Логотип Казан Утлары
Роман

ҖИМЕРЕЛГӘН ХЫЯЛЛАР

Февраль азаклары иде.

Галләм иртәнге поезд белән юлга чыкты. Шәһәр яны поезды көнгә өч мәртәбә: иртән, көндез, кичен йөри. Кайчан гына утырма, вагоннарда аяк басар урын да булмый, аркасына аллап-артлап капчык аскан халык кереп тула. Авыл шәһәрдән икмәк ташып тамак туйдыра. Авызыннан өзеп ит, май, йомырка алып килә дә, көче җиткән кадәр икмәк күтәреп кайта. Галләмгә шулар белән эшләргә туры киләчәк. Уртак тел таба алырмы, әлегә әйтүе кыен. Сугыштан соң озак кына вакыт аның тормышы җайланмады. Фронттан марҗа ияртеп кайткан иде, килешә алмадылар, аерылырга туры килде. Хатыны куып чыгаргач, ничек янып-көеп йөргәнен үзе генә белә. Түзде... Сабыр төбе сары алтын, ялгыз дүдәк булып озак йөрмәде, үзенә тиң хатын табылды. Бәхетенә күрә—татар хатыны. Менә дигән итеп тормыш корып җибәрделәр. Алма кебек ике балалары бар. Марҗа исенә төшсә, элеккеге җүләрлегенә ушлары китә. Тик, гөрләп яши башлагач кына, тормышы үзгәрергә тора әле. Галләмне авылга эшкә җибәрәләр. Таптылар бер күндәм адәм, һаман аны җигәләр. Бу юлы калып торса да ярый иде югыйсә... Бөтен илдә шау-шу куптарып утызмеңчеләр кампаниясе баш панды. Шәһәрдән авылга кеше җибәреп, ахыр чиккә җиткән киеренкелекне тоткарларга исәплиләр. Имеш, җитәкчелеккә каты куллы кешеләр куялар да, тәртип ныгыталар. Гадәттәгечә, бу эш тулысы белән коммунистларга йөкләнә. Кандидат сайлаганда, беренче чиратта аның партия стажына, партия сафында үзен ничек тотуына игътибар ителә. Дөресрәге, өстән бирелгән күрсәтмәне бернинди каршылыксыз үти торган кеше булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы белән танышмы, таныш түгелме — кызыксынып тормыйлар. Бу сыйфатларны күз алдында тотканда Галләмгә тел-теш тидерә торган түгел. Шәһәр малае. Партиягә фронтта, һөжүмгә барыр алдыннан керде. Орден-медальләре санап бетергесез Запастагы совет офицеры — майор. Шулай итеп, эш урынындагы башлангыч партоешма тарафыннан утызмеңче итеп тәкъдим ителде. Тәкъдим хуҗа кушуы буенча эшләнде. Аңа көндәшеннән котылырга кирәк иде. Акылы бар җитәкче үзеннән өстен хезмәткәрне аппаратта тотамы соң? Хәер, ул вакытта Галләм мондый мәкерне аңларлык дәрәҗәдә түгел иде әле. Партия кушкан эшне изге санап, кая җибәрсәләр дә барды, карышмады, ә бу юлы беренче мәртәбә уйга калды. Авылда торып калган очракта, хатыны Шәфика анда барырга риза булачак түгел. Ирле-хатынлы бергә яшәмәгәч, нәрсә килеп чыкмас? Җибәрмәүләрен үтенеп райком секретаре янына кереп караган иде, сүзне кыска тотты: — Йә колхозга эшкә китәсең, йә партбилетыңны өстәлгә сал,— диде. Партбилетсыз яшәүне күз алдына да китерә алмый Галләм Әллә, юкка I ына аны күз алмасы кебек саклап, сул як куен кесәсендә, йөрәге турысында йөртәме?! Ахыр чиктә хатыны Шәфиканы җигеп карады. Атна буе өлкә комитеты бусагасын таптап, ул да юньле эш майтара алмады. Утызмеңче булып китүчеләрне беренче секретарь үзе кабул итеп, әңгәмә үткәрде. Ул аларны партиянең алтын фонды дип атады. Аннан егермебишмеңчеләрне искә алып, күмәкләшүнең беренче елларында алар башкарган эшне күккә чөеп мактады, шуларга тиң булырга өндәде — Сезгә каһәр суккан сугыш аркасында таркау хәлгә килгән колхозларны аякка бастыру бурычы йөкләнә,—диде.— Мондый җаваплы эшне ышанып тапшырган өчен һәркайсыгызда горурлык хисе уянырга тиеш Ул бер сәгатькә якын фәлсәфә сатып, сугыш елларында колхозларның илне, армияне азык белән тәэмин итүдә хәлиткеч роль уйнавын сөйләде. — Сез авылга даими эшкә җибәреләсез, беренче көннән үк гаиләгез үзегез белән бергә булырга тиеш,— диде әңгәмәгә йомгак ясап. Сүз дә юк, эшлекле киңәш Ләкин әле: киңәшне тыңла, үзеңчә эшлә, дигән сүз дә бар бит Тормыш һаман бер урында тормый, кай чагында көне, сәгате белән үзгәрә. Галләм шуны уйлап шәһәр тирәсеннән ерак китмәскә тырышты. Теләгенә иреште дә. Аны шәһәр янындагы бер районга тәгаенләделәр. Андагы җитәкчеләр белән танышып килергә уйлап, бер-ике көнгә генә дип кайткан иде, райком секретаре кызу тотты. Чанасына утыртып, үзе эшләячәк колхозга ук алып китте Галләмгә кадәр бу колхозга рәислеккә икс кешене тәкъдим итеп карадылар халык берсен дә кабул күрмәде «Безгә үзебезнең авыл кешесе кирәк»,—дип, сүзендә нык торды. Лаеклы кандидатлары да бар иде Әмма ул партия члены булмагач, райком аны рәис итеп куярга ризалык бирмәде. Пичек инде колхоз кадәр колхозга партиясез кешене хуҗа итеп тәгаеннәргә кирәк?! Бу юлы алдан әзерлек алып барылды. Партбюро секретаре Фатыйма, берничә куштанны койләп. җыелышта райком тәкъдим иткән кандидатны яклап чыгыш ясарга күндерде Җыелыш көздән бирле ягылмаган клубта уздырылды. Бик салкын кон иде. Халык аз җыелды. Салкыннан да бигрәк, мондый җыелышлардан тәмам гарык булганнар иде инде. Йорттан йортка йөреп җыелышка өндәүчеләр хәлдән таяр дәрәҗәгә җитте. Кайсы авыруга сабыша, кайсы качып кала. Ахыр чиктә райком секретаре кул селтәде — Бар булганы җитеп торыр, җыелышны үткәрәбез,— диде. Тартып-сузып җыелыш законлаштырылды. Иң кирәге, беркетмә төзелде. Колхозда бу эшнең остасы, хисапчы Шакиров Таһир бар. Ул төзегән документка черки борын тыгарлык та булмый Шулай итеп, Галләм үзенең колхоз рәисе булып сайлануын сизми дә калды. Алдан әзерлеген күргәч, шома узды... Җыелыштан соң Галләм райком секретаре рөхсәте белән шәһәргә— өенә кайткан иде. Менә бүген инде яңа билгеләнгән урынга эшкә бара. Гаиләсен калдырып китү авыр булды. Боҗыр кебек җитез хәрәкәтле җиде яшьлек улы Фәрит «әти тиз кайт» дип кычкырып калды. Галләм үзе белән артык бернәрсә дә алмады: өстендә бер кат кием— армиядә хезмәт иткәндә киеп йөргән тире тун, аякларында шул вакытта модага кергән күн аслы ак фетр итек. Тун астында погоннары алынган хәрби гимнастерка, галифи чалбар, биле солдат каешы белән буылган. Кулында кечкенә генә чемодан. Чемоданны алырга исәбе юк иде Шәфикасы көчләп дип әйтерлек кулына тоттырды. Анда бер пар күлмәк- ыштан, сөлге, сабын, тагын төрле вак-төяк әйбер салынган. — Син нәрсә, кунакка барам дип беләсеңме әллә,—диде хатыны ярым шелтәләп. Вокзалга да озата төшмәкче иде, Галләм рөхсәт итмәде: — Мин бит ерак китмим, көн саен булмаса да, атнага бер мәртәбә кайтмый калмам,—диде. Ә капкадан чыгу белән ничек итеп колхоздан котылу турында план кора башлады. Ялга каршы көн булгангамы, бүген поездда халык аеруча күп иде. Галләмне бер кырыйга китереп кыстылар, кабыргалары сынамы дип тора. Ул арада сасы ис аңкып күңелне болгата башлады. Ярый әле, артык озак барасы түгел, ярты юлны үткәч, кечкенә бер станциядә төшеп калырга кирәк. Тик менә ничек төшеп калырга? Ишек янына узып булмый. Ничек итсә итте, иңбашлары белән төрткәләп шунда үрмәләде. Бер марҗаның җайсыз җиренә бәрелдеме, ул ачыйгланып кычкырып җибәрде һәм аның аркасын дөмбәсләргә тотынды. Галләм нишләгәнен белешмичә аны бер кырыйга этәрде, хатын ирләр кебек сүгенеп тагын да ныграк акыра башлады. Шулай маташа торгач, Галләм үзенә төшеп калырга кирәкле станциягә килеп җитүләрен сизми дә калды. Ярый әле абайлап өлгерде, югыйсә, узып китүе дә бар иде. Бөтен көче белән ишеккә ыргылды һәм җиргә сикерде. Ул елларны юлда барганда хәзерге кебек вагон ишекләре бикләнми, поезд килеп тукталган урында менеп- төшеп йөрер өчен махсус эшләнгән платформалар да юк иде. Поезддан бик күп халык төшеп калды. Барысы да янгын вакытындагы кебек ашыга, аркасына аскан йөге җиңелрәкләре хәтта йөгерә дә. Галләм салмак атлап шулар артыннан юнәлде. Аны алмага килергә тиешләр. Бер кырыйда чыпталы чанага җигелгән ат күреп, шунда китте. Барып җиткәндә чананы капчык аскан хатыннар уратып алганнар иде инде, һәркайсы иңенә аскан йөген чанага ыргытырга тырыша. Яшүсмер малай, чыбыркы белән селтәнеп, берсен дә якын җибәрми. Галләмнең үзе алмага килгән кеше икәнен сизеп булса кирәк, малай ук кебек атылып аның каршысына килеп басты: — Абый! Сез безнең прсидәтелме? — Җавап көтеп тормады, кире ат янына йөгерде. Ул китеп торган арада чана капчыклар белән тулган иде. Малай әтәчләнеп аларны чанадан җиргә өстерәп төшерә башлады. Ике таза хатын тиз генә кулларын артка борып тотып, аңа кыймылдарга да ирек бирмәде. Җитмәсә малай тагын калын киенгән: өстендә кырык ямаулы, сарык тиресеннән тегелгән иске тун, аякларында тула оек белән чабата Башында иләмсез бүрек, колакчыннарын төшереп муен астыннан бәйләгән. Ике күзе генә ялтырап күренә. Галләм хатыннар белән малай арасындагы таркалашны күргәч кенә поезддан төшкән халыкның ни очен чабышуын аңлады. Монда ат җигеп заготзернога килүчеләр була икән. Барысы да алданрак барып, аркасына асып кайткан йөген атка салып җибәрергә ашыга. Салкын булгангамы, бүген Галләмне алмага килүче малайдан башка ат җигеп килүче күренми иде. һава яхшы көнне исә юк йомышны бар итеп, ат җигеп килүчеләр дә очраштыргалый. Чөнки акмаса да, тама һәркайсы йөген атка салып кайткан өчен хәл кадәренчә түли. Галләм чанага төялгән капчыкларга карап торды да: — Боларның хуҗалары бар да сезнең авыллармы?—дип сорады. — Син, иптәш прсидәтел, безне монда ташлап калдыра күрмә инде,— диде, сакалына ак кергән таза гәүдәле бер ир сүзгә кушылып — Бөтенебез дә бер колхоздан, Ленин колхозыннан. Тез тиңентен гәүдәсе калын шәл белән уралган бер хатын тиз генә чана түрендәге капчыкларны алгарак күчереп, Галләмгә утырып кайтырга урын әзерләде: — Менә монда сез сыясыз,—диде, арты белән басып торган Галләмнең иңбашына йомшак кына кулы белән төртеп.— Җилгә аркан утырыгыз... Галләм атны күзәтеп, аның сүзләрен игътибарсыз калдырды. Аңа ат көчкә аягында басып тора кебек тоелды. Коры сөякка калган, кабыргалары санарлык. — Әтүтән! Нәрсә шаккатып торасың, алыл чык атны юлга!—дип әйткән сүзләрне ишеткәч, сискәнеп китте. — Кем ул Әтүтән?—дип сорады янындагы хатыннан. Ул башта кычкырып көлде, аннан җитди сөйләшүгә күчеп: — Ат җигеп килгән малайның кушаматы,—диде, кыскача гына аңлатма да бирде. Аның чын исеме Фәйзерахман икән, гел начальство янында чуалып, аларның йомыш-юлына йөргәнгә, иптәш малайлары аңа шушы кушаматны такканнар — «адъютантмның татарчасы Соңгы вакытта авылдашлары аны бары тик кушамат белән атап йөртәләр икән. Менә ат капчыклар төялгән чананы өстерәп олы юлга чыкты Капчык хуҗалары кыр казлары кебек аңа иярде. Галләм дә шулар янына барып баскан иде, аны көчләп дип әйтерлек чанага утырттылар. Кон гадәттән тыш салкын Каршыга җәяүле буран өрә. Галләм чанага утырып озак бара алмады Иң элек аякларына «таракан керде». Ак фетр итек шакырдап катты. Аны киеп мондый салкында юлга чыгарга ярыймы соң? Күн итектән әлләни аермасы юк. Колаклары туңганга чыдар хәле калмагач, бүрек колакчыкларын төшереп ияк астыннан бәйләп куйды. Салкын эченә үтә башлагач, инде чанадан төшеп, ат артыннан тәпи-тәпи атлады. Урыны-урыны белән юлны кар көртләре каплаган, җырып йөри торган түгел. Галләм мондый буранлы көндә юлга чыгуына үкенеп куйды. Кичтән махсус радио тыңлап ятты. Синоптиклар яхшы һава вәгъдә иткән иде югыйсә... Хәзер беркемгә дә ышана торган түгел. Кем ничек булдыра ала, шулай алдый. Ярый, юлга чыксын да инде, чөнки райкомда тизрәк эшкә керешергә кушып, кисәтеп калдылар. Нигә соң әле аңа. яхшы атланган булып, үзен алырга җибәрелгән атка шәһәрдән кайтучыларның йөген төятергә иде? Әтүтән миннән акыллырак икән, дип уйлады ул. Катырак торып рөхсәт итмәсә, берсен дә чанага якын җибәрми иде. Уйлар, уйлар. . Очы-кырые юк! Җәяүле буран артыннан яшен тизлеге белән иген кыры буйлап йөгерәләр. Коры сөяккә калган булса да, ат җәһәт атлый, юлчылар шактый артта калды. Сакаллы ир аны куып җитте һәм уйларын бүлдерде: — Рәхмәг инде, энекәш! Егет икәнсең, яхшылык җирдә ятмый, онытмабыз Сакалына ак керсә дә, ул алай карт кешегә охшамаган — җиргә каты басып, туры атлап йөри, өс-баш киеме дә башкалардан аерылып тора Күн тышлы бүрек кигән, аякларында кызыл кунычлы киез итек. Сугышка кадәр андый аяк киемен Кукмара ягыннан алып кайталар иде. соңгы елларда сатуда күренми Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә дигәндәй. Галләм ирсксездән аякларын күзеннән үткәрде дә Аяк киеменең асылын эләктергәнсез,— диде.— Каян алдыгыз мондый киез итекне? Әти мәрхүмнән калган мирас, кеше арасына чыкканда гына киям, югыйсә, күптән көле күккә очкан булыр иде.— Сүз уңаеннан аягындагы киез итекне мактап: «Элек әйберне җиренә җиткереп эшләгәннәр,— диде,— хәзерге кебек миннән киткәнче, иясенә җиткәнче түгел» Аннары кинәт туктап калды, Галләм аның тагын нәрсәдер әйтергә теләгәнен сизеп: — Сөйләп бетер,—диде,—нәрсәдән шикләнәсең? — Күп сөйләсәң, урыс алып китә, ди торган иде әткәй мәрхүм... Сугыш алдыннан үзе бер сүз өчен 10 елга хөкем ителде. Өч ел утыргач, үзе теләп фронтка китеп, төрмәдән котылды Галләм дә үткән заманны искә төшереп сүз куертмады, аның белән якынрак танышырга теләп: — Исемегез ничек?—дип сорады. — Мулла кушканча Шәрәфетдин, исемемә хыянәт иткәнем юк, тугры булып яшим. Хәзерге яшьләр әнә, ындыр артына чыгышка, урыска яраклашырга исәпләп, исемнәрен үзгәртәләр: Коля, Ваня, Саша, тагын әллә кемнәр... Соңгы сүзләр Галләмнең авырткан җиренә тиде. Заманында ул да бу чир белән авырды. Армиядә хезмәт иткәндә иптәшләре аны Гриша дип атап йөрттеләр. Беренче хатыны Клава да аның чын исемен ишетергә теләмәде... Галләм сүзгә мавыгып җылынып киткән төсле булды. Ләкин сүзне дәвам иттерергә туры килмәде. Казансуны чыгып тау менгәндә ат туктап калды. — Арыды мескен,—диде Шәрәфи һәм булышырга теләп тәртәгә барып ябышты. Башкалар да аңа иярде, төрле яктан чананы сырып алдылар. Галләмгә тотынырга урын да калмады. — Мине мыскыллар өчен җигеп килдегезме бу бәлане?—диде ул Әтүтәнгә мөрәҗәгать итеп.—Хәзер атның үзен салып, тартып кайтырга туры киләчәк. — Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз — юк,—диде Әтүтән өзгәләнеп.— Иң яхшысы шушы, калган атлар бар да күтәрәмгә чыкты... Уйлаштылар да, атны бераз ял иттереп тордылар. Шәрәфи капчыгыннан бер бөтен ипи чыгарып, аны тамак ялгатып алды. Бер хатын да атка ашатырга дип ипи чыгарган иде: — Хәзергә җитеп торыр,—дип, кире капчыгына тыктырды. Икмәк хәл кертте булса кирәк, ат үзе кузгалды. Берничә кеше алмаштилмәш булыша торгач, тау башына менеп тә җитте. Буран көчәйгәннән-көчәйде. Кар көртләре юлны каплап, эз югалды. Ат тәҗрибәле икән, ул юл катысын сочлап атламаса, эш харап иде. Тирә-юньдә бер нәрсә күренми. Киемгә кар сырышып, юлчылар ап-ак булдылар. Бер-береңә тотынып бармасаң, адашуыңны көт тә тор. — Абый, абый, битең өшегән, кар белән ышкы,—диде Әтүтән Галләмгә. Ул бик тырышып, күн перчатка белән битен уарга тотынды. Тиресе сыдырылып кан ага башлаганны да сизмәде. Шәрәфи аңа муенына бәйләгән шарфны салып бирде. Сарык йоныннан бәйләнгән йомшак шарф белән чорналгач, Галләмгә рәхәт булып китте. II . вылга кайтып кергәндә өйләрдә ут алынган иде инде. Мәчет янына җитәрәк юлчылар, чанадан капчыкларын алып, су сипкән кебек таралып та беттеләр. Йөктән бушагач чана да җиңеләйде. Ат кызурак атлый башлады. Әтүтән аны авыл уртасындагы урыс капкалы йорт янына китереп туктатты. Галләм беренче кайтуында, гаиләсен алып килгәнче шушы йортта фатирчы булып торырга сөйләшеп киткән иде. Атны урамда калдырыл, Әтүтән белән икесе бергә, ишегалдына корылган әвеслеккә керделәр. Шундый караңгы, күзгә төртсәләр дә күренә торган түгел — Хәнифә апай! Без кайтып җиттек,—дип кычкырды Әтүтән. Шактый көтеп торганнан соң шыгырдап өй ишеге ачылды. Анда кулына шахтер лампасы тотып, башына иске пальто бөркегән, чүмәләгә охшаш фигура пәйда булды. — Әйдәгез, әйдә! Ничек кайтып җиттегез, бик туңмадыгызмы? Ишектән җылы һава боркелде. Галләм сорауга җавап биреп тормады, тизрәк өйгә керергә ашыкты. Аны күреп өстәл артында дәрес әзерләп утырган үсмер кыз ачы тавыш белән кычкырып җибәрде. Галләм сискәнеп китте, һәм бернәрсә аңламыйча аптырап, идән уртасында туктап калды. — Нәрсә булды? Ник кычкырасың? — диде хуҗабикә кызына Галләмнең тун якасына, муенындагы шарфына күзе төшеп иңеп китте. Тиресе сыдырылган битеннән .әл буе кан саркып, кып-кызыл булып каткан. Карарга куркыныч. — Бигрәк начар инде һава, мондый көнне яхшы хуҗа этен дә урамга чыгармый. Галләм мич кырыена барып басты. Ул шундый кызу итеп ягылган, кул тидерә торган түгел. Хәнифә тиз генә кунакның өс киемен салдырды. Шул арада тун якасына сырышкан кар эреп, идән лычма су булды. Гади су түгел, кып-кызыл канлы су. Сугышта ике мәртәбә яраланып та Галләмнең каннан болай чирканганы юк иде әле. — Авыртыр инде, битегез каты өшегән,—диде Хәнифә кызганулы тавыш белән,—каз мае сөртсәк яхшы булыр иде Сүз уңаенда узган ел казлардан уңмавы, көзлектә оясы белән төлкеме, бүреме буып китүе турында зарланып алды: — Кызым! Йөгереп кенә күршегә кереп чык әле, Фагыйлә апаңнан каз мае сора, бирми калмас, бирер, үзебезгә түгел, прсидәтель битен өшеткән диген... Сәкинә исемле кыз китап-дәфтәрләрен өстәл түренә этәреп, урыныннан торды. Аңа күкрәк чыгып килә, үреп артка салган чәч толымы көлтә кебек. Зифа буйлы. Ана белән бала бер-берсенә шулкадәр охшаганнар, белмәгән кеше аларны апалы-сеңелле дип кабул итәргә мөмкин Шулай маташа торгач, шактый вакыт үтте Атын конюшнигә илтеп, Әтүтән килеп керде. Үзе генә түгел, Шәрәфи белән бергә. - Сеңлем, Хәнифә, син безне ачулана күрмә инде,—диде Шәрәфи гафу үтенеп,— иптәш прсидәтель юлда бик туңды, җылытырга кирәк... Әтүтән чалбар кесәсеннән шешә чыгарды һәм аны кая куярга белми аптырап калды. Хәнифә уйланып торды да, аларны ак өйгә алып чыкты. Югыйсә, хәзер күп тә үтмәс, юк йомышны бар итеп күршеләре керә башлаячак. Чебен дә очырмыйлар, кая басканыңа кадәр күзәтеп, тикшереп кенә торалар. Хәнифә колхоз рәисен йортына фатирчы итеп кертергә сыкранып ■ кына ризалыгын бирде. Райком секретаре үзе аны кәнсәләргә чакырып сөйләшмәсә, нигезенә аяк бастырачак түгел иде. Зур түрәнең үтенечен кире кагарга батырчылык итмәде. Шулай да кисәтеп куйды: — Бер шартым бар туры атлап йөрсә генә фатирда тотам, анда- монда сугылып болагайлана башласа, куам да чыгарам,— диде Ачыктан-ачык әйтмәсә дә, сүзнең нәрсә турында барганлыгы аңлашылды. Аңа кадәр эшләп киткән председательләр бар да тол хатыннар белән шаярды. Хәнифенең ак өе шактый иркен. Тәрәзәләре зур, чиста итеп җыештырылган. Түрдә чаршау белән корып алынган агач карават. Идән уртасында зур өстәл, һәм берничә урындык. Ире барысын да р кулы белән эшләгән иде. Игелеген генә күрә алмады Өйләнешкәч бер ел гына торып калдылар. Сугышның беренче көнендә үк армиягә алынды һәм хәбәрсез югалды. Бигрәк инде үкенечле булды. Гомергә тигез мәхәббәт белән бергә яшәүне өмет итеп тормыш корганнар иде, хыял гына булып калды, җимерелде. Изге теләк челпәрәмә килде 2 .к у^м4 17 Хәнифә ак өен ире киткәндә нинди хәлдә булган, шул килеш тота. Менәменә кояш төсле балкып Хәнифе кайтып керер төсле тоела. Ул сугышка киткәндә яңа туып калган кызы Сәкинә инде буй җитеп килә. Аннан бирле күп сулар акты. Шулай да, өметен өзми, ире исән булырга тиеш дип уйлый. Бүгенгә кадәр ят ирләрне ак өйгә аяк бастырганы юк иде. Ничек соң әле ул, гомерендә бер мәртәбә дә күрмәгән, белмәгән бу ир кешене фатирчы итеп кертте? Үзенәүзе гаҗәпләнә, хәерлегә булса ярар иде... Председатель яшисе булгач, кәнсәләрдән бер олау утын китереп аударганнар иде—хуҗабикә мичкә күп итеп якты, өйнең кызу һавасы Галләмне тәмам изде. Әгәр, Шәрәфи белән Әтүтән килмәгән булса, ашап-эчеп тә тормас, тизрәк урын әзерләтеп, шунда түнү ягын караган булыр иде Алардан яхшысынмады, олылап килгәннәр, түзәргә кирәк дип уйлады Хуҗабикә кунакларның күңелен күрергә тырышып, боҗыр кебек бөтерелеп йөри. Өстәлгә табак тутырып кайнар коймак чыгарып утыртты. Әтүтән шешәне Шәрәфигә бирде һәм, өстеннән зур бурыч төшкәнгә шатланып, җиңел сулап куйды. Шәрәфи күзе белән аракы бүләргә савыт эзләде. Беркайда күренмәгәч, Хәнифәгә мөрәҗәгать итте: — Тагын сине борчырга туры килә,—диде аңа шешәне күрсәтеп,— менә бу зәхмәттән авыз итәсе иде... — Без андый нәрсәне күргән кешемени...— Шулай сөйләнеп, Хәнифә шкафтан ике стакан алып өстәлгә куйды. — Ә аңа?—диде Шәрәфи, Әтүтәнгә ымлап. — Эчми генә торсын әле!—Аннан аракы шешәсенә күзен ялтыратып утырган Әтүтәнгә карап.—Әллә, шушы япь-яшь башыңнан, олылар белән рәттән аракы эчеп утырыр идеңме?!—дип, аның каршысына кайнар чәй китереп куйды. Галләм исә килеп җитмәс борын болай җыелып сыйлануны өнәмәде: — Карагыз әле, сез юкка мәшәкатьләнеп йөргәнсез, мин аның белән дус түгел бит,—диде, эчемлектән катгый рәвештә баш тартты. — Авырып, урын өстендә ятасыгыз килмәсә, эчегез!—диде Шәрәфи, көчләп кулына стакан тоттырды.— Салкын тиюдән котылу өчен бердәнбер дару шушы. — Мондый чагында аз гына ярый инде ул,— диде хуҗабикә.—Тотыгыз, тот! Эчегезгә җылы керсен. Галләм башкача ялындырып тормады, тын да алмый эчеп бетерде дә, стаканны каплап куйды. Кабарга коймактан башка ашамлык юк иде. Хәнифә аның теләген сизгән шикелле: — Сезгә, таза ир кешегә ит шулпасы кирәк тә бит, быел сугымлык хайван асрап булмады, курмы кытлыгы үзәккә үтә. Исән булсак, киләсе елга инде, Алла боерса... Галләм хайван азыгы кытлыгының нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмый иде әле, шуңа күрә хуҗабикә сүзләреннән берни дә аңламады. Шәрәфи сүзгә кушылып аз-маз ачыклык кертте — Минем карчык зират артындагы ерганактан шактый печән җыеп алып кайтты, язга кадәр җитәр дип уйлыйбыз. — Минем кыюлык җитмәде, әрсез булырга кирәк икән. Ни өчен әрсез булырга кирәк? Мәгънәсе һаман Галләмгә аңлашылмады. Колхозчыларга ташландык җирләрдән дә хайванга ашатыр өчен үлән җыярга рөхсәт ителмәвен белми иде шул... — Сезгә, ике бөртек кешегә, ит әлләни күп тә кирәк түгел инде,— дип әңгәмәне дәвам иттерде Шәрәфи,— шулай да көздән әзерләп калдырсаң тынычрак була. Ул Галләм өстәлгә каплаган стаканны алып, тутырып аракы агызды. Шәрәфи никадәр генә көчләмәсен, Галләм аны кулына тотып та карамады. Әле эчкән бер стакан аракы аны тәмам изде. Бөтен җире янып-пешеп, манма тиргә батты. Бите генә түгел, колагы да өшегән икән, бияләй кадәр булып асылынып төште. Каршыда, стенага эленгән көзгедә үзен күреп, төсе үзгәрде. — Курыкма, курыкма, каз мае сөрткәч бетә ул,—диде Шәрәфи аны тынычландырырга теләп. Өйалдыңда аяк тавышлары ишетелде. Ишекне төбенә кадәр ачып бер хатын килеп керде. — Фатыйма апа! Җәй көне дип белдеңме әллә — яп тизрәк ишекне!