Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРЛАРНЫҢ ЭТНИК ТАРИХЫ турында уйланулар

Һәр яңа заман тарихи вакыйгаларны башкачарак күзалларга, ниндидер бер ачышка таянып, аларга үзгәрәк бәһа бирергә тырыша Тарих өлкәсендәге андый ачышлар бигрәк тә соңгы егерме-утыз елда нык күзгә ташлана. Бу елларда узган гасырлар тормышына янача бәя бирүче галимнәрнең алгы сафына Лев Николаевич Гумилев чыкты дисәк, берәү дә каршы килмәстер, мөгаен. Бигрәк тә аның этноска, этногенез мәсьәләләренә караган хезмәтләрен һәм СССР дип аталган зур империянең төп халыкларын тәшкил итүче славян- руслар белән төрки халыкларының үзара яшәешенә багышланган эзләнүләрен әйтергә була. Дөрес, Гумилевның этнослар үсешенә һәм этник тарихны барлауга багышланган теориясен идеаллаштыру, аны һәр очрак өчен үрнәк итеп карау бик үк дөрес түгелдер. Әмма ул теория нигезендә «иске» тарихка яңача карау ысулы үзен бик аклый. Шушы ук яссылыкта эшләүче Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев уңышларын да билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Мөхтәрәм академигыбызның соңгы зур хезмәте моңа мисал булып тора. Л. Гумилев кебек ул да бүгенге көн тарих фәнендә өстенлек итүче концепцияләргә канәгатьсезлек белдерә, ул карашларны гомуми тарихи процесска да, этносларның барлыкка килү мәсьәләләренә дә ачыклык кертүгә комачау итүләрен билгеләп үтә. Алда әйтелгәннәргә мисал рәвешендә, гомуми тарихка караган заманча хезмәтләрдән Л. Гумилевның «Древняя Русь и Великая степь» (Мәскәү, 1993), М. Зәкиевнең «Татары: проблемы истории и языка» (Казан, 1995), С. Алишсвның «Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV—XVI вв.» (Казан, 1995) китапларын китерергә була. Ә этнос, этногенез мәсьәләләренә багышланган олы хезмәтләрдән Л. Гумилевның «Этногенез и биосфера земли», Ю. Бромлейның «Этносоциальные процессы: теория, история, современность» (Мәскәү, 1987) китаплары аерым атап үтәргә лаеклыдыр. Бүген этносларның килеп чыгышы күпләрне кызыксындыра. Чөнки җир йөзендә яшәгән һәр этносның, күпме кешене берләштерүенә, зурмы, кечеме булуына карамастан, үз тарихы бар Хәзерге чорга аяк басканчы ул этносларның бабалары бик-бик катлаулы яшәеш дәверләрен кичергәннәр. Әнә шул озын тормыш юлының сикәлтәләрендә кайчандыр зур-зур мәмләкәтләр тудырган кайбер этнослар бүген бик аз санда гына калганнар, яисә бөтенләй үк юкка да чыкканнар. Шуңа күрә һәр аерым этносның үткән тарихын барлау эше гаять тә катлаулы эш, аңа берничә буын галим вә тикшеренүчеләрнең хезмәт итүе кирәк. Аерым этносларның тарихи үткәне бүгенгә чаклы ныклап өйрәнелмәве әнә шул кыенлыклар нәтиҗәсе дә. Бигрәк тә кайбер халыкларның борынгы оешу чорын барлау, аларның кайсы этнослар белән кушылу нәтиҗәсендә туганлыгын ачыклау бик катлаулы. Теге яисә бу халыкның үз табигатенә салынган үсү, алга китү процессларының чит бер йогынты нәтиҗәсендә төптән үзгәреш кичерү очраклары да еш кабатланып тора. Гадәттә теге яисә бу халыкның килеп чыгышын төрле этносларнын бергә кушыла башлау вакытыннан гына өйрәнергә керешәләр Болай эшләү, минемчә, тикшерелә торган этноснын үсеш тарихын тулы чагылдырмый. Фәндә теркәлгән һәр очракны барлый-барлый төп этноснын ерак тамырына кадәр төшү, шул дәвердә ана нинди холык-гадәтләрнен хас булуын ачыклау гына түгел, ә аны тудырышкан аерым этносларнын да җиде бабасына җитү зарур. Шулай эшләгәндә генә, ягъни бер халыкны тудыруга булышкан һәр этноснын генезисын җентекләп барлаган очракта гына чын дөреслеккә ирешеп була, минемчә. Шулай ук төп этностан аерылып чыгып, башка бер халыкны тудыруга катнашкан кардәш кан тармакларын да барлау бик-бик зарур булачак. Югарыда бәян ителгәннәрнең барысын да истә тотып, Идел буе татарларының килеп чыгышына бәйле булган тарихи вакыйгаларны, этник үзгәреш- аралашуларны кыскача гына итеп тагын бер мәртәбә күз алдыннан уздырасы килә. Дөресен әйткәндә, бу язма алда күрсәтеп кителгән, тарихи чынбарлыкка яңача караш уяткан олы хезмәтләр белән танышу барышында туган уй-фнкерләр белән уртаклашу хасиятеннән килеп туды. Элегрәк тә—Азак һәм Кара диңгезләрнең төньяк тарафларындагы иркенлекләрдә борынгы дәверләрдән бирле көн күргән көчле күчмә кабилә-этносларга багышланган гыйльми китаплар укыганда да ул скиф, сармат кебек этносларнын тормыш-көнкүреш рәвешләренең безнең халыкнын төп нигезен төзүче хазар, болгар һәм кыпчаклар яшәешенә охшаш булганлыгына әһәмият иткән идем. Димәк ки, егерменче гасырнын күренекле галимнәреннән А. П. Смирнов, К Ф Смирнов. М И Артамонов. И Б Бра- шинский, С. А. Плетнева, М В Агубнов, С. С. Черников һәм башкаларның ул иркен далаларда яшәгән күчмәләр тормышын тасвир иткән хезмәтләре дә шушы язма тууга бер этәргеч булгандыр ___ өрки халыкларның, шул исәптән Идел буе төрки-татарларының да r I ' тарихта мәгълүм иң ерак бабалары «киммериләр» дип аталган ыру-кабилә- ләр берләшмәсенә кергән булса кирәк. Күчмә тормышлы киммериләр әлеге иркен дала һәм ярымдала төбәгендә безнең эрага кадәр сигез-тугыз гасыр элек яшәгәннәр. Биләмәләренең көнбатыш чиге Дунай елгасының Кара дингезгә койган урынынача җитеп, коньяк чикләре Азак һәм Кара диңгез ярлары буйлап сузылганлыгы мәгълүм. Бу күчмәләрнең төньяк һәм көнчыгыш тарафларга күпмегә җәелеп яшәүләре анык ук түгел. Мәсәлән, кайбер авторлар аларнын биләмә чигенең көнчыгыш өлешен Идел-су буенча билгеләсә, икенчеләре ул чикне тагын да арырак күчереп күрсәтергә телиләр Киммериләр тел үрнәге итәрдәй бертөрле дә язма калдырмаганнар дип уйлан ыла әлегә. Мәдәни күршеләре тарафыннан бары тик аларнын аерым сүзләре яисә иссм-атамалары гына теркәп калдырылган. Алар яшәгән чорга