Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ МӘХӘББӘТЕ

Тукайның әниемә булган мәхәббәте кайнар, сәер һәм яшерен була Атилла Расих. «Ишан оныгы». __ әйтүнә, Зәйтүнә... -с Габдулла Тукайның төш күрүе турында үз кулы белән язылган әсәрләре * дә бар. Ләкин ул һәрбер күргән төшен дә әдәби әсәр итеп яза бармаган. Ә менә бу юлы, Ходайның хикмәте, ничәнче тапкыр инде ап-ачык итеп, менә мондый төш күрде ул. «Әль-ислах» гәзите редакциясе, имеш. Әкрен генә, тирә-ягына карангалап ала да, Зәйтүнә аның янына сак кына килә, ә аңардан ниндидер җылылык бөркелеп тора. Иң башта «үзе кул биреп» исәнләште, аның йомшак кына, кечкенә кулының җылысы бөтен тәнгә тарала. Ә күңеле һаман уяу тоела, ничек инде бер кечкенә кул, җылылыкка туймаган, өшеп йөргән Габдулланы эретеп ташлавына хәйран калды. Зәйтүнә якынайган саен аның җылысы күкрәкләрне йомшартты, ниһаять, тирләтә башлады. Мунчадагы кебек, җылылыктан тын алуы читенләште, еш-еш тын ала башлады. Ә күңел үзенекен итә: Зәйтүнә аның каушап, оялып, еш-еш тын алуын сизеп, уңайсызлана. Габдулла горур, имеш: «үзе кул бирде», аның сулышын да тойгандай була кебек. Эсселектән тыны куырылып уянып киткәч, беләкләренә кадәр тирләп чыккан, июнь аенын кызу кояш нурлары тәрәзәдән төшеп бүлмәне кыздыра икән. Бераз төш тәэсиреннән кымшанмый гына яткач, Зәйтүнә Мәүлүдованың күзләрен, кыйгач кашларын, никадәр үпсәң дә туялмаслык иреннәрен күз алдына китерде. Күңеле күтәрелеп, чатнап киткәндәй булды һәм, үз хәлемне үзем беләм дигәндәй, убылып та төште. «Ничәмә мәртәбә керәсең төшләремә, йөзең күркәм, буең зифа банкаларда үскән кынадай...» дигән уйлар йөгереп үтте. Чү, бу җырны Гөләнвәрнең үзенең өзелеп сөйгән егете Фазылга язган хатында миннән яздырган иде бит. Ул хатны язганда аның кечкенә йөрәге и типте, и типте! Хәтеремдә, Гөләнвәр хатны язганда да, язылып бетеп, укып чыкканда да бер сүз әйтә алмады. Бераз иреннәрен җылап җибәргәндәй мимылдатып торды, күзләренә килеп тулган яшьләрен яшерә алмыйча сөртте һәм Габдулланы җылы, йомшак күкрәкләренә китереп кысты һәм бик нык итеп үбеп алды. Аны үз гомерендә башка беркем дә болай кочаклап үпкәне булмады... Зәйтүнә, Зәйтүнә! Иренмә, еш кына көзгегә бак! Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак! Тукта, урыс шагыйре Лермонтовның нәкъ шундый бер шигыре бар иде бит әле. Илһам килгәндә бер шигырь багышлыйм үзенә, Зәйтүнә. Ул күзең йолдызлыгын һәм ул кашың кыйгачлыгын, Ул авызың никадәр үпсәң дә туелмаслыгын Күр дә: бу шагыйрь мине бигрәк белеп мактый, диген. Бу шигырь мәгънәсе хәзер бик ачык, якты, диген. Ихтыярсыз, күңлең уйлар: миннән артык юк, диеп Сизми калып, син суларсың: мин матурмын, уф! диеп. Үз-үзеннән разый булыр, яшь күңел дулкынланыр һәм диер: ай-һай, матур мин, кем алыр, тик кем алыр? Шунда уйларсың: бу шагыйрь бушка аһ ормый, диеп Аһлары, фөрьядлары чынлап та урынлы, диеп Йә, җанашым, син дә бу хәлдә минем яклы бит, ә? Гыйшкың юлыңда һәлак булсам да мин хаклы бит, ә? Нинди шигырьләр генә язмый ул үзенең яшерен сөю хисләре турында. «Мин шундый малай инде, алма бакчасында бакчачы үзе биргән алманы, урлаган алманы ашап торган малайлар алдында: «Менә үзе бирде!» -дип, горурланып ашыйм, ә мәхәббәт бакчасында кыз үзе танышырга теләп, миңа яучы җибәр- мәсә. мин һичвакыт