МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘРЕМ

Әле күптән түгел генә арабыздан кигкән мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев турында соңгы вакытларда инде күп язылды Табигый ки, беренче чиратта аларда әдәбиятыбызның зур югалтуына офтану, зур язучыбызны сагынып әрнү, аны юксыну хисләре булды Мин дә бу язмаларымда күренекле якташым турында кайбер истәлекләрем белән уртаклашмакчы бузам 1948 елда безнең Сеже мәктәбенә яна өлкән пионервожатый килде Озын торыклы, чандыр гәүдәле, зур башлы, күрер күзгә килбәтсезрәк яшүсмер 'т зенә курач гимнастерка өстеннән муенына икс аерчалы кызыл галстук асып йөргән «ата пионерга» без яңа гына комсомолга кабул ителгән сигезенче класс малайлары өстәнрәк, кәперәеп. масаеп карыйбыз «һи. ир заты эше булдымы инде вожатый булып селкенеп йөрү Безнең мәктәптә элек-электән пионерлар белән хатын-кызлар кайнаша иде. Пионерларның яңа командиры Мөхәммәт исемле икән, фамилиясе Мәһдисв Эшлекле, тынгысыз булып чыкты вожатый егет иртәдән кичкә кадәр укучылар белән була, озын тәнәфесләрдә мәктәпнең зал-коридорында төрле уеннар оештыра, тәртип бозучыларны шелтәли, хәтта безгә югары класс укучыларына, комсомол кешеләргә! искәртү ясарга жөрьәт итә! Мәһдиев мәктәптә стена гәзитен чыт аруны жайга салды, аның өстенә ул тагы «Яшен» дип аталган листовка чыгара башлады Атна саен яңарып торган «Яшен» укуда ялкауларны, тәртип бозучыларны, усал хулиганнарны рәхимсез көйдерә башлады Өлкән пионервожатый листовката мәкаләләрне үзе яза. рәсемнәрен дә үзе ясый икән Андагы үткен тел. юмор-сатира белән язылган тәнкыйть- парчаларны мәктәп балалары тына түгел, укытучылар да яратып, елмаеп-көлеп укыйлар иде Мин классташларым Мидхәт. Гата исемле малайлар белән мәктәпкә күрше Мөрәле авылыннан йөри идем Без еш кына беренче дәрескә соңта калабыз Шулай бер көнне мәк гәпкә беренче дәрес бетәр алдыннан тына килеп кердек Кыңгырау шалтырады, хәзер класслардан укытучылар чыта башлар Алар кү зенә чалынмас өчен без коридорда торган шкаф эченә чумдык (анда мәктәп жыеш- тыручылар чиләк-себеркеләрен тоталар иде) Безнең класстан биек үкчәле түф- лиләрендә кәс-кәс аглап шәһәр кызы, урыс теле укытучысының чытып китүе булды, өчебез берьюлы шкафтан атылып чытып класска ташландык «Аһ. бәла, безне казын күргән имеш1» Мәһдиев карап калган икән' Икенче көнне мәктәпкә килсәк, залда бер көтү малайлар-кызлар пенәтөртснө «Яшен»не укып торалар Безне күреп алгач: «Әнә. әкияттәге өч баһадир кило», дип. кычкырып көлә башладылар Мәһдиев «Яшен» дә безне суктыр! ан икән, мәкаләсен «Әкияттәге өч баһадир» дип исемләгән, үзебезгә охшатырга тырышып рәсемнәребезне дә ясап куйган ишекләре каерылып калган шкафтан оч гайрәтле малай агылып чыгып классларына ташлана, идәндә аунап чиләкләр, себеркеләр кала Без бик гарьләндек, әлбәттә. Бигрәк тә Мидхәт чәпчеде (болай да буйга тәбәнәк малай листовкада юан. карсак юлбасар рәвешле сурәтләнгән иде) «Яшь комсомолецларны болай мәсхәрә игәргә ни хакы бар аның”» һәм шул ук Мидхәт тоны да Мәһдиевне авылына кайтканда сагалап торып. »т итеп кыйнап ташларга, дигән тәкъдим керпе. Мөхәммәтнең Гоберчәк малае икәнлете. өйләренә кайтканда Мөрәле аркылы йөргәнлеге безгә билгеле иде инде Карсак Мидхәтнең мәкерле планын тормышка ашыруга һич кенә жай чыкмады, шулай уку елы да узып китте. Без икенче көздә 9 класска укырга килгәндә пионервожатый Мәһдиев мәктәптә юк иде инде, ул кайсыдыр авылга укытучы булып киткән икән. Сәләт дигән нәрсә кешедә тумыштан буладыр, ягъни ул Алла бүләге. Шәхеснен бер сыйфаты, потенциаль мөмкинлеге буларак, аның кайчан булса да шытып, ачылып китүе кешенең үзенә, тормыш шартларына бәйледер Меңнәрнең сөекле язучысы, күренекле әдәбият галиме, студентларының абруйлы остазы булып җитлеккән Мөхәммәт Мәһдиевнең дә Ходай биргән күпкырлы, соклангыч сәләте Ссже мәктәбендә ачылмадымы икән? Без Мөхәммәт Мәһдиев белән алтмышынчы еллар башында, янадан очраштык, бу юлы инде Казан университеты китапханәсенең фәнни хезмәткәрләр. аспирантлар залында. Мин аны таныдым.^ өстәле каршына килеп кулымны суздым: «Исәнмесез, өлкән пионервожатый Мәһдиев иптәш!» Мөхәммәт торып басты, аның кыяфәтенә кызыксыну, сорау галәмәтләре чыкты: «Гафу итегез.