ннсбәт- ләнгән зур археологик табышлар да алай ук күп түгел, чөнки тарихта эз калдырырлык зур уртак-калалары әле бик аз санда булгандыр, күрәсең. Шулай да бөтенләй үк эзсез дә югалмаганнар, әлеге кнң далада алар чорына караган кайбер калдыклар, каберлекләр очраштыргалап тора. Аннары шул ук җир-төбәкләрдә киммериләр урынын күчмә тормышлы скифлар биләгән дип исәпләнелә Күпчелек галимнәр ул скнфләрнс бөтенләй дә яңа бер этнослар дип, алар элекке киммериләр берләшмәсен бу җирләрдән куып чыгарганнар дип исәпли. Әмма ләкин чынлыкта шулай ук булганлыкны тәгасн белүе читен. Тарихи вакыйгаларга сабыррак карашлы галимнәрнең фикере исә үзгәрәк: элекке ыру-кабнләләр берләшмәсенә исем бирүче этноснын көчсезләнүе нәтиҗәсендә икенче бер этноснын өскә калкып чыгуы һәм үз атамасын нлгә- җнргә танытуы да бик ихтимал Күчмәләр тормышындагы мондый үзгәреш мисаллары соңгырак заманнарда да еш кабатланып тора бит Яңа эра туганчы биш гасырдан артыграк хөкемлек иткән скифлар дәверен галимнәр, Евразиядә яшәүче киләчәк буынга карата уңай йогынты үрнәге буларак, борынгы греклар һәм римлеләрдән соң өченче урында тора дип билгелиләр. (Кара: А. 11. Смирнов, «Скифлар», 7 б.). Скифларда сәнгать бик югары дәрәҗәгә ирешкән була, ил белән идарә итү һәм хәрби тәртип буенча да алар алдынгылыкка ирешкән дип саналалар Мондагы ыру-кабиләләр берләшмәсенә караган мәгълүматлар башлыча шул грек һәм латин телле авторлар хезмәтендә сакланган. Аларга багышланган әзме- күпме мәгълүматны Кече Азия илләренә бәйле чыганакларда да очратып була. Әйтик, безнен эрага кадәр 673 елны Ассириядә теркәлгән бер язмада, «Ишкуза иле» дип, шул чорда скифләр яшәгән төбәкнең аталганы хәбәр ителә. Әмма бу күчмәләр тормышын тәфсилләп бәян кылган кеше — тарих гыйлеменең атасы саналган грек Геродот. Шул халыкларга ул чордаш булган (безнең эрага кадәр 484—425 елларда яшәгән), кайбер галимнәр фикеренчә, скифләр иленә сәяхәт тә иткән булса кирәк. Геродоттан ике-өч гасырга соңрак яшәгән, атаклы яугир Александр Македонскийның елъязмачылары булган грек тарихчылары язмаларында да скифләр телгә алына. Мәсәлән, Македонскийдан йөз еллар соңрак яшәгән Курций Руф грек гаскәрләренең Урта Азия төбәгендәге бер бәрелештә «сакаллы скиф»ләрдән җиңелү очрагын тасвирлый. Асылда кемнәр булганнар сон ул скифләр? Күпчелек галимнәр аларның төрле-төрле ырукабиләләрне берләштерүен язалар. Мәгәр баш халык, шул берләшмәгә исем биргән кешеләр турысында юраулар, бәхәсләр әле дә тынмый дияргә була. Геродот аларны Кара диңгез буйларындагы бай табигатьле урыннарга килеп төпләнгәнче Азия төбәгендә яшәгәннәр дип гоман итә. Аның әйтүенчә, скифләр килгәннәр дә, моннан киммери кешеләрен кысрыклап чыгарганнар. Бу хәбәрләргә фәннең бүгенге карашыннан чыгып тукталып үтик. Беренчедән, скифләр чынлап та элек Азиядә яшәгәннәрме? Аларның төп илен кайсы төбәк- тәнрәк эзләргә? Кайбер галимнәр аларны Көнчыгыш Европага ерактагы Үзәк Азия өлкәләреннән үк күченеп килгәннәр дип исәплиләр. Әмма әле берәүнең дә бу хакта ышандыргыч дәлил китерә алганы юк диярлек. Дөрес, шушы гасыр башындарак Улан-Удэ шәһәреннән ерак түгел бер урында «скиф ханы»ның борынгы бер каберлеген тапканнар иде. Ләкин, шул чорга караган каберлек булса да, Кара диңгез буенда яшәгән скифләргә ни рәвешле бәйләргә? Алтай төбәгендә табылган бай каберлекләр дә—шул чор каберлекләре. Күмү йоласы, күмүдә кулланылган бай хәзинәләр дә — уртак. Ләкин бит ул төбәкләрдә элек-электән скифләргә тугандаш күчмә халыклар яшәгән, гореф-гадәтләр уртак булган. Шуңа күрә киммериләр җирендә төпләнгәннәренең кайсы төбәктәнрәк булуларын дәлилләүдә әлегә уртак бер фикер юк. Аннары ул заманнарда Европа белән Азияне «бүлү»дә бүгенге бүленешкә тәңгәл килми. Геродот яшәгән чорда ул бүленеш, башлыча, Танаис (хәзерге Дон елгасы) чигеннән үткән. Димәк, скифләрнең Идел буеннан гына күченеп килеп тә (андый күченү булса әле) «Азиядән килүчеләр» атын алган булулары бик тә ихтимал. Геродотның: «алар киммери халкын куып таратып, шулар җирен биләгәннәр», дип белдерүе белән дә тулаем килешеп булмый. Дөресрәге монда конверсация күренешенә хас хәл, ягъни мәсәлән, скифләргә гореф-гадәтләре белән охшаш киммериләрнең үзара кушылып китүе хас булгандыр кебек. Безнең гасырга кадәр 1 мең ел элек Скифиянен якынча чикләре. (Кара А. П Смирнов Скифы. М. «Наука», 1966. С. 50; История Европы (в 8 томах). Т I М. «Наука» 1988 С. 674.) Дөрес, төрле чыганакларда теркәлгән мәгълүматларга караганда, скифләр элек бик тә хәрәкәтчән һәм сугышчан халык булганнар бугай. Үзәк Азиядә алар катнашында берничә зур бәрелеш булган дип санала. Шуннан соң бу күчмәләрнең зур бер төркеме көньякка, икенчесе көнбатыш тарафка таба ябырыла булса кирәк. Кайбер мәгълүматларга нигезләнеп галимнәр, көньякка ябырылган «дул кын» безнен эрага кадәрге җиденче гасырның җитмешенче елларында Якын Көнчыгышка барып чыккан дип исәпли. Анда алар мидиялеләр һәм тагын кемнәр беләндер берләшеп, Азиянең ул өлешендәге им зур, им көчле дәүләтләрнең берсе булган Ассирия белән көч сынашалар. Аннары ул яу ташкыны, көньяк-көнбатышкарак юлын дәвам итеп, Фәләстин Суриясе аша үтә, борынгы Мисыр чикләренә үк барып чыта. Фараон Псаметих Беренче алар явыннан бай бүләкләр җибәреп кенә котылып кала, дип бәян ителә Көнбатышка таба ургылган ташкынның исә Европа үзәгенә юл тотканлыгы мәгълүм. Тарихчылар шул күчеш вакытында скифләрнен элек-электән монда яшәгән славяннарны урыннарыннан кузгатуга сәбәпче булган дип уйлыйлар. Шул вакыйгалардан соң славяннар көнчыгыш тарафка тайпылып, Карпат таулары тирәләренә килеп төпләнәләр икән. Безнең эрага кадәр җиденче гасыр