Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРЫНГЫ ЧАЛЛЫ

Козлы Бокәш һәм Тәберде Чаллысы тирәсендә урнашкан бу борынгы шәһәрчекне— борынгы Чаллыны (Яр Чаллы түгел!) без һнч тә шикләнмичә халкыбызның ин кыйммәтле тарихи җәүһәрләре исәбенә кертәбез. Кызганычка каршы, әле ул һаман да тарихчыларыбызнын игътибарыннан чипәрәк калып килә. Археологлар да аны, нишләптер, тиз генә үз итә алмадылар... Шулай ук Тубылгытау, Кирмәнчек, Кашаннарыбыз да әлегә кадәр бөтенләй өйрәнелмә! ән болгар калалары рәтендә йөрн. Бу хәл Балык Бистәсе районында туып үсеп, хәзерге көндә Биектау районыныц Дачный бистәсендә укытучы булып эшләүче Нурулла Гарифка озак еллар буена тынгы бирмәде. «КалаТау болай да җимерелеп беткән бит инде, йөрәгегез бер дә сыкранмый мыни шу на, әйдәгез инде, бер карап кайтыйк, булганын, бәлки, саклап калырбыз»,— дип археологлар артыннан күп чапты ул. Үҗәт егет булып чыкты Нурулла Гариф. Кулларыбыздан җитәкләп диярлек борынгы Чаллы каласына алып китте безне. Сүз тынлап дигәндәй, бардык, күрдек һәм... кичекмәстән казу эшләрен башлап җибәрергә карар кылдык. Өч ел эшләдек инде биредә. Кызыклы 1ына ачышларыбыз да бар. Безнен белән үзе дә рухланып эшләде Нурулла дус, архивларда, китапханәләрдә казынырга да вакыт тапты. Борышы Чаллы турындагы мәгълүматларнын барысын да туплады, тәртипкә китерде. Менә без укучылар игътибарына Нурулла Гарнфнын Борынгы Чаллы туфындагы мәкаләсен тәкъдим итәбез. Дөресен әйтим, профессиональ булмаган тарихчылар, төрле дилетантлар тарафыннан язылган мәкаләләргә мнн шикләнебрәк карыйм. Бик белдекле кыяфәттә ниләр генә язмыйлар алар кайвакыт! Ә менә Нурулла Тарифный түбәндәге мәкаләсе төрле характердагы чьианакларга нигезләнеп. профессиональ югарылыкча язылган. Тарихи хезмәтләргә хас булганча, фараз кылулар да бар, әлбәттә, әмма алары да ышандырырлык. Авторнын максаты изге: борынгы тарихи һәйкәлләребезне нинди юллар белән булса да саклап калырга чакыра ул. Бу юлда ана уңышлар телик! Фаяз ХУҖИН, археолог, тарих фәннәре кандидаты. Чаллы шәһәре дигәч тә, хәзер үзенең «КамАЗ»лары белән дөньяга танылган Чаллы күз алдына килергә мөмкин. Әмма без биредә бөтенләй башка Чаллы шәһәре турында сүз алып барабыз. Ул борынгы шәһәрчек. Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылы янында урнашкан. Тарих кабатлана диләр. Мәшһүр Биләр-Болгар калалары. Яңа һәм Иске (Эчке) Казан шәһәрләре кебек, хәзерге Чаллының да тулы хокуклы үткән тарихы — Борынгы Чаллысы бар. Чаллы шәһәре җөмһүриятебез тормышында үзенә игътибарны күбрәк җәлеп иткән саен, аның тарихы һәм атамасы белән дә кызыксыну көчәя. Бу турыда матбугатта «Нигә Яр Чаллы?», яисә «Чаллы шәһәренең тарихы» һәм шуңа охшаш башка язмалар да урын алды Артык «хнслеләр» Чаллы атамасының борынгылыгын инкарь итеп, аны соңгы чор белән билгеләргә тырыша башладылар Шулай да. ярый әле. соң булса да уң булсын дигәндәй, инкыйразга ук килеп җитмәдек. Аланга калса, чынлап та Чаллының (Н Челны) атамасы җырларла аталган «Выезжали расписные Стеньки Разина челны» сүзенә кайтып кала иде. Иң яхшы очрак га да Чаллы атамасы «Челны — көймә» мәгънәсендә Себерне яулап алучы Ермакка бәйләнгән иде. Мондый аңлауга һәм аңлатуга, әлбәттә, империядән калган руслаштыру өянәге» гаепле Ә шулай да чынбарлык пндән гыйбарәт соң? Бу очракта алдан ук әйтеп узу әһәмиятлерәк, хакыйкатьне укучы үзе табар. Шулай да Чаллы атамасын без берничек тә аңа сулыш биргән Чулман елгасыннан аерып ала алмыйбыз. Шул ук мәгънәдә бу атама беренче тапкыр 1184 (1183) елгы Ипатьев елъязмаларында искә алына. Анда Боек Болгар дәүләтенә 1184 ( I183) елда ВладимирСуздаль кенәзе тарафыннан оештырылган һөҗүмнәр уңаеннан борынгы елъязмаларда мондый юллар бар: «Иделнең Болгардан астарак өлешендә урнашкан Исады утравында, урыс көймәләре тупланып, шуннан Олуг шәһәргә (Биләргә) һөҗүм ясадылар Бу сугышлар вакытында Исады утравына көймәләр белән Сабакүлләр. Челмат- лар һәм дә алар белән Тәмте болгарлары барлыгы 5 мен кеше берләшеп килеп һөҗүм иттеләр» Бу бәрелешләрдә кенәз Изяславнын үтерелүе һәм шулай ук болгарларның Торак шәһәренннән атлы гаскәрнең ярдәме булуы да искә алына. Әйтеп үтелгән вакыйгалар һәм язма безнең тарихыбызга караганга күрә, бездә сорау туа: бу исемнәрне йөрткән нинди аерым болгар халыклары сон болар, кайда яшәгәннәр һәм яшиләр? Кемнәр соң алар Сабакүл. Тәмте. Челмат кабиләләре? (Соңрак бирелгән язмаларда Сабакүл. Челмат шәһәрләре дип тә языла.) Бу