Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

.

РӘСМИ ХӘБӘРЛӘР

ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫНА —
ХАЛЫК ЫШАНЫЧЫ

24 мартта Җөмһүриятебездә Татарстан Республикасы Президентын сайлау үткәрел­де. ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, тавыш бирүдә исемлеккә теркәлгән гражданнарның 77,9 проценты сайлауда катнашкан Аларның 97,2 проценты Президентлыкка кандидатны яклап тавыш биргән. Шулай нтеп. Ми­нтимер Шәрип улы Шаймиев икенче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланды. Шул уңайдан аңа дөньяның күп кенә илләре җитәкчеләреннән котлаулар килде.

КОЛШӘРИФ МӘЧЕТЕНӘ

НИГЕЗ САЛЫНДЫ

21 февральдә Казан Кремле тыюлыгын­да яңа салынасы Колшәриф мәчетенең ни­гез ташын кую тантанасы булды. Аны Тата­рстан Республикасы Премьер-министры урынбасары И. Хәйруллин ачып җибәрде. ТР Президенты М. Шаймиев тантанага ки­лүчеләрне әлеге тарихи вакыйга уңаеннан котлады.

Тантанада шулай ук Татарстан мөфтие Габдулла хәзрәт, Әҗем һәм Борнай мәчет­ләре имам-хатыйплары Габдерәүф һәм Зө­фәр хәзрәтләр, Самара мөфтие Вәгыйз хәз­рәт, Казан Кремле тыюлыгы директоры И. Вахитов чыгыш ясады.

Мәчетнең нигез ташын кую вакыйгасын­да Татарстан Дәүләт Советы Рәисе В. Ли­хачев, халык депутатлары, әдәбият һәм сән­гать әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре ка­тнашты.

Яңа мәчет салу фондына Татарстан Пре­зиденты шәхсән үзеннән 5 миллион сум акча кертте.

ИСТ АЙБУЛДА
ТАТАР КИТАП ДАРЫ

Г. Тукайның тууына 110 ел тулу уңаен­нан, Истанбулның Сөләймәния мәчетендә татар китаплары күргәзмәсе ачылды. Аны Татарстан Республикасының Дәүләт Сове­ты, Татарстан китап нәшрияты, «Татурос» уртак ширкәте һәм Төрки халыклар мәдә­ниятен өйрәнү фонды оештырган иде. Күр­гәзмә сонгы 75 елда Татарстанда китап басу сәнгатенең үсешен чагылдыра. Шул уңайдан биредә, яна гына нәшер ителгән китаплар белән бергә, утызынчы елларда латин шри­фты белән дөнья күргән басмалар да урын алган. ««Татар поэзиясе антологиясе» күргә­змәгә килүчеләр арасында аеруча зур кызы­ксыну уятты.

Сугыш елларында һәм сонгы вакытлар­да нәшер ителгән, шулай ук Татарстан та­рихына кагылышлы китаплар Төркиядә бө­тенләйгә калачак. Аларны «Татурос» шир­кәте Сөләймәния мәчетенең мәдәни үзәгенә бүләк итә.

ТАТАРСТАН БАШКОРТСТАН:
ЭЛЕМТӘЛӘР НЫГЫЙ

Моннан ике ел элек Башкортстан газета- журнал редакцияләре баш мөхәррирләре, Татарстанда булып, республикабыз журна­листлары белән очрашып, ике матбугат ми­нистрлыгы арасында хезмәттәшлек турын­да килешү төзелгән иде. 13—15 март көн­нәрендә Татарстан һәм Башкортстан матбугат органнарының җитәкчеләре Баш- кортстанның Яңавыл шәһәрендә очрашты­лар. Бу юлы әлеге очрашу ике тугандаш республиканың хөкүмәт җитәкчелеге дәрә­җәсендә үтте. Кунаклар делегациясенә ТР Премьер-министры урынбасары И. Хәй­руллин, ә хуҗалар делегациясенә Башкорт­стан Премьер-министры урынбасары X. Ишморатов җитәкчелек итте.