— дип кычкырды Сәкинә. Фатыйма аның сүзләренә игътибар итмәде, түргә узды. — Кара әле син боларны! Үзләре генә сыйланып утыралар, партком секретарен искә дә алучы юк. Фатыйма бу авылга читтән килгән кеше,— туган жире каядыр Бөгелмә янында. Медучилище бетергәч, җибәрделәр аны. Хәзер медпунктта фельдшер булып эшли. Авыл халкы аны «безнең брач» апа дип атап йөртә. Фатыйма Галләм белән кул биреп күреште дә Әтүтәнне әрләргә тотынды: — Син нигә кайтып җитүегезне миңа хәбәр итмәдең?—диде ачулы тавыш белән.— Йөгереп килеп җиткән, монда сиңа нәрсә калган? Ишектә колхоз хисапчысы Таһир күренде. Фатыйманың Әтүтәнне әрләве белән мавыгып, аның өйгә керүен сизми дә калдылар. Таһирның өстендә итәкләре тезенә кадәр җитеп торган яшел тышлы сырма. Андый сырманы район үзәгендәге әртилдә таныш-белешләргә генә тегеп бирәләр. Өйгә керү белән төймәләрен чишеп җибәрде. Эчтән солдат гимнастеркасы кигән Күкрәге тулы орден, медаль Ул сугышның беренче көненнән ахырына кадәр фронтта булды Җиңелчә яраланып госпитальдә ятып чыкты. Башыннан үткәннәрне берничә мәртәбә арттырып, шапырынырга ярата. Күптән түгел дүртенче дистәне урталай ватты. Шакмаклап кыркып мыек йортә. Мыегы бакыр төсле кып-кызыл. Кон аралаш чәчен алдыра. Сәбәбе - - чәченең дә мыегы төсле кызыл булуында. Бала чагында иптәшләре үртәп: «Син мари арбасыннан төшеп калгансың»,—дип көләләр иде. Кемгә охшап тугандыр, нәселләрендә аның кебек кызыл чәчле кеше булуын хәтерләүче юк. Таһир, урындык алып, Галләм янына килеп утырды — Исән-сау кайтып җиттекме?—Аның өшегән битенә күзе төшеп:— Әтүтән!—дип кычкырды.—Син станциягә барганда үзең белән толып алмаган идеңмени? Мин сине бит толып алырга кушып кисәтеп куйган идем. Әтүтән аңлатма биреп тормады, колхоз хисапчысы ялганчы булып калачак ич. Түрәләр янында йөреп, аларның вак-төяк гаепләрен үз өстенә алырга күнеккән иде инде ул. Нәрсә әле сез. икәүләшеп егеткә бәйләнәсез? — диде Галләм.— Гаеп минем үземдә. — Әтүтәннең тиресе калын, түзә ул,—диде Шәрәфи, сүзгә кушылып. Галләм колагын тотыл карады да: — Борчылмагыз, ямавы өстендә,— диде аларны тынычландырырга теләп. Колхоз председателе булып сайлангач, райком секретаре аңа Таһирны «сиңа иң кирәкле кеше» дип тәкъдим иткән иде Шуны исенә төшереп, аның белән сүзне үгезнең мөгезеннән тотып башлады — Йә, сойләп җибәр,—диде,—сезнең хәлләр кай тирәдә? Таһир мондый сорауга җавап бирергә әзер түгел иде. Күп уйлап тормады, турыдан бәрде: — Мактанырлык түгел, бүген тагын оч ат аяктан егылган - Пичек егылган, әллә берәр йогышлы авыру таралганмы? Шәрәфи белән Таһир бер-берсенә карашып алдылар. — Ашатырга азык юк, күтәрәмгә чыгалар... — Таһир, җитәр сиңа! — диде Фатыйма боерган тавыш белән.— Эш 1 урында сөйләшергә иртәгә дә кон бар, син әнә, өстәл өстен кайгырт... Таһир Әтүтәнне өйалдына чыгарып җибәрде. Ул һәрвакыттагыча эшне тиз тотты. Ит күтәреп керде, сарыкның арт саны икән. — Минем өчен булса, мәшәкатьләнмәгез,—диде Галләм,— мин тук... Аның сүзләренә игътибар итүче булмады. Хәнифә мич алдындагы плитәгә ит турап бәрәңге куйды. Борынны кытыклап өйгә тәмле аш исе таралды. Өстәлгә тагын бер шешә менеп кунаклады. Галләм аны кем чыгарып куйганын да күрми калды. Шәрәфи, китәргә җыенып, урыныннан торды. — Син кая?—дип кычкырды Фатыйма, гәрчә эченнән аның китүен түземсезлек белән көтеп утырса да. — Сез дә монда озакламагыз,—диде Шәрәфи,—иптәш Җиһаншин тынычлап ял итсен. Ул безнең белән бергә кайтып җиткәнче диярлек тәпи-тәпи атлады. — Ничек тәпи-тәпи атлады? Аңлатып биргәч, Фатыйма белән Таһир тагын Әтүтәнгә ташландылар Галләм аларны көчкә туктатты: — Тимәгез егеткә,—диде катгый рәвештә.—Ул үз өстенә йөкләнгән вазифаны менә дигән итеп үтәде. Шәрәфи чыгып киткәч, сөйләшергә сүз таба алмый тынып калдылар. — Хәнифә апай, буламы,—дип кычкырды Әтүтән сүз башлап. Ит турап пешергән бәрәңгедән авыз итмичә чыгып китәсе килми иде аның. Хәнифә бер тәлинкәгә күп итеп ит белән бәрәңге салды да аны кара өйгә алып чыгып китте. — Үзе болай яхшы малай ул,—диде Таһир, алар чыгып киткәч Әтүтәнне мактап,— бер начар гадәте бар, сүз йөртә... — Күргәннән күрмәгәне яхшы, ач моны,—диде Фатыйма шешәгә ымлап. — Сез нәрсә? Мине аяктан екмакчы буласызмы?—диде Галләм, чиктән тыш нәфрәтләнеп.—Күземә күрсәтмәгез.. — Мин хатын-кыз башым белән дә тоткалыйм, безнең белән бераз авыз итсәгез, харам булмас... — Мин дә бөтенләй эчмим дип әйтмим, булгалый. Бүген дә эчтем. Шул эчкән кадәресен сеңдерергә кирәк башта... — Болай ярамый инде, иптәш Җиһаншин,—диде Фатыйма нәүмизләнгән булып.— Без тагын чын йөрәктән сезне сыйларга тырышып йөргән булабыз. Алар китәргә җыендылар. Хәнифә Галләмгә йокы урыны әзерләргә тотынды. Агач караватка зур мамык түшәк җәеп, өстенә ябынырга атлас тышлы юрган бирде. Урыны җайлы булса да, Галләм төне буе сызланып озак йокыга китә алмады. Суык тәмам үзәгенә үткән. Аптырагач, бала чагында, мәрхүм әнисе өйрәткән догаларны укып ятты. «Авыр минутларында шул догаларны исеңә төшереп, Аллага сыгын»,— дип үгетли торган иде әнисе. Йокыга киткәч, беренче хатыны төшенә кереп йөдәтте. Фронтта яраланып эвакогоспитальдә ятканда, бер шәфкать туташы белән танышкан иде. Сугыштан шул марҗаны ияртеп кайтты. Килешеп яши алмадылар. Галләм сугыштан шактый акча белән кайтты. Фатир сорап йөрде- йөрде дә, очы-кырые күренмәгәч, шәһәр читеннән йорт сатып алды. Йорт сатып алу— четерекле эш. Райбашкармада, нотариуста төрле кәгазьләр яздырып калырга кирәк. Бу мәшәкатьле эшне Галләм тулысы белән хатыны Клавага тапшырды. Шуннан файдаланып, тегесе йортны үз исеменә яздырды. Өстәвенә, ирлехатынлы булып торсалар да. никахлары теркәлмәгән иде. Тормышның мондый нечкәлекләренә игътибарсыз булу үзен бик тиз танытты. Хәләл акчасына сатып алынган йортны Галләм үзенеке дип ышанып йөри иде. мал бүлә башлагач, якын да җибәрмәделәр... Бергә яшәүләренә бер ел да узмагандыр, Клава көн дә низаг чыгара башлады. Сөймәснеке сыймас дигәндәй, ул аның аяк атлап йөрүенә кадәр ошатмады. «Русча сөйләшә белмисен»,—дип, һәр сүзеннән гаеп табып көлде. Татар милләтеннән булган таныш-белешләре килсә, турсаеп каршы алды, соңга табарак өйгә дә кертми башлады. Бәлки, яхшылап әйткәнне аңлар дип, Галләм үгетләп тә карады. Көйгә килә торган булмады: «Өйрәтмә мине»,—дип бер генә кычкырды. Шушы хәлләрдән соң ул Клавага өйләнеп ялгышканын аңлый башлады. Ләкин өметен өзмәде. Аны үзенчә хөкем итеп, тормышын җайларга теләде. Сугыштан соңгы елларда шәһәрдә чат саен закусочныйлар эшли иде. Галлам, эштән кайтышлый, шулармын берсенә кереп яхшы гына сыйланды. Аның белән генә чикләнеп калмады, өйгә дә бер яртыны кыстырып кайтты. Ул кайтып кергәндә Клава эчке күлмәктән генә, диванда ятып тора иде. — Тор! Ашарга әзерлә,—дип акырды Галләм. Клава арты белән борылып ятты.—Торасыңмы, юкмы?—Ул соңгы вакытта шактый юанаеп, арт ягы куна тактасы кадәр булган иде.—Ах, син, кабаниха, телеңне йоттыңмы? — Галләм кайнарланып, аны кулыннан тартып торгызды. Клава әчкелтем-төчкелтем тавыш белән дуңгыз баласы кебек чинарга тотынды. Урам якка караган түр тәрәзәне ачты да: — Караул, үтерәләр!—дип кычкырды Кычкырып кына калмады, ачык тәрәзәдән урамга сикерде. «Ярым ялангач килеш ерак кигә алмас»,— дип уйлады Галләм. Ярсыган йөрәген басарга теләп, шешә авызыннан гына берике тапкыр аракы йотты Ул арада икс милицонерны ияртеп Клава кайтып керде. Маңгае канга буялган. Тәрәзәдән сикергәндә тырналган булса кирәк. — Буып үтерә иде, тәрәзәдән сикереп төшеп котылдым, — дип пулемет кебек такылдарга тотынды. Сүзләренең очы очка ялганмый — Башыма сукты... Милиционерлар аны тыңлап бетермәделәр, Галләмгә мөрәҗәгать итеп: — Киен, киттек!—диделәр. — Беркая бармыйм, мин үз өемдә.. Син әле властька каршылык күрсәтәсеңме? —Тиз генә акт төзеп, Клавага кул куйдырдылар. Галләм орден-медальләрен күрсәтеп чәпчеп караган иде, авыз ачарга да ирек булмады. — Айныгач сөйләшербез. Икс кулын артка борып бәйләделәр дә алып чыгып киттеләр Башка аңа бу йортка кайтып торырга туры килмәде. Ул милициядә яткан арада, Клава отставкадагы бер офицерны йортка кертте Кая гына барып карамады Галләм! Берничек тә йортның үз акчасына алынуын исбатлый алмады Ярый әле партбилетыннан колак какмады, каты шелтә белән котылды. Йөрәк ярасы төзәлеп, күргән газаплары онытылып бара иде инде Галләмнең. Кирәк бит, яңа урынга күчеп килгәч, беренче төндә шул бичураны төштә күрергә! Клава әллә тагын аның башын әйләндерергә йөри инде — муенына асылынып «Мин сине оныта алмыйм, үз өеңә кайтып тор»,— дип ялварды. Галләм манма тиргә батып уянып китте. Түшәккә җәйгән җәймә сыгып алырлык булган. Бик озак өнме, төшме икәнен аера алмый ятты. Тәрәзәгә төшкән яктылыкны күреп, торырга кирәк, дип уйлады Авыл халкы таң белән уяна, дип сөйлиләр, сер бирергә ярамый, озак йоклап көлкегә калуың бар Торып утыру белән шуңа игътибар итте, каз маеның файдасы тигән булса кирәк, колак яфракларының шеше кайткан. Ә менә бит алмасы кутырлаган. Медпунктка кереп, шулай да берәр төрле май сорап алмыйча булмас ахры. Галләмнең уянганын сизеп, хуҗабикә керде — Йокыгызның рәте булмады, ахры, төне буе ыңгырашып чыктыгыз.— Ул карават кырыена ләгән белән комган китереп куйды. —Гаеп итмәгез инде, бездә бөтенесе авылча, менә шулай комганнан юынып гомер итәбез. Ни арада өлгергән, җылы су Галләмнең күңеленә хуш килде. Бик озаклап юынды. Сөртенергә кызыл башлы зур сөлге китереп тоттыргач, ничектер сәер булып тоелды. Күптәннән мондый сөлгене кулына тотканы юк иде. Ул юыныпкиенгән арада ашарга да әзер булды. Өстәл өстендә кукраеп утырган аракы шешәсен күреп, Галләмнең күңеле болганды: — Каян алып бу зәхмәтне монда чыгарып куйдыгыз әле? — Аракыны Таһир үзе белән алып киткәндер дип уйлаган иде. Галләмнең катгый рәвештә аракыдан баш тартуы хуҗабикәне гаҗәпкә калдырды. Аңа кадәр эшләгән рәисләр табында шешә булмаса, ризыкны иснәп тә карамыйлар иде. Аракы эчмәгәч, райондагы хуҗалар белән ничек уртак тел табар икән дип, Хәнифә Галләмне кызганып куйды. Кичә әлләни күп тә эчмәде Галләм, әмма нык махмырлады. Аш үтми. Аның чемченеп утырганын күреп, хужабикә кайнар чәй чыгарды. — Менә бусы минем азык!—Тиз генә эчте дә, тагын берне сорап алды. Таһир белән Фатыйма килеп керделәр. — Без тагын, йокыдан уятырбыз дип, керергә куркып торабыз,— диде Таһир.—Әнә, ул торып та утырган... — Иркенләп ял итәргә кирәк иде,—диде Фатыйма. Галләм каршы- сына барып басты да сумкасынан пластырь чыгарды. — Битегезне ямап куябыз, бу килеш күренсәгез, кешенең әллә нәрсә уйлавы бар.— Галләм шуңа игътибар итте, Фатыйма «сез» дип сөйләшә. Авылда сирәк очрый торган хәл. Ни әйтсәң дә, укыган кеше, укыган кеше шул. Төскә-биткә дә чибәр икән, авыл кызларыннан бик нык аерылып тора: ясанган, бизәнгән, хушбуй сөрткән. — Нинди рәхмәтләр әйтим икән? Үзем дә сезнең янга медпунктка сугылырмын дип уйлап куйган идем. Фатыйма ниндидер май да кыстырып килгән, шуны сөртеп пластырь ябыштырып куйгач, ярты бите капланды. — Минем кулым җиңел,—дип мактанды фельдшер,— берничә көннән өшегәннең эзе дә калмас. Галләм ишек янындагы чөйгә эленгән тунын алып киде. — Ашны кабып та карамадыгыз,—диде хуҗабикә, үпкәләп.—Яратмадыгыз, ахры. — Йөреп кайткач ашырмын, тәмлерәк булыр. Галләмне туры кәнсәләргә алып китмәкчеләр иде, риза булмады. — Сез мине элек хуҗалык белән таныштырыгыз,—диде катгый итеп.— Кәнсәләрдә утырырга кайчан да өлгерербез. Фатыйма белән Таһир бер-берсенә карашып алдылар, ләкин каршы килергә кыймадылар. Сыер фермасына якын бара торган түгел, кар көрте—түбә кыегыннан. — Ничек монда кереп-чыгып йөриләр?—диде Галләм гаҗәпләнеп. — Хатын-кыз газаплана инде шунда... — Карны көрәп, ишек тирәсенә юл ачарга ярамыймыни? Җавап булмады. Арткы якта тәрәзә аша юл салынган икән, көч-хәл белән шунда узып, эчкә керделәр. Тагараклар шалтырап тора, маллар астында ник бер бөртек салам булсын. Барысы да муен тиентен үз тизәкләренә манчылганнар. Бер кырыйда өч үләксә аунап ята — Нигә дип боларны монда тоталар? — Тиреләрен тунап алырга кирәк, акча тора. . «Кем дә булса, үләксәдән тунап алган тире белән файдалана»,— дип гаҗәпләнеп куйды Галләм. Сыер фермасыннан ат абзарына киттеләр. Ул—олы урамда, утыз беренче елны авылдан сөрелгән кулак Сабиржан Вәлие йорт урынында икән. Элекке хуҗасы исәндерме-юктырмы, шул китүдән суга төшкән кебек булып югалган. Хәер, монда хәзер заманыннан калган ярым җимерек мунчадан башка бер нәрсә дә юк. Йортларын икенче җиргә күчереп, мәктәп эшләделәр. Мунчаның да көле күккә очкан булыр иде, кирәге чыкты—эштән бушаган арада ат караучылар керен ял итә хәзер. Вәли байның урталай ярылган бүрәнәдән салынган ат абзары бар иде, колхоз конюшние шуңа ялгап, саман кирпечтән эшләнде. Зур бу корылманың түбәсен салам белән яптылар. Ел саен булмаса да, түбәгә ябылган салам алыштырып торылды. Килеп җитү белән Галләм түбәгә игътибар итте. Яртылаш ялангач калган... — Нәрсә булган түбәгә? Җил алып ташлаган дип әйтимме — Ярый әле түбә саламы бар, сүтеп атларга ашатабыз,— диде Таһир. Галләмнең ышанасы килмәде: — Түбә саламын атларга ашатасыз?. — Шуның белән җан саклыйлар, ул беткәч нишләсе булыр инде Галләм кызып китте: — Барыгызны яткырып суктырырга кирәк! Шәһәрдә ат көченә мохтаҗлыкны белмисез мәллә? — И-и иптәш Җиһаншин,—диде Таһир мескен тавыш белән,—сез авыл җирендәге тәр гип белән таныш түгел шул, эшли башлагач белерсез әле... — Сезнеңчә ничек, атларны тик яткырып күтәрәмгә чыгару — тәртипме? Тиз көндә, шәһәрдәге оешмалар белән шартнамә төзеп, хәллерәк- ләрсн эшкә җибәрергә кирәк. Ниһаять, Фатыйма түзеп тора алмады: — Ат көчен таратырга райком рөхсәт итми,—диде сүзгә кушылып. Галләм ат абзарын буеннан-буена йөреп чыкты Берничә баш атны аерып тукландыралар икән. — Колхоз кадәр колхозны бөтенләй тарту көчсез калдырырга ярамый бит,— диде Таһир аңлатма биреп.—Атна саен дип әй герлек районга киңәшмәгә чакырып торалар, җәяү йөрергәме? Менә кичә станциягә барып сезне алып кайттык. Тормыш мәшәкатьне тудырып кына тора. Галләм чак кына кабынып китмәде. Таһир моны сизмәде, сүзен дәвам иттерде: — Урман чыгарырга нәрәт килгән, кайс^г атны җибәрәсе булыр инде... Анысы нинди эш тагын? Ул гаять җаваплы эш. Быел нәрәт бер генә атка, узган елларны ике аттан да ким булмый торган иде. Галләм үзенчә фикер йөртте. Урманчылыкка күбрәк ат җибәреп акча эшләргә уйлады. Нигә шәһәргә барып эш эзләп йөрергә? — Анда түләү ягы ничек?—дип сорады. — Нинди түләү ягы? — Урман эше җиңел түгел. Минемчә, яхшы түләргә тиешләр Таһир кычкырын колдс: — Түләү тагын! Кайчан колхозчыга эшләгән өчен акча түләгәннәре бар? Өстенә чыкмаса, риза инде ул, колхозчы мескен Галләмнең кәег|>е болай да чамалы иде. тагын да кырылды. Ничек итеп соң атларны аякка бастырырга? Атлар тернәкләнсә, колхозның эше җайланачак бит. Ат абзарыннан туры кәнсәләргә юл тоттылар Алар кайтып кергәндә анда баш тыгарлык түгел, халык белән тулган иде Тәмәке төтененә балта эләрлек. Умарта оясы кебек гөжләп торган кәнсәләр кинәттән тынын калды Беләк оуе итеп гәзит кәгазенә төрелгән тәмәкеләрен төкерек белән сүндереп, берәмберәм кайсы идәнгә, кайсы мичкә ыргыта башлады. Галләм халык өстеннән күзен йөртеп чыкты да: — Исәнмесез, иптәшләр1—диде ягымлы тавыш белән.— Менә мин килеп тә җиттем, кабул итәсезме? Җавап булмады. — Димәк, барыгыз да битараф? Кисәтеп куям, мин эшләргә килдем. Үпкәләштән булмасын, сезне дә эшләтәм. Шул сүзне ишетүгә, дәррәү ишеккә ябырылдылар. Кәнсәләрдә берничә кеше генә калды. Таһир, бүлмәне җилләтергә теләп, тәрәзә форточ- касын ачты. Тыштан саф һава бөркелде, суларга җиңеләеп китте. Кәнсәләрдә бервакытта да рәискә аерым кабинет булмады. Моңа кадәр эшләүчеләр хисапчы белән бергә шушы бүлмәгә сыйдылар. Эш кәгазьләре өчен икесенә бер шкаф җитте. Узган ел гына бик тырыша торгач, Таһир сейфлы булды. Аңынчы рәис кеше мөһерне кесәсендә йөртте. Штамп һәм башка документлар өстәл тартмасында сакланды. Таһир беренче мәртәбә күргән төсле, кәнсәләр эчен күзеннән үткәрде дә: — Иптәш Җиһаншин, сез кайсы өстәлгә утырырсыз икән?—диде. — Утырып торырга вакыт булса, өстәле табылыр. Зур мәсьәлә түгел... Таһир түргә ымлады: — Урын җитәрлек, кабинет эшләтергә кирәк.. — һәр эшнең үз вакыты бар, уйлашырбыз. Галләм түрдәге өстәл янына узды һәм өстенә ябылган кызыл материяне сыдырып төшерде. — Маскировка ясый беләсез икән, сүз дә юк, заманча! Нинди имзалар гына куелмаган да, нинди сүзләр генә язылмаган өстәл тактасына' Кайберләрен укырга чирканыч. Урындыкка утырган иде, чак кына мәтәлмәде, Шәрәфи тотып калды. Таһир гафу үтенде: — Җыештыручы хатынның арт сабагын укытмый булмас, ахры... — Җыештыручыны гаепләмәгез,—диде Шәрәфи,—ватык урындыкны кая куйсын? Чыгарып ташларга ярамый, ничек кенә булмасын, социалистик милек исәбендә. — Бөтен җиргә сиңа тыгылырга кирәк,—диде Фатыйма, аның сүзләрен гаепкә алып.— Бер кысылып үләрсең әле...— Сүзнең зурга китүеннән шүрләп, Шәрәфи бәхәскә кереп тормады. —- Ярар, юк белән баш катырмагыз,—диде Галләм,—йә якалаша башларсыз. Менә нәрсә, син мине колхозның финанс хәле белән таныштыр,— дип Таһиргә мөрәҗәгать итте. Теге авыр сулап, йөзен чытты: —- Ничек дип әйтергә? Колхозның банктагы агым хисабында арест ята. — Бернәрсә аңламыйм, нәрсә ул арест дигәне? — Бурычларны түләп бетермичә, агымдагы хисаптан безгә акча бирмәскә кушыл килгән боерыклар. Иң кәттәсе райфоныкы... Таһирга тәфтишләп, колхозның берничә ел кеременнән алына торган салымны түләмәве турында сөйләп бирергә туры килде. — Нинди керемнән алына ул салым?—диде Галләм гаҗәпсенеп.— Колхозның кереме дә бармыни? — Бер дә юк түгел, бар инде ул. Ел буе чиләнеп, түземсезлек белән көтеп алган иген уңышының бөртеген дә үзебезгә калдырмыйча дәүләткә тапшырабыз. Ул гына да түгел, ит, сөт, җон йөкләмәләре бар Шуларны түләгән өчен агымдагы хисапка аз булса да акча керә. Шунысы кызык: безгә дәүләт әзерләү бәһаләре белән түләп, ә игенчелектән, хайванчылыктан колхозның керемен исәпләгәндә бөтенләй башка норматив кулланыла. Күпме тырышса да, Таһир Галләмнең аңына барып җитәрлек итеп сөйләп бирә алмады. — Эшләр хөрти,—диде Галләм, соңгы сүзенең һәр хәрефенә басым ясап.— Көндәлек расходка акча каян табасыз? — Җан биргәнгә, җүн бирә Ходай,— Таһир бу турыда артык жәелеп сөйләп тормады.— Җаен табабыз инде шунда. Колхозның «кара кассасы» бар. Әлегә Таһир бу хакта сүз кузгатуны кирәк тапмады. «Кара касса» барлыгын хисапчы белән партком секретаре икесе генә белә. Узган сезонда умартачылыктан яхшы керем алынды. Башка еллардагыдан аермалы буларак, балны җыеп сакламадылар Бал, кудырткычтан чыгу белән, сельпога тапшырылды. Сельпо үз чиратында балны колхозчылардан кабул ителгән итеп, квитанция язып, акчасын түләп барды. Шул акча тулысы белән кешедән, бигрәк тә район түрәләреннән яшереп, «кара касса»да тотыла. Майламыйча таба купмый, сельпо рәисен көйләргә туры килде, әлбәттә. Тагын шунысы да бар, сизелсә барысының да буранын туздырачаклар. Галләм алдында бөтен кискенлеге белән атларны эшкә җигеп, акча табу мәсьәләсе килеп басты. — Ничек инде шушы кадәр тарту көче була торып, бер тиенгә тилмереп яшәргә кирәк?—диде ул өзгәләнеп. Төптән уйлаганда мәхлукларны абзарга бикләп ач тоту — җинаять. Ашатырга кулдан килмәгәч, иреккә җибәрергә кирәк. Үз көннәрен үзләре күрсеннәр Ниндидер бер киножурналда күргәне бар Галләмнең — Канадада бугай, иреккә чыгып кыргыйлашкан атлар бар икән, рәхәтләнеп йөриләр. Эш турында кайгыртасы урында, үзенең юк белән хыялланып утыруына ачуы килеп, кәнсәләрне икегә бүлгән такта янына барып басты. — Җәмәгать! Бергәләп киңәшик әле, шәһәргә барып эш турында белешеп кайтырга кемне җибәрәбез? Фатыйма шундук чәчрәп чыкты: — Райком рөхсәтеннән башка шәһәргә эшкә бару турында авыз да ачмагыз. Галләм аны бүлдерде: — Мин сезнең фикерегезне беләм, колхозчылар белән сөйләшкәндә комачауламавыгызны сорыйм Колхозда ничә председатель эшләп китте, Фатыйма белән берсенең дә болай сөйләшкәне булмады Бу нинди хәл? Ачудан аның йөзе зәңгәрләнде. — Сез уйлап сөйләшәсезме? — Үзе шартлар дәрәҗәгә җитеп, тавышы калтырады—Мин, партбюро секретаре, сезгә эшләргә комачаулыйммы?! Бераздан Фатыйманың китәргә җыенганын күреп: — Сез кая?—дип сорады Таһир Җавап булмагач, Галләмгә күзен текәп тынып калды. Ни өчен икәнен әйтмәсә дә, Галләм аңлады — Мин берәүне дә кумыйм, Фатыйма иптәш үзенә карасын,— диде. Фатыйма тораташ булып катып калды. Юк, юк — ул монда бер минут та тоткарланырга тиеш түгел! Үз-үзен белешми, ишекне каты ябып чыгып китте. Кәнсәләрдәге халык Галләм белән Фатыйма арасында башланган бәхәсне күзәтеп, шәһәргә эш белешергә кеше җибәрү турындагы тәкъдимне игътибарсыз калдырды Галләм үзе дә янадан бу турыда сүз куз1атын тормады, өстәл артына кереп утырды да, кәгазь сорап алды. Таһир аңа укучы балалар дәфтәре тоттырды. — Башка төрлесе юкмы? — Монысын каян алдың дип сора. Мәктәпкә укырга йөрүче кызымның сумкасыннан чәлдердем. Әйе, Галләм кабул итеп алганда колхозның кәгазь сатып алырга да акчасы юк иде. Колхозчының бер-бер эше төшеп, идарәдән белешмә яздырып алырга туры килсә, кәгазьне үзе алып килә. Яңа рәис, кабул итеп алган көнгә колхозның нинди хәлдә булуын тасвирлап акт төзергә тотынды Таһир өчен бу яңалык иде Ул эшләгән дәвердә булып киткән рәисләр болай «вакланып» маташмадылар Акт колхоз хисапчысы Шакиров Таһир, колхозчылар Гимадиев Шәрәфи һәм Җамалиев Мәннаф катнашында төзелде. Мәннаф башта акт төзегәндә катнашырга теләмәде: — Минем бер авызым пешкәне бар инде,—диде,—узган ел кибеттә ревизия акты төзегәндә катнаштырдылар да, судтан башым кайтып кермәде. Аңлата торгач, күнде тагын. Актка беренче итеп атларның баш санын һәм нинди хәлдә булуларын теркәделәр. Аннан башка малларга күчтеләр. Акт төзегәндә шул ачыкланды: чәчү инвентаре каралмаган, ә бит тиздән язгы чәчү башланачак. — Бар ышаныч МТСта,—диде Таһир,— кыр эшләрен алар башкара... — Шулаен шулай да, әнә Орнаш колхозы, МТС кертмәгәч, аз булса да ел саен уңыш бүлә,—диде Шәрәфи аңа каршы төшеп.— Безнең ярты икмәк натурплатага китә, колхозчыга шымытыр. Натуралата түләү турында ишеткәне бар иде Галләмнең. Тик кемгә, ни өчен икәнен белми иде. Ул сүзгә катнашмады, алар сөйләгәнне мыегына чорнап бару белән чикләнде. Иң аянычы шул: колхозның бер бөртек чәчү орлыгы юк иде. — Көз көне бөтен җыйган уңышны икмәк заданиесенә илтеп тапшырабыз,—диде Таһир.