ТӘҮБӘ

өлфия белән уңышсыз очрашудан соң. Шөреп вакыйгаларны ашык- 3 тыруны кирәк тапты. — Өйләнешик без, Регина,—диде Сәнгат тыныч кына.— Минем дөньяда синнән якын кешем юк. Әбием, әнием, сеңелем, яраткан хатыным бул. Регина Шөрепне әти-әнисенә күрсәтмәгә, өйләренә алып кайтты. Әтисе милиция полковнигы икән. Эшенә чиксез бирелгәнлеге, үз-үзенә хөрмәт белән каравы кояшта янган тулы битенә, таза гәүдәсенә ташып чыккан. Яше — иллеләр тирәсе булыр. Чыннан да, Җәүдәт Габдуллович — милициядән башка эшне белми, үзгә һөнәргә ихтыяҗ да сизми торган, белгечлегенә табынган шәхесләрнең берсе, югары мәгънәдәге мент иде. Арттан төртеп барырдай йонлач кулы юк, үз көченә генә ышана, баскычтан-баскычка, як-ягына карана- карана атлыйатлый, үзе өчен мөмкин булган иң абруйлы дәрәҗәгә ирешә. Ерак авыл районында аеруча тырышып эшләде. Хатыны Казанда яшәү хыялы белән шашты. Ә башкалага күчүнең юлы икәү генә: төрле дәрәҗәдәге җитәкчелеккә ярау һәм артыңнан кара таплар калдырмау. Табигатьтән килгән тазалыгы да ярдәм итте. Көн белән төнне аермыйча эшләде дә эшләде. Аны күрделәр, Казанга алдылар. Берничә ел тыныч яшәп калды. Заманалар кискен үзгәреп куйды. Дөньяны мафия, оештырылган җинаятьчелек, урлашу басып китеп, тормыш дилбегәсе алыпсатарлар, җилкуарлар кулына күчкәч, ул җайлап кына пенсиягә китү ягын кайгырта башлады. Әмма мәсьәлә ул теләгәнчә килеп чыкмады. Аны җаны сөймәгән халык белән көрәшү өчен махсус оештырылган идарәгә бүлек башлыгы итеп куйдылар Мөмкинлек ачылганны, форсат кулына килеп кергәнне көтеп кенә торгандай, баш-аягы белән шул эшкә чумды Җәүдәт Габдуллович. Күп нәрсәне ачыкларга, ата каракларны фаш итәргә өлгерде аның бүлеге. Ахыры Башы журналыбызның 1 нчс санында 15 Мәгәр тиздән кыен шөгыльгә алынганлыгын анлады ул. һәр операцияне зурдан кубып, югары оешмалардан рәсми рөхсәтләр алып башласа да, әмма ләкин мафия көнен, сәгатен алдан белгән булып чыга. Җәтмәгә гел вак-төяк балык, чабак-мазар эләгә. Җитәкчеләрен санакларыннан алып булмый. Симез налим балыгы сыман, кулдан оста шуып чыгалар. Әлмәт шәһәрендә Әбсәләмов бандасы фаш ителгәч, тәҗрибәле белгеч буларак, полковник Җәүдәт Насыровны шунда җибәрделәр Калада тәртип саклау өчен җаваплы әһелләр, җирле мафия белән аралашып, сатылып, мәш килеп беткәннәр Аларны бу эштән тулысы белән читләштерергә туры килде. Казаннан килүчеләр тикшерүне бик кискен, коры һәм дуамал башлап җибәрсәләр дә. әллә ни майтара алмадылар. Оештыручыларын кемдер алдан кисәтеп, тегеләр булган малны учлап, хәтта ин яраткан сөяркәләрен дә алып, Санкт-Петербургка хәтле олаккан булып чыктылар Аннан Анталиягә. Гавай утравына юл тотканнар, дигән хәбәр килде. Килде-китте, йомышчы каракларны җыюдан ары китә алмадылар. Бүген дә өенә кәефсез кайтты. Министр урынбасары Әскар Әлмиев белән бик үк җылы булмаган очрашудан дөреслекнең жиңәсенә. илдә тәртип урнашасына ышанычын бөтенләй югалтып кайт!ы. Яшисе килми башлады. Бу сөйләшүгә Насыров алдан әзерләнеп, тиешле кәгазьләрен күтәреп, дәлилләрен әзерләп барды Исәнлек-саулык сорашуга вакытны әрәм итмичә, мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Мин үземә мәгълүм җинаятьчел төркемнәргә каршы эш кузгатырга рөхсәт бирүегезне сорап кердем. Хуш! Мин каршы дип уйласаң, бик нык хаталанасың. Президент Указын без үтәргә тиеш. Мәслихәт. Кемнәрне күз алдында тотасың инде? диде кабинет хуҗасы. Хәзер санап үгәм. Сакманов. Башорин. Ваһапов кебек китларны селкетә башларга кирәк, дип саныйм. Вакыт җитте алар белән көрәшергә. Син бигрәк иске, коммунистлар хакимияте заманыннан калган сөрсегән, яманаты чыккан терминнар белән эш итәсең: көрәш ачарга, юкка чыгарга1 . Урамга кара Егерменче гасырның туксанынчы дистәсе бара бит. дустым Яңачарак фикерләргә вакыт Без инде егерменче- утызынчы елларда, соңты сугышта ничаклы асыл егетләрне, акыллы башларны харап иттек. Син тагын илгә большевиклар таккан террор юлына басарга чакырасың. Синдәге мылтыкның аларда да барын онытасың! Хәзер акыл, баш белән эш итеп кенә җиңеп була явызлыкны, Җәүдәт Габдуллович! Соң нишләргә, кул кушырып утырыргамы? Бирегез берәр киңәш. Урынбасар, йомшак кәнәфиеннән торып, салмак кына йөренеп алды, сирәк ефәк чәчләрен бармаклары белән төзәткәндәй итте. Дөрес сорау бирдең! Бердән, безгә аларны үзебезгә якынайтып, малларын республикага, син һәм мин яраткан халкыбызга хезмәт иттерергә кирәк. Байлыкны бөтен Рәсәйдән. дөньядан бирегә ташысыннар. Аларны көч, усаллык белән егып булмый, акыл, зирәклек, хәйлә белән үзебезнең якка аударырга кирәк Икенчедән, аларны маңгайга-маңгай орыштырып. үзара сугыштыру фасылын (урынсыз булса да. матур сүз тапканына елмаеп куйды) да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Бер- берсен үтерешеп бетерсеннәр, диде монологыннан канәгать калып Тынлыктан соң янә өстәде: Өченчедән, башкарган эшебезне кечерәйтеп күрсәтү дошман тегермәненә су кою. ялган демократлар кулына утлы корал тоттыру. Укыштырып яшәргә кирәк вакытлы матбугатны. Газеталар җинаятьчелек белән көрәш идарәсенең 7 миллиард сумны саклап калуы турында бик хаклы хәбәр итә Казан. Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрен калтыратып тоткан 47 грушшровканың оештыручылары җавапка тартылды Күнме корал алынган, наркотиклар юкка чыгарылган Халык ипиен болай гына ашап ятмыйбыз икән Мескенләнүең миңа ошамый. Тг Мәсьәләне хәл итәргә алынмаганда, сүз күбәя, дип зиһенләп алды Җәүдәт: Мин дә килешәм. Тик ятмыйбыз. Тик мафиянең эш алымнарын үзгәртүенә, елан төсле тиресен алыштыруына игътибарны юнәлтәсе иде. Горбачев дәверенең беренче чорында гына сугышты алар үзара. Урам, квартал, хатын-кыз. машина бүлешә алмыйча агыштылар. Алары давыл диңгездән бәреп чыгарган чүп-чар, йомычка, күбек кенә булды. Хәзер җитәкчелеккә тормышның ачысын-төчесен татыган, хакимият, хөкем органнарында чирканчык алган, дәүләт структураларында үз кешеләре булган асслар килде. Боларны кулга төшерү сират күперен кичүдән дә кыен. Кызып киткән нотыкчыны кулын күтәреп бүлдерде урынбасар. Үзе мәгънәсен тәгаен аңлап җитмәгән тирән фәлсәфәгә кереп бара түгелме соң бу иптәш? Йомырка тавыкны өйрәтә башласа, ахыры хөрти бетәсем көт тә тор. — Менә шул, шул. Син мафиоза дигән арадашчы оешмаларга тәҗрибәле. акыллы кешеләр килде. Бу—факт. Алар белән эшне дә индивидуаль рәвештә, һәркайсы белән аерым-аерым алып бару отышлырак булыр. Күрсәтмә бирергә өйрәнгән бармагын өскә күтәреп, дәвам иттерде: — Синең киңәшне тыңлап, мылтык күтәреп киттек ди. 1917 елдагы кебек. Мафия сунарчыларының бездән остарак атуын искә алып, күп корбаннар исәбенә кулга алдык, ди, шул ук син атаган кешеләрне. Бер ай, кырык көн тоттык, ди аларны төрмәдә. Шуннан ни... Прокуратура, суд хөкем чыгара. Срок бирә. — Хөкем чыгармый. Чыгарып җибәрә. «Из-за отсутствия достаточных улик» дигән гениаль маддәне беләсеңме син? — Беләм,— диде ник кергәненә үкенә язып, тәмам йомшый барган полковник. Әлмиев аны кабинетыннан тиз генә чыгармаячак иде. — Син атаган кешеләрне алыйк? — Мин дерҗаваны кычкыртып, оятсыз рәвештә талаучыларны гына атадым биредә. Бармагын тыккан, кулын тыгар, кулын тыккан аягын тыгар, дигән иман белән яшәүчеләрен генә китердем. — Тукта әле! Кара төндә йолдыз таба бел! Мисалга Нургали Борһанович Ваһаповны алыйк. Булган, эшчән, аралашучан шәхес. Болгар мәчетен салуга күпме акча бирде. Картлар йортын үз исәбенә ремонтлады. Министр урынбасары Ваһаповка яхшы мөнәсәбәтен, уңай карашын яшерүне кирәк тапмыйча сөйли. Әйтерсең лә куян баласын сыйпый... — Әзер машинаналарны сатып. Оргсинтез заводын кычкыртып талап, кыскасы, бездән урлаган малны кызганып торсынмы? Барысы күзгә төтен җибәреп, гарип күздән яшь агызу өчен эшләнә. Әлмиев аны тыңламый иде. Ул. күрәсең, ниндидер күңелле, могҗизалы вакыйганы исенә төшереп, шунда очып киткәндер. Хатирәләр дөньясына. Җәүдәт исә очрашу башында биргән соравын кабатлады. Бүлмә хуҗасы шунда гына, аңына килгәндәй: — Нәрсә дидегез? Гафу итегез, дип куйды. — Бераз селкетеп алырга ярыймы, дим әлеге боссларны? Печән биреп салам алгандай, җавап теләмәгәнчә булды. — Халыктан ераклашкан, гамәлдә саташкан бәндә булып барасың түгелме? Тормышта маягыңны югалтасың түгелме? Саламторханнар заманы күптән үтте, дустым. Бер дә юкка кулга камчы тоту заманасымы соң бүген? Кыскасы, энҗе кебек кыйммәтле киңәшләреңне үзеңдә тот! Өскә бөгелеп торган күз уемнары, чыгынкы яңагы уйнаклап алды хуҗаның. Тумыштан кысыграк күзләренә зәһәр елмаю чаткылары кунды. — Йөрәгең кеше өчен янсын, көйсен, ачык һәм гаҗиз булсын! Ә син кешеләрдән гел крамола эзлисең, һәркемдә карак, бур күрәсең Дөньяда минем өчен иң мөһиме — дөреслек, дип үҗәтләнде Җәүдәт.— Шуның өчен ахыргача көрәшәчәкмен. — Акыл, зиһен жегәрең ялгыш юлда, мунча алдында гына капшана. Тирәнгәрәк чумарга вакыт, иптәш полковник. Ярый, син атаган кешеләр турында. Шул ук Нургали Ваһаповны табигый берләшмәләр заводына рәсми хуҗа итеп билгеләү турында да фикер өлгереп килә Республика җитәкчелегендә. Халык үзен ярата. Кечкенә өстәлгә тәртипле тезеп куелган биш-алты телефон аппаратына күз атып, тавышын акрынайтып өстәде: — Сөяркәсе чибәрләрнең чибәре, хагынын рәнҗетми диләр Сочига ялга беренчесе белән барса, икенчесен Карловы Варага култыклап алып китә. Аның кебек яши белергә кирәк әле безләргә! Фикереннән ифрат канәгать калып, киң кулы белән авызын каплап, рәхәтләнеп көлде, аяк астындагы чүп чиләгенә тәмләп төкерде Фикер дилбегәсен үз кулында тотуы, әңгәмәдәшеннән өстенлеге ана ләззәт бирә иде. Ул ял итә. — Тагын кемне атадың әле? Әйе, иптәш Башорин. Соң бит Иван Пантелеймонович безгә ничә йөз вагонны бушлай ремонтлап, рельска куеп бирде. — Йөк белән килгән вагоннарны урлап бушату исәбенә. Алай кешене тоташтан гаепләргә ярамый Шуны раслый аласыңмы? Кулларыннан тоттыңмы? Эндәшмисең. Әйтер сүзең юк. Сәет Сак- мановка килгәндә... Хәтерем ялгышмаса. ә минем ул абзыкай сирәк хаталана, дип чигәсенә бармаклары белән кагылып алды —Сакманов сиксәненче еллар ахырында иң булган участковый милиционер дигән исемгә лаек булды гүгелме? - Әйе, начар эшләмәгән ул. Аны БХССка күчерү нияте дә булган. Шул ЧП килеп чыкмаса.. Әле генә зиһененә сокланган бүлмә хуҗасы сорап куймасынмы: Пичек янды әле ул Сакманов? Канализация коесында яңа туган үле балага тап була. Анасын таба. Республика үзәк хастаханәсендә эшләүче медсестра булып чыга теге зәхмәт лесе. Иләмсез яман тавыш куба. Өстән әмер төшә: тикшерүне туктатырга, мәсьәләне ябарга, хатынны тынычта калдырырга. Сакманов берәүне дә гыңламый. дөреслек эзләп, министрга хәтле барып җитә Үзенә каршы хикмәт башлана. Хатыны белән аерылган икән, яшергән, чат саен сөйләп йөрмәгән, шуны сылтау итен алып, эшеннән куалар. Кешенең язмышы белән ничек уйныйбыз, диде Әскар Әлмиев тавышына үкенеч төсмере иңдерергә тырышып Кадрларны бәяләү җитешми шул әле безгә. Егетнең биографиясен бозган олы абзый хәзер үзе дә пенсәдә. Кара син аны. бәллүр савытны ничек ялтырата! Койрыгын болгатып карганың сырын ашаган хәйләкәр гөлкең бер якта торсын. «Сакманов эшс»нә нокта куюны Әлмиевкә йөкләгәннәр иде. Анын тәкъдиме вә рөхсәте белән участковыйны халык хуҗалыгына озаттылар. Сакманов барыбер безнең коллега,— дин дәвам итте сүзен Әскар. Синең аңа, Җәүдәт Габдуллович, берәр шәхси үчең бармы? Mai ур апаңны тартып алдымы? Анысын булдырыр, чибәр, таза ир Елдан-сл яшәрә генә бара. Бернинди үпкәм юк. Хатын-кыз белән чуалырга вакытым да, теләгем дә юк Үземнеке дә үгиләнеп бара инде «Сакмановны геге вакытта, КамАЗ машиналары белән тотканда, ычкындырдым. Умыртка сөяген сындырып була иде. Йомшаклык күрсәттем», дип үкенеп алды кунак Хәзер терсәкне тешләүдән ни файда Ярый, ярый. Дошман сизгән керпе кебек энәләреңне кабартма. Безнең киеренке эштә бераз тел шомартмасан. акылдан язарсың Җәүдәт «киеренкелеккә» игътибар итте: бүлмәдә ул ике сәгатьтән артык утыра, бер тапкыр да телефон чылтырамады, беркая да чакырмадылар. керүче, чыгучы булмады. Тыныч урыннар бар инде элеккеге Советлар илендә, дип уйлап куйды. Исенә төште. Абзый министр булу турында хыялланып йөрде бугай. Яшьрәк кешене куйдылар Аны исә үзгә, тынычрак эшкә күчерәләр, дигән хәбәрне сарафан радиосы колакка ирештерде. Менә кая икән чикләвекнең төше. Берәү белән дә дошманлашасы килми. Сакманов бик зыялы, тәртипле егет. Республикага шикәр, мебель кайтаруга булышты. Украина. Прибалтика эшкуарлары белән элемтәләр урнаштырды, дип дәвам иттерде сүзен кабинет хуҗасы. Коры сөт белән үткән ел тоткан идек инде без аны Майлап ычкынды. — Мин ул материаллар белән таныштым. Алган, саткан, озаткан, дисең, бер генә кәгазьдә дә аның фамилиясе, имзасы юк. Шыр тилемени ул эз калдырырга! Аның киңәшчеләре яхшы күренә. Безнең арада да ярдәмчеләре юкмы икән әле? Мин дә кайчаннан бирле шул хакта туглыйм. Җәүдәт Габдул- лович! Без һаман искечә уйлыйбыз Яңарырга кирәк безгә, яңарырга! Үзгәрергә вакыт безгә, үзгәрергә! Соңгысы: сез атаган кешеләр түл җыеп, баеп кына киләләр. — Каян чыгып шулай хөкем итәсез? һәркайсында әллә ничә машина, дача, акчаларының исәбе-хисабы... безнең өчен карурман. — Болар әле сәясәттән читтә торалар, депутатлыкка да дәгъвә итмиләр. Теләсәләр кая да үтәрләр иде. сүзсез. Мафия артык баеса, симергән эт кебек, хуҗаларына ташлана, икътисадый. сәяси эшләргә тыкшына башлый. Сергей Бабурин мисалы сиңа җиткәндер. Аудиенция тәмам дигәнне аңлатып, хуҗа олы. таза кулын полковникка сузды һәм телефонны күтәргән булып калды. Янәсе, эш күп. шалтыратасы бар. Авыр һәм. Җәүдәт фикеренчә. файдасыз, төссез сөйләшүдән соң ял итү турында хыялланып, өенә кайтты. Туган бусагасын атлап керсә, кызы әнә йөзеннән, йөрешеннән, җилкә сикертүеннән үк кем икәнлеге күренеп торган бер мокытны ияртеп кайткан булып чыкты. Эч пошканнан гына түгел, җитди ният белән икән. — Әти. таныш бул! Бу — Сәнгат исемле егет булыр. Әни белән сөйләштек инде. Егеткә кулын бирмәде. Башын каккандай гына итте. — Соң. шуннан? Без Сәнгат белән инде берничә ай таныш. Бер-беребезне яратабыз. Өйләнешергә булдык. «Кызым, бер дә кәефем юк. башка вакытта гәпләшербез», дип куып кына чыгармакчы иде дә... Аш-су бүлмәсеннән хатыны килеп чыкты. Яхшылап сөйләш. Җәүдәт, яшьләр белән. Регина бердәнбер кызыбыз Әйтерсең лә ул хатынының бер бала китергәч, иң оста табибларга, имчетомчы карчыкларга күрсәтеп тә башканы таба алмаганын, шуңарга кызларының кирәгеннән артык иркә, үзсүзле булып үсүен, атасын тыңламыйча. белгечлек тә. белем дә бирми торган «бию бүлегенә» башын тыгуын хәтерләми. Җәүдәт кызының инде эчкәләп, тартып йөргәнен белә, ир-ат белән йоклап йөрү ихтималын да сиземли Тавыш күтәрүдән файда юк. Әнисе һәрвакыт кызы яклы Өендә аны көтеп, аңлавынча, кызының кулын сорарга килгән егетне ул. ата булудан бигрәк, милицонер һөнәре яссылыгыннан ошатмады. Табигать биргән көчен кая куярга белми интеккән егетләрне хәтерләтә' Бәлки, ялгыша торгандыр? Регина барыбер үзенчә эшләячәк Дөнья куып, тәртип урнаштырам, дип I илереп йөреп, кызын кулдан ычкындырды тәки Бу илдә әдәп- гәртип урнаштыру ахмак дәрвишләр хыялы икән ул. Ярый, сөйләшик! Өйләнешү, гаилә кору, ике кешенең гомерлеккә бергә кушылуы ничаклы җитди әйбер, олы адым икәнне беләсездер, дип уйлыйм Әткәй, бу мәсьәләдән без хәбәрдар. Мин мәктәптә укый башлаганда. совет кешесенең әхлак кодексы гамәлдә иде Ятладык без аны Хәзер дә хәгерлим. Исенә төшеримме9 Кызының төртмә холкын яхшы белсә дә. җаваплы сөйләшү алдыннан кылануына ачуы килә башлады. Үзен тынычландыру өчен, гадәтенчә, сул кулы белән күз керфекләрен уып алды. Егетем, үзегез турында сөйләп җибәрсәгез иде? Имтихан аласыңмы? диде кызый Әти-әнисез генә, әби белән үстем. Белемем ун класс. Регина укырга ксртәм. ди әнә Мин риза Биографиясенең милиционер өчен четерекле, кызык өлешен атлап үтеп, хәзерге тормышына бәя бирде егет: Уртак предприятиедә ремонт эшләре белән шөгыльләнәбез Плотник Столяр Шофер мин үзем Хатыныгызны кая төшерергә уйлыйсыз инде? Булачак бабасының сүз сөрешен Шөреп аңламады. Регина пырхылдап учына көлде. Әтисенең җитди итеп кылануы аңа кызык тоелды Менә кайда ул кино! Билетка акча әрәм итеп йөрисе дә юк Торырга урыныгыз бармы, диюем. Арендага алган бер бүлмәле квартирам бар. Ике ел торып була әле анда. Аннан берәр җае чытар. Өстәл әзерләп йөрсә дә. колакларын бу якта калдырган ана янәдән йөгереп чыкты: Кызымны беркая да җибәрмим Үз янымда торачаклар. Оныкларымны багасым килә.. Ретина янә көлеп җибәрде. Җәүдәт Габдулловичның ачуы чыгырыннан ташып чыкса да. түзде, өстен алыштырган булып, вакытны сузды. Кыз хаклы иде. Милициядә хезмәт иткән ирнең өендә хатыны тулы хуҗа. Эшендә ул теләсә ничек сүгенергә, кемнедер әрләргә, тукмарга, ялгыз камерага ябып куярта мөмкин. Ә өендә ул бөтенләй башка кеше Мүкләш ән күл суыннан да тыныч тота ул үзен хатыны янында Пенсиягә якынлашкан саен, аның хәләл җефетенә буйсынуы арта гына бара Фирка аппаратында, хакимият оешмаларында эшләүчеләрнең хатыннарына игътибар көчле. Теләсә нинди маяк уты шикаять көтеп алына. Шуның аркасында юкка чыккан гаярь егетләр җитәрлек. Бу тәртип иң өстә утыручыларга гына карамый Ирен бу кәнәфидән ычкындырса лар. үзенә ни буласын яхшы чамалый ханымнар. Шуны атыарлык кына акыл була зиннәтле, кайгы-хәсрәтссз хәягка өйрәнгән баш миендә Урта кул түрәгә хатыны белән бил алышу файдасыз, тигезлек таләп итү чеп-чи тилелек, ахмаклык. Әнә. аерылып карады бит Сәет Алдан күрмәмешкә салындылар, ике ел узгач, ире инде Рушаниянең төсен, килеш-килбәтен, фигылен оныта язгач, исенә төшереп, эшеннән куарга сылтау таптылар. Милиция әһеле, онытылып китеп, хатынына катырак кагылса, соңгысы бу хакта, шуны гына көтеп утырган начальствога җиткерсә, ул чираттагы йолдыздан колак кагарга һәм пенсиясез калырга мөмкин Дан һәм олы акча белән ялга чыккач яисә халык хуҗалыгына эшкә күчкәч, хатыннан үчне алырга хыялланып яшәүчеләр аз түгел милиция сафында. Мәгәр мүкләк сыерга мөгез үсми Буйсынырга, тыңларга, үтәргә күнеккән килеш адәм баласы теге дөньяга китеп бара Ир икәнен оныткан ир ирексез булыр, ди халык. Җәүдәтнең хатынына каршы сүз катмавы аңлашылса булыр. Үзегез карагыз,— дип күрше бүлмәгә кереп китте. Соңыннан Шөрепнең урка гына түгел, кеше үтерүче икәнлеге дә ачылгач. Регина белән тормышлары барып чыкмагач, барыбер Җәүдәт гаепле булып калды. — Син аның кем икәнен танырга тиеш идең. Гомерең буенча бандитлар белән эшлисең. Сөйләшергә теләмәдең. Үз җаең кестәктә,—дип, хәләл җефете бик нык әрләде аны. Милиционер хатыны гел хаклы. Шөреп аны картайтты, вакытыннан алдан пенсиягә озатты. 16 епшек кышның эчпошыргыч яңгырлы көне, һавалар хәзер базар бәяләре кебек. Кыш дип зурлап тун киеп чыксаң, яңгырга ran булып киемне әрәм итәсең, челлә җитте, дип алданып, кыска җиңле күлмәк элсәң, ычкынганмы әллә теге абзый, дип төртеп күрсәтәләр. Сөякләрне туңдырып үтәли җил исә җәй айларында. Мондый вакытта конторада кәгазьләр караштырып утыру хәерле. Шуның өстенә. шәһәрнең иң абруйлы авторитеты Ваһапов сәгать унга килеп чыгарга рөхсәт сорады. Килүенең серен әлегә белми Сәет. Полиэтилен белән күпме кеше баеды, күпмесе шунда пычранып, төрмә ишеген шакымыйча керде. Табкушылма урнашкан төбәкнең ярты милициясен утыртып бетерделәр. Шунда кул җылытучы Нургали җәтмәгә эләкми, шуып чыга. Тугыз баллы штормда да кыя төсле, җил- яңгырга күкрәген куеп тора бирә. Дөрес, ул үзе җил төсле. Дөньяның астын-өстә китерергә, зил-зилә куптарырга мөмкин. Ә үзен аның тотып алу түгел, күреп тә булмый. Ваһапов элек Казан заводларының берсендә эшли. Берәүгә дә тәлинкә тотмыйча, коммунистларны мактап сәхнәдән нәгърәләр ормыйча, сасы цехның һавасын иснәп, җае белән яши бирә. Үз вакыты сукканны әллә ничәнче тоемы белән сизеп ала һәм рәсми эштән китеп, берничә яраннарыннан гына торган кече предприятие ача. Кая нәрсә ятканны, кемгә сатасын, кемнең кесәсенә ни куясын, кайсы түрәне майлыйсын яхшы белә. Мәче мыегы ялгышмый. Нургали тиз арада шәбәйде. Шәме каты җилдә дә сүнми торган хәлгә килде. Хөкүмәт һәм халык малы, тота белсәң, күпләргә җитә ул. Әнә әзербайҗан егете Чаллыда күргән-белгән татар мөкиббән китеп сөйли торган, полиэтиленнан әйберләр ясау буенча менә дигән завод салды. Чималны Казаннан ташый, табыш малын туган иленә озата тора. Нургали Ваһапов исә туган халкына хезмәт итә. Үзе белгәнчә... Малны, акчаны саный белүе, хәтта комсызлыкка барып җиткән кысынкылыгы коткара, диләр үзен. Аңа карата «саранның башына байлыгы җиткән» мәкале туры килми. Аннан килеп, бөтенесенә юмарт булып кына, оҗмахка юл ярып булмый. Үзе белә торгандыр. Бусы — ташыган чиләктән түгелгән су гына. Гайбәт чүпрәсе. Китне көтеп утырганда, бүлмәгә Фердинанд бәреп керде. Гадәтенчә, ашыга, кабалана, тотлыга. — Күңелсез яңалыклар атьке келим, Сәет Яруллович,—диде ул, кул биреп. Фердинанд — «Игелек»тә иң кызыклы шәхесләрнең берсе. Яше кырыкка җитеп килә. Чем кара чәчләрен урыны белән кырау уртлаган. Холкы берсе алга чыгып, икенчесе бөкерәеп эчкә баткан тешләре кебек каршылыклы. Әйтерсең лә табигать Фердинандны яратканда берсе икенчесен юкка чыгарган, капмакаршы торган сыекчаларны бер казанга салып кайнаткан. Аның башы һәркайчан хыялый, гамәли, тормышчан һәм буш хыяллар белән тулган булыр. Өметен, фикерен үзендә тотмый, хезмәттәш- лоре, фикерләшләре белән иркенләп бүлешә Чөнки ниятләренең күбесе уйдырма, үтәлми юрган булып чыга Үтә ярсып, бер шөгыльгә алына да. хатыны яисә башка кеше рәвешендә берәресе читтән төртеп тормаса. суына, бөтенләй ташлый, шул мизгелдә үк янасын башлый. Гомер буена ике яклы үткен пычак өстеннән йөреп, шактый четерекле эшләрдә кагнашса да. чынында куркак кеше Сәет кебек көчле арка терәген тоеп яшәү кирәк ана Фердинанд җил-давыл булып бүлмәгә үтүгә. Сәет кечтеки бер вакыйганы исенә төшереп, ирен кырыйлары белән генә елмаеп алды Кичләрнең берсендә Фердинанд Сакмановнын өенә шалтырата Эшләр шәп тегел әле. Сәет Яруллович. Кем рәнҗетә? Милициягә чакыру килгән, дир Кайчанга? Берсекөнгә, сәгать унга. Үзем үдә юк идем. Хазын, дура. кул куеп алып калган Бармаскамы әллә? Командировкага китте, лир атьерләр Алай җитди булмый инде ул. Фердинанд Кирәк булса, милиция барыбер эзләп табачак, диде Сәет тыныч кына. Нәрсә өчен дип уйлыйсың? Бер малайга Бөгелмә ягы совхозыннан коры сөт алырга паспортымны һәм доверенность биргән идем Ул егстләрнен башка эш өчен, артларына төшкәннәр, дир. Шуның буенча чакырмыйлар микән? Нишләп әле син теләсә кемгә документлар бирәсең? Бу минем өчен яцалык. дип бик нык ачуланды Сакманов үзен Бик зур хата эшләдем дир. Сәет Яруллович. Гафу итәрсез инде, больше кабатламам. Сездән башка ярдәм сорар кешем дә юк. дип. салпы якка бер учма салам кыстырып куйды Ярдәм итми кая барасың. Подполковник Салих Гаяров белән сөйләшеп. тегене шактый майлап-җайлап. мәсьәләне зурга җибәрмәде Tai ын нәрсәдер булган, димәк Дөрес. Фердинандның чебеннән фил ясый торган гадәте бар Җитди әйбер булуы да ихтимал. Бәла, төн пәрие кебек, одам баласын сагалап кына йөри Мансур безгә каршы бик каты эш алып бара, диде Фердинанд. Минем беләп сүләшми дә. Әйе. «Игелек» һәм аның хуҗасы белән араны кискен рәвештә өзеп бара элеккеге официант Нәрсә әйтергә дә белмим, абдыраган, Сәет Яруллович Мансур юл бирге келәми. дип дәвам итте сүзен Нигьмәтҗанов. - Чуашстанда туып-үскән егет дулкынланганда, борчылганда мишәрчәгә кереп китә. Бүген анык кирәгеннән артык каударлануына игыибар HI ie Сәет. Шаяр1ып карарга булды: Марҗаң янына йөри башлаганмы әллә? Юк ла! Анысына түзеп булыр иде. Соң нәрсә? Мин касы сөз заводына, шул әрбир белән эш итүче колхоз- совхозга барып чыксам, ул шунда.. Кемдер минем графикны аңа алдан азьеп куйган да. ул минем нурлы йөзне күрергә махсус шунда төшеп тора диярсең Сөт аламы? Ниндидер кәгазьләр тотып йөрюн була. Беренче очрашуларда осгәнаска карап, мина бик зур изгелек кылган кеше кебек, исәнләшә иле дир. Соңгы вакытта күрмәмешкә салыша башлады Мин трест управляющиеның кабул игү бүлмәсендә көтеп утырам Ул килеп тә керде, кереп ы кит ie Мине кабул итмәде, кәгазьләремә кул куймады теге чукынчыгы Димәк, син бугазларына сөяк булып кадалгансың Сак бул. Фердинанд. сөтсез яшәрбез, синсез дөнья сансыз булыр! Чыгып кигәр>ә җыенган Нигьмәтҗанов янә урындыкка сеңде Тагын бер нәрсәне агькем кели дир. Мансур үзенә яңа «крыша» I ткан Элеккеге сакчыларына расчет биргән — Кем инде аның яңа түшәме. — Сез аны белмисез дир. Бик явыз адәм. Андрей Северцев. Сәет сискәнеп киткәнен сизми дә калды. Умыртка баганасына резина таяк белән китереп тондырдылар диярсең. Башы умарта күчедәй гөжләп китте. Чыннан да, дөнья куласа, бер әйләнә, бер баса дигәннәре дөрес икән шул. Фердинанд Мансурның «түшәменә» бәя бирүен дәвам иттерде. Ул тяп-ляп төркеменең элеккеге хуҗасы дир. Утырып кайтты. Биш ел тирәсе. Кайсыдыр поселокта үскән. Караклар дөньясы белән связь- лары зур дир. Үзенә элекке дусларыннан, яшь рокерлардан яңа төркем корган. Имансызлар, явызлар. — Сакласыннар Мансурны көне-төне,— дигән булды Сәет, йөрәген озын тырнаклы кара мәче таласа да. Фердинанд болай да борчулы, әсәренгән, аңа Северцев белән «танышлыгын» сөйләсә, бөтенләй коелып төшәр. Егетнең куркырга һәвәслеген белә... — Безгә аның белән очрашырга туры килмәгәе. Мансур шундыйрак политика алып бара. Кеше канын агызуны чебен үтерүгә дә санамаган тяп-ляп калдыкларын яллавы хәерлегә тегел дир. Фердинанд белән эш бүлмәсендә соңгы күрешүе булып чыкты Сәетнең. Дөрес, телефон аша берничә кабат аралашып алдылар эш буенча. «Игелек»нең үсешенә шактый өлеш керткән, үзенчәлекле мишәр егетенең кәефе начар иде. Адәм баласы киләчәген сизенә, күрәсең. Фердинандтан соң Ваһапов килеп керде. Сары тут йөзле, чалара башласа да төсен жуймаган, тырпаеп торган кара чәчле, таза гәүдәле, олы куллы, иллеләр уртасындагы Нургали бүлмәгә хуҗаларча атлап керде. — Нихәл, братишка,—дип. күптәнге танышыдай кочаклап күреште. Үзеннән бер кая да калдырмый торган җирән чәчле, усал күзле җан сакчысы да кереп утырды почмакка. — Аңа игътибар итмә! Немецмы, яһүдме малае, татарча белми ул.— дип аңлатты кунак. Тынгысыз адәм икән. Аркасы, җилкәсе гел уйнап тора. Өстәлдәге карандашны кулына алып, тәгәрәтә, әйләндерә, тугландыра башлады. Караваево, Соцгород якларының рәсми булмаган хуҗасын Сәет ниндидер банкетта очраткан иде. Якыннан танышканнары булмады. Нәрсә китерде шундый атаклы кешене аның офисына? — Эшләр барамы соң?