Ә ГОРУРЛЫК ХИСЕ ҺАМАН ШУЛ ...

Төрле елда — төрле янулар. Ә горурлык хисе — һаман шул! ыел зурлап билгеләп үтелә торган әдәби юбилейлар байтак. Әле яна гына В—ф. Әмирханның 110 еллыгы булып узды, бу айда җәмәгатьчелек М. Җәлил нең 90 еллыгын ядь итә, апрельдә Г. Тукайның 110 еллыгы. Шуңа өстәп, исән-имин әдипләребезнен төрле дистә еллар уңае белән үткәреләчәк иҗат бәйрәмнәре... Сөенергә генә кирәк! Билгеләп үтәрлек, кешеләргә күрсә герлек, әсәрләре белән макганырлык шәхесләребез, әдипләребез булмаса нишләр идек?.. Уйлап баксаң, һәр юбилей тантанасы — горурлык тойгысы кузгатучы Хәтер гукталышы биг ул. Әхлак, этика, эстетик идеал кебек төшенчәләр, асылда тотрыклы булып, тиз генә үзгәрмәсәләр дә, барыбер, һәр заманның шул ук категорияләргә — үз бизмәне, үз мөнәсәбәте, үз сурәте. Элгәрге Олыларны хөрмәтләү мәсьәләсенә дә кагыла бу. 50 елларны хәтергә төшерик. Ул вакытта да юбилейлар, төрле тантаналар, искә алу кичәләре уздырыла иде. Шул исәптән, әдәби тантаналар да. Кемнәрнеке? Әлбәттә, Тукайныкы. К. Насыйри, Г. Камал, Ш. Камал, X. Такташ кебек шәхесләргә игътибар зур иде. Фронтта һәлак булган Ф. Кәрим, Г. Кутуй иҗатлары да киң пропагандаланды. Шул елларда бу рәткә Сталин премиясе алган язучылар — Г. Бәширов. К. Нәҗми килеп кушылды. Ул вакытта Г. Ибраһимовлар, К. Тинчуриннар юк, X. Туфаннар юк. Бәйрәмнәре генә түгел, исемнәре дә «онытылган» иде. Менә берчак, тоталитар режим тетрәнеп китеп, җәмгыятыә демократик шытымнар күренә башлаган 56 елларда «татарларның әле мондый шәхесе дә бар!» дигәндәй Муса Җәлил пәйда булды. Җәлилнең кайтуы — татар әдәбияты өчен илаһтан иңгән вәхи кебек кабул ителде. Әдәбиятыбызны дөньяга танытуда зур ыргым ясалды. Җәлил исеме белән халкыбызның иҗтимагый рейтипгысы күтәрелде. Фанн дөньяда кырык ел да яшәмәгән Җәлил инде менә кырык ел (каһарман шагыйрьгә әверелгән чорыннан бнрле. Хәер, аның сугышка кадәр язган иҗаты да — данлы сәхифә) буе әдәбиятыбызның байракчысы булып, сафыбызның алдында бара. Дөрес, соңгы дистә ел эчендә безнең тарихи рухи хәзинәбез бермә- бер баеды. Инкыйлап еллары вакытында аударылган «алтын баганалар» яңадан торгызыла. Халыкка бөек Гаяз Исхакый иҗаты кайтты. Бүгенге татар аңына Р. Фәхретдин, С. Максуди, Г. Баттал кебек акыл ияләренең фнкер-ндеяләре сеңә башлады... Йолдызлар бер-берсен капламыйлар. Аларның күләгәләре юк. Рухи күгебездә Җәлил дигән йолдызның күзәнәкләргә үтә торган үз нуры, үз як г ысы бар. Җәлил шәхес буларак та, шагыйрь буларак та. каһарман буларак та бик кирәк, һәр заман өчен. Безнең өчен. 24 январь 1996. Р.-S: Шушы төштә нокта куйгач, элегрәк елларда Җәлил турында уйланып, кыека-кыска гына тезмә һәм чәчмә формадагы публицистик язмаларым искә төште. Аларны да журнал укучыларына тәкъдим итәргә булдым. Бердәнбер юл түгел тормышта... Үлемнәре белән Үлемсезлек Яулап ала безнең шагыйрьләр Кемдер сорар: кая дәлилен? Мин эндәшмим Каберләре әйтсен Тукай, Кәрим. Кутуй. Җәлилнең. Үлеп күрсәттеләр безнекеләр! Гомерләре булды, һай. кыска' Ә бит үлеп үлемсезлек яулау Бердәнбер юл түгел тормышта. 3 январь. 