Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛ ЙӨРӘГЕНДӘ ТАМЫРЛАНСЫН

ир-ана йөрәге күпне саклый Атабабаларыбызнын «Тел астында тел бар, җир астында юл бар», дигән мәкале дә шуңа бәйләнгәндер Әйе, тел астында да тел бар һәм тел артында да тел бар Хәтта Җир астындагы юлларда да. тел бар Чөнки аларда тарих сәхифәләре. Ә сәхифәләрдә исә халык язмышы, гасырлардан-гасырларга энҗе бөртегедәй җыелып килгән күңел байлыгы, халыкның рухи дөньясын чагылдыручы аңы-акылы. Җир астындагы юллар да, тел артындагы телләр дә күмелеп каламы? Тарих тузаннары каплыймы ал арны? Иске юлны яңа юл, иске телне яна тел алыштырамы? Әйе, телне без яшь тал чыбыгыдай бөгәргә, корыган агач урынына сындырырга, имгәтеп ташларга тырышабыз. Ә ул тәкәббер, горур, гаярь. Ул безгә баш ими үз кануннары белән яши бирә. Болгарлар безнең борынгы атабабаларыбыз Аларнын да ата-бабала- ры булган бит. Ул ата-бабаларның да атабабалары бар. Ничек сойләште икән алар? Телнең күңел көзгесе, халык козгесе, ил көзгесе булуын аңлаганнармы? Моны тарих сәхифәләренә язып калдырганнармы9 Кайда алар? Их, укырга иде... Юк шул. Юк! Әдәби тел тарихын Кол Галинең «Кыйссан Йосыф» поэмасыннан башлыйбыз (XIII йөз) Ә ана чаклы? Булмаганмы9 Булган. Ләкин тарих тузаннары күмгән. Исәр җирләр, туздырыр ул тузаннарны. Шулай итеп, юл астындагы юллар, тел артындагы телләр ачылыр, бәлки. Галимнәр халкыбызга бик борынгы кавемкәгъбәләребезнең тел-лө- гать гәүһәрен, яшәү рәвеше өлгесен, рухи дөнья серләрен бүләк итәр Бу җәһәттән бүген күп кенә фәнни хезмәтләрне күрсәтеп була Әдәби телебез, гәрчә ерак тарихтан булмаса да, бөтенләй үк өйрәнелмәгән түгел. С. Күкләшев, К Насыйры, Г Ибра- һимов, Г Алпаров, Л. Җәләй, М Зә- кисв, X. Курбатов, Ф Сафиуллина ... тагын да бик күп галимнәр әлеге чишмә башыннан киң һәм тирән диңгезгә йөзеп чыгарга тырышты һәм тырыша Әмма бу өлкәдә армый- талмый, өзлексез, җиң сызганып, мәсьәләнең асылына чын мәгънәсендә төшенеп эшләүче тел галиме филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры Вахит Хаков. Моңа чаклы аның күп кенә китаплары дөнья күрде. Менә аларнын кайберләре генә: «Тел һә.м стиль мәсьәләләре» (1961), «Татар әдәби теле тарихыннан очерклар» (1965), «Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше» (1977), «Татар язучыла- рынын тел үзенчәлекләрен өйрәнү» (1984), «Татар әдәби теленең совет чорында үсеше (20 30 нчы еллар)» (1985) һ. б һ. б да юл бар», дигән мәкале дә шуңа бәйләнгәндер Әйе, тел астында да тел бар һәм тел артында да тел бар Хәтта Җир астындагы юлларда да. тел бар Чөнки аларда тарих сәхифәләре. Ә сәхифәләрдә исә халык язмышы, гасырлардан-гасырларга энҗе бөртегедәй җыелып килгән күңел байлы Вахит Хаковның «Татар әдәби теле тарихы» исемле соңгы хезмәте Казан дәүләт университеты нәшриятында 1993 елда дөнья күрде. Күләме 18 табак. Бездә фонетика, лексика, морфология, синтаксис, диалектология, стилистика, тарихи грамматика буенча төрле дәрәҗәдә хезмәтләр язылды. Ә менә әдәби тел тарихи буенча студентлар өчен дәреслекнең шулай соң басылуында, минемчә, берничә сәбәп бар. Бердән, бу фән башкаларга караганда соңрак укытыла башлады. Аннан соң аның колачы бик киң—барлык трл тармакларын үз эченә ала. Башта ул кыска- ча гына «Тел тарихы» дип йөртелә иде. Аннан икегә бүленде: «Тарихи грамматика», «Әдәби тел тарихы». Аларны «игезәк» дип атарга да мөмкин. Берберсенә бик якын. Вакыт-вакыт үзара керешеп тә китәләр. Ләкин игезәкләр дә кайсы як беләндер аерыла ич. Болар да шулай Тарихи лексика, тарихи фонетика, тарихи морфология, тарихи синтаксис бар. Болар «Тарихи грамматика» кысасына сыеп бетә. Әдәби тел тарихи стильләр системасыннан да гыйбарәт. Белинский әйткәнчә, стилистика — грамматиканың югары «баскычы». Димәк, стилистикага керешкәнче тел гыйлеменең барлык тармакларын фәнни нигездә эшкәртү мотлак. Бер кеше җилкәсенә ул шактый авыр йөк булып төшә. Безнең шартларда аны башкарып чыгу мөмкин дә түгел. Сәбәпсез җил дә исми, агач яфрагы да селкенми, дигәндәй, бу хезмәтнең шулай соң чыгу сәбәбе берникадәр аңлашылды булса кирәк. Әдәби тел тарихы буенча шөгыльләнүчегә лексика, фонетика, морфология, диалектология, синтаксис, стилистика, тарихи грамматика фәннәрен камил белү генә дә җитми. Бу фән башка төрки телләр әдәби теленә дә чагыштырылып өйрәнелә. Алар исә — утызга якын. Шуларның һәммәсен белү лазым. Үз халкыңның һәм әнә шул төрки телле егермедән артык халык тарихын җитди белү дә шарт. Шунсыз бу фәнне укыту яки аның турында хезмәт язу юкәдән чикләвек эзләү кебек кенә булырга мөмкин. Мәгълүм ки, унтугызынчы йөздә «Татар теле грамматика»сын күбрәк руслар язган. Ә алар рус телендәге берәр грамматик категория татар телендә табылмаса, аны «ярлы» дип исәпләгәннәр. Ләкин бит татар телендәге тартым категориясе рус телендә дә, инглиз телендә дә юк. Әмма без бер дә аларны «ярлы» тел димибез. Төрки телләрнең байлыгын исбат итү белән унберенче йөз филологы Мәхмүт Кашгари шөгыльләнгән. Унтугызынчы йөздә исә бу изге эшкә Каюм Насыйри җиң сызганып керешә. Димәк, «татар әдәби теле тарихын» укытучыга кардәш телләрне, ерак кардәш телләрне генә түгел, ә бәлки кардәш булмаган телләрне дә белү кирәк. «Башка телне белмәгән кешенең үз теле турында төшенчәсе булмый»,—ди Гёте. «Күп телләр белү — бер йозакка күп ачкыч ярату дигән сүз» (Вольтер) һәм «Теге яки бу халыкның гореф-гадәтен белү өчен башта аның телен өйрәнү» (Пифагор) дигән сүзләр дә бар. Профессор В. X. Хаковның бу хезмәтен укып чыккач, әнә шулар һәм башкалар хакында да уйланырга туры килде. Авторның шундый югары таләпләрне нигез итеп алуы шатландырды. Әдәби тел тарихы чорларга бүлеп өйрәнелә. Автор бу мәсьәләне дә игътибар үзәгенә ала. Моның өчен ул бүлек тәгаенләнә. Беренче бүлектә татар әдәби теле тарихының гыйльми нигезләре карала. Анда «әдәби тел тарихы» фәне турында төшенчә бирелеп, әдәби тел тарихы һәм җәмгыять тарихы арасында мөнәсәбәт, әдәби телнең язма һәм сөйләм төрләре, әдәби тел һәм стильләр, төрки телләрнең һәм татар әдәби теленең үсешен чорларга бүлеп өйрәнү мәсьәләләре тикшерелә. Икенче бүлек: «Идел буе төрки язма теле һәм иске татар әдәби теленең барлыкка килү һәм үсеш чоры» (X гасыр XIII гасырның беренче яртысы). Биредә борынгы һәм иске татар әдәби теленең барлыкка килүе өчен төп шартлар, татар әдәби теле һәм этногенез мәсьәләләре, борынгы язма әдәби телне һәм җанлы сөйләм үзенчәлекләрен чагылдыруда глоссарийларның роле. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы һәм аның тел үзенчәлекләре яктыртыла. Өченче бүлек: Алтын Урда хакимияте чорында татар әдәби теле» (XIII гасырның икенче яртысы — XV гасырның беренче чиреге). Әдәби тел тарихын стильләр тарихыннан аерып карау- җирнең сыйфатын гумусны исәпкә алмый билгеләү кебек булыр иде. Чөнки стиль (өслүб) әдәби телнең теге яки бу чорда ни дәрәҗәдә торышын, үткәнен, киләчәген билгеләүгә ярдәм итә. Болгар чорында, мәсәлән, поэтик стиль өстенлек ала. «Кыйссаи Йосыф» поэмасының сәнгатьчә эшләнешен, андагы тел-сурәтләү чараларын тикшерми торып, ул чактагы әдәби тел торышын билгели алмыйбыз. Вахит Хаков бу мәсьәләгә дә даими игътибар итә. Шуна күрә икенче бүлектә «Кыйссаи Йосыф» әсәренең те- лен тикшерү — табигый күренеш. Дөрес, аның теле турында төрле караш бар. Ул, имеш, борынгы госманлы төрекләр әсәре (Карл Броккельман), аның теле, имеш, борынгы сәлжүк теленә якын (Баскаков) һ. б. Әлбәттә, аларны да инкарь итеп булмый Әсәр катнаш телдә язылган. Шулай да, лингвистик анализ ясап карасаң, үзәктә бүгенге әдәби телебезнең тамырлары ятканлыкка ышанасың. Моны сүзлек хәзинәсе, авазлар төрлеге, грамматик чаралар, фигыль формалары, мәкаль- әйтемнәр, сурәтләү чаралары раслый. Алар: «Без борынгы орлыктан тамырланып шытып чыктык, киләчәк зур әдәби тел дөньясы өчен кәүсәләнеп, ботаклар җибәрербез, яфрак ярырбыз афәтләрдән саклагыз безне», дип кычкырып тора кебек. Вахит әфәнде, чыннан да, ул әсәрдәге тел чаралары аша шул чор әдәби теленең торышын оста күрсәтә алган. Казан ханлыгы чорында (XV гасырның утызынчы елларыннан XVI гасыр уртасына кадәр) исә, матур әдәбият стиле үсү белән бергә, башка стильләр «канатлана» башлый. Шуны искә алып, автор дүртенче бүлектә бик хаклы рәвештә фәнни стиль, рәсми канцелярия һәм дипломатия теле турында мәгълүмат бирә. Чыннан да, шул чордагы фәнни стильчәрәк язылган төрле тарихи язмалар, юл язмалары сәяхәтнамәләр, әдәби әсәрләр телендә фонетик, морфологик, лексик һ. б яктан охшашлыклар зур. Автор раславынча, аларның бөтенесе «уптым илаһи» шул чор әдәби телен күз алдына китерүгә ярдәм итә. Телне тудыручы, иҗат итүче, үстерүче, камилләштерүче халык. Шуңа күрә әдәби телне икегә бүлеп карау гадәте дә бар: сөйләмә әдәби тел, язма әдәби тел. Язма әдәби тел барлыкка килгәнче сөйләмә әдәби телне халык үзе эшкәрткән. Ә инде язма әдәби тел, гәрчә үзәктә үз телебез гәүһәрчылбыр- лары сузылса да, ул әле Казан ханлыгы чорында да, аннан соң да шактый «чуар» була. Шулай да әдәби тел нормалары, әлеге үзәк гәүһәр-чылбырга бәйлә- нәбәйләнә, акрынлап ныгый бара. Бишенче бүлектә нәкъ менә шушы мәсьәлә карала да. Инде менә безгә оч стиль үзенчәлегенә тукталу вакыты җитте Югары стиль (гарәпФарсы сүзләре күплек), түбән стиль (гади сөйләм), урта стиль (катнашлык) Кол Гали Мөхәммәдьяр, Мәүлә Колый, Утыз Имән һ б сүз сәнгате осталарының әсәрләрендә «канат кагып» килде. Аңа карата һәр шагыйрьнең үз карашы Ә без телгә алган шагыйрьләр күбрәк югары стильгә табынды. Өч