сорауны үзләренә күпләр куйган Мәг ьлүм тарихчы В Татищев балымар. биләр кабиләләре кебек үк Челматларны да болг арлар дип саный Ул бу ата тышның XVII гасырга чаклы кулланылуын күрсәтә. С. Ремезов каргасында да «Шай тан каласы» хәзерге Алабуганы. Челмаглар дип укыйбыз Ә инде А. Спасский үзенең тикшеренүләрендә Ласш, Кашан. Котлы Бөкәш. Тәберде Чаллы, Кнрмән чек. Мамадыш (Алабуга) шәһәрләрен барысын да Четмата (Чаллы) кабиләләренеке дип искортеп уза Бөек Болгар дәүләтенең бер өлешен хасил иткән бу болгар кабиләләренең тиз арада үзләренең башкаласы Олуг Биләргә ярдәмгә килүләре дә игътибарга лаек Алар турыңдагы мәгълүматларның 1184 елда ук искә алынуы Чулман буендагы болгарларның тормышын күз алларга мөмкинчелек бирә Беренчедән, аларның тиз арада мәгълумаглы булулары болгарларның күмәк, бердәм булуларын белгертсә. икенчедән, аларның гиз арада 5 меңлек гаскәр куя алулары, көймәләрдә һөҗүм ясау мөмкинлекләре игътибарга лаек. Бу чорларда 20—30 сугышчы бирә алырлык авылларны да зур авыллар исәбенә кертергә була. XII гасыр ахырында алар күбесенчә Чулман буйларында яшиләр Хәзерге чорда без атап узган җирләр тирәсендә XII гасырга караган дистәгә якын шәһәр. Кашан I, Кашан II. «Керпе угы» шәһәрчеге (XII XIV). Урай. Ташкирмәгг, Имән Кискә һәм күп кенә борыш ы авылчыклар һәм каберлекләр билгене. Ә инде соңрак чорга карагай тарихи һәйкәлләрнең саны күп тапкырга арта һәм аларның урнашу җирләре дә күпкә киңәя Әмма монгол яуларыннан соң Саба Күл. Тәмте. Чаллыларның бу чордагы яшәү урыннары күбесенчә хәзерге исемдәге авыл (шәһәр) исемнәре белән туры килми Бу һөҗүмнәрдән соң төп халык та саклану чараларыннан чыгып, акрынлап үзенең хәзерге торган урыннарына якынлаша XIV XV гасырга караган Идегәй дастанында без «Урмандагы Сабаны» дип укып китәбез Бу җирләрдә хәзерге чордагы күп кенә Чулман алдындагы атамаларның Чулман аръягы яисә Болгар дәүләтенең башлангыч чоры җирендәге атамалары белән үзара охшашлыгы да күренә Мәсәлән. Әшнәк. Суба. Собакай. Суар. Урай. Биләр һәм башкалар Атамалар алмашуы монгол яуларына бәйле Кызганычка каршы, талау сугышлары тыныч тормыш көткән болгар халкын һәрдаим тетрәндереп, аның мәдәният, сәнгать, архитектура өлешенә караган үсешенә тоткарлык ясап торган. 1877 елларда алда әйтеп үтелгән язманы тикшергән профессор С М Шпилевскийның язуларына караганда, бу халыкларның бер тишеп ярдәмгә килүләре аларның бер тирәдә туплануларын аңлата һәм күмәк яшәүләре. гиз арада оеша алулары хакында сөйли Ә инде картага карап, болгар дәүләтенең уртасында. хәзерге Мишә белән Нократ арасындагы үзәк җирләрдә, без бу атамаларга бәйле күп кенә елга һәм авыл исемнәрен күрәбез Беренчедән. Тәмте сүзенә бәйле Мишә елгасына коя торган Тәмте елгасын һәм шул тирәләрдә булган Торек Тәмте (Иске Йорт). Тәмте-Мәтәскә һәм Тәмте авылларын очратабыз. Икенчедән, Тәмте атамаларыннан аз гына көнчыгышка таба борынгы Саба сүзенә бәй те Саба елгасын, шулай ук авыллардан Сабабаш. Иске Саба. Юл Саба (Балтач). Чәпки Саба. Байлар Сабасы. Шайтан Сабасы һәм башка борынгы авыл атамаларын әйтә алабыз. Өченчедән. Сабалардан көньякка таба Күл исеменә бәйле атамалардан Иске Карабаян яисә Күл Башы, Зәңгәр Күл. Югары Күл һәм Күл (Кульга) авылларын санап китәргә була. Дүртенче атамага кинрәк тукталып китәсем килә. Челматлар алар — Челман яисә Чулман кешеләре Чулман хәзерге Каманың шул борынгы чаклардагы аталышы. Чулман атамасы үзе дә төрле гасырга караган елъязмалар һәм китапларда төрлечә языла. Мамлүк чоры географы Әл Омари (XIV гасыр) аны Чулыман. икенче бер гарәп авторы Ибн Халдун (1332—1406) Җалыман дип атап уза Шулай ук бу атама Елыман. Чалыман һәм башка исемнәрдә дә билгеле. Кыска гына тарихи экскурсия ясаганда Чулман атамасының төрләнү тарихы һәм географиясе шундый. Ә Чаллы атамасының мәгънәсе нигә кайтып кала соң? Шунысы кызык, бу аңлатмада да һәркем үзенчә ачыш ясый. Аның беренчесе «Чаллы — ташлы» мәгънәсендә аңлатыла. Андагы «Чул—таш» чуаш теленнән алынган. Ләкин без элекке чорда Чулман тирәсендә бер генә дә чуаш авылын да таба алмыйбыз. Аннан соң «таш» ул төрки сүз һәм «таш» сүзен без инде «таш билге» язуында болгар чоры кабер ташларыннан ук укып беләбез. Акташ, Ташкичү. Ташлык. Ташкент һәм башка «таш» сүзенә бәйле борынгы атамаларда «чал» сүзе күренми дә. Икенче бер аңлатмада Чаллы атамасы шул исемдәге болгар кабиләләре булу мөмкинлегенә ишарә ясый. Җитмәсә, «чал» сүзе Дунай болгарларында да очрый Шулай