— Адәм көлкесе бит, яз җиткәч ах-вах килеп, заготзернодан чәчү орлыгы ташыталар. — Сере нәрсәдә? — Минемчә, обкомда утыручы агайлар икмәк заданиесе буенча планны үтәүләре турында рапорт биреп, абруй казаналар. Галләм ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Утыра торгач шактый вакыт үтте. Галләм хәл алырга теләп урыныннан торды. Халык барында игътибар итмәгән иде, бер карыш былчыракка каткан идәнгә күзе төште. Түшәм — капкара корым, мичнең акшары яртылаш купкан. — Бу галәмәткә ничек түзеп утарасыз? Җыештыручы нәрсә эшли? — Таһирга уңайсыз булып китте: — Безнең авыл халкы шулай күнеккән инде ул. Кәнсәләр дигәнең клубның түбән башына ялгап эшләнгән. Иркен. Рәискә, хисапчыга аерым-аерым кабинет эшләргә дә урын җитәрлек. Тик Галләм әлегә бу турыда сүз кузгатмады. Ул шулай уйланып утырганда, Сәкинә килеп керде. — Әни көндезгә ашка чакырды, кайнар килеш ашап китәргә кушты. Галләмдә ниндидер рәхәт тойгы уянды. Мондый хөрмәтне көтмәгән иде. Баш тартып булмас дип, чакыруны кабул итте. Кайтып җитәрәк Шәрәфи куып җитте. — Гафу итегез, сезнең үзегезгә генә әйтәсе сүзем бар. Шулай дип әйтте дә, нәрсәдәндер шикләнеп артына борылып карады. Әйе, ул тамгалы кеше, һәр сүзне үлчәп, җиде кат уйлап сөйләшә. Утыз җиденче елны кәҗәне «Сталин сыеры» дигән өчен ун ел чәпәделәр аңа. Бик тырыша торгач, кырык икедә фронтка китү «бәхетенә» иреште. Сугышта үзен аямады, орден-медальләр белән бүләкләнде. Кулына «судимость снимается» дигән кәгазь тоттырдылар. Кырык үлемне башыннан үткәреп, гаиләсе янына тыныч тормыш кору исәбе белән кайткан иде дә — юк икән, көчләп тагылган койрык арттан калмый икән... Кайтканына бер ай да үтмәде, газраил килеп тә җитте. Районга алып китеп, төне буе сорау алды. Шуны аңлады Шәрәфи: авылда яшәп калса, аңа тынычлык күрсәтәчәк түгелләр икән. Авылга кайтып хата эшләде. Хәзер алай ансат кына чыгып та китә алачак түгел... — Сөйләгез, тыңлыйм,—диде Галләм. — Сез атларны шәһәргә җибәреп эшләтү турында сүз кузгаттыгыз. Минемчә, бердәнбер дөрес юл. Югыйсә, колхоз атларсыз калачак. — Ишетеп тордыгыз бит, «апай» ничек чәпчи. — Беркемне дә тыңламагыз, үзегез уйлаганны ахырына җиткерегез!— Эшлекле тәкъдим, ләкин җиңел уйлый Шәрәфи — Райком якадан тотса, ничек җавап бирәбез? — Мин сезгә юлын өйрәтәм, ләкин сөйләшкән ике арада калсын... Галләм күңелендә шик туды. Мондый эштә нинди яшерен сер булырга мөмкин?! Сүзне ахырына җиткерергә теләп: — Әйтеп бетерегез,—диде. — Бер сарык түшкәсе илтеп бирсәң, рәтләнә... — Кемгә бирергә? — Сабыйлар акылы чыкмаган икән әле бу кешедән, дип уйлап куйды Шәрәфи. Шуны да белмәгәч инде?! Кемгә икәнен әйткәч. Галләмнең чәче үрә торырлык булды: — Нәрсә син әкият сөйлисең? Мине эләктермәкче буласыңмы? — Сезне эләктерүдән миңа ни файда? — Күз алдымнан югал!—диде Галләм ярсып.— Минем тирәдә эзең булмасын. . — Бигайбә, иптәш прсидәтел, әйттем исә, кайттым. Мондый сөйләшү булмады дип исәпләгез. Хәер, шаһитлар юк. Шәрәфи ашыгып китеп барды. Галләмгә карата күңелендә кызгану хисе туды. Болай булса, тиз көндә аның башын ашаячаклар. Галләм үзенчә фикер йөртте. Нәрсә уйлап, күрмәгән кешегә ришвәт бирергә тәкъдим итәргә кирәк? Кемгә диген әле? Райкомның беренче секретарена. Тапкан кешесен дә! Акылы камил адәм мондый эшкә юл куямы соң? Галләм чын күңелдән ышана, партия органнарында сөттән дә ак, актан да ак кешеләр генә эшли. Шәрәфи киңәшен тынлап ришвәт юкъдим игсә, иң яхшы очракта аны җүләргә санаячаклар Урыны акылдан язганнар шифаханәсендә булачак (Бик сай йөзә иде шул Галләм...) Ул чиктән тыш дулкынланып өйгә кайтып керде. Хуҗабикә нәрсәдер әмәлләгән. Тәмле исе хәтта ишегалдына чыккан — Яратырсызмы инде, үземчә бик тырышкан булдым,— дип, Хәнифә өстәлгә табак тутырып очпочмак китереп куйды. Өчпочмак Таһир белән Фатыйма алып килгән иттән пешергән булса кирәк. Кылт итеп шул исенә килеп төште дә, Галләмнең ашавы ашау булмады. Иткә бит акча түләнмәгән'.. Галләм хуҗабикәне ашарга утырырга чакырып караган иде, тартынды. Аны ялгыз калдырып, чьпып ук китте Яше кырыкка якынлашып килсә дә, Хәнифә әле кызлар шикелле иде. Зифа буйлы, алсу йөзле, сөрмәле күзле, һич тә бала тапкан хатын дип әйтмәссең. Өсбаш кисме авылча булса да, бөтен һәм чиста, үзенә килешеп тора. Галләм аны кызганып куйды. Нигә инде яшь гомерне ялгыз, әрәмгә уздырырга? Сугыш тәмамланганга шактый вакыт үтте бит, кайтасы кеше кайтып бетте. Ә ул һаман ирен көтә. Хәбәрсез югалган ирен Кайткан очракта да, андый кеше хатынына күз көеге генә булачак. Кайтмавы, бәлки, хәерлерәктер дә, чөнки андый ларга көн күрсәтмиләр Үзенә генә түгел, гаиләсенә дә. Ничек игеп булса да, Хәнифәгә шуны аңлатырга иде. Җае чыкканда Галләм Хәнифә белән шул турыда сөйләшергә уйлап куйды. Ул бик нечкә күңелле хатын шикелле, уйлап җиткерми сүз башласаң, бураныңны туздырырга да күп сорамас, ашыгып эшне бозарга ярамый 111 әфиканың ирен авылга җибәрәсе килмәде. Обком тирәсендә III таныш-белешләре булган хатыннар, әнә, ничектер, җайладылар ■ ж “ Аның беркеме дә юк шул. Этләнеп йөри торгач. Беренче кабул итте — Җиһашпин— Ленин-Сталин партиясенең бер солдаты' Партия кая җибәрә, ул шунда булырга тиеш, диде таләпчән төстә Шулай итеп, Шәфика бер-бер артлы туган ике баласын кочаклап утырып калды. Аның тәрбиясендә тагын карт әнисе бар. Ярый әле фатирлары иркен. Иркен дигәч тә, хәзерге иркенлек белән чагыштыра торган түгел, әлбәттә. Гасыр башында ук бүрәнәдән салынган йортта — ике бүлмә. Бүлмә саен урамга карап торган икешәр тәрәзә. Ишегалдыннан кергәч тә кечкенә генә коридоры һәм кухнәсе бар Бу йорт-җир, кайчандыр бөтенләе белән Шәфиканың әнисе, Фатыйха карчыкның үзенеке иде. Утызынчы еллар башында йортны конфискацияләп, аны урамга куып чыгардылар. Башта азыктөлек саклана торган чоланда яшәп тордылар. Ире Исмәгыйль кулыннан эш килә торган кеше иде. Чоланга тәрәзә тишеп, мүкләп, чутлап, кеше яшәрлек хәлгә китерде тагын. Фатыйха абыстайның энергиясе ташыл торган яшь чагы иде. Шикаять арты шикаять яздырып кая гына бармады... әмма үзенекен итте, шушы тәрәзәләре урамга карап торган өйгә керттеләр. Үз йортында фатирчы булып, хөкүмәткә акча түләп тора башлады. Шәфиканың әтисе Исмәгыйль абзый сугыш беткән елны үлде. Әлләни карт та түгел иде. Кыска гомерле булды, мәрхүм. Ул үлгәч, тормышның бөтен авырлыгы Шәфика җилкәсенә төште. Әнисе Фатыйха абыстай үз гомерендә ялланып беркайда да эшләмәгән. Эш стажы булмагач, пенсия түләнми. Шәфиканың юклы-барлы стипендиясеннән башка килерләре юк. Тырыша торгач җае чыкты тагын. Фатыйха абыстай тегү машинасына утырды. Иртәдән кичкә кадәр баш күтәрми тегү текте. Ул елларны иң үтемле товар—эченә мамык салып теккән сырма иде. Нинди фасонда I ына текмәделәр аны! Халыкның күпчелеге кешелеккә дә сырма киде. Шул чактагы тормыш дәрәҗәсен билгеләүче бәхәссез күрсәткеч бу! Сырманы тегү белән генә эш бетми, сатарга да кирәк. Сату Шәфикага йөкләнде. Иртәнге якта институтка лекция тыңларга йөрде, төштән соң базарга йөгерде. Сугыштан соңгы елларда сәүдә шулкадәр кызып китте, Лозовский урамындагы барахолка көн дә иртәдән кичкә кадәр кырмыска оясы кебек мыжлап торды. Шәфика анда ял көннәрендә генә бара иде Күбрәк колхоз базарына чыгып сату итте. Аның товарын авыл кешеләре яратып ала. Кайсы көнне базарга кереп тә тормый, трамвайдан төшкәч тә сатып җибәрә. Шәфика бер-ике ел иркенләп, берәүдән дә курыкмый сату итте. Үсмер кызга әлләни игътибар итүче булмады, балага санадылар булса кирәк. Тагын шунысы: башкалар кебек берничәне күтәреп йөрмәде, кулында бер сырма булды. Чибәрлеге дә ярдәм итте бугай. Бөтен гәүдәсе балкып торган үсмер кыз бер елмаеп караса, тикшерүчеләрнең яшьрәкләре эреп китә иде. Вакыт үтү белән аңа да караш үзгәрде, бик нык бәйләнә башладылар. Бер көнне конторага алып кереп протокол төзеп калдылар. Ярый әле паспорты үзе белән иде. Паспортсызлар белән сөйләшеп тә тормыйлар Паспортыңны алып килгәч товарыңны бирербез дип, чыгарып җибәрәләр. Шәфика базарда сату иткәндә тотылуның бөтен нечкәлекләрен белми иде әле. — Җүләр! Акылын кая синең,— диде бер танышы,— аларга паспорт күрсәтергә ярыймы соң?! Хәзер төбеңне төшерми туктамаячаклар. Күр дә тор, озакламый өеңә тикшерү килеп җитәчәк. Шәфика үкенеп бетә алмады. Бер сырма каян килеп, кая китмәгән, калдырып кына китәсе булган, югыйсә. Тик терсәк авызга бик якын да, тешләп булмый шул. Таныш хатыны белеп лыгырдаган икән, тикшерү икенче көнне үк килде. Алла саклады, Фатыйха абыстайның машина белән тегеп утырган вакытына туры килмәде. Җомга көн иде — җомга көнне кулына эш тотмый ул. Мөселманнар өчен изге көндә иркенләп ял итә. Тикшерүче килеп кергәндә Шәфика белән Фатыйха абыстай чүкер- дәшеп чәй эчеп утыралар иде. Табында кайнар кабартма, төрле кәрчә- мәрчә Чәйнең тәме китсә дә, хужаларның сер бирәсе килмәде Якты йөз күрсәтеп каршы алдылар. Фатыйха абыстай ана өстәл яныннан урын тәкъдим итте. Тәкъдим игътибарсыз калды. Килгән кеше үзе белән таныштырып тормады, атылып-бәрелеп тегү машинасына барып ябышты. Шәфика карапкарап торды да, бөтен кыюлыгын җыеп — Ни хакыгыз бар сезнең безнең өйгә кереп актарынып йөрергә?— диде. Тикшерүче дәшми-тынмый машина өстенә ябылган җәймәне тартып төшерде, аяк астына коелган кием тышлыгы кыйпылчыкларын җыеп, өстәл өстенә куйды: — Кем бу машинада тегү тегә? — Мин прокурорга жалоба белән барам, хәзер үк чыгып китегез! Таныш түгел кеше машина тирәсендә актарынуыннан туктап, кесәсеннән кызыл катыргы тышлы таныклык чыгарды. Шәфика:«Таныклык бирелә Свердлов район финанс бүлеге тарафыннан участок налог инспекторы Кадыйров Габделхәй Кадыйровичка» дигән сүзләрне укыды да өстәлгә ыргытты: — Бу катыргы сезгә тентү ясарга хокук бирми, тентү ясар өчен прокурордан рөхсәт кирәк. — Кем әле сездә тентү ясый? Мин бары эш урыны карыйм. Закон буенча эш урынын караганда налог инспекторына каршылык күрсәтүче каты җавапка тартыла. — Тентү белән карауны гына аерабыз. Мин үзем биш минуттан финанс работнигы буласы кеше. — Кайда укыйсыз? — дип сорады, Кадыйров дорфа гына. Эшли башлагач танышырбыз, анысы сезгә кирәкми Кызым, син алай тыр-пыр килмә әле,— диде Фатыйха абыстай сүзгә кушылып,— рәтләп сөйләш! Күреп торасың, үзебезнең мөселман кешесе, әйбәтләп әйткәч аңлар.— Кадыйров та усаллык белән эш чык- маслыгын аңлап, сөйләшү тонын үзгәртте: — Менә әби маладис, ичмасам, акыллы карчык икәне йөзенә чыккан. — Ул портфеленнән сырма сатканда базарда Шәфика өстеннән төзелгән беркетмәне алды.— Әйдә, әби, кызың тыңлап торсын, икәү дусларча гәпләшик әле! — Төрле җирдә аунап, былчыранып беткән портфелен өстәлгә куймакчы иде, Шәфика тотып калды. Гафу итегез! Ашыксаң, менә шулай инде ул,—диде чакырылмаган кунак. Ашыкмагыз! Артыгыздан кумый торганнардыр ич? — Ничек кенә әле? Хәер, үзегез эшли башлагач белерсез.— Чиста бланк алып карап торды да.— Кайсыгызны машинада тегү тегә дип языйм? — дип сорады. Аллага шокер! Күршегә чыккан юк, үзебезгә кирәкне мин тегеп маташтырган булам,—диде Фатыйха абыстай.—Яңага кулым ябышмый, искемоскыны гына... Кызыгызны базарда яңаны сатканда тотканнар бит. Шәфика әнисе җавап бирә белмәс, керделе-чыктылы сөйли башлар дип шүрләгән иде, бер дә төртелеп тормады, чатнатып җавап бирде һай, улым, сез нәрсәдер бутыйсыз! Кызыма дип искедән әмәлләгән идем, ай буе энә белән баз казып утырдым. Сез яшьләргә ошарлык итеп тегеп буламыни? Ошатмады, сатарга алып чыгып китге. Әни сүзен тыңламасаң шулай була ул, менә! Әнисе теккәнне сата да, яңа фасон белән тегелгәнне ала, имеш Налог инспекторы кичтән яхшы гына «төшергән» булса кирәк, авызыннан аракы исе аңкый Сизелеп тора, кәефе шәптән түгел. Алдында! ы кәгазьгә нәрсәдер язды да Фатыйха абысгайның паспортын сорап алды. - Энем, җаным, син кәгазь былчырагын торма инде,—диде ялыну- лы тавыш белән әнисе.— Исем, фамилия кәгазьгә язылгач зурга китә ул,—стенага терәп куелган шкафтан кызыл утызлык алып Кадыйровка сузды - - Хәзергә шуңа риза булып тор. соңгысы булмас — Син мине кем дип белдең?!—Кадыйров акырьш-бакырып акчаны идәнгә ыргытты.— Утыз сумга сатып алмакчы буласыңмы? Ялгышты әни, дип уйлады Шәфика, ашыкмаска кирәк иде. Болан булгач эшнең зурга китүе ихтимал. Өстәлдә аунап яткан әнисенең паспортын тиз генә алып шкафка тыкты. — Сез нәрсә әле, җитмештәге карчыкның башын әйләндерәсез?— диде тыныч тавыш белән.— Базарда мин тотылдым, протоколны минем өстән төзеделәр.— Фатыйха абыстайның кулыннан җитәкләп икенче бүлмәгә чыгарып җибәрде. Шәфиканың инициативаны кулга алуы налог инспекторын бераз йомшартып, башкача сөйләшергә мәҗбүр итте. Ул чиста бланк алып, актын яңадан төзергә тотынды. Акчаны алмавына үкенеп куйды. Бу кыз барында артыгын өмет итү файдасыз. Үзе өчен бер нәрсәне ачыклады: аларның сырма тегеп, базарда сату итүләрендә шиге калмады. Исбат итәр өчен, ничек итеп булса да эш өстендә тотарга кирәк. Менә шунда ул сөйләшеп карар... «өендә кустарьчылык һөнәре белән шөгыльләнү факты расланмады» дип язды да, күрше бүлмәдән Фатыйха абыстайны алып чыгып, актка кул куйдырырга кушты. — Мин генә кул куйсам ярамыймы? — Актны аның исеменә төзедем, үзе кул куйсын.—Аннары куелган имзага карап торды да:— Комган хәрефләре,— диде, ризасызлыгын белдереп. — Безне башкача өйрәтмәделәр ич,—диде Фатыйха абыстай авыр сулап.— Нәрсәгә кирәк булгандыр, гарәп хәрефләрен бетереп, надан итеп калдырдылар... Кадыйровның махмырдан башы чатнап, авызы кипте. Фатыйха абыстай хәлен аңлап, чәй тәкъдим итте: — Улым, тагын ачуланырсың инде? Бәлки, үзең дә беләсеңдер, безнең татарда гадәткә кергән, кунакны чәй эчерми җибәрмиләр. Тикшерүче алдына чынаяк белән чәй китереп куйгач, йөзе яктырып китте: — Ирең кайда?—диде, ягымлы булырга тырышып. — Кызым белән ике бөртек кенә без, ирем вафат,—диде хуҗабикә, йөзендә тирән юксыну чагылды.—Тегү машинасы иремнеке, ул исән чагында яхшылап өйрәнеп кала алмадым. Болай бер тиенгә зар булып яшәмәс идек... — Алдашма, кортка! Әллә мине бөтенләй ахмак адәмгә саныйсыз инде? — Сүзен исбатлар өчен идәннән җыелган кием тышлыгы кыйпыл- чыкларына ымлады.— Менә болар каян килгән? — Алар минем чүп-чар,—диде Шәфика сүзгә кушылып.— Укудан бушаган арада мин тегәргә өйрәнеп утырам. — Нәрсә? Сезне Институтта алдашырга өйрәтәләрме?—Шәфиканың бәхәскә кереп сүз көрәштерәсе килмәде, тизрәк аны озатырга теләп көлде дә бетерде. Кадыйровның бер чынаяк белән генә эче януы басылмады, икенчесен үзе сорап алып эчте. — Мөхәммәт өммәтенә өч мәртәбә фарыз,— диде Фатыйха абыстай, каплап куйган чынаякны алып.—Тагын берне ясыйк... Налог инспекторы чыгып киткәч, Шәфика әнисен әрләп алды: — Кем дип белгәнсеңдер шул исерек дуңгызны? Хурланмыйча тәлинкә тотып торасың... — Эт күңеле бер сөяк, утыз сумны алса, яхшырак була иде! Эче күбенгәнче эчсен иде шунда... — Хуҗаларына язып жибәрсәң, арт сабагын укыталар инде бу адәм актыгының! Әнисе аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде: — Кызым, җаным, бер үк андый эш белән маташа күрмә! Син дуамалга ышанып булмый, язып та җибәрерсең. Дөньяда иң начар кеше—әләкче... Кем, кем, ә ул әләкнең нәрсә икәнен яхшы белә. Утызынчы елларда әләк аркасында мәрхүм ире НКВДдан кайтып кермәде. Бер дә гаепсезгә көн аралаш чакыртып сорау алдылар. Әнисенең сүзләре Шәфика күңеленә мәңгегә сеңеп калды. Ул үз гомерендә, бервакытта да әләк язмады, әләкчене дә жене сөймәде. Андый кешеләр белән аралашудан катгый рәвештә баш тартты Налог инспекторы өйләренә килеп киткәннән соң башында кызык бер фикер туды. Быел ул финанс институтын тәмамлый. Райфога эшкә урнашса ничек булыр икән? Менә ул налог эшендә тәртип урнаштырыр иде! IV — —. нститут тәмамлар алдыннан чыгарылыш курс студентларына Д/д эш урыннары тәгаенләнә. Шәфика Казагызстанга китәргә тиеш булды. Казанда калу өчен аңа төрле белешмәләр җыеп, әнисенең ялгыз карчык икәнен, шушы бердәнбер кызы Шәфикадан башка тәрбиягә алырлык кешесе юклыгын исбатларга туры килде. Ул югары белемле кеше буларак, аяк терәп эш сайлап йөри алмады, нәрсә кушсалар шуңа риза булды Сугыштан соңгы елларда күп балалы һәм ялгыз аналарга акчаны район финанс бүлеге түли иде. Шәфика райфога шул эш буенча инспектор булып урнашты. Хезмәт хакы ипи-тозга да житәрлек түгел. Базар юлы ябылды. Кадаклап куйган кебек, беркая кузгалмыйча өстәл янында утырырга кирәк. Тагын бер кыен ягы бар: кустарьларны кычкыртып талаучы налог инспекторлары да шушы оешмада эшли. Әнисе теккән сырманы сатканда тотылса, иптәшләре күзенә нинди йөз белән күренер? . Шулай да, ял көннәрендә бер-ике мәртәбә, курка-курка гына базарга чыгып керде. Аннан заказга гына тегә башладылар. Әмма заказга эшләп кенә мантып булмый шул! Базарда тотылгач, өйләренә тикшерергә килгән Кадыйров та шушы райфода эшли. Күрү белән Шәфиканы таныды. Елмаеп исәнләште, ләкин башка бер сүз дә әйтмәде Налог инспекторлары монда бер көтү - күрше бүлмәдә утыралар. Кадыйров башкалардан чиста киенеп йөрүе белән аерылып тора: өстендә затлы мех тун, башында каракүл бүрек, аягында көзге кебек итеп ялтыратылган хром итек. Галифиенең кесәләре шешә тыг ып куйган кебек кабарып тора. Шәфика тагын шуны белде. Кадый- ровның бары дүртме, бишме класс кына белеме бар икән. Белеме булмагач армиядә тотмаганнар, сугыш беткәч, өлкән лейтенант чинында өенә җибәргәннәр. Бернинди һөнәре юк, аптырагач налог инспекторы булып эшкә урнашкан. Хәзер кичке мәктәптә укып маташа. Шәфика, Кадыйров аның базарда тотылуы турында сөйләп дөньяны сасытыр дип шикләнгән иде, хәзергә ләм-мим. Гайбәтче түгел, күрәсең Тормыш коннән-көн катырак кыса башлагач, Шәфика бер бүлмәгә фатирчы кертергә уйлады Моңа Фатыйха абыстай да каршы килмәде Әйе шул, кызым, акчасы иш янына куш булыр.—диде аның фикерен хуплап - Ягулык табуы да кыенлашты, кыш хәзер килеп җитә, алдан аяк киенеп куярга кирәк. Соңгы вакытта фатир сорап килүчеләрнең исәбе-хисабы юк. Бигрәк тә студент халкы фатир таба алмый интегә. Фатыйха абыстай кызын кисәтеп куйды: Фатирчы табуны син үзең хәл ит, парлы кеше булмасын, диде Ләкин ахыр чиктә, бу мәсьәләне барыбер аның үзенә хәл итәргә туры килде Фагир эзләүчеләр көндез, Шәфика өйдә югында киләләр иде Ул алардан: «Кызым өйдә юк, аннан башка бер сүз дә әйтә алмыйм»,— дип котылып килде. Арадан берсе сагыз булды, сүзен сүз итми чыгып китәргә теләмәде. Аңа фатирның аерым бүлмә булуы ошады. Әйе, үзең ачып керәсең, үзең бикләп чыгасың. — Мин ялгыз кешене генә фатирга кертәм, күреп торам, син яшь кеше түгел, хатының, балаларың бардыр,—дип әйтеп карады Фатыйха абыстай, авыз ачарга да ирек бирмәде. Ә теге паспортын чыгарып өстәлгә ыргытты: — Мә, карагыз! Дөньяда миннән дә ялгыз кеше таба алмассыз,— диде. Бу—Галләм Җиһаншин иде. Клава өйдән куып чыгаргач, тәненә генә түгел, җанына да урын таба алмый каңгырып йөргән чагы иде. Бусаганы атлап керү белән тегү машинасы артында утырган карчык ны күреп сискәнеп китте. Чиста киенгән, аякларында чигүле итек, башына ак батис яулык япкан. Яулык астыннан көмеш кебек ак чәчләре күренеп тора. Күзләрендә серле караш. Шундый таныш, тик кемгә ошатырга гына белмәде. Ишек бикле булмагач, Галләм шакылдатып, рөхсәт сорап тормады. Дөресрәге, ишек ачылу белән туры өйгә килеп керермен дип уйламаган иде. Рөхсәтсез килеп керүе өчен гафу үтенде үтенүен, ләкин соң иде инде. Фатыйма абыстай башта Галләмнән налог инспекторы түгел микән дип шикләнде. Ишекне ачык калдырып эшкә утыруы өчен эчтән генә үзен шелтәләп тә алды. Галләм исәнләшеп сүз башлау белән шиге юкка чыкты тагын. Налог инспекторлары әдәпнең нәрсә икәнен дә белмиләр, керү белән тегү машинасын- барып ябышалар. Бу кеше бөтенләй башка. Ул сәгатьтән артык гомер хуҗабикәне авызына каратып әңгәмә корып утырды. Ләкин теләгенә ирешә алмады. Ахырда кызы кайткач кич килергә сөйләшеп китеп барды. Галләм — вәгъдәсендә тора торган кеше. Әйттеме, эшли. Кечкенәдән шулай гадәтләнеп үсте. Фатыйма абыстайларга да ул сөйләшенгән вакытта килеп керде. Шәфика белән икесе бер трамвайда кайтканнар. Шәфика капка төпләрендә күршесе белән сөйләшеп калмаган булса, өйгә дә икесе бергә килеп керәсе булганнар икән. — Нәрсәдер озаклады, башка вакытта болай тоткарланмый торган иде,— диде Галләмне каршы алып Фатыйха. — Кунып кала торган гадәте юктыр ич?—дип сорады Галләм, сүзнең кызы турында барганын аңлап. Ул арада Шәфика үзе дә өйгә килеп керде. — Кунак бар икән, әни ник урын тәкъдим итмисең? Аннан Галләмгә карап:— Утырыгыз, утыр! Ничек диләр әле руслар? Аяк өстендә дөреслек юк диләрме? Кызның чибәрлегенә сокланып, Галләм югалып калды. Зәвык белән гади генә киенгән. Чәч толымнары көлтә кебек. Күзләрендә кешене үзенә тартып тора торган ягымлы караш. Бер дә килмәгән җире юк. Ниһаять, үзен кулга алып Галләм телгә килде: — Бүген икенче мәртәбә килүем инде. Әниегезне алҗытып бетердем бугай, һич күндерер хәл юк. — Фатир турында белешергә килдегезме? Ялгыз хәл итә торган эш түгел шул—уйлашырга, киңәшләшергә кирәк. — Фатирчы кертергә уйласагыз, нигә аны сузарга? — Белешми-сөйләшми генә кертеп булмый, төрле кеше бар... — Ничек төрле кеше? — Хәзер кешегә ышану кыен. Кереп арт ягы җылынырга өлгерми, күрмәгәнеңне күрсәтә башлый. — Ничек аңларга? Мине дә шундый начар ният белән йөри дип уйлыйсызмы? — Кем белә сезне?—Сүзләренең шаярып әйтелгәнен аңлатыр өчен кычкырып көлде.— Маңгаегызга язылмаган... — Әйтегез, гадел кеше булуымны ничек исбатлыйм?—Мескен тавыш белән әйтелгән 6v сүзләр Шәфика күңелендә кызгану тойгысы уятты. Әдәпле, сүзендә тора торган кеше булса кирәк, дип уйлап конкрет сөйләшүгә күчте: — Фатирга кертүен, кертү дә, без куйган шартларга риза булырсыз микән? Фатиха абыстай өстәлгә самавыр чыгарып утыртты: — Кызым, син эштән кайткан кеше, ашыйсың килеп беткәндер, чәй эчеп сөйләшегез, кунакны да чакыр. — Ах, хәтер диген инде,—дип Галләм башын тотты—Онытып җибәрә язганмын: — Кесәсеннән бер төргәк чыгарып өстәлгә куйды.— Конфет алып килгән булган идем, яратырсызмы?—Төргәктә шул заманда сатуга сирәк чыгарыла торган шоколад конфет иде. Фатыйха абыстай да аннан калышмады, сынатмаска теләп булса кирәк, бал белән май чыгарып куйды. Гадәттә, мондый сый олы кунаклар килгәндә генә табынга куела иде. Фатыйха абыстай беренче чиратта Галләмнең кайсы як кешесе булуы белән кызыксынды. Сүзнең азагы гаилә тормышына килеп терәлде. Ул үзенең ялгыз дүдәк булып йөрүен сугыш аркасында армиядә тоткарлануы белән аңлатты. — Дөрес, армиядә хезмәт иткәндә дә өйләнергә мөмкин иде. Әмма шулай килеп чыкты, татар кызлары очрамады. Соңгы сүзләр Фатыйха абыстай күңеленә сары май булып ятты. Алдашмаса, буш кеше булмас дип уйлап куйды. Үзе дә сизмәстән, бер кызы Шәфикагә, бер Галләмгә карап алды: — Сезгә кыз димләргә кирәк алайса... — Әни! Юкны сөйләп утырма,—диде Шәфика ачулы тавыш белән. Галләм кайсы якны хупларга да белмәде, шулай да аптырап калмады — Фатир вәгъдә итәләр, өйләнү турында үз фатирым булгач, уйларбыз. Бу сүзләре белән ул йорт хуҗаларының үзе турындагы шиген бер селтәнүдә юкка чыгарды. — Фатир булыр кебекме соң?