ахырларында бер зур төркем скифләрнен Италия ярымутравының төньяк төбәгенә барып төпләнүе хакында да хәбәрләр бар. Бу хакта әлегәчө бик серле тарихлы саналган этрусклар язмышын ачыклауга багышланган хезмәтләрендә В. Брандштейн, А. Пиганьоль, Гадилә Айда һ. б. галимнәр язалар. Шулай итеп, Кара диңгез буе далаларына һәм ярымдалаларына килеп төпләнгәнче скифләрнен бөтен Евразия буйлап йөреп чыкканлыклары да ачыклана. Заманына күрә шактый югары культурага һәм дәүләтчелеккә ия булган киммериләр дә, тарих сәхифәсендә аларны алыштырган скмфләр дә күпсанлы ыру-кабиләләрне берләштергән берләшмә булганнар дип уйланыла. Скифлар хакимлек иткән берләшмәгә, мәсәлән, төрки, фарсы, угро-фин телләрендә, хәтта ки славян телендә сөйләшүчеләр дә кергәндер, дип фараз кылына. Ләкин кайсы тел уртак, аралашу теле саналган соң? Бу мәсьәләдә әлегә бертөрлелек юк диярлек. Күп кенә галимнәр бу ыру-кабиләләр арасында «патша скнфләр»нең өстенлек иткәнен раслыйлар. Мәрхүм галимебез Җәвад Алмазның «патша скиф- ләрянең төрки телдә сөйләшүен дәлилләп язган хезмәтләре барлыгы мәгълүм Үкенечкә, алар әле киң җәмәгатьчелеккә җиткерелмәгән, анын белән чикләнгән даирәләр генә таныш (алар Дәүләт музееның кулъязмалар бүлегендә саклана). Европа һәм рус галимнәреннән дә шул ук фикерне яклаучылар бар, алар скифләрнен үзара аралашу теле дә төрки булган дип белдерәләр. Рус галимнәреннән скифләргә багышланган беренче хезмәт авторы А Лызлов (XVII гасыр) белән XVIII гасыр авторы В. Татищев та шул фикердә булалар. Исеме югарыда аталган зур хезмәтендә академик М. Зәкиев тә дөреслектә эшнең шулай булганлыгын күптөрле мисаллар һәм борынгы авторларның язмалары ярдәмендә дәлилли. Әмма кайбер авторлар, бигрәк тә совет чоры галимнәре, «скмфләр башлыча иран-фарсы сөйләмендә сөйләшкәннәр» дмгәнрәк нәтиҗә чыгармакчылар. Болай дәлилләүнең үзенә күрә «кечкенә» генә сере дә бар бугай: европалылар үз телләрен (шул исәптән руслар да) иран-фарсы теленә нисбәтле дип исәплиләр Шунлыктан, бер яктан: яшәү рәвешләре һәм гореф-гадәтләре белән башка төрки күчмәләрдән аерылмаган, ә икенче яктан: тормыш иткән жирлекләрендә бөтенләй үзгә дин тотучы һәм үзгәчәрәк яшәүче иранлыларга мөнәсәбәтле һичнинди тарихи эз калдырмаган киммериләр белән скифләрне (аннары шул ук җирлектә көн күргән сармат һәм аланнарны да) аларга хас булмаган тел дөньясына «бәйләү» фәнни караштан бигрәк, сәяси карашларга мөнәсәбәтледер кебек кабул ителә Дөреслекне, ягъни ул халыкларның борынборыннан оешканлык, дәүләтчелек үрнәкләре күрсәтүен тану аларнын варислары булган төркиләрнең дәрәҗәсен бик нык күтәрәчәк бит. Шуннан сон аларны баскын нтергә сәбәп булган «кмлмешәк»лек теориясенә таяныр нокта да калмаячак ич езнең эрага кадәр икенче гасырда элек скифләр биләгән иркен төбәктә, Б Евразиянең зур бер мәйданында, сармат дигән этнос калкып чыга, скифләр исеме әкренләп тарихи язмалардан югала башлый Дөрес, скифләрнен элекке якын күршеләре византиялеләр әле бу вакыйгалардан соң берничә гасыр үткәч тә шул ул Кара диңгез буйларында Бөек Болгар дәүләтен оештырган Кубрат ханны һәм аның варисларын ара-тирә «скиф патшасы» дип атаган булалар (Кубрат ханның бай итеп җиһазланган кабер-курганы безнең гасырның утызынчы елларында Полтава өлкәсендә табыла һәм казыла Ләкин ул ачышка багышланган җитди хезмәтләр әле юк.) Галимнәр бу очракта да күчмәләр яшәешенә хас бер хәл - көчсезләнгән җитәкче кабиләне икенчесе алыштырган булса кирәк дип уйлыйдыр. Тарихта ул алыштырган кабиләнең ике исеме сакланган савромат һәм сармат рәвешендәге исемнәре. Кайберәүләр алдан савроматлар, аннары сарматлар хөкемлек иткән дип уйласа, алар икесе ике төбәктә һәм бер үк чорда хөкемдар булганнар дип фараз кылучылар да бар Бу ике исемнең бер үк этноска мөнәсәбәтле булуын дәлилләүчеләр дә җитәрлек. Хәтта скифләр белән сарматларның бер үк этнос булганлыгын раслаучыларның дәлиле дә ышандырырлык, минемчә. Академик М. Зәкиев бишенче гасырда яшәгән автор Феофан Византиецның һуннарны да скифләр белән тиңләгәнлеген белдерә. Византиец: «Скиф Атилла... скифләргә өстенлек итә... Фракиягә һөҗүм башлады», дип яза икән. Греклар язуында «скит», русча язмада «скиф» рәвешендә теркәлгән исемнең безнең эрага хәтле тугызынчы-җиденче гасырларда яшәгән төрки кавем «эске- ле»гә якын әйтелештә булуына нигезләнеп, академик М. Зәкиев югарыда исемнәре һәм эш-гамәлләре тасвир ителгән барлык этносларның да бер ук тамырдан булу ихтималын фараз кыла. Тарихи чыганаклар һәм археологлар тасвир иткәнчә, киммериләр дә, скифләр дә, аларның варисы булып теркәлгән сарматлар да малчылык белән генә көн күрмичә, җир эшкәртүгә дә җитди әһәмият биргәннәр. Алар арасында, мөгаен, эш бүлешү тәртибе болайрак булгандыр кемнәрдер җир эшкәртә, кемнәрдер мал бага, ә икенче бер кабиләләр бу кабиләрне чит-ят яудан саклый, яисә, кирәккәндә, яуга чыга. Геродот язмаларында да мондый бүленеш үрнәкләре китерелә. Сарматлар дәверендә игенчелек һәм бакчачылык эшләре башлыча Төньяк Кавказ һәм Түбән Идел буйларында алга киткән була һөнәрчелек белән дә башлыча шушы төбәкләрдә шөгыльләнәләр. Кубан һәм Дон елгалары буенда, һәм Идел белән Дон аралыгында җитештерелгән икмәк һәм башка төр нигъмәтләр барлык бүтән өлкәләргә озатыла езнең эраның дүртенче гасырында, Идел белән Дон аралыгында һәм Jb Төньяк Кавказ җирләрендә бер гасыр чамасы төрки алан кабиләсе өстенлек иткәннән соң, Азия тарафыннан бу төбәкләргә хәрби яктан нык оешкан, элек яшәгән өлкәләрендәге көрәшләрдә зур яугирлек тәҗрибәсе туплаган яңа төрки күчмәләр һуннар килеп төпләнәләр, (һәрхәлдә, византиялеләр һуннар белән әнә шул тирәләрдә беренче мәртәбә