танышырга эзләп, ваксынып йөрмим Әмма үзе кул бирсә, тагы да «үзе бирде» дип горурланам, кадерлим ул кулны! Әмма, минем гәүдәм, физик булмышым кызлар каратырлык мени, язам шунда, язам да ялган имзалар астына сыгынам, керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле. Ярабби, ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап килдекем булдыклылык очкыны шушы исереклекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?» Ләкин чын-чынлап уйлап караганда, ул үзенең сөйгәнен бәхетле итә алмавын аңлый, сызлана, жәфалана. Яшь йөрәк түзми, күзе төшкән, яраткан кызларга багышлаган шигырьләрен яза бирә. «Мәҗнүн» имзасы белән Зәйтүнәгә мәхәббәте тәэсирендә тагын бер шигырь Тукайның шәхси үз хәлен ачып сала. Тирләп, эссе көндә койнырга теләп. Бер кеше салкын су алды бер чиләк Суны жилкә аркылы читкә сибеп Куйды да... «Әл дә тәнгә тимәде»,— дип шатлана Кунакханәнең салкын бүлмәсендә күңелсез уйлардан калтыранып куйды ул. Өстәл тартмасыннан алып аспирин капты һәм эчеп куярга теләде. Бүлмәдә су юк иде, дару авызда шул көе эреп, таралып бетте. Бераз ябынып яткач, уйлары «жилкә аркылы читкә сибелгән салкын суны» хәтерләтте, үзенең яшерен мәхәббәте белән чагыштырды. Мин моны яздым, бу гыйшкым миследер; Чөнки гыйшкым нәкъ минем шул төследер Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам — Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам Юлда күрсәм, күз йомам, күрмим, имеш; Ут йотып янсам да, ялган кул куям, Мин сөйгәнне белмәсен дип куркуда Тугры килсәм, сүз сөйлим салкын гына, Булса да күкрәк тулы ялкын гына. Татлы мәхәббәт хыялларына бирелгәнлектәндер инде, сүзләр үзеннән-үзе рифмалашырга гына торган кебек. Күңеле бер яктан яшерен яну белән янса, икенче яктан сәер кичерешләре белән барысын пыр туздырып, таратып ташлый. Әй, Аллаһым, дөньялыкларда үзең кебек һәм үзеңә тиң хәләл жефст белән гөрләшеп, чөкердәшеп пар күгәрченнәр кебек, гомер кичерүләргә ни житә! Артык дулкынланып китеп, өстәл артыннан тора һәм тәрәзәгә таба килә. Урамда тынычлык Еракта утлар жемелдәп күренеп ала. Ә йолдызлар шулкадәр күп, аларның төрлелегенә карап, исең китмәле Терсәкләре белән тәрәзә төбенә таянып уйга кала. Тукай Бишендегә ни өчен килмәгән? Моңлы бала түгел идем. Моңнар төште башыма Халык җырыннан Безнең Бишенде авыллары Златоуст Оренбург, Казан Уфа тракты дип йөртелгән олы юлдан бик ерак урнашмаган. Шулай ук ерак түгел Атнагол, Турай авыллары ярминкәләре дә ел саен гөрләп торганнар. Димәк, заманына күрә укымышлылары, алдынгы карашлылары сәясн яктан да, иҗтимагый яктан да хәбәрдар булганнар дияргә кирәк, аралашып торганнар. Әмма Ходай язмаган инде, адәм рәтле каләм тибрәтүчесе дә булмаган, ничәмә-ничә Бишенде авылларының данын күтәрердәй бер кеше дә табылмаган. Борын астыннан гына Бишенде, Бн-шснде-е-с...» дип, тавык моңы белән генә аяк өсте моңланучылары булса да,' әллә ни аның даны еракларга ишетелми шул. Болай, уйлабрак карасаң, табигать тә бик кыерсытмаган үзләрен, бик матур боргаланып аккан елгалары, челтерәп аккан салкын сулы чишмәләре, зур-зур ташлары һавага ашкан таулары, жиләк-жимешкә, киек-жәнлекләргә бай урманнары кеше сокланып туя алмаслык. Шунда шүрәлеләр чыккалап, кешеләрне кытыклап, көлдереп йөрсәләр дә тирәякларда шпетмәгән-белмәгән кешеләр булмас