Логотип Казан Утлары
Сәяхатнамә

АМЕРИКАНЫ МИН АЧТЫМ

 Аж мерика, Әмеркә, Әмрик» сүзләрен мин ин башта биш яшемдә, 1943 елда //ишеттем. Икенче Дөнья сугышы вакытында авылларда «Әмеркә паюгы, Әмрик күчтәнәче» тараталар иде консервалар, киемнәр, уенчыклар. Ул әйберләрнең матурлыгы, ул консерва калаеның гүзәллеге сабыйларның гына түгел, олыларның да ушын ала иде. Америка ул сыйфат билгесе, Америка ул ятимнәр вә мохтаҗларга ярдәм итүче гадел ил икән, дигән уй һәр кеше зиһененә кергән иде. Сугыш бетте. Әмерикә паюклары килми башлады, шуннан сон озак та узмастан, Америкага карата булган хөрмәт вә соклануларны үҗәт рәвештә кырып-себереп чыгарырга тотындылар. Америка ул гаделсез, капиталистик ил икән Америка иң гадел ил Советлар Берлегенә һөҗүм әзерли икән. Мәктәптә, дәресханәләрдә дисеңме, ул гәзитләрдә, «Чаян»ыида дисеңме, Сэм агайны, Тру- менны, Эйзенхауэрны җөмләсен эттән алып, эткә салып мыскыллау, сүгү сабыйларны аптырашта калдырды Советлар яклы булып, һитлерга каршы сугышкан Америка ai айлары, күчтәнәчләре белән без сабыйларны куандырган миһербан ияләре әнә нинди юха еланнар икән ләбаса Совет идеологиясенең кавузыннан шундый юынтык су агып торса, икенче яктан Америка язучыларына тирән мәхәббәт әкренләп күңелләргә керә, чыкмаска керә торды. Марк Твен, Генри Лонгфелло, Гарриет Бичер-Стоу, Феннмор Купер, Эдгар По, Теодор Драйзер, О. Генри, Джек Лондон, сонра Эрнст Хемингуэй Артур Миллер, Эрскин Колдуэлл, Уильям Фолкнер һәм башка әдипләр, драматурглар Американы коммунистлар агызган нәҗес астыннан тартып чыгара тордылар Алар иҗат иткән китаплардагы чын Американы без әнә шулай өйрәнә тордык Шулай итеп, сабый-үсмер татар баласы алдында Американың өч сурәте калыкты. Сыйфатлы, гүзәл мал җитештерүче, ярдәмчел ил. комсыз эксплуататор һәм көне-төне СССРны яулап, бәхетле рәвештә яшәп ятучы совет халыкларын кол итеп, тагын да баерга маташучы агрессор-илбасар АКШ. һәм кантарлы әдәбият, техника барлыкка китерүче әднггләр, фикер ияләренең ватаны Икенчесе, СССР җимерелгәнче үк мин сабый зиһенендә ишелеп төште, күңелдә могҗизалар иле, демократия учагы бөек Америка торып калды. Шулай да Американы, гомумән, капитал итләрен идеаллаштырудан мин һәрвакыт еракгарак була килдем. Тора-бара бу илнең, бу системаның да күңел кайтаргыч яклары аз түгеллеге ачыклана башлады, һәм, әйтергә кирәк, Америкага булган сәфәрем, мин белгәннәргә, мин күз алдына китергәннәр! ә яңалык өстәмәде. Америкадан әйләнеп кайткач, танышбелешләремнең Йә, ничек соң Америка? Шәпме? — дигән сорауларына каршы мин юньле- башлы һични әйтәлмәдем. Америкада американнарча яшиләр! -дидем. Аннан сон Американын ни бары бер шәһәрендә — Нью-Йоркта, нибары бер атна торып кына бу ил, анын катлаулы мәсьәләләре турында фәлсәфә куерту көчемнән килмәс. Американы күреп кайткач, Маяковский әйткәндәй, «Юлъяз- маларымның максаты — ерак киләчәктә булачак сугыш-көрәшләрне күңелем сизенгәнгә, Американың зәгыйфь һәм көчле якларын өйрәнү-сөйләү» булмас. Бәс, сәфәремә кагылышлы кайбер өске тәэсирләрем белән генә уртаклашырмын. Алдан ук әйтәп куямын: фәкыйрегез Америкага мие томаланган гашыйк түгел. Американы эттән алып эткә салып сүгә дә алмыймын. Мин: «Америка нәкъ америкача яши торган ил»,— димен. Нәрсә соң ул «Америкача яшәү»? Күргәзмә: 1972 елда Америкадан Казанга техника әсбаплары күргәзмәсе килде. Күргәзмә олы стадионда урнашкан иде. Машиналар, авыл хуҗалыгында кулланыла торган техника, галәмгә җибәрелә торган иярченнәрнең үрнәкләре, станоклар, аш-су әзерләү өчен электрик савыт-саба, бушка өләшенә торган яхшы журналлар халыкны стадионга агылып килергә мәҗбүр итте. Күргәзмәдәге әсбапларга аңлатма бирүчеләр арасында Америкада яшәүче татар кызлары да бар икән, дигән хәбәр татарларны аеруча җәлеп итте. Кызлардан башка күргәзмә әһелләре белән бергә Америкада яшәүче Рокыя исемле бер ханымның килүе, аның фотоаппарат белән Казанның җимерегрәк урыннарын төшереп йөргәне турында да сүз таралды. Имеш, бу ханым ЦРУ җасусы икән дә, имеш, ул Советлар Татарстанының килешмәгән-җитешмәгән якларын гына төшереп алырга килгән Рокыя ханымны Илһам Шакир кунакка алдырды. Мәҗлес Татар ашлары йортында (ТАЙ) узды Америка ягыннан Рокыя ханым, бер татар кызы белән бер жегет килгән иде. Чем-кара чәчле, каратут йөзле бу мәһабәт кунак җегстен Италиядән чыгышлы америкалы, диделәр. Сәер җегет иде ул: бер авыз татарча да, урысча да белми. Мин исә бер авыз сүз итальянча да, инглизчә дә белмим. Безнең «сөйләшү» бары тик елмаю вә күпләп аракы эчүдән гыйбарәт иде. Шулай «сөйләшә» торгач, Жозеф исемле бу җегетнең төягән йөге кыйгаеп, укшый башлагач, мин аны бәдрәфкә алып киттем. Ул шуннан кире чыгар дәрәҗәдә түгел иде инде. Соңыннан шагыйрь Зөлфәт минем турында: — Батулла шул капиталист-буржуй малаен исерткәнче эчертергә КГБдан махсус йөкләмә алган икән,— дип шаяртып та йөрде. Татар әдәбияты-сәнгате ягыннан бу табын янында Әлфия ханым Афзалова, Мөнирә ханым Булатова, оркестр җегетләре, берничә язучы-журналист — бөтенесе егерме бишләп кеше иде. Шулар арасында мин дә бар. Мине кунакка чакырган чакта Илһам: — КГБ сине американнар белән очраштырырга теләми. Әллә ничә тапкыр КГБга барып, көчкә рөхсәт алдым,— диде. Бу син чит ил кешеләре алдында авызыңны чамалап ач, сәяси хата җибәрә күрмә, дигән сүз иде. Чөнки Илһам бик яхшы белә: мине Черек күлгә сорау алырга йөртәләр иде, хәтта өемдә тентүләп тә алганнар иде; советларга каршы яшерен әсәр эзләүләре. Ул чакта мине «идеология диверсант» диеп, «антисоветик әсәрләрем», ярамаган сүзләрем өчен КГБ майоры Виктор Морозов хөкемгә тарттырырга кәгазьләр әзерләп йөри иде. Америка татарлары янында миңа йә дәшмичә генә утырырга, йәисә «антисоветчы түгел»легемне исбат итәргә кирәк иде. Тәти булырга сүз биреп, мәҗлескә киттем. Табын мул, аракы — муеннан, һәр авызга бер литр «Посольский». Җырлашып, ашап-эчеп, сөйләшеп утырасы урында икс як та бер-беренә карашып, уңайсыз елмая, мәҗлес гөрләп китә алмый. Чөнки һәр сөйләнгән сүз яшерен рәвештә язылып бара булыр Язылмаса да, монда ни әйтелгәне бәйнә-бәйнә Күл буена җиткереләчәк. Мин сөйли башласам, янымда утырганнар аякка баса, калыксам, итәктән тарта. Рокыя ханым хуҗалардан җанлырак булып чыкты, ул сөйли, сораштыра. Ләкин икс сүзнең берендә: сез татарлар, монда ярлы яшисез, без, татарлар, Әмриктә яхшы торабыз, дигән мәгънә чыгара тора. Ара-тнрә соңгы мода аппарат белән табындашларын рәсемгә ала. Аппарат әзер рәсемне шундук сыер теледәй чыгарып та бирә. Оркестр малайлары бу эшкә хәйран калып, фотоны кулдан-кулга йөретә, аһ-ух итә: «Вот это техника, а! Во блин, как здорово», диләр. Рокыя ханымга шул гына кирәктер: Америка техникасы белән шаккатыру, ушны алу. Минем ачу килә. Бер җай табып, җегетләргә ысылдадым Сер бирмәгез! Исегез китмәсен! — дидем. Рокыя ханым моны сизде бугай, миңа шикчән карап алганнан сон, ул Илһам колагына нидер әйтте. Соңра билгеле булды: — Бу карасакалыгыз КГБда эшлиме әллә?