стильнең фәнни нигезләрен ачыклау исә Аристотельдән үк килә. Аннары Күкләшев шөгыльләнә. Ничек кенә булмасын, ул әдәби телнең үткәнен, теге яки бу чорда торышын билгеләүгә нык ярдәм итә Ә инде милли әдәби тел чорына якынлашкан саен алар бер-бер- сснә керешә бара. Аннан урта стиль өстенлек ала Шуна күрә Вахит әфәнде бишенче бүлектә татар әдәби теле тарихына өч стиль системасын махсус тикшерүне кирәк тапкан Хезмәтнен алтынчы бүлегендә татар әдәби телендә фонетик нормалар үсешенә анализ ясала. Авазлар! Диңгез су тамчыларыннан барлыкка килгән кебек, тел диңгезе дә аваз-хәреф гәүһәрләреннән тора, һәр гәүһәр чал тарих көзгесе. Берсен генә алып карасаң да, бик борынгы ыруг, кавемкәгьвә, кабилә туганлыкларын, алар арасында булган тел аерымлыкларын һәм бүгенге әдәби телебездәге бу «гәүһәрләрне» аера белмәү каршылыкларын аңларга ярдәм итә. Әйе, хәл ителмәгән мәсьәләләр бнк күп. Төрлечә язабыз: егәрле-жегәрлс, егет-җегет, аз-әз, акрын-әкрсн, яткыр- яткыз, кидер-кигез һ. б. Кайсы дөрес? Моны ачыклау өчен һәр аваз-гәүһәр- нең ерак үткәндәге тарихын белер! ә кирәк Й-ж авазларын гына алыйк М. Кашгарн әйтүенчә, угызлар һәм кыпчаклар сүз башындагы «й»нс «ж»гә әйләндерә. Йнын ж-гә күчеше үзбәк теленең кыпчак сөйләшендә очрый Шулай да ул барлык кыпчак телләре өчен характерлы түгел. Бу хакта күп галимнәрнең каршылыклы фикерләре бар. Чөнки аны ачыклау өчен борынгы Орхон-Енисей язмаларын да, башка төрки телләрнен авахлар системасын да белү таләп ителә Профессор Хаков тикшерүне нәкъ шул юнәлештә алып бара да Ә инде хәзерге вакытта җ-нең өстенлек ала баруы сөйләү телендә аеруча нык күзәтелә. Башкортстан татарлары да хәтта «җыл», «җегәрле», «же- гет», «җылады» дип «Ярып сала» Бу аларда бик матур яңгырый. Колакны назлаган кебек. Әлбәттә, урыны-уры- ны белән «й»ләштсрү дә көчле. «Тел артында тел бар» дигәнне «аваз артында аваз бар», «сүз артында сүз бар» дип тә әйтеп була. Алар ярыша Мәйдандагы көрәшче ише генә түгелдер әле. Шулай итеп, һәр аваз хәрефтә, һәр сүздә, һәр грамматик чарада (кушымчаларда) телебезнең зур тарихы чагыла Аның шулай шәнлеген җиденче («Татар әдәби теленең лексик нормалары»), сигезенче («Әдәби телдә грамматик (морфологик) нормалар ның тарихи үсеше») бүлек турында фикер йөрткәндә дә күрәбез. XIX гасырга килеп җиткәч, авторның әдәби тел һәм матур әдәбият теле (тугызынчы бүлек) үсешенә махсус тукталуы да бик урынлы. Чөнки бу инде—милли әдәби тел формалашып килгән чор. «Әдәби тел», «әдәби әсәрләр теле», «язучылар теле» бер үк төшенчә кебек тоелса да алар бер-берсен- нән аерыла XX йөз башында (унынчы бүлек), милли әдәби тел формалашкач, аның тирәсендә җитди каршылыклар барлыкка килә. Ул хәтта вакыт-вакыт сыйнфый характер ала. Мәгълүм ки, тел өлкәсендәге демократик юнәлеш җинеп чыга. Монда Г Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. Әмирхан һ. б. сүз сәнгате осталарының, галимнәрнең эшчәнлеге шифасы зур була. Без сүз алып барган хезмәткә кереш сүздә болай диелә: «Китапта татар тел гыйлеменең бер тармагы булган «Татар әдәби теле тарихы» фәненең катлаулы мәсьәләләре яктыртыла. Борынгы язулы татар әдәби теленең үсеше