ГАЛӘМ. МӘХӘББӘТ. ГАИЛӘ. БАЛАЛАР

Шулай бервакыт Алабуга шәһәреннән хат алдым Аны авылдашым Зәйнәп ханым язган. Ул шәһәр мәктәпләренең берсендә (әлбәттә, урыс мәктәбендә) татар теле укыта икән. Гомере буе авылда яшәгән бу тәҗрибәле педагог Алабугага килеп «Америка ачкан» Хатында мондый сүзләр бар: «Без авылда эшләп кенә берни дә белмәгәнбез. Татар халкы бетә язган икән бит. Фаҗига кебек нәрсә: балалар ата-анасы телен тамчы да белмиләр. Бөтенләй урыслашканнар. Урыс малайлары кызларны. «Татарка! Татарка!» — дип үртәгәндә, тегеләре елардай булып: «Нет, мы — не татарки!» — дип кычкыралар Үзләренең татар булуларыннан бик нык хурланалар». Менә шундый хәлләр Ә бит бу очракта сүз Татарстан атын йөрткән мәмләкәт татарлары турында бара. (Ә анда татарларның 25 проценты гына яши.) Башка җирләрдә кон итүче милләттәшләребезнең хәле тагын да мөшкелрәк Күрше Башкортостан Республикасында кимендә 1 миллион 300 мең татар бар. Әмма алар күпмегә кадәр татар булып калырлар, әйтүе кыен Чөнки бу республикада татарларның милли ихтыяҗларына бөтенләй әһәмият бирмиләр Билгеле сәбәпләр аркасында үз вакытында Татарстанда да. Башкортостанда да татар мәктәпләрен урысча укытуга күчерделәр (бик күп татар мәктәпләрендә укытуны башкортча алып бару турында сүз дә юк инде, һәм бу үзе махсус өйрәнүгә лаек мәсьәлә) Татарстанда соңгы вакытта күп кенә татар мәктәпләре ачылса да, Башкортостанда бу эш бөтенләй алып барылмый диярлек. Ә без монда: «Күршеләр эшенә тыгылмыйбыз». дип. башын комга тыккан мескен тәвә кошы кебек яши бирәбез. Гафу ителмәслек хата бу! Балаларның туган телне белмәвендә ата-аналарның да гаебе зур. Австралия. Финляндия. Швеция, Кытай, Болгария. Румыния һ. б. илләрдә яшәүче татарлар, ят-чит мохитта гомер итүләренә карамастан, ана телен бик яхшы беләләр, өйдә гел татарча гына сөйләшәләр икән. Сәбәбе дә уч төбендәге кебек ачык алар бөек татар халкының балалары булу белән горурланалар! Икенче төрле итеп әйткәндә. аларның милли үзаңнары бик югары. Ә бу халәт исә —яшәү өчен бөек көч. Я Һүдләрнең ачы язмышы, бөтен дөньяга сибелү сәбәпләре тәгаен билгеле. Әмма милли үзаңы югары булган бу халык тарих борылмаларында югалып калмады. Алай гына түгел, мең ярым елдан соң милли дәүләтен аякка бастырды, чәчәк аттырды. Инде бөтенләй онытылган дип исәпләнгән ивритны дәүләт теле итте. Монда да гаилә мөнәсәбәтләренең роле әйтеп бетергесез зур. Яһүд кайда гына, нинди генә шартларда яшәмәсен, үзенең кайсы кавемнән икәнен онытмады. Лион Файхетвангер бер китабында бу хакта болай дип яза: «Рим лег ионерлары яһүд Ш дәүләтләрен юк иткәннән сон. ничек тә халыкны саклап калу теләге белән, раввиннар һәм тар-мар ителгән армия җитәкчеләре яшерен рәвештә съезд үткәрәләр Шунда тиешле карарлар кабул ителә. Шунын ин әһәмияглеләре түбәндәге пунктларда чагыла I Әй син, яһүд кешесе, кайда гына яшәсән дә. шуны бел. синең үз туган илен-ватанын бар. килер бер вакыт һәм син үз иленә кайтырсын 2. Әй син. яһүд кешесе, кайда гына, нинди генә шартларда яшәсән дә, һәммә яһүдне якын туганың итеп күр һәм ана һәрьяклап ярдәм ит» Тормыш тәҗрибәсе һәр яһүднен әлеге карарларны тулысынча. төгәл итеп үтәвен күрсәтә. Бервакыт Франциянең иң бай кешеләреннән берсе магнат Ротшильд «Минем туган илем Израиль. Франциядә вакытлыча гына яшим» дип язып чыкты Яһүдләрнен бер-берен батырган очраклары гомумән юк Алар үзара бик дуслар. Бер-беренә ярдәм итәләр. Мин моны һәрчак белеп-тоеп яшәдем Ә безнең татар кешесе күршесенең уңышларына көенеп йокыдан кала Бу — безнең халыкның иң начар ягы Башкалардан үрнәк аласы, каләмдәшләребезнен яңа романнары, повестьлары, поэмалары чыкканга куанасы гына иде дә би г Юк шул. эчебездә көнчелек уты дөрли Еш кына гаиләне дәүләт белән чагыштыралар, һәм монда үзенә күрә логика- мантыйк та бар Гаиләнең башлыгы -премьер-министры— ир, финанс министры. гадәттә, хагын-кыз. киңәшчеләре — әби-бабайлар; гади гражданнары балалар була ич Шуңа күрә нык. таза гаиләләрдән генә көчле дәүләт төзелә дип әйтәләр дә инде күрәсең. Бу аксиома Рим империясе җимерелер алдыннан гаиләләр дә эчтән череп таркалганнар Кешснен уртача гомере 26 ел гына булган.. Моны һәркем белә: тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен. ул нигездә балачакта, гаиләдә алган гадәтләрен ташламый дняр гек Әйтик. бүген бөтен армия эчә. диләр Ә ул нигә эчмәскә тиеш соң'’ Эчүче гаиләләрдә тәрбия алганнар хезмәт итә бит анда Ата-ананы. гомүмән. өлкәннәрне хөрмәт итү. сафлык, пакьлек, эшчән булу, һәммә нәрсәдә җаваплылык хисе тою кебек сыйфатлар безнең халыкка гомер- гомергә хас булган. Бу хакта VI гасырда кытай тарихчылары да язып калдырган Иманлы татар бервакытта да «Эш бүре түгел, урманга качмас». «Эш тилеләрне генә ярата»,— дигән принципларга таянып яшәмәгән Анын бихисап колонияләре дә булмаган. Шулай да соңгы елларда халкыбызнын әхлак йөзе «кире якка» үзгәрә башлады Моның җитди сәбәпләре до бар. әлбәттә, бу хакта алда сүз булыр әле... Гаилә җәмгыятьнең үзе кебек үк бик борынгы иҗтимагый институт ул. Күп кенә белгечләр билгеләп үткәнчә, аерым алганда. Америка галиме Р Морганиык фикеренчә. гаилә төрле чорлар, үзгәрешләр кичергән Борынгы ыруг шартларында бүгенге мәгыгәссндә гаилә булмаган әле. Икенче төрле әйткәндә, ул чакта ирләр «уртак булган» Балаларның атасын эзләп маташмаганнар, анасын гына белгәннәр «Ул атасы —утыз» дигән мәкаль шул заманнан ук килмәде микән*? Гаиләнең бу формасы хатын-кызның җәмгыятьтә хәлиткеч роль уйнавы туйдыручы булуы белән билгеләнгән. Чыннан да ана. балалары белән бергә, тамыразык. җиләк-җимеш, орлыклар җыйган. Шулай итеп ул. «җан кисәкләрен» ач үлемнән саклап алып калган Ирләр ау белән шөгыльләнгәннәр Әмма бу шөгыль куркыныч та. еш кына уңышсыз да булган. Мәгълүм булганча, бу чор тарихта матриархат дип атала Мин бүген кайчак йөз меңнәрчә исерекләрнең эшләмичә эчеп йөреп, хатыннар җилкәсендә утыруларын күреп, әллә тагын матриарха г кайта микән дип шикләнеп тә куям Шул рәвешле еллар гына түгел гасырлар уза горган Кегнстәр ropecpoie иратлар кыргый хайваннарны кулга ияләштерә башлаганнар һәм тора-бара җир эшкәртеп иген игү өчен шартлар туган Табигый ки. «дөнья тоткасы» ирләр кулына күчкән. Парлы никах та шул вакытта барлыкка килгән. Тарихи чыганакларга мөрәҗәгать итсәк, парлы никах өчен иң элек хатыннарның көрәшүен Күрербез һәм моны аңларга да була. Халык та юкка гына «Ир аркасы кала аркасы», димәгәндер. Парлы никах, дөресен генә әйткәндә, ике якның да психологиясенә гуры килә Әмма башкача уйлаучылар да бар Мәсәлән, күренекле урыс ягучысы В