—диеп сораган икән. Илһам, гадәтенчә, башын артка ташлап, соңра авызын учы белән каплап, иелеп көлә башлады. — Бик эшләр иде дә, Батулланы КГБга алмыйлар шул. чөнки анын күкрәгендә сер, авызында сүз тормый! - дигән Илһам. Бер-ике чәркәдән соң мәҗлес җанланып китте. Сөйләшү башында һаман Рокыя ханым — Нью-Йоркта, Уошиңтонда татарлар бик бай яши,— дип башлады ул чираттагы сүзен. Әйтерсең, андагы тормышнын нинди икәнен без белмибез. Түзмәдем: — Рокыя ханым, алай бик бай яшәгәч, сез анда, Уошинтонда йәки Нью- Йоркта татар гәзитәсе чыгарасыздыр, театрларыгыз да бардыр0 дим Кунак ханым уңайсызланып кына Америкада татарча гәзитә дә, театрлар да юклыгын әйтте. Мин, калай әтәч, килгән кунакны кыен хәлгә куячагымны белсәм дә, ач кеше алдында тук килеш мактанмасын, дигәндәй: Бездә татарча кырык гәзитә чыга, илле театрыбыз бар! - дип әйтеп салам. Америка ягы авыз ачып кала, хуҗалар ягы каушый, шул чак янәшәмдәге хатын - Кояш Тимбикова уң аягыма тибә. Чөнки Татарстанда өч кенә гәзитә, дүрт кенә татар театры барын тегеләре дә, болары да бик яхшы белә. Өстәл астында аяк көрәше дәвам итсә дә, мин тагын да әтәчләнсберәк Әйе! Кырык гәзитәбез, илле театрыбыз бар! дип кабатлыйм һәм ап- тыраулы, гаҗәпләнүле чырайларга болай дип нәгьрә орам Дүрт гәзитә Казанда, калган утыз алтысы һәр төбәктә район гәзитәләре!. Дүрт театр Әлмәт, Мннзәлә, Күчмә, Камал, калган кырык алтысы халык театрлары! Совет ягы иркен сулап, ашарга тотына, Америка ягы «Кара, без белмәгән идек», дигәндәй, баш селки. Бу «батырлыгым», ягъни «буржуйларны төп башына утыртканым» өчен күп кеше соңра кулымны кысып котлады Мәҗлес дәвам итә Җырлау, бию, уен, сөйләшү Без, ди Рокыя ханым, дөньяда нинди мәшһүр татар бар бөтенесен дә беләбез, аларны шәрәф дәфтәренә теркибез Калай әтәч тагын күкрәк кага: Алайса, Рокыя ханым, ссзнен исемлектә Әсхәт Җнһаншин да бардыр? Кунакбикә янә каушый, ике як ватандашына карап ала да: Ә, юк, без аны белмибез... Кем соң ул Әсхәт Җиһаншнн? дип сорый. һәлакәткә очрап, кырык тугыз көн океанда ач йөргән совет диңгезчеләренең командиры Әсхәт Җнһаншин. Аларны Америка крейсеры «Силленжнр» үз бортына алды, алар сезнең президент белән дә күреште, бу турыда бөтен дөнья гәзитәләре шаулады. Рокыя ханым тагын кыен хәлдә иде. Бүген боларның барысы да бала уены кебек көлке күренер, әмма ниндидер күләмдә мин үземне үзем коткарып калдым шикелле, янәсе, мин антнсоветчы түгел, имеш, кирәге чыкса, ЦРУ ышпиуннарын да кәкре каенга терәтә алам! Чыннан да, икенче көнне күргәзмәгә килгәч, Рокыя ханым минем белән бик салкын исәнләште, дөресрәге, миннән качып китте Синнән курка ул,- диде Илһам Шакир «Теге сакаллы КГБчыгызны күрәсем дә килми», ди. Дөресе, мин хәтта кыгыбычыларның үзләреннән дә арттырып җибәрдем бугай Америкада яшәүче татарлар белән беренче очрашу әнә шулай «курку белән йолку» шартларында узды. Береңнең артында КГБ, икенчеңнең баш очында ЦРУ торганда рәхәтләнеп мәҗлес корып буламыни? Әмма егерме өч ел узгач, без Рокыя ханым белән Нью-Йоркта. минем пьеса уйналган кичне Поляк клубында тагын очраштык Сәхнәгә басып татар халкының аяныч язмышы һәм бүгенге Татарстан хәлләре турында сөйләгәннән сон Рокыя ханым үзе минем янга килде Мин аны чак таныдым, элеккеге дәртле, гайрәт чәчеп күзгә төшкән, хәрәкәтчән ханым урынында тыйнак татар карчыгы басып тора иде Мин дә теге чактагы кебек кара сакаллы түгел Исәнләштек. Ләкин беребез дә 1972 елдагы очрашуны искә төшермәдек Сукмак башы. 1988 ел. Бу елны Казанга төрле илләрдә яшәүче татар яшьләре килгән иде Аларның килүе алдан ук билгеле булса да, алар өчен көн тәртибе тәфсилләп эшләнмәгән иде. Кунаклар Татарстан яшьләре белән иркенләп, якыннан аралаша-таныша алмадылар. Истәлекле бүләкләр алып китә алмадылар. «Чәй йорты»ндагы очрашу кунакларны мыскыл итәр өчен генә оештырылган иде кебек Урыслашкан татар жегетләре кунакханәгә кереп аракы эчеп чыгалар да татарча жырлаган-биегән булалар, кунаклар аптырап утыра бирә. Моны күреп, Илдар Юзи сүз сөйләми кайтып китте. Рөстәм Мингалим белән икәү калдык. Шул мәҗлестә Америкада яшәүче Илдар Агиш исемле татар җегете белән таныштым. Илдар белән эч серләребезне сөйләргә шүрләп, күзгә күз карашып утырдык. Юллар ачыла төшкәч, Илдар бәй белән дусты Илхан Айдагөл тагын Казанга килде. Бу юлы инде чит ил кешеләрен өйгә кунакка алдыру мөмкин иде. Рәхәтләнеп, иркенләп сөйләшеп, җырлашып утырдык. Аерылышканда мин ике дустымны поездга озата төштем: хушлашканда кочаклаштык. Илдар сабыр, тыныч иде. Илхан мине кочаклап үксеп, ярсып җылый башлады, мин дә тыела алмыйм җылыйм... Кабат күрешә алмабыз, юллар тагын ябылыр кебек тоелгандыр инде. Гасырлар буе күрешә алмаган бабалары- бызнын сагышы, җирсүе булып, безнең күз яшьләре агадыр. Шуннан соң Илхан да, Илдар да Казанга бик күп тапкырлар килде, хәзер аерылышканда җылашмыйбыз. Илхан атасын, Ибраһим абзыйны да, хакыйкый ватанына — Мамадышка алып кайтты. Алар үз авылларында үз акчаларына мәчет салдыра. Афәрин! Йөз яшә, Илхан! Мине Нью-Йоркка чакыручы да шул, Илхан Айдагөл булды. Илхан «Капитал трәйдиң корпорәйшн» атлы сәүдә фирмасынын президенты, аның ярдәмчесе — Илдар Агиш. Шулай итеп, мин Нью-Йоркка җыена башладым. Виза мәшәкатьләре. Элегрәк чит илгә чыгу гадәттән тыш хәл иде. Хәзер инде күнегеп беттек; кемдер Америкасына да, Испаниясенә дә, Италиясенә дә, Япун-һнндстанына да барып кайткан, читтә озаклап яшәгән, бәгьзеләре хәтта бөтсуләйгә күчеп киткән. Кесәсе калыннар Җир шарының теләсә кайсы диңгезенә барып ял итә, сайфия (дача) сатып ала Шулар өстенә киносы, телевидениесе, видеосы, китаплары бар: кара, күр, укы, бак. Шул сәбәпле, мин һичбер вакытта да чит илләргә чыгарга омтылмадым; барлы-юклы акчамны путевкалар, круизларга сарыф итмәдем. Җае чыгып, кунакка чакырсалар барырмын, чакыручы булмаса, калган гомеремне шушында Татарстанымда гына яшәп бетерермен, дидем. Юраганым юш килде, мине дусларым ике тапкыр Финләндиягә, өч тапкыр Төркиягә һәм, ниһаять, менә Нью-Йоркка да чакырдылар Аларга олуг рәхмәтләрем! Әлбәттә һәр сәяхәтемә дә иҗат эшләрем сәбәпче булды. 1995 елда Финләндиядә яшәүче татарларның һәвәскәр театры мин фәкыйрегезнең «Туйлар узгач, туннар тузгач» исемле җырлы-биюле кәмитен сәхнәгә куйган иде. һельсннки шәһәрендәге Швед театры сәхнәсендә уйналып, ул спектакль уңыш казанган иде. Тамашачылар арасында Америкадан килгән Сәйдә ханым (Илдар Агишнең апасы) да була. Тамашадан бик канәгать булып, ул соңра Бу сәхнәне Нью-Йоркта яшәүче татарларга да күрсәтеш кирәк! — диеп сүз кузгата. Шулай итеп, һельсинкидәге һәвәскәр татар театры Америкага чакыртыла. Уйнаучылар белән бергә спектакльнең режиссеры Зөһрә Шакирҗан (Камал театры музееның мөдирәсе), пьесаның авторы — мин фәкыйрегез дә чакырулы идек. Илхан Айдагөл, Нью-Йорк Татар җәмгыяте, аның рәисе Илдар Агиш; Фин- ләндия Ислам җәмгыяте, аның рәисе Окан Даһер; Финләндня төрекләре (татарлары) җәмгыяте, аның рәисе Гөлтән ханым Бәдретдин вә Америкада яшәүче Хаҗнл Сәйдә ханымнарның уртак эше иде бу. Америкага көтелмәгән юл әнә шуннан башланды. Әле күптән түгел генә, өч-дүрт ел элек кенә чит илгә чыкканда КГБ чиновниклары куйган мең киртә, йөз чокыр вә энә күзе аша узарга кирәк иде. Шуларны, утны-суны, җиз торбаларны кичкәч кенә син барасы илнең илчелегенә кереп виза ала идең. Чит илчелекләр визаны биш-ун минутта эшләп бирәләр иде. Гаҗәбемә күрә, хәзер гел киресе икән. Дөнья үзгәргән. Хәзер Русия: бар, чык, йор, теләсәң, бөтенләйгә кал, дигәндәй синең җиде буын бабаңны да тикшерми, кәгазь артыннан кәгазь дә тутырттырмый, чит илгә чыгасы паспортыңны тотып, барасы илнең илчелегенә юнәләсең. Анда рөхсәт алсаң —китәсең, алмасаң—паспортыңны учлап каласың. Чит илләр хәзер Русиядән, БДБдам чыгарга теләүчеләргә шәп бюрократия диварлары корып куйган. Чит илләр хәзер һәр теләгәнне үзенә кабул итми. Русиядән чыгармас өчен мен төрле хәйлә, сылтау таба. Чөнки Русиядән, элеккеге социалистик илләрдән чыккан килмешәкләр чит илләрдә еш кына тәртип боза, урлаша, эшсезләр һәм фахншә- ләр армиясен арттыра, шул мәмләкәт өчен өстәмә социаль, әхлаки, сәяси кыенлыкларны ишәйтә. Үз мәшәкатьләре дә муеннан. Шуна да карамастан, Америкага барып кайтырга яки бөтенләйгә күчеп китәргә теләүчеләр саны күбәйгәннән күбәя бара Америка илчелеге бу эштән үзенчә бик яхшы акча эшләү жаен китереп чыгарган. Американын Мәскәүдәге илчелегенә керү өчен егерме доллар (100000 сум) түләргә кирәк, сиңа виза бирәләрме, юкмы — һәр кеше акчасын түли. Дүрт-биш сәгать урамда чират торганнан соң, консул офицеры хозурына килеп керәсең. Кабат керәсең