—дип сораган булды Сәет, сүзне ялгап китү өчен генә. Начар, братишка, һәр яктан налоглар белән китереп кыстылар.— Кое төбедәй тирән утырган күзләрен кыса төшеп, өстәп куйды: Ходай тәгалә мәрхәмәтеннән ташламый Ипи. тозлык биреп тора. Минем, браток, сиңа йомыш төште. Тыңлыйм сезне, Нургали әфәнде. Әтисенең исемен белми иде. «Әфәнде» сүзен кит йотып җибәрде. Игътибар итмәде. Энәләрен тырпайтмады. Өстәл аша иелеп, колагына якынлашты: Яхшы мылтык кирәк миңа, беләсеңме, браток. Сәет башын җүләргә салырга булды. Астан чеметтереп алды. — Сездә туплары, пулеметлары тулып ята торгандыр әле. Шәхси самолетыгыз очып китәргә әзер тора, дип ишеткән идем озын колаклардан. Чыраен сыткан булса да, кит канәгать иде, Сәетнең кинаясен игътибар боҗрасына алмады. Түбән агымнарны, вак-төяк йомрыларны кабул итми бу кеше. — Миңа «Титр» атлы мылтык-винтовка кирәк. Икәү. Берсе — үземә. Икенчесен бик сораганнар иде. Отказ бирә алмадым Вәгъдә дә бирмәдем. Тырышырмын, дидем. Төсле карандашны өчкә сындырып, өстәде: - Тормыш ул, браток, кырыкка бөгә. — Мин бит урындык, көрәк, бишек, сәндерә ясыйм. Корал заводым юк. Нургали карандаш кисәкләрен шома өстәлгә ташлап, кычкырып көлеп җибәрде. Көченә, абруена инанган хуҗаларча, өстәп куйды: Бәясендә тормам. Бер машина полиэтилен дисеңме... Мәгъшукаң ничәү? Теләсәң, Наташа белән түли алам. Сез аларны үзегездә әзерлисезме? Наташаларны диюем — Әзерләмибез, ясыйбыз, браток. Тавышы көчле, әмма ничектер майламаган ишек, көйләнмәгән уен коралын хәтерләтеп, шыгырдап, калтыранып чыга. Сәет диван, өстәл, суыткыч һәм сейфлар урнашкан күрше бүлмәгә үтте. Кире чыкканда кулында кыска матур күн капчык-футляр иде. Миннән бер истәлек. Бу системаның соңгы казанышы. Икенчесе —теге атнада, диде Сәет. Ваһапов Һәдияне саклык белән кулына алды. Җирән җан сакчысына тоттырды. Бумажнигын чыгарды Күпме кирәк? Доллар белән түлимме? — Мине аңламадыгыз. Безнең очрашу турында бер истәлек булсын. Киләчәктә дә күрешеп, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә насыйп булсын. Фани дөньяда бер тапкыр яшибез! Соңгы җөмләләре бераз күтәренкерәк чыкса да. Сәет ваклашмыйча, акча яисә башка нәрсә алмыйча, шул юлны сайларга башы җитүдән канәгать иде. Ваһаповның саранлыгыннан да, шундыйрак рухтагы бүләк алырга яратуыннан да хәбәрдар иде Сәет. Яхшылыкны беркайчан онытмый. дигән хәбәр дә саескан койрыгында килеп ирешкән иде аңа. Ваһапов түшәмне калтыратып янә бер көлде дә киң кулын сузды: — Рәхмәт, браток. Бурычлы калмам. Теләсә нинди эш белән мөрәҗәгать ит. Югары Советка депутат буласың киләме? Теләсәң, әйт! Ярый, җирәнкәем. киттек. Сәгать унбергә Камбинга сугылырга вәгъдә иткән идем. Сәетне гади генә итеп кочагына алды да. чыгып та китте. Хуҗа лып итеп кәнәфиенә сеңде: «Вампир икән, мылтыкны гына түгел, хәлне дә суырды». Әмма шул вакыйгадан соң Ваһапов үз канаты астына алды аны. Хәтәр сынау вакытларында гел ярдәмгә килә торган булды. Фердинандның борчылуы юкка гына булмаган икән. Мансур элеккеге хезмәттәшләре, коммерция эшен бергә башлаган якыннары белән араны кискенләштерү аша өзүгә алып барып, Сакмановны бергә корган, шактый байлыгы булган оешманы тотучылар исемлегеннән сызып ташлый. Димәк, бергә әзерләгән савым сыердан читләштерә. Бу тискәрелек, ахмак кирелек вә зур этлек иде. Нәтиҗә белән ашыкмыйча, күзгә-күз терәшеп, аңлашып, сөйләшеп карарга булды «Игелек» хуҗасы. Әүвәл теге төрле сылтаулар табып, очрашуны кичектерергә, булдырмаска мәтәштс. Сәеттән котылу җиңел түгел иде анысы. Эзләп тапты. Мәгәр кырык яшьлек ирләр аңлашуы килеп чыкмады Мансур Маулетович. мин сине аңламый башладым. Нәрсәне аңламыйсың, сора? Минем белән очрашудан тайчынасың. Качышлы уйнаган балачага төсле кыланасың. Мин дүрт дистәне вакладым, иншалла, син дә шул тирәгә үрмәлисен. Үзебезне солиднорак тотарга кирәк кебек Бер-беребезне яхшы беләбез кебек Утны-суны бергә кичтек, җиз торбасыннан да чыктык Менә бит, килдем очрашуга. Миңа ни претензияң бар? Ни өчен мине бергә корган уртак АОның учредителеннән төшереп калдырдың’’ Кем әйтте? Киләсе ел өчен төзеп, исполкомга таптырган кәгазегезне очраклы рәвешчә күрдем. Күзләрем шар булды. Сакманов урынын Голубин алган. — Ул — безнең яңа крыша һәм арадашчыбыз. Ә син анда булырга тиеш. Соңгы мәртәбәсендә Альберт караган иде. Алдашма, мин аның белән сөйләштем, дип кырт кисте Сәет. Почмакка кичереп кысылган Мансур чыгынкы маңгаена бәреп чыккан тирне учы белән сөртеп алды. Тирәндә утырган соры күзләреннән бәс салкынльп ы бөркелә. Күзләр тирли белми, тозлы су гына коя ала. Гәүдә ягыннан тазарак булса да, сугыш чукмары Сакмановтан курка иде ул. Турысын ярып салырга кыюлыгы җитмәде. Төлке хәйләкәрлеген дә булдыра алмады. Соң ни. Сәет Яруллович. компьютер төшереп калдыргандыр. Кертербез! Компьютерың бик акыллы икән! Кемгә нинди мөнәсәбәтеңне белеп тора. Яраткан кешеңне кертә, кирәге беткәннәрне сызып атамы? Алай ук югары тонда сөйләшү кирәкмәс. Безнең дуслык шунда гына кайтып калырга тиеш түгелдер? Астыртын ниятен ачудан көйрәп янган күзләре сатып тора. — Дуслык ул зур нәрсә. Аны сатып була. Әмма, хәтер капчыгыңа салып куй. сатып алып булмый! Мансур, шөбһәгә төшеп, җилкәләрен сикертеп, киеренкелек бозын ватарга тырышып караса да. Сәет сүзне артык куертып торуны кирәк тапмады. Кара өстәлгә кәгазь ташлады. Банкта минем яңа счет Минем өлешне тиенен тиенгә китереп күчер Соңыннан үпкәләштән булмасын! Яңа «крыша» һәм дуслар тапкан, югары кланда чаиыш-белешләр булдырган Мансур, арка терәгенә ышанып. Сәетне исемлеккә кире кертмәде, акчасын күчермәде. Үз өлешенә тиешле берничә дистә миллионга Сәетнең исе китми. Аның белән генә баемасын да. хәер эстәргә чыкмасын да белә иде ул. Эш башкада. Ышанычлы шымчылары хәбәр итүенчә, аны читкә тибәргән оешма аша Украинага шикәргә берничә миллиард акча күчерергә җыеналар. Сумманы дәүләт бирәчәк икән. Бу уеннан майлы калҗаның зур өлеше арадашчы акционерлык җәмгыятенә төшәчәген Сәет яхшы аңлады Артык авыз, артык шаһит булмасын дип. аны уеннан төшереп калдырганнар .. Сәетнең фаразы пәйгамбәрләрчә булды. Чөгендер шикәрен эзләп, чит илгә чыгып киткән татар акчасы әллә кайларда адашып калды. Дөресе, адашмады, алдан уйланылганча. тиешле кесәләргә кереп урнашты. Шикәр төягән вагоннар исә Казанга килеп җитмәде. Яман эшнең сасысы чыкмыйча калмый. Озын колак белән озын телләрне тынычландыру өчен бер «винтик»ны база мөдирен берничә айга утыртып чыгарган булдылар. Зинданнан ул тагын да матураеп, тазарып чыкты. Җәмәгатьчелекнең дикъкатен грек хәлвәсенә, венгр күркәсенә. испан коньягына юнәлтеп, мәсьәләне яп гылар. Тик бу зур өлештән Сәетнең генә мыегы чыланмый калды. Үпкәләде, рәнҗеде элеккеге дусларына. Гафу итә. кичерә алмасын аңлады. 17 әет өй кешесе булып киткәнен сизми дә калды. Җанының колы ______ аягы гел шул якка каера. Йөрәк парәсе, студенткасы Зөлфия шунда яши хәзер. Бай җиһазлы булса да. аңа фатиры шыксыз, ямьсез күренә иде. Хәзер бөтенләй үзгә әхвәл. Авылга кайтып хур булгач, әнисе өстән төшерелгән күрсәтмәне үтәп, тыртпырт кына сөйләшүеннән кәефе кырылган иде. Зөлфиянең жаныС тәне белән аңа бирелүен, ярарга тырышуын күреп, аңлап, сизеп, барысына да кул селтәде. Зөлфия — аның бүгенгесе, өмете, киләчәге. Чибәр кыз аны ярата бугай. Мавыгуы узмасмы? Балалары булса, өйгә үзе хуҗабикә булып алып, гаилә мәшәкатьләрен дә бүлешсә, беркая да китмәс. Ир үзе дә Зөлфияне рәнҗетмәскә тырышыр. Бусы — аның үзеннән, дөресрәге, икесеннән дә тора Башка яссылыктагы бер уй аның күңелен көйдереп, җанын бимазалап тора. Аларга яшәргә бирерләрме? Көнлекче көнчеләр күбәйгән замана Сәетнең яшияши дуслары сирәгәя, дошманнары арта баруы да табигый иде. Яшәү өчен гел көрәшергә, кемнедер юлдан алып ташларга туры килә. Әгәр шул явызлык, үч Зөлфияне сайласа? Тәне буйлап гасабилы калтырану узды. Тизрәк бусаганы узып. Зөлфияне кочагына аласы килде. Аның янында барысы да онытыла, хатынының кайнар тәне, татлы сүзләре, дымлы ирене генә кала. Зөлфия Сәетне көннән-көн ныграк ярата, кешелек сыйфатларын тирәнрәк аңлый, бәяли бара. Ул аны бик күптәннән, үзе туганчы ук белгәндер дигән хис яши аның күңелендә Сәеткә күңеле эчке җанлы җепләр белән ныграк бәйләнгән саен, аның турында күбрәк беләсе килүе дә табигый ихтыяҗ иде. — Сәетҗан, үзең, үткәнең турында сөйлә әле. Минем барысын да беләсем, тавышыңны тыңлап утырасым килә. Чалбарны үтүкләп бир дигәч, вакытым юк. иртәгә зачет дип котылдың. Мине сөйләтергә араң бар. Әһә, аңыштым... Сәет яшьләр җәһәтлеге белән урыныннан сикереп торып, уң кулының күрсә I кеч бармагын өскә күтәрде. Иртәгә мәдәният институтында минем биографиядән зачет икән Шалтырат группадаш кызларыңа килеп тыңласыннар. Ялан-ялан кабатлап тора алмам Ну, Сәет. Шаяртма инде. Сөйләмәсәң. чалбарыңа икешәр сыр ясап бирәм, бер балагын кыскартам Сырның мин бер төрен генә, голланд бабайлар ясаганын гына яратам шул, матурым. Үткәнне искә алмыйм инде, онытыйк' Ул бит бер яклы урам, аның буйлап кире кайтып булмый. Узып киттең, бетте. Зөлфия Сәет белән килешмәде, хатын-кызларча үҗәтләнде, шәхси тормышы турында күбрәк сөйләвсн сорады, үтенде, ялварды. Әлеге ир кавеме белән шактый аралашса да. эш кешесе буларак, рухи халәт нечкәлекләренә керешеп-нитеп тормаган Сәет чибәр затларны кайсыдыр яссылыкларда аңлап җиткерми иде. Чынында, адәм баласына тук тормыш, затлы кием, биек түшәмле, кайнар сулы иркен бүлмәләр янына кимендә тагын бер нәрсә рухи таяныч, якыныңа охшашлык кирәк. Зөлфия дә Сәетнең тормыш мәҗмугасы белән күбрәк шул яктан килеп кызыксына. Ул аның иң яраткан, иң кадерле хатынымы? Киләчәк хаяте өчен ышанычлымы аның ире'’ Сәетҗан, сизеп торам, сине Рушанияң бик рәнҗеткән, иеме? Мин алай итмәм, йәме? Күп бел. аз сөйлә, дигән бер акыллысы. Күңелендә сөенечле һәм көенечле төерләр булып утырып калган вакыйгаларның барыбер бик азын бәян итте ул Зөлфиясенә. Рушанияне искә алды әнә. Аның белән беренче очрашулары, сөешеп яшәүләре, аннан авыр, ямьсез, чырайсыз аерылышулары һаман күз алдында Ничек аның барысын да сөйлисең? Зөлфиянең кочагында эрегән ире хакында күбрәк беләсе килүе дә кешеләрчә аңлашыла Әнә дымлы иреннәрен сабыйларча турсайтып, чын-чынлап үпкәләргә җыена. Сәет хатынын янына утыртты, аллан бер кисәтү ясап, сөйләп китте: Син, матурым, беркайчан да үпкәләргә тырышма. Файдалы әйбер түгел ул Тиз картайта, дошманны яшәртә. Тәк вот. Тәтеш районында туыпүскәнемне, ике абыем, бер сеңелем барын беләсең. Аларын күргәнең бар. Әтиәнинсң кара җир астында икәнлеге дә сиңа мәгълүм Ничек хәрби булып киттең? Унынчыны бетергәч, бер ел тракторист ярдәмчесе булып эшләдем. Элеккеге заманнар булса, күкрәккә сугып, мактанып йөрер идем Колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куйдылар. Яратып, җанымны. бөтен барлыгымны биреп эшләдем. Армиягә китәргә чираз җитте. Комсомол җитәкчесенә привилегия бар икән. Мәскәү белән Ленинградтан кала, теләсә кайсы хәрби училищены сайла, диделәр. Үзләре исә Симферопольнең хәрбисәяси югары мәктәбен тәкъдим иттеләр. Абруе зур. Кырымда урнашкан, умач белән бәрәңгедән туйгансың, анда гарык булганчы җиләк-җимеш ашарсың, дип тә өстәделәр. Тәртип өчен генә керү имтиханнары алган булдылар. Укып киттем. Татар мәктәбен бетергән малайга беренче елны кыенрак булса да. иптәшләремне бик тиз куып җиттем һәм «диплом с отличием» алып, чак-чак кына Мәскәү хәрби академиясенә эләкми калдым. Шунда бер ЧП килеп чыкмасынмы! Татар булганың өчен җибәрмәгәннәрдер әле? Анысы да үз өлешен керткәндер. «Сәяси сукырлыгым» өчен яндым. Ул нидән гыйбарәт булды инде? Минем дә тиздән дәүләт имтиханы бирәсем бар. Хәзер заманалар үзгә. Фикер иркенлеге чоры килде. Телеңә ни килсә, шуны такылда. Дәүләт сынавында миңа Икенче Бөтендөнья сугышының соңгы чорын бәяләргә кирәк иде. Данлыклы совет армиясенең хәрби көче, даны үсүе, фашизмны юкка чыгаруга керткән бәяләп бетергесез өлеше белән беррәттән. соңгы ике елда бик күп хаталар да ясалды, дидем. Йокымсырап, эсседән әлсерәп утырган дәүләт комиссиясе әгъзалары, борча тешләгәндәй, уянып киттеләр: Ниндирәк хаталар инде алар? Мин. әлбәттә, шома гына җавап бирә алган булыр идем. Ул вакытта инде шәхес культы фаш ителгән. Шуңа киная ясарга мөмкин иде. Чабудан шайтан тартты. «Без белем алып яткан шәһәрдә бу илнең төп халкы Кырым татарлары яшәргә тиеш, аларны тарихи үз җирләренә кайтарырга вакыт», дип сөйләп китмәсенме абзац. Комиссия рәисе, як-якка салынып төшкән озын мыеклы генерал Куропатенко. миңа өстәл сугып кычкырды: Без монда белиберда тыңларга җыенмадык. Чыгып китегез! - диде. Имтихан беткәч, мине чакырып кертеп, чиратлашып вәгазь укыдылар Сәяси яктан начар әзерләгән өчен берничә укытучыга шелтә эләкте. Бик авыр кичердем мин бу вакыйганы. Өч көн бик начар йокладым. Курсантлар минем белән исәнләшми, күрмәмешкә салыша башладылар. Төшемдә әнине күрдем: тирә-якта кояш яктысы, чиккән күлмәктән түшәктә утыра әнкәй һәм мине үз янына чакыра. Аягымны күтәрә алмыйм, әллә ничәшәр потлы гер асканнар диярсең, үрмәләп тә бара алмыйм. Иртән телеграмма алдым, әниеңне фәлән-фәлән көнне күмдек, инде кайтып йөрмә, дигәннәр. Мин Кырым татарларына азатлык даулап йөргән көнне әнием фани дөньяны ташлап киткән икән. Инде бишенче көн дигәндә, урамга чыктым. Бөтен тәнемдә бушлык. Башыма киледә төялгән пыяла, аякларыма дыңгычлап арыш саламы тутырганнар диярсең! Йортлар күчеп йөри, кешеләр аяклары белән һаваны кисеп, башларында тырк-тырк сикереп йөриләр. Җаным, зиһенем агачларны, машиналарны, кешеләрне күнегелгән, өйрәнелгән мәгънәдә кабул итүдән ерагайган иде. Дөнья миннән башка яши алмый, ул минем кабул итүемдә генә бар. дигән фикер миемне бораулый. Зәгыйфьләнгән аңым, гарипләнгән йөрәгем аларны кабул итми Димәк, бүген кешелек яшәешеннән туктаячак. Үлем, мәңгелек, җир шары — барысы да минем теләккә бәйле. Мин акылдан язып, ычкынып баруымны аңладым Гимнастерка кесәсеннән булавка алып, кулыма, аягыма чәнчеп карыйм, канга охшаган кызгылт сыекча бәреп чыга, авырту сизелми. Ничек итеп барысын да онытырга, әни янына китәргә? Башка чара уйлап таба алмагач, кафега кереп, ике стакан тутырып ак аракы эчтем. Урамга чыгып, эскәмиягә утырганымны хәтерлим. . Башкасы хәятнең теге ягында калды. Икенче көнне иркен диванда уянып киттем Ап-ак түшәм. Мин кая? Кем белән? Казармада кунарга тиешле кеше бит мин Курсантик. уяндыңмы? Хәзер чәйләрбез. — Сез кем? Мин кайда? Исемем минем Марина. Марина Сергеевна. Ничек мин сезгә килеп эләктем? Күтәрелеп карыйм. Яшь. чибәр ханым. Көньяк кешеләре өчен табигый тазалык, тулылык, муллык бөтен тәнендә. Аксыл чәчләре тәлгәшләрдәй салынып төшкән. Яныма утырып, сөйләп китте: Кичке сменадан өйгә кайтып барышым иде. Күрәм: эскәмиядә башын артка ташлаган курсант утыра Йөзе мамыктан ак. Җан әсәре күренми. Мин үзем медсестра. Үлгән дип торам. Пульсыңны көчкә эзләп таптым. Колагыңа кычкырып, төрткәләп уятып карыйм. Файдасыз Шунда патруль килеп чыкмасынмы' Исерек икәнеңне аңлаган идем «Миңа кем ул. чәнчелеп китсен», дип уйларга да мөмкин иде. Соңгы мизгелдә кызганып куйдым: яшь. чибәр егет, әрәм була. Сез кем буласыз? ди офицер. Телемнән «хатыны» дигән сүз ычкынганны сизми дә калдым. Ялганны дәвам итәсе калды. Минем бүген туган көнем иде Әзрәк кунак булдык. Ял иттерәм дә, аннары казармага илтеп куям. - Исеме ничек?—ди бу мине тикшерепме, тәртип өчен генәме. Телгә килгән беренче исемне әйттем: Саша Кесәңә тыгылып курсантлык кенәгәңне алды «Сайг Сакманов. Курсант пятого курса Симферопольского военногополитического училища», дип укый бу. Аның исеме Саша түгел ич, ди С хәрефе килеп чыккач, илләм шатландым Сайт урысча Саша, Александр була инде ул. дим. Тиз генә өйрәнеп булмый аларның исеменә дип. сиптерәм генә буш сүзләрне. Милләте буенча кем ул?—дип төпченә нидер сизенгән капитан, арт аягын эт алгыры. Уйлап торырга вакыт юк. Исем, фамилияң буенча славян түгеллегеңне чамаладым. Мөселман милләтеннән, дим. Андый милләт юк. Мин шунда өлгергән карбыз кебек шартладым. Сезнең миннән допрос алырга ни хакыгыз бар1 ’ Ирем белән сөйләшеп, һава сулап утырырга да ирек бирмисез. Хәрбиләрне китереп тутырдылар. Эшсезлектән интегәсез, дип тузыныпмы тузынам. Патруль шыпын-шыпын ычкыну ягын карый. Юк. мин әйтәм. болай килешми. Миңа иремне өйгә алып кайтырга булышыгыз. Бер солдатыгызны бирегез. Шунда патрульнең шәһәрлә йөрергә рөхсәт кәгазен увольнительни- еңне сорарга башына килде. Бер ялган икенчесен тартып чыгарып кына юра икән: «Кәгазь минем квартирада калды», дим Күзне дә йоммыйм Үзем шөллим: ияреп кайтып, рөхсәтне таптырсалар? Курсантны лаякыл булганчы эчерткән, гомумән, якын кешем дип ялганлаган өчен үземне дә алып китәргә мөмкин иделәр. Яманны да. яхшыны да бер үк кояш як1 ырта бит Болытлар җиңел таралды. Бәхетле бала икәнсең. Иң гаҗәбе шул: капитан миңа ышанды, сине китереп куешырга бер солдатын да бирде Үзем чишендереп яткырдым Хатын мине чәй эчереп, киемнәремне чистартып озатканда, әйтеп куйды: «Бүген минем чынлап та туган көнем Килә алсаң, көтәм Берәүне дә чакырмыйм Кичәге кебек күп эчмәбез» Урамга чыктым. Күңел болгана, баш авырта. Әмма дөнья үз урынына кайткан. Аракымы, соры чәчле, зәңгәр күзле, тулы гәүдәле хатынмы, төнге патрульме, әллә барысы бергәме — мине акылдан язудан коткарып калганнар. Вакыт узган саен ул хәлләрнең сурәте тагын да камилләшә, әмма тормышчан эчтәлеген югалта бара. Кайвакыт, болар барысы да минем белән булган могҗизалармы соң, дип тә уйлап куям. Сәетне Зөлфия, авызын ачып, тирән суларга да куркып тыңлап утыра. Яртылаш кочагыннан чыкты да сорап куйды: — Син ул хатын янына тагын бардыңмы? — Сары йорттан, психбольницадан коткарып калган кешене болай гына ташлый алмадым. Мин аңа рәхмәтле идем. Аның мине ошатуын, бергә яшәү турындагы тәкъдимен, тәгъдирдә шулай язылгандыр, дип кабул иттем: ярты ел гына бергә торып калдык. Сәет Марина белән бик тату, яратышып, сөешеп көн итүләре, көньяк дәртенең эссе мич шикелле, яндырып-яндырып алуын, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең могҗизалы серләренә шунда өйрәнүен, аның назлы кочагын, олы күкрәген һаман да онытмавын сөйләмнән төшереп калдыруны мәхкуль күрде. Баланың күңеле кителмәсен. Көнчелек кыңгыравы хәзердән уянмасын. — Иң яхшы укучылардан берсе булган курсантка көчкә-көчкә диплом бирделәр. Юнәлеш—бары тик тугандаш Манголстан. «Өчле»гә укып, азыптузып, башы сыра подвалыннан чыкмаган малайларга хезмәт итү урынын сайлап алырга мөмкинлек бар. Ә миңа — ярамый. Шунда безнең илдә дөресен сөйләгән, хакыйкатьне ярып салган кешегә яшәү юклыгын, сәясәтнең пычрак нәрсә, көчленең кулында курчак фәхеш икәнлеген аңладым. Политикадан читкә киттем. Митингларның, урамда азатлык, бәйсезлек дип кычкырып йөрүләрнең файдасыз, киләчәксез нәрсә икәнен күптәннән аңладым. Көчленеке замана. Әнә бит урысның бөек шагыйре Блок караңгы, куркыныч, хәшәрәт дөнья белән сугышуның мәгънәсез, өметсез бушлык икәнен аңлагач, «дөреслек — шәрабта», дигән иманга килгән. Соңрак Христоска килеп чыккан... Күңелләрем тулып кигте әле, хатын, әзрәк коньяк салып бирәсеңме? Зөлфияне Монголиянең комлы бураннары, барханнары, пычрак юрталары, сәяси тотнаксызлык мәсьәләләре борчымый. Яшь күңеленең кытыгын бер генә нәрсә бимазалый: Маринаны Сәет ни дәрәҗәдә яраткан, ничек аерылышканнар һ. б. һ. б. — Синең инде, ак түшле кара карлыгачым. Марина Сергеевна белән ничек булып бетте, дип сорарга кече телең кычытып тора. — Исем китте синең урамда исерек килеш тапкан себерке хохлуш- каңа! — Алай пырдымсызланма, Зөлфия. Ул синең өчен саклап калган мине. Каты эчемлекләр белән артык дус түгел иде Сәет. Ул аны кирәккәндә һәм кәеф сихәтләре сораганда гына авызына ала. Әрмән коньягын аз гына тәмләп куйды да, сүзен дәвам иттерде. Үткәннең буразнасы буйлап атлау, истәлекхатирәләрне яңарту үзенең бүгенге халәтен аңлау өчен кирәк иде аңа. Синең язмышыңа, тормыш юлыңа битараф булмаган якын кешең кырында утыру — пыскып янган учакка коры чабык-чыбык ташлау кебек илһам биреп, дәртләндереп тора. — Марина апаңа Монголиягә бергә китәргә тәкъдим иттем. Риза булмады. Кем инде кояшлы, җимешле, оҗмах түре — Кырымны ташлап, тешләрдә һәрдаим шыгырдап торган вак ком ашарга чыгып китсен! Бигрәк тә үзеннән алты елга яшь татар малаена ияреп. Мәктәпкә йөри торган кызы да бар иде. Рәнҗешмичә, үпкәләшмичә, зыялы кешеләрчә аерылыштык. Нәзакатьле, ап-ак кулын Сәетнең җилкәсенә куеп. Зөлфия янә сүзгә кушылып китте: Миннән алай гына котыла алмассың. Сәетҗан. Күңелеңә беркетеп куй. Янәсе, алар зыялы кешеләрчә аерылышканнар Сәет аның стаканда давыл чыгаруын яратуга юрап, хуплады гына. Дымлы иреннәреннән үпте дә дәвам итте: Барып урнашкач, адресымны җибәрдем Берничә тапкыр сәлам хатлары алыштык. Бер елдан открыткасы килде. Хәрби пенсионерга кияү>ә чыгам, дип язган Диңгездәге ак пароходлар төсле, икебез ике якка киттек. Сәет Монголиядәге ямьсез, җилле эсселек, шапшаклык, юынырга су җитмәү, совег армиясенең анда урнашкан өлешенә игътибар булмау, политсоставның ахмаклыгы, чарасызлык тудырган эчкечелек турында бәйнәбәйнә сөйләргә җыенган иде. Зөлфияне мәсьәләнең ул ягы бөтенләй борчымый икән Икенче хатының Рушания белән ничек таныштың? Күпме бергә тордыгыз? Аны да өзелеп яраттыңмы? Ашыкма инде, кычыткан чыпчыгы.. Яңа бер чагыштыру ычкындырганын Сәет сизми дә калды. Зөлфия анышмый калыр, дип өметләнгән иде дә. ир-зат хыялы фәрештәнең амин дигән вакыт ына туры килмәгән икән. Нәрсә дидең әле. кабатла! Кычыткан чыпчыгы дигән кошчыкны үлепләр яратам мин Син аны каян белдең? Нәрсәне? Минем әтинең кушаматы ич ул. Авылдан ишетеп кайттыңмы? Әйе. мулла абзый колагыма әйтте. Никах укыганда Сиңа артык кабатламам, матурым. Әтиеңә туры килә, үпкәләмә! Кая инде Зөлфия үпкәләсен ди. тузга ятмаганны. Авылга кайтулары исенә гөшкән саен, җир ярылса, шул тишеккә кереп югалырдай булып ояла Зөлфия Ике ел хезмәт иткәннән соң. ялга кайтiым. Әтине җирләдем Казаша килеп. Болак урамындагы аэрофлот кассасына чиратка бастым Алдымда өлкән яшьтәге бер хәрби белән сылу гына кыз басып тора. Зал халык белән шыгрым тулы. Эссегә түзәрлек түгел Миңа яны белән баскан подполковник зәңгәрсу кулъяулыгын манма су ясаганчы юан. сырлы муенын, биген, машасның чәчсез дәвамын сөртте дә минем якка борылды Йөзенә солдафонлык кырыслыгы гилтс. Ип!әш өлкән лейтенант, Сез ни өчен миңа честь биреп, исәнләшмәдегез? Касса янында рәсми олылау кирәклеген уйлап та җиткермәгәнмен. Гадәттә, өлкән әфисәрләр белән урамда очрашканда, арканы катырып, козырекны капшыйсың, монда кирәкме икән? Бу мәхшәрдә бәхәсләшеп торасы килмәде. Гафу итегез, иптәш подполковник. Сез икенче якка карап тора идегез,- дип. юри аякларны бер-берсенә шак-шык итеп бәреп, кулны фуражка янына тондырдым Канәгать калды. Янында торган кызы минем шаярып кылануны аңлап елмайды. Шул. шул. Өстенә акка кызыл борчаклар сибелгән күлмәк кигән кызы минем якка борылды Папочка, бәйләнмә инде кешегә. Болай да эссе Ялдадыр әле ул үзе Сәет кызның уймак чаклы гына кечкенә, нечкә иреннәре, энҗе тешләре арасыннан чыккан тавышының Я1ымлы. күңелгә ятышлы булуын, билдән аска киңәеп ки i кәй гәүдәсенең гөз аяк. челтәрле күн сандалиеннән күренеп ropian буяулы бармакларның үзенә ошап куюын Зөлфиясенең колагына иңдерүне кирәк тапмады Күп белүнең исәнлеккә әллә ни файдасы булмавын белә иде ул. Болай да йөрәге 1алымсызланып. чарасызданын тибә — Сөйләшеп киттек. Пединститутны тәмамлаган. Әтисе диплом алу шатлыгын уртаклашырга килгән. Исемен инде беләсең. Сәет бергә басып тору вакытын озайту нияте белән, байтак кешене чиратсыз кертүләрен, акрын гына бармак очына үрелүләрен, кызның дулкынланып китеп, аның кулын кысуын, түгәрәк бит очларының тагын да алсуланып китүен күп нокталар эчендә калдырырга булды Икесенең дә самолетлары иртәгә генә очасы икән. Вакыт күп. Кызның әтисе кунакханәгә урнашкан, арыган, алҗыган, тиз генә кереп ятты. Яңа танышлар исә төне буенча шәһәр сакладылар. Бер-берсе турында күбрәк беләсе килү дә табигый иде. Әрсезлек җиле егет ягыннан исте. — Үзегезгә охшаган булса, фамилиягез бик матурдыр? — Фамилияне үзең сайлап алмыйсын, бугай. Ул — йөзек кашы да, алтын муенчак та түгел. Ничек булса, шулай дип әйтәм. — Чыны? — Ханова. — Ә сезнең? — Мин — Сәет абый Сакманов булам. — Абау, каян килгән абый. Безнең яшьләр бер чамадыр. Өстәп куйды: — Сез чувашмы әллә? — Сәет атлы чувашны белмим мин. Фамилиягә килгәндә.. Училищега килгәндә, мин Сакмаров идем. Сакмар суын, елгасын беләсездер? — Таныш булмаса да. ишеткәнем бар. — Шул. Миңа диплом, паспорт, хәрби билет язганда, «р» хәрефен «н»га чукындырганнар. Алдан үзем дә игътибар итмәдем. Соңыннан... Кул селтәдем. - Барыбер түгелмени? — Кеше кайчан картая? — дип үз көймәсен башка якка борды егет. — Хатын-кызның яшен сорамыйлар. Ә ир-ат үзен ничек хис итсә, шул яшьтә була, диләр. Кайдадыр укыган идем Күзләрен ялт-йолт иттереп, Сәеткә карап алды да: — Үз-үзегезгә кул салу фикере килгәне юкмы башыгызга? Сәет шаяртуны кабул итте. — Кулны мин рәхәтләнеп сезнең җилкәгә, аркага, билегезгә салыр идем. Ни ләззәт бар үз кытыршы кулыңны үзеңә салудан! — Юк ла! Бу фани дөньядан китү, үз-үзеңне үтерү турында сүз алып барам. Сәет, туарылып китеп, кызны әрләргә, дөнья матур, дөнья киң, ә без шундый яшьләр, күгәрченнәр күк гөлдер-гөлдер шаярышып, шатланышып яшәргә тиеш, каян килгән сезгә, күбәләктәй кызга, кара фикер, дип тузынмакчы булган иде дә, вакытында акылына килде. Аның янында бит политзанятиедән качкан солдат атламый. «Укымышлы шәһәр кызы бара кырыңда, Сәет. Ул сине сыный бугай». — Гомеремдә бер тапкыр булды андый хәл,— диде ул җитди итеп. — Кайчан? Сезне нәрсә мәҗбүр итте андый упкынга'.’ — Бүген. Касса янында! Инде хәзер кызга, күзен теннис шарыдай түгәрәкләп, гаҗәпләнү мизгелен кичерергә туры килде. — Ни өчен? Шаяртмагыз! Билләһи! Сез билет алуга мине ташлап китсәгез. Ханова икәнегезне белми калсам, ишек тупсасына барып асылынмакчы идем. — Егетлегегез өчен рәхмәт. Мактыйм. — Миңа да бер сорау мөмкинме? Кыз, сәхнәдә уйнаучы артистка төсле, муенын борды, озын керфекләрен килешле итеп какты. Тотышында үз бәясен белеп яшәве сизелә. Янәсе, вали соравыңны. — Ир-ат затында Сезгә күбрәк нәрсә ошый? Уйлап торгандай итте кыз. Күзләре. Күзләре ахмак булса, башкасының әһәмияте юк Минем бу тормышта гамәлгә ашмаган бер генә теләгем калды. Болай доньям кырмыска түтәле төсле түм-түгәрәк. — Хыялыгыз белән уртаклашыгыз. Җиңелрәк булыр. Чирен яшергән тиз үләр, ди. — Күзләрем сезгә ахмак булып күренсен иде. Кыз рәхәтләнеп көлде. — Хәйләкәр икәнсез. Минем дә сезнең өчен бер табышмагым бар. — Рәхим итегез! — Безнең группада бер кыз «рәхим итегез белән сату итегез», дип җибәрә торган иле. Ярый Менә сез офицер кеше. Нәрсә ул кыюлык? Бу ни дигән сүз? һаман тикшерәме, ирештерәме, имтихан аламы, белемен күрсәтәсе киләме? Мондый дежур сорауга җитди җавап биреп булмый ич. — Башкага тиешле каешны үзең ашау,— дип уйлыйм. Инде кыз бөтен гәүдәсе белән Сәет ягына борылды. — Браво! Наянлык бу юлы да коткарды сезне. Судан коры чыктыгыз. Ә мин юмор хисемне каядыр төшереп калдырганмын бугай.— дип иркәләнеп алды. Шаярту, тоз шикелле үк, чамасын белеп куллануны ярата.— дип өстәде Сәе i Ике килгән яшьлегебез түгел. Бераз шаяртмагач та. шомартмагач та нәрсә кала бу дөньяда? — Мәхәббәт кала. — Әйдә, без аны калдырмыйк. Ялгызак киек каз кебек каңгырып йөрмәсен, үзебез белән алып китик, дип, кызны җилкәсеннән кочып алды. Тегесе карышмады. Сәетнең бөтен тәне тоз сипкән учак кебек чыртлап яна башлады. Башы әйләнеп китте, авызы кипте, йөрәге чабыш агы кебек тибәргә кереште Чигәләренә менгән кан тышка бәреп чыгардай булып кызышты. Әлегә чаклы бер генә хатын-кызны да шулай теләгәне юк иде аның. Төне буена, иреннәре кара янганчы үбешеп йөрүләре, өйләнешергә, гомерлеккә бергә булырга вәгъдәләр бирешүләре турында да Сәет сөйләмнән төшереп калдырды. Бик төксе, төссез, үкенечле тавыш белән генә Сәет Зөлфиясенә түбәндәге хәбәрне җиткерде: Өч айдан соң мин Уфага кайтып, туй шикелле тыйнак кына нәмәстәкәй ясап, Монголиягә алып киттем аны. Бер елдан соң кызыбыз Гүзәл туды. Тагын биш ел хезмәт иттем дә. ком даласында, капитан дәрәҗәсенә җитеп, чира 1 тагы кыскартуга эләгеп. Казанга кайттым Бер ел эчендә ике бүлмәле квартира бирделәр. Рушания белән рухи якынлык таба алмадык Сәет икенче хатыны белән аерылышу чорын искә төшереп, үз алдына елмаеп куйды. Зөлфия сизми калды. Тезгә-тез терәшеп, үзләре генә белгән назлы сүзләрен әйтештеләр дә, башка очрашмаска сүз куешып, аерылыштылар. Инициативаны хатын үз кулына алды: Сәетҗан, без аерылышыйк Ник дисең инде? Андый тәкъдимне күп тапкыр ишеткән Сәет хатынының сүзләрен бу юлы да җитди кабул итмәде. Мин моны чынлап әйтем. ЗАГСка гариза да илтеп бирдем инде. Синнән ризалык кына кирәк. Ир-ат халкы гаилә мәсьәләсендә җитди борылышларны яратмый Ул тыныч су өстен ошата төшә Сәетнең сул якта, кулбаш астында урнашкан йөрәге борчылып, лепелдәп куйды 3 «к у-»2 33 — Кирәкмәс иде, хатын, мәшәкатьле эш, диләр. — Сиңа ни, беренче аерылышуың түгел. Шәт, соңгысы да булмас. — Миңа нәзерең шулмы? — Ул гына түгел. Син мине яратмыйсың. Күз карашыңнан, үзеңне төрткәләп, көчләп диярлек иркәләвеңне сизәм. Бурычка алынган наз кирәк түгел миңа. — Яшьләрчә дәртле мәхәббәт мәңгелек була алмый Синең алда кәҗә тәкәсе кебек сикереп, борылган саен үбешеп йөреп булмый ич инде. — Эш анда гына түгел. Сәет Рушания белән уртак тормышын үсеп килгән кызлары хакына сакларга, яхшыртырга тырышып карамады дип раслау дөреслеккә хилафлык булыр иде. Хатыны >ок-барга битәрләгәндә дә үзен зыялы тотты. Әмма аның (ырышлыгы корылмаган мылтыктан ату гына булды. Уртак түбә астында яшәүче ике кеше арасына чөй кагылса, кара мәче үтсә, юк кына әйбер дә олы низагъ чыгуга җирлек була ала икән. Сәет бер тапкыр: «Сары кофтаңны ташла әле. кайгы төсен җенем сөйми»,— дип ычкындырганын сизми калды. Бәлки, шаяртып кына әйткәндер. Әдәбият тарихын яхшы белгән кеше сары төскә уңай карашын үз файдасына борып җибәрә белер иде билгеле. Хатыны исә. шуны гына көтеп торгандай, тавыш күтәрүне кирәк тапты: Ниндиен киим сон? Миңа нәрсә алып биргәнен бар! Синең белән шул пычрак төскә калдым да инде. Ханым, дәлилләр эзләп, кире чыгып булмаслык сазлыкка кереп чумды. — Гайрәтем кайтты, күңелем чикте синнән! Синнән әшәке ис килә, мангул мажигы сасысы... Илләм явыз итеп җавап кайтарасы килсә дә, Сәет телен тешләү белән чикләнде Ямьсезләнүнең файдасыз икәнен аңлады. Шундый бәрелештән соң. киң ятакны бергә җылыту көн тәртибеннән алып ташланды. Табигый сәләткә ия күпчелек кебек. Сәет начар сәясәтче иде. Кешеләр белән мөнәсәбәттә ачыктан-ачык әйтүчән холкы аңа кайгы-хәсрәтне аз китермәде. Турыдан әйткәннең туганыңа да ярамаганны белә торып, еш кына үзен тыя алмый интекте. Бер-ике тапкыр парламентчарак нотык готса. бәлки, яшәп тә калган булырлар иде. Тәккәбберлеге астан бәреп торса да. Рушания тулаем начар хуҗабикә түгел ич. — Гаеп кемдә икәнне аңлыйсыңмы соң? — дип сорады хатыны. — Әлбәттә, миндә,— диде участковый милиционер.— Нинди әһәмияте бар инде аның. Сәетнең артык карышасы килмәде. Теләсә нишләсен. Шулай да тәкъдимне кабул итмәгән, килешмәгән булып кыланды. — Безнең уртак кызыбыз бар. — Бала үсәр ул. — Аның ятимә булуын телисеңме? — Атасын да алыштырырмын, борчылма. Тамагы тук. өсте бөтен булыр—Уйланып торгандай итте дә. өстәп куйды:—Бәлки, нормальный әтисе дә булыр. Сәет лып и геп урындыкка утырды. — Әтиең чит илдә эшли диярсең кызга. Акча җибәреп торырмын. Бу инде Сәетнең аерылышуга ризалык бирүе иде. Ул шунда ук өеннән чыгып китте. Иртән телефоннан шалтыратты. Тавышыннан хатынының төне буенча елап чыкканын аңлады. — Уфага килергә ярармы соң? — Юк. кирәк булмас. Шыңшуын дәвам итеп, әтиләренең адресын, телефонын бирде Рушания. Бераз үгетләсә, аерылышмаска, гафу итәргә дә риза икәнен сизенде Сәет. Әмма ир янәдән буйдак тормышка керүгә ризалашкан, хәтта шуны тели иде инде. Өсгәмә түләү исәбенә, ал арны бер атнадан ике якка аерып та куйды рәсми оешма. Мулла укыган никах белән уртак байлыклары — кызлары гына калды. Нарасыйдан ризалык сораучы булмады Сәбәбе тирәндә ятса да, аерылышу өчен кирәге чыкты Уфаның, әтисе үлгәннән соң. берүзе калган әнисе янына яшәргә күчеп китте. Миңа Казан якынрак иде. Аерылыштык,— диде Сәет Зөлфиясенә Кызыңа квартираң бүләгең дә, истәлеген дә булсын. Башка әйберең кирәкми, диде Рушания. — Ризалаштым. Соңыннан «Волга» акчасының яртысын алды, алиментка да бирде барыбер. Гаеплене эзләмим. «Мин яман»,— дип әйткән кеше юктыр бу дөньяда Аны югалтмаган булсам, сине тапмаган булыр идем. Бер ел экскурсияләр бюросында лектор сыйфатында эшләдем, аннан участковый милиционер булып урнаштым Анысы инде үзгә операдан. Ә син, матурым, зачеткаңа утыр! Рушания ташлап киткәч тә, Сәетнең кызыклы, мавыктыргыч романнары аз булмады. Ике тапкыр авызы пешкәч, өйләнергә ашыкмады. Безнең илдә өйләнүе җиңел, ә аерылышуы җиде тәмугка тиң. Сүз әле бу эшнең птәкил ягы турында гына бармый Аерылгач, ике якның да кешелеген бетерә, изә юрган квартира, шкаф, савыт-саба, кашык бүлешү башлана. Балалар гына артык булып чыга 18 _ ансур һәм аның яңа дусларының үзен тынычта калдырмаячак- м ларын белеп, аңлап, сизеп яши Сәет, һавада яшенле, болытлы яңгыр алдыннан була торган тынчу, киеренке авырлык Сакманов үзенә урын таба алмый. Юк-бар шөгыльләр эзли. Фердинандны үтергән көнне ул. яңарак кына эшкә алынган берничә егетне чакырып, Әхмәдиша абзый өендә әңгәмә уздырды. Беренче кат ишеткәндәй, йөртүчесе Замир да колакларын турсайтып, дөньясын онытып тынлап утыра. «Янарал» исә уенын-чынын бергә кушып сөйләргә ярата Аның бу гадәтен белмәгән кеше шаярту белән чынлык арасындагы чикне сизми калырга да мөмкин. Замир белә. Әмма эндәшми Урамда котырган вак буранга күз салып, «бабайга эшне арттыра, машиналар юлда калмаса татын» дигән вак кайгысын башыннан куып, дәвам итте: Үземне күтәреп әйтүем түгел, егетләр, минем мактанырга яратканны Замир абзый гына белә Ун елдан артык баранка әйләндерәм. ГАИ әһелләренең миңа чын-чынлап бәйләнгәне юк. Вак-төяк штрафы булгалый. Әмма тирән каршылыкка кергәнемне хәтерләмим. Машинаның тәгәрмәче тигез юлдан тәгәри. Сине инспектор сыбызгысы туктатты. Нишлисең? - Докумснгларны алам да. җәһәт кеттә янына йөгерәм.— ди егетләрнең берсе. Зур хата эшлисең. Кәгазьләрең һәм үзең тәгаен тәртиптә булсаң,- Сәет муенына чиертеп күрсәтә, аның кырына атылырга ашыкма. Артка да бирмә Тәрәзәңне ачып, йөзеште шатлыклы елмаюга охшаган нәмә- стәкәй белән бизәп, утыра бир урыныңда. Үзе килеп алсын праваңны. техталоныңны. путевкаңны. Ачуын чыгару гына булмасмы? Ул болай да сине якын күреп, яхшылык теләп туктатмый. Нәтиҗәсе шул ук булачак. Инспекторның күкрәгендә ГАИ дип язылган тимер билгесе, жетоны булмаса. докумсн гын күрсәтүне сорагыз, фамилиясен баш дип аталган компьютерга салып куегыз. Гекә борылыш га да төшеп калмаслык итеп. Документыгызны алып калса, кем икәнен, кайсы бүлектә эшләвен язып алыгыз. — Әгәр мент тенти башласа, үзеңне ничегрәк тотарга"’ Әбинең чүлмәген егып, каймагын ашаган тәүфыйклы песи кебек ыспай гына янында басып торасы. Перчатка куя торган тартмаңны, багаж бүлеген, җилкәгә элә тор! ан сумкаңны, махсус сорамаса. үзең ачып салырга ашыкма. Ник дисезме? Хөкүмәт чыгарган кануннарда «машина хуҗасы яки йөртүче үзен-үзе тентергә яки тикшерергә тиеш», дигән маддә юк. Аңа кирәк икән, үзе ачсын. Син шул мәлдә, тартмасаң да. тәмәке кабызган бул. Бер суырудан гына тончыгып үлмәссең. Багажникны ачуны таләп итсә? Сорауны җавапка лаек дип тапмыйча, кешегә дә санамыйча. Сәет Яруллович дәвам итә: Соңыннан, сасысы чыкса, хәйләкәр инспектор «ул үзе күрсәтте, үзе ачты», дип котылырга мөмкин. Газ пистолетын кая йөр гергә? —дип сорый бер әрсез ач күзлесе. Үзегез беләсез, бездә корал йөртү тыелган. Үтерү әсбаплары ирекле сатылса, ярты халыкны кырып бетергән булыр идек. Үсеш дәрәҗәбез түбән. Безнең оешмада корал йортү мина гына рөхсәт ителгән. Үзегез ни өчен икәнен беләсез,- дип хәйләкәр елмайды: — Әгәренки, олы дәүләт бурычын үтәү өчен ул синдә була калса, аны кул тормозы янында, кара шакшы пычрак чүпрәк эчендә тотасы. Милиция туктатса? Машинаны ашыкмыйча гына җиргә сеңдергән арада, пистолетны кулың чит игәк астына кергән җитезлек белән чалбар балагына тыгасы! Шуңа күрә рульгә утырганда ыштан киясе була. Аннан төшеп китә ич ул. ди бер наданы сөйләкнең дөресен юмор боткасыннан аера алмыйча. Көпшәсен, егетем, ботинкага, кроссовкага. алары булмаса. оекбашка тыгасың, өске өлеше тар балакта кала. Ыштан төбенә салу сәбәпле җайсыз атлаган бәләкәй малай үрнәгендә, машина һәм инспектор тирәсендә йөрештергәндәй буласын Барыбер сизенсә? Пушкаңны алса, димәкче буласыңмы? Әйе. Мондый борылыш Замир белән минем, Әхмәдиша абзый ярдәмендә язылган шартнамәдә каралмаган. «Минеке түгел, юлда таптым. Әнә теге комок каршында ята иде. Сезгә илтергә барышым иде, ярый әле. йөрәк парәләрем, үзегез очрадыгыз», кебек чүпне чүмәлә өстенә өясең. Иң мөһиме, бер дә тукталып тормыйча, туктаусыз лыкылдарга, тикшерүчене арытырга... Шулай, шаярып, дусларча сөйләшүләрдән соң. Сәет белән егетләре арасында үзара аңлашу, якынлык арта бара. Ләкин ул бервакытта да чикне чыгарга, үзенә ахыргача якынаерга берәүгә дә ирек бирми, пәйгамбәр белән мөридләр арасындагы чикне сиздереп тора Тәҗрибәлерәк егетләр хуҗаларын эчтән елмаеп тыңлыйлар ГАИ белән мөгамәләнең ышанычлырак юлы бар. Документлар урынына учына тыгыз итеп бөгәрләнгән акча өемен төртәсе Тегесе артык честный булып кыланса. Сез взятка бирә, дип уйладыгызмы, миндә андый акчалар каян килсен, бу —штраф, дисең. Милиция белән эш йөртүнең юллары күп инде аның. Ә егетләрнең әле хуҗалары белмәгән үз серләре дә җитәрлек. Сәет бик аралаштырмаска тырышса да. яшәү өчен көрәш аларны якынлаштыра. Машиналары кара-каршы очрашып, узып киткәндә, сул кулларын киң җәеп, алгы пыялага куялар, үз кешеләрен яклап «разборкага» баралар, кабан дуңгызлары кебек, аркага-артны куеп сугышалар Пахан еш кына яшь хатыны кочагында йоклап кала. Эш зурга китсә, аның кирәге чыга. Чит кешене беркайчан да утыртмыйлар, «бомбить» итмиләр, ягъни пассажир йөртеп, акча эшләмиләр. Бусы—билгеле бер каста, клан әгъзалары өчен иң оят нәрсә Андый йөртүчегә кул бирмиләр Егетләре белән күңелле генә гәп корып утырганда. Әхмәдиша карт йөгерәатлый килеп керде Сәет Яруллович. сезне телефонга Ашыгыч. Фердинандның хатыны шалтырата икән. Еш-еш сулый, елаганы сизелеп тора. Фердинандны үтергәннәр.- диде дә туктап калды. Кайда, ничек? — Урамда атып үтергәннәр Машинасы янында. Машинасыннан чыгып барганда. Шулай буласын белгән идем мин., дип тагын үксергә кереште Олы фаҗига турында хәбәр алганда, ни әйтергә белми аптырап каласың. Юатудан файда юк. иң кирәкле сүзләре табылмый әле аның. — Кадрия ханым, кайгыгызны уртаклашам .. Күмүне оештыруны үз өстебезгә алабыз Хәзер ул кайда9 Моргта инде. Кайда булсын! Хәзер мин ярдәмчемне кереп алам да шунда китәм. Сезне ташламабыз. Хәзергә хушыгыз! Замирны чакырып алып. аңа. башка егетләргә күмүне оештыру буенча эшләр кушты да. җир астындагы гараждан чит ил машинасын алып, үзе рульгә утырып, тон офисына юл алды. Эчкә узын торасы килмәде, сигнал бирде. Таныш тавышка Хәлил килеп чыкты Сакманов ярдәмчесенә карап алды. Инде берничә ел җылы бүлмәдә, кай!ы-хәсрәгссз утыру, вакьнында өенә кайтып ашап килү. 1әмле-томлы белән берничә Kai чәй эчеп алу Хәлилнең тиресен шомарткан. чистарткан. Кайбер кеше, мөмкинлеге, сәмәне була торып та. үзен карамый, кулына нәрсә эләксә, шуны кия. Нигьмәтуллин андый кеше түгел Ул пычрак күлмәк, исерек итекче кулында булган туфли, химчисгкада изелгән кәчтүм кимәс. Күрәсең, җитешмәгән белемне, мәсьәлә хәл игүне, табигатьтән килергә тиешле җорлыкны затлы кием белән тулыландыра, шулар исәбенә үзен расларга тырыша. Кем ничек булдыра ала инде. «Кайгысыз адәм баласы бар бит бу дөньяда», дип. җиңелчә көнләшеп куйды Сакманов. - Тачкаң матур, диде Хәлил эчкә кереп утырып Бик йомшак чаба. Утырып баруы да бер чәркә шотланд виские җибәргән төсле рәхәт. Мондый машина аегына кереп үләргә Анна Каренина да риза булыр иде. һәм гамьсез генә юк-бар гурынла сөйләнүен дәвам итте Әлбәттә, шәрабы гади булмасын. Унбиш ел имән савытта я г каны ләзим Бездә кайчан шулай нык. матур, урыннан күтәрелеп китә алырдай, төрекләр әйтмешли, араба ясый алырлар икән9 Хәлил чүәкчеләр белән Төркиядә булып кайткан иде Кирәксә-кирәкмәсә дә. төрек сүзләрен кыстырып җибәрергә, белдеклелеген күрсәтергә ярата. Төрек теле чок гүзәл тел инде. Солтаннар теле Синең бабаңнар телендә ханнар сөйләшмәгәнме’ Ул күптәннән булган. Хәзерге хуҗалар урысча гына бәрәләр Төрек теле, гомумән, кызык ләтчә Иртән хатынга кычкырам «Миңа бер-нке бардак китер әле», дим Ул күзен тондырып карап юра Миңа нибары ике чәшкә чәй кирәк Карава1ымны таба алмыйм Кая куйдыгыз, дим. Ул янә берни аңламый. Ә миңа нибары галстук ләзим Мин гре генә, дуракта яисә тукталышта очрашырбыз, дип чыгып китәм Хәлилнең тагын бер сәер гадәтен яратмый Сәег Элек андый түгел иде сыман Яши-яши кеше үзгәрә, мохитка җайлаша, якыннарының гадәтләрен сеңдерә килә икән. Үзен гел алдыйлар, ялгыш юлга этәрәләр, гөп башына утырталар, -тип уйлыймы инде шунда, иң 1ади әйберне дә аңламаганга, ишетеп җитмәгәнгә салыша, кабатлап сорый Нәрсә дидең әле. хуҗам? Соңг ы сүзгә юри басым yibipia Сәет соравын, фикерен элек ике-өч кат иренмичә кабатлый иде. Үзенә кирәген аңлый, ишетә икәнен сизенгәч, теге кат-кат сораса да. кабатламый башлады. — Кәпчә дидем. Хәлил бәй. Керфексез соры күзләрен түгәрәкләп, Хәлил мәҗбүри булмаган сөйләшүен бүлә. Сәет тизлекне юри арттырды. — Ашыкма, Сәет Яруллович, ГАИ радар белән тора — Штраф түләрбез. Ул мәхлүкләргә дә яшәргә кирәк. Әнә Фердинанд теләсә нинди сумманы чыгарып салыр иде дә.. Инде булдыра алмый. Нәрсә булган ана?—диде Хәлил һаман да ваемсыз гына, һәрхәлдә. Сәеткә шулай тоелды. — Атып үтергәннәр. Хәзер аны алырга моргка барабыз. Син күптән беләсеңдер дип уйлаган идем. Ни хикмәттер, Хәлил бәй хәбәрне артык каударланмыйча кабул итте, утыргычтан егылып төшмәде. Бу үлемне авыр кабул иткән, дәвамы буласын сиземләгән Сәет тынып калды. Аңа кыен иде. 19 _ — ансурны юлдан алырга дигән ныклы карарга килде Сәет. Ысулы JVI бер генә Оҗмахка озату. Карар кабул итү белән аны үтәү арасында таныш булмаган юл ята. Шөреп кебек нык куллы сунарчы өчен дә каты чикләвек булып чыкты бу шөгыль. Яши торган өе янында Мансурның үзе белән генә «күрешү» илләм кыен иде. Өстән иңә торган күрсәтмәләрдән котылып, тулы мөстәкыйльлеккә чыккан ресторан хуҗасы эшкә үзе теләгәнчә, төрле вакытта йөри. Бер көнне фатирыннан сәгать унда чыкса, икенче иртәдә унбердә генә кузгала. Бер очракта гап-гади кешедәй җәяүләп кенә китсә, икенче мәлдә үзен машина кереп ала. Кичләрен соң кайта, үзе генә булмый, дуслары китереп куя; күп очракта шаулаша-гөрләшә өченче катка ук озатып куялар Машинада, кагыйдә буларак, һәрвакыт диярлек, чәчбикәләр була. Соңгыларын өенә алып менми, машинада калдыра. Авылдан алып килгән дини әнисеннән курка, диләр. Утыз җиде яшькә җитеп, бер тапкыр да рәсми өйләнмәгән икән. «Әнисенең дөмеккәнен көтә».— дип усал елмаеп куйды Шөреп, тар маңгаендагы сырларын уйнатып. Күз кырые белән генә машинадагы кызларга карап аласы килә. Якын килергә ярамый, хәтерләп калулары бар Пахан аны кат-кат кисәтте: сине йорт тирәсендә кеше түгел, эт тә күрергә тиеш түгел. Урамның икенче ягында үскән карт өянке төбен Шөреп икенче атна инде саклый. Агач аңа күптәнге танышы кебек якын, һәр каерысын белә, аскы, өске ботакларын кат-кат санап чыкканы бар. Айның тонык, төссез карашы йортларны, асфальтны ваемсыз гына сыйпый. Шөрепнең үткен күзләре һаман биш катлы кирпеч йортның урта керү юлында.. Мансур кичке унбердә генә кайтты өенә. Бер бүлмәдә азга гына ут алынды. Тиз сүнде. Тамагын эшендә туйдыра, газета-мазар укып күзләрен туздырмый. Өстәрәк шадра йолдызлар күз кыса Аларга ни... Кеше үтерәселәре юк. _ Пахан Мансурны алырга бер ай вакыт биргән иде. Икенче атна үтеп бара. Шөрепнең тәгаен көнне билгеләгәне юк әле. «Барыбер котелогыңны ватам мин синең, иптәш директор»,— дип зәһәрләнсә дә. бернигә дә исе китмәскә өйрәтелгән кеше дә тынычсызлана, борчыла, чарасызлыктан пошына башлый икән. Жирәбәнең Мансурга чыгуы очраклы гына булмады. Көтмәгәндә, уйламаганда коры сөт табу. Балтика илләренә алып барып сату өчен җаваплы Фердинандны кичке эңгер-меңгердә киң урамнарның берсендә атып үтерделәр- Шунда урнашкан кибеттә эшләүче җирән чәчле, озын нечкә борынлы, зәңгәр күзле кыз белән роман кайнатып йөргән вакыты иде мәрхүмнең. Кайсы көнне, сәгать ничәдә гадәттә очрашуга килүен санап чыгарганнар да. машинасын бикләп ятканда, икенче машинаның арткы утыргычыннан винтовкадан өч пуля сеңдергәннәр. Берсе башына, берсе аркасына, өченчесе кулына эләккән Сату-алу. алыш-биреш өчен яратылган, замана баласын олылап күмделәр. Ләкин аны берәү дә кире кайтара алмый Ике нәрсә кала. Урыны оҗмахта, яткан туфрагы мамык булсын, дип теләк теләү. Корьән чыгару, көннәрен уздыру яисә аккан каны өчен үч алу. Фердинандны юллан алып ташлауны Мансур оештырганны аңлады Сәет. Әлбәттә, ул үзе мылтык күтәреп урамга чыкмагандыр Еланның аягын күрмәссең Оештыру аның эше булуында шик юк Бу үлемне түләүсез, заяга калдырсаң. Мансур үзе дә. башка кланнар да дөрес аңламаслар. Шөрепне дәшеп алды. Ишекләрне яхшылап япты Фердинандсыз да калдык. Сәнгат. диде Сәет тавышына мөмкин чаклы үкенү, сыктану, рәнҗү, сагыну төсмере бирергә тырышып Хисләрен аңлы рәвештә тезгәннән ычкындырып, араларыннан изге бер кешене тартып алган билгесез көчне катлы-катлы игеп сүгәргә кереште: «Эттән яралганнар Җирәнгеч, тузбаш еланнар, үләт шакаллары! Тотын суалчан урынына изәсе дә. җимгә чуртанның азау тешенә куясы, бабайлар гөрзие белән умыртка сөякләрен ватасы...» Озак итеп, тәмләп, туйганчы тезде ямьсез сүзләрне. «Мин болай ук булдыра алмыйм», дип. күзләре дүрт булып, көнләшеп утырды Шөреп «Төрмәдә утырмаган, ә каян өйрәнгән? Килешеп тора үзенә сүгенү» Паханга хөрмәте артты. Күңелен урынына куеп, тын тарткач. Сәет сүзен җитди итеп төгәлләде: Миңа озак вакытлар ул җитмәс Ышанычлы, төпле, булган егет иде. Хәзер минем уң канатым, өметем булып син калдың. Рәхмәт, шеф! Әңгәмәдәшенең күңелендә кирәкле хисси җай, уртак кайгы хисе тудыргач. Сәет сүзнең икенче өлешенә күчәргә булды. Мәрхүм сине хөрмәт итүе, энесе кебек яратуы турында сөйләп утырт ан иде берничә көн элек. Чынлапмы? Шаяртып утырырга мин бала-чага гүгел. Вакыты да үзен беләсең Анысы хак. Синең аңа мөнәсәбәтең ничек? Ул сезнең ярдәмче, яше буенча олы буларак, безнең буынны бик якын китермәде үзенә Горурлыгы бар иде аның. Шуның аркасында дошманнары да җитәрлек булды. Дуслары күп булган, абруйлы кешене яратмаучылар, хәтта күрәалмаучылар табылмаса. аңлашылмас иде Мин ул ягын артык белмим, диде студентлар белән аралашу барышында сөйләшергә ярата, шуннан тәм. ләззәт таба башлатан Шөреп Фердинанд абыйның миңа мөнәсәбәте җылы иле Аның якты истәлеген аяк астында таптатабызмы, әллә үч алабызмы? Кемнән аласың’ Милиция таба алмады Кибеттән йөгереп чыккан хатын да. өч бер үк төсле «девятка»ларның төрле якка таралышуын гына күреп калган. Турыдан-туры мылтыктан аткан кешенең юнәлтүчесе, өйрәтүчесе, ахыр чиктә, яллаучысы була Җәзаны аткан кеше алырга тиеш Сәет сүз агышына үзгәрәк юнәлеш бирергә булды: — Кулыма пистолет эләкте дип урамда, төнге бердә шатыр-шатыр эт атып йөрүче тилеләре җитәрлек. Шөрепнең маңгаеннан, күз төпләреннән салкын тир бәреп чыкты. «Шпионнарын бөтен җиргә куйган. Бернәрсәне яшереп калып булмый. Шашынып йөрүем турында хәбәр килеп җиткән». Тирәнгә кереп, әрли башлар дип шөлләп, ризалашырга ашыкты. Мин әзер! Тик кемне, кайңан? Ирексездән. эре тешләрен күрсәтеп, елмаерга итте. - Минем төп вазифам да шул түгелме соң? Шуның өчен эшкә алдыгыз, квартира бирдегез, машинага утырттыгыз. Мин барсын да аңлыйм. Сәет аның сүзләрен игътибарга алмады. — Бу задание аерым очрак. Санап тотсаң, әҗере сиңа озакка җитәрлек булыр. «Өстәмә түләрлек булгач, важный персонадыр, малай». Ә хуҗа шәрехләвең дәвам иттерде: Эшне уңышлы башкарып чыга алсаң, мин анда шикләнмим, өч бакса долларны кулыңа аласың да. вакытлыча күздән югалып торасың. Мин инде булып кайткан тарафларгамы? Кире анда эләгәсем килми. Хәзер мин семейный кеше. Юк ла! Мәскәүгә китәсең. Торыр урын бар. Калганы үзеңә бәйле. Бир кулыңны. Ирләр булыйк, дигән бер татар шагыйре. Аңа сөйләнүе җиңел. Кеше атасы юк. — Хәзер тыңла.— дип Сәет кайчан, кемне әтмәлләргә кирәклек турында бик тәфсилле сөйләде. Карточкаларын күрсәтте. Пахан белән бергә төшкәннәре дә бар. Икесе дә чибәр, таза, суксалар үгез башын тишәрлек ирләр. Исән калганы иркенрәк яшәсен өчен, берсе фани дөньяны үз теләгеннән башка ташлап китәргә тиеш, һәм немедленно. Сөйләшеп, аңлашып беткәч. Шөрептән сорап куйды: — Курыкмыйсыңмы? — Минем әби курыкканга куш. койрыгы белән биш. ди торган иде. Курыкмаска әбиең өйрәткән булып чыгамы? Шөреп төрттерүне аңлады. Сыртын кабартты, шырпысын кабызды: — Әбигә сүз тидермәгез. Ничек диләр... Изге җан ие. Олы юлга чыгар алдыннан кәефен күтәрү өчен әйтелгән шаяртуның кабул ителмәвен күреп. Сәет Шөрепне тынычландырырга ашыкты. Ярый. ярый. Дусларча гына. Папкасына кулын тыгып, санамыйча диярлек акчалар тартып чыгарды. Эндәшми генә, егетнең учына тоттырды. Әйтерсең лә канга буялган кулларын салкын су белән юарга сабын бирә. — Бусы аванс. Хәерле юлга. Ходай белән әбиең сакласын үзеңне!.. Калганы, эш беткәч. — Ярый, мин олактым! — Юк. син олакма, җиңүче булып кайт! Шөреп ике атна инде шул эш белән мәшгуль. Олы түрәләрнең җан сакчылары кебек. Мансурның өен карауллый. Максатлары гына үзгә. «Юньсез, иң әшәке эшләрне Пахан миңа тапшыра. Әллә ышана, әллә миннән котылу җаен карый. Кем белсен, сүзенең төбендә ни ятканын. Мансур дигәннәре кирәкле кишер яфрагы, күрәсең. Америкада да бер баш сөяге өчен шуннан артык түләмиләр, дип ишеткән идем». Паханның белмәгән нәрсәсе юк. «Мансурның башы үгезнеке -кебек зур. Маңгаена төзә.— дигән киңәшен биргәч, үз алдына уйлангандай, исенә төшергәндәй өстәп куйды: — ЧК, соңыннан КГБ подвалларында гел маңгайга атканнар. Сере бар икән: кеше тиз үлә. күзләрендә атучының сурәте калмый». Хуҗасына каршы килеп, тәкъдимнән баш тарта алмаса да (өч мен доллар бит әле ул), Шөреп бик теләп алынмады бу эшкә. Аякларың тартмаган юлга чыкма икән. Ике атна карт өянке төбен юешли, гәгаен карарга килә алганы юк әлегә. Әүвәл ул үзендә Мансурга карата шәхси үч ялкынын дөрләтә алмыйча интекте Фердинандны, кәттә кыланчыкны үтерергә ул кушкан, ди. Шуннан дөнья үзгәрдеме, күчәре тирәсендә әйләнүдән туктадымы’ Пахан; «Сине ул ярата иде»,— дип салам кыстырган булды анысы. Үзеннән башка берәүне дә кешегә санамый иде Фердинанд Үзе юкта хәтта Паханны да... Янәсе, ул укыган кеше, университет бетергән, фәннәр кандидаты. Ләхет ул. дустым, мөселман дине кушканча, күмелгән һәр кеше өчен бер төслерәк алына. Дипломнарынны кочаклап ят әнә кара җир астында. Ә без Регинаны гез башында иркәлик.. Мансур квартирасының бер тәрәзәсендә шәүлә күренде. Шөреп биноклен алды. Чәчәкле яулык бәйләгән баш юлны күзәтә Озак басып торды җансыз сын булып. Малаен шулай зарыгып көткән изге ана Шөреп күңелендә коточкыч ачу. нәфрәт хисе уятты Ул калтырана башлады «Бай кешене аналары көтә, тапкан хатын мине мәче баласыдай ташлап киткән, хәзер башкаларны иркәли, хөрмә ашата». Тәрәзә төбен саклаучы карчыкка, барча аналарга нәфрәте, котырынган диңгездәге дулкыннар төсле, иреккә ыргылды. «Тиздән чәчләреңне дию пәриедәй тузгытып, җансыз улың янында җылап утырырсың' Балда* майда йөздең, җитте» Як-ягына карануыннан туктамыйча, хыялында туган явыз манзарадан канәгать калып, усал елмаеп куйды. Аңа. салкын гәүдәдән бигрәк, үлгән кешенең якыннары әтисе, әнисе, бала-чагаларының интегүе бирә иде чын ләззәтне Хаста кешенең йомшак ястыгында җан тәслим кылуы бер хәл. Туганнары афәтнең якын арада киләсен белеп, сизеп, аңлап, «тиздән тереләсең, җайлашып, хәл тартып барасың», дип тынычландырудан үзләренә дә таяныч табып, саубуллашып кала алалар. Язмыштан узмыш юк Тәңре үзенә алмаган адәми затның әле туганы юк. Анасы иркәсендә типтереп яшәүче Мансурга карага күңелендә ризасызлык колмагы үрләде, үч аласы килү нөктәле үпкәгә үсте. Ике атна эчендә Шөреп үзе өчен ифрат кирәкле бер нәрсәне ачыклый алды. Мансур дүшәмбе көнне оеннәп нәкъ сигез дә утызда чыга икән. Күрәсең, атна башында аларны кемдер, олырак зат тугызга җыелышка, планеркага чакыра. Шул көнне тамгаларга да. бу тирәдә аргык чуалмаска. Урам йомышы белән чыгарылган бәләкәй эт инде ничәнче кат Шөрепкә өрә- өрә ташланды. Өлкән яшьтәге хуҗа ханымның күз карашында чит. ят егеткә артык җылы мөнәсәбәт сизелмәде. Сузарга ярамый ...