Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

Минем таралган салларым бар Төшләремдә шуларны җыям, берәм-берәм бүрәнәләп Үскән җирләренә илтеп утыртамын мин аларны. Төпләренә сулар сибәм, ботакларын ябыштырам Яфракларын ялгау ансы яз эше. Өннәремдә гомрем буе җиһан буйлап сүзләр җыям күңелемә. Бәгырьләргә үтәрдәйләреннән оран салам! Милләттәшләр, кан-кардәшләр Җыелыр дигән өмет белән Дәүләт дигән Сабантуйга 1995 Күрәм дә тирәмдә... Белмим, ярсып чиккә җиткәч кемнән ни-нәрсә чыга? Минем канлы яшем аша күңелдән җәя чыга! Бераздан күрәм тирәмдә уйнавын сабыйларның... угымны кире яшерәм Тынычлап кала җаным 1995 Гел туйлардан торган дөнья... Яшәүме? Туу дигән Үлем башының бер мизгел хәрәкәт уены! Бәби туе-сөннәт туе. Кавышу-никах туе... озату-күмү туе... Әй, бәби, әй, сабый! Әй. егет. әй. туташ! Әй. кардәш, әй. җирдәш!.. .Күңелләрдән күчеп рәшәләрдә язып куелган (насыйпларга!): Гомернең өч туе. Гомернең өч туе. Гомернең өч туе... 1995 Ретро Солдат атлары бигрәк мескеннәр! Ашарга сорап шинель тешлиләр!.. Машиналылар бигрәк күбәйде! Төтеннәреннән Күк түбәнәйде... Рәсәйдә халык бигрәк бәхетле! Эчеп үләләр — әҗәлне көтми... 1995 Аккош күлен сагыну Нарат исле талт ын җилләрдә Аккош муеннары иркәләнгән' Канатларында салават күпере! Йөзгеч тәпиләре көзге булган купшы алтын балыкларга! Хәзер әнә этләр коена. Колакларга вәхши рәнҗеш тула — исерекләр сүгенүе белән бульдог, овчаркалар һау-һавы. 1995 Сорау Уянгач та бер хушаваз гол... гөл... гол... гөл... күңелемә сарыла гел! Син кем миңа? Чын исемен ничек’ Син дип! - үлеп терелимме яңадан? (миңа бик кирәкме яңа дан?) Мин җавап көткән арала исте назлы саба җиле бөтен тәнемне, бөтен җанымны, бөтен гомеремне аралап. Бөтен үткәнемне яралап.. 1991 Алма апай. Туган апай Матур апай. Чибәр апай. Бал апай Малай чакта Кояш кебек апайларның һәрберсенә гашыйк идек! ..Кайттым быел җәй авылга. Капка төбендә утыра карчыклар Муеннары алда, җилкәләре артта. Куллары (гафу!) кипкән гөберле бака Ак яулыкларында чәчәкләр. Ә чыннары бакчада ата Алма апайның итәгендә зур бер матур алма ята 1995 «Күңелем Ленин белән сөйләшә» С. Хәким Мин бүген сөйләшмим әле, уйлана торган көнем. Белмим бит ничек буласын соңгы көн. соңгы төнем. . Мин бүген сөйләшмим әле, уйлана торган көнем. Белмим бит нигә әйләнер Илем, Телем һәм Динем... Мин бүген сөйләшмим әле. уйлана торган көнем. Белмим бит. бу уйланулар әллә төш, әллә өнем?.. 1994 Ул чак... бу чак... Ул чак юктан да бар ясап, кызык-ямь таба идек. Кызлар ярыктан да көлә.. Без дә шул чама идек! Итәк җилпеп үткәннәргә кызыгып чаба идек! ...Акча юк. Дөнья күргән юк. Хыял — барсын тутырган. Нинди тәхете бар Яшьлекнең — барсында без утырган! ...Дәрман бар. Дөнья гизелгән. Яшәлгән Нигез корган. Җәен баздагы кар кебек булган акыл утырган. ... Таңны Шәфәкъ белән бутап теземне кочаклап торам. 1995 Әти яккан мунчада Мунча иркен! Эссе! Пар шәп! Жәлләмичә якканнар! Бер кырыйда сөялеп тора яңа нарат такталар. Тиз арада кипсеннәр дип. әти керткән алармы. Ясамакчы икән язга умарта оялары Үз җаена кибәрләр дип. әйтеп кара ни файда'’ Кабергә куяр ташын да ясатып куйды алдан... Кайчан вакыты җитәрен белә бары бер Алла. ...Чабынам шашып! Борында себерке, нарат исе! Такталарга карыйм: парда күренә күк корг күче. Мунча шәп! Рәхмәт әтигә бик вакытлы якканга. Ни тора анадан тума аунавы бер ак карда! 1995 Өсте өстенә яуган карлар кебек еллар ята Яшәү кырымда.. Әй тузгыта Язмыш атлы Җил! . Кояш төшеп ачылган җирдә яшькелт үлән сабаклары. яшәү суты калган тамырлар күрсен алар минем хәтерем булыр Кыска гына Озын Гомернең 1991 Кичәрләр, дип. озак еллар күпер саллым Эш беткәндә карап баксам елгам кипкән?. Гомер буе нур чәчәм дип. җырлар яздым Томнар чыккач карыйм: укучы бар микән’ Инде Таби! ать тә ялгышамы? Февральдә яшен күренде 60 тагы 16 яшьлеккә үрелде. ...Октябрьдә салават күпере” Оялып күземдә эреде. Хөкемдар булган бит әле ата угыры булып... Бөкередән тугандыр ул бу кадәр «туры» булып! * * * Балдак киясе бармакка чыкты сөял. Кая барып сөялим? Менә сөаль! Без бу дөньяда бары кунак кына... Ә кунак рәхәттә яшәргә тиешле! Тик шунсы бар: Вакыт-чамаңны бел! Җирдә артык булып әрсез яшәү һич килешми! Урак белән Чүкеч (Авыл белән шәһәр) Шигъри тел - - бездән. Моңлы көй — бездән. Ипи-сөт — бездән. Яшь солдат бездән. Ә гәҗит —сездән! ...Дөнья —тубыктан. Тубык - диңгездән! Йәрминкәләр! Йәрминкәләр! Кайсылары тәгәрәп төшәр бу кызыл кәрҗинкәдән! ...Ниләр кылдыгыз9 дип бер көн сорар бит Җир-Әнкә дә.. Үпкон-кочкан — җилгә очкан... Очуын очкандыр да тик җилләр кире китереп янә бәгьремә сипкән1 Хәтеремә янә чиккән. Телефон Сөйләш син сак-сак! Нәкъ дөресен чак-чак... Сары салам капкан соры башлы ябалак тора төнеңне саклап! «Рухины саклап! Академиклармы9 Бездә дә бар. Байтак алар: әгъза да хакыйкый, әгъза да хакыйкый. Тик нишләптер юк арала берәр Нәкый. йәки Бакый. йә Исхакый... Күзләре диңгез' Чәчләре кылган! Курай эчендә нечкә елан! Түз. Шагыйрь! Елмай