—дип сорады Шәфика. — Гамәлдәге закон буенча демобилизацияләнгән офицерларга йә фатир, йә йорт салырга җир бирергә тиешләр. Сез мине вакытлыча фатирга кертеп торыгыз инде, югыйсә урамда торырга туры киләчәк. — Моңарчы кайда яши идегез соң? — Бер танышымда фатирга урнашкан идем, хәзер анда яшәү мөмкин түгел.—Сүзне озынга җибәрмәс өчен кисәтеп куюны кирәк тапты.— Сәбәбен сорамагыз, әгәр сездә торып калсам, үз җаем белән бер сөйләрмен. Башта ук бөтенесен дөрес итеп сөйләргә кыенсынды. Күпме ялганларга була? Хәзергә алдап сөйләгәннең шул кадәресе җитеп торыр дип уйлады. Шәфика җавап белән канәгатьләнде булса кирәк, сүзне икенчегә борып: — Әни, нишлибез?—дип сорады. — Әүвәл Аллага, аннан сиңа тапшырам, үзен хәл ит. Шәфика Галләмнең өстәлдә яткан паспортын алып, күзеннән үткәрде. Менә болай. иптәш Жиһаншин,—диде бераздан — Безнең шундый шартыбыз бар: фатир хакын ярты елга алдан түлисез, аннан кышка ягып чыгарга җитәрлек утын аласыз. Галләм башын кашып куйды. Акчасы бар, анысын бирер Ә менә утынны каян табарга? — Сез куйган шартларга мин риза, кайчан күчеп килергә мөмкин? ...Шулай итеп, ул яңа фатирда яши башлады Бүлмәсен чын күңелдән ошатты Аның болай үзе теләгәнчә, иркенләп яшәгәне юк иде әле. Ашау-эчүне ул йорт хуҗалары белән бергә көйләп җибәрде — Үзегез әзерләгән ризыктан иртә-кич миңа да өлеш чыгарырсыз: көндезләрен кайтып йөрмәм,— диде Фатыйха абыстай икеләнеп калды. Иң кыены — азык табу мәсьәләсе. Итне колхоз базарыннан ташый. Күпләп алырга хәленнән килми. Кайсы көннәрне коры аш белән генә калырга туры килә. Аннан тагын шунысы: Галләм ул әзерләгән ашны яратырмы? Беренче көннән үк шул ачыкланды: Галләм ашауга талымсыз, нәрсә әзерләсәң—шуңа риза Итне түшкәсе белән алып кайтып, Фатыйха абыстайны базарга йөрүдән коткарды. Сакларга урын булмау гына үзәккә үтә. Ул елларда хәзерге кебек суыткычлар юк иде шул әле. Бер көнне Шәфика кичке аш янында ниндидер кинофильм турында сүз кузгатты: — Халык шашкан, билетка чират урамнан... Инде берничә көнгә алдан сатылып беткән.— Галләмнең дә бу фильмны карыйсы килеп йөри иде—баш рольдә, дөрестерме-юктырмы, Гитлерның сөяркәсе уйный, имеш. Трофейга алынган фильм «Хыялдагы кыз» дип атала Немецчәсе «Дие мэдхен майне тройме». Ул Шәфиканең сүзләрен мыегына чорнап куйды. Икенче көнне берәр рәте чыкмасмы, дип уйлап билетка китте. Кассага якын да бара торган түгел, ә кулдан алырга була. Андый вакытта акча кызганалармы соң? Сатулашып маташмады, иллешәр сумнан ике билет алды. Заманында бу шактый зур акча иде. Билетны ансат кулга төшерсә дә, Шәфиканы озак көйләргә туры килде. Айлык хезмәт хакымның чиреген бер мәртәбә кино караган өчен түләп кайтырга минем хәлдән килми,—дип кәҗәләнде. — Акча түләп алмадым,—диде Галләм.—Эшләгән җирдән бирделәр. . Шәфика ышанмаган булып маташты. Ахыры чиктә Фатыйха абыстай кушылырга мәҗбүр булды: — Гөбәдиягә арт якны куярга ярамый,—диде ул, кызын үгетләп.— Берәү сине хөрмәт итеп кинога чакыра, нинди бармау ул? Тиз бул, киен аягыңны! Алар кинода бер-берсен белмәгән, чит кешеләр кебек утырдылар. Галләм берничә мәртәбә Шәфиканың кулын тотарга талпынып карады, җавап булмады. Турысын гына әйткәндә, ул Галләмне үзенә тиң итеп исәпләми иде. Аларның яшь аермалары әлләни зур да түгел—сигез ел гына, тик Шәфиканың башында ниндидер бер җүләр фикер урнашып калды: ул сугышта йөреп кайткан ирләрне карт итеп күз алдына китерә Үзе дә бит фронтка китүдән чак кына котылып калды. 1941 елны, сугыш башлангач, бер төркем комсомолллар үзләре теләп армиядә хезмәт итәргә язылдылар. Шәфика да шуларга иярде. Бу вакытта әле аңа унсигез яшь тә тулмаган иде. Шәһәр хәрби комиссариатында алар бөтенесе йөзгә якын кыз җыелды. Ул чакны ил язмышы кыл өстендә иде Немец Мәскәүгә килеп җитте. Халык арасында, Гитлер бинокльдән Кремльне күзәтә икән, дигән хәбәр таралды. Патриот кызларны хәрби комиссариатта озак тоткарламадылар. Икенче көнне үк сафка тезеп, вокзалга алып киттеләр. Болак буена җитәрәк бер өлкән лейтенант Шәфиканы сафтан тартып чыгарды да: — Сиңа монда нәрсә калган? Тиз бул, өеңә кайт,—дип кычкырды. Шәфика аптырап калды.—Әле син командага буйсынмыйсыңмы?—диде api ягына типкәләп. Фатыйха абыстайның билгесез бу өлкән лейтенантны бер вакытта да догадан калдырганы юк. Бар бит Алланың мәрхәмәтле бәндәләре! Шушы хәлдән соң Шәфика ник бер мәртәбә авызын ачып армиягә китү турында сүз әйтеп карасын! Бала гына иде әле шул ул чагында. Галләмнең кинога ике билет алуын Фатыйха абыстай чын күңелдән хуплады. Ул аның белән көннән-көн ныграк кызыксына башлады. Нинди кеше соң ул? Фатирда яши башлавына айдан артык вакыт узды, янына килгән, киткән кеше юк. Берәр дус-ише килеп чыкса, кактырып, суктырып кылын тартып карар иде ичмаса Юк, беркемнең дә килгәне юк! Сөйләвенә караганда, Галләм авылда туган. Гадәттә, авыл кешесен фатирга кертсәң, икенче көнне үк көтүе белән туганнары килеп житә торган иде. Моның туганнары да юк микәнни соң?! Фатыйха абыстайның Галләм белән кызыксынуы юкка түгел иде. Төптән уйлаганда, ул аның кызына менә дигән пар бит Юк, үзе очып килеп кергән алтын кошны кулдан ычкындырырга ярамый' Хатын-кызның хәле авыр, ирләр сугышта чебен кебек кырылды. Кызның бөтенләй ирсез дә калуы бар. Олы булса соң?! Ирләрнең хатыннан олы булганы яхшы. Аның үз ире дә— Шәфиканың атасы, Фатыйха абыстайдан күпкә олы иде. Менә дигән итеп яшәделәр әле, өрмәгән җиргә дә утыртмады! Фатыйха абыстай кызын ашыгып кияүгә бирергә җыенмый, әлбәттә. «Ашыккан ашка пешә» дигән сүзләрнең мәгънәсен яхшы аңлап эш йөртә. Ләкин хәстәрлеген күрә башларга вакыт. «Аслыһи-нәслеһи» дигән сүз бар. Иң элек Галләмнең кем баласы, нинди гаиләдә тәрбия алуын белергә кирәк. Кактырып, суктырып сораша торгач, тәки теләгенә иреште. Галләм чыгышы белән авылдан икән. Сугыш алдыннан Донбасста яшәгәннәр. Ул армиягә дә шуннан алынган. Билгеле булганча, Донбасс вакытлы немец оккупациясендә булды. Азат ителгәч, хат языл карады, җавап килмәде. Шуннан соң башка хат язып тормады. Чөнки анда, аның өчен өзелеп торырлык кеше юк иде. Үз әнисен ул бик аз хәтерли Алты яшендә ятим калды. Әтисе берничә хатын алыштырды. Бердәнбер бала булуга карамастан, аның турында кайгыртмады Укуын да урыс мәктәбендә укыды ул. Гомумән, урысча тәрбияләнде Ярый әле. әнисеннән өйрәнеп калган туган телен онытмады. Моңа күршедә яшәүче татар карчыгының да ярдәме тиде булса кирәк. Кечерәк вакытта ул ятим баланы үзләрендә асрады. Галләм кайтканда фатирлары бикле була, ул әтисе йә үги әнисе кайтканчы шушы күрше карчыгында торып тора иде. Карчык аны оныклары белән бергә утыртып ашата, эчертә иде. Үзара фәкать татарча гына сөйләштеләр. Карчык әле Галләмгә бер изге дога да өйрәтте. Дога әле дә хәтерендә. Әгәр, аның белән элемтәгә керә алса, акча белән ярдәм итәргә иде исәбе — тик хатларына җавап килмәде. Галләм карчыкның изгелеген бер вакытта да онытачак түгел Армиядән демобилизацияләнгәч ул, бернинди икеләнүсез Казанга кайтты. Әби- бабасы, мәрхүм әнисенең туган туфрагы үзенә тартты Казанга кайту теләгенә иреште ирешүен, ләкин тормышы көйләнмәде. Каңгырып йөри торгач шуны аңлады: марҗа ияртеп кайтып ялгышты ул. Бер вакытта да үзеңне тудырган халыктан аерылырга ярамый икән! Кызлар үз милләтеннән булган егеткә кияүгә чыксын, егетләр үз милләте кызына ойләнсен! Шул чакта гына гаилә бәхетле була. Бу — аның тормышта аяусыз рәвештә расланган фикере. Галләм үзе дә Фатыйха абыстайга фатирчы булып керүенә соенсп бетә алмады. Бәхетемне тапсам, фәкать шушы йортта табачакмын, дип уйлады Тик ничек итеп Шәфиканы үзенә кияүгә чыгарга күндерергә? һәр сүзеннән сизелеп тора, ул аны тиңсенми Кызлар башта санатка кияүгә чыгарга хыяллана, ди бит. Анннан, солдатка да риза булыр идем, дип әйтә ди. Күрәсең. Шәфика да бу чир белән авырый Кайсы яктан кармак салып карарга? Фатыйха абыстай белән Галләмнең дуслыгы көннән-кон ныгыды болай. Фатыйха абыстайның үзе исәнендә, алай гына да гүгел, аягына нык басып юрганда, кызын башлы-күзле итәсе килә Мәсьәлә Шәфикага килеп герәлде. Галләм тәкъдим ясагач: «Мин бер вакытта да кияүгә чыкмыйм»,- дип кырт кисте. Озак үгетләргә туры килде кызны Тырышып үгетли торгач күнде тагын. Әле бусы башы гына иде Эчкәрәк кергән саен каршылыклар берсе артыннан берсе туып кына торды. Галләм никах укытырга каршы килеп маташты. «Ничек инде, коммунист башым белән дини йоланы үтим?» —дип кәҗәләнде Фатыйха абыстай сүзендә нык торды «Никахсыз ир белән хатын булып яшәргә рөхсәтем 3* 35 юк»,— дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Галләмгә буйсынудан башка чара калмады. Никах мәҗлесен Фатыйха абыстайның бер танышында үткәрделәр. Яшерен рәвештә. Мәчеттән мулла чакыртсалар, иртәгесен үк хәбәре тиешле оешмаларга барып җитәчәген яхшы беләләр иде. Туй зурдан кубып үткәрелде. Беренче көнне яшьләр, икенчесендә парлылар җыйналды. Галләм акчаны кызганмады. Фатыйха абыстай болай ук булыр дип өмет итмәгән иде. Теләгенә иреште. Җимеше дә озак көттермәде. Шәфика бер-бер артлы ике бала тапты. Бер малай, бер кыз. Әмма... Аларның бөтен ачысын картайган көнендә Фатыйха абыстайга татырга туры килде. — ч алләм идарә утырышы җыйды. Теләгән кешегә катнашырга И рөхсәт ителде. Ләкин гади колхозчылардан килүче булмады дип әйтерлек. Көнаралаш үткәрелә торган утырыш, җыелышлар туйдырып бетерде. Чакыра баргач, күбесе качып кала. Йә төрле сәбәп табып килми генә Идарә әгъзалары да утырышка йөрүдән баш тарта башлады. Бригадир Кәбирне эзли-эзли хәлдән тайдылар. Бүгенге утырышта ул— иң кирәкле кеше. Атлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Аның бригадасына беркетелгән атлар арсында гына җигеп йөрерлекләре бар. Бригададагы колхозчылар аланга хәл кадәренчә өйдән азык ташып ашаталар. Кайберәүләр атны үз ишегалларына алып кайтып тотарга рөхсәт сорап караганнар иде. Әмма бу социалистик милекне уңга, сулга таркату дип бәһаләнәчәк. Андый эш өчен нинди җәза биреләчәге билгеле. Рәис белән хисапчы киңәштеләр дә, Кәбир бригадасыннан берничә атны шәһәргә эшкә җибәрергә уйладылар. Икесе генә хәл итә торган эш түгел, райком гауга күтәрәчәк. Чөнки бу мәсьәлә буенча махсус карар кабул ителде. Тарту көчен читкә тарату тыела. Атларны идарә карары белән эшкә җибәрсәләр, бәлки бергәләп җавап бирүе җиңелрәк булыр. Шик тә юк, таякның юан башы Галләм җилкәсенә төшәчәк. Җилкәсе калын, чыдар әле... Утырыш шау-шулы булды. Фатыйма атларны шәһәргә җибәрүгә тешетырнагы белән каршы чыкты. Яклаучы тапмагач, янарга тотынды: — Иртәгә үк хәбәр итәм,—диде зәһәрен чәчеп,— аннан миңа үпкәләп йөрмәгез! —Ревизия комиссиясе әгъзасы Җаббар бабай сүз алып, бәхәсле сөйләшүләргә нокта куйды: — Мин инде яшен яшәгән, ашын ашаган, үләсе кеше, кемне дә булса җавапка тарталар икән, гаепне миңа аударыгыз,— диде.—Атларны ашатып, эчертеп тәрбияләү — барыбызның да изге бурычы. Ул мәхлукларны ачлык белән тилмерткәнне Алла да, мулла да гафу итмәс... Күпчелек тавыш белән «атларны шәһәргә җибәреп эшләтергә» дигән карар кабул ителде. Бу әле беренче адым гына иде. Иң элек берәр оешма белән элемтәгә кереп, шартнамә төзеп кайтырга кирәк Кемгә ышанып тапшырырга? Уйлаша торгач, Шәрәфигә тукталдылар. Фатыйма бу тәкъдимгә дә каршы чыкты: — Аның кем икәнен белеп эш кушыгыз,—диде. Идарә утырышыннан соң рәис белән хисапчы икесе генә, иркенләп гәпләшеп утырдылар. Галләм, зур бер серне чишкән кебек итеп, Шәрәфинең райкомга сарык түшкәсе илтергә тәкъдим ясавы турында сөйләде. — Ул хәзер гадәти хәлгә әйләнеп бара,—диде Таһир исе китмичә.— Куркырлык бер нәрсә дә юк. — Ничек?—диде Галләм чиктән тыш әсәрләнеп,— бу бит ришвәт бирү! Алучыны да, бирүчене дә җавапка тарталар. Закон каты... — Кемгә каты, кемгә юк,— диде Таһир мыек астыннан елмаеп — Закон каршында бар кеше дә бер тигез икәнне белмисен мәллә'1 Балаларча факер йөртә дип уйлап, Таһир жавап биреп тормады. Галләм үз чиратында, әллә инде мин акылдан язам, әллә инде минем тирәдәге кешеләр акылдан язалар дип уйлады „ — И-и-иптәш председатель,—диде Таһир анын уйларын бүлдереп — йогерә, йөгерә илтер идек, бүләккә бирерлек сарыгы да юк бит әле анын. Фермадагы коры сөякка калган малларны үз күзең белән күрдең бит Әңгәмә кызып җиткәч кенә Шәрәфи килеп керде Таһир аны күтәреп алган кебек иттерде. — Әйдүк, әйдүк, Шәрәфи дус! Озын гомерле булырсың, сине искә төшереп утыра идем. — Мине дә санга сугар көн җитәр икән — Идарә утырышының карары белән сиңа гадәттән тыш җаваплы эш тапшырыла. — Эшкә тотынгач чакыртып алмаслык булсагыз гына ризалыгымны бирәм,— диде ул үзенең беренче шарты итеп — Син бик иртә шарт куярга тотындың әле, иң элек эш күрсәт! — Аннан соң була ул1 Өченче ел, әнә акча эшли башлагач кына мари урманыннан чакыртып кайтардыгыз — Ул турыда тыныч бул,— Галләмгә ымлап күрсәтте дә иптәш Җиһаншин сүзендә тора торган кеше,—диде Аннан сынаулы караш ташлап:— менә нәрсә, Шәрәфи дус, дип сүзен дәвам итте Колхозга бер симез сарык кирәк, кисәтеп куям, сөйләшү ике арада гына калсын’ Шәрәфи аны-моны уйлап тормады — Миндә бар, сатам, ал!—диде. — Үземә түгел, колхозга дип ачык иттереп әйттем, ләбаса. Колхозның нинди хәлдә икәнен беләсең... — Миңа акчасы хәзер кирәк. Сарык бәһасын атлар шәһәргә барып акча эшли башлагач түләргә килештеләр. Шәрәфи белән икесе бергә терәкле чанага утырып, район үзәгенә киттеләр. Сарык түшкәсен кирәкле кешесенә Таһир ялгызы i ына кертеп бирде. Хәзер инде шәһәрдә ат белән эшләрлек ирләр табу мәсьәләсе алга килеп басты. Авылда ирләр бар барын, ләкин физик хезмәткә яраклысы берничә генә Ә менә кая барып сугылырга белмиче йорүче үсмер тәр буа буарлык1 Мәктәп җиде еллык кына. Укуны дәвам иттерергә мөмкинлек юк Урта мәктәп исә район үзәгендә ун чакрым ераклыкта. Берсенең дә анда барып укып йөрер! ә хәленнән килми Шәрәфи, җиде класс тәмамлаган үсмерләрне шәһәргә алып китеп, эшкә кушарга тәкъдим ясады. Таза-таза егетләр, эшләсеннәр ат белән, югыйсә ташын торган көчләрен кая куярга урын таба алмый аптырап йөриләр Тәкъдим авыл халкы күңеленә хуш килде. Эшкә барырга теләүче үсмерләр саны кирәгеннән дә артып китте. Уйлаштылар да аларны сменалап эшләтергә карар чыгардылар. Бер атна эшләп, бер атна ял итәргә. Ял итүче смена авылга кайгын торырга тиеш Тырышып-гыры- шып еласаң сукыр күздән дә яшь чыга бит! Болай эшләү халыкны канәгатьләндерде. Югыйсә, кайбер көнчерәк аналар, шәһәрдә эшләргә үзләренең таныш-белешләрен генә алып китәләр дип. «ауга чыгара башла! аннар иде. Күп тә үтмәде, ат белән эшләүнең нәтиҗәсе дә күренде Йорьтар идарәсе дәүләт банкысындагы колхоз хисабына акча күчерде Ләкин колхозның үзенә бер тиене дә эләкмәде Акча гулысы бе IOH керемгә алынган налогны капларга тотып калынды Галләм керем налогынннан котылу юлын эзләп карады, барып чыга торган булмады Райондагы властька колхозларны керем налогыннан коткару хокукы бирелмәгән икән Гамәлдәге закон буенча бары Министрлар Советы карары белән генә коткарырга момкин Анда да әле бәла-каза килгән очракта гына! Ашыгыч рәвештә Шәрәфине чакырып кайтардылар. Бергә җыелып уйлаша торгач, эшләп алган акчаны колхозның үзенә калдыру юлы табылды. Моның өчен шартнамәне үзгәртеп корырга туры килде. Шәрәфи үзләре ялланган йортлар идарәсеннән акчаны ат белән эшләүчеләрнең кулына бирүне таләп итте. Әгәр шулай эшләмәсәгез, кайтып китәбез дип кисәткәч, ризалашырга мәҗбүр булдылар. Коры кашык авыз ерта, хезмәт хакыннан бераз чыгарырга туры килде, әлбәттә... Шуннан соң эш майланган кебек тәгәрәде. Ат белән эшләүче малайлар ведомостька кул куеп алдылар да, акчаны Шәрәфигә тапшырдылар. Ә Шәрәфи исә тиененә кадәр колхоз хисапчысына кайтарып бирде. Акча кайтарып бирү белән генә дә чикләнмәде, сыра заводы белән элемтәгә кереп, барда сатып ала башлады. Аның бер өлешен атна саен колхозга җибәреп торды. Шәһәрдә эш язга кадәр дәвам итте. Атларны тагын бераз вакыт анда эшләтеп тотсаң яхшы була иде булуын, әмма язгы чәчү якынлашу сәбәпле, кайтарырга туры килде. Шәрәфи уйлап йөрде дә, авылга кайтмаска кирәк дигән фикергә килде. Анда аңа көн күрсәтмәячәкләр. Алла үзе сакласын, теле тик тормый — тагын таш капчыкка утыртулары бар! Шәһәрнең үзендә төпләнеп калу турында уйларга да мөмкин түгел, чөнки паспорты юк. Паспорты булса да, аны пропискага алмаячаклар. Тагын шунысы: авылдан да ансат кына китә алмас әле. Ничектер, җаен эзләргә туры киләчәк. Тиз генә авылга кайтып, өенә дә кереп тормыйча Галләм янына ашыкты. Куркып кына сүз башлаган иде. гаҗәпләнүенә каршы, эш ул теләгәнчә хәл ителде. Әмма колхоздан китәргә рөхсәт алу белән генә эш бетми, милициянең паспорт өстәлендә тоткарлаячаклар. .. Моның да юлы табылды. Тимерне кызуында сугарга теләп, сыерын суйды. Баш-аягын, эчәкләрен «болары сиңа» дип хатынына тоттырды. Итен милиция начальнигына илтеп бирде. Илтеп бирде дип әйтергә генә ансат. Бөтен кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел, рәтен белергә кирәк. Ләкин кулына паспорт керү белән Шәрәфи ашыгып авылдан китеп бармады. Элеккечә тырышып эшләвен дәвам иттерде Колхозның бер бөртек чәчү орлыгы юк иде. Кар эреп, юллар өзелгәч кенә, чәчү орлыгын барып алырга кушып наряд килде. Әйткән вакытында барып алмасаң, орлык югалачак. Аннан бөтен колхозың белән кая керергә тишек таба алмассың! Галләм чәчү орлыгын алып кайтуны Шәрәфигә тапшырды. — Шунсыз беркая аяк атламыйсың! —диде. Орлыкны егерме биш чакрымдагы заготзерного барып алырга кирәк. Елгаларга ташу төшкән вакыт, бөтен дөньяны су баскан. Ат җигеп юлга чыгарлык түгел. Казансу аркылы үтәргә кирәк. Язгы ташу вакытында аның күпере сүтеп алына. Төрле ерганакларның исәбе юк Казанда эшләгәндә үзе җибәргән барданы ашатып, аз-маз тернәкләнгән атларны шул ерганакларда батырып калдырыргамы? Заготзернодан чәчү орлыгы алып кайту мәсьәләсен хәл итәр өчен махсус идарә утырышы җыярга туры килде. — Бу бәладән коткарса, безне «уфалла» коткарачак,—диде Шәрәфи, утырышта сүз алып. Үч иткән шикелле, аның «уфалла»сы да санаулы гына икән. Бөтен хуҗалыклар да кул белән тартып йөри торган чана тотмый. Җыйный торгач, йөз илледән артык йортлы авылда өч дистәгә якын чана табылды, һәр чанага ике кеше беркетелде. Билгеле инде, бу эшкә хатын-кызлар җигелде. Ирләр бармак белән санарлык кына. Хатын-кызлар да әле юлга чыгарга ашыгып тормады: өйдән өйгә кереп, көйләп йөрергә туры килде. Ачыктан-ачык каршы килүчеләр белән сүзне кыска тоттылар. «Чәчү орлыгы алып кайтырга барырга теләмисеңме? Димәк, колхоз эшенә аяк чалучы! Алай гына да түгел, корткыч! МГБ кешеләре иснәнеп кенә йөри. Хәзер килеп җитәчәкләр. Алар белән сүзнең ничек тәмамланачагы билгеле. Аннан үзеңә үпкәлә...» Чәчү орлыгы алырга баручылар кичтән юлга чыктылар. Әтүтән аларны ат җигеп озата барды. Юлда нәрсә булмаска мөмкин? Бар ягы исәпкә алынып эшләнде. Олырак яшьтәге хатын-кызлар алмаш-тилмәш чанага утырып, ял иткәләп тә алгаладылар. Юлда барганда андый-мондый гадәттән тыш хәл булмады үзе, исән- сау барып җиттеләр. Барып җиткәч менә башланды... Документлардан гаеп табып алҗыттылар Аннан кирәкле кешесен каядыр чакырып алдылар. Бик озак кайтмады. Тоткарлык артыннан тоткарлык туып кына торды. Ә кайгыр юлга чыкканда кояш шактый югары күтәрелгән иде инде. Казансуны иртәнге туң белән аркылырга өлгерделәр. Югыйсә, эш харап иде. Кояш кыздырганнан, кар боламыкка әйләнде. Юлларда су тездән. Барысының да аягында чабата. Кайберәүләр юлның нинди буласын сизенеп, икешәр кием чабата алып чыкканнар. Аякларын чишенеп, чолгауларын алмаштырып алдылар. Ике хатын бер ерганакны чыкканда, бозлы суга чумды. Көчкә тартып чыгарып, Әтүтән янына утырттылар. «Уфаллаяга төялгән чәчүлек орлык суда калды. Бәхетләренә, авылдан ерак түгел иделәр. Барып җитү белән хатынны иң кырыйдагы йортка керттеләр. Бик үтенгәч, йорт хуҗасы мунча ягып, парландырып чыгарды. Чәчү орлыгын ерганакта суга батырып калдыру сәгате-минуты белән тиешле оешмага билгеле булды. Тикшерүче килеп тә җитте. Суга баткан Зәйнәп исемле хатынның әтисе белән бертуган абыйсы утыз җиденче елны «халык дошманы» дип игълан ителеп, авылдан сөрелгән булган икән. Менә кая барып тоташа җепнең очы! Башка бер сәбәбе дә юк, ул хатын абыйсының үчен ала' Абыйсы гади дошман түгел, сәяси дошман! Гражданнар сугышы барган елларда, Троцкий Казанга килгәч, ул оештырган митингта катнашкан кеше абыйсы! Зәйнәпнең ике баласы бар. Кечесе яңа тәпи йори башлады. Ире сугыш инвалиды. Хатынын кон саен кәнсәләргә чакырып сорау ала башлагач, бөтенләй бетереште. Эчәргә үк сабышты. Зәйнәпне кулга алудан ике нарасый бала гына коткарды булса кирәк. Эше судта каралып, «усал ният» белән суга батырылган чәчү орлыгының бәһасын эзләп алу белән генә чикләнделәр. Галләм заготзернога үзе бармаганга үкенеп бетә алмады. Юл төшкәнче үзләренә тиешле чәчү орлыгын шунда калдырып торырга сөйләшеп караган булыр иде. Бөтенләй бармаган булсалар да асып куймаслар иде әле Зәйнәпне кызганып йөрәге авыртты. Татар акылы төштән соң шул... Колхозны чәчү орлыгы белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча Галләм райком бюросына чакырып тыңланды. Бу аның рәис булып эшли башлаганнан бирле әле беренче мәртәбә бюрога чакырылуы иде. Барысы турында да ныклап кисәтеп, исенә төшерделәр. Иң элек Жданов исемендәге колхоз рәисенең эше каралды. Озакка сузылмады. Эчен, исереп йөрүе һәм мораль яктан череп таралуы өчен партиядән чыгарырга дигән карар кабул иттеләр дә, шуның белән бетте. «Череп таралуы» нидән гыйбарәттер, Галләм игътибар итеп тормады, кем әйтмешли, үз хәле хәл иде Галләм эше буенча икенче секретарь Файзуллин информация ясады. Ул чәчләренә ак кергән, кысык күзле, табак битле, урга яшьләрдәге ир. Маршал Будённыйга ошатып үстергән мыек чылгыйлары асылынып төшкән, үзенә бер дә килешми. Уң кулының бармаклары махорка төтененә саргайган, авызыннан бер чакрымга сасы ис аңкый Ул Галләмне заготзернодан чәчү орлыгы алын кайтуны оештыра белмәүдә гаепләде. Гамьссзлсктән файдаланып, орлык ташучылар арасына шикле кешеләр үтеп кергән, имеш. — Берничә капчык гәрәбәдәй бодайның су астына җибәрелүе очраклы хәл түгел,— диде.—Тикшерү вакытында шул ачыкланды, сыйнфый дошман кулы уйный. Фәйзуллинның фикерен куәтләп карт большевик Иванов чыгыш ясады. Аның тешләре юк. Сөйләгәндә селәгәе ага. Утырышта катнашучылар чирканып, аның йөзенә күз төшермәскә тырышалар, ул чыгышын Лениннан цитата китереп башлады. — Сыйнфый уяулыкны бер вакытта да истән чыгармаска кирәк,— диде сүзен дәвам итеп.