булса, син тагын шул ук сукмак буйлап, яңадан акча түләп узарга мәжбүрсен. Бәхет төшеп, визана рөхсәт алгач, тагын 100 доллар (500000 сум) чыгарып саласын, бөтенесе 120 доллар (600000 сум) калдыргач кына синен паспортына мөһер сугыла. Ләкин бу бәхеткә ирешер өчен шактый борчулы, мәшәкатьле юл узарга кирәк. Күз, чәч, тән төсләре, буй-гәүдә турында мәгълүмат язып тутырганнан сон, озын чиратка басасың, иртәнге биштә килеп бассаң да, йөзенче кеше булырсың Ул көнне сиңа чират җитмәсә, иртәгә таң тишегеннән такси яллап,— чөнки метро әле эшләми, — илчелеккә элдертәсең. Без, бер көнне чама белән ике меңгә якын кеше, кәгазь-гариза тапшырдык. Шуларның алтмышлабы гына виза алу бәхетенә иреште. Мин шәхсән, бу сөрешне узар өчен сигез көн сарыф иттем, һәм, ниһаять, консул ярдәмчесе каршысына барып ирештем. Консул офицеры белән әңгәмә мондыйрак мохитта бара. Миннән алдарак торучылар белән сөйләшкән ачык ишетелә Офицер тәрәзәсе каршында олы яшьтәге бер хатын. Консул ярдәмчесе: Сезнең Америкада булганыгыз бармы? Хатын: - Ике тапкыр кызым янында булдым. Кызыгыз анда нишли? - Кияүдә. — Икс тапкыр булгансыз бит инде, ни өчен тагын барасыз9 - Сагындым Сагынганыгыз өчен генә без Сезгә виза бирә алмыйбыз Ни өчен? Чөнки Сез бу юлы Америкада калырга барасыз! Хатын ык итте, мык итте, нидер әйтергә теләде, тәрәз капкачы шартлап ябылды. Эчтән жавап булмагач, хатын еламсырап китеп барды Ул китүгә үк тәрәзә ачылды. Офицер бер ир белән сөйләшә Сез Америкага ни өчен барасыз? - Тәҗрибә уртаклашырга - Сез кем? — Мин кече предприятие директоры. Юл чыгымнарын, кунакханә өчен түләүне кем күтәрә? Үзем. - Сезне кем чакырды? — Анда, кәгазьдә барысы да язылган Сезгә виза бирә алмыйбыз. — Ни өчен? Чөнки Сезне чакыручы мондый фирма Америкада юк һәм Сез Америкада калырга барасыз, дип уйлыйм. Җегет һич сүз әйтмәстән, паспортын алып, тиз генә чыгып китте Чират миндә. Ни өчен Сез Америкага барасыз? Чакыру илә. Кем чакыруы илә? Капитал трәйднң корпорәйшн. Аның президенты кем? Илхан Айдагөл. Монда гаиләгез, балаларыгыз бармы9 Бар. — Сез Америкада калырга уйламыйсызмы9 Юк1 — Айдагөл белән кайда таныштыгыз? — Казанда. — Кайчан? — 1988 елда. — Ул Сезне ни өчен чакыра? — Анда, Нью-Йоркта, минем пьесам уйналачак. — Уйналса соң! Алар Сездән башка гына уйный алмыймыни? — Уенчыларга минем ярдәмем кирәк, чөнки алар профессиональ артистлар түгел. Пьесагыз кайсы бинада уйнала? — Анысын белмим. Менә шуны белгәч, тагын килерсез. Аның өчен Америкага тикле шылтыратырга кирәк бит. — Анысы Сезнең мәшәкать! Шулай итеп, мин дә паспортымны учлап, илчелектән чыгып киттем. Америкага шылтыратып, пьеса уйнала торган урынның тулы атамасын, адресын, телефоннарын соратып алганчы тагын бер атна узып китте. — Ярый, диде офицер Ләкин «Капитан трәйдин корпорәйшн»ның Сезнең пьесага ни катнашы бар? Ул бит сәүдә оешмасы. Бу сәүдә оешмасы сәнгатьчеләргә химаячелек итә, ягъни акча белән ярдәм күрсәтә,— дидем. — Сезнең юл, кунакханә, ашау-эчү чыгымнарыгызны кем каплый? — «Капитал трәйдин корпорәйшн». — Яхшы! — диде офицер.— Без Сезгә виза бирәбез! Виза артыннан чаба торгач, Мәскәүдән Нью-Йоркка туры бара торган очкычка билетлар беткән иде. Фин һава юллары очкычына менеп, башта һельсин- кига, аннан башка очкычка күчеп, Америкага очарга туры килде. һавада. Очкычка кергәндә үк фин кызлары—стюардессалар каршы ала. Бу кызларны гүзәлләр гүзәле дип булмый. Әмма алар пөхтә-чиста киенгән, бизәнгәннәре бик сирәк, бизәнгәннәре дә сизелер-сизелмәс кенә сөрмә тарткан; алар бик мөлаем, йомшак тавышлы, ярдәмчел, аларны кочасы килә башлый Очкычта унлап шундый кыз хезмәт күрсәтә Аларнын елмаюы дежур елмаю түгел, һәр кешегә алар һәр мәртәбәсендә дә ихлас елмая Үз эшләрен сөеп башкаруы, кешеләргә хөрмәт вә сөю тәрбия иткәннәре күренеп тора. Андый хатын-кызларга син дә сөю вә хөрмәт аша карыйсың. Аларның матур мөгамәләсе вазифа кушканнан гына түгел, аларнын гадәт-йоласында кешегә миһербанлы булу ята булыр. Өйлә вакыты җитте, һәр кешегә өйлә ризыкларының исемлеген өләшеп чыктылар. Атамалар исемлегендә «Тунататар» дигән сүз күреп, мин шул туната- тарны ашап карарга булдым. Мин белмәгән ул нинди татар ашы икән? Ләкин бу аш мин көткән ит ризыгы булмады, диңгез кәбестәсеннән ясалган салат иде ул; әмма бик тә тәмле иде, аның янына кыздырылган чебеш күкрәге, гөмбә салаты, крем-брюле, сыра, теләгән кешегә фин аракысы, шәраб, виски, төрле җимеш сулары. Кайнар суда чылатылган тастымал белән бит-кулны сөннәтләгәннән соң, кешеләр тәгамга тотынды. Аштан сон янә кайнар-дымлы тастымал бирелә. Аш табагында бер кулланырлык борыч, шикәр, тоз янчыклары янында теш арасына кысылган ризык кисәкләрен чыгарыр өчен очланган шырпы (мисвак та) бар. Гомумән, мин булган илләрдә табынга һәрвакыт мисвак куела. Бу кагыйдә. һавадагы фәрештәләр очкыч кызлары һәр кеше белән инглизчә сөйләшә, фин, юлчылары белән - финчә, шведлар белән -шведча, аш атамалары да өч телдә язылган инглизчә, финчә, шведча. Минем сыманнар бу телләрнең берсен дә белми. Шәраб, аш сайлау, эчәргә теләгән саен су, җимеш суты китерттерерлск булса да инглизчә белү юлчыга зарур нәрсә. Сәгать ярымнан соң очкыч һельсинкидәге очкычлар аланына килеп кунды. Очкычтан чыкканда һава фәрештәләре, кадерле кунак озатып калучы хуҗабикә- ләрдәй, рәхмәт әйтеп, хәерле юл теләп калды. Ярты сәгатьтән соң һельсинки— Нью-Йорк юлы белән очучы тимеркошыбыз күккә күтәрелде. Очкычның эче театр кебек, һәр кеше каршысында телевизор. Экранда очкычыбызның кайсы географик нокта өстеннән: диңгез, тау, илләр аша очканын карап барабыз. Маршрутны күрсәтеп алганнан соң экранда маҗаралы фильм карый аласын. Теләсәң, яныңда гына радио колакчыннары. Терсәк астындагы сәдәфкә басып, үзен теләгән музыкаңны тыңлый аласың. Ике тапкыр ныклап ашау вә теләгән саен, теләгәнен кадәр салкын су. җимеш суты, шәраб, виски, сыра эчеп, ара-тирә черем иткәләп бара торгач, сигез сәгать узганны сизмисең дә Очкычыбыз төгәл вакытында очкан иде, төгәл вакытында Нью-Йоркның очкычлар аланына килеп төште. Америкага барганда исерткечне күпләп эчүче булмады. Әмма кире кайтканда Русия кешеләре аракысын да, вискиен да, шәрабын да, сырасын да күпләп чөмерде (түләнгән бит!). Мәскәүгә килеп төшкәндә кайтучыларның яртысыннан күбесе ләх иде. Нью-Йоркның очкычлар мәйданыннан чыкканда мине дусларым Илхан Айдаге л белән Илдар Агиш каршылады. Кунакханә. Мин Финляндиядән килгән дусларым белән бер кунакханәдә, аерым бер номерда яшим. Чисталык, нечкәлекләренә кадәр уйланган шартлары турында язып тормыйм, кыскача гына әйтәмен ки: Русия, Татарстан кунакханәсендә син кунак түгел, син анда хуҗа да түгел, син килмешәк сыйфатында яшисен. Кунакханәнең администрациясе, җыештыручы, дежур хатыннар сиңа баш. Чит илләрдәге кунакханәдә син хуҗа, син боеручы, шул ук вакытта син кадерле кунак та. Бар да синең кәйсезлегеңә түзәргә, син теләгәнне үтәргә әзер. Тамаша. Финляндиядән Нью-Йоркка спектакльдә катнашучы җиде уенчы белән бергә бөтенесе кырык татар килгән иде. һельсинкидә караган тамашаны тагын бер карарга Америка тикле Америкага, океан аръягына йөрү бер караганда гаҗәпләндерә дә кебек. Бу тарихи бер бәйрәм бит, Батулла әфәнде, диде Тинәт ханым Бәйрәмдә катнашу үзе бер бәхет. Туганнарны бер күрү, яңа танышлар табу, бергәләп кунакка йөрү, театрга бару һәм тагын бер тапкыр сөекле артистларының уенын Нью-Йоркта карау - аларның рәхәте. Поляк клубына олы яшьтәге кардәшләребез белән бала-чага җыелган. Яшьләр аз. Алар бүген Төркия көнен бәйрәм итә икән. Урамнарда олы нәмаеш (демонстрация) буласы икән. Яшьләр шунда, имеш. Шушы мәҗлескә, «Туйлар узгачины карарга махсус килгән Талип әфәнде Күдәки Канадада яши икән. Арабызда саф татар теле. Бу кардәшне Татарстанга, татар милләтенә кагылышлы бөтен нәрсә кызыксындыра. Ул бүген тамаша карый да Канадага кайтып та китә, эш кешесе Кыска буйлы, алтмыш яшьләрдәге бер абзый Талип әфәнде белән сөйләшеп бетергәнемне сабыр гына көтә. Талип әфәнде китүгә үк, әлеге агай саф үзебеэчә Мин Гайсә абыең Мәҗит буламын, диде Чистайдан мин. Баганалы авылында туып үскән кеше Шаян сүзле, хәйләкәр күзле, хәрәкәтчән Гайсә абзый алтмышта түгел, сиксән икене тутырган кеше булып чыкты Ул сугыш башында ук Сталинград янында алманнарга әсир төшкән. Без әле аның белән алга таба да очрашкаларбыз Габдулла ага Вафалы Ссбердә туган. Икенче Ярман сугышында әсир калган. Габдулла ага белән дә аның үз өендә күрешәчәкбез. Шәмсия ханым Апакай Сан-Францискода яши. Ул Камчатканың Петропавловск шәһәрендә туган. 