иде Ичмаса, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай килгән булса да, бишенделеләрнең күңелләрендә бер сагынып сөйләрлек хәтирә булыриде. Күпләрегез, ничек инде ул, дип елмаеп куярсыз. Ә шулай да бишенделеләр аеруча яраталар Габдулла Тукайны. Менә Югары Бишенде авылы колхозлаштыру чорларыннан бүгенгәчә Тукай исемен ташлаганы юк. Башта Балашов исемендәге колхоз оеша. Ул бер таралып оеша, өстәвенә ул кеше, югарыдан җибәрелүенә карамастан, «халык дошманы» булып чыга, шуңа күрә халыкны сөйгән, янып көйгән данлыклы кеше Габдулла Тукай бу колхоз исемен ала һәм бүген дә сынатмый, әлбәттә. Ул вакытларда Каран Бишенде авылы Югары Бишенде авылыннан дүрт адым тыкрык белән генә аерылып торган. Тыкрыкта үскән ике авыл «арасындагы» тал тирәкләре бүген дә үсеп утыралар, кемнәргә шуннан үтәргә туры килә, дикъкать белән карагыз әле. Менә шушы авылда 1901 нче елда кирпечтән салынган мәдрәсә ачыла. Уфада «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, авыл бае Зиннәтулла улы Мөхәммәтша, аның хуҗасы була. Үзе белән бергә укыган шәкертләрдән мөгаллимнәр чакырта, араларында Зөләйха исемле мөгаллимә дә була. Мәдрәсәгә урам аша гына мулла Мөхәммәтшаның ихатасы үзе гаиләсе белән торган йорт, хезмәтчеләр өчен йорт, мөгаллимә торган йорт һәм келәтләр, абзарлар... Язгы кояш кыздыра башлаган чак. Өй эшләрен бетергәннән соң ун-унбер яшьлек Кәфия исемле кыз бала биек күтәрмә өстенә чыгып утырды. Шунда челтерәп кыңгырау тавышы ишетелә һәм ат җигелгән кошовка капка төбенә килеп туктый Җитез генә сикереп төшкән кыска сакаллы кеше мөлаем гына сорады: Сөбханалла, кызым, хуҗалар өйдәме? - Әйдүк, бабакай, әйдә, әйдә,— дип көйләде кыз бала Әллә ничек, көйләп, җыру әйткәндәй булды. Әллә җырлый да беләсең, кызым? — дип, көлемсерәде бабай һәм тыңларга әзерләнеп, көтеп калды. Нишләргә дә белми Кәфия кулбашларын җыерды. Кыюланып, туп-туры итеп басты да өздереп җырлап җибәрде: — Без барасы җулларның ике чаты канаулы; Без моңаймый кем моңайсын — калган гомер санаулы. Кычкырма, күке, каршымда, кычкыр агач башында. Моңлы бала түгел идем, моңнар төште башыма Менәр идем тау биек, төшәр идем җул кыек; Җыен туган арасында минем күңелем боек. Бабай кеше, тагын кемнәр ишетте икән, дигән кебек шомлы гына каранып ала һәм атлары янындагы кеше белән пышылдап сөйләште. Аннары, кызның башыннан сыйпады һәм бер төргәк тоттырды. Анда бер бик матур чәчкәле яулык һәм төргәге белән аллы-гөлле кәгазьләргә төрелгән кәнфитләр иде. Икенче көнне бәләкәй абыстай белән уртанчы абыстай сөйләшүеннән Кәфия аңлавынча болай булган: теге кыска сакаллы бабай аның ин яраткан мөгаллимә абыстае---Зөләйханы Уфага алып киткән икән, чөнки аны Габдулла Тукайга ярәшкән булганнар, ди. Зөләйха абыстай китүгә, мондагы бәләкәй абыстай әй сөенгән иде’ Олы абыстай орышкач кына туктады Шулай итеп, Мөхәммәтша мулла дүртенче абыстайдан колак какты, күзе бик тә кызган иде Ә чынында менә ничек булган: Зөләйханың әнисе бу турыда ишетү белән «Баланы авылда ‘алдырасыбыз юк. Әнә, Тукай Гафури янына килгән, ала диген, ярәштек диген, ;.