— Ә без юлбашчының бу турыда әйткән сүзләрен бик еш игътибарга алмыйбыз. Нәтиҗәсе күз алдында. Сыйнфый уяулыкны онытучы кешегә партия сафында урын булмаска тиеш.—Ул Галләмне партиядән чыгарырга тәкъдим итте. — Мин иптәш Ивановның тәкъдимен яклыйм,—диде өстәл почмагында утырган Миңлекәева фамилияле хатын.— Иптәш Җиһаншин гафу ителмәслек ялгыш җибәргән.—Ул үзе гади колхозчы, әмма тыгылмаган җире юк. Бюро составына да исәп өчен генә кертелә. Җил кайсы яктан өргәнне чамалап, чыгышлар ясый. Бу юлы исә ялгышты. Беренче секретарь чыгыш ясаучыларның тәкъдимнәре белән килешмәде. Галләмнең авылда күптән түгел эшләвен, кешеләр белән танышырга өлгермәвен исәпкә алырга өндәде. — Без аңа вакыт бирик,—диде.—Өйрәнсен, кемнең дус, кемнең дошман икәнен ачыкласын. Аннан тагын мәсьәләнең башка ягы да бар, иптәш Җиһаншин — өлкә комитеты тарафыннан җибәрелгән кадр. Кайда кайда, өлкә комитетында кадрларны сайлый беләләр. Ашыгып, аннан җибәрелгән кешеләрне партиядән чыгарсак, үзебезне гаепләүләре бар. Ул сүзен йомгак ясап, бюро әгъзаларын районда яшәүче һәр кешенең ничек сулыш алганын белеп торырга чакырды. Шулай итеп, Ленин исемендәге колхозда язгы чәчүгә әзерлекнең торышы турындагы мәсьәләгә, беркемгә дә җәза бирмичә, нокта куелды. Мондый хәлнең күптән булганы юк иде. VI — — рен колхозга җибәргәч, Шәфика нишләргә дә белмәде. Галләм И. китте дә югалды. Тормыш авырлыгы тулысы белән аның җилкәсенә менеп утырды. Ике бала, карт әнисе... Ярый әле әнисе исән. Ул булмаса, балаларны кая куяр иде? Бер хезмәт хакына дүрт җан яшәп кара әле? Хезмәт өчен түләнгән акчасын тартып-сузып, көчкә ашарга җиткерә. Балалар Фатыйха абыстайга тегүчелек белән шөгыльләнергә һич тә ирек бирми. Шулай да, тырышып-тырмашып атнага бер сырма өлгертә. Акчасы да иш янына куш була. һәр елны май бәйрәме алдыннан райбашкармада җыелыш үткәрелә. Быел ул аеруча тантаналы үтте. Хатын-кызлар киенеп, ясанып, ирләрен ияртеп килгәннәр. «Мин дә ир белән гомер итәм инде»,—дип уйлады Шәфика. Докладтан соң бер төркем хезмәткәрләргә мактау грамоталары тапшырылды. Тагын берничә кешегә райбашкарма рәисе тарафыннан яхшы эшләүләре өчен рәхмәт белдерелде. Соңгылары арасында Шәфика да бар иде. Уйга батып утырып, ул үз исемен ишетми дә калды. — Әнә, сезне мактап телгә алдылар,—диде аңа янәшәсендә утырган Кадыйров Шәфика игътибар итмәгәч, кабатларга мәҗбүр булды. Каян килеп утырды, җен! Шәфиканың һич тә аны күрәсе килеп тормый иде. Шундый киенеп, ясанып килгән, өстеннән таракан таярлык Өр-яңа костюм, аякларында модельле туфли. Ак күлмәккә кара галстук таккан. Ул елларны галстук тагып йөрүче ирләр сирәк иде әле. Сизелеп тора, Кадыйровның ничек итеп булса да Шәфиканы сөйләштерәсе килә: — Сез нишләп ялгыз?—дип сорады. — Ял йортында,—диде Шәфика төксе генә, бөтенләй җавапсыз калдырырга яхшысынмады. Кадыйров аның иренең колхозга утызмеңче итеп җибәрелүе турында ишетеп белә иде. Мыек астыннан елмайды да: — Бәхетле кешеләр шулай инде ул, бәйрәмне үзләре теләгәнчә үткәрә,— диде авыр сулаган булып.— Ә менә мин хатынны санаториягә җибәрергә ни тырышып карадым, теләмәде... Кадыйров сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, тантанлы җыелыш тәмамланып халык тарала башлады. һәрбер бүлектә бәйрәм хөрмәтенә күмәкләшеп сыйлану оештырыла. Райфода да өстәл әзерләнгән. Җиренә җиткереп, бай әзерләгәннәр. Эчемлек коенырлык: һәр кеше алдында бер шешә ак, бер шешә кызыл. Кабарга нәрсә генә юк!? Хәтта пилмәнгә кадәр пешереп алып килгәннәр. Ни гаҗәптер, Шәфика белән Кадыйровның урыннары монда да янәшә туры килде. Шәфиканың тамагыннан ризык үтмәде, ирен күз алдына китереп, чеметеп кенә утырды. Кадыйров рөхсәт сорап вакланмады, Шәфиканың рюмкасына «столичный» койды. — Сез нәрсә?..— Шәфика күзләрен зур ачып карап торды да рюмканы кырыйга этәрде. — Эчмисез? Болай әдәпле булгач, ирегез түтелдәтеп кенә тота торгандыр сезне... — Аллага шөкер, өрмәгән җиргә дә утыртмый.— Шулай дип әйтте дә, үзе арттырып җибәрдем бугай, дип үкенеп куйды. — Менә минем хатын болай эчә,—диде Кадыйров. Тулы стаканны бушатып та куйды. Шәфика урыныннан торды — Сез кая? — Мин исерек ирләрдән куркам. — Кем исерек? Минме? Курыкмагыз, курыкма!—диде ул тынычландырырга теләп.— Бер стакан аракыдан исергән ир ир буламыни? — Ул өстәлдәге ашамлыкларны рәттән сыпырта башлады Шәфика аннан котылырга теләп коридорга чыкты. Коридорда кеше күренмәгәч, залга барыл керде. Анда да бары музыкантлар гына утыралар иде. Бәйрәм саен күршедәге мәдәният йортыннан махсус, күңел ачар өчен чакырталар аларны. Музыкасыз бәйрәм бәйрәм буламыни ул! Бигрәк тә яшь-җилкенчәк музыканы көтеп кенә тора. Музыкантлар халыкны аяктан егылганчы биетә. Берәр рюмка «төшереп» алгач, хатын-кыз чикне белми бит ул! Шәфика бер кырыйга барып утырды да музыкантларны күзәтте. Бар да яшьләр. Араларында кызлар да бар. Оркестр студентлардан оеш- гырылган булса кирәк Күп тә үтмәде, залга халык керә башлады. Түшәмне күтәрерлек итеп музыка яңгырады. Шәфика сизми дә калды, янына Кадыйров килеп утырды. «Нәрсә әле бу бәндә сагыз булды»,— дип уйлады хатын. Беренче мәртәбә күргән төсле, аны күзеннән үткәрде. Сыйланып утырганда, ул стакан тутырып аракы эчкәч аягына да басып тора алмас дип уйлаган иде—йөзендә исереклекнең әсәре дә юк. Кадыйров аны биергә чакырды: — Әйдәгез, әйдә! Бераз сикергәлән алабыз! Утырмагыз боегып Шәфика теләмичә генә чакыруны кабул итте. Ул үзе кечкенәдән танцы ярата. Мәктәптә укыганда биергә өйрәнү түгәрәгенә дә йөрде. Балерина булырга да теләге бар иде. Өнисе катгый рәвештә тыйгач кына тукталып калды. Кадыйров оста бии икән. Гадәттә, татар егетләренең күбесе танцыны белми Бигрәк тә авылдан килгәннәре. Танцевать итә башлагач, Шәфиканың күңеле күтәрелеп китте. Ул шашып биеде. Бераздан Кадыйров янып-пешеп, манма тиргә батты. Тәмам хәлдән таеп урындыкка юнәлде, үзе белән Шәфиканы да өстерәде. — Ял итик! Югыйсә, аяктан егылам. Күпме хатыннар белән биеп, мондыйны очратканы юк иде аның. Шәфиканың да маңгаена тир бәреп чыкты. Кулъяулыгын тартып чыгарды Кулъяулыктан таралган хуш ис, Кадыйровның күңелендә рәхәт тойгы уятты. — Миңа китәргә вакыт,—диде Шәфика, урыныннан торып. — Нишләп бик иртә? — Малаем бик көйсез, әнием озак йөри күрмә дип, кисәтеп калды.— Соңгы сүзләрне ишеткәч, Кадыйров елмаеп куйды. Бала чагы исенә төште. Уенга чыгып озаграк йөрсә, әни ачулана дип тизрәк өенә йөгерә торган иде. — Малаегызга ничә яшь? — Кечкенә шул әле, жидесе тулды. Шәфика өстен киенеп кайтырга чыкканда аны Кадыйров көтеп тора иде инде. Үзен озатырга чыккандыр дип башына да китермәде. — Әллә сез дә өегезгә кайтасызмы? — Сез киткәч, анда бер кызык та калмады.— Шәфика аның бу сүзләрен ничек аңларга да белмәде. Бу кичне көн аеруча матур иде. Ниндидер сәер тынлык хөкем сөрә. Бөтен жирдә яз исе аңкый. — Сез кайсы якка? Мин трамвайга киттем... — Бәлки, бераз сөйләшеп йорербез. Мондый матур кич һаман булмый. Шәфика күңеленә вәсвәсә төште. Чыннан да, өйгә кайтырга әле иртәрәк бит. Әнисе ачуланыр да, шуның белән бетәр Чит кеше түгел ич, үз әнисе. Салмак атлап Кабан күле буена килеп чыктылар. — Җүләр дә инде мин! Берәрсе очраса, нәрсә дип әйтермен?.. — Нәрсәдән куркасыз? Бер гөнаһ та эшләгәнебез юк бит әле... — Ирле хатынның ят иргә тагылып йөрүе үзе зур гөнаһ. Шәфика кире борылды. Зур урамга чыгу белән беренче очраган трамвайга менеп утырды. Кадыйров үзен бик уңайсыз хәлдә калган итеп сизде. Аны әле бер хатынның да болай ташлап киткәне юк иде Кайчан да булса, мин моның ачуын кайтырырга тиеш, дип күңеленә беркегеп куйды. Шәфика әлсерәп өйләренә кайтып кергәндә, ишегалларында ике егет арбадан капчык бушатып маташалар иде. Аларны Галләм җибәргән икән. Бәрәңге төяп килгәннәр. Бераз ит тә тыккан. Сарыкның арт саны. Шәфика шундый уңайсызланды эченнән генә, үзен «җирбит» дип сүкте. «Ул әнә, безнең турыда кайгырта, мин ят ирләр белән өстерәлеп йөрим». Егетләр бик кыю күренә. Йөкләрне бушатып бетерүгә, өйгә кереп өсләрен чишенеп ташладылар. Фатыйха абыстай самавыр кайнатып куйган иде. Яшьрәге өстәл янына барып утырды, үзе чәй агызып эчә дә башлады. — Без сездә кунып китәбез,— диде ул. Бу яшүсмер егет Әтүтән иде. Аның әле кайгылы чагы. Урман кисәргә барган жирдә ат калдырып кайтты. Атның бәһасен эзләп алырга маташалар Ә ул бете белән түләсенмени?' Әги-әнисе аны көн-төн талый. Жанын кая куярга белми йөри Галләм шәһәргә барырга кушкач, шатланып риза булды. Шәфика кайнар ризык әзерләмәкче иде, егетләрнең көтәсе килмәде. Идәнгә сузылып яттылар да йокыга чумдылар. Ә Шәфиканың күзен йокы алмады. Иртүк торып иренә хат язды. «Монда ялгызыма тормыш алып бару бик авыр,— диде,— ничек итеп булса да кайтырга тырыш. Җибәрмәсәләр, ташла да, кайт. Муены булса, камыты табылыр, эшсез булмассың әле. Балалар күзгә күренеп үсә. Әти дип сине искә алмаган көннәре юк. «Ул кайчан кайта?» дип теңкәмә тияләр. Иртәгә, берсекөнгә дип алдап килдем, хәзер сүзләремә ышанмыйлар Алар каршында ялганчы булып калам, ахры. Шундый кызганыч, тере әтиләрен бер күрергә зар булып үсәләр». Егетләр йокыдан торганда, алар алып килгән иттән пешерелгән бәлеш өстәлгә чыгып утырган иде Яратып ашадылар Чыннан да, Шәфика пешергән кайнар бәлеш телеңне йотарлык иде. — Апа! Тизрәк ирегез янына кайтыгыз, авыл хатыннарын шушылай тәмле итеп бәлеш пешерергә өйрәтерсез,—диде Әтүтән. — Энем, җаным, син мине авылга чакырма Мин анда эшкә ярый торган кеше түгел. Ходай кушып, үзе кайтсын иде... Әтүтән күп уйлап тормады, уены-чыны белән: — Карагыз аны, берсеннән-берсе чибәр тол хатыннар күп, Галләм абыйның башын әйләндереп куймасыннар,—диде. Кытыкланса да, Шәфиканың сер бирәсе килмәде: — Фи, безнең монда, шәһәрдә ирләрнең поты бер тиен,—дигән булды. Аннан кактырып-суктырьш иренең фатирга нинди кешегә урнашуы турында сораша башлады. Фатир хуҗасының тол хатын икәнен белгәч, йөзе үзгәрде. — Курыкмагыз, курыкма!—диде Әтүтән тынычландырырга теләп.— Хәнифә апа ирләргә борылып та карый торган хатын түгел. Артыннан йөрүчеләр күп булды, берсенә дә якты чырай күрсәтмәде? Шәфика иренә күчтәнәчкә вак бәлеш әзерләп тыкчы. Аны кат-кат чиста сөлге белән төрде. Хуҗабикәсе җылытып ашатсын,— диде Әтүтәнне кисәтеп.— Галләм абыең кайнар килеш ашарга ярата. Авылдан килгән егетләр белән кызының болай вакланып маташуын Фатыйха абыстай ошатмады: — Андый вакытта авызың тулы кара кан булса да төкермәскә кирәк,— диде,— шул селәгәйләргә көнләшүеңне белдереп торасың тагын... Шәфика үкенде, ләкин эш узган иде инде. VII __ аготзернодан чәчү орлыгын мең газап белән ташып бете-3 ргәннәр генә иде, яңа бәла туды. Урман чыгарырга бер кеше белән бер ат җибәрергә кушыл наряд килде. Бу авыр эшне кемгә йөкләргә белми аптырап калдылар. Ни аты, ни кешесе юк! Аннан да бигрәк — юллар өзелгән вакыт. Галләм үзе генә хәл итә алмады, мәсьәләне идарә утырышына куйды. Урманчылык авылдан артык ерак түгел—утыз чакрым чамасында. Кемне җибәрергә? Ирләрдән анда эшләрлек кеше юк. Нарядтан тарту мөмкин түгел. Хатын-кызлардан кемне булса да елатырга туры килә. Уйлаштылар да, Әсмага тукталдылар. Балачагасы юк, ат кебек таза, тол хатын. Сугыш алдыннан кияүгә чыккан иде, бер ай чамасы гына торып калдылар. Ире сугыш башлану белән армиягә алынды. Җиңү бәйрәме көнне батырларча һәлак булуы хакында хәбәр килде Кирәк бит шулай гуры килергә1 Бер кон дә түгел, иртә дә түгел Халык шашып бәйрәм иткәндә, ул күз яше түкте Нигә соң язмыш аерым кешеләргә бу кадәр рәхимсез икән, дин өзгәләнде. Бик авыр булды Әсмага ул көннәрне! Шуннан бирле аның Җиңү бәйрәмендә бер генә мәртәбә дә кеше төсле күңел ачып утырганы юк. Матур кояшлы көн булса, кырга чыгып йөри, аннан кайткач зиратка кереп, әнисе кабере баш очына утыра да белгәннәрен укып дога кыла. Әсма — Әгүтәннең әнисе белән бертуган апасы. Ул аны Алмапа дип йөри. Серләре уртак. Күрә торын ничек инде аны урман чыгарырга җибәрсен? Элекке рәисләр булса, аяк та атлатмас иде. Кыңгыр эшләрен белгәнгәме, юкюк та, Әтүтәннән шурлиләр иде алар. Галләм исә аны санга сукмый. Тел әрәм итеп ялынып тормады. Ышанычлырак юлны сайлады. Идарәгә кереп: ■ Алмапам урынына мине җибәрегез,—диде катгый рәвештә. Ике сөйләшергә урын калдырмады. Шулай да идарә әгъзаларыннан икеләнеп калучылар булды. - Барсын,— диде Таһир,— искитәрлек эш мәллә? Аның кебек вакытта без мылтык асып фронтка киттек. Ни әйтсәң дә, сугыш сугыш инде ул, урман кисү белән тиңләп булмый. Алмапасының үз энесе Әтүтәнне урман чыгарырга җибәрәсе килмәде: — Сүземне тыңламыйсың? Ул вакытта икәү бергә барабыз... Әтүтән авыз ачарга да ирек бирмәде. Әсма юлга икмәк пешереп тыкты Актык тавыгын да суйды. Әтүтән боларына каршы килмәде. Белә, Алмапасы барыбер үзенчә эшләячәк. Бу яктан алар бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаганнар, үзсүзлеләр. Әтүтән ярты юлны хәвеф-хәтәрсез узды. Юл үргә түбән булганда аты юырткалап та алды. Көннең икенче яртысында һава кинәт җылытып җибәрде. Бөтен дөньяны су басты. Урыны-урыны белән ат тездән бата башлады. Тәмам арыды. Алда бер чиркәүле авыл күренде. Шунда барып җитә алса, кунып калырга исәпләде. Анда барып җиткәнче бер ерганакны үтәргә кирәк иде. Ерганак шактый тирән икән. Атны яр кырыенда туктатыл, төбен карап менде. Су ташып, менә-менә юл өстен басарга тора Тиздән аргы якка чыгып калырга теләп, Әтүтән тәвәккәлләде. Ләкин ерганакның нәкъ урта бер җирендә ат батты. Чыгарга талпынып карады, булдыра алмады. Арт саны бөтенләй суга чумды. Инде нишләргә? Артта да, алда да җан иясе күренми. Авылга барып ярдәм сорарга җыенды Аннан әйләнеп килгәнче ат бөтенләй суга чуммасмы? Шулай уйлап аптырап торганда бер ир кеше куып җитте. Таза гәүдәле. Җылы киенгән. Аякларында кирза итек. — Их, син голова садовая,—диде башын чайкап,—күзең кайда синең? Ат белән шушылай тулып ташыган ерганакка килеп керәләрме?! Әтүтән кычкырып елап җибәрде. — Әйдә, булыш атка! Егет кешегә күз яше агызып, җебеп тору килешми—Ул тиз генә камыт чиште, аркалыкны җибәрде. Дуганы алып бер кырыйга ыргытты. Тугарылгач, ат җиңел сулап талпынып карады, ләкин арт санын баткан җиреннән өстерәп ала алмады. Бик тырыша торгач алгы аяклары белән каты җиргә басты, һәм өскә ыргылды. Әллә, куркудан, әллә бозлы суда торып туңудан ат дер-дер килә. Әтүтән һаман елаудан тыела алмый иде әле. - Җитте сиңа! Атны авылга алып барып, җылырак җиргә кертеп тор! Чанада Алмапасы биреп җибәргән бер чиләк чамасы солы бар иде. Ул аны «юлда барганда атың арса, капкалатып алырсың» дип бирде. Ничек итсә, итте, солыны алып иңенә асты, аннан атны җитәкләп авылга таба юл тотты. Колхозның ат абзары юл уңаенда, авыл кырыенда икән. Әтүтән атны җитәкләп туры шунда барып керде. Ул үзенең бил тиңентен лачма су икәнен бары шунда гына сизде. Конюшнидә бер хатын атларга ашарга салам таратып йөри иде. Берберсенә карашып аптырап калдылар Марҗа бер сүз дә татарча аңламый, Әтүтән урысча белми. Ул кулы белән ишарәләп, кайбер урыс сүзләрен әйтеп, эшнең нәрсәдә икәнен аңлатты. Конюшни янында ат караучылар кереп торыр өчен эшләнгән өй бар икән, марҗа аны шунда алып кереп чишенергә кушты. Миче кайнар. Әтүтән тышкы киемнәрен мич янына кибәргә элде. Бераздан өйгә шактый олы яшьтәге ир кеше килеп керде. Әтүтән аның белән дә аңлаша алмады. Алар марҗа белән көлешеп нәрсә турындадыр сөйләшә башладылар. Әтүтән моны алар аның урысча белмәвеннән көләләр дип кабул итте. Ачуы чыкты: — Мин әле урысча бер-ике сүз булса да җырмачлыим, сез үзегез татарча аны да әйтә алмыйсыз,— диде татарчалатып. — Что он бормочет?—дип сорады хатын. Әлеге ир кеше бригадир яки башка берәр нәчәльниксыман нәрсә булса кирәк, марҗаны каядыр алып чыгып китте. Әтүтән мичкә аркасын терәп утырды да Алмапасы биреп җибәргән тавыкның бер ботын бер телем икмәк белән бөкләп куйды. Тамак ялгагач, хәл кереп китте. Шактый вакыт ул өйдә ялгызы гына утырды. Мич кырыена элгән киемнәре дә кибеп, өскә киярлек хәлгә килде. «Әллә болар минем монда икәнне бөтенләй оныттылар инде,— дип уйлады, кинәт күңеленә шик төшеп,—ат белән берәр хәл булмады микән»,—дип, аны карарга чыкты. Ат ятып тора. Сулышы авыр. Шунда бер кырыйда ирләр җыелган. Берсе Әтүтән янына килеп, чиста татар телендә сүз башлады. Башта аның кайдан булуын һәм нинди йомыш белән йөрүе турында сорашты. Туган телендә сөйләшүчеләрне очраткач, Әтүтәнгә җан керде. Ул районнан килгән вәкил икән. Сүз уңаеннан Әтүтән аның райкомда эшләүче кеше булуын да белде. Ат хәзер генә юлга алып чыгарлык түгел иде. Нишләргә? Монда калдырып торса ничек булыр икән? Районнан килгән вәкил атны монда калдыруны мәгькул күрде: — Җир кибеп, юл төшкәч килеп алып китәрсең,—диде. Кулы белән чигәсен тотып уйланып торды да:—Идарәдән атыңны калдырганлыкка белешмә алырга онытма.—дип өстәде. Идарәгә баргач, ул үзенең үтенечен аңлата алмый алҗыды. Аның бәхетенә, шактый олы яшьтәге хатын килеп керде. Ватып-җимереп татарча сөйләшә белә икән. Әтүтәнне дикъкать белән тыңлап торды да. эшнең нәрсәдә икәнен аңлатты: — Ул безнең конюшнига ниндидер ат кертеп калдырмакчы була, шуны раслап белешмә язып бирүегезне сорый,—диде — Белешмә тагын аңа,—диде түрдәге өстәл артында утыручы кайры тунлы, башына колакчынлы бүрек кигән сакаллы кеше. Үзебезнең күтәрәмгә чыккан атларны кая куярга белгән юк. алсын да китсен атын. Никадәр тырышса да, Әтүтән үтенечен аңлата алмады. Дөресрәге, аны аңларга теләмәделәр. Ул стенага терәлеп басып торды да бернинди документсыз атны калдырып кайтып китәргә мәҗбүр булды. Авылга кайткач та аңа якты йоз күрсәтүче табылмады. Партоешма секретаре Фатыйма мәче кебек ябышты: — Алмапаңның байлыгы җитәрлек, ат белән андый-мондый хәл килеп чыкса, бәһасен аннан эзләп алырбыз,— диде. Үч иткән кебек, яз озак килде. Апрель азакларында өзлексез карлы- бозлы яңгырлар ява башлады. Чүп өстснә чүмәлә дигәндәй, ат өчен янып-көеп йөргәндә. Галләм аны ит, май, бәрәңге төяп шәһәргә җибәрде. Башта бармаска җыенган иде. Чөнки дөнья хәлен белеп булмый, атны исән-сау килеш алып кайтып колхозга тапшырмаса. бәһасен алып кына калмаслар, читлеккә кертеп утыртырга да күп сорамаслар. Галләм яхшылыкны аңлый торган кеше булып чыкты Бурычлы булып калмады. Казаннан кайткач, үзе әйтеп атын биреп торды Әтүтән шуны җигеп урман чыгарырга барганда калдырып кайткан аты артыннан китте. Көнен әйләнеп кайтырга исәпләп юлга чыккан иде. Тик кайда ул консн әйләнеп кайту?! Бер нәрсәгә акылы җитте: анда-монда сугылып тормады, туры агын калдырган конюшнигә барып төште Күрү белән таныды. Ат исән! Такта белән бүленеп алган бер почмакка ябып куйганнар Ат та Әтүтәнне таныды булса кирәк Ул муенына барып асылынгач, иркәләнеп торган кебек тоелды. Ат караучы марҗа Әтүтәнгә атны бирмәде. Идарәгә барып рөхсәт алырга кушты. Идарәдә шул бер үк Әтүтәнгә таныш кешеләр утыра иле Көн шактый җылы булуга карамастан, сакаллы һаман әле кайры тунын, колакчынлы бүреген салмаган. — Килеп җиттекме? Озак йөрдең,—диде, беренче сүз итеп, Әтүтән биргән сәләмгә каршы, аннан уң як артында утырган хатынга мөрәҗәгать итте:—Марфа! Ул калдырып киткән ат үлде дип яз белешмә, китсен тизрәк, йөрмәсен монда баш әйләндереп.—Әтүтән бөтен сүзләрен аңлап бетермәсә дә «ат үлде» дигәнне ачык төшенеп чәче үрә торырлык булды. Үз күзләре белән күрмәсә икән! Ярый әле, акылы җитте, башта ат абзарына кереп, аннан монда—кәнсәләргә килде. Ат исән, исән! Әтүтән- нең аптырап торганын күреп: — Нәрсә, аңламадыңмы?—диде, кәнсәләр хуҗасы.—Капут, капут!—дип шул заманда, үлгәнне аңлатыр өчен әйтелә торган, халык теленә кергән немецчә сүзне тәкърарлады. Бу сүз сугышта йөргән солдатларга ияреп кайткан иде. һәм озак еллар телдән төшмәде. — Мин әле ат янында булдым, алып китәргә рөхсәт итегез,—диде Әтүтән татарчалатып. — Нәрсә лыгырдый ул? Берәрегез аңладымы? Барьер артында басып торган шактый олы яшьтәге бер хатын ярдәмгә килде: — Малайка төшеп калганнардан түгел, атны күреп килгән инде... — Тилмертмәгез егетне! Бирегез дә җибәрегез,—дип бер ир кеше сүзгә кушылды. — Егор! Мин сине, мондый акыллы баштырсың дип уйламый идем. Айдан артык атны үзебезнекеләр белән рәттән ашатып тоттык, хакын кем түли? — Анысы дөрес, ашаткан хакын түләтергә кирәк... — Малай аны бете белән түләсенме? Аңлаткач, Әтүтән аптырап калмады: — Түлим! Бер сүзсез түлим!—диде.—Күпме түләргә икәнен язып бирегез, атна азагына кадәр китереп җиткерәм—Барысы да кычкырып көлделәр. Сөйләшә торгач, атны ашатып тоткан өчен хакын түләү юлы да табылды. — Урманчылыктагы мәктәпкә бирелгән утынны ташытырга кирәк,— диде битен сакал баскан яшь егет. — Нәкъ үзе, кешесе табылды,— диде читтән карап торучы бер хатын,— утынны ничек алып кайтырга белми аптырап йөрисез. Аңа нәрсә тора ул? Берике көндә ташып бетерәчәк. Әтүтәнгә килешүдән башка чара калмады. Эш шактый озакка тартылды Аны эзләп Алмапасы килеп җитте. Ул килмәсә, Әтүтән бөтенләй эштән чыгачак иде. Алмапасы алып килгән ит, май аны аякка бастырды. VIII —. —. иһаять, Шәрәфи эшкә кереште. Урман каравылчысы. Шәһәр Д—Д яны урманчылыгыныкы. Алар монда ике кеше эшләргә тиеш. Икенче кеше итеп хатыны Хәмсәнәне тәкъдим итте. _ Каравылчы өчен бүрәнәдән йорт салынган. Хәзергә ярап торырлык. Йорт такта койма белән әйләндереп алынган. Эте дә бар. Шундый усал эт, чебен дә очырмый. Беренче көннәрдә Шәрәфинең үзенә дә фырлап алҗытты. Тора-бара ияләнде тагын, бер минутка да артыннан калмый. Шәрәфигә ат вәгъдә итәләр. Кулына ат тоттырсалар, нишләргә икәнен үзе белер иде... Эш урынының тагын бер уңай ягы бар — шәһәргә якын. Ул яшәгән йорттан трамвай! а ун чакрым чамасы гына. Туган авылына да ерак түгел. Җәяүләп көнен кайтып килергә мөмкин. Шәрәфи яңа урынга бик авырлык белән ияләнде. Авылдан китүенә үкенеп тә куйды. Шулай ук андагы нигезне бетерергә туры килер микәнни?! Иртәме, соңмы, бөтен гаиләсен монда күчерергә кирәк була ич... «Анда калсалар, аларга кон күрсәтәчәк түгелләр. Юк, туып-үскән нигезне дә бетерергә ярамый. Ул—изге җир. Ничә буын кешеләре ул җирне тире белән ашлаган! Күптән түгел аның бертуган сеңдесенен улы армиядән кайтты Шул егетне йортына кертеп калдырырга булмасмы икән? Әбрар ялгыз егет. Әнисе ул армиядә хезмәт иткән чагында үлде. Йортлары кыш торырга яраклы тү1ел. Әбрар әтисен аз хәтерли Аны сугышка җибәргәндә бары дүрт яшьтә генә иде Донья бәһасе егет иде әтисе Габделвәли. Кулыннан килмәгән эше юк иде Сугышта хәбәрсез югалды. Бик авырлык белән үстерде әнисе Әбрарны Тик менә игелеген генә күрә алмады шул Шәрәфи Әбрарны үз ойләренә кертеп калдыру турында сөйләшергә теләп авылга кайтты Ул кайтышка хатыны мунча ягып куйган, күп итеп өчпочмак пешергән. — Әбрар килгәне бармы?