Республикабызда чыгучы төрле газета- журналларның баш мөхәррирләре, Башко- ртстандагы каләмдәшләре белән якыннан аралашып, үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Соңыннан Башкортстан һәм Татарстанның Мәгълүмат һәм матбугат министрлары И. Әхмәтҗанов һәм Г. Хисамов үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куй­дылар.

27 мартта Казанда, Матбугат йортында, Башкортстаннын Ишембай каласыннан Зәки Вәлиди исемендәге башкорт гимнази­ясеннән килгән бер төркем мөгаллимнәр һәм аларның шәкертләре белән очрашу бул­ды. Кунаклар алдында «Сабантуй» газета­сы, «Ялкын» журналының баш мөхәррир­ләре Л. Гыймадиева. Э. Закирова, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррирләре Р Гатауллин, Ш Мостафин һ. о.лар чы­гыш ясадылар. Башкортстанда туып-үскән күренекле язучы Татарстанның халык ша­гыйре И. Юзеевның чыгышы тыңлаучылар­да аеруча зур кызыксыну уятты

ХАЛЫКАРА КОНФЕРЕНЦИЯ

27-30 мартта Казанда «Милли мәктәп­ләр үсеше» дигән темага халыкара конфере­нция булып үтте. Аны Татарстан һәм Рос­сия мәгариф министрлыклары ЮНЕСКО

белән берлектә үткәрде Конференция эшен­дә АКШ, Финляндия, Төркия, Румыния, Ав­стрия, Украина, Казаг ыстан, Беларусь, Мо­лдова һ. б. илләрнен күренекле вәкилләре бүгенге шартларда милли мәгарифне үстерү проблемалары буенча фикер алыштылар.

МӘСКӘҮДӘ - ТАТАРЧА ГАЗЕТА

Мәскәү дәүләт университетынын журна­листика факультетында «Яна сүз» дигән газета чыга башлады. Аның баш мөхәр­рире Татарстанның Азнакай районы кы­зы Надия Грона. Газетаның редколлегия­сенә Мәскәүдә яшәүче аеруча күренекле милләттәшләребез кертелгән

«Яна сүзинең беренче-икенче саннарында татар халкының мәшһүр уллары Гаяз Ис- хакый һәм Муса Җәлилгә багышланган ма­хсус сәхифәләр урын алган, татар дөньясын­нан төрле кызыклы хәбәрләр урнаштырыл­ган, шәригать кануннары бирелгән.

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ

ТӨРКИЯ ЯЗУЧЫЛАРЫ
КОРЫЛТАЕНДА

Соңгы елларда төрки халыклар арасын­да рухи өлкәдә үзара элемтәләр һәм хезмәт­тәшлеккә омтылыш аеруча нык сизелә. Март башында Анкарада Төркия изучила рының 9 нчы корылтаенда бу аеруча ачык күренде Бирегә бу илнең барлык төбәклә­реннән генә түгел, бәлки байтак башка төр­ки җөмһүриятләрдән дә каләм әһелләре җыелган иде Аның эшендә Казагыстан, Үз- бәкстан, Әзербәйҗан, Кыргызстан, элекке Югославиянең Македония, Косово респуб­ликаларыннан һәм башка илләрдән делега­цияләр катнашты Төркия башкаласына Та­тарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Ри­нат Мөхәммәдиев һәм тәнкыйтьче Фоат Галимуллин чакырылган иде Безнең деле­гациянең чыгышы әдәби форумда катнашу­чыларда зур кызыксыну уятты, анда татар сүз сәнгатенең бүгенге торышына тирән анализ ясалды

3 мартта Торкиянен Конья шәһәрендә төрки җөмһүриятләр язучылар оешмалары нын конференциясе булды, кардәш халык ларның әдәбиятларын үстерүне тәэмин итү, аларның үзара хезмәттәшлеген җайга салу юллары билгеләнде

ОСТ АХ АН ӘЛ ӘРДӘ

И. Юзсев җитәкләгән «Шигърият осга- ханәсс» үз эшчәнлеген көннән-кон ныграк җәелдерә Остаханә утырышларын хәзер тө­рле аудиторияләрдә үткәрү матур бер гадә­ткә әверелде Мәсәлән, Казанның М Горь­кий исемендәге музеенда атаклы милләттә­шебез Бакый Урманченың тууына 99 ел тулуга багышлап үткәрелгән кичәдә (биредә рәссам-сынчынын «.Хатын кыз портретла ры» дигән күргәзмәсе дә оештырылган иде) И Юзеев, I’ Га таш, А Минһаҗева һәм остаханәгә йөрүче яшь авторларның мәхәб­бәт турындагы шигырьләре яңгырады Ки­чәдә Татарстан Дәүләт Советының комис­сия рәисе шагыйрь Р Миңнуллин һәм ТР Мәдәният министры урынбасары М. Низа- миев та катнашты һәм чыгыш ясады.