Солоухин: «Ирне бер хатынга бәйләп кую гаделсезлек, бу аның табигатенә гуры килми Әтәчне генә карагыз, ул күпме тавыкның күңелен күрә Ир дә шул ук әтәч бит инде», дип матбугат битләрендә язып чыкгы Гаҗәбе гнул: бу фикерне Афанасьева. Кузнецова. Баскина кебек «белгечләр» дә яклый. Йә. шу гай да булсын ди. Әмма башка төрле мисаллар да бар ич парын югалткан аккошларның үз-үзләрен юк итүләре күпләргә мәгълүм Күгәрченнәрнең дә үзара дус яшәүләренә карап сокланыр! а була Кайберәүләрнең «ирекле мәхәббәт георнясе»нә карап кына, патриархат юкка чыгарга җыенмый кебек 10 «к У - -•* 3 145 Чөнки яшәешне саклап калу өчен әлегә шуннан да кулайрак гаилә мөнәсәбәтләре уйлап табылмаган. Гомумән, кешелек яшәешен хайваннарның «инстинктка корылган» (аның нигезендә бары бер нәрсә — нәселне саклау инструменты ята) «тормыш» белән бутамаска кирәк Әйе. бүген дә гаилә төзүнең төрле форма-вариант- лары бар. Мәсәлән, Непалда яшәүче аборигеннарның бер гаиләдә_ үскән ир балалары һәммәсенә уртак бер хатын алалар Бер журналда шундый гаиләнең рәсеме дә урнаштырылган иде: алдан хатын атлый, аның артыннан — ирләре. Сәбәп менә нәрсәдә: Непал - биек таулар иле Эшкәртүле җирләр бик аз. Анда кишәрлек һәм. жире булган кеше генә өйләнә ала, югыйсә шунсыз ул гаиләсен туйдыра алмаячак Өстәвенә, ире ничәү генә булмасын, биредә бер хатынның бала табуы сан ягыннан чикләш ән була Бер ирнең берничә хатын белән яшәгән халыклар да бар (сүз уңаенда гына әйтеп үтик: христиан динендәге грузиннарның, абхазларның парламентлары күптән түгел бер иргә берничә хатын алырга рөхсәт итә торган закон кабул иттеләр Мотивы: балалар аз, милләтне саклау ихтыяҗы дини кануннардан өстенрәк ) Бу хакта сүз чыкса, авыз ерып, күп хатын алалар дип. мөселманнардан көлүләр китә Чөнки андый гафиллар бу традициянең сәбәпләрен белмиләр. Ә ул бик гади: ислам дине тарала гына башлаган чорда гарәпләргә бик күп сугышлар альт барырга туры килә Алар — хәтта Европага барып чыгалар. Пиреней ярым утравында (хәзерге Испания жирендә) Кордово халифәте төзиләр. Шунда VIII гасырда гарәпләр тарафыннан дөньяда беренче университет ачыла Европада исә университетлар XII XVII. Россиядә XVIII 1асырда гына барлыкка килә Гарәпләр һиндстанда Бөек Могол дәүләтенә нигез салалар. Индонезиягә, Малайзиягә кадәр барып җитәләр Табигый, сугышта бик күп ирләр һәлак була. Кыскасы, гарәп милләтенә юкка чыгу куркынычы яный башлый. Алар моннан котылу юлын эзлиләр һәм гиздән табалар да: бер иргә берничә хатын алу рөхсәт ителә. Әмма бу йоланың катгый таләпләре була: хатыннарыңны, аларның балаларын карап тәрбияләрлек мөмкинлеген булса гына өйлән һәм һәр хатынга барлык мәсьәләләрдә дә бертөрле караш-мөнәсәбәт булырга тиеш! Бервакыт көнбатыш журналистлары: «Артта калган халыкларда женси азгынлык көчле», дип язып чыктылар Моңа Гана республикасының беренче президенты Кваме Нкрума түбәндәгечә җавап бирде. «Әйе. бездә берничә хатын белән яшәү гадәте бар Әмма бу хатыннарның берсе дә язмышларыннан зарланмыйлар Ә сездә, Европада, яшерен рәвештә күп хатын белән яшәү юкмени9 Өстәвенә, сез әхлаксызлык күрсәтәсез, хатыннарны зина кылу юлына бастырасыз Бездә андый тыйнаксызлыкка юл куелмый» Әткәй мәрхүмнең сөйләвенә караганда, революциягә кадәр безнең авылда да ике-өч кеше (әлбәттә, байлар) ике хатынга өйләнгәннәр Әмма ике хагын белән яшәү җиңелдән булмагандыр, ахры Бервакыт, кышкы буранда, ике кеше урманнан утын төяп кайтып килә икән. Алар моңсу гына капка баганасына сөялеп торган Гариф абзыйны күреп болай дигәннәр: «Гариф абзый, без утын булмаганга шундый буранда интегәбез Ә сиңа ни җитмәгән, нишләп бу күз ачкысыз көнне өеңдә утырмыйсың?» Ә Гариф абзый ачуланмыйча гына аларга: «Әй. агай-эне. тыштагы буран буранмыни ул! Әнә өйдә минем ике хатын сугыша, бу. ичмасам, буран дисәң дә буран, көчкә чыгып котылдым»— дип җавап кайтарган. Менә тагын бер вакыйга. Бөтен авылның җелегенә төшкән хәйләкәр карт бүрене, ниһаять, бер аучы атып алып кайткан ди Аны карарга дип бөтен авыл халкы җыелган. Алар арасында Гариф абзый да бар икән Шул чакта, бүренең борынына төртеп, ул: «Атып ялгыш эшләгәннәр. Ике хатын белән яшәтеп каратасы иде аны, тиешле җәзасын алган булыр иде»,— дигән тирән көрсенеп. Минем әлс генә университетны тәмамлап, Әгерҗедәге тимер юл мәктәбендә эшли башлаган чагым иде Бср-ике ай үтте микән. «Белем» җәмгыятенең район бүлеге рәисе итеп сайладылар Шулай берчак Сарсак-Омга авылының Соловьев атлы бер кешесе белән сөйләшкән сүзләр хәтергә сеңеп калган. Ул болай дигән иде «Чукындырылган удмуртлардан тыш. мәҗүси удмуртлар да бар Элегрәк алар, урман эчендә учак тергезеп, утка табынганнар. Хәзер дә «у т-алланы» андый удмурт авылларында еш күрергә була. Бу көнне һәркем мунча яга Гыйбадәт беткәч, кызлар күзләре төшкән егетне мунчага алып кереп китәләр. Моңа беркем дә каршы килми, чөнки йоласы шундый. Кыз бала кияүгә чыкмаган килеш тә берничә бала табарга мөмкин, моның өчен бер кемне дә гаепләмиләр, кызның да абруе төшми Тора-бара кияү дә табыла. Ул да, болар кем балалары дип хатынының тенкәсенә тими (Бу йола үзе үк матриархатның ерак чагылышы түгел микән? Болай уйлавымның бер сәбәбе дә бар: көнкүрештә удмурт хатыннары ирләренә караганда күпкә тырышлар ) Бу сөйләшү Американың атаклы рәссамы Року >..т Кентның «Гренландский дневник» дигән китабын укыганда да искә төшкән иде Р Кент эскимосларның женси тугрылык мәсьәләсенә бармак аша гына караулары, көнләшү кебек хиснен бөтенләй булмавы турында яза. Ялгышмасам. эскимослар да фин-угыр халыклары группасына керәләр Чукчалар тормышын тасвирлаганда, шундыйрак фикерне Юрий Рытхуэй да үткәрә Күпләрнең «фин мунчасы» дшән төшенчә турында ишеткәне бардыр Мин дә Мәскәүнең авиабилетлар сата торган үзәк кассасында фин мунчасы күренешен тасвирлаган бер рәсем күргән идем: анда әллә никадәр ирләр, хатыннар, балалары белән бергә юыналар иде. Хәер, бу фани дөньяда бөтен нәрсә дә шартлы ич әйтик, су буенда комда кызыш анда бөтенләй шәрә яки ярым шәрә ятучылар бар ләбаса Моңа беркем дә әһәмият бирми Ә эш урынына алар шулай килсәләр, нинди реакция булыр иде икән9 Бу уңайдан һиндстанда брахманнарнын (дин әһелләренең) женси теләген үтәүче махсус хатын-кызлар булуын да искә төшерергә була Алар Буддага хезмәт итүче изге жаннар итеп саналалар Урыс күрше әйтмешли, «чем дальше в лес тем больше дров» Мондый мисалларны күпләп китереп булыр иде әлбәттә, ләкин безнең максат ул түгел. Гаиләне ике кеше ир белән хатын төзи, һәм анын ныклыгы күп нәрсәләргә, мәсәлән, мәхәббәткә, халык традицияләренә