрләргә йөкләнелде. Моның нәтиҗәсе буларак, «Габдулла Тукай: иҗат һәм тормыш елъязмасы» дигән хезмәт барлыкка килде, һәм ул 12 басма табак күләмендә Татарстан китап нәшриятында быел басылачак. Шулай ук, соңгы елларда Тел, әдәбият һәм тарих институтының кулъязмалар һәм текстология бүлегендә Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденгы Нил Юзеев җитәкчелегендә «Тукай энциклопедик сүзлеге» эшләнә башлады. Шагыйрьнең иҗат һәм тормыш хроникасы бу зур күләмле хезмәттә дә урын алачак. Биредә укучылар игътибарына шушы елъязманың 1912 елга караган өле- 'ше тәкъдим ителә. Китерелгән фактларның кайберләре тарихи яктан төгәл үк булмаска да мөмкин, шуңа күрә бәхәсле моментларның чыганаклары да күрсәтелде. Бер үк вакытта берничә чыганакка таяну исә фикернең нәрсәгә нигезләнүен күрсәтә. «Елъязма» белән танышу Тукайны безгә тагын да якынай га төшәр, аның шәхесен ачыграк күрергә, иҗатын тулырак аңларга ярдәм итәр. Әнисә АЛИЕВА, филология фәннәре кандидаты. мөселман пайда булды. Ул әллә ниләр эшли... Багана-багана хәдисләр дәреж итә. Мусульманин, ди, панисламизм, ди, единоверцы, ди. Әл-хасыйль, бигрәк җете кызыл мөэмин булып кылана. Мөселманнар: «Ай-Һай, тиз узмаса ярар иде»,— дип, шиктә торалар», дип яза. Үзен политик, дип атаган Тукайның сизгерлегенә гаҗәпләнми мөмкин түгел: шагыйрь үлеп, ике-өч ел да үтми, әлеге басманың мөхәррире М. Хаҗи-Теләши- нең провокатор һәм авантюрист булганлыгы фаш ителә. «Ялт-йолт», 31 иче сан; Нуруллин И Габдулла Тукай Казан, 1979, 242 б; Лансов Н. Габдулла Тукай. Казан, 1985, 68 б. Шул ук көнне Өчиледән Казанга «Ялт-йолт» журналы редакторы Әхмәт Урманчисвка хат яза. Үзенең авылдагы тормышыннан ризалыгын, канәгать икәнлеген белдерә. Ләкин ул анда ял итеп, дәваланып кына ятмый, туктаусыз эшли, яза. Үзенең яраткан журналы «Ялт-йолт» турында кайгыртудан туктамый: «Ялт-йолт» чыккач, мина җибәрерсез әле. Русча көлке журналлары җибәрегез. Иншалла, рәсем мәүзугьлары1 вә мәкаләләр җибәрсәм кирәк. Түбәндә адресым булыр. Фатихтан, бер дә ялыкмыйча, «Ялт-йо.тпжа яз- галашгыруын просить ит. Колагын тондырганнан сон гаҗиз калып, бер-нке нәрсә язса да файда. Габди2 3 тавышы ахыры ни булып калды? Ул бер көн, бик шәбәеп, «Ялт-йолт»нын соңгы номерын эзләп йөридер иде... Берәр җирдә журналга бәйләнеп язарга йөрми микән...» дип сорый һәм киңәшләр бирә. Шунда ук тулы адресын яза, ләкин кем сораса да бирмәгез, дип кисәтеп тә куя. «Совет әдәбияты», 1961, 4 сан, 28 б . Бнштомлы «Әсәрләр», 5 т., 113 б. Шул ук көнне Өчиледән Казанга «Мәгариф» матбагасының хуҗасы Гыйльметдин Шәрәфкә хат яза. Тукай үз әсәрләренең шактый өлешен шушы матбагада бастырганга, алар якын мөнәсәбәттә булалар. «Ниһаять, авыша каигып җиттем. Сандык шикелле кечкенә генә, нараттан салыш ан ак өй үземнеке. Көненә ике ягылганга, бик җылы, тәмам чишенеп йоклыйм, иргә белән яна сауган җы.(ы сөт эчәм. Хәзер үк үземдә бераз яхшыру вә хәлләнү сизә башладым. Казаннан а.гып кайгкан даруларны да истигъмаль игәм. Эшләр болай барса, бернке айдан сихәтләнермен кебек...» дип, Тукай үзенең хәле турында яза. Г Тукай. «Мәҗмуган асарь», 1914, 5 б ; Бнштомлы «Әсәрләр», 5 том, 111 б. Ел башында «Яшен ташлары» исемле китабы (икенче җөзьэ Авторы Шүрәле Наширс Су анасы Казан. «Өмид» матбагасы) басылып чыга 24 биттән гыйбарәт бу китапның эчтәлегендә түбәндәге әсәрләр бар «Борын», «Грам- мафонда татар җырлары», «Тормыш», «Өйләнү түгел сөйләнү», «Кайда? Кем?», «Сәфилгә каршы язарга теләгән каләмгә», «Гаилә тынычлыгы», «Сөбханалла», «Зур бәшарәт», «Йокы», «Бер кайгы көнендә», «Тотса Мәскәүләр якаң», «Бозау кадәрле зур фәлсәфә», «Төрекчәдән», «Исемнәребез хакында» ТҮДА, 420 ф, 1 тасв.; Бнштомлы «Әсәрләр», 5 том, 306 б. 12 январь. Өчиле авылыннан Ф. Әмирханга хат яза. Хат үзе сакланмаган, бары тик конверты гына исән. Анда түбәндәге адрес язылган: (заказное) Казань, Евангелистовская, Контора Б-р Шарафь от Абдуллы Тукаева (дер Малый Всрезей4 Казанск губ. и уезда, Ново-Кншитской вол.). аста (Фатих Әмирханга тиз генә тапшырыгыз) дип язылган. 2 Мәүзугьлары темалары. 1 Г. Ибраһимов турында сүз бара. 4 М Версзей Очнленсн русча исеме Конвертка Арча почта бүлегенең печате сугылган. Дата шуннан алып куелды. Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты Мирасханәсе 1 9 ф., 2 тасв., 20 эш. Январь. Бераз тернәкләнүгә Тукай дәртләнеп эшкә керешә: «...көне буе йоклап, төне буе язып утыра башлады. Язган язуларын Габдулла һәрвакыт мина биреп куя иде. Арчша барганда, ирем аның язуларын почтага алып барып сала иде». (Җиңгәсе Рабига истәлегеннән.) Өчнледән Казанга Әхмәт Урманчиевка хат яза5 6 . Хатта үзенең авылдагы тормышы, сәламәтлеген хәбәр итә: сөт эчүен әйтә, шулай ук күп эшләгәнлеге дә сизелеп тора «Мина «Горе ут ума» белән Лермонтов Полное Собрание сочинениесен җибәрә күр әле, кирәк. (И. Нуруллин бу юлларны, Г. Шәрәфкә язган хаттан, дип раслый. Кара: «Истәлекләр», 253 б.) Теге рәкымнәр7 астында языла торган нәрсә 20 рәкымнән артты. (Син күргәндә 7 рәкым иде.) Әгәр хөсне хатммә8 белән тәмам булса исемен дә «Рәкымнәр аегында» куярмыз. «Рәкымнәр астында» пессимистический рух белән башланган иде, монда бөтенләй опгимистландым, ахры»,— дип, ике атна эчендә унөчтән артык эреле-ваклы шигырьләр язуын әйтә. Хатта киләчәк тормышы турында уйланулары да чагылыш тапкан «Казанга апрель башларысыз кайтмаска дип торам. Чөнки «Болгар» белән «Шәрекътән өмнд өздем... салкын булыр кебек... Әле авыл хәтирәсе булыр дип бер юрган, ике мендәр эшләтеп алдым. Моннан сонра мин фатирда гына торачак булганга, бунлар тормышта да әһәмиятле нәрсәләр...» Биштомлы «Әсәрләр», 5 том, 114б.;Рәбига Эмирова Мөхәммәтжано- ва. Тукай Өчиле авылында «Истәлекләр», 1986, 163 бит; И. Нуруллин Габдулла Тукан, Казан, 1979, 246—247 бб. 20 январь. Оренбургта «Вакыт» газетасы үз укучыларына Тукайның шигырь җыентыклары басылып чыгуын хәбәр итә: «Соң көннәрдә