да бу турыда борынгы язмаларда артык еш искә алынмый. Ниһаять, тагын бер аңлатмада Чал сүзе борынгылыкны белдерә һәм ул күпкә киңрәк мәгънәгә ия (Чал-лы, күптәнге.) Күптәнге, иске әйберләр, вакыты җиткәч агачлар да — саргаялар, соры төскә керәләр. Күп кенә яр буйлары да. тау башлары да аксыл соры ташлар, кипкән үләннәр белән каплана Олайган саен чәчләргә дә олылык, ихтирам билгесен аңлатып чал керә. Гомер- гомердән милләтебезгә тереклек суы биргән Иделне олылаганда да «чал» Идел» дибез. «Чал» — борынгы төрки сүз. Төркиләрдән ул күп кенә башка халыклар теленә дә күчкән. Урыс халкы да чал — «чалый» сүзен күп кенә сүзләрдән куллана. Мәсәлән, чалый серый, чалый — седой, чалый конь, чалая погодка, чалая могила һәм башкалар. Кыргыз телендә «чал баш аска» — седоголовая скала мәгънәсендә кулланыла. Ә шул ук искә алынып узган Дунай болгарларындагы чал сүзе кар белән капланган тау башларын аңлата. Чал чәчләрне генә капламый, халык кабул иткән мәгънәдә тау башларын да. елга буйларын да. хәтта җәнлекләрне дә чал баса. Бигрәк тә аларнын төсләре аксыл-соры төстә булса. Хәзер инде Чаллы атамасының таралышына игътибар итик. Хәзерге чорда җөмһүриятебездә булган 20 дән артык Чаллы атамасындагы авылларның 75—80 проценты Чулман буйларыннан 15—20 километр ераклыкта урнашкан Чулманның үзенә үк 5 Чаллы елгасы кушыла. Ә соңрак чорга карасак. Казан губернасы җирләрендә Чаллы атамасындагы барлыгы 33 авыл санап үтелә Ә Чел. Чул атамалары белән алар 40 ка, авыллардан тыш атамалар белән 60 ка җитә Аларнын урнашуы да борынгы Чулман буйларында. Мәсәлән, шул чордагы Лаешта— 11. элекке Алабуга. Малмыж, Минзәлә өязләрендә 7 Чаллы атамасы була. Чслматларның (чаллыларның) шул чордагы яшәү җирләре хәзерге Саба Күл, Тәмтеләрдән көнчыгыштарак Чулман һәм Чулманга коя торган Чаллы елгалары тирәсендә урнашкан була. Инде кабат тарихка әйләнеп кайтсак. Ш Болгари тарафыннан язылган. «Болгар тарихы» китабында бу яклардагы борынгы авылларның берсе Чаллы суы буенда урнашкан Тәберде Чаллысы дип әйтелә Бу авылның каршы ягында гына XII XVI гасырларга караган борынгы Чаллы шәһәре калдыклары әлегәчә сакланган Хәзерге Балык Бистәсе районының көнчыгыш җирләренә кергән бу борынгы Чаллы авылы һәм шәһәрчеге тирәсендә генә дә 1871 елгы картада (К. Новоструев Шәһәрчекләр турында. 1871 ел) Чаллы атамасы белән II авыл исеме санап үтелә Алар Яна. Иске. Ютары. Түбән Чаллылар. Чаллы башы. Бикчурай Чаллысы һәм башкалар Кызтанычка каршы, хәзерге вакыт та ал арның күбесе инде күчерелгән, исемнәре үзгәртелгән һәм юкка чыккан авыллар исәбенә кимеде М.зсәлән. Әйтеп узылтан җирләр тирәсендә 1619 елты язма китапларда искә алынган Югары Чаллы хәзер Казаклар. Яна Чаллы Кадрәк. Түбән Чаллы зиратлары каршылар Бу шәһәрне татар язмаларында еш кына Чаллы (Кала тау), Корым Чаллы, ә урыс язмаларында Чаллин, Чалым һәм Чалмат исемнәрендә күрергә була. Күп кенә борынгы шәһәрләрнең төзелү, барлыкка килү вакыты бәхәсләре Мәмле Казаклары исемнәре белән билгеле. Чаллы атамаларының таралуы яисә кимүе Казан ханлыгы яулап алынганнан соң татар авылларының шәһәрләрдән 30 — 40. ә зур елгалар тирәсеннән 15 — 20 чакрым ераклыкка куылу сәбәбендә дә. Инде Чаллы әйләнәсен күзаллап, аның үзәгенә күчсәк, шул тирәяктагы Чаллылар уртасында безне Борынгы Чаллының (XII — 1556) әле- гәчә сакланган ныгытма урыннары, саклану чокырлары, аның шул чордагы булган кебек, бу бәхәс Чаллы шәһәренә дә кагыла. Кайбер язмалар аның төзелү дәверен Казан ханлыгы чорында дисәләр, археологик тикшеренүләр вакытында Чаллы шәһәрендә табылган чүлмәк, савыт-саба ватыклары, аларның эшләнү алымнары һәм бизәкләренең XI — XIII гасырдагы болгар чоры бизәкләре белән тәңгәл килүен һәм шулай ук аларның башка Болгар шәһәрләре табылдыкларыннан аермалы буларак, бик күп төрле үзенчәлекләргә ия булуын да билгеләп узалар. Шәһәр буларак барлыкка килүе Алтын Урда чорында дип уйланылса да, аның буш җирдә барлыкка килмәвен, казу вакытында табылган керамик материалларның шактый өлеше Монгол явына чаклы дәвергә каравын да әйтеп узарга була. Бу инде XII гасырның ахырына яисә атап үтелгән 1184 елларга, хәтта аннан да элгәрерәк чорларга карый Әлеге шәһәр күп чишмәле, мул сулы елгалар, иркен яшел үзәнлекләр, кара урманнар буендагы борынгы авыллар җирлегендә барлыкка килгән дияргә нигез бар. Шәһәрнен үзәге (Кремль) Чаллы елгасы белән Мәшләк елгасы кушылган урындагы үзәнлектән 24 метр биеклектәге калкулыкта булган. Ул