бәйләнгән Элегрәк бу мәсьәләдә дин хәлиткеч роль уйнаган. Никах укыганда поп та. мулла да. раввин да берүк сүзне әйтәләр: «Никах эше Аллаһ кулында Анын гозерендә Чын никах күктә. Ходай Тәгалә янында укыла. Җирдә шуның күчермәсе генә Димәк, ир белән хатын булуыгыз сезнең язмышыгыз. Бер-берсгсзнс яратыгыз, хөрмәт итегез Күп итеп балалар үстерегез » Тарихка морәжәгать итсәк тә. элегрәк гаиләләрнең, бүгенге белән чагыштырганда, күпкә ныклы, озын гомерле булуын күрербез Мәсәлән, Рим империясендә (б. э к) 510 елга нибары бер гаилә таркалган Урысларда 1911 елда 144 гаиләнең берсе генә жимерелгәнтаркалган Гарәбстан- ны, башка мөселман илләрен әйтеп тә торасы юк. Кытайда, һиндстанда да аерылышу дигән нәрсә бик аз яки бөтенләй юк Революциягә кадәр татар гаиләләре дә тотрыклы булганнар Чөнки татар агайэне Мөхәммәт пәйг амбәр Хадисендәге түбәндәге сүзләрне колагына алка итеп таккан: «Өйләнегез, ләкин аерылышмагыз, чөнки галактан хәтта Аллаһс Тагәләнең пайтәхете дә тетрәнә• Әнә шундый ышану тормыш кыенлыкларын ничек тә җиңелрәк кичерергә бу тышкай. Ә авырлыклар булган да булган инде Кимендә 10 баланы ашатып- киендереп. кеше итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына кертеп жибәрергә кирәк булган ич Татар гаиләләрендә берсеннән берсе матур, таза балалар үскән Чөнки аларның ата-аналары аракы, тәмәке дигән явызларга сәлам бирмәгәннәр Ә хәзер киресенчә. Шуңа күрә дә бүген яңа туган балаларның 85 проценттан артыгырагы авыру һәм бу процесс көчәя генә бара Ә ата-анасы исән-сау килеш күпме балалар ятим үсә! Моны үзе татыганнар гына белә: бала өчен ятимлектән дә авыр берни дә юк! Әтннеәнине беркем дә алышгыра алмый: баланың табигате шундый Балалар бакчасы тормышын күзәтсәң, утырыплар еларлык: бәхетле балаларны әтисе-әнисе килеп ала. Бала әтисен ерактан ук күреп кулларын чәбәкләп кычкыра «Әти. килдеңме”», ди Шул гади генә сүзләр әтисез сабыйның йөрәгенә хәнжәр булып кадала Олырак булса, бәлки ул әтисенең ни өчен үзләре белән г ормавын аңлар иде Әмма нәни җан. өлкәннәрнең шул кадәр кансыз, эгоист булу сәбәпләрен аңламый һәм ул моның өчен гаепле дә түгел: табигать законнары һәммәбездән дә өстен Әтиле ятим бала үз хәлен яшерергә тырыша, әйтерсең лә моның өчен у т үзе г аспле инде' Төрле сәбәпләр уйлап габа: өти еракка, озакка командировкага киткән, кайтыр да ул мине килеп алыр», ди. Бәлки ул үзе мона ышанадыр да. бала бит. мәкерлекнең чиге юк икәнен белми әле ул Галимнәрнең әйтүенә караганда, аерылышу факты үзе генә дә организмга, нерв системасына искиткеч зур зарар кигерә икән Якыннарыңны, әги-әниеннс югалту да бу кадәр кире йогынты ясамый кешегә диләр психотоглар. психиатрлар «Юк. аерылганыма кайгырмыйм, үкенмим, котылдым, үземә генә тыныч» дип сөйләнүләр «шаг ыйрәнә» ялган ул. Әмма сүз аек кешеләр турында бара Төзәлмәслек һәм төзәлергә-дәваланырг а теләмәгән сәрхүш белән хушлашу, этик яктан караганда, әлбәттә, дөрес булачак. Чөнки андыйлар шәхес түгел Шулай да Казан кебек шәһәрләрдә яңа гына барлыкка килгән гаиләләрнең яртысына якыны бер-ике елда таркала икән, бу инде бертөрле кысалар! а да сыймый Бу үзенә күрә ниндидер афәт, эпидемия сыман күренеш. Ага-ана бурычка батып («Бала өчен ни дә кызганыч түгел, кешедән ким-хур булмыйк» дип ). туй ясый, балам бәхетле булсын дип уйлый-юрын Ләкин күп гә үтми (бурычлар озак 10* 147 түләнми ). яшьләр аерылышалар Гадәттә, гариза бирүчеләрнең 90 процентка якыны -яшь ханымнар була Төп мотив түбәндәгедән гыйбарәт: «Яратышабыз дип ялгышканбыз Без бөтенләй башка кеше икән Ул (ир) эгоист, мине кер юучы, аш пешерүче итеп кенә күрмәкче. Кирәк икән, үзе эшләсен, пешерсен дә ашасын, юсын да кисен Мин ана стряпка түгел» Менә шундый хәлләр Әмма шагыйрь Степан Щипачевныи. тормыш көтү — кырны үтеп китү генә түгел — ул, дигәнен онытмаска иде Шатлыкларына караганда, тормышның мәшәкатьләре күп һәм бу үзе нормаль хәл. Зур галим Монтень дә бер дә юкка гына: «Хәтердә калырлык татлы мизгелләр кичергән кешене бәхетле дип санарга була».— димәгән инде. Моның шулай икәнен уч төбендә «өф-өф» итеп үскәннәр аңламыйлар да. белмиләр дә Шул унайдан заманында «Крокодил» журналында басылган берничә рәсемгә тукталып үтәсе килә Беренчесе яшь кенә егет белән бөтенләй сабый гына бер кыз каядыр чабалар Кызның битләре урынына — контурлар гына! бу жиңел акыллылык билгесе. Алда бер бина, язуы да бар: «ЗАГС бюросы» дип язылган. Димәк, бу ике яшь язылышырга баралар икән Юлда бер кыз елап тора. Егет аңа «Елама, бу юлы сүземдә тора алмадым шул. икенче мәртәбә сина өйләнермен».— ди. Икенче рәсем — кыз өенә егет ияртеп кайткан. Ишекне зур изеп ачкан, кыз артында — озын буйлы ир заты. Әнисе бу хәлгә бик гаҗәпләнә, шулай да үзен кулга алып болай ди: «Ул кеше кем була инде»9 Кыз горур рәвештә болай дип җавап бирә: «Таныш булыгыз, бу егет сезнең киявегез, минем ирем булыр»,— ди Әтисе эндәшми генә почмакта басып тора, димәк, бу 1аиләдә анын белән исәпләшмиләр. Телгә килгән әнисе кызына тагын бер сорау бирә: «Ә сез үзара күптән танышмы?» Кыз, күкрәген киереп «Күптән. Иртә белән үк танышкан идек».— ди. «Крокодил» журналының нинди басма булуы, гротесклар яратуы мәгълүм Әмма бу очракта ул һичбер арттырмаган, безнеңчә. Кызганыч һәм үкенечле, бүгенге яшьләрнең шактые гаилә тормышына бөтенләй өйрәтелмәгәннәр Ә бит бу институт — гаилә шактый катлаулы организм. Ике төрле мохиттә тәрбия алган ике торле характердагы кешегә уртак тел табу һәрчак жиңел дә булмаска мөмкин. Әмма һәркем «үз урынын» белсә, аларга вак-төяк низаглардан котылу авыр булмаячак Еш кына яшь гаиләләр юктан гына да таркалалар ир дә, хатын да өй эшен, бала карау, аш-су хәзерләү кебек «юк-бар»ны бөтенләй белмиләр Китә шуннан соң авыз тәмен җибәрү, ике яктан ике якның ата-анасын гаепләү Тора-бара бу нәрсә гаилә таркалу белән бетә. Беркем дә каршы якка юл куярга теләми. Ә гаилә тормышы туктаусыз комп- ромиссларкилешүләрдән генә тора—бу Америка ачу түгел Яшьләр гаилә тормышына хәзерләнмәгән икән, моңа да без — өлкәннәр гаепле. Кыз баланы, гадәттә, анасы тәрбияли, кирәкле «серләрне» чишә, аңлата, эшкә һ. б. өйрәтә. Шул уңайдан бер гаилә турында сөйләмәкче булам, чөнки аның әгъзалары белән берничә дистә ел аралашып яшим Гаиләдә кыз бала да. малай да бар иде Анасы кызын һәрчак жәлләп килде. Тормыш болай да изә. әйдә, уйнап калсын, диде. Аннан соң кызыбыз урта мәктәптә дә, музыка мәктәбендә дә укыды, балам арый, диде Ана үзенең балачагын бөтенләй онытты, ахырысы Югыйсә эшкә, гаилә тормышына өйрәтмичә кызын бәхетсез итмәс иде . Дөнья тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итсәк, немец хатын-кызларының яхшы хуҗабикә булуларын шәйләргә була. Чыннан да. немец кызы һәммәсен дә эшли белә: өйне гөл кебек итеп тота, бик яхшы игеп ашсу хәзерли, бәйли, тегә, юа һәм тагын әллә нәрсәләр эшли Бу эшләргә немец кызларын өйдә дә, мәктәптә дә өйрәтәләр. Швеция. Норвегия мәктәпләрендә кызлар өй хуҗалыгын алып баруга берничә ел буена өйрәнәләр һәм шуңа имтихан тоталар Ир балалар да читтә калмый Европа илләре гаиләләрендә юкбар өчен дә слесарь, монтер чакырып тормыйлар Андый өй эшләренең һәммәсен дә ирләр эшли Норвегия короленың өй җыешт ыручысы юк икән, димәк, өй эшен һәркем белә дигән сүз бу. Ләкин хакыйкать өчен шуны да әйтик: цивилизацияле илләрдә хатын-кызга хөрмәт зур Ирләр белән бертигез итәбез дип. аларга бездәге кебек берьюлы ике камыт кидермиләр. Хәер, ике камыттан әлләни рәт чыкмый, мондый очракта хатын-кыз икс аякка да аксый башлый Шуның аркасында бала табу да нык кими. Башка илләрдә баласын өйдә тәрбияләгән хатыннар яхшы пособие алалар (балага 8 яшь тулганчы). Бу һәммә яктан да отышлы. Бездә әлеге хакта сүз чыкса, пособие гүләргә дәүләтнең мөмкинчелеге юк дип акланырга керешәләр Төрле саннар кигерәләр Мәсәлән, укытучыларның 76. врачларның 80—82. инженерларнын 52 проценты - хатын- кыз. дәүләт аларны эшләтмичә булдыра алмый, диләр Монда үзенә күрә логика бар Чит илләрдә дә хатын-кызлар эшләргә мөмкиннәр Әмма башта алар балаларын сау-сәламәт итеп тәрбияләргә тиешләр, тик шуннан соң гына, әгәр ул үзе моны кирәк дат тапса, эшкә урнаша алалар. Гаилә тәрбиясенә махсус тукталуымның сәбәбе шунда ки еш кына шәхеснсн формалашуын, i.t аның урыны хәлиткеч рольне уйный Моңа боек чех галимепедагот Ян Амос Косменский аеруча зур әһәмият биргән Хәтта «Аналар мәктәбе» дигән китап та язган. Аның әһәмияте әле дә югалмаган Әгәр минем кодрәтемнән генә горса^әлеге хезмәтне һәр яна гаилә төзүчеләргә бушлай бүләк итәр идем Комснский бала өйдә нинди тәрбия алса киләчәктә дә шулай булачак, дигән Бу чыннан да шулай' ананың балага мәхәббәте, баланын да анага туктаусыз тартылуы тәрбия өчен чиксез мөмкинлекләр ача Күренекле инглиз галиме философ һәм педагог-психолог Джон Локкнын фикеренчә. ин дөрес тәрбия гаилә шартларында гына бирелә ала Аның «джентльмен тәрбияләү» (итагатьле кеше формалаштыру) теориясе әнә шуңа нигезләнгән Монда сүз нигездә аристократ балалары турында барса да. галимнең тәрбия принциплары һәм методлары дөрес һәм урынлы Чөнки 40 укучы белән бер укытучыга эшләү искиткеч авыр, һәм бу очракта баланын табигать биргән сәләт алшарт тарын сәләткә әйләндерүе кыен һәм еш кына мөмкин дә түгел Балалар бакчалары турында сөйлисе дә юк Кышкы каты салкыннарда мәктәпләрдә укулар булмый. Әмма бу кагыйдә балалар бакчаларына кагылмый. Ана караңгылан елатып баласын уята, ашыга-ашыга бакчага атып бара һәм менә шуннан соң 3—6 яшьлек сабый авырмый нишләсен ди Әмма бу хакта уйлаган, сүз кузгаткан беркем дә юк. Чөнки бу илдә адәм жаны чебен жаны кадәр дә тормый Авыру һәм тиешле тәрбия алмаганнарның төрмә юлыннан кайтмауларын. йөзмеңнәрчә яшьләрнең эшкә өйрәтелмәү аркасында грай тибүләрен, кон-тон урлашу, өй басулар, кеше үтерүләрне исәпкә алганда (болар һәммәсе дә тәрбиясезлек нәтиҗәсе). хатыннарның өйдә бала тәрбияләве, икътисади яктан, күпкә файдалы булыр иде. Әмма безнең җәмгыять моңа әһәмият бирми, ул халыкларны сугыш, көчләү юлы белән генә тәрбияләмәкче була Бу «совет» кешеләренең канында Күпләрнең геологлар турында мавыктыргыч кинофильмнар караганы бардыр Читтән караганда ал да гөл кебек, гел романтика Шуңа күрә бу профессияне кызларда сайларга атлыгып торалар. Пропаганда шулай куелган. Ләкин чынбарлык шуннан гыйбарәт: бу зш хатын-кызлар өчен кулай түгел. Айлар буе сусыз чүлләрдә, окопларда, сазлыкларда, тауларда йөреп мунча күрмәү тормыш мени инде'’ Бу уңайдан сүзне Әрмәнстаннын (Айастанның) халык шагыйрәсе Сильва Капутикянга бирик әле. «Литературная газета»га язган бер мәкаләсендә ул түбәндәгеләрне әйткән иде: «Табигать хатын-кызны ин элек бала табу, аны тәрбияләп кеше итү. димәк, адәм кавемен дәвам иттерү өчен яраткан Бу хатынкызны кимсетми генә түгел, киресенчә, аның дәрәҗәсен бик нык күгәр.* Шуңа күрә иң яхшы әсәрләр, дастаннар хатыннарга багышланган Ләкин совет власте елларында хатын-кызга караш нык үзгәрде Җәмгыять ипләре күп йөкләнгәч, хатын-кыз гөп изге вазифасын начар үги башлады Бу аның гаебе түгел, фаҗигасе Минем дә яраткан киленем бар Улым белән бик тату яшиләр Үкенечлесе шул: балалары берәү генә Бер бала бала түгел инде ул Сәбәбе шул кнтенем югары белемле музыкант, бөтен гомере шул музыка белән үтә. Минемчә, хатын- кызның һәммәсенә дә югары белем бирү кирәкми Хөкүмәт кызларга югары белем бирем дип әллә никадәр чыт ымнар тота. Ә моның файдасы аз. Мәсьә тәне шулай итеп хәл итәсе иде: ирләрнең хезмәт хакы, чит илләрдәге кебек, гаиләне һәрьяклап гәэмин игәрлек булсын. Ә хатыннар балаларны әйбәт итеп гәрбн- яләсстшәр Аларны аякка бастыргач, теләкләре булса, хөкүмәт эшендә дә ипләсеннәр» Бу сүзләргә мин аңлатма бирергә алынмас идем Чөнки хатын-кызларнын дөрес аңламавы, мине «феодаль булуда» гаепләүләре мөмкин. Әлбәттә, теләге, мөмкинлеге, сәләте булган хатын-кыз югары белем алырга тиеш Атаклы шпион хатыннар булмаса да (моңа аларның нерв системасы көйләнмәгән), күренекле галим, язучы, дәүләт эшлеклеләре арасында шактый гына хатыннар бар Бүгенге Торкиянсгг. Шри Ланканың. Норвегиянең. Гватемаланың. Пакистанның премьер- министр тары хатын-кызлар Англиянең. Польшаның премьерлары булып га хатын-кызлар торган иде Бу үзе генә дә күп нәрсәләр хакында сөйли л.тбаса Ләкин ни генә булмасын, хатын-кызсыз кешелек дәвам итә атмый Әмм.1 дә ләкин бездәге кебек мескен хатыннар дөньяда юк Бездә тенә хатыннар тимер юлга шпал салалар, урамнарга асфальт җәяләр, урман кисәләр, кем әйтмешли адәм типкесендә йөриләр. 40 яшенә кадәр трактор белән «көн иткән» Паша Лпгелинаныгт күкрәгенә ике Алтын Йолдыз такса тар да хатын-кыз органа *мы ирләр эшенә түзмәде, бу тырыш хатын дөньядан бик иртә китеп барды. Хәер, бу илдә ирләргә лә. хагын-кызларга ла кеше итеп карау бармыни' Шагыйрьләр даими рәвештә мәхәббәткә мәдхия җырлап дәрес эшлиләр. Чөнки мәхәббәт — дөнья тоткасы. Бу үзенә күрә Бөек Табигатьнең яшәеш законы. формасы Кояш Җирне өзелеп сөя, иркәли, үз итә. Без дә Кояшка гашыйк. Язгы, шифалы кояш нурлары үзләре генә дә ни тора! Хисләр ташый башлый, Гомер мәңгелек булып тоела Яшь кызлар үзләре дә сизмәстән гыйшык утында яна башлыйлар Шагыйрь әйтмешли, дөнья матур, дөнья киң. яшә дә яшә генә! Балалар да: «Кояш та, әни дә һәрдаим булсын», дип җырлыйлар. Бу җырны һәммәбез дә яратып тыңлыйбыз. Л Н. Толстойның үзе төзегән әлифба китабы өчен язган бер кечкенә хикәясе күпләрне уйландырырлык: «Кояш җирне җылытканга үләннәр үсә, шуны ашап сыерлар безгә тәмле сөт бирәләр. Кояш нурларын алып агачлар үсә. Агачны утын итеп мичкә ягабыз һәм кышкы салкыннарда жылы өйләрдә яшибез».