нәшер ителгән шигырь мәҗмугалары: М. Гафуриның «Моң вә зар», «Тәэссоратым». Г. Тукай: «Күңел җимешләре», «Яшен ташлары» (1), «Яшен ташлары». (Икенче җөзьэ.) «Вакыт», 910 нчы сан. 21 январь. «Мич башы кыйссасы» исемле юмористик очеркы «Шүрәле» имзасы белән басылып чыга. «Ялт-йолт», 32 иче сан. Истәлекләрдән укып белгәнебезчә, аның Өчиледә авыл крестьяннары белән аралашыпсөйләшеп утырган чаклары да була. Ара-тирә ишек алдындагы мәдрәсәгә кереп, хәлфәнең дәрес биргәнен тыңлап утыруын һәм чатнама суыкта яланаяк мәдрәсәгә йөргән бер малайга Казаннан киеп кайткан киез итеген бүләк иткәнлеген дә, һәм, әлбәттә, мулла агасының кечкенә кызы Нурания һәм песи белән рәхәтләнеп, ихластан уйнавын да күз алдына китерәбез. Рәсулева 3. «Тукай эзләреннән». Казан, 1985, 60 бит; Нуруллин И. «Габдулла Тукай». Казан, 1979, 248 бит. * Алга таба «Мирасханә» диеп кенә күрсәтеләчәк. 6 Бу Әхмәт Урманчиевка 1 январьда язган хатнын дәвамы булуы ихтимал. (Биштомлы «Әсәрләр», 5 т., 114, 286 бб.) 7 Рәкым цифр. 8 Хөсне хати мә — яхшы нәтиҗә. 11 февраль. «Балалар күңеле» китабы (икенче кыйсем. Казан, «Өмид» матбагасы) басылып чыга. «Яшен ташлары» исемле китабы (беренче җөзьэ, 2 нче басма. Авторы: Шүрәле. Нашире: Су анасы. Казан, «Өмид» матбагасы) басыла. Беренче басмасы белән әлеге икенче басма арасында үзгәреш юк. ТУДА, 420 ф., 1 тасв.; Биштомлы «Әсәрләр». 5 том, 306 бит 27 февраль. «Сабитның укырга өйрәнүе» исемле шигырен яза. Шигырь И. Н. Харитонов чыгарган «Татар әлифбасы» дигән китапка кушымта итеп, рәсемнәр белән басылган. «Татар әлифбасы» Казан. 1912, 17 май, Биштомлы «Әсәрләр». 2 том, 373 бит; Мирасханә, 9-ф . 1 тасв 17 эш Февраль азагы, март башы. Туганнарының «Тагын бераз тор әле», дип кыстауларына да карамастан Тукай февраль азагында Өчиледән Казанга кайткан. «Казанга кайтыш» исемле автобиографик очеркыннан (11 нче мартта басылган) күренгәнчә, ул Казанга кайткач тыныч, аулак җирдән фатир табып, шаушулы иптәшләреннән читтәрәк яшәргә карар бирә һәм ул квартирада бер атна чамасы торып та чыга. Истәлекләрдән күренгәнчә, Өчиледән киткәндә ул инде рухи һәм физик яктан да ныгый төшкән, озак-озак утырып яза, эшли башлаган Казанга аны Хәбир абыйсы ат белән илтеп куя. Рабига җиңгәсе шагыйрьгә ике мамык мендәр бүләк итеп биреп җибәрә «Ялт-йолт», 35 сан, Рабига Эмирова Мөхаммәтҗанова Тукай Очиле авылында. «Истәлекләр», 163, 249 бб. 11 март. «Казанга кайтыш» очеркы «Шүрәле» имзасы белән басылып чыга Бу биш өлешкә бүленгән очеркның беренче өлешендә авыл тормышы, халыкның уй- фикере тасвирлана. Авыллардагы ачлык хәлләрен сөйли, наданлык турында искәртә. Очеркның икенче өлешендә иртәнге сәгать алтыдан кичке сәгать җидегә чаклы Өчиледән Казанга кадәр булган юлда күргәннәре, төрле исемдәге авылларны үтү, Тимерче, Чыпчык, Киндерле..., шуларга нисбәтән уй-фнкерләре тасвирлана. III. IV, V нче бүлекләрдә исә Казанга килеп урнашкандагы маҗараларын яза Тыныч квартирада торып, ялгызы эшләргә, укырга-язарга план корса да. фатир хуҗалары мещанкалар белән килешә алмыйча тагын номерга урнаша. «Свет» кунакханәсенең (хәзерге Чернышевский урамы) бик матур якты бер паркет идәнле бүлмәсенә урнаша. Әмма дөньяда бер нәрсә дә камил булмый, яхшының да начар ягы табыла икән. Бу мактаулы номер да күсе оясы булып чыга. Шуннан мәче эзләп тә таба алмыйча йөрүе һәм төнлә үзенең песи булып мияулавы искиткеч юмор белән тасвирлана. л мар|. «Ялт-йолт» журналының 36 нчы саны дөнья күрә Бу санда Тукайның «Америкадан Вәли муллага телеграм», «Вәли мулладан Америкага», «Көлеп язмыйбыз, көлеп әйтмибез» исемле фельетоннары «Гөмберт» имзасы белән басылган («Ялт-йолт»ның 26 нчы санында басылган «Өч баш» исемле мәкаләнең дәвамнары) Шул ук номерда «Яз галәмәтләре» исемле шигыре «Городской ломбард» дигән рәсем аез ы итеп имзасыз басылган һәм «Мәкальле киңәшләр» мәкаләсе дә «Гөмберт» имзасы белән кертелгән. Март ахыры, апрель башы. Истәлек өчен фотога төшә. (Ак күлмәк, бант бәйләп костюмнан төшкән рәсем). Анын бу фоторәсеме «Гасыр» нәшриятында почта открыткаы формасында эшләнеп таратылган. Габдулла Тукай. Альбом. Казан, 1978, 126 б. Апрель башы. Фатирда яшәү шартларыннан канәгать булмыйча, Тукай «Свет» кунакханәсенең бер матур, якты номерына урнашып яши башлый. «Иптәшләрнен: «Синдә чахотка бар», диюләреннән гаҗиз булып, алардан читтәрәк бу номерга күчкән идем»,—ди үзе Габдулла Гыйсмәтигә (1883—1939) монда күчүенең сәбәбен аңлатып. Габдулла Гыйсмәти. Ике елдан соң бер хисап. «Замандашлары», 159 б. Апрель башы (бәлки элегрәк тә). Петербург мулласы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевтән Петербургка килергә чакырып бер-бер артлы ике хат ала. И. Нуруллин. «Габдулла Тукай». Казан, 1989, 255 б. Апрель башы. Дусты Габдулла Гыйсмәти белән очраша. Ул, «авыру» сүзен кулланмыйча гына, Тукайны Казаннан китеп, һавасы әйбәт булган җиргә барып хәл җыярга өнди һәм шуңа күндерә. Сөйләшү вакытында Кырымга баруның яраганлыгы исбат ителә. Ләкин Тукай ялгызы ул якларга чыгып китәсе килмәвен әйтә. «Син барсаң гына, ул якка барам...» ди. Габдулла Гыйсмәти Ике елдан соң бер хисап. «Истәлекләр». 168 бит 7 апрель. «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» исемле шигырен яза. «Ялт-йолт», 37 нче сан, 15 апрель. 