1924 елда Кытайга күчеп китәргә мәҗбүр булган. 1951 елда Төркиягә килгән. 1961 елдан бирле Америкада яши. Мәгълүматы ягыннан Шәмсия ханым «Татар халкының тере энциклопедиясе» диеп әйтерлек шәхес Гомумән, Америкада төрле язмышлы татар кешеләре яши. /Чларның бер ише революциягә чаклы ук чит илләргә киткән буын вәкилләре Икенчеләре революциядән качкан кешеләрнең нәселе. Өченчеләре Беренче-Икснче Дөнья сугышларында әсир калган кардәшләребез. Дүртенчеләре моннан йөз-йөз илле ел чамасы Финләндиягә ирекле күчеп, сәүдә итеп, шунда төпләнеп калган татарлар. Бу кешеләр арасыннан берсенең генә язмышын алып, китап язсаң да, татар халкының фаҗигале язмышы гәүдәләнер иде. Бу бина! а өч йөзләп кеше сыя торгандыр шәт Янда бай буфет салкын эчемлекләр. Икенче янда кайнар ризык өстәлләре Сәхнәдә тамаша җиһазлары. Алдарак Финляндия һәвәскәр Татар театрының оркестры. Оркестрда Бату Алкара, Сабнт Насретдин, Кәрим Шакир әфәнделәр музыка коралларын көйли. Сәхнәдә Нью-Йорк Татарлары җәмгыятенең рәисе Илдар Агиш әфәнде. Илдар бәй үзе Кытайда туып үскән малтабар. 1927 елның 15 мартында татарлар тарафыннан Нью-Йоркта Америка мөселманнары җәмгыяте корыла, дип башлады Илдар Агиш 1945 елдан соң сугышта әсир төшкәннәр: үзбәкләр, казакълар, башка мөселман кешеләре Америкага күпләп килә башлый һәм 1962 елда оешмабыз «Америка ислам җәмгыяте» булып аерылып чыга Хәзер инде ул «Америка татарлары җәмгыяте» диеп атала Сәхнәдә Финләндия ислам җәмгыятенең рәисе Окан әфәнде Даһер: — Бабаларыбыз йөз егерме ел әүвәл Финләндиягә килеп урнашкан. Качкын булып түгел, рәсми рәвештә күченгәннәр бабаларыбыз. 1927 елда Финләндия ислам җәмгыяте корыла. 1935 елда Финләндия төрекләре (татарлары) берлеге оеша. 1945 елда Финләндиядә Татар спорт җәмгыяте «Йолдыз» корыла. Хәзерге көндә аның рәисе Акиф Али әфәнде. 1948—66 еллар арасында татар балалары очен мәктәп эшләп килде. Балалар аз булу сәбәпле, ул мәктәбебез 1969 елда ябылды. Хәзер татар балалары өчен җәйге мәктәп эшли. Алар бу дәресханәләрдә бер сәгать ана теле, бер сәгать дин белеме ала. Менә театрыбызны яңадан торгыздык. Элеккеге театрыбыз да көчле иде. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», «Асылъяр» пьесаларын, Гаяз Исхакыйның әсәрләрен уйный идек заманасында. Яңа театрыбыз да инде дүрт пьесаны сәхнәгә куеп өлгерде. Ике тапкыр Казанга гастрольләргә барды театрыбыз. Шушылай ук оркестрыбыз, җырчыларыбыз да Казанга берничә тапкыр гастрольләргә барды, уңыш казанды. Менә, Аллаһ насыйп итте, инде Америкада да сезнең белән күрешү бәхетенә ирештек. Сезгә Батулланың «Туйлар узгач, туннар тузгач» дигән тамашасын алып килдек! Мәрхабә, туганнар! Тамаша башланды. 1973 елда Тинчура театрында беренче тапкыр куелып, халык театрларында озак еллар дәвамында уйналган бу кәмитне Америкада яшәүче татарлар аңлармы, Казандагы гаилә (кайнана, килен, кияү) мәсьәләләре аларнын күңелен кузгатырмы? — дигән шикләр белән киткән идем Нью-Йоркка. Беренче күренештә Йосыф (Акиф Али) белән Таһирның (Харис Бәдретдин) сәхнәгә чыгуы ук шик-шөбһәләремне таратты, һәр сүзне, һәр хәрәкәтне тамашачы дәррәү алкышлый башлады, һәм тамаша азагынача шул мохит хөкем сөрде Поляк клубында. Бу, әлбәттә, спектакльнең режиссеры Зөһрә Шакнрҗанның һәм Финләндиядә яшәүче кардәшләребезнең тырышлыгы — уңышы иде. Йосыфны уйнаучы Акиф Али бик тә кызыклы шәхес. Ул тормышта гаять җитди, аның көлгәнен түгел, елмайганын да сирәк күрәсең. Әмма сәхнәдә ул («Асылъяр»да) Шәрәфетдинне уйнап һельсинки һәм Казан тамашачысын әсир итеп, рәхәтләндергән иде. Менә ул тагын көлке остасы булып, бер тамашада капма-каршы холыклы ике рольне башкара. Мәхәббәт каһарманы Йосыфтан сон ул сәрхүш Сираҗетдинны уйный, янә Йосыф булып сәхнәгә чыга Сираҗетдин ролендә мин аны һич кенә танымадым. Кыяфәте, рәвеше, тавышы шулкадәр үзгәргән, Акиф образга кергән, ул чын Сираҗи булып әверелгән иде Соңыннан гына мин Сираҗины Акиф Али уйнаганын белдем Бер тамашада аерым-аерым ике образ иҗат итү, әйтергә бурычлымын, профессиональ актерлар арасында да бик еш булмый. _ Усал кайнана Бибиасма (Билгә ханым Вафнн) үз өендәгедәй сәхнәдә яши. Йөгәнсез Зәйнәп (Сайнур Садыйк) сәхнәгә чыга-чыгышлый алкышларга күмелә. Мәҗнүн (Раиф Низаметдин) көчле, моңлы тавышы белән җырлый һәм Ләйләсе (Гүлин туташ Хәйрулла) белән ярашканярәшкән пар булып тамашачы күңеленә керә, сәхнә гизә. Шәрнфҗан (Зирәк Туганай әфәнде) белән Фәсхетдиннәр (Ариф Хәмидулла әфәнде) дә тамашачы хәтерендә калыр. Халык канәгать. Уенчылар шат. Миңа ни кала? Авторның кәефе уенчыларга, тамашачыга бәйле: барысына да олуг рәхмәт! Шау-шулы тамашадан соң сәхнәгә мине дә чакырдылар. Тәнәфес. Чәйле, ризыклы табыннан соң килгән кунаклар, Нью-Йоркта яшәүче татар балалары катнашында концерт булды. Соңра, үзенә күрә, туй мәҗлесе кебек табын корылды. Бу кичәгә Рөстәм Камский да килгән иде. Кичерегез,— диде Рөстәм.—Гата килә алмады. Ул ярышка хәзерләнә. Без Рөстәм Камский белән байтак кына сөйләшеп тордык, сүз арасында ата кеше углы Гата каршында көндәшләре корган ясалма кыенлыклар турында да әйтте: — Татарга кайда да кыенлык күп!—диде Рөстәм Камский. Биюләр, әңгәмәләр, танышулар, озакка сузылды. Бәйрәм дими, ни диярсең! Театрда. Бродвейдагы күпләгән театрлар арасында «Шуберт театры» да бар. Ул 1913 елда ук корылган. Без «Сиңа үлеп гашыйк булдым» дигән музыкалы кәмит карыйбыз. Билет бәясе 48 доллар тора. Бу —уртача бәя Әсәр көненә ике тапкыр уйнала, унынчы ел инде шулай дәвам итә, тамашачы бу спектакльгә йөрүдән туктамый. Мине сокландырганы сәхнә техникасы Җиһазларның, кү- 110 ренешләрнен тавышсыз, тнз алмашынуы барысы да электроникага корылган. Нью-Йорк манзаралары, күз алдында, күз ачып йомганчы пәйда була, автомобильләрнең кеше төяп сәхнә уртасына атылып чыгулары кинодагы кебек җиңел эшләнә. Шартлап, шаулап торган ШОУ, дәртле, җитез, ялгышсыз биюләр, вокаль сәнгате һәм актерларның спортсменнар, йогалар, каратэчылар кебек трюклар эшләве, кирәк булса, сальто мортале сикереп, кирәк булса, «үлем элмәге» ясап, каһарманның биек баскычтан тәгәрәп төшеп, тамашачы кырыенда «үлүләре» могҗиза кебек. Шушы хикмәтләр өстенә театрда Сүз Сәнгате хакимлек итә. Актерның тамашачыга аңлашылмаган, ишетелмәгән бер генә сүзе дә булмаска тиеш һәм бу шулай да. Телевидение. Экранда кытайча, итальянча, испанча, япунча тапшырулар, кинолар бик еш күрсәтелә. Американың җирле халыклары (индеецлар) турында нәфис фильмнар күп. Бу фильмнарда индеецлар бик тә миһербанлы, горур, чибәр, каһарман итеп сурәтләнә. Ләкин чынбарлыкта җирле халык, татар халкы кебек үк, үз ватанында хокуксыз. Бер атна эчендә экранда урыслар турында Америкада төшерелгән бер нәфис фильм бирделәр. Себерне яулап алу турындагы бу фильмда урыс баскынчыларына каршы «канга кан, үлемгә үлем» диеп көрәшүче татарлар Себер җирләренең чын хуҗалары итеп сурәтләнгән. Фильмның исеме «Михаил Строгов» иде булса кирәк. Татарлар монда карикатур шәкелдә түгел, батыр, мәһабәт итеп бирелгән, алар үз ватанын дошманга бирмәс өчен сон тамчы