очрашканнар дип санала.) Ләкин һуннарның шул чорда гына Европаның көнчыгыш тарафларына «яу чабу» фаразы белән кайберәүләр килешми Мирфатыйх Зәкиев тә «күчмәләрнең дала буйлап очтан очка чабып йөрү» теориясен галимнәр уйлап чыгарган дип белдерә. Төрле язмаларда теркәлеп калган, скифләр берләшмәсенә кергән һәм авторлар тарафыннан «уни»ар язылышында бирелгән кешеләр - шул ук һуннар булырга тиеш, ди ул. Беренче, икенче гасыр авторлары Дионисий, Птоломей хезмәтләрендә алар «унн» дип тә, «һун» дип тә теркәлгәннәр икән. Болардан чытып, бер үк исем белән аталган этносның бер үк вакытта көнчыгышта Үзәк Азия төбәкләрендә Кытайларга күрше булып, аларның елъязмаларында теркәлеп калган кебек үк. шул ук этносның бер өлешенең көнбатыш төрки берләшмәләре берәмлегенә дә керү факты белән килешергә тиеш булабыз, һәм ул һуннарның дүртенче-бишенче гасырларда Кара диңгез буе күчмәләре берләшмәсендә алгы сафка чыкканлыкларын чамалыйбыз һуннарның иң күренекле җитәкчесе Атилла заманында бу төркиләр берләшмәсенә Төньяк Кавказ һәм Кара диңгез буе биләмәләреннән тыш Урта Идел һәм Урал төбәкләренең дә кергәнлеге мәгълүм. Атилла, үз империясен тагын да киңәйтү һәм биләмә чикләренә якын ук килеп төпләнә башлаган Көнбатыш Европа халыкларын үз тарафларына таба кысрыклау ниятеннән чыгып булса кирәк, зур гаскәр туплап шул тарафка таба юнәлә. Ул Европаның үзәгенә үк үтеп керә, берничә өлкәне үз биләмәсенә кушуга да ирешә. Ләкин 451 елда, Рим империясенең көчле гаскәре белән чираттагы бәрелештә, җиңелүгә дучар ителә. Шуннан соң Атилла озак яшәми 453 елда үлә һәм аның үлеме белән һуннарның өстенлеге дә әкренләп бетә башлый. Атилланың төп ватанында калган күчмәләр арасында таркаулык сизелә, анда хазар, болгар, акацнр кебек кабилә берләшмәләре һәм аерым этнослар өстенлек алырга тырышалар Әйе, зур империяләр таркалгач, һәрвакыт берничә яна ил-дәүләт баш кал- кытучан шул. Монда да башта аварлар каганаты баш калкыта. Төрки каганат оештырыла. Бер гасыр да үтмәстән аның җирлегендә ныгыган ике кабилә берләшмәсе әкренләп Хазар һәм Бөек Болгар ханлыкларына нигез салалар Хазарларга элекке империянең Идел аръягынача булган көнчыгыш өлеше, Бөек Болгар ханлыгына исә Азак диңгезе буйлары һәм Дон елгасының түбән агымы өлешләре «бүленә» дип белдерәләр тарихчы галимнәр. Бөек Болгарның биләмәләре, мөгаен, Днепр буйларын да үз эченә алгандыр. Ләкин тарихчылар арасында бу хакта бердәм фикер юк. Соңгы дәвердә хәтта ки ул биләмәне мөмкин кадәр чикләргә омтылу күренеше үзен сиздерә. Кубрат ханнын Днепрга якын бер төбәктә җирләнгәнен, борынгы төркиләр йоласы буенча аның төп утрак, кышлау урынында җир куенына тапшырылырга тиеш икәнлеген истә тотсак, бу төбәкнен дә Бөек Болгар биләмәсенә кергәнлеген фараз кыла алабыз Көнбатыш төркиләрнең 10 гасырда таралу мәйданы Тарих сәхифәләрендә Хазарларның тормыш-көнкүрешенә караган язма хатирәләр чагыштырмача күп, Бөек Болгарның исә Кубрат хан чорына караган яшәеше әзрәк яктыртылган. Ә бәлки аларнын максатчан рәвештә өйрәнелмәве моңа сәбәптер. Хазар каганаты күтәрелеш кичергән чорга гарәпләрнең якын- тирәдәге халыкларны халифәт кочагына алырга омтылган дәвере туры кнлә. Төньяк Кавказ чикләрендә хазарлар алар белән байтак еллар яка!аяка килеп сугышалар, һәм шул тиңсез көрәш Хазар иленең тәмам җелеген суыра, ханлыкның таркалуына китергән сәбәпләрнең берсе була. Шул ук вакытта бу вакыйгалар Хазар каганлыгының тарих сәхифәләрендә киңрәк урын алуына да сәбәпче булган, минемчә Гарәп авторлары аны еш телгә алалар Хазар һәм болгарларның скнфләр дәвереннән бирле җир эшкәртү белән шөгыльләнүче төбәкләрдә ил тотуы да эзсез калмаган. Аларны, бигрәк тә хазарларны, телгә алганда грек, әрмән, фарсы, гарәп елъязмачылары игенчелек белән бакчачылыкның алга киткәнлеген билгеләп үтәләр. Тарихчылар фаразлавынча, Боек Болгар ханлыгы күп очракта Хазар каганатына ярым буйсыну дәрәҗәсендә булган. Ягъни бу ханлыкларда яшәгән кардәш халыкларның кендеге бергә бәйләнгәнрәк булган. Хәер, Кубрат ханның зур мөстәкыйльлеккә ирешкән чаклары да тарихчыларга мәгълүм. Мәгәр, алда әйтелгәнчә, Бөек Болгар ханлыгының тарихы әлегәчә җитәрлек дәрәҗәдә бар- ланмаган, өйрәнелмәгән булуы сәбәпле, бу ике зур ыру-кабнлә берләшмәләренең үзара мөнәсәбәтләрен тәгаенләү дә читенрәк Бөек Болгар иленең тарихын ачыклау, ул төбәкләргә хәзер хуҗа булган рус һәм украин халкы вәкилләреннән дә бигрәк, безнең галимнәр бурычы дип уйларга нигез бар. Әлегә исә безгә шул бөек бабаларыбызның икенче тармагы булган Дунай буе болгарларына мәгълүм фактлар да билгеле түгел бит. Чөнки ул ил галимнәре ачкан ачышлар белән тотрыклы рәвештә танышу мөмкинлегебез юк. Аларда дөнья күргән җитди хезмәтләр белән күпчелегебез таныша алмыйбыз, безнен илдә басылган очракта да алар вак иләкләр аша иләнеп, кат-кат редакцияләнгән рәвештә генә килеп ирешә. Кубрат хан оештырган ил-дәүләт тә аның үлеменнән соң, җиденче гасырның икенче яртысында, таркала башлый. Бер яктан аңа көч-куәт туплап өлгергән кардәш хазарлар басым ясаса, көньяк тарафтан исә Византия дәүләте тынгылык бирми. Шунлыктан болгарлар бердәмлеген тәшкил иткән бер төркем Кубратнын улы Аспарух җитәкчелегендә Дунай елгасына табарак күченә һәм Византия белән сугыша-сугыша шунда мөстәкыйль төрки дәүләткә нигез сала. Икенче төркем кардәш-ыру саналган Идел-Кама елгалары буе төркиләре арасына барып кушыла һәм озакламыйча Идел буе болгарлары ханлыгын оештырып җибәрә. Бу төркемгә Кубрат ханның икенче бер улы Кодрак җитәкчелек итә. (Ханның улы Батбайга буйсынган халкы төп урында кала.) Галимнәрнең күпчелеге раслаганча, бу зур төркем күченеп килгәнче дә