—дип сорады Шәрәфи, исәнләшкәннән сон беренче сүз итеп. — Үзе күренгәне юк, йортын утынга сүтеп, сатарга йори дигән хәбәре бар—Шәрәфи йөрәк авазы белән ыңгырашып куйды. Хатыны Хәмсәнә куркып китте: — Нәрсә булды? Авырып кайттыңмы әллә... Ходаем — Коры авыру гына булса иде?! Хәмсәнә артык төпченеп тормады, иренең холкы белән таныш, мондый халәттә аның авызыннан сүзне эскәк белән дә тартып алып булмый.— Кызны җибәр! Тиз генә Әбрар абыйсын чакыртып кайтсын! — Шәрәфи ой эченнән күз йөртеп алды:—Ул кайда? Күренми. — Өйдән киткәнеңә әле күптәнме? Бу вакытта кызыңның кайда булганын оныткансың да... Шәрәфи үзенә үзе шаккатып, төкеренеп куйды Кызы Резидә бит аның күрше авылда, урта мәктәптә укый. Авыл шактый ерак, ял көннәрендә генә кайтып йөри. Иртәгә якшәмбе, бүген кайтырга тиеш. Хәмсәнә Әбрарны чакырып кайтырга җыенгач кына, ул үзе килеп керде. Хәрби киемнән. Егет таза, арка-җилкәсе куна кебек Күрешкәндә абыйсының кулын шундый итеп кысты, өзеп аламы дип тора Шәрәфи — Энем, ташла бу гадәтеңне,— диде Шәрәфи аны кисәтеп,— кешене гарип итеп калдыруың бар...— Хәмсәнә түргә узарга чакырды — Чит кеше кебек ишек төбендә калкынып тормагыз, диде Үзе өстәл әзерләргә тотынды Мичтән таба белән кайнар өчпочмак тартып чыгарды Борынны ярып, өйгә хуш ис таралды. — Син кайчан өйләнәсең? — дип сорады Шәрәфи, өстәл янына килеп утыру белән - Мин туша кайттым. — Иң элек торырга урын кирәк әле. Авылдан китәргә исәбем — Андый сүзне авызыңнан җил алсын! Бүген үк менә моны салып ташлыйсың,— диде гимнастерка җиңеннән тотып Аннан түрдәге шкафтан opяңа костюм-чалбар алын. Әбрарга сузды Кеше арасында йөргәндә киеп йоре, ятмасын шкаф саклап Әбрар костюмны алмый маташты — Син киреләнмә! диде, Шәрәфи катгый рәвештә, абыеңның сүзен тыңласаң уңарсың! -Хәмсәнә иренең Әбрар белән сөйләшкәнен ишетеп аптырашта калды. Актык костюмын чыт арып аңа тоттыргач, йөрәге авыртты. «Картая-картая акылга җиңеләяме икән әллә?»—дип уйлады. — Син менә нәрсә, энекәш,— диде Шәрәфи, хатыны Хәмсәнә өчен һаман әле серле булып калган сүзен дәвам иттереп, -өйләнү мәсьәләсен сузма' Авылда кызлар буа буарлык, кайсын телисең, шунысын сайлап алырга мөмкин. — Син чынлап сөйләшәсеңме?—диде Хәмсәнә сүзгә кушылып Җавап көтеп тормады, Әбрарга мөрәҗәгать итте — Энем, җаным, ашыгып бер үк башыңны бәйли күрмә, хатын-кыз беркая да качмый ул,- диде Шәрәфи Әбрарга костюмны киертеп каралы — Әзрәк таррак икән, ни күреп симергәнсеңдер,— диде костюмның иңбашларын тарткалап. — Солдат икмәге килешкән аңа,—диде Хәмсәнә. — Зарар юк, колхозда эшли башлагач корсагы шиңеп, таман гына булыр. Костюм кигәч, Әбрар үзгәрде. — Менә хәзер кеше кыяфәте керде,—диде Шәрәфи аны мактап.— Киеп йөре, салма, тузса янасын алырбыз. — Сөйләшеп тә карыйсың инде,—диде Хәмсәнә,—нәрсәң белән яңа костюм алмакчы буласың? Ярый әле телең бар, телең булмаса, күптән карга күтәреп алып киткән булыр иде. Әбрар ике ут арасында калды. Сизелеп тора, җиңгәсенең костюмга эче поша. Салып эскәмия башына элмәкче иде, Шәрәфи ирек бирмәде. Хәмсәнә үзенең ялгышын аңлап сүзне икенчегә борды: — Әйдәгез әле, кайнар килеш ашыйк, суынгач тәме бетә,—дип кунакны кулыннан тартып өстәл янына утыртты. Өчпочмак гаҗәп тәмле иде. Әбрарның күптән мондый ләззәтле ризыктан авыз иткәне юк шул. Сүз яңадан иске эзенә, Әбрарны башлы-күзле итү мәсьәләсенә кайтып төште. — Энем, җаным,—диде Хәмсәнә,—синең яныңда фельдшер Фатыйма чуала дип сөйлиләр. Ерак кача күр! Муеныңа менеп атланганны сизми дә калырсың. Чыннан да, Фатыйма Әбрарны кармагына эләктерергә йөри. Көн саен дип әйтерлек, төрле йомыш табып, ул йокыдан торганчы ук өенә килеп җитә. Берничә мәртәбә идәнен юып чыгарды. Бертуктаусыз «хатын-кыздан башка өйнең яме юк» дип колагына тукый. Шундый бер сөйләшү вакытында Әбрар «нинди хатын-кызга эләгәсең» бит дип әйтеп ташлады. — Мине нинди хатын-кызлар рәтенә кертәсең?—диде Фатыйма. Әбрар уйга калды. Катырак әйтеп, аның кәефен җибәрәсе килмәде: — Кешене белер өчен аның белән бергә бер пот тоз ашарга кирәк. Бу сүзләр Фатыйма күңеленә хуш килде: — Әйдә, бергә торып карыйбыз! Тозын да ашарбыз, башкасыннан да авыз итәрбез...—Әбрар колакларына ышанмады, ялгыш ишеттем микән әллә дип шикләнеп торды. Фатыйма аңына килергә ирек бирмәде, муеныннан кочаклап, үбеп тә алды. — Ник дәшмисең? — Мин өйләнеп торырга әзер түгел.— Әбрар шушы минутка кадәр егетләр белән болай ачыктан-ачык сөйләшергә марҗа кызлары гына сәләтле дип уйлап йөри иде. Андыйлар татар кызлары арасында да бар икән ләбаса! Ни өчен икәнен үзе дә белми, ләкин күңеле моны һич кенә дә кабул итә алмый. Ул тумыштан «кыз кеше әдәпле булырга тиеш» дигән сүзләр ишетеп үсте. Җиңгәсенең кисәтүе аның дөрес юлда булуын исенә төшереп, чиксез шатландырды. — Син, карчык, бар үз эшеңне кара әле,—диде Шәрәфи,— бертуктаусыз тәкелдәп, энекәш белән сөйләшергә ирек бирмисең. — Синең шул булыр инде!—Хәмсәнә үпкәләп икенче бүлмәгә чыгып китте. Шәрәфи аның артыннан ишекне ябып ук куйды. — Менә нәрсә, энем,—дип үгезнең мөгезеннән тотып башлады ул сүзне:—Син авылны ташлап китү турындагы җүләр уеңны башыңнан чыгарып ташла! Монда безнең нәселнең нигезе корырга тиеш түгел. Гасырлар буе яшәп килгән шул нигезне сакларга синнән башка лаеклы кешебез юк. Бөтен ышаныч синдә... Ул Әбрар абыйсына үз сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде: — Син абый мине дә тыңла әле,—диде ул еламсыраган тавыш белән,— минем һич тә әти-әнидән калган нигезне бетерергә исәбем юк. Күреп торасың бит, безнең йорт торырга яраклы түгел. Аны аякка бастырыр өчен акча кирәк. Монда авылда акча эшләү мөмкин түгел. Акчаны бары, читкә китеп эшләп кенә табып була. Минем исәп әле Армиядән үк шахта тирәсенә китеп, акча эшләү иде. Әмма авылга, туган нигезгә Коръән укытмый, анда китәргә аягым тартмады. — Бу эшеңне хуплыйм,—диде Шәрәфи шатлыклы тавыш белән,— монысына акылың җиткән. Инде мин әйткәнне дә тыңласаң—бара да чыга! Син менә нәрсә, хәзергә безнең өйдә калып торасың — Сез кая китәсез? — Мин урман каравылчысы булып ялландым, шәһәр яны урманчылыгына. — Ә Хәмсәнә җиңги белән Резидә? — Аларны да үзем белән алып китәм, алда тагын күз күрер Шәрәфи сүз уңаенда энесенә күптән уйлап йөргән планының бер өлешен аңлатып бирде. Ә үзенә хәзергә колхозда эшләп торырга киңәш итте. — Колхоз рәисе яңа, акыллы кеше күренә. Ничек итеп булса да аның белән уртак тел табарга тырыш. Сөйләшә торгач, алар шундый нәтиҗәгә килделәр Әбрар колхозда эшләп, әкренлек белән үз йортын аякка бастырырга булды. Иң мөһиме — төзү материалы табу. Шәрәфи аңа төзү материалы табарга вәгъдә бирде. — Ходай кушып урманчылыкта эшләп торганда, төзү материалы табу кыен булачак түгел,— диде Армиядә хезмәт иткәндә Әбрар трактор йөртергә өйрәнгән икән. Аның өчен иң кулай эш тракторчы булу иде. МТСның трактор бригадиры да үз авыллары кешесе — Мөбарәкша исемле егет. Эшкә урнашырга ярдәм итми калмас, дип уйлады Шәрәфи Шулай да, элек колхоз рәисе Галләм белән сөйләшүне кирәк тапты. Тамак ялгап алгач икәүләп колхоз кәнсәләренә киттеләр. Кәнсәләрнең эче танымаслык булып үзгәргән Каян табып алганнардыр, яңа өстәлләр куйганнар. Бөтен җирдә чисталык Хисапчы Таһир ялгызы эшләп утыра иде. Ул аларны якты йөз белән каршы алды: — Армиядән кайтканыңа күпме вакыт узды, безнең янга кереп тә карамыйсың,— диде ул Әбрарга үпкә белдереп. Алар шулай сөйләшеп торганда, Галләм килеп керде. Кычкырып сәлам бирде дә бүлмәсенә кереп китте. — Аның янына мөмкинме? — диде Шәрәфи — Кергән кешене борып чыгарганы юк, керегез, кер! Армиядә хезмәт итеп кайтучы яшьләрдән берсенең дә авылда калганы юк иде. Кайтып, әти-әниләре яныңча иң күбендә атна-ун көн торалар да чыгып ычкыналар Ялгыз егетнең авылда калырга теләк белдерүе рәис күңелендә шик тудырды. Аның берәр мәкерле уе юк микән, дип шикләнде ул. Йә булмаса, кулыннан бернинди эш килми торган мәми авыз егет түгел микән?. Хәтта, соңгы шиге беренчесеннән өстенрәк тә иде әле. Әбрарның тракторчы икәнен белгәч, аның авылда калырга теләк белдерүе сәеррәк булып тоелды һәм аны күңелдән кызганып та куйды. Монда бер тиен акчага тилмереп, бушка эшләп йөргәнче, шәһәрдә урнашып калган булса, ак сакаллы карт булыр иде Шулай да, үз-үзенә каршы төшеп, Әбрарны кулдан ычкындырмаска кирәк, дигән фикергә килде. Мөбарәкша белән сөйләшеп, аның бригадасына эшкә урнаштырып булмасмы икән дип тә уйлады Ни әйтсәң дә. тракторчының эше гади колхозчыларныкы белән чагыштыра торган түгел бит — Бакчаңа бәрәңге утырттыңмы? Әбрар бер Шәрәфигә, бер рәискә карап, аптырап калды — Быелга ул бакча кысыр калыр инде,—диде Шәрәфи энесе өчен җавап биреп — Кайчан җирен казыр да, кайчан орлыгын табар0 Аннан вакыты да узып бара. Галләм хисапчыны чакырып кертте — Иптәш Шакиров' Менә бу егет яңа гына армиядә хезмәт итеп кайткан, танышсыздыр дип уйлыйм Ялгыз егет, бәрәңгесе утыртылмаган 49 Таһир рәиснең сүзләрен аңламаганга салышты: — Бу эштә минем нинди катнашым бар? — Көзгә түләү шарты белән бәрәңге бирергә кирәк. Аннан, тиз генә бакчасын сукалап ташласыннар! Хисапчы рәиснең сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Колхозның үзенең дә орлык бәрәңгесе такы-токы Аны да әле хуҗалыклардан бурычка җыйдылар. Моңа кадәр бервакытта да колхоз аты белән шәхси хуҗалыкларның бәрәңге бакчаларын сукалаганнары булмады. Авылда ялгыз карт-карчыклар бар. Әбрар бакчасын ат белән сукалап бирсәң, алар нәрсә әйтер? Бу бит халыкны бозу, тәртипсезлек башланачак. Таһир чит кешеләр барында рәискә каршы сүз әйтергә кыймады. Ләкин ризасызлыгы йөзенә чыккан иде. Галләм сүзне кыска тотты: — Барыгыз, бар, иптәш Шакиров, әйткәнне эшләгез!—диде. Хисапчы чыгып киткәч:—Сезнең эшләр кай тирәдә?—дип сорады Шәрәфидән. — Рәтләнеп килә кебек, озакламый җәмәгатемне алып китәм. — Бусы ничек була инде? Авылда тагын бер хуҗалык кимиме? Галләм Шәрәфинең гаиләсе белән авылны ташлап китәсен белгән булса ничек тә тоткарлаган булыр иде Вакытлыча читкә китеп, акча эшләп кайтырга җыена дип уйлады бит ул. — Курыкмагыз, курыкма! —диде Шәрәфи аны тынычландырырга теләп,— мин йортны япмыйм, энекәшне кертеп калдырам. — Аның үз йортын нишләтмәкче буласыз? — Үз йорты кыш торырга яраклы түгел. Эше җайланып китсә, исәбе әкеренләп ремонтларга. — Ярар, күрербез дип әйткәнме сукыр? Шуның кебек без дә карарбыз! Алар озак гәпләшеп утырдылар. Шәрәфи энекәшенә буралык бүрәнә әзерләргә җыенуын әйткәч, сөйләшү тагын да җанланып китте. Чөнки төзү материалына кытлык. Бүрәнәне беркайдан таба торган түгел. Әгәр авылда төпләнеп калса, Галләмнең үзенә дә йорт торгызырга туры киләчәк бит. Шәрәфинең ярдәме кайчан кирәк булачак! Хәзергә ул бу турыда белдермәде. — Син авылны онытып бетермә инде!—диде, кәнсәләрдән чыгып киткәндә Шәрәфине кисәтеп. IX брар авыл тормышына читен ияләште. Ялгыз калган минут- J ларында бигрәк тә авыр, мәрхүм анасы күз алдына килә дә баса. Ул армиядән кайтканчы гына да яши алмады ичмаса... Әтисе өчен алай ук үзәге өзелми аның. Ул сугышта хәбәрсез югалды.. Бәлки, тагын шуңадыр бик кечкенә иде әле ул әтисе киткәндә. Алар аны әнисе белән басу капкасына кадәр озата бардылар. Сугыштан соңгы берничә ел бик авыр булды. Ачлык теңкәгә тиде. Кырда калган өшегән бәрәңгене казып алып кайтып ашадылар. Өйне җылытырга бер агач утын юк. Кысыр калган колхоз басуында котырып әрем үсә иде Әбрар кырдан шул әремне ташып ягулык әзерләде. Бер елны аларда колхоз рәисе булып районнан җибәрелгән кеше эшләде. Шул Хатип исемле рәис, көнаралаш аларга килеп әнисенең үзәгенә үтте. Лаякыл исерек була. Әнисе тәрәзәдән төшеп каравыл кычкыргач кына килүдән туктады. Иген өлгергәч, ач халык колхоз кырына чыга, башак уып тамак ялгый иде. Әбрар да арыш басуына чыгып тамак туйдыра башлады Ә бер көнне кырда йөргәндә аны колхоз рәисе тотты. Алар районнан килгән бер кеше белән тарантаска ат җигеп, махсус башак җыеп ашаучыларны тотарга чыкканнар икән. Әбрар шул кадәр мавыгып башак җыя иде, янына җигелгән ат килеп туктаганны сизми дә калды. Районнан килгән кеше милиционер булып чыкты. Ул тарантастан төшеп Әбрарны тотып алды Әбрар куркудан ачыргаланып кычкырып җибәрде һәм милиционерның кулыннан ычкынды. Куышып йори торгач тагын тотылды. Дилбегә белән бәйләп тарантас артына тактылар. Киттеләр басу юлы буйлап. Ат урыны-урыны белән йөгертеп алгалый. Ә Әбрар—яланаяк. Ниндидер каты әйбергә сөртенеп аяк бармагын канатты. Авылга кайтып кергәндә тиргә манчылып, күлмәге сыгып алырлык булган иде. Кән- сәләргә алып кереп берәр бүлмәгә ябып куялар дип уйлады. Юк — анда алып кермәделәр. Башкаларга гыйбрәт өчен тарантас артына тагылган килеш урам әйләндерергә тотындылар. Хәбәре бөтен авылга таралды Әлсерәп әнисе килеп җитте. Милиционер аны малае янына якын да җибәрмәде. — Синең үзеңне җавапка тарттырабыз,—дип акырды,— малаеңны урлашырга өйрәткәнсең. Икесен 6epia кәнсәләргә алып кайттылар. Милиционер озаклап беркетмә төзеде. Беркетмәгә шаһитлардан кул куйдырырга кирәк иде. Халык эшнең нәрсәдә икәнен сизеп, тиз генә кәнсәләрдән чыгыл сызды. Шаһит булып бердәнбер кеше, колхоз рәисе Хатип үзе кул куйды. — Каберең якын булмасын бу авылдагы халык белән,—диде. Үлгәндә авызыңа су салучы табылмас Әбрарның әнисе Нәфисә елады да елады. Авызын ачып сүз әйтерлек хәле калмады. Рәис аңа ташланды: — Җир бит икәнсең,—дип хурлады,— каракларга колхозда урын юк, авылдан кудырам! Нәфисә яхшы аңлый: рәис шулай җикеренеп, янына яткырып йоклатмаган өчен үч ала. — Тимәгез минем әнигә,—диде Әбрар,— ире сугышта үлгән хатынны мыскылларга хакыгыз юк! — Кара әле син бу әнчекне! Хәбәрсез югалган әтисен сугышта һәлак булды дигән була. Кем белә аны, бәлки Власов армиясендә хезмәт итеп, Германиядә качып ята торгандыр... Нәфисә улына рәис белән әрләшергә ирек бирмәде, тизрәк кәнсәләрдән алып чыгып китү ягын карады Беркетмәне укып тормады, кул куйды. Эш шуның белән беткән булса, әлләни бирешмәс тә иде. Бетмәде шул, судка барып җитте. Суд клубта, күрше авыллардан да кешеләр чакыртып, күргәзмә рәвешендә үткәрелде. Прокурор Нәфисәне иректән мәхрүм итеп, улы Әбрарны балалар йортына җибәрергә хокем итүне сорады. Имеш, ана бердәнбер баласын җәмгыятькә яраксыз итеп тәрбияли — урлашырга өйрәтә Клуб халык белән шыгрым гулы иде Хөкем карарын тьш да алмый тыңладылар Социалистик милеккә кул сузган өчен Нәфисә иң каты җәзага тартылыр! а тиеш булса да. иренең Боек Ватан сугышында юкка чыгуын исәпкә алып, суд аны алты айга мәҗбүри хезмәткә хөкем итте. Мәҗбүри хезмәт дәүләт файдасына 20 процент хезмәт хакын тотып калып, колхозда үтәлергә тиеш дигән аерым карар кабул итте Хөкем карарын игълан иткәндә, Нәфисә чиктән тыш дулкынланды. Йөзенә мәет төсе кереп, аягына басып торырлык хәле калмады. Өенә җитәкләп алын кайттылар Өендә аны та! ы да ачырак кайгы көтә иде Бер кабарлык ризык юк, ничек тамак туйдырырга? Үзеннән дә бигрәк Әбрар турында кайнарлы. Күршесе Гаҗби карчыкның кәҗәсе бар Ул көтү кайткач, яңа сауган сөт кертте. Аргы якның озын Мәрьям бер бөтен икмәк белән бераз бал чыгарды Бал кабып, җылы кәҗә сөте эчкәч, хәл керен киткән төсле булды S1 4‘ «Иртәгә нишләргә?» дигән сорау алга килеп басты. Улын җитәкләп соранырга чыгаргамы? Юк, юк, мондый хәл булырга тиеш түгел! Кайчандыр чибәрлеге белән авылның йөзек кашы саналган хатын хәер эстәп түгел, эшләп ашарга тиеш! Нәфисә чәче белән җир себерергә әзер. Эш табарга кирәк, эш! Әнисе белән бертуган Шәрәфи абыйсы авылда булса, аны бу авыр хәлдән коткарыр иде, ул өйдә юк. Акча эшләргә исәпләп читкә чыгып китте. Әнисе өчен үзәге өзелеп, Әбрарның төн йокысы качты. Сиздермичә генә елап та алгалый. Аның хәле көннән-көн начарлана. Ул үлеп китсә, ничек көн күрер? Дөньяда ямь калмаячак бит. Түбән очның Гали Әбрарга эш тапты. Дөнья бәһасе кеше Гали абый. Ятимнәргә, фәкыйрьләргә гел ярдәм итә. Каз көтүчесе булып акылга туймаганрак Миңхәйретдин исемле яшүсмер егет эшли иде. Ул көннән-көн ныграк саташа башлады. Көтүдән аерылып бодай кырына кергән каз бәбкәләренең муенын борып ыргыткан. Аптырап калмаган, җавабын да тапкан: «Мин аларга, социалистик милеккә борыннарын сузган өчен җәза бирдем»,—дигән. Миңхәйретдинне диваналар шифаханәсенә озаткач, Гали аның урынына Әбрарны тәкъдим итте. Хезмәт хакын натуралата түләргә сөйләште. Өстәвенә, көтү кайткач каз хуҗалары чираттан көн саен бер мәртәбә ашаталар. Шулай итеп, аларның тамак ягы көйләнеп китте. Тик менә Нәфисә генә тернәкләнә алмады. Фәкыйрьлекнең аерылмас юлдашы— үпкә авыруы белән газап чигә башлады. Әбрарның «үпкә авыруына иң яхшы дәва—кәҗә сөте» дип ишеткәне бар иде. Тиенләп җыйган акчасына кәҗә бәтие алып җибәрде. Әнисенең шатланганын күрсәң, башы күккә тигәндәй булды. Дөнья артыннан куып, Әбрар егет булып үсеп җитүен сизми дә калды. Армиягә каралырга баргач, әнисенең авыруын сәбәп итеп, калдырып торуларын сораган иде, игътибар итмәделәр. Ул армиягә алынып бер ел дә үтмәде, Нәфисә дөнья белән хушлашты. Әбрар күмәргә кайта алмады. Телеграмма хәрби комиссариат тарафыннан расланмаган дип, җибәрмәделәр. Ул заманда гади халык мондый нечкәлекләр белән таныш түгел иде шул. Әнисенең гүр иясе булуына ике атна узгач кына, авылга кайтты Әбрар. Аның үлеменә һич ышанасы килмәде. Ишегалдына, урамга чыгып эзләде. Ул каядыр, якында гына йөри төсле тоелды. Ниһаять, монда тоткарлансам, Миңхәйретдин төсле саташа башлавым бар дип, китәргә ашыкты. Тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта кадаклап, туган йортны ташлап китүдән дә авыр хәл бар микән? Әмма адәм баласы барысына да түзә. Зиратка кереп, бик озак әнисе каберенең баш очында утырды. Белгәннәрен укып дога кылды. Зират әһелләренең күбесен искә төшерде. Әнисе аларны догадан калдырмаска куша торган иде бит. Ул авылга башка кайтмаска уйлап чыгып киткән иде. Ярый әле уйларын беркемгә дә сөйләмәде. Эчендә җаны бар адәм туган җирен онытамы соң? Поездга утыру белән, өзелеп-өзелеп авылын сагына башлады. Кырлары, болыннары турында әйткән дә юк. каз көткәндә йөргән сукмакларына кадәр күз алдына килеп басты. Армиядә хезмәт иткәндә вакыт шулкадәр авыр узды, көне—ай, ае ел кебек, озак булып тоелды. Хезмәт срогын тутырып, кайтып җитәр кебек булмады. Кайтып өй ишеген ачып кергәч, күп тә үтмәде, күршеләре Гаҗби карчык килеп керде. - Улым, исән-сау кайттыңмы?—Ике кулын биреп күреште дә, сәке кырыена барып утырып дога кылды. Әбрар югында шул карчык өйгә күзколак булып торган. Югыйсә, ваклап ботен ойне ташып бетергән булырлар иде. Әбрар капчыгыннан алып карчыкка баш яулыгы тоттырды. Хезмәт итә башлагач та әнисенә адарынып алып куйган иде. Менә кемгә насыйп икән. Яулык кулына кергәч, Гаҗби карчык елап җибәрде: — Улым! Зур бүләк белән кайткансын ич, мондый хөрмәтне үз туганнарымнан да күргәнем юк иде.—Тиз генә өенә чыгып чәй куйды, төче коймак әмәлләде. Озак гәпләшеп утырдылар. Кактырып, суктырыл Әбрардан, алдагы көндә ничек тормыш итәргә уйлавы турында сорашты. Ул үзенең авылда калырга теләге юклыгын әйткәч, хуплады: — Ничек итеп булса да шәһәргә китеп урнашырга тырыш,—диде. Анда эшләгән кеше уч тутырып акчасын ала.— Бу сүзләр Әбрарның болай да иләсмиләс килгән күңелен ныграк җилкендерде. Гаҗби карчык яныннан чыкканда, йортны сатып шәһәргә китәргә кирәк, дигән уй күңелен тулысы белән биләп алган иде инде. Өенә кергәч, тәрәзә каршына басып урамны озак күзәтте. Нинди ямьле күренеш! Кызганыч, ләкин китәргә кирәк! Гаҗби карчык дөрес әйтә, авылда яшәүдән мәгънә юк! Почмак яктагы әнисеннән калган сандыкка күзе төшеп, эче жу итте. Анда аның киемнәре тутырылган булырга тиеш. Курка-курка гына сандык капкачын ачты. Исән, бар да исән! Монда әле чит кеше кулы кермәгән. Иң өстә кара плюш жакет. Ул аны саклап, кешелеккә генә киеп тотты. Кешелеккә киеп йөри торган бердәнбер күлмәге дә шушында. Шул заманда авыл хатын-кызлары арасында модада булган штапель материядән тегелгән. Юа-юа таушалып беткән. Менә сандык кырыена беркетелгән тартмада — көмеш беләзек. Әбрар яхшы хәтерли, әнисе аны бервакытта да кулыннан төшермәде Туйда мәһәргә кушып бирелгән булган ул. Кырык ямаулы күлмәкләренә кадәр шушында — барысы да юып. пөхтәләп тутырылган. Үләргә җыенмаган, җиргә нык басыл яшәргә тырышкан әнисе. Йорт утынга сүтеп сатылса, нигез ябылачак. Сандыкны кая куеп торырга? Әнисеннән калган истәлекне юкка чыгарыргамы? Үзе исән чагында Әбрар аларны саклап тотарга тиеш! Шәрәфи абыйсында калдырып торса ничек булыр икән? Шул турыда сөйләшеп карарга уйлап аның янына барган иде, ул авылны ташлап китү турында ишетергә дә теләмәде, аны колхоз кәнсәләрснә — рәис янына алып барды. Тракторчыларга мохтаҗлык зур иде. Ничек инде күрә торып әзер кадрны читкә җибәрергә кирәк?! Әбрарның тракторчы икәнен белгәч, Галләм эшне кызу тотты. МТС директоры белән элемтәгә кереп, аны авылдашлары Мөбарәкша бригадасына эшкә урнаштырды. Армиядән кайткан егетләр гадәттә, иркенләп ял итәләр. Ә Әбрар икенче көнне үк эшкә кереште — чөнки бүтән мөмкинлеге юк. кабырга кыса. X еркөнне эштән кайтканда райбашкарма ишеге төбендә Кадый-Б ров басып тора иде. Шәфика игътибар итмичә, тиз генә узып кит- мәкче иде дә, ул аны җиңеннән тартып туктатты: Ашыкма, бергә кайтабыз! Бу юньссзгә миннән нәрсә кирәк икән, дип уйлады Шәфика. Бер дә аны ияртәсе килмәде. Ә теге юлга аркылы басты — Сөйләшәсе сүз бар, бик җитди... — Вакытым тар, өйдә балаларым көтә,—диде Шәфика ясалма елмаеп. - Кара аны, кызый, янасың бит! — Нәрсә бар ул кадәр янарлык? Белмәгәнгә салышма! Кәҗә билеты тоггырырга да күп сорамаслар! Шәфика бик авырлык белән тормышның очын очка ялгап бара Бер хезмәт хакына карт анасы белән икс баланы тәрбияләү көннән-кон кыенлаша. Ичмасам, хезмәт хакы кешенеке төсле булса икән! Өч йөз сум акчамыни ул хәзерге заманда? Әнисе теккән сырманы базарга алып чыгып сатканда тормышлары иркенрәк булган икән. Ерак бер истәлек булып кына калыр ахры ул вакытлар! Кустарьларны шундый кысалар, үзен теккән киемне сатуга чыгару җинаять санала. Базарда, налог инспекторлары белән бергә, милиция дә дежур тора. Фатыйха абыстай эшен бөтенләй ташламады әле, аз-маз кыймылдый. Таныш-белешләреннән заказлар кабул итә. Югыйсә, ачлы-туклы яшәргә туры киләчәк бит! Галләмнең хаты килеп тора үзе, «түзегез»дән башка сүзе юк. Имеш, озакламый колхозны аякка бастырачак, шунда инде менә тормышлары рәтләнер. Кадыйров сер итеп кенә Шәфикага аның әнисе турында райфога бик җитди сигнал керүе турында әйтте. — Сигналны тикшерергә, «өлкән» үзе барачак, мине дә ияртүе мөмкин,—диде. Шәфиканың өстенә кайнар су сипкән төсле булды: — Мин нишләргә тиеш?