- ди әдип Бик тә үкенечле: «Бүген кибернетика заманасы. җитди нәрсәләр белән шөгыльләнергә кирәк».— дигән булып, кайчак Л. Н Толстойның хикәясендәге әлеге хакыйкатьне онытып җибәрәбез түгелме?! Экологик һәлакәтләр ваемсызлыктан, нигилизмнан килә. Без- өлкәннәр еш кына «Малайлар агачларны сындыралар, кош ояларын туздыралар», — дип сөйләнгән булабыз. Ул әхлаксызлар, исерек баш балалары, кулларыннан килсә, Кояшны да өзгәләрләр иде Әмма «Озон проблемасын» тудыручылар да беркем дә түгел, үзебез ләбаса. Сүз уңаенда гына әйтеп үтик: чит илләрнең уку программаларында төп урын гуманитар фәннәргә бирелә, һәм бу аңлашыла да. чөнки кеше шәхесен техник фәннәр түгел, гуманитар фәннәр, беренче чиратта, әдәбият, сәнгать, тарих формалаштыра Машинада, физика, химиядә жан да. уйларда юк. Ә. бер галим әйтмешли, бөек ачышларны тирән хискә ия булганнар гына ясый ала Шул ук Кояшка кайтсак та, адәм баласының бу күк җисеменә мәңгелек мәхәббәте нигезендә сүнми дә. сүрелми дә торган хисләр ята. Бүген дә шулай бу, элек тә шулай булган Борынгы египтлыларнын Алласы — Pa-Кояш. Ул иң зур, баш алла Халыкка тормышны, яшәешне Ра белән аның чибәр кызы Нил елгасы биргән Шуңа күрә Нил дә изге саналган. Хәер, бүгенге һиндстан халкының күпсанлы аллалары арасында Ганг елгасы — ин изгеләрдән, хөрмәтлеләрдән. Үлгән кешене яндырып, көлен Ганг елгасына салып агызунын мәгънәсә бер генә: адәм затының яңадан терелеп, теге дөньяда яшәве өчен эшләнә бу.. Зороастра (Заратуштра) динендәгеләр дә утка, Кояшка табыналар (андыйлар хәзер дә Иранда, һиндстанда яшиләр. Индира Гандинын ире дә Зороастра аллага (пәйгамбәргә дә дияргә буладыр) табынган. Хакыйкать өчен тагын бер нәрсәне искәртик: борынгы дин булуына карамастан. Зороастра дине, христиан дине белән ча! ыштырганда. мәҗүсилектән шактый ерак тора... Япон кешесе уртача 11 Аллага табына Әмма баш Аллалары — Кояш кызы Аматэрасу алиһә Япониянең дәүләт әләмендә символика булып Кояш сурәте тора. Кыскасы, адәм затының Кояшка мәхәббәте мәңгелек һәм иксез-чиксез. Ләкин мәхәббәтне — илаһи боек көчне космогония, күк җисемнәре белән генә чикләү дөрес булмас иде. Югарыда әйтелгәнчә, мәхәббәт кешелекнең үзе белән бергә туган Шуңа күрә ул мәңгелек категория булудан туктамаячак. Такташ әйтмешли: Мәхәббәт Ул үзе иске нәрсә, Ләкин һәрбер йөрәк аны янарта. Тиле яшьлек ярты гомерен бирә Анын хисе белән янарга. Әйе, I омер-гомергә шулай булган «Нибелунглар гурында жыр» дигән борынгы немец дастанында сеңелләренең абыйларына гашыйк булып кияүгә чыгулары турында әйтелә. Т Г Шевченконын «Патшалар» дигән поэмасында да шундый- рак хәлләр тасвирлана. Амозонкалар, куртизанкалар турында да тәгъбирләр аз түгел. Урта гасырларда синьорларның сөйгәннәре тәрәзәсе төбендә серенада җырлаулары үзе генә ни тора! Менә ничә йөз ел инде «Декамерон» китабы, төрле телләрдә басылып, халык кулыннан, теленнән төшми, чөнки анда үзәк 1ерой — Мәхәббәт' Мәхәббәт турында сүз кузгатуның төп бер сәбәбе шуннан гыйбарәт бүгенге яшьләрнең күпкенәсе аерылышуны мәхәббәт юклык яки булып та каядыр китүе белән аңлатырга тырышалар Әмма шунысы гаҗәп, шагыйрьләр һәм социологлар күпме генә мәхәббәткә мәдхия җырламасыннар, нәрсә ул мәхәббәт дигән сорау әле дә җавапсыз кала бирә. Даль, Ожеговның мәгълүм сүзлекләрендә дә моңа төпле аңлатма бирелмәгән һәм. мөгаен, моңа гаҗәпләнмәскә дә кирәктер. Чөнки һәркемнең гыйшык тотуы үзенчә, фәнчә әйтсәк, индивидуаль характерда. Бу кешеләрнең дөньяга карашлары, уйлары, интеллектуаль үсешләре һ б. күп факторлар белән аңлатыла булса кирәк Америкада чыккан бер китапта укыганым бар «Дөньяда ин чибәр хатын-кызлар — полинезийкалар (кытайлылар белән көньяк Америка кешеләре каны кушылудан яралган затлар) һәм алар бары бер нәрсә белән мәхәббәткә бирелү белән көн итәләр Бай америкалылар шул утрауларга (Полинезия кечкенә утраулардан атоллардан тора) барып, полинезийкалар мәхәббәтен татыйлар. Яшь кыз бала тапса, аны карамый, анасына тапшыра, үзе мәхәббәг белән шөгыльләнүен дәвам итә икән Л Н Толстой: «Мәхәббәт ул яраткан кешең өчен яшәү . -ди В Г. Белинский Мәхәббәт ул тормышнын кояшы-, дип әйтү белән чикләнә. Ә болар һәммәсе дә гомуми сүзләр генә... Анна Каренина исә мәхәббәтне бөтенләй үзенчә аңлый: аныңча Вронский көн-төн Аннаның күзләренә карап торырга тиеш була Әмма моның мөмкин түгеллеген белгәч (аңлагач түгел!), поезд астына ташлана. «Социалистик мәктәптә» улын һәм ирен ташлаган бу хатынны буржуаз гаилә кануннарына каршы чыгучы дип аңлатырга тырышсалар да. чынлыкта исә Аннаны аклап булмый Гадәттә, мәхәббәтнең «бөек ноктасы» итеп «Йосыф -Зөләйха». «Таһир Зөһрә». «Хөсрәү Ширин» дастаннарын. «Ромео Джульетта» трагедиясен китерергә яраталар Ярар, шулай да булсын ди Бу мәхәббәтләрнең нигезендә олы фажига ятканын аңламаучылар һәм аңларга теләмәүчеләр дә күп әле Беләсе, күрәсе иде. унар еллар бергә гомер итсәләр. Таһир белән Зөһрәнең мөнәсәбәтләре ничек булыр иде икән'* Халыкта, мәхәббәтен сүнсен дисәң, гыйшык тоткан кызыңа өйлән (егетеңә кияүгә чык), дигән әйтем бар А П Чехов та. төн башлану белән мәхәббәт бетә, дигән. Француз Ж А. Массэның да. мәхәббәт сырхавыннан дәвалану чаралары күп. тик ин ышанычлысы никахлашу, дигән мәшһүр сүзләре билгеле Мондый мисалларны бик күпләп кигерергә булыр иде. әмма шунысы бәхәссез мәхәббәт булган һәм булачак. Әмма бу илаһи көч гомер буе. һәрвакытта да бердәй көч белән дөрли алмый. Дөресен генә әйткәндә, кеше организмы аңа көйләнмәгән, аггыгг үз үзенчәлекләре бар Моны аңламыйсың икән, бәлаләргә тарыйсышгы көт тә тор Хәтердә: мөгаен, авылыбызда бу үтә дә гайре табигый хәл булгандыр беренче класста безне укыткан Әкълимә апабыз урыс егетенә кияүгә чыкты да. ире белән Урта Азия якларына чыгып китте. Авыл халкыннан оялды, ахрысы Ул булачак ире белән Боре педучилишесендә танышкан Сергей да. мин татарларны бик хөрмәт итәм. татарча сөйләшә дә бсләм. дигән Апа бик тә чибәр, тыныч характерлы иде Яшәргә дә яшәргә иде дә бит аңа. әмма язмыш тше микән, анын гомере фажига белән тәмамланды Бер ел үтте микән. Сергей авылыбызга кайтып төште Әкълимә апа бала табудан үлгән икән Ире аны