Дүшәмбе көнне тугызынчы егерме биш дәкыйкадә, Сталин чорында тыныч, иске урамда салынган биш катлы ак кирпеч йортның кырый керешенә яшел «Жигули» килеп туктады. Аннан уртача буйлы, киң җилкәле милиционер чыкты, кыска аяклары мөмкинлек биргәнчә, эре-эре атлап, эчкә үтте Беренче катның яртысына җигеп тукталып калды Фуражкасын салып, андагы рәсемне өйрәнә башлады Кечкенә эт белән өлкән яшьтәге ханым урамга уздылар Эт милиционерны иснәде, ниндидер серне сизен тә. берәүгә дә әйтмим, дигәндәй күтәрелеп карады да. урамга кәнтерекләде. Мизгеле мәңгелек булып тоелган тынлык урнашты. Ниһаять, өченче катта ишек ачылды, мыгыр-мыгыр иткән сөйләшү ишетелде, икенче каг мәйданчыгында өстенә кара-зәңгәр шевиот костюм, галстук белән ап-ак күлмәк кигән, төрек, әзербайҗан фильмнарында баһадирны, олы хуҗаны. һич югында елгыр бизнесменны уйнаучы артистларны хәтерләткән чибәр, мәһабәт ир пайда булды Очы тар. ялтыраулы кара күн аслы ботинкаларын таш баскычка хуҗаларча басып аска төшә Ваемсыз гына милиционерга карап алды. Таныш булмаган менгнын монда буталып йөрүенә гаҗәпләнеп тә өлгермәде, кыска көпшәле кара наган хөкем әһеленең кесәсеннән кулына сикерде. Шартлау тавышы яңгырады. Олы гәүдә абынгандай итте, егылмады, ун кулы белән болдырга тотынды, икенче пуля корсагына килеп кадалды. Пистолет янә галифе чалбар эченә чумды. Олы гәүдәнең гөрселдәп ауганын көтеп торырга көче җитмәде. Үзен- үзе үтерүче биектән ташланган кебек, күзләрен яман усаллык белән ялтыратып, урамга атылып чыкты. Машина киткән булып, пулялар алмыйча, йөз егерме килолы Мансур арттан килеп чыкса? Шөрепнең бөтен тәнен мәгънәсез, миһербансыз курку чолгап алды. Бозлы судан чыккандай, калтырана башлады. Машинаның газ биреп торуын күргәч гә. аның кемгәдер, нәрсә өчендер явыз ачуы килде. Кычкыру, кемнедер кыйнау теләге уянды. ~ Йөртүче Ринат эшнең уңышлы чыгуын. Шөрепнең гәүдәсе буйлап юан бау төсле җансыз салынып төшкән куллары буенча аңлады. Көпчәкләр ыңгырашкан, эт чыелдаган тавышлар артта калды. 20 —.әст бүген Әхмәдиша карт йортына гадәттәгедән иртәрәк килеп с туктады. «Волга»сыннан төшкәндә, Замирга: «Эчкә узмассың, озак тормыйбыз».—дип күрсәтмәсен бирде дә тар капкадан эчкә үтте. Яшел «Жигули» махсус мәйданчыкта тора. Үзе белән бер яшьләрдәге кара чәчле, тәбәнәк буйлы егет белән Шөреп тар такталардан ясалган агач эскәмиядә тәмәке көйрәтеп утыра. Сәетне күрүгә, торып бастылар. Икесе дә аның артыннан өйгә иярмәкче булганнар иде. үзе белән Шөрепкә генә узарга рөхсәт бирелде. — Саумы, егет,—дип, ни өчендер күзенә карамаска тырышып. Сәет кулын сузды. — Хәлләр ярыйсы. — Йомыш үтәлдеме? — Сорап торасың тагын,—диде Шөреп, авызын ерып. — Төрлечә була. Соңгы вакытта ул бронежилет киеп йөри, дигәннәр иде. Фердинандны үтергәннән соң... — Аны бит маңгайга элеп булмый. Үзең өйрәткәнчә, беренче патронны шунда сыладым тәмләп. Сөйләшүе ошамый. Кыюлык өчен төшереп алган булырга охшый. Хәер, йөзе кызылны кызартып булмый. Артык иркен, йөгәнсез тота үзен. Сәеткә «син» дип эндәшкәне юк иде әле. Мондый мөрәҗәгать Хәлил белән Әхмәдиша бабайга гына рөхсәт ителә. Алары да якынлык алмашлыгын хуҗаның кәеф вә сихәт-нәсихәтләренә карап кына эшкә җигәләр. Дулаган, кәефсез чагы булса, гел инглизләр төсле: сез дә. без... Чыраен чытты Сәет, түзде. Ирен читләренә керпеле елмаю чыгарып: — Сүз нәтиҗә турында барырга тиеш. — Соң әйттем бит инде.— диде Шөреп шул ук тонда. — Әйдә, яхшылап сөйләп бир! — Нәстәсен сөйлисен инде аның? Гадәти эш. Иртәнге тугызынчыда Ринат белән подъезд каршына солидно гына килеп туктадык. Лейтенант абзаң солидно гына кереп китте. Нәкъ вакытында чыкты мәхлук. Ике тапкыр бәрдем тегеңәргә. Беренчесен, үзең өйрәткәнчә, маңгаена, икенчесен корсагына. Шунда ук, сүз-фикер сөрешеннән читләшеп, немец пистолетын мактый башлады. Ясый беләләр икән үтерү коралын фашист калдыклары, малай, минсиңайтим... Сәет аның халәтен аңлый, бүлдерми тыңлый. Эт белән кода булсаң, сөяк белән туй итәрсең. Пистолетны, үзен, йөртүчесен мактап эчен бушаткач, егет тынып калды. Сәет өчен күп нәрсә ачык түгел иде әле. Эз, тамга калдырмаганмы? Сезне өй эчендә, урамда беркем күрмәдеме9 Узып баручы кешеләр очрамадымы9 Әнисе озата чыкмадымы9 Әүвәл «юк, якын-тирәдә эт тә юк иде» дисә дә. исенә төшердеме, әллә алдан яшерергә уйлап та, хәзер дөресен әйтү яхшырак булыр дигән фикергә килдеме, кинәт ычкындырды: — Эт йөри иде урамда. Нинди эт? Кечкенә Менә шуның хәтле генә, ләң-лән. — Соң? Ул сезне өреп озаттымы? Көпчәк астына килеп керде, үлгәндерме, юктырмы, әйтә алмыйм, чинап калды. Үзе генә йөри идеме? — Әйе. Берүземе? Берүзе дип. хуҗасы белән чыкканнар иде прогулкага. Хуҗасы кем9 Шул подъездда, дүртенче катта торучы хатын. Ул сезне күрдеме? Каян белим. Күрсә, безне танымый ич ул әби. Сәетнең эченә билгесез юртак шом үтте. Шөрепнең чиста эшләп чыга алуына алдан ук ышанмаган иде ул. Тәвәккәллеге бар. Тик уйлап, алдын-артын карап эшләргә җыйнаклыгы җи!ми Эт белән әби мәсьәләләрен ачыкларга кирәк. Башын яшергән башсыз калыр. Сөйләш iepo торгач, шул чаклысы да ачыкланды Болонка белән әби аны агач артында посып торганда да күргән булганнар икән. Анда да эт Шөрепне кабул итмәгән, янына килеп, тавыш чыгарган. Ана мине танырга тиеш түгел. Беренче тапкыр мин свитер белән чалбардан идем. Хәзер милиционер киемендә. Янә фикер йомгагының очын югалтып, читкә китте Шорен Милиция формасы миңа килешә икән. Шунда эшкә урнаштырмыйсыңмы соң мине? Кирәкле сүзне әйттерә белер идем мин бандюгадан! Их. мин аларны Шоферың ни эшләгәнеңне, кемне үтергәнеңне беләме’ Юк Аткан тавышны ишеткәндер? Миңа ташланган овчарканы атып үтердем, дидем Ышандымы? Эткә эт үлеме, диде. Курыкмагыз! Минем белән утыртан ышанычлы малай. Сәет, күрше бүлмәгә кереп, сейфтан өч мең доллар акча алып чыкты Шөрепкә бирде Биш йөзен шоферыңа бир! Өстәп менә шуны куш, дип, куен кесәсеннән бер пачка Расой акчасын чыгарып салды Тиз генә озат аны. Монда юлны онытсын! Үзең кире әйлән! Шөреп урамга чыгып керде. Тәртип, егет китте. Авызы йозак. Сәет кесәсеннән ике билет чыгарды Син бүген кич «Татарстан» поезды белән Мәскәүгә китәсең. Барын җитүгә, бу билетны чәйнәп йотасың. Монысын үлгәнче саклыйсың Шулай ук Мәскәүгә Тик өч кон элегрәк киткән поездныкы Аңлашылдымы ? Пестәсен аңламаска инде аның. Төрмәдә гел дураклар у гырмый. диде Шөреп үпкәләгән тавыш белән Менә сиңа адрес. Ачкыч. Безнең квартира ул. Хәлеңне белешен торырлар Хәзер сиңа ярдәмгә берничә егет бирәм Яшел машинаны юкка чыгарырга кирәк булыр. Минем машинанымы? Ул синеке түгел инде. Мәскәүдән кайткач, яңаны бирербез Хәзер үзең дә сатып ала аласың. Сәет машинаның номерларын, бөтен документларын алып, тимер кайчы белән вак кисәкләргә үзе турады. — Әүвәл мотордагы, кузовтагы саннарны сытыгыз. Машинаны сүтеп. яшел буяуны наждак комы белән ышкын төшерегез. Элеккеге машинаның эзе дә калырга тиеш түгел. — Запчастька алырга ярыймы9 диделәр. Машина бөтенләе белән шунда китәргә тиеш. Шөреп аның кешелеген калдырмаган инде. Металлоломга гына тапшырасы. Сәет, бөтен тормыш тәҗрибәсен туплап, тап калдырмаска тырышса да. яманның кәсафәте. ягъни шаукымы, бәласе бер чакрым алдан йөри икән. Шуннан соң булган кыйты хәлләр Сәеткә авыр тәэсир итте. Тирә- юнендә ниндидер киеренке, аңлашылмый торган, хәтта куркыныч халәт урнашты. Билгесезлек пәрдәсе томанлы һәм ямьсез иде. Кул эшкә бармый. Башны акыллы фикерләр, борылышлар читләтеп үтә. Чакма ут алмый. Үзен кая куярга белми аптырап, каңгырып йөргән көннәрнең берсендә күңелсез хәл килеп чыкты. Яманга якын килсәң, карасы йогар. Бусы да Шөреп калдырган эз булып чыкты. Сәетне Әхмәдиша бабай йорты янында кыска буйлы егет каршы алды. Кара чәче. йөзе, гәүдәсе мин татар токымыннан дип тора. Кайдадыр күргәне бар иде кебек Сәетнең аны... — Сәет Яруллович. исәнмесез! — Сезне кем дип белик?—диде көтелмәгән очрашуга артык сикереп төшмичә. Мондый күрешүләрнең берсе дә шатлыклы хәбәр, сөенеч алып килмәгәнен үз тәҗрибәсендә кат-кат сынаганы бар Сәетнең. Рәхмәт әйтер өчен көне буе урамда көтмиләр. — Мин Сәнгатнең шоферы Ринат булам. — Машинасын үзе йөртә иде ул. дигән булды хуҗа бу егетнең кем икәнен генә түгел, ни өчен килгәнен дә чамалап. «Шөреп аның белән исәп-хисапны ясамаган яисә егет боларны куркытып, тагын да күбрәк каерып, киләчәктә дә суырып, имеп ятырга мөмкин булыр, дип юлга чыккан. Комсызлык, тормыш биргән форсатны кулдан ычкындырмау— адәм баласының иң начар сыйфатлары түгел. Зонадан чыккан кеше башкача фикерли алмый. Үзенчә хаклы. Аны үзгәчә яшәешкә өйрәтмәгәннәр. — Теге көнне мин аның белән эшләдем. — Нинди «теге көнне»? Сәнгат үзен урамда тешләгән этне аткан, икенчесен син көпчәк астына алган дүшәмбене күздә тотасыңмы? — Алай ук тегел. Дөрес сүләмисез! Сәет аны ишетмәмешкә салышты. — Сезнең кайларда. ниләр кыланып, башбаштакланып, синең дустын Сәнгатнең маймылланып, милиционер формасы киеп, кеше куркытып йөрүен мин соңыннан гына ишеттем, кем. тәкъсир. Юри озын итеп, бутап, катлауландырып сөйләде Сәет. Утырудан калган гадәте булса кирәк, әрсез егет бармакларын тартып шартлата. Ә күзләрендә имансыз, денсез салкынлык. Әзерлексез кешене туңдырырга мөмкин. Сез нәрсә, абзый! Мине тилебәрән орлыгы ашаган дип беләсезме әллә? Бер шашкан эт ату өчен атналар буенча агач төбендә утыралар диме? Шул көнне. Сездән киткәч, уңышны матур гына чылаттык. Шөреп барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Газетада «Убийство в своем подъезде». «Мафия расправляется» дигән заметкаларны укыдым. Кемне үтергәнебезне дә беләм. Шөрепкә гаянма. суга таян икән. Аның белән ипләп кенә араны өзәргә кирәк. Бу егеттән ничегрәк котылырга? Мансур янына озатсаң, сасысы чыгар. Бик яшь тә. — Сезгә, егетем, миннән, бездән.— ул кулын киң җәеп, биек бетон стенага, тимер белән тышланган капкага күрсәтте.— ни кирәк? — Эшем өчен түләү! - Нинди эш өчен"’ Теге абзыйны атарга барганда, машинада мин идем. - Мин сезне белмим, белергә дә теләмим Кем белән сөйләшкәнсез, шуның янына барыгыз! Шөреп миңа 500 доллар һәм 500 мең сум обишайт иткән иде Соңгысын отстегнул. Американ акчаларын хуҗаның үзеннән барып алырсың. үземә дә тамызмады, диде. Тиешлемне алырга килдем Шөреп үзенә турылыклы калган. Парын төп башына утырткан. Вәгъдә ителгән акчаны биреп булыр иде. Шулай тиеш тә. Ләкин Сәет, иншалла. бу халыкны үтәли күрә Бу —дәгъваның башы гына. Уркалар- ны бер ияләштерсәң, алар әрсез урам эте, хәерче чегәннәр кебек теңкәңә тиячәк. ник туганыңа үксндерәчәк - Егетнең байлыгы кесәдә гүгел. йөрәктә икәнен беләсеңдер, егетем. Бусы бер Икенчелән мин ни өчен сиңа гүләргә тиеш әле? Урамда кеше этен таптаткан өченме? Әби сезне эзләп тапса, кирәгегезне бирер әле. Табачак та! Ни өчен түләргә? За заказное убийство Көлгәндәй итте егет Янәдән бармакларын шарт-шорт китерде Егетем, кем белән килешкәнсең, шу нардан акчасын да ал! Әгәр тагын бер тапкыр бу йорт тирәсендә күренсәң, баш сөягең әнә шул карачкы янында эленеп торыр.— дип. кош-кортны куркытырга куйган сәләмә бүреккә ишарә ясады Ринат йөзен күтәреп, өскә караган арада. Сәет аның ияк астына китереп сылады. Кизәнмичә генә сукса ла. Шөрепкә һәм каршындагы егеткә, әшәке дөньясына зәһәр ачуы йодрыкка күчкән иде. Егет тузанлы юлга барып төште. Бабайның капка тишегеннән карап торганын сизенгән Сәет: Әхмәдиша абзый, этне җибәр бәйлән. Снайпер мылтыгын алып чык' Ринат ялт итеп сикереп торды Юк. юк. кирәкми Акчагыз да. үзегез лә кирәкми Чәнчелеп китегез бөтен мафиягез белән! дип торып йөгерде Артык аны Төньяк калавылыпда күрмәделәр. 21 әһәрнең иң мөхтәрәм кешеләре, аеруча сәүдә, алыш-биреш ш тирәсендә япләүчс олылар Мансурны соңгы юлга зурлап озат * w тылар. Чит илдә ясалган зиннәтле, ялтыравык, үзебезнең «Волга». сигезле, тугызлы машиналар төркеме урамнарда гадәти хәрәкәтне туктатты. Кочак-кочак кыйммәтле чәчәкләр сибелде. Венокларның нсә- бен-хисабын алып бетерерлек кенә түгел иде Үзенә шундый мәхәббәтне күрә алса, ресторан директоры ничекләр шатланыр иде! Юк шул. Үлгән кеше ни сизгәнне без белмәгән төсле, мәрхүм дә исәннәрнең ни кыланганыннан хәбәрдар була алмый. Берничә кеше чыт ыш ясаганнан соң. Сәет сүз сорап алды Мансурның якын аркадашы, күмүне үз өс генә алган Вильсур Садыков ирексезләп Сакманонка сәер караш ташлап алды Мәет янында бәхәсләшү, сүт көрәштерү кабул ителмәгән. Ярамый Б\ кешелек буыннан-буынта тапшыра килгән, катгый үтәлә торган кануннарның берсе Ат тангиданы җир йога, соңгы мамонтның сөяге генә кала. Грек. Рим. Чыңтызхан. Аксак Тимер, төрек империяләре җимерелә, таркала, шөһрәтләре риваятьләрнең зәңгәрсу канатында тына саклана, халыклар кырыла, милли телләр токка чыга, үлеләргә их тирам дигән язылмаган канун исә көчен саклый, хәрәкәт тә кала. Сәетнең өстендә япон миллионерлары кия горган зәңгәрсу-кара кәч- гүм Гыйнвар кары тос те атт-ак күлмәк Яшел кыяр төшерелгән гарефәк галстук. Үз бәясен белен, тулы тынлык урнашканны көтеп алды. Матурлык өчен кигән алтын беләзекле кара күзлеген кулына төшерде. — Кадерле Мансур Маулетович! Барчабызга кыен бүген синең оелән аерылышу. Бу коточкыч җинаятькә ышанасы килми, һәркемгә тормыш бер генә бирелә, аны iартып алырга берәүнең дә хакы юк Явызлык бездән көчлерәк Миһербансызлык үзенә корбанга күк йөзендә якты йолдыз булып янган безнең дустыбызны сайлады. Җиһанда Мансур атлы йолдыз сүнде. Аның якты, кешелекле, моңлы эзе безнен йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Бу кайгылы минутларда бик күп сөйләп булыр иде. Тик безнең тирән хасрәтне чагылдырырлык сүзләр әлегә табылмаган Хуш. Мансур дус! Урының оҗмахта булсын! Кесәсеннән ап-ак кулъяулыгын алып, күзләрен сөртеп, читкә китте. Бу көнне табигать Сәеткә сынау арты сынауны җибәрә генә торды. Кабергә вакытлы таш һәм койма утырткан арада Мансурның анасы килде аның кырына. Ак яулыктан, авызының бер читен генә бушатып: — Беләсеңме әле, Сәет, улымны үтерделәр бит Менә күмдек. Кайтмастыр инде. — Беләм, апа,— дип, гиз генә читкә китте Сакманов.. Калтырану китереп бәргән кулларын ашыгып кесәсенә тыкты. Ярый әле апа аңларлык хәлдә түгел иде аның халәтен. Чигкәрәк китеп тә өлгермәде, Сәетнең җиңенә икенче берәү орынды. — Исәнлектәме, Сәет Яруллович! Күзе белән күргәнче үк. тән күзәнәкләре белән тойган иде полковникны Сәет — О. иптәш полковник! Хәерле көн! — Бик үк хәерле түгел шул. иптәш Сакманов. Алдан сезнең ярдәмчегез Фердинандны үтерделәр. Хәзер менә Мансур Маулетовичны алдылар. — Бер үк кешеләр эше дип саныйсызмы? Мондый сорауны бирергә тиеш түгел иде Сакманов. Аның да күңеле кояшлы көндәге язгы боз шикелле йомшарган. Сизми дә калды. — Иманым камил, ике үлем арасында тыгыз элемтә бар. Берсе икенчесенең нәтиҗәсе дисәк тә, ялгыш булмас. Фердинандны үтермәгән булсалар, Мансур да яшәвен дәвам итәр иде димәкче буласызмы? — Мин алай ук раслый алмыйм. Әле тикшерәсе, ачыклыйсы, өйрәнәсе бар. Сезгә бу нәрсәләр мәгълүм. — Кинаяләр, төрттерүләр белән сөйләшмик әле. иптәш полковник, шундый хәсрәтле көнне булса да... Мин үтерүчене барыбер табачакмын. Сәет Яруллович! Ышануымча. сезнең бу эшкә катнашыгыз бар. Табуг янында матур сөйләдегез, тик ихласлык җитмәде. Гаепле кеше икәнегезне мин тавышыгыздан сизендем. Хөрмәтле полковник иптәш, мин бик күп. бик күп нәрсәләрне сизенеп яшим. Тик аларны папкага теркәп булмый. Хөкем эше ачып та булмый хәтта. — Мәсәлән? — Күптән түгел Татарстан кооператорлар оешмасының Киндеридәге склады янды. Анда 40 телевизор, 80 суыткыч. 10 чит ил гарнитуры һәм тагын әллә нәрсәләрне у г ялап алды, дип яздылар. Сез дә анда булдыгыз. Яндыга саналып, протоколга кертелгән әйберләрнең берсе дә складта булмавы сезгә мәгълүм. Сәет аңлы рәвештә полковникны Мансур үлеме тирәсеннән читкәрәк алып китте. Ментлардан котылу юлы бер генә: үзең бәйләнү, үзең һөҗүмгә күчү. — Юкны сөйләмәгез! — Соң анда «янган» ун суыткычның алтысын бик арзанга үзем сатып алдым. Тик каян алганны әйтмәскә куштылар. Димәк, син үзен сообщник? Сәел ялтыравык ботинкасының үткен очы белән, ташып торган җегә- рен кая куярга белми бимазаланган шук малай кебек, кечкенә чуер ташны читкә тибеп очырды да. кәттә күзлеген киеп алып: Шул ук янгыннан берәр телевизор, келәм сезнен өйне бизәмиме икән? Сез нәрсә сөйлисез? Мин. мин. Сообщникларны. бәлки, ерак җәһәннәмнән эзләргә түгелдер, диюем генә. Полковник, чыгырыннан чыгарга җитешеп, хәленнән килсә, янында атлаган чибәр һәм үзен ифрат иркен, бәйсез, хәтта явызларча өстен тоткан (әкәбберне хәзер үк кулга алып, аерым камерага ташлыйсы килеп тә, шуны эшли алмавына гарьләнеп баруын яшерә алмый. Мин үтерүчене табачакмын! Анда сезнең катнашыгыз булуында минем шигем юк,—дип төкерекләрен чәчә-чәчә чын күңелдән ярсыды полковник — Сау булыгыз, иптәш Насыров, диде Сәет, юри кыланып, башын, билен бөгеп. Бер мизгелгә күзләре очрашты. Анарда бер-берсенә мөнәсәбәт ачык чагылган иде. Фердинандны күмүдә дә катнашкан иде Җәүдәт Габдуллович Каберлеккә ментны мәрхүмгә уңай мөнәсәбәте алып килмәгәнне сизенде Сәет. Буып ташланган сарыкның итен эзләп бүренең кабаг киләсен белә ул. Кайгылы шөгыльдә катнашучылар арасында үтерүчеләрне күзли. Анда да үзе килгән иде Сәет кагына - Кайгыңны уртаклашам. Рәхмәт Сезгә бик турылыклы адәм иде. Әшәке кешене үтермиләр. Андыйлар дөньяны сасытып, картаеп, бавыр авыруы белән интегеп үләләр. Фердинанд бәхетле. Саубуллашырга ярты Казан килгән Җәүдәт аны бүлдермичә тыңлады Кайгысы кара болыттай булса да. Сәетнең югалып, йомшап, таралып калырга хакы юк иле. Иптәш полковникның ачыклыйсы килгән мөштере дә бар икән Сөйләшү көтмәгәнрәк юнәлеш алды Сәет Яруллович. сезнен кыйблагыз бармы’’ Кыйбла барчабыз өчен уртак инде ул. Шул якка карап намаз укыйсы... картайгач. Кыйблагыз нинди? Җавап бирегез, мөмкин булса Төсен сорыйсызмы? Тормыш кыйблам сезне борчыймы? — Соңгысы кызыксындыра мине. Башын күтәрмичә генә, сәерсенеп, полковник ягына күз салды. Йөзе җитди иде тегенең. Кыйблам йөгәнсез җил. Җилнең төсе юк Җаны бар. диде Җәүдәт. Җилнең җанын эзли-эзли яшь гомерләр үтте инде, иптәш полковник Кешеләрне саклыйсы иде. Сәет Яруллович! Сезнен белән бәйлән- мәсә. Фердинандка яшисе дә яшисе әле бу фани дөньяда. Фәннәр кандидаты Бу корбан сезнен намуста. - Ә бәлки, сезнекедәдер. иптәш полковник’’ Тәртипне мин сакларга тиешме? Мин милициядә эшләгән кеше, беләсез Җинаятьчене тотып алып килгәч, кем минем кулга сукты? Ахыр чиктә, мине хәзерге шөгыльгә үзегез үк этәрдегез түгелме? Әлбәттә, конкрет сезне күздә тотмыйм Сөйләшү ике як өчен дә авыр, төртмәле, түбәнсетүне дулкында чайкалды. Бүген дә шул ук рухта бара «аклашу». Үзен күпме генә егетләрчә, бәйсез тотарга тырышса да. Сәетнең кальбендә тырнаклы мәче утыра. Шөреп, этне таптатып, юеш комда аркан эзе калдырган. Полковник та шуңа киная ясый икән — Күрше апа күреп калган милиционерны, машинаны. Яшел иске «Жигулиины эзләү дәвам итә. Табарбыз без аларны! Хозыр Ильяс юлдашыгыз булсын! Сакмановның саруын кичәдән калган аш түгел, ә үзен туктаусыз күзәтү астында тоткан күрәлмаучан. тынгысыз, явыз күзләр крйната иде. Бу карашның көчле басымын табут алдында нотык тотканда да, полковник белән сөйләшеп барганда тоеп торды Сәет Бу гадәти кызыксыну, ваемсыз өйрәнү генә түгел иде. Кемдер, әйтерсең лә. аны мылтык мушкасында тота, бармагы — чакмада Як-якка борылган, кесәсеннән кулъяулыгын алган, авыз кырыен, күзен сөрткән булып, үз тарафына яман дулкыннар җибәргән кешене эзләде Сәет. Хәрби тәҗрибә, табигый зирәклек, күзенең үткенлеге һәм һәрдаим этлеккә әзер тору ярдәм итте. Тапты ул аны. Читкәрәк китеп, бер каберлекнең тимер рәшәткәсенә тотынган да, Сәетне кармалый Олыгайган, чәчләре сирәгәйгән, мәгәр үзен танырлык. Сигез ел элек тар-мар ителгән тәп-ләп оешмасының элеккеге җитәкчесе Андрей Северцев, оста сунарчыдай. күзли икән аны. Ара шактый булса да, сизде, күрде Сәет: нәфрәт тулы күзләре җансыз пыяла төсендә иде. Тәненә гүя ток йөгерде. Аның сигез урынына биш ел утырып төрмәдән кайтуы, янәдән Римма исемле уртак танышларында яши башлавы турында хәбәрне җиткергәннәр иде ана. Мәрхүм Фердинанд та аның хакында тулы белешмә биреп калдырган иде. Димәк. Казан каласында аның тагын бер җан дошманы артты. Тәп-ләп паханы белән тәүге очрашуы истәлекле һәм дәвамлы булды. Милициядә совет хакимиятенә якты киләчәк бәрабәренә армый-талмый хезмәт И1кән дәверендә булды әлеге сәер хәл-әхвәл. Ул Северцовны сөяркәсен тукмап ятканда кулга төшергән иде. Район милиция бүлекчәсеннән хәбәр бирелде: «Синең участокта. Жданов урамында, фәлән йорт, фәлән фатирда бер ир хатынынмы, сөяркәсенме, фахишәсенме тукмый, шунда бар, тикшер, тиздән оператив группа да килеп җитәр». Бик тиз тапты йортны. Мәче исе аңкып торган пычрак баскычтан өченче катка ташлады гәүдәсен Сәет. Ишек яртылаш ачык. Эчтән шыңшыган, ыңгырашкан, гырлаган сәер тавышлар килә. Бүлмәгә атылып кергән участковый шундый күренешкә тап булды: ут-кызыл җирән чәчле, таза бәдәнле ир күлмәкләре ертылган, изүләре ачык, тулы дяклары ялангач хатынның күкрәгенә тезен куйган да, битен чәбәкли, башын төя: Әйт. кая яшердең сөяркәңне? Кем ул? Үтерәм хәзер, сука! Сәет сыбызгысын эшкә кушты. Яратып башкарган эшеннән аерылып, ир чакырылмаган кунакка явыз караш ташлап: «Ярдәмгә мент чакырдыңмы?» — дип, корбанын ташлап, участковый өстенә сикерде. Тәҗрибәле йодрык Сәетнең битенә сыланды. Хәмер эчеп, хатын белән булышып, явыз ир көчен беркадәр югалткан иде. Яңагы соңыннан кара янып чыкса да, сугуы әллә кем булмады. Сәет җавапны тиз генә бирә алмады. Олы гәүдәле булса да. ир җиңел сөякле, заманча сугышу алымнарыннан шактый хәбәрдар булып чыкты. Олы бүлмә буйлап, Сәет тирәсендә орчык кебек бөтерелеп йөри башлады. Шул арада эләктереп тә ала. Максаты — дошманын үз артыннан йөртеп арыту, сулыш алу ритмыннан чыгару. Сәет ачуына, гарьләнүенә түзә алмыйча, үзе бәргәндә, артык кабаланып. хаталар ясады. Ирнең сул йодрыгы янә Сәетнең битенә эләкте. Тәмам ачуы чыгып, милиционер аягын эшкә җикте һәм гәүдәсе белән әйләнгән уңайга тегенең корсагына типте. Иләмсез тавыш чыгарып ыңгырашып куйса да, албасты аягында калды һәм кискен чүгәләп, башы белән Сәетнең эченә бәрмәкче булды, әмма тизлек җитмәде, өлгерә алмады, ияккә юнәлгән көчле йодрык борынына эләкте, шарлап кан китте. Кан исе нәфрәтенә өстәмә көч бирде. Ирнең кызгылт-соры күзләрендә үтергеч күралмау чан җәһәннәм уты кабынды. Күрше бүлмәгә йөгереп кереп китте. Аннан пычак белән чыкты. Сәет артка чүкте. Бәхете бар икән, шул мәлдә оперативниклар бәреп керде. Кулына эләккән наган түбәсе салкын коралны зыңгылдап идәнгә төшәргә мәҗбүр итте. Ир бар ачуын, үчен Сәеткә юнәлтте. Мин синең арка сөягеңне сындырам барыбер, чоланыңны яндырам.— дип иләмсез, ямьсез сүгенде. Караклар жаргоны, тәп-ләпчеләрнең сүз байлыгы белән таныш түгел иде ул мәлдә Сәет Күбесен аңламады Эзләп табармын сине барыбер, бәдбәхет мент. дип кычкырырга өлгерде Северцев кулларына ябышкан милиционерлардан ычкынырга маташып. Сәетнең күңелендә аның ләгънәте белән каргышы бергә буталган сүзләре түгел, күзләре калды. Асфальттагы бәләкәй чокырлар кебек тирәндә утырган бәбәкләре, утлы күмердәй көйрәүле карашы онытырлык кына түгел иде. Менә алар хәзер дә Сәетне капшыйлар, тишәләр, тешиләр, элеккечә^үк күралмыйлар Ул көнне Сәетне хатын белән сөйләшергә, беркетмә төзергә калдырдылар. Хуҗабикә шул арада өстенә чәчәкле йомшак халат киеп, урыннарын рәтләп өлгергән иде Төз аяклары, оятсызланып, халаттан чыгып- чыгып куя. Кара тамгалар, кыйнау эзләре бигенең матурлыгын, халат якасы күкрәгенең килешле, теләсә кайсы ир-агны җәлеп итеп, өмсен- дереп торырлык күркәмлеген яшерә алмый. Сәетнең тәне авырта, бите сызлый, күңелендә ачу һәм үпкә. «Менә шундый тотнаксыз, әхлаксыз хатыннар өчен ирләр сугыша, пәһлеваннар үлә Ә минем ни гаебем бар? Ни өчен мин тукмак ашадым’’ Хуш. теге дәҗҗал утыра, аны онытмаслык итеп дөмбәсләрләр, бу кагыйдәнең үтәлмичә калганы юк. Срок алыр. Шулай да ул хатынның рәхәтен күргән, иреннәренең балын суырган, тулы балтырлы аякларының дәртен тойган. Аңа бик үк үкенечле т үгелдер? Гаепне хагын-кызда эзлә, ялгышмассың, дигән борынгылар «Монысын да күрше камерага тыгарга унбиш гәүлеккә. Морзе әлифбасы белән серләшеп ятсыннар шунда. Җитте аңа Казан пычрагын җыярга. Квартира алса, милициядә бер кон дә калмаска кирәк» Сәет, папкасын ачып, тез башына куеп, беркетмә тутырырга кереште. Исем-фамилиягез. туган елыгыз, эшләгән урыныгыз Ташла! ыз әле. ингәш милиционер, сезнең яңагыгыз сызламыймы, иренегез авыртмыймы? Көзгегә карыйк әле. Хәзер одеколонлы мамык белән эшкәртәм. Кулыннан алып, коридордагы олы көзге янына алып килде Сәетне Карагыз әле. сезнең уң як каралган, минеке дә. Сезнең күз төбегезгә дә кара дага төшкән, минекендә дә шул. Сезнең борын да балык башына охшаган, минеке дә бәрәңге түгел Көлсу чырайлы, зур сыек зәңгәрсу күзле, сөяр өчен яратылган мул тәнле хатынга күтәрелеп карады да көлеп җибәрде Сәет «Ни чур!ыма соң әле мин шундый чибәр хатынга бәйләнеп ягам», дип. Римманы үз ягына борды. Тегесе, шуны гына көткәндәй, сусыл иреннәрен Сәет ихтыярына тапшырды. Җене сөймәгән кәгазь урынына башка беркетмәгә өстенлек бирде егет ул чакта. Северцев, көнчелегеннән i илереп. Риммадан булмаган сөяркәсен таптырып. үзенә-үзе баз казыган булып чыкты Аны фатирлар басу, кибетләр талау, машиналар урлау буенча күптәннән эзлиләр икән Акыллы гына караклар бер дә юктан яналар, пүчтәктән килеп кабалар. Шул шөгыльләрне оештыручы тәп-ләп җитәкчесе буларак, ул сигез елга каты режимлы төрмәгә эләкте Жданов-Эсперавто урамы Сәетнең күңеленә хуш килде Хәтта күченеп ю куйды Римма үзенең коткаручысын якын итте, тәрбияләде. Бишенче сыйныф!