Идел- Кама буйларында төрки телдә сөйләшүче кабиләләр яшәгән инде. Алар угро-фин кабиләләре белән аралашып көн күргәннәр, аучылык һәм мал асраучылык белән тормыш иткәннәр. Болгарлар да килгәч исә монда иген игү җирләре киңрәк мәйдан ала барган. Көньяк өлкәләр белән сәүдә итү эше җәелдереп җибәрелгән. Мондагы болгар кавемнәре сәяси һәм икътисади яктан күпмедер дәрәҗәдә Хазар иле белән бәйләнешләрен дә өзмиләр. Идел-Кама буе халкы үз дәүләтчелеген булдыргач та Хазарга йөз тотудан, аңа буйсынудан арынмый. Бу хәлгә, әлбәттә, шушы ике «ил»дә яшәүче халыкларның башлыча бер үк нигездән булулары, бер-берсенә якын бер телдә сөйләшүләре дә ярдәм иткән. Унынчы гасыр авторы Истаһри, мәсәлән, «болгар һәм хазар телләре икесе бер», дигән. Болгар илендә берничә ай яшәп киткән Багдад кешесе Әхмәт бине Фазлан: «Болгар патшасы Хазар иле башлыгына салым түли: илендәге һәр йорт исәбеннән бер кеш тиресе», дип белдерә. X — XIII гасырларда Идел буе болгарларының икътисади һәм мәдәни үсеше ныгый, күрше кардәш халыклардан тыш ераграк мәмләкәт кешеләре белән дә ныклы сәүдә элемтәләре урнаштырыла. Мөстәкыйль кенәзлекләр буларак оеша башлаган славяннар белән дә якын арадашлык мөнәсәбәтләре җайга салына. 1135 1136 елларда Болгар илендә яшәп алган испанияле гарәп Әбү Хәмид әл-Гарнати монда язма әдәбият һәм язма тарихи хезмәтләр булуын хәбәр итә, Я куб бине Ногман дигән зыялының «Болгар тарихы» китабы белән танышканлыгын яза. Бу ил халкының мәдәни үсешенә, билгеле, ул чор өчен бик тә прогрессив бер дин буларак кабул ителгән мөселман диненең үтеп керүе дә хәлиткеч булгандыр. Бу хәл мондагы этник берәмлекләрне уртак бер язма тәртип һәм уртак дин ярдәмендә бер-берсенә тагын да якынайтуга китергәндер, әлбәттә. Унынчы гасыр башында Идел-Кама буйларында булганда Әхмәт бине Фазлан ил башлыгына буйсынган этноскабиләләрнең берничәсен атап китә суваз (су- вар), эскел һ. б. Кайбер тарихчылар кыпчакларның да болгарлар белән бер язмышта булганлыкларын белдерәләр, аларның бер өлешенең Азак диңгезе тирәләреннән үк болгарлар белән бергә килеп төпләнүен фараз кылалар. Кыпчакларның икенче зур төркеме монда монголлар явыннан сон, XIII гасыр урталарында күченеп килгән булса кирәк. Ул вакытта инде Идел-Кама буендагы барлык төрки кабиләләр дә диярлек бер этнос рәвешен алган, уртак бер телдә сөйләшкәһ, язма телдә «болгари» исемендә таныла башлаган булалар, һәм алар Идел-Кама төбәген үзләренең төп ватаннары буларак таныганнар. ыпчаклар тарихи чыганакларда безнең эрага кадәр өченче гасырда телгә алына башлыйлар. Аларның Көнбатыш Төрки каганат һәм Уйгыр каганатлары чорында көчле бер кабилә буларак яшәгәнлекләре мәгълүм. Академик Зәкиев аларның соңгы скиф һәм сармат кабиләләре берләшмәләре арасында да телгә алынуларын бәян итә. Башлыча аксыл кыяфәтле булган бу кешеләрне күршеләре «сары», «аксыл йөзле» мәгънәләренә туры килгән атамалар белән атап йөрткәннәр, соңрак дәвердә аралаша башлаган славяннар да аларны шул сыйфатларыннан чыгып «половец» дип, ягъни салам төсенәрәк тиңләп, башкалардан аерганнар. Шулай итеп, кыпчакларның борынгы тарихи эзләрен монголлар яшәгән көнчыгыш өлкәләрдән башлап Кара диңгез буйларының дала чикләренә чаклы зур аралыкта табып була икән. Унынчы гасырда хәзерге Иртеш елгасы белән Урал таулары аралыгында «Йәмәкләр каганаты» оеша һәм ул ил-дәүләтнен дә төп этносларыннан берсе кыпчаклар санала. Шул дәүләтнен көнчыгыш тарафларын биләгән кабилә исә татар атамасы белән мәгълүм булган. Тарихчылар шушы чорда бу халыклар биләгән җирләрдә аерым шәһәрләрнен дөньяга таныла башлавын һәм каганат кешеләреннән бер ишеләренен утрак тормыш коруга җайлана барганлыкларын билгеләп үтәләр. Мәсәлән, шул чор авторы Гарднзнга таянып В. В. Бартольд бу ил халкының терлекчелек, сунарчылык, балыкчылык һәм җир эшкәртү белән шөгыльләнгәнлекләрен әйтә «Государство кимаков» дигән китап авторы Б. Е. Кумеков (1972) башка бер чыганак нигезендә «татар, байандур...» кабиләләренең йәмәкләр биләменә Уйгырлар каганаты таралганнан соң кушылуларын белдерә. Әмма ләкин бу чыганакларның берсендә дә бу ил-дәүләткә караган кайсы этнос-кабилә кешеләренең күбрәк җир эшкәртеп, иген игү белән көн күрүен ачыкламыйлар. Мөгаен, ул илгә тупланган һәр халыкның бер өлеше шулай көн күрүгә җайлашкан булгандыр. Казан ханлыгы харитасе Шартлы билгеләр: (ZZJ М Кулаков фикере буенча ханлыкның чикләре; А Ролях фикеренчә: 17771 Татарстан Республикасының хәзер биләгән мәйданы. Хариталарне Булат Хамибуллин темдс XI гасыр башларында, Йәмәк каганатының көнбатыш күршесе булган Хазар каганаты тарих арбасыннан төшеп калган бер вакытта, башлыча элек хазарлар биләгән биләмәләрдә яна бер ярым күчмә дәүләт Кыпчак ханлыклары берләшмәсе барлыкка килә Ьу очракта да әле тарих анык җавап бирми бу яна берләшмә элек Йәмәк каганатына караган кыпчаклар исәбенә, аларның көнбатыш тарафка яу чабулары нәтиҗәсендә туганмы'’ Яисә элек Хазар каганатына караган кынчык кабиләләре, көч-куәт туплап, элекке ишләре арасыннан өстен чыгып яна берләшмәгә үз исемнәрен биргәннәрме’’ Рус тарихчылары нигездә кыпчакларны Идел артыннан, хәзерге Казагыстан далаларыннан күчеп килгәннәр дип исәплиләр. Ләкин ул очракта андагы элекке кыпчаклар яшәгән урындагы халыкның хәзер дә үзен «кыпчак кабиләсе вәкиле» дип атавын ничек аңларга? Боларга әле анык жавап юк. Күчмәләр булгач, Кара диңгез һәм Азак диңгезе буйларында ике гасыр чамасы шанлы тормыш кичергән ул кыпчакларның бер элешенең чынлап та Арал диңгезе, Сыр-Дәрья елгалары буйларына кузгалып, яңа җирләрне үз итүләре булгандыр. Шул рәвешле алар элек монда яшәгән кардәшләре белән уртак ватанда