1968 Горурлык . орурлык Яшәүнең мәгънәсен, шәхеснең кешелек дәрәҗәсен билгели [ ~* торган төшенчәләрнең берсе бу. Горурлык сүзенең фәлсәфи асылын аңлаган зат Җирдә күкрәк киереп нык басып гора, башын югары йөртә; Кояш һәм Күк астында үзен тулы вәкаләтле хуҗа итен тоя; дөньята. яшәешкә үз сүзен әйтә; инашан идеаллары өчен көрәшә, сугыша... Җенес яки аерым шәхес горурлыгы. таилә-bipy горурлыгы. профессия яки һөнәр-кәсеп горурлыгы, ил-халык горурлыгы, донья горурлыгы.. Күпләр кебек, бүген мин дә горурмын. Чөнки горурланыр өчен ныклы нигез, хаклы сәбәпләр бар. Горурландырырлык шундый исемнәрнең берсе Муса Җәлил. Соклану, ты хисләр кичереп һәм гаң калып, инде ничә дистә еллар күп илләр, күп халыклар искә ала аны Зур залларда тантаналы кичәләр үтә Илнең гөрле почмакларында туганнарының истәлекләре, көрәштәшләренең тетрәткеч сүзләре яңгырый Гнпот рафия конвейерларыннан шагыйрьнең яңа басмалары ат ыла Укучы балалар, ил читендә торучы солдатлар, диңгез-океан киңлекләрендә йөзүче матрослар, акыллы машиналар төзүче ипчеләр, кыр хуҗалары игенчеләр, студент яшьләр мәктәп классларында кызыл почмакларда, гулай торакларда аның шигырьләрен йотлыгып укыйлар. Дистәләгән тәрҗемәчеләр аның шитырьләрсн төрле телләрдә яңгырата. Мәгърур көйләр чыгарып, оркестрлар уйный. Аңа атап язган җырлар, симфонияләр, опералар күңелләрне айкый, үз җырлары бәгырьләрне телә, уйландыра, көрәшкә әйди. Экраннарда аның образы. Мәйданнарда сурәтләре. һәйкәле янында кешеләр агымы. Тере чәчәкләр... . Әйе. бу бер үзгә бәйрәм, зур тантана. Бу — без шаһит булган бүгенге көн. Ә аңа хәтлесе, бүгенге тантананың ерак яралгысы, моннан утыз елдан артык элеккесе — газаплы көрәш, үлем белән якалашу, рухи ныклык, корыч ихтыяр. Туган илгә тугрылык, җиңүгә ышану. Палач балтасы астында үткән еллар, айлар.. Бүгенге тантана тавышлары концлагерьлардагы әсирләрнең теш кысып ыңгырашу авазларына, бүгенге затлы кәгазьләргә матур хәрефләр белән басылган юллар— фашист өнендә аннан-моннан тапкан кәгазь кисәкләренә карандаш белән тырналган сүзләргә барып тоташа. Кимлек-хурлыкларда, салкын таш капчыкларда, гильотина балтасы асларында сынмаган рух, бүген бөтен халык рухына әйләнеп, бөтен зурлыгында, бөтен иркенлегендә тантана итә. Үзенең иң яхшы сыйфатларын хәлиткеч сынауларда егетләрчә күрсәтә алган улларына халыкның рәхмәте чиксез. Халык андый шәхесләрне мәңгегә йөрәгендә саклый. Күңеленнән ташып чыкканын Җирдә — Кояш астында материльләштерә. Табигатьтән ул шәхес-зат төсләр ала, кәгазьләргә. киндерләргә аның сурәтен төшерә, аның исемен ташларга уя; җилләрдән, камышлардан, диңгезләрдә тавыш-авазлар алып, музыка аша, җырлар аша аны данлый; ком-ташларны өеп, биналар, урамнар, проспектлар, калалар төзи дә аларга аның исемен бирә; таулар күкрәгеннән гранит-мәрмәр ташларын алып шомарта да аның сынын мәйданнарга бастырып куя; килер буыннарга батырлык васыяте итеп аның сүзләрен китаплар рәвешендә дөньяга тарата Муса Җәлил халыкның әнә шундый зурлавына лаек булган кеше. Ә аның батырлык чыганагы кайдан килә соң? Әлбәттә, халыктан. Ул халык улы. хезмәт һәм икмәк тәмен яхшы белгән катлаудан — түбәннән күтәрелгән талант, халыкның рухи ихтыяҗын яхшы тойган әдип ул үз талантын һәрчак ил ихтыяҗы белән бергә бәйләп алып бара алган шәхес. Ул—һәрвакыт тормышның, көрәшнең алгы сызыгында. Ул — яшьләр хәрәкәте үзәгендә, ул — культура революциясе елларында интеллигенциянең алгы сафында, ул — язучылар оешмасының башында, ул антифашистик хәрәкәтнең иң хәвефле урыннарында... Менә корыч ничек чыныккан! Мин горурмын. Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк: «Бер горурлык хисе яна миндә». Муса Җәлил — шагыйрь. Зур иленең төрле почмакларында, ерак-ерак авыл-калаларында йөргәндә, чит мәмләкәтләрдә сәяхәт вакытларында башка милләт вәкилләре белән очрашканда, үзеңнең кем. кайдан икәнлегең белдерергә кирәк булганда башта ук әйтелгән сүзләрнең берсе итеп Җәлил исемен телгә аласың. Бу исемне әйткәч, күп нәрсә ачыклана төшә. Бу исем читләрдә йөргәндә, татар халкын белдертә торган үзенә күрә бер пароль, паспорт шикелле яңгырый. Шагыйрь исеме аркылы халыкны таныйлар, исәпләшәләр, бәялиләр. Безгә, татар әдәбиятының бүгенгесен дәвам итүчеләргә, ифрат зур бер дәрәҗә дә һәм гыйбрәт тә бу. Шул ук вакытта уйга калдырырлык җаваплылык та. Менә чын язучының иҗтимагый тормышта тотарга тиеш урыны! Муса Җәлил— аның бер өлгесе. Заманның алгы сафында бул, фидакарь хезмәт ит. ян. олы идеаллар өчен көрәш, кирәксә — башыңны куй... Ил Муса Җәлил юбилеен билгеләп үтә. Телләрдә батыр шагыйрьнең исеме. Шулай да бу хосусый тантана гына түгел. Без Муса Җәлил белән бергә, аның көрәштәшләрен дә. ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән миллионлаган патриотларның исемнәрен дә искә төшерәбез, сугыш кырларыннан кайтмый калган бабаларыбызны, әтиләребезне, якыннарыбыз- ны да яд итәрбез. Батырлык япа-ялгыз була алмый. Горурлык та шулай ук Без бүген күмәк горурланабыз. Чөнки бу уртак горурлык, миллионлаган кешеләренең гомум горурлыгы. Иң куанычлысы: горурланырлык кешеләр тудыручы халык бар. ул — мәңгелек, аның рух чишмәсе бетмәс- төкәнмәс. февраль. 1976 Еллар үткән саен күтәрелә __ _ әтердә: моннан берничә ел элек. Җәлил көрәштәшләренең берсе белән, Кремль калкулыгыннан—хәзерге 1 нче Май мәйданыннан Казан елгасына. Елан тавы я!ына, Идел киңлекләре тарафына, сүзсез генә бик озак карап юрган идек. Вакыт кичке чак. шәфәкъ чагы. Тын. моңсу вакыт. Кабаланмаган кеше өчен уйландыра торган вакыт Офыкта кызгылт төсләр мәхшәре, һәм шул алсу кызыллык Казан суында үзгә бер киң коридор ясап сузылган да ак Кремль диварларына кадәр күтәрелгән. Бөтен тирә-юньдә әлеге шул алсу кызыллык чагылышы- Җәлилнең бронза сынында да. агач ябалдашларында да. ак манарадагы сәгать телләрендә дә, сөзәк дамбаның шомарып беткән ташларында да. Скверлардагы кызыл гөлләр, үзләренең кызыллыкларына яңа кызыллык өстәлгәч, бөтенләй яңа бер кайнарлык белән дөрлиләр шикелле һәммә җирдә кызыллык. Без басын торган һәм шул мәгърур һәйкәлне күтәреп ropiaii туфрак, җир үзе дә кызыл төстәдер кебек .. Хәер, символик мәгънәдә болай фараз игүдә дөреслек тә бар Күп яуны сынаган, күп кан сеңдергән туфрак биг ул Тарих түрләрендә дә. безнең гасырның шанлы революция елларында да. Ветеран агайның йөзенә күз сирпеп алам. Минем уемда менә шушы кызыл төсләр һәм шул төсләр аша ассоциатив чагыштырулар, параллельләр... (Соңрак мондый тезмә юллар да язылды: Казан кремле янында сүзсез басып гордык бер җәлнлче ветеран белән Кан өстендә Җәлил һәйкәле. Казансуда. Иван явы килгән якта батып тора кызыл офыкта канлы кояш.) Ә менә гомерендә күпне күргән, күпне кичергән бу агай ниләр уйлый икән? Теләгемне күңеле белән сиздеме, әллә үз уеның табигый агышы шулай идеме, ветеран агай, борылмыйча, үз турына караган килеш, салмак һәм нык тавыш белән әйтеп куйды: «Муса турында менә шулай ■< гектән горып уйларга кирәк шул!..» Чыннан да. Җәлил язмышы һәм иҗаты, аның кылган гамәле һәм ба.