—диде кыяр-кыймас кына. — Шуны да белмәскә инде! Бала-чага булма! — Валлаһи белмим. — Әзерләнеп тор! — Шәфика аптырашта калды, «әзерләнеп тор» дигәнне ничек аңларга да белмәде. — Тегү машинасын кая булса да олактыр, эзе калмасын!—Күзләренә сынап карап торды да: — Калганын тагын үзең карарсың,— дип өстәде.— Нәрсә, аңламадыңмы? Ярар, әгәр мине ияртеп алып барса, анысын үзем җайлармын. Райфога көн саен иң кимендә ике-өч хат килә. Гадәттә, ул кемнең булса да өендә яшерен рәвештә кустарьчылык һөнәре белән шөгыльләнүе турында хәбәр итеп язылган әләк була. Бөтенесе дә имзасыз, кем язганлыгы билгеле түгел. Күбесе райфо адресына янау белән тәмамлана. Фатыйха абыстай өстеннән язылган хатта да шуңа охшашлы юллар бар иде: «... кызы сездә эшләгәч, иркенләп өендә тегү тегә, яшеренеп эшләүне кирәк тә тапмый. Ашыгыч чара күрелмәсә, югарыга хәбәр итәргә мәҗбүр булабыз». Хат дәфтәр битенең ике ягын да тутырыл язылган. Нинди сүзләр генә юк иде анда?! Аларның нәселдән килгән сәүдәгәрләр булуын хәбәр итү белән бергә, Фатыйха абыстайның гомер-гомергә җәмгыятебез өчен бер тиенлек файдалы эш эшләмәве, паразит булып яшәп, череп баеп бетүе дисеңме—берсе дә калмаган. Мондый хатлар иң элек секретарь алып бара торган гомуми журналда теркәлә, аннан налог һәм җыемнар инспекциясендә аерым исәптә тора — шулай итеп икеләтә контроль урнаша! Алар буенча елына берничә мәртәбә урынга чыгып тикшерү дә үткәрелә. Өлкән налог инспекторы Евлампий Иванович кем тарафыннан язылганлыгы билгеле булмаган мондый хатлардан тәмам гарык. Аерым контрольдә торганлыктан, алар белән эшләү бик мәшәкатьле һәм җаваплы. Райфоны тикшерергә килгән ревизорлар да эшне шул аноним хатлардан башлый Имеш, райфоның үз хезмәткәрләре шул, яшерен эшләп ятучы кустарьлар белән элемтәгә кермәгәнме? Евлампий Иванович тагын шуңа гаҗәпләнә: аноним хатлар күпчелек очракта татар милләтеннән булган кешеләр өстеннән языла. Аның күңелендә, бу — татарларга хас бер чир түгел микән, дигән фикер туды. Ул Фатыйха абыстай өстеннән язылган әләкне Кадыйровка тотырды: — Менә синең участогында нинди кустарьлар яши! Моны ничек әйтергә, сәяси сукырлык дипме? — Гаепнең зурысын чәпеде. Мондый сүз аның авызыннан сирәк чыга. Димәк эш җитди. Кадыйров сигналны дикъкать белән укып чыкты. — Мондый сигналны ялгыз гына барып тикшерү куркыныч, ике кеше кирәк,—диде. Евлампий Иванович сәбәбен сорап тормады, хатны өстәл тартмасына тыгып куйды. Евлампий Иванович Фатыйха абыстайны тикшерергә икенче бер участок инспекторы белән барган, Кадыйровны ияртмәгән Шушы вакыйгадан соң Шәфика Кадыйровны ялгызы гына очрата алмый алҗыды. Ничек инде ана изге теләкләр теләп, рәхмәт әйтмисен' — Әнием, кон дә намаз артыннан, сезгә сәламәтлек теләп, дога кыла,— диде. Габделхәй аның белән генә канәгатьләнмәде — Ә үзең? .— Шәфика аңа сүзен әйтеп бетерер! ә ирек бирмәде: — О, минеке инде ул чиксез! Рәхмәтемнең зурлыгын аңлатырга сүз генә таба алмыйм. Кадыйров тартынып тормады, турыдан-туры: — Юк инде, дускай! Коры рәхмәт белән генә котыла алмыйсың . — Юеше нинди була сон? — Миңа күп кирәк түгел,— диде Кадыйров авызын чупылдатып,— бер әп итсәң шул җитә.—Шәфиканың бите чогендер кебек булды: — Анысы ук булмас инде,—диде мескен тавыш белән. — Тормышта булмый торган хәлме әллә9 ! Гомер ике килми, кадерен белергә кирәк. — Шәфика аның бу сүзләрен чираттагы бер шаяру дип кабул итте. Шулай да, аны бүләксез калдырасы килмәде Актык акчасына биш йолдызлы коньяк алды да, иртәрәк эшкә килеп, шешәне аның өстәл тартмасына, кәгазьләр арасына тыгып куйды. Бертөрле тамгасы булмаса да, Кадыйров коньякның кем бүләге икәнен аңлады. «Юк, кызый, ялгышасын,---диде эченнән генә,— миңа коньяк түгел, син үзең кирәк». Шул рәвешле алар арасында кызыклы уен башланды. Бу уен мәче белән тычканны хәтерләтә иде Кадыйров башта, кечкенә генә хат язып, коньякны Шәфиканың үз өстәленә кертеп куярга җыенды. Шәфиканы бүлмәдәшләре алдында фаш итүдән куркып, кире уйлады. Белмәсләр коньякның аның үзенеке икәнен Кадыйров бүләге дип дөньяны сасытырлар! Гайбәт хатынына ишетелсә җәнҗал чыгуын кот тә тор' Эштән кайтканда Шәфиканы көтеп алды да. коньяк шешәсен кулына тоттырды: — Нәрсә, мин моны ялгыз эчеп утырыйммы9 Хәйлә Шәфикага аңлашылмады: — Минем бирүем хак булсын, калганы турында үзең кайгырт! — Кинәт башыңда бүләкне азсына дигән фикер туды —Күбрәк тә биргән булыр идем дә, башкача мөмкинлегем юк Кадыйров кычкырып көлде: — Аңла, минем синең белән бергә утырып эчәсем килә' Әйдә, берәр ресторанга керәбез! Шәфиканың ресторанга аяк басканы юк, чәче үрә торырдай булды Ят ир белән ресторанда ашап-эчеп утырганын берәрсе күрсә, ун мәртәбә арттырып гайбәт таралачак. Әнисенә нинди йөз белән күренер дә, иренә ничек җавап бирер? — Ялгызым сезнең белән ресторанда утырыргамы9 Юк. мин алай булдыра алмыйм. — Иптәшкә берәр дус хатыныңны чакыр' диде Кызык тәкъдим Шул турыда бала чагыннан ук бергә аралашып үскән дус хатынына сөйләгән иде, аларга ияреп ресторанга барыр!а ризалыгын бирде: Исең киткән икән иске чикмәнгә, диде Сөембикә анда безнең кебек икс аяклы хатыннар кереп утыра торганнардыр ич Аның ире фәнни тикшеренү институтында эшли Иркен яшиләр Ел саен ук булмаса да, ике баласын иренә калдырып, җәйге сезонда коньякка барын кайткалый. Ул төскә-биткә ярыйсы гына, шомырт кара күзләре ут уйнап тора Озын буйлы, зур күкрәкле, чәч ясалган Ирләр янышта югалып калмый, теләсә нинди темага сөйләшә Сөембикә дусты Шәфикага ят ирләр белән күңел ачып йөрүнең кайбер кагыйдәләрен дә өйрәтте: — Алар белән мөмкин кадәр, эш сәгатьләрендә йөрергә кирәк,— диде.— Тагын бер шарт бар, анысы—вакытында өйгә кайта белү. Шәфика бу серле сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермәде, әлбәттә. Иргә хыянәт итү генә җитмәгән, хезмәт дисциплинасын да боз, имеш. Күңеле белән дустының киңәшен кабул итәсе килмәде. Шәһәр читендәге бер ресторанга барырга булдылар. Бу ^тирәләргә Шәфиканың беркайчан да аяк басканы юк иде. Күп катлы йортларны күреп шаккатты. Үзен бөтенләй икенче дөньяда кебек итеп хис итте. Үзе яшәгән урамны күз алдына китереп, «мин дә шәһәрдә яшим дип йөргән булам инде», дип уйлады. Кадыйровның хезмәт урыны урамда дияргә була: йорттан йортка йөреп, керемле кешеләр эзләп үтә. Кая тели, шунда бара ала, вакыты да чикләнмәгән. Шәфикага исә, эштән китү ансат булмады. Эзли торгач юлы табылды. Урынга чыгып, пособие алучы бер ялгыз ананы тикшереп кайтырга кирәк иде. Райфодан шунда барам дип, чыгып китте. Кабаланды, кызарды, бүртенде. Бергә эшләгән хезмәттәшләре аның бу кырын эшен сизенә кебек булып тоелды. Башта Сөембикә белән очрашырга кирәк иде. Ул билгеләнгән урынга шактый соңга калып килде. Шәфика үпкәсен белдерә башлаган иде, кычкырып көлде: — Бигрәк тормыштан артта калгансың инде син,— диде. Акыллы хатын егетләр белән күрешергә көттереп барырга тиеш, шулай эшләмә- сәң—алар каршында потың бер тиен! Бу өлкәдә Кадыйровның тәҗрибәсе зур. Берничә хатын янына барып йөри. Барысы да тол хатыннар. Аның килгәнен түземсезлек белән көтеп торалар. Коры кул белән түгел, мул итеп сый хәзерләп каршы алалар. Яратып йөрми ул аларны, гәрчә, араларында чибәрләре дә бар. Барысын да бер аршын белән үлчәп, хаҗәтен үти дә, кеше-кара күргәнче, тизрәк таю ягын карый. Хатынына да яратып өйләнмәде. Аның кешене кызгана торган гадәте бар. Зәйтүнә белән очраклы гына таныштылар. Авылдан килгән кыз. Колхозда авыр эштә йөреп, томанага әйләнгән. Шәһәрдә дә эше җиңел түгел. Мех фабрикасының чимал базасында иза чигә. Әмма ул шуңа да бик шат. Эшләгәне өчен акча түлиләр. Колхоздагы кебек бушка вакыт уздырмый. Габделхәй аны чын күңелдән кызганды. Таныш-белешләре белән сөйләшеп, икенче җиңел эшкә күчәргә булышты. Зәйтүнә дә бурычлы булып калмады. Кызлыгын бүләк итте. Уеннан уймак чыкты — балага узды. Ничек инде баланы ятим итәргә кирәк? Габделхәй үзе ятимлекнең бөтен ачысын татып үскән егет. Аның баласы ятим булырга тиеш түгел! Алар бергә кушылып яши башлауларын сизми дә алдылар. Туйлары да булмады, никах та укытмадылар. Хәзер өч балалары бар. Яшиләрме, яшиләр... Габделхәй үз җаен үзе карый. Зәйтүнә аны көнләшеп борчымый. Бик еш читтә йөреп, кунып кайткан көннәре дә була. «Кайда йөрдең?» дип сорау юк. Кадыйров хезмәт хакын тиененә кадәр Зәйтүнәгә алып кайтып бирә, кырын кергән акчаны гына үз кирәгенә тота. Менә шулай тыныч кына яшәгәндә Габделхәйнең йөрәгенә ут капты. Ул чын ярату белән Шәфиканы ярата башлады. Ни өчен яратканын үзе дә аңламый. Төн йокысы качты. Нишләргә дә белми. Кызык ярату белән ярата ул аны. Алдагы көне турында уена да кереп караганы юк. Чөнки бернинди очракта да хатынын ташлап, балаларын ятим калдырырга риза булачак түгел. Билгеләнгән урынга Шәфика белән Сөембикә килеп җиткәндә, Габделхәй аларны көтә-көтә көтек булган иде инде. Күпкә алдан килеп басты. Башта тыныч кына басып торды. Аннан түземлеге бетеп, арлы- бирле йөри башлады. Килгәннәрен күрми калдым микән әллә, дип, берничә мәртәбә ресторанга кереп чыкты Шулкадәр дулкынланды аяк өстендә йөреп бер кап сигарет тартып бетерде. Өметен өзеп, кайтып китәргә җыенгач кына Шәфика белән Сөембикә троллейбустан төштеләр. Габделхәй аларны күреп телсез калды. Нәрсә әйтергә дә белмәде. Ачуланса, үпкәләп кайтып китүләреннән курыкты. Алар исәнләшеп тормадылар, аңа ымлап ресторанга кереп киттеләр. Габделхәй барып кергәндә караңгы почмактагы өстәл артында утыралар иде инде Шәфика ишектән кергән бер кешене күзеннән үткәреп, бертуктаусыз як-ягына карана. Танышларын очратудан шикләнә. — Ай-яй сез —диде Габделхәй. Шәфика белән Сөембикә бер-бер- сенә карап елмаештылар. Каршы бер сүз әйтмәделәр. Ул арада официант хатын өстәлгә меню китереп куйды да, китеп тә барды. — Кая китте инде ул?—диде Шәфика ризасызлык белдереп. Аштан авыз итеп, тизрәк чыгып таярга уйлады. — Монда гадәти ашханәдәге кебек түгел,—диде Сөембикә аңлатма биреп,—теләсәң-теләмәсәң озаклап утырырга туры килә. Шәфиканың үз-үзен тотышыннан ресторанда беренче мәртәбә булуы ачык күренеп тора иде Габделхәй менюны Сөембикәгә тоттырды: — Җаныгыз теләгәнне сайлагыз!—диде. — Чамалап,—диде Шәфика, аны кисәтеп. — Нинди чамалап ул,—диде Сөембикә.— шушындый берсеннән-бер- се чибәр ике даманы сыйларга хәленнән килмәгәч, ресторанга килеп йөрергә дә кирәк түгел. Габделхәй сер бирмәде: — Бер мәртәбә әйттем бит инде, үзең теләгәнне сайла.. — Безгә нәрсә: акчаң җитмәсә залогка үзеңне калдырабыз да, чыгып китәбез.— Бер-берсенә карашып шыпырт кына көлешеп алдылар. Габделхәй бер шешә шампанский, кеше башына йөзәр грамм акны китертте. Кабарга да иң яхшысын сайлады. Шәфика үзен энә өстендә утырган кебек тойды. Шампанскийдан авыз итте, аракыны тотып та карамады. — Эчмәсәң эчмә, барыбер акчасын түләтәбез,—диде Сөембикә шаяртып. Алар рестораннан чыкканда эш сәгатьләре бетеп, урам халык белән мыжлап тора иде XI олхоз ел саен умартачылыктан яхшы гына керем ала Уңышны К нигездә корт караучы хезмәте хәл итә дисәк, ялгыш булмастыр Умартачылыкта гомере буе шул эш белән шөгыльләнгән Зариф мулла эшли Ул умартачылык буенча нәшер ителгән китап-журнал- ларны укып бара Хезмәтне фәнни нигездә башкара. Өстәвенә бик гадел. Бал янына беркемне дә якын китерми «Бал дисән, бер кими, бармак тигерсәң, ике кими».—дип кенә җибәрә. Зариф хәзрәг гасыр башында шушы авылга указлы мулла булып килгән иде. Байлыкка хиреслеге булмады. Бер ат. бер сыер асрады Яллы хезмәттән файдаланмады. Бөтен эшне үз кул көче белән башкарды. Авыл халкы белән рәттән иген икте. Каралты-кура да башкаларныкыннан әлләни аерылып тормады Кара-каршы салынган ике йорт, такта койма белән корып алынган алма бакчасы Бакча эчендә умарта оялары Кайсы елны алар ун баштан да артып китә иде Утызынчы еллар башында бөтен милке конфискацияләнеп, умарталары колхозга бирелде Үзен дә гаиләсе белән Себергә сөрмәкчсләр иде, авыл халкы каршы чыкты Форма өчен булса кирәк, кемве дә булса Себер җибәрер алдыннан халыкны җыеп, киңәш иткән булалар иде. Чират Зариф муллага җиткәч, ризалык бирелмәде. Йорт җирен конфискацияләп, үзен мунчага куып чыгару белән чикләнделәр.^ Соңыннан конфискацияләнгән ике йортның берсен кайтарып бирделәр. Хәзер дә шул йортта торалар. Гаиләләре зур түгел—оч кеше. Абыстайның картаеп беткәч тапкан кызы Сания һәм ирле-хатынлы икесе. Ниләр генә күрмәде Зариф хәзрәтнең газиз башы! Төн уртасында өеннән алып китеп ГПУ подвалына ябып тоту, рәхимсез рәвештә кыйнау дисеңме — берсе дә калмады. Алладан баш тартып, динне хурлап, матбугатта язмача белдерү белән чыгыш ясарга мәҗбүр итмәкче булдылар. Каты торды: — Мин иманымнан ваз кичмим, үлем хак, атып үтерегез!—диде. Мәчетне ябып, манарасын төшергәч күз яше белән елады. Мәчет ябылганга карап, дини йолаларны үтәүдән туктамады. Мәет күмде, чакырган кешенең өенә барып Коръән укыды. Тормышы авыр кешеләрдән дога кылып сәдакасын алды да, үзләренә кире кайтарды. Сугыш алдыннан районнан килеп, колхозга алуны сорап гариза язар- ia куштылар. Каршы килмәде, язды. Колхозга кергәч, бернинди эштән баш тартмады, нәрсә кушсалар, шуны эшләде. Бер елны көтү көттерә башлаганнар иде, халык мыскылларга ирек бирмәде. Хәзрәт өчен чиратлап көтү көттеләр. Бу хәл райондагыларга ишетелеп гауга куптарып караганнар иде, барып чыкмады. Умарта карарга күчерделәр. Зариф хәзрәт эшли башлагач, умартачылык аякка басты. Тора-бара колхозның бердәнбер тотрыклы керем чыганагына әйләнде. Бу эштә кызы Сания дә булыша. Ул авылда иң тәртипле кыз санала. Мутлыгы сизелгәне юк. Күрше авылга йөреп урта мәктәпне тәмамлагач, беркая китмәде. Карт әтисе белән әнисен ялгыз калдырасы килмәде. Менә инде сазаеп бара, ләкин кияүгә чыгарга уйламый. Шәрәфи хатыны Хәмсәнә Санияне күптән күзәтеп йөри икән. - Син ничек уйлыйсың?—диде ул иренә,—әгәр Санияне Әбрарга димләсәк, риза булыр микән?..—Шәрәфи, һәрвакыттагы гадәтенчә, өзеп җавап бирмәде: — Үзләре белән сөйләш,—диде. Хәмсәнәнең бу мәсьәләне озакка сузасы килмәде, югыйсә, Фатыйманың егет башын тәмам әйләндереп куюы бар. Халык арасында фельдшер кызның төрле юк-бар йомыш табып, Әбрар янына йөрүен мәзәк итеп сөйли башладылар. Ә Хәмсәнә иренең туганнан туган энесен һич тә бәхетсез итәргә теләми. Шәрәфи авылга кайтып озак тормады, йомышын йомышлады да китеп барды Ни әйтсәң дә. эш кешесе — вакыты тар. Озакламый Хәм- сәнәне дә алып китәргә җыенып йөри. Хәмсәнә үзе авылда чагында Әбрар белән Санияне кавыштырып калдырырга кирәк дигән фикергә килде Башта кыз һәм егет белән аерымаерым сөйләшеп карарга уйлады Бик еш булмаса да, кызы Резидә Сания белән очрашып тора. Бер-берсеннән серләрен дә яшермиләр бугай. Кичкә кырын кабартма пешереп чәй әзерләде дә, Резидәне җибәреп Санияне чакыртып алды. Иркенләп сөйләшеп утырдылар. Башта сүз күргәнбелгән турында барды. Сөйләшә торгач, Хәмсәнә шуны сизде: Сания кияүгә чыгу зурында уйлап та карамый икән. — Син күңелеңә авыр алма,—диде серле итеп,—беребез дә бу дөньяга мәңгегә килмәгән. Мулла абзый белән абыстай да картайдылар, алар исән чагында үзеңә лаеклы иптәш табыл калсаң яхшы булыр иде, шул турыда уйлаганың бармы? Сания сорауны аңлап бетермәде, Хәмсәнәгә ачыкларга туры килде: — Кызларга вакытында иргә чыгу хәерле, югыйсә ялгыз утырып калуың бар. Олыгайгач, лаеклы егет очратуы кыен. Аеруча, безнең заманда—Сания кулы белән битен каплады.—Оялырлык бернәрсә дә юк, дөнья шулай бара инде ул. Дөрес, хәзерге заманда димләп кияүгә чыгу гадәте онытылып бара, кызык булсын, без шул гадәтне торгызыйк әле. Резидә мондый сөйләшүне көтмәгән дә, күрәсең: Әни син бигрәк инде,—диде,—гел искелеккә ябытпып яшисең1 Әллә Сания үзе кияү тапмас дип беләсеңме? Кызым син кушылма! Димләп чыккан ир мәңгелек була ул. Хәзер әнә, бср-берсен яхшылап белми өйләнешәләр дә, өч көн дә тормыйча аерылып кайталар. Сания чын-чынлап уйга калды. Кемгә димләгәнне беләсе килде, ләкин сорарга кыймады. — Беләсеңме, мин сине кемгә димлим? Әгәр аңа кияүгә чыксаң, безнең белән туганлашасың... — Әбрар абыйгамы?—диде Резидә әнисенең сүзен бүлдереп.—Тапкансың кешесен дә! Фатыймага ишетелсә, икегезнең дә башыгызда бер бөртек чәчегезне калдырмас. — Фатыймадан куркып торган юк инде анысы! Сания генә ризалык бирсен...— Ана белән кыз күзләрен аңа текәп, тынып калдылар. — Мин әги-әни белән сөйләшмичә бер сүз дә әйтә алмыйм. Җавап Хәмсәнәгә ошады, акыллы кыз башкача булдыра алмый. Ул Санияне көтеп тормады, үзе алданрак барып сөйләште. Хәмсәнә бер эшкә алынса, ярты юлда туктап калмый. Тырыша торгач, тәки Сания белән Әбрарны кавыштырды. Зариф мулланы көйгә китерү кыен булмады. Кешегә әйтеп, шаулап йөрмәгәч тә, үзе исәнендә кызын урнаштырып калу турында Хәмсәнәдән ким кайгыртмый иде. Әбрарны кызына лаеклы ир булыр дип тапты. Егет аның күз алдында үсте. Авыру әнисен тәрбияләп бөтен авыл халкының хөрмәтен казанды. Зарифа абыстай гына кияү буласы кешене ошатып бетермәде. Бердәнбер кызын укымышлы кешегә бирергә хыяллана иде. — Бигрәк чи авыл мужигы инде, - диде офтанып.—Кызымны тракторчының майлы киемен юып газапланыр өчен үстермәгән идем.. Кызыңны кем дип беләсең соң син? — диде Зариф хәзрәт, карчыгының авызын капларга башка сүз тапмыйча. Чыннан да, шул «чи авыл мужигыннан» кай җире артык Саниянең? Төптән уйлаганда, Әбрар аннан күпкә өстен, менә дигән һөнәре бар. һөнәрле үлмәс, дип юкка гына әйтми торганнардыр. Хәмсәнә белән Әбрар Санияне сорарга икесе бергә бардылар һәрвакыггагыча, дога кылып хәл-әхвәл сорашкач, турыдан-туры эшлекле сөйләшү башланды. Зариф хәзрәт икеләнеп тормады: — Кызымны иң элек Аллага, аннан сиңа тапшырам,—диде Шушы сүзләрне ишеткәч, Әбрарның башы күккә тигәндәй булды. Ризалык бирмәсәләр.. дип куркыбрак килгән иде Ни әйтсәң дә, Сания гади кешенең кызы түгел. Дөрес, дин әһелләре хакимият тарафыннан төрлечә хурлап, кимсетеп телгә алына. Аларны халык тормышыннан читләтер өчен нинди чаралар гына күрелми? Алланы бар һәм бер дип белгән адәм һәр адымын муллага үлчән атларга тырыша Үлем якасыннан китереп тоткач, атеист булып, Алланы сүгеп йөргән коммунистларның да кайберләре соңгы юлга мулла белән озатырга васыять әйтеп калдыра. Менә бит Әбрарга нинди кешенең кызы белән гомер итәргә туры киләчәк! Заманы өчен кыю адым. Ни язган — шул булыр Никахны Зариф хәзрәт үзе укыды. Никах мәҗлесенә Шәрәфи дә кайткан иде. Бергәләп киңәшкәннән соң, туй мәҗлесен Ходай кушып тормышлар рәтләнеп китсә, зурлап үткәрергә ниятләделәр Беренче кичне кыз белән кияү Шәрәфинең ак өендә үткәрделәр. Алдан сөйләшен куелганча, алар шунда торып та калдылар. Шушы хәлләрдән соң күп тә үтмәде. Шәрәфи хатыны белән кызын үз янына, урманчылыкка алып китте. Әбрар белән Сания иркен йортта икесе генә яши башладылар. Тракторчылар бригадасына эшкә урнашкач. Әбрарның тормышы көйләнде Көнне төнгә ялгап эшләде, бригададагы иптәшләренең хөрмәтен бик тиз казанды. Исеме МТСның мактау тактасына язылды. Аның алдына бөтен кискенлеге белән үз йортын аякка бастыру мәсьәләсе килеп басты. Читтән ярдәм өмет итәрлек түгел, барысын үзенә ышанып башларга туры киләчәк. Иң элек өйнең астагы ике ниргә бүрәнәсен алмаштырырга кирәк Җиргә тиеп торган бүрәнәләр шундый муртайган, бармак кереп китәрлек. Кыш көнендә бүрәнә арасыннан җылы йөрү нәтиҗәсе инде бу. Әбрар бүрәнәне Әтнә базарыннан алып кайтырга уйлады. Марилар алып килеп сата. Махсус көйләнгән арбаларга икешәр бүрәнә салалар да, кичтән киләләр. Бер якшәмбене Сания белән бергә базарга барып, бүрәнә җыйдылар. Сигез аршынлы унике бүрәнә. Акчалары җитәрлек түгел иде, Зариф хәзрәт биреп торды. Бөтен булган акчасын кырып-себереп бирде. Бүрәнәләрне базардан читкәрәк алып китеп, бер кешенең капка төбенә өеп, калдырып тордылар. Бушка түгел, әлбәттә. Тиешле хакын түләтте. Аларны анда озак тотарга ярамый иде. Алып кайтырга колхоз рәисе үзе әйтеп ике ат бирде. Үзенә генә кыен булыр иде, Әтүтән ярдәм итте. Ул күзгә күренеп үсә. Борын астына мыек чыгып, тамагына ирләр ■ авышы керде. Әбрар белән Әтүтән бүрәнә ташыганда дуслашып киттеләр. Әтүтән нинди дә булса йомыш табып, иртәдән үк килеп җитә. Аш ашаган вакыт туры килсә, тартынып тормыйча өстәл янына килеп утыра. — Бүрәнәсе кайтты, балта эше калды,—диде Әбрар,— әллә сине генә кушасы инде? — Булмас дип уйлыйсыңмы әллә?—Уйнап әйтелгән сүзне Әтүтән чын итеп кабул итте. Кая барып сугылырга урын таба алмый йөри иде, икенче көнне үк эшкә тотынды. Хәйран кулы ябыша икән үзенең, атна арасында базардан сатып алып кайткан бүрәнәләрне чутлап та куйды. Урнаштырасы гына калды. Бусы инде алар икесе генә башкара ала торган эш түгел иде. Кечкенә генә өмә үткәрергә туры килде. Өмәгә унлап кеше килде. Партбюро секретаре Фатыйма да килеп карап китте. Берничә мәртәбә өй эченә кереп чыкты. Бүрәнә чутлаганда Әтүтән йомычканы өйгә сылап эшләнгән лапаска тутырып барган иде. Фатыйма йомычкага да игътибар итте. Лапаска кереп бик озак нәрсәдер күзәтеп торды. Шул арада Әбрар янына килеп үпкәсен әйтергә дә өлгерде: — Ялгыштың Әбрар дус, ялгыштың! Мулла кызына өйләнмәсәң, үзеңә тиңе дә табылган булыр иде әле. Бер кырыйда аның сүзен тыңлап торган Шәвәли карт түзмәде: — Нәрсә сөйлисең син, кызым Фатыйма?—диде гаҗәпләнеп,— Сания нишләп Әбрарга тиң булмасын икән? Икесе дә пар килгәннәр.. — Ни әйтсәң дә, мулла кызы — мулла кызы инде ул. безнең халык түгел. — Нәрсәдән чыгып алай дип әйтәсең? Нишләп Сания безнең халык булмасын ди? — Сыйнфый дошман калдыгы. Бүрене ничек кенә тәрбияләмә, урманга карый диләр. — Тузга язмаган сүз сойләп,_күңелне болгатма әле, Фатыйма апай! — диде Әтүтән сүзгә кушылып.— Йә ач карыннан костырырсың... — Тик тор! Сиңа бик иртә олылар сүзенә кушылырга. — Монда партия җыелышы түгел, өйрәнгән син анда кешенең авызын ябып... — Әй, син ипи шүрлегеңне чамалап ач! Малай дип тормам, мин сиңа урын табармын... — Озакламый миңа 18 тула, урын кирәк булса мин үзем дә табам! Фатыйма хурланды булса кирәк, тизрәк китеп барды — Маладис энем,— диде Шәвәли Әтүтәнне мактап,— яхшы әйттең! Йөрмәсен кукраеп, соңгы вакытта азуы хәттин ашты. Җил-жил атлап ишегалдына Зариф хәзрәт килеп керде. Аны күреп Шәвәли тәмәкесен яшерде. Авыл халкы шулай гадәтләнгән, олысы-кечесе хөрмәт йөзеннән муллага тәмәкене күрсәтми. Хәзрәт кычкырып сәлам бирде, аннары баскыч төбенә утырып, изге теләкләр теләп дога кылды. — Кияү!