14 апрель. Җәй буе кыргыз даласында кымыз белән дәвалануны күздә тотып (Троицк мулласы Габдерахман Рахманкулов та чакырып киткән була), Троицкига барырга, бераз сәламәтләнгәч, көз көнендә Петербургка барып докторга күренергә ниятләп, «Фултон» пароходында Казаннан Самарага юнәлә9 . Аны пристаньга дусты, «Ялт-йолт» журналы редакторы Әхмәт Урманчиев озатып төшкән. «Йолдыз», 17 апрель, 820 нче сан; «Ялт-йолт», 40 нчы сан. 15 апрель. «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» шигыре басылып чыга. Әсәр Тукайның якын дусты Хөсәен Ямашевнын (1882—1912) вакытсыз үлеме мөнәсәбәте белән язылган. «Ялт-йолт», 37 нче сан; «Йолдыз», 817 нче сан. 9 Р Гайнанов Тукайның Самарага китү көнен 4 апрель дип күрсәтә. (Биштомлы «Әсәрләр», 5 т., 270 б.) 1 Мөхәтдисе кәбир хәдисләрне (пәйгамбәр сүзләрен) әйбәт бетүче ’ Голүвият бөеклек «Шыср» әсәре «Айнюк Самакай малае» дигән имза белән басылган. Хөсәен Ямашев үлгәч, Казандагы бер төркем иптәшләре ана багышлап «Йолдыз» газетасына кушымта бит чыгаралар. Шул кушымтага басар өчен, журналист, язучы Фәхрелислам Агиев (1887—1938) Лермонтовның «Ангел» исемле шигыренә охшатып бер шигырь язып җибәрә. Шигырь «мишәрчәрәк» килеп чыкканга, Тукай ана пародия рәвешендә шушы шигырен яза. «Ялт-йолт», 37 иче сан, Биштомлы «Әсәрләр», 2 т., 375 бит. «һазиһи касыйдәтен фи мәдхи Мостафа» шигыре «Кыйссасел-әнбня (Раб- гузи)» имзасы белән басылып чыга. Шигырь Әстерханда чыккан «Борһане тәрә- къкый» газетасы мөхәррире, алдынгы фикерле кешеләргә, революцион демократларга матбугат аша һөҗүмнәр ясаучы, татар телен төрекләштерергә чакыручы Мостафа Лотфи Исмәгыйлев-Ширванскийга каршы язылган. «Ялт-йолт», 37 нче сан; Биштомлы «Әсәрләр» 2 т., 371 б. 15 апрель, кич. Пароход белән Самарага килеп төшә («...икенче көнендә бугай, төнгә табарак Самарага җиттем»). Анда бик мәһабәт бинага урнашкан «Бристоль» кунакханәсенә туктый. Шул көнне үк Самараның мулласы, «Икътисад» журналы мөхәррире Фатих Мортазин белән очрашып, озаклап сөйләшеп утыралар Биштомлы «Әсәрләр», 5 том, 47 —48 бб. 16 апрель. Сәяхәтең дәвам итеп, Самарадан поезд белән Уфага китә Аны вокзалга Фатих Мортазин җибәргән шәкерт резииалы фәйтүн белән озатып куя. «Ялт-йолт», 41 нче сан. Самарадан Уфага барып җитә. Уфада Тукай «Сабах» көтепханәсенә туктала. Биредә ул шагыйрь Мәҗит Гафури белән очраша. Моңарчы М. Гафури белән танышлыклары язылган әсәрләре аркылы гына һәм Тукайның Гафури әсәрләренә үткен тәнкыйть рецензияләре дә язганын уйласак, бу очрашу аларнын икесен дә дулкынландырган Әмма алар рухи берлек һәм бик тиз уртак тел табалар. Сөйләшеп, фикер алышып ике көн бергә үткәргәннән сон. ул аңа үзенең Петербургка чакырылганын һәм анда барып кайтырга теләвен белдерә. Чөнки кымыз сезоны башланмаган, әле иртәрәк була. Тукай Петербургка барачагын хәбәр итеп телеграмма суга. Уфада Тукай бик гади генә итеп «Сабах» котепханәсснең бер буш бүлмәсенә генә урнашса да, көннәре күңелсез үтми «Квартир гомумән күңелле. Кеше күп килә. Эч пошырдык түгел. Монда һәр коннс мохәтдисе кәбир10 Әхмәтфәиз Даутов белән күрешәбез. Ул скряикәдә матанпыра, әлегә яхшы уйный алмый. Ләкин җырласа, мин андый җырзны бөтен гомеремә тыңлар идем. Аның гади сөйләшүдә дә металлический вә музыкальный i авышы җырлау заманыңда бөтен көчен вә голүвиятен3 изһар игә*», дип язып, татар-башкорт көйләрен тыңлап рәхәтләнгәнен әйтә Мәҗит Гафури Габдулла Тукай Уфада. «Истәлекләр». 1986, 175 176 бб , Биштомлы «Әсәрләр». 5 том, 53 б. Тукайның сәфәре хакында хәбәр басылып чыга: «Г Тукай 14 апрель Самарага китте, аштан озак вакытка кымызга чыга». «Йолдыз». 820 нче сан. 10 Изһар игү ачып бирү 18 апрель. X. Зәбирн алып биргән билет белән поездда Тукай Уфадан Петербургка китә. 20 апрель. Иртәнге сәгать сигездә поезд белән Николаевский вокзалга килеп төшә. Үзен чакырып хат язучы Муса Бигиевкә телеграмма җибәргән булса да, аны каршылаучы булмый. Ул, извозчикка утырып, М. Бигиевнең өенә бара (Сергеевская, 81). М. Бигиев аны кабул итә һәм үз өендә, үзенең бүлмәсенә урнаштыра. Тукай биредә үзенең элекке танышлары, иптәшләре белән дә күрешә алмаган хәлдә 5 көн яши. Муса Бигиев белән бергә Петербург имамы, җәмгыяте хәйрия мәктәбенең мөдире Лотфулла Исхаковларда кунакта була. Шагыйрь белән күрешергә курсистка кызлар киләләр. Ләкин, авыруын сылтау итеп, Тукай аларны кабул итмәгән. Петербург бае, Муса Бигиевләр партиясе тарафдары Галим Максудов үзенең Истанбул дарелфөнүнен тәмамлап кайткан улы Кәрим белән күрешер вә танышыр өчен, үзләренә кунакка чакырып Тукай янына киләләр. Биштомлы «Әсәрләр» 5 т., 57 б., И Нуруллин Габдулла Тукай Казан, 1979, 261 262 бб .; Әхмәтжанов Шәриф. Искә төшерү, «Хатирәләр», 166 б. 24 апрель. (Петербургта бишенче көне.) «Нур» газетасы редакторы Сафа Баязитов студент Шәриф Әхмәтҗанов (Манатов) аркылы Тукайга дәгъватнамә җибәрә. Кичен Кәбир Бәкер (1883—1939) дә Тукай белән очрашуга бара. «Ялт-йолт», 45 нче сан; Кәбир Бәкер. Тукай Петербургта. «Истәлекләр», 179 б. 25 апрель. Тукай «Нур» газетасы идарәсенә бара. Анда ул элекке иптәшләре Кәбир Бәкер, Габделкәрим Сәгыйтевләр белән күрешә. Сафа Баязитов, студент Шакир Мөхәммәдъяров белән очраша. Ул Муса Бигиев өендә яшәп ятудан кыенсынуын һәм аерым номер алып торасы килүен әйтә. Иптәшләре белән бергәләп карап, Невский проспектка якын «Казанская» исемле кунакханәнең (хәзерге Плеханов урамы, 5 нче йорт) бер номерына урнаша. Монда Тукай үзе хуҗа, тулы ирек. Таныш-белеш һәркайсы килә, теләгәнчә утыра. Шагыйрь үзе: «Тагын үземнең мөкатдәс ялгызлыгыма кайттым...» дип сөйли бу турыда, ягъни үзе хуҗа, үзе теләгән кешеләр белән аралаша: «Менә Шакир әфәнде Мөхәммәдъяров килеп чыкты. Менә укучы яшьләр, мөгаллимнәр, менә Габделкәрим Сәгыйтов. Инде монда күңелсезләнергә урын калмады. Чөнки минем бүлмәм чирек сәгать тә кешесез тормый». Сафа Баязитовның чакыруы буенча аның өенә кунакка бара. Анда граммофонда Пушкин, Лермонтов әсәрләрен, «Евгений Онегин» арияләрен яратып тыңлый. Опера һәм балет театрына барып «Евгений Онегин» операсын тыңларга планлаштырып билетлар да алына, ләкин Тукай, авыруы сәбәпле (көннең яңгырлы, юеш, салкын булуы Тукайда бизгәкне көчәйтә), операга бара алмый калалар. «Мәкаләи махсуса» «Ялт-йолт», 45 нче сан; Кәбир Бәкер. Тукай Петербургта. «Истәлекләр», 192 б. 26 апрель. «Ялгыш уйланмасын» исеме белән «Ялт-йолт»ның 37 нче санында басылган һәм «Йолдыз» газетасына күчерелгән «Хөрмәтле Хөсәен ядъкяре» исемле шигырендә «Йолдыз» идарәсенең «әүлиялар» дигән сүзгә ялгыш аңлатма бирүе турында искәрмәсен яза. «...