а укучы кызы Марина милиционер абыйсының күчюнәч- ләренә тиз ияләште. Римма белән ул ике елдан артык кайгы-хәсрәтсез яшәп калды Урамда очраган ертык итәкләр артыннан йөгерәсе булмады. Очраклы юлыккан ханым белән матур итеп яшәп китүен дус-ишләре аңламадылар. Нәрсәсе белән бәйләп куя алды икән үзенә гадәти бер хатын, дип аптыраучылар, аны яшьрәк, алар фикеренчә, матуррак хатыннар белән таныштырырга омтылучылары да табылды Табышмакның җавабын Сәет үзе генә белә. Римма белән җиңел һәм тыныч. Юк-барга бәйләнми, акча, әйбер сорап йөдәтми, бүләк алып кайтса да. «кирәкми, нигә миңа мондый кыйммәтле күлмәк, алмыйм» дип. инде аны өстенә киеп, көзге каршында биештергәндә дә, баш тарткан булып, ирнең күңелен, рухын күтәреп, зәвыгына астыртын мәдхия юллап, кыланыпмы-кылана. Хатынның иркәккә рәхмәте кичке затлы аш, йомшак урын, назлы кочак, иркәләүләр, пышылдаулар, ыңгырашу-иңрәүләр булып кайта. Төннәрен аз йоклаганда да, иртән ял итеп, үзендә Салсал батырларны җиңәрлек көч сизеп уяна иде. Сәеткә аның күзгә бәрелеп тормаган ягымлылыгы, иркәли белүе, көр күңеле, җанының кош йөрәгедәй лепелдәве, ахыр чиктә, табигать бүләге — мул күкрәге, тулы аяклары ошый иде. Хатынның гадилеге, тормышка, үлемгә аек карашы, теге дөньяда нәрсә буласын да үзенчә аңлатуы, изгелек белән гөнаһка үз бәясе — Сәеткә иң кыен вакытларында, аякка басканда, таяныч булды. Артык гади һәм гадәти фәлсәфәгә таянып яши Римма. «Тормыштан мөмкин булганны алып калырга, күңелле итеп яшәргә кирәк. Башкача ник ипи әрәм итәргә? Йокыны картайгач туйдырырбыз һич югында — кабердә. Ул ягы — ходай кулында»,— ди торган иде ул. Бөтие сөймәгән темасы бер генә. Ул — тәп-ләп җитәкчесе белән мөнәсәбәт. Сәет шул хакта сүз каттымы, кайнар теле салкын тимергә ябышкандай була. Бизгәк тоткандай калтырана башлый. Ир затының, серле сандыкны ачасы килеп, кытыгы кузгала. Иркәләп, тәмле ризык белән затлы шәраб капкалап утырганда да кысып карады Сәет чибәркәен. — Северцев мине оятсыз рәвештә кулга төшерде... Башкача хутым калмаган иде. Сорама, барыбер артыгын әйтә алмыйм. — Менә хәзер ул төрмәдән кайтып төшсә? Сәетне нәрсә борчыганны аңлап алды ханым. — Сине яратам, Сәет. Бик тә... Ул кайтса, аны кабул итми булдыра алмаячакмын. — Кыйнап үтерсә дәме? — Тукмап үтерсә дә. Син дә сак бул. Сәет. — Ни өчен? Шактый икеләнеп, ахрысы, күңелендә кайнаган хисләр өермәсен бастырып. ачылырга, туарылырга булды. Ярата иде ул Сәетне. — Миңа аның бер хаты килде. — Соң, мине ул хат борчырга тиеш дип уйлыйсыңмы? — Кызма әле син, Сәет. «Мин иректә калган егетләргә, аларның яшь дусларына сине яклаган милиционерның эзенә төшегез дә, үчне алыгыз, дигән фәрман төшердем. Эшеннән куганнар икән аны. Мастерской төзегән. Шуны пыран-зыран китерттем. Безнең очрашасылар алда әле. Мин соңгы сүземне әйтмәдем»,— дигән.— Ул, Сәет, бернәрсә алдында да тукталып калмый торган коточкыч кеше. Әгәр мин аны кабул и гмәсәм, ул кызымны, нәселемне, сине юкка чыгарачак. Бу халәтем — минем язмышым, тәкъдирем, йолдызнамәм... Бу сәер аңлашудан соң, мөнәсәбәтләренең бер кырые калжыды, аннан кителеп төште. Риясызлыгы. гаҗизлеге өчен Римманы гомере буена хөрмәт итеп, ярдәм кулын сузып яшәсә дә, үзен кешегә санамаган, көпә-көндез буып үтерә язган Андрей Северцевка илаһи, мифик, үлемгә әзер мөнәсәбәтне, күпме тырышса да. ахыргача аңлый алмады. Курку хисеме, теге дөнья мәхәббәтеме, үтә чыккан женси бозыклыкмы? Иң олы серләрне хатын-кызга якынлык аша гына белеп була, диләр. Хак сүз икән. Римма аша үзенен җан дошманын белде, мебель цехын тар-мар итүнең сәбәбен ачыклады. Милициядә чын күңелдән, тырышып, ышанып эшләгәне өчен күпме түләргә була? Югарыдагы сөйләшүдән соң да. Сәет әле Риммада яшәп калды, һәр ләззәт өчен адәм баласына бер түлисе була. Аерылышулары башка сәбәп аркасында, шактый сәер килеп чыкты. Вакыты җиткән, сәгате суккан булгандыр, күрәсең. Гадәти бер кышкы кичне эштән кайтып кергәндә, бөтен мөлкәте сыйган ике олы чемоданын ишекнең гышкы ягында тапты Сәет. Шалтыратып, тавыш күтәреп маташмады. Күтәренде дә. шыпын-шыпын аска кетәкләде Урамда йөгерүдән, каушаудан, каударланудан тыны кысылган Римма куып җитте: Гафу ит. Сәеткәем, Маринаның әтисе кайтты. Кыз үзен бик ярата. «Әти белән яшисем килә», ди. Янәшә атлый-атлый, өстәп куйды: Теләсәң, очрашып яшәрбез. Сәет, чемоданнарын җиргә куеп, ялварып, өметләнеп торган хатын ягына акаеп карады да: - Кирәкми. Әллә . синдә генә дип беләсеңме' Соңыннан үкенде. Никахлы ирен, кызының атасын кайтарган өчен Римманы битәрләргә аның сукыр тиенлек хакы да юк иде. Хатын-кыз кирәк вакытта файдаландыңмы? Рәхәтен күрдеңме? Рәхмәт әйтә бел. Адәм белән Хава нәселе. Римманың ире белән бәлеше пешмәде. Кискән икмәк кире ябышмый. Бала өчен генә яратмаган кешең белән гомер итеп булмый икән. Сәет тә. бер суга ике тапкыр кереп булмый, дигән ышанычта яши торган кешеләрнең берсе иде. Риммага кире кайтмаса да. ана кешелекле, самими җылы мөнәсәбәтен саклады һәм кызы нарасыйның, дөресе, яһүд һәм тагар каннары аралашуы җимешенең, бандитлар кулына төшүен җаны-тәне. бөтен барлыгы белән теләми иде. Тәп-ләп хуҗасы кырында сылу каен җиләге басып тора. Аны таныгач. Сәетнең йөрәте жу итеп китте. Кыз Римманың унберенче класста укучы бердәнбер баласы Марина иде. Ни арада үсеп гә җиткән. Үтәкүренмәле күзләр, кабарынкы бөркү иреннәр, күкрәкнең ачык өлешләреннән, аяклардан сизелеп тора нәкъ Лолита тәне. Йомшак песи баласыдай. Северцевны да гаепләп булмый. Нинди ир-ат мондый ләззәтле ризыктан үз ихтыяры белән баш тартсын, ди. Тәнендә җаны булса. Әхлак мәсьәләләренә килгәндә, ала- рын бит язган кеше үзе дә үтәми булыр Кәгазь түзә Ул җансыз Сәетнең алар ягына караганын сизеп, күреп. Северцев кулын кызның көянтә биленә салды, үзенә тартты. Тегесе карышмады Бандитка инде төсе уңган Римма кирәк түгел иде Полковник белән салкынча гына саубуллашып чыгып, берничә урам узуга. Замирга машинасын туктатырга кушып, автоматтан Римманың эшенә шалтырат гы Римма, исәнме! Бу Сәет әле. Бухгалтер ханым бик шатланды. - Сәет, ни хәлләрең бар? Бер дә күренмисең, сагынып беттем Марина өйдәме? Чыбыкның теге башында сорауны үзләре теләгән юнәлештә аңладылар Өйдә юк. Мин дүрттә булам Кил. яме’ Яраткан кыстыбыеңны пешереп куярмын Сәет хатынның ваемсыз, әмма чын йөрәктән яратып лыкылдавын игътибар нөктәсенә үткәрмичә, үз яссылыгын каерды: Марина кая дип сорыйм? Син нәрсә. Сәет? Марина да. Марина... Иптәш кызлары белән өченче көн Мәскәүгә китте. Бер атнага. Кичен сугыласынмы? Марина беркая да китмәгән! Ул Казанда. Бүген күрдем. Хуш! Артык берни әйтмичә, трубканы куйды. Маринаны кызганды Сәет. Ә үз кызы кайларда йөри, кем кулларына барып керде икән? Июльдә аңа унсигез тула. w Күз алдыңда тормаган йөрәкне артык тырнамый икән шул. Үз балаңны оныгын, кешенекен кайгыртып йөрисең. Үзеңнеке үзәктә, кешенеке кештәктә булырга тиеш тә бит. Нишлисең... Дөнья бу. 22 __гелек»нен генераль директоры, Шөрепне Мәскәүдә качып ята. «И дип фараз кылып, нык ялгышгы. Ул анда бер атна да тормады. Танышлары табып, аны Чаллы, Алабуга якларына алып кайт- 1ылар Янә милиционер формасына киендерделәр, кулына чит ил пистолетын тоттырдылар, кемгә атарга икәнен күрсәттеләр. Эшне башкарганнан соң, кулына акча куеп, Казанда ташлап калдырдылар. Теләсә кайсы җан иясенең үз оясы була. Ул анда яраларын ялый, ял И1ә Кеше калебе, кан тамырлары, тән җепселләре табигый халәтенә кайтканнан сон гына хәрәкәткә күчә ала. Шөреп тә шыпырт кына бер бүлмәле фатирына кайтып төште (ул аны үзенә сатып алган иде инде), хатынына гына хәбәр итеп, яшертен рәвештә бикләнеп ятты. Дөньяда ул беркемгә кирәк түгел. Кыен мизгелләрдә хатыннан да якын кеше юк икән, дигән иманга килде Шөреп. Бүген ул куркынып уянды Чебеннәр пычратып бетергән көзге каршына басып, үзен өйрәнде. Тар маңгай, эчкә баткан сары алмалы күзләр, җилкәгә үк сыланып утырган имән муен. Көзгедәге адәмне ошатмады. Соңгы вакытта күп эчкәнлеге күренеп тора. Үтүк кирәк, дип ямьсез елмайды. Бүген яхшылап кырынырга икән. Иртәгә элеккеге тәп-ләп албастылары белән очрашасы. Алда бик зур эш тора, диделәр. Регина белсә, тау кәҗәседәй үрле-кырлы сикерер иде. Шул манзараны күз алдына китерде. Шул арада Регина уянып, җәһәт кенә ире янына килеп басты. - Иртәгә бурычны алырга барам. Нәрсә, берәрсе акча алып торган идеме?-—дип сорады Регина, күңеле нидер сизенеп. Яхшыны да. яманны да хатын-кыз. киптергеч кәгазь төсле, бик тиз үзенә ала. Юк ла! Сүз акча турында бармый. Ә нәрсә тагын? Регина, мин куркам. Син мине бик кыю. тәвәккәл, елгыр кеше дип уйлыйсындыр Мин — куркак кеше. Куяннар нәселеннән. Йолдызнамә буенча да шулай. Үзе көлгәндәй итте. Тешләрен күрсәтеп, иреннәрне еру гына килеп чыкты. Сине коткардык. Хәзер безгә ярдәм итәргә вакыт.— диделәр. Шулай мәңге бер-берегезне сакалдан тартып йөрерсезме? Тагын кемнедер алырга кирәкме? Бер депутатны җәһәннәмгә озаттык. Кем икәнен дә тәгаен белмим Депутат булганы өчен түгелдер, дип уйлыйм. Кемнеңдер бугазына сөяк булып кадалган, юлына аркылы төшкән бугай. Сәнгат кадерлем. тыңла тиле хатыныңны. Ахыр чиктә, бердәнбер якын кешеңне. Ташла син бу шөгылеңне. Кеше үтерүдән башка һөнәр юкмы? Теләсәң, киттек башка җиргә күчеп. Себергә, Уралга. Камчаткага... «Милиция полковнигы кызы булып та берни аңламый дип уйлап алды Шөреп.— Алардан беркая да качып котылып булмый Тәсбих төй- мәләрс тесле инлс без. бер җепкә тезелгән. Берәү оештыра, куша, минем кебек мәхлүкләре пычрак эшен башкара. Аерма шунда гына эләксәк миңа унбиш, аларга бишәр ел Лаеш шулпасы». Алар мине эзләп табачак Сатачак. Соңгысы дип әйттем инде Синең. Сәнгат, гаиләң бар. Шул хакта уйладыңмы.' Нәкъ менә шуның өчен ризалаштым да. Үзем генә булсам, баш тарткан, качып яткан булыр идем. Үчне синнән алачаклар. Шөреп чөйдән курткасын алды, култык астына кыстырды, көрт f сын киткән, кырда ялгыз утырган агач төсле, бүлмә уртасында катып калган Регина янына килде, үзеннән озынрак хатынының җилкәсенә башын куйды, көрсенде дә тиз-тиз атлап чыгып китте. Ул көнне урамны, йортны өйрәнделәр, җәһәннәмгә олагырга тиешле кешене хәтерләделәр. Икенче көнне дә Шөреп үзенә урын таба алмыйча бүлмәсе б’ члап арлыбирле йөренде Регинасы бүген килмәде. Әүвәл ни өчен саруы кайнаганны, йөрәге янганны аңлый алмый интекте Күңелен игәү чән торган галәмәтнең Зөлфия икәнен танырга теләмәде. Апын мул күкрәкле Регинасы Зөлфиядән Киммени? һич юк! Ә шулай да ул Зөлфияне ярата бугай. Җанында яра булып кала, аның өчен генә яши бит Сонгач Аракысы бетте. Йөзенә ят елмаю иңде. Ул Зөлфиянең билендә, гуры аркасында, төз аякларының дәвамы артка чыгып торган кабартмаларында. Венера калкулыгында Сәетнең кулларын күз алдына кигереп, бөтенләй чыгырыннан чыкты. Ачуы, яман шеш төсле, кабарды. \ ч ты казандагы көнбагыш маедай котырынычг-котьгрынып кайнады Хәзер ПаханСәет Зөлфияне кочагында эретеп ята булыр. Бөтен тәне б' енча салкын судан чыккан этнекедәй эре калтырану узды. Аның Зөлфия турында уйларга, хыялланырга хакы юклыгын да аңлый. Теге вакытта Регина дөресен әйтте. Зөлфия аның кебек сасы авыз өчен яратылган мал түгел Шулай да ир кеше үзенә, нәфесенә, кичереп кыскан теләгенә хуҗа була алмый. Адәм баласы шулай яну-көюләр, хәсрәтсызланулар өчен туа. күрәсең! Ниятен гамәлгә ашырмас булгач, ник тудыра аны дөньяга ходай тәгалә? Бәхетсезләрне, ятимнәрне, явы < ларны гел тан ч ырмасын иде ул хатын-кыздан! Ни өчен мондый гаде ice ч лек. ч игезсезлек яши? Шул ук Сәеткә-Паханга барысын да байлыгын да. чибәр хатынын да алдына чыгарып куйган. Шөрсчт аңардан кай ягы белән ким? Буе тәбәнәгрәк. Шул гына Җирдә бирмәгән мәрхәмәтне тәңребез теге дөньяда кайтарк чкчы буламы? Юк. Шөреп разый түгел. Аңа барысы да фани яшәештә, бүген кирәк! Бугазына килеп бөялтән хисләр өермәсенә, җанына үрләгән бушлыкка түзә алмыйча. Шөречч урамга чыкты. Аяклары кая атлаганга башы җавап бирмәде, томанлы күзләре ишек такталарына, кирпеч биналарга сучы i ган исемнәрне укыды Тамагы кытыклавына һәм эчке чакыруга буйсынып, ул «кафе-ресторан» дип язылган бинаның эченә үтте. Халык күп түгел. Аккордеон, гитара һәм кларнеттан торган оркестр тавышны җит әрлек чыт ара Көндезге уникеләрдән эчә башлаган Шөреп, бер чәркә җибәрүгә, исереп кит че. Ул атнаның көнен исенә ч эшерергә га тапланлы Бүгетч җомгамы, әллә ял көнеме? Юктыр, бүген сишәмбе көндер, якшәмбе г. > ресторан халык белән шыгрым тулы булыр иде Ул тирә-юненә күз саллы. Янында фюрерныкы төсле борын тишеген генә каплаган, тырпайган мыеклы, утыз яшьләрдәге бер ир ниндитер соры сыекча эчеп утыра. Каядыр күргәне бар шикелле, исенә төшерә алмый Шөреп Нинди көй уйный оркестр'* Тыч ыт тиреле, очлы битле ир сискәнеп куйды Нәрсә дисез? Оркестр нинди көй башкара, дип сорыйм Әй. барыбер түгелмени'* — Барыбер булса, ат урынына койрыкны кешегә тагарлар иде. Уңышлы шаяртуыннан канәгать калып, Шөреп эре, сары тешләрен күрсәтеп рәхәтләнеп көлде. Күршесе аңа ошамый иде. Дүрт кырлы ияге ямьсез булып алга чыгып тора. Җитмәсә әле борын астына шәмәхә мыек ябыштырып куйган. Үзенә бөтенләй килешмәгәнне белми микәнни. Шөреп алдындагы аракысын эчеп куйды. Өлеш тарелкасында яткан салатка орынмады да. — Сезнең тарафларга мыекның килешмәгәнен беләсезме икән? Кырып атыгыз! — дип, Шөреп әмер теленә күчте. Күршесе җавап бирмәде. Залны күзәтүендә булды. Шөрепнең бөтен гәүдәсенә каршындагы ирне күралмау, явызлык, дошманлык чыкты. — - Кеше хатынына карап, селәгәй агызып утыру килешми. Шөреп тагын рәхәтләнеп кычкырып көлеп җибәрде. Чираттагы чәркәсен эчкәндә күзен күршесенең мыегыннан алмады. Кая күргәне бар аның бу иякне? Берне сыласаң, бераз тураер иде. Ерактан, мыек тарафыннан акрын гына тавыш килде: — Тыныч кына утырыгыз. Артыгын кыланасыз. Төрмә ишекләре сагынып елый булыр үзеңне. — Чит хатынга озак карап утыру килешми! Шөрепнең кыланышларына шактый түзгән күршесенең, ниһаять, сабыр сабы ычкынды. Ияк астына китереп сылаганны Шөреп сизми дә калды. Урындыгы белән барып төште. Башына утын пуләне белән китереп бәргәндәй хис итте үзен. Шулай да торды һәм үзен рәнҗеткән кеше өстенә китте. Әмма якын-тирәдә берәү дә юк иде. Очлы иякле, мыеклы ир юкка чыккан. Әллә берәр җен пәрие генә булдымы? Юк. әнә килә. Үзе генә түгел. Берничә фуражка иярткән. Шөрепне култыклап алдылар. — Җибәрегез. Минем эчеп бетермәгән аракым калды. Кем башка бәрде? Алыгыз бу мыеклыны, мине калдырыгыз. . Явызлык үче күзенә кан булып төшсә дә, Шөреп көчсез иде. КГБ майоры Насих Санчиевнең ыргаклы мускулына каршы тора алган кеше юк иде әле татар җирендә. Алып барган төштә Сәнгат-Шөрепне бик тиз таныдылар. Сөекле этен ют алткан әбинең, депутатның исән калган йөртүчесенең сөйләүләре буенча ясалган рәсемдә нәкъ ул чекрәеп утыра. Төрмә аны, чыннан да. көтеп, күптәннән сулкылдап-сулкылдап елый икән инде. 23 _j әгать бергә әбәдкә өйгә кайт».—дигән иде Зөлфиясе. Сакманов- ^Хч-4 ның вакь|тны уздыра алмый утырган көне иде. Кремль курантлары уникене сукканда, япон аппараты, трубканы күтәрәсе, дигән хәбәр җиткерде. Подполковник Салих Гаяров шалтырата икән. Аның үзен тәкъдим итү, сөйләшү рәвешен беркем белән бутап булмый. — Мин әле бу. Срочно күрешәсе бар. — Төньяк калавылында очрашыйкмы? Ярамый. Ленин урамындагы радиотоварлар кибете каршында, сәгать бердә... Машинада гына сөйләшеп алырбыз. — Хоп. Вакытында шунда булырмын. Милиция әһеле сөенечле хәбәр әйтү өчен чакырмас очрашуга. Салих белән аерылмас дуслар булып киттеләр дисәң, кирәкмәгән мактану булыр: берберсенә кирәк иде алар Гаяров тормыш ләззәтләрен, дөнья бизәкләрен ярата, вак-төяк күңелсезлскләр өчен картаймый торган, «калын тиреле» замана кешесе иде. Хаким оешмада эшләү чорында йөзе тупаслана, холкының кырыслыгына ишарә итеп, ияге алга чыга Чынында ул шундый ук кеше. Үзе теләгәнчә яшәү өчен, аңа Сакманов. Ваһапов, Башорин, Бабурин кебек кешеләр, дөресрәге, аларны үз яныңда тоту кирәк иде Салих элеккеге танышы белән, «латыш укчыларына» тәмле-томлы ризыклар ясау өчен зарури коры сөт озатып ятканда очрашты. Сәет зур сумма гәкъдим итте. Гаяров, акчаның каян килгәнен сорап тормады, алды Ни өчен бирелгәнен белгәч, шул җитмәгәнмени Кәгазьләреңне күчереп яз. Үзеңнең имзаң, исемең калмасын! Саг- рак эш ит, ышыктарак калырга тырыш. Җаваплылыкны күбрәк шәүләләреңә йөклә! Нишләп әле барыгыз да. идрит-кудрит, Казанга ябыштыгыз? Шул ук сөтне Алексеевскида. Яңа Чишмәдә эшләп чыгаралар Авылны талавы ансатрак Шул көннән алып, милиция подполковнигы «Игелекээнең рәсми булмаган яклаучысы, «крышасы». хәтта шымчысы, киңәшчесе булып кипе Дөрес, үзенә тиешле өлешне арттыра барырга да онытмады. Салих белән артык якынаерга тимәде Сәет. Тарихчылар нәрсә диләр әле: кытайлар белән дус яшә, тик аерым-аерым тормыш ит: кытайлы белән тулы аңлашу, якынлашу, аралашу өчен үзеңә шул халык вәкиле булып туу шарт Салихның кара-кучкыл, озынча йөзе ифрат борчулы иде. Кыска җиңле күлмәкне аксыл чалбарга кыстырган. Алты потлы гәүдәсен арткы утыргычка урнаштыргач, фәрман бирде: Аккош күле ягына киттек. Сәет каршы килмәде. Машинасында, гадәттәгечә, затлы коньягы, капкаларга ризыгы бар. Салихның болай гына ычкындырмасын белә Холкы шундый юк-бар хәбәренә серлелек биреп, анысын да бер-ике шешәне бушатмыйча әйтми интектерер Тик бу юлы башкачарак тотты үзен өлкән әфисәр. Машинаны тыныч кына урынга куен. Замирны һава суларга чыгарып җибәргәч. Салих бөтен шартын китереп көрсенеп куйды Бик үк күңелле булмаган хәбәрләр алып килдем үзеңә. Сәет Яруллович. Үткен пәке өстеннән йөрергә күнеккән Пахан коелып төшмәде. Кыр- мызы тавыш белән генә сорап куйды: Тагын нәрсә җимерелгән? Бастилияне алганмы әлле минем башкисәрләр? Президент исәндер бит? Җимерел! ән шул. егетем. Салих аңардан биш-алты яшькә олырак иде. Шуны гел ассызыклап яшәде. Җәүдәт Габдуллович сиңа каршы эш башларга рөхсәт алырга бер-ике аша элек, министр урынбасарында булды Каян беләсең? Приемга язылгач, үзе минем белән киңәште «Туйдырды бу мафиянең башбапп аклыгы Нәрсәдер кылырга кирәк Кешеләрнең күзенә карарга оят. Рөхсәт ала алсам, үзем барам Сакмановны җәтмәгә эләктерергә. Кулыма килеп керсә, телен ачтыра белер идем Миндә аңа каршы документлар җитәрлек Районда КамАЗлар белән бер кайгырган идем инде Бу юлы ычкына алмас», дип ярып саллы Нәрсә эчәсең'.’ Илле грамм әрмән коньягы сал. Эшкә сугыласым бар әле. Җәүдәтнең laaaie начар Борынын авызга ук китереп тыга Үбешергә җыена диярсең. Добро ала алганмы'’ Юкгыр. замминистрдан бик кәефсез чыкты Сөмсере коелган, сугышчан рухы шактый шиңгән иде. Үзе керде минем бүлмәгә Бик озак тәрәзәгә. Черек күлгә каран басып горды да; «Мансурны үтерүне оештыручы Сакманов кына Шул киллерны тотсам, пенсиягә китам», дип шактый озак сөйләнеп торды. Ни өчен Мансурның үлемен шулай күңеленә якын алган әле"’ — Ул хәтлесен үзем дә аңламадым. Мал бүлешүдән чыккан гадәти үтерү Көн саен булып тора,— диде Салих, җилкәсен сикертеп. — Мина зиратта да бәйләнеп маташты. Кулы кыска. Министр урынбасары алдан күрүчән, гадел кеше, башбаштаклыкка юл куймас. Тагын нинди яңалыгың белән чәчне үрә торгыза аласың? — Шәреп бездә утыра. Үзен кулда тотарга, бернәрсәгә дә гаҗәпләнмәскә өйрәнгән Сәет урынында сискәнеп куйды. Астан ток җибәрделәр диярсең. - Шаяртма, Салих. Шөреп Мәскәүдә яши. Әгәр аны Мансур белән бәйләргә уйласагыз, ялгышасыз. Ул күп элек киткән иде башкалага. Билетларын тикшерә аласыз! — Ничек уйлыйсың, яраткан Шурупчигың кесәсендәге кәгазьләре, билетлары, чурты-мурты буенча Мәскәүдә саналып та, Татарстанда кеше үтереп йөри алмыймы? Салих, җәенке кашларын уйнатып, маңгай җыерчыкларын биетеп алды. Кискен итеп әйтте: — Буш гоманны калдырыйк! Мин малай-шалай түгел. Шөрепне аерым камерада саклыйлар. Янына кердем. Бик нык изгәннәр үзен. Карарга куркыныч. Сәеткә тәэсирне көчәйтү нияте белән, җентекләп, тәфсилләп тәкрарлап бирүне кирәк тапты. — Битен куе каннан торган боламык иткәннәр. Күз бәбәкләре яңгыр гөмбәсе төсле шешенгән. Шартлаган ирененнән аккан кан елгачыгы йон үскән иягенә, ертык күлмәгенә агып төшкән. «Нишләп шулай җирәнгеч ваклыкларга туктала? Мине өркетеп алу өченме, бәясен күбрәк кую максаты беләнме? Киленем, сиңа әйтәм, кызым, син тыңла, дигән сүзе түгелме ментның?» — Күрдем мин Шөребеңне,—дип, һәр сүзгә чүкеч белән сандалга суккандай басым ясап дәвам итте.— «Тагын шулай кыйнасалар, мин түзә алмам. Аларга нәрсә кирәк, ничек кирәк, барысын да әйтәм, теләсә нинди кәгазьгә кул куям, тырнак асларына энә генә кадамасыннар, аркада тәмәке төпчеге генә сүндермәсеннәр»,—дип кычкыра. Бу сүзләрне ул сиңа тапшыру өчен әйткәндер, дип уйлыйм. Сал әле тагын илле грамм. Уйланырлык нәрсәләр бар иде Гаяров сүзләрендә. Димәк ки, ШөрепСәнгат аны тыңламыйча, әйткәнне үтәмичә, бу якка кайтып, тагын нәрсәдер кылган. Милиция кулына эләккән. Ялгыз камерада аның авызын ачтырулары табигый. Сорауны Ежов белән Берия кебек җәлладлар алганда, телсезләр дә телгә килә, диләр. Шөреп күп белә. Сүздән чыккан, тәртип бозган өчен җир йөзеннән югалырга тиеш. Тик ничек, ни рәвешле? Анысы шулай ук милиция эше. Сәет башын ватып утыра торган мәсьәлә түгел. Авыр тынлык пәрдәсен «Игелек» ширкәтенең җитәкчесе күтәрде. — Шөрепне алырга кирәк! Салих үтә гаҗәпләнгән булып, янә куе кашларын уйнатып, кул кабыргасы белән алгы утыргычның аркасына шап-шоп сугып алды. — Ничек? Ни формада күз алдыңа китерәсең инде бу гамәлне? Үтәлү рәвеше синең хыял очышыңа бәйле. Мин үземнән өлеш кертә алам, дип, машинаның бардачогын ачып, озын, ефәк бау алып, подполковникка тоттырды. — Әйтик, кемдер бу нәфис җепне аның оясына ташлый, ялгыш төшереп калдыра. — Кемсәдер аның очын тартып торырга тиеш, абзыкай Сәет, җиденче тоемы белән, сумманы билгеләү вакыты сукканны сизде. — Ике бакса җитәрме? — Усал шаяртасың. Ике мең долларга яллап кара үтерүчене. — Гади киллерне күндереп булыр иде дә,— диде Сәет киная белән. Аның төрттерүен кабул итмичә, Гаяров булачак операциянең авырлыгын бәян итә башлады. Ул гади кеше генә түгел. Шуруп — саморез Тиле көчкә ия Анысы сиңа мәгълүм. Ягъни берәү генә аны җиңә алмый. Мин кимендә ике кеше ялларга тиеш булам. Аларның өлеше. Аны бик нык саклыйлар. Шуны да истә тотып, бишне сал. Риза. Яртысы бүген, калганы—соңыннан. Сәет үзенең болай гына котылмасын белеп, сүз өчен генә әйтте. Барысы да хәзер кирәк. Юкса, мә бавыңны! Салихның тавышы кырыс иде. Сәет кулын сузды. Тегесе кискен хәрәкәт белән учына сугып кына алды да, әйтергәме икән, юкмы икән дигәндәй уйланып торды, кискен тавыш белән ярып салды: Син юкка Шөреп белән бәйләнгәнсең. Башканы ялларга иде. Ул тагын бер пычрак эштә катнашкан булып чыкты Матбугатта укыдыңмы икән, бу арада гына Алабуга-Чаллы арасында бер бизнесменны. Кафи- ятуллиннымы. Гатиятуллиннымы атып үтерделәр. Бу эшне Шөреп башкарган. Милиционер киемендә булган. Ничә әйттем мин сиңа, котыл ул балбестан, дип. Үзсүзләндең. Әмәт тавына ай төшеп утырса да, исе китмәс Сәет өчен бу яңалык шактый вәсвәсәле иде Анысын кем күргән дә, кем әйткән? Машина йөртүче исән. Аның төсен, битен, буен чамалап кала. Шоферларда тышкы дөньяга хәтер ифрат көчле. Эре тешләрен дә хәтерләп калган, диләр. Сәет Тәварихы халәтенең мөшкел генә түгел, үтә хөрти икәнен тәгасн күзалласа да, шаяртырга көч тапты. Соң хәзер ул тешләр юк дисең ич инде. Теге дөньяга алтыннан куйдырып озатырбыз. Милиция әһеле юморны урынсыз тапты бугай. Кабул итмәде. Шөреп милициягә килеп капкач, шофер сөйләве буенча ясалган рәсем күзенә чалына кизүдә торучы лейтенантның Йөртүчене чакыралар Алабугадан. Шөреп менә шулай капкынга килеп эләгә. Эте тапталган әби дә таный үзен Нәрсә белән килеп капты соң ул сезнең кулга? Валлаһи, дим, Мәскәүдә булырга тиеш иде бу көннәрдә Шөреп, —диде чарасыз калган Сәет. Ул хәтлссен әйтә алмыйм, Сәет Яруллович Чапай әйтмешли, нс Копенгаген Бу очрашу авыр тәэсир калдырды Сәетнең күңелендә. Шөрепне дә кызганды Аны туктаусыз авыр үкенү хисе эзәрлекләде Янында Зөлфиясе булып, ул аның җанына җылылык бөркеп тормаса. Сәеткә күп тапкырлар кыенрак булыр иле. Тышкы дөньяның фаҗигале хәлләреннән хәбәрдар булмаган Зөлфия, матур тезләрен итәк астына алып, диванга менеп кунаклый да, Сәеткә вәгазь сөйләргә, әхлак дәресләре бирергә керешә. Ир уртасы да эчкерсез, гади, самими уенга кереп китеп, онытыла, ял итә. Мәхәббәт. Сәетҗан, мин сиңа әйтим, җитди нәрсә Кит аннан' Кем әйткән бу акыллы һәм тиле фикерне9 Мин. ди Зөлфия җитди итеп һәм шул ук дулкында дәвам иттерә Читтән караганда, канаты мәхәббәт утында көймәгән күбәләккә ярагу шашып юрган бәхет, сөенеч, йолдызлар арасында йөзү кебек кенә күренсә, кем өчендер сөю йөрәк ярасы, бәгырьләрне көйдерә торган зәһәр ут Бик каты, коры утын кебек, дөрләп янамы инде ул? —дип сүз кыстырырга гырышса да. Сәетнең шаяртуын мәслихәт күрмичә, ханым үз фәлсәфәсен үстерүне дәвам иттерә. Мәхәббәт сирәк кешегә тәти торган кичереш ул. Сәетҗан! Адәм балалары бергә яши, күнегә, балалар үстерә, мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмичә, зәңгәр күк гөмбәзен ташлап та китә. Мин үткән ел автомобиль авариясендә үлеп калган булсам, мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңышмыйча. оҗмахка ычкынган булыр идеммени? Мәхәббәт сафлыгын, ләззәтен татыган кеше бәхетле. Марксизмлснининзм тәгълиматында бәхет төшенчәсенә аңлатмалар биреп маташалар. Ул, имеш, халыкка хезмәт итү. якты киләчәк, коммунизм идеаллары өчен яшәү. Чурзым.—дип Зөлфия матур кулы белән һаваны кисеп төшерде Дөньяда берәүне өзелеп яратсаң, яраттыра белсәң, аңа һәрдаим кирәк булсаң, син бәхетле. — Мәхәббәттә иң мөһиме нәрсә? — дип комагайланып сорау бирә «Игелек» генераль директоры. — һәрхәлдә, сез табынган байлык түгел.