кангача сугышып үлә. Мәскәү урыс булмаган милләтләргә шулкадәр телевидение каналлары, вакыт бирә алыр идеме икән? Телевидение аш-су әзерләү тапшыруларына бик күп вакыт бирә. Атаклы ашчылар нинди ашның ничек әзерләнгәнен перәме тамашачы каршысында әзерләп, татытып күрсәтә. Бу өстәге максат кына Төп максат табак-савыт, табын әсбапларын рекламалау Ул уңайлы казаннар, табаларны, электр, газ плнтәләрс- нең гүзәллеген, җайлылыгын күреп, шундук кибеткә чыгып йөгерәсе килә башлый. Экранда спорт хакимияте. Спортта күбрәк негрлар алда бара. Кунакта. Илхан Айдагол әфәнде үз өендә кунак җыйды. Бу йортның матурлыгы, уңайлыгы, яшеллеккә, чәчәккә күмелеп утырулары турында тәфсилләп язып тормыймын Шулай да мондагы кунак кабул итү. кеше сыйлау йолалары гурында күзәткәнемне әйтеп узыйм Әйе, татар кунакчыл халык Татар халкының табын янындагы әдәбе, культурасы, чамасы күпләргә үрнәк булган. Ләкин соңгы ун-егерме ел эчендә без инде табын янындагы йолаларыбызны да оныттык, ташладык. Ямьсезрәкләрен алдык. Мин аракыны чамасыз күп эчертүнең төп максатка әверелүе турында гына әйтмимен. Кыстау мәсьәләсе турында гына бер авыз сүзем бар. Артык кыстау татарда элек булмаган. Үтереп кыстау бары тик ачлык елларда башланып китә. Хуҗаларның үзләренә дә аз булган ризыгын кунак кыстамыйча ашамаган. Табынга муллык килгәч тә әнә шул үтереп кыстау гадәткә кереп калды. Хәзер табын янында сөйләшеп, җырлашып утыру түгел, төп максат кунакны екканчы эчертү: авызыннан кире килгәнче ашату, согындыру. Чит илләрдән килгән татарлар миңа күп мәртәбәләр зарландылар: Батулла әфәнде, нигә сездәге татарлар шулкадәр ямьсез кысташалар? диделәр Эчәргә, ашарга кыстамасан гына кунакка барам, дигәннәре дә булды. Артык кыстау ул ирексезләү, көчләү. Ашап утырган кешене кыстау, ашама дигәндәй, мәгънәсезлек Эчәр!ә кыстау ул инде җинаять Нишләтәсең, безнең матур йолаларыбыэнын байтак өлеше канчандыр моннан күчеп киткән татарларда сакланган. Илхан Айдагөл өендә дә әнә шулай иркен, матур мәҗлес булды. Бакчада корылган табын янында илледән артык кунак Әзер ризыклар кайнары, салкыны, шулпасы, салаты шунда бакчадагы өстәлләрдә. Шешәдәге эчемлекләр (җанын ниндисн тели!) бөтенесе дә бозлы кисмәкләргә батырылган. Күрше өстәлдә табак-савыт кашык, чәнечке, пычак, тустаган, һәркем кайчан тели, ни тели, күпме тели, үзе барып, хаҗәтеңчә ризык ала, бөтенесен төпсәгә куеп, үзе теләгән кешесе янына барып ашый, эчә, гел урын күчеп, бакча буйлап йөри, сөйләшә, аралаша Җәгсз кунаклар, тәгамнан җитешегез! дип әйтүдән башка һичкем сине кыстамый, ирексезләми, «аны эч, моны аша», диеп өстеңдә балта белән тормый «Эчмәсәң, үпкәлим, димәк, син мине хөрмәт итмисең», дими Рәхәт' Мәҗлес тактача сузылды Шәхсән мин үзем кыстасалар, ач булсам да ашый алмыйм. Мондагы мәҗлес нәкъ мин теләгәнчә узды. Илхан Айдагөл сүзе: — Алманың орлыгын Алманиягә яки Америкага күчереп утыртканнан соң, ни үсеп чыга? Каен үсми бит Татарлар да шулай. Кайда гына булса да ул татар булып кала. Батулла Нью-Йорктагы дуслары арасында. Сулдан уңга: «Капитал трейдинг кар- порэйшн» фирмасының рәисе Илхан Айдагөл, Америка татарлар җәмгыятенең рәисе Илдар Агиш хатыны һәм әнисе уртасында 1995. Чыннан да, Илхан рәислек итә торган тәшкиләттә гел татарлар гына эшли. Ләкин Илхан әфәнде урыслар белән дә, башкалар белән дә хезмәттәшлек яклы. Өч ел инде ул Русия, Татарстан белән сәүдә эшләрен рәткә салырга йөри. — Казый торгач, адәм чишмә чыгара,— дип дәвам итә Айдагөл әфәнде.— Чишмә тапкач, ин башта бу чишмәнең суын тапкан кеше үзе эчеп бага. Аннан сон сусаганнарга тәкъдим итә Чишмәне ачкан кеше үзе күчеп китсә дә, вафат итсә дә, чишмә юлчыларга су бирүдән туктамый, халыкка хезмәт итә. Сәүдә дә шулай булырга тиеш, әфәндем. Сәүдә чишмәсе сәүдәгәрнең сусавын да, тагын күпләрнең сусавын да басарга тиеш. Безнең фирманың йөз кешесе Русиядә, Татарстанда эшли. Аларның һәрберсе бер генә кешегә бер генә файда эшләсә дә, һәр гаиләдә бишәр кеше генә хисаплаганда да, биш йөз кешегә ашарга әпәй, эчәргә чәй бирә, дигән сүз. Бер кешенең эшен кисү, биш кешенең икмәген кисү. Син бер кешенең малын сатып алып, үзеңә файда эшлисең. Сатучыга да файда эшлисең бит. Русиядә әнә шундый, үзенә дә, кешегә дә файда эшләүчеләрне кистеләр. Алар беткәч, күпләр мохтаҗлыкта калды... Безнең максатыбыз, әфәндем, Татарстан кешеләренә файда эшләп, аларны алыш-биреш ясарга, малтабарлыкка өйрәтү һәм үзебезгә дә мал табу. Юкса, .мин ул малны Америкада җиңелрәк тапкан булыр идем. Безне ата-баба туфрагы тарта. Без дә татар дигән бер милләтнең ерактагы балалары. Америкада эшләгәнгә караганда кимрәк табыш алсак та, без Татарстан белән эшләргә телибез. Татарстанда хатын-кызның эше бик тә авыр. Ирләре күп мал казанса, хатыннарга җиңелрәк булыр иде... Иртән Илханның углы Кәримне (унынчы сыйныф укучысы), кызы Ясминне (дүртенче сыйныф укучысы) мәктәп автобусы килеп, дәрескә алып китте Кәрим компьютер, спорт белән мавыга, Ясмин музыка-театрга тартыла. Автобус һәр иртә аларны капка төбеннән алып китә, дәресләрдән соң китереп куя Ике-өч минутка соңга калулар булгалый икән. «Капка төбеннән» дигәнем сүз җае өчен генә әйтелде, монда капка, капканын төбе юк, өй ишеге турыдан-туры урамга чыга. Кичәге мәҗлестән сон калган буш шешәләр, кулланылган табак-савыт, таптанган келәмнәрне җыештырырга ике хатын килде Өй хуҗалары чытып китте. Әлеге ике хатын өйдә калды Алар ишекләрне үзләре бикләп чыгачак Өйдә кыйммәтле вазалар, табак-савыт (сервиз), диварда мәшһүр рәссамнарның иҗаты: кыйбатлы рәсемнәр, манзаралар, натюрмортлар Мин ирексездән сорап куйдым: — Әйберләр югалгаламыймы9—дидем. Андый нәрсә монда булалмый! диде Илхан әфәнде - Бу эш аларныи уена да килми Була калса, ул гомерендә дә Америкада эш табалмый үләчәк Хуҗаның «Мерссдес-Бенс»ендә барабыз һич көтмәгәндә Илхан әйтә куйды. — Син аптырагансыңдыр инде, ни өчен Илханның хатыны өй җыештырмыйча эшкә китте, акча биреп, ике хатын чакыртып эшләтәләр, дисендер Аның җае бар, дустым Батулла... Хатыным ике сәгать өй җыештырса, ул арый Чит кешегә акча түләп эшләтү безгә отышлырак, арзангарак төшә Армаган хатыным эшендә яхшырак эшләячәк. Боларга түләгәннән күбрәк акча казаначак Илханның хатыны Түркән ханым физиотерапевт булып эшли Америкада табиплар иң күп акча ала торган һөнәр ияләренең берсе Буш шешәләрне җыеп, юып, илтеп тапшырырга бер сәгать вакыт узачак Бу эштән ун доллар акча килер. Шешәләрне бу хатыннарга калдырып, эшенә барып, бер сәгать эчендә минем хатын унике доллар алачак. Ике доллар янга кала. Бу Америка тормышын аңлап бетермәссең, билләһикәем. Бер генә мәртәбә кулланылган яхшы, матур бизәлгән тустаганнар, чәнечкеләр, кашыкларны чүп савытына ыргытканда сыкрап куясың: боларны күп тапкырлар файдаланып булыр иде бит әле, дисең. Әмма бәрәкәтле Америка бәйрәм табынына куярлык бу әсбапларны чүплеккә ата. Чөнки пластмасс тустаганнарны, чәнечкеләрне юуга караганда, аларны чыгарып ату, янасын сатып алу арзангарак төшә. Бәрәкәт- лелекнең имәнгеч бер мантыйгы. Юлда электрон хәбәрләр тактасы бар: алда машиналар тыгылышы, фәлән юлдан әйләнеп узыгыз; фәләненче чакрымда машиналар бәрелешкән, төгән юлга чыгыгыз Юлларда полис юк, тизлекне арттырсаң, иртәгә өеңә ясак кәгазе килә, чөнки юл буе электрон күзләр синең кагыйдә бозганыңны, машина номерыңны күзәтә, яза, хәбәр итә. Мине күрмиләр әле, диеп син юл кырында печ тә итә алмыйсын. Язмышлар. Габдулла ага Вафалы белән Рокыя апа өендә утырабыз Озын, төз гәүдәле Габдулла аганы бер күрүдә аның борынгы зыялы токымнан икәнен чамалыйсың. Бу мәһабәт картка сиксән яшь Габдулла аганың бабасы Вафа Ишбай хәзрәт Шиһап Маржа ни белән бик якын дус булган Аның углы Кәрим Вафа Казанда туган. Кәрим Вафа Габдулла аганың атасы була инде. Бабаем егерме җиде