хәзер дә, гасырлар буена җимерелүенә дә карамастан, тирә-ягыннан узганда уңайлы биек тау башыннан үзенең бөтен бөеклеген, мәһабәтлеген белгертеп тора Бу ханлыкның үзәге урнашкан биеклектән хәзер дә 7 —8 чакрым ераклыктагы унлап татар авылы күренеп тора. Соңрак чорда бу тирәдә авылларның күп булуы һәм шәһәрнең тиз үсүе аларның борынгы Ногай юлы өстендә урнашуына да бәйле Хәзерге Чаллы (КАМАЗ) юлы да борынгы Чаллыга тияр-тимәс уза. авылчык белән күпкә артып китә) һәм » и> үзендәге хан йортын, дәүләт биналаA ««ип рын саклау корылмаларының ныклыгы буенча беренче урынны алып торуын әйтеп үтәргә була Алтын Урда чорына караган бу шәһәр вакытлар узу белән ныгый, көчәя, аның халык саны арта Инде Казан ханлыгы оешу чорында, башка кечкенә ханлыклар кебек үк. Чаллы ханлыгының ханы яки әмире Хаҗи Гәрәй дә бәйсезлек һәм беренчелек өчен көрәшкә күтәрелә. Тарихта Алабуга ханы Сә- үгән хан белән Чаллы ханының үзара (1518—1525) һәм берләшеп Казанга яу чабулары да билгеле 1955 елларда Чаллы шәһәрендә казу эшләрен алып барган археолог Н Ф Калинин Чаллы шәһәрендә заманында сәяси үзәк булганлыгыд' турында ышанып яза. Казан ханлыгы чорындагы Чаллы шәһәренең як-ягында урнашкан ике борынгы авылларны кертеп. 57 гектар җирне биләп торуын (хәзерге вакытта Чаллы авылы астында калган өченч Элекке чордагы дүрт рәт итеп са лынган саклау ныгытмасыннан исән калганнарының биеклеге хәзер дә 3-4 метрга җитә Ә борыш ы чорда аларның биеклеге 6. чокырларының киңлеге 8 метрга җитүе билгеле (М Б. Заитов «Чаллы турында», 1884 ел.) Анда кайчандыр тимер кою булганлыгы, ташлар шомар.талганлыгы һәм Кремльдән 200 метрлап ераклыкта урнашкан борынгы зиратнын шул чорда 4 гектар җир биләве әлеге шәһәрне ярыйсы гына тулы итеп күзаллар! а ярдәм итә. Алтын Урда чорында элеккеге Болгар дәүләте феодал таркаулык кичерә. Төрле вак әмирлек, ханлыклар (Болгар. Җәүкәтау. Казан һ б.) калкып чыга Шулар арасында үзләренең мөстәкыйльлеге өчен көрәшүче, үзәктән читләшергә тырышучы бәкләр (яки әмирләр) дә була. Алар хәттә үзләрен ханнар дип тә игълан итәләр Чаллы белән Казан ханнары арасындагы тарткалашулар шул нигездә килеп чыкканнар булса кирәк Бу вакытлардагы катлаулы чорны бүгенге күзлектән каравы бик авыр. Казан. Ногай. Кырым ханлыклары һәм аларнын үзара гына түгел, һәрберсенең үзләрендә булган низаглары да бу хәлләргә сәбәптер Чаллы төбәгендә якын гына урнашкан Ногай ханлыгы да үзенең күршеләре тормышына тәэсир итми калмаган Бу урында халыкта риваятьләр формасында сакланган бер сөйләм дә кызыклы. Ногай мирзаларының берсе Камай мирза, үзара тыныша алмагач, үз кешеләре белән Чулман суын кичеп. Чаллы төбәгенә килеп чыга (Каманнын Исмәгыйль мирза улы булуына да ишарә бар - "Идел 1993). Аңа чаллылар тарафыннан яхшы мөгамалә күрсәтелеп, гирә-яктан жир дә бүленеп бирелә Бу — Чаллы ханлыгының кабат ныгып оеша торган вакытларына туры килгән, күрәсең. Казан белән аралар бозылгач. Камай мирзага да таяныч буларак өмет багланылгандыр Әмма чаллылар куеннарына кара елан яшергәннәрен алышмыйлар Чаллы ханлыгын кабат жимергәндә Камай мирза. Казаннарга ярдәм кылып, аларга сыена. Ул әле киләчәктә үзен Казаннарда да «танытачак- Чаллы ханлыгының юк ителгән вакыты әлегә билгеле түгел Тарихи чыганакларда бу хәл Казан алынганчы берничә ел кала. Хафиз Гәрәй ханлык кылганда, дип тә әйтелә (Заитов М Б ) Шулай да аның 1535-46 елларда. Казан ханлыгына икенче тапкыр утырган Сафа Гәрәйнең Кырым ханлыгына таянып Казан тирәсендә уздырган талау сугышлары вакытында икәнлеген дә чамалавы кыен түгел. Бу тартышуларда баштарак ярдәм күрсәтергә өмет кылган Ногайлар да. вакыт җиткәч. дәшмәүне яхшырак күрәләр Бу да аларнын үзара булган каршылыкларына бер яктан Сафа Гәрәй дус булмаган кырымлылардан булса, икенче яктан Ногай кияве булуына да бәйледер Кырыгынчы еллар тормышы бу чорда актив ижат иткән шагыйрь Мөхәммәдьяр иҗатында да ачык чагыла. Илдә тынычлык бетә, икътисад таркау хәлгә килә. Халыкның яшәү шартлары начарлана 1531. 1545 - 46. 1549 елларда зур гына баш күтәрүләр дә була Мөхәммәдьярның да Сафа Гәрәй һәм аның тоткан юлы белән теләктәш булмаганлыгы аңлашыла Бу дәверне ул үзе өчен мәшәкатьле, авыр игеп хисаплый (Тагар әдәбияты тарихы. 