— дип кырт кисә Зөлфия. «Минем матурым тырма телле була белә икән,— дип сеңдереп ала күңеленә Сәет. Үзен рәнҗетергә бирмәс». — Ә нәрсә? Миңа бу сер мәгълүм түгел. Рухи якынлык Шаярта-шаярта, кызый җитдирәк темага кереп китә. — Минем өчен байлыктан, малдан, затлы машинадан өстен нәрсә юк. дип саныйсыңмы, балакаем9 — ди Сәет. Кара машинаңа, яхшы фатирыңа, алтын-көмешеңә кызыгып кияүгә чыкты дип уйлый күрмә! Әлбәттә, алары да... кирәктер. Хәерчелек мәртәбә саналган заманалар үтеп бара төсле, шөкер. Мал-мөлкатемә исең-акылың китмәгәч, нәрсәм белән синең тутый күңелеңне яулап алдым соң? Яратуың хакмы? Зөлфия, иренмичә, диваннан төште: Әйтимме дөресен? - Алдашмасаң, теләсә нинди затлы бүләк алып бирергә риза. — Вәгъдәңдә тордың! Кысылган пружина кебек гәүдәң, егетләрчә тотуын җәлеп итте. Кара чәчләреңә бәс кунган, затлы тоз кебек матур ялтырый ак чәчләрең. Алары да килешеп, ышандыру көчен арттырып тора. Күзләрең белән сүзләреңне яраттым. Аннан инде барысы бергә буталды Хис дигән нәрсә йөрәкне китереп кысты. Шуннан, ди Сәет,— үзенә бәяне ошатып, мөкиббән китеп, дәвамын көтеп. Хатын-кыз ярты сүздән туктый белер, барыбер соңгы тиенен чыгарып салмас. Шул буталудан карабодай боткасы пеште. Кулларыңны юып. табынга рәхим иң Сәетҗан әфәндем. — Тагын бер соравым, киңәшем бар,—ди хуҗа. Рәхим ит! Зөлфия үз бәясен белгән укытучы кыяфәтенә керә.-- Урысның иң зыялы язучыларыннан берсе, минем ярагкан шагыйрем Иван Бунин, мәхәббәт өлкән яшьтәге кешеләрдә, җиргә якын затларда, димәк, крәстияннарда гына була, дигәнрәк фикер әйткән. Мин сүзләрен яттан, эзмә-эз әйтә алмыйм. Әмма фикерен дөрес китерүемне өстемә алам. Зөлфия алдан Бунин белән бәхәскә керергә, аны язучы буларак кылануда, хәтта кәперәюдә, ахыр, туган иленә кайтмыйча, читтә үлемен табуда гаепләргә җыенса да, соңыннан шаяртып котылырга булды: — Ул, гомумән, абстракт, коллектив мәхәббәтне күз алдында тоткандыр? Коллектив мәхәббәт теге видеофильмнарда күрсәте игәнеме инде ул? Зөлфия «янаралның» яшьләргә төрттерүен колагына да элмичә, дәвам итте: Нигездә. Бунин хаклы. Саф мәхәббәт өлкән яшьтәге ирләр белән яшь хатыннар арасында гына була ала ул. дигән фикерен кызыл җепкә таккан бит язучы. Безнең мисал шуны раслый. Сәет бирешми. Янә бер авторитетның фикерен тартып чыгара: — Педагогларның кумиры, бөек гуманист Жан Жак Руссо бабаң әйткән сүзләр миңа якынрак Зөлфия керфекләрен уйнатып алды. — Нәрсә дигән индеанысы? — Хатын-кызның тәне табигать тарафыннан ирләргә ләззәт бирү өчен яратылган. Бу юлы бәхәсләшеп тормады ханым. Сөйләнүеннән арып. Зөлфия ире янына диванга утырды, иркәләнеп, бөтен тәне белән елышты Шунда ук торып китеп, өстәл әзерли башлады 24 _ ер кичне аларга көтелмәгән кунак — милиция подполковнигы ки- hi леп керде. Күрәсең, алдан килешенгән булгандыр. Сәетнең кальгасына теләсә кем. теләсә кайчан үтеп керә алмый Салих өйдә сизгер иренле, килешле борынлы, күтәренке яңаклы, чибәр йөзле һәм кырг иткән гәүдәле ханымны күргәч, югалып калды Йөрәге леп-леп итеп тибә башлады. Булса да була икән һәр яктан килгән гүзәл алиһәләр! Салих дус, бу кызның исеме Зөлфия, диде Сәет. Алсу гөс йөгергән би1енә күз салды да өстәп куйды - Хатыным минем. - Сезнең хатыныгыз'* дип гаҗәпләнеп сораганын Салих сизми дә калды Аңына килеп Мин хәбәрдар түгел идем Котлыйм! «Акчага сатып алган, валютный кыздыр әле. артык гүзәл», дип уйлап куюын, табигый ки, беркемгә дә сиздермәде Чын күңелдән козлыйм. дип кызның назлы, йомшак кулын учына алды. Борынын назлы хушбуй исе кытыклады. - Мин сине гомерлек буйдак булып калырсың, дип уйлаган идем Нәкъ менә шул кызны эзләдем, аның үсеп, өлгереп җиткәнен көттем, диде үзенә бер нәзакатьлек белән, кулын Зөлфиянең эчкә тартылып кереп торган биленә салып. Кәгә белүемне аллаһы тәгаләбез тиешенчә бәяләде һәм миңа егерменче гасырның икенче яртысында татар халкы тудыра, тәрбияли алган иң илаһи затын бүләк итте. Сәет хәләл җефетен кунак белән таныштырырга тиеш иде Зөлфия. Салих абыең булыр. Милиция һөнәре мөмкинлек биргән микъдарда кешелекле, игелекле, ярдәмчел кеше Бу сүзләрне әлеге халыкка карата кулланып булса, аларны бары гик бер кешегә нисбәтән генә әйтеп була. Ул бүген бездә кунакта, диде ак. тигез тешләрен елтыратып Чибәркәе янында теленә салыну үзенә дә охшый, ә Гаяровның мактаганны яратканын тәгаен белә Арттырасың, дигән булса да. ана рәхәт иде Ни өчен килгәне исенә төшеп, йөзенә, гәүдәсенә кырыслык җилүен типтерде подполковник: - Сәет Яруллович. мин ашыгам. Чәйләп, гәпләшеп утырырга бүтән вакыт га керермен. Акыллым, син теге бүлмәдә сабакларыңны караштырып утыр Студентка әле ул минем. Бергәләп дәрес әзерлибез. Абыең белән сөйләшеп аласы бар Гаяров Зөлфияне күзләре белән капшап озатты. «Шәп кызны кулга төшергән мафиозник. дип көнләшеп куйды Акча хәл игә бу дөньяда һәр нәрсәне, кесәңдә кыштырдап торса, хатыны да сылана, хуҗалар да аяк астында бутала. Ә шулай да. бүген Сакманов аның кулында» Салих үз дәрәҗәсенә, олылыгына горур сокланып, урта тәрәзә янына барып басты. Ифрат отышлы һәм илләм матур поза аллы. Сәет, аңа карап, тәрәзәдән иңгән яктылык фонында иптәшнең борчулы. уйчан һәм хәтта кайгылы икәнлегенә ышанырга тиеш иде Хәлләр, кәефләр ничек? Кәефләр турында башка урында сөйләшербез.—дип. Салих шома өстәл янына килеп утырды. Ялтыравык, шома такта өстендә куллары әллә ничә төсле күренә Шәмәхә, ал. фирүзә, зәңгәр төсләр уйный. Артыңнан саф җилләр искәнне сизенәсеңдер. Сәет Яруллович! Үтәдәнүтәли җил яхшы нәрсә түгел. Үпкәгә бәрүе мөмкин. Нәрсә ди!ән сүз бу? Төрттерүнең нигезен аңламыйм. Мансурны алуны кем оештырганны мин белми дисеңме? Беләм! Белсәң, ник ычкындырдың?! Юк. Салих дәдәңнән ычкынуы җиңел түгел. Кая соң алайса үтерүче? Сәет үзенең җинелчә дулкынланганын, тавышының калтыранып алуың тойды. Мент сизенмәсен! Дус булса да. ул халык алдында туарылырга ярамый. Тормыш кырысланган саен, алар явызлана бара. Шөреп гади исполнитель.— диде Салих һәр сүзгә аерым мәгънәви басым төшереп, һәм әле ул гына да түгел! Салих, күкрәген алга чыгарып, эре генә бүлмә буйлап йөреп алды. Сәетнең күңелен кытыклап, нерв күзәнәкләрен сынап, юри сузды Шотландские виски салыйммы, боз белән? Юк. син әүвәл премияңне өстәлгә сал! Әллә, әллә хәл кылындымы? Ничегрәк булды? Сәет, артык сорау биргәнен аңлап, аскы иренен тешләде. Булгалый аның белән. Ашыга торган гадәте бар. Каударланып кызыксынганын, җавапны интегеп көткәнен Салихка сиздерергә ярамый Кирәк түгел. Заманында сезнең мебель цехында балта остасы булып эшләгән Сәнгат Кашинов бүген төнлә, үзәк төрмәдә үз-үзенә кул салган. Җепкә асылынып үлгән.—диде, суд карарын укыгандай, тантаналы тавыш белән. Сәет әсәренеп китте. Чыраенда кан әсәре калмады Олы куллары соң чиккә җиткән алкашныкы төсле калтыранып алды. Көчкә сүзен әйтә алды: Урыны оҗмахта булсын, диләрме әле. Ни әйтсәң дә. егет кызганыч Насыров беләме? Иртән эшкә бер вакытта, җидегә килдек. Дежур егет доложить итте, диде Салих тыныч кына. Шундук үзен туктатып, чөйне икенче яктан кага башлады. Син. чыннан да, бәхетле кеше икәнсең. Сәет. Хатыныңның яшь. чибәр аңлавымча, акыллы булуын күздә тотмыйм. Кашиповны кызганам.—диде Сәет бу юнәлешне кабул итмичә. Кешеләрчә жәллим мин аны. Шулай яшьли китеп бару . Кызгану хисе андый ларга карата, үлемнәреннән соң гына әйтелә шул. Котырынып барган поезд астына үзең төртеп кертмәдеңме? Соңарган гәүбәң кемгә кирәк! Аның язмышы тумас борын хәл ителгән иде. Мин аның гади кесә карай.! тормышына яңалык керттем, ул ниндидер файдалы эшләр башкарды Совет төрмәсенә башын яшьли тыгып, анда биш ел утырган адәм кеше була алмый Шукшинның «Калина красная» фильмын хәтерлисең булыр Төп герой күпме генә үзенчә яшәргә тырышса да. аңа ирек бирмиләр, әйтерсең лә аның гаилә корып, сөеп, сөешеп, сөелеп яшәргә, табигать матурлыгы белән хозурланырга хакы юк. Шөреп файдалы эшләр башкарды», дисең инде. Салих өстенлеген яшермичә, турыдан төрттерде: Ул «алган» абзыйлар, белүемчә, берсе дә кеше өчен яшәмәде. Тик үз мәнфәгатьләрен кайгырттылар Ә син үзең? Гаяров соңыннан бу сорауны биргәненә үкенде. Әйткән сүз — аткан ук, диләр шул. Кире кайтарып булмый. Бер мизгелгә мие чуалып, бу сөйләшүдә янә үзенең өстенлеген күрсәтәсе килеп китте Шул гына Сәет йолдыз атылган тизлек белән урыныннан сикереп торды да. өсте берсеннән-берсе матур кәгазьләр белән бизәүле бутылкалар тезелгән шкафның аскы тартмасын ачып, күн папка тартып чыгарды. - Менә кара, туксан өч. туксан дүртенче елларда гына яна төзелә торган мәчеткә биш миллион, реконструкциягә өч миллион, балалар йортына, картлар йортына фәлән сум акчалар күчерелгән Украинадан. Белорусьган. Балтика буйларыннан күпме арзанлы мебель ташыдым Сөйли китсәң.. Ә сиңа нәрсә! Шүрәле бабаң төсле кытыкны китереп утырасың шунда маттиити. Эченнән һавасы чыккан шар төсле тынып калды Сәет Күңеле бушады. Чирканчык алты. Тынычлык килмәде. - Бәхетле кеше икәнсең... — дигән булды Салих, фикерен элеккеге юлына кайтарып. Сәет эндәшмәде. Аңа барыбер иде. Ул Шөрепне үтерде. Ул — кеше җанын алучы газазил. Барыбер берсенең Мансурныңмы. Шөрепнеңме каргышы төшәчәк. Әмма мент әйткән хәбәр аны янә фани дөньяга кайтарды. Шөреп Җәүдәтнең кияве булган икән,—диде Салих. — Син нәрсә сөйлисең? Тузга язмаганны. Ике ай элек кенә өйләнешкәннәр. Сәнгат Кашипов белән Регина. Соңгысы—Җәүдәтнең бердәнбер кызы Дөрес, полковник фатихасын бирмәгән. Кыз егет фатирына күчеп киткән Хикмәт андамыни! Нәтиҗә шул ук. МВДның бүлек мөдире кияве, ахыргача аңлашылып җитмәгән сәбәпләр аркасында, төрмә камерасында асылынып үлгән, дип язачак пресса. Журналистлар өчен нинди кызыклы хәбәр. Сенсация. Миңа бүлек мөдире булып бер-ике ел эшләп алырга туры килмәгәе дим! — Җәүдәт пенсиягә ки тәм. дип куркытып алган иде дә. Хәзер 1ынычланды бугай. Бердәнбер кияве камерада асылынып үлгәннән соң. аны эштә калдырырлар дип уйлыйсыңмы? Син бездәге тәртипләрне оныта башлагансың. Ул яктан органнарда бик строго. Кияү балакайның ресторанда сугышып эләгүе бер Депутаты үтерүдә гаепләнүе ике. Иң мөһиме өченчесе. Анысы тагын нәрсә? Мансурны үтертүгә Салих тупас киная ясар, дип көткән иде Сәег. Мантыйк ягы шактый көчле булып чыкты подполковникның Кияүне полковник кабул итми, яратмый, ишеген ачып, бусагасыннан үт кәрми Димәк, аны кызына тиң яр түгел дип саный Хуш. Шуннан ни чыга? Форсат чыкканда, бу бандиттан котылырга теләве табигый, аңлашыла. Теләсә кайсы ата. ходай тәгалә үзе биргән бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмас иде. Милиционер бигрәк тә. — Син. Кашиповны юк итүне полковник үзе оештырган, дип әйтмәкче буласыңмы? Хәтта Сәет тә бу көтелмәгән борылышка әзер түгел иде. Мин түгел, йолдызлар шулай, ди һәрхәлдә, бауны камерага ул ташлаган булуны инкяр итүе кыен Бер версия булып каралачак Җәүдәт дус бу упкынны икегә бүлеп тә сикереп чыга алмаячак Әйдә, вискиеңны кой да. киттем. Китер әҗереңне Соң мин исәп-хисапны Җәүдәт белән өзәргә гиеш түгелме1 Шөреп не ул алгач Әйдә, бөгештермә! Ихтыярың чүмәлә, «б» урынына «с» хәрефен куя аласың. Менә шулай. Тәртип! — Сал тагын аз гына сасы нәрсәңне дә. йөгердем. Вакыйгаларның кызыгы алда әле. Подполковник хаклы булып чыкты. 25 өлфия үзе өчен яңа тормыш башланганны, Сәет аны күпме генә 3 яратса да. барысын да әйтеп бетермәсен, хезмәт, алыш-биреш хикмәтләрен, үзгә оешмалар, кешеләр белән мөнәсәбәтен ачып салмасын аңлый башлады. Ир-атның үз эше, үз сере булырга тиеш, күрәсең. Ә безнең—үзебезнеке.. Соңыннан Сәете аңа подполковникның өйләнү тарихын сөйләп, көлдереп. эчләрен катырды. Чыннан да. Гаяровның гаиләле булуы үзе бер тарих. Чапаев турындагы мәзәкләрең бер якта торсын. Ишле гаиләдә туа Салих. Бер атаның алты ир малае арасында ул берүзе милиция һөнәрен сайлый. Әллә холкы хыялый-романтик булдымы, дусишләре йогынты ясадымы, башка берәр тирәнрәк сәбәп этәрдеме бу юлга, хәзер әйтүе кыен. Шул хәтлесе хак: урта мәктәпне тәмамлау турында таныклыгын ала да, гаризасын Алабуга милиция мәктәбенә күтәреп бара. Анда эләгү өчен армиядә хезмәт итү мәҗбүри шарт була ул елларда. Солдатка да барып кайта. Оҗмахка юлны үз куллары белән ача. Аны эшкә Семипалат шәһәренә җибәрәләр. Яратып хезмәт итә. капитан дәрәҗәсенә күтәрелә. Югары белем алу хыялын да ташламый. Татарстанга кайтып, җирле педагогия институтына урыс теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә. Дөрес, кагыйдәләр ятлап үзен бик ватмый. Укытучылар, җитәкчелек белән танышып өлгерә. Шул арада җөмһүриятнең җаваплы һәм саваплы урыннарына үрмәләгән абыйлары да кирәк чакта терсәкне куеп, җилкәне биреп торалар. Ерактагы кояш яхшырак җылыга. Якын күреп каршы алалар, кунак итәләр, зурлап озаталар. Хатын-кызга беркайчан да битараф булмаган Салих мул күкрәкле, түгәрәк битле, таза бәдәнле, җайлы холыклы хохоллар нәселе үстергән хатын белән таныша. Дөресе, милиция әһелләре арасында биниһая ханым буйдакны үзе шәйләп ала. «Ко мне, Мухтар!» диюгә, шуны гына көткән Салих авызын йөгәнгә тыга. Ун яшьлек малае да татарин дядя- сын уңай кабул итә. — Ясаган ата түгел, тәрбияләп кеше иткән чын ата, ди Любуш- касы. Ханым егеттән канәгать, ул үзенә яклаучы, төннәрен юатучы тапты. Саран түгел. Акчаны кесәсенә тамыза тора. Артык сораулар бирмәскә, туйдырмыйча иркәли белүгә, үзеңне кол дәрәҗәсенә төшермичә, эчеңне мәчеләр тырнаса да. ир-атка охшарлык кәефтә булуга, теләнеп алмаска, әмма үзеңә тиешне, мөмкинлекне ычкындырмаска ханымны тормыш өйрәткән иде инде. — Чанаңа утырдым, Салих. Начар шумаска тиеш синең чанаң. Тик синең, бәбкә чыгарган каз кебек, дежуркада утыруың ошамый миңа.— диде хуҗабикә бер көнне. Аның киңәше, хәтта ярдәме белән кибетче, сатучы-алучы, ришвәтче халык белән эшләү бүлегенә күчкәч, капитанның тормышы нурланып китте. Адәм баласына күп кирәкме? Юк. өч аршын җир генә җитми икән аңа! Күчтәнәч алуның тәмен сизә башлады. Җылы кочагында эреп ятканда, киңәшне хатын бирде. Бер-береңә бүләкләр бирү кешеләрне үзара якынайта, явызлыкны киметә. Тик чама хисеңне югалтма! Күпне кочаклаган, аз учлар. Салих нәрсәдер алуны, кулга салуны ришвәт дип санамаска өйрәнә. Акчалата каеру гөнаһ, законны бозу. Ә менә затлы шәраб, фин колбасасы, алтынга манчылган кашык-пычак. муены әйләнмәле самавыр, Канада курткасы, Австриядә тегелгән йон кәстүм ише әйберләр — уенчык күчтәнәчләр, чын күңеллелек, дуслык һәм ихтирам билгесе генә. Җилкәсендә — халык ышанычы тамгасы биш канатлы йолдыз утырган кеше бу хәлне табигый, эшенең, хезмәтенең дәвамы дип саный. Мәче исен сизгән тычкан кебек, бу төр кешеләр яныннан тайса, ул үзен бик җайсыз сизәр, үпкәләр, рәнжер иде. Салих үзен бәхет күгендә тоя башлады. «Салихчик. нәрсә кирәк? Ничек ятыйм? Нәрсә пешерим? Син ни әйтсәң, шулай булыр». - дип иркәләп, назлап кына тора җәмәгате. Тагар хатыннарына ялагайлык, ир теләген алдан тоеп гору җигешми шул. дигән күзәтүен күңеленә беркетеп куйды Салих. Кыскасы, исерек, бәйләнчек, дуамал беренче иреннән көчкә котылган хатын тагылчыгына ярарга гырыша. Мондый да булган, таза, малташыр ирләр урамда ятмый Аунап ятарга мөмкин, андыйлар да җигәрлек Ул мәхлукълардан он суы да, тоз суы да юк шул. Суыткычындагы аракыңның төбенә төшеп, «мине башка кеше белән бутагансыз, мин просто алкоголик», дип диваныңа чишенмичә гөрселдәп егылып, гырлап йоклап китүдән уза алмаучылар дөньяда аргканнан- арта бара. Аның Салихы бөтенләй башка Көйле тормышның гомере кыска булды. Алдан хәбәр итмичә генә, узып барышлый дигән булып. Салихның олы абыйсы килеп төшә Милиция бүлегендә тапмагач, адресын сорап ала да өйләренә килә. Любаша Салихның ир туганын җиренә җиткереп каршы алырга тырышса да, җылылык килеп чыкмый Энесенең үзеннән өлкән, балалы һәм үзгә милләт кешесе белән яшәвен хупламый. Салихка: «Кендек каның Казанда тамган», дигән бер сәер җөмлә әйтә дә, ниндидер карарга килеп, тиз генә кайгып китә. Гаяровлар нәселенең ул чорда булдыра алмаган эше. чишә алмаган мәсьәләсе юк иде. Абыйларының берсе иң олы хуҗаның үзенә бик якын бер кешесе иде. Көтелмәгән сәфәрнең нәтиҗәсе гиз күренде: капитан Гаяровны Казанга күчерергә дигән боерык Мәскәүдән үк килеп төште. Салих Люба белән аерылышуны бик авыр кичерде Җанына уг капты, йөрәгенә кап сауды, күзләренә яшь килен тыгылды. «Урнашкач, килеп алырмын, син минем иң олы мәхәббәтем», дип сайрарга керешкән иде дә, дөньяның ачысын-төчесен күбрәк күргән, ир-атның холкын яхшы белгән ханым сүз-хис өермәсен кырг кисте Юкны сөйләмә! Ике ел рәхәтеңне күрдем Миңа шул җиткән. Берәр лейтенантик килеп чыгар әле, диде дә, тулы беләкле ак кулларын муенына куеп суырып үгие дә: Ярый, бар. диде. Бөтен озатуы шул булды Абыйлары Салих кайткан төшкә бер бүлмәле фатир әзерләп куйганнар Шәһәр өчен иң мөһиме торыр урының булу. Фатирың булса, дус-ишкә. йоклап чыгарга теләүчеләргә кытлык булмас. Инде утыз өченче яше белән киткән капитан Гаяров элеккедән дә рәхәтрәк, бәйсезрәк тормышка чыкты «Крышасы» абыйлары җил- яңгыр тидертмиләр. Бүләк-күчтәнәчләре дә, акмаса да. гама тора. Әти-әнисе авылдан килеп, абыйлары, апа-сеңелләре җыелышып. «Вакытың чыгып бара, өйләнергә кирәк», дип кысып карыйлар Өлгерермен әле. качмас Яшьлек ике килми Граф Толстой утыз тугызда өйләнгән, «иргә башлы-күзле булдым, хатын картайды», дип зарланып яшәгән Миңа дигән кәләш үсеп җигмәгән әле. дип. котылу ягын чамалый. Рәхәт хәяты белән җиңел генә хушлашасы килми иде ир-затының. Мәгәр Салих фаразы белән хаталанды. Аңа дигән кыз үсеп җитеп, химиятехнология институтын тәмамлап, бер заводта инженер булып эшләп йөри икән инде Казанда һәм Чаллыда эшләүче ике олы җитәкче абыйсы кызны Салихның өенә алып килделәр. «Берәрсенең сөяркәседер».— дигән уйны күңеленә беркетеп, кыз ягына күтәрелеп тә карамады өй хуҗасы. — Бу кызның исеме Венера. Синең булачак тормыш иптәшең, диде олы абыйсы, бусаганы атлап үтүгә. Икенчесе өстәлгә ашамлыклар куя, шампан шәрабы ача башлады. — Безнең яхшы танышларның кызы. Югары белемле. — Ничек була инде ул? Без бөтенләй таныш түгел.— дип, Салих кыз ягына күз салырга булды. Уртача буйлы, ясаткан сары чәчле, күзлекле кызга бер карауда гашыйк була алмады капитан Гаяров. Әмма бу оста куелган тозактан котылу әмәлен дә күрмәде. Абыйларының талканы коры иде. — Бәлки, әле Венера риза түгелдер, — дип саламга ябышып карады үз теләгеннән башка кияү егете булып киткән Салих. Кыз вак-вак атлап түргә үтте, өстәл янындагы урындыкка кунаклады, күзлеген төзәтеп алды. — Соң миннән ризалыкны алдылар инде. Башкода булып абыйларың ике кат килде. Сез мине театрда күреп, бик охшаткан, диделәр. Бүлмәдә давыл алдыннан була торган тынлык урнашты. Салихның Казанда бер тапкыр театрда булганы, кызны өнендә түгел, төшендә дә күргәне юк иде. Теленә шайтан төкергән икенче абыйсы яшенне яшьнәтеп җибәрде. — Мин кулымдагы шампан суында ике яшь кешенең туачак бәхетен, өй тулы балаларын күрәм. Ә инде алдан күрешү-танышу мәсьәләсенә килгәндә, кирәкмәгән шөгыль ул. Безнең әби-бабайлар бер-берсен бөтенләй күрмичә өйләнешкәннәр, типтереп яшәгәннәр. Никахны бозу очраклары бик сирәк булган. Аннан килеп, көпчәк түгәрәк булмаса әйләнми Абыйларыңның сүзеннән чыкмаслык баш кына бардыр синдә дип уйлыйбыз. Янә кыз телгә килде: — Ул риза булмаса, мин китәм. Бүрәнәләрем бүлгән. Ябышып чыгарга җыенмыйм. Шулвакыт ишектән тәэминатчы абыйсы килеп керде. Бусы, гадәтенчә, кызмача иде. Салих алдында торган бәллүр чәркәне кулына алды да, калын тавыш белән: — Горько, горько, ачы! — дип кычкырды. Венера күзлеген салып, йөзен Салих ягына борды. Диңгез суы төсендәге күзләре зур һәм матур, чынында гәүдәсе күзләренә сыйган иде. Кызның нәфис куллары җәмгысы сигез данә йолдыз өстенә ятты. Мөмкинлек булганда, бер хатын-кызны да үпми калдырмаган Салих авызын кызның коймактай кабарып торган иреннәренә батырды. Затлы шәраб эчкәндәй башы әйләнеп китте. Венераның күз төбендәге сөрмәсе җебеп битенә акты. Яшьләр айныганда, абыйлары урамда көлешә-көлешә машиналарына төялеп яталар иде инде. Венера тиз арада Салихны кулга алды, бер-бер артлы ике бала китерде. Тышкы тынычлыгы астында дәртле һәм акыллы, зирәк юнәлеш бирүгә сәләтле хатын яшеренгән булып чыкты. Любасын искә төшер- гәләсә дә. Гаяров бүгенге тормышыннан канәгать иде. Яратуы үртәлүдән килде. Абыйларының кулы Татарстан атлы тулпарның билендә чакта бер-бер артлы ике йолдыз алды — подполковник дәрәҗәсенә күтәрелде. 26 атлы эчемлекләрне Мансурның якты истәлегенә Казанның атаклы пешекчеләре табадан төшергән нигъмәтләр белән бастырыклап куйгач, көн тәртибенә бурычны түләү мәсьәләсе кабыргасы белән килеп басты. З Бу эш белән шөгыльләнгән милиция майоры үтерүчене эзләп баш ватмады, чит сөяккә исе китмәгән тук маэмай кебек, сүз өчен генә иснәнде. Мансурның болай да томаналанган, һушын җуйган әнисеннән, «мафа башлыгына» караганда көпчәк астына эләккән әнчеген күбрәк жәлләгән карчыктан сорау алган булды да, беркетмәгә куллар куйдырып, «Бу пычрак эшкә безне бутамагыз, үзегез аңышыгыз».— дип. офыктан рәшә төсле югалды. Чынында, ятимә анасыннан башка берәү дә икенче атнасын кара җир астында яткан Мансур өчен артык янтыгаймады. Үлгән үгездән ите. ватылган арбадан утыны калды. Хикмәт башкада иде. Кабилның кулыннан тотмасаң, үчне алмасаң, шул ук үлчәмдәге кургаш башкаларның маңгаен чәрдәкләргә дә күп сорамас. Гаеплене чамалыйлар. Сакманов кулы уйнаганы, аның Фердинанд өчен сарутын чыгарган булып, исәннәргә бармак янавын чамалыйлар Абруйлар җыенын, гадәттә, Мансур белән Вильсур икәү алып барсалар, бу юлы дилбегә бер кеше кулына күчте — Йәгез, җәмәгать, нинди карарга киләбез9 диде ул. янгынга эләккән песинеке төсле тырпаен торган мыекларын сыпырып Терсәктәшснең вафатын сүздә, чырайда авыр кабул итсә дә. йөрәгенә кыенлык китермәде Вильсур. Соңгы вакытта Мансур артыгын азын^ башлаган иде. Үз башына булган. Аны «аударып» дөрес эшләгәннәр Вильсур буй-сын тарафыннан мәрхүмнән кайтышрак булса да. үзен эре, тәкәббер тота, янында утыручыларга бирелә кемнең хуҗа икәнен, беренче имзаның аныкы булуын сиздереп утыра Аркасын уклау йоткандай туры катырып тотуы, бөтен рәвеше белән «тәмгыгызны тыегыз, кәнәфине берәү белән дә бүләргә җыенмыйм» дип шыр, ярып гора иде Соргылт кырыс чырай, үҗәт карашлы, куе керфекле кара күзләр. Иң кирәк җирендә бөркет томшыгыдай юка борыны киңәеп ала. иреннәре турсаеп, кысылып, сүзне чалгы белән печән чапкандай чыжлатып, юри кистереп чыгара. Йомры ак алтыннан эшләнгән балдак кигән кыска бармаклы сул кулын алга сузып йөзем алганда да үзенең кемлеген сиздерер! ә тырыша Вильсур. Үз-үзенә ышанычы астан бәреп тора. Мәҗлес хуҗасының соравы һавада асылынып калмады Гаепле стрелочник табылды Мансурны саклау — заманында Казанны дерелдәтеп тоткан, хәзер инде тешләре коелган арыслан хәленә төшә барган Север- ңевка тапшырылган иде. Җавапны ул тотарга тиеш Дустыбызны саклый алмады, диде тәвәккәл сары башлы, киптерелгән мүк төсендәге иренле беренче куштаны. — Үчне кайтарсын, үтерүченең баш сөяген алсын.— дип өстәргә ашыкты күзләренең чепилегеннән оялып , кара күзлек кигән икенче куштаны. — Мансур Мәүлетычка атучыны коры агачка асып куйсын. Түләүчесен тапсын, дип кәлимәсен кыстырды җирән кашлы, чәчсез башлы, асылда хөкүмәт базасы мөдире. Кем дип уйлыйсыз соң? дип сүз катарга җөрьәт итте тәп-ләнне оештыручы Нәкъ син мүшкәдә тоткан адәм, диделәр абруйлар бердәм рәвештә — Соң аны ничек алырга? Үзен атып үтерергәме? Вильсур. ачы юа капкандай, чыраен ватты, көзге чебенне кугандай, кулын изәде. Заманчарак фикерлә, абзыкай. Үлем ул кеше өчен дөнья мәшәкатьләреннән котылу Бүләк' Шуңа чаклы адәм баласы хатасын танысын, ялгыш юлда йөргәнен аңласын! Тәүбәгә килсен Дөньяда бит әле әхлак, әдәп дигән нәрсәләр бар Шулар турында төшендерергә кирәк сәнәктән көрәк булган менг койрыгына Иренеп кенә үрелеп алып, янә бер йөзем ташлады бүселгән ирененә. Балдагын тәрәзә аша үрелгән кояш нурына чумдырып, уйнатып алды. Тыныш билгеләрен урынына куйгач кына, сүзен дәвам итте: — Бусы—бер. Икенчедән, диимме, ул хәзер бик саклана. Үзе генә йөрми. Тазалыгы да сиңа мәгълүм. Аның йодрык тәмен оныттыңмы әллә, туганкаем? Теге, мусор чагында... Үзеңне яхшы дөмбәсләгән, төрмәгә дә илтеп тыккан, диләр. Сөяркәң дә аның күкрәгенә ауган диләр. Дөрес булса... ~ Вильсур тамак төбе белән кеткелдәп куйды Балдаклы кулы белән авызын каплагандай итте. Тимер тәнле Севсрцевның иң авырткан, пичәмә еллар буенча кан саркып яткан ярасына орынды Вильсур Тәп-ләпченең төрмә тозы ашаган аксыл чәч калдыклары үрә торгандай булды, ясалма тешләре шыгырдап, калын иреннәре дерелдәп китте. Эчтән кайный башлады. Садист канәгать. Севсрцевның кытыгы котырганы күренеп тора. Сүзләренә түбәнсетүле төсмер бирергә тырышып, киңәшен дәвам итә Колакларга токмач элә. Барчасы йөзем капкалап, игътибар белән тыңлый. Акча аның кулында, кая барасың. Аннан килеп, ни өчен әле без сине өч профессор оклады түләп асрыйбыз. Сөннәткә утырту — синең проблема. Безнең бурыч башка... Кылган эшеңнең нәтиҗәсен раслау. Раслау., яисә үзеңне Мансур Мә- үлетовичның суынып өлгермәгән куенына озату,—дип, Вильсур сүзен бик кырку тәмамлады. Кызым, сиңа әйтәм. киленем, син тыңла диюе булды бугай. — Бик дөрес сөйли Вильсур Мәгъсүмович, дип мөһер сугарга ашыкты сары башлы ялагае. Нәкъ шулай,— дип шаулашты башкалары. Вильсур мәҗлестәшләренең бердәм хуплавыннан, җеп очын ялгап китүләреннән канәгать калып, мул артын урындыкка ышкып алып, нәтиҗә ясады: Хәзер таралышабыз, һай-һай, вакыт тиз бара. Мин сәгать өчтә Кабмиида булырга тиеш. Бер аша вакыт бирәбез. Андрей Сидоровичка. Нәкъ шул сәгатьтә урмандагы йортыбызда очрашабыз. Место встречи изменить нельзя... Бүлмәдә утыручыларны елгыр күзләренең нәзек энәләре белән чәнчеп алды да, бөтен тотышына салкын бәйсезлек, күрәлмаулык мәгънәсе биреп. Вильсур бүлмәдән чыгып китте. Баш өсте дип озатырга торып баскан сыек зәңгәрсу күзле, көлсү чырайлы адәмгә кулын бирмәде, әйләнеп үтте. Мондый илтифатсызлыкның асылында Мансурны саклый алмаган өчен үпкә, рәнҗү кебек хисләр ятмады. Тәп-ләпченең зур һәм ямьсез куллары һәрвакыт юеш һәм салкын иде. Аның белән кул алышканнан соң. Вильсур берничә көн учында сөт суытыр!а салган бака тоткандай йөри. Кулын сабын белән юып. кытыршы чалбарына ышкып карый, бәйләнчек тойгыдан котыла алмый. Северцев кул бирмәүне үзенчә юрады. Күз алдына куркыныч сызык килде. Кискен, үткен, коры хәрәкәт таләп ителә аңардан. Кыскасы, уйламаганнан отыры көчле нәтиҗә туды. Тәп-ләп хуҗасының төсендә, килбәте үзгәргән иреннәрендә явыз елмаю бии Римма аңа Сакмановның бик чибәр, яшь хатынга өйләнүе, бәхет кочагында изрәве турында хәбәр җиткер!