Милем шигыремдәге «әүлиялар» сүзе үзенең шн-дөрест мәгънәсе белән «изгеләр» мәгънәсендә генә аңланырга тиеш...» «Ялт-йолт», 39 нчы сан, 1 июнь. Апрель ахыры (6 майга кадәр). Ш. Әхмәтжанов Тукайга Петербургта чыга торган большевистик «Звезда» газетасында басылган Хөсәен Ямашсв турындагы мәкаләсен күрсәтә. Шагыйрь укый да: «Менә заман. Безнен хакта пайтәхеттәге рус газеталары да сөйли башладылар бит. Күптән кирәк иде... Мин Хөсәен мәрхүмне тәкъдир вә ихтирам итәм һәм аны бик сагынам... Мин рем социалист түгелмен, шуның өчен дә ул мәсләктәге кешеләр хакында артык сүз сөйли алмыйм. Фәкать, һәркем үз мәсләген гүзәл аңлап, чыннан халыкка, ватанга хезмәт итсен иде», - ди. Әхмәтжанов Шәриф. Искә төшерү. «Хатирәләр», 168 б. Дуслары Тукайны докторга күренергә үгетлиләр һәм, ризалыгын алгач, Ш. Мөхәммәдъяров аны университет докторы Александр Робертович Поль әфәндегә күрсәтә. «Петербургта университет докторына күрендем, кыяфәте белән пәйгамбәр төсле кеше икән. Ул кымыз белән дәваланырга кушты. .Алы Шакир Мөхәммәдъяров минем номерыма алып килгән иде», дип яза ул турыда Ә. Ур- манчиевка. Доктор Тукайның иптәшләренә: «Туберкулезның соңгы дәвере... тын ала торган әгъзаларының дүрттән бере белән генә сулап тора»,—ди. Тукайга Петербургтан тизрәк китәргә, санаторийга барып дәваланырга киңәш итә. Биштомлы «Әсәрләр», 5 том, 115 бит; Кәбир Бәкер. Тукай Петербургта, «Истәлекләр», 192 6. «Нур» идарәсенә ул яңадан да килеп йөри. Яңа килгән татар гәзитләрсн укып, танышып бара, алардан аерым мәкаләләрне кисеп алып, «Нур»да басарга тәкъдим итә. Петербургка килгәндә аның янында бер җирдә дә басылмаган берничә яңа шигыре була Кәбир Бәкер истәлегенә караганда, ул «Нур» газетасында шуларның берсен «Дин вә гавам» исемле шигырен бастырырга риза була: «Ләкин соңыннан аның да «Нур» мәсләгенә муафнкъ бушап бетмәгәнлеге аңлашылды. Бу шигырьдә Тукай хәзерге дин башында торучыларны «каргалар» дип атый. «Нур» исә мулла вә мөэзнннәр «органы» булганлык тан, дин башында торучыларга ул тарызда11 тел тидерергә разый түгел». Кәбир Бәкер. Тукай Петербургта «Замандашлары», 180 б. «Нур» газетасы мөхәррире Сафа Баязитовка «Йолдыз»да Садыйк мулла Иманкуловның Муса әфәндегә каршы язган «Ифрат» исемле мәкаләсе барлыгын һәм шуны алып «Нур»да басарга тәкъдим итә. С Баязитов, Муса әфәндегә каршы язарга кушмыйлар бит дисә дә, Тукай «Аның мәкаләсенә әһәмият бирерлек бар»,-ди. һәм «Нур»ның 208 нчс номерында «Ифрат» басылып та чыга. Кәбир Бәкер Тукай Петербургта Оренбург, 1914 ел, 63 б. «Нур» газетасы идарәсендә утырып, идарәгә килгән хатларны, мәкаләләрне, шигырьләрне караштыра. Тоз-түбәдән бер мөгаллим Хәбибрахман Әлмохәм- мәдевнең җибәргән шигырьләреннән берсен азрак төзәтеп газетада бастырырга киңәш бирә2 К. Бәкер аны пессимистик рухта язылган дисә дә, Тукай: «Бер нәрсә дә юк бит инде... Шулай да әһәмияте бар. Пусть халык башымыздан кичердекемез 11 «Тормыш» исемле шигырь «Нуриның 1912 елгы 208 иче санында басылган. Сүз шул турыда бара көннәрнең өмедсез—кара көннәр икәнен белеп калсын... Анын характерным ягы шул: бүген кулына чак каләм тота белгән татар балаларынын бары да шул омедсезлек җырларын җырларга мәҗбүрләр.. Менә шул хәзер матбугатта бик нык сизелеп калырга тиеш...» Кәбир Бәкер. Тукай Петербургта. Оренбург, 1914, 38 б. 4—5 май. Петербургтан китәсе көннең алдагысында мәктәп балаларының шагыйрь белән очрашасылары килгәнен хәбәр итәләр, һәм мәктәптә укыган ир вә кыз балалар исеменнән Тукайга (номерына) алты кешелек делегация җибәрелә. Вәкилләрдән өчесе кыз, икесе ир бала, берсе мөгаллим Мәхмүт Силаев була. Кыз балалар чәчәк букеты, ир балалар бик матур карасавыт бүләк итәләр. Карасавытта бронзадан бер ау эте белән сумка сурәте төшерелгән эмблема була. Истәлекләргә караганда, Тукай бу шәкертләргә дә һәм бүләкләргә дә бик куанып кала. «Шәкертләр киткәч... бик озак карасавыт өстендәге эт белән сабыйлар кебек шаярып ятты»,—ди К. Бәкер. «Хатирәләр», 160 б. 5—6 май. Тукайның Петербургтан китәсе тәгаен билгеле булгач, иртән Сафа әфәнде Баязитовның Мойкадагы квартирында шагыйрь хөрмәтенә иртәнге аш мәҗлесе ясала. Кич белән зур бер сәүдә оешмасында хезмәт итүче Мөхәммәтша Җиһан- шин фатирасында Тукай хөрмәтенә озату мәҗлесе үткәрелә. Биредә приказчик вә сәүдәгәрләрдән башка, яшьләрдән Шакир Мөхәммәдъяров, Кәрим Сәгыйдев, Кәбир Бәкер, берничә Петербург мөгаллиме, Муса Бигиев, Петербург имамнарыннан Сафа ахун Баязитов, Лотфулла Исхаков катнаша. Кунакка чакыручы күп булса да, Тукай ул дәгъваларны кире каккан. Хикмәт авыруында һәм һаваның салкын юеш булуында гына түгел, әлбәттә. Шуна күрә сәүдә хезмәткәрләре һәм приказчиклардан торган 30—40 лап кеше, шагыйрьне бер генә мәртәбә «мәшәкатьләргә» теләп уртак мәҗлес оештыралар. Мәҗлескә җыйналган халык Тукайны бик яратып, җылы кабул итәләр. Чөнки,— дип яза К. Бәкер,- кайсының углы, кайсының кызы бар. Боларның мәктәптә иң яратып укыган китаплары ■ Тукаев әсәрләре, Тукаев шигырьләре идеке мәгълүм. Мәҗлестә булганнарның берсе үзенең ун яшьлек бер баласының Тукайны белгәнлеген сөйләде. Тукаев килгән дигәч, бу бала анасына Тукайны шулай тәгъриф кылган: «Ул минем шикелле кечкенә бер Апуш булган, шуннан соң «зуп-зур Тукай булган». Мәҗлес күңелле генә үтә. Мәҗлестә сөйләнгән сүзләрнең күбесе Тукайга ихтирам һәм хөрмәтне белдереп, аның сәламәтләнеп, яңадан матур бер вакытта Петербургка килеп кунак булырга чакыру була. Ахырдан мәҗлесне ясаучылар исеменнән Тукайга адрес тәкъдим ителә һәм акчалата бүләк тапшырыла. Үз чиратында Тукай мәҗлесне оештыручыларга һәм үзен хөрмәт итеп очрашуга килүче милләттәшләренә рәхмәтен белдерә. Петербургның юеш- салкын һавасы сәламәтлегенә начар тәэсир итүен һәм тизрәк моннан китеп, кымыз эчеп дәвалану нияте белән Уфа вә Троицк якларына сәфәр кылачагын әйтә. Шәриф Әхмәтҗанов. Искә төшерү. «Истәлекләр», 205 б. Әлбәттә, авыру шагыйрь тиктән