яшендә Сөембикә манарасындагы хачны каерып төшерә, - дип сөйли Габдулла ага Вафалы Казан губернаторы аны жүләрләр хастаханәсенә яптыра. Аны хастаханәдән, төрмәдән халык коткара, азат нттертә Шуннан соң Вафа хәзрәт шикаять язып, Питербурга китә. Патша янына керү бик озаккыен юл булганга, ул патша хәзрәтләрен сагалап. Летний Садта көннәр озын йөренеп тора һәм, ниһаять, ул бакчада патшаны күреп, үзен кабул итүен үтенә. Патша Вафа хәзрәтне кабул итә. — Сез, Ишбаев хәзрәт, кайтыгыз! ди патша. Язганнарыгыз дөрескә чыкса, чаралар күрелер! Хәзрәтнең Питербурга жалоба белән киткәнлеген Казан губернаторы белгән була, Казанга кайтуга ук Вафа хәзрәтне ул зинданга утырта. Әниемнең әнисе Шәмсиҗамал төрмәгә әйбер ташый. Камырга хат төреп, ипи итеп пешереп, бабаем белән язышалар. Ләкин бабаем язган шикаятьләр патша хәзрәтләренә барып җитми. Бер ел төрмәдә утырганнан сон бабаемны Томскига сөрәләр. Гаиләсе бабам артыннан сөргенгә китәргә мәҗбүр була. Андагы татар мәхәлләсе бабама йорт салып бирә. Бабам янә Питербурга юнәлә Тагын патша белән күрешә. Казан губернаторы мине зинданга утыртты, сөргенгә куды. Сезнең әмерегез ана барып җитмәде, диеп бабай шикаятьнамәсен тагын патшага калдыра Патша указ чыгара. Указны бабайның үз кулына тоттыра Бабам указны алып кайтып губернаторга тапшыра. Губернатор ана сөргеннән кайтырга рөхсәт бирә Бабам гаиләсен Казанга алып кайтырга диеп, Себсргә китә, ләкин барып җитә алмый, ике ыстанса кала Мишкин дигән җирдә, бабам юлда вафат итә Шулай итеп, безнең нәсел Себердә торып кала. Мин 1915 елда шунда Себердә туганмын 1ач, җиде балалы Шакир абзый i аиләсс дә Алманиягә җибәрелә, ләкин бик күп туганнары бу якта. Советлар я|ында да кала. Рифат әфәнде АКШнын Нью-Йорк технология институты профессоры. Аның бер гектар җире урман эчендә, йорты бик күп бүлмәле, шисгалдында егерме биш 8*. 115 метрга унбиш метрлы йөзү кавузы бар. һәр гаилә әгъзасына машина: гадәти күренеш. Рифат Таби сүзе: Коммунистик режим җимерелмәгән булса, татар нишләр иде икән? Татар үзен-үзе коткара алырмы? Габдулла Вафалы сүзе: — Бары тик үз эчендәге көчкә генә таянырга тиеш татар! Ана һичкем ярдәм итмәс! Рестораннар. «Үлеп гашыйк» спектакленнән сон без төнге рестораннарның берсенә киттек. Бу ресторан үзе «Җәкилл һайд клубы» диеп атала. Аны «Җәһәннәм рестораны» диеп мин атадым. Бу клуб 1931 елда корылган. Мөштәриләр (клиентларны) тартыр өчен монда җәһәннәм тишеге ясаганнар. Урам якта, шнек төбендә кичке кара кәчтүн кигән бер сөлдә (кеше скелеты) ыржаеп басып тора. Шул сөлдә узып барганнарны җәһәннәм тишегенә керергә өндәп, чакырып тора. Бу сөлдә яныннан узып, керү ишеген ачуга мөштәрине кара киемгә чорналган, күзе генә ачык калган бер җәһәннәм хатыны каршы ала. Шулчак дивар куышы кинәт ачылып китә; анда йөзе күгелҗем күгәрек белән капланган, җыерчыклар, төзәлеп бетмәгән чи җәрәхәтләр белән ермачланган тәнле, котчыккыч ямьсез бер мәет телгә килә. Ул карлыккан тавыш белән сине сүгә, сиңа яный башлый. Кинәт ут сүнә, җан өшеткеч авазлар, җен кочкан хатын чинаганы яңгырый. Инде беттем дигәндә генә баягы җәһәннәм хатыны түр ишекне ача. Аралыкка килеп керәсең, андагы зобаныйлар, әрвахлар, ярым шәрә ирләр, ялангач хатыннар, сине кочарга теләгәндәй, якынаялар, ирексездән син кача башлыйсың һәм аягүрә басып торучы мәетләргә, кеше баш сөякләренә бәрелә-бәрелә, йөгерә торгач, ресторан залына килеп эләгәсең. Өч катлы бу ресторанның диварларында китап шүрлекләре, бу—сихер-тылсым-магия китапханәсе икән, диварларга майлы буяу белән эшләнгән кеше сурәтләре эленгән, бер карасаң, гапгади портретлар, игътибары төшкән кеше күрер һәм имәнеп китәр: бу портретларның күз алмалары сине күзәтә, аларның керфекле күз кабаклары хәрәкәтләнә, син кая барсаң, шул якка борыла. Кара киемле ике егет безгә аулаграк куыш табып, урынлаштырдылар. һәр кешенең өстәлендә төймә, шул төймәгә бассаң ут бары синең алны гына яктырта. Шуңа күрә, ресторанда караңгы. Дөньяда нинди исерткеч бар — барысын да шушында татып була икән, янәсе. Мин Бельгия сырасы китерттем һәм гел шуны гына эчтем, кабарга өстәлгә ни килсә, шуны ала бардым. Диңгез җәнлекләре, җылан койрыклары, «маймыл күзе» диеп аталган салатлар ашап утырганда кинәт нидер шартлады, чинап ярдәмгә чакыручы хатын авазы ишетелә башлады; ресторан эче ялкын-төтен белән тулды. Җир тетриме, атом бомбасы шартладымы, белгән юк ресторан түбәсеннән, түшәмнән бер утлы тартма аерылды. Шул тартмага Вельзевуль (Иблис) утырган. Урта катта туктап, бу шәйтани зат мәхәббәт, гөнаһ вә шәраб турында нотык сөйли. Тагын караңгылык, тагын шартлау, кемнедер көчлиләр сыман, суялармы — акырыш. Акрын гына яктыра Тартмада бер тере мәет кебн зат бер яшь, гүзәл хатын белән әвәрә килә. Алга таба күпме генә шартлатсалар да, күпме генә чинасалар да, миңа кызык түгел иде инде. Бу җиргә Нью-Йорк халкы үзе йөрми икән. Күбесенчә килмешәкләр генә йөри, чөнки бу шактый примитив балаган уены. Чынлыклап курыкмый- сың, ләззәт тә алмыйсың. Нью-Йоркка килгән кичне үк без кырыклап кеше мәшһүр «һард Рокк» ресторанында җыелдык. Нью-Йоркка килгән һәр кеше, аеруча яшьләр, шушы ресторанга эләгергә тырыша икән. Бу ресторанның мәшһүрлеге шунда ки? хуҗа кеше рок музыканың беренче музыкантларының киемнәрен, уен коралларын, кайчандыр җырланган җырларның ноталарын туплап, үзенә күрә рок музыкасы музее ясаган да шундук ресторан ачкан. Шушы шөгыль гаять куәтле рекламага әверелгән Рестораннан кеше өзелми, алдан ук заказлар кабул ителә. «һард Рокк» сүзен «Авыр рок музыкасы» диеп тәрҗемә итәргә була. Ресторанда өзлексез авыр рок яңгырап тора Яшермим, кан басымлы кеше өчен бу бигүк рәхәт нәрсә түгел иде. Без, татарлар, икенче катны бөтенләе белән биләп утырабыз Ашау-эчү мул. Авыр рок аркасында сөйләшә алмыйча бер-беребезгә батып, елмаешып утырабыз. Шау-шу, тавыш. Шулар өстенә күрше өстәл янындагы татарлар барысы да кычкырып торып татарча сөйләшәләр. Рестораннан киткәндә һәр кешегә «һард Рокк»ның түшкә тага торган калаен бүләк иттеләр. Бу да реклама. Төрекрестораны. Егермеләп кеше төрек ресторанына әбәт ашарга киттек. Нью-Йоркта төрек рестораннары бик күп. һәрберсендә дә бары тнк төрекләр генә эшли; бары тик торек милли ашлары гына әзерләнә. Ишектән керүгә үк сине талгын гына төрек музыкасы каршы ала Тамакай буларак, мин һәр ризыкны тәмләп ашыйм Шуна күрә, кайда ни ашатканнарын тәфсилләп язып барам. Бу сәяхәтнамәмне бастырырга алынучы мөхәррир ашау өлешен кисеп ташлармы, юкмы, миннән калмасын языйм әле Иң башта, аш сайлый башлаганчы ук, сап-салкын саф су вә җимеш сутлары китереп куйдылар; эссе көнне шуннан да кирәк, шуннан да татлы нәрсә юктыр Тәмле су эчә-эчә сөйләшәбез. Табын янында Канададан, Финләндиядән, Төрки- ядән, Татарстаннан килгән татарлар. Төрек җегетләре әбәт китерде Ике төрле казы, ике төрле пәйнир (сыйр), бәрәңге, борчак, салат, памидур, тагын бик тәмле кызган ит, сыйр өстенә кызыл уылдык сыланган. Бу тәгамны ялтыраттык та сөйләшәбез, салмак кына татарча җырлыйбыз. Җегетләр Янә ризык китерде. Салат, аның эчендә туралган кишер, кәбестә, кызыл торма, яшел яфрак, төрле тәмләткеч үләннәр, яшел кыяр, тозлы кыяр. Бу салат та тоткарлыксыз карынга үтте. Мин Татарстан турындагы сорауларга җавап бирәм. Ул арада өстәлдә өченче тәгам пәйда булды. Әстерхан чикләвеге хәтле дүрт йомарлак ит. Ит янында салҗага (соус) манчып пешерелгән тана ите. Шунда ук эремчекле бөрәк (пирог) телеме. Бу аш та йөрәккә май булып ятты, шөкер. Йылмаз әфәнде Төркиядә торганнарын, төрек ашлары, төрек халкының гореф-гадәтләре турында сөйли Табынга кыздырылган тавык белән дөге китерделәр. Бу аш та бик тәмле иде Төрек җыры тыңлыйбыз. Төркиядән килгәннәр җырга кушыла. Җыр ләззәтеннән соң үзгә аш ләззәте көтә. Алда җимеш белән тулы табак