ән иде. «Хатынын урларга. Аны җим итеп. Сакмановшн Мансурны үтерүдә катнашуын танытырга. Үзен тотып алып килеп, күз алдында чибәркәен чиратка куеп көчләргә. Соңыннан икесен дә тиражга чыгарырга». Шул манзараны күз алдына китергәч, кашларын сикертә- сикертә, уйларының рәхәтенә оеп, изрәп киткәндәй булды. Җилкәсеннән йөкне алгандай, тәне, сеңерләре җиңеләйде. Зөлфияне табуга Римманың якын ахирәте Наилә-Нонса булышты. Акчаны да күп сауды, әмма сүзендә торды Сәетнең «ышанычлы» хисапчысы. Тик бу хакта Сәет белән Зөлфия генә хәбәрдар булмадылар. 27 __, әүдәсен мамыктай җиңел сизеп, институттан сикерә-атлап чыкты 1 Зөлфия Ипләш кызлары артта калды. Аларга ни: гайбәт, ләтчә капчыкларына, өйләренә кайтып, ирләренә аш әзерлиселәре, өй җыештырасылары юк. Дөньяда шактый яшәгән булса да. ризыкка талымсыз аның Сәете Нәрсә генә пешерсә дә, мактый-мактый ашый. Ир хатынының күңел көрлеге, үзен бәхетле сизүе өч нәрсәгә бәйле дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Берсе —өйгә гел яңалык кертеп тору диварны, сервантны ук булмаса да. өстәлне, кәнәфине, урындыкларны урыннан- урынга күчерү, алыштыру, аралаштыру. бутау. Икенчесе -чәчнең юылган булуы. Чибәрлек күрке керле, пычрак чакта хатынкызның кәеф- сихәгләре бер тиенгә чыкмас, йөзе-теше сызлаган кешене искә төшереп торыр. Өченчесе өстәлгә куйган нигъмәтен якын кешеләренең яратып, матур сүзләр тезә-тезә ашавы. Зөлфиянең кәефе язгы һава төсле күтәренке. Кичә Сәетенә күңеле болгануы, укшуы хакында ычкындырган иде. Ир уртасы кешенең балаларча кылануын, яшь кәҗә бәтиедәй сикеренүен күрсәң, исең, акылың китәр. Сабыйлыгы чыкмаган. — Ур-ра... Безнең нәсел калачак Болай булгач, яшибез. Бабай да, бавырын I отып, оныгын күрергә килеп җитәр, - дип, ак кешенең баш сөяген кулына төшергән папуаслар кебек, баскан урынында әйләнде, зык килде. Мондый ук югары дәрәҗәдә кабул итүне көтмәгән яшь ханым оялыбрак китеп, көянтәдәй керфекләрен паркет идәнгә чәнечте — Алдан укуны бетерер! ә дигәнием — Уку качмас Быел булмаса. киләсе елга өстеңнән төшерерсең. Ә мирасчыбыз үсә торыр. Зөлфия. «Сиңа кем кирәк, ир баламы, әллә кыз булса да ярыймы?» - дип сорамый түзә алмады Иренең җавабы әзер булып чыкты. Аны сыртка салуы кыен иде — Уңган хатын ул кит оер. изге хатын кыз китерер, дигәннәр борынгылар. Сине тикшереп карыйбыз инде. Кайсы графага керерсең икән Хыялларына бирелеп, 1роллейбус тукталышына юл алганда, аның исемен атадылар. Ир-ат тавышы иде — Зөлфия! Сез Зөлфия буласызмы? Аңа әйдәшкән тавыш ханымга таныш түгел иде. — Әйе, мин булам. Сезгә ни кирәк’’ — Бер дә борчылмагыз. Зөлфия Минем исемем Заһит, Сәетнең дусты мин. Зөлфия тавыш хуҗасына күтәрелеп карады. Аңа, буе озын булмаса да, ыспай гәүдәле, яше угызлар 1ирәссндәге ир дәшкән булып чыкты Пөхтә, дөресе, көяз итен киенгән. Затлы соры кәстүм астындагы төсле күлмәкне тәвә кошы коерыг ы кебек чуар !алстук белән ныгытып куйган Бу адәми затны Зөлфиянең күргәне юк иде. — Зинһар, курка, шикләнә күрмәгез. Зөлфия. Туегызда була алмадым. чи! илдә командировкада идем. Хәзер менә күрештек. Сәет Ярул- лович өегезгә керен кал 1Ы. Зөлфиянең дәресе сәгать икедә бетә, син аны тиз генә алып кайт әле дип. мине җибәрде. «Чәй куя торам», диде. Сүзен елмаю төгәлләде. Француз гүфлиснең очлы табанында зың итеп әйләнеп, борылып китеп кенә барасы иде дә. хатын-кызлык табигате җиңде. Сорамыйча булдыра алмады - Ничек мине таныдыгыз? w — Сәет Яруллович карточкагызны күрсәтте Мондый чибәр ханым бөтен институтына берәү булса, ул сездер, дип төчеләнеп сөйләнеп китте купшы ир.— Утырыгыз, машинага! Юк. рәхмәт. Ашыкмагыз. Машинада ирегезнең уң кулы — бухгалтеры Наилә Матыгуллина утыра. Хатынның киреләнүен, ышанып бетмәвен күреп, күрәсең, ир уен тузын ташларга булды. Зөлфия җиңел машинада ничә кеше барын пыялалар аша күрә алмады. Тукталып калды. Юк, юк. кирәкми. Минем әле кибетләргә керәсе бар. дип кискен рәвештә читкә ала башлады Шунда машинадан хатын-кыз чыкты. Зөлфия, кил монда, курыкма!—дигән таныш аваз аны борылырга мәҗбүр итте. Машина янында Сәетнең баш бухгалтеры Наилә-Нонса басып тора иде Ат өстендә йөрергә әзерләнгән жокей диярсең. Тар, кара вак вельвет чалбарын биек, коңгырт итальян итекләренә кыстырган. Кыска җиңле, аркылыга кызыл, яшел, ак буйлар төшерелгән йон күлмәгән чалбар эченә тыккан. Алтын алкалары, шул ук асыл тимердән чүкелгән тешләре хужабикәнең көлүле изге ниятен хуплап, ялтырап, өмсендереп торалар. Ханым чакыруын янә кабатлады. Тәрәзәләре төсле пыялалы, ап-ак «Жигули»ның арткы ишеге ачылды. Зөлфиянең күңеле тартмады. Сәетнең: «Чит-яг машинага утырма, Замир килеп алмаганда, халык транспорты белән йөре. На самый худой конец, такси ялла»,— дип кат-кат кисәткәнен хәтерли. Әлбәттә, ул карточка күрсәткән иргә ышанып утырмас иде. зыялы кеше күренсә дә. Бухгалтер ханымны исә яхшы белә. «Сәет абый, үчем килә алмыйм дип. мине җибәрде». — ди бит әнә. Кешегә ышанучан. беркатлы изге җан шикләнсә дә. тышыннан сиздермәде. Ничек инде иренең беренче ярдәмчесе, хатын-кызга ышанмыйсың! Дөресе, уйланып, баш тартып, киреләнеп торырга арасы да булмады Күз ачып йомганчы, мультфильмнардагы шикелле булды бу хәлләр. Машина аз гына чигенде. Үзен Заһит дип тәкъдим иткәне арткы ишекне ачты, ханымны култыгыннан алып утыртты, үзе үк ишекне япты. Алга кунаклады. Арткы утыргычта таза бәдәнле, аксыл сирәк чәчле, спорт киемендә бер ирзат та бар икән. Машина урыныннан кискен кузгалып киткән арада, ул Зөлфия җилкәсе аша йөнтәс кулын сузып, ишекне йозакка салды. Хисапчы ханым салонда юк иде. урамда да күренмәде. Җир астына убылып төште диярсең. Бухгалтер апа кая? Нишләп аны утыртмадыгыз? дип сорады Зөлфия, үзенең капкынга эләгүен аңлый башлап. — Ул икенче машина белән кайта. Биредә урын аз.— дип җавап бирде Заһит дигәннәре. Сөт төсендәге «Жигули» өйләре ягына алмыйча, бөтенләй үзгә юлга чыгып, шәһәрне артта калдыра башлагач кына, ахыр пошынып, шомланып. тавышлана башлады Зөлфия. Кая алып барасыз мине? Кире якка киттек! Сез кемнәр? Дөрес барабыз! диде алда утырганы. Тавышында корыч кырыслыгы . Баягы ялагайлыкның, төчелекнең, ярарга тырышуның эзе дә юк. Чигәсе сулкылдап тибә, йөрәге т артыша башласа да. үзен эттән алып эткә салып эрләсә дә, чавыш күтәрергә ашыкмады. Берәр җиргә кереп чыгабыздыр, дип үзен юатырга, тынычландырырга тырышты зифа ханым. Ялкындай бәрхе! күлмәктән ул бигрәк тә гүзәл һәм сылу күренә иде. Шунда ул күзен күтәреп алга карады, карашы пыялага төште. Колга буйлы йөртүченең оятсыз, ач. комсыз күзләре кармалый иде Зөлфияне Коточкыч куркыныч кешеләр кулына төшкәнен аңларлык кына тормыш тәҗрибәсе бар иде Исхак абзый кызынын «Жигули» шәһәр кырыена чыгып, ят урманнан бара башлагач. Зөлфия үзенең әшәке интригага килеп капканын аңлады Ишекне ачарга ымсынып карады. — Чыгарыгыз мине! Кая алып барасыз? Сез кемнәр? — Ишекне ватасың! Йөнтәс куллар Зөлфияне кочаклап алды Кызның битенә сасы ис бәрелде — Җибәрегез! Хәзер Сәетчигың янына килеп житәбез. Әнә теге ике катлы агач йортта көтә ул сине, диде алда утырганы, борылып, пычак белән сарымай кискәндәй. Зөлфияне карашы белән үтәли тишеп. Үзегезне киеренке тотмагыз, диде йомшаграк әйтергә тырышып. Без инде хатын-кызга болай гына ташлана горган яшьтә түгел. Бездән генә тормый.— дип сүзен киная белән тәмамлады. Зөлфия, яшь булса да. аңлады: ул Сәетнең дошманнары кулында. Үч алачаклар Нонса-Наиләнсң иренә каршы эш алып баруы, әллә ничек кенә рәшә төсле юкка чыгуы миен бораулады Ничек инде шулай була ала'.’ Бергә дөнья куалар, катлаулы эшләр алып баралар, үткен пәке өстеннән бергә атлыйлар .Cai лык жан булып чыга түгелме сон Сәетнең «финанс министры»? Зөлфия иренә бу хакта сөйләмәс дип ышана микәнни? Ничек инде ул шундый мәкер, явызлык, фегнә турында әйтми калсын, ди? Ә бәлки Йөрәге авыр игеп чәнчеп куйды. Баласы тибеп куйгандай тоелды аңа. Шул арада машина, сырлы тимер капка аша үтеп, ике катлы соры йорт янына килеп туктады. Эт өргән тавыш керле колагына Заһит ишекне ачты Кулын сузган булды Ахмак һәм мәйсез беркатлылыгы өчен үзенә ачулы Зөлфия кулын бирмәде, машинадан чыгу теләге барлыгын сиздермәде. Капланып җылыйсылары килде Бүре көтүе уртасында калган сарык бәтиедәй хис итте ул үзен. Сез кемнәр? Нәрсә кирәк сезгә миннән? Курыкма, без синең дусларын, дип әшәке итеп көлде сирәк жирен чәчлесе. — - Киләчәген иреңнең үзен ничек тотуына, безнең шартлар! а күнүенә бәйле, диде Заһит дигәне. Йөнтәс куллы горилла өстәп куйды — Девка смак, озак көтеп, түзеп тора алмабыз, дип уйлыйм. Без Сәетеңнең сине ни дәрәжәдә яратуын гына тикшерергә булдык. Аңа бик кирәк, кадерле булсаң, без кушканнарны үтәр Ризалаш- маса. бигайбә, диде үзен Заһит дип таныштырганы, әле һаман ла зыялы кыланып Шартларыгыз нидән гыйбарәт? Анысы инде хатын-кыз эше түгел. Хәзер сездән үзегезне тәртипле, инсафлы гына тотып, күрсәтелгән бүлмәдә тыныч кына утыру сорала Таләп ителә, диде шул ук Заһит Зөлфия нәфис, кечкенә куллары белән алгы утыргычка ябышты Әле- гәчә бер сүз дәшми утырган озын буйлы йөртүче кинәт кенә ханымның беләгеннән каты игеп тотты: Чыгыгыз! Миңа машинаны урынына куясы бар Хәзер карыш} бесполезно Алданрак уйларга кирәк иде Бигөнаһ ханымны өйгә алып керделәр, сары агач идәнле өй аша уздырып, кара клеенка белән гышланган икенче ишекне ачып, дүрт почмаклы ялтыравык өстәлдән һәм агач караваттан башка нәрсәсе булмаган бүлмәгә керттеләр. Тышкы келәне биккә салган тавыш ишетелде. Зөлфия югалган фаҗигале көнне Сәет үзе дә эштән соңарып, гүя нидәр сизенгәндәй. > гекке-салынкы хәлдә кайтты. Җитмәсә, көне дә уңышсыз булды, гамәли ният ләренең очына чыга алмалы Үз ачкычы белән ишекләрне үтеп, фатирына керле. Төшенке караңгылык, өметсез тынлык каршы алды «Игелек» хуҗасын. У1 кабызды. Хатыны өйдә булмаганны самавырның салкынлыгыннан, аш кәстерүле- нең бушлыгыннан аңлады. «Бәлки, берәр очрашуга киткәндер»,—дип фараз кылудан уза алмады. Билгесез, авыр тош ы биләде күңелен. Йөрәге чигәсенә күчеп, зың-зың игеп тибә башлады. «Әгәр ул дошман капкынына эләккән булса?» Бу тынгысыз, ямьсез, иләмсез уеннан ул, әрсез кигәвенне куган төсле, котылырга тырышып караса да, кара сакаллы фикер, иреккә ыргылган мәхбүс төсле, зиһенен тишә, игәүли, бораулый... Бер шешә коньяк эчеп бетерә язса да. иртәнге якта гына йокыга сеңде. Киң. йомшак ятак һаман да буш һәм салкын иде. Икенче көнне эчендә ач. явыз бүре уласа да, чит-ятларга сиздермәскә тырышты. Йөзенә чирү елмаю чыгарып, «янарал» вазыйфалары белән шөгыльләнде. Хатыны төшке ашка кайтмагач, Мисхәт белән Замирны институтка, тулай торакка җибәрде. Буш хәбәр белән әйләнделәр. Дәрескә дә килмәгән. старосталары Әлфия дә берни белми. Үпкә кытыклары килеп, иптәш кызлары янында куна калгандыр, дигән хыялы каз куыгы кеби шартлады. Әнисе-мазар чирләп, әтисенең хастасы тотып, ашыгыч хәбәр алып, авылына кайтып киткәндер, дип юрарга мөмкинлек калды әле. Әгәренки, теге, беренче ир кисәге Мөнипме. Мөнирме. Мөзипме очрап, чәрдәкләнеп бетмәгән хисе, чуар йөрәгенең ерак бер почмагында кымырҗып яткан мәхәббәте уянып, аның янына китсә дигән, күңеленә бик үк хуш килмәгән гоманга өлеш чыгарып алды. Чәчәген беренче өзгән ир-атның дәгъвасына хатын-кыз каршы килә алмый, диләр, хак булса. Холык тирбәлеше табигать бизәкләре өчен табигый Безгә тансык һәр нәрсәсен үзе белән йөртә ич хатын-кыз Өендә чираты узган киемнәре генә кала. Зөлфиянең күңелендә икебезне чагыштырып карау теләге туып, янәшәлек абзац файдасына булмаса. нишләрсең. «М» хәрефе белән башланган исемле ир синнән яшьрәк. Өй антеннасы кебек тырпаеп торган мыегы бар. Хагын-кыз мыеклы ирләргә күбрәк ышана. Аларны көчлерәк саный. Еш кына ялгышса да.. Мунча сагызы төсле ябешкәк уйларын куарга тырышты Сәет. Зөлфия андый бала түгел. «Кискән икмәк кире ябышмый»,— дип үзе кырт өзгән иде. Тешләрен уалып коелганчы шыгырдатып булса да, түзәр, кичерер иде әле Сәет. Үзе дә фәрәштә түгел, бума ютәле кебек бәйләнчек булды хатын-кызга мөнәсәбәттә һәрхәлдә, Отелло төсле кыланмас иде. Исән генә була күрсен йөрәк парәсе. Баласын төшереп йөри күрмәсен тагын шайтан кыз. дигән ямьсез мәел дә үтте башыннан Беренчене табиблар табарга кушалар, дип искәрткән иде. хәер. Татар акылы төштән соң... Алдан эшли, шуннан сон киңәш-табыш итә башлый. Йөрәге өтелсә дә, Сәет ышанычын югалтмады. Бу фани дөньяда хис вә өмет, иман вә вөҗдан яшәтә адәм баласын. Дөньяны әче фетнә, давыл, бәлаказа басканда да өмет кеше өчен бердәнбер яктылык нуры булып кала. Ышаныч аны баррикадаларга күтәрә, сабырлыкка күндерә, явызлык кылмаска өйрәтә. Ходай баласын мал-мөлкәтеннән мәхрүм итәргә, туып-үскән җиреннән сөрергә, ач-ялангач калдырырга, үзгә этлекләр эшләргә мөмкин. Мәгәр аның өмет чаткысын берәү дә сүндерә алмый. Адәм баласын теләк котырта, оят тыя. Сәет Зөлфиянең югалуын ифрат авыр кичерде. Берничә көн эчендә тартылып, ябыгып калды. Эчке уйларга бирелүдән чыраенда җыерчыклар артты Бер ел элек кенә. «Бер яшь ханым, җилбәзәк студентка өчен шулай яныпкөеп. мәҗнүнләнеп йөрерсең»,—дисәләр, йөзләренә карап, каһкаһәләп колер генә иле Унҗиде яшьлек үсмерләр төсле тилереп гашыйк булып йөрүләре ике ятып бер төшенә дә кермәгән иде ләбаса. Элек, парлы булганда да. җаны ялгыз яшәгән икән. Зөлфия аның йөрәгенә туры юл тапты. Морадына ирешкән иде Сәет һәр яктан килгән, үзен яраткан, кешегә санаган хатынга тап булган иде. Ходай тәгалә аны җир бүләге, гади дә. җиде йозаклы сандыктай серле дә Зөлфиядән аермасын иде дә бит Менә ничек килеп чыкгы. Барысы да язмышның чәнечкеле кулында Сәетнең җаны Зөлфия белән киткән икән. Бу чаклы шашынып яратуның, юксынуның шыр тилелек, чеп-чи ахмаклык икәнен акылы таныса да. үзе белән берни кыла, үзенә хуҗа була алмады Язмышлар бер-берсснә охшамаса да. кабатлана икән шул. дигән фикергә килде Сәет, мәхәббәт ялкынында күбәләктәй көйрәп янган Көнчыгыш әдәбияты каһарманнарын исенә төшереп Зөлфияне эзләвендә, явыз мәчедән куркып, керер тишеген югалткан гычкан кебек үрсәләнде Сәег. Кайда хәрәкәт шунда бәрәкәт икәнне белә иде ул. Милициягә хәбәр итте, хастаханәләрне барлады, йөртүчесен мәег йортына җибәреп кайтарды. Тирән суга төшкән балта кебек юкка чыкт ы Зөлфия Утны-суны кичкән, совет хакимияте бирә алган барча үҗәтлекне, хөсетлекне, имансызлыкны миенә, тән тукымасына дыңгычлап тутырган Сәет Сакманов өметсез чарасызлыктан аллага ышана башлады Им- томны. табынуны хорафат, наданлык, томаналык галәмәте дип санаган, бусагадан кире каккан, элеккеге сәяси, тәрбияче сугышчан атеист һәм милиция хезмәткәре эре-эре акчаларны хәерче карчыкларның, чегән балаларының янган күмердәй кара кулларына салганда: «Йә. ходаем, синең кодрәтең чиксез. Зөлфиямне исән-имин килеш кайтарып бирче, зинһар өчен», дип тәкрарлый, «тәүбә», «алла» сүзләрен гәһлилли торган булып китте. Булдыра алса, елый-елый намаз укырг а да разый иде Казан мафиясенең умыртка баганаларыннан берсе Тик ходай аның ниязын. үтенечен кабул итмәде. Бәла-каза, хәсрәт булганда кемсәгә дә күңел таянычы кирәк була икән Эчке ныклыкны акчаның муллыгы, байлыкның ташып торуы гына тәэмин итә алмый шул. «Золфиям сау-сәламәг кайтса, тел изге юлда йөреп, ярлы-ябагага ярдәм итеп, явызлыкка каршы көрәшер идем. Йа. аллаһы тәгаләм, ялварып сорыйм, ярлыка минем гөнаһларымны, гафу ит. сәдакамны кабул кыл», дип сөйләнәсөйләнә Зөлфиясез узган өченче көненә чыкты. Бала вакыттан зиһененә сеңеп калган гнул сүзләрне кабатлый торгач, аңа ничектер җиңел булып китте, җанына нур инде, тәне тынычлык тапкандай итте. Төньяк калавылында яшәүче мулла янына барып, «Тәүби и.тлаһ» аятен каткат укытты. Шуңа күңеле, җаны белән ышанасы килде Әйе, сүнеп барган өметенә тоз сибеп булса да, сүндермәскә тырышты. Читтән ярдәм белән дәррәү күтәрелгән ут тиз сүнүчән була икән шул Оҗмах кошы, гаң нуры Зөлфиясен дошманның исән-имин калдыруына ышанычы утлы шәм кебек эри барды Артык интектермәсеннәр, пычрак алымнар белән рәнҗе гмәсеннәр иде. Кадерлесенә кагылган чиг- яг дошман куллар күз алдына килеп, җаны үртәлде, сөмсере коелды Ничек кенә авыр кичермәсен бу югалтуын. Сәег сынмады, сытылмады. Хәтәр сынау көннәрендә, авыр мизгелләрдә габигать һәрдаим гаҗизләнгән баласына гажил ярдәмгә ашыга икән Сәетне лә ташламады табигать-ана. Ялтыравыклы күзләре тоныкланып, ятим этнекенә охшап калса да. ул үзенең хәлен артык мөшкел дип санамады Туктаусыз тикшерү, сүтү, ачыклау, үз-үзен битәрләү урынына, изасызлыктан бавырына кан сауса да. ул Зөлфияне эзләүне дәвам иттерде. Бер тишекне, йомран кебек, күпме генә бораулап ятсаң ла. җирнең төбенә төшеп җитә алмаячаксың. Күп тапкырлар оттырып та. сугышчан рухын сынмаган, могҗизага ышанган, үзеннән көчлерәк көндәшен үртәп, ирештереп, һа- манһаман яңа бәйгегә чакырган шахматчы кебек. Сәет Зөлфиясен табасына ышанды. Иптәш кызларын үзе күреп сөйләште, чапкынчыларны туган авылларына җибәрде. Салих Гаяров ярдәмендә тагын бер кат милиция бүлекләрен, хастахәнәләрне тикшереп чыкты Ниһаять, «тышкы» дөньядан Зөлфия турында шыттырылган хәбәр килде. Билгесез хатын-кыз аны телефоннан, үз өендә эзләп тапты. — Сез Сәет Сакманов буласызмы? — Әйе. Тыңлыйм сезне. Тонык тавыш. Үзгәртелгән. Танырлык түгел. Таныш чалымнар да бар кебек. «Юеш чүпрәк аша сөйли»,—дип күңеленә беркетеп алды Сәет. — Безнең тәкъдим бар. — Сез кем буласыз инде? Минем хакта барысын да беләсез бугай. — Дошманың, дустың хакында һәммәсен дә белү хәер. — Кем икәнлеген әйтергә курыккан кешеләр белән сөйләшүне үзем өчен түбәнлек саныйм. Хатын-кыз булса да...,— дип, Сәет трубканы ташлады. Янәдән шалтыратачакларын һәм бу юлы вакытны заяга уздырмыйча, үгезне мөгезеннән алачакларын белә. Сыналган алым. Телефонга туйганчы калтыранырга ирек биргәч, тыңлагычны күтәрде. — Сакманов, тыңла, игътибар белән Син җиңелдең! Зөлфияң бездә... Шул ук төссез, иссез, тәмсез тавыш. Ханымның кулында хәлиткеч көч юклыгын, аның арадашчы гына икәнен белсә дә. Сәет чарасыздан, саламга ябышты: — Бәягезне атагыз! Мин риза. — Үзең белән алыштырырга ризамы? — Минем шаярып торырга вакытым юк. Трубканы куям. Ха гын җир астыннан килгән ләмле тавыш белән әшәке итеп көлде. — Кыланма артыгын, мусор. Хәзер телефонны мин генә ташлый алам. Башка хутың юк. — Шартыгызны әйтегез? Теләсә-нинди сумманы түләргә тырышырмын. Кешечә кылансагыз! Сәет артык киерелеп сөйләшә алмый. Койрыгы бозда. — Безгә акчаң, байлыгың кирәкми. Үзебез алырбыз анысын. Яраткан, яшь хатыныңны акчага әйләндерергә риза булыр идеңме әллә? Җир корты! Оятсыз фараон. — Зөлфияне телефонга чакырыгыз! Аның тавышын ишетим. Тагын да явызрак көлү ишетелде: — Хәйләкәр син, мент калдыгы! Хатының ирләр белән типтереп яткан җирдә телефон юк. Ул барыбер лаякыл исерек. Сөйләшә алырлык хәлдә түгел. Хатын кемнеңдер кушуы, боерыгы буенча Сакмановны үрти, мыскыл итә, кешелеген кызыл балчыкка ташлап, кысыр кәҗә тоягы белән изә. Заманында Булат Окуджава «бер акыллыга бер тиле», дип җырлый торган иде. Ә Сәеткә, татарың киңәш биргәнчә, үзен «түзәргә кирәк, балам» дип тынычландырырга гына кала. — Мансур Маулетовичны үтергән кешегә алыштырырга әзер без Тотып китерә алмасаң, исемен ата. Үзебез эзләп табарбыз. — Ниткән тупас шаярту бу? Сез мине башка кеше белән бутыйсыз түгелме9 Мансурның үлемендә минем бернинди катнашым юк. Дөньяда иң якын, иң газиз кешесе язмышы хәл ителгәнгә, Сәет сөйләшүне тупас өзәргә җөрьәт итми; трубканы колагына магнит белән ябыштырганнар диярсең. Марля аша иңгән тонык вә бозык тавышны тыңлый. Җавап бирә, вакытны суза. Әңгәмәнең төбендә икесе дә тәгаен аңлаган кинә ята. Ялланган атучының сукыр тиенемә дә хаҗәте юк. Сәетнең катнашуын, бу эшне оештыруын ачыклау гына ләзим аларга Мансурны Сакманов юкка чыгарган дигән фикри гөманнары булса да. кулларында какшамас дәлилләре юк. Шуңар да Сәетне сыныйлар, тикшерәләр. Башкорт әйтмешли, катмарлы уен бара. Шөрепне таләп игәләр Әлбәттә, аның кирәге юк имансызларга. Мәхлук кул астында, янында тышауда утырса да. Сәет аны дәгъвачыларга тотып бирә алмас иде Аны тәмләп җәзалап үтерерләр, гәүдәләр өстеннән узган танклар төсле, алга китәрләр. Сакмановка килеп җитәрләр, бугазына пычак тыгарлар Салих Гаяровның раславына ышансаң (акча каеру өчен генә уйлап чыгармаган булса), Шөреп үз-үзенә кул салган. Оста корылган мәкер капкыны гына бу. Сырны карга авызыннан төшерү уе ята үзәктә... Ханым белән сөйләшү мәгънәсез дулкында өзелде. Ул дөньядан бүтәнчә хәбәр килмәде. Бу талымсыз әңгәмә Сәеткә авыр тәэсир итте. Җанын вак йомычкаларга телгәләде Шикләнү, борчылу, чарасызлыктан гасабилану аны соң чиккә җиткерергә мөмкин иде Еш утырган урман агачларыдай берсен-бсрсе кысрыклап килгән соры уйлары аның миен изә. сөякләрен сындыра башлагандай тоелды Симферопольдә, чире тоткандагы төсле, йортларның астын өскә кигерәсе генә калды. Болай бетәшсәм, ычкынуым бар, кем беләндер аралашырга, хәсрәт дәрьясын бүлешергә кирәк, дигән карарга килде. Аягы белән түшәмгә асылынган килеш калырга ярамый аңа. Кая юл тотарга? Кемнән бәйләтергә йөрәк ярасын. Үзе өчен ачыш ясады: таныш-белешләре. мәҗлестәшләре күп булса да. юшкынны эретердәй якын аркадашлары санаулы гына икән. Теләсә кемгә бара алмый, горурлыгы тота. Ялгызлыкта, алтын читлектә үлгән байлар язмышы. Шәхси «табышына» үзе үк гаҗәпкә калып, сул як аскы иренен төшереп, кинаяле елмаеп куйды Әлеге дә баягы Әхмәдиша абзыйларга юл алды. Өстәлгә нигъмәтләрен, «чуаш» малаен чыгарып куйгач, ир күрке кыска сакалын олы учына алып, хөсетсез кайгылы күзләрен Сәеткә текәп, карт сорап куйды: — Ха гының дим . Зөлфиябез табылмадымы? Каны саркып торган ярага тоз сипкәндәй булды картның сөале. Колагында хатынның бозык тавышы зыңлый. Зарарлы шеш төсле каядыр эчтә утырып калган. Телефоннан сөйләшүне берәүгә дә әйтмәскә булды Сәет Бәлки, берәр коткы, шантаж гынадыр әле Аптырау төсле агарынып, ялганларга булды «Игелек» хуҗасы, «әлеге юк», диде Берәр төрле уең бармы? Миңа үпкәләп, берәр иптәш кызының авылына кайтып киткәндер әле шунда. Бала-чагалыгы чыгып бетмәгән Сорауга җаваптан бигрәк, аның үзе өчен алдавыч, юаныч эзләве иде. Әгәр чыннан да Зөлфиясе, теге явыз хатын әйткәнчә, мәхбүслектә интексә? Йөрәге гомердә булмаганны, чәнчешеп-тартышып куйды Хәтерен җуйган кеше итеп сизде үзен. Зөлфиядән башка аның өчен дөнья юк иде. Үткәне, сандугачлы бакчалар барысы да онытылды, гаип булды Җир шарының уртасында ай йөзле, ап-ак чырайлы, зур күгелҗем- яшел күзле Зөлфия генә калды. Иркәсен коткарса, аны банткача сөяр, колагына җылы сулышын өрә-өрә. гел матур сүзләрдән тәсбих төймәләре тезәр иде. Соң. шуннан, хатынын эзлисе урынга, ул монда балавыз сыгып, үзен кулак калдыгыннан жәлләтеп утыра Хәрәкәттә бәрәкәт, ди татарың. Икенче яктан, әтисе әйтмешли, бухты-барахты өй күгәреп булмый Кая барып сугылсын ул? Милициягә мәгълүм! Өендә, телефонда Мисхәтне калдырды Әхмәдиша агайны эчтән корт кимергәне, нәрсәдер әйтәсе килен кымырҗаганы сизелә Нидер борчый үзен. Әйтергәме, әллә телне тупсада калдырыргамы, дип уйланып утыра Таякның ике башлы икәнен онытмый ул. Сәеткә ихтирамы, табигать баласы Зөлфиягә яхшы карашы җиңдеме, әллә әләклисе кешегә мөнәсәбәте өстенлек алдымы, хәзер кистереп әйтүе кыен, ул кадәресе мөһим дә түгел, Әхмәдиша карт серле янчыкны чишәргә булды. „ — Миңа Арбакайтың бер дә ошамый. Сәет. Теге чакта әйткәнием. Сәет яше тышка бәреп чыгарга әзер күзләре белән елмайгандай итте. Ясалма килеп чыкты. м — Кызык кеше син, абзыкай. Мин бит сиңа аның белән йокларга тәкъдим итмим. Ошамаса Йә. нәрсә булган? Кай җирең кимегән шуннан? Миңа да ошамаган кешеләр во! — дип, кул кабыргасы белән муенына сызды. Карт, элеккеге фирка җыелышларында сүз сорагандай, уң кулын — балалар көрәген өскә күтәрде. — Ашыктырма, энем. Гафу кыл. Ашыгу кеше хатыны белән аның өендә булганда, ГУЛАГта борча тотканда гына ярый, ди торганыек без яшь чакта, уйлап бетерим, может, ялгышамдыр... Сәет иңнәрен җиңелчә генә сикертеп куйды. Янәсе, теләмәсәң, үзеңә кара, көчләштән түгел. Елан итен үзең сорап алдың. Карт күптәннән уйланып, күңелен бимазалап йөргән фикерен бер тын белән ярып салды: — Синең хатынны урлаганнар, дип уйлыйм. Ул хәтлесен үзең дә сизенәсеңдер. Әйтергә кыюлыгың, йөрәгең җитми. Бу эшне оештыруда бухгалтерыңның катнашы бар дип чутлыйм. Зөбаниларның төп ярдәмчесе булуы да бик мөмкин аның. Сакманов очына ит эләктергән чәнечкесен өстәлгә ташлады. Тупасрак чыкты. — Ничек? Ни рәвешле? Юкны сөйләмә! Әхмәдиша бу юлы кадими шәкерт беләге юанлыгындагы күрсәткеч бармагын өскә күтәрде. — Сез мине салпы колаклы диванага саныйсыз инде. Беләсең килсә, ул сиңа күптәннән яшертен хисләр яндырып йөри, бахыр. Шуны әйтте дә карт, тукталып, төртелеп калды. Тормыш Сәетне күп нәрсәгә, аерым алганда, түземлелеккә, көтә белергә өйрәтте. Картның әлифне әйткәч, таякны да чыгарасына ышанып, йөрәге чәнчеп куйса да, көтәргә булды. Пауза озаккарак сузылгач чыраена ваемсызлык, искитмәүлек тамгасы чыгарып, «соң, шуннан?» дигән булды. — Хатыныңны урлауда ул катнашкан булырга тиеш. Этнең баласы эчендә өрә.