Идел буенда төзелгән дәүләтләрдәге (Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы) телләр белән тыгыз бәйләнештә карала. Аннан соңгы дәверләрдә татар әдәби теленең нормалары урнашуы, әдәби телнең стильләр белән тыгыз бәйләнеше тикшерелә, әдәби телне эшкәртүдә әдипләр, укымышлыларның тоткан урыны күрсәтелә. Студентлар, югары уку йортлары һәм мәктәп укытучылары, фән хезмәткәрләре һәм татар халкының тарихы, язма мирасы белән кызыксынучы киң катлам укучылар өчен». Бу сүзләрдә хезмәтнең теоретик һәм практик әһәмияте ачыклана. Соңгы вакытта милли тел язмышы өчен зур көрәш башланганны искә алсак, хезмәтнең нык актуальлеге тагын да арта. Хәзер телебезнең үткәне, бүгенгесе, киләчәк язмышына аңакыл белән генә түгел, зур хис-тойгы, йөрәк сыкрану аша караучылар сафы һаман ишәя. Халык арасына чыксаң, галим икәнлегеңне белеп алсалар, тел турында һич көтелмәгән төрле-төрле сорау биреп гаҗәпләндерәләр. Гаҗәпләнәсең дә. шатланасында. Үз баласы кебек якын күреп үстергән теленә беркемнең дә битараф булмавын аңлап, куанасың. Чөнки бу тел аның күңеленә, йөрәгенә, бөтен тән күзәнәкләренә ананың бишек җыры-мо- ны аша сеңгән бит. «Эттә», «әннә» дигән сүзләр белән теле ачылган. Тукай әйтмешли, ул шушы туган тел аркылы дөньяның күп нәрсәләрен танып белгән. Бу телдә ерак атабабаларыбызның көрәш каны, данлыклы үткән олы юлы, аналарыбызнын илаһилыгы, яшәвебезнең рухы, милләтебезнең горурлыгы барлыкны аңлый халык. Дөрес, телнең тамырына кат-кат балта белән чапканнар. Әмма өзеп чыгара, тураклый алмаганнар. Өзелгән, киселгән урыны булса, ул еллар үтәүгә йәнә төзәлеп, үсеп киткән. Бу телне гарәп сүзләре дулкыны да (кайбер галимнәрнең исәпләвенчә, егерменче йөз башына чаклы булган әдәби әсәрләрдә гарәп алынмалары 80 процентка җитә), рус лексикасы таппсыны да күмеп китә алмады, Иван юньсезнең дә теше үтмәде. Ни гаҗәп, соңгы вакытта рус һәм гарәп сүзләре телебезгә Колорадо коңгызы урынына ябырыла башлады. Туган телебезнең рухы, моңы, җаны-каны югалып бара. Журналистлар тел белән аеруча нык шаяра. Ә менә әдәби тел тарихын белгән кеше һәр авазга, һәр кушымчага, һәр сүзгә бик сак килергә, анын эчке хосусиятен, асыл сыйфатын аңлап эш итәргә тырыша. Шул яктан караганда да, профессор Хаков хезмәтенең файдасы зур булу — бәхәссез. Хәзер һәр милләтнең әдәби тел тарихы турындагы хезмәтләре еш басыла. Русларда аны санап чыгу да кыен. «Башкорт әдәби тел тарихы» исә башкорт телендә дә, рус телендә дә чыкты В Хаков, бәлки, бу хакта да уйланыр Бу—бер. Икенчедән, шундый зур күләмле хезмәт нибары 1000 тираж белән чыгарылган. Аны халыкка тарату турында уйласаң кашыкка чеметеп он салу кебек кенә булачак... Мондый хезмәтне Татарстан китап нәшрияты аша зур тираж белән чыгарып, бөтен халык массасына сибелерлек итәргә кирәк иде. Бу китапны укып чыккач, телебезнең бүгенге көнгә чаклы нинди урау, авыр, сикәлтәле, бормалы юлларны үтүенә сокланасың да, гаҗәпләнәсең дә, аптырыйсың да. Әллә ничә чәчәк җыелмасыннан ясалган букетка чагыштырасы килә аны. Ләкин букет тарала да, чәчәкләр барлык кыйтгаларга сибелә. Безнең телебез чәчәкләре үз илебез йөрәгендә тамырлансын иде!