генә ерак юлга сәфәргә чыгып китмәгән. Ул, башкалага баргач, күп нәрсәне белергә, күрергә, танышырга хыялланган була. Ләкин авыруы көчәю аркасында, теләкләре үтәлми кала. «Мәкаләи махсуса» әсәрендә үзе болай яза «Мин дә Петербургка бардым, дегет чнләге дә! Никадәр мөмкин була торып, Думага керә алмадым. Финляндиягә чакырдылар, анда бара алмадым. Бер театрга, бер музейга вә, гомумән, бер достопримечательный җиргә булсын йөреп булмады: әлеге хәстәлек! Тик Сафа әфәндегә барганда гына бер җан рәхәте була иде». «Нур» газетасы редакторы Сафа Баязитовның искиткеч бай граммофон язмалары (пластинкалар) фондыннан төрле арияләр тыңлап, илаһи музыка белән ләззәтләнгән Тукай. Биредә ул А. С. Пушкинның «Евгений Онегин» романы буенча П. И. Чайковский язган операны да беренче мәртәбә буларак ишетә. Киләчәктә опералар тыңларга йөрермен дип күңеленә беркетә. «Мәкаләи махсуса», «Ялт-йолт» 45 нче сан (5 ноябрь). 6 май төне. Петербургның Николаевский вокзалыннан Тукай поезд белән Уфага китә. Вокзалда аны озатырга дуслары һәм фикердәшләре Кәбир Бәкер, Шәриф Әхмәт- жанов, Шакир Мөхәммәдъяров, Кәрим Сәгыйден һәм башкалар белән бергә, имамнардан Сафа ахун Баязитов, Лотфи әфәнде Исхаков, зыялы мөгаллимнәр, байлар, төрле сәүдә йортларында хезмәт итүче мөселман приказчиклары, төрле мәктәпләрдә укучы яшьләр, студентлардан торган 30 лап кеше җыйнала, һәммәсен дә, сыйнфый аерымлыкларны куеп торып, бөек шагыйрьне ихтирам белән озатып калу теләге берләштергән һәм бирегә китергән, әлбәттә Үзе бу турыда: «13 көн Петербург ризыгын ашагач тагы Уфага таба сәфәр иттем» дип яза «Мәкаләи махсуса» дигән әсәрендә. Өченче класстан плацкарт белән билет алына һәм Кәбир Бәкер Тукайны Мәскәүгә кадәр озата бара. Кәбир Бәкер. Тукай Петербургта. «Истәлекләр» 200 бит; Биштомлы «Әсәрләр». 5 том. 62 б. 7 май, иртәнге сәгать 10 нарда. Петербургтан Мәскәүгә килеп җитәләр һәм озак тормыйча Тукай Уфага юнәлә. Кәбир Бәкер истәлегендә болай яза. «Иртәгесе көн сәгать 10 нарда Мәскәүгә җиттек Анда Николаевский вокзалдан Рязанский вокзалга күчеп, аш (обед) ашап, чәй эчүгә поезд килде. Бик сайлап бер урын алып, Тукайны утыртып озатып калдым Ялгыз китәргә булгач бик уңайсызланган кебек иде Уфадан язган хатында бик яхшы кайтканлыгын белдерде. Кәбир Бәкер. Тукай Петербургта. «Истәлекләр» 200 б. 8 9 май Петербургка сәяхәтендә унбиш кон чамасы йөреп, яңадан Уфага кайта Бу сәфәрдән ул гаять йончып, арып кайта Бу вакытта инде Уфа яшәргән, агачлар яфрак ярган, җир өсте яшел мамык кебек яшь үләннәр белән капланган, кымызлар әзерләнгән була Тукай Уфаның саф һавасын, матур бакчаларын ярата, кымыз эчә. «Сәламәтлек һавасы эчәм», дип сөйли иде Тукай, ди Мәҗит Гафури үзенең истәлегендә. Мәҗит Гафури. Габдулла Тукай Уфада «Замандашлары». 164 б 8 9 майдан соң. Тукай Уфада яши. «Уфа Тукайның дәрәҗәсенә мөнасип һичбер хәрәкәт күрсәтә алмады Тукайның Уфага килү хөрмәтенә һичбер мәҗлсс-фәлән тәртип кылынмады. Аның Уфага килгәнен күп кеше белми дә калгандыр Тукайның Уфада үткәргән ун-унбиш кон гомере «Сабах» көтепханәсенең артындагы бүлмәдә үтте», дип яза М Гафури. Истәлекләргә караганда, Уфада Тукай Себер якларында мөгаллимлек кылучы Мөбарәк Әмиров белән очраша. Ул аннан Себертә кайчан баруы, анда нинди шартларда эшләве һәм кемнәрне укытуы турында мять кызыксынып сораша. Уфада яңадан докторга күренә. Бу турыда 12 майда Кәбир Бәкергә язган хаттан укыйбыз: «Уфа докторына кан тәхлиле тугьрысында бардым Жүтәлдән бер-ике төрле дару бирде. Кымыз эчәргә кушты» «Замандашлары», 164 б ; Тукай Башкортстанда Уфа. 1966, 44 бит Биштомлы «Әсәрләр», 5 том. 117 6. 11 май. Уфадан Казанга Әхмәт Урманчиевка хат яза. Анда ул үзенен Уфадан Петербургка баруын һәм аннан кире кайтуын хәбәр итә. Бу сәфәрдән канәгатьсезлеген белдерә. Андагы суыклыктан һәм шуның аркасында килеп чыккан бизгәк авыруыннан зарланып, шул шәһәрдә үткәргән 12— 13 көн гомерен кызганып искә ала. Уфада гына торган булсам, хат түгел, мәкаләләр дә язган булыр идем, ди... «Ялт-йолт»ныц үзе Казаннан киткәч чыккан 37—39 саннары хакында фикере белән уртаклаша. «37 нче саннын беренче сәхифә рәсемен Галиәсгар1 бозып чыгарган», дипачына. Бөтенләй Тукай катышыннан тыш эшләнгән 38 нче сан (29 апрель) турында: «38 «Ялт-йолт» гомумән яхшы чыккан. Мәскәү мулласының лекциясен әүвәлге биткә басарга кирәк иде Бу номерда да әдәпсез сүзләр бар Шундый сүзләргә юл киселсен иде»,— ди. Тиздән Троицкига китәсен хәбәр итеп: «...минем корзинкада онытылып калган кара тышлы дәфтәрне дә җибәрсәңез иде, зинһар. Ул дәфтәрдә минем «Җан азыклары» дигән почти шул мәҗмугалек шигырьләрем бар»,— дип сорый, «Хәзер Уфада булсам да, сезнең өчен адрес: «Троицк (Оренбург, губ.) Абдрахману Рахманкулову. Передать А. Тукаеву»—дип яза. Димәк, ул тәгаенләп үзен чакырган Габдрахман хәзрәткә бара һәм Троицкийда яшәгән вакытта аның белән элемтәдә торачагы аңлашыла. Биштомлы «Әсәрләр». 5 т., 115, 288 битләр. 12 нче майга кадәр. Уфадан Петербургка «Нур» газетасы редакторы Сафа Баязитовка хат яза (тексты табылмаган). Кәбир Бәкер. «Тукай Петербургта», Оренбург, 1914, 11 б. 12 май. Уфадан Петербургка дусты Кәбир Бәкергә хат яза. Петербургтан Уфага кайту уңайлы, җайлы булды дип хәбәр итә. Петербургта күрешкән, аралашкан иптәшләре Кәрим Сәгыйдов, Шәриф Әхмәтҗанов (Манатов) ка сәлам тапшыруны үтенә Шакир Мөхәммәдъяровка «пәйгамбәр» төсле кешесе өчен» (доктор) аеруча рәхмәтен белдерә. Петербургтан кайткач, Тукай Уфада бер атналап тора. Монда шагыйрь күбрәк вакытын М Гафури белән уздырган Кымыз сатыла торган бакчага ЧЫ1ЫП. яшел чирәм өстендә кымыз эчәләр, Агыйдел буендагы бакчага чыгып биек ярдан баржа, буксир, салларны күзәтәләр. Бер атнадан соң әүвәлге карары буенча, кымыз эчәр өчен Троицкига китәргә карар кыла. Уфада журналист һәм әдәбиятчы Габделбари Батталов (1874—1959) белән очраша. Май урталары Габделбари Баттал аны поезд белән Троицкига озатып җибәрә. Ләкин билет алганда, ялгышлык килеп чыга. Тукайга Полетаевкага барырга кирәк, ә поезд анда туктамый, туры Чиләбегә бара икән. Тукай Чиләбедән ат яллап кире Полетаевкага кайтырга карар итә. Г. Баттал Тукайны каршы алырга кушып Чиләбегә уртакул сәүдәгәр А. Галиевкә телеграмма җибәрә. «Мәкаләи махсуса», Биштомлы «Әсәрләр». 