әфлисун, мандарин, ике төрле алма, банан, нар (гранат) җимеше. Җнләк-җнмсштән соң каһвә, кемдер чәй, кемдер су эчә. Тәгам җыю тәмам. Әлхәмдулнллаһи әлләзи әтгамәнә вә сәканә вә җәгаләнә мин әл мөслимин, амин! Кытай ашлары. Монда да бары тик кытай кешеләре генә хезмәт нтә. Алда тәгам алыр өчен пар таякчыклар ята. Нинди ризык китергәннәрен санап, язып бетереп булмас, ахрысы. Итле ризыклар биш төрле, ит янында мул яшелчә Кузаклы яшел борчак, керән, суган, әче торма, төче торма, пылау, ботка, өч төрле гөмбә ашы, креветка белән салма, ул гаҗәеп тәмле салҗага буталган, кытай сырасы, җимеш сулары бар да бар Барыбыз да таякчыклар белән ашыйбыз, йодрык хәтле ит кисәген дә, ялгыз дөге бөртеген дә шул таякчыклар илә алабыз Таяк тота белмәгәннәргә чәнечке, пычак, кашык бирелә Әмма бу табын янында таяк идарә нтә белмәгән кеше юк: күбесе Кытайда яшәгән татар балалары, башкалары да донья күргән Кытайда, Япуниядә булган Ә мин исә Казанда артыштан үзем ясаган таяклар белән ашарга өйрәнгән идем. Италия ашлары. Нью-Йоркта Италия ашлары әзерләнә торган рестораннар бик күп. Италия табыны да бик мул, шәп иде. Американнар Италиянең һәр ризыгына мокиббән. Эш урыннарында да төшке ашка Италия ризыклары китертәләр. Бигрәк тә Италия ләвәше йөрештә Табага җәеп пешерелгән ләвәш, ләвәш өстенә мул итеп памидур измәсе сыланган, суган, борыч, тоз бутап салынган, измә өстенә пәйнир (сыйр) җәелгән, гөрле тәмләткечләр сибелгән. Койган да куйган үзебезнең дучмак (дурычмак, шәнгс) инде, бары тнк бәрәңге измәсе урынына памидур боламыгы, күкәй урынына сыйр Бу ризык хәзер Мәскәүдә дә әйләнешкә кереп бара почмак саен Мәскәүдә шуны пешереп саталар Бик яхшы үтә. Ншә без дә татар ашларын шулай йөрешкә кертеп, мәшһүрләшгермибез икән ул? Нью-Йорктагы рестораннар типтерү урыннары булудан битәр ашау урыны, күрешү мәйданы. Шәһәр буйлап йөреп, арып, соңга калып кайткач, янә кичке ресторанга, тамак ялгап алырга киттек Фннләндня ватандашлары Акнф әфәнде Алн, аның хатыны (Татарстан кызы) Нурания ханым, Атик әфәнде Алн. аның хатыны (Татарстан кызы) Әлфия ханым оелән бишәү төнге аш ашыйбыз. Буйвол итеннән әзерләнгән ризык бирделәр, ит янында кукуруз оныннан пешерелгән кәтермәч, күп яшелчә куелган, җиңелчә-затлы шәраб белән тамак ялгаганнан соң, төнге урамга чыктык. Урамда телефонавтоматларның берсенә Атик Али кереп китте дә, бер-ике минуттан соң; — Батулла әфәнде, сине Рузия ханым телефонга чакыра!—дип кычкырды. Мин ышаныр-ышанмастан йөгереп килеп Атик кулыннан телефон колаксасын алдым, телефонда хатыным Рузия тавышы, аннан соң углым Нурбәк авазы ишетелә. — Исәнме, әти, син кайдан? Бик яхшы ишетелә. Казанда иртәнге сәгать сигез икән. Хатын әйтә: — Шулкадәр якын, әллә кайтып та төштеңме?—ди. — Кайтып төшкән булсам, болай яхшы ишетелмәс иде!—дим. Шулай итеп, әби әйткәндәй, эт багана төбенә печ иткәнче өйдәгеләр белән дә хәбәрләшеп алдык. Бродвей. Мин дә бардым Питербурга, дегет чиләге дә, дигәндәй, без дә Нью-Йоркны килеп күрдек, урамнарында йөрдек, рестораннарга кердек, театрында да утырдык, кунакханәсендә дә тордык, дусларның өйләрендә дә кунак булдык. Барысы да кызык, әлбәттә. Нью-Йорк йөз-йөз ун катлы йортлар—күктерәрләр шәһәре. Йөз ел элек салынган бу йортлар, бүген салынгандай, чиста күренә, кирпечнең төсе үзгәрми. Урамнарда сөрем-тузан томаны күренми, мультфильмнәрдәге кебек күп төсле утлар, буяулар-рекламалар, тавыш-төтен чыгармый торган машиналар, һәр җирдә сервис — кешегә яхшы хезмәт күрсәтү, акчаңны түләсәң, синең өчен өзелеп- үлеп торучы хезмәтчеләр — бар да безнеңчә түгел. Нәкъ Америкача һәм моның шулай икәне беркемгә дә сер түгел. Америкада шулай булмаса, сәер булыр иде. Нью-Йорк урамнары буйлап ялгыз йөрим. Байлык, бизнес шәһәре минем ушымны алмады Минем дикъкатьне байлыктан, бизнестан читтәрәк торучы халык җәлеп итте. Олы күпер янында, перәме кеше йөри торган юлга гәзит җәеп йоклап ятучы карт кешене күрәм. Янында биштәре тора. Кырынмаган, өс- башының элә-танагы калмаган, кырык эт талаган чабулы яңгырлык бөркәнгән. Узгынчылар аның биштәрен атлап чыга, гәүдәсен әйләнеп узалар. Кем ул? Нигә ул урамда йоклый? Юкса, күләгәле урыннар да Нью-Йоркта җитәрлек, аулаграк урыннар да бар. Нигә аны полисмен алып китми? Ни өчен бу ир кеше бу хәлгә төшкән? Үземе гаепле? Балаларымы? Нинди көчләр аннан бичара ясаган? Әллә ул үзен гарипләндергән шушы җәмгыять кешеләренә үч итеп, сез мине инкарь итсәгез дә, барыбер мин сезнең юлда ятам, дип шулай эшлиме? Бу сорауларга Илдар Агиш та туры-тулы җавап бирә алмады: — Шушы күперне саклый ул!—диде Илдар ниндидер киная илә. — Кемнән?—дим. — Урыс ышпиуннары килеп, күперне шартлатмасын, дип... Мин Илдар бәйнең шаяртуын кабул иттем. Көлдем. Әмма сузылып ятып калган бичараны кызганып: Их, язмышлар диң,— дидем. Кызганма!—диде Илдар.—Ялкаулар монда шулай яшәргә дучар. Чыннан да, урамда йоклаучыларга бер генә кеше дә игътибар итми, анда әллә ертык чүпрәк аунап ята, әллә кеше йоклый—һичкемнең гаме юк. Ә үзебезнең урамнарда аунаучыларга игътибарлымы соң без? Юк бит! Сәр- хүш! Исерек! Алкоголик! Аунасын! Аларга ярдәм итеп бетерерлекмени? Кичләрен урамнарда йөргәнемдә андый йортсызларны күпләп-күпләп күрдем. Бәгъзеләре катыргы тартмадан башына каплавыч оя ясап йоклый, кояштан, җилдән саклана. Арада кара тәнлеләр дә, ак тирелеләр дә җитәрлек, җирле халык индеецлар гына күренмәде. Монда, Америкада, бездәге кебек, туры мәгънәсендә хәер сорашу юк. Кул сузып, ялварып торучылар күренми. Әмма ике төрле фәкыйрь адым саен күзгә ташлана. Америкада тора салып хәер-сәдака өләшмиләр. Тора салып, хәйләләп акча таләп итмиләр, андыйларга монда урын юк. Азатлык һәйкәленә бара торган юл кырында бер негр быргы уйнап тора. Алдында кечкенә телевизордан бушаган катыргы тартма. Акча салыр өчен ярык ясалган. Тартмага «РӘХМӘТ» диеп язылган. Ягъни акча салган кешегә аталган рәхмәт сүзе, чөнки рәхмәт әйтергә, негр авызы буш түгел, ул быргы уйный. Ул көне буе шушында төрле көйләр уйнап, акча җыя. Бик еш булмаса да, ара-тирә акча салып китүчеләр бар. Ничә доллар салганнарын күз элдерми, әмма кәгазь долларлар да, вак акча да салалар. Хәер җыюның бу төре хуплана, чөнки бу музыкант эшләп ашый, эсседә, көне буе быргы уйнау хөрмәткә лаек хезмәт Бирелгән акча хәсрсәдака түгел, хезмәт хакы. Америкада хәерче дә эшләп ашарга тиеш. Безнең урамнардагы чегәннәр, «без үзбәк —таҗик» диеп алдалап-йолдалап, хәйләләп йөрүчеләр Америкада сорана алмый, андыйлар әрәм тамак саналачак Икенче төр хәерче бар. Монысы чүп савытларына ташланган икмәк сыныклары, җимеш калдыклары, эчелеп бетмәгән сыраларны суларны җыя Хәерче сыеклыкны шундук эчә, җимешне ашый башлый, тамагы туйгач, артыгын янчыгына сала. Бу төр хәерчеләрнең күбесе сәләмә киенгән, йолкыш кыяфәтле, араларында акылга таманнар да бик еш очрый Әмма гаҗәпкә калдым Бер урамда бөтенләй башка төр хәерчене күрдем Бу олы яшьтәге негр яхшы киенгән, өстендәге тузанлык-яңгырлык чикмәне өр-яна, кояштан-янгырдан сакланырга кулына яхшы кулчатыр тоткан. Боларына да шаккатмас идем, хәерченең муенында берсе алтын, икенчесе көмеш ике чылбыр уйнаклый, һәр бармагында алтын йөзек, балдаклар Үзе чүплектән ризык калдыклары эзли, таба, ашый, артыгын биштәренә сала. Узып баручы берәү туңдырмасын асфальтка төшереп җибәрде дә кул селтәп үтеп китте. Әлеге бай хәерче туңдырманы алды, юри генә өргән булды да бик тәмләп ашый да башлады. Ул беркемгә игътибар итми, минем бу кылмышымны кеше күрер диеп уфтанмый, аңа да беркем дә бакмый. Ул әллә бар, әллә юк. Меңләгән кеше арасында ул япа-ялгыз Хәерче шулай салмак кына йөреп, тамак туйдырып, бераз мая туплап, күләгәлерәк җиргә йокларга ятты... Җан иясе яшәми торган чит-ят күк җисемендәге япа-ялгыз калган кеше сыман күренде ул миңа. Бер дә