«Шигърият осталанәсехнен чираттагы бер утырышы Казан дәүләт педагогия уни­верситетының яшь иҗатчы тары Чулпан За­риф, Гүзәл Галиева, Гөлүсә Закирова, Рәм­зия Сабиржанова шигырьләрен тикшерүгә багышланды. Уңышлы дип табылган әсәр­ләр «Ватаным Татарстан» газетасына тәкъ­дим ителде.

«Балалар әдәбияты остаханәсе» (җитәк­чесе Татарстанның халык шагыйре III Галиев), «Шигърият остаханәсе» белән берлектә, танылган фольклорчы-галим һәм шагыйрь Рәшит Ягъфәров иҗаты турында зур сөйләшү үткәрде Фикер алышуларда Ш. Галиев, И Юзеев. Р Миңнуллин, М. Файзуллина, Р. Рахмани, Г Гыйльма- нов, Л. Гыймадиева, Р Зәйду.лла, Р. Мул- ланурова, Л. Лерон һ. 6. катнаштылар Р Ягъфәров иҗатына уңай бәя бирелеп, ул бертавыштан Татарстан Язучылар берлеге­нә әгъзалыкка тәкъдим ителде

ЯҢА ЛАУРЕАТЛАР

РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН
ИСЕМЕНДӘГЕ

ПРЕМИЯ ЛАУРЕАТЛАРЫ

Әлмәт хакимияте олуг талант иясе кү­ренекле прозаик. Бөек Ватан сугышы вете­раны Рафаил Төхфәтуллин исемендәге пре­мия булдырды. Ул һәр елны, шушы төбәктә яшәп, замандашларыбызның матур образ­ларын иҗат иткән язучыларга, рәссамнарга, композиторларга, күренекле әдәбият-сәи- гать әһелләренә биреләчәк.

1995 ел йомгаклары буенча Р Төхфәтул­лин исемендәге премиягә шагыйрь Нур Әх- мәдиев, публицистик язмалары өчен Әлмәт шәһәре прокуроры Флер Баһаветдинов, му­зыка һәм театр сәнгате өлкәсендә компози­тор Разим Валиуллин (Лениногорск) һәм артистка Дилбәр Әбүнәгыймова (Әлмәт га тар дәүләт драма т.*атры) лаек булды

РАВИЛ ФӘХРЕТДИНОВКА ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕК ПРЕМИЯСЕ

Моннан өч ел хзек Бөгелмә җәмәгать­челеге «Мәгърифәтче» премиясе булдырган иде Беренче елны ул районның танылган мөгаллимнәре телебезнең гаярь сакчыла­ры Дания Со.ттанова белән Рәүф Ибра1ш- мовка бирелде Былтыр әлеге премия күре­некле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә тапшырылды

Быел исә әлеге бүләккә Г Ибраһи- мов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтыннан күренекле тарнхчы-архео- лог галимебез. Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәхрстдинов .лаек дип та­былды Аиа 2 миллион сумлык премияне мәшһүр мәгърифәтче Һади Аттасмның
улы—танылган нефтьче Угыз Атласи һәм күренекле журналист-публицист Дамир Асылов тапшырды.

ЮБИЛЕЙЛАР, ИҖАТ КИЧӘЛӘРЕ

12 мартта «Казан» милли-мәдәни үзәге­ндә, «Алтынчәч», «Качкын», «Түләк», «Ил­дар» операларының, «Сабантуй» симфони­ясенең һ. б. бик күп музыкаль әсәрләрнең авторы, танылган татар композиторы Н. Җиһановның тууына 85 ел тулу уңаен­нан, әдәби-музыкаль кичә булды. Анда ком­позиторның әсәрләрен Р. Ибраһимов, X. Бигичев, В Ганиева, М. Сираҗетдинов, Л. Маслова кебек җырчылар һәм музыкан­тлар башкарды.