1 том. 297 б ) Үзенең көндәше булган Чаллы ханлыгын тар-мар итү - Казан ханлыгын ныгыту чаралары дин аңлашылса да. Казан ханлыгыннан кала икенче зур сәяси үзәк булган, җирләре Мишәнсң гүбән агымыннан алып Нократ буйларыннан арыга чаклы сузылган Чаллы ханлыгы гаскәренең юк ителүенә, шәһәрнең җимере гүенә. халыкның тирә-якка үчләнеп таралуына кигерә Кызганыч ки. бу хәл күңелләргә төзәлмәс яра булып кергән 1552 елда Казанны да. анын белән бергә Казан халкын да хәлиткеч вакытта ярдәмнән мәхрүм игә Эш ееючөн. югары мәдәниятле, бер бөтен милләтнең һаләкатен югары катлам арасында булган низаглар, тарткалашулар хәл иткәндер Бу чорны күзалларга тырышу, өйрәнү нихәтле авыр булса, бүгенге көндә боларны аңлау, белү шулчаклы кирәктер. Чаллы шәһәре җимерелә Шәһәр халкының күбесе тирә-якка күченә (Җөрн. Сон. Нократ якларына) Калган өлеше шәһәр тирәсендәге авылларга тарала Шулар арасындагы икенче бер төркем Иске йорт (Би Йорт шәһәрнең үзәгенә якын булганга шулай аталган). Пимәр (Би Әмир) һәм Шихатдә (Шәехзадә) авылларына нигез салалар Казан алынып, аның тирә-якларыннан төп ха ткы куылгач, бушап калган оу якларга күченеп килүчеләр саны арга (Казаклар авыл гары «Казаклар» чиггән килүчеләр мәгънәсендә, хтегрәк «казаклар» татарлар мәгънәсендә. болгар халкы белән бутамау өчен лә кулланылган) 1619 елгы язма китаплардан күренгәнчә, берат вакытлар узып, бу авыллар халкы күчеп килүчеләр тарафыннан кыерсытылгач, алар Мишә буйларына күчеп китеп Пимәр. Шихаздә. Иске Йорт авыл тарына нигез салалар (Заитов М Ь > Ә аларнын бу чордагы Чаллы шәһәре тирәсендәге авыл агама лары шушы як халкы телендә хәзергәчә саклана, шулай ук элекке авыл һәм знраг урыннары да билгеле Борышы Чаллыдан 70 чакрым ераклыкта Мишә буйларында хәзер дә Пимәр. Шихаздә. Иске Йорт атамасындагы авыллар бар Өченче үр сурате. Ләкин Чаллы шәһәренен атамасы әле тарихтан бөтенләй үк төшеп калмый. Казан шәһәре урыслар тарафыннан җимерелгәч тә. болгар-татар халкы үзенен дәүләтен торгызу максатында милли азатлык көрәшенә күтәрелә. Шул чорга караган документаль язмаларда 1556 елда баш күтәрүчеләрнең Чалым шәһәрен торгызулары искә алына Чалым-Чаллы шәһәрен кабат торгызып, аның җирлегендә вакытлыча Казан ханлыгы торгызыла дияргә дә җирлек бар Беренче хан итеп Ногайлы Исмәгыйль мирзаның угьлы чакырыла (сатлык җан Камай мирзаның ир туганы). Аның ханлыктан баш тарту сәбәпләрен аңлавы кыен түгел Алар бу чорда үзләренә тугандаш төрки ханлыкларының мәнфәгатен явыз Иван бүләкләренә сатып көн күрәләр Шуннан соң, хан итеп Сөембикәнең энесе Гали Әкрамны утырталар. Әмма эчтәлеге белән шушы чорга караган, ләкин соңрак язылган тарихи язмаларда төгәлсезлекләр дә күп. Аларга таянып язылган башка тарихи язмалар да тарихны төрләндерергә мөмкинлек бирә Мәсәлән. Казан белән Түбән Новгород арасында урнашкан Сундыр тавындагы ниндидер бер шәһәрчекнең Чалым булуы мөмкин дип язалар Бу фикерне беренче тапкыр «Казанские губернские ведомости» газетасының 1852 елдагы 30 санында. Казан алынуның 300 еллыгы уңаеннан татар халкын мыскыллабрак язган мәкаләсендә С. Михайлов әйтә. Кызганычка күрә, шул ук фикерне бары ихтирам белән генә искә алырлык тарихчыбыз М. Худяков та. күпләребезгә мәгълүм «Казан ханлыгы тарихы» диген китабында кабатлый Ә моның ялгыш булу мөмкинлеген. Чалымның Чаллы икәнлеген дәлилләүче күп кенә башка тарихчыларның фикерләре нишләптер файдаланылмый. Чалымның кайда урнашканлыгы һәм аның чирмешләрнекеме-түгелме икәнлеге бер документта да әйтелми. Ә шул вакытлардагы вакыйларны өйрәнүдә төп чыганак булып саналган язмаларда баш күтәрүчеләрнең Мишә якларында шәһәр торгызулары билгеле Бу турыла «1553 елда Казаннан 70 километр ераклыкта Мишә буенда».. — дип искә алына. Шулай ук К Новоструев 1871 елдагы «Шәһәрчекләр турында» дигән китабында «1556 елның язында баш күтәрүчеләргә каршы бояр Морозов үзенең казаклары, укчылары һәм яңа чукындырылган башка халыклары белән Чаллы шәһәренә (Чаллинский городок) барып, аны басып алды һәм яндырды, ә аннан кайтканда Мишә буенда очраган тагын күп кенә кешеләрне сугышып юк итте» дип яза. Болар бар да 1552- 56 елларда бу ' >аШ *ҮТ ‘ ,РҮЧСЛӘР НСН азатлык эчен каты сугышлар алып бару тарын Тарихи документларда баш күтәрүчеләргә Ногайларның ярдәм итеп торулары да билгеле Шуңа күрә бу яклардагы Чаллы атамаларының охшашлыгын. Ногаи юлы өстендә Чаллыдан бары 20 километр ераклыкта гына Чулман аша салынган Нот ай кичүен (Чаллы Җүкәтай кичүе), аннан сон башланган жирләрнсн Ногаи ханлыгына керүен искә алып, без әйтеп киткән Чатымның нәкъ менә Чаллы булуын раслау кыен түгел. Чаллы шәһәрлеге әле үзендә күп серләрне саклый Тик анын бүгенге халәте моннан 