Логотип Казан Утлары
Шигърият

Газәлләр

Әй күңел, гыйбрәт күзилә кодрәте Мәүламә бак, Мәүж орган һәфте зәмин үзрә йиде дәрйайә бак Вөҗүден мөлкене бәхре хәйат үзрә кыйлып. М Нәкъде гомрс әленә вирмсш дорыр сәрмайә бак. Гәр тижарәт иләр исән сән дә рухани сәфәр. Дөрре шәһварә назар кыйл. гәүһәре валәйә бак Та сәхәр вактыйн керәрсән вослате гөлзарына. Дидәи мәхкуль илә сән ул гөле рәгънайә бак Җәннәте багый биһиштә гәр гөзарын вар исә. Сидрә-ү-Туба ку(й), дорсын. у(л) кадде баләйә бак Әй Шәрифи, булмадың туфане кодрәтлән нажат. Та ки шиддәтлә рәһадасенә ул Мәүләйә бак Тәрҗемәсе: Әй күңел, гыйбрәт күзе белән Мәүланең кодрәтенә кара. Җиде жир өстенә дулкын каккан җиде дәрья: а кара Барлы: ын милкен тереклек диңгезе өстенә куеп. Гомер милкеңне кулына биргән байлык маясына кара Әгәр син дә рухани сәфәрдә сәүдә итәр исән. Зур энжегә игътибар ит. мәһабәт гәүһәргә кара Сәхәр вакытына кадәр кавышу бакчасына керсәң, Сөрмәле күзең белән син ул матур гөлгә кара Ожмах бакчасы жәннәттә әгәр буласың бар исә. Сидрә һәм Тубаны куй. торсын, ул буй-сынга кара. Әй Шәрифи. кодрәт туфаныннан читтә калу юлын тапмадык. Котылганга кадәр куркып гетрәнү белән ул Мәүлагә кара Мәүла - Аллаһынын эпитетларыннан берсе. Җиде жир борынгыда кешеләр дөньяны жидс өлешкә бүленгән дип караганнар Сидрә күкнең иң югары каты, аннан өстә фәкать Аллаһы гына Туба - җәннәттәге гадәттән тыш агачнын исеме Ишеткел: «Нәфсе әммарә кем. анда күр, бәлаләр чук. Аңа бу даре дөньяның эчендә мөбтәләләр чук» Зөләйханың сүзедер бу, Йосыф хаккыйнда димешдер. Бу нәф(е)с-әммарә бер ивдер. эчендә аждаһалар чук Сәвсп ул Йосыфың хөснене рисва(й) уллы Мис(ы)р эчрә. Хосуса(н) Йөсыфа кыйлмышдыр. аныцчөн жәфалар чук Боның кәйденә кайд улмыш ничә Дара-у-Кәйхөсрәү. Боның мәкренә уграмыш ничә бай-у-гәдалар чук Әгәр дәрвиш, әгәр мөнг ыйм бу нәфсең дәменә уграр. Бона хезмәт кыйлыр жана парсалар чук Нәбиләр, гәр вәлиләр чөн дәшәр боның дозагыйна. Пәрәстәр улдылар нәфсә. күрерсең, мәхликалар чук Шәрифи анын әлендән халәс улмады бер сәгать. Тәманна әйләйсп Хакка кыйла күрде догалар чук Тәрҗемәсе: Ишеткел «Нәфес әмеренә буйсынучыларга, анда күр. бәлаләр күп. Бу дөнья йорты эчендә аңа тарыганнар күп» Зөләйханың сүзедер бу. Йосыф турында әйткән Бу үзенә буйсындыручы нәфес бер өйдер, игендә аждаһалар күп Сөеп ул Йосыфның чибәрлеген бөтен Мисырга рисвай булды. Хосусан Йосыфка кылган, анын өчен җәфа тар күп Моның мәкеренә ничек Дара һәм Кәйхөсрәү »гәккән Моның мәкеренә ничек тарыган бай һәм ярлылар күп Әгәр дәрвиш, әгәр юмарт бай бу нәфеснен тозагына төшсә. Моңа чын жаны белән хезмәт кылучы изге гәр җиһанда күп Пәйгамбәрләр дә. әүлияләр дә чөнки төшәр моның тозагына. Нәфескә табындылар, күрерсең, һәлакәткә юлыгучылар күп. Шәрифи аның кулыннан бер сәгать азат була алмады. Хакка быгшылап күп догалар кылды. Зөләйха. Йосыф—«Кыйссаи Йосыф» әсәрендәге. Дара, Кәйхөсрәү — Фирдәүси «Шаһнамә»сендәге каһарманнар. Йазмага Коръән шәрхене бең буйлә дәфтәрләр кәрәк, Йаре пәйам иләтмәгә жана кәбүтәрләр кәрәк. Диде Ходайи ләмйәзәл: «Ди, йә Мөхәммәд, сән боны. «Әлхәмдү лил-ләһил-ләзи». бу сүзә шөкерләр кәрәк Уйлә Ходадыр ул Илаһ. итмәз һич әүлад иттиһаз, Өмрән у(л) тәзвиж эстәмәз ки «Дилбәрләр кәрәк» Әһлү-гыйалдан ул Илаһ ди кем, мөнәззәһдер бу көн, Димәз ки, өмрән ул Хода: «Зөлфе моганбәрләр кәрәк» Йукдыр шәрик-ү-назыйре, мөлкен йалыңыз забт итәр, Арз-у-сәмайе йарадыр, димәз ки: «Дөлгәрләр кәрәк» һәм йукдыр аңа бер вәли. идә тасаррыф халикы, Йукдыр боның кеби кәләм, манәнде җәүһәрләр кәрәк һәр кем бу садрә әһ(е)л ула, белә хакыйкать йулыны, Ул шаһдыр, аңа кимәгә алтынлы әфсәрләр кәрәк. Бина улып ач күзләрең, гарыз ула (һәм) йөзләрең, Шәрифи. сәнең сүзләрең йазмага дәфтәрләр кәрәк. Тәрҗемәсе: Коръән шәрехен язарга мең мондый дәфтәрләр кирәк. Дуслык хәбәрен илтергә җанга күгәрченнәр кирәк Мәңгелек Ходай әйтте: «Әйт, йә Мөхәммәд. син моны «Әлхәмде лил-ләһилләзи», бу сүзгә шөкерләр кирәк. Шундый Ходайдыр ул Илаһ, һич нәселгә мохтаҗы юк. Өйләнергә мохтаҗы юк, әйтмәс: «Гүзәлләр кирәк». Хатын, бала-чагалардан ул Илаһ бу көн арынгандыр. Ул Ходай өметләнеп әйтмәс ки: «Хуш исле толымлы лар кирәк» Юктыр иптәше һәм охшашы, милкенә ялгыз үзе хуҗа. Җирне һәм күкне яратыр, әйтмәс ки: «Осталар кирәк» һәм юктыр аңа бер җитәкче, халыкны идарә итә. Юктыр моның кебек сүзләр, җәүһәргә охшаш (сүзләр) кирәк, һәркем аның юлында булса, хакыйкать юлын таба. Ул шаһтыр, аңа кияргә алтынлы таҗлар кирәк. Тотанаклы булып ач күзләреңне (һәм) юнәлт йөзләреңне. Шәрифи, синең сүзләреңне язарга дәфтәрләр кирәк Мәдхия Ике галәм мөлкенең солтаны улмыш Мостафа. Гашыйк улан җанларың җананы улмыш Мостафа Бер назар кыйл, күр аны дареш-шифаи шәргыйдә. Хаста дилләр дәрденең дәрмане улмыш Мостафа. Чөнки дәгъвайи рисаләтеңдә Хак шаһид дорыр, Әнбийанең хөжжәт-ү-борһане улмыш Мостафа. Галәме золматдә кыйлмыш иде көф(с)р илә җиһал. Бәзме шәргың шәмгындә ләмгане улмыш Мостафа Даре исламе Хода бер у(л) йаратды шөбһәсез. Ул әүең. бел, шәйлә чар әркәне улмыш Мостафа. Шул шәбе әсрарда бер аң хозуры Хәзрәтә. Хак Тәгаләнең, варып. миһмане улмыш Мостафа. Рахмәтән лилгаләминдср. шөбһә йукдыр. у л сираж. Кем сәхабе рахмәтен баране улмыш Мостафа. Ул дугалдан бире галәм күрмәде каһр-ү-жәфа. Хәзрәте Хаккың безә нхсане улмыш Мостафа Калзуме гыйшка сәфәр итмәгә газем идәр күнел. Дөрре гыйльмсң бәхре бипайанс улмыш Мостафа Канда калдын сән. аны Хак кәндүсс мәд(е)х әйләде. Әй Шәрифи. делләрен дастаны улмыш Мостафа Тәрҗемәсе: Ике галәм милкенең солтаны булган Мостафа. Гашыйк булган жаннарнын сөйгәне булган Мостафа Бер күз сал. күр аны шәригатьне» шифалы йортында. Авыру күңелләр газабының дәвасы булган .Мостафа. Чөнки пәйгамбәрлеген дәгьвасендә Хак шаһит торыр. Пәйгамбәрләрнең дәлиле һәм таныклыгы булган Мостафа Золмәт галәмендә кофсрлск белән кара наданлык (өстен иде). Шәригать мәҗлесе шәменә нур сибүче булган иде Мостафа Ислам йортын Ходай бер ул яратты шөбһәсез. Ул өйнен. бел. шулай дүрт терәге булган Мостафа. Шул серле кичәдә бер мизгел Аллаһы хозурына, Хак Тәгаләне», барып, кунагы булган Мостафа. Исламга Аллаһынын рәхмәтедер, игөбһә гок. ул якты зат. Рәхмәт болытьшын явымы булган Мостафа Ул туганнан бирле галәм каһәр һәм жәфа күрмәде. Хәзрәте Хакны» безгә шәфкате булган Мостафа. Гыйшык дәрьясына сәфәр итәргә ният итәр күнел. Гыйлем энҗесенең иксез-чиксез диңгезе булган Мостафа Кайда калды» син. аны Хак үзе мактады. Әй Шәрифи. телләрне» дастаны булган Мостафа Мостафа Мөхәммәт пәйгамбәр эпитетларының берсе