җирләү белән юлга чыккан Авыл халкына Әкълимә апаның зурайтылган рәсемен күрсәтеп йөрде, үзәк өзгеч җырлары да хәтердә сакланган. Сары. сары, сап-сары Сары паке саплары. Кая г ына китте икән Әкълимәнең исән чаклары Сергей шулай бер атналап авылда йөрде дә. юкка чыкты Күп тә гормый хәбәр килде Мөрсәлим станциясендә (Көньяк тимер юлы. безгә 30 чакрым) поезд астына кергән, кайгысына гүза алмаган Безнен эрага кадәр яшәгән Рим комедиографы Плавт «Гашыйк булган кеше кыядан ташланган кешедән дә авыррак язмышка дучар», дип язын калдырган Чыннан да шулай икән шул Безнен грага кадәр V гасырда яшәгән грек зыялысы (шагыйрь һәм драматург) Еврипидның киңәшләре дә урынсыз түгел Кешеләрнең бср-берсеи бик көчле яратулары кирәкми Багланышлар иркенрәк булсын, тартып кигерергә дә. йомшартырга да жай калсын » Мәхәббәтнең күп нәрсәләргә бәйләнешле булуы бәхәссез. Отто Найнингерның «Җенес һәм характер» дигән китабын укыгач, моңа татый бер кат ышанасын Ирләр мәхәббәте хатын-кызларныкыннан бик үзгә, рацнональрак характерда Халык га юкка гына «Ирләрнең йөрәге ашказанында. хатын-кыз тарның колагында», дип әйтмәгәндер инде Моның якынча мәгънәсе шулайрак ирләр хатын-кызның чибәрлегеннән тыш. чиста, пөхтә булуларына, хужабикә ягьша да әһәмият бирәләр Ә хатын-кыз өчен, беренче чиратта, матур, татлы, серле» сүзләр кадерле Әмма дөнья үзенең коррективларын да кертә «Крокодилмда текеглы мондый рәсем бар иде Егет Мин сине кулымда гына күгәреп йортер- мен»,—ди. Кыз моңа каршы: «Мин моңа риза, әмма син мине машинаңа утырт һәм машина белән бергә күтәреп йөрт » — дип җавап кайтара. «Мәхәббәт — илаһи хисләр дөньясы» дигән тезис көнчыгыш әдәбиятында төп лейтмотив ролен уйный. «Мирас» журналы ел әйләнәсендә урта гасыр шагыйрьләренең әсәрләрен биреп бара һәм аларда. әлеге дә баягы, төп тема — мәхәббәт. Шулай шул. көтмәгәндә, рәссамнар ясарга яраткан матур кечкенә Амур малай, очлы угын йөрәккә китерә дә кадый һәм шул мизгелдән башлана адәм затында тамаша, әйтерсең лә аны алмаштырып куялар. Ул матурлана, йөзенә нурлар инә Канатлар үскәндәй була. Үлем, фани дөнья турында бөтенләй оныта Күзенә аккара күренми Беркемнең дә, шул җөмләдән ата-ананың да сүзе колакка керми Әлбәттә, бәхетле мәхәббәт бәхетле гаилә төзүгә китерә һәркемнең үз мәхәббәте, үз язмышы. Мәсәлән, бөек француз дәүләт эшлеклесе генерал Шарль де Голль бер кичәдә чибәр генә кыз белән таныша, аның белән бии Аз гына сөйләшеп тә алалар Икенче көнне ул кызга гаилә төзү өчен тәкъдим ясый. Күп тә үтми туйлары була. Бу гаилә гомер буе тату, бәхетле яши Норвегиядә. Швециядә. Финляндиядә һәркем тәпи йөри башлауга чаңгыга баса һәм гомер буе чаңгыда шуа. Шулай бервакыт булачак атаклы котыпчы (ул беренче булып Төньяк котыпны ача) Фритьоф Нансен, чаңгысы белән таудан шуып төшкәндә, бер кызның йөзе белән капланып карда ятуын күрә һәм туктап аны күтәреп торгыза. Караса, свитер кигән бу кыз бик чибәр һәм мөлаем икән Чаңгысы сынган да. карга чумган булган. Әнә шул очраклы очрашу бу ике йөрәкне бер иткән: кыз да, егет тә бер-беренә гашыйк булганнар. Кызның әтисе профессор, ә үзе опера җырчысы икән. Бу гаилә дә гомер буе бик бәхетле яши. Берничә бала үстерәләр Шуларның берсе — кыз бала —«Минем әтием» дигән китап язган. Ул китапны мина да укырга насыйп булган иде. Анда чын. олы мәхәббәт турында сөйләнә... Икенче төрле мисаллар да бар А. С Пушкин. М Е. Салтыков-Щедрин кебек әдипләрнең хатыннары турында күп яздылар, һәм тагын да язарлардыр. Пушкинның вакытсыз һәлак булуында хатыны Натальяның гаебе зур булган дигән фикерләр йөри. Хатыны аркасында Пушкин Дантес белән дуэльгә чыгарга җыенганын В А. Жуковский ишетә һәм булдырмый кала. Шуннан соң да Наталья Дантес белән очрашуын дәвам итә... Салтыков-Щедринның хатыны да үзеа әйбәт тотмый. Инде И. С. Тургеневка килгәндә, аңлашылмаучылыклар тагын да арта. Чыгышы белән ярым испан, ярым француз булган балерина Полина Виардоның никахлы үз ире була. Аларда, шул ук вакытта, кем сыйфатындадыр, әйтүе кыен, И. С. Тургенев та яши Бөек француз язучысы Оноре де Бальзак- ның бай украин алпавыты хатыны пани Ганскаяга булган мәхәббәт тарихы да күпләргә аңлашылмый һәм ул фаҗига белән тәмамлана Бу «мәхәббәт эпопеясе» 27 елга сузыла. Әдип башта паниның ире үлүен көтә. Ул үлгәч. аның Tyi аннары Ганскаяга тигән малны бирмиләр. Бу да күпкенә вакытны һәм көчне ала. Ниһаять, ике йөрәкнең бер булып тибүенә юл ачыла. Оноре де Бальзак сөеклесен Парижга алып китә. Әмма юлда каты салкын тидерә һәм Парижга кайтып керү белән үлә Кызганыч, чөнки ул әле артык карт та булмый Ләкин гомер буена тәүлегенә 18- әр сәгать иҗат эше белән шөгыльләнү, ял күрмәү, көн-төн кофе эчү (йокламас өчен) әдипнең сәламәтлеген бөтенләй какшата Беркатлы гына сорау туа «чибәр ханымнар оясы» булган Парижда (Бальзак алар хакында да күп яза) пани Ганскаяга тиң булырлык берәрсе юк иде микән? А. Моруаның «Александр Дюма» («Отец Дюма») дигән китабында «Өч мушкетер» һ б уннарча яхшы таныш романнар авторы Александр Дюманын бихисап санда (400 гә якын дип раслаучылар да бар) сөяркәләре булды, әмма законлы бер хатын белән дә тормавы әйтелә Тик шуны да онытмыйк: ул язган романнарның саны да берничә йөз Чыгышы да үзенчәлекле. Революцион Конвент 27 яшьлек генерал Дюманы Вест-Индия (Америка) утрауларының берсенә комендант итеп җибәрә Ул шунда бик чибәр, акыллы, тыңлаучан негр кызына өйләнә Ул—Александр Дюманың әнисе Дюма бик кунакчыл кеше була. Аның Париждагы зур өеннән кеше өзелеп тормый. Туктаусыз музыка яңгырый Бииләр, җырлыйлар Ә шул арада күрше бүлмәдә, әдип үзенең чираттагы романын ижат итә. Ул шул кадәр кызу яза ки. үзе дә сизмәстән үлгән геройларны яңадан «терелтеп» китапка кертеп җибәрә. Шулай да дуслары аны бу бәләдән коткаралар: геройларының исеме язылган картон «кешеләр» ясарга тәкъдим итәләр. Ул шулай эшли дә. герой «үлү» белән, аны өстәлдән алып куя. Ярый, кайберәүләрнең уйлавы дөрес тә булсын ди, Александр Дюмада негр каныдыр да ди, шуңа күп хатыннарны яраткан ди Ә бит «француз канлы» Виктор Гюгоның сөяркәләре дә сан ягыннан Дюманыкыннан әлләни ким бул- маган. 