— диде карт, сүзләрен кызыл балчыктай яргаланып беткән иреннәреннән капшап, тикшереп, авырлык белән чыгарып. — Фаразыңны ни белән раслый аласың? — Көнчелек кешене бүрәнәгә сикертә, утка кертә. Син, ана карамыйча, Зөлфияне апкайттың. Чыраеңа бәхет фәрештәсе шәүләсе төшкәнне күреп, ябыкты, саргайда бухгалтерың. Озын чәч акылны кыскарта. Аның көрәш юлына, үч алу юлына басуы ихтимал. Сәет тынсыз калды. Карт төлкенең сүзләрендә уй дәрьясына ташларлык хикмәт бар. Хисапчысының үзенә сәер-сәер карап куюларын, кайнар учын кулында озаграк тотуларын гади ярарга тырышу, адәм баласы башыннан йөри торган гади ялагайлык дип кенә карый иде Чикләвек төше тирәндәрәк икән. Күкрәге белән сырпаланып алган очрак та исенә төште. Анысына да дикъкать бирмәгән иде. Әхмәдиша абзый белән, нигездә, килешүен чыраендагы үзгәреш аша сиздерде. Зөлфияне машинага утыртып алып китүләре көн кебек ачык. Артыннан чыккан иптәш кызлары аны капылт югалталар. Троллейбус, автобус тукталышында да күзләренә чалынмый. Чит машинага утырмаска тиеш иде. Үзе дә куркытылган поши баласы кебек бик сак иде. Аңлашылмый, һәркемнең эчендә үз сәгатен көтеп утырган кара фикер янә телен кыймылдатты. «Ә үзеңә, бөтенләй белмәгән, күрмәгән, исен иснәмәгән ирнең машинасына кереп утырды ич. Ашыга, имеш, дөньяда соңгы поезд булмагандыр». Аек акылның кабихка 'җавабы әзер иде: «Анысы язмыш инде, андый очрашу-ышанулар гомергә бер генә була» Томана кара фикер ачыкламышны йөрәгенә үткәрмәде, үҗәтләнүен дәвам итте: «Әгәренки, бу юлы да шундый ук берәгәйле очрашу-табышу булса, тиз гашыйк булучан хатының янә берәрсенә. синнән дә крутойрак- ка ияреп китсә ..» Сәет. мондый ырылдашуга җавап биреп торуны үзе өчен түбәнлек санап, кара фикернең лепкәсен йөз грамм аракы белән бастырыклап куйды Каргның хисапчысы турындагы «крамол», вәсвәсәле сүзләре ачуын чыгарып, зиһенен кара кайрак белән игәүләп, эчендә тугыз баллы давыл котырынып, ике фикер арасында кискен орыш барса да. йөзенең бер мускулы да селкенмәде. Әхмәдиша абзыйның хаклыгына мөһер сугарга ашыкмаса да. тәҗрибәле, күзәтүчән кешенең сүзләрендә дөреслек орлыгының тамыр тибеп ятуы бәхәссез иде. Картлар сүзе буш булмас Яхшы киңәшне өлкәннән сора Наилә-Нонсанын үз-үзен тотышын, аңа мөнәсәбәтен чит кеше күзенә чалынмый торган ваклыклары аша исенә, хәтеренә төшергәч, шуларга сәер тавышлы кешенең телефоннан иреш* терелгән дошмани тәкъдимнәрен өстәгәч, ул әкеренләп карт ягына авыша барды. Зөлфияне машинага утыртып алып киткәннәр Биредә хатын-кызның катнашы булырга тиеш. Ә ни өчен әле Наилә-Нонса'’ Ул бит аңа күп нәрсәне ышанып яшәде Сәетнең терәге комнан үргән бау булып чыктымы? Күңелле булыр иде, бодай ук күңелсез булмаса. «Абзый, туктале син, тормозга бас. баш миендәге сыекчаңны эшләтеп ал. Нонса-Наилә сиңа эшкә ничек килеп эләкте? Аны кем тәкъдим итте? һәр нәрсәнең җае бар, ботканың да мае бар. Аны бит... Элеккеге ярын Римма үтенече буенча кабул иттең. Җанашын .макгый-мактый сылады. «Бергә эшлибез, телен йозакта тота белә торган партизан хатын. Минем шикелле, үзе генә бер бала үстерә, ире алкаш булып чыкты», дип кодалаганы исеңә төштеме? Ә Римма гәп-ләп хуҗасы Андрей Северпсвггын турылыклы мөридә- се булып чыкты. Димәк ки. Наилә Матыгуллина теге хайвани зат белән таныш булып чыга түгелме соң? Мин агач таякка атлаш ан пәри хәлендә калам түгелме? Икс хатынны янәшә куеп, бер үк яссылыкта яткан төшенчәләрне чәкештереп карарга башым җитмәгәч, миңа тагын Зөлфи- ядәй асыл кошны саклап калу. Терсәк бик якын булса да. тешләп булмый шул. Үзе егылган еламас, дип тынычландырырга гына кала үзеңне». Сәет хисапчының эшкә килеп урнашуын, кешеләр белән аралашу юлларын, килеш-килбәтен күңеленнән уздырды Беренче мәлне хатын сәер гадәтләре белән шаккатырды. Эшкә алынып берничә атна үтүгә, тагар милләтеннән булуына зарлана башлады Исеммени инде ул Наилә? Тамыры «на» ал. бери, аннан инде теләсәң ничек «илә». Фамилиясе дә «матыга» сүзеннән алынган икән Бакча матыклаучы кешенең оныгы нәбирәсе була инде ул. Башка шөгыльгә ярамагач. Кыскасы, мондый ямьсез, йөрәккә ятышсыз исем-фамилияләр үзен хөрмәт иткән бер халыкта ла була алмый Ата-анасы кушкан билгеләмәләрдән туйганчы көлгәч, мәсхәрәләгәч. Джульетта. Барди. Регина. Нонса. Лаура, Дульсина кебек, анык уенча, матур, аһәңле яңгырашлы исемнәрне мактый башлады. Арбакайте концертларына тавышы өчен түгел, ә фамилиясенә кызыг ып йөриләр, дип авыз суын корытып сөйләгәннәре исенә төште Сәетнең. Шул көннән алып Нонса-Наилә Арбакайте булып китте хисапчы ханым Матыгуллина дигән үзбилгеләмәсе имзалы кәгазьләрдә генә калды. Дөрес, ханым дебет-креди г. керем-чыгымнарны яхшы алып барды Эш ят ыннан бәйләнергә урын калдырмады Банктагы танышлары аша да тикшереп карады. Тота алмады Ә хәзер ни әйтергә дә белми Хикмәт картның коткыга якын шикләнүендә, хәвефләнүендә генә түгел. Үз шәхси күзәтүләре, эш узганрак ясаган нәтиҗәләре шуңа алып килә 1 елефоннан шалтыраткан чанымның үзгәртелгән тавышында ла таныш чалымнар бар кебек. Юк ла. галлюцинация башланмасын тагын! Әхмәдиша исә Сәетнең хикмәтле уйга талган, акшарланган йөзенә карап алды да. хуҗасының борчуларына яңа агым кертүне, камырга чүпрә өстәүне кирәк тапты: Аның бит тәненә ябештерелгән алтын-мәрҗәннәрс генә дә ике-өч бүлмәле фатир сатып алырга җитәрлек. — Күбесе бездә эшли башлаганчы тагылган иде,— дигән булды Сәет, хисапчыны яклаган булды. Чынында бу хакта үзенең дә уйлаштырганы бар иде Акча янындагы акыллы кешегә хуҗасын алдау ике бармакны тозлы суда чылату гамәленә дә тормый. Үзенә кирәгенчә батыргандыр кулын. Кышкы ачы бураннарда. урманда КамАЗлар саклап, таможняны алдау юлларын, милицяне майлау ысулларын эзләп, чәчен агартмый ич исәп-хисап халкы. Тылсымчы карт сөякне ташлады да тынып калды. Оялып кызарынгандай итте, төрәнне башка эзгә төшерү хаҗәтен сизенеп, кәмперенә чәен яңартырга кушты да, югалып калган хуҗасына олылар киңәшен биреп карарга булды. — Акылыңа кил. Сәетҗан. Бер матур көнне, тамырына үткен балта белән чапкан агачтай егылып төшүең бар. Беребез дә тимердән ясалмаган. Памятниклар түгел. Хәер, аларын да кран белән генә күтәреп алалар да чүплеккә илтеп ташлыйлар. — Дөрес әйтәсең, абзый, мин дә сөяк белән иттән һәм болганчык каннан торам,—дип. иреннәрен бөкрәйтеп кенә елмайды.— Мине ышандырдың. Чыгарып ташлыйм Зөлфияне баштан. Наиләгә ябышам. Энем, алай дип әйтүем түгел. Ачуланма. Болай бөтерелергә ярамый, диюем. Сәет сабыйларча көрсенеп куйды. Киңәш бирүе җиңел. Бөкреңдә капчык ташу түгел Беребезнең йөрәген икенчебез аңлый алмыйбыз. Туң кәбестәләр без. Аңына килде. «Картның ни гаебе бар. Ул чын күңелдән кайгырта. Тормыштан арыдым бугай. Гамәлгә ашмаган хыяллардан, бәллүр пыяла төсле чәлпәрәмә килгән ният-өметләрдән. хыянәттән, ялгышулардан, татлы һәм ачы эчемлекләрдән, хатын-кыздан... Тәкъдирдә язылганнарның барысы да булды кебек. Үтәлмәгән вәгъдәләре, әйтелмәгән васыятьләре калмадымы икән?» Дусларын, элеккеге хатыннарын искә төшереп карады. Барысы да томан эчендә, һәммәсен Зөлфиянең көләч елмаюы, ак тигез тешләре, бит очындагы тычкан күзе хәтле генә чокырчыклары каплый. Серле экрандагы төсле. Бухгалтерын эзләтергә җибәрде Замирны. Гаҗәбе, ул берни булмагандай, «Игелек»нең конторасындагы тар бүлмәсендә алтын тешләрен елтыратып утыра иде. 29 —- әхбүс Зөлфиянең беренче тәүлеге авыр тынлыкта узды. Ике тапкыр тышка чыгардылар. Пешкән ит. сыр. су кебек ризыклар кертте машина йөртүчеләре. Зөлфия аларга кагылмады. Анын ишек кагуына, ялвару, кычкыруларына игътибар итүче булмады. Сәетнен үзен эзләп табасына ышанычын югалтмады кыз. Шул иманыннан үзенә көч алды, таяныч тапты. Икенче кичне Заһит белән йөнтәс куллы адәм Зөлфия янында пәйда булдылар. Артза шоферлары елмаеп басып тора. Ирең сине яратмый икән. Безнең шартларга күнми Без яхшылык белән араны өзмәкче булган идек. Теләмәде... Үзенә үпкәләр... Кергән кешеләргә җавап кирәк түгел иде Алар дәррәү Зөлфиягә ташландылар, башын кысып, авызын ачып, бер стакан аракы койдылар. Ханым буш ашказанына эчемлекнең яндырып-көйдереп төшеп урнашуын тойды Аңын югалтты Шуннан инде аңа зиһененә килергә бирмәделәр. Тәне, гәүдәсе авыртуга, ватылуга сискәнеп, уянып киткәндә, янә авызына сыекча койдылар, энә белән нәрсәнедер беләгенә керттеләр Өченче тәүлек тәмамланып килгәндә, артык көчле микъдарда бирелгән агулы матдәгә, өч ирнең бер-бер артлы көчләвенә түзә алмыйча. Зөлфия дөнья кайты-хәсрәтеннән. үзен мәсхәрә игүләрдән котылды. Төнбоек чәчәге күзләрен йомды. Дөньялыкта берәүгә дә начарлык кылмаган таң кызы, яралгыда калган баласы белән җир куенына керергә тиеш иде. Югалып торуына дүрт тәүлек узгач. Зөлфия өенә «кайтты». Гәүдәсен Әхмәдиша картның кече капкасы янына, коймага терәп, утыртып киттеләр. Йорт тирәсеннән чит тавык узганда да иләмсез тавыш күтәрергә яраткан Туман ым салмаган, сизми калган. Өйрәтелгән, нәселле этнен тавыш чыгармавын Зөлфиянең үзен тануы яисә аны китергән кешеләр арасында маэмайның «белешләре» булу белән генә аңлатып була. Әмма акыллы этнең үзен тогышын аңлавы кыен иде. Ниндидер чүпрәк-чапракка төренгән, сәер төстә утырган-ягкан Зөлфияне кибеткә ипигә барырга чыккан Хәерниса апа күреп, танып ала. Әле берни аңламыйча, эндәшеп, өйгә чакырып карый. Нидер сизенә, сырлы, кытыршы бигенә кан йөгерә, иреннәре калтырана. Кычкырырга итә. тавышы чыкмый, артка чигенә, иренә эндәшә Карт аркасын коймага сөяп, җирдә утырган ханым янына килә, чүгәләп: «Кызым, синме бу. нәрсә булды, нишләп монда утырасың, өйгә керериең», дип сөйләнә-сөйләнә. кәкерәсп каткан бармаклары белән җилкәсенә кагыла. Чүпрәкләре аша салкынлык, җансызлык бәрелә. Кулын утка тыккандай тартып ала, телефонга йөгерә. Гел чылтырау көтеп утырган Сәет т рубканы шундук күтәрә Кем, Сәет Зөлфия.. - Нәрсә? Кайда Зөлфия? Өйдә. Юк. Урамда Утырып тора. Ягып тора. Исәнме? . Үзе кайттымы? Телефонда тынлык. Йә. әйт. абзый, исәнме? Исәнме дип... Килгәч күрерсең. Өй янында гына торган «кадиллагына» утырып, бик тиз килеп җитте Сәет. Машинасын сүндереп тә тормыйча, авыр гәүдәсен урамда басып торган Әхмәдиша карг янына ташлады. Зөлфиясен таныды. Йорт баганасыннан төшкән яктылык гәүдәгә сыек угын сибәли. Сәет сөеклесе янына чүгәләде. Кулларын учына алды, каралган, күзләре ябык битенә, шәмәхә иреннәренә гынын өрде. Җан әсәре сизелмәде Дөнья караңгыланып китте. Күзләренә тозлы юеш төште. Сарык бәтиен күтәргән шикелле, Зөлфияне кулларына алды. Фәрештәдән җиңел иде вөҗүде Өйгә алып керде, кая куярга белмичә, олы бүлмә буйлап күтәреп йөрде Хәерниса апа ым белән ишеккә күрсәт те. аны ачып, өс генә җәймә ябылган киң ятакка күрсәтте Сәет бер нәрсәне аңлады Зөлфия үле иде. Тәҗрибәле кеше буларак, ул ашыгыч ярдәм, милиция чакыртты, беркетмәләр тутыртты Аның өчен барысы да томан эчендә. Берни аңламый, төшенми Зөлфиянең бөтен тәне кара янган, тешләү, җәрәхәт, кыйнау эзләре белән каплаш ан Каен җиләгедәй назлы тәнне изгәннәр, таптаганнар, явызлык гамталары калдырганнар. Хатын көчләү һәм агулы сыекчалар нәтиҗәсендә үлгән, дигән карарга килде гикшерүчеләр Барыбер кат-кат һәм җентекләп өйрәнгән булдылар. Әмма Хәерниса апа. Әхмәдиша карт һәм Сәет тән допрос алудан ары китмәделәр Тормыш театр түгел шул Иренә ияреп йореп. төрмәләрне. Себерләр- не узган Хәерниса апаның да бу вәхшилекне күреп, йөрәге кысылды, тәне чымырдады Барысына да билгесез курку, пошыну рухы керде Максатсыз әрле- бирле йөренә башладылар Аһ-ваһ килеп, күршеләр кереп тулды. Хәсрәтнең ин авырын бөеренә алган Сәет хәлне ничек 1Ә үз кулында тотарга, юнәлеш бирергә гиеш иде. Явыз көч аның йөрәк парәсен — бигә! т Зөлфиясен алды. Тәңре тәүбәсен кабул итмәде. Сәет үз күңелендә билгесез усал көчнең, үчнең ачу булып эчтән күтәрелүен тойды. Очраклы рәвештә көзгегә карады. Яңакта ялтыравык чәчләр, борын янәшәсенә яткан кара шәүлә, эчкә баткан яңак, маңгайдагы, муендагы сырлар - барысы да аңа ят. бөтенләй башка кешенеке төсле иде. Коръәндә болай диелгән: «һәм тиешле булган үлем газабы килде». Ни өчен ул үлем башка берәүне түгел, ә аның сөеклесен алды? Сәетнең үзенә килсен иде... Армиядә, милициядә хезмәт иткәндә, мөстәкыйль эшен алып барганда. Сәет үзен күп нәрсәгә, курку хисен баст ырыклауга, ничаклы гына авыр булса да хакыйкатьне әйтергә, кырмавык фикерләрдән арына белергә, хисләре белән идарә итәргә һәм дошманын дөрес бәяләргә өйрәнде. Зөлфия өчен ул бары үзен битәрләде. Яраткан хатынына базны үзе казыды, упкынга үзе сикертте. Күндәм генә, баш иеп. берни булмагандай, тук тормыш белән, табигать яменә, ризык тәменә сокланып кына яшисе иде дә бит, Сәет булдыра алмады. Нәфесе җиңде. Ни пычагыма кирәк иде аңа Мансур белән булышырга7 Фердинандны да үҗәтлеккә ул өйрәтте, астыртын өстереп торды. Ыржыктай егетләр җир куенында череп ята. Ачу алдан, акыл арттан йөри шул. Бу фани дөньяда һәр тайчыну өчен түлисе буласын белә иде ич ул. Гафу итмәсләрен. кичермәсләрен, соңарган тәүбәсен ходаның кабул итмәсен чамаласа да, тыелган чикне үтте. Тасманы үзе өзде. Аллабыз күп санлы галәмнәренең берсенә атланып, гөнаһ, зина, җинаять кылганнан соң гына мине искә төшерәсез, ярлыкамны сорыйсыз, тәртәгез диварга килеп төртелгәч кенә мине сагынасыз, дип әрләп, көлеп утыра булыр. «Оҗмахтан алма урлап тотылган балага мин биргән иң зур сынау да шул: сират күперенә, тәүбәгә җиткермәү иде бит. адәми затлар»,— ди торгандыр әле. Иртәгә күмәсе дигән көн елак килде. Сәетнең кара хәсрәтен уртаклашкандай. болытлар туктаусыз диярсез тозсыз күз яше түгә. Кан әсәре калмаган биген учларына салып, хуҗа, мәрткә киткән кешедәй, Зөлфиянең юылган, ап-ак киемгә төрелгән гәүдәсе янында утыра. Бичараны, интектереп, тагын өстәмә тикшерүгә алып барган булдылар. Эченә кертелгән агуның килеш-килбәтен, сыйфатын, күләмен, составын тикшергәндәй иттеләр. Энә белән бик көчле наркотик кертелгәнлеге ачыкланды. Аракы да эченә үтергеч күләмдә коелган Вәхшилек эзләрен ачудан, фашлаудан Сәеткә җиңел түгел. Йөрәге эссесе беткән мунча кебек йончу, тынчу хәлендә, һава җитми, ә миен болан мөгезе кебек тармаклы сораулар интектерә. «Ни өчен Зөлфия, кемгә тиде аның зыяны? Нинди начарлык кылды ул? Явызлыктан башканы белмәгән кемсәләр яши, ә аның сөеклесе инде беркайчан да. берәүгә дә яхшылык эшли алмас!» Каршы якта, шундый ук кечкенә, гади утыргычта кызның әнисе — кайгы дәрьясына чумган Рәмзия ханым ачы яшьләрен тыя алмыйча утыра. Әтисе үзенә тугрылыклы калган, күмәргә кайтмаган «Мин шулай бегәсен белгән идем»,- дип. кайгысын яшел агу белән toapia пожаркага кереп киткән. Сагышын һәркем үзе белгәнчә чыгара, үзе кабул кылганча юана. Иптәш кызлары кереп-чыгып йөри. Әлфия дустының гәүдәсе яныннан китми. «Ни өчен үзен генә институттан чыгарып җибәрдем, троллейбуска гел үзем утыртып озата идем»,— дип жанын битәр ли. Чәчләрен үрле-кырлы сикертеп куярга онытмаган Тачанка-Наташа да шунда Регина күренми Үз хәсрәте баштан ашкан, күрәсен Сәетнең ярдәмчесе Хәлил тәкә кебек меркелдәп. гәл сөйләнеп, эчне пошырып йөри Күмү мәшәкатьләре анын өстендә. Үзен күрсәтеп калырга мөмкинлек бар. Сораулар, борчулар җәтмәсендәге башын кая куярга белми утырганда. Сакмановны телефонга дәштеләр Ясалма кеше хәрәкәтләре белән торып китте. Робот диярсең Калтыранып, дерелдәп чыккан көчле тавыш бәрелде колагына трубкадан: Браток, кайгың турында ишеттем. Ваһапов бу Уртаклашам. Аңладым. Рәхмәт, диде Сәет чырайсыз, элек язылып куелгандай тавыш белән. Гәүдәсендә тоташ гөжләү. Хисләре ак белән кара төсләрдән генә укмашкан кан төере Тыштан «крутой» күренсә дә. шәхси кичерешләренә хуҗа була алмый икән. «Монысына тагын нәрсә кирәк, ул гына җитмәгән иде», -дип уйлап алды. Аның берәү белән дә аралашасы, күрешәсе килми Көне буена, кара янып. Зөлфия гәүдәсе янында, агач урындыкта утырудан үзгә теләге юк. Тынлыкны янә «кит» тавышы бүлде: - Күмү кайчан? -- Иртәгә. Мәһәрен гүләргә исәбең бармы? Гафу иттеңме әллә? Сәетнең гарипләнгән зиһенен.) фикер үтеп керә алмый Буага килеп бәрелгән агымсу төсле, «нинди мәһер, ниткән гафу итү. нәрсә сөйли кит? Кайгыны уртаклаштың, булды, җит те. отвали, ради бога, башкасы синен хәсрәтең түгел». Калтыравык тавыш трубканы яргалавын дәвам итә — Көт мине, хәзер килеп җигәм. диде Ваһапов. хуҗаларча Әйтте-беттс Ярты сәгатьтән ул әнә яһүдме. алмаммы икәнен үзе дә белми торган җирән сакчысы белән килеп тә төште. Олы бүлмә кегггеләр белән шыплап тулгандай булды. Лилипутлар илендәге Гулливер диярсең үзен Очлаеп калган битен учларына урнаштырып утырган Сәет кырына килеп, җиңеннән чеметеп алын, аягына бастырды, үзе аргыннан барырга кушты. Бакчага алып чыкты. Сүзне, ышанычлы дусты кебек, үгезне мөгезеннән алып башлады: - Телефоннан барысын да әйтеп булмады. Казан халкы татарча белмәсә дә. үзенә кирәккәндә чамалый. Хагының өчен үч аласы булсаң, бүген эшләргә кирәк Мин сезне аңламыйм. Нургали абый! Хатыныңны үтергән кешеләр белән исәп-хисапны өзү турында сүз алып барам, браток. Уян! Йоклый юрган вакыт түгел! Йөрәгеңне йон басканмы әллә? Сәетнең миендәге боз эрегәндәй булды. «Үч алырга. Зөлфия өчен үч алырга», дигән фикер күңеленә әрсез колмактай үрләде Соң. иртәгә күмү Шуннан соң инде Ваһапов Сәетнең терсәген каты итеп кысты: Бүг ен башкарырг а кирәк бу эшне. Төнге унике белән бер арасында, браток. Таң йокысы тәмле була Иртәгә алармы табып булмаска мөмкин Таралышырлар. Ә бүген алар бәйрәм итәләрдер әле. дип уйлыйм Кеше каны җирдә ягмаска тиеш Сакманов китның хаклы икәнен аңлый башлады Әҗәтне бүген кайтарырга Зөлфия үзе өчен гүләгәнне белеп чумсын жнр куенына Изге, нарасый җаны рәнҗеп китмәсен. Кемнәр кулы икәнен чамалыйсың булыр? Мансур өчен үч алулары дип уйлыйм. — Ул хакта сүз бармый, браток. Син нәрсә? — диде кит. пырдымсызлана башлап. Сәеткә сүз кыстырырга да бирмичә, күкерт кебек кабынып, һәр нәрсәне үзе аңлатты. — Тыныч яшисең киләме? Үч алу турында катык болгатып тормыйм. Соравына үзе үк жавап тотты: — Килә булыр. Шикләнмим. Синең бүген: «Минем яшисем килми, хатыным белән бергә күмегез».— дип ычкындыруын да мөмкин. Үлгән белән үлеп булмый, браток. Тынычлык урнашсын өчен бурычны түләү, этлеккә явызлык белән жавап бирү кирәк. Хәзер ул банданы юлдан алып ташламасак. алардан мәрхәмәт көтмә! Тормыш бетте сиңа! Тәвәккәллик! Мәслихәт белән атылган таш үз урынына төшәр. Акрын сөйләргә тырышса да. Нургалиның бу нияте барып чыкмый, пышылдап, яшерен сөйләшергә көйләнмәгән тавышы. Сәеткә ил ләм оят булып китте. Ярдәм турында ул сорыйсы, үтенәсе, ялварасы урынга, кит аны үгетләп маташа. — Тәп-ләп хуҗасы Северцевны беләсезме? Аның катнашы булуында шигем юк,— диде Сәет. — Беләм генә түгел. Үземнең дә расчет ясыйсым бар аның шайка ләйкәсе белән. Төрмәдән кайтуга, миңа зур этлек кылырга өлгерде. Котырган эт үз койрыгын үзе чәйнәр, ди. Синең хатын өчен генә, бәлки, болай кыбырсып йөрмәс тә идем. Анысы да зур хулиганлык инде. Бер гаепсезгә баланы харап итәргә. Гадәти бер шөгыль турында сүз алып барамыни? һич дулкынланмый. Кит белән уртак дошманнары бар икән Анысы начар түгел. Сәет фикерен өздереп әйтергә тиешлеген аңлады. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Кулъяулыгын алырга дип учын чалбар кесәсенә тыккан иде. җирән сакчы ялт итеп янына килеп басты, кесәсен тыштан капшап алды. — Мин риза.—диде рәхмәтле Сәет, маңгай тирен сөртә-сөртә.— Аларны каян табасың, ничек аласың? Алары синең кайгы түгел. Ныклап әзерләнү хәзер синең бурычың. Ат аунаган җирдә төк калыр. Табарбыз. «Ял йортларын» беләм мин аларның. Элегрәк булганым барые. Артык кешең булмасын. Йөртүчең җиткән, дип уйлыйм... Тәк. өч канистра бензин, чыбыркыңны әзерлә. Глушитель белән ике көпшәлеңне ал диюем. Нәкъ төнге унбергә көтегез мине. Хәзергә, браток. Калтыравык тавышын көлүгә җайлады. — Нәрсәдән көләсең?—дип сорый алды Сәет. Шундый хәтәр карар кабул иткәндә, дымлы теш күрсәтү аңа гайре табигый тоелды. — Күңелле эшкә барабыз. Кан үчен алудан да изге нәрсә юк төрки халыкларда. Көлүне, браток, табиблар дару, авыр вакытта иң олы таяныч, диләр. Бераз уйлап торгандай итте дә. өстәп куйды: — Сакманов хагынын саклый алмаган, ачык авыз икән, дип бөтен дөнья кара күмергә әйләнергә тиеш түгелдер, шәт? Тормыш дәвам итә. Зөлфиянең рухын шатландырырбыз бүген, алла кушкан булса. Ваһаповтай кешегә ни әйтсә дә. ничек кыланса да килешә. Туган- тумача да. кода да түгел, ярдәм кулын сузды. Заманында мылтык бүләк иткән, имеш... Аңа андый Һәдияң малмы... Сәет кит гурында шактый имеш-мимешне ишеткән иде. Катлаулы, үпкәчел, үз-үзенә бикләнгән, читләрне дөньясына бик кертми торган кеше булса да, аны күп укый, будда фәлсәфәсен өйрәнә, тарих турында сөйләшергә ярата, диләр. Хатын-кыз белән буталып алуда олуг гөнаһ күрмәсә дә, илләм, яшерергә тырыша, диләр. Мәгәр андый кешенең мәхәббәт романы бөреләнеп, уҗымга керергә өлгергәнче үк. гайбәте таралып өлгерә, сасы хәбәр беренче нәүбәттә хатыны колагына иреш- терелә. Тайгак юлга басканыңны көтеп торучы саламторханнары табыла һәр чорда. Кем аркасында рәхәттә яшәгәнен аклаган, рәхмәтле хәләл жефете мондый сөйләкләрне йөрәгенә үткәрми, һәрхәлдә, әхлак сагында торучыларның дәртен сүндереп, «тилереп туйгач, кайтыр әле», артык әрсез тырышларына «юкка борчыласыз, ул бит инде күптәннән ата чыпчык итен киптереп ашый», дип кенә ычкындыра, имеш Ни генә сөйләмәсеннәр. Ваһапов көчле, яклаучан. сәрвар һәм уйлы шәхес булып чыкты. Орыш өчен җаваплы баһадир кебек, кит соңгы күрсәтмәләрен бирүне дәвам итә: Сез УАЗик машинасы белән барырсыз. Мин чит ил җилбәзәгендә булырмын. Сәетнең «ни өчен» кебек буш сөален алдан искәртеп, мәсьәләне япты: Көпчәк эзләре төрле булсын! Акыллы сыщикларнын башы катсын. Эзгә төшсәләр ди мен. Төнюлында шәм кабыну «Игелек» хуҗасын терелтеп, айнытып җибәрде. Замирга төгәл, анык эшләр кушкач, күптәннән ачмаган сейфыннан теге вакытта китка бүләк иткәннең игезәген — «тигр» кушаматлы мылтыгын алды Иркәләп сөртте, җыйды Патрон кертеп, төзәп карады. Автомат-карабин сугышка әзер иде Күзләре явыз ялтырый. Маңгае күтәртмәле күпердәй алга чыккан. Битенә кара болыт төшкән. Явыз елмая. Үз-үзен тотышына, әйтерсең лә. Җабраил фәрештә чалымнары күчкән. Иреннәре янындагы тирәнәеп киткән сызыкларда ихтыяр көче, нәфрәт уты. Сәет Сакманов Зөлфиясе өчен үч алу. сугыш юлына чыкты. Килешүнең була алмаячагы ачык иде. Нургали бер сәгатькә иртәрәк килде. Сакмановны. остендә торып, кырындырды, юындырды, затлы кәчтүмен кияргә мәҗбүр итте. Туйга әзерлимени. Җаныбыз да. тәнебез дә чиста булырга тиеш, диде. Янында җирән яугиренең булмавы гаҗәпләндерде. Кит хатын-кыз кавеме белән аңлашып, яратышып торганда да. бу бәндәсе ишек төбендә көтә, диләр бөкре теллеләр — Ул иртәрәк китте. Этләрен «тукландыру» белән шөгыльләнә, диде Ваһапов. Сәетнең күзләрендә кәкре билле сорау галәмәте күреп Сакманов кай тарафларга юл алганнарын да артык белештерми. Аның бөтен тотышында битараф ваемсызлык Машиналарны сүндереп, урман мәйданчыгында калдырдылар. Ике йөз метр чамасы җәяүләп бардылар. Кулларында канистрлар, мылтык исә күн футляр эчендә. Сырлы тимер капкалы биек койма янына килеп җиттеләр Шылдырап торган нарат бүрәнәләрдән салынган ике катлы йорт масаеп тора. Тирә- юньдә сирәк урманлык. Еракта елгага охшаган түбәнлек күренә Нургалинең җирән яугире пәйда булды. Хуҗаларча кыланып, кечкенә капканы ачты. Ваһапов Сәетнең колагына иелеп «Ул инде монда үз кеше. Этне хәл кылган Безгә ут уйнатып юанасы гына калды», —дип пышылдады Акрын сөйләргә өйрәнмәгән тавышы гырылдап чыга Сәет аның ниятен аңлады; йортны эчендәге кешеләре белән бергә ут хөкеменә тапшыру. «Анда бөтенләй башка, гаепсез кешеләр булса?» Бу уйны «Зөлфиянең ни гаебе бар иде. Аны бит шул йорт га мәсхәрәләгәннәр. Бу өйнең яшәргә хакы юк. Урынында кол оеме генә калырга гиеш». дигән катгый карар белән кысырыклагг чыгарды уен. Сәетнең күңелендәге каршылыкны аңлагандай. Нургали өстәп куйды Агачның башын киссәң, төбе калыр Янгын урынында көл калыр, арыш чәчәрләр, дип гүләде. Аңа ни сөйләсә дә. ни кыланса да килешә Ул — хуҗа. Егетләр аскы бүрәнәләргә як-яклап бензин сиптеләр. Җирән сакчы ераккарак китеп, ягулык төшкән эзгә янган шырпы ташлады Ут. өйрәтелгән эт төсле, юлны гиз тапты. Яңгырга артык чыланмаган иркә бүрәнәләр, өсте капланган күтәрмәле агач баскыч, шуны гына көтеп торгандай, дәррәү кабынып, ярыша- ярыша чылтырап яна. күңелле чаткыларын өскә ташлый башладылар. Ялкын утыннан туймас, диләр. Хак икән. Койма капкасын эчтән бикләп, җирән сакчы тышка сикерде Бераз читкәрәк китеп, аерыла алмыйча карап тордылар. Тәмуг уты күзнең явын ала, үзеннән җибәрми. Сыер телләре инде икенче катка үрли башлагач, «өй тавыклары» уянды. Иләмсез тавыш, кычкыру, ыңгырашу, каһәрләү ишетелде. Хатын-кыз чинавы үзәкне өзде. Эчтәгеләрнең тәрәзәләргә, ишекләргә барып бәргәләнгәне, җан өшет- кеч ачы тавышлары көчәя. Хуҗа, караклардан саклану чараларын алдан күреп, һәр тәрәзәгә тимер рәшәткәләр ясаткан Бәреп чыгарлык түгел. Танк тимере белән тышланган тышкы ишекне Нургали егетләре эчтән ачып булмау хәстәрен кайгыртып өлгергәннәр иде. Эчтә калганнарның берсе ялкыны артык котырмаган икенче катның тәрәзә рамасын бәреп төшерде, лом белән рәшәткәне каера башлады. Әзерлекле булуы, көче сизелеп тора. Утка игътибар итмичә, каера, бәрә, сындыра. Үлем куркынычы тиле көч өсти адәми затка. Менә ул кеше сыярлык, чыгарлык тишек ясады. Сәет күрү, танудан бигрәк, теге вакытта зираттагы шикелле, тән күзәнәкләре, җаны белән таныды ул кешене Югалып калды. Бу гәүдәнең явызлыктан, әшәкелектән торганын белсә дә. тәп-ләп җитәкчесен кызганып куйды. Җилкәсендә Ваһапов кулын тойды. — Бас төймәңә! Шунда катып калсын! Сәетнең икеләнүен тоепмы, карарын куәтләпме, өстәде: Хатыныңның каны аңарда. Бәр! Шунда Сәет тавыш бетергеч куелган авыр мылтыгының җиңеләеп китүен тойды. Көпшә астында Замирның кулын күрде. Тиешле югарылыкка күтәргән икән мылтыкны. Куллары Иблис идарәсенә күчте. Ашыкмыйча гына гәүдәне мүшкәгә алды. Тәрәзә төбенә менгән кеше каршында басып торгандай якынайды. Ул аның өстенә кигән ак майкасын, шәрә ботларын, сирәк аксыл чәчләрен, тирәнгә утыртылган чокыр күзләренә хәтле шәйләде. Тәп-ләп хуҗЯсы Северңевны таныды Сәет. Күз алдына тешләп, чеметеп, кыйналып, кара яндырылып бетерелгән Зөлфия килде. Бар көчен сикерүгә туплаган гәүдә тишеккә ташланыйм дигән мизгелдә Сәет тәтегә йомшак кына басты. Северцев, алга атларгамы, артка чигенергәме, дигәндәй чайкалып куйды. Артка егылып төште. Күрәсең, аңа табындагы дуслары «ярдәм» дә иткәннәрдер, анын урынын икенчесе алды. Соң иде. Түшәм аска ишелеп төште. Тавышлар тынды. Сәет кинәттән тынычланды. Шунда гына төнге салкынлыкны тойды. Туар көнне даулап таң сызыла, һаваның яхшыга үзгәрергә исәбе. «Иргә торган икеләтә бәхетле, ул иртәнге кояшны күрә».—дигән сөенечле фикер үтте Сәетнең башыннан. Тормышның бер бүлегенә нокта куелды. Тик Северцев һәм аның дуслары белән бергә хисапчысы Наилә- Нонсанын янып үлүен, тәп-ләп хуҗасын тәрәзә төбеннән аска сөйрәп алучы кешенең уртак хатыннары Римма икәнен генә белми иде әлегә. Берничә көннән ул бу хакта хәбәрне ишетәчәк. Кемнәрнедер кызганачак ... Мәгәр үкенмәячәк. Кеше күмүдән соң таралырга рөхсәт иткәндәй, дымык тавыш белән Ваһапов соңгы әмерен төшерде: Безнең эш тәмам. Киттек машиналарга. Урманны чыкканчы эзмә- эз барабыз, аннары диңгездәге кораблар төсле.. Төрле якка. Гали үз юлында, Вәли — үзенекендә...

1994—1995.

Реклама