ырльпы хәзер Дөньяның иң биек могтәбәрләреннән горып. кешелек ак алы ирешкән иң югары фәлсәфи категорияләр белән анализланырга, бә имгәнергә тиеш. Еллар үтә. Төрле рухи һәм җисми үзгәрешләр кичерә- ки' ерә кешелекнең янә бер г асырын очлау ягына барабы з Шунысы ачык еллар үткән саен халыклар күз алдында Җәлил күтәрелә генә бара. Исем түг« г. эш күгәрә аны. Матурлык һәм Батырлык елъязмасына кергкән өлеше күгәрә Әйе. еллар үгә. Җәлилнең һәм көрәштәшләренең үтере лүләренә дә инде байтак гомер үтте. Аның үзен күргән, аралашкан, якын белгән кешеләр дә көннән-көн азрак калып бара. Хәзерге яна буыннар яшьләр өчен, гәрчә алар шагыйрьнең тормыш юлын китаплар һәм оашка чыганаклар аша шактый ук яхшы белсәләр дә, Җәлил — беренче чиратта рухи яктан — тарихи каһарманлык эшләгән кеше буларак якын һәм кадерле. Еллар үтү белән шәхеснең бәндәлеге онытыла, рухы кала, игелеге, кешелеклеге кала, батырлыгы, фидакарьлеге, тугрылыклыгы кешеләр хәтерендә яңа яхшы төсмерләрдә яңара. Җәлилнең тормышы һәм үлеме хәзер инде яшәеш факты булып кына түгел, ә тарихи вакыйга булып танылды. Муса Җәлил бөеклек баскычына шагыйрь фидакарьлеге һәм солдат батырлыгы күрсәтеп күтәрелде. Шагыйрь батырлыгы. Солдат батырлыгы. Үлемсезлек өчен, ихтимал, берсе генә дә җитә кебек. Ике төр батырлык. Ә Җәлил мисалында бу батырлыклар — органик бербөтен, алар, гүя, аның асылын ача торган ихтыяҗи чаралар. Җәлил, гомумән, күп кырлы, күп яклы шәхес. Ә кирәк чакта, хәлиткеч сынау вакытында, ул үзенең иң асыл ягы белән ачыла: бөтен көчен һәм рухын бер максатка—Илгә һәм Поэзиягә тугрылыклы булып калуга юнәлтә. Кайчак, сирәк кенә булса да, Җәлил турында мондыйрак фикер дә ишетелгәләп куя: ул — герой да. шагыйрь дә; геройлыгы зурмы, шагыйрьлегеме? Янәсе, геройлык күрсәтмәсә, иҗаты белән Җәлил бөек шагыйрьләр рәтендә йөрер идеме? Мондый сорау һәм бербөтен күренешне аерым бүлеп карау, әлбәттә, шагыйрьнең иҗтимагый тормышын һәм мирасын тиешенчә белмәгән очракта гына туарга мөмкин. Муса Җәлилгә табигать күпне биргән. Шуңа өстәп Җәлил үзе дә табигать бүләкләренең ни бәһа икәнен яхшы аңлаган, саулыкның, вакытның, хезмәтнең кадерен һәм ләззәтен бик яхшы белгән. Сез аның күптән түгел генә чыккан дүрт томлык китапларын ешрак ачып укып карагыз! Дөньялыкта шактый аз яшәп киткән шагыйрьнең безгә калдырган рухи һәйкәле бит алар! Шигырен укыйсыңмы, мәкаләсен яки публицистик чыгышынмы. Җәлилнең кабатланмас шәхесе күз алдына килеп баса. Ул тынгысыз, ул—эш кешесе, ул — һәрвакыт динамик хәрәкәттә, ул — оптимист, ул үз эшенә нык инанган... Ул томнарда Муса Җәлилнең татар әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендәге титаник хезмәте һәм, гомумән, культурабыз тарихындагы урыны бик ачык күренә. Күп эшләгән шагыйрь! Нык янган! Ташка басып чыгарганы — йөзләп табак... Дүрт томлыгы тора киштәмдә күзне иркәләп. җанга рух биреп Ә калган томнары төрмә, вәхшәт йотканнары — күңелемдә йөри әрнешеп . Муса Җәлилнең әдип буларак зурлыгы, олылыгы бәхәссез нәрсә. Очраклы