450 сл элек булганнан да аянычрак Бүгенге көнгәчә анда археолог корәгс урынына бульдозер пычаклары ешрак ялгырый. Әйтеп үтелгән 4 гектар жир өстендә хәзер машина-трактор паркы, каберләр өстендә ындыр табагы булуын да әйтеп китү авыр мина Ханлыкның үзәге Калатау хәзерге көндә жимертелеп. анын уртасында ягулык саклау урыны оештырылган Шулай да шәһәрнен үзәге, урыныурыны белән ныгытма хәрабәләре әле дә сакланган Иң соңгы чиктә аның калган өлешен булса да. шул табигый хәлендә киләчәк буыннарга тапшырасы иде. Чөнки тарих монда ул китап битләре кебек, катлам-кагтам. чорыныкы чорга, елыныкы-елга урнаштырылган. Бар күңелеңне биреп, белемеңә таянып, укый гына бел. Хыяллар чынга ашса аны элекке хәленә кайтару, торгызу мөмкинлеге дә бар Кайберәүләр тарихыбызга карата битарафлыкның бар сәбәпләрен бары тик читтән генә эзли Ә минем күңелгә үз тарафыннан соңгы кабат җимерелүгә дучар булган Чаллы каласында казу эшләрен алып барган >1 \ Какорнна. С. В Кузьминыхлар искә төшә Алдымда аларнын 1980 85 елларда Чаллы һәлакәтен туктатуны сорап язган хатлары Кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәгән алар?! Чаллы өстендә ничәмә ничә еллар искән битарафлык жнлләре исә сонг ы елларда гына туктатылды. 1993—95 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Г Ибраһимов исемеңдәге Тел. әдәбият һәм тарих институты оештырган археологик экспедиция (җитәкчесе Ф Хуҗин) дәвамлы тикшеренүләр уздырды Археологлар шәһәрнен тарихын һәм аның тарихтагы ролен билгеле бер югарылыкка күтәреп. Котлы Ьөкәш авыл советы, республикабызның мәдәният министрлыгы каршында Чаллы шәһәрлеген җимерүне туктату таләбен бар кискенлеге белән куйдылар Шулай ук ! 994 елның 4 июнендә, алар катнашында. Чаллы кешеләренең 810 еллар элек искә алынулары хөрмәтенә Борынгы Чаллы буйларына таш куелуны да күркәм эш дип билгеләп узасы килә (3 Гаянов эше ) Әмма Чаллыны тикшерәсе, өйрәнәсе, аның тулы тарихын, музеен төзисе бар... Зур эшләрнең барысы да алда әле Кызганыч, Казан ханлыгы үзенең аяныч һәлакәтенә якынлашкан чор да әле зур өйрәнүләр, тикшеренүләр таләп итә. Без бу чорны күбесенчә урыс тарихы, аның тарихчылары күзлегеннән генә күреп беләбез, өйрәнәбез Алары да бары өзек-озек юллар белән Тау яты. Казан. Арча тирәләре турында тына 1552 елда Казанның алынуы әле Казан ханлыгының тулысынча җимерелүен күрсәтми Илбасарларт а каршы сугыш дәвамы була. Бу чорда Казан шәһәре Казан ханлыгында төп рольне үз кулына алса да. аның төп халкының әле аерым төбәкләре. Казан белән бергә, башка элекке кечкенә чанлыкларынын (билек, әмирлек тәренең) үзәген тәшкил иткән башка төбәкләре дә була Бу аерым төбәкләргә Казан тирәсеннән башка Арча төбәген. Мишә елгасының югары һәм урта атымы буйларын Мишәнен аскы өлешеннән алып Нократ буйларыннан ары сузылган элекке Чаллы ханлыгы җирләрен. Тау ятын, аннан төньяктагы Ашыт буйларын һәм башка җирләрне кертергә була Бу элекке билек җирләренсн үзәкләрен тәшкил иткән шәһәрләрне дә без Казан белән бергә Казан ханлыгы шәһәрләре исәбенә кертә алабыз Алар Арча Чаллы. Өтернәс, Алат. Иске Җори. Иске Казан. Алабуга һәм башкалар Катан елъязмасында алар ныгытылган кечкенә шәһәрчекләр белән бергә, утызта якын дип әйтеләләр. Археологик тикшеренү тәртә таянып Казан ханлыгы чорындаты тарихи һәйкәлләрне карасак та. без аларнын күбесенчә шул ук 5 6 төбәктә урнашуын күрербез. Бу төбәкләрдә XVI гасыр уртасына караган шәһәр, авыл һәм зират урыннары күн Бу вакыйгалардан сон ул зиратлардагы кабер ташларындагы ятуларның еллары, ватылган сәгать телләре кебек. XVI гасыр уртасында туктап калган. Казан ханлыгының ул тирәләрендәге баш күтәрүчеләре рәхимсез басты рылтач, әле кайчан т ына дәртле тормыш кайнаган бу җирләрне өметсезлек баса Соңрак чорта караган язма китапларда бу урыннар бары «пустошь» бу тарак кына искә алына. Хәзерге көндә аларының да күбесе бүгенге авыллар эчендә калып юкка чыккан. Бу якларда чукындыру, урыслаштыру сәясәте алып барган Н Ильминский да, гәрчә болгар-татарларга карата тискәре карашта булса да, ул яклардагы кабер ташларына карап. «Хәзерге ярлы татар авыллары урынында элекке Казан ханлыгы һәм аның алдагы чорларында халыкның бу тирәдә бик күп, бай һәм укымышлы булулары беленеп тора»,—дип язып калдырырга мәҗбүр була. Тагын шунысы игътибарга лаек: бу төбәкләрдә борынгырак чорга караган куп кенә каберлекләр халык теленә «ханнар зираты» яисә «морзалар зираты» буларак кергән Аларның икесе Мишә буеның Янсуар, Тәмте авыллары янында , XVI гасыр урталарына караган Өтернәс (1553) белән Чаллы (1556) шәһәрләре арасында урнашкан. 