Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Яңа туган баланың кендек әбисе була. Ул сабыйны дөньяга кабул итә. апак биләүгә били Аннары да онытмый: баланын хәле белән даими кызыксынып, язмышын белешеп тора. Әдәбият хәрәкәтендә дә әнә шундый «кендек әбисе» сыман җаваплы кешеләр бар Алар китап редакторлары Яна әсәрен төгәлләгән әдип аны китап нәшриятына алып килә дә. редактор кулына тапшыра. Татарстан китап нәшриятында әдип хезмәтенә һәм тулаем әдәбиятка гаять зур хөрмәт белән карап, һәр сүзнең кадерен белеп эш итүче редакторлар байтак. Әмма НАИЛӘ МИНҺАҖ кызы ВӘ ЛИТОВ А алар арасында үзенчә аерылып тора Үзенең тырышлыгы һәм киң карашлы булуы, әдәбиятны да. тормышны да тирән аңлавы белән Ижат кешеләренә олы хөрмәте белән Наилә Вәлитова Татарстан китап нәшриятында 1971 елдан бирле эшли. Шушы гомер эчендә ул татар язучыларыннан кемнәрнең генә китапларына редактор булмаган икән?! Халык язучылары Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев әсәрләре, татар-башкорт әдибе Мостай Кәрим китаплары һ. б. лар. Шул ук вакытта әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы эшли Наилә ханым. Бүген без яратып укый торган әсәрләрнең байтагы: мисал өчен В Распутинның «Онытма, гомергә». Н. Думбадзеның «Мәңгелек канун», Э. Успенскийның «Крокодил Гена». А. Милоннын «Виннипух маҗаралары» һ. б. лар Наилә Вәлитова тәрҗемәсендә татарча дөнья күрделәр һәм безнең яраткан китапларыбызга әверелделәр. Иҗади тынгысызлык рухында яшәүче тәҗрибәле редактор һәм тәрҗемәче Наилә Вәлитованы бу айдагы юбилее уңаеннан кайнар котлыйбыз! Аңа яңадан- яна иҗат уңышлары. бәхет, сәламәтлек телибез