— диде ул,— төсмерлим, ләкин кем икәнегезне өзеп кенә әйтә алмыйм»... Без коридорга чыктык. Сүзне янә мин башладым: «Хәтерлисезме, Сеже .мәктәбен, «Яшен» листовкасын"’! Бер вакыт анда сурәтләнгән «Әкияттәге өч баһадир»нын берсе мин булам инде —Тәбриз Мөбарәков»... Аңыша башлап, «өлкән пионервожатый» елмаеп тынлап торды, вакыйганы вагы-төяге белән, сөйләп биргәч, башын артка ташлап шаркылдап көлде. Минем каршымда инде теге чактагы чандыр яшүсмер малай түгел, яше утыздан ашкан, буе уртачадан калку, таза гәүдәле ир-егет басып тора. Болын хәтле кин, биек маңгай, аз гына кылычлырак борын, мул гына авыз. Кара, калын чәчләре артка таралган... Без сөйләшеп киттек. Авылда туып үскән кешеләргә хас булганча, әңгәмәбез ихлас, эчкерсез булды. Мөхәммәт, Сеҗедән киткәч. Керәнле мәктәбендә тарих укыткан. Дүрт ел флотта хезмәт иткән, аннан кайткач тагын мәктәптә эшли башлаган Читтән торып укып Казан педагогия институтының тарих- филология факультетын тәмамлаган. Соңгы елларда Арча районының Казан- баш мәктәбендә эшләгән. Өйләнгән, бер кызы бар. Үзе хәзер университетта аспирантурада укый, татар филологиясе буенча белемен күтәрә икән Әнисе әлегә Гөберчәктә яшәп тора икән. Үз чиратымда мин дә бүгенгәчә булган хәл-әхвәлсмне сөйләп бирдем Казан университетын тәмамлагач, ерак көньяк Сахалин пединститутында берничә ел математика укыттым, «материкка» кайткач, университетның математик анализ кафедрасында аспирантурада укыдым, хәзер кандидатлык диссертациясе өстендә тир түгәм, эшләвем Алабуга пединститутында. янәсе. Яше белән Мөхәммәт миннән өлкәнрәк булса да. без кордашларчордашлар идек Биографиябездә, тормыш юлыбызда ниндидер уртаклыклар, охшашлыклар булганы ачыкланды. Аяныч ки. Мөхәммәт белән без икебез дә — «халык дошманы балалары», һәр төрле кыерсытуларга, кимсетүләргә дучар булып үскәнбез икән. Минем әтиемне 37 елда алып китеп юк иттеләр Мөхәммәтнең әтисе, зур укымышлы, акыллы, дөньяви вәгазьләре белән Гөберчәк мәхәлләсендә генә түгел, бөтен тирә-якта дан тоткан Сөнгатулла мулла, шул ук елда Сталин төрмәләрендә каза тапкан. Дөньяның кая таба барганын чамалаган зирәк хәзрәт, муллалыгын ташлап, үзенең ишле гаиләсен инде күп еллар хәләл игенче хезмәте белән туендырып торган, югыйсә. «Халык дошманы хатыны» булып калган аналарыбызпың сәвит хакимнәре тарафыннан каһәрләнеп, җәберләнеп, кан-яшь түгеп яшәгәннәрен күреп торып, безнең дә яшь җаннарыбыз газапланган, үрсәләнгән икән. Мунчадай кечкенә җир идәнле, салам түбәле өйдә тереклек итеп яткан, аты-сыеры түгел, саварга кәҗәсе булмаган хөрәсәннәр, илдә сәвитләр власте урнашкач, авылларда колхозлар оешкач, сәнәктән көрәк булып китеп, һәртөрле хакимият башына утырып алырга элгәштеләр. Надан, хөсетле әтрәкәләмнен бүресе улады ниһаять, дөнья алар кулында! һәм бу үчле, көнчел кавем утызынчы елларда ил өстенә кара афәт булып иңгән җинаятьчел сәясәтне үткәрүдә беренчеләрдән булдылар. Бер гаепсез әтиләребезне дә авылның шундый томана, йолкыш куштаннары чаккан икән, без ул бәндәләрнең кемнәр икәнен дә беләбез булып чыкты... Мөхәммәт белән минем арада дустанә мөгаләмә урнашты. Без көн саен диярлек уку залында очрашабыз, бергә ашханәгә йөрибез Мин ул яшәгән тулай торакта булгалыйм. ул минем фатирыма килгәләп йөри. Галимнәр йортында уздырылган кичәләргә йөрештерәбез, билет юнәтә алсак, мәшһүр Илһам Шакиров концертларын тыңлыйбыз, шундый талантлы җырчы биргән милләтебез очен горурланабыз Без икебез дә бик яшьли тормышның ачысын-төчесен татып үскән кешеләр, азмы-күпме ил-җир күргән кешеләр, дөньядагы һәр нәрсәгә инде үзебезнең анык карашыбыз бар. дип санаган беркатлы адәмнәр, бер-беребезне тапканга, заманы өчен шактый кыю. көфер уй-фикерләребезне яшермичә сөйләшә алуыбызга куанып бетә алмый идек шикелле. Ул чакларда әле ил башында энергиясе кайнап торган, булганны бик тиз җимереп ташларга сәләтле, мактанчык Н. Хрущев тора иде. Ун ел хакимлек иткән дәверендә, кабинетына кереп дәүләт эшләре белән шөгыльләнергә ун көн дә вакыт тапмаган генсек, туган-тумачалары, иярченнәре белән самолетларга, дингез лайнерларына төялеп, халык чутыннан кәеф-сафа корып, ил. дөнья гизеп йөрергә хирыс җитәкче дәүләтне, халыкны тәмам бөлгенлеккә төшерде Сугыш туктаганнан сон 15 ел вакыт узгач, азык-төлеккә янә талон системасы кертелде, бушап калган кибет киштәләре аракыдан сыгылып тора иде. Шәһәрләрдә