Казаннан артык җире юк икән бу Нью-Йоркның' диде Зөһрә Шакирҗан. Американың күзендә Бродвейда татар артисткасының татар язучысына әйткән бу сүзендә бик күп мәгънә ята иде Шаярумы бу? Әйдә, шаяру булсын Чокырлы-чакырлы тар урамнары, тупас сатучылары белән өтек кибетләре, адым саен көфер сүз белән сүгенүче Казан, «ә» дигәнгә «җә» диеп торучы хезмәтчеләре, сокланудан күз бәбәген атылып чыгардай бай кибетләре, һәр кешегә уңай-кулай булсын, дигән системага корылган илнең иң мәшһүр шәһәре Нью-Йоркның Казаннан артык җире юк икән ләбаса Бу шаяру гына түгел сатира. Казанга да, Нью-Йоркка да әче сатира Әмма бу сүзләрдә тирән яшерелгән бер хакыйкатьне сиземләмәү мөмкин түгелдер Шәһәрләрнең барысының да бер уртаклыгы бар. Таш Йортлар урманы ешлыгында кешеләрнең күплеге; кеше күбәйгән саен, кешенен кадере бетә, шул байлык эчендә яшәүче бәндәләр бср-берсенә чит-ят, битараф, гамьсез Чыннан да. мин Мәскәүдә дә, Истанбулда да, Нью-Йоркта да, мөмкин булса, хәтта Казанда да тормас идем. Тынычлыкка тарта күңел. Авылда ичмасам һәр очраган кешегә сәлам биреп, сәлам алып узасың, йомышын булмаса да, хәл-әхвәл сорашасың. Без авылдан качып, шәһәргә оялап, яшәп арганнан сон, авылны идеаллаштырып, сагынып, җирсеп, шәһәрнең эссе чакта эссе, кышын суык бетоны арасында җан бирәбез. Бродвейда адым саен театр. Адым саен ресторан, казино Адым саен яшьләр. Яшь җегст белән бер гүзәл кыз үбешеп тора Ал арга һичкем игътибар итми Алар да ай-һай. кеше күрер дими озаклап үбешә. Нью-Йорк хәрәкәтле-утлы рекламалар шәһәре. Рекламага котчыккыч күп акча тотыла. Рекламага киткән акча жәл түгел. Димәк, реклама файда китерә, керем бирә. Адым саен кокакола рекламалары Шәһәрнең мәркәзе Манхаттан утравына салынган йөз-йөз ун катлы йортлардан тора. Бу рәсмн шәһәр, эш үзәге: кунакханәләр, эш урыннары, кибетләр Нью-Йоркның үз халкы монда яшәми Алар Манхаттаннан читтә бер-ике катлы үз йортларында тора. Шәһәрнең ул өлешен татарлар «авыл» ди без авылда торабыз, әйдәгез безнең авылга киттек, дип сөйләшә алар Чынлап га, авыл дими, нн диярсең һәр йорт тирәсе агач, чәчәк, чирәм белән уратылган Көпшәләр су сиптереп тора, чип-чиста урамнар, хәрәкәт аз, шәһәрнең тонык гүләве монда ишетелми Монда тынычлык, салмак хозурлык хөкем сөрә Нью-Йорк сары төстәге таксилар шәһәре һәр ун машинаның сигезе такси. Таксичыларның күбесе килмешәк чалмалы индус, хач таккан урыс, кара гарәп, шәрык кешеләре Таксисыз бу шәһәр яши алмас иде. Тәүлек әйләнә урамда такси өзелми Чөнки төне буе шәһәрдә хәрәкәт туктамый Көндез йоклап арганнар рестораннарга, урамга, кафеларга, театрларга китә, төнге клублар, казинолар шыгрым тулы була. Гадәттә, урамдагы кешеләрнең карашлары сиңа тукталмый, шуып уза. Үзләренә мөштәри (клиент) эзләүчеләр генә кеше күзенә туры карый, сине күрә. Чөнки син аңа кирәк. Урам буйлап барганда берәрсе каршына чыгып: Кызлар кирәк түгелме? — диеп эндәшсә, гаҗәпләнергә кирәкми, бу адәм түләүле кызларга мөштәри эзли чыккан. Акча юк бит, нигыр дус, мин читтән килгән кеше,— дисәң, ул үзенчә сөйләнә-сөйләнә бәя төшерәчәк, син уңайсыз елмаеп китсәң, ул артыңнан калмый озак барыр. Андыйлардан тиз котылуның бер генә чарасы бар: — Аем рашен! Мин — Русиядән, мин — урыс,—дисәң, кодалаучы шундук яныңнан таяр. Спидтән курыкмасаң, кесәңдә долларлар булса, тәвәккәллә. Акчасыз калырсың, аның каравы хатыныңа «океан арты күчтәнәче» алып кайтырсың. Чөнки профессиональ тәтәйләр йортына баягы негр кебек урамнан чакырмыйлар. Акчасызлык күпләрне әхлаксызлыктан саклап кала. Ирексездән саф әхлак иясе булу да ярап куя хет. Юлым-йомышым төшмәсә дә, Нью-Йорк метросына төштем. Керү бәясе 1,2 доллар, безнеңчә алты мең сум. Мәскәүдә метро җиде йөз сум. Бездәге чама белән Америкада бәяләр бик югары. Ләкин аларның хезмәт хакы да югары. Әйтик, Гайсә абзыйның айлык пенсиясе мең доллар, ягъни биш миллион сум. Татарстанда уртача пенсия йөз мең сум. Урамнарда тәгәрмәчле каталар киеп машиналар белән рәттән чабышучы егетләр еш күренә. Бу ысул белән эшкә, укуга, кыз белән күрешергә дә баралар. Күзәтүем вә фаразларым буеьча Америкада өч төрле халык яши: нормаль кешеләр — 80 процент, җинаятьчеләр—10 процент, корбаннар— 10 процент. Русиядә ике төрле генә халык яши, минемчә җинаятьчеләр 40 процент, корбаннар — 60 процент. Урамнарда гауга, сугыш, кеше кыйнаш кебек күренешләргә тап булмадым. Тәүлекнең кайсы вакытында булса да йөрү куркыныч түгел Ресторан ишеге төбендә кеше кыйнауга очрамадым Әмма полис машиналарының җан өшеткеч кычкыртып урам буйлап каядыр чабышулары бик еш булып тора. Өемне басып чыгарлар, машинамны урларлар, дип курыкмыйлар американнар, әмма машиналар нык сак астына куела, сәпидләр, матайлар урамдагы баганаларга юан-юан чылбырлар, комган хәтле йозаклар белән бикләнә. Хушлашу. Америкада алган тәэсирләр арасында иң олысы татар кешеләре белән халкыбызның язмышы турында сөйләшү мизгелләре булгандыр мөгаен. Казанга кайткач дуслар сорар: — Азатлык һәйкәленә бардыңмы? — Бардым,—диярмен. — Клинтонның кулын кыстыңмы?—диярләр. — Кыстым,—диярмен. — Йөз дә ун катлы йортларга кереп йөрдеңме? — Йөрдем. — Театрда булдыңмы? — Булдым. — Нигә бер дә исең китмәгәндәй кыланасың, әйтерсең лә, Америка синең өчен абзар арты. Шулай, дөрес, исем китмәде. Индеец кабиләләрен алдап-йолдап егерме алты долларга сатып алынган Манхаттан атавына салынган Нью-Йоркның күктерәр йортлары мине шаккатырмый. Җирле халыкны начар туфраклы резервацияләргә куып тутырып, Азатлык һәйкәле салып куйган, әнә шул ялган азатлыкка табынган халыкка соклана алмыймын. «Азатлык» диеп аталган хатын һәйкәленә менү сәяхәтчеләр өчен дәрәҗә икән. Ләкин аның өчен өч сәгать чират торырга кирәк. Америкада бер генә җирдә чират бар, әнә шул хатын һәйкәле өстенә менәр өчен. Үзебезнең илдә дә чиратлардан туйган инде, чират тора-тора таш хатын өстенә менәсем килми, дидем. Мине ияртә йөрүчеләр рәхәтләнеп көлә башладылар. Шулай итеп, мин алар- ны чират торудан, үземне таш хатын өстенә менүдән коткарып калдым. Азатлык хатынын таш итәге астыннан гына караштырып йөрдек тә киттек Кайтып киткәндә мин, очкычка утырып һавага күтәрелгәч, аска Америка, Канада җирләренә карап уйга калдым. Күптән түгел генә, ике ел әүвәл булса кирәк, АКШнын Мәскәүдәге консулының ике ярдәмчесе Казанга килгән иде. Алар биш-алты татар язучысы белән дә очрашты. Аларны Татарстандагы милләтләрнең үзара мөнәсәбәте кызыксындыра иде. Сүз иярә сүз чыккач, мин әйттем: — Дөньяда кара язмышлы, әче тәкъдирле ике генә халык бар: Американын җирле халкы — индеецлар һәм татарлар. Бу халыкларның фаҗигасе өчен кем җавап бирер? — дидем. Бүген мин сүзләремә тагын: «чечен халкынын ике тапкыр масса-күләм кырылышы өчен кем җавап бирер?»—дип өстәгән булыр идем. 1978 елда мин Югары әдәби курсларда Виктор Розов җитәкчелегендә драматурглар бүлегендә укыдым Колумбның Американы ничек ачканлыгы һәм җирле халыкларга ул культура түгел, кырылыш алып килгәнлеге турында «Мин Америка ачтым» дигән трагипамфлет язган идем. Бу пьесаны укып чыккач, сөекле остазым болай диде: Дөрес, Американы яулап алганда индеецлар күпләп кырыла Хәзер генә без моның вәхшилек икәнен аңлыйбыз. Әмма Колумб та, Писсаро да, Кортес та яхшылык эшлибез дип уйлаганнар, мотлак. Без бит бүген чебен-черкиләрне кырабыз. Килер заман, черки белән чебеннең дә табигать өчен бик кирәкле җаннар икәне ачыкланыр, шуннан соң синең белән мине судка тарттырырлармы? Шуннан соң мин Розов семинарларына йөрми башладым. Шундый ярымкүзаллау, ярымтөш халәтендә мин Мәскәүгә кайтып төштем. Каршы алырга килгән дусларым: Бер-ике көнгә кунак булып Мәскәүдә кал! дигән иде. Мин: Рәхмәт. Тизрәк «Татарстан» поездына утыртыгыз, зинһар' дидем Үз ватанымда, ягъни Татарстанда, мине, Русия индеецын, ни-нәрсә көтә икән? 1995 ел. Авт