хәлме: иленең иң зур бүләге булган Ленин премиясен шагыйрьләр арасында беренче булып Җәлил шигырьләре алды бит! Бу — аның поэтик батырлыгын ил һәм дөнья күләмендә тану һәм билгеләү булды. Әйе. Муса Җәлил батырлыгының мәгънәсе вакытлар үтү белән һаман зурая бара. Аның батырлыгы — үткән өчен генә түгел, хәзер дә, киләчәк өчен дә бик кирәк батырлык, ихтыяҗи батырлык булып чыкты. Җәлил- челәр көрәше — Кешелекнең фашизм кебек афәтне җиңә алу мөмкинлегенең бер дәлиле, җиңә алу тантанасының бер чагылышы иде. Әмма тынычланырга әле иртә. Фашизмның да. шовинизмның да беткәне юк. Киләчәк өчен төрле социаль системалар, кыйтга-континентлар. ил-дә- үләтләр арасында аяусыз көрәш бара. Тупас көчнең канаты һаман җә- юле. Геноцид хәлләре, яман чир кебек, аз санлы халыкларның җанын кимерә бирә Көрәш кискенлегенең, рухи киеренкелекнең кимегәне юк. Димәк, көрәшчеләр кирәклеге, Җәлил кебек гуман сәнгатен һәм гомерен салып көрәшә алырлык шәхесләрнең һаман саен күбрәк кирәклеге торган саен ныграк сизелә Кешелекне кешелеклегенә чакыру, аның вөҗданын уяту, җир йөзендәге җаннарның мөмкин кадәр күбрәген бөек идеалларга хезмәт иттерү... Тере материянең йөрәген саклау, җанын пакьлау Менә хәзер безнең Яшәеш килеп терәлгән глобаль проблемалар Мондый проблемаларны Кешелек файдасына чишәр өчен Җәлил кебек интернациональ күңелле, көчле рухлы чын көрәшчеләр кирәк Миңа калса, менә шуның өчен дә төрле милләтнең акыл ияләре дәүләт эшлеклеләре, философлары, шагыйрьләре — Җәлил турында үзгә бер патетик тойгы йөртәләр. Үзебездә бер хәл. инде шушы соңгы дистә еллар эчендә тугандаш халыклар телендә Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында күпме җыр. шигырьләр, пьеса, поэмалар, повестьлар туды, күпме сынлы сәнгать һәм сәхнә әсәрләре иҗат ителде Хикмәт - җәлилчеләрнсн батырлыгына дан җырлау гына түгел, төп максат — киләчәк буыннарда Җәлил кебек ватанчыл, илсөяр тойгылар тәрбияләү, аларны чын кешеләр итеп үстерү. Җәлил татар халкының бер газиз улы. Әгәр ул бөтен дөнья таң калырлык батырлык үрнәге икән, димәк (батырлык та. чын сәнгать тә буш урында, нигезе булмаган җирдә туа алмый), аны тәрбияләп үстергән халык үзе дә — олы халык, чын сәнгать тудырырга һәм үлемсез батырлык күрсәтергә сәләтле халык, рухи потенциаль мөмкинлекләре зур халык. Безнең өчен, бүгенге татар әдәбиятын үстерү эшенә күңелләребез белән алынган кешеләр язучылар өчен, Җәлил шагыйрь һәм әдип буларак аеруча кадерле. Җәлил зур тарихи поэтик мирасны нык үзләштергән. поэтикабызны яңа шартларда үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Әгәр аның шагыйрьлек һәм гражданлык батырлыгы турында олы сүзләр сөйләп, аның традицияләре турында бик еш яза килеп тә, бүген аның юлын, иҗтимагый идеалларын конкрет эшебездә, конкрет хезмәтләребездә дәвам иттермәсәк, без бер яклы һәм рухи фәкыйрь кешеләр булыр илек. Шөкер, бүгенге татар поэзиясе туктаусыз үсештә. Тукай Җәлилләр эстафетасын яңа буыннар ышанычлы алымнар белән яңа сыйфатларда дәвам иттерә. Без бүген, иманнарыбызга хилаф кигермичә, хәзерге заман поэзиясенә үзләреннән лаеклы өлеш кертә алырлык байтак исемнәр саный алабыз Димәк. Җәлил шагыйрь буларак та һаман безнең белән, ул күңелләрдә, йөрәкләрдә, рухы һаман исән, сау-сәламәт!

Октябрь. 1980

Реклама