Фронтовик-язучы, дистәләгән китап­лар авторы Геннадий Паушкиннын тууына 75 ел тулу уңаеннан, Татарстан азучылары­ның Г. Тукай исемендәге клубында әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Анда әдипне Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәи­се Р Мөхәммәдиев, каләмдәшләре Р. Ку- туй, М. Зарецкий, Н. Орешина, Д. Вәлиев котладылар Шагыйрьләр О. Лсаадная, Р Кожевникова, Л. Газизова, Н. Ахунова яңа шигырьләрен укыдылар.

12 мартта ТР Язучылар берлегенең Әл- мәт бүлеге һәм Мөслим районы хакимияте Мөслимдәге мәдәният йортында танылган әдип һәм драматург Фоат Садриевның туу­ына—55, иҗат зшчәнлегенә 30 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе үткәрделәр. Әлмәт төбәге язучылары җитәкчесе Р. Вә- лиуллин, Мөслим районы хакимияте баш­лыгы Р. Шәрипов, Түбән Камадагы якташ­лар җәмгыятеннән Ф Абдуллин һ. 6. юби­ляр адресына котлау сүзләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Юбилей кичәсендә Ф Садриевның «Без­нең авыл кызлары» пьесасы буенча Әлмәт драма театры коллективы куйган спектакле күрсәтелде.

28 мартта Казандагы Театр әһелләре йо­ртында танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Әхмә- тҗановның иҗат кичәсе булып үтте. Ан­да шагыйрьне якташлары, каләмдәшләре Р Мөхәммәдиев, Р. Файзуллин, танылган сәнгать осталары У Әлмиев, Ф Сөләйма- нова, Р Сәхәбиев, Г. Ильясов, В. Гыйззә- туллина, Р Миндияр, А. Арсланов, Р Шә­рәфи, X. Җәләлов һ. 6. кайнар котлады­лар, яна иҗади уңышлар теләделәр.

СӘНГАТЬ ДӨНЬЯСЫНДА

ТЕАТРЛАР БӘЙРӘМЕ

20—27 март көннәрендә Казанда К. Ти- нчурин исемендәге IV республика театр фе­стивале узды Башкалабыз театрларында барлыгы 12 профессиональ коллективның һәм Уфадан «Нур» татар дәүләт театрының яна спектакльләре күрсәтелде. Фестиваль 27 мартта, Халыкара театр көнендә Ак­терлар йортында бүләкләү тантанасы белән тәмамланды Бүләкләнүчеләр арасында язу­чы Ибраһим Салаховның «Тайгак кичү» («Колыма хикәяләре») әсәрен сәхнәләште­ргән Яшьләр театры коллективы (директо­ры һәм режиссеры—Фәрит Хәбибуллин) да бар

МУЗЫКА ФЕСТИВАЛЕ

22—27 март көннәрендә Казан, Чаллы шәһәрләрендә «Аурупа — Азия» дигән II ха­лыкара музыка фестивале булып үтте. Аны Татарстан композиторлар берлеге оештыр­ган иде Бирегә музыка әһелләре дөньяның төрле илләреннән килде.

«ТАҢБАТЫР» КИНО БАЗАРЫНДА

16 мартта Мәскәүдә Россия һәм чит ил кинокомпанияләре катнашында чираттагы кино-базар ачылды Татарстан Республика­сы киносы бирегә үзенең беренче иҗат җи­мешен — татар халык әкиятләре мотивлары нигезендә эшләнгән «Таңбатыр» мультфи­льмын тәкъдим итте Фильмның режиссе­ры— Г Сәйфетдинов, рәссамы — И Маха- нова. Көйләрне исә композитор А. Мона- сыйпов язган

КОТЛЫЙБЫЗ!

Татарстан Президенты Указы нигезендә, музыка сәнгате өлкәсендәге у ңышлары өчен, Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисткасы музыка уен ко­ралларында уйнаучы Лариса Владимировна Масловага «Татарстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем би­релде.