—диде Әбрарга мөрәҗәгать итеп,— абыстай ашарга әзерләгән иде, бәлки, тамак ялгап китәрсез? Кояш баш түбәсенә менеп, төш вакыты җитеп килә иде. — Нишлибез, җәмәгать?—диде Шәвәли. Ул — яше җитмешкә якынлашып килүче карт, тирә-юньдә данлыклы балта остасы. Монда бар да аның җитәкчелегендә эшләнә. Соңгы вакытта эшкә чакырсалар, ялындырып кына бара. Ә менә Әбрарга үзе әйтеп килде. Өмәдә катнашучылар Шәвәли янына җыелып, тын калдылар. — Барабыз, барабыз!—диде Әтүтән,— абыстай пешергән аштан баш тарту килешмәс. Зариф хәзрәтнең симез сарык бәтие бар, шуны суйган иде Күп итеп ит пешерделәр. Беренчегә салам кебек нечкә итеп киселгән токмачлы аш, икенчегә ит белән бәрәңге бирелде. Авылда токмачны болай салам кебек нечкә итеп Зарифа абыстай гына кисә белә. Кунак җыйганда, хәлле кешеләр аш әзерләргә гел аны чакыралар. Зарифа абыстай—крестьян кызы. Яшьлегендә бер эштән дә тартынмады. Хуҗалыкта нинди эш бар, барысын да эшләп үсте. Кияүгә чыккач мулла хатыны өстенә йөкләнә торган дини вазифаларны үтәргә аны ире өйрәтте. Шундый итеп үзләштерде, мулла гаиләсендә туып үскән абыстайлар белән ярышырлык булды Өмәчеләргә ашны саф һавада, алма бакчасында әзерләделәр Анда агач арасында, аякларын җиргә беркетеп эшләнгән өстәл бар иде. Шуңа өйдәге өстәлне алып чыгып ялгагач, барысы да сыярлык булды. Ашарга утырганчы Зариф хәзрәт кунакларның кулын юдыртты. Сания комганнан су салып торды. Күбесенең мондый хөрмәтне күргәне юк иде. Салкынча чишмә суы арыганны бетереп, рәхәтләнеп җибәрде. Ашны бик яратып ашадылар. Майлы шулпа барысына да охшады. Аштан соң чәй әзерләнде. Чәй янына зур табак белән яңа аертылган бал куйдылар. — Җәмәгать! Быел бал күп булды, тартынмый ашагыз,—диде хуҗа Абыстай әзерләгән сый өмәчеләрнең күңелен күтәреп җибәрде Төрле уенкөлкеле сүзгә чик булмады. Егетләр, карагыз әле, теге шайтан суыннан башка да күңелле итеп утырып була икән,— диде Бари. Мәҗлес ашка дога кылып тәмамланды XII _ _ тызмеңче буларак Галләмгә райкомнан хезмәт хакы түли баш- V ладылар. Берничә айныкын бергә түләделәр. Кесәсенә акча кергәч, шәһәргә, гаиләсе янына кайтып килер! ә җыенды Хатынын, балаларын шулкадәр сагынды, күреп туярлык булмады Шәфика чираттагы ялын алгач, аларпы берничә көнгә генә булса да, үз янына авылга алып кайтырга кирәк дип уйлады Ятмасыннар анда пыскып, Хәнифенең өе иркен, сыйдырыр әле Авыл һавасы сулап китсеннәр Көзгә а тарны бөтенләй авылга алып килү турында уйларга кирәк булыр Хатыны, балалары була торып, ялгыз яшәү килешә торган эш түгел Галләм буш кул белән кайтмады. Хәленнән килгәнчә бүләкләр алды Иң элек каенанасының күңелен күрергә теләде. Алырга әйберсе дә юк бит әле аның, бөтен нәрсәгә кытлык. Авыл кибетендә азау ярган бер тол хатын эшли. Гомумән, Галләм ул хатыннан читтәрәк йөрергә тырыша. Мут хатын чөнки Нахакка телгә кереп, халык арасында яман атың таралуы бар. Әмма башына төшкәч, мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Галләм кибеткә кергәндә Саимә ялгыз иде. Ул утыз яшьләр тирәсендә, алсу шомырт кара күзле. Нәфис гәүдәсе теләсә кайсы ирне җәлеп итәрлек. Сүзгә дә кесәгә керә торганнардан түгел. — О, кемне күрәм, кояш киредән чыкмаса ярар иде!.. Берәр гадәттән тыш хәл юктыр ич... Галләм бу төче сүзләргә игътибар итмәде, кибет эченнән күзен йөртеп чыкты. Бер кырыйда тозлы балык тутырылган мичкә тора, сасы исе бөтен кибет эчен аңкыта Прилавка өстендә брезенттан тегелгән иләмсез зур аяк киемнәре аунап ята. Шулар янында лычкылдап изелгән конфет— артель эшләп чыгарган товар. Киштәләр буш, күңелне җәлеп итәрлек әйбер күренми. — Нәрсә белән сату итәсез соң сез? — Бер дә юк түгел үзе, товар кайткалый. Кичә генә, хатын-кыз яратып ала торган штапель, ситсы кайткан иде. — Күренми ич... — Сезгә кирәк идеме әллә? — Саимә йөгереп барып ишекнең келәсен төшерде. Аннан прилавка астыннан кәгазьгә уралган бер төргәк тартып чыгарды. — Менә, яратсагыз карап карагыз! — Галләм бер бикле ишеккә, бер прилавка өстендә яткан төргәккә карап, аптырап торды. — Курыкмагыз, курыкма,— диде Саимә,—ирләргә ябыша торган гадәтем юк.—Ул тиз генә зур бер кисәк ситсы кисеп, кәгазьгә төрде, аның янына күп итеп конфет салды. Галләм кибетченең мондый яхшы конфетны каян алганын күрми дә калды. Саимә көчләп дип әйтерлек төргәкне Галләм кулына тоттырды. Ул атка утырып юлга чыккач кына аңына килде: акча түләмәде бит .. Шәһәрдән кайту белән, алган әйберләренең бәһасен тиененә кадәр исәпләтеп, бурычын түләп чыкты. Саимә аның бурыч түләвен үзенчә кабул итте: — Тавык йөрәкле икәнсез, мин сезне башкача күз алдына китергән идем,—диде. ...Галләм барып кергәндә көн кичке якка авышкан, Шәфика эштән кайтмаган иде әле. Аны күрү белән балалар икесе ике ягына килеп асылындылар. Галләмнең янында бала күңелен күрерлек әйбере юк иде, нишләргә дә белмәде. — Менә, әтиегез ничек ярата,— диде Фатыйха абыстай Галләмгә төрттереп. Ишегалдында тарантаста калган күчтәнәчләрне алып кереп кулына биргәч кенә, чырае яктырып чәй куеп җибәрде Балаларга ипигә бал белән май ягып тоттырды. Ал арның күчтәнәчкә әлләни исе китмәде: берсеннән-берсе узышып әтиләренә һөнәрләрен күрсәттеләр. Фәрит көзгә укырга керергә әзерләнә икән, әбисе аңа Әлифба алып биргән. Хәреф таный башлавы белән мактанды. Ул арада Фәридәсе зарланып алды: — Барысы да Фәриткә генә, миңа бернәрсә дә юк,—диде. Эш сәгатьләре бетеп шактый вакыт үтүгә карамастан, Шәфика һаман күренмәде. Галләм түземлеген югалтып, аны каршы алырга чыгып китте. Ул хатынын Ленин бакчасы янында очратты. Күзләренә ак-кара күренми, дөньяларын онытып бер ир кеше белән сөйләшеп торалар. Галләмгә эсселесуыклы булып китте. — Шәфика! - дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. — Сине дә күрер көннәр бар икән!—диде тегесе аңа ике кулын сузып,— күптән кайттыңмы? — Ул үзен бик тыныч тота: — Иптәш Ка- дыйров, таныш булыгыз, минем ирем,—дип аны сөйләшеп торган юлдашына тәкъдим итте. Алар салкын гына кул бирешеп керештеләр. Шәфика ашыгып бергә кайтуларының сәбәбен аңлатырга тотынды: — Без иптәш Кадыйров белән бер оешмада эшлибез. Бүген эштән соң гомуми җыелыш булды.— Шулай итеп, җыелышта социалистик йөкләмәләрнең үтәлүе турында сойләшү, хуҗаның коллектив эшеннән канәгать булмавы, бик нык әрләве турында тезеп сөйләп китте. w Галләм хатынының аңлатмасын тыңлап, вакыт әрәм итеп тормады, өйгә ашыкты. Кадыйров та тизрәк алар яныннан таю ягын карады Шәфиканың ире алдында ялгыш сүз ычкындыруыннан курыкты. Соңгы вакытта алар яхшы ук кызып киттеләр: эштән кайтканда көн саен дип әйтерлек Габделхәй Шәфиканы озата. Гади генә озату түгел, сәер озату, һава яхшы булганда бср-берсен озатышып, ярты төнгә кадәр йөриләр. Габделхәй берничә мәртәбә якындагы бакчага кереп утырырга тәкъдим итеп карады, Шәфика курыкты. Андый чакта, үч иткән шикелле, таныш-белешләр очрап кына тора, һәркем үзенчә уйлый, белмәсләр бер гөнаһың юклыгын — бөтен дөньяны сасытырлар! Ә урамда йөрү әлләни күзгә чагылмый, анда йөргәндә кемгә кем очрамас?! Ахыр чиктә Габделхәй шул урамда йөрүгә дә риза иде. Хәзергә артыгын өмет итми, һәркөн аерылышканда Шәфика аны кисәген — Безнең болай озатышып йорүнсң ахыры яхшыга илтмәс, бетерәбез,— ди. Әмма тукран тәүбәсе Икенче көнне тагын яңадан башлана Эштән кайтканда алар урамга аерым-аерым чыга. Райбашкарма бинасыннан ерак түгел билгеләнгән урын бар. Шунда бер-берсен көтеп торалар. Шәфика сынап карарга теләп, шул урынга килә Янәсе, яратуы рас булса, башка очрашмыйбыз дип әйткәнгә карамаска, барыбер шул урынга килергә тиеш. Ә Габделхәй исә Шәфиканы ярты төнгә кадәр көтеп торырга әзер, бары килсен генә! Шәфика үзен һич аңлый алмый. Икс баласы, менә дигән ире бар, нигә ул болай өстерәлеп йори, аңа нәрсә кирәк? Әмма Галләмнән аерылып, Габделхәйгә кияүгә чыгарга риза булачак түгел ул. Эш аңа барып җитсә, Габделхәй дә аңа өйләнмәячәк. Ә шулай да, ул бөтен йөрәге белән аны үзенә якын игеп сизә. Нәрсәсе белән әсир итте, һич төшенми! Галләм каршында Шәфиканың бәген гөнаһысы— балаларын әнисенә калдырып, ят ир белән урамда җитәкләшеп йөрүдән гыйбарәт Әгәр ире янында булса Габделхәй белән өстерәлер идеме? Юк. аяк та атламас идс' Нигә соң аларны аерым яшәргә мәҗбүр игәләр? Галләмне күргәч, Шәфика чын-чынлап курка калды Үзенең гөнаһларын яшермичә иренә сөйләп бирүдән курыкты. Габделхәй алар яныннан киткәч, күз яшен тыя алмады, җылый башлады — Нәрсә булды?—диде Галләм аны култыгыннан алып. — Син тагын күпме мине ялгыз калдырып йөрергә уйлыйсың? Акылдан шаштырырга исәбең булмаса, кайт гизрәк! — Хатынының катгый таләбе ирне аптырашта калдырды. - Җибәрсәләр, бүген үк кайгыр идем, -җибәрмиләр бит — Мине хатын итсәң, кайт тизрәк' — Ире күңелендә үз тугрылыгына шик-шөбһә тудырмаска теләп, һөҗүмне көчәйтте Авылда чибәр гол хатыннар күгг дип сөйлиләр, әллә берәрсснә ияләндеңме? — Нәрсә сөйлисең син? Уема да керегг караганы юк Алар шулай сөйләшеп өйгә кайтып керүләрен сизми дә калдылар. Араларында ниндидер бәхәс купканны сизеп, Фатыйха абыстай куркып калды. «Әллә, ходаем, Галләм берәр ят кеше белән гоггы микән?» дип курыкты. Кызының кон дә эштән согца калып кайгуы күптән инде эчен пошыра идс. Ачуланып та карады, әмма ул турыда сүз башласа, кызы көлкегә әйләндерә дә бетерә. Кайсы вакытта аның соңг а калып йөрүен үзенчә, кара акыл белән аклап та куйгалады Кызының шундый вакыты, ничек инде ире була торып, гомерне ялгыз үткәрергә кирәк’ Шундый шөбһәле уйлар дулкынында йөзә-йозә. Галләм Шәфиканы каршы алып йөргән арада ул ашарга әзерләде. Галләм алып кайткан итне тиз генә ип урагычтан үткәреп, таба пәрәмәче пешерде Кызы белән кияве кайтып кергәндә пәрәмәчнең хуш исе борынны кытыклап, ашыйсыны китереп тора иде инде. Шау-гөр килеп ашарга утырдылар. Өстәл яны түгәрәкләнде. Балаларның шатлыктан башлары күккә тигәндәй булды. Әтиләренең икесе ике ягына утырып аңа авыз ачарга да ирек бирмәделәр. Ә Шәфиканың тамагыннан аш үтмәде. Эче янганга чыдый алмый, бертуктаусыз чәй эчте. «Нинди начар хатын мин»,— дип уйлап, йөрәге әрнеде. Галләм пәрәмәчне яратып ашады. Авылда аның каенанасы кебек тәмле итеп әзерли белмиләр шул. — Сине сыйлап кайтарганнар, ахры,—диде ул хатынының ризыкны чемченеп кенә утырганын күреп. Аны-моны уйлап әйтелмәсе дә, бу сүзләр Шәфиканың йөрәгенә энә булып кадалды. Әйе, курыкканга куш күренә. Җавабы табылды тагын: — Көндез артыграк ашап ташлаганмын, безнең райбашкарма ашханәсендә ашны яхшы әзерлиләр бит... Галләм бу сүзләргә ышанды, әлбәттә. Хатынының бакчада, Габделхәй алып килгән татлы ризыкны ашап утыруын күз алдына да китерми иде. Ничек кенә булмасын, Шәфика ирен бик сагынган иде. Ашап-эчеп, өстәл яныннан тору белән ял итәргә урын әзерләде. Сүзләре сөйләшеп кенә бетә торган түгел иде. Төн шундый кыска тоелды, үткәне сизелми дә калды. Иртәгесен Галләмгә китәргә кирәк иде. Шәфика, тагын бер кичкә кал дип ялынса да, тыңламады. Ул шулай тәрбияләнгән, аның өчен беренче чиратта дәүләт эше тора, шәхси мәнфәгать соңыннан... Галләм хатынын үз янына алдырырга кирәк дигән фикергә килде. Торыр урын булдыру мәсьәләсе бөтен җитдилеге белән алга килеп басты. Бу шактый авыр мәсьәлә. Төзегәч, төзегәч, йортны яңаны эшләтергә кирәк. Бер көнлек кенә итеп түгел, гомерлек итеп! Ә менә төзү материалын ничек юнәтергә? Ул юл уңаенда Шәрәфи янына кереп чытарга уйлады. Шәрәфинең кылын тартып карарга кирәк, бер буралык бүрәнә табып бирә алмасмы? Сораулар, сораулар! Бер кеше башына гына сыйдырып бетерерлек түгел. Иртән йокыдан тору белән юлга әзерләнә башлады. Иң элек атын ашатып, эчертте. Әтиләрен озатырга балалар да тордылар. Ә башка көнне Фатыйха абыстай аларны йокыдан уята алмый алҗый иде. — Кара әле, бу кирәкле кишер яфракларын,—диде ул киная белән,— торып та утырганнар!—Ул аларны өстәл янына утыртты. Табын тагын түгәрәкләнде. Ашап-эчкән арада Шәфикага да эшкә барыр вакыт җитте. Аның эш урыны Галләмнең юлы уңаенда иде. — Тагын кайчан эләгә, бер тарантаска утырып җилдерим әле,—диде ул иренә,—мине эшкә кертеп чык!—Тәкъдим теләп кабул ителде. Балалар да әниләреннән калышмады: — Безне дә атка утыртып йөрт,—дип дауладылар. Аларның сүзен тыңламый буламы соң?! Ике бистә арасын узганчы тарантаска утырып бардылар. Аннан соң да әле Фәрит тарантастан төшми алҗытты. — Озакламый бөтенегезне җыйнап авылга алып китәм, шунда үзеңә бер ат бүләк итәрмен,—дигәч кенә көйләнде. Шәфикага иренең бу сүзләре ошамады, әлбәттә. «Балаларны котыртма» дип әйтмәкче иде, тешен кысып булса да түзде, эндәшмәде. Фәрит белән Фәридә төшеп калгач, Галләм атны кызулатты: — Тагын мине ташлап китәсең инде,—диде Шәфика Күзләрендә энҗе кебек ялтырап яшь бөртекләре күренде. Бу ясалма түгел, чын йөрәктән чыккан күз яшьләре иде. Ул үзе өчен курка. Ә Галләм аны үзеннән шикләнә дип кабул итте. Чын күңелдән кызганды Галләм хатынын райбашкарма ишеге төбенә кадәр илтеп куйды. Анда тагын Кадыйров басып тора иде. Күренмәскә теләп эчкә кереп китте. Шәфика иренең ике битеннән үбеп, тарантастан төште. Ул күздән югалганчы баскан урыннан кузгалмады. Урам халык белән мыжлап тора. Ашыгып эшкә баралар. Колхозга җибәрмәгән булсалар, Галләм дә шулар арасында булыр иде. Ямансулады, үзәге өзелеп ямансулады. Менә Арча артта калды. Хәрби шәһәрчекне узгач, иген кырына килеп чыкты. Быел анда ашлык чәчелмәгән. Җир кысыр калган. Сугыштан сон елларда бу тирәдәге җирне шәһәр халкына бәрәңге утыртырга бүлеп бирәләр иде. Галләмгә дә бер кишәрлек җир биргәннәр иде. Бер-ике ел бәрәңге утыртып яхшы гына уңыш та алды. Хәзер ул бәрәңге утырткан җирне казып бетергәннәр, чокыр да чакыр... Шул тирәдән ерак түгел зур төзелеш башланган. Германиядән кайтартылган тимер каркасларны монтажлап, бина корып маташалар. Тар гына арада ике мәртәбә тимер юлны аркылы чыгарга туры килде. Сул якта, Казан суы буенда ял йорты. Ул табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан. Җәй көннәрендә анда зур җитәкчеләр ял итә дип сөйлиләр. Галләм ише гади кешеләргә юл ябык Ә тау астында, сазлык кырыенда шырпы тартмасы кебек вак-вак йортлар тезелеп киткән. Алар «халыклар атасы» үлгәч барлыкка килде Халык бераз иркен сулап, торак мәсьәләсен хәл итүне кулына алды. Шәһәр читендәге ерганаклар, тау кырыйлары рөхсәтсез салынган такта йортлар белән тулды. Уты, эчәргә яраклы суы булмаса да, шәһәрдәге ярым җимерек, сасы подвал түгел иде инде бу. Бала-чага саф һава сулап үсә. Як-ягына мәһабәт тупыллар үсеп утырган таш түшәлгән юл буйлап бара торгач, Шәрәфи каравылчы булып ялланган урманга да барып җитте. Уң якта, куе куаклар арасында йорт түбәсе күренде. Галләм атны шунда таба борды. Тал чыбыгы түшәп юл салынган сазлык аша узгач бер йорт янына килеп чыкты. Ул шактый биек такта койма белән уратып алынган. Капка төбендә коедан Шәрәфинең кызы Резидә су алып маташа иде. Күрү белән таныды: — Әти, Галләм абый!—дип кычкырды. Капкадан ашыгып Шәрәфи килеп чыкты, һәм ике кулын сузып Галләм каршына килеп басты. — Көтмәгән идем, мәрхәбә! Кадерле кунак килгән.. — Менә кая килеп оялагансыз! Эзләп таба торган түгел... Шәрәфи капканы ачты, сорап та тормады, атны җитәкләп ишегалдына алып кереп китте. Ишегалды иркен, эреле-ваклы хайван белән мыжлап тора. Баскыч төбендә хуҗабикә күренде — Кунак бар икән! Әйдәгез, әйдә, өйгә рәхим итегез' - Анда керсәм озак торам,—диде Галләм,— шушында бераз сөйләшик тә, китәм... — Булмаганны...—дил, ир белән хатын авыз ачарга да ирек бирмәделәр. Шәрәфи Галләмнең атын туарып, алдына яңа чабып алып кайткан хуш исле печән салды. Аннан бергәләп өйгә керделәр. Өй эче татарча җиһазла ндырылган Почмак якта сәке, ак якта имән өстәл, түрдә чаршау корылган агач карават. Бөтен җир пөхтә итеп җыештырылган. — Менә шулай яшәп ятабыз,—дип, Шәрәфи өстәл кырыена барып утырды.— Әйдәгез, бер дога! —Галләм мөселманнарның бу гадәтенә яңа ойрәнеп кенә килә иде әле, Шәрәфигә ияреп ул да ике кулын күтәрде. Хәмсәнә өстәлгә шакмаклы кызыл ашъяулык япты. — Күрәм, сез зурдан кубасыз,—дидс Галләм уңайсызланып.- Мин сезне болай мәшәкатьләнерсез дип уйламаган идем — Мактап йөрисез икән, диде Хәмсәнә,—бүген мич ашы пешергән идем — Өстәлгә таба белән кайнар бәлеш килеп утырды Ир белән хатын серле итеп бер-бсрсснә карашып алдылар — Китер, китер!—диде Шәрәфи, боерган тавыш белән 5 .К У..М4 Хәмсәнә почмак яктан алып чыгып өстәлгә утырткан шешәне Галләм идәнгә алып куйды. — Бусы кирәкми,—диде, аракыдан катгый рәвештә баш тартты.— Ул каһәр суккан эчкә керсә, сөйләшүнең рәте булмый, минем әле юл йөрисем бар. — Бер дә исегез китмәсен, өй иркен, кунып китәрсез,—диде Хәмсәнә сүзгә кушылып.— Рәхәтләнеп ял итегез! Шулай сөйләшә-сөйләшә хуҗабикә ак чәшкәләргә хуш исле чәй ясап китерде, табак белән бал куйды. — Болар менә минем ризык,—диде Галләм,—алар хәзер авыл халкының төшенә дә керми. Ул тамагы тук булса да симез сарык ите турап пешерелгән бәлештән авыз итте. Бәлеш ашап туйгысыз иде. Сыйланып сөйләшә торгач сүз шактый тирәнгә керде. Шәрәфи сәяси темага күчте. Бу темага авызымны да ачмам дип сүз биргәне булса да, тыелып кала алмады: — Әйтегез әле, болай тагын күпме яшәргә була?—диде. Җавап көтеп тормады, сүзен тагын дәвам иттерде.— Инде менә сугыш беткәнгә ничә ел, тормыш көннән-көн авырая, көннән-көн кысалар. Колхозчы мескен кол хәлендә, крепостной крестьянне дә болай җәбер ләмәгәннәрдер! Галләм үзе дә шулай уйлый, ләкин үзе уйлаганча җавап бирергә шүрләде: — Партия авыл халкының тормышын яхшыртырга бөтен көчен куя,— диде, көндәлек матбугатта зур хәрефләр белән языла торган сүзләрне кабатлап.—Көтик, үзгәреш булырга тиеш. Авыл җирендә җитәкче кадрларны ныгыту шул юлда бер адым бит. — Шәһәрдән колхоз рәисләре җибәреп, тормышны яхшыртып булыр дип уйлыйсыңмы? — Шәрәфи Галләмгә текәп карап торды да, бер башлагач ахырына кадәр әйтеп бетерергә кирәк дип уйлады: — Минемчә системаны үзгәртергә кирәк, колхозчының авыр хәленә система гаепле... Менә ничек?! Болай ачыктан-ачык сөйләшергә ярыймы соң? Галләм Шәрәфине ничек туктатырга белмәде. Авызы пешкәне бар. Шундый сөйләшүдә катнашып көчкә котылды. МГБга чакыртып җанын алдылар. Ярый әле, тыңлап кына утырган иде. Әгәр ул сүзләр аның авызыннан чыккан булса, белмим, ахыры нәрсә белән беткән булыр иде! Халыкны авызлыклау мөмкин эш түгел икән шул! Палач балтасы астында да фикерен әйтми калмый, юлын таба ул. — Син, энем, миннән курыкма!—диде Шәрәфи, Галләмнең куркып калганын сизеп.— Мин кешене кешедән аера беләм. Әгәр ышанмасам, авыз да ачмаган булыр идем. Минемчә, безгә, крестьян халкына ирек бирергә кирәк. Ирекле булса, ул дөньяның астын өскә әйләндерергә сәләтле. Гражданнар сугышыннан соң илнең хәле хәзергедән йөз мәртәбә авыррак иде Син ул чорны күз алдыңа китерә алмыйсың, әлбәттә. Сиңа ничә яшь әле? Күреп торам, яңа туган бала гына булгансың шул. Менә алайса тыңла! Революциядән соң Ленин бөлгенлектән котылу юлын тапты. НЭП игълан итеп, халыкка ирек бирде. Бер-ике елдан ил аякка басты. Билгеле булганча, патша заманында Рәсәй крестьян иле иде. Гомер-гомергә крестьян җирсез булды, тамагы туймады. Ленин аларны «җиргә үзегез хуҗа буласыз!» дип алдады. Шушы алдау аңа революциядә җиңү китерде. Чөнки гражданнар сугышында Кызыл Армия башлыча крестьян егетләреннән тора иде. Дөрес, революциядән соң җирне җан башыннан тигез итеп бүлделәр Үзе исән булса, бәлки шулай калган да булыр иде. Сталин башны ашады. Халыкны сарык көтүе кебек колхозга куып кертеп, бер нәрсәсез калдырды. Нәтиҗәсе күз алдында. Бу бит тарихта күрелмәгән хәл: көн-төн бушка эшләп, ачлыкта тилмерәбез! Шул эшмени инде—үстергән икмәгеңнең бөртеген дә калдырмый, дәүләткә илтеп тапшыр да, үзең шәһәрдән сатып алып кайтып, тамак туйдыр 1 Сүзгә Хәмсәнә кушылды: Җитәр инде сиңа, туктаусыз такылдап, кунакка ашарга ирек бирмисең, —диде ирен битәрләп.— һич тыңлата торган хәл юк,—дип тагын Галләмгә карады,— сүзнең берәр файдасы булса икән?' Таш капчыкка илтеп тыгарлар әле менә... Шәрәфи крестьянгә хас булган акыл белән фикер йөртә. Бөтен сүзләре белән килешмәсә дә, Галләм эченнән аның яклы иде. Ул ачыктан-ачык үз фикерен аңа белдерергә кыймады. Хәмсәнәне яклап берничә сүз әйтүне кирәк тапты. — Хатының акыллы киңәш бирә, сөйләшкәндә сак булырга кирәк,— диде.— Безнең заман шундый заман, бер сүз өчен тормышың җимерелергә мөмкин. — Беләм, беләм! Нишлим соң, йөрәккә чыдап булмый бит?! Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чумган диләрме әле?!. Әйе, халыкның күпчелеге тормыштан риза түгел — Шеш тула да, бер тишелә,—диде Шәрәфи авыр сулап,— халык үз сүзен әйтми калмас. Галләм ниндидер бер китапта Наполеонның үз солдатлары турында «ворчат, но шагают» дигән сүзләрен укыган иде. Хәзергә бездә бөтен ил күләмендә шундыйрак хәл бит дип уйлап куйды. — Ярар, ул да торсын, бу да торсын, күп сүз—юк сүз дип юкка әйтми торганнардыр,—диде Галләм.—Беләсезме, мин сезнең янга ни өчен сугылдым? Сорау Шәрәфине сискәндереп җибәрде: — Әйтеп карагыз? — Миңа бер өйлек бүрәнә кирәк — Нәрсә, әллә авылда төпләнеп калыргамы исәп? — Камытның кәттәсен киерттеләр, тиз генә ычкынып булмас ахры... — Хәзер генә әзер бүрәнә юк, уйлап карарга кирәк Шәрәфи монда килеп урнашкач, үз кулы белән шактый зур бура бураган иде, бер атна чамасы элек сатып җибәрде. Казан артыннан килеп алып киттеләр. Сабыр итсә дә ярыйсы булган икән, хуҗа ашыктырды бит. Аның рөхсәтеннән башка эшләнә торган эш түгел. Хезмәт кенә Шәрәфинеке, калганы бар да аларныкы. Ул бу турыда Галләмгә тәфтиш- ләп сойләп тормады. — Җае чыгу белән хәбәр итәрмен. — Миңа ашыгыч түгел, козгә гаиләмне алып килергә уйлыйм. Алар- ны кеше почмагына алып килеп булмый бит Галләм аш өчен рәхмәт әйтеп, урыныннан торды. Шәрәфи кечкенәдән гадәтләнгәнчә дога кылды, аннан соң гына урыныннан кузгалды Була торган булса, озакка сузмаска иде. - диде Галләм, тагын бер мәртәбә үтенечен искә төшереп.— Коры вакытта ташып калдырырга кирәк. Шәрәфи хуҗа белән сөйләшеп бер буралык бүрәнә әзерләргә һәм бурап та куярга вәгъдә бирде. Ул монда баш урманчы белән элемтәгә кереп, тамырын шактый тирәнгә җибәреп бара иде инде. Корыган агачларны кисү сылтавы белән шактый күп бүрәнә әзерләнде Бу турыда алар баш урманчы белән икесе генә белә. Корыган агачлар утынга сатыла Менә шул вакытта бер буралык бүрәнәне Галләм Җиһаншин исеменә ягулык өчен сатылган утын хисабына кертеп җибәрергә туры киләчәк.