Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘҢГЕЛЕК СЕР

 

Җанын чөя... Мин җиргә- түбән төшкәнмен. Ә гавам карый күккә... Шундый да тирән төшкәнмен һәм терәлгәнмен төпкә. Ә кеше кошка кызыга. Очканга, канатлыга. Мин исә иярә алмыйм Җәя үлегә, атлыга... Мин төшкән тирәнлек, беләм- Халык йөзгән тирәнлек. Җанны да батырыйм мәллә Хакыйкатькә керәм дип?.. Ә халык дигәнең гали: Җанын җибәрми төпкә. Үзе батса бата, әмма Ул—җанын чөя күккә! Дөнья бер мантыйксыз, фәлсәфәсез Әйләнгән чакта Хәер сорап тора икән Фәйләсүф — чатта. ...Дөнья - җыр ишетми — туптан Атылган чакта Сүгенер! ә мәҗбүр, имеш. Сандугач хәтта!.. Әле син белмисен... Гаҗиз калдым: Бүләк итеп. Китергәнсең ылыс. Йөрәгемә кадалды ул Булып үткен кылыч. Ни уйладың? Аңлый алмыйм: һәм шул көннән бирле Аяк өсте табут кидем. Салкын гүр күк җире Ә монсы төш Табут, ылыс. Табутта кем дисең? ..Мәхәббәтне җирләп булганлыкны Әле син белмисең. Булмый... Күз яшьләрем ачы-ачы. Тама алар тамчы-тамчы Тамчы-тамчы. тамчы-тамчы Безнең арабызга ташчы Өя бара таштан дивар Сүтмәк булып, берсен кубар' Бармакларың көчсез пешәр. Кулларың өзелеп төшәр. Тамчы-тамчы яшем булып Минем җаным ката бара Тирәнәя бара яра. Ераклаша бара ара Синнән мина, миннән сиңа Карап торсаң, ара юк күк Канап торган яра юк күк Ачы тауны үтеп булмый. Җан ташларын сүтеп булмый Дәрья ташып. iay күчсә дә. Үз-үзеңнән китеп булмый. Үз-үземә генә... Үз-үземә генә ачуланам: Дулкын кебек «кайта-китәле» мин Килеп бәреләм дә ярларыма. Кабат дәрьяларга китәмен мин Үз-үземә генә ачуланам: Табигатьнең нәни баласы мин. Үзем генә ярган ярларымда Елга жыры булып агасы, дим. Үз-үземә генә ачуланам: Үз җаныңны тыеп, кыеп кара... Үз-үземнән киткән мизгелемнән Җанымдагы һәрбер кыен яра. Үзгәртеп кору... Хәзер инде Кызыл гына түгел әләмнәр. Кызыл гына түгел адәмнәр... Тик салават күпере һаман бертөрле — «Үзгәртеп кормаганнар» ул күперне. . Сабыр төбе сары алтын булса, Төпсез күңел аны күрмәячәк: Алтын эзләүчеләр беркайчан да Төпсез күңелләргә кермәячәк. Язмышыма яр кирәк. Күңел ярыма - терәк; Сискәндем, һушсыз калдым: «Ул —мин»,—ди ямьсез өрәк... Хәзер ярлар кирәкми: Өрәк ярды йөрәкне һәм... Мин ике йөрәкле.. Уттан алып суга салма җанымны Әверелермен ташка Таш язмышы шундый: бәрсә берсе Бер гаепсез башка?. Елга ташы мунча ташы. Йөзек ташы асыл таш Мунча ташының тченнән Энҗе чыкты ярылгач Төпкә батса да. Тау башында ташлар Тауга менсә дә. Җиргә ава башлар. Яратасыңмы ярат Дөньяга гайбәт тарат. Китәр юлыма инде Җигеп куелган пар ат. Ул пар атта син кучер Минем хакта соңгы җыр Учак яна җылыналар Якынрак җыелалар Аннан таптап сүндерәләр У гны шуңа күндерәләр Ә мин кеше, учак түгел. Сынса сына, сүнми күңел Җир бар. җыр бар. чор бар Син бар. мин бар сер бар. Җирне, җырны чорта бәйләп. Мәңгелек сер гел әйләнә Углы Кояшны тирәләп... Ташларны җыяр чак җиткән. Таулар җыяр чак бармы9 Сулы ярны кушып булмый Җыеп булмый тауларны ' Хыялга ияреп кит тем Зәңгәр томан ул. Зәңгәр томан коча—авам, Юк шул тотар кул... Мәхәббәткә ышандырып. Мине шундый яраттылар: Ярларымнан ашкач ташкын — Бар дөньяга тараттылар. Ә мәхәббәт шундый «кызык»: Яратсаң — бар, таратсаң—юк... * * * Исерекләр илне баскан, Галимнәр үз илен ачкан. Җансыз калганга гәүдәләр, Фәрештәләр илдән качкан. Шаша, таша елгалар,— Тотып торалар ярлар: Берсе — текә, берсе — сөзәк... Берсе—акыл, берсе —йөрәк. * * * Аквариум балыгына Әйләнә күрмә, халык! Савытың ватмый гына, Җаныңны якмый гына Табылмый җирдә хаклык... Иртәгә дә кабызырга Томалыйлар күмерне... Кабызалырмы Киләчәк Бүген сүнгән гомерне?