5 том. 63 б. Чиләбе вокзалында Тукайны Галиев каршылый. Аның өенә барып чәй эчеп, хәл җыйганнан соң Тукайны извозчикка утыртып озатып җибәрәләр: «Чәй янында хата билет алганлыкны сөйләп, Троицкига барырга берәр иптәш юк- мылыгын сораштым. Бу мөхтәрәм әфәнделәр, мин аштан сон ятып хәл җыеп торганчы, иптәш тә тапканнар. Ат та киләчәк булган. Галиәсгар Камал турында сүз бара. Бераздан атлар килеп, Троицкига бара торган бер приказчик юлдаш булып, Полетаевкага юнәлдек», дип яза үзе. Төнлә поездга утырып, иртән Троицкига килеп тә җитә. Ул бирегә мулла Габдрахман Рахманкуловнын икенче кат чакыруы буенча кымыз белән дәваланырга килә. Габдрахман мулла Рахманкулов, кеше җибәреп, аны поезддан каршы алдыра: «Габдрахман хәзрәткә барып кердем... наконец, гакыйбәт авызга кымыз тиде. Мине кымыз өчен Уфага бару фикереннән кайтаручы вә андагы кымызның җәгьлнлеген (искусственный) сөйләүче вә яз көне кымыз эчәргә үзенә чакырган вәгъдә алып китүче ошбу Габдрахман хәзрәт иде». Троицкида Габдрахман Рахманкулов өендә берничә кич куна Истәлекләргә караганда, Троицкига килеп төшкәч, Тукайны каршыларга «Сөембикә» мәктәбендә укучы кыз балалар килгән була. Алар шагыйрьне тимер ю.т станциясендә чәчәкләр биреп каршы алалар. Тукайны каршылаучы кеше мулла Г. Рахманкуловнын кодасы Хәкимҗан Бакиров була. Истәлекләрдә Тукайның Троицк яшьләре көн дә җыела торган урында театр һәм музыка һәвәскәрләре җәмгыяте урнашкан Васильевский тыкрыгындагы 5 нче йортта Хәкимҗан Бакировларда булуы, X. Бакиров беләнТроицкинын мәшһүр бае Яушевларның өлкән туганы Муллагали Яушевларга чәйгә баруы да сөйләнә. Биштомлы «Әсәрләр», 5 том, 64 б.; Рәсүлева 3. Тукай эзләреннән, Казан,. 1986, 106 бит; һилалов Ибраһим Тукай Троицкига килгәч. Тукай Башкортсган- да. Уфа, 1966, 45, 48, 79 бб. 15 май. Г. Тукайның Петербургта булып китүе турында Кәбир Бәкернең «Тукаев вә Петербург мөселманнары» дигән мәкаләсе басылып чыга Анда Тукайның апрель азакларында 13 көн Петербургта кунак булуы әйтелә: «Петербург мөселманнары авыру шагыйрьне яхшы тәкъдир иттеләр». «Йолдыз», 832 нче сан. 17 май. «Сабитның укырга өйрәнүе» шигыре «Татар әлифбасы» исемле китапка кушымта итеп чыгарылган «Бүләк» дигән китапта (Казан, И Н Харитонов матбагасы) басылып чыга. Китапчыкта берничә рәсем һәм шушы шигырь урнаштырылган. Харитонов, татар хәрефләре эшләткәч, беренче итеп бу китапны бастырып чыгара ТҮДА 420-ф., 1 -тасв., Мирасханә 9-ф., 1-тасв ; Биштомлы «Әсәрләр». 5 том. 307 б 20 май алдыннан. «Ялт-йолт» редакторы Ә. Урманчиевтан хат ала. «Казаннан киткәнеңә икенче ай инде, бернәрсә дә язмыйсың, идарәгә бер мәкалә дә җибәрмисең», диелгән була ул хатта. «Мәкалән махсуса»иың беренче бүлеген яза, һәм Казанга «Ялт-йолт» журналы идарәсенә җибәрә. Бу сәфәргә үзен озатып җибәргән дусты «Ялт-йолт» журналы мөхәррире Әхмәт Урманчиевка адреслап болай ди «Мөхәррир әфәнде! Әле минем авырудан башка эшем юк, бик зур эш эшләгән шикелле, әллә кайларг а барып авырып йорнм. Авылда авырдым, Казанда авырдым, Самарада авырдым. Ахиреләмер, патша тора торган шәһәргә Петербургка барып авырдым. Троицк халкы да күрми калмасын дип, монда да авырыйм. Ләкин монда эш шәп. Терелермен кебек. Терелсәм, әллә нәрсәләр язармын кебек». «Ялт-йолт». 40 нчы сан Май азагы. Берничә көннән Хәкнмҗан Бакиров Тукайны кымызга Габдрахман Рахманкуловнын дачасына илтеп куя. Совет власте елларында бу урыннарда кымыз белән дәвалану санаторийлары ачыла. Шагыйрь исә: «Троицкида берничә көн торгач, сахрага, шәһәрдән егерме биш чакрым җиргә киттем... Анда хәзрәт тарафыннан ялланган казакълар аның йөзәр баш биясен савып, бүтән малларын көтеп торалар. Ике киез өйдән гыйбарәт шул казакъ авылына өченчегә мина махсус чатыр тегелде. Шәһәр смрадыннан, завод агуыннан, бозык һавадан качып чыгып, арбадан пароходка, пароходтан поездга күчә-күчә эштән чыккан мин бичара ахры бер рәхәткә, тынычлыкка барып егылдым... Бу — сахра... коры степь һавасы... Бөтен нәрсә табигый....» Бу казакъ даласына барган беренче көнне үк күңел күтәренкелеге белән табигатьнең матурлыгына, киңлегенә рухланып шигырь дә яза: «Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи. Бәхте барлар кырда җәйли, валлаһи! Ак күмәч белән ашарлык саф һава; Җир яшел, кошлар да сайрый, валлаһи! Ак болыт, күчмә казаклардай күчеп, Бер кунышлык җирне сайлый, валлаһи! Аз гына бер җил исү белән үлән Җирдә уйный кайный-кайный, валлаһи! Иштә бу — сахрада беренче көнемдә язылып ташлаган бер кәгазьдән алынган җырулар!— ди. Ибраһим һи л ал ов. Тукай Троицкига килгәч. Тукай Башкортстанда. Уфа, 1966, 47 б.; «Мәкаләи махсуса», «Ялт-йолт», 45 нче сан. 5 ноябрь. 25 май. «Халык моңнары» (Икенче табгы. Җыючысы: Шүрәле, Казан, «Сабах» көтеп- ханәсе) басылып чыга. «Халык әдәбияты» (Икенче табгы. Казан, «Сабах» көтепханәсе, «Өмид» матбагасы) басыла. ТУДА. 420-ф., 1-тасв.; Биштомлы «Әсәрләр». 5 том, 307 б. 1 июнь «Мәкаләи махсуса» исемле әсәрнең 1 нче кисәге «Хәкыйрь Шүрәле» имзасы белән басылып чыга*. «Ялт-йолт», 40 нчы сан. 11 июнь. Троицкидан Казанга, Гыйльметдин Шәрәфкә хат яза. Сәламәтлеге арулануын, хәле һәм кәефе әйбәтлеген, ләкин ялгызлык ялыктыруын хәбәр итә: «Урыным Троицкидан 25 чакрым җирдә, һәр тараф сахра. Ике казак өеннән башка бернәрсә дә күренми, күнелсез, эч поша. Шунысы изә... Авыруым, тагын яңалары башланмаса, бетә инде. Ләкин терелеп нәрсә бар?— дип карыйм каравын. Ач кеше вакытның соң икәнен белсә дә ята, «Торып нәрсә бар?»— ди. Мин дә шулай, өмидем юк». Биштомлы «Әсәрләр». 