1553—54 елның кышында, Мишә буендагы баш күтәрүчеләр тарафыннан төзелгән шәһәр җимерелгәч, яулап алучылар акрынлап борыш ы Чаллы төбәгенә якынлашалар. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, шул чакларда гына да урыслар тарафыннан 6 мең ир кеше, 15 меңләп хатын-кыз һәм бала-чага әсирлеккә алына. Аларның шул мәрхәмәтсез чорда, илбасарлар тарафыннан чукындыру, асу, кисү, мәсхәрә кылу һәм нинди авыр коллык авырлыкларын кичерүләрен чамалау кыен түгел. Авыр, тигезсез сугышлардан соң 1556 елның урталарында Казан ханлыгының соңгы терәге булган Чаллы да егыла Хан Гали Әкрам һәлак була, соңрак азатлык сугышларының җитәкчесе Мәмеш Бирде дә кулга алынып, Мәскәүдә җәзалап үтерелә. Кайбер язмаларда. Гали Әкрамне тирә-як халкы яратмаган, дигән төрле ишарәләргә сәбәп тә бар кебек Бу чорның кискенлеге аның абыйсы Юныс белән Явыз Иванга язылган ярлыктан да күренә (һ. Атласи). Алар 1551 елда язган хатларында, кырымлылар ягында булган Казанга бергәләп һөҗүм итү турында фикер йөртәләр. Ул язмаларда Лаеш белән Чаллы кичүләре искә алына. Әмма явыз Иванга, Казанга Арча юлындагы калаларны җимереп барырга кирәк, дип киңәш бирелсә дә. Чаллы каласы инде искә алынмый. Бу хат җизнәләре Сафа Гәрәйгә ачу белән сугарылган. Гали Әкрәм үзенең дә Казанга сугыш белән килеп (Сафа Гәрәй үлгәч) 8 көн аны камап торганнан соң кайтып киткәнлеген, алынган очракта Казанда зур урын биләргә өметләнгән булуын белгертә. Аның тирә-як халкы тарафыннан баштарак хуп күрелмәвенә җизнәсе Сафа Гәрәй белән кардәше Камайның да үткәндәге эшләре тәэсир итми калмагандыр Гали Әкрамнең 1551 елда Казанга дустанә булмыйча яу килүенә — апасы Сөембикәнең алар тарафыннан урыслар кулына тапшырылуы сәбәпче. Апасына мәскәүлеләр кулыннан күрсәтелгән җәбер-золымнарны белеп, аның язмышын Казанда кабатлагач, Хан Гали аларның ярдәм сорауларын кире какмый Әтисе Йосыф мирзадан да. Әстерхан ханлыгыннан да булышырга сүз алгач, ул үзенең коралланган 300 кешесе белән күптән түгел генә Мәмеш Бирде җитәкчелегендәге баш күтәрүчеләр тарафыннан кабат торгызылган Чаллы каласына хан булып килеп урнаша. Алар кул астында берләшкән баш күтәрүчеләр, тигезсез сугышларда батырларча көрәшеп, Мәскәү якларыннан берсе артыннан берсе килеп торган князь Н Мстиславский, Юрьев, бояр Морозов һ. б җитәкләгән, баштан аяк коралланган басып алучыларга каршы әледән-әле каршылык күрсәтеп, аларның хәрәкәтләрен тыеп торалар. Әмма тигезсез сугышлар нәтиҗәсендә баш күтәрүчеләрнең көчләре кимегәннән кими. 1556 елда Казан ханлыгының соңгы форпосты Чаллы шәһәре дә егыла. Тирә-як авыл халкының хәзергә чаклы сакланган сөйләмнәре буенча, илбасарлар Чаллы шәһәренә элекке Кечек (Балхуҗа), хәзерге Биектау авылы ягыннан килеп чыгып, шул яктан һөҗүм итәләр. Бу як элекке чордагы кебек хәзер дә сазлык, тирән елгалар белән капланган. Беренче сугышларда зур унышсызлыклар кичергәннән сон, илбасарлар зур авырлыклар белән Чаллы каласын әйләнеп узып, аның тау ягына үтәләр һәм урман ягыннан килеп, туплар белән ваттырып алалар. Чаллы шәһәре яндырылганнан соң, өстенлек илбасарлар кулына күчә, әмма мөстәкыйльлек өчен көрәш әле тынмый. Чаллы өчен сугышларда янә Камай мирзаның кулы уйнагандыр, дияргә җирлек бар Казан алынганнан соң Арча төбәкләрендә барган азатлык сут ышларына каршы киртә буларак элекке «яхшылыклары» өчен аңа Эчке (Иске) Казан тирәләреннән зур гына җирләр бирәләр Казан ягын Чаллы төбәгеннән саклау өчен дә шул ук алым кулланыла Җимерелгән Чаллы буйларын, аңа каршы актив сугышкан Камай мирзаның улы Кәдрәккә бүлеп бирәләр Әмма ул бу якларда әледән-әле зур каршылыкларга очрый. Бары Чаллыдан Казан ягына таба 4—5 чакрым ераклыкка сузылган Югары Чаллы. Яна Чаллы һәм башка берничә авыллар тирәсендә генә аларнын кешеләрен куып, анда урыс казакларын һәм яна чукындырылган үз кешеләрен китереп кенә ныгып урнаша ала Шулай да монда тынычлык таба алмыйча, үзенси Казанда торуы мәгълүм. Бу җирләрдә хәзер дә шул чорларның эзе булып алда әйтеп узылган Чаллы авыллары урынында хәзерге Казаклар. Кече Кадрәк, Олы Кадрәк һ б авыллар гына утыра. Бу чордагы вакыйгаларны ачыклауда ярдәм итәрлек, әмма әле файдаланылмаган телсез тарихи һәйкәлләрне санап китеп. Чаллыдан ерак булмаган. бу чорларда калын урманнар белән капланган хәзерге Чаллы баш авылы янындагы «изгеләр мәчете» дип