көчле бер берләшмәгә нигез салганнардыр. Кайбер авторлар, әйтик С. А. Плетнева хазар һәм кыпчакларга багышлап махсус хезмәтләр язган галим — кыпчаклар яңа урында зур үзгәреш кичерәләр дип белдерәләр. Әйе, Идел, Дон, Днепр кебек елгалар аралыгындагы элек- электән бай тормыш кичергән, үсештә булган болгар, хазар, уз, бәҗәнәк, аланнар белән якыннан аралашу уңай йогынтысыз калмагандыр, билгеле. (Болгарларның Батбай җитәкчелегендәге бер өлеше Төньяк Кавказ төбәгендә калуын яздык, аларның варисы бүген балкар, карачай халыклары исәпләнә.) Дөрес, әлегә бу халыклар арасында кайсысының күпчелекне тәшкил иткәнлеген ачыклау катлаулы. «Килмешәк» кыпчакларның чагыштырмача аз санлы булган очрагында гына мондагы этносларның уңай йогынтысы хакында сүз кузгатып булыр иде. Шунысы хак, галим Л. Гумилев тәкъдим иткән җыелма сүзне куллансак, бу дәвердә кыпчакларның пассионарияләре өстен була, исемнәре алда аталган тел кардәшләреннән өстен чыгалар һәм бу мөһим төбәктә оешкан дәүләтчелек алар атамасына бәйле рәвештә туа. Борынгы скифләр җирлегендә кыпчакларның яна ватаны барлыкка килә. Кыпчакларның бер өлеше Иделдән көнчыгыш тарафларда көн күрүне дәвам иттерәләр. Ә җиденче гасырда Идел-Кама буйларына күчеп утырганнары исә шул төбәктәге башка кардәш кавемнәр белән аралашып, төп этноска бәйле рәвештә болгар исемен алдылар бит инде. лдарак без кыпчакларга кардәш һәм илдәш булган татарлар хакында берничә сүз әйткән идек. Татар исеменең тарихта еш кабатлана башлаган чоры V гасырларга карый. Шул дәвердән башлап аларның «тугыз татар», аннары «утыз татар» дип аталган ыру-кабилә берлекләре көньяк чиктәшләре булган кытай, көнчыгыш арадашчылары саналган монгол, маньчжур халыклары тарихына бәйле рәвештә еш телгә алыналар. Моңа кадәр күп гасырлык дәүләтчелек тарихы булган, мәдәни яктан алдынгы саналган кытайлылар төньяк чик- биләмәләрен еш борчый башлаган бу күчмә төркиләргә кимсетеп карап, имеш, тәртиптәрбиясез бер халык, варварлар димәктән, татар исемен кушканнар дип фараз кылына фәндә. VII гасырда бу татарларның зур өлеше Көнчыгыш Төрки каганатының төп этносларының берсе була. 745 елда исә уйгырлар җитәкчесе Моюн Чурой Көнчыгыш Төрки каганат язмышына чик куеп, Уйгыр каганатын оештыра Татарлар яңа оешкан шул төркиләр бердәмлегенең бер вәкиле буларак яши башлыйлар. Аннары бу каганат та таркала, татарлар кардәш йәмәк-кимәкләр җитәкчелек иткән ханлыкка буйсындырылалар. Бу татарларның бер өлеше элегрәк Йәмәк каганатын оештыруда да төп кабиләләрнең берсе рәвешендә катнашкан була. Төркия тарихчысы Әхмәт Тәмир фараз кылганча, кыпчакларның зур бер өлеше көнбатыш тарафка, Идел-Дон төбәкләренә тартылганда, алар белән бергә әлеге татарларның да бер төркеме шунда күченеп китә. Ә элек-электән үк Көньяк Себернең көнчыгыш тарафларында күрше монголлар белән чиктәш булган татарларның төп өлешен исә XII гасыр соңнарында аянычлы язмыш көтә: Чыңгыз хан гаскәрләре ул җирләрне беренче булып басып алалар. Тарихи вакыйгаларда элек бераз күләгәдәрәк кала килгән монголларның кинәт күтәрелеп китүен Л. Гумилев пассионар сикереш кичерү, акматик фазага керү кебек яңарак кулланышка кергән фәнни төшенчәләр ярдәмендә аңлата. Бу очракта, һичшиксез, әлегәчә аерым төбәкләргә бүленеп, таркаурак яшәгән монгол этносын бер максатка юнәлдерә алган, бергә туплаган шәхес Чыңгыз ханның үз вакытында тууы да кирәк булгандыр. Зур тарихи үзгәрешләр һәрвакыт олы максатларга хезмәт итәрдәй олуг шәхесләр исеменә бәйле рәвештә барлыкка килгәннәр бит. Төрки күчмәләр язмышында да ул һәрвакыт шулай булып килгән Атилла, Кубрат хан һәм башка бик күп ил башлыклары язмышы шуны раслап тора Чыңгыз хан исә шул исемнәрнең дә алгы сафында аталырга хаклыдыр, мөгаен. А Әйс, монголлар акматик фазада — көчле, гайрәтле. Беренче булып алар татарның ырукабилә башлыкларын юк итәләр һәм ат уйнатып сугыша белгән элекке күршеләрен үз гаскәрләренең алгы сафына тезеп, көнбатыш тарафка карап яу чабуларың дәвам иттерәләр. Шуның нигезендә XVIII гасыр башы Европа тарихчылары фән теленә «татар-монгол явы» төшенчәсен кертеп җибәрәләр. Шушы ике этнос атамасын синоним рәвешендә куллана башлыйлар. Чыңгыз хан җитәкчелегендәге гаскәрләр 1207 елда Көнчыгыш Себер өлкәләрен, 1209 елда элекке Уйгырстанны буйсындыралар. Шуннан сон яу Үзәк Төркестан төбәкләренә күчә, 1219 елда «җиңелмәс» саналган Харәзм дәүләте гаскәрләре җиңелү ачысын татыйлар. 1220 елда монгол атлылары, Урта Азия ханлык-солтанлыкларын буйсындырып, һиндстан чикләренә бәреп керәләр. Чыңгыз ханның көнбатыш тарафка юнәлдерелгән, яугирлек даны алган гаскәр башлыклары Җәбәдәй нойон белән Сүбәдәй баһадир җитәкләгән сугышчылары исә Азак диңгезе буе далаларына ук барып чыгалар. 1223 елның җәендә, Калка елгасы буендагы сугышта, алар кылчыкларның җыелма көчен җиңүгә ирешәләр һәм көнчыгыш авторлары зурлап Дәшти кыпчак дип атап йөрткән чиксез Кыпчак иленә баш булалар. Бу зур бәрелештә татар сугышчысы җиңә, кыпчак чигенә, буйсына. Аннары ннде күмәк көч белән Идел Болгарстанына һөҗүм итәләр. 