Логотип Казан Утлары
Шигърият

Соң түгел

Милләтеме Әле тупаслык Җанга үтмәгән. Милли кайнарлык Тәмам бетмәгән Әле туган тел Йөрәкне назлый Кызлар, апалар Әдәплек саклый Яхшы уй белән Әйтелә нәзер.. Асылга кайту Юлын тап хәзер' Аклар, кызыллар Бар да аналар улы. Аклар, кызыллар Аерган язмыш юлы Аклар, кызыллар Берсенә берсе яный Аклар, кызыллар Бүген барсы да фани Ә Ил ярасы һаман канын да каный... Өн һәм төш Кан саркытып, гасыр узып бара. Туплар шартлый, мылтык атыла. Хакимдарлык өчен, тәхет өчен Мәсләк-идеаллар сатыла. Җан тетрәтеп килә яңа көннәр, Үткәннәре — чүпкә ташлана. Өндә генә түгел, төшләрдә дә — Җәрәхәтле авыр манзара... Көзге элегия Сәер битарафлык тирә-юньдә. Черем итә чуар җир өсте Әремнәр дә монда бездәге күк, Сагышлы һәм әрнеткеч исле. Арган инде яфрак бураннары. Киткән кошлар эзе югалды... Чияләнеп беткән уйлар кебек. Офык сызыклары томанлы. Басып торам килер көннәр өнен Сихерләнгән күңлем сагалый... Туган илдән искән табиб җилләр Чал чәчемнән сыйпый дәвалый.