л да кайт, атасы!» —дип, эшне бик каты һәм кыска тоткан. Менә шул. Ходай насыйп итмәгән. Ни өчен ул Бишендегә килсен ди инде? Мәхәббәт — шигъри илһам бирүче булган. Әминәм минем... Син дисең, имеш ки, шагыйрьгә барам; Барма, барма—син әрәм ангар, әрәм Үз уеңча, шагыйрь ул җырлый дисең, Җыр исә тыңларга күңелле дисен. Син алай иткәнче, и кашын Һилал! Бар да бер кош кибеттән былбыл ал. Ал да читлеккә куеп сайрат аны; Максатын хөсненне син саргайт аны. «Әльислах»ның 1908 нче ел 3 июнь (32) санында «...гә (Мәслихәт)» исемендә «Шүрәле» имзасы белән басылган «Диваняда «...гә»—«...гаяга алмаштырылган. Бу шигырьне багышлауда һәм басылганда авторны яшерү Тукайныц кызларга карата мәхәббәте ифрат оялчан, яшерен, сәер һәм кайнар икәнлеген укучы чамалый торгандыр. Ул... Әминәнец онытып калдырган перчаткаларын үбә, редакциядә күңелләре йомшап, җылап җибәрердәй була. Ә үзе анын белән очрашудан качып йөри. Тукай үзенең чиксез көчле, горур сөю белән янганлыгы турында Галиасгар Камалга гына сөйли. Ә Әминәгә белдерергә тартына, ул мине аңламас ди, һәм ин изге хисләрем мәсхәрәләнер ди, аяк астына салынып тапталыр, дип курка. Менә минем кебек бер йолкыш шәкертнең ана ни кирәге бар. Анын миннән өстенрәк, баерак һәм көчлерәк табынучылары аздыр дисенмени. Тик мин аны шулай да яратачакмын... Әминә авыл укытучысы булып Казаннан китә. Габдулла Тукай нык кайгыра, уйлана, ни эшләргә белми... үз-үзенә кул салмакчы була. Ул бу турыда үзе Хөсәен Ямашевка да сөйли. Аннары Әминәгә багышлап нинди генә шигырьләр язмый ул! Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне, Күрермен ай йөзендә үз йөземне Табигый, синен күркәмлеген күкнеге һәм һәрбер әгьзан нәфис, мактаулы. Беләм инде: мине әсир итәрсең. Сихерләрсең, мине әфсүн итәрсең Сөярмен мин сине дә, бик сөярмен. Яратырмын, янармын да көярмен Синең һәрбер сүзең җанга рәхәт, Синең һәрбер сүзеңнән күңел ял итә. Тавышың сандугач тавышыннан матуррак, Кем теләр соң синнән аерылырга? Син үзең һәрвакыт изге, хөрмәтле, Без гөнаһлыларга кагылырга да әрәм. Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың; Матурларның матурыннан матурсың. Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, асыл ташсың. Ләкин җир кызы төсле түгелсең. Табигать адәми затны шундый итеп яраткан, күрәсең, Габдулла Тукай яшендә күпләребез үзенең ихтыяҗларын йөгәнләп, киләчәк өчен олы юлдан алып китә алмый ялгышларга дучар була Парлап гомер кичерүдәге берсе игәү, берсе тимер булып яшәү дә шул чаклардан башланадыр Ә Габдулла Тукайда нинди олы ютанаклылык булган. Җир яшәрмәс, гөл ачылмас төшми яңгыр тамчысы, Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә Мин бу шигъре, әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше? Шагыйрьнең мәхәббәте ни дәрәҗәдә көчле булуы турында һәрвакыт исеннән чыгып тормаган. Ул җаны белән, уй-акылы белән сөйгәненә зарыккан, ләкин үз йөрәген сөйгәненең йөрәгенә бәйләргә батырчылык итмәгән. Мин төш күрдем. Гүя мин бер зур шаһ, имеш. Таҗыма тезгән энҗе, мәрҗән, ахак, имеш, Сине сөеп, шигырь сөйләп, шагыйрь булып Йөрүләрем бөтенләй үк нахак, имен Таҗлы башым хозурыңда иям, имеш. «Җанашым, мин сине сөям», диям, имеш, Нәрсә генә әйтер инде сөйгәнем дип. Эчемнән бик янам, имеш, көям, имеш Сөю Һәм мәхәббәт җимеше булган кеше дөнья яратылганнан бирле асылда бер үк табигать законы белән бара. Ул закон мәхәббәт һәм һәр йөрәк аны үзенчә яңарта. Шулай булмаса, яшәүнең кызыгы да, мәгънәсе дә булмас, төшләргә кереп тә йөдәтмәс иде