1236 елда, яна көч туплап, икенче мәртәбә һөҗүм ителгәннең соңында, Болгар иленең зур шәһәрләре дә буйсынуга мәҗбүр ителәләр. Борынгы тарихи җирлектә яңа бер этнос хакимлек итә башлый. Чагыштырмача аз санлы монголлар кул астында татар, кыпчак, болгарлардан башка элекке Харәзм илечә караган күп санлы төрки халыклар да, Себер төбәгендә көн күргән башка төркиләр дә күп була. Шунысы да игътибарга лаек: хәзерге заман монгол галимнәре ерак чорлардан калган, иске монгол телендә язылган манускриптларны укыган кешеләр Чыңгыз ханның яугирлыгын болайрак аңлагмакчылар. Янәсе ул, борынгы бабалары кебек, Евразия киңлекләрендә яшәгән барлык күчмәләрне бер кул астына тупларга ниятләгән булган һәм максатына ирешкән берберсенә кардәш-ыру булган бу халыкларны берләштергән икән. (Тарихчы Ю. Трифоновның Монголия галимнәре белән әңгәмәсе.) Истәлек язмаларында шул ук фикерне мәгълүм европалы сәяхәтче, үз заманында Чыңгыз ханның варисы Мэнгу каган һәм Бату хан белән аралашкан Вильгельм Рубрук та куәтли: «алар Дунайдан алып кояш чыгышына чаклы сузылган Скифия җирләрен бүлешеп алганнар», дип яза ыңгыз хан барлык күчмәләрне үз кулына алуга һәм буйсындыруга ирешсә дә, алар белән бер үзәктән идарә итүгә ирешә алмый. 1227 елның -*■ февралендә «боек каган»ның үлеменнән соң, ул оештырган галәмәт зур империя нигезендә берничә ил-дәүләт хасил була. Шуларның иң көнбатышта урнашканында тарихта Алтын Урда дәүләте исеме алганында башлыча кыпчак төркичәсендә сөйләшүчеләр теркәлгән була: кыпчак, татар, болгар, алан. Шунлыктан дәүләтнең рәсми теле дә тиздән тәмам төркиләшә Бату хан хакимлек иткән чорда, ягъни 1266 елларгача бу ил халкы арасында бердәм дин булмый әле: монголлар һәм аларга электән якын кабиләләрнең бер өлеше мәҗүси, икенчеләре нәсәрә динендә була. Кыпчакларның шулай ук бер өлеше мәҗүси, ә Киев Русе һәм Төньяк Кавказ төбәкләрендә яшәүче кайберләре көнчыгыш нәсәрә яки «әрмән динеин үз итәләр. Хазар ханлыгына элек кергән халыкларның да бер өлеше яһүдилектә булса, икенчеләре мөселманлыкны өстен күргәннәр. Элекке Болгар илендә дә мөселманнар белән бергә мәҗүси днндәгеләр дә ишле була әле Риваятьләр Бату ханның мосслман белән христиан нәсәрә диннәрен тиң күрүен, хөрмәт иткәнлеген сөйлиләр. Мәгәр аның оныклары, элекке мәдәни Харәзм һәм Үзәк Төркестаннан чыккан зыялылар йогынтысын тоючылар, чагыштырмача мәдәни булган мөселман иле Болгар үрнәген күреп торучылар, тиздән бөтен Алтын Урда очен уртак саналган мөселман динен кабул иткәннәр. Бер дни, бер дәүләт, бер тел. Тора-бара бу ил-дәүләт «татар иле» буларак, анда яшәүче күптөрле халыкларның теле, нигездә, «татар теле» буларак дөньяга таныла Алтын Урда империясенең төньяк тарафларында көн күргән угро-фин кабиләләре һәм Төньяк Кавказ тобәгендә яшәгән, «кырык тсл»дә сөйләшкән халыклар өчен дә татар теле ургак аралашу теле буларак кабул ителгән. (Бу традиция XX гасыр урталарынача дәвам иткән дияргә була утызынчы-кырыгынчы елларда әле төрки-татар теленең кавказлы грузин, авар, осетин, әрмәннәр очен дә, Идел, Урал төбәгендәге мукшы, мари, удмуртлар өчен дә уртак аралашу вазифасын үтәгәнлеге мәгълүм.) Ә ул «татар теле»нең нигезен исә Алтын Урда ил-дәүләтендә күпчелек саналган кыпчаклар һәм ал арга якын яисә бер үк сөйләм үзенчәлегенә ия булган татар, болгар, хазарлар теле хасил иткән, һәм шушы укмаш бер тел Алтын Урда империясе җимерекләре урынында барлыкка килгән Казан, Әстерхан, Касыйм, Кырым һ. б. ханлыкларның да дәүләт теле булып киткән. Бу мөстәкыйль ил-дәүләтләрнең барысы да диярлек «татар ханлыклары», «татар дәүләтләре» буларак дөньяга танылалар. Бу очракта да без скифләр заманыннан ук килгән бер үзенчәлекне күзәтәбез: кардәш этнослар бер җирлектә, бер ил-берәмлеккә тупланып яшәгәннән соң берәр ничек өстенлек алган бер генә этнос исеме белән атала башлыйлар. Безнең очракта инде бу татар этносы — соңгы империяләргә җитәкче булган монголлларга беренче нәүбәттә буйсынган һәм тора-бара шул империянең түрәләре катламын тудырган көчле рухлы бер этнос. Тарих фәнендә берничә этнос кушылудан соң яца этнос, яңа бер халык барлыкка килүе генезис дип атала. Димәк ки, Чыңгыз хан яуларыннан соң оешкан Алтын Урда империясе татар генезисы барлыкка килүгә сәбәпче булган. Ә ул империягә нигез салган монголлар исә үзләреннән күпчелекне тәшкил итүче төрки этнослар арасында йотылып, юкка чыкканнар. Алтын Урда империясенең чәчәк ату чорларыннан башлап ике-өч гасыр дәвамында татар исеме мактаулы, абруйлы исем була, аның йогынтысы бу империягә буйсындырылмаган илдәүләтләрдә дә сизелә. Ә инде күпмедер күләмдә салым түләп торган, Олуг кенәзләре хан ярлыкларыннан башка кенәзлек вазифасын да үти алмаган руслар илендә ул исемнең дәрәҗәсе турында әйтеп тә торасы юк! Шул дан-дәрәҗәнең чагылышы буларак Рәсәйдә XIX гасыргача «татардан чыккан кенәз», «татардан чыккан зыялы» рәвешендә уңай караш сакланган. Рус дворяннарының бер өлеше ерак бабаларының татардан булуы белән мактанышканнар. Мисалга, русның мәшһүр зыялысы саналган А. Н. Радищев шундыйлардан булган. Егерменче йөзгә йөз тотканда гына «татар» атамасының абруе юкка чыккан. Алтын Урда ханлыгы чорында ана телләре төркичә булмаган кайбер кавемнәрнең якыннан аралашуы нәтиҗәсендә, үзләре өчен чит-ят саналган төрки-татар телен үзләштерү күренешләре дә сизелерлек көчәя. Ярым буйсыну хәлендәге славяннар арасында да бу күренеш күзәтелә. Ирекле рәвештә тел алмашу бигрәк тә Идел белән Урал төбәкләрендә көн күрүче, сөйләм үзенчәлекләрендә төркиләр белән уртаклык булган угро-фин кавемнәренә хасрак санала. _. _ азан ханлыгы чорында (XV гасырдан башлап бер гасыр чамасы дәвам итә) бер-берсенә ят телдә сөйләшүче этносларнын үзара тагын да якынаюы күзәтелә. Әгәр соңыннан үзләрен чуваш дип таныган этнос вәкилләре төрки телдә сөйләшүче кабиләләр белән VII гасырда оеша башлаган Идел буе Болгарына чаклы ук аралашса һәм шул дәвердән үк төрки тел үзенчәлекләрен үзләштерә башласалар, фин-угор тел төркеменә караган башка этнослар мондый аралашуга соңрак керешәләр. Болгар иленең төп халкын тәшкил итүче төркиләрнең байтак өлеше монголлар 1229 елда беренче һөҗүм иткәннән һәм 1236 елда Болгарны тәмам яулап алганнан соң авыллары-авыллары белән Кама елгасының