икмәк магазиннарына ярты чакрым озынлыкта чират тезелде. Яна хаким әдәбият, сәнгать әһелләре белән җәнҗаллашты, үзенең тыйнаксызлыгы белән халыкара җыеннарда илне хур-рисвай итте Коммунистлар партиясенең шапырынкы планнары, нәтиҗәсез эшчәнлеге, банкрот сәясәте һәм идеологиясе әлеге төп юлбашчысы белән күзаллана, гади халыкның гына түгел, партиялеләрнен дә ачуын кабарта иде Без М. Мәһдиев белән менә шундый вәзгыятьтә очраштык Белгечлеге буенча тарихчы, авылда үскән, күп еллар авыл мәктәпләрендә укыткан Мөхәммәт үзенә аеруча таныш булган колхоз тормышы турында, илнең. дәүләтнең герәге булган колхозчы игенчеләрнең ярым ач. ярым ялаш ач яшәп, борынгы Рим колларыннан да битәр җәфа чигеп, мәҗбүри хезмәт итүләре турында ачынып сөйли иде Илебездә күкләргә чоеп макталган социалистик строй һәм. коллык! Бу хурлыклы хәлләр турында без. әлбәттә, икәүдән-нкәү генә, якягыбызга каранып, шыпырт кына сөйләшә идек. Совет кешеләренә Иблис токымы Сталин иңдереп калган, ләгънәт төшкән курку хисе безнең дә бөерләребездә утыра иде Хрущев заманында көннәр бераз «җылынып» җибәрсә дә, аның опричниклары тагы да узына төште шикелле. Ил, халык алдында абруен югалткан хуҗа КГБның тагы да көчәюенә мохтаҗ булгандыр, күрәсең Безнең телебездә гел сәясәт кенә түгел иде. әлбәттә. Тормышта үзебез күргән-күзәткән кызыклы вакыйгалар, көлкеле маҗаралар, мөмтаз уртак танышларыбыз һәм, ниһаять, мәзәкләр болар барысы да безнең тел азыгы була иде. Мөхәммәт сөйләргә ярата һәм яратып сөйли иде Ул затлы башын бераз артка таба чөяр, очкынланып торган конгырт-кара күзләрен тыңлаучысына төбәр дә, беткәнче аны сүз тылсымында тотар. Сөйләме җанлы, егәрле, җөмләләре төзек, тулы булыр — иясе дә. хәбәре дә үз урыннарында Хикәячене битараф тынлый алмыйсың —аның күзләрендә, йөзендә, бөтен кыяфәтендә бәян иткән вакыйгаларына үзенең мөнәсәбәте чагыла, һәм син бәген асылың белән ишеткәннәрең шаукымында елмаясын, көләсең, нәфрәтләнәсең Әйе. Мөхәммәт Мәһдиев сөйләү сәнгатенә оста, аның «сөйләмият парчалары» хикәя-шедевр итеп кабул ителә иде Мөхәммәткә бераз артистлык га хас нде Шулай булмыйча сон. ул бит ун елга якын мәктәптә укыткан кеше Берничә ел аның белән бергә эшләгән апамның сөйләве буенча, тарих укытучысы Мәһдиев үзенең укучыларын авызына карагып тотып, аларга горле илләр, халыклар турында мавыктыргыч дәресләр биргән, укыту эшләре буенча җитәкче буларак, ciu кына «Укытучы күпмедер дәрәҗәдә артист та булырга тиеш», дип кабатларга яраткан Моннан берничә еллар элегрәк «Казан утлары» журналында чыккан мәкаләсендә бер абруйлы г ына әдибебез «Мәһдиев кыланчык» дигәнрәк мәгънәдә әйтеп узган нде Автор бәлки Мөхәммәтнең сөйләгәндә артистларча «кыланмышын» күздә тоткандыр, бу сыйфатлары аңа ошап бетмәгәндер һәрхәлдә, язучының шәхесен өнәмнчорәк язылган бу сүзләр, белгәнемчә, матбугатта беренче мәртәбә күренде һәм. иншалла. соңгысы булыр, бәлкем . Әниләрсбезнең хәлен белеп килергә кайчакларда без юлга бергә чыгабыз Курса станцасында поезддан төшеп калгач, очланмаган сүзебезне тәмам итәр өчен, җәяү кайгыр юлыбызны озайтабыг ике юл чагына җиткәч, һәркем турыга, үз авылына кайтып китмичә, йә Мөхәммәт Морале аркылы әйләнеп кайта, йә мин Гөберчөк аша (ярый әле авылларыбызнын арасы өч чакрымлап кына) Без бер-беребезгә кунакка да йөрешә идек Шулай бер җылы, матур август кичендә Гөберчәккә барып чыктым. Мөхәммәтләрнең җыйнак кына йорты урамнан шактый эчкәре. тирәли агачлар үскән ишек алдында. Өй эчендә чисталык, пөхтәлек. Әнисе Рабига абыстай тормыш авырлыкларыннан сыгылмаган, горур кыяфәтле, сабыр холыклы, мөлаем карчык иде. Аеруча җылы, йомшак итеп әйткән «әни» сүзендә улының анасына булган зур хөрмәте, аны олылавы, яратуы сизелеп тора иде. Без кичке аштан сон утын лапасында төнозын яшел борчак кузагы ярып, иртән кояш чыкканчы сөйләшеп утырдык. Шулчак, Мөхәммәт көтмәгәндә, бик җитди әйтеп куйды: «Тәбриз, мин авылларда мәчетләр торгызылып, манараларыннан мәхәллә халкын иртәнге намазга чакырып мөәзиннәрнең азан әйтер чаклар. Май. Октябрь тантаналары шикелле, мөселманнарның да Ураза, Корбан гаетләрен ачыктан-ачык бәйрәм итәр вакытлар килер әле. дип уйлыйм, шулар турында хыялланам»,—диде. Мин бер мәлгә өнсез калдым: мина, имансыз Советлар илендә туып үскән, мәктәпләрендә, вузларында