5 том. 118 б. 15 ИЮЛЬ. «Ялт-йолт» журналының 41 нче саны дөнья күрә. Бу санда «Мәкаләи махсуса» әсәренең икенче кисәге (I V бүлекләре) «Сәяхәте көбралар ясаучы: «Шүрәле» имзасы белән, «Бәндәләр» шигыре имзасыз12 13 басылган. 12Журналда «1 июнь» дип ялгыш басылган; 1 июньдә 39 нчы сан чыккан. 13Бу шигырьнең Тукайныкы икәнен әдип һәм галим Нәкый Исәнбәт тә раслады («Казан утлары» 1966, 4 нче сан). «Ялт-йолт» 41 нче сан. Май азагы — июльнең 20 ләренә кадәр. Казакъ даласында ике ай-ике ай ярым вакыт яши. Биредә ул «Мәкаләи махсуса»ның икенче кисәген язып (5 бүлекчә) почта белән Казаига җибәрә. «Хәзер җиләк-җимеш вакыты» фельетоны да җәйләүдә язылган булуы мөмкин Шәһәрдән анын янына килгәләп йөргәннәр. Үзе дә берничә мәртәбә, чакыруларга җавап йөзеннән, Троицкига барып кайткан. Кайбер истәлекләргә караганда, Тукай ял иткән вакытта тагын бүтән җирләргә дә барган. Үзе кымыз эчеп дәваланган казакъ авылыннан ерак түгел Кушкүл авылына килә. Халыкка яна шигырьләрен укый. Күлдә көймәдә йөри, болындагы чәчкәләр белән хозурлана. Нуруллин И. «Габдулла Тукай» Казан, 1979, 270 б.; Бикбулатов Мөхәммәт. Ике кечкенә хатирә. Тукай Башкортстанда. Уфа, 1966, 49 б Июльнең 20 ләре. Ялы ял төсле булды дигән фикергә килгәч, үзендә азмы-күпме хәлләнү дә сизгәч, Тукай кайтыр юлга чыга. Июльнең егермеләрендә, ниһаять, Казанга, «Свет» кунакханәсендәге номерына кайтып керә Ис алып, хәл җыеп тормастан, «Ялт-йолт»тагы вазифасын башкарырга керешә «Җан азыклары» җыентыгын матбугатка әзерләргә тотына. Нуруллин И. «Габдулла Тукай» Казан, 1979, 270, 283 бб Тронцкидан кайтып бер-икс кон үтүгә, Фатыйх Әмирхан белән икәүләп фоторәсемгә төшәләр. Нуруллин И. «Габдулла Тукай» 1979, 286 б., Габдулла Тукай Альбом Казан. 1979, 19 б. 21 июль. Календарьчы Шәрәф Шәһндуллнн тарафыннан 1913 ел өчен чыгарылган «Заман календаре»нда Тукайның фоторәсеме һәм кыскача тәрҗемәи хәле урнаштырылган. «Идел» редакциясе биргән реклама, «Календарь»ны төрле яклап мактаганнан соң, түбәндәгеләрне хәбәр итә: «һәр төрле киңәшләр, статистика мәгълүматлары бирү өстенә милли яшь мөхәррир, әдип вә шагыйрьләремезнсң рәсем вә тәрҗемәи хәлләре һәрбер укый белгән мөселманлык игътибарын тарта Без бит әле яшь мөхәррир вә әднпләремсзнең рәсемнәрен дә күргәнемсз юк «Заман календаре» исә укучыларын шул мөхәррирләр белән таныштыра Бу мәртәбәдә Тукаев, Гафури, Бәшири, Думав». Әмирхан вә башкаларның рәсемнәре бар...» «Идел». 473 нче сан. 26 июль Казанда Еваигелнстовлар урамындагы Хөсәеновлар йортында татар яшьләренең әдәби түгәрәге җыйнала Бу утырышта журнал чыгарырга карар бирелә Русларның әдәби журналлары кебек күләмле булуы күздә тотылып, аның татар яшьләрен оештыручы, берләштерүче үзәк булырга тиешлеге искәртелә. Җыелышта бу мәсьәлә Гәрәй һәм Бари Хәсәновлар... Габдулла Тукан, Фатих Әмирхан, укытучы Гафур Колахметовларның актив катнашы белән хәл нтелә һәм әдәбн-мәдәнн «Аң» журналы чыгарырга карар бнрелә. Исемне Тукай тәкъдим иткән. Саратов Өлкә Дәүләт архивы, 55 ф, 1 таев., 44 эш, 59 к, Абдулл ни И. Архивные документы о Г Кулахметове «Гафур Кулахметов» Казан, 1983, 198 стр Г. Тукай өдәбн түгәрәккә җыелган яшьләр, үзенең дуслары һәм фикердәшләре белән бергәләп фотога төшә. Ләкин бу фоторәсем тулы килеш, бөтен нөсхәсе бүгенге көнгә кадәр табылганы юк. Аның ике яктан да киселгән урта бер өлеше генә саклана. Китапларга, альбомнарга да шул урта өлеше (биредә: Г. Тукай, Ф. Әмирхан утырганнар, Г. Колахметов, К. Колахметов артка басканнар) генә урнаштырылып килә Фотограф Зөфәр Бәширов фикеренчә: «Фотографиядә кабул ителгән стандарт буенча аның иңе 27,5 биеклеге 22,5 см булырга тиеш. Әгәр дә Г. Тукай уртада утырган дип исәпләсәк, бөтен фоторәсемдә шагыйрьнең даирәсеннән тагын 6 кеше булырга тиеш дип уйларга урын бар». Алар кемнәр — билгесез. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты мирасханәсенең Тукай фондында фотосурәтнең бердәнбер нөсхәсе саклана. Иңе — 7, биеклеге 22,5 см. Фоторәсем ике ягыннан да пычак белән кисеп алынган, аның эзләре ап-ачык күренеп тора. Габдулла Тукай. Альбом. Казан, 1978, 89 бит , Зәфәр Бәширов Киселгән язмышлар. «Шәһри Казан», 1995, 25 апрель. Тукай фотога төшә. Үзе генә профиль белән утырган. Чәче кыска итеп кистерелгән. Буйлы күлмәк кигән, галстук һәм костюмнан. «Аң», 1913 ел, 8 иче сан, 10 апрель; Габдулла Тукай. Альбом, Казан, 1989, 136 бит. 31 июль. Казан губерна жандарм идарәсе начальнигы провокаторның 26 июльдәге җыелыш турындагы доносын Идел буе охранкасы башлыгына җибәрә һәм бу кешеләрнең жандарм идарәсенә билгеле булуы, алар артыннан яшерен күзәтү дәвам иттерелүе турында хәбәр итә. Бу «бик яшерен» тамгасы салынган документның «Урында кулланылган чаралар» дигән графасында Казан жандарм идарәсе болай дип язган: «Монда исемнәре аталган кешеләрнең кайберләре (арада Г. Тукай да бар — төзүче) Идарәгә үзләренең элекке политик эшчәнлекләре буенча билгеле. Алар артыннан күзәтү дәвам итә». Саратов Өлкә Дәүләт архивы, 55 ф , 44 эш, 60 бит. 5 август. «Гасыр» нәшриятында почта открыткасы формасында басылган рәсеменә (1911 елда алынган, ялан баш, буйлы күлмәк белән бант таккан, костюмнан) шагыйрь үз кулы белән: «Мөхтәрәм Әхмәтгәрәй вә Габдрахман әфәнделәргә ядкарем. 5 август, 1912 ел Г. Тукай» дигән автограф язып бүләк итә. Мирасханә. 