аръягына — Казан, Мишә елгалары буена, Зөя елгасының түбән агымындагы урманлы җирләргә качып китә башлыйлар. Чыңгыз хан яулары Идел буена якынлашкан бер вакытта Болгар иленә Кама елгасының урта һәм югары агымы төбәкләрендә көн күргән эсегелләрнең бер өлеше дә килеп кушылган була. Ят яу чирүләре борчый башлагач аларның да бер өлеше Каманы кичеп, Нократ һәм Чипсә елгалары тирәсенә барып утыра. Шулай итеп, элекке Болгар иле чикләре буйлап яшәгән мари, удмуртлар һәм Болгар иле оешканчыга хәтле үк килеп төпләнгән төрки кавемнәр яңа дулкын төркиләре белән тыгыз элемтәгә керергә мәҗбүр булалар. Шул рәвешле, Казан ханлыгы чорында ук инде Нократ, Чипсә буе төркиләреннән «нократ татарлары», Каманың урта өлешенен төньягындарак урнашканнарыннан «гайнә татарлары» оеша. Болгар иленең көнбатыш чикләре монголлар явына хәтле Сура елгасы буй- ларынача сузылган була. Казан ханлыгы оешкан дәвердә исә анда инде төрки утраклар саны кимегәнлеген күрәбез. Алар монда аерым-аерым төркемнәр генә хасил итәләр. Бу төркиләрнең үзәк каласы булган урынга соңыннан русларның Юлов шәһәрчеге төзелә. Галимнәр элек бу тирәләрдә яшәгән төрки болгарлар- нын ул вакытта яу чирүе җитмәслек саналган тыныч җирләргә — Мукша, Вада, Выш елгалары буендагы урманнарга сыенуларын фаразлыклар. Шунда ук үзенә бер үзәк Наровчат шәһәре дә күтәрелә (башлангыч чордагы исеме Мукша). Элекке Болгар иленен бушап калган җирләренә үз ояларында таркатылган кыпчаклар һәм элек алар берләшмәсенә тупланган башка кабиләләр, шул исәптән яңа биләмәләрне үзләштерә башлаган монгол, татар кавемнәре дә килеп утыра башлыйлар Дөрес, булачак Казан ханлыгы биләмәсенә килеп төпләнүче саф монголлар бик тә аз санда гына була, алары да башлыча идарәче төркемгә карыйлар. Ә менә көнчыгыштан, Себер якларыннан алар ташкыны белән кузгатылган күчмә төркиләрнең монда уртакланып калуы ишлерәк булган. Шундый килүчеләр арасында мәрхүм археолог А. X. Халиков Урта Азия һәм Кавказ кешеләренең дә булуын фараз кыла. Алар, башлыча, морзалар, бәкләр яисә дин әһелләре сословиесен тәшкил иткәннәрдер, мөгаен. Билгеле инде, Казан ханлыгы чорында болгарлар белән фин кабиләләренең яңа арадашлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа төрки этнослар да туганнар. Бик аз күләмдә булса да, андый төркемнәр арасында славян-руслар этносыннан төркиләшүчеләр дә булган. Мондый генезис Алтын Урда ханлыгы чорында башланып, Казан ханлыгы чорында кимрәк күләмдә булса да дәвам иткән. Славяннарның ирекле рәвештә башка этносның, бу очракта әле дан-шөһрәтле империянең төп этносының, гореф-гадәтләрен кабул итү очраклары да, төрле сугыш-бәрелешләр вакытында әсир төшеп, мондый юлга мәҗбүри этәрелүчеләре дә булгандыр. Менә шул рәвешле Идел-Кама төбәгенең элекке төп этносы булган болгарлар, монда күчеп килгән яисә яу-сугыш вакытында торып калган яңа төркиләр һәм яңарак кына төркиләшкән халыклар белән «куертылалар» да, булачак Казан ханлыгының төп халкы барлыкка килә. Баштарак чорда әле алар еш кына элеккечә болгар дип тә, яшәү төбәкләренә бәйле рәвештә дә аталып йөртеләләр. Үзләрен дингә бәйле рәвештә мөслимин-мөселман дип тә таныталар. Ләкин инде бу вакытта күрше халыклар да, үзләренең дә күпчелеге «татар, татарлар» дип атау һәм аталуны өстенрәк күрә башлыйлар Мондый үзгәрешне болгарларга килеп кушылган чагыштырмача аз санлы урдачыларның ул вакытта югары пассионарлыкка ия булулары белән аңлатырга мөмкин. Өстәвенә ул яна кушылган төркемнең эчке күтәренкелек халәтен тирә- юньгә таралган абруйлылык хисе дә тулыландырып торган. Аннары ул югары пассинарлыкка ия этносның уңай йогынтысы нәтиҗәсендә җирле этносларның да пассионар мөмкинлекләре арта һәм шул сәбәпле монда тотрыклы сәясәтле бер дәүләтчелеккә Казан ханлыгына нигез салына. Үз көч-куәтен арттыра барган бу ханлык Алтын Урда чорында да данын һәм күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйльлеген саклап кала алган Идел буе Болгарстанының үсеш юлын дәвам иттерүче варис сыйфатында кабул ителә. Казан ханнары үз биләмәләрен элекке Болгарстан чикләренә тиңләп билгеләргә һәм аны хәтта киңәйтергә тырышалар. Бу җәһәттән алар рус кенәэ- ләренен элеккечә үк төрле яклап басымчылык итәргә теләүләренә кискен каршы торалар, алар белән даими рәвештә аяусыз көрәш алып баралар, һәм шул сәбәпле баштагы дәвердә зур сәяси абруйга ирешәләр. Ләкин дошман да көннән- көн көч-куәт ала бара, элек аерым булган кардәш халыкларны бергә туплауга ирешә. Казан ханлыгы оешуның йөз еллыгы якынлашып килгән вакытта бу төбәктә сәяси һәм икътисади хәлләр нык үзгәрә. Шуның чагылышы буларак җирле халыкның пассионсрие кимүгә йөз тота башлый. Менә шушы хәлләр инде тиздән ханлыкның тәмам җимерелүенә китерә Шул чорга караган тарихи чыганакларга нигезләнеп, академик В. Ключевский һәм замандаш галимебез Р. Кузеев «Казан ханлыгы һәлакәтенә дистә ел чамасы калганда, 1540 елларда, Идел белән Урал аралыгындагы табигатьтә котычкыч үзгәрешләр башлана - бу төбәктә элек күрелмәгәнчә корылык хөкемлек итә, ачлык, төрле авырулар баш күгәрә», дип белдерәләр. Чума авыруыннан мал-туар һәм кешеләр күпләп кырыла. Ә аннары инде Иван патша явы башлана һәм 1552 елда Казан ханлыгы җимерелә Тик әлегә Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында татар исемен алган, борышы күчмә төркиләрнең төп варисларының берсе саналган халык, еллар узган саен азая-азая барып булса да, яшәвең дәвам иттерә. Ул халыкның пассионарно кайчан да бер тагын күтәрелерме? Ул халык эчке бер күтәрелеш, үсеш юлына басармы соң? Монысы инде тирә-як мохитка гына бәйле түгел, шул халыкның үз теләгенә, үз омтылышларына да бик-бнк бәйле.