укып инде дәһригә әйләнә язган бәндәгә, шундый ук шартларда тормыш юлы үткән, өстәвенә әле коммунистлар фиркасендә торган кеше авызыннан мондый сүзләр ишетү (60 нчы еллар башында!) бик тә сәер, хәтта хәвефле тоелды. Үзенең партиягә керүен дә Мөхәммәт, бик күпләр шикелле: «Дөньясы шулай ие»,—дип кенә аңлатмады. Бу адымын ул флотта хезмәт иткән чагында, озак, газаплы икеләнүләреннән соң гына, вөҗданына хилафлык кылып ясаган. «Мин тормышка җайланучы да, карьерист да түгел. Партиягә керүемнең сәбәпләреннән берсе — фиркасезләр өчен ябык җыелышларда партия әгъзасы исемен күтәреп йөрергә лаек булмаган бәндәләр кайчан да булса минем исемемне төрләндерүләрен теләмәдем. Гаебем бар икән, сөйләшүләре, сүгүләре ачыктан-ачык, үз алдымда булсын!» Әйе, мин аны аңладым. Ул үзенең киләчәген алдан ук күргән, аңа үзен хәзерләргә мәҗбүр булгандыр. М Мәһдиев — тарихчы, димәк, коммунистлар жаргонында әйткәндә — идеология фронты солдаты — мәктәптә завуч. Компартиянең уставына язылмаган, ләкин мәжбүри үтәлергә тиешле бер шарт бар: житәкче кадрларның мотлак партия члены булуы таләп ителә. Өч класс белемле миңгерәү дә министр булып утыра ала, коммунист кына булсын! Идеология хезмәткәрләре турында әйтеп тә торасы юк инде. Киресенчә, партиясез кеше житәкче урында эшли башладымы, аны икенче көнне үк партиягә димли башлыйлар Үземнең баштан үткәнне искә алыйм әле. Диссертациямне яклап кайткач, мине Алабуга пединститутының физмат факультеты деканы итеп билгеләделәр. Күп тә үтмәде, яңа гына табадан төшкән деканны парткомга чакыртып алдылар Анда мине партбюро әгъзасы көтә икән, элек райкомның беренче секретаре булып эшләгән кеше, үзеннән түбәнрәкләр белән өстәл төеп кенә сөйләшкән адәм Вакытында дәүләт салымнарын түләп өлгермәгән колхоз рәисләрен, хөрмәткә ия, олпат агайларны, тәмам йөгәненнән ычкынган ошбу самодур үз кабинетының почмагында бастырып тотып жазаларга яраткан. Диктаторча кыланмышларына түзәр хәле калмагач, обком аны эшеннән куган, шул ук обком таләбе буенча институтка эшкә урнаштырылган бәндә, менә шул «иптәш» каршы алды мине парткомда, «Тәбриз Мөбарәкович»,— диде бюро әгъзасы.— Сез хәзер номенклатурный работник булдыгыз, димәк, партиягә керергә тиешсез. Әзерләнегез, мин сезгә рекомендация бирермен» «Рәхмәт.— дидем мин,— Сезгә мәшәкатьләнергә туры килмәс, мин беркая да керергә җыенмыйм, теләмим дә. Сезнең партиягезгә күптән халыкның ышанычы, иманы бетте, шул җөмләдән, минем дә. Сәбәпләре санап бетергесез, аларны Сез миңа караганда да шәбрәк беләсездер».. Димчемнең башына күсәк белән ордылармыни! — аның күзләре йомырылан- ды, йөзе агарынды-күгәрде, тыны кысылды. Йөгереп барып ишекне бикләп алгач, курыккан-каушаган «бывший первый» каршыма килеп басты, буылып- ыслап мине акылга утырта башлады «Товарищ Мубараков! Бу антипартийный сүзләрне бүтән җирдә сөйли күрмәгез, башыгызны бетерерләр, точно! Мондый настроениеләр белән факультет башында... Ярар инде, мин бер юлга.. Аннан соң...» Үзе шикелле үк тупас, мин-минлекле, туңбаш малае миндә укый иде, тиздән экзаменнары Югыйсә, әти кеше үзе үк «башымны бетерер» иде. Бу фанатик коммунисттан институтның күп мөхтәрәм кешеләре җәфа күрде. Алланың дәргаһыннан сөрелгән бу адәм һәрчак кешеләргә җәбер-золым кылып яшәде. Дөресен әйтергә кирәк, борталанмый-сыргаланмый гына үз фикеремне әйтеп сала торган гадәтемнән бу тормышта бәлага торган чакларым күп булды минем Ул жәһәттән Мөхәммәт акыллырак иде — беркайчан да кызып китмәде, чәпчемәде. төптән уйлап эш итте, мәгәр үз принципларыннан тайпылмады Шуны хәтерлим: 1988 елның җәендә Казанга кайткач Мөхәммәтнең өенә шалтыраттым, телефонны алучы булмагач, аны эзләп университетка киттем Ул утырышта, диделәр Килгәнемне ишеттергәч. Мөхәммәт коридорга чыкты, без шатланышып күрештек. Анда татар теле, татар әдәбияты кафедраларының берләштерелгән җыелышы бара икән. Мәһдиевнең элеккеге фәнни җитәкчесе булган пенсионер профессорның юбилеена туры китеребрәк җыелышканнар икән Утырышлары- нын эшлекле өлеше беткәч, юбилярны котлау тантанасына Мөхәммәт калмады «Әйдә. Тәбриз, киттек, диде ул.