80 не уздыргач та. яшьләрдәй яраткан. Жорж Санднын кыланышларына, туктаусыз сөяркә алмаштыруларына ни дияргә9 М Горькийнын «Малайлыкта» («В людях») китабында Екатерина II нен мәһабәт гренадер солдатны —мич ягучыны — «күңелен күргән өчен»—таң атканда генерал итеп билгеләве турында сүз бара. Ирләрне бик яраткан шул императрица галиҗәнаплары Бәлки кайберәүләр: «Мәхәббәт белән женси мөнәсәбәтләр арасында нинди бәйләнеш бар7» диярләр. Мондый сорау урынсыз Бик күп яшь хатыннар ирләре белән аерылышларының төп сәбәбе итеп интим тормыштан канәгать булмауларын, димәк, аларча. мәхәббәт бетүен, күрсәтәләр. Гитлернын пропаганда министры Йозеф Геббельсның хатыны Магдалинанын тарихы да күпләрнекенә охшамаган. Ул беренче ирен Германиянең иң бай магнатларыннан берсен ташлап, аягы зәгыйфь, чатан Геббельска кияүгә чыга Кем әйтмешли, мәхәббәтен «идеологияләштерә» Шулай шул. кайбер хатыннарның үз логикасы-мантый! ы Француз актрисасы (Сергей Есенинның хәләл жефете дә булып ала ул .) Дункан, «мәсәлән» Дзержинскийны кан эчкеч дип атыйлар, бу дөрес түгел, чөнки ул белемле, тәрбияле кеше».—дип язган Бөек Британия фашистларының башлыгы сэр Мослинын хатыны үзенең бер китабында болай ди: «Гитлерны миллионлаган гаепсез кешеләрне концлагерьларда интектергән, крематорийларда яндырган дип сөйлиләр Буш сүз бу Чөнки фюрернын куллары ак һәм йомшак иде. ә андыйлар палач була алмый» Менә ханымнар мантыйгы' Шулай да ир затларын да күккә чөеп булмый. Мәсәлән, христиан дине кануннарын бозып. Явыз Иван бик күп хатыннар белән «шаярган» Петр I дә. беренче хатынын ташлап. Балтыйк буе немецы кызына өйләнгән (тарихка ул Екатерина I булып кереп калган). Шунсы да бар. туры мәгънәсендәге олы мәхәббәт һәркемгә дә килмәскә мөмкин Әмма моңа карап кына дөнья жимерелмн. үз юлы белән бара В Г Белинский һәммә нәрсәне мәхәббәткә генә кайтарып калдырсаң, жир өсте шартлаган йөрәкләр тутырылган табутлардан торган куркыныч чүлне хәтерләтер иде дип язган Ул мәхәббәт тормышның поэзиясе, кояшы дип әйтсә дә. тик мәхәббәткә генә исәпләп төзелгән гаиләләрнең бәхетле булмавын яшерми Яшьләр, ир белән хатынга әйләнгәч, үз өсләренә искиткеч зур бурыч алганнарын балалар тәрбияләп үстерергә зарур икәнлекләрен бик яхшы белергә тиешләр Моңа аларны өлкәннәр, ата-аналар өйрәтергә тиеш. «Бүгенге яшьләр тегеләй дә. болай».—дип әйтергә ашыкканчы, үзебезнең кем икәнлегебезне, яшьләрне гаилә тормышына әзерләвебез дәрәжәсен искә төшерергә тиешбез Инде болайга китсә. В Шекспирның, дөнья театр, ә без аның актерлары, дигон сүзләре бик урынлы Кем генә булмыйбыз без бу фани дөньяда: ата-анага -бала, бабай-әбигә онык, аннан балалар бакчасында тәрбияләнүче, мәктәптә укучы, вузда студент, кияүкилен. кайната, кайнигәч. балдыз, кайнеш. һәм ниһаять, үз балаларыбызга әтиәни. эштә тагын кемдер һ. б һ. б Боларнын. һәммәсе дә мөһим, әмма ир белән хатын, әти-әни булу аеруча жаваплысы Нигәдер нәкъ әнә шул «рольләргә» яшьләрне өйрәтү бик начар куелган Югарыда әйтелгән миллионнарча ятим балалар әнә шуның нәтижәсс Бүгенге җәмгыятьне ике аякка аксатучы ике нәрсә бар Бу егылып эчү һәм гаиләләрнең күпләп таркалуы Кайчак мин беркатлы гына итеп эчтән елмаеп куям әлеге проблемалар белән шөгыльләнүне милиция органнарына тапшыралар. Акыллы эш түгел бу Милиция төзәтә алмый, кулга алып, төрмәгә утыртып куя гына ала Ә әхлак мәсьәләсе белән мәктәп, гаилә шөгыльләнергә тиеш Мәктәп гә. гаилә дә әлегә бу эштә көчсезләр Ни өчен? Чөнки аларга таяныр терәк юк Дөресрәге, алар бар. әмма тоткын хәлендәләр Мин дини кануннар һәм шулар белән сугарылган халык традицияләрен күз алдында тотам Гөнаһтан, ата-ана тарыннан курку, «язмыштан узмыш юк. никах күктә укыла, монда шуның күчермәсе» дигәнгә ышанулар әхлак сыйфатларын формалаштыруда зур роль уйнаганнар Мин беләм. бүгенге педагог галимнәрнең шактые дингә, халык традицияләренә бармак аша гына карыйлар Аларны да аңларга була большевик юлбашчыларны мактап диссертация язг аннар ич алар Әмма тормыш кануннары һәммәсеннән дә өстен. Ничек гә әлеге галимнәрдән тизрәк котылу юлын эзлисе иде Бу упайдан тагын бер мәсьәләгә тукталырга туры килә Революциягә кадәр яшьләрне көчләп өйләндергәннәр, кияүгә биргәннәр дип сөйләнүләр әле дә яши Ләкин принципы б\ фикер белән килешү авыр Чөнки бер генә ата-ана да баласына начарлык теләми Гадәггә. алар үзләренең, башкаларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, балаларының «яхшы нәселгә» кушылуын күздә тотканнар. Бүген шулай түгел мени9 Әлбәттә, байлык артыннан куучылар да булгандыр Ләкин андыйлар күп түгел Алдан «кыз-киленнеи» «колагын тешләп кую» казакъларда гына түгел (кара: Г Ибраһимов. «Казакъ кызы»), Европа илләрендә дә киң таралган булган һәм мона беркем дә гаҗәпсенми У. Теккерейның «Ярмарка тщеславия» дигән әсәрнең төп героинясе—Ребекке. Ул бай катламнан түгел. Шуңа күрә туу белән аның колагын тешләп куймаганнар. Кыз затлы гаиләгә килен булып төшәргә кирәк дигән уйга килә һәм. зур тырышлыклар куеп, үз теләгенә ирешә дә. Автор Ребекке ягында. «Колак тешләү» традициясе инглиз гаиләсен һәрвакыт ныгыткан. Бу илдә аерылышуга да юл куймыйлар Кайчан Франция турында сүз чыкса, «мәгънәле итеп» елмаялар. Янәсе. Французлар никах мәсьәләсенә жиңел карыйлар. Мин шул уйлаучыларга Эрве Базенның «Анатомия одного развода» дигән китабын укырга тәкъдим итәр идем Ул бездә генә хатын аеру, ирне ташлап китү шалкан бәясенә дә тормый Ә башка илләрдә бу бик җитди мәсьәлә. Католицизм дине никахны Ходай эше дип карый һәм гаиләләрне саклауга зур өлеш кертә. Мөселман илләрендә. Будда дине хөкем сөргән җирләрдә хатын язмышы белән шаяру гадәте гомүмән юк. Сүз уңаенда гына: саф, пакъ кызлар Америкада да, Европа илләрендә дә бик югары бәяләнә. Без генә бу мәсьәләдә дә чокырның иң төбенә тәгәрәп төштек, ахрысы Бүген меңнәрчә ларек-киоскларда тәүлек әйләнәсендә яшь кызлар эшли, алар эчәләр, тәмәке көйрәтәләр «Хуҗалары» аларны кимсетеп «телки» (тана) дип атыйлар Бу «таналар» үзләренең киләчәген ничек күз алдына китерәләрдер, әйтүе кыен Шуларның берсе дустына болай сөйләп тора иде: «Эш җиңел түгел, әмма хуҗа кадерне белә, ресторанга чакыра. Шулай итеп көн артыннан көн үтә» һиндстанда. Иранда һ б көнчыгыш илләрендә хатын алу бик күп чыгымнар сорый, шуңа күрә бөтенләй өйләнми калучылар да була икән. Хәзер бу илләрдә чыгымнарны киметү өчен күмәкләп туй үткәрү гадәте оешып килә. Төрле җирдә төрле гадәт, традиция яши. Мәсәлән. Иранның рухани башлыгы имам Рухулло Хөмәйни 20 яшендә 11 яшьлек кызга өйләнә һәм гомер буе бәхетле булып яши Африка илләрендә, бигрәк тә негрларда кызларны 11 —12 яшьтән кияүгә бирү гадәте бар Индонезиядә дә гади халык кызын тизрәк «урнаштыру» ягын карый. Заманында Урта Азиядә дә кызлар кияүгә шактый иртә чыкканнар Coeei чорында ул гадәткә «чик куелды» Бары тик украин кызлары гына 16 яшыән кияү! ә чыга алалар иде Шулай да «социализм чорында» да үзбәк, төрекмән, таҗик кызларын, мәктәптән алып, укуларын өзеп, кияүгә бирүләр булды Революциягә