аталып йөртелгән урын турында әйтеп килә. Ул әлегә чакты археологик һәйкәлләр исәбенә дә кертелмәгән. Аннан ерак түгел генә изгеләр каберлеге дә бар. Авыл чишмәсеннән ерак түгел генә тирән елга ярына казып эшләнгән бу урып кешеләрнең шул чор вакытында! ы тору урынын хәтерләтә Авыл халкынын күбесе аны Казан ханлыгы җимерелү. Чаллы вакыйгалары белән бәйли. Тирә-як авылларының ин борышы. Чаллы баш авылы гарихын да. аның аксакаллары барысы да үзгәртүсез, бер төрле игеп сөйли. Имеш, элекке Лаеш тарихы.) Янә Чаллы шәһәре һәм анын тирә*ягын күзаллап, анын тарихын барлап әйтәсе килгәне шул моннан 810 еллар элек искә алынган, бирел.» яшәгән Саба Күл. Тәмте һәм Чаллы кешеләре безнең болгар бабаларыоыг Алар бердәм булып, үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәгәннәр, кайгы-шатлыклары да уртак булган. Бу чорларга караган матур, бизәкле кебек ташлары аларнын үзләренең әби-бабаларына да хөрмәтле булуларын белгертә Борышы Чаллы һәм анын тирә-ягының тарихы гаҗәеп бай һәм уникаль Монда әйтерсең лә болгар-татар халкынын борынгыдан кинән өзелмәс. дәвамлы тарихы яга Бер тарихи урында Болгар. Алтын Урда һәм Чаллы. Каган ханлыгы чорлары урнашкан Ул гына ла түгел. Каган ханлыгы. Чаллы җимерелгәч тә анын халкы үзәкнең тирә-ягындаг ы авыл тарда ныгып Борышы зират урыннары, изге каберләр. XVI XIX гасырларга караган гаҗәеп бизәкле, язулы кабер ташлары бу чорны күзалларга, өйрәнергә мөмкинлекләр бирә Бүгенге көндә Татарстанда сакланып калган 3 4 татар төбәгенең берсе бу Монда Борышы Чаллы хәрабәләрен урап, бер җепкә тезелгән асыл ташлардай бср-берсенә терәлеп, мәчетле татар авыллары дистәдән артык утыра Әмма, үкенечле булса да, әйтеп китми мөмкин булмас Чаллы шәһәренең сак танышы Борынгы Чаны чнындагы кайер ташы КИЧүе беЛӘИ Чаллы кичүе арасыннан зур юл узган Анын Уракчы авылы тирәсеннән бер зур тармагы Борышы Чаллы борыла Менә шул юл уртасына Чаллы ханы утырта да инде үз кешеләрен. Алар юлда йөрүчеләрне барлап, булган бер үзгәреш, яңалыкларны вакытында Чаллыга хәбәр итеп торырга тиеш булганнар Чаллы төбәгенең башлангыч җире булганга, аны Чаллы башы дип атаганнар Тарихи язмаларда бу зур юл. дөрестән дә. билгеле. Тир.» як авылларны талап. 1554 елда бу юлдан Чаллыга Н Ф Мстиславский килсә дә анын сугыш хәрәкәтләре уңышсызлыкка очрый (М Худяков Казан ханлыгы яхшы түгел. Тарих җилләре анын ныгытмаларын катлам-катлам көл итсәләр дә, соңгы елларда ул үзенең тирә-як халкы тарафыннан да җимерелгән. Әйтеп үтелгән 4 гектар мәйданлы зиратны урталай бүлеп, сугыш чыгар алдыннан гына (1939) актарып юл сузалар. Соңрак каберлекләр өстенә ындыр табагы, автопарк төзелә. Җитмешенче елларда ханлыкның 650 еллар элек төзелгән саклану урларын бульдозерлар белән ертып, ягулык майлар саклангычлары салалар. Аннан соң шул тирәдә юл ачып, карьер башлау һ. б. шуның кебек эшләр куба. Ә бит әле революция һәм аннан соңгы елларда гына аның Мәмле Казакларының Вәли бае тарафыннан койма белән тоттырып алынганлыгы билгеле. Менә шундый чагыштыру, язмыш һәм чынбарлык! Язмамны тәмамлап, тагын да шуны әйтәсем килә: тарихыбызны барлап, өйрәнеп, үткәннәр белән бүгенгебезне чагыштырып, бик яхшы сабак алырга кирәк безгә. Эшләнәсе бу эшләрне озакка сузмаска, тарихыбызны битарафлыкта, үз тузанында ук күмеп калдырмаска иде! Безнең киләчәктәге өметле яшәячәгебез өчен бу бик мөһим. Галиҗанәп вакыт көтми.. Чаллыны күтәрү, дөньяга алып чыгу юлында, анын тарихына игътибарны юнәлтү бик тә мөһим Монда борынгы Чаллының КамАЗ юлыннан бары 3—4 чакрым ераклыкта, Казан белән хәзерге Чаллының нәкъ уртасында урнашуы да күп уңайлыклар тудыра. Хәзер борынгы Чаллы Кремль стеналары, анын эчендәге Хан йорты һәм мәчете торгызылып. тирә-яктагы изге чишмәләре чистартылса, янындагы мәһабәт табигате тагын да матураеп, үзендә булып киткән туристларда да онытылмас хисләр калдырыр иде. Чаллы белән Казан арасында йөрүче эшмәкәрләр, туристлар да ике шәһәр арасындагы 4 сәгатьтән артык юлда интекмичә, ике сәгатьтән сон ял итеп, музей, тарихи урыннар карап, аннары үзләре теләгәнчә юлларын дәвам итә алачаклар. Хәзерге вакытта тормышка ашырыла башлаган «Көмеш ай» проекты да киләчәктә Җүкәтаудан соң түбән Кама — Чаллы — Алабуга — Кирмән — Борынгы Чаллы — Кашан — Казан тукталышлары белән түгәрәкләнер иде. Борынгы Чаллы тирәсендәге авылларның халкы да гаҗәеп эшчән, игелекле булулары белән икътисади һәм рухи, мәдәни проблемаларны хәл итүдә булышырлар иде.