— күңелем, жаным тартмаган нәрсәне эшли алмыйм» Профессор белән аның шәкерте арасында соңгы вакытта киеренке мөнәсәбәт урнашканы мина мәгълүм иде. Мәһдиевнең дуслары сөйләве буенча, бар нәрсәне үзенчә, яңача күрергә сәләтле яшь галимнең һәм картая төшкән шефның тормышка, фәнгә карашлары бик тә үзгә булып чыккан Инде дәрманын жуя барган һәм агым уңаена агуны кулаерак күргән җитәкче кеше, кирәкле урыннарга барып, шәкертенең докторлык диссертациясе нигезләрен тәшкил итәчәк китабын бастырмауга (!) ирешкән Әл&этгә. профессорның мондый «ярдәмен» М Мәһдиев «кабул итә» дә. гафу итә дә алмаган Шундыйшундый хәлләрдән сон ничек итеп «шеф»нын юбилеенда утырмак кирәк' Мин алдарак Мөхәммәтнең татар авылларында мәчетләр торгызылып. авылларга янә иман нуры иңүенә инанганын язган идем. Бу аның юравы гына түгел, ә ниндидер илаһи эчке сиземләү белән әйткән сүзләре булгандыр, һәртөрле революциянең иң әүвәл халык аңын әзерләүдән башланганы мәгълүм М Мәһдиев тә ерактан башлады. Вакытын, көчен кызганмыйча, архивларда утырып, элеккеге мәдрәсәләрнең тарихын, алардагы уку-укыту программаларын җентекләп өйрәнде, мәдрәсә бетереп чыккан шәкертләрнең тормыш юлларын барлады, шулар турында хәзер инде бөтен ислам дөньясына диярлек билгеле булган зур күләмле әсәрен язды Юк. мәдрәсәләрнең барысы да реакцион учак булмаган, аларның күбесендә дини сабаклар белән янәшә, шактый киң программа нигезендә дөньяви фәннәр дә укытылган Мәдрәсә тәмамлаган шәкертләр арасыннан исемнәре тарихка кереп калган, төрки дөньяга билгеле булган мәгърифәтчеләр, галимнәр, дин әһелләре, шагыйрьләр, язучылар, дәүләт эшлсклсләрс. хәрбиләр, хәтта социал-революционерлар да чыккан икән Алтмышынчы еллар азагында болар турында язып чыгу «баш бетерерлек» эш булмаса да. кыюлык, тәвәккәллек таләп итә иде. Әлбәттә. М Мәһдиев җәзасын алды иҗат кешесе, язучы өчен иң рәхимсез җәза бирделәр аңа язганнарын иркенләп нәшер итү хокукыннан мәхрүм иттеләр! Газста-журналларда исеме күренми башлагач, мин апа Алабугадан хат язып җибәрдем «Бу араларда нигә күзгә-башка күренмисен?» Озак көттермичә аннан жавап килде «Мәдрәсәләр белән яндым» Анын «янды»сы икс-өч елга сузылды! Соңрак, бер очрашканда ачынып әйтте «һай. йөрәкләремә төште обком, анда глав.тит булып утырган Шакирҗанова дигән хатын бигрәк тә Җанымны талаган нәрсәләр турында язып бастырыр чаклар килер микән?!.» Мөхәммәт Мәһдиев ни күрсә күрде, әмма коточкыч 37 иче еллардан соң беренчеләрдән булып, дини мәдрәсәләрне аклап, аларны яклап чыкты, илдәге мөселман, шул Җөмләдән татар җәмгыятьчелеге алдында аларның абруен күтәрде һәм. моны үзе телиме-теләмиме, ул. соңгы елларда татар илендә бик күркәм башланып киткән рухи яңарышның чишмә башында торган шәхес булды, дисәм, ялгышмыймдыр. Мин Алабугадан еш кына кайтып йөрдем Вакыты булганда мине озатырга аэропортка Мөхәммәт тә килә иде Безгә кечкенә самолетлар гына оча. һавалар начарланып китсә, очулар тоткарлана, икенче көнгә кичектерелгән чаклары да була иде Бервакыт шулай озатучым белән аэропортта төн ката сөйләшеп утырганыбызны хәтерлим Бу хәл студентлар тулай торагында яшәп яткан аспирант Мәһдиевнең әле беркемгә дә диярлек билгесез чагында булды Әмма мондый хәлләр ул инде күренекле язучы булып танылгач та булгалаган икән Алабуга целинеIигутынын элеккеге ректоры Тәлгат Галиуллин да. аэропортта һава ачылганын кәгеп, аны озата килгән Мөхәммәт Мәһдиев белән гөн уздыруларын сөйләгән иле Хәзер мин болар турында уйлыйм да. мәрхүм күнеленә хуш килгән, фикердәш булырдай, сер сыярдай кешеләргә мохтаҗ булгандыр. 9« 131 андыйларга юлыкса, туйганчы сөйләшеп калырга омтылгандыр, дип фараз кылам. Ә Т. Галиуллин Казанга кайтып эшли башлагач, Мөхәммәтнең соңгы көненәчә алар дус булып калдылар. Безнең гәп сукканда хәлебездән килгәнчә, аз-маз «кәефләнеп» утырган чакларыбыз да булгалады, әмма табындашым Мөхәммәт хәмергә ваемсыз иде. Мин аның бервакытта да теле көрмәкләнгәнче эчкәнен, өстәл артыннан торгач, кыек-мыек атлап киткәнен хәтерләмим. Бервакыт шулай, аның бу «начар гадәте» турында әйткәч, ул авызын ерып елмайды да. шукланып: «Ә Бәшир бабам минем бу гадәтемне күп матур сыйфатларымның иң асылыннан саный!»