кадәр татар, башкорт кызларын да «чәчәк аткан чакларында» кияүгә бирергә тырышканнар. Гаяз Исхакыйнын бер хикәясендә бөтенләй бала гына булган башкорт кызын кияүгә бирүләре вакыйгасы сурәтләнә Сугыш вакытында 2 ел миңа Әлкә дигән башкорт авылында (Башкортстанның Салават районы Салават батыр шул тирәдә тирмәдә туган) комбайнчы булып эшләргә туры килде Безгә авылдан җылы ашны бер бабай (исеме Сирай. димәк, Сираҗетдин) ташый иде Бервакыт, сүз ара сүз чыгып, бабайдан ничә яшьтә өйләнүен сорадым. Ул: «14 яшьтә мин олан атаһы инем инде», диде. Моңа әлләни гаҗәпләнәсе юк. М. Горькийнын яраткан әбисе Акулина Ивановна (ул атасыз туган) 14 яшендә 28 яшьлек Василий Каширинга кияүгә чыккан М Горький үзенең бер истәлегендә Л. Н. Толстой әйткән сүзләрне китерә: Урыс кызына 14 яшьләр булдымы, ул иргә чыгу турында гына уйлый» Булгандыр, ярый ла граф Толстойның байлыгы иксезчиксез булган Ә гади крестьянның (ул өстәвенә эчә әле) 10—12 балалы гаиләсеннән кызның тизрәк котылырга теләве гаҗәп нәрсә түгел. Инде бүгенге Европа илләренә килгәндә, егетләр уртача 27—28 яшьтә (гаиләне карарлык малфәлән җыйгач) өйләнәләр. Кызлар 19—20 яшьтә кияүгә чыгалар. Бүген яшь гаиләләрнең саны, моннан 3—4 ел элекке белән чагыштырганда, күпкә ким Моның сәбәпләре күптөрле һәм алар беркемгә дә сер түгел икътисади яктан халык нык интегә. Өстәвенә халык егылып эчә. Шуның аркасында бер яктан, яңа туган балаларның саны бик азайды Икенчедән, халык эчүдән күпләп үлә. Җәмгыять туры мәгънәсендә деградация юлына басты Россия хатынкызларының уртача гомере 60—62. ирләрнең 54—56 ел Европада бу сан 75—78, Япониядә 82—84 Күптән түгел «Азатлык» радиостанциясеннән бер галим чыгыш ясады. Ул болай диде: «Горбачев керткән «коры законның» бер елы эчендә халыкның гомере 4—6 елга озайды Миллионнарның сәламәтлеге күзгә күренеп уңай якка үзгәрә башлады». Кызганыч, бу закон озак яшәмәде Аракы ясаучы монополистлар аны «демократлар» кулы белән будылар. Шзндый тәэсир кала халыкны махсус, аңлы рәвештә эчерәләр Аракының хакы элекке вакытлар белән чагыштырганда 4—5 мәртәбәгә арзанрак Екатерина II «Әйдә теләгәнчә эчсеннәр. эчкәннәр белән идарә итүе жиңел».— дигән Ахры, бүгенге җитәкчеләр әлеге киңәшне тоталар... Безнең өчен иң аянычлысы шул: күршеләргә ияреп, татар халкы да бик нык эчү юлына басты. Бу олы бер фаҗига! Күптән ту гел бер халык язучысы «Болай булмый, татар халкы бетә, президентыбызга керәм. ул эчүчелеккә каршы закон чыгарсын», дигән иде үзара сөйләшкәндә Әйе. бу идея һәртөрле яклауга, мактауга лаек. Әмма ул идея бүгенге шартларда —утопия Ни өчен? Россия безне үзенен субъекты итеп саный гына түгел, безнең күршеләребез Чувашия. Мари-эль. Удмуртия. Башкортостан республикалары Ульяновск Оренбург. Киров өлкәләре дә Россия составында! Алардан аракы ташуы берни дә тормый Хәтта бу бәладан безне таможня да коткармаячак Алай гынамени бездә аракы сатылмаса республикада йөрештә булган акчаларның күбесе әлеге җирләргә күчәчәк. Ә нишләргә сон9 Бер укытучы мондый «кинәш» бирә Балаларны мәктәп шартларында ук культуралы итеп эчәргә өйрәтергә кирәк» Ул аны ничек эшләргә икәнен әйтми Әгәр әлеге кинәш тормышка ашырлык булса, бу педагогка кимендә Нобель бүләге бирерләр иде Мәсьәлә башкада исерткеч бер генә горле дә мәдәнилек, культура белән исәпләшми Шул ачы шайтан суы. яшел елан аркасында күпме талантлар әрәм булды Яшәешкә, мәхәббәткә, гаиләгә кагылышлы проблемаларның һәммәсенә дә бер язмада тукталу мөмкин түгел Козьма Прутковның «Необьятного не обнятьдигән сүзләре дә шул хакта. Әмма да ләкин йөрәккә шырпы булып кадалган бер мәсьәләне читләтеп үтеп булмый. Бу катнаш никахлар проблемасы Узган ел мина Казанда чыга торган бер журнал битләрендә «Катнаш никах аркасында татар бетә!» дигән шактый күләмле публицистик материал белән чыгыш ясарга туры килгән иде Әмма күпчелек агай-эне аны укымады, әллә күрмәмешкә салындымы, һәрхәлдә, бу хакта тел тибрәтүчеләр күренмәде Ләкин каршы як йокламый Премьер-министрыбызның никах эшләре буенча җаваплы хезмәткәре Р Шәмсетдинов рус матбугатында берничә мәртәбә чыгыш ясап, катнаш никахны күкләргә чөйде, аның нигезендә мәхәббәт ята. шуңа күрә алар нык булалар дип дәлилләп маташты. Татарстан буенча миндә мәгълүматлар юк. Әмма үзбәк галимнәренең фикеренә караганда, христианнар белән мөселманнар кушылып төзелгән никах озак гомерле булмый, башка никахларга караганда, өч мәртәбә ешрак таркала Моның булуы бик ихтимал бер мохитта, бер диндә тәрбия алып та. һәрвакыт уртак тел табып бетереп булмый Инде моңа милли аерымлыклар, төрлечә фикер йөртүләр дә килеп кушылса, эшләр тагын да харап бит Гадәттә, катнаш никахны яклаучылар, андый никахтан сау-сәламәт. акыллы балалар туа диләр һәм мисалга Ленинны кигерәләр Без дә кайбер мисаллар китерә алабыз К Марксның. А Эйнштейнның. Л. Файхетвангсрнын. 3 Фреи днын. Г Гсйнының. С Цвейг һ 6 бик күпләрнең әти-әнисе яһүдләр В А Жуковский. А С. Пушкин. М Ю Лермонтовта «ят каннар» булса да. йөзләрчә боек рус язучылары, г алимнәре. композиторларының әти-әнисе урыслар. Болар гына ышандырмаса. тагын бер-ике мисал: Япония утраулардан торган ил. Анда бары тик японнар гына яши һәм японнар дөньядагы иң алдынгы, тирән белемле, тәрбияле, саусәламәт ха гыкларның берсе Кореялсләр дә шулай. Таг ын бер мисал: Николай II нең әнисе Даниянең крон-принцессасы, хатыны немец кызы (Алиса, сәнгать фәннәре кандидаты I булган Шулай да бу гаиләдә туган тәхет варисы Алексей гомергә терелмәслек каты авыру белән авырган Инде татарларга килгәндә, «кан яңартасы» килгәннәрнең 4 ягы кыйбла Әстерхан. Сарычнн. Нижгар. Сарытау. Уфа. Себер. Болгар, румын Һ 6 татарлар бар. Балалар безнең киләчәгебез, һәм бу үзе турыдан-туры тәрбиягә, бигрәк гә милли тәрбиягә бәйләнгән К. Д Ушинский «Тәрбия милли характерда булса гына уңышка китерер», дигән Кызганыч совет гот г шыр әк гемасы вакытын да әллә ничә буын яшьләргә дөрес тәрбия бирелмәде Бөтен нәрсә -сыйнфый тәрбиягә», «бөек урыс» халкын мактауга корылган иде Яшьләрне ипкә өйрәтү дә бик нык аксады Моңа гаилә дә гаепле Дөрес, •■яшьләр проблемасы» > тек гә булган. Безнен эрага кадәр Мисырда. Асснриядә. Г рециядә язып калдырылган «таш дәфтәрләр» сакланган. Анда мондый юллар бар «Яшьләр, балалар бөтенләй бозылды Өлкәннәрне хөрмәт итмиләр, аягүрә басып каршы алмын лар Ахырзамап җитә, ахрысы» Ләкин кешелек яшәүдән туктамаган Иң мөһиме яшьләребезне чын мәгънәсендә Кеше итеп формалаштыру бу тәрбиягә бәй лантан Бу проб гема аерым сөйләшүләрне талап игә торган җитди мәсьәлә һәм ул киләчәк эше 

Реклама