9 ф., 3 тасв., 49 эш. Татарстан Дәүләт музее хезмәткәре Дания Баһаутдинова фикеренчә, бу рәсемен Тукай үзен Троицкига, казах даласына кымыз белән дәваланырга чакыручы Габдрахман хәзрәт Рахманкулов һәм аның ир туганы, әдәбиятчы һәм сәхнә әсәрләре дә язган кеше — Әхмәтгәрәйгә бүләк иткән булырга мөмкин. Д. Баһаутдинова Тукайның яңа табылган автографы. «Социалистик Татарстан», 1978, 28 апрель. Көз башы. Казанга килгән шагыйрь һәм мөгаллим С. Сүнчәләй Тукай белән очрашып тора. Мәгълүм истәлегендә ул болай дип яза: «Бу вакыт Тукайның хәле тәмам беткән, нервлары какшаган. Кечкенә генә нәрсәгә дә кәефе китә, бик тиз ачулана, юк-бар нәрсәдән дә шикләнә, курка, берәүне дә күрәсе килми иде» Сүнчәләй, авылына китәр алдыннан, саубуллашырга да кергән. Тукай шунда аңа: «Менә, сиңа бүләгем булсын»,— дип үзенең көмеш сәгатен бүләк итә. Бу аларның соңгы мәртәбә очрашулары була. Тукай «Свет» номерларыннан яңадан «Болгар»га күчә. Сәгыйть Сүнчәләй. Тукай турында истәлек. «Истәлекләр», 141 бит. Көз. Журналист Шиһап Әхмәров истәлегенә караганда, Тукай, үзенсн барлык шигырьләрен мәҗмүга итеп бастыру хокукын Г Шәрәфкә биреп, акын белән килешү төзи һәм шул җыентык («Мәҗмугаи асарь»’) өстендә бик басылып эшкә керешә. Г. Шәрәфнең бу килешүгә нинди шартлар куюы билгеле булмаса да, Тукайга якын кешеләр, Тукай өчен бу килешүнең «кабальный» булуын сөйлиләр. Мнрасханә 9 ф , 4 тасв., 14 эш. 20 сентябрь. «Динчеләр куаныштылар» мәкаләсе «Гөмберт» имзасы белән басылып чыга. Динчеләрдән һәм Оренбургта чыккан «Дин вә мәгыйшәт» журналыннан, аның нашире Вәли мулла Хөсәеновтан көлеп язылган сатирик мәкалә «Ялт-йолт», 43 нче сан. 3 октябрь. Дусты революционер Мәхмүт Дулат-Алиевка үзенең фоторәсемен бүләк итә (Казанда И. Якобсон фотоательесында Тукайның профильдән төшкән рәсеме). Рәсем артына. «Иптәшем Мәхмүткә ядкарь, Г. Тукай, 3 октябрь, 1912 сәнә», дип автограф язылган. Бу фото Кырлай музеенда саклана. Анда аны М. Дулат- Алиевның олы кызы Ләлә Дулат-Алиева тапшырган. «Әти белән Тукайның дуслыгы гомере буе дәвам нттс»,—дип яза бу турыда истәлек авторы Ләлә Дулат-Алиева. Г Әпсәләмов. Тукайнын тагын бер рәсеме Казан утлары 1970, 1 сан, 156 б.; Рәсүлева 3. Тукай эзләреннән Казан, 1985, 124 б. Октябрь. Авыруы каләм тотарга комачаулый башлый Бу вакыт ул, «Ялт-йолт»ны чыгаруга хезмәт куюдан тыш, «Җан азыклары» җыентыгын матбугатка әзерли Нуруллин И. «Габдулла Тукай». Казан. 1979, 283 б. 11 октябрь. «Йолдыз» газетасы укучыларына заманның танылган шәхесләре турында хәбәр итә: «Ачык хат. Иң сон алынган рәсемнәрдән: Исмәгыйль Гасиринский, Йосыф Акчура, фотоларыннан эшләнгән открыткалар Мөхәммәдгаяз Исхакый, Габдулла Тукаев яна гына заграницадан эшләтеп китерелеп сатыла башлады». «Йолдыз», 892 нче б. 13 октябрь. «Балканда» шигыре рәсем-карнкатура асты итеп имзасыз басылган. Бу икс- юллык Төркия белән Балкай дәүләтләре арасындагы сугыш мөнәсәбәте белән язылган. 1 1914 елның октябрендә дөньяга чыккан, «Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре» (Җамалетдин Вәлнди тарафыннан язылган Тукайнын тәрҗемәи хәле һәм әшгаре хакында бер моляхәзә Казан «Мәгариф» көтепханәсе.) әсәрен Тукай үзе исән вакытта нигездә төзеп бетереп калдыра Дусларыннан Ш Әхмәров әйтүенчә «Бу Мәжмуганен күп өлешен мәрхүм үз кулы белән төзеп калдырды Ул үзенең ахыр көннәренә кадәр, хәтта шифаханәгә кергәч тә шуның өстендә эшләвен туктатмады Мәҗмуга Тукайнын үзе исән вакытында басыла башлап, Тукай үлгәч дөньяга чыкты» Кара Тукай турында замандашлары», Казан, 1960, 193 б Шул ук санда «Иң соңгы хәбәр» исеме белән кечкенә информациясе имзасыз басылып чыга. «Ялт-йолт», 44 нче сан; Бнштомлы «Әсәрләр», 4 том, 342 б 5 ноябрь. «Ялт-йолт» журналының 45 нче саны донья күрә. Биредә «Шүрәле» имзасы белән «Мәкаләи махсуса» әсәренең VI IX нчы бүлекләре, шунда ук «Валлаһи» шигыре, «Гөмберт» имзасы белән «Хаксызлыктан котылдык» исемле мәкаләсе урнаштырылган. Анда сәүдәгәрләр, муллалар булышлыгы белән Дүртенче дәүләт думасына депутатлыкка сайланырга тырышса да, актык минутта сайланмый калган Шәехгаттар Иманаевтан көленә. Шушы вакыйга уңае белән тагын «Казан мулласы һәм булачак депутат» дигән сатирик шигыре рәсем асты итеп «Шүрәле» имзасы белән басылган. «Ялт-йолт», 45 нче сан. Көз. Тукай яраткан һәм мәхәббәт турындагы шигырьләренең күбесен аңа мөнәсәбәттә язган Зәйтүнә туташның Казаннан Чистайга китүен Тукай бик авыр кичерә. Аңа кинәт кояш сүнгән, дөньяның яме киткән кебек тоела. Бу мәхәббәтен күпләрдән яшерсә дә, дусларыннан берсенә Зәйтүнәне һаман яратуын, оныта алмавы, сагынуы турында сөйли. Нуруллин И. «ГабдуллаТукай». Казан, 1979, 152 6 10 декабрь. Казанда «Кояш» исемле демократик юнәлештәге газета чыга башлый. «1912 елда караңгы Казан өстенә «Кояш» чыгып «Йолдыз»ны сүндерде», —дип яза Тукай бу вакыйгага рухланып. Газетаның җаваплы секретаре итеп Ф. Әмирхан билгеләнә. Тукайны, 40 сум айлык хезмәт хакы биреп, газетага язышучы итеп билгелиләр. Яна газетаның идарәсе «Амур» кунакханәсенә (хәзерге Киров урамы, 70 нче йорт) урнаша. Ф Әмирхан да, Тукай да «Амур»га күчеп (Тукай — тугызынчы бүлмәдә, Ф. Әмирхан— унберенчедә) тора башлыйлар. Хәзер инде алар көн саен очрашып яшиләр. Нуруллин И. «Габдулла Тукай» Казан, 1979, 285 бит; Исмәгыйль Рәми. Ул сагышланды, күрә алмады «Истәлекләр», 214 б. 15 декабрь. Казанда «Аң» исемле әдәби-иҗтимагый журнал чыга башлый. Редакторы һәм наширс «Гасыр» китап ширкәте башлыкларыннан берсе Әхмәтгәрәй Хәсә- ни. Кинәшү-сөйләшүдә, булачак журналның идея-политик һәм әдәби-эстетик юнәлешен билгеләүдә һәм Хәсәнине бу эшкә күндерүдә Тукай якыннан катнашкан. Журналга исемне дә Тукай тәкъдим итә. Беренче санында журнал чыгу уңае белән язылган «Аң» шигыре урнаштырылган. «Аң», 1 нче сан. 22 декабрь. «Ялт-йолт»ның 48 нче санында «Журнал өчен материаллар «Амур» кунакханәсенең 9 нчы бүлмәсенә җибәрелсен»,— дигән игълан басылган, күрәсең, беркадәр вакыт «Ялт-йолт»ның редакциясе дә шагыйрь яшәгән бүлмәгә күчеп торган. «Ялт-йолт», 48 нче сан. 23 декабрь. «Балкан» шигыре басылып чыга. (Төркия сугышы мөнәсәбәте белән язылган.) «Кояш», 7 нче сан. «Балкан көйләре» исемле шигыре «Шүрәле» имзасы белән басылган. Шигырь Балкан дәүләтләре (Болгария, Сербия, Греция һәм Черногория) белән Төркия арасында барган сугыш һәм Төркиянец шушы елның октябрендә җиңелүе хакында язылган. «Кояш», 7 нче сан. 29 декабрь. «Җан азыклары» исемле шигырь җыентыгы басылып чыгу турында «Яна басылып чыккан иң мөһим әсәрләр...» дип игълан бастыра. «Вакыт», 1078, 4 нче сан.