—диде. «Татарның кайбер күренекле романнарын мин урысча да укып карарга яратам, кызыксынып, ничегрәк «яңгыраганнарын ишетү» өчен. Оригиналга җитәме соң инде! Тәржемәче никадәрле тәҗрибәле булмасын, кыр. болын чәчәкләре бәйләме урынына урыс укучысына кәгазь чәчәкләр букеты тоттыра. Милләтебезнең җанын, рухын, моңын, телебезнең аһәңен тәрҗемә кылу мөмкин түгелдер шул. Тәрҗемәчегә ике телне дә бик шәп белү генә җитми әле, ул һәр ике милләтнең фикер йөртү ысулын, аң сөрешен тоярга тиеш. Кайбер очракта сүзгә-сүз тәрҗемә итү бөтенләй мөмкин түгел, ә мәгънәне яки фикерне шактый тәңгәл китереп әйтеп була икән Мәсәлән. Шишковның «Угрюм-река»сы. А. Толстойның «Хождение по мукам» романнарының исемнәре үк тәрҗемәчене кәкере каенга терәр кебек. Ә менә Кыям Минлебаев беренчесен «Хәсрәт дәрьясы». икенчесен «Михнәтле заманалар» дип тәрҗемә иткән. Какой молодец! Кыям бу романнарның татарча исеме турында бер генә көн уйламагандыр. Искитмәле табышлар! Рус әсәрләрендәге төп фикерне, идеяне саклап калып, аларга милли аһәң биреп ирекле тәрҗемә кылу безнең Тукаебыздан килә»... Мөхәммәтнең бу кечкенә генә лекциясе минем өчен зур ачыш булды. Язучы үзенең повесть, романнарын тормыштан алып язды Аларда ул зур осталык белән Арча ягы табигатен тасвирлады, җылы юмор, яратып-көлеп сурәтләнгән персонажлар, нигездә, Гөберчәк. бүтән тирә-як авыл кешеләре булды. М. Мәһдиев авылның козге айлы кичләрен, катканак урамнарын тасвирлаганда шундый сүзләр-бизәкләр таба ки —син елның бу фасылына сокланасын, авылда туып-үсеп тә вакытында шул матурлыкларны күрә, тоя белмәвенә офтанасың Хәтта йорт хайваннарының, кош-кортларының кичерешләрен, әйтергә яраса, психологиясен сурәтләгәндә дә Мөхәммәт адәми затның күңеленә тиярлек итеп яза: кояшлы, каткаклы яшел уҗым басуында утлап йөргән бәхетле буаз сыерлар. Беренче кырпак төшү белән сөйгән бәбкәләрен жуйган. җанын кая куярга белмичә, очына-кагына ишек алдында бәргәләнгән, сабыйларын чакырып өзлексез кыйгаклаудан күзләре кызарган ана каз... Юк. юк! Болай язу өчен илаһи тамгалы Мөхәммәт Мәһдиев булу кирәк, билләһи!. 1967 елда бугай, М Мәһдиев миңа, Алабугага «Соавторга автордан» дигән бүләк язуы белән үзенең тәүге күләмле әсәрен - «Без — кырык беренче ел балалары» повестен җибәрде Хикмәт шунда ки, башыннан ахырынача ямансукүңелле юмор белән язылган повестьның персонажлары — «яхшы сортлы тәмәкегә» мөкиббән киткән география укытучысы, һичкайчан боекмас Әлтафи— минем иске «танышлар» мин укыган Сеже мәктәбендә өзлексез «тәмәке ашаучы» ирле-хатынлы укытучылар эшләгән иде. Әлтафи исә — безнең Мөрәле шалапае. Язучы аның исемен дә үзгәртеп тормаган. Болар турында Мөхәммәткә мин сөйләгән идем. Ә нинди, онытылмас образлар «койган» язучы! Мин «Торналар төшкән жир»не дә чамалыйм — безнен авыл басулары ызандаш. «У г чәчәге»нен кайсы болын сазында үскәне дә мина сер түгел. Ә «Фронтовиклар» романында сәрхүш Гатаның университетта кыланмышлары! Дөньяда булырдай хәлме соң бу?! Шту син, гармун уйнап, акырып жырлап. бер исерекбаш фәннәр храмын рисвай итеп йөрсен әле! Бу эпизодны каләм ияләре дә төрлечә кабул иткән икән. «Бу җәнҗал!» — диючеләр дә булган Язучылар җитәкчелегеннән берәү жалу белән обкомга чапкан Анда ана «за неслыханную дерзость нахальный Магдеевны «строго наказайт» итәргә» кушканнар.. Дөнья булгач, андый хәлләр дә була икән шул. Минем авылдашым-сабакташым, әлеге дә баягы. Гата исемле егетне, вак хулиганлык өчен бер елга утыртканнар иде Шулай бервакыт, лекция тыңлап утырганда, университет коридорында «Арча көен» сузып жибәрмәсепнәрме! Гармунга кушылып берәү жыр- лый: «Без биг Арча яклары...» Тавыш аудиториягә якынлашкач таныдым. Гата тавышы Гата җырлый, мондый әкәмәтләрне ул гына булдыра ала .Мин арткы ишектән чыгып Гага дустымны боргычлап алдым һәм без тиз генә «фәннәр храмыннан» чыгып сыздык. Тышта чатнаган суык, ә Гата яланбаш, өстендә төрмә сырмасы, кулында гармун, яхшы гына салмыш Гата шундыйрак. чуар йөрәкле, кыланчыг рак егет иде инде Иреккә чыккач, ул бер яртыны «сындырган» да. Казанда яшәгән абыйсынын гармунын асып, университетка, үзенен «коре- шын» күрергә килгән икән. Авылдашымның бу әкәмәтләре турында ишеткәч. Мөхәммәт эчен тотып көлде, «әгәр рөхсәт итсәң, Гатаның бу тарихи тамашаларын берәр әсәремә кысгырам әле», диде һәм «кыстырды» да. ләкин вакыйгаларны шактый шомарт ып. язучы фантазиясе белән баетып. Хәтта романда Гата у нан геройларның берсен»» әверелгән Ә Мөхәммәт «күпме тал чыбыгы ашады» героеның университеттагы кыланмышлары өчен. Әйе. фәндә дә. язучы буларак та М Мәһдиев кыю булды, тая-егыла булса да. ул үз сукмагыннан атлады, борынын кара канга батырып тукмасалар да. үҗәтләнеп үз юлыннан бара бирде _ Байтак еллар язучы фатир мохтаҗлыгы чигеп яшәде, иҗат кешесенә бик тә мөһим булган телефонлы аерым эш бүлмәсе турында хыялланды «Шуларга ирешкәч, -диде ул бервакыт, минем кабинетымда, йомшак кәнәфиләргә арка герәгг. ат күзе кадәрле генә йомырылардан биш йолдызлы әр- мәнски коньяк йогкалап. урычча шәйләшеп тәмәке гартып утырырбыз әле («урычча шәйләшеп тәмәке гарту»- Мөрәле егетләре ижаты!) Кирәксә-ки- рөкмәсә дә. мин кул аегында гына торган телефоннан берәр җиргә чылтыратып алырмын» «Телефоннан чылтырату» да Мөхәммәт керткән яңалык бугай, чынлап та. телефон шалтыр-шолтыр шалтырамый бит инде. М. Мәһдиев әдәбиятка шактый соң килде, яше белән ул әдәбиятыбызда якты эз калдырып, вакытсыз дөнья куйган мәгълүм шагыйрьләребездән. язучы- ларыбыздан өлкәнрәк иде инде. Аиын иҗат гомере дә кыска булды нибары 25 ел тирәсе. Әмма шул вакыт эчендә күпме эш эшләргә өлгерде ул! Әдәбият галиме, публицист, яратып укылган дистәдән аргык повесть, романнар авторы. «Халык язучысы» дигән зур дәрәҗәгә ирешү Шулар өстенә, тагы доцент Мәһдиен 30 еллап университет га укытты, анда җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Татар радиосы, телевидение аша бетмәс-төкәнмәс чыгышлар ясау, ниһаять. үзенең меңнәрчә укучылары белән очрашу Татарстанда язучы Мәһдиевнегг аяк басмаган төбәге калмагандыр. Клубларда, мәктәпләрдә һәркайда ул бик яратып каршыланган кунак иде Искигмәле! Боларның барысына да аның ничек вакыты җитте икән'’! Хәер. Мөхәммәт вакыт дигән нәрсәнең кадерен белә иде инде Шулай бервакыт. Бауман урамындагы матбугат йортында. Фәрваз Миңнуллин кабинетында сыйланып утырабыз «Мин хәзер Марксның «Вакыт кешенен ин зур байлыгы» дигән афоризмын аңлый башладым», диде Мөхәммәт «Таза булган кешенең», дип өстәп куйды Фәрваз. Без урамга чыккач, Мөхәммәт, соклануын яшермичә «И дә тыйнак, и дә акыллы, порядочный егет инде, диде үзенең дусты турында, тик сошы елларда бер дә тазалыкка туйганы юк .» И язмыш, язмыш!. Бср-бсрсснә бик тә игътибарлы, ихтирамлы бу икс күркәм кешенең бер ел эчендә берсе артыннан берсе якты дөньядан китеп барыр дип кемнәр уйлаган Мөхәммәт студентларының яраткан укытучысы иде. Аның сабагың тыңлаган шәкертләре программа кысаларына сыешып бетмәгән, тормышны, тарихны, әдәбият ны тирәнрәк аңларга өйрәткән фәһемле лскпия-вәгазьләрен сагынып искә алалар Үзендә укыган, хәзер инде танылган шагыйрь, язучы булып өлгергән шәкертләре белән Мөхәммәт горурлана иде. Иҗат юлын сайлаган өмегле яшьләргә ул ихлас киңәшләре белән ярдәм иткән, үзенең бай күңел хәзинәләре белән юмарт уртаклашкан Каганнан читтә яшәгән башлап язучыларга хәерхаһ- лы. шул ҮК вакытта бик таләпчән, кырыс хатлар язгалап торган икән Элекке студенты, бер яшь язучыга җибәргән хатларында мин мондый юллар укыдым «. Синең иҗатын т.н ын да үссен. тармаклансын иде. сиңа ходай биргән бер нәрсә бар. ул «взлет мышления» Шәп егет син1 Әдәбиятта сине зур мәйдан көтә» Аннан гаг ы «Синдә видение мира» бар. син телисенме аны. теләмисенме, әдәбиятка киләчәксең Мин сиңа ышанам» Шул ук «шәп егетне» икенче бер хатында остаз мондый сүзләр белән сыптырып ташлый: «Әдәбиятка яңа тема килде. дисәм, сине алдаган, һәм, димәк, сине ихтирам итмәгән булыр идем...» «Язучы булып формалашмый торып псевдонимга ташланма Башта танылу, аннан сон— псевдоним...» Бу юллардан өлкән язучының татар әдәбияты, анын иртәгесе өчен борчылуы да. сәләтле яшьләр килүенә шатлануы да күренә. Шул ук вакытта ул яшьләрне үзләренә карата таләпчән булырга, әдәпкә, тыйнаклыкка өйрәтә. «Дөньяның ачысын-төчесен татымый үскән кеше зарына, бәхетсезләрнең кайгы-хәсрәтләренә. күз яшьләренә битараф була Андыйлардан юньле шагыйрь дә, язучы да чыга алмый». Бу бәхәслерәк фикерне (чыгармасыз, ташламасыз кагыйдә булмый) мин Мөхәммәттән ул әле «яшь язучылар» рәтендә йөргәндә үк ишеткән идем Үзенен бу хакыйкатен Мөхәммәт бөтен ижаты белән аклады кебек. Чын зыялы, гали шәхесләр күп мәгънәле, күпкырлы, катлаулы булалар. М Мәһдиевнен дә характерында миңа ачылып җитмәгән яклары булгандыр. Аннан соң заманалар, еллар, тормыш та кешене үзгәртми калмый Эшләгән коллективында, язучылар даирәсендә ул да, аны да өнәп бетермәгән затлар булгандыр, әмма ваклар белән вакланмады Мөхәммәт, дәрәжәлеләр алдында тәлинкә тотып үз дәрәҗәсен төшермәде, рәнҗеткәннәргә рәнҗегәнен белдермәскә дә көче җитте аның. «Без — кырык беренче ел балалары» белән М. Мәһдиев әдәбиятыбызга балаларга хас самимилек белән килеп керде һәм бик кыска вакыт эчендә халкыбызның сөйгән язучысына әйләнде Аны яратып укучыларның берсе буларак әйтә алам: М Мәһдиев соңгы ике дистә ел дәверендә татарның иң яратылган язучыларыннан иде. Алла биргән сәләте, таланты өстенә ул кеше буларак та матур шәхес иде: буе-сыны күркәм, акылы, фигыле-холкы күркәм. Гадилеге, ихласлыгы, җорлыгы белән ул меңләгән тыңлаучыларынын. укучыларының күңелен яулап алды, алар- ның мәхәббәтен казанды Әйе, гали зат иде Мөхәммәт. Сөнгатулла мулла үзенең төпчек малаена юкка гына пәйгамбәребез исемен кушмагандыр Мөхтәрәм хәзрәт үзе дә әүлиялардан булгандыр, күрәсең, улының татар милләтенә игелекле кеше булырын алдан ук белгәндер... Мин Уфага күчеп киткәч, безнең аралашуларыбыз сирәгәя төште, Якташымны соңгы мәртәбә күрүем 1992 елның җәендә булды. Ул университетның төп бинасыннан чыгып барганда без кара-каршы булдык. Дусларча күрештек, хәл-әхвәлләребезне сорашып алдык, һәрвакыттагыча аның вакыты санаулы иде. «Нәкъ бер сәгатьтән мин Язучылар берлегендә булырга тиеш, мөһим эшләрем, әйтәсе сүзләрем бар,— дип кулындагы күрмешен күргән папкасына чиртеп алды.— Әйдә. Тәбриз, мине озатып куй, сөйләшә-сөйләша җәяү генә барабыз». Без ашыкмыйча гына бардык, юлда күп сүзләр башына җителде. Хәтерлим, беренче чиратта сүзебез һәркемнең тел очында торган Татарстанның мөстәкыйльлеге турында барды «Мин үзем митинговать итеп йөрүчеләрдән түгел,—диде юлдашым,—әмма һәртөрле үзәкләрнең, фиркаләрнең, җәмгыятьләрнең уртак кыйбласы юклыгы җаныма тия. Безнең татарда гомер-гомергә бердәмлек булмаган, шул харап иткән, шул бүгенге хәленә калдырган татарны.—диде ул. офтанып.— Болар аяк өсте генә сөйләшә торган сүзләр түгел. Тәбриз, форсат табып, бер бик иркенләп сөйләшеп утырырбыз әле»... Тагын бер нәрсә исемдә калган: мин тәкбир сүзен урынсыз кулландым. Мөхәммәт мине төзәтте. «Ничава-а, диде ул бик татарча итеп.— син математик, сиңа бата ул. безнен «тәкбир»дән»тәгъбир»не аермаган доцент филологларыбыз да бар әле, шөкер»... Без сөйләшеп бара-бара кирәкле йортка килеп тә җиткәнбез икән. «Син. Тәбриз, тиз генә китмисеңдер бит әле. әйткәнемчә, бер ашыкмыйча гына-сөйләшеп утырырбыз әле. сөйләр сүзләр бик күбәйде»... Без хушлаштык Мөхәммәт дустанә кул изәп ишектән кереп китте. Ниндидер мәшәкатьләр чыкты. без бүтән очраша-күрешә алмадык Тиздәй мин Уфага кайтып киттем Йа Хода! Безнең бу очрашуыбыз соңгысы булган икән!.. Мин Мөхәммәт белән соңгы мәртәбә Уфадан телефон аша сөйләштем. «Кәефләр шәптән түгел.— диде Мөхәммәт,—менә ничә айлар инде төенчек өстендә утырабыз Яңа фатир вәгъдә иткәннәр иде. әле һич очы-кырые күренми Аннан, соңгы вакытларда авыртмый-сызламый гына бик күп теш- ларем төште, әллә нервланганга, әллә инде картлык галәмәте.. Казанга килеп чыксан. чылтырат. Тәбриз» Бу соңгы сүзләрен ул ниндидер моңсулык белән әйтте. Аның үлеме турындагы кайгылы хәбәрне мин Уфада ике-өч көннән сон гына ишеттем Килеп чыктым мин Казанга. Мөхәммәтнең яна фатирына чылтыраттым... Хатыны Лилия ханымның хәсрәтен уртаклаштым инде Мөхәммәт Мәһдиевнен табигать фонында төшкән бик мәһабәт фоторәсеме бар («Казан утларының 1995 елгы 7 санында басылып чыкты). Ул пиджагын иңнәренә генә салган, арыслан ялыдай озын, калын чәчләре жилдә тузгыган Көчле, матур, мәгърур ир! Бу фоторәсем генә түгел, портретпанорама. символ! Аның акыллы, ачык йөзендә авыр, михнәтле тормыш тәжрибәсе. милләтнең киләчәге турында хәвефле уйланулар, нәрсәгәдер үкенү, әрнү, нәрсәгәдер рәнжү чагыла; шул ук вакытта ул нигәдер көлемсери дә шикелле. Калган гомерем буена минем күз алдымда шундый Мөхәммәт басып торыр. Мин язмышыма рәхмәт укыйм -ул безнең юлларыбызны кисештерде, күп еллар буена мина күренекле якташым белән дустанә мөгамәләдә аралашып яшәргә насыйп итте. Үзең киттең, жырларың калды. Сине белгән, әсәрләреңне укыган меңнәрнең күңелендә якты истәлегең, гыйбрәтле, моңсу жырларың озак, бик озак сакланыр